Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

Кланла "Гаммәви мәгълүмат чаралары базар шартларында нәтиҗәле эшләү" дигән республика семинары булып узды Анын эшендә Россиянен Матбугат, телервдиотапшырулар һәм массакүләм ком- муникаиия чаралары министрлыгының хокук идарәсе башлыгы Павел Степанов. "Россия таммәви мәгълүмат чараларын яклау" программасы буенча эшләүче “Ачык җәмгыять" (Сорос фонды) институтының даими эксперты Андрей Цитовский. "Извес- тия га к*тасын ы н генераль директор урынбасары Павел Нсгоииа һәм башкалар катнашты. Семинарны ачып җибәргән элемтә министры Ринат Жөлатов \ киен чыгышында Татарстан басмалары уэ-үзләрсн аклый торган, мостәкыйдьрәк булсыннар нас дигән теләк белдерде Мәскәү бу яктан шактый алга киткән һәм аллрллн үрнәк алырга кирәк диде ул Россиянен Матбугат, тслерааиотлпшы- рулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгының хокук идарәсе башлыгы Павел Степанов тизлән гамәлгә керәчәк "Гаммәви мәгълүмат чаралары турында"гы закон хакында сойләде “Гамәл - дәгс эакон беренче чиратта сүз иреге, журналистлар хокукларын яклау максатын нан кабул ителгән иде Алар хәзер дә мөһим әмма тормыш атта бара, яна шартлар туа. Шунлыктан яна закон кирәк".—диде ул. УНИВЕРСИТЕТ ГОРУР ЯНГЫРЫЙ Башкалабыз Кремлендә Казан дәүләт университетына нигез сатынунын 200 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы кысаларында Татарстанда мәгариф һәм фәнне үстерү юллары турында зур сөйләшү булды Аны ТР Президенты, оештыру комитеты рәисе М Шәймиев уздырды 200 ел—университет өчен хәтта Аурупа үлчәмнәре буенча да зур дата «Казан университеты шэһәрнсн университетлы шәһәр буларак формалашуына йогынты ясады һәм ясый килә» диде КГУ ректоры М Сәлахои Казан хакимияте башлыгы К Исхаков Казан университетын үстерүнсн республика максатчыл программасын тормышка ашыру нын барышы турында сойләде Сөйләшүдә катнашкан академиклар М Хәсәнов. А. Коновалов, С Дегтяров. спорт һәм яшмәр эшләре министры М Бариев КДУ юбилеена лаеклы әзерләнүгә кагылышлы тәкъдимнәр керттеләр ДУСЛЫК ВИЗИТЫ БЕЛӘН Апрель башында Чуашстан Республикасында Татар әдәбияты көннәре үтте Татарстанның мәдәният министры Илдус Тарханов җитәкчелегендәге делегация составында Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. язучылар Туфан Миңнуллин. Равил Фәйзуллин. Зиннур Мансуров. Ркаил Зәйдулла. Вахит Имамов, Мөхәммәт Мирза. Резеда Вәлиева. Владимир Корчагин, җырчылар Рөстәм Маликәм. Раушания Жиһангирова бар иде. Беренче көнне үк хөкүмәт йортында ике министрлык арасында киләсе 5 еллыкка төзелгән килешүгә кул куелды Бу тантанада Чуашстаинын вине-премьсры Вячеслав Краснон. мәдәният министры Ольга Деиисова. Я тучылар берлеге рәисе Валерий Тургай, халык шагыйре Порфирий Афанасьев катнашты Очрашулар мәдәният һәм сәнгать институтында. В И Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетында булды Икенче көнне очрашулар Канаш районынын Ссспсль авылында. Комсомол районының Урмай авылында. Батыр районынын Кызыл Чишмә авылында булды Язучылар Ссспсль авылында шагыйрь М Ссспсль музеенда булып, анын һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салдылар Аннан сон “Ролина М Ссспсля" мемориаль комплек сын каралылар Кигәсс көнне язучылар әдәбият музеенда булып. К Иванов. М Ссспсль һәм И Яковлев һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәре салдылар Татар әдәбияты көннәре Чуаш милли китапханәсендә узган пресс- конференция белән тәмамланды ГАЯЗ ИСХАКЫЙ—БӨЕК ӘДИП Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында мәшһүр әдип, драматург, җәмәгать эшлсклесе һәм СВЯСӨТК Гаяз Исхакыйнын тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып узлы Дәүләт Советы Рәисе Ф Мәхоммәтишн из уч ы ижаты аша халыкның чын тарихы кайтарылуы һем Г Исхакыйнын 15 томлык әсәрләрен бастыру, аны урга һәм югары белем бирү йортларында өйрәнү башланачагы турында сөйләде Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин Г Исхакыйнын тормыш юлы. ижат эшчөнлеге турында чыгыш ясады. Юбилей кичәсендә язучы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде Аларны Г Камал театры артистлары күрсәтте “ТАТНЕФТЬ"НЕҢ ҮЗ ЖУРНАЛЫ Татарстанда нәшер ителүче басмаларның саны бер журналга артты: "Нефть и Жизнь" ("Нефть һәм Тормыш") журналының беренчесе дөнья күрде. Бу журналнын хужасы. ягъни гамәлгә куючысы—"Татнефть" ачык акционерлык жәмгыяте. Компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов үзләренең журналын чыгару мөһимлеген "Татнефть"нен ныгытуы һәм ана елдан-ел кызыксыну арта баруы белән аңлатты "Нефть н Жизнь" (“Нефть һәм Тормыш") журналы Россиянен “Нефтегазовая Вертикаль журналы. “Салид-инфо" агентлыгы. Әлмәт. Түбән Кама. Казан. Мәскәү журналистлары катнашында нәшер ителә. 48 битле басмада нефть алкәсендәге төрле вакыйгалар. "Татнефть. аның эшлекле партнерлары турында мәгълүматлар тупланган Журналда шулай ук социаль, экологик проблемаларны, мәдәният һәм спорт янатыкларын яктырту өчен лә урын бар ЯҢА РЕКТОР Казан дәүләт педагогика университетында ректор сайлау үткәрелде. Башта ректор булырга теләүчеләр җидәү иде Әмма сайлау җыелышына алар дүртәү генә калды Сайлауда катнашкан 200 дслегатнын 173е Җәмил Нигьмөтовны яклап тавыш бирде. Шулай итеп, педагогия фәннәре докторы. 63 яшьлек Җәмил Газиз улы Нигъмәтов КДПУнын ректоры булды ТАРИХЫБЫЗНЫ-КҮРГӘЗМӘГӘ Министрлар Кабинетында Премьерминистр урынбасары Зилә Вәлиева рәислегендә үткән киңәшмәдә Казан һәм Мәскәү шәһәрендә башкалабыз тарихына багышланган документлар һәм сирәк басмалар күргәзмәсе оештыру мәсьәләсе тикшерелде Ул күргәзмә Казанга нигез сатынунын 1000 еллыгына әзерлек чаралары планы кысаларында үткәрелә. Кинәшмәдә күргәзмәнең концепциясе һәм вакыты ачыкланды Анын төп өлешен Россия дәүләт борынгы актлар архивы фонды һәм Татарстан Республикасы Милли архивының уникаль документлары алып торачак. Күргәзмәдә шулай ук Татарстан Республикасы. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре музейлары, китапханәләре экспонатлары, кулъязмалар һәм сирәк басмалар куелачак. Күргәзмә башта Мәскөүдө. ө жөен Казанда үтәчәк. ӘДӘБИЯТ КӨННӘРЕ 14-17 мартта Азнакай шәһәрендә һәм районында үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин җитәкчелегендәге делегация барды Анын составында өдөбият-сәнгать әһелләреннән Илдар Юзеев. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Гәрәй Рәхим. Резеда Вәлиева. Шәмсия Жиһангирова, Флера Тарханова. Рифә Рахман. Рафис Корбан. Галимжан Гыйль- манов. Ләбиб Лерон. Әхәт Сафиуллин, Мөхәммәт Мирза, жырчы Мингол Галиев. анын шәкерте Лилия Сәлахова бар иде Азнакайда кунакларга шушы төбәктә туып ижат итүчеләр Илдус Гыйләжев. Фәйрүзә Исмәгыйлова. хәзер Әлмәтгә яшәүче шагыйрь Нур Әхмәдиев, шәһәр һәм районның үзешчән артистлары, музыкантлар кушылды Очрашу-кичәләрне башлап жибәрү уңаеннан район үзәге мәдәният йортында тантана булды. Аны район һәм шәһәр хакимияте башлыгы шагыйрь Әнәс Исхаков ачты, быел үз юбилейларын үткәргән шагыйрь Илдар Юзеевка һәм язучы Мөсәгыйть Хәбибуллинга тәбрикләү адреслары. Азнакайда булу истәлеге итеп жирле рәссамнарның картиналарын тапшырды Аннары кунаклар һәм аларнын Азнакайдагы каләмдәшләре. 4 төркемгә бүленеп, шәһәрнен 4 мәктәбендә, оешмаларында. 12 авылда очрашу-кичә үткәрделәр. Саубуллашу кичәсе Актүбәдә узды ЯШЬ КАЛӘМДӘШЛӘРЕБЕЗ ҖЫЕНЫ Март аенын сонгы көннәрендә Татарстан Язучылар берлеге. Мәгариф, Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыклары. "Идел" яшьләр үзәге белән бергәләп яшь язучылар семинары үткәрде. Инде икенче ел рәттән уздырыла торган бу чарага быел Татарстанның 20 районыннан һәм Удмуртия. Мари Иленнән, Казан мәктәпләреннән ижат белән шөгыльләнүче 30 дан артык яшь автор килгән иде Семинарга килүчеләрнең күбесе үзләре яшәгән районнарда иҗатлары белән танылып, республика һәм төбәк буенча үткәрелгән ижат бәйгеләрендә жинү яулаган яшьләр иде. 3 нче мәктәп-интернатка яшь талантларны сәламләргә, алар белән күрешергә. әдәби ижат турында тәфсилләп сөйләшергә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин. язучылар М Хәбибуллин. М. Маликова. Ф Зыятдинов, Г Галиева, Р Низамиев. Г Гыйльманов. Ф Мөслимова. Ш Мостафин. Л. Шагыйрьжан. Р Вәлиева, Б Рәхимова. Р Рахман. Ә Гадел, Ф Әһлия, М Закир. Р Сәгъди килгән иде. Яшь и.н« ияләре арасында үзләрен герле жанрларда сынап караучылар. шигырь, хикәя. пьеса язучылар бар Якын киләчәктә семинарда катнашкан ншьләрнен ин чмышлы дип табылган әсәрләре китап яисә альманах булып дәнья күрәчәк. КИТАП-ХӘЗИНӘ УЛ Клан дәүләт университетының көнчыгышны өйрәнү институтында Ираннан кайтартылган китапларны бүләк итү тантанасы булды Әлеге басмалар Россиянен Иран ислам республикасы илчеле! е каршындагы мәдәни вәкиллеге аша тапшырылды Югары уку йорты китапханәсе мен исемдәге басма белән тулыланды Алар арасында фарсы телендәге әдәбият фәлсәфә, суфичылык тарихы хакындагы фәнни басмалар классика. Ираннын бүгенге көн шигърияте һәм прозасы, Иран Европа мәдәнияте, ислам инкыйлабы, сәяси икътисад турындагы китаплар, балалар әдәбияты бар БОРЫНГЫДАН ГЫЙЛЕМЛЕ БЕЗ Татарстан Милли музеенда беренче татар әлифбасы басылып чыгуга 225 ел тулуга багышланган “Белем капчыгы" исемле кичә булды Тәүге әлифбаны шәһәребезнең I нче гимнагиясендә татар теле укыткан Сәгыйтъ Халфин төш ул 1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә гарәп шрифтында дөнья күрә Музейга килүчеләр анын үрнәге белән танышты Бирелә үк музей фондларында сакланучы татар грамматикасы дәрес - тәре һәм башка сирәк китаплардан оештырылган күргәзмә да эшләде Музей хезмәткәрләре укытучы Хәлфимнэр гаиләсе зшчанлегс. ,пармын халкыбызга ан-бслем таратуда куйган тырышлыклары турында сөйләделәр УФАДА ОЧРАШУЛАР Башкортстан китап нәшриятында Менәр рис Әгмәмовнын "Быуат капкаһы" ("Гасыр калкасы”) дигән шигырьләр китабы чыгу уңаеннан автор белән шагыйрь Наис Гамбәр Уфада булып кайттылар Шушы унайлан Башкортстан китап нәшриятында башкорт язучылары һәм журналистлары катнашында очрашу үткәрелде Казан шагыйрьләре шулай ук Уфа дәүләт университетында "Тулпар" журналында, "Кызыл тан" газетасында. “Ихлас" мәчетендә уздырылган очрашуларда катнаштылар һәм чыгыш ясадылар Очрашуларда Башкортстанда яшәүче татар әдипләре Марат Кәрнмов Халисә Мөдәррисова. Дилә Булгакова һ б катнашты ОСТАХАНӘЛӘРДӘ 3 апрельдә Татарстан Язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть һәм проза остахан&төрснен (ж итәкчеләре Мансур Вәлисв һәм Мәдинә Маликова) берлөштервнин утырышы булып узды Анын көн тәртибенә сонгы елларла басылып чыккан әсәрләрдә әдәби геройнын ни дәрәжәдә сурәтләнүен ачыклау максаты белән "Безнсн заман герое” дигән дискуссия оештыру мәсьәләсе куелган идс Утырышка килгән әдипләр, тәнкыйтьчеләр, галимнәр бу проблеманын хәзерге әдәбият өчен актуаль булуын билгеләп үттеләр. Әлеге сөйләшү 2004 ел башыннан журналыбыз битләрендә дөнья күрә башлар дип уйланыла. ТЕАТР АТНАЛЫГЫ Апрель аенда Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында балалар өчен театр атналыгы үтте Тамашачылар! а Мансур Гыйлажсвнен “Алтынбәк һәм Су кызы". Рәдиф Сәгъдинсн "Гүзәл Аипаксылу , Дәр- жия Алпакованын "Тапкыр егет" әкиятләре. Руслан Садриевнын "32 нче март" шоу- әкияте. Аманулланың "С встофорда кунакта" әкият-тамашасы Фәнәвил Галисвнен “Мияубәк һәм Чичиста" әкияте Һәм “Узма яшьлек заяга" рок-драмасы тәкъдим ителде Атналык яшь казанлыларны театрга җәлеп итү максатыннан оештырылды КАМИЛ МОГЫЙГЫЙНЫ ИСКӘ АЛЫП Г Тукай музеенда атаклы журналист, жырчы Камил Мотыйшйнмн тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булып узды Тукай һәм Мотыйгый якын дуслар булган, бер мәдрәсәдә укыганнар Уральск шәһәрендә бергәләп "Фикер" гәҗитен һәм “Әльгасрслжәдит" журналын чыгарганнар Аннан сон Камил Мотыйгый бик абруйлы Каһирә мәдрәсәсендә укый Туган ягына әйләнеп кайткач, журналист була Гасыр башында ул жырчы буларак та популяр булган Мотыйгый башкарган жырларнын пластинкасы ла сакланган Кичәлә Камил Мотыйгыйнын туганнары, нәсел дәвамчылары чыгыш ясады Анын эш өстәлен, кулъязмаларын кара савытын, ул бик яратып уйнаган мандолинаны күрергә мөмкин идс, Очрашуда Казанмын берәр урамына Мотыйгый исемен бирергә кирәк, дигән тәкъдим ясалды ТУКАЙЧЫ ӘДИПЛӘР 28 март көнне Г Тукай музеенда татар әдәбиятының күренекле әдипләре Әхмәт Фөйзинен тууына 100 Ибраһим Нуруллиннын тууына 80 сл тулуга багыш занган "Тукай эзләреннән’ дип исемләнгән күргәзмә ачылды Бу чаранын нәкъ Тукай муэеенда үтүе очраклы түгел Әхмәт Фәйзи "Тукай” романынын авторы Ибраһим Нуруллин Казан дәүләт университетында укыган елларда ук тагар хллкынын бөек шагыйре ижатын өйрәнә башлап, тарихи биографик характердагы хикәяләр һәм “Тукай Петербургта" дигән пьеса ижа! кешеләр тормышы" сериясеннән “Габдулла Тукай " дип исемләнгән китап язган кеше Күргәзмәдә Ә Фәйзинең тәрле елларда тошкән фотосурәтләрен. кулъязмаларын, анын либреттоларына нигезләнеп куелган опералар афишаларын. И Нуруллинның куен дәфтәрен, каләм савытын. 1942 елның ноябрендә, Әстерхан шәһәрен саклау очен барган сугыш вакытында язучыны яралаган снаряд кыйпылчыгын күрергә мөмкин “Тукай эзләреннән" күргәзмәсен ачу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясенең Г Мбраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм сәнгать институтыннан галимнәр, бу ике я зучынын да мирасын өйрәнгән әдәбият белгечләре, олуг әдипләрнең якыннары, туганнары катнашты РӘШИТ ВАҺАПОВ КИЧӘСЕ С. Сәйдәшев музеенда “Музыкаль Казан: XX гасыр Ижади портретлар" циклы кысаларында “Күңелем ж.ыры" исемле искә алу кичәсе булып узды. Ул Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапоннын тууына 95 ел тулуга багышланды Р Ваһапов татар профессиональ жыр сәнгатенә зур өлеш керткән мәшһүр жырчы иде Анын башкаруындагы “Галиябану". “Асылъяр" “Зөләйха" кебек жырлар- га кем генә битараф калыр икән Кичәдә Россиянен һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров. Татарстанның халык артистлары Мингол Галиев. Рамил Курам- шин. Гөлзадә Сафиуллина. Татарстанның атказанган артисткасы Жәваһирә Сәлахова. “Татарстан" журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов һәм Рәшит Ваһаповнын туганнары үзләренен артист турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар “АК КАЕННАР ЯКТЫСЫ" 3 мартта Камал театры бинасында Әлмәттә яшәп ижат итүче язучы Нур Әхмөдиевнен ижат кичәсе булды. Язучының дүрттомлык әсәрләре чыгу уңаеннан оештырылган кичәдә язучылар, артистлар. “Татнефть АЖ вәкилләре, депутатлар катнашты “Ак каеннар яктысы" дип исемләнгән бу әдәби-музыкаль кичә Татарстанда нефть чыга башлауга 60. Әлмәт шәһәренә 50 ел тулуга багышланган чараларнын берсе буларак уздырылды. БИЗӘКЛӘРГӘ ЖАН ӨРҮЧЕ КИТАП Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Сынлы сәнгать советы һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы тырышлыгы белән Гүзәл Вөлиева-Сөләйманованын "Татар халык орнаменты" дигән китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде Анда жыентык турындагы фикерләре белән кече һәм урга эшкуарлыкны үстерү департаменты генераль директоры Нури Мостафаев һәм башкалар уртаклашты КАЗАН УРАМЫ-ИҢ ЯХШЫСЫ Төньяк башкалада үткән смотр-конкурс нәтижәләре буенча Санкт-Пстербургнын Казан урамы ин яхшы урам дип табылган Билгеле булганча. Татарстан башкаласы һәм Нева буендагы шәһәр арасында Санкт- Петербургның 300 еллыгы һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан уртак чаралар үткәрү турыңда килешүгә кул куелган иде. Бу килешү нигезендә Казан төзүчеләре көче белән Санкт-Петербургнын үзәгендәге Казан урамында 40 йортнын фасадына капиталь ремонт ясалган. Шушы эш жирле хакимият тарафыннан тиешенчә бәяләнгән дә инде Санкт- Петербург губернаторы Владимир Яковлев Казан мэры Камил Исхаковка Татарстан башкаласы хакимиятенең Санкт-Петербургны төзекләндерүдәге ярдәме өчен рәхмәт хаты жибәргән Ул шулай ук төньяк башкаланын Казан юбилеена әзерлектә һәм аны үткәрүдә актив катнашачагына ышандырды ГАЛИМНӘР САФЫНА Казан дәүләт университетының филология фәннәре буенча диссертацияләр яклау советы утырышында Алсу Гобәйдуллина “Фатих Көрими сәяхәтнамәләренең һәм эпистоляр-публицистик әсәрләренең телен тикшерү" дигән темага (фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы, профессор Ж. Зәйнуллин) һәм Ләйсән Кадыйрова “Әхмәт Ясәви хикмәтләренең (Казан басмалары) лексика-семантика һәм стиль үзенчәлекләре" дигән темага (фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы, профессор В. Хаков) филология