КЫРЫМДА КҮРГӘННӘРЕМ
КЫРЫМДА КҮРГӘННӘРЕМ Казан, Акмәчет, Кияү кала... КҮПТӘН бик күптәннән чакыралар иде Кырымга минө дусларым Үземнең дө ул тарафларда булмаганыма инде алты өл тулып узган икән Мин анда 1997 елда Йошкар-Олада чыгуы белән кулгаалыначак -Убить империю1» китабына мәгълүматлар тупларга барган идем Кырымда бу арада нинди яңалыклар күзгә чалынган да. казантатар һәм кырымтатар төрөккыятендө чагыштырырлык нинди үзгәрешләр булган сон? Ягъни, кайсыбыз «алга киткән* дө, кайсыбыз «артта калган»? Дөпортациялөнгөн халыклар арасыннан, бердәнбер дип әйтергә момкиндер бәлки, кырымтатар халкын кире туган җиренә дәүләт түгел ул үзен үзе, үэ көче белән кайтарды Үз көче белән, нормаль кеше акылы күзалдына да китерә алмаган каршылыклар аша. җырда җырланганча, *чит илләрдә күп йөрегөч, үз илләре ят булган- иленә кайткан милләтнең яңадан тернәкләнүе, тамыр җибәрүе— Берләшкән Милләтләр Оешмасының социология институтлары өйрәнергә тиешле ФЕНОМЕНАЛЬ КҮРЕНЕШ Минем милләтнең «үзенә кире кайту» лабораториясендә галөми микроскоп белән шушы ук милләтнең куанычлы һәм үкенечле күз яшен күрәсем килде Авыр нәрсә ул мондый күз яше Хәтта туган җиргә кайту куанычыннан туганы да авыр Күтәреп булмаслык авыр Андагы тоз кояш нурында эреми Андагы җәүһәр Җир Шарының бер генә банкы сейфларына салынмый Чөнки ул банкротка чыкмый Кем идек9 Кем булдык7 Яшермим, шушы һәм башка бик күп сораулар борчый иде мине Аннан, бер уңайдан, биш яше тулып килгән Кадрия кызыма Кырымны, Кара диңгезне күрсәтермен дигән хыялым да бар иде «Аны өнисе белән диңгез ярындагы берәр куышка алып барып урнаштырам да. берничә көн үз эшләрем белән Кырым буйлап сәяхәт кылып алам»,—дип уйладым мин Һәм шулай булып чыкты да Июль башлары иде Симферополь (алга таба без аны татарча үз исеме белән Акмәчет дип йөртербез) тимер юлы вокзалында безне борынгы кырымтатар дустыбыз Бекир Нематуллаев үзенең оныгы Эдем белән каршылады Бекирнең хатыны Рөзимә—Әлмәт кызы Никадәр уңган, игелекле алтын бәрабәренә торган кешеләр! Аларга карап Казан ханлыгы заманындагы Казан татары белән Кырым татары арасындагы бергәлек менә шундый классик югарылыкта булгандыр, дип уйлыйм. Рөзимә белән Бекирнең ике баласы бар—кызлары Сусанна. уллары Арсөн. Сусанна һөм аның кияве Исмет Таврия дәүләт университетын кырымтатар теле һөм мәдәнияте буенча тәмамлаган белгечләр Сусанна өлегө өйдә утыра, уллары Эдем белән Билалны үстерә. Исмет исә. соңгы елларда алып-сату, коммерция белән шөгыльләнгәнгә күрә, юлдан кайтып та керми диярлек Бүгенге көндә яшь гаилә ата-аналары ярдәме белән алардан ерак булмаган урамда үзләренә йорт җиткереп киле Рөзимө белән Бекирнең уллары Арсен медицина институтында укый. Әлегө өйләнмәгән. Ата-ана. шул ук безнең Казан татары сыман, уллары «марҗага- өйләнә күрмәсен иде дип хаклы рәвештә ут йота. Бекир белән Рөзимө заманында Чаллыда яшәп. КамАЗда эшләгәннәр, аннан, туксанынчы еллар башында, кырымтатар халкы һәммә яктан кыр казлары сыман бер бауга теркәлеп туган тарафларына тартылгач. Кырымга кайтканнар һөм, үзләре әйтмешли, «сусыз далада су. утсыз салада ут табып», йортсыз-җирсез. эшсез, пропискасыз («паспортсыз»), татар кичергән барча авырлыкларны кичереп. Акмөчет янында Кырым татарлары нигезләгән Фонтан бистәсендә менә дигән йорт төзүгә ирешкәннәр. Мин 1996 елда ул чакта өле төзелеп бетмәгән йортта һөм аның алдында гына җәйрәп яткан чикләвек үзәнлегендә -Җәмилә- диген шигыремне язган идем Берничә көн Акмөчеттә яшәп. Рөзимө белән Бекирлөрдө кунак булганнан соң, без алар ярдәме белән җиңел генә Кара Диңгезнең Лукыл Борыны дигән борынындагы Хаҗи-Булат (Угловое) авылы янындагы ял базасына урнаша алдык Әйе. хәзер, кырымтатар халкы туган туфрагына кире өйләнеп кайткач, үз авыллары һөм шәһәрләренең тарихи исемнәрен кире кайтара башлаган. Гомумән алганда, урыс-татар милләтләреннән торган Кырым җәмгыятендә, безнең карашка, бу хакта урыслар тарафыннан бер дә кирәкмәгән, урынсыз тарткалаш алып барыла Ни өчен дигәндә. 1944 елда милләтне куып алып киткәннән соң. барлык татар авыллары, бистәләре, шәһәрләренең исемнәре Звездное. Полевое. Красноармейское. Цветочное. Брянское. Почтовое. Песчаное кебек мәгънәсез, дәлилсез, тоссыз, дөресрәге, төче исемнәр белән алыштырыла. Мең ел буе Тозлы дип йөртелгән авыл соңгы кырык-илле елда гына Краснозвездное булып китә алмый бит инде! Менә шулай итеп, Угловое төбәгенең дә кайчандыр «Хаҗибулат» булганлыгы ачылган Берәүләр аны горурлык белән Хаҗи-Булат ди. икенчеләр өйрөнелгөненчө һөм колонизаторларча киреләнеп. Угловое дип йөртә. Нишлисең, халык психологиясе шундый инде, монда дәвалану өчен вакыт кирәк. Әлбәттә, СССР. аннан Рөсәй хөкүмәтләре юньле, ике күзле хөкүмәт булса, аларның төп халкы булган урыс-славян халкы, Европаның, әйтик, немец халкы кебек тәрбияле, социаль оятлы булган булса, үзләре куып алып киткән милләтләр алдында гафу үтенер, илле ел сөргенлек бәясен, исән сакланган йорт-кураларны кире кайтарып, җимерелгәннәре урынына яңаларын төзеп биреп, шулар белән бергә тарихи атамаларны да аякка бастырган булыр иде дә бит. Кая инде ул! Монда буш даладагы палаткаңны крөчин сибеп яндыралар Бу -бик аңлашыла» да. Бер караганда, «оккупант- милләт сөргеннән кайткан милләтнең тарихи исемнәрен генә булса да кире кайтарырга теләве белән килешергә тиеш кебек. Әмма—юк, килешми оккупант, шуның өчен дә оккупант бит ул. Ул өле кайчандыр үзе басып алган халыкны «оккупант» дип атый хәзер, чөнки куылган, мескен халык кире кайтырга тырышып ята бит Кырымга бүген украиннар түгел, урыслар хуҗа. Анда украин хакимияте бик үтеп керә алмый өле Кырым—ул урысларның мукшы Юрий Лужков күрергә теләгән һөм өлегө ул тудыра алган «Севастопольле» форпосты Лужков Кырымда изелгән татарларга түгел, изүче офицерларга фатирлар төзи Шуны «гаделлек» дип дөньяга кычкыра Кырымның урыс телле газеталарында, нәкъ Казанның Вечерка»сындагы кебек, урамнарга яңа исем бирү очракларында, гадәттәгечә, акыл сату башлана: вөт. имеш, бу татарларга ни җитми, нигә ул урамга яңа исем7 Яңа исемле такталар язып элү өчен күпме буяу, акча кирәк, элек әйбәт иде. тыныч иде. беркем милләтеңне сорамый иде. фәлән төгән Мин Казан -Вечерка» сының баш мөхәррире—Татарстан мөстәкыйльлегенә Штанин. Грачевлардан да зуррак зыян салган, аның табутына соңгы кадакны каккан татар Хасбулат Шөмсетдинов, туган Казан татарларын батырганнан соң. Грач. Бахарев кебек шовинистлар белән укмашып, хет Кырым татарларына тимәсен иде дип теләкләр телим. Ничек кенә буямасын, мин бу язмаларымда Кырым татарларының тарихи атамаларына тугры калу дөресрәк булыр дип уйлыйм һөм алармы мөмкин булган очракларда борынгы дөрес аталышларында атарга тырышырмын Менә без таң белән Бекирнең яшел төстәге иске «Москвич-ына утырып. Хаҗибулат авылыннан Акмечет Бакчасарай-Акъяр (Севастополь) юлы буйлап киләбез Рульдә Бекир үзе Рөзимө артта, мин Бекир белән янәшәдә утырганмын Юл Кача елгасы (татарның «кача»сы урысның «убегать- дигән сүзен аңлата инде) үзәне буйлап -кача-кача гына» бара да. сыртка күтәрелеп, Акмөчеткө таба сыпырта Кайдадыр астарак. Элмә («Алма») елгасы Акъярга (Севастополь) таба ашыга.. Юлдашларым сөйләвенчә, хәзер Кырымда хосусый төзелеш эшләре шактый сүлпәнәйгән Болар барысы да акчага бәйләнгән. Әмма мин белөм. момда икенче, кире агым да хәрәкәткә килде Әйтик, үткән гасырның туксанынчы еллары башында, әле «перестройка». -демократия» дигән нәрсәләр чәчкә атып кына барган чагында, ■ депортациялөнгөн халыкларга ярдәм» дигән төшенчәгә карата караш сәяси яссылыкта иде Америка Кушма Штатлары. Германия, бигрәк тә Төркия. Кырым татарларына ярыйсы гына ярдәм күрсәтте Халыкара хәйрия фондларыннан килгән акча тулаем диярлек кайтучыларга йортлар төзүгә китте Бу заманда хәлсез булган Рөсөй мондый ярдәмне үзе күрсәтә алмагач, дөресрәге үзе дә таланып яткач, элегрәк—теләмәгәч, башкалар күрсәткән ярдәмнән көнләшеп халыкара планда бу ярдәмгә аяк чала башлады Бу инде Рөсөйгө хас булган -печән өстендәге эт»—үзе дә ашамау, башкага да бирмәү халәте иде. Нәтиҗәдә, «депортациялөнгөн халыкларга ярдәм» шигаре тагын да шул спекулятив алкымга ятты, яшеренбатырын түгел, бу «ярдәм материясенә» сөлек кебек ябышып, аның -канын» эчүчеләр күбәйде , . Европа Советы кебек оешмаларда «урындагы экстремизм, терроризм, белен нурштыл. Ресей Кырымга булганярдәмгә астан гына -ветолар- сала башладыНәтиҗәдә соңгы вакытта чит илләрдән кергән акча күләме кискен кимеде Рөсөйдөн ярдәм булмагач Украинадан да бик чамалы булгач, чит ярдәм кысылгач, мескен милләткә бары тик үзенә генәышаныргакала Һөм ул шулай яши дә Соңгы чорда кырымтатар бизнесының җанлануы сизелә Ярыматауда алар төзегән офислар, икешөр-өчөр катлы коттеджлар күтәрелә Менә Вилино Брянское Передовое авыллары Ул авылларны як яклап Урта Азиядән кайткан милләттәшләребез «басып алган» Аларның озакламый. Ходай кушса, татар авылларына әйләнәчәкләрен раслап дигәндәй, мәчет манаралары калыккан Шунысы кызык: һәр авылның башындамы, берәр читендәме, бер-берсенө су тамчысы кебек охшаган, әммабезнең карашка, йорт дисәң йорт келәт дисәң келәт булмаган, кечкенә, рөт-рөт булып төзелгән сәер яңа алачыклар күзгә ташлана. Гафу итегез, алар штамп буенча ясалган бәдрәф алачыкларын хәтерләтә иде —Болар нәрсә?—дип сорыйм Бекирдөн—Кырым татарлары өчен төзелгән авыллар түгелдер бит? —Тотдрлөр сиңа Кырымда татар өчен йорт!—дип шаркылдап көлеп җибәрә Бе1 ир —Кырымның быел гына очып төшкән императоры коммунист Грач!ың -ксммунизм төзелешләре» алар Авылларны Кырым татарлары басып алма ын !ңа урыс -поселенец»ларын китертеп, урыс халкының санын киметиөс әнен төзелгән йортлар алар Бер тапкыр малын монда, тарихи Ватанында, икенче тапкыр тегендә, сөргендә ташлап китәргә, инде туган туфрагына кайткач, эшсез, йортсыз-җирсез. пропискасыз яшәп, палаткаларына кадәр крәчин сибеп яндырылуга, яңадан кыйналуларга дучар ителгән татар милләтен нинди -гөнаһлары- өчен шулкадәр дә яратмаска, күрә алмаска, һәм аның сабыйлары өстеннән шулкадәр дә көләргә мөмкин?! Гафу үтенәсе, бар малын-җирен кире кайтарып бирәсе урында'!’! Мин Вилино авылы мәчетенең хәнҗәр кебек биек манарасын күреп куанам. —Безнең татарга иркенлек бирсәң, күккә дә алка тагар иде,—дип дәвам итә сүзен Бекир—Әмма Грач татарларның җәмәгать исәбенә үзләре төзегән һәр мәчете өчен үч алып. Кырымның һәр тавы, һәр биеклегенә тимер, бетон тереләр куя башлады Аларны бу эшкә Алексей Икенче атакай дәртләндерде Судак тавына да төре куйганнар иде алар Татарлар бөреп ватты —Бекир беразга тын алалмый тора. Аның яше гүя бугазына тыгыла—Телисең икән, мөмкинлегең бар икән, рәхим ит. чиркәү төзе, халкыңны иманга, әхлакка чакыр, Нигә син тәреләр белән табигатьне рәнҗетәсең? Экологияне пычратасың? Ул бит бер Ходайныкы Нишләп мөселман үзенең Аен элми икән соң тау башларына?. Элми, чөнки мөселман динендә экспансия дигән нәрсә юк Дөрес сөйли Бекир Минем бер хәл исемә төшә. Узган ел мин Кафтауда ял иткәндә Лермонтов булган урыннар буйлап сәяхәт кылган идем Һәм анда түбәсенә төре менгезелмөгөн тау тапмыйча хәйраннар калган идем Пятигорск шәһәрендә мине бер нәрсә тетрәткән иде... Андагы атаклы -Мәгарә эчендәге күл»гө керү белән, ташка яңа гына кадаклап куелган зур тәре иътибарны үзенә җәлеп итә. Шунда ук ике чечен сугышына да фатыйха биргән «изге Алексей атакайның» бу тәрене «ачканда» сөйләгән фатыйхасы язып куелган. Мәгарәдән чыгу белән—а та. тау кырлачы астында атаклы шифалы су чыганагы. Әнекөйгенөм. нәрсә күрөм; автоматларын һәм киемнәрен шунда чишенеп ташлаган шәрә, исерек урыс солдатлары, кулларына шешө-шешө аракы тотып, «гаң-гаң» килеп, сүгенешеп, шунда, изге чыганак казанында коенган булып яталар! Шушындый шакшылыкны күргәннән соң минем өч көн буе күңелем уйнады—тамагыма ризык ала алмадым Мин адәмнәр арасыннан иң бозыкларының тәреләрне тау түбәләренә үрләтүләренең серен белөм Моның сере христиан дине, аның бер юнәлеше саналган православие мөзхөбе кичергән кризис, өзеклектә Кеше йөрәгенә үтәлмәгән идея кризисы Дини православие тәгълиматы, инде аптыраган үрдәк сыман, арты белән күлгә чума, ягъни мәсәлән, ачуын кая куярга белмичә, үзенең кизәнү таяклары булган хоругвлары белән тау башларын булса да биләп, басып аласы килә Израилитләрнең мөселманнарга каршы соңгы ун еллыкта тырыша-тырмаша эшләп биргән ялган -терроризм- теориясе нигезендә, христианчылык һәм православие бар дөньяның зиһенен яулап алып барган мөселман динен ниндидер ваһһабчылыкта. террорчылыкта гаепләп, Америка кулы белән кыйнатасы, юк итәсе, җир йөзеннән себереп түгәсе килә Их, далалардан тауларга өйләнә барган Кырым табигатенең илаһи матурлыклары! Таулар сиңа баскычы-баскычы белән йөзем плантацияләрен суза Ал. алар барысы да синеке, үзебезнеке!—ди ул. Таланган ташлардан кан тама, дип Җиргә төшсәм.—ул таш уты икән Телләремдә тәмлим!—ут дигәнем Йөземнәрнең алсу суты икән Күрем, таулар сәндерәсе буйлап Кырымда булыр дип бер җәннәт. Йөзем чыбыкларын бәйләп йөри Хак Пәйгамбәребез Мөхәммәт Үзәннәр алсу рәшәдә йөзә. Төркиядөн алып Тын океанга кадәр сузылган төрки-татар дөньясы Скиф бабаларыбызның Чуфут-Каладан алып Алтай тауларына кадәр кадап куелган таш балбаллары! Тик төрки-татар кайчандыр үзенеке булган бу киңлекләренә инде үзе хуҗа түгел. Юл буйларында татар апалары катык-сөт эремчек (татарлар 8. «К. У..М5 сөргендә чакта монда мал агын күреп тө булмый иде1 ), помидор, алма, чия һөм башка яшелчә җилөк-җимеш сатып утыра Туган якларымның мал аклары искә төшеп китә Якташым язучы Нурихан ага Фәттах искә төшә Моннан утыз ел элек ул безнең барыбызның һушын алып һөм бик тө гадел рәвештә урысларның -молоко- лары татарның «мал агы»ннан. «творог-лары—«туар агы «инан алынганлыгын искәрткән иде Әнә. татар кызы сыерын күгүлөнгө арканлап чыгып килә Башындагы кызгылт яулыгы бер яккарак шуган, тез башлары чыкка чыланган Минем куанычым эчемә сыймый башлый Бу сеңеллөр-апалар белән илнең төненә җан кайткан кебек тоела Мин Җир һөм Тир. Төн һөм Җан феномены турында уйлыйм Кырымның төп халкы булган татарны шушы туфрактан куганнан соң. илле ел эчендә Кырым туфрагы уңыш бирмәс булды Милләтнең бсрынгы тарихи татар сугару системасына нигезләнгән тәҗрибәсе юк ителде Кырым татары гына үстерә торган бодай. Кырым татары гына үрчетә торган куй сарыгы, мамык кәҗәләре кырым татары гына сава торган сыер һөм башка төр малларның нәселләре ишәюдән туктады Кырымтатар халкы гына үстерә торган помидор, баклажан, борыч, суган һөм башка төр культуралар ярыматауны ташлап китте Кырым татарлары гына үрчетә торган каракүл сарыклар, алар гына или торган каракүл тиреләр юкка чыкты Кырым татары гына үстерә ала торган атаклы йөзем—виноград сортлары Кырымны ташлап каядыр качты Ярыматау кипте корыды, җил-өермәлөр кашлавына өйләнде бар СССРны кунакка чакырып, урыс сүгенүенә, эчкечелек һөм башка төр бозыклыкка өйрәтү үзәгенә әверелде Сез карагыз әле. бүген Кырымга Кеше—Акыл Иясе белән читяклардан аның ФЛОРАСЫ ҺӘМ ФАУНАСЫ кайта Кырым татары, аның моңы белән бергә үсемлек, яшелчә, җилөк-җимеш дөньясы, малы-туары кайта Аның сыерлары, куйлары-сарыклары. кәҗәләре, хәтта аның гына икмәген җиләген, һавасын-суын яраткан сукыр тычканнары, чебен-черкиләре дә кайта Кинәт кенә миндә кыллар чиртә башлый Минем хәтеремдә (нишләптер!) Казанда үткән яшьлегебез хатирәләренең бер тере мирасы булган мәшһүр мандолиначы Исмәгыйль ага Һилалов сыны күтәрелә Шигырь ярала Нәрсә булды’’-Тырнак очларында Зөңгелдвк моң чиртеп күкләрдән. Күрем, кырмыскалар кайтып киле. Һвркайсы мандолин күтәргән Куылган халык кире кайта Сирәк күренешТетрәндергеч күренеш Бүтән кабатланмаска тиешле күренеш Әгәр империя яшәүдән туктаса, әлбәттә, кабатланмаска тиешле күренеш Сөз карагыз әле. табигатьтә Аллаһуның үзеннән генә килә торган бөек җәза бар Төннән Җанны (Халыкны) көчләп аерсалар Җан Төнне, ничек кенә теләсә дә. үзе белән алып китә алмый, нәтиҗәдә, урында калган Төн. ягъни Объект Җаннан, субстанциядән аерылганкилеш корырга (тора-бара тәмам үзгәрергә -үләргә») мәҗбүр була Сөргендәге Җан исә Төнне эзләп, сагынып, юксынып саргая һөм Төненә кире кайту өчен үзен барлык җәфаларга дучар итә Сталин күп кенә милләтләргә мондый феноменны «бүләк» итсә дә. ни кызганыч, урыс иленең сәясәт фәне бу феномен үзенчәлекләрен бүлкөлөргө бүлеп, хезмәтләр—аерым бер «ҖАН һөм ТӘН БЕРЛЕГЕ- дигән фәнне тудыра алмады әле Дөресрәге, теләмәде Аның моңа -мохтаҗлыгы» юк Аның «Яңа Чечняләрдә* генә мохтаҗлыгы бар Чынлап та, империячел бөеклек белән чирләпкорыган җәмгыятьнең бу фәнне тудыру өчен гражданлык теләге булмаса. башка милләтләрнең моның өчен гражданлык көче, мөмкинлеге юк Моны Татарстан галимнәре, язучылары, политологлары тудыра алган булыр иде... Чынлап та. Казан татар галимнәре Татарстанның икътисади, сәяси, иҗтимагый фәненең күп катлы микроструктурасы моны булдыра алыр иде Биредә бер чигенеш сорала сыман Иҗтимагый тормышта тарихи хәтер дигән бөек этәргеч бар Комнар күчкән вакытта да милләтне милләт итеп шушы илаһи хәрәкәтләндерүче көч (двигатель)—тарихи хәтер саклый Кырымтатар туганы турында тарихи хәтерне аның казантатар туганы беркайчан да җуймады Бу хәтерне ерак бабайларыбыз, өлө Казан һөм Кырым ханлыклары исән чакта, аларның икесенең ике төбөктө яткан бер. уртак дәүләт рәвешендәге дәүләт булуын раслап. Казанда хан итеп шул ук Кырым ханнары—Гәрәйләрне тотуы белән мәңгегә ныгытып куйган булган Юк. бу һич кенә дә Казанда хан булырлык кеше булмаудан түгел! Бу чара шул заманнарда ук тирө-якны чирле кара кан булып оешып, йота барган Мөскөү экспансиясенә каршы стратегик каршылык чарасы булган. Бу бер һөм бердәм милләт өчен көрәш чарасы саналган Никадәр алдан күргән безнең бабаларыбыз' Әмма алар соңгы чиктә стратегияне дөрес файдаланмыйча, дөрес кулланмыйча гына харап булалар Менә безне аердылар Ун елда ике тапкыр имля алыштырган ике -суверен милләт» иттеләр Һөм. юк иттеләр. Әйе. соңгы чорда бәлки төрекләрдән башка. Казан татары кебек башка бер генә төрки милләт тә кырымтатар турында ул кадере кайгыртучанлык һөм борчылу күрсәтмәгәндер 1944 елгы фаҗигадән соң үз язмышын Татарстан белән бәйли алган кырымтатар туганнарыбызның хәл-әхвәле, тормышы аларга башка җирләрдәге мөнәсәбәттән чыгып чагыштырганда байтакка яхшырак булды Бер милләтнең ике канатын тәшкил иткән ир һөм кыз балаларның уртак казан-кырымтатар гаиләләре төзеп бер-берсен саклап калган мисалларны меңләп вә меңләп китереп булыр иде. Казан татары Кырым татары булган икмәк пешерүчесен дә. укытучысын да. җимешчесен дә үзенә сыйдырырга тырышты Казантатар әдәбияты совет тоталитаризмының иң хәтәр елларында да кырымтатар туганнар турында -өстәл өчен» булса да әсәрләр язарга, аларны -качып-посып» булса да чыгарырга, укырга, таратырга тырышты Безгә бит Кырымга юл да ябык иде. Без. татар язучылары. СССР Язучылар Берлегенең Кырым Күктүбөсендөге (аны басып алган -өлкән агайларыбыз -Коктебель» дип кенә үзгәртеп җибәрделәр) иҗат йортына юллама кәгазе ала һөм анда бара алган хәлдә, төн йокыларыбызны югалтып, һәрдаим һөм һәр адымда кырымтатар эзләрен, кырымтатар сөйләшен, кырымтатарның исән калган молекулаларын эзли, бәдрәфкә әйләндерелгән хан каберлекләрен -качып-посып» кына булса да зиярат кылып, яшь түгә һөм -Кайчан да булса бер чыгар» дигән өмет белән сыкраулы җырлар да яза идек Әйе. андый җырлар язылды, әйе, андый заманнар килде, әйе, ул җырлар соңлап булса да милләтләребезгә җитә алды.. Әле ерак җитмешенче елларда шагыйрь Равил Фөйзуллин үзенең -Колонизатор әлифбасы» дигән шигырендә, мәсәлән, болай дип язган иде: Куа да. бүтән ыру адәмнәрен җиреннән-суыннан. үз хатыны, балалары алдында, хозурланып әйтә тиран: «Ж^ңдем!»—диеп Бераз вакыт үткәч, оныкларына тукый: -Бу җирләрне азат иттем!" Соңрак— иске зират урыннарын абзар ясагач, оныкларының балалары «Ватаным! » дип шигырь яза. 1983 елда шагыйрь бу темага яңадан—инде катгыйрак алкымда—кире кайтты: Таулар кузгатыр идегез Халыклар күчергәнче! Икмәк үстерер идегез каберләрне сөргәнче! Жд/рлар чыгарыр идегез Указлар чыгарганчыI Котырына шулай вәхши үз канын чыгарганчы... Татар шагыйренең ачык позициясе бу мәсләктән чыгып караганда барлык милләтебезнең ачык позициясе иде. Димәк, йөзебез аклыгы иде. Хәтерләсәгез туксанынчы еллар башында милләтләребезгә кайчандыр тартып алынган азатлык витамины кайта башлаган көннәрдә Кырымга юл саба башлаган туганнарыбызга беренче булып ярдәм кулын без—Казан татарлары суздык Әйткәнемчә, безнең йөзебез ак Чечен халкы белән дә нөкь шулай килеп чыкты Алар алдында да. иншалла. безнең йөзебез ак булды һөм булачак 1989 елда язучы һөм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бөйрөмова Кырымда ике тапкыр булды һөм «самиздат» журналында -Крым правда и ложь* дигән мәкаләсен бастырып чыгарды. Бер үк вакытта ул Көнбатыш Европа илләрендә, беренче чиратта Германиядә һөм Даниядә. Кырым татарларын яклап лекцияләр укыды Татар Иҗтимагый Үзәге көч алган туксанынчы еллар башында казантатар милли хәрәкәте Кырымга берничә сәяси экспедиция оештырды Милли хәрәкәт штабы әгъзасы язучы Зәки Зөйнуллин халкыбыз җыйган кием-салым һөм азык-төлекне КамАЗ машиналарында Кырымга илтеп кайтуны оештырды Кырымтатар туганнарыбызга каршы карагруһчылык басымы көчәйгән һөм погромнар башланган авыр чорда без Казанда һөм Уфада -Кырымга ярдәм- фонды булдырдык Ирек Гарипов һөм Тәлгать Әхмөдишиннар җитәкчелек иткән -Азатлык- татар яшьләре оешмасыннан берничә яшь төзүчеләр бригадалары Кырымга барып, мөһаҗир туганнарыбызга җир дәгъвалап, йортлар төзүдә катнашты. Шул ук Иҗтимагый Үзәк башлангычы белән татар милли хәрәкәте Казанда ел саен кырымтатар туганнар куылган 18 май көнен -Кырым татарларын яклау көне- итеп үткәрә башлады Бу акциядә катнашу өчен Казанга Кырымнан абруйлы делегацияләр, шул исәптән Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе мөхтәрәм Мостафа-бей Җөмилев үзе дә киле иде Безнең менә дигән публицистларыбыз Венера Якупова. Флюра Низамова Кырымда булып, тетрәткеч мәкаләләр циклы яздылар. Атаклы фоторөссам Риф Якупов Кырымда яшәп җәберләнгән милләт турында фотоальбом әзерләде Инде килеп, шушы юллар авторының кырымтатар. казантатар һөм чечен халыкларының империягә каршы уртак көрәше турында «Убить империю!» дигән китабын язуы һөм бу китапның Йошкар-Олада басылып чыккан сәгатьтә органнар тарафыннан кулга алынып, читлектә ятуы турында тагын бер тапкыр әйтеп китү урынлы булыр кебек Әлеге ярдәмне бит. кызганычка каршы, төркиләрдән— үзбәк тә. казах та. кыргыз да. төрекмән дә. өзөрбайҗан да түгел, ө безнең туган казантатар милләте вәкилләре эшләгән Бу эшләрне әле һич кенә дө эшләнгән эшләрнең тулаем исемлеге дип кабул итәргә ярамый Тиешле урында нигә горурланмаска? Әгәр һәр төрки милләт кырымлы кардәшләребезгә шундый ярдәм күрсәткән булса?! Кая карама, соңгы ун унбиш елда, ягъни татар туганнарыбызның хәләл туфракларына кайтып урнашканнан соң яңартылган йөзем бакчалары Йөзем җимеше өлегө сатуда күренми Йөзем соңлабрак өлгере шул Быел аннан уңыш күп булачак Ул ифрат дәрәҗәдә яңгыр ярата Без килгәннән соң Кырым ярыматавында малларны, машиналарны йөздереп алып китәрлек яңгырлар булды. Шуларның икесенә мин үзем дө эләктем һөм Акмөчет вокзалына таба аккан ташкында чак-чак кына агып китмәдем Акмөчет ягъни Симферополь дигәннән Симферопольгә килү юлы минем өч шәһәр. Мөскәү—Казан һөм Киев аша үтте. Бу өч шәһәрне үткәннән соң кайта-кайта аларның язмышы турында уйландым Гүяки алар мине эзәрлеклиләр һөм бу язмаларны мөмкин кадәр соңгарак калдырырга тырышалар иде Шулай итеп, язмаларга тотына алмыйча ярты елга якын вакытым үтеп тә китте Бу шәһәрләр тарихын махсус өйрөнмөсөм дө. алар турында белгәнемне берәмтекләп чыгу да мине «көтелмәгән нәтиҗәләргә- алып килде Мөскәү шәһәре тарихы, минемчә, аерым мәсьәлә Шуңа күрә юлъязмаларым башында Казан. Акмөчет Киев шәһәрләре турында кыскача гына чагыштырма фикерләремне әйтеп китөм Беренчедән алар өчесе дө төрки-татар нигезләгән шәһәрләр Икенчедән, өчесе дө төрки-татар мирасы булып исәпләнергә хаклы булса да. өчесенең берсе дө тулаем төрки-татар кулында түгел Бүген хәтта Казанны да мин чын татар шәһәре дип атый алмыйм Кем атый алыр икән? Укыган кешеләр хәтерлидер, минем -Татар вакыты- романының төп герое—үлем түшәгендә саташып яткан Мотаһар Чынбарысов кулына сулы чиләк һөм пумала алып. Казан Кремле диварларын шакшыдан юа. тазарта башлый Казанның татар шәһәре түгеллегенә ышану өчен. әйе. Казан Кремленә керергә һем элекке губернатор сараена, аның каршындагы хан сарае хәрабәләренә генә күз ташлау да җитә Мин күптән түгел тамыры ягыннан татар булган Иван Бунинның чәчмә әсәрләрен яңадан укыдым Нобель премиясен яһүдлөр кулыннан -ялгыш» алган Шолоховны исәпләмәгәндә, ул урыс язучылары арасыннан бердәнбер Нобель премиясе лауреаты Үзененең «Темир-Аксак Хан» дигән хикәясендә ул безнең бөек мирасыбыз—төрки дәүләтләребез, шәһәрләребез, сарайларыбыз, аларның чын иясе—«страдальческо-недоуменный татарин»ының язмышы турында ачынып, менә нәрсә яза. « Скоро распались все царства его. в запустение пришли города и дворцы. и прах песков замел их развалины под вечно синим. как драгоценная глазурь, небом и вечно пылающим, как адский огнь. солнцем А-а-а, Темир-Аксак-Хан! Где дни и дела твои? Где битвы и победы? Где те. юные, нежные. ревнивые, что любили тебя, где глаза. сиявшие точно черные солнца не ложе твоем? Все молчат, все покорены песней.» Биредә татар җырлый. Язучы татар җырының тәэсирен тасвирлый. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев. Зөһрә Сөхәбиевалар моңын тасвирлый, диярсең Безнең әле, татар язучысы исемен йөртеп тә, Бунин кебек, татар моңын болай тәэсирле сурәтли алганыбыз юк кебек... Бу өч шәһәр арасында иң борынгысы—Симферополь Аңа ике мең ярым ел булса да. бу кулдан-кулга күчеп, төрле мәдәни катламнарны берләштергән шәһәр чагыштырмача зур түгел—анда хәзерге көндә нибары дүрт йөз меңләп кеше яши. Тарих фәнендә шәһәрне безнең эрага кадәр IV гасырда Киммериядөн килгән урартлар. греклар нигезләгән дигән фикер яши. Мин үзем бу фикер белән килешмим. Аңа. күп кенә галимнәр раславынча. Көньяк Урал һәм Идел буйларыннан килгән төрки сармат кабиләләре нигез салган, дигән гипотеза миңа дәлиллерәк булып күренә Шул ук сарматлар Кырымның «Черек-Су» кальгасын (хәзер Чуфут-Кала хәрабәләре) салуы тарихка билгеле нәрсә Безнең эраның III гасырына кадәр ул төрки сарматлар, аннан төрки скифлар (мин аларның, Садри Максуди кебек, төрле нәселләргә караган төрки кабиләләр булуына иманым камил) кулында була. Аннан греклар, аннан герман, аннан румнар. аннан яңадан төрки һуннар кулына күчә бу күпне кичергән шәһәр Бер заман, утрауда греклар хуҗалык иткән чорда, аның -Скифлар Неаполе» исеме белән йөртелүе дө билгеле. Безнең эраның У111-ХШ гасырларында ул -Татар Кирмөне», аннан соң Акмөчет исемен ала, Екатерина Ннең 1783 елда Кырымны Рәсөйгө кушканыннан соң нибары бер елда үтеп өлгерми. Акмөчет «Симферополь- дипүзгәртелә. Шулай итеп, «татарларның шәһәр төзи белмәве-. Алабуга каласы -урынында» -Елабуга-. Бөгелмә -урынында» «Бугульма» Мамадыш «урынында» «Мамадыш» крепостьлөре •төзелгән» булуы тагын бер тапкыр җиңел генә раслана. Кызык бит. гүяки урыс килеп «Бугульма»ны «нигезләгән дө куйган, аңарчы «дикое поле»дө беркем яшәмәгән! Әйе. Бөгелмә кебек шәһәре булган татар үзе тычкан тишегендә яшәгән икән. Ә менә урыс Казан алынганнан соң ике йөз утыз ел үткәч (1781). «киң күңеллелек» күрсәтеп, «дикое поле»дө шәһәр төзеп, аңа. җитмәсә, татарча «Бөгелмә» дигән исем дө биреп куйган бит әле! Әгәр аны урыс үзе нигезләгән һәм төзегән булса,ул аңа берәр «Святой Посад» дигән исем бирер иде. шулай бит? Татарлар шәһәр төзи белмәгәч, ике йөз мең гаскәр белән ике ай буе камап торып та ала алмагач, шул ук Италия. Германияләрдән китертелгөн дары һәм шартлатучы мастерлар (немецчәдән «оста» дигән сүз) ярдәме белән диварлары ике-өч урыннан шартлатылып кына алынган татар Казанын кем төзегән булды икән, татар үзе төземәгәч?! Ләкин басып алучы Казанны «яңадан нигезләнгән» дигән фикерне сеңдерү өчен хан кремлен барыбер нигезенә кадәр яндыра һәм аны үз стилендәге «кытай тешле» диварлар (Мөскөүнең «Китай-город»ын хәтерлисезме?) белән -крепость- посад төзи» имеш. Бу мәсьәләдә урыс шовинистлары шулкадәр узынды ки. 1977 елда КПСС Политбюросында Казанның сигез йөз еллыгын билгеләү турындагы мәсьәлә каралганда Леонид Брежневның «Татары не строили. они лишь разрушали города. празднованием пока подождем» дип. Казаныбызның бәйрәмен туктатып торуы бар дөньяга билгеле оятсызлык булды бит. Безнең татар милләте белән болай сөйләшергә ярамый иде. Һәм ул Брежневка бик рәнҗеде Аның рәнҗешенең нәтиҗәсе булып Брежневның табуты каберенә гөрселдәп төште тәүбә вө тәүбә' Кабул итмәде татар болай тупас сөйләшүне Ул бит әле. ни дисәң дә. урыска империя төзеп биргән милләт Һәм Казанның сигез йөз түгел, мең еллык шәһәр икәнлеген расларга булды аның илһамлы иманы Һәм раслады да Казан турындагы фикеремне бер башлагач, тәмамлап куйыйм инде булмаса Нишләп урыслар 1552 елда Казанны да -яңадан нигезләмәгәннәр* икән7 Нигә аңа да яңа исем бирмәгәннәр йә булмаса «Биектау—Высокая гора» -Базарлы Матак—Базарные Матаки- кебек бик тә -тирән мәгънәле* итеп -Котел* дип атамаганнар соң? Нигә, урыс туганнарыбыз Актауны Актау Биектауны Биектау дип әйтә алмый мыни? Нигә Высокая Гора"’ Ә менә нишләптер Казанны -котел* дип атамаганнар алар Моның өчен хәтта яулап алуны үзенең яшәү рәвеше итеп таныган урысның да оятсызлыгы җитмәгән дип уйлыйм, ни өчен дигәндә Казан ханлыгы кебек олуг дәүләтне басып алып, аның илле мең кеше яшәгән (бу заман өчен дөньяның иң зур шәһәрләре санына кергән) башкаласын җимерү барлык кешелек алдында эшләнгән җинаять булган аларның бу җинаятьне яшерергә хәленнән килмәгән Мөстәкыйльлеккә юл тоткан Татарстан республикасы җитәкчелегенең соңгы ун ел эчендә Казан Кремле эчендә дөүлөти масштабларда археологик эзләнү- казынуларны оештырып, меңләгән документаль табышлар туплап бар дөнья алдында башкалабыз Казанның мең еллык тарихын раслату аны ЮНЕСКОның тарихи мирасы исемлегенә керттереп. Казан Кремле өстене ЮНЕСКОның бөтендөнья туграсын элдереп кую—бу безнең халкыбыз, Республикабызның Президентыбызның зур тарихи җиңүе булып исәпләнергә хаклы Татар тарихын күрмәмешкә салышу ниятендә искә татар шәһәрләре өстене -крепость* утырткан булып, аларга яңа исемнәр бирү мәсьәләсендә Симферополь ачык мисал булып тора ала Оятын җуйган колонизаторлар әле 1980 елда Мөскөүдө чыккан һәм -прогрессивлыкның классикасы* исәпләнгән -Советский энциклопедический словарь-дө бу хакта -Симферополь—столица скифского государства Неаполь Скифский. затем татарская крепость Керменчик, в XV веке татарское поселение Ак Мечеть. на месте которого в 1784 году ОСНОВАН СИМФЕРОПОЛЬ» дип кенә җибәрә Менә бит ничек Ак-Мәчет барлыкка-бар булган, әмма Симферополь барыбер аның урынында -ОСНОВАН* Логика кайда икән боларның? Әллә югыйсә җимергәннән соң -основан»мы? Бу хакта язылмый Бу үзеннөн-үзе аңлашылган күрәсең 1944 елда кырымтатар халкын куганнан соң татар каберләре өстендә заводлар салу сәясәте менә кайчаннан килгән ул -Симферополь» сүзенең мәгънәсен мин хәтерләмим Кул астымда мондый сүзлекләр дә юк Ләкин мин «полис»ның грекчадан «шәһәр» икәнлеген белөм Урман кержак урысларының тормышын көнбатыш тәртәләргә куып кертүне төп сәясәте итеп таныган Әби Патша «полисларны* бик ярата һәм төрки шәһәрләргә урысның исө-косы да булмаган -яңа шәһәрләренә* колониаль Севастополис. Симферополис. Ставрополис Борисполис кебек «бигрәк тә -урысча булган атамаларын- куша да куя Бетте китте Шулай итеп урыс мохиты -Европага тәрәзә ача* Менә өч гасыр инде урыс үзе һәм без үзебез шушы гаделсезлек белән килешеп яшибез Нишләп әле чынында -Петроград- дип аталырга тиешле шәһәр инде «Ленинград*тан соң да. егерменче гасырның туксанынчы еллары башында, яңадан -Санкт Петербург»ка өйләнде? Монда -Урыс рухы*ның ни катнашы бар9 Минем «Киев-ның кайчандыр төркиләр тарафыннан нигезләнүенә һәм аның безнең тарихи әдәбиятта «Кияү шәһәре* дигән төшенчәдән алынган булуында шигем юк Борис Рыбаков кебек бөекдержавачыл тарихчылар аны VI VII гасырларда -полян» дигән славян кабиләсе нигезләгән дип расларга тырыша Моның өчен дөнья картасыннан космик телескоп белән булса да зурайтып шәһәрләр тудыра алырлык -полян» кабиләсен эзләп табасы бар өле Әгәр без мондый тарихчылар күрсәткән V^-V1I гасырларга тукталсак, бу чор төрки милләтләрнең ерак Алтайлардан миллион ябык арба-кибиткаларда һау һаулап килеп чыгып бар Европаны яулап алганнан соң Кафтауда, Балкаңда һәм Идел буенда дистәләгән төрки дәүләтләр империяләр оештырып, чәчкә аткан чорына туры килә Кызганычка каршы, безнең татар тарихчылары татар тарихын шушы дөньяви глобаль укмашу процесслары белен бер күренеш итеп өйрәнә алмый Безнең, элегрәк язганымча, һаман да шул «Идел буенда Болгарыбыз булган, аның мунчаларында кайнар сулар торбалардан килеп торган...» Кайчандыр яңа археологиябезнең, нумизматиканың аталары булган Альфред Халиков, Равил Фәхретдиннәр. Әзһәр Мөхәммәдиләрнең ачышлары Рөсөйне шаулаткан иде Алар башта монголлар, аннан урыс ушкуйниклары яндырган Болгар. Иске Казан. СарайБирке казылмаларыннан берәр метр калынлыгындагы көл катламнары, чүлмөк-чүлмөк борынгы болгар. Казан ханлыгы акчалары, башка материаль шаһәдәтнамәләр тапты Соңгы чорда Альфред Халиков вафатыннан соң туган бушлыкны бу өлкәдә, минем уйлавымча талантлы, миллөтпөрвөр җанлы археолог галимнәребез Альберт Борһанов. Фаяз Хуҗиннар реаль иҗтиһат белән тутырырга тырышалар Генетик сыекланган булсак та, нинди асыл егетләребез бар әле безнең! Мин алар гына эшли алган, әмма өлегө милләтебез күреп, бөясен бирмәгән хезмәтләренә эчемнән куанып бетә алмыйм, аларга Ходай Тәгаләдән озын гомерләр телим. «Кырым» белен «Украина» сүзләренең тамырлары уртак. Чөнки кырымтатар белән «у-КЫР-аин» милләтенең тамырлары уртак Ягъни, Украина сүзе үзе үк ике өлештән—төрки һәм славян тамырлары, кисәкчәләреннән тора «У»—славян предлогы («янында»). «КЫР—төрки (кыр. ялан, җир) «Ин. ина»—славян окончаниесе (славян-ин. мишар-ин. башкир-ин. татар-ин) «У-кыр», «кыр кырында», «кыр янында» була, абайлыйсызмы? Кыскасы. «Украина—Кырымга карата «у» (у моря. у Византии) булган, «Кырым янындагы өлкә, җир» булган территория. «Кыр»ым—«минем кыр»ым», «минем Ватаным», «мое поле». «моя Родина« була бит инде Без. төркиләр, төрки кыпчаклар, гомер буе шул «поле» ягъни «половец»лар булганыбыз өчен тукмалдык һәм тукмалабыз Бүгенге украин милләте төрки белән славян милләтләренең аерып ала алмаслык кушылмасы, симбиозы ул. Их. кая икән безнең татарның шушы мәсьәлә белән шөгыльләнә торган галимнәре' Кызганычка каршы, әйе. тагын да шул «кызганычка каршы», бездә үткән гасырның җитмешенче еллары уртасында тугандаш казах кыпчакларыбызның бөек тел белгече Олжас Сөләймәновның шушы җитди теманы күтәргән «АЗ и Я» китабын дәвам итәрлек кеше табылмады Атаклы Әбрар ага Көримуллин китеп барганнан соң, бу өлкәдә яңа яшь талантларның күренгәне юк әле. Әйе. Украина топонимиясе юкка гына төрки атамалар белән чуарланып бетмәгән Дөресрәге, анда бар атамалар да йә булмаса чагыштырмача яхшы сакланган, йә бозылган килеш сакланган төрки атамалардан тора Син Киев сусаклагычы ярындагы «Дымер» шәһәрчеген ал. *Дымер« исә яһүдиләр •местечко»сы «Жидомир—Житомир» (Мир жидов—яһүдиләр тормышы) кебек әллә каян төрки-татарлыгы белән кычкырып торган «Тимер« бит инде. Син -Тетер-елгасын ал «Тәтер» бит инде. Минем туган авылым Көркөлетамактан унике чакрымда кечкенә Тәтер елгасы ага. ул Ашкадар елгасына коя Төтер- Арыслан дигән бик зур татар авылы да бар ул елга буенда. «Төтер»нең әле «татыр», ягъни «тозлы» дигән төшенчәдән дә алынуы мөмкин Соңгы елларда украин тарихчылары украин халкының славянлашкан төркиләр булуын фәнни гамәлгә куйды. Алар «Кияү-Киев» кирмөнчегенең төркиләр тарафыннан нигезләнүе турында байтак фәнни хезмәтләр язды Минем фикеремчә, кырымтатар һәм украин милләтләре кебек бер-берсенө кияү һәм кәләш булып, алышып-барышып. үзара «гөр килеп», кирәк икән, бер- берсенө яу чабып, кирәк икән, бер-берсе белән дуслыкта, тынычта яшәп, кирәк икән, бер-берсеннөн туганнарча көлеп, тешнөшеп, «Запорожье казакларының Төрек солтанына хаты» кебекартык «тешнөк» хат язган ике милләт җир шарында сирәктер Шунысы кызык, бу ике милләт арасында. Тукай әйтмешли, «вак-төяк шаярышу»дан тыш, зур, күзгә күренгән, кешелек хәтерендә калган феодаль сугышлар булуы турында бер генә мәгълүмат та юк. Мин төрки-татар цивилизациясе нигезләгән бу өч шәһәрнең байтак уртак якларын күрөм. Аларның өчесе дә борынгылар, бик борынгылар Араларында иң өлкөне-Акмөчет «Симферополь*, янәсе. Аннан—Кияү Киев», янәсе. Аннан Казан «Казань», янәсе. Әйтерсең, урыс «Казан» дия алмый •Сазан- дип әйтә ала ул, бер дә «Сазань» дими. -Алабуга» дип тә әйтә ала, тик бер аваз белән булса да боза—«Елабуга» ди. Татарныкы булгач, ул «Алатау»ны «Алатырь», -Галим»не Галимово, «Сөлим»не «Салимово» ди Шулай итеп, «ово» белән «ин, ино» кушымчалары теләсә нинди милли телләрдән АЙЛАР ХӘЛИМ килгән атамаларны «урысныкы» итә дә куя Рәхәт, иркен—контроль юк, чабуга басу, җиңнән тарту юк... Бу өч тугандаш шәһәрләр өчесе дө тигез, бераз иңкүрәк урынны сайлап урнашкан Чынлап та казанны хәтерләткән урынга утырганнар Акмөчеткө килсәк дөрес. Кырым татарлары кайткач ул күзгә күренеп зурайды Бүген анда өч йөз меңгә якын татарның өчтән бере яши дип авыз тутырып әйтергә мөмкин Шәһәрне соңгы елларда татарларның *үз белдеклөрө белән тартып алынган җирләрдә» салынган җиде бистәсе уратып алды Акмөчет базарлары базарларның акча-икътисад мөнәсәбәтләре татарлар кулына күчә бара Акмөчет базарлары ике бөртек яшь кебек Казан базарларын хәтерләтә Бу өч тугандаш шәһәрләрнең өчесендә дө ниндидер якты һава. Өчесе дө бик матурлар Араларында иң матуры, әлбәттә. Кияү-Киев Украинада куанырлык нәрсәләр байтак. Урыс матбугаты мондый куанычларны бездән яшерә Мәсәлән, украин газеталары 2002 елда үткән елга караганда инвестицияләрнең туристларның ике тапкыр диярлек артык керүе турында яза Сәламәтлек саклау министры Виталий Москаленко Украинаның барлык өлкәләрендә сабыйларның үткән елга караганда бер ярым тапкырга күбрәк тууын билгеләп үтә. Әлбәттә, халык авыр яши. Кайда да авыр яши Акча- икътисад мөнәсәбәтләренә килгәндә, биредә акча берәмлеге булган украин гривнасы соңгы елларда урыс рубленө карата шактый кыйммөтлөнгөн Ул— тотрыклы Ул безнең өчен—доллар» Элеккеге премьер-министр, хәзер Леонид Кучмага карата оппозициядә торган җәмәгать эшлеклесе Виктор Ющенко—яңа украин икътисадының һәм акча сәясәтенең атасы—бу юнәлештә үзенә күрә украин Столыпины рәвешендә гәүдәләнеш тапкан Бездә. Татарстанда, андый экономист юк. Бәлки Фәрит Газизуллин шул ук »оя»дандыр? Әмма ул Мөскөүдө бит Ул Мөскөүне баета Гривнаның бүгенге хәлен менә шуннан аңлагыз Моннан алты ел элек урысның бер сумы утыз гривна микъдарына туры килә иде. Хәзер бер украин гривнасы алты сумга тиң. Киев урамнарында мин урыс телендә язылган бер генә игълан, реклама, язма күрмәдем Барысы да украин телендә. Министрлыкларда, оешмаларда, җитәкчелектә һәм гади хезмәт звеноларында—украиннар утыра, урыс теле бөтенләй колакка чалынмый диярлек Мин моңа оешмаларда үзем булып һәм үзем күреп ышандым Киевны беренче тапкыр 1986 елның сентябрендә Чернобыльгә барышлый һәм аннан кайтышлый күргән идем Анда ул урыс шәһәре иде Хәзер Киөө украин шәһәре Безнең Казан кайчан шулай татар шәһәренә өйләнер икән дип сыкрандым мин Киевтагы уңай үзгәрешләрне күргәч Крещатикта. Украина Верховный Радасы каршындагы бакчада, аннан Богдан Хмельницкий һәйкәле каршында сәгатьләр буе уйланып утырдым Минем биредә Татарстан Президентын, аның Югары Советы Рәисен хөкүмәт җитәкчеләрен сәнгать әһелләрен, язучыларын күрәсем килде Бу шәһәрдә дистә меңләгән һәм мине яхшы белгән бихисап татарлар яшәсә дө, анда Татар Иҗтимагый Үзәге, милли оешмалары булса да хәтта -Әл Баян» исемле татар-мөселман газетасы чыгып килсә дө. мин ялгыз идем Юк. моның өчен беркемгә дө үпкәләмим Болай гына, үтеп барышлый гына өйтөм Чөнки мин килүем хакында беркемгә дө хәбәр итмәдем һәм мондый очрашулар өчен юлымның бу уңаенда мөмкинлекләр дө юк иде Сәгатьләргә генә исәпләнгән сәяхәтемдә минем яраткан «Кияү-кала»мны бер ялгызым карыйсым килә иде Китәр вакытым җитсә дө бу шәһәрне нигәдер ташлап та китәсем килми иде Гүя мине борынгы бабайлар. Дөрдмөндлөрнең «күчкән комнарыннан» калган рухлары җибәрми иде. Шәһәр белән хушлашыр алдыннан Михаил Булгаковның -Андреев түбөне-ндөге туган йортын барып карадым София соборын. Киев-Печора лаврасын яңадан тамаша кылдым Киевтан мин Акмөчеткө юл алдым Аңда мине Исмәгыйль Гаспралы исемендәге Кырымтатар Үзәк китапханәсендә укучылар белән очрашу көтә иде Гаспралының гыйлем Гыйльманнары КИТАПХАНӘГӘ барыр алдыннан Кырымтатар Милли Мәҗлесендә булып, анда рәис урынбасары—Мәҗлеснең аппарат җитәкчесе Ремзи-бөй Ильясов белән очрашып, шактый кызыклы әңгәмә кордым Мәҗлеснең төрле регионнарда йолдызлык булып таралган бүлекчәләреннән бирегә тере нерв җепселләре килә Туктаусыз телефоннар челтери. Кабул итү бүлмәсендә тегеннөн-моннан кайткан, урындагы хакимияткә шикаять белән килгән инсаннар. Минем белән сөйләшкән арада Ремзи аларның һөркайсына җавап биреп барды Бер үк вакытта машина чакыртып, ишек алдына чыгарга һәм мине озатып калырга да вакыт тапты. Мин боларның барысын да яралып килгән кырымтатар милли дәүләтенең минем турыда кайгыртуы итеп кабул иттем. Моңа бик тә рәхмәтле идем .. «Гыйльман»—гарәпчәдән, җәннәт хезмәтчеләре дигән сүз. Китапханә, борынгычарак әйтсәк, көтепханө— гыйлем җәннәте ул. Аны оештыручылар һәм көндәлек төрөккыятен бар итүчеләр— шул гыйлем җәннәтенең хезмәтчеләре була инде. Куанырлык та шул: Рөсәйдә, шул исәптән, кызганычка каршы, Татарстанда да китапханәләр ябылган чакта, шушындый авыр шартларда, сөргеннән кайткан милләтнең, Украина дәүләте теләктәшлеге белән, Кырым республикасы масштабында кырымтатар Үзәк китапханәсен оештырып җибәрүе—бу аерым милләт масштабыннан дәүләтара масштабларга чыга торган мәдәни һәм сәяси вакыйга. Кырымтатар милләте—кырылган милләт. Кырымнан сөрген тарафларына барып егылганчы өчтән бере кырылып беткән милләт. Һәм. шул вакыйгаларга илле алты ел үткәннән соң, нәкъ 1990 елның сентябрендә, инде кире Кырымга кайтып егыла алган татарларның изге Акмөчетләрендө «Симферополь Үзәк шәһәр китапханөсе»нең кырымтатар бүлеген оештыра алуы, кемнәрдер тарафыннан «кырылып бетәргә тиешле милләтнең», инде өзелдем, инде өзелдем дигәндә генә соңгы мәгърифәт җебен саклап кала алып, ялгап җибәрүе—бу Җир Шарының милләт атамасын йөрткән барлык тере җан ияләре өчен мәңге өйрәнелергә тиешле олугъ сабак. Французларның «Ирекле кеше, төрмәгә эләгеп, мәхбүс булмам, бай кеше, янчык тотып, хәер сорашмам, димә, боларның арасы—бер адым»,—дигән әйтеме бар. Әйе, тормышның диалектик боҗраларын үтеп, бүген бар дөньяга даны таралган Лондон, Нью- Йорк, Париж, Мөскөү, Санкт-Петербургның атаклы китапханәләре киләчәктә исән калу өчен көрәштә, ничек кенә сәер һәм көлке тоелмасын, сөргеннән кайткан героик милләт оештырган Исмәгыйль Гаспралы исемендәге Үзәк кырымтатар милли китапханәсенең тәҗрибәсен дә күз уңнарыннан ычкындырмаска тиешләр. Бу бөек иҗтиһат һәр кеше, һәр милләт, һәр мәдәният өчен гыйбрәтле сабак. Бу сабакның ике канаты бар: ничек «тегеләр» кебек болай эшләргә ярамый һәм ничек «болар» кебек болай эшләп була? Минем белән очрашу башланганчы, без директор урынбасары Ниявер-бөй Куршутов белән китапханәнең фондлары, бүлмәләре буйлап танышып йөрибез. —Татарстан Үзәк Милли китапханәсе белән безнең арада тыгыз элемтә яши,—дип куанычын җиткерергә ашыга Ниявер-бөй—1997 елда ике арада килешүгә кул куелды. Татарстан китапханәсенең ул чактагы директоры Разил әфәнде Вөлиев безгә бик зур ярдәм күрсәтте Сез аңа күп итеп сәлам әйтегез, ярыймы?—Ниявер-бөй чем кара күзләре белән миңа текәлә дә, аннан кискен генә сорап куя.—Нишләп сезнең Үзәк китапханәнең исеме юк? Казан Акмачет Кырымтатар ми.ыи мәҗлесе бинасы. татарында исем бирерлек адәм калмаган мәллә9—Без икебез дә көләргә тырышып елмаябыз бу тырышлыктан йөзебез чытылып куя —Уфа Үзәк Милли китапханәсенең исеме бар, ул Казанда гыйлем эстәгән татар Зәки Вөлиди исемен йөртә без үзебезнең китапханәгә. Ходайга шөкер. Гаспралы исемен ала алдык.. Әйе, читтән караганда, чынлап та сөерсендерө торган нәрсәләр күп инде ул безнең Казан татары тормышында «Ленин» исемен йөрткән урамга «Кремль» исемен бирүләр, татарның палачы—Жданов исемен (!!!) бетерел, инде бер бетергәч, бу урамга «берәр» Кол Гали, анысы хәлеңнән килмөсө. Михаил Худяков Александр Ключарев кебек асыл урыс кешесе, анысы да хәлеңнән килмөсө, Натан Рахлин кебек татарга хезмәт иткән асыл яһүди исеме бирәсе урында аңа сионистларның халыкара теле Эсперанто исемен кушулар. Сөйдешевкө инде илле ел буена һәйкәл куя алмыйча, Шаляпинга бер атна эчендә иң үзәк урамга һәйкәл куюлар, татар радиосын, татар телевидениесен тар-мар итүләр Күп инде алар, күп! Берничә йөз генә китабы булган кырымтатар китапханәсе иң элек бер кечкенә бүлмәдә эшли Анда башта бер. аннан ике хезмәткәр була Бүгенге көндә Исмәгыйль Гаспралы исемендәге кырымтатар Үзәк китапханәсе Акмөчетнең Самокиш урамындагы 8 нче санлы гүзәл бер бинада урнашкан Татар байлары тарафыннан 1840 елда «Рушдия» мәдрәсәсе өчен махсус төзелгән бу бина 1917 елгы революциядән соң. бигрәк тә 1944 елдан 1994 елга кадәр, нәкъ кеше язмышлары кебек, сәяси кысымрепрессиягө эләгә—аны мәгарифкә һәм иманга катнашы булмаган төрле оешмалар биләп, таушалтып һәм пычратып килә Ярый әле җимереп ташламыйлар- бүген шунысына куанырга кирәк Әмма Ходай Тәгаләнең рәхмәте киң. Менә, игътибар итегез Кешеләр кебек, биналар да аклана (реабилитациялөнө) икән 1994 елда Акмөчеткө Нидерландиядөн ата бабаларының эзләре буйлап Кырым татары—■ Төркестан-Әзөрбайж.ан» милли үзәге җитәкчесе Мехмет Тютюнжу килеп чыга һәм бу тарихи бинаны сатып алып. Кырымтатар Милли Мәҗлесенә бүләк итә Берничә ел анда Милли Мәҗлес һәм «Голос Крыма» редакциясе эшли Шул ук Тютюнҗү әфәнденең һәм украин милләтчеләренең тырышлыгы белән Нидерландия хөкүмәте Көнчыгыш Европа институтының Анна ханым Прис җитәкчелегендә бер төркем хезмәткәрләреннән -Акмөчеттө Үзәк кырымтатар китапханасен булдыру» проектын эшләтә Озакламый Нидерланд Корольлегенең Тышкы Эшләр Министрлыгы халыкара украин «Видродҗения» («Яңарыш») фондына бинаны үзгәртеп кору өчен 240 мең доллар акча бүлә 1998 елның сентябрендә «Тебодин-Украина» фирмасы бинада реставрация эшләрен башлап җибәрә 1999 елның май-июнь айларында эшләр тәмамлана һәм инде 1995 елдан Исмәгыйль Гаспралы исемен алган Үзәк кырымтатар китапханәсе яңартылган бинага күчеп тә килә Шулай итеп, укучы үзе дә аңлагандыр. Кырымдагы һәм ерак Төньяк диңгез ярларындагы кырымтатар һәм украин милли патриотларының бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә. Сталин козгыннары талап туздырган китап җәннәте яңадан аякка бастырыла. Китапханә фондындагы 20 мең китап белән яңа бинага утыз хезмәткәр һәм Нидерландиядөн күчерелгән долларлар исәбенә сатып алынган 22 компьютер һәм башка электрон җиһазлар күчеп килә. Бу барлык кырымтатар халкы күләмендәге вакыйгага өйләнә Быел китапханә Сорос фондыннан 24 мең доллар грант откан. Интернетта үзләренең сайтын ачкан 2000 елда кырымтатар мәдәният тормышында шушы ук Нидерландиядөге «Видроджения» фондына бәйле тагын бер зур вакыйга булды Алар биргән акчага Таврия Милли университетының социаль фәннәр кафедрасы мөдире, профессор Виктор Юрьевич Ганкевичның бөек мәгърифәтче, нәшир һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралының тууына 150 ел тулу уңаеннан «На службе правде и просвещению» дигән монографиясе чыкты Төрки мәдәниятләр тарихында чит милләт вәкиле тарафыннан төрки мәдәният вәкиленә багышлап язылган мондый төпле хезмәтнең, минемчә моңа кадәр күренгәне юк иде әле Аны Днепропетровск типографиясе бастырып чыгарган Моның өчен кырымтатар халкы Донецкидө яшәгән танылган Казан татары бае Ринат Әхмәдовка һәм украин халкына бик тә рәхмәтле Китапханәне оештырганда аңа нигез булып атаклы кырымтатар телчесе Басыйр Гафаров фонды хезмәт итә Фондта милләтнең И Гаспралы. Ж Сөйдөмөт, А Озынбашлы, О Чокраклы, Б. Чобан-задө, Ш. Бөктори, А. Кречинскии. Э Шөмьи-задө һөм башка шундый мәшһүр уллары һөм кызларының шәхси китапханәләре, әсәрләре, тормыш документлары, гомер язмалары тупланган Алар арасында Төркиядө һөм Румыниядә 1930-1998 елларда нәшер ителгән -Әмәл» һөм «Кырым» мәҗмугалары, 1957-1990 елларда Ташкентта чыгып килгән «Ленин байрагы», «Йылдыз» журналының тулы тупланмалары бар Бераздан коллектив Мөскөүнең Ленин исемендәге Үзәк китапханәсеннән 1944 елга кадәр кырымтатар телендә басылган 1600 китапны кайтартуга ирешә Әле Мөскөү саклагычларында тагын да 3000 кырымтатар китабы бар икән Мөскөү китапларны кайтарып бирергә бик ашыкмый Кемгә мөрәҗәгать итсәң дө. мәсьәлә Киев белән Мөскөү арасындагы мөнәсәбәтләргә барып төртелә, татар җәмәгатьчелеге эшне турыдан-туры йөртә алмый Китапханә бүген кырымтатар китапларын туплау буенча зур эш алып бара Коллектив чит-ят тарафлардан елына өч меңнән артык китап җыя. Бүгенге авыр заманда бәләкәй эш түгел бу. Сүз уңында шунысын да әйтеп китү урынлы булыр китапханәгә Татарстаннан татар һөм урыс телләрендә мин дө күтәрә алганчы китаплар алып килеп тапшырдым Алар арасында безнең Тарих институты чыгарган хезмәтләр байтак иде Әлбәттә, хуҗалар минем үземнең «Книга печали» «Убить Империю!», «Веселая книга», «Биктырыш», «Казлар көткәндә» «Кыяр караклары» дигән китапларымны да куанып кабул иттеләр. Мин урысча китапларымның кайберлөрен Акмөчетнең Үзәк шәһәр китапханәсенә дө тапшырдым. Андагы хезмәткәрләрнең, милләтләре белән татар булмаса да, минем бүләкләргә—бу очракта Казан бүләкләренә никадәр шатлануларын күрсәгез иде1 «Әйдәгез, безгә дө очрашуга килегез!—диләр алар—Киләсезме? Кайчан киләсез?» Мин шунда бер нәрсәгә тагын да инандым безгә, татар язучыларына, күп йөрергә, республиканың, безнең әдәбиятның, мәдәниятнең данын һич тартынмыйча, киң күңеллелек күрсәтеп, таратырга, күрсәтергә кирәк Без, югыйсә, үзебезне-үзебез кимсетәбез. Нәкъ теге мәкальдәгечә; «Шикләнгән шикләнә—чикмән бөркәнә» Шулай итеп, Сарман-Минзөлө чикмәне астыннан чыкмыйча, үзебез турында бөек уйларда авыз эченнән ботка пешереп, банкет- премиялөр көтеп, гомеребез дө үтеп китә. Каләмдәшләрем үпкәләмәсен, белеп сөйлим Форсаттан файдаланып, шунысын да әйтим; киләчәктә Кырым ягына юл тоткан Казан татары анда һич кенә дө буш кул белән бармасын, юл биштәренә берничә генә китап булса да салып барсын һөм аны Исмәгыйль Гаспрапы китапханәсенә алып барып тапшырсын иде. Бу барлык татар җәмгыяте өчен изге бер йолага өйләнсен иде. Әгәр ул китаплар Кырым, кырымтатар тематикасы буенча икән, тагын да отышлырак булачак. Бүген Кырымда татарлар өч йөзләп авылда, бистәдә һөм шәһәрдә күмәкләп яши Шуңа күрә, Гаспралы исемендәге мөркөзи китапханә халыкны агарту эшен урыннарга күчерергә тырыша. Туган телдә китап басу эше әлеге бөтенләй диярлек юлга салынмаган булса да (республиканың «Крымучпедгиз» нәшриятында мәктәпләр өчен күпмедер күләмдә басылган әсбапларны. «Таврия» нәшриятында ел саен чыгарыла килгән 2-3 нәфис әдәбият китабын исәпкә алмаганда, кырымтатар телендә эшләүче нәшрият өлегө юк), үзәк китапханәчеләр үзләрендә булган байлыкны мөмкин кадәр киңрәк таратырга тырышалар Китапханәнең беренче филиалы Акмөчетнең татарлар яшәгән Марьино бистәсендә 1999 елда ачыла. Хәзер аларның саны унга якынлашып килә. Карасу-Базар (Белогорск). Кизләү (Евпаторий) калаларындагы филиаллар араларында иң эреләрдән санала Китапханәдә кысан. Хезмәткәрләрне утырту, халыктан җыелган әдәбият, сирәк кулъязмалар, документларны урнаштыру өчен бүлмәләр җитешми —Тагын берәр грант отсак, без китапханәнең икенче бинасын төзи башлаячакбыз,—ди ярымшаян елмаеп һөм ныклы ышаныч белән Ниявер — Безнең планнар зур—без, кырымтатарлар, урындагы әдәбиятны, нинди телдә булуына карамастан, бөтен дөнья буйлап җыябыз һөм җыячакбыз Төркиядө алты миллион. Румыниядә 60 мең, Америка Кушма Штатларында егерме мең кырымтатар яши Анда безнең хакта күп материаллар басыла Барысын җыярга, тупларга кирәк. Бу җәһәттән Татарстанның Үзәк Милли Китапханәсе белән эшлисе эшләр байтак әле. Сезнең архив һөм китапханә фондларында Кырым һөм кырымтатар тарихы буенча чыганаклар тулып ята... Әмма барысы өчен дө акча кирәк, барырга кирәк, йөрергә кирәк. —Безнең татарның көне -кирәк» белән башлана, -кирәк» белен тәмамлана инде аның,—дим мин. -Менә без күптән түгел Галимҗан Ибраһимовка багышланган әдәби кичә үткәрдек,—ди минем шаяртуны тирөнтен кабул итеп Ниявер —Бер дә Казанның -кирәкдигәнен көтмәдек Менә хәзер безне сезнең белән очрашу көтә Безнең күзләребезгә яшь бөрә Без борадөрлөрчө елмаябыз Мин диварда эленеп торган афишага ымлыйм Озакламый кырымтатар әдәбиятының классигы Шамил Алядиннөң тууына туксан ел тулу көнен билгеләячәкләр икән. Шамил Алядин кырымтатарның легендар язучысы Аның үлгәненә нибары алты гына ел икән әле Казан татарларының турыдан-туры кодасы иде ул, мәрхүм Казан татарларының күренекле шагыйрә, татар шигъриятендә фөрд жанрын тудыручы һәм аның остасы Әдхәт Синугыл— Шамил Алядинның кызы Ләйләнең кияве була, ягъни мәсәлән Ләйлә— күренекле журналист Кырым татарларының урыс телендә чыккан популяр газетасы -Голос Крыма- да эшли. Мин Ниявер-бөйгө Әдхәт Синугыл белән Кырымга юлга чыгар алдыннан гына Казанда очрашуым турында сөйлим —Безнең китапханәнең шура әгъзасы ул,—ди Ниявөр-бөй —Ул монда бик еш була Чук гүзәл кеше! Улы. җәмәгате белән дө килә! —Килми генә карасын,—дим мин шаяртып—Килмөсө. мин аның фөрдлөрен Казан матбугатында тунап чыгам!. Тагын көлешәбез Без сирәк кулъязмалар бүлегенә керәбез. Мин андагы байлыкны күреп таң калам һәм тетрөнөм. Минем алдымда Кырым ханлыгы диванының—вәзирлегенең, ягъни безнең көннәр төле белән әйтсәк.-Министрларкабинеты-ның 1608-1783 еллар арасында тупланып килгән 61 томы ята Кара-көрөн кара белән гарәп имлясында йөгрек кош каурые язган бу вөсыйкалар (документлар) гүяки төмугъ ялкыныннан исән чыккан васыятьләр иде Мондый том-дөфтөрлөр барысы 219 берәмлек булган Әлегө аларның, әйтүебезчә, нибары 61е гөнә табылган Аларның табылуы—үзө бер тарих Безнең -сөекле илебездә» генә була ала торган вакыйга Бу—бөтендөнья җәмәгатьчелеге белергә тиешле тарих. Сабак-тарих Гыйбрөт тарих Тагын да -ничек эшләргә ярамаган һәм ничек мөмкин булган» тарих Соңгы җәптән өзелми калган тарих Эзләрендә пәйгамбәрләр рухы сакланган тарих. Әлбәттә, бу аның мин белгән өлеше генә. Бутарихны тулысыбелән ачыкларга һәм язып чыгарга кирәк иде дө бит Моның өчен әлегө кырымтатар җәмгыятенең әзерлеге, кызганычка каршы, башкарып чыгарлык тарихчылары, язучылары юк шул. Бу җәһәттән аларга барлык төрки җәмгыять, шул исәптән казантатар җәмгыяте ярдәмгә килә алган булыр иде 1976 елда Украина мәдәният министры рөхсәте белән Бакчасарай археология музеннан Салтыков-Щедрин исемендәге Ленинград китапханәсенә 377берәмлек сирәк документлар мирасы тапшырыла Сөйләүлөренчө. нәкъ шул -архив чистарту» чорында музейда Ленинград архив институтыннан килгән Соколова дигән сеңелкөшебез практика үтә Ул мич ягучы булып эшләүче һәм гел кызмача булырга яраткан картның ниндидер борынгы дәфтәрләр бөлөн мич ягуын күреп ала һәм бер шешә аракы хакына әлегө исән-аман сакланган 61 дәфтәрне «сатып» ала Соңыннан, еллар үткәч, ул бу тарихи документларны Гаспралы китапханәсенә тапшыра Нинди батырлык, гүзәл кешелеклелек адымы бу! Ә без бу ханымның исемен дә белмибез. Кырымтатар архивы, сәнгать әсәрләре көнкүреш, кием, археология табышлары үзенең чын хуҗасын көтеп бүген Санкт-Петербургның Салтыков Щедрин исемендәге китапханәсе. Киев тарих музее. Киев рус сынлы сәнгате. Каховка, Запорожье крайны өйрәнү, Львов тарих музее подвалларында әсир хәлендә ята Бүген бары тик элеккеге СССР халыкларының этнографик музее саклагычларында гына да Кырым татарларына караган 2021 номер, 2184 әйбер саклана Кырымтатар җәмәгатьчелеге, җайлап аякка баса башлаган кырымтатар зыялылары аны коткару—кире Кырымга кайтару өчен юллар эзли Бу юнәлештә кырымлы туганнарыбызга без дө ярдәм күрсәтергә тиешбез Минем белән булган әдәби очрашу шундук сораулар белән башланып китте. Көн ифрат та кызу булуга карамастан, кырымтатар һөм казантатар җөмөгатьчелегеннөн шактый санда җыелган вәкилләрнең уйлары-телөклөре Казанда, Идел буенда иде Сораулар күп төрле, аларның кайберлеренө махсус әзерлексез җавап та биреп булмый: Татарстан мөстәкыйльлеге нәрсә ул? Татарстанның үз гаскәре булачакмы? Мөскөү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләр рәсми Акмөчет белән Киев арасындагы мөнәсәбәтләрдән нәрсәсе белән аерыла? Татарстанның сәнгате һөм әдәбияты вәкилләре нигә Кырымга юлны суыттылар? Рейхстаг башына беренче Җиңү байрагын элгән Гази Заһитов кайчан Рөсөй Герое исемен алыр? Академик Роальд Сәгьдиев татармы, әллә яһүдиме??? Америкада яшәп, «Татарстанга мөстәкыйльлек кирәкми» дип кычкырып яткач, аның татарлыгыннан ни файда? Америкада яшәгән икенче бер атаклы галим Вил Мирзаяновны нигә кичә Казанга кертмәделәр? Аның «Вызов» дигән китабы сатуга чыгачакмы? Чечен халкына карата кылынган җинаятьләргә халыкара бөя бирелерме? Татар әдәбиятында нинди яңа исемнәр күренде9 Алар арасында Галимҗан Ибраһимов кебек бөекләр бармы? Һөм башкалар, һөм башкалар... Җәмәгатьчелекнең информацион әзерлеге бик сыек. Аның өчен татар әдәбиятындагы иң бөек исем—Галимҗан Ибраһимов. Фикер шул калкулыкта катып калган. Җәмәгатьчелек моның өчен гаепле дә түгел. Чынлап та заман шундый Некрасов әйтмешли, «бывали хуже времена, но не было—подлей » Казаннан Акмәчеткә. Акмәчеттән Казанга бер данә газета-журнал килми. Мең еллык уртак тарихыбызның «нәтиҗәсе» менә шушы. Очрашуның әдәби өлеше казантатар туганнарыбызның шигырьләр укуымны үтенгәннән соң башланып китте. Кырым татарлары Казан шивәсенең телен шактый яхшы аңлый. Әгәр без Исмәгыйль Гаспралы салган көчне салып, бу юнәлештә бер-ике ел бергә эшләсәк, милләтләребез хәзер үк бер милләт булырга тора да бит.. Без гасырлар буе кыйналган, таралган, таркалган һөм кайчандыр бер милләт булган милләтнең балалары идек Без инде «Бетте, өзелде» дигәч китапханә җебе белән хәятне бәйләп җибәргән Гаспралы өммәтенең гыйлем Гыйльфаннары—китап җәннәте хезмәтчеләре идек. Гыйльфан! Нинди матур сүз, матур исем! Безнең авылда бертуган Гыйльфан, Гыйльман, Сөлмән абзыйлар бар иде. Алар нинди матур кешеләр иде! Минем тирә-юнемдә шул ук Гыйльфаннарны күрәсем килә. Юк алар, Гыйльфаннар. Минем тирәмдә— Русланнар. Робертлар. Роксаннар. Алар туган телләрен дә белмиләр Нишлисең, әмма, әмма... Гаспралының гыйлем Гыйльфаннары, чишмәләр булып, безгә телебезне дә кайтарыр, Ходай кушса! Амин, шулай була күрсен иде! Өч сәгать дәвам иткән очрашу тәмамланганнан соң сурәткә төшү башланды Бер милләтнең ике баласын хәтерләткән Кырым һөм Казан татар- туганнарның аерыласы килми иде. Югарыда, биектә соргылт даланы, каракучкыл тауларны кайнар рәшә дулкыннарында тирбәтеп. Кырым кояшы ялкынлана... Каяндыр җиләс җил исеп куя. Яңгыр, күптән көтелгән яңгыр булыр кебек! Ахыры киләсе санда.