Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРЕМСӘК КОМАНДИР

МӘХМҮТ ХӨСӘЕННЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ Ш агыйрьләрнең исеме дә шигырь булып яңгырарга тиеш. Халык яраткан шагыйренең тормыш юлын ятлый, телдән-телгә йөртә, онытмый. Шагыйрьләр бу дөньяда шигырь язар өчен генә яшәми— ул җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең алгы сызыгында; кирәксә җаваплы эштә, киң катлам укучыларны тәрбияләүче педагог; сәяси лидер, ә ил чакырса иңенә мылтык асып азатлык яуларга китүче солдат. Мәхмүт Хөсәен фронтовик шагыйрьләрнең берсе. Ул үз теләге белән Ватан сугышына керә һәм аннан җиңүче—шагыйрь булып кайта. Артиллерия батареясы командиры Хөсәенов Мәхмүтнең беренче шигырьләр җыентыгы 1945 елны Ленинградның хәрби нәшриятында басылып чыга. Әйе, Татар теле дигән дәүләтнең чикләре элек киңрәк булган... Кечкенә Мәхмүт Казакъстанның Кызылъяр (Петропавл) шәһәрендәге татар урта мәктәбендә укыганда ук кулында каләм уйната. Унике яшендә язылган шигыре, хәтта сайланма әсәрләренә кергән: Күңелле китап укуы. Әниләр йоклаганда... Шагыйрь гел өйдә генә утырса—китабы шүрлектә тузанга күмелер. Поэтик тезмәләргә салынган җан ачыңны башкалар да ишетсен дисәң, укучыларың янына барып йөрергә, шигырь сөючеләр белән очрашып торырга кирәк, һәр баланы, нәкъ тәпи йөрергә өйрәткән кебек, шигырь тыңларга һәм укырга өйрәтәсе бар. Фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәен барып җитмәгән берәр татар авылы калды микән? Мөгаен юктыр. Мәскәү, Төмән, Ырымбур, Екатеринбург. Ижау, Новгород, Пермь. Пенза өлкәләрендә тамашачылпрдан: «Мәхмүт Хөсәен дигән шагыйрьне беләсезме?*—дип сорасаң, һәркайда җавап төгәл булыр: Әйе, килде ул безгә, пинжәк чабуын бөтәрли бөтәрли «Чебиләр* шигырен укыды... «Буй бәласе»н үзе киткәч тә үртәп сөйләп йөрдек... Мин—татарның Пушкины түгел, ә Кәләпүшкины, дигәние... Безнең авылныкы Рәхимә апага багышлап поэма укыды, китабын да бүләк итте... Шигырьләре астына куелган шәһәр исемнәрен бергә җыйнасаң— элеккеге СССР дәүләтенең географик картасын төзеп булыр иде. Бер карасаң— ул артистларга ияреп гастрольләргә чыгып киткән, икенчесендә—язучылар төркеме >елән сәяси сәяхәттә. Казанның мәдәният сарайларында да. Үзәк парк мәйданында да аның тавышы. Ул шигырьләрен гел яттан сөйли торган иде. Мәктәпне тәмамлагач, берара культмассовик булып эшләве очраклы хәл түгелдер, Мәхмүт абый сәхнәне бик яратты. Тамашачылар каршына тәгәрәпләр килеп чыга иде дә, шагыйрьләргә хас булмаган кылтаю белән, һәр шаян шигырен рольгә җиткереп, образга керергә омтыла иде. Шуның өчен дә шагыйрь яшьтәшләре аны «эстрадалыкта» битәрләп өнәмәде, ә артистлар арасында ул шагыйрь буларак үги иде. Бары тик егерме сигез китабы чыкканнан соң гына СССР Язучылар союзына әгъза итеп алынуының сәбәбен ерактан эзлисе юк. Иҗатын җентекләп өйрәнсәң, эстрада шагыйре, фронтовик, запастагы майор Мәхмүт Хөсәеннең шигырьләрендә интернационализм һәм дуслык, туган ил һәм Кеше, мәхәббәт һәм әхлак темаларының кызыл җеп булып дәвам итүен тоясың. Ул белорус һәм таҗик егетләренең татарларга карата булган хөрмәтенә сөенә, АКШ милитаристларының Төньяк Кореяга карата корылган агрессив сәясәте (сүз илленче еллар хакында бара) өчен борчыла, Тукай, Сәйдәш. Такташ, Кутуй, Туфан кебек бик күп әдипләрнең иҗатын олылый. Советлар Союзының гербына унбиш республиканың исеме чигелгән чакта, 1953 елда ук, Татарстанны зур гаиләнең бер туганы итеп күрә белү—көрәшче шагыйрьләргә хас аваздыр ул: Уналты тармаклы имән. Уналты кыялы тау... • Татарстан». Шул ук елны чыккан тагын бер шигырен популяр җыр буларак искә төшерик: Нәфис мехлар, кара алтын Төяп бүләккә. Теплоходлар, дулкын ярып Китәр Үзәккә. Кушымта: Казан! Казан! Дәртле, матур кала. Башкалабыз Москвадан ул Якты нур ала. «Идел дулкыннары» (А. Ключарев көе). Илле ел вакыт үтсә дә. минемчә, әлеге җырның эчке мәгънәсе үзгәрмәде... Сәяси, икътисади һәм рухи күгебездә һәрдаим Мәскәү (Москва) нуры балкыды... М. Хөсәен үзенең элегрәк язылган шигырьләрен ныграк ярата иде бугай. 1987 елда. Югары Ослан районы игенчеләре белән очрашулар үткәргәндә, ул бер шигырен авылдан-авылга күчереп сөйләде: Сынатмадым, Атам каны өчен. Ватан даны өчен сугыштым. Ьәм Эльбадан сугыш беткән кичен Каскам белән чумырып су эчтем. •Минем имзам», 1950 ел. Үзең киткәч тә исемең яңгырасын дисәң—җырлар яз икән. Мәхмүт Хөсәен төрле елларда иҗат ителгән 250 җыр авторы. Җырлар, җырлар! Кече яшьтән Сезне өзелеп яраттым мин! •Кырлар буйлап». Бүгенгесе көндә, кайсы да булса нәшрият популяр җырлар җыентыгы чыгарса, анда син һичшиксез, М. Хөсәен сүзләренә язылган җырларны очра- 12. .КV-. М4 гырсың. «Өммегөлсем*. «Залндә». «Яшәсен кияүләрем». «Бәрәңге* кебек җырлары күптән инде халык авыз иҗатына күчте. Җырларың күп булгач та кыен— авторлары бутала, сүзләре үзгәрә, башкаручылары алмашына. Шагыйрьнең беренче китапларында «Бәрәңге* җырының көй язучысы М. Әхмәдиев дип куелган, ә без аны. нн өчендер. И. Хисамов көе дип йөртәбез... Шагыйрьнең җырлары чынлап та күп: төзүчеләр җыры, колхозчылар, пионерлар, комсомоллар. студентлар, яшь солдатлар, дипломантлар, хәтта чаңгычылар җыры да бар... Сугышчан орденнарын тагып, поэзия мөнбәренә менгән Мәхмүт Хөсәен, 1993 елның башында үзенең 70 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнде. Мәҗлестә кияргә дип. погоннары балкып торган яңа форма да тектергән иде. Миңа берничә фотосын калдырды ул: «Мин булып сөйләп йөрисең икән, рәсемнәремә карап образымны өйрән... Иҗат кичәмдә чыгыш ясарсың*.—ди. Кызганычка күрәдер. Мәхмүт абый үзенең туган көненә чаклы яши алмады... Ул яши торган Дәрвишләр бистәсенең Мәдәният сараенда «Казан язы* әдәби-музыкаль кичәсе бара иде. Мәхмүт абый, шигырьләр бәйләмен укып чыккач, беркавым тынып калды һәм аннан соң залга дәште: «Бәхил булыгыз! Мин үләргә киттем!..* Шагыйрь авызыннан уен-көлке ишетергә күнеккән тамашачы-бистәдөшләр бу сүзләрне шаяру дип кабул итә һәм аны көчле алкышлар белән озатып кала... Бер тирәгә җыелсак, миңа еш кына: «Әйдә, Мәхмүт Хөсәен булып сөйлә әле!* —диләр. Кәмит күрер өчен түгел, искә төшерер өчен. Чордашлары, дуслары, укучылары—сагыналар Мәхмүт Хөсәенне...