ЯШЬЛЕГЕМ СЕРЛӘРЕ
К апканы ачып чыгуга ниндидер дулкын килеп бәрелгән кебек булды Мине генә көткәннәр диярсен—көнчыгыштан алсуланып килгән күкне, бер читеннән икенче читенә кадәр инләп, меңләгән кош шау-гөр килеп бу якка габа а1ыла. Баш очыма җиткәч алар диңгез чоңгылыдай бер урында бөтерелде дә тыгыз төркемнәргә бүленде Исем китеп, кошлар бәйрәмен күзәтәм. Сөбханалла! Әле адәм баласы кошларны үтереп бетермәгән, әнә алар нинди күбәү! Таулар, әрәмәләр өстеннән очып басуга—камыл арасында калган бөртекләрне чүпләргә ашыгалардыр. Адәм базасы үзен дөнья хужасы дип санап яшәгән була. Әнә, кошлар да шушы дөньянын хужасы! Алар иксез-чиксез күкнең хужасы! Дөнья кин. барыбызга да урын җитәрлек. Таулар өстеннән кызарып чыккан кояш нурларыннан төнге эңгер таратып, тәрәзә каршысындагы миләш агачлары кабынып китте. Салкын чыктан суланган кызыл тәлгәшләр күзнең явын алырлык итеп яналар. Үрелеп бер бөртек миләшне өзеп каптым. Җимеш әчесе аңыма китерде Дөньянын матурлыгына хәйран катып, нигә чыкканымны да онытып торам икән. Сыерым башка урамга китеп бара. Күршеләр дә инде сыерларын чыгарганнар. Канау читләрендә матлар кырт-кырт үлән ашый Кулларына чыбык тоткан хатыннар бик җитди төстә нәрсә турындадыр сөйләшәләр Алар янында туктап исәнләштем. Сәламемне алгач, хат ташучы Клара сүзен дәвам итте: Роза ХӘБИБУЛЛ И НА (1934)— РСФСРның мәгариф отличнигы, әлеге повесть—авторның беренче тур әсәре Мосшм авьиында яши. —Ире үзенең баш бухгалтеры белән йөргән ли бит. Казанга отчет белән баргач, гостиницада бергә торган, ди. И, Гөлчәчәк апа, ир йөри дип асылына китсәң, бу дөньяда хатын-кыз калмас. Йөрмәгән ир бармыни ул? «Асылына-* дигән коточкыч сүздән йөрәгем өшеп китте. Кларадан кайтарып сорадым — Ни булган? —Сафа хатыны асылынган. —Кайсы Сафа? —Май заводы директоры. —И, мескен, ялгышкан, әрәм булган... — Мин дә шуны әйтәм, Гөлчәчәк апа, ике бала тапкансың икән, инде \зен турында түгел, алар турында уйларга кирәк бит!—диде Клара. —Кайгысын уртаклашырлык бер кешесе дә булмады микәнни? Хәер, кеше тормышын каян беләсең инде. Нәфисә аз сүзле, йомыграк иде Клара бик катгый рәвештә әйтеп куйды: —Юк. җәмәгать, мин мондый эшкә кул куймыйм! Кызганырга да ярамый андый кешене! Ике баласын ятим иткән. Кемгә кирәге бар инде хәзер ул сабыйларның? Клараның күзләренә яшь тыгылды. Ул бик бала җанлы кеше, үзенен биш баласы бар Аның катгый карарына үз фикеремне белдермәдем. Балалар ничек тә үсәр. Исән кеше тормышның рәхәтен дә, михнәтен дә күрер, ә менә Нәфисә харап булган!.. Дөньядагы шатлыклар синен өлешеңә дә җиткән булыр иде әле. ир белән дөнья чикләнгәнмени? Әниен ничек күтәрер бу кайгыларны? Шушы матур иртәләрне янадан беркайчан да күрмәссең бит инде Нәфисә, кояшның рәхимле нурлары йөзләреңне беркайчан да иркәләмәс Нишләптер өйгә керәсем килмәде, капка төбендәге эскәмиягә утырдым. Нияз чыкты. —Карчык, нигә кәефен кырылды, авырыйсынмы әллә? — Юк. авырмыйм. Ни сәбәптәндер, ана ачуым чыкты. Сәбәбе билгеле инде, барлык ир- ат затына ачуым килә. Нәфисә өчен! —Шулай да нигә борчылдың?—диде. —Сафа хатыны асылынган,—дигән хәбәремнән Ниязнын кашлары җыерылып китте. Кырык ел хирург булып эшләсә дә, кешеләрнең сонгы минутларын күрергә туры килсә дә. үлем хәбәрен тыныч кына ишетә алмый ул. —Әйтәм аны. Сафаның «УАЗ»ы җизниләре турында тора иде. ярырга алып барганнардыр. «Ярырга» дигән сүзне ишеткәч, тәнем эсселе-суыклы булып китте. Салкын бүлмәдәге тимер өстәлдә яткан Нәфисәнең сылу гәүдәсен күз алдыма китердем. Кая барма. Нәфисә турында сөйлиләр. Өч абыйсы сөекле сеңелләрен туган авылларына алып киткәндә: «Сафаны барыбер үтерәбез»,—дигәннәр, имеш. Алар үтермәсәләр дә Нәфисәнең рәнҗеше төшми калмас Сафага... Ялгышкансың. Нәфисә!.. Кырыгынны уздыргач, кырык беренче көнне үк ирен сөяркәсен алып кайггы. Ничекләр итеп кешедән оялмаганнардыр?! Ник бар дөньянны шул дунгызга калдырып киттең? Менә хәзер яшь хатын син йөргән келәмнәрдә синен эзләренә басып йөри. Син йоклаган бүлмәдә синен ирен белән йоклый. Менә кемнән үч алырга иде! Өеңне дә, иренне-балаларынны да ана калдырмас өчен тешенне кысып яшәргә, түзәргә иде... Нәфисә язмышы турында уйланулар күп еллар элек үземнен баштан үткән вакыйгаларны исемә төшерде. Элек томан артына яшеренгән, бер Раббымның үзенә генә билгеле булган киләчәк—килә торды. Минем кебек тумыштан йомшак күңелле кеше өчен бу ел тормыш сынауларына чамасыз тыгыз булды. гоал ХӘБНБУЛЛННА Январь башында бишенче курснын кышкы сессиясен тапшырып, авылга кайттым «Кайттык* дисәм, дөрес булыр, чөнки мин үзем генә түгел, карынымда сигез айлык бата Минем хәлне бәбәйләгән хатыннар гына анлар сөенеп бәбәй көтәм. үзем үлемгә әзерләнәм.. Кичә юган керләрне үтүкләп бетереп булмады, тулгак тын алырга ирек бирми. Нияз, ат җиктереп, кайтып җитте Саткын рәхәт һавага чыгып, йомшак печән өстенә утыргач, зч авыртуы кимегән кебек тоелды Башыма тиле уй килде: шушы чанада, еракка-ераш китеп, бәбәй табудан качып булмас иде микән?! Нияз мине бата габу йортынын дежуркасына кертеп куйды да кайтып китте. Ул киткәч, шундый кыен булды, үземне ятим итеп сиздем, билгесезлектә ялгызым ярдәмсез калдым.. Бәбәйне бик җннел таптым Төнге сәгать унбердә, кычкырып елап, кызым аваз сатганда мин үземне оҗмахта итеп сиздем: теге авыртуларнын эзе дә калмады, тынычланып, изелеп өстәлдә ятам. Шулчак үтереп тә чәй эчәсе килде. Оялып кына Матрена ападан сорадым: -Мина чәй эчәргә ярыймы? -Ярамаган кая. монда инде ул чәйнен тәмле жире.—дип көлле акушерка Бәбәй кайткан көнне безнен өйдә шатлыкнын чиге юк иде Тик бу шатлык озакка бармады, кара болыт кебек кайгы килде. Өйдә бер кич кунгач температурам кисәк күтәрелеп урынга аудым. Әнкәй өзлектең диде Хәлем начарланганнан-начарлана барды Дүрт көннән сон тәнемнең һәр күзәнәгеннән яшькелт-шәмәхә төрткеләр тибеп чыкты. Хапык телендә аны «әлсе типкән» диләр Беләкләремдә үк шул коточкыч тапларны кү-ргәч. үлем килгәнен аңладым, тик нишләптер курыкмадым, куркырлык хәлем калмагандыр. күрәсең. «Фәлән җирем авырта» дип әйтерлек түгел, авыртмаган җирем юк—чәч төпләреннән алып тырнак очларыма чаклы авырга, әйгерсен. гәүдәм бер бөтен ачык җәрәхәткә әйләнгән... Носилкага салып өйдән атып чыгып киткәннәрен хәтерлим. Минем кроватьнын стена ягында атсу одеалга төрелгән орчык кадәрле генә кызым ятып калды. Февраль аенын калган көннәре ярым һушта, ярым һушсыз, кул-аякларны да кыймшата атмыйча узды Кичен авыруларга барлык процедураларны ясап бетергәч, мина морфин кадыйлар, мин шунда юкка чыгам—наркологик йокыга талам Авырту да юк. бернәрсә дә юк Түзә алмаслык газап тырнагыннан берничә сәгатькә булса да котылам Яшәү белән үлем арасында тартышын яткан жаннарга берникадәр ял бирердәй бу даруны уйлап тапкан кешенсн урыны оҗмахта булсын... Авызыма чәй кашыганын салкыны тиюгә күземне ачтым. Янымда ак халат һәм ак чепчик кигән Нияз утыра Алсу янаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәри Ул минем авызга сөт сала Аны күрмәс өчен күзләремне йомам. Минем аны тынычландырырга да. иркәләргә дә хәлем юк Хәзер минем өчен бер нәрсә дә юк. барысы да еракта, упкын артында. Мин берүзем б\ якта, бар нәрсә дә теге якта: Нияз да шунда калды, балам да. ата-анам да Көннәрдән бер көнне медсестра минем култык астыннан градусникны алды да. кычкырып җибәрде: -Утыз жиде дә биш! Үскәнем. Гөлчәчәк, температураң төшкән бит! Үземдә үзгәреш сизмәсәм дә. минем хәлдә борылыш башланды. Палатада хәзер пышылдап сөйләшмиләр. Авыруларга күчтәнәч килсә, һәммәсе мине сыйламакчы була. Ләкин минем бернәрсә дә ашыйсым килми. Кем бәхетенә булгандыр, сабыем бәхетенәме, мәхәббәт хакынамы- мин терелә башладым Кровать башларына ябыша-ябыша тәрәзә янына килгәндә, инде урамда яз иле Тәрәзә янындагы сәрби куакларында «й түбәсеннән аккан сулар катып, бәллүр шәмнәр кебек эленеп калган. Кояшта җемелдәп тамган тамчыларны күргәч, җаным талпынып очсыз-кырыйсыз язга зәңгәр күккә менеп киткән кебек тоелды Чигәмдә кан тамырлары тамчылар кебек леп-леп килә Күнелемдә иксез-чиксез шатлык! Мин исән' Мин исән! Мин шушы матур дөньяда яшим! Шул арада сәрби куагына бер төркем чыпчык килеп кунды. Алар бик шат күнсл белән чыркылдаша Берничәсс сиртмәле коенын бурасына кунып су эчте Чыпчыкларны күргәч, минем кәефем тагын да ныграк күтәрелде Чөнки алар минем ин яраткан кошларым. Гомер буе алар безнен белән янәшә яши. әче салкын кышларда да дөньяны ямьләп «чык-чык» килеп сайрый Мина хәл керде Палатадагы хатыннардан көзге сорап алдым—үземне күргәч, исем кигге Аннан ябык йөзенә сары коелган, хәлсез күзләренен нуры сүнгән, аз гына миңа охшаган кеше күренә. Ничә көннәр үлем тынлыгы урнашкан палатада миңа каршы якта яткан керәшен хатыны Антуш апанын көр тавышы мнгырады —Нияз Салиховичка әйтә күрмәгез, без Гөлчәчәк белән бүген танцыга чыгабыз! Антуш апа белән икебезнең чыгып баруыбызны күз алдына китереп, катеп җибәрдем Мин жил иссә аварга торам, ә Антуш апа ун аягына баса алмый, култык таягы белән йөри. Мартның уртасыннан минем хәл яхшырганнан-яхшыра барды. Авызга тәм керде, кибеп беткән имиләргә сөт төшә башлады. Кызымны минем янга салдылар. Әле кырыгы да тулмаган сабыем инде тормышның әчесен-төчесен татырга өлгергән... Ачлыктан интеккән кызымны башта бала тудыру йортына сөтләре ташыган хатыннарга имезергә йөрткәннәр, чарасыз көннәрдә әнкәй сыер сөтенә су кушып эчертә башлаган. Яныма китереп салгач яңагым белән кызымның алсу одеалга төрелгән кечкенә гәүдәсенә сыендым Бәбкә мамыгы кебек йомшак чәчләреннән килгән сабыемның хуш исен иснәгәч, тавышсыз-тынсыз елап җибәрдем. Зәнгәр күзләренә, сызылып киткән кара кашларына, уймак кебек кечкенә алсу иреннәренә карап, шушы сабыемның кайчан да булса бер картаеп үләчәге турында уйлап, ана мәнгелек гомер бирә алмавыма үкенеп, ачынып еладым. Авырудан сон мин тормышка яңарып кайттым. Хәзер минем өчен һәр яна көн—Ходай бушлай биргән чиксез кыйммәтле бүләк! Сыерчыклар килгәндә өйдә идем инде. Тыгыз бөреләре шартлап, агачлар яфрак ярды, капка төбендә яшел хәтфә булып, бәбкә үләне шытып чыкты, бар дөньяны юып ләйсән яңгыр яуды. Мин боларны беренче мәртәбә күргән кебек куандым. Авырудан терелгәч, башка бер нәрсәгә дә артык борчылмам дигән идем дә, дәүләт имтиханнары искә төшкәч, тынгысызлана башладым. Курсташларымнан артта калганмындыр алар инде күптән әзерләнәләрдер Май аенда без өчәүләп Алабугага киттек. Имтиханнар тапшыру кыен булмады, борчыласы катмаган. Дөрес, борчылган эш хәерле була, диләр Диплом—минем тормышымның беренче максаты, беренче хыялы иде һәм менә ул минем кулда... Алабугага безне алырга Тургайдан машина килде. Кама буенда паромны озак көттек. Форсаттан файдаланып. Нияз рәхәтләнеп су коенды —Гөлкәй, әйдә син дә коен! Су бик җылы, арыганнарын бетәр! —Юк. минем су коенасым килми. Мин ялганлыйм, су коенасым бик килә, тик оялам. Авырудан ябыккан тәнемне кешегә күрсәтәсем килми. Айдан артык сынаулар тапшырып, тәшә тагын ит кунмады. „ Юл бик озак тоелды. Тизрәк кайтып җитәсе, әткәй белән әнкәйне күрәсе, аларны куандырасы килә. Сөенерләр инде, мескенкәйләрем! Минем өчен күпме борчылдылар алар... Өйгә кереп, әйберләрне урнаштыргач, дипломны әткәшә топырдым —Менә, әткәй, мин хәзер югары белемле укытучы. Сезгә бик зур рәхмәт. Әткәй, өстәл тартмасыннан күзлеген алым, дипломны укый башлады. —Тырышып алган белемеңнең игелеген күр, кызым,—дип. әнкәй елап җибәрде. Гомерләрен балалар укытуга багышлаган әткәй белән әнкәй, минем укытучы булуыма куаналар, аларнын эшен дәвам итәчәгем белән горурланалар Әнкәйләр безне әзерләнеп көткәннәр. Гөрләшеп ашадык-эчгек. аннан сон мунча кереп чыктык. Их. рәхәт тә сон әнкәйләр янында' Жан тыныч, үзеннен алар канаты астында икәненне сизәсен, үз кадеренне тоясын Әнә. ак тәрәзә төпләрендә тамам-тамам дип торган кызыл тамчылы гөлләр дә минем кайтуга сөенәләр кебек. 5. .к. У-. № Июль азагында Нияз квартирага ордер алып кайтты Йөзе шат. кызудан тирләп чыккан, чәчләре мангаена төшкән, мине шатландырырга ашыккан бугай _ . _ Күченү ыгы-зыгысы бик күнелле мәшәкать булып чыкты Гөп байлыгыбыз— өйләнешкәч тә Нияз алып куйган җыелма өстәл Хирургия бүлегеннән тимер карават алып тордык. Урын-җирне әнкәй күптән әзерләгән иде. китә башлагач, дүрт аш тәлинкәсе, дүрт кашык, дүрт пар чәшке бирде. Бөтен әйберебез ат арбасына сыеп бетте. Ат артыннан. Чулпанымны коляскага утыртып, мин киттем. Өстәлне зат га. караватны йокы бүлмәсенә кертеп куйгач, бушатасы әйберләр ике чемодан да китап тартмалары гына иде Больницаның конюхы Гыйльметдин абыйны сыйлап озаткач, булган әйберләрем белән өйне җыештыра башладым Тәрәзәләргә челтәр һәм ике якка ачылмалы чигүле пәрдәләр элдем Караватны зәнгәр жәймә җәеп, ак мендәрләрне кабартып куйдым Залнын ишегенә үзем чиккән пәрдәләрне элдем Ак җирлектәге зәңгәр, сары, шәмәхә чәчәкләр янып—яшәреп киттеләр. Эшем беткәч урта ишек тупсасына утырдым. Бүлмәдә кояш балкый! Моннан да матур ой булмас! Дипломны алып эшкә урнашырга киттем Мәгариф бүлеге мөдире безгә мәктәптә тарих укыткан абый иде. Анын белән бераз каушабрак исәнләштем. Өстәл артына көчкә сыеп утырган Мирзаян Шәрипович башта мине танымады, кем икәнемне әйткәч, утырырга тәкъдим итте. Эш мәсьәләсе бик нажный түгел бит әле. иптәш Хафиэова. Дәресләр юк. укытучыларның нагрузкалары кими, чөнки сугыш вакытында һәм аннан сон туган балалар саны бик аз. Менә, Тургай урта мәктәбендә унике сәгать рус теле бар. анысын да Нияз Салихович сораганга гына бирәбез. Мина бик читен булып китте, үземне ниндидер артык сөяк игеп сиздем Табак битле, кысык күзле мөдир мина карап елмайган булды, анын күзләре тар ярыкларга әйләнде, ул шул ярыклардан мина кимсетеп карый иде. Бәйрәм ашы—кара каршы, абзыкаем. мин дә сине бик өзелеп ихтирам итмим. Безне укыткан вакытта ук. тарих фәнен яратсам да укытучысын яратмадым. Беренчедән. ул укучыларны түбәнсетә, дорфа эндәшә, яраткан сүзе «хәсис», үзе колакка каты булгач, иләмсез кычкырып сөйли. Ин үзәккә үткәне—әйтергә дә уңайсыз, хатыннарныкы төсле кабарып торган артын кашый. Андый чакта малайлар көлә, без кызлар, оялып, парзага канланабыз Ә тегенен кулы нәрсә эшләгәнен тоймый Кайвакыт чалбар балагыннан эчке ышганынын ак баулары чыгып тора, күрмәс өчен икенче якка борылып утырасын, әмма алар магнит кебек—гел күзгә чалына. Кыз балага ул җирәнгеч тоела... Яз көне Ниязнын да бу абыйга ачуы килеп кайтканы искә төште. Мәктәпләрдә комплектование башлангач. Нияз мәгариф бүлегенә барып, мина эш белешкән иде Ул чагында да мөдир ниндидер кимсетү белән Ярар, күз күрер, алып кайтамы әле дипломын, юкмы, белеп булмый, диплом алгач сөйләшербез.—дип. үзен бик һавалы тоткан Ярар, мина унике сәгать дәрес тә җитеп торыр, анысына да риза. Димәк. Ниязнын районда дәрәҗәсе зур. Ике ел эчендә үзен яхшы врач итеп танытырга өлгергән. Әйе шул. терелеп чыккан пациентлары район газетасына рәхмәт хатларын язып кына торалар. Ирсмнен шундый булуына сөенеп, анын белән горурланып, мөдиргә булган үпкәмне шунда ук оныттым. Шулай итеп, үзем укып чыккан мәктәптә эшли башладым. Директор мине үзенен укучысы гына итеп түгел, хезмәттәше кебек зурлап, хөрмәт белән каршы алды. Беренче сентябрь кояшлы, җылы иде. шуна күрә бәйрәмне спорт мәйданында үткәрергә булдылар Озын буйлы, кин җилкәле, бераз алга сөрлегеп атлый торган өлкән завуч мине классым янына озатып куйды — Менә, укучылар таныш булыгыз, сезнен яна класс җитәкчегез Гөлчәчәк Хафизовна. Ул үте лә безнен мәктәпне тәмамлаган иде. Гел бишлегә генә укыды! Завуч укучылар алдында минем дәрәҗәмне күтәрергә теләгәндер инде. мөгаен, аттестатымда ике дүртле бар иде. Линейкага тезелеп баскан балалар арасында минем укучыларым бигрәк тә сөйкемле күренделәр. Ак алъяпкычлы кызлар һәм ак күлмәкле малайларның күкрәкләрендә кызыл галстуклар янып тора. Кулларында зур-зур чәчәк бәйләмнәре. Алар миңа кызыксынып карыйлар, күзләре минем күзләр белән очрашкач, елмаялар. Линейка тәмамлангач, укучыларым мине чәчәккә күмде Дәресләрем бетеп, укытучылар бүлмәсендә чәй эчеп утырганда, ике күкрәгемә дә чымырдап сөт төшкәнен сиздем, ул арада кофтага агып та чыкты. Шунда гына кызымны имезәсем барлыгы искә төште. Тирләп-пешеп яслегә барып кергәч, идәндә угырган кызымны күреп жәлләүләрем Мескенкәем, ятим бала кебек монаеп утыра. Баламны күтәреп атып күкрәгемә кыстым. Кызымның мине күргәч сөенүләре Ничек, кайда имезергә икән? Як-ягыма каранам—чыр-чу, тавыш, елаш, ничек бу мәхшәрдә бала имезәсең?! Өйгә алып кайтып китәм! Өлкән тәрбиячедән рөхсәт сорадым. Кызымның юеш ыштаннарын төреп бирделәр. Шулай итеп, Чулпанның да яследә беренче «эш» көне кыска булды. 1959 елның бер генә көне калды... Бәйрәмне оештыру класс җитәкчеләренә кушылды. Өйгә йөгереп кайтып ашык-пошык бер чәшке чәй эчтем дә, тагын мәктәпкә чаптым Бүген спортзал танырлык түгел: уртада зур чыршы әйләнеп утыра, почмакларда ап-ак «карга» күмелеп кечкенә чыршылар тора—әйтерсең урман аланы. Маскарадта ин матур киемнәр минем класстан булып чыкты. Ай буе әзерләнгән идек шул: мушкетерлар, йолдыз санаучылар, Таһир-Зөһрәләр һәм тагын әллә кемнәр... Чыршы янында киләп сарып. укучыларны биетеп-жырлатып. Кар кызы белән Кыш бабайны каршылап, алар белән уйнап өч сәгать кайнашканнан соң, бүләкләр өләшү башланды. Призларны тапшырып, бүләкләрне өләшеп, кичәне йомгаклап торганда мине чакырып алдылар. Коридорда мамык шәл ябынган Минзифа апа елмаеп тора. Салкыннан битләре кызарган. —Исәнме. Гөлчәчәк үскәнем, мин сине алырга килдем! —Кая? —Тәслимә ике-өч пар гына кунак чакырып алырга булды. Ул алдан әйтеп тормаган инде, Нияз белән дә, Аркадий Николаевич белән дә больниста сөйләшкән. Әйдә, киен, сине көтәләр. —Нияз кайда икән соң, аны күрергә кирәк бит. —Нияз анда инде, сине генә көтәләр. Сәерсенеп киттем, ничек инде мина әйтмичә, мине көтмичә берүзе киткән? _ Бәйрәм матур итеп үткәч, өстән таудай бурыч төшкәнгә сөенеп тора идем Менә кайтам да мичкә ягып җибәрәм, аннан кызым янына иөгерәм, дип хыялланып торганда, планнарым җимерелде. Кунакка барасым килми, нигәдер аягым тартмый... -Бик арыдым, Минзифа апа, көне буе мәктәптә бүген. Чулпанымны да әнкәйләрдән алып кайтасы бар. -Чит кешедә түгел бит, әбиләрендә, бер кич кунса берни булмас. Әйдә, кунакта ял итәрсең. , ,, . „ .. Ишек кырындагы көзге янына барып бастым. Кыяфәт ярыйсы икән, бәйрәмгә үзем яраткан ярым декольте кара бәрхет кофта һәм күк итәгемне Ә —Матур инде, матур, хан кызы кебек!—диде Минзифа,—әйдә, апаем, көтәләрдер^ чы|оилады микән?! Юу-у-у-к. синен кебек сатлык җаннар өчен андый эшкә бармыйм! Асылынып үләр өчен котылдыммыни мин' Ярсуым кимеде, хәлсезләнеп диванга барып яттым. Аерылам, әнкәйләргә кайтып китәм! Шифоньер өстеннән чемоданны тартып төшердем дә, күлмәкләремне тутыргач, бала киемнәренең тартмасын ачтым Карале мине, балам турында бөтенләй онытканмын! Кызым әтисез калсынмыни? Үзем теккән кечкенә күлмәкне тотып уйга калдым Мин китсәм, тегеңә урын бушый инде. Алыр да кайтыр, менә шушы караватта аның белән йоклар Йокламый тор әле! Тот капчыгыңны! Сиңа ир әзерләп куймаганнар! Ирсез картай, сволочь! Чемоданны тиз-тиз генә бушатып, кире шкаф өстенә ыргыттым Шифоньер янындагы шампан шәрабы күземә чалынды. Эчәм: мина тагын ни калды! Ачам да эчәм! Яна елым шул булыр. Гомеремдә шешә ачканым булмаса да, курыкмыйча тотындым: чәнечке белән тимерчыбыкларын каерып алдым, шешәне болгатып ике тез арасына кыстырдым. Күземне чытырдатып йомып байтак көттем. Бөкесе шартлап очкач, куркудан сикереп куйдым. Тезләремә күбек ага. Шешә авызыннан эчә башладым. Көн буе ашамаганга, буш ашказаны беренче йотымнан ук яна башлады. Кайгыдан шампан эчмиләрдер, тик бу шәраб бәйрәм өчен алынган иде... Тын алып ял иткәч, тагын бераз йоттым. Гомергә эчмәгән кешегә күпме кирәк? Биш-алты минуттан буыннар йомшарды, тунган кул-аяклар, эчләр җылынды, хәлсезлек, авырлык басты. Жанны телгәләгән газап каядыр чигенде, битарафлык, ваемсызлык биләп алды. Тән хәлсез булса да, баш аек Нияз мине күп эчкән дип уйласын әле! Шешәне тибеп очырдым! Шешә шапылдап ауды да, татлы шәраб идән буенча агып китте. Пальтомны гына ябынып диванга яттым. .. Әнкәй, алъяпкычының итәген муенына бәйләп, зур куактан балан сыдыра. Алъяпкычы инде тулган, җирдә яткан капчыкка баланны бушатасы бар. —Кызым, син әнә теге күгәнне җый!—ди әнкәй. Мин күгән куагы янына килдем. Чәнти бармак озынлыгындагы энәләре як-якка тырпаеп, куакнын очына кадәр үскән. Ә җимешләре' Әнкәй ягына караган идем, котым очты: ул җыйган балан куагы ялкынга уралган, чатырдап яна башлаган. Әнкәй дәшми, аның хәле начар, әнкәй үлә! Мин йөгерәм. Әнкәйне җитәкләп, аны коткару юлын эзлим. Ары чабам, бире чабам—һәр яктан дөрләп ут килә. Тар гына арадан уг аша әнкәйне алып чыгам... Йөземә агачларның энәләре кадала... _ Нияз мине диваннан күгәреп алганда уянып киттем. Акын үсәргә өлгергән сакал-мыегы минем битне тырмаган икән. И Йөрәгем дөп-дөп тибә, уф, төш кенә булган икән әлеге мәхшәр. Әнкәй исән. Аллага шөкер! Нияз мине йокы бүлмәсенә алып бара. Костюмыннан сизелер-сизелмәс кенә гадәттәгечә, таныш ис-йод һәм эфир исе килә. Муенына сарылдым да ир^нш мина нинди кадерле икәнен, аннан башка бер көн дә яши япмяячагымны аклап, елап җибәрдем. Борчылу, газаплану һәм шунын өстенә ач карынга эчкән шампан бөтен хатне алган Икенче көнне бик сон гына уяндым. Күземне ачканда инде тәрәзәләр яктыра башлаган иде. Салкын җил өйнен җылысын алып бетергән, борын очым, иңсәләрем туңган. Юрганны күзгә кадәр тартып ябындым да янымда яткан Ниязны күзәтә башладым. Ул миңа таба карап яткан Мендәрдә борынгы Рим тәңкәләрендә очрый торган профиль, озынча кылыч борыны өстә киртләнеп тора; кин маңгаена күксел-сары чәчләре таралып төшкән, калын иреннәре кысылган, чокыраеп торган текә ияге... Ә '|зенен юрган өстендә яткан беләкләрендә йодрык-иодрык мускуллары да юк. буе да миннән җиде сантиметрга гына озын. Текәлеп каравымны сизеп, кыймылдап куйгач, күземне аннан алдым. Тып-тын гына аның яшәвен тынлап ягам Нәкъ балаларча тәмләп йоклый. Мин бер тапкыр сулыш алганчы ике тапкыр сулый. Шундый мөлаем һәм якын ул—әйтерсең, без мең ел бергә яшәгән Ничек шулай, чит бер кеше, иң якын туганнарыннан да якынрак була икән? Нияз мина ирем генә түгел, улым кебек тоела. Ул үзе дә, минем күкрәгемә терәлгән. Кинәт ишек шакыдылар. Өстемә халат киеп, яланаяк өйалдына чыктым Ишекне ачасы булмады. Нияз балта белән каерып кергән икән, мин сизмәгәнмен. Санитарка Зөһрә апа исәнләшкәннән соң, уңайсызланып кына: —Нияз Салиховичны алырга җибәрделәр,—диде. —Ни булган? —Мәллә тавында трактор белән тәгәрәгәннәр. Берсе үлгән, икесе авыр хәлдә диделәр. —Хәзер килә, диген. Нияз тиз генә кырынды да кухняда чәйнектән салкын чәй агызып эчте. Санитарканың килүе әйбәт булды әле, яңадан андашып, кичәгеләргә әйләнеп кайтасы булмады... И, мин юләр, ни сөйлим! Анда бит кешеләрнең гомере өзелергә тора! Нинди бәхетсезлек Кемнәрнең гаиләләренә шундый коточкыч кайгы килде икән? Яна ел каршыларга дип шатланып ыгы-зыгы килеп йөргәндә кемнәрнеңдер үлүе, күпләргә кайгы килүе турында уйлап, үзем кичергән борчуларның ул кадәр үк кот чыгарлык нәрсә түгел икәненә төшендем. Менә шундый кәеф белән каникуллар башланып китте. Укытучылар өчен гыйнвар башы шатлыклы, каникулда өстән тау төшкән кебек була. Дәфтәр тикшерәсе, планнар төзисе юк, дәрескә соңга калам дип сыртыңнан тир акканчы йөгермисен Безнең директор миһербанлы кеше—каникулда укытучыларга ял бирә, монын өчен ул каникул планына: «Үз белемеңне күтәрү» дигән көннәр кергә Көянтә-чиләкләрне алып, бәрәңге бакчасы аша больница янындагы коега суга киттем. Биек көрт өстен ә салынган тар сукмактан барам Чаган бакчасы сиртмәле коены бураннардан саклаган. Өйдә җылы булгач бияләй кияргә онытканмын, кое чылбырына кулым ябыша. Чылбырны тиз-тиз тартам. Ике чиләгем дә мөлдерәмә тулгач, көянтәгә эләргә җыенганда, каршыдагы тәрәзәгә күзем төште. Өч кеше операция өстәле кырында мәж киләләр. Ак халат, ак башлык кигән Нияз кемнеңдер эчен актара, берсе әйберләр биреп гора. пыяла аша аерымачык булып инструментлар ялтырый. Баскан урынымда катып калдым Иремне мина бөтенләй таныш булмаган халәттә күрү шулкадәр сәер, гүя ниндидер ят кешене күрдем. Шулчак берәү бинт алып Ниязнын мангаен сөртә башлады. Йөрәгемә ук кадалган кебек булды! Кемдер Ниязнын йөзенә кагыла! Әллә көнләшүдән, әллә салкыннан, тәнем калтырый башлады. Өченче кеше «теге» бугай! Йөрәгемнең шулкадәр әрнүе бүлмәдәгеләргә дә барып җиттеме—г.эрсәдер сизенеп, тәрәзәгә карадылар һушыма килеп, көянтәгә ябыштым. Тар сукмактан өйгә ашыктым Гаилә бер булса да, тормыш аерым үтә икән Әнә ул һаман тегенең белән... Эшне алыштырып. Нияз янына күчәргә кирәк! Медицина белеме алырга кирәк!.. Ничек укыйсын ди? Балан белән иренне кая калдырасын? Равиләгәме? Юк. бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Ничек булган, шулай кала. Кеше гомеренен күбесе кайдадыр читтә гаиләдән аерым, чит кешеләр арасында үтәргә дучардыр күрәсең. Яна су салып чәй куйдым. Ул арада, яна килгән журналларны алып >кырга яттым. Күзем йомыла башлаганын сизеп, кухняга чыксам, чәйнек борыныннан нар атып утыра... Төнге унике җиткән. Операция бетмәде микәнни? Күңелемдә шик туды. Мич башыннан киез итекләремне алып ялан аякка кидем, эчке күлмәк өстеннән генә пальтоны элдем дә, теге тар сукмактан хирургия бүлегенә таба чаптым. Больница караңгылыкка чумган, димәк, операция беткән. Нияз хәзер кайтып керер. Кире өйгә йөгердем.. Кайтып тиз генә чишендем дә урынга менеп яггым. Эзләп йөри дип уйламасын ате. Туңган тезләремне ышкып җылытырга тырышам... Сәгать бер! Тегенен белән киткән! Ә мин жүләр, аны монда көтеп ятам. Сабырлыгым сынды, чыгып йөгерәсем, эзләп табасым, чәйнәп өзәсем килә!.. Ачу килүдән, борчылудан арып беттем, авызым кипте. Кухняга чыктым да, ипигә май белән варенье ягып чәй эчәргә керештем. Күпме ашаганымны сизмим. Кайберәүләр борчылганда тамактан үтми диләр, ә минем киресенчә, Ниязга ачуым килсә, тамагым ача. Чәйнең шифасы тиде, тынычлана башладым, тәнемә рәхәтлек таралды. Баскычта Ниязның аяк тавышлары ишетелгәндә әле өстәл янында утыра идем. Нияз йокы бүлмәсенә кереп чишенә башлады. —Нишләп бу кадәр сонга калдын?—дим. —Операция озакка сузылды,—ди. —Ни булды сон? —Берәүнең сукыр эчәгесе шартлаган, перитонит. —Әле яңа гына беттеме? —Күптән түгел генә,—диде Нияз, тотлыгып. —Ялганлама, сәгать уникедә операционныйда ут юк иде инде. Аннан сон кайда иөрден? —Мин бер җирдә дә булмадым. —Ничек инде булмадың, сәгатьтән артык9 ! Теге сучкан янында иден, беләм! Анын аулак өенә баргансыз! Иртәгә иртүк чыраен умырып кайтам әле мин ул оятсызнын! —Бернинди аулак өй дә түгел... «Төнлә берүзем кайтырга куркам»,— дигәч, озатып куйдым. Шул булды. —һе, берүзе кайтырга курка! «Берүзем йокларга куркам»,—дисә, шунда кереп йоклар иденме? Нияз эндәшмәде. —Ярар, мин дә атна буе икенче сменадан төнлә генә кайтам Моннан сон мина да курка башларга кирәк, озатыр кеше табылыр! —Минем сиңа карата начарлык эшләгәнем юк! Ниязның шул сүзләренә ышанып тынычланам. Аңа ышанырга өйрәнгәнмен, чөнки, бер күрүдән гашыйк булып, аны ин гадел, ин ышанычлы, тугрылыклы кеше дип беләм Каникуллар бетәр алдыннан, план буенча, класс җитәкчеләре укучыларның өйләренә йөреп чыгарга тиеш иде. Бер көндә утыз укучынын өендә булырга кирәк? Ярты көнем узып китте, нибарысы тугыз өйгә кереп өлгердем һәр гаиләдә чишенергә, хәл-әхвәл сорашырга, укучынын эш урынын карарга кирәк. Җитмәсә, күбесендә чәй эчәргә кыстыйлар. Авылның бер очыннан икенче очына йөреп, арып беттем. Өйгә кайтып җиткәч, почта тартмасыннан газет-журналларны алып кердем Менә хәзер рәхәтләнеп чәй эчә-эчә укыйм. Газеталарны селкегән идем, өстәлгә бер конверт белән кечкенә кәгазь кисәге килеп төште Сөенеп, хатны кулга алдым. Таныш булмаган кул белән мина адресланган, кәкре- бөкре хәрефләр белән язылган бу хатнын нәрсә икәнен шунла ук анладым— Аноним хат' КУЛЫМНЫ пешергән бу хәерсез хатны өстәл читенә этәрдем. Икенче кәгазь Чәскәүдән бандероль килү турында Репин. Лсвитан. Брю иоамрнын альбомнарын сорап язган идем НИНДИ түземсезлек белән көпем мин аларны’ Хәзер исә» бу хәбәргә куана атмадым, теге хат кәефемне кырды Минем аны ачасым да. укыйсым да килми, андагы хәбәрдән куркам -Гөлчәчәк сснлем. бу хатны сине якын күргәнгә язарга булдым Сснлсм сак бу I. Равилә иренә чат ябышырга тора. Гел аның тирәсендә чуала, кирәксә кирәкмәсә дә үз дежурында Нияз Салиховичны чакырта Әллә ничә тапкыр ирен анын өчен дежур торды Тегене ял иперә Иреннән колак кага күрмә Исемемне язмыйм...» Хатны укып чыккач тын алдым. Мин әле моннан да начаррак хәбәр көткән идем. Мина нишләргә' Шушындый кара көннәр килер дип уйламаган идем. Мәңгелек мәхәббәткә һәм бәхеткә өметләнеп яшәү ялгыш икән Чынында исә. гомер бер-берсенә охшаган карангы көннәрдән тора. Котылырга иде барысыннан да. кеше яшәми торган утрауга китәргә иде. Ниязын ла. Равиләсен, гайбәтчеләрен дә калдырып китәргә, бар кайгылар шушында калсын иде! Мине аерып, ана өйләнмәкчс була микән? Алай дисән. кич җитсә дәрте ташый башлый үзенен. мине яратмаса якын килмәс иде Әллә ирләргә бер генә хатын җитмиме'’ Хайваннар дөньясында бер көтүгә бер ата бит. әллә кешеләр дә шулаймы? Мина калса. Нияздан башка берәүне дә ирем итеп күз алдыма китерә алмыйм. Минем ирем булырлык кеше бу дөньяда берәү генә—ул Нияз’ Ичмасам, сөйләп эч бушатырлык га түгел. Хат турында кемгә сөйлисен’ Иреннен башка берәүгә күз салып, гашыйк булып йөрүе нинди хурлык* Ул турыда сөйләсән. үзенне генә кимсетәсең. Сөйломәсән да халык арасында гаралганлыр инде Ч\шанымны алып кайтып ашапым да чанага утыртып әнкәйләргә ашыктым. Ярый әле әнкәйләр бар. алар булмаса нишләр идем?!. Без килеп кергәндә әткәй өстәл башында газета укып утыра иде. —Әнкәсе, кунаклар килде, каршы ал!—диде ул безгә сөенеп Әнкәй яулыгын рәтли-рәтли түр яктан чыкты. Чулпанны чишендереп, идәнгә гөшердем. ул тиз-тиз мүкәйләп китте. Кызыма унбер ай. тәпи йөрми әле. дүрт аяклап чаба. Әнкәй савыт-саба әзерли башлады. —Ябыгып, тартылып киткәнсен әле. кызым. —Эш күп бит. әнкәй, йокы тими Зш гомергә дә бетми ул. үзенне сакла! Бик борчылганга охшыйсын, кияү белән арагызда берәр нәрсә юктыр ич? Нигә алай дисен, берәр сүз ишеттеңме әллә? —Ишетмәдем. Әйтергәме, әйтмәскәме дип икеләнеп торганнан сон тәки түзмәдем: Нияз балалар врачы Равилә белән йөри бугай Әнкәй утырган җиреннән торып басты, гөлҗимеш чәчәге төшкән саргылт яулыгын рәтләп куйды, үзалдына аякларын селкеткәлән алды— борчылганын сиздерә торган гадәте ул анын Нигә әйткәнемә үкенә башладым Йөрсә, бер дә исен китмәсен, эт түмгәккә сияргә иренмәс!—лиле әнкәй бераз эндәшми торганнан сон. Әнкәйнен сүзе мина әле барып җипс Их. әнкәй, илле тугыз яшьтә бәлки шулай дип буладыр, тик егерме дүрт яшьтә иреңне башка берәү белән бүлешәсе килми шул. андый хатын дөньяда юктыр Белен торам, син дә мине юатыр өчен генә шулай дисен — Кияү җилбәзәк кешегә ошамаган, бер пычрак өчен гаиләсен ташламас! -Әнкәй мин кечкенә чакта Дәүләтша бабайның яшь хатынга өйләнгәнен сөйли идең, ничек булды ул. сөйлә әле тагын —И-и-и, сөйли китсән.. —Бабай әби өстеннән йөргәнме ’ — Нинди йөрү ди ул чакта! — Нишләп бабай икенче хатын алырга булган, бай нәселдән түгел ич без? —Ярлы да түгел, урта хәлле крестьян иде бабаң. Җиребез җитәрлек иде. Әткәй малны күн асрады: әллә ничә ат, әллә ничә сыер, көтүе белән сарык Аның өстенә колын-гайлар, бозау-үгезләр, кышка икешәр тай суя идек —Гаиләгез ишле. —Әйе. тугыз бала үстек. Әткәй яшь хатын алып кайтканда, Маһиямал апам белән Һәдия кияүгә чыкканнар иде. Бер тапкыр күрше хатыны безгә йомышка кергән, әллә он сорап ш\нда Ярлы тол хатын иде ул. Әнкәй чоланга чыгып киткәч, әткәй теге хатынны гөлбәчкә кысрыклап, имиен тотып маташа икән. Әнкәй өсләренә килен кергән Ни эшләгәнен күреп, әткәйнең арт шәрәфенә типкән: «Оятсыз, җир бит, нишлисен?!*—дигән. Әткәй гөлбәчтән бурлаттай кызарып чыккан Ул бик каты, усал кеше иде, чит хатын алдында мыскыл иткәнгә бик нык хурланган: «Нәфисямал! Мине шушылай мыскыл иткәнен өчен өстеңнән әйләнәм! Билләһи дип әйтәм, әйләнәм!»—дигән. Әнкәй бу сүзгә игътибар итмәгән, куркыту өчен генә сөйләнә дип уйлаган. Шул елны безнен авылның мулласы үлеп китә. Яшь кенә килеш ике батасы белән абыстай гол ката. Бер көнне әткәй базардан йөк белән кайтып килә икән. Мулла абзыйлар турында абыстайның тавышын ишетеп арбасыннан төшкән дә, койма ярыгы аша күзәтеп тора башлаган Абыстай күркәләр ашата икән «Җим сипкәндә Сәрбихирамнын җине күтәрелде дә. ап-ак йомры беләкләре күренде, шунда гашыйк булдым»,—дип әткәй кемгәдер сөйләгән. Абыстайнын ата-анасы юк иде. Әткәй абзалары белән сөйләшкән дә. яучы җибәргән. Тегеләр риза булганнар. Ике балалы тол хатын абзыйларына кирәк булмагандыр, күрәсең. Ул чакта хатын-кыз ялгыз дөнья көтәрлек идемени1 Җир сөрә аламы ул, икмәк чәчә аламы? Бик тиз генә никах укытып, ике баласын ияртеп, абыстай безгә төште —Яшь хатын төшкән көнне әби мәрхүм ничек чыдады икән? — И-и-и, безнең ише бала-чага ни анлаган дисен? Әнкәй мәрхүм үзе генә белгәндер... Безнен өчен кызык кына ул! Абыстайны өр-яна тарантаска утыртып алып килделәр. Анын чибәрлеген күрсәң! Бәбәй итәкле кызыл кәшимир күлмәк өстеннән бәрхет камзул кигән, башында энҗеле калфак, көмеш тәңкәле чәчкап таккан, көмеш беләзекләр, йөзекләр дисенме! Битенә иннек-кершән яккан. Ул бит безнен Һәдия түтәйләребезнен яшендә генә иде. — Ике көндәшнең бергә яшәвен күз алдына да китереп булмый. —Бер өйдә яшәмәделәр алар. Әнкәй безнен белән өске өйдә, абыстай ике баласы белән аскы өйдә торды. —Мескен әби., ничек түзде икән? —Тавыш-гауга булгандыр бәлки, хәтерләмим. Әнкәй әткәйнен өйләнүенә ризалык бирде, абыстай төшкән көнне ашны үзе әзерләде, мунча якты Әйттем бит инде, безнен әткәй усал иде, аннан барыбыз да куркып тора идек. —Кыйный идеме әллә? — Юк. күтәреп сукканы булмады, таләпчән иде диясем килә. Мескен абыстай, надан мужикка ни дип чыккандыр инде0 Бераз тынлыктан сон әнкәй дәвам итте: —Бабакаегыз бик матур кеше иде шул. Зур кара күзле, кара кашлы, ак йөзле, кара бөдрә сакаллы... Без абыстайны кызгана идек. Әнкәй өйдә калыр иде, ә абыстай, яшь килен булгач, яз башыннан алып кар яуганчы, безнен белән басу эшеннән кайтып кермәде утау утыйбыз, урак урабыз, ашлык сугабыз. Ул бик укымышлы иде, безне укырга-язарга өйрәтте, мәрхүмкәем... Чулпанымны киендереп кайтырга чыкканда инде карангы төшкән, тәрәзәләрдә утлар кабынган иде. Тын урамнан чана тартып барганда, мин үземнен аякларымны тоймыйм. гүя жирдән түгел, тияр-тимәс һавадан барам Әллә Нәфисямал әбиемнен рухы мина иңдеме?! Килгәндә жаным үзенә урын таба азмый борчыла иде, хәзер ничектер ныгып киткән кебек булдым, алдыма ни килсә дә жинеп чыгармын! Гөнаһ шомлыгы, үзебезнең өйгә якынлашкан саен кәеф бозыла бара. Ниязны күрәсем килми, күңелемдә ачудан башка бер хис калмаган. Анонимканы йөзенә ыргытыйм микән? Ашарга пешердем, кызымны юындырып, ашатып йоклаттым. Нияз һаман юк. Ниһаять, сәгать сигезләрдә кайтып керде. Йөзе карангы, тамагын кыргалый, сигарет артыннан сигарет кабыза. Арыганлыгы күренеп тора Нәрсәдер булган Эшендә күңелсезлек килеп чыккандыр, мөгаен. Ул «Хирургия* журналын алып йокы бүлмәсенә кереп китте. Ярар, сөйләшергә жай чыкмады, вакыты җитәр әле «Нәрсә булды?* дип больница хәлләрен сорашканны яратмый Нияз, сөйлисе килсә сөиләр әле. Мин дә берничә журнал азып, укырга яттым. Янәшә караватларда журнал кыштырдатып чит кешеләр кебек ятабыз. Миңа бик күңелсез, елыйсым килә... Бер ярты сәгать яткач, торып кухня ятына чыгып китте. Баскан килеш кенә табаны ачып, салкын бәрәңгене ашый бугай. Мин дә анын янына чыктым. —Хәзер җылытып бирәм. Ярар, җылытып торма, шул килеш кенә ашыйм. —Алай тәмле булмый ул. Табаны кайнарлап биргәч, чәйнекне җылытырга куйдым. Итле бәрәнге. кайнар чәй Ниязның кәефен күтәрде, теле ачылып китте. — Больницада берәр хәл булдымы әллә? Бер карт үлде. Өч көн буе эче авыртып яткан, балалары больницага илтәбез дигәч, каршы килгән Хәле бик начарлангач, бүген китерделәр Операцияне классичсски ясадык—утыз минутта эше бетте. Тик картнын йөрәге күтәрә алмады. Сукыр зчәгесе шартлаган. Ярты метрлап эчәгссе каралган, некроз иде. аны кисеп алдык. Вакытында килсә бабай алты-җиде көннән терелеп кайтып китәсе иде. Безнең халык надан шул. -Балаларына аңлаттыгызмы сон? —Анлатгык... Кеше кадәр кеше үлгәч, Нияз авыр кичергәндер инде. Эше бигрәк кыен Мин аны монда сүгеп ятам, ә ул анда кеше тормышын коткарыр өчен жаны-тәне белән тырыша. Ярый әле кайтуы белән йөзенә ябышмаганмын! Әнкәйләргә мунчага барырга дип киемнәрне үтүкли башладым Шулчак кемдер ишек шакыды. Катын ак свитер, ак йон башлык, чангы ботинкалары кигән Хәйдәр килеп керде Жилдән кызарган йөзе көлеп тора, ап-ак эре тешләрен күрсәтеп авызын ерган. Хәйдәрнең тавышын ишетеп Нияз чыкты Кунак Ниязга кулын сузды — Привет' Чангыда йөрергә уйлаган идек, сезгә кереп чыгыйм әле дидем Нияз кунакны олы якка чакырды. Мин өстәл әзерли башладым Гомердә булмаганны нишләп безгә керде әле оу. Ярый ла пешкән ризыклар бар чакка туры килде Нияз диванда сүзсез утыр.», ә Хәйдәр зур ботинкаларын салырга ашыкмый, таш ярырлык тавыш белән берүзе бүлмәне шаулата: —Поннмаешь. Рая белән ял көнне чаңгыга чыгарбыз дип килешкән идек, бүген сәгать унда керсәм, әле йокыдан да тормаганнар. Ишекләрен көчкә ачтырдым Бүлмәләрендә күрсәгез, хи-хи-хи... Хәйдәрнең хихылдавыннан тәнемә бака тигән кебек булды. Әлекәем, багана кебек ирдән шундый чүпрәк тавыш чыгар икән! Сөйләшкәндә матур гына баритон үзендә, көлүе—нәкъ хатын-кызныкы. Хихылдап туйгач, Хәйдәр сүзен дәвам итте —Рая кыска гына балаклы пижамадан, хи-хи-хи, кире юрган астына чумды. Нишләп йоклап ягасыз, әллә чангыга чыкмыйсызмы дигәч. «Бераз көтеп тор. йокым туймады әле»,—ди. Әйтерсең королева! Бүлмәләрендә кошмар! Утырыр урын юк. Еще знаешь. хи-хи-хи,—бу урында Хәйдәр тавышын әкренәйтте.—кровать астында ночной горшок, хи-хи-хи Ну прямо как королева! Шәһәр кызы бит. тышка чыгарга өйрәнмәгән Равиләнең төнге чүлмәге мескен Хәйдәрнең һушын алган. Сизелеп тора, гомер буе Равиләнең чүлмәген ташырга риза инде бу. Хәйдәр сөйли дә хихылдый, сөйли дә хихылдый. Шатлыгы эченә сыймый Сүзгә Нияз да кушыла, ләкин аның кәефе киткәне сизелә. Күрәсен, «чүлмәкле королевадан* өметен өзми Хәйдәрнең Равилә турындагы тирадалары тәмам туйдырды Минем өемдә сәгатьтән артык һаман шуны сөйләшәләр, эчемдә ачу үрләгәннән үрли бара. Түземлегем калмады, сумкага мунча киемнәрен тутырдым да тегеләр янына чыктым. Елмаеп Хәйдәргә эндәштем: — Раечкан янына баргач, теге горшокны түгәргә онытма! Хәйдәрнең аптыраудан авызы ачык калды.. Февраль азакларында директор мәктәптә эшләүче барлык кешеләрне зур киңәшмәгә жыйды. Трибуна артына кереп баскач, күзлек өстеннән барыбызны да карап чыкты да, бик тантаналы итеп сүз башлады: —Иптәшләр! Мин бүген райкомда булып кайттым. Безнен мәктәп коллективына бик жаваплы эш тапшырдылар: хатын-кызлар бәйрәменә спектакль әзерләргә куштылар Бу мероприятиедән бер кеше дә читтә казырга тиеш түгел! Бездә көч җитәрлек, берегез дә артисттан ким түгел, поннмаешь. Бүгеннән үк эш башлансын! Тагын бер кат кисәтәм: беркем дә. бернинди сәбәп тә тапмасын! Барыбыз да катнашабыз! Шау-шу килеп бака туе ясап алгач, мәктәпнең күптәнге «артисткасы» Фәгыйлә апа пьеса эзләргә «үзе* ризалашты. Ул эшне бик тиз тотты. Икенче көнне үк безне жыеп, «Тамырлар» дигән ике пәрдәлек пьесаны кычкырып укып чыкты. Бу әсәр авыл тормышын чагылдырган җиңел генә комедия иде Артык сайланмыйча гына рольләрне бүлештек. Мин—бик инсафлы авыл кызы, мина гашыйк буласы, читтән кайткан зимагур егет ролен Фасилга бирделәр. Бу яна мәшәкать минем өчен шатлык кына булды. Институтта укыганда биш ел драмтүгәрәктә шөгыльләнеп, ел саен зур-зур спектакльләрдә уйный идем. Рәйсә Ишморатованын «Бай кияү» дигән комедиясен күрсәткәннән сон пәрдә төшкәч, мәдәният училишесы режиссеры сәхнәгә менде. Котлап кулымны кысты —Әгәр бүген сәхнәдә үзешчән артистлар икәнен белмәсәм, профессионал артистка уйный дип уйлаган булыр идем. Сеңлем, сез чын талант иясе, мин сезгә театр студиясенә барырга киңәш итәм. Кая инде ул театр студиясе! Өч курс укыганнан сон, ничек институт ташлыйсын?! Ата-анан пенсияне тартып-сузып яшәп ята Беренче репетициядән өйгә канатланып кайттым. Нияз кәефсез каршы алды. —Сина ни калган анда? Яшь балан, ирен бар, әнә семьясызлар йөрсен Ачуымны йотып түздем, бер сүз дә әйтмәдем Билгеләнгән сәгать җиткәнче мәдәният йорты шыгрым тулды. Алдагы рәтләрдә райком кешеләре, безнен мәктәп директоры һәм башка начальство утыра. _ Без өске каттагы бүлмәдә киенеп, гримм сала башладык. —Җәмәгать, барыбыз да килгәнме, барлап чыгыйк әле,—Фәгыйлә апа исемлек укый башлады. —Фаттахов Рәшит! Җавап бирүче булмады. —Ул бүген күренмәде.—диде кемдер. Фәгыйлә апа хчын йөрәгенә куйды. -Уф. бу кеше безне харап итә икән бүген' Барыгыз, өенә йөгерегез, исереп ята торгандыр! Берәү телефонга йөгерде, икенчебез өенә чапты. Фәгыйлә апага валидол табып кигерделәр. Ниһаять. Рәшитне алып килделәр Ул лыч исерек Калын иренле зур авызы иләмсез ерык, безнен якта андыйларны «шабалка авыз» диләр Фасил белән бер егет, тиз генә кар алын кереп. Рәшитнең йөзен, муенын, тушләрен уып. минем каршыга утырттылар: —Гөлчәчәк, грим сал бу сволочька! — Битен яхшылап сөртегез, юеш тәнгә гримм төшми! Бите керпе кебек Кырынмаган да ич бу! Безнен бәхеткә, бу гөнаһ шомлыгы беренче күренешләрдә катнашмый Спектакльне башлап жибәргәндә. барыбызның да нервлары «өзеләм-өзеләм» дип торган кыл иде Безнен борчылуны сизеп, егетебез айнып киткән кебек булды Кичә бик яхшы узды. Артистларны алкышлап сәхнәдән чыгармый тордылар. Соңыннан, зал тынычлангач, райком секретаре безнең коллектив исеменә рәхмәт белдерде Пәрдә төшеп, алкышлар тәмамлангач, Фәгыйлә апа. инде айнып беткән Рәшитне бер почмакка кысрыклады да аты-юлы белән сүкте. Кайткач бик озак шакып торсам да Нияз ишек ачмады. Ул бәйрәм кичәсенә бармады Анын бармавына мин сөендем генә, чөнки Нияз алдында уйнарга оялам. Бсләм. йокламый ул. мине юри кертергә теләми. Нишләргә микән, әллә әнкәйләргә китимме’ Китгем ди менә' Курка торган күлмәкләр күптән тузган! Синең ише Саламторхан өчен әнкәйләрне борчып Йөрмим әле! Ишеккә тибә башладым Юк. ачмый Урамнан кешеләр узган чакта тибүдән туктыйм, йә ире өеннән куып чыгарган икән дип уйларлар. Ачмасан ачмассың, җаен габам мин анын. үскәнкәем! Веранда тәрәзәсеннән керәм! Утын сараеннан юан бүкәнне тәгәрәтеп кигереп куйдым— буй А.И1Ә Башны форточкага тыгып карадым—баш сыя. Синең башың грек статуяларыныкы кебек, кечкенә, дия иде бу доктор мине ярагкан чагында Менә ярап куйды, баш сыйган жиргә гәүдә сыя ул! Кухняда ут яндырып, вазелинлы мамык белән гриммны сөртә башладым. —Туеп каитгынмы?—Көтелмәгән тавыштан сискәнеп киттем. —Нәрсәдән туеп? —Фасил белән ...ләнеп! Бу сүздән котырып ачуым чыкты, нишләгәнемне абайламый, каршымда торган әйберне алдым да. Ниязга ыргыттым Нияз тайпылып калды, тау хрусталеннән эшләнгән өстәл сәгате дөбердәп идәнгә тәгәрәде. Көтелмәгән хәлдән аптырап торганнан сон Нияз тамагын кырып куйды — Йә минем белән әйбәтләп яшисен, йә театрда уйныйсын. Мине мыскыл итеп йөрергә не ггозволю! Ник сәхнәдә үбешеп йөрисен? -Юкны сөйләмә, пьесада үбешә торган урын юк! Кем әй1те сина? —Әлтәф әйтте «Син аларны килеп күр. хатынын сәхнәдә Фасил белән чат-чот үбешә».—диде. —Хайван синен Әлтәфен! Килеп үз күзләрен белән күрергә башта Әлтәф раикомнын пропаганда бүлеге мөдире, ул, спектакль алдыннан лекция сөйләгән иде Шаяннын да шаяны инде' Анекдот капчыгы, кеше көлдерергә дисәң аңа куш! Ниязны да үртәгән инде бу, юләр нәрсә! Ачуым басылды, сәгатькә дә берни булмады, тәпие генә төште, текелдәп идәндә йөреп ята! Ялдан сон мәктәпкә баргач белдек—мондый хәлләр бер минем белән генә булмаган икән. Физика укытучысы Земфираны да ире кертмәгән, мунчаларында кунган. Башка семьяларның да шундый әкәмәтләрен белгәч, күздән яшьләр килгәнче көлдек. Сигезенче марттан соң Нияз кайгысы да, Равилә кайгысы да калмады, мине коточкыч куркуга салып, Чулпаным авырып китте. Балам күз алдында сулды. Температурасы кырыкка якын, ут эчендә ята мескенем. Нияз шәфкать туташларын чакырып пенициллин кадата. Бер көн узды, ике көн, бернинди үзгәреш юк, температурасы төшми. Бала ашамый, эчми, хәтта күзләрен дә ачмый башлады Иреннәре температурадан кибеп ярылды. —Нияз, бата үлә бит, нишлибез?!—дим мин, елап. —Педиатр чакырырга кирәк... Балалар врачы дигәч, Равилә була инде ул... Равилә килгәнче, тәрәзә төпләреннән башлап, бөтен җирне юып чыктым. Баламны кузгатмадым, болай да ак җәймә өстендә ята. Өстемне алыштырып көтәм тегене. Сәгать унберләрдә йөзе алсуланган Равилә килеп керде. Аны күргәч, йөрәгем чәнчеп куйды. Өч төн юньләп йокламыйча, авыру баламны карап, мин ябыгып, агарып калдым. Кар кызына ошап торган Равиләгә карап, үземнен аның белән ярыша алмавымны аңлыйм. Матур, берничек тә инкарь итәрлек түгел, дөресе шул. Равилә пәлтәсен салып чөйгә элде. Халат кесәсеннән фонендоскоп алды. Мин аны залга чакырдым. Олы якка чыккач, ул бар җирне күздән кичерде: китап киштәләрен, стенадагы Шишкин репродукциясен, тәрәзә төбендәге чәчәк аткан гөлне җентекләп карады. Балам күзен ачты да, ак халатлы кеше күргәч, елап җибәрде. Кызымны тынычландырырга тырышып, алдыма утырттым. —Кайчан чирләде? —Өченче көн инде. Равилә Чулпанның елавына исе китмичә, бик ныклап үпкәсен, йөрәген тыңлады. Тамак төбен карагач: —Ангина,—диде. Рәхмәт әйтеп озатып калдым. Балам үлә дип куркып торганда, Равилә «ангина» дигәч, эчкә жан керде. Аңа рәхмәтем чын күңелдән иде Әле моңа кадәр Равиләне «чүлмәкле королева», юбалгы бер ялкау дип санаган булсам, хәзер анын бик җитди эш кешесе икәнен таныдым. Ләкин, чир китә, гадәт китми, диләр. Кызым савыга торгач, минем Равиләгә карата булган мөнәсәбәтем дә элеккеге эзгә төшә барды. Аноним хат сумка төбендә йөреп таушалып бетте. Мин анын турында иремә әйтмәдем. Бер көнне Мөнәвәрә керде. Гадәтенчә, бар җирне күзәтеп, тикшереп чыкты. Көзге янында калын чәчен төзәтте. —Парикмахерга барган идем, чәчемне артык кыска кискән. Утырганда ук әйттем, югыйсә, ике сантиметр гына кис дип! —Нигә, бик матур бит чәчен? —Мина кыска прическа ярамый, колакларым олы, менә кара—Ул колак өстендәге чәчләрен бармаклары белән күгәреп күрсәтте Ике колакнын кәстрүл саплары кебек ике якка тырпаеп торганын күргәч, көлеп җибәрмичә көчкә^тү^д ^рсәтә икәң ул колакларын? Мин булсам күрсәтмәс идем. Мөнәвәрәнен битен борыны боза: артык калын, озын, житмәсә борын очы һәрчак кызарыбрак тора. —Кичә Нияз сәгать ничәдә кайтты? —Сизмәдем, йоклаган идем —Кайда булдым диде? —Сорамадым, операциядә мазардыр. —Операциядә ди менә сиңа! Тегеләрдә туган көндә булганнар! —Кемнәрдә? —Равиләләрдә! —Каян белден? — Минем ал каш та шуннан кайтты. Барысын да сөйләттем! — Нәрсә диде? —Нияз белән Әнвәрне чакырган, соңрак Хәйдәр килгән. —Тагын кемнәр булган сон? —Шул инде. Равилә дә гинеколог Зөләйха! Бергә торалар бит. Икесенә өч ир! Кайтканда Әнвәр лаякыл иде. Ашамыйча эчкәннәрдер. —Син ә!гг. ничек боларны безнен ирләрдән биздерергә? Әллә женсоветка бирәбезме? —Женсоветка? —Әйе. чакырып пешерсеннәр! Андагы хатыннардан ишетмәгәннәрен ишетерләр! — Юкны сөйләмә! Әллә Равилә белән Зөләйха шунда барырлар дип уйлыйсынмы? Мөнәвәрәнен ничек чыгып киткәнен хәтерләмим. Тагын шунын янына барган! Хәйдәрне күз буар өчен генә йөртәләрдер! Туктарга исәбе юк! Өзәргә кирәк, икенен берсе: йә ул. йә мин! Нияз кайтып кергәндә суына төшкән идем. Эндәшми генә ашарына әзерләдем Ана борылып та карыйсым килми. Мина хәзер ул кадерле түгел. —Карчык, борыч бир але! —Үзен барып ал! Карчык дигән була, хайван' Тегене иркәләгәндә нәрсә дип дәшә икән!'1 —Ни булды тагын0 — Кичә сәгать ничәдә кайтгын? —Белмим, карамадым. —Кайда булдын? —Эштә. —Алдашма! Туган көн үткәреп йөргәнсең, сөйрәлчекләрен белән! —Ты не права. Нияз дулкынланганда гел русчага күчә, туган телебез сүзләрен тиз генә искә төшерә алмый. -Менә нәрсә, жан кисәгем, чемоданыңны тутыр да. фәхишәң янына кит! Алдашуларыннан туйдым! Потын бер тиен! —Кеше сүзенә карап гаиләбезне жимсрәсен! Кинәт кенә теге хат искә төште. Сумкадан алып йөзенә ыргыттым —Мә. укы. сүз генә түгел, кәгазе дә бар! Нияз хатны укып чыкты да пошаманга төште. Озак кына дәшмичә тәмәке көйрәтте. — Мин бу хатны үземдә калдырам әле. Кем язганын белергә телим. — Нигә кирәк ул? Гыйшык тотып йөргәнегезне бөтен больница белә, бар кешенен дә авызын каплый алмассың! Шуннан сон әрләшә торган сүз байлыгым бетте. Ул чемодан алып чыгып китмәде, мин аны янадан кумадым. Ләкин йокларга бергә ягмадык Яткач бик озак еладым Ниязга булган мәхәббәтем тәмам сүрелде, чыгып китсә дә үкенмәм кебек. Икенче көнне мәктәптән Сәлимә белән бергә кайттык. Сүз ара сүз чыгып гаиләдә булган хәлләрне сөйләгәнемне сизми дә калдым Юл кыскарак булды, сүз бетмәде Соныннан Сәлимә безне парлап чәйгә чакырды. Сәлимәләргә килен кергәч, ниндидер җан тынычлыгы чолгап ала, өендәге әйберләр йогынты ясый бугай. Стенаның тәрәзәсе ягында карават тора, аңа киҗе мамыктан сугылган шакмаклы кызыл чаршау корылган. Кабартып җыештырылган урын-җиргә ачык төсләрдән сугылган асыл палас җәелгән. Мич арасындагы юынгыч янына кызыл башлы сөлге эленгән. Мич алдында агартылган җиз комган тора. Сырлап-челтәрләп эшләнгән шкафта элеккеге заманнан калган савыт-сабалар тезелгән. Өстәлгә шакмаклы ашъяулык җәелгән. —Сездә борынгыдан калган әйберләр бар. —Инсафның әти-әнисе мулла нәселеннән. Әнисенең бирнәсе бик бай булган. Әле мина да бер сандык әйбер калган Ак киҗе мамыктан сугылган җәймәләр үз гомеремә җитәрлек. Әти бик сак кеше, хатыны үлгәч, әйберсен әрәм-шәрәм итмәгән, барысын да саклаган. Инсаф белән Нияз шахмат уйнарга керешкәннәр. Өстәл әзер булса да апарны көттек. Тәмле бәлеш ашап туйгач, җырлап утырдык. Нияз да, Инсаф та күнел күтәрертек кенә эчкәннәр, башлаган шешәләре яртыдан югары калган. Инсаф баянда уйнап җибәрүгә, Нияз җыр сузды: Мендем тауның башына. Ник утырдым ташына, Нигә күрдем, ник таныштым. Хәсрәт алып башыма. Ул җырлап бетергәч, без өчәүләп көлә башладык. Нигә көлгәнебезне Нияз башта аңламый торды, соңыннан төшенде, ахрысы, безгә кушылды: — Минем бар белгән җырым шушы, башкасын Гөлчәчәк өйрәтми бит! Инсаф урыныннан торды да, этажеркадан калын гына яшел тышлы китап алып килде. —Нияз, менә, сиңа бүләк итәм, монда бөтен җырлар да бар. Тавышы көчле булмаса да, Нияз көйләрне моңлы итеп җырлый белә Ирләр тагын шахматка утырдылар, без Сәлимә белән кече якта савыт- сабаларны җыештыра башладык. Дус булсак та, мин Сәлимә турында берни дә белмим. —Сез Инсаф белән ничегрәк таныштыгыз? —Мин кияүгә картаебрак чыктым. Институтны читтән торып укыгач ашыкмадым. Ашыкмадым дигән булам тагын, язмыш эше инде Армиядә офицер егетем бар иде, гел көтмәгәндә Инсафка чыктым да куйдым! —Ничек? —Ну, Инсаф белән бергә укытабыз, концертлар куябыз, танцыларга йөрибез. Инсаф чын-чынлап йөри. Ә минем офицер кайтканны монашка булып көтеп утырасым килми. Өч ел элек. Инсаф командировкага киткәч, теге офицер кайтып төште, шундук мина кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу хәбәр таралгач, Инсафнын әтисе түрле чанага ат җигеп, минем фатирга килде: «Сәлимә, кызым, ул нинди сүз таралган халык арасында? Син кияүгә чыгасынмыни?»—ди. Ни әйтергә дә белми торам, чөнки егетләрнен икесе дә ошый — Бу нинди эш? Мин сине булачак киленем дип йөри идем Каян килеп чыккан \л офицер'7 Кичә Инсаф белән телефоннан сөйләштем, озакламый кайтам ди. Әйдә, кызым, мин сине алырга килдем, Инсаф кайтканчы бездә торырсын да, аннан туй ясарбыз. Менә шулай итеп мине кайнатам алып китте Инсаф кайткач язылыштык. Чыкканыма үкенмим, аннан артыгын табып та булмас иде. Сәлимәләрдән кайту белән Нияз: —Зарплата алгач, Инсафларны кунакка чакырыйк, карчык!—диде. «Бәхетледер сәгатькә карамын*.—диләр, без алай \к бәхетсез булмасак та. гомеребез гел сәгать теленә карап үтә Әнә. Нияз эштән кайтып кына шгерле, сәгать җидедә тагын алырга килеп җиттеләр Берәүмен эче авыртып кергән Көндез килсә ни булган инде ул кешегә’ Көн буе түзеп йөриләр дә. кичкә больницага киләләр Бер тиенсезгә Нияз төне буе операция өстәде артында торырга тиеш. , Нияз киткәч, кызым көйсезләнә башлады Үзем дә аны бөпләп. бишек җыры җырлап, янына яттым Чулпан янында эрегәнмен Ниязның кем ое тәндер сөйләшеп керүенә уянып киттем К\нак бөтен коридорны тутырып тора: тәбәнәк буйлы, чамасыз юан абый каракүл якалы пальтодан, шундый ук бүректән. Өстен чишенгәч, ул бигрәк тә юан күренде Үзеннән аракы исе анкып тора. Мөбарәк абыйнын кызына операция ясадык, аппендицит көчәюе белән алып килде. Нияз Сапихович молодец. операцияне бик тиз ясады,—диде кунак -Кая карчык, безгә берәр закуска әзерлә әле. Мөбарәк абыйны үз кучтәнәче белән сыйлый торам -Нияз Салихович. нишләп шундый чибәр хатынына «карчык* дип әйдәшәсен? К\нак мине майлы күзләре белән баштанаяк карап чыккач, уңайсызланып. тизрәк кухняга кереп килем Закчска әзерлә,—диюе жинел! Ә нәрсәдән әзерлисен аны? Өйдә ипидән башка нәрсә юк Колбаса Йә сыр булса иде! Тик ал арның төсен дә оныттык инде, күптән күргән юк' Кибет киштәләрендә тоз белән балык консервала- рыннан башка нәрсә юк. Ипине дә блат белән, астан гына алып кайтам, анысы да «хрушев ипие*—кукуруз кушып пешерелгән ләчтә. Кая китеп беле барысы да’’ Кая ул акмай? Кая ул сыр? Колхозларда меңләгән сыер, сауган сөт май заводына елга булып ага—кая китә уц' 1 Хрушев негрларны ашатадыр, колбасалар—сырлар Мәскәү марҗаларыннан арзмыйлыр. Ярый әле бәрәңге бар Бәрәнге ггешегг чыкты, кухняга борыннарны кытыклап тәмле ис таралды. Бәрәшсне тәлинкәләргә сагын, олы якка чыктым Кунак авырлыгыннан аннан сыгылып төшкән Мондый ук юан кеше күргәнем юк иле әле Бу абый икс йомарлам зур йомры иләш баш һәм коточкыч юан корсак Корсак астын га кыска гына аяклар Нәкъ балалар әвәләп ясаган кар бабай! Муены бөтенләй юк. асылынып төшкән өч катлы ияк күлмәк якасын, хәтта галстук төенен каплаган Кып-кызыл йөзнен уртасында тишекләре өскә карап торган к\рж*с борын Ул бик нык ютәлли, сулаганда «гыж-гыж-» килә. Күн сөйли, Нияз тынлап утыра, арыгандыр инде. Дәфтәрләремне тикшереп бсзср1әч. тегеләргә калак салдым сөйләшмиләр. Зал ишегенә килеп карасам, кунак ишелгән чүмәлә кебек диванга ауган. Нияз аптырап утыра. —Гөлчәчәк. Мөбарәк абый шушында гына йоклар инде — Нигә аны исереп ауганчы эчертген? —Сорый бит! Сәгать унике. Рәхәтләнеп йокыга китә башлаган идем, насыйп булмады кчнак коточкыч гырлый, бугазы тимерче күреге кебек гыжылдый, сызгыра, селәгәе тамак төбенә җыелып чыпыр-чыпыр килә. Башымны мендәр астына тыктым. Инде гырлавына күнегә башлаган идем, бер заман теге гырламый да. I ыжламый да башлады, тып-тын. Мин котым очып торып утырдым да, Ниязны йолкып уяттым: — Нияз. тор. теге абый үлде бугай! — Нинди абый? —Нинди абый булсын, үзен алып кайткан ксшс. Мөбарәк' Икебез дә иелеп карыйбыз тегене, чырае кирпеч кебек Нияз чалкан яткан V, оарәкне кабыргасына әйләндерде, галстугын һәм күлмәк якасын чиште Iеге авызын чаиы-чопы китерле дә. пар җибәргән паровоз кебек прых-парых килеп тагын гырлый башлады —Үлми, курыкма, бар ят. борчылма! —Зинһар янадан өйгә исерек кеше алып кайтма, үтенеп сорыйм! Минем әткәй гомер буе эчмәде, эчкән кеше күреп үсмәдем, шуңа күрә исерекләрдән куркам да. җирәнәм дә. Иртән уянганда диван буш иде. теге абый торып чыгып киткән. Ул йоклаган бүлмәдә күңел болгаткыч сасы аракы исе калган. Тиз генә ишекне ачып бүлмәне җилләттем. Кичен эштән кайтканда Ниязнын йөзе якты, кәефе яхшы иде —Син мина кичә сөйләрмен дигән иден? —Нәрсә турында? —Мөбарәк абый турында,—дидем мин. —Ә-ә-ә! Бу бит теге знаменитый Мөбарәк абый. —Нәрсәсе белән бик знаменитый соң ул? —Между прочим. Мөбарәк абыйны местный Дон Жуан, диләр. — Юкны сөйләмә, ана кем карасын! —Хатынын бик усал диләр, иренен һәр адымын тикшереп тора икән Шуңа да карамастан Мөбарәк Шәрипович җаен таба ди Бервакыт ул үзеннән күпкә өлкән доярка белән чуала башлаган. Хатыны сизеп алган ла ирен сүккән: —Оятсыз, ничек кешедән оялмыйсын, сина әни булырлык бит ул! Соңрак Мөбарәк Шәрипович бик яшь кыз белән йөри башлаган Хатыны тагын сүгә икән: —Җир бит! Ничек халыктан оялмыйсын, балан яшендәге кыз белән йөрисен! —Әй. тегесен карт дидең, монысын яшь дисен, сина ярап булмас инде!—дигән. Нияз көлеп жибәрде. Ләкин минем бу мәзәктән көләсем килмәде Ничек шул гөберле бака кебек кеше белән үбешеп була микән? Җирәнү хисем йөземә чыккандыр күрәсең, Нияз аны акларга кереште —Син уйлама, ул начар кеше түгел! Колхозы районда ин алдынгы, колхозчылары яхшы яши. Үз сүзендә тора белә: әйткән икән—эшли, булдыра алмаса турысын әйтә, алдалап йөрми. Настояший мужик. Нияз сүзенә генә карап фикерем үзгәрмәде. Мөбарәкнең хатыны турында уйладым. Мескен, ничек түзә икән? Усал, имеш! Усал булырсың! Мөбарәк күз алдыма килде: күлмәге чиста, чалбары стрелкалы, үтүкчәнгән. аягында ап-ак йон оекбаш, бар жире пөхтә, хатыны бача караган кебек карый инде шул хыянәтчене! —Ыкта боз китә ди. барабызмы? Алдау көне булганга, мин анын сүзенә ышанмадым. —Әйдә. киен, ышанмасаң урамга чыгып кара, бөтен кеше су буена китте Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, киенә башладым Үзем киенәм. үзем Ниязны күзәтәм: мин киенеп беткәч, кычкырып көләр микән? Әп. алдашмыйдыр, андый кешемени ул! һәрвакыт житди Шул җитдилеге, тыинакльпы өчен яраттым да инде мин аны Кыяфәте, холкы, барлык сыйфатлары белән хыялымда көтеп алган көмешем инде ул. Язгы аяз күк төсендәге зәңгәр драп пәлтәмне. биек үкчәле ботинкамны киеп, алсу шарф бәйләп кояшлы урамга чыккач, үземне яз бәйрәменең бер чәчәге кебек хис иттем. Нияз мине киендерергә ярата. Үзе. мескен, жәен- кышын һаман шул студент чагындагы пәлтәсен кия. Су буенда халык сабантуйга җыелган кебек Ык бозлары дөбер-шатыр килеп, бер-берсенә бәрелә-төртелә шаулап ага. Җил дә елга агымы белән бер якка—көнчыгыштан көнбатышка исә. агымны көчәйтеп, бозларны куа Без барыбыз да. яшебсз-картыбыз синең балаларын бит. Ык' Йомшак чиста суында пакьланып үскән кеше сине гомер буе оныта алмас! Сакалы агарган агайлар да күңелләре белән һаман синен ярында. Сугыштан сонгы ачтан интеккән елларда тугайларың бердәнбер 6. .к у . м з роал ХӘВИЬУЛЛИНА оҗмахыбыз иле. Тәм-том күрмәгән балалар, иртә яздан юа җыярга йөрибез, аннан инде кара карлыган, шомырт, бөрлегән китә. Шул гурьша уйлан, күнелемнән Ык белән сөйләшәм. Безнен янга танышларыбыз килеп туктады. Тәмәке кабызып паровоз кебек төтенли башладылар Иснәп торасым килмәде. Су читендәге зур ташка килем бастым. Бу таш мин белә-белтәннән бирле шушында хатирә булып ята. Килеп баскач та яшьлегем искә төште. Сигезенче класста укыганда классташым Гаяз мине шушы таш янына чакырды Карангы төшәр-төшмәс иптәш кызым Илгизә белән су буена килгәндә Гаяз бер малай белән көймәдән су түгә иде. Без килгәнне күрү белән, көймәне суга этеп төшерделәр. —Әйдәгез, утырыгыз! Гаяз инде кояшта кара чутырга әйләнгән: чәче дә кара, күзе дә. йөзе дә матур кара. Илгизә белән көймәгә кереп угырдык. Гаяз ике ишкәк белән ишә, теге малай койрык тота. Көймәне Ыкнын уртасына сузылган ай сукмагына юнатггеләр Ай нурына коенып, яз исенә исереп, сөйләшмичә агым белән төшәбез Кисәк көймә бер урында бөтерелә башлады Без Илгизә белән куркудан кычкырып җибәрдек Көймә читенә чатырдап ябышкач, Гаязга карадым: ул каш астыннан елмаеп утыра. Уф, юри куркытканнар икән' Ык өстендә тагын бер көймә күренде Анда яшьләр күбрәк бугай, чыр-чу киләләр. Берәү гармун тартып җибәрде, җыр башладылар. Мин көнләшеп куйдым Бездән өлкәнрәк кызлардыр инде. Без Илгизә белән болай да оялып кына килдек, кая ул җырлап йөрү! Малайлар белән көймәдә йөргәнне кеше сизәргә тиеш түгел. Бик озак йөргәннән соң, су салкыныннан туна башладык, юка киенгәнбез икән Малайлар туңмыйлар, каерыи-каерып ишкәк ишкәч аларга кызу. — Менә чыгармыйм әле, иртәнгә кадәр йөртәм!—,дип шаяра Гаяз. —Йөртегез, без ишәсе түгел, иртән уч төбегез нишләр микән?—диде Илгизә. Армиягә китәр алдыннан Гаяз мине тагын күпер башына алып чыкты Без инде мәктәпне тәмамлап, унсигезне тутырып киләбез. Агым суга карап сөйләшми торабыз, август төне салкынча, ә мин тагын юка киенгәнмен Бу юлысы Гаяз, минем туңганны сизеп, пиджагын салып бирде Уртача буйлы, кин җилкәле, Маяковскийнмн яшь чагындагы портретына охшаган: шундый ук кыска итеп киселгән чәч, биек мангай, каш астыннан сөзеп карый торган кара күзләр Тимердән коеп ясалган сын кебек Тик Гаяз Маяковскийдан матуррак Гаяз бер сүз дә әйтми Мин һаман көтәм. Нигә син шундый кыюсыз. Гаяз, ник дәшмисен? Ул кинәт кенә тимер кебек каты куллары белән мине кысып кочаклады ла. иреннәремнән каты итеп үбеп алды. «Мин сине яратам*,—дип әйтергә кыюлыгы җитмәде Мескенкәем, ата-анадан ятим калып, ана назы күреп үсмәгәнгә, назлы сүзләрне белмәгәндер инде. -Ир1әгә армин1ә кнтәм,—диде. «Мине көт!» димәде... Ул арчины, мин укырга киттем Бер-беребезне югалттык. Мине үзеннән аргык югары куйгандыр инде, шума күрә эзләргә батырчылыгы җитмәгәндер, югыйсә куркаклардан түгел иде яшьлек дустым, классташым. Шулай игеп, бөреләнеп килгән мәхәббәт чәчәк атмый калды Күнелсмнен бер почмагында 1аязнын «яратам* дип әйтергә җөрьәт итмичә, кочаклап үбүе яшьлсгсмисн ин саф истәлеге булып саклана... Нияз янына килдем: — Кайтабызмы? —Бсраг горыйк әле.—Сүнгән сигаретын ташлап, янасын кабышы. Тамак кырып кунды Күпер башына карап нидер күзәтә Анда бер төркем хатын- кыз тора Атар арасындагы Равиләне шунда ук абайлап алдым Мен.» эш нәрсәдә икән Равиләнен су буена төшәсен алдан ук белен, мине дә чакырган. Бер мизгел эчендә дөнья үзгәрде дә куйды. Көн караңгыландымы? Җил көчәйдеме Тунып. дерелди башладым. Нияз геге яктан күэен алмый, янында мин барын да онытты. Анын өчен кояш әнә тегендә, күпер башында. Эх, менә хәзер бозларга сикереп, әнә шул кара суга чумарга иде, минсез калсын иде! Шул мизгелдә башыма кире бер фикер килде. Алсу шарфнын бер очын түшемә төшердем, икенче очын аргка җибәреп, чәчләремне рәтләдем дә. Ниязнын беләгенә ябыштым. —Әйдә күпер башыннан урап киләбез! Нияз карышмады. Аны култыклап, тигез атлап «кояш» торган якка киттек. Юк-бар сүз табып, ана сыенып, елмаеп барам. Менә тегеләр янына җиттек. Исәнләштек Равилә янында тагын минем бер «көндәш» тора— аптека мөдире Тоня. Ул алаша чаклы марҗа нәрсә өмет итте икән? Атна саен туган көн үткәреп, спирт эчертеп, кияүгә чыгармын диде микән? Үтеп барышлый аягына күзем төште. Туфлие җәрәкә көймә кадәр бар! Кырык ничәнче размер микән? Равиләсе ичмасам хатын-кызга охшаган, ә бусы9 ! Үтеп киткәч, аркам белән тегеләрнең карашын сизәм. Карагыз! Менә без нинди матур пар! Минем бәхетем менә шушы ал шарф кебек балкый! Иелеп аяк астыннан бер балчык кисәге алдым да агып барган боз өстенә ыргыттым. «Төш күрсән, агым суга сөйләп, теләк телә»,—диләр. Мин эчемнән теләдем. «Йөрәк әрнүләремне алып китегез, бозкайлар! Мина тынычлык килсен! Ул сөюемнен кадерен белсен! Мин анын колы булыйм, чәчем белән җир себерим, тик мина хыянәт итмәсен, башкага кызыгып кимсетмәсен!» Мин бозлар күздән югалганчы карап калдым. Пружина кебек тартылып каткан гәүдәм ниһаять җиңеләеп китте, күңелемдәге ярсу басыла төште. Әллә чыннан да агым су кайгыны алып китә микән? Икенче апрель көнне директор безгә ял бирде (язгы каникул бит). Нияз эшкә китте, мин күп итеп кер юдым. Бер үзем генә калгач, кичәге вакыйгалар яңадан искә төшә, Ниязның Равиләгә карап, ымсынып торган карашы йөрәгемне тагын кузгатты. Көне буе, ни эшләсәм дә, Равилә белән әрепләштем. Ак күбектә Ниязнын күлмәкләрен юам. үзем тегене сүгәм: —Сина Ниязнын күлмәкләрен юу насыйп булмас! Коридорны юып. аяк киемнәрен тезеп куйгач: —Синен туфлиләрен беркайчан да Нияз ботинкалары янында тормас!— дим. Керләрне юып чайкагач, ишек алдына чыгып. Ниязнын дүрт күлмәген бауга элдем Анын күлмәкләре янына үземнең матур ефәк комбинацияләремне тездем. Бераз уйлап торгач, шкафтан әле бер дә кимәгән ике ак трусигымны алып, салкын суда чылаттым да. Нияз күлмәкләренең икенче ягына элеп куйдым. Менә, карагыз. Ниязнын күлмәкләре ике флангтан да минем киемнәр уртасында! Чиләктәге зәңгәр лифчигымны да Нияз күлмәге өстенә элдем Минем әйберләр күргәзмәгә куйган кебек: өебезгә каршы якта амбулатория. аннан безнен бакча аша хирургия бүлегенә йөриләр. Үткәне бере гел безнен өйне күзәтә тәрәзәләрне, баскычны, юып элгән керләрне Кайберләре алдына карамыйча, абына-сөртенә баралар. Андый чакта ачуым килеп, эчемнән генә: —Кара, кара, ике күзен шунда калсын!—дим. Теге елан да бүген анда бармый калмас, карасын! Беренче июнь—мәктәптә иң дулкынландыргыч көн. Безнен мәктәптә ин зур бүлмә спортзал булганга, шунда парталар кертеп, ике йөз баланы шыплап тутырдык. Уңайлырак урын алырга дип, укучылар бик иртә җыелганнар иде " Минем өчен дә бүген гаять җаваплы көн—унберенче классым сынау бирә. Мин килеп керүгә, укучыларым сырып алдылар. Алар әниләренә сыенган бәбкәләр сыман, миннән ярдәм көтәләр. — Гөлчәчәк Хафизовна. нинди темалар булыр икән, белмәдегезме’ —Әйттем бит инде, конвертны сезнең алда гына ачалар, бары шунда гына билгеле була. —Ну, шулай да. сез нинди темалар булыр дип уйлыйсыз? — Барысы да без үткән әсәрләр буенча! Дулкынланасызмы?!. — Коточкыч. Гөлчәчәк Хафизовна! Яза алырбыз микән? -Тырышыгыз инде! Сезгә таныш булмаган теманы җибәрмиләр. Әдәби әсәрләр алып килдегезме? —Әнә. һәр өстәлдә китаплар. Минем классым тәрәзә яклап стена буена утырган, һәрберсенең өетазендә чәчәк бәйләмнәре тора Комиссия өстәлендә аеруча күп Комиссиядә утыручыларның күзен капламакчы булалардыр, мескенкәйләрем. Сочинение язунын серен барыбыз да беләбез инде. Үз башыннан фикер йөртеп язардай сәләтле балапар—унга бер. Дүрт-биш текстны өтерләренә кадәр ятлап, күнелдән язучылар күпчелек Укучыларның калган өлеше «гармошка» ясап килә дә. уч төбенә кысып утыра, жае чыккан саен әкрен генә күчерә. Укытучылар аларны күрмәмешкә салыша. Укытучыларга каныккан завучлар гына, чебигә ташланган карчыга кебек капылт килеп, синсн укучыларыңны «коралсызландыра», яңадан кабатласа, сынаудан куып чыгара Директор конвертны ачып, кәгазьне миңа сузды: -Гөлчәчәк Хафизовна. темаларны укып аңлатыгыз! Укучылар тема сайлап алгач, һәрберсенең янына барып, белешеп йөрим Күбесе Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романы буенча коммунистлар образын яза Ике-өч укучымнын әзерлеге түбән, шулар өчен куркып яннарында озаграк тоткарландым Бармак белән төртеп чагаларын күрсәтә башлаган идем, көтмәгәндә завуч тавышы сискәндерде: — Галчәчәк Хафизовна. үзләре эшләсеннәр! Завуч Могыйныч ишек янындагы өстәлгә менеп утырган да. часовой кебек залны күзәтә Асылындырып утырган аякларында тузанлы итекләр. Ул кышын да. язын да шул күнитек киеп йөри, туфлиләре юк микәнни? Могыйныч алты сәгать буена өстәл өстендә тик утыра алмады, тәмәке тартырга чыккалады Ул югында тиз генә барып, йомшак укучыларыма хаталарын күрсәтеп чыктым. Утырып калсалар, тагын бер ел мәктәптә тинтерәп йөреп кенә рус телен барыбер белгәннән дә артыграк өйрәнә алмаслар. Мин Саша Колесников турына җиткәндә Могыйныч килеп керде Сашанын зшен карай өлгермәдем, ләкин аның янында тоткарланып торырга шөлләдем Завуч тагын кисәтсә, укучылар алдында оят! Мин үз гомеремдә беренче мәртәбә сынау алам, егерме ике укучым өчен жаиап бирәм. Алар башка класслар кебек—бик көчлеләре. уртачалары, йомшаклары да бар. Әнә Тәнзилә, ^Шолоховның романын ачып, ниндидер цитата эзли. Мин аиын өчен дә борчылам. Ел буе гел бишлегә генә укыды, медальгә кандидат Ничек язар икән ' Янына да барып килергә иде дә. Могыйныч укучылар алдында мыскыл итсә нишләрмен? Фәгыйлә апа янына барып утырдым: —Фәгыйлә апа. берәр җай чыкса Тәнзилә янына барып кил әле, эшен карап чык. зинһар! Каушаудан хата җибәрүе бар. Фәгыйлә апа каты учы белән минем кулны кысты да: Борчылма. Гөлчәчәк, исен китмәсен иске чикмәнгә, Могыйнычтан курка торган күлмәкләр тузган!—диде. Ниһаять, алты астрономик сәгать узды. Укучылар язмаларын гапшырып бетерделәр Без сочинениеләрне директор кабинетына илтеп тапшырдык — Бүген арыгансыздыр инде, килеп тормассыз Иртәгә сәгать сигездән тикшерә башларсыз,—диде директор. Иртән сигез тулганчы җыелып беттек. Алты укытучы, алты ассистент белән дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр күтәрен кереп утырдык. Әле минем чыгарылыш сочинениесе тикшергәнем юк. Фәгыйлә апа мине өйрәтә: -Язма эшне тикшерү бик четерекле гамәл: башта аны укып чыгасын һәм хаталарын кәгазь читенә карандаш белән билгеләп барасын Шикләнгән сүзләрне цитаталарны китап белән чагыштырасын, сүзнен язылышына шикләнсәң, сүзлектән карыйсын. Бу оят эш түгел Икенче кат тикшергәндә карандаш белән билгеләгәннәрне бозгыч белән сөртәсен дә. кызыл кара оелән тамгалыйсын. Хата калырга тиеш гүгсл. безнен эшләрне РОНО тикшерә ә медалистларныкы Казанга ук китә. Хата калса, оягы безгә... Директор шкафтан өем-өем эшләрне алып, укытучыларга бирде —Гөлчәчәк Хафизовна, сезнең эшләр монда түгел, комиссия председателендә. Мин аптырап калдым. —Ник алды? —Башта үзем карап чыгам,—диде. —Гөлчәчәк. Габденур Могыйнович тарих кабинетындадыр, шуннан барып ал.—диде Фәгыйлә апа. Анда барырга аягым тартмый. Коридорда кирза итекләрен шап-шоп басып килә. Карык-корык ютәлләп, минем сочинениеләрне култык астына кыстырып. Могыйныч керде. Яныма килде дә, бер эшне аерып алып, өстәлгә салды. —Бу сочинение икелелек, начар язган. Дүрт биттән торган эшне завуч яшел паста белән чуарлап бетергән, кәгазь читендәге озын-озын яшел таякларны икенче ягына чыгарлык итеп каты басып язган. Яшел кара белән язарга ярамаганын белмәде микән? Сочинение Саша Колесниковныкы иде. Ул әдәбиятны ярата, үтелгән әсәрләрне гел укып барды, ләкин грамотасы аксый инде. Могыйныч. калын портфелен күтәреп, тәрәзә янындагы өстәлгә барып утырды. Сашаның эшен укып чыктым. Эчтәлегенә ныклы дүртле куярга була, тик хаталары чыннан да күп күренә. Орфография һәм стиль хаталарын бүлгәч, өчле куярлык булды, чөнки текстта бер үк төрле хата өч урында кабатланган, бу очракта ул бер генә хатага санала. Борчылудан кулым эшкә бармый, тиле кебек утырам. Фәгыйлә апа аркама төртеп пышылдады: —Башка эшләреңне карый тор! Сашаның эшен дәфтәр өеменен астына ук яшереп куйдым. Төшке ашка кайтканчы бары биш кенә эшне карап чыга алдым Сочинениеләрне тагын директор кабинетына керттек. Башка укытучыларның чыгып киткәнен көттем дә, хәлне Александр Николаевичка сөйләдем. Башкалар алдында гына тыелып торганмын икән, директор каршында түзмәдем, гарьләнүдән елап җибәрдем. —Нишләп минем эшне генә тикшерә сон ул? Минекеннән башка тагын ничә класс бар, аларныкына кагылмаган! —Әйе, Габденур Могыйнович комиссия председателе. Ләкин нигә әле сез елап торасыз, Гөлчәчәк Хафизовна?! Үзегез ничек телисез—шундый билге куегыз, сез бит ул эшләрнең хуҗасы! Җебегәнемнән оялып куйдым. Александр Николаевичка күтәрелеп карадым Чигәдән агара башлаган чәче, зур зәңгәр күзләре, вак шадралы йөзе, кечкенә җыйнак авызы, сөйләшкәндә матур ялтырап китә торган алтын теше, укучыларга карата сабыр мөгамәләсе—барысы гел элеккечә, безне укыткандагы кебек. Аның белән сөйләшкәч, бик рәхәт һәм җиңел булып китте. Төштән соң тагын җыелыштык. Могыйныч юклыктан файдачан ы п, базар ясап алдык. Мәктәптәге барлык хәлләрне дә белеп торучы Фәгыйлә апа: — Гөлчәчәк, Могыйнычнын Сашага ни өчен икеле куйдыртырга теләгәнен беләсең киләме?—дип сорады. —Ни өчен? —Узган ел унынчы класста Габденур Могыйныч тарих укыта иде. Саша нишләптер Могыйнычка каршы дәшкән. Ул Сашага класстан чыгып китәргә кушкан. Теге тыңламагач, барып ябышкан да, сөйри башлаган Саша этеп җибәргән. Сугыша язганнар. Менә шуның үчен ала ул Сашадан. Соңыннан Могыйныч ул классны ташлады. . Быел яз көне химия укытучысыннан еллык контроль эш үткәртеп, Сашага икеле куйдыртты Әгәр сочинениедән дә икеле куелса—бала аттестат ала алмаячак. Мин бу хәлләр турында һуштан китеп тыңладым. Куркыныч ич бу! Укьггучы шундый буламыни? Укучыдан үч алырга тиешмени0 Андый кеше мәктәптән йөз чакрым ераклыкта торырга тиеш! 86 гоал ХӘБНБУЛЛИНА Кич белән безнен өйгә Колеснмков килде Ул бик оялып кына мине чакырып чыгарды Саша каушап, бер аягыннан икенче аягына баса, таптама. Нечкә озын буйлы, кечерәк башлы, оялчан зәнгәр күзле егет борчылудан агарып калган. —Гөлчәчәк Хафизовна. мина икеле куйдыгызмы? Мин аптырап калдым. Чыбыксыз телефон шәп тә эшли безнен мәктәптә' Укытучылар да телләрен тыя алмый икән! —Кем әйтте'’ —Ишеттем инде. —Әле бер эшкә дә билге куймадык, икелелөр дә. бпшлеләр дә юк! Икенче сынауга яхшылап әзерлән! Юкка борчытып йөрмә! Ниһаять, язма эшләрне тикшереп бетердек, билгеләр куйдык, һәрберсенә рецензияләр яздык, медалистларныкын аерып ак жел белән почмакларыннан тектек Ассистентларга кул куйдыргач, эшләрне Могыйнычка бирдем Ул башкалар шикелле тиз генә кул куймады: —Сынау комиссиясе председателе ике тавышка ия Мин сезнен билгеләр белән килешмим, билгеләр күтәренке, эшегезне раслый алмыйм.—диде. Күрәсен. Александр Николаевич үз сүзен ныклап әйтте бугай. Хәсров чәпчеп йөрүдән туктады Унберенче «В* классының билгеләрен аңлатканда башта шомлы тынлык урнашты «Тәнзиләнең билгесе бишкә биш» дигәч, класс кул чапты Димәк, башка сынауларын да бишлегә бирсә. Тәнзилә медалист булачак Исемлек буенча—Колесников Саша Эчтәлеге—дүртле, грамотность—өчле, дигәч, Саша, шатлыгыннан кып-кызыл булып, ике кулы белән йөзен каплады. Бу сынау мина сират күперен үтү белән бер булды. Рус теле укытучыларынын бер күнелле традицияләре бар икән: бөтен комиссияне жыеп. сочинение юалар Банкетка кем нәрсә булдыра—шуны алып килә Ул көнне бездән башка кеше мәктәптә күренмәде. Өч өстәлне бергә куштык та. өсләренә чиста плакатлар жәеп, бар булган әйберне тездек Кургаш башлы озын муенлы шәрабләр өстәлдә генераллар кебек басып торалар Кем тотты каз турый, кайберләре салат, икенчеләре өчпочмак алын килгән Берничә тосттан сон китте көлешү, китте шау-шу. беркем беркемне тыңламый Фәгыйлә апа мәҗлесне үз кулына алды —Җәмәгать, житәр. ашау күрмәгән кебек капланмагыз! Үзебез белән булган кызыкларны сөйлик, әллә безнен эштә азмы ул?! Үзем башлыйм Шушылай жәй көне сочинение яздырдык Бераз тикшердек тә таралыштык Яшь укытучылар—Люция Нуретдиновна белән Зинаида Васильевна бездән калдылар Хәтерлисезме аларны?—дип кайтарып сорады Фәгыйлә апа —Әйе. әйе. хәтерлибез! — Менә шулар икесе тикшерергә калдылар. Бер заман төнге уникедә безнен ишекне кагалар Кемнәрдер баскыч төбендә шаркылдап көлә ЧыксамЛюиия мина кәгазь төртә: «Фәгыйлә Галеевна. укып карагыз әле!*—ди. Өйалдына ут кабыздым да. Люиия күрсәткән урынны укый башладым Минем йөздә үзгәреш күреп, тегеләр тагын көләргә тотындылар Аларга мин дә кушылдым Көлә-көлә күздән яшьләр акты Бу Сәлимханов дигән ангырарак укучының сочинениесе иде Анда болай язылган «Тарас сказал Андрею: чем тебя породил. тем и убью!..* Мәжлсстәгеләр гөрләтеп көлде. Байтак мәзәкләр тынлап, көлә-көлә тәмләп чәйләр эчтек. Кайтырга җыенган илек, ишек янына килсәк, исебез китте мәктәпне тыштан йозак белән бикләп киткәннәр! Ярый әле жәй ае. тәрәзәләр ачык. Ишек алды ягындагы тәрәзәне ачып, ир-атлар теге якка сикереп төштеләр лә. башта әйберләрне аллылар, аннан сон безгә чыгарга булыштылар Шулай итеп, уку елы—минем беренче укыту елым тәмамланды Безне жилтерәтеп сәгать ярым эчендә Чаллы пристаненә китереп җиткерделәр Бары йөз егерме чакрым ара үттек... Шул чакрымнар безне бөтенләй башка кеше итте дә куйды! Без хәзер кошлар кебек азат! Дәрес планы төзисе дә юк. идән юасы, ашарга пешерәсе дә юк; больницадан чакыру да, авырулар да юк! Без хәзер ваемсыз егет белән кыз—Кама өстендәге ак пароходка килеп кердек. Чемоданнарны урнаштыргач, өс-башны рәткә салып, һавага чыктык. Беренче класслы палубага беренче мәртәбә аяк басуыбыз. Ачлы-туклы үткән студент елларында, ин аскы катта капчыклар, мичкәләр, әржәләр арасында утырганда өске палубадагы кешеләргә кызыгып карый идем. Алар башка дөнья кешеләре кебек тоелалар, анда менү хыялда гына иде. Теплоход йөрәкләрне дәртләндереп гудок биргәч, ыгы-зыгы тукталды. Матрослар тимер баганага бәйләнгән юан бауларны сүтеп алдылар, трапны тартып төшерделәр. Салмак кына борылып, теплоход юлга чыкты. Дебаркадерда озатучылар кул болгап калдылар. Судан ипи һәм булка кисәкләре чүпләргә дип ияргән акчарлаклар югарыга күтәрелеп бераз безне озата бардылар. Кама киңлегенә чыккач, безнен кораб йөрешен тизләтте. Яр буендагы эсселек кимеде, яшькелт дулкыннарның дымлы жиле иркәләде. Теплоходның борынына барып бастым Ходаем, бар микән дөньяда тагын шундый матурлык! Кояш нурларында елга өстендәге вак дулкыннар көмеш балыклар сикерешкән кебек бер-бер артлы тәгәри. Бишектәге баланы аркасыннан бәпләгән кебек, теплоходка дулкыннар бәрелә Вакыт бүген минем өчен мәрхәмәтле: ашыктырмый, борчымый, минутларның, секундларның кадерен белеп, әкрен генә ага. Мин хәтта аны тоям—ул нәкъ тын елга агымы, тынычланган йөрәгем тибеше кебек. Шушыдыр инде тормыш гармониясе... Теге бозлар, жылы диңгезгә барып җитеп, минем сагышларымны эреткәннәрдер, теләгем кабул булгандыр... Эх. шушы корабтан төшмичә, зәңгәр елга буйлап гомер буе агарга да агарга иде... Төшке аш вакыты килеп жигге. Ниязның ачка интеккәнен күз алдына китереп, үзәгем өзелде, гүя балам ачка тилмергән. Шул мизгелдә Чулпаным искә гөште Нишли икән бәбекәчем? Йөрәгем чеметеп-чеметеп алды. Кызым мине эзли торгандыр! Елыйдыр! Эх, юләр, кеше сүзенә карап нишләп баламны калдырып киттем0 Бар нәрсәне ташлап шушы минутта ук кызым янына кайтып китәр идем! Нияз минем борчылганны белә: —Бернәрсә дә булмас! Әби аны синен белән миннән яхшырак карын' —Эх, ялгыштык! Ялым ял булмас инде! —Ялгышмадык! Әле өйләнешкәннән бирле икәүдән-икәү ял иткән булмады. Әйдә әле каютага, минем сине яратасым килә! Беренче мәртәбә килеп кергәндә каюта ничектер чит-ят тоелды, безгә кадәр яшәгән кешеләрнең исләре, безгә күренмәсә дә, ярты җаннары калган кебек тоелды. Хәзер исә бу кечкенә бүлмәгә без жан өрдек. Каютада минем «жизел» хушбуе исе килә. Тыштан саф һава керсен өчен тәрәзәне ачып, пәрдәне төшереп куйдым Юынып, салкынча чиста җәймәләр өстенә яткач кына үземнең арганлыгымны сиздем. Ләкин йокы истә дә юк Кадерле истәлекләрне тагын йөрәк аша уздыру күңелне вәсвәсәләгән, нидер булыр кебек. Нияз яныма килеп утырды. Йомшак кулы белән иңсәләремне, тәнемне иркәләп төште дә эчемдә туктады. —Сине бала тапкан хатын дип кем уйлар! Гәүдән нәкъ кыз чагындагы кебек. , Ул идәнгә тезләнде, зәңгәр ефәк эчке күлмәгемне күтәреп, кендек турыннан үбеп алды. —Кем уйлаган Ханморзада минем өчен шушындый кыз үсәр дип.' -Син мине күптән бодай иркәләми иден. атлә өр-янадан гашыйк булдыкмы? — Юк. мин сине һәрчак яратам! Син үзен генә иркәләнергә теләмисең! Йә бер сәбәп, йә икенче сәбәп табасын —Бүген бернинди сәбәп юк... Хатын-кыз өчен бер сөелү ун михнәт китерә... Иртәнге ашларның берсеннән сон бүлмәгә кайттык. Нияз минем кәефем юклыкны сизеп алды —Авырмыйсынмы син’’ -Юк — Ни булды сон? — Берни дә булмады. -Кил алайса яныма, карчыгым!-Нияз, мине үзенә тартып кочакламакчы идс. этеп җибәрдем. Ул аптырады -Мин авырга узганмын'—Иртәдән бирле төерләнгән кайгы яшьләре мөлдерәп күздән тәгәрәде. Нияз пошаманда калды — Килгәннән бирле шушы караваттан төшмәдек'—Мин йодрыкларым белән матраска бар көчемә китереп суктым да мендәргә капланын еларга керештем —Тукта әле. елама! — Нишләргә сон мина, үләргә мени? Беренчесендә дә үлгәннән калдым бит! Беренчесе авыр инде ул. икенчесе жинел үләр... —Синен аркада шушы хәлгә төштем! Мин үлгәч сина рәхәт булыр, яшь хатынга өйләнерсең! —Бала тапкан саен хатын-кыз үлә башласа, җирлә кеше калмас, жүләр уйлар белән башынны катырып ятма' Нияз бераз тынычландырды. Аралары икс яшь кенә була бит Ничек укытырмын. -Лае чыгар әле. әби дә булышыр, мин дә карармын. Ниязнын соңгы сүзеннән көләсем килде, елаудан туктадым. -Син инде ул бала карар кеше' Ашарга кайтырга да вакыт таба алмыйсын! Рәтен табарбыз! Безгә тагын бер малай артык булмас! Мина жинел булып китте. Чыннан да. нигә куркам сон әлс? Карынымдагы ярма бөртеге кадәрле генә жан иясе мина бик тә кадерле тоелды Кулымны зчемә куйдым: кем булыр икән'' Кызмы, малаймы? Малай булса ярар иле! Ниязга ул кирәк Мизгем кәеф күтәрелгәнне сия*п, Нияз шаяртып куйды Монысы обязательно малай була! Безгә аны. Гөлкәй, пароход китерде, моряк туачак, менә күрерссн! Ялы бетмәсә дә Нияз эшкә чыкты. Ьсрничә көннән ул яна хәбәр алып кайтты — Гөлчәчәк. Аркадий Николаевичлар Азнакаша күчеп китәрм жысна. Ул бүген мине чакырды да «Баш врач булып каласын, мин инде министр белән сөйләштем»,— ди. Син ничек уйлыйсын, риза булыргамы, юкмы? —Ә син үзен ничек уйлыйсын? — Бу минем өчен көтелмәгән тәкъдим — Кулыннан килмәслек эш түгелдер әлс! Белемен җитәрлек, холкын ипле! —Ул гына аз шул! Безнен больниианын базасы юк: спеииалистлар житми. биналар, жнмерек аппаратура, инструментлар юк —Алырсыз! Яна больнииа сала башладылар бит инде —Ул «сакаллы» объсктнын төзелгән чаклысы ишелеп беткән инде... Бу сөйләшүдән соң Нияз байтак икеләнеп йөрде. Ул турыда берәүгә дә сөйләмәдек, хәтта өнкәйләргә дә әйтми тордык Ял йортыннан кайтып ике атна үткәч, Мөнәвәрә килеп керде. Мина бик еынаулы караш белән текәлеп торгач әйтә куйды: —Син икенче база алып кайтырга җыенасыңмыни? —Әйе, тәвәккәлләдем... —Кызың бик кечкенә бит әле, карый алырсыңмы соң? Мөнәвәрәнең минем эшкә тыкшынуына ачуым килде. —Нигә карамаска, мин кемнән ким? — Юк. мин болай гына, ике яшь бала белән эшләве авыр булыр, дип кенә әйтүем —Ә син моны кемнән ишеттең? —Равилә Гариповнадан. Ул синең анализлар тапшырып йөргәнеңне күргән Кичә ординаторскаяда утырганда: «Испугалась, что мужа уведут, решила второго рожать»,—ди. Шулкадәр ачуым килсә дә, сиздермәскә тырыштым Мөнәвәрә күзен елтыратып, ни эшләр микән дип, мина карап утыра. Мин булдыра алган кадәр тыныч кына; —Мескен, үзе бала таба алмагач, көнләшә торгандыр инде! Егерме алты яшенә житеп. кочагына бала алмаган, бала имезүнең тәмен татымаган! Әгәр янадан берәр сүзен ишетсәм, безнең гаилә эшенә кысылып йөрсә, районнан кудыртам мин аны!—дидем. Мөнәвәрә иртәгә үк минем сүзләрне тегеңә илтеп җиткерәчәк! Август уртасында Ниязны Казанга министрлыкка чакырдылар. Ул аннан приказ белән баш врач булып кайтты. Күпләр өчен бу көтелмәгән хәл булды Минем жөмләдән сон Борнаев залга елмаеп карап торды да: — Менә берәр көнне үзем специально килеп рус теле укытучыларына диктант яздыртам әле. кемнең белеме ничек икәне шунда күренер!—диде Залда бернинди үзгәреш сизелмәде Көн буе ашамаган-эчмәгән укытучылар. икенче сменаның дәресләрен тәмамлап, көчкә җыелышка кереп утырганнар иде. кайсы йокымсырый, әллә кайсына Борнаевнын сүзләре барып җитмәде, әллә мондый мәгънәсез кимсетүләргә күнеккәннәр, беркем бернәрсә әйтмәде Мин аптыраудан янымда утырган Фәгыйлә апага язу җибәрдем •Фәгыйлә апа. бу кеше рус теле факультетын тәмамлаганмы?» Фәгыйлә апа минем кәгазьгә өстәп язды: «Көчкә безнең кичке мәктәпне тәмамлап, ике ел партшколада укып кайтты.» «Атай булгач, липломлы белгечләргә диктант яздырырга хакы бармы сон анын9 * •Синен белән миннән хак сорап тормый ул, власть үз кулында!» Арудан йөзләренә сары коелган укытучылар алдында чиртсәң каны чәчрәп чыгарлык кызыл чырайлы Борнаев хәзер бер лә сөйкемле күренми Партия башындагы кешеләргә инанып, аларга ихтирам белән карарга өйрәнгәнгә, бу кешенең тозсыз чыгышыннан соң нәрсәдер югалткан кебек булдым. Борнаев дәртләнеп дәвам итте —Авылларда йөргәндә шундый укытучыларны күрергә туры килә— абзарда йөргән киемнәре белән учительскаяга килеп керә, телогрейкасыннан тирес исе килә, гамажы гармун сыман сырланып асылынып төшкән. Укытучы укучыларга һәрьяклап үрнәк булырга тиеш дибез бит. Укытучы чын педагог икән, анын мат карарга вакыты калмас! Мин үземнән бигрәк гомер буе эшләгән укытучыларны чын күңелемнән кызгандым. — Мат турында сүз чыккач, әйтми китә алмыйм, иптәшләр, инде бик күп укытучылар сыерларын тапшырып бетерделәр. Ссзнсн коллективта гына бу эш сүлпән бара Менә Мосаллия Латыйповнаны чакыртып сөйләшкән идек, ул каршы килә, сыерын сдавать итәргә теләми. Мосаллия апа тыныч кына: — Минем дүрт балам ни ашарга тиеш сон? Аларга сөтне сез китерерсезмени9—диде. Борнаев тавышын күтәребрәк жавап бирде: — Магазиннарда сөт сатарга кушылды. Мал карап мәшәкатьләнгәнче әзерне генә атып кайтасы! — Минем кибеттә чират торырга вакытым юк. икс смена эшлим. Мосалтия апанын кабынып китүеннән курыкты бугай, директор урыныннан торып: —Иптәшләр, докладчыны бүлдермик, әйтәсе сүзләрегез булса, чыгышка әзерләнегез,—диде Фәгыйлә апа минем кәгазьне алды да тагын нәрсәдер язып төртте: • Районнын ит тапшыру планын арттырып үгибез дип. халыкның сыерын көчләп жыялар Орден алырга телиләр бугай!» Фәгыйлә апа хаклы булып чыкты Безнен район ит тапшыру планын бер елда өч еллык итеп үтәде. Бөтен республиканы шаулаттылар, Борнаевка һәм анын кешеләренә орденнар бирделәр, районга күчмә Кызыл байрак гапшырдылар. Тик авыл кәгүендә юньләп сыер калмады. Урам буйлап эзләп сөт таба алмыйча кайткан чаклар булды. Кибеткә бср-ике фляга сөт чыга да шунда ук сатылып бетә. Безнең кебек ике смена эшләгән кешегә чират җитми. Борнаевнын киңәшмәдәге сүзләрен кайткач Ниязга сөйләгән идем, ул бер дә аптырамады: —Алар үзләрен власть башына мәңгегә килгән дип хис итәләр, законын да, үзләренә ничек кирәк, шулай боралар, партиянең авторитетын җимерәләр. Чөгендердән каигып, беренче көн укытырга килгәч, завуч Могыйныч иртән дәрес планнарымны сорап алды. Аларны тикшереп биргәч: —Бик кыска язылган. Мине тугызынчы класстагы дәресегезгә алып керегез ате,—диде. Мин бик каушап төштем. Сиздермәскә тырышып: —Керегез. Ләкин чөгендердән сон укучыларның әзерлеге юктыр әле. —Ничего, мина классны өйрәнергә кирәк. Ул тугызынчы классның нәрсәсен өйрәнә икән Могыйныч? Миңа атарны быел гына бирделәр бит әле. Моңа кадәр нигә өйрәнмәгән? Дәрестә гадәттәге жднлылык булмады. Дәреснең темасы унтугызынчы гасырның алтмышынчы еллар әдәбиятына күзәтү иде. Лекция итеп төзелгәнгә, дәреснең күп өлешендә үзем сөйләдем. Эчтәлеге хәтсез әйбәт булса да, күрсәтмә әсбаплар юк иде. Укытучылар белән мәж килеп, лабораториядән алырга онытканмын. Ичмасам язучыларның портретлары да кул астында түгел!.. Мин терсәкне тешләрдәй булдым, шундый үкендем, шундый хурландым.. Могыйныч анализ ясарга ашыкмый, һәр атнада дәрес планнарымны тикшерә дә, «Проверил. Завуч Хәеров» дип имзасын куя. Аның автографлары байтак җыелды инде. Ну, мине дә хәзер, русча әйтсәк «голыми руками не возьмешь»! Могыйнычның миннән калмый дәрескә йөрүен күргәч, Фәгыйлә апа очраганда елмаеп күз кыса: —Күрдеңме инде абзаннын кем икәнен? Ул әле сиңа Саша Колесни- ковынны еш искә төшерер!—ди. Хәзер планнарны озын һәм эчтәлекле итеп төзим. Дәрестә күбрәк укучыларны катнаштыру өчен төрле алымнар эзлим, һәрберсенә аерым- аерым эш бирәм: берсе дәрескә эпиграф әзерли, икенчесе күрсәтмә материалны тактага элеп куя, кайберләре, өстәмә материал табып, доклад ясый. Хәеров дәресләргә кергәч бәйләнерлек урын калмасын дип тырышам. Юк! Алай түгел, дөрес сөйләмим! Могыйныч өчен тырышмыйм! Минем бик яхшы укытучы бүласым килә! Сон булса да, башыма бер акыллы фикер килде, көндәшләр дә, дошманнар да. берьяклап начарлык эшләсәләр, икенче яклап яхшылык эшлиләр. Көнләшүдән мин Ниязга тин булыр өчен тырышам! Могыйныч аркасында үземә кечкенә тәжрибә туплап, эш алымнарымны булдырам. Алар мина үсәргә булыша! Менә салкын көз дә житге. Урамда карлы яңгыр ява Яна елга күп калмады. Рәхмәт сина, алтмышынчы ел! Безгә син рәхимле булдың! Калган көннәрең дә имин үтсен! Октябрь бәйрәмендә Равилә Хәйдәргә кияүгә чыкты. Хәйдәрне ветеринар булганы өчен башта тин күрмәгәндер инде. Нияздан өметен өзгәч, «санат булмаса солдат та ярап куйды*. Ниязны никтер, тин күргән иде дә бит. ләкин ул минем үземә дә бик тап-таман гына! Юлларына ак жәймә. Равилә! Кеше иренә кызыгып йөргәнче, күптән башлы-күхае булырга иде! Төшкән җирендә таш бул! Тик әле синең дә барыбер ачы яшьләрен тамар. Тормыш арбасын сөйрәп, йөзеңнең нурлары кимегәндә синен кебек берәрсе Хәйдәреңнең башын әйләндерми калмас' Мин хәзер дөньяга киләсе балам өчен көрәшәм, эшлим, яшим! Ярамаганны ашамыйм, эчмим. —Ни ашыйсын килә, барысын да аша. Үзенне тыйма, синен чәлен яхшы.—ди Нияз. Ул. минем эчкә янагын куеп, бапанын кыймылдаганын тынлый да анын белән сөйләшә: —Әй. малай, нык тибенмә, әниеңне обижать итмә! Безнең янда уйнап йөргән Чулпанны тезенә утырта да: — Кызым, әнисн бәбәй атып кайтсынмы?—.ди. Чулпан, анлаган сыман: «Бәбәй, бәбәй!*—ди. Кызыбызның теле бик тиз ачыла, ул хәзер жөмлатәр төзеп сөйләшә. Карынымда кыймылдаган икенче баламны кулларым белән сыйпыйм да. ба1а табасым искә төшкәч, куырылып китәм — И. Ходаем, рәхмәтләреннән ташлама! Исән-имин бәбәйләргә ятсын, баламның дүрт саны төгәл булсын, сау-сәламәт тусын!—дип ялварам Күңелемне башка нәрсә борчымый, жаным тыныч. Нияз миннән канәгать. — Гөлчәчәк, синен холкын жайлы. кемгә кияүгә чыксаң да бәхетле кеше булып яшәр идең! Сине укучыларын да белеп ярата! Шундый яхшы күнелле син!—ди. Бәхет шушыдыр инде Беләм. бәхетле тормыш чалт аяз күктән генә тормый Язмыштан андый бәхет көтеп, артык күпне өмет итеп алданырга ярамый. Яшәү—көрәш бит ул! Шулай да. үзәк өзелеп, газаплардан күнел канатлары шиңеп төшкәндә, зәнгәр Идел өстендәге ак пароход көтәдер кебек Бүгенге авырлыкка чыдасан. алда рәхәтрәк булыр дип өметләнәсең, һаман бәхеткә омтыласын, һәм бушка түгел... Ачы кайгылар, үлем сөремнәре аркылы узганнан соң, тормыш тагын да кадерлерәк тоела Башыма бер хыялый уй килә ожмах «теге дөньяда» диләр. Бәлки без нәкъ шул «геге дөньяда» яшибездер? Оҗмахыбыз да, тәмугыбыз да шушындадыр'*! Тирә-ягыма карыйм да дөньяның гүзәллегенә исем китә: нурлы кояш астында шаулап үскән урманнар, шул урман аланнарында үскән көмеш сабаклы умырзаялар, тургай җырына күмелгән зәнгәр житсн басулары, тауларыбыздан челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, яна пешеп чыккан ипинен хуш исләре—барысы да безнен бәхет өчен яратылгандыр, шушы оҗмахта һәркемнен үз өлеше бардыр Мөслим