ҮТКӘННӘРГӘ СӘЯХӘТ
ЧОР СУЛЫШЫ, халыклар язмышы, яшәү фәлсәфәсе юльязмаларда ачык чагыла Дөнья бәз күргән күзаллаганга караганда күпкә зуррак һәм катлаулырак икән Һәркем торган җиренә эшләгән эшенә, алган белеменә бәйле калыплашкан акылына таянып үз йөген йөртә Халыкларныкы да шулай Аларның йөкләре төрлечә кемнен авыр кемнең җиңел дигәндәй Шунлыктан, кемдер түзәргә, түзә алмаганнары иэепепсытылып яшәргә мәҗбүр Шул йөк астында юкка чыгып дөнья тарихыннан төшеп калган милләтләр дө бихисап Йөкләрен башкалар сыртында йөртүчеләре дө бар Алары акланыр өчен мәкерләр корырга сугышлар алып барырга, радио-телевидение. гөзит журналларны үз кулларына алып көн-төн сөйләп, ялган күрсәтеп торырга мәҗбүр Аларга да авыр, һәр кешегә авыр бу дөньяда Яхшылыктамы, яманлыктамы—һәркем тырышырга дөнья арбасыннан төшеп калмас өчен көрәшергә, сугышырга мәҗбүр Дөнья кырыс Аңбелем артып, яшәү рәвешенең яхшырып торуына карамастан бүгенге кешелек дөньясы да кырыс Үткәннәрнең кырыслыгы кыргыйлыктан торган Бүгенгесе Чечен җирендөгесе кебек Әмма һаман алга китеш юк Әле ике ел элек кенә егерменче гасырның кыргыйлыгын үз сыртында татыган чечен халкы җирендә кабат Мөскөү сәясәтенең караңгы болытлары куера Бу юлы да кем җиңүе белән бетмәсен, ул кешеләр күңелендәге авыр тойгы, югалтулары төзәлмәслек яралары белән Рөсөй тарихыңда үз урынын алачак Алты гасыр элек җыелган болытлар ике меңенче елга кергәндә дө таралмаска охшаган Тик ул көчсезләнеп, урыны урыны белән тоныкланган ерткаланган, тишкәләнгән инде Аның артында Ходай тарафыннан бар милләтләргә дө нурын тигез, бер төрле чәчәргә тиешле кояш барлыгы да беленеп тора Адәм баласы уйлана, үзгәрешләрне яхшылыкка юрый, өмет ният кора Адәм баласы юлларда да йөрми тормый Аның күрү ишетү, сизү сәләте киләчәккә өмет баглап, бар дөньяны айкый бирә 1999 ЕЛ Август уртасы Башлангыч сыйныфта укучы улымны ияртеп, икенче ел рәттән сәфәргә чыгам Юлыбыз тарихчы-галим Альберт Борһаиов оештырган археология экспедициясе белән Әстерхан якларына төгәлрәк әйткәндә Алтын Урда—Жучи Олысы башкаласы Сарай Бату шәһәренә юнәлгән Беренче елны үз иркебеэ белән поездга утырып тәвәккәлләсәк икенчесендә уңайлыклары булган автобус белән Казаннан ук юл алабыз Ерак юлларда өш йөрелмәгәч. аның үзенә генә хас канун-төртиплөрен дө белмибез Дөньясының үзгәрүен дө Мөскөү дикторларына ышанып, йомшак диванга ятып, телевизордан гына күзәтеп яту Яшәү рәвешебез, заман сулышы Казанда ук сизелде Үзем белен барган, җитәкләшер өчен дө кулын югары сузарга мәҗбүр булган улыма билет алу өчен туу таныклыгын алырга тиеш булганмын икән Күпме аңлатырга тырышсам да файдасы булмады Билет кассасы төбендә озак сөйләшмиләр. Монда сүз бер—-Не видишь что в России творится?» Минем кәләпүшле кечкенә улымда да террорчы күрәләр Әмма уйлардан да тиз айныталар монда Юл йөреп, шомарып беткән чират халкы да җыландай ысылдый башлады Шулай да. бер игелеклесе килеп, ватык урыс телендә —Энекәш борчылма, вагон хуҗасына акча төртсәң, малаең гына түгел, үзең дө билетсыз барырсың Кирәк булса. Чечнясына да утыртып җибәрерләр Кайда яшәгәнеңне белмисеңме әллә нигә юкка борчыласың, дөньясына кичә генә килмөгөнсеңдер бит —дип. җиңелчө шелтәләп, тынычландырды. Дөрестән дө, вагон хуҗабикөсе белән уртак телне беренче сүздән үк таптык. Табыш керәсене ул әле шат булып, юл буе безгә яхшы мөгамәлә дө күрсәтәчәк Бу илдә бары да сатыла икән Ә миңа нәрсә акчаны кемгә бирсәм дө барыбер түгелмени? Юлчының юлда булуы хәерле! Вагонга кереп урнаштык Тирә ягыбыз юлчылар, аларны озатып йөрүчеләр белән кайный. Юл мәшәкатьләре һәркемгә җитәрлек Уңайлык яратучылары өчен аерым купе-вагоннары да бар. тик акчаңны гына ике тапкыр артыграк түлә Вагонда—ара-тирө татар сүзләре кысылган урыс сөйләме Китүчеләрнең күбесе туган телләрен оныткан чит як татарлары Кем Элистага, кемнең әле Грузиягә чаклы барып җитәсе бар Казакъстан төбәгендә яшәүче милләттәшләрнең дә бу тарафтан юл тотулары. Барысының да күзе—тәрәзәдә Ә анда әле кабат-кабат исләренә төшеп, күңелләрен уйнатачак онытылмас мизгелләр Казан. Колшәриф мәчете. Кремль күренеше, Елан тавы, Идел елгасы Күңелләрнең нечкәргән вакыты Әмма дөньясының юньсезлеге вагон эченә үтеп керергә өлгергән. Барысы да кырык алты сәгатькә бер вагон эченә сыешуга карамастан, аның хуҗасы бәдрәф ишегенә сөялгән бер юлчы белән тиргәшә Сүзләреннән колаклар шиңеп төшәрлек. Сәгать бишенчегә китте Буа төбәген узып барабыз икән Борчылу, юл мәшәкатьләре белән күпләрнең әле төшке ашлары да ашалмаган Акрынлап юлчылар сумка бикләрен, пакетларын шыгырдатып, ризыкларын чыгара башлый Аларны юл буе шул сумкалары туйдырачак Ә безнең ризыгыбыз бер-ике утырырлык Без моңа соңыннан үкенәчәкбез әле Юл бөясе, юлда йөргәндәге аш-су бәясенә караганда, күпкә ким икән. Бер сум сиксән тиенлек пакетлы токмач без барасы Хөрөбөле районына җиткәнче дүрт сумга, ө биш сумлык су тугыз сумга менәчәк иде Юкка гына юлчыларның телләрендә макталмый икән бу Казан Ризыгың да тәмле, татлы суларың да арзан икән синең. Сәгать кичке җиде. Сембер каласына җитеп киләбез Поездга—нәрсә? Аның үз тормышы, үз язмышы Вакыты җитүгә үк, бар юлчыларының мәшәкатен үзенә төяп. Сарытау якларына юл тотты Алда беренче көн хисләре кайнаячак йокысыз төн. Поезд тәгәрмәчләре әйтерсең лә бу көннәрдән алты-җиде йөз еллар элек узган атларның тояк эзләре тавышын кабатлап, нәкъ безнеңчә сөйләшә Токта-тык. токта-тык Без кичә бар идек, бүген юк, бар да-юк, бар да-юк. Борылышларда тавышы үзгәреп, ара-тирө башкача да уйланып:—без-з-нең дәвамчылык сез-з-лөрдө сез-з-лөрдөн соң безнең дәвамчылык булыр-р-мы? булыр-р-мы9 булыр-р-мы9 дип ыңгырашып кат-кат сорый да, булыр-р-р!.—дигән нык өмет белән туктап кала. Уйларымнан бүленеп, тәүге тукталышның аталышын белер өчен башымны тәрәзәгә тыгам. Тарлык-Тарловка тукталышы Картаны алып күз салам Иделнең иң тар урыннарының берсе Борынгы кичү урыны, сәүдә юлы Аның тирө-ягында борынгы шәһәрлекләр Иртәнге як Йоклап алынган. Юлчыларның еш йөрүчеләре: -Сызраньны уздык инде- —дип сөйләшәләр Поезд ара-тирө туктаса да үзенең тукылдавын белә. Табигать тә үзгәргән инде Дала хасиятләрен ныграк күрсәтә Һава барган саен кыза. Кабатлана торган ике күренешкә игътибар итәм Ары киткән саен сирәгрәк очраган авылларның барысы да бер төрле һәм йортларының хөкүмәт тарафыннан төзелгәнлеге күзгә ташланып тора Дөньялар күптән үзгәреп, дин өчен иркенлек туса да, шәһәрләрдән башка авылларның ник берсендә чиркәү манарасы булсын. Аларның тирө-ягында иксез-чиксез яшеллеккә төренгән иркенлек Күпме барып, ник берсенең тирәсендә сыер яисә сарык көтүе күренсен Ихтыярсыздан үземнең туган як иске төше Бездә бер калкулыктан да җиде-сигез авыл күренеп, мәчетләренең манаралары балкып тора Авыл тирәләре сыер, сарык, каз көтүләре, аркандагы бозаулар белән тулган Өй тирәләре тибенеп йөргән тавыклардан ап-ак Ә монда барысы да киресенчә Моның сәбәпләрен вагон хуждсы—марҗа апаңнан сорыйм Ә ул- «Таптың аптырарлык нәрсә,—ди. көлемсерәп —Аларда бит урыс казаклары яши Тормышка алар бик җиңел карый Өстендә түбәсе, өстәлендә аракысы, тирә ягында арт ягын боргалап йөрүче казачкасы булса, аларга бернәрсә дө кирәкми» Безнең авыл агайларына мондый иркенлек бирсәң, һәрберсенең мал- туары колхоз көтүедәй булыр иде Татар авылында авыр язмышларга тарыган бүгенге ялгыз еби-бабаңнарга чаклы сыер асрый Күбесенең оныкларын тәрбия кылырга, балаларының игътибарын күрергә дө вакыты юк Чөнки бөлө, дәүләт сеңдергән акыл белән киләчәктә оныгының әбисендә кайгысы булмаячак Аларның картлык көнендә булган бар өмет-юанычы ышанычы шул көҗө-сыөрда гына Ә бит бу төбәктә мал азыгын да бездәге кебек җиде-сигез айга җитәрлек итеп кышка әзерләп куясы түгел Өч-дүрт айдан кыш үзенең хокукларын яшеллеккә тапшыра Вагон хуҗабикөсе үзенең кемлеген белгертеп карлыккан тавыш белән поездның тагын ярты сәгатьтән Сарытауга җитөсен искертә Бу—юлның яртысын үтү икәнХәер бер тәүлек чамасы вакыт узуга ук поездның юлчылары яртылаш алышынды да инде Керә торалар, чыга торалар Тагын бер үзенчәлек яңа керүчеләр арасында да татарча исемнәр, сүзләр гел ишетелә тора Казан тарафына караганда да ешрак түгелме икән әле! Поездны Рөсөйдөн бара дип исәпләп, татар нисбәтеннән чыгып санасаң, җиде миллион татар дигәнгә тагын бер ун-егермөне өстәрлек буласың Алда, барган саен ныграк кыздырган кояш астында, дала чалымнары шөйлөнө Кайчандыр бу җирләр яшеллек белән капланып, урман чиге белен тоташкан булганнар Дала буйлап кәрваннар йөргән Алар юлында шәһәрләр төзелгән Поезд төнге караңгылыктан чаба Алда Волгоград утлары җемелди Поездның кая барганын да аңламассың Аны ниндидер аулак урыннарга кертеп, бер алга, бөр артка тарттыралар Ниндидер тоннель аша чыкканда Мамай курганына менеп кунаклаган «Ватан ана» дип йөрөтөлгөн тимер бетоннан эшләнгән хатынның үчле күзләре, кулына тоткан озын кылычы күренеп кала Һәйкәлне 1941-45 елгы сугышка багышлап куйганнар Тик нигә ул Алман җиреннән килгән дошманга арты белән баскан да, бар төрки дөньяның казаны—Бөек далага карап кылычын айкый соң? Мамай курганыннан Мамай оныкларына яныймы? Аңламассың Нинди сәясәткә бәйле дө, ни мәгънә салынган аңа? Гидроплотина аша Иделнең сул ягына чыгып, бераз баргач, куен дәфтәренең читенәязылган адресны барлыйм Хөрөбөле районы, Селитра бистәсе Районнан 30-40 чакрым тиресе Автобуска утырасы . Ниһаять барып җитәбез Шыксыз гына тимер юлы йорты Без алай болай аңышканчы сәгать алтыдагы автобус китеп тә барган Үкенечле түгел, сәгать саен йөри икән. Вакытны ничек уздырырга белмичә перрон буйлап йөренөм Унбиш минутлар да узмагандыр, күк йөзен күкрәтеп өч пар очкыч узып китте Авыр йөк төяп барганнары моторларының гүләвеннән үк беленеп тора Казанда чакта ук ишетеп белгәнемчә, бөтен Рөсөйнең көче Дагстанның ике авылына—Карамахи белән Чабанмахига ябырылган Анда безнең язмышны, киләчәккә булган өметне дө бомбага тоталар Алар үтеп китеп тавышлары да тынарга өлгермәде авыр уйларны бүлеп, аяк астындагы чуен юлы зыңгылдый башлады Күп тә үтми, аның аша да сугыш техникасы төягән поезд, яктылык иңгәнче чүлгә кереп качарга теләгән чаяндай ашыга иде Техника төялгән платформалар арасындагы вагоннардан солдатлар кул болгый Бар ризасызлыкачуымны туплап мин йодрык күрсөтөм. Солдатларның аптыраудан кыйшайган йөзләре кечерәя бара, ерагая Улымның чын танкларны беренче күрүе, күзләрендә гаҗәпләнү —Әти кемнәр алар, кая баралар0—дип сүз ката. —Кеше үтерүчеләр, улым Каф тавына безнең туганнарны үтерергә баралар—дим Малай бу яктан миннән дө -грамотный» Сәясәтне алдан күрүчөн —Чеченнар барысын да үтереп кайтарырлар әле—дип нәтиҗә ясый. Аннан—Автобус килергә күпме вакыт калды?—дип сүзне дө, уйларны да икенчегә бора Билет алырга вакыт җиткән икән Селитра бистәсенә иртәнге тугызларда барып җитәбез Район атамасы татар сүзе—хөрөбөлөдөн алынган Монда күченүчеләр XIX гасыр башында Алтын Урда каберлекләрен казып, кеше сөякләреннән ашлама, соңрак, тирө- яктагы күлләрдәге тоздан селитра ясаганнар Ә селитра дары ясаганда кулланыла Бу эшчөнлекне вәхшилек дип атау йомшак булып тоелганга, дәшми калам Сөякләр казылып беткәч, бер ияләшкән урында калганнар инде Хәзер колхоз кебек җир Балык тоталар, помидор үстерәләр Актүбө ярына килеп җитәбез Малай инде кесәләрен төрле бизәктәге чүлмәк савыт -саба ватыклары белән шыплап тутырган. Ерактан ике-өч төркемгә аерымланган палаткалар күренә Беренчесе үк үзебезнеке булып чыкты Бездән тыш монда Мөскөү Хаҗитархан галимнәре дө эшли икән. Лагерьда таныш мохит Колгаларда Татарстан. Алтын Урда. Кырым ханлыгы әләмнәре җилферди Татарстанны күрсәтә, ярата белергә кирәк Әлегө бездә ватанны ярату мәгънәсе аның хисабына яшәүчеләр файдасына бәйле. Киресенчә булганда, син дошман һәм кешечә яшәргә хаксыз булып, өмет-телөкләреңдө ялгыз каласың. Бу археология экспедициясен дө өле татар тарихында беренче тапкыр дип әйтергә була Тик дәвамлы булырмы' 5 Кизү торучы егетләр Татар милли гуманитар институтыннан Килүгә, өстәл янына чакыралар, сыйлыйлар Үзара аралашулары урыс телендә булса да. татарча аңлаганлыктан, монда да үз казаныбызда кайныйбыз. Безнең каршыда XIII гасыр урталарында Бату хан тарафыннан нигез салынган беренче Сарай шәһәре Шул чордагы Евразия киңлекләрендә яшәгән төрки-мөселман халыкларының үзәге Анда, вакытына карап, 75—150 меңгә чаклы кеше яшәгән Күләме 400 квадрат километрга җитә. Бу чорда Парижда 12 мең, Лондонда 8 мең кеше яшәвен искә алсаң Бүгенге Сарытау шәһәренең мәйданы да аның чаклыга җитмәгән өле Шәһәр, монголларның яулап алу сугышларына бәйле рәвештә, империянең үзәге буларак төзелсә дө, бер гасыр эчендә ул төрки-татарлаша. Ислам дәүләт дине булып урнаша Әмма татар тарихчыларын 1960 елга чаклы аның тарихын өйрәнүдән тыйдылар Бүгенге көндә Алтын Урданың данлыклы чорларын күпләр: үзбәк, казакъ, нугай, кумык. украин һәм хәтта урыслар да үзләренеке итеп дәлилләргә омтыла Кызганычка каршы, безнең тарих өлегөчә татар-монгол изүе турындагы ярлыкка гына ия Тамак ялгап алгач шәһәрне карарга китәбез. Кызгылт -сары калкулыклардан торган очсыз-кырыйсыз җир Сирәк урыннарда гына яшеллек очрый Алары да бары ике төрле: дала түмгәге белән дөя чәнечкесе. Ара-тирө алар арасына кара таракан, елан һәм чаян кебек тереклек яшеренә Дөяне санамаганда, бу җан ияләре—чүлнең бердәнбер хуҗалары Каршыбыздагы калкулыкка менәбез Аның барлыкка килүе табигатькә генә бәйле түгел, йорт урыны да бу Шәһәр үзәгендәге калкулыкларда мәчетләр, дәрәҗәле, бай кешеләрнең утарлары урнашкан булган. Бу калкулыктан яхшылап, аңлап карасаң, хәзергәчә шәһәрне пландагы кебек күрергә мөмкин өле Йорт урыннары, юллары беленеп тора. Күзләремне йомам да, шәһәрнең борынгы чорын күзалларга тырышам Каршыма су чүлмәге тоткан көнчыгыш гүзәле килә Арттарак үзенә тиң күзләүчесе дә бар Алар күңелендә өлегә киләчәккә булган өмет чагыла Әмма Аксак Тимер гаскәренең килеп җитөренө көн ярым вакыт кына калган инде Тиздән монда, бертуганнар арасында, өлегөчә дөнья күрмәгән аяусыз сугыш булачак Бу дәһшәттән куркып, күзләремне ачам Тирә-якта аунап яткан чүлмәк ватыклары, балчыктан эшләнгән су үткәргеч калдыклары да шул турыда сөйли Юлыбызны дәвам итеп, еш очраган тагын бер үзенчәлеккә тап булабыз. Көрәк белән казылган кечкенә, әмма тирән чокырлар Боларын җинаятьчеләр—иртө яздан килеп, кунача яшәп, алтын-көмеш. кыйммәтле тарихи табылдыклар эзләүчеләр казыган Алар япон техникасы— металл эзләгечләр белән дө коралланган. Бу техника җирдә ятучы табылдык металлның төрен, төзелешен һәм нинди тирәнлектә ятуын да күрсәтә Шөгыльләре үтемле күрәсең, болай байый алмаслар иде Үзләре дө елдан- ел ишәяләр икән Күпме экспедицияләрдә катнашып, галимнәрнең кулларында әлегө чаклы көрәктән башка техника күргән юк. Әле ярый дөньялары үзгәреп. татар галимнәренә дә кабат Алтын Урда—Җучи Олысы тарихы белән шөгыльләнергә мөмкинлек туды Тик анысы да Татарстан хөкүмәте ярдәменнән башка озакка барырмы7 Табылдыклар белән тулган пакет шактый авыр Тарихи язмаларда шәһәрнең зурлыгын, аны бер көн эчендә дә ат белән дә өйләнеп чыгып булмавы турында мәгълүмат бар Без дә бер йөрүдә барын да иңли алмабыз дип кайтыр юлга борылабыз Азрак адашып. Селитра бистәсенә якын җиргә чыгыла Бу тирәдә Актүбөнең ярлары бер-берсенө якын урнашкан Шунлыктан. Идел буйлап төшкән язгы ташу сулары да ярларыннан биек күтәрелә күрәсең Балчыгы ашалып, яр буйлары борынгы кирпеч өемноре белән тулган Аларның сакланышы гаҗәпкә калдыра Кирпеч заводыннан кичә генә чыккан әзер продукция диярсең Аларны ел саен кемгә кирәк—шул төзелеш өчен кулланса да. җыел бетерә алганнары юк икән әле Яр буйлап лагерьга юнәләбез Кайтасы юлдан ерак түгел генә археолог егетләр эшли Үзебезнекелөр Безне шатланып каршы алып, бер зур сәбәп тапкандай, эшләрен ташлыйлар Монда үзеңне кызган мунча ташы янындагы кебек хис итәсең. Әләгедәй эсселекне күргән юк иде Җылы якка юлыңны дәвам итсәң, тагын ниләр күрерсең? Түзә инде Ходай бәндәсе Җәһәннәмнәр әллә каян барлыкка килмәгән күрәсең Пәйгамбәрләр котыпка иңсә, кылган гөнаһларыбыз өчен тәмуг урынына бозлы суга ташларлар иде безне Әстерхан якларындагы эсселек, табигать кырыслыгы яшәү мәгънәсе турында еш уйландыра Алтын Урда чорында чәчәк аткан мәдәният, матурлык, тарихи әдәбияттагы хисләрнең нечкәлеге буш җирдә генә барлыкка килмәгән Ком-таш арасында юк кына матурлык та искиткеч булып тоела Бүгенге көндә бу буш җирләр бары көтүчелек белән генә шөгыльләнгән казакъ, кумыкларга хас Без Урта Идел табигатенә җайлашкан инде Сәгать уникеләр тирәсе Егетләр башка эшли алмый Эчәргә диг үзләре белән алып килгән кырык литрлы савыт та буш Ике-өч сәгатьтән артык эшләп булмый монда Җитмәсә, эше дә инә белән кое казыганнан ким түгел Метр ярым тирәнлеккә төшүгә карамастан, җирдә ник бер дым әсәре сизелсен Әмма гел алай булмаганлыкны искәртеп, балчыктан эшләнгән су торбалары чыга Кайчандыр монда бар җир дә сугарылган. Әстерхан туфрагы кара җир булмаса да, уңдырышлы Җылысы да. кояшы да җитәрлек, су булса, гөлбакча итәргә була аны Икенче көнне Әстерхан шәһәренә сәфәр чыгабыз 200 чакрым юл үтәсә бар Шул ук күренеш Ара тирә чын комлык—чүлләр дә очрап куя. Язгы су кереп калган урыннарда икө-өч метр биеклектәге камышлык Безнең якларга караганда бар да үзгә монда Авыллары, торак йортлары, зиратлары да Урыс зиратлары концлагерьга охшаган Бу охшашлыкны һәр кабергә куелган өчәр метр зурлыктагы тәреләр хасил итә Юлдан читтөрөк борынгы шәһәрләрне искәртеп казакъ зиратлары кала Һәр кабер мавзолейкебек Торган йортлары саман кирпечтән генә булса да. озак саклансын дип. ак кызыл кирпечләрнең иң яхшыларыннан салганнар Өчдүрт төрбәсе бездәгелөрнең бер коттеджына җитәрлек Безнекеләр дөньяның монысында ук үзен мәңгелеккә килгәндәй хис итә шул Юлыбыз Актүбө елгасы буйлап, яр тирәли бара Тораклар елга буена сыенган Аларның атамалары төрки-татарча Сарай, Лапас. Актүбө Әстерхан шәһәре әллөни күз явын алып сокландырырлык күренмәде Каланың халкы чуар Шәһәр халкы яртылаш каралган Кая карама казакъ, калмык, корея халкы Әнә бездән ерак түгел генә берсеннән берсе сары, сипкелле өч кыз белән бер егет басып тора Түшләрендә аи. Ө йөзләрендә ник бер төрки чалымы тоелсын Аңламаслык дөнья Очрашуга безнең белән Мөскөү егете ярымтатар Вадим Ринат та барды Шундый егетләрне күргәч, татар киләчәге өчен сөенеп, өметләнеп тә куясың Ринат мишәр егете, чөнки аның өнисе татар Татар авылында әбисендә тәрбия алган Татарчасы әле дә сатып җибәрерлек, акылбелеме бишкә татарлыгы безнең ишенең унысына торырлык Мөскөү дәүләт музеенда эшли икән Әстерханнан соңгы автобус рейсына утырып кайту юлына кузгалабыз Сүзебез тарих, үткәннәр турында Шуларга салып киләчәкне дә барлыйбыз Уй- фикерлөрнең туры килмәгәннәре дә бар Ул Мәскөүчө, мин Казанча фикерлим Ринат Сарай Батуны күптәннән казып тикшерә икән Алтын Урда чорындагы Идел буендагы шәһәрләрне биш бармагыдай белә Борынгы Чаллы шәһәрлеген өйрәнүемне белеп минем өчен дө бер ачыш ясый. Ул да үзенең Чаллы шәһәре белән кызыксынып, аны 1376 елгы абыйлы-энеле сәүдәгәр итальян Пицөганилар картасыннан табуын искәртә Атамасының сүзгә-сүз төгәл килмәвен итальян теле алфавитының үзенчәлегенәбәйләп дәлилли Мин әле кичләрен Ринат белән еш аралашып. Жучи Олысы тарихы, шәһәрләренең язмышына тирәнрәк чумып, күп мәгълүмат алачакмын. Килгәндә китаплар белән шыплап тулган сумкам кире кайткандаРинатның үзе казыган җирдәге мәчетнең нигезендә табылган төсле, матур бизәкле кирпечләр белән тулачак. Дөрес, авырлыкка авыр, әмма алар барыбер Мөскәүгә кайтасы урынга, киләчәктә борынгы Чаллы музеенда урын алачак Лагерьда бишенче көн. Табигатьнең үзенчәлегенә ияләшеп, авырып та алына Монда бар чир судан, ө дәвасы дөя чәнечкесе үләненнән икән. Әстерхан төбәгендә чишмәләр юк Шунлыктан чишмәләргә багышланган авыл җорлары күңелгә еш килә монда Һәр нәрсәнең кадере чагыштырганда беленә шул. Ризыкны Селитра бистәсеннән сатып алабыз Сату эшенә казакълар өлгер Килеп, аралашып, кирәк әйберне үзләре үк алып килеп бирәләр Бу якларда әле бер ун ел элек кенә бары ике-өч казакъ гаиләсе яшәгән Хәзер алар инде бистә халкының өчтән бер өлеше Казакъстанда тормыш авырлашкач, чүлдән су—яшәү чыганагы янына җыелышканнар Гаиләләре ишле. Үзләре эшчән Күбесе ат, сыер, сарык тоталар Алар белән аралашу җиңел, сөйләшүләре татарча диярлек Үзләре дә Алма-Ата казакъларына караганда безгә татар теле күпкә аңлаешлырак диләр Бу казакъларның теле әдәби— Алтын Урда чорында калыплашкан татар теле. Шәһәр белән кызыксыналар Элеккеге татар башкаласы, татар җире дибез Юк, бу безнең җир. өнә, Татарстан кайда да, Казакъстан кайда гына, дип әйтүчеләре дә бар Хәер, алар үзләренең татар икәнлекләрен каян аңласыннар инде?! Аларның этнонимы татардан казакъ-кайсарга алышынганга йөз елдан артык вакыт узган бит инде Акмулла. Алма-Ата ягындагы түгәрәк йөзле, кысык күзле казакъ егетләре Баранбай. Кананбайлар белән бергә армиядә хезмәт иткән чаклар искә төшә Ә болары безнең кебек кара тутлы, ачык күзле.Исемнәре дө башкача Тәлгать. Кәрим. Җәмил... Үземчө алар турында: нугайлар, дип нәтиҗә ясыйм Шулай да, безнең белән чагыштырганда, алар арасында бер аерма яхшы чагыла Урта буын урысча сөйләшсә дө. олыраклары да, яшьләре дө үзара казакъча аралаша. Өметле киләчәккә бер фал бу. Дөрес, әлеге алар барысы да диярлек авыр, гади эштә. Миңа киләчәктә бу җирләр яңа Казакъстан булыр кебек тоела. Бу турыда әле Мөскөүдән килгән бер археологка да —Дөньялар болай барса, сез—урысларны монда бер илле елдан Әстерхан музеена куярлык экспонат итеп тә табып булмаячак,—дип сүз каткан идем. Ул бераз гына уйланып торды да. аннан көлемсерәп: —Ә миңа барыбер, илле елдан соң мин җир йөзендә булмам инде,— дип җавап бирде. Соңрак мин аның яһүд милләтеннән икәнен белдем. Вакыт тиз уза Килгәндә зур өметләр белән килгән идем Имеш, татар авылларында йөреп. Актүбөдөн чүлгә таба унбиш чакрым ераклыкка урнашкан Бату. Үзбәк һәм башка билгеле ханнарның төрбә урыннарын барып карыйм Әйтерсең лә монда су да, ком да. вакыт та бер тизлектә ага. Шулай да, Селитра бистәсенең урамнарын күреп, аларның бизәлешендәге татар үрнәкләре белән танышып, сокланып йөри алдым Олы яшьтәге бер әби белән аралашу да күңелдә калдыТатарлар тарихына кагылышлы бер риваять тә тапшырды ул миңа Селитра бистәсе урнашкан биеклек борынгы шәһәр уртасына туры килә икән. Ул—шәһәр эчендәге калкулыкларның берсе Утызынчы елларга чаклы анда җирдән өч-дүрт метр биеклектә җимерелеп бетмичә калган үзәк мәчет манарасының хәрабәләре сакланган була Тирө-яктагы авылларның татарлары елның бер көнендә бу җирдә җыелып, казан асып аш пешергәннәр бәйрәм ясаганнар «Чегәннәр кебек атларга төялеп ераклардан килерләр иде»,—ди әбиең. Бала-чага җыелыпшулар арасында йөргән. Соңрак дингә караш үзгәргәч, бу мәчетне хәрбиләр килеп шартлата Татарлар да шуннан соң башка күренми Әйе, йолалар бетеп, тамырлар шулай өзелә кибә шул Әби мәчетнең урынын да күрсәткән иде Әмма ул нигезяңа төзелгән йортлар арасында бүленеп, юкка чыккан инде Без кайту юлында. Сарай Батуның үткәнендә яшәгән чор Галиҗәнап Вакыт аралыгында атна-ун көн генә булса да. Рөсәй тормышының сәяси халәте төбә тамырыннан үзгәргән инде Радио-телевидение булмагач, дөньяның кабат урта гасырлар яшәешеме төшкәнен күрми дө калганбыз Поезд туктаган саен, вагонга милиция, хәрбиләр кереп тупа Кетенең антропологик кыяфәтенә карал, паспорт тикшерү, сумка, кесәләрне актару берни аңлашылмый Төнге икедә бездән әле исән-имин калган Сарытауга килеп җитсәк, анда да шул ук хәл Вокзалда баш төртерлек урын да юк Ярый әле кулда иртәнге унда Казанга китәсе поездга билет Аннан башка бөтенләй кеше түгел син монда Кем, кая бару, ни эшләп йөрү?Сораулардан гына торган дөнья Күпме укып белгән булсам да, чынлыкта фашизмның күзләре белен беренче тапкыр очраштым Тарихның хәтере кыска шул Әле бөр сиксән ел элек кенә, барыбыз да бертөрле уйлап халыкның өчтән бере крематорий, концлагерь-төрмөлөргө кереп чыккан иде Фашизм шулай сиздермичә, халыкларның аңын томалап, дошман табып, аны юк итә-итә килә шул Аңа илтүче юлның киләчәге коммунизмга барудан да татлы, якты һәм өметлерәк күренә Киләчәктә аның ташкыны барыбызны да күмеп китәчәк Хәер, бер булганны нигә кабат искә төшереп торырга9 Күңел яралары һаман төзәлеп бетмәгән бит әле МЕНӘ ТАГЫН август ахыры Без кабат юлда Беренче тукталыш—Татарстан-Ульян арасы Чикне белгертеп, буяулары кырылып беткән тимер каркаска Татарстан флагы белән гербы мөнеп кунаклаган Тик, нигәдер, ул үзенә килүчеләргә «Күрегез, кая барганыгызны белегез-,—дип кычкырып күңелгә якын булып, горурлык уятмый Ерак түгел, кечкенә генә булса да, чик баганалары урнашкан Арада—сусыз елга Татар халкын аның борынгы тарихи җирләрен бүлгәләгән «үтмәс пычак* эзе Каршы яктагы биек баганага Ленин сурәтле орден эленгән Авыл саен урак- чүкечле Ленин сурәтле плакатлар Коммунизмга дан җырлау Аның урыс булмаган халыклар өчен нинди коммунизм икәнен беләбез Тик, шайтан алгыры, барыбер шуларны күргән саен, акыл таралып, күңелгә рәхәт булып китә Элеккеләр, читләр тәрбиясе аңга куып чыгара алмаслык булып сеңгән •Бөкрене кабер генә турайта»,—дип юкка гына әйтми шул халык Өнә, малайга барыбер, Ленинның кем икәнен сорагач, ул бар автобустагыларның күңелен күтәреп. -Язучы ул, Мөскөүдө яши*,—дип җавап бирә Шулай да, Сембер өлкәсенә керү чит төбәккә чыгу кебек тоелмады Дөрес, беренче карашка аерма сизелә иде Бу ике арада капма-каршы ике урыс авылы урнашкан Аларның тапкан маллары яшәү тормыш шартлары төрлечә икәнлеге күзгә бәрелеп тора Ә халкы, җирләре, табигать шартлары бер үк Бер караганда Мөскәүчө дө уйлый башлыйсың Нигә әле аларның берсе бай, ө икенчесе хәерче булырга тиеш9 Бөр кануннар белән яшәсәләр, икесе дә тигез булыр иде Тигез, әмма бай түгел Гасырлар буе безне бер кысаларда шул чаклы тигезләгәннәр ки, хәзер инде аеруы да авыр Мөнә авыл атамаларын гына алыйк Барысы да бездәгечә Федоровка. Александровка. Петровка Марьевка Араларына гасырлар буена баш бирмәгән татар атамалары кысыла Канлы, Ясаклы, Үлемә Татарстандагы атамалары белен аваздашлары да адым саен Лаеш, Кабан. Ташлы. Сокуры, Атамай Аннан кабат Сидоровка, Ильинка Балыклы Карамыш. Тарлык Соңрак гаҗәпләнми башлыйсың Ни әйтерсең, барысы да татар җирләре бит! Барасы юл каршында—иксез-чиксез дала Кемнәр генә килеп, ниләр генә кичермәгән анда! Урта Идел җирлегендә кешеләрнең бүгенге көннәрдән 40- 80 мең еллар элек тереклек итүе билгеле Алар күбесенчә Иделгә койган кечерәк елга буйларында яшәгәннәр Кешеләрнең бу төбәктә бик борынгы чордан укяшәүләре җылы яктан килгән бердәнбер юл—Идел-су аша үтеп керүләренә бәйле Халык санының чагыштырмача артуы безнең эрага чаклы булган ике меңенче еллар тирәсенә туры килә Бу чорда таш балта, сөңгеләр белән беррөттөн бронзадан эшләнгән эш һәм сугыш кораллары барлыкка килгән Әлеге төбәктә -Бура культурасыатамасындагы халыклар яшәве (безнең эрага чаклы 1600-700 еллар) билгеле Әлеге халыкның тарихи һәйкәлләре бөек дала буенча таралган Аталышлары исе үзләренең үлгән кешеләрен җиргә агачтан бура бурап җирләүләренә бәйле Дала иңләгән Бура кабиләләренең мәдәниятендә бүгенге Гыйрак җирлеге, Кавказ, Урта Азия цивилизацияләренең эзләре табыла һәм аның мәдәнияте татар халкының гореф- гадәтләренә аваздаш Мин аларны тарих фәненә яңалык кертеп, безнең бик борынгы бабаларыбыз—прототөреклөр дип атар идем Бу халыклар хәзерге без яшәгән төбәккәчә җитеп, аучылык, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр һәм аз күләмдә булса да иген иккәннәр. Вакыт үтә, Идел-су юлы буйлап килеп башка төрки халыклар бу төбәкләргә урнаша Алар белән бергә яңа эш, сугыш кораллары, милли йола-үзенчөлеклөр килгән Халыклар аралашып бер казанда— Идел Чулман төбәгендә кайнаганнар Алар белән сугышлар да килгән Безнең эраның беренче мең еллыгы башына караган ныгытмалы кечкенә шәһәрчекләр барлыкка килүе шул турыда сөйли Соңрак бу төбәкләргә берсен-берсе узышып, үзләрен һун, хазар, болгарлар дип атаучы башка төрки халыклар күченеп килә Бу югары мәдәниятле, дәүлөг тоткан халыкларның тарихи эзләре безнең төбәктә тирән эз калдырган. Аларның барысы да—безнең борынгы атабабаларыбызның бер тармагы Соңрак Болгар иле Алтын Урда дәүләтенә кушыла. Алтын Урдатаркалгач, бу җирлектә Казан ханлыгы оеша Көннең беренче яртысында Сарытауга җитеп, шәһәрне аркылыга-буйга иңләргә туры килсәдө, мәчетне эзләп табабыз. Ул ярым җимерек йортлар арасына кереп кысылган Тирә-ягындагы «Мин кем!» дип, бүселеп утырган өч чиркәү янында ул бик шыксыз күренә, Аңа баручы бердәнбер юл да яз башыннан ук актарып ташланган. Аннан чыккан балчык өемнәре өстен алабута кычыткан кебек яшеллек каплап өлгергән инде. Автобусны юл чатында калдырып, мәчеткә киләбез Җомга көн булмаса да. кеше күп күренә Татарлардан тыш казакълар, азәрбайҗаннар да бар. Алар мәчет янында ятимнәр өчен бүлөк- пакетлар тутыралар Сәламләшеп алга узабыз Үзеңнеке үзеңнеке шул инде Бар да җанга якын монда. Икенче каттагы намаз бүлмәсенә үткәч, күңелгә тагын да якын манзара ачыла Тирә-якта матур гарәп язулы шәмаилләр Алар милли төс һәм үрнәкләр белән бизәлгән Аяклар идәндәге йомшак келәмгә бата Мөмкинлек тууга шатланып, өйлә намазын укыйбыз Иреннәр намаз догасын пышылдаса да, уйлар аларга буйсынмыйча, һаман үткәннәргә чаба.. Изге җомга көн. Идел елгасы буенда азан тавышы яңгырый. Киез тирмә эчендә. Рим атасының үз фәрманы белән Алтын Урда ханнарына католик динен тәкъдим итәргә килгән миссионер Гильот де Рубрук хат яза Аның тарихка кереп каласы хат юллары борчылу-ачынулар белән тулган. «Кем, кайсы шайтаны алып килгән монда татарларга ислам динен? Берни дө эшләр хәл юк, атакай, алар аңа гарәпләрдән дө ныграк инанган...» Хәерләр, бүлөк-китапларыбызны калдырып, юлны дәвам итәбез Күңел дө тынычлангандай була Күбрәк улым өчен шатланам. Ходай кушса, бу онытылмас мизгелләрне оныкларына да сөйләячәк әле ул! Волгоградка җитөрөк илле чакрымлап җир калгач, кабат сулга, Идел ягына борылабыз. Бу җирдә элек тарихи язмаларда еш искә алынган Бәлҗәмен шәһәре урнашкан. Хәер, Идел ярының кеше аягы басмаган, тереклек эзләре күренмәгән җирләре бармы икән? Ә борынгы шәһәрләрнең урнашуы көн үтәрлек юл аралыгында Шәһәр калдыклары яр өстендә катлы-катлы саклану үрләре белән өйләндереп алынган. Иделнең текә ярлары Бөлҗөмөннең тарихи яраларын бар булганы белән ачып салган. Урыны-урыны белән 1,5-2 метр тирәнлеккәчә йорт. мич. баз урыннары күренеп тора. Ком белән түшәлгән су буйлары кирпеч, чүлмәк ватыклары, тимер калдыклары белән тулы. Күзгә комда яткан яшькелт түгәрәк әйбер чалына. Тәҗрибә алдамый, әйе, бу Җучи Олысы җирлегендә сугылган Үзбәк хан акчасы Автобуста укучымны кайчан таныштырыйм икән диеп борчылып барган бер зур кунак бар. Милләттәшебез, тарихчы-галим, академик Кульпин Эдуард Сәлмөн улы Безнекеләр аны урыс. үз хезмәткәрләре арасында өнәп бетермәүчеләре—татар, белмәгәне—яһүд диләр Татар халкының билгеле тарихчысы Газиз Гобәйдуллинның оныгы Мәгълүм сәбәпләр аркасында хатынының фамилиясен алырга мәҗбүр булган. Горурлыгы—бабасының эшчөнлегенө тугрылыклы булып калуын күрсәтүче Алтын Урда, татар тарихына караган хезмәтләре һәм ике кызы Үз эшчөнлегенө алардан зур ярдәм, аңлау-телөктөшлек тә таба икән Шунысына бик шат. Эдуард абый Мөскөүдә Көнчыгыш институтында эшли Бу 8* институтның бар уй хыяллары борчылулары Рөсөйнең көнчыгыштагы үзлөрө тарафымнан яулап алынган һем хыял булып калганнары турында мәгълүмат җыю тарихын барлау тел белгечләре вэерлөү Мине шаккатырып, анда җиде йөзгә якын хезмәткәрнең эшләвем искәртә Безнең татар халкына хезмәт иткән язучы-журналист ларны тарихчыларның барын бергә җыйсаң да бу чаклы булмастыр Татар халкының олуг ярасы—кетер Искә алу көнендә дә ун унбиштән артык җыелмый шул бездә татар. Эдуард абый уз тырышлыгы белән институтта аерым бүлек туплый Аның эшчәнлеге Алтын Урда феноменының барлыкка килүе, яшәү һәм җимерелү сәбәпләренәтөшенү Бу тикшеренүләргә сәясәткә бәйле рөхсәт бирелә Чөнки бүгенге көндә Рөсәй—ярык тагарак алдында Менә таркалам, менә таркалам дип тора Аны саклап калу өчен, безгә чаклы булган империяләрнең таралу сәбәпләрен өйрәнәләр Хәер, бу сорауга җавапны Мөскөү эзли Ә Эдуард абый аны күптән тапкан инде -Халыкларга ирек бирмәсен алар ук аның башына җитәчәк'—дип турыдантуры яра ул хисләнеп Аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ шулай Көннең икенче яртысында Волгоградка керәбез Шәһәр тау ягында, яр буйлап таралган курганнар арасына урнашкан Идел буенда очраган һәр зур калкулык Мамай курганы буларак билгеле монда Аларның иң биеген мөртобәлесөн дә Мамай курганы буларак беләбез Ә андагы бар һәйкәл истәлекләр сугышка бәйле Моңда һәлак булганнарның саны ис-акылны ала Егерме биш мең1 Ө шуларның исемлеге язылган колонналар аша узүы бөтенләй башка хисләр тудыра Кем өчен, ни өчен үлдегез, бу югалтуларның башы, сәбәбе нидө? Очраклы тукталып иелгән башымны күтәреп, исемлеккә карыйм Күз карашы кайсы исем-фамилияне укырга белми исемлек арасын айкый Мамалы. Ахметчали (Әхмәтгалидер иңде) Мамашли Агмалты (Агмалетдин9 ) исемнәре күзгә чалына Болар—Мамай оныклары Сез яклаган ватанның истәлек ташларында сезнең телне генә түгел, исем-атамаларыгызны да урыс тегермәнендә тартканнар Башкалар кебек уйламаганга оялган башымны иеп. юлымны дәвам итем Якты дөньясына чыгып оран салырга теләгәндәй, эчке яктан баш капкачын бер уй бораулый Сезнеңчә хисләнмәгәнгә бу ватан өчен өзгәләнмәгәнгә минем гаебем юк Г афу да үтенмим Ходай үзе хаклар инде -Ватан ана- һәйкәле каршындагы мәйданчыкта музыка уйный Тирә якта олы яшьтәге абыөңнар сугышка бәйле истәлек медальоннар китапчыклар сата Ордеимедальлөр сатып көн күрүчеләре дә бар Теләсең,истәлеккә фотога төшәсең Әмма алар -Соңгы ун елда килүчеләр бик азайды-.—ди Табыш та бары май аеның җиңү көнендә генә күп була икән Барысы да бер авыздан -Халык үзгәрде, бозылды-—диләр Шәһәрдә бар һәйкәл истәлекләр дә 1941-45 елгы сугышка бәйле Тарихта нигәдер Рөсәй җирлегендә булыпузган әлеге сугыш кына искә алынып мактала Үткәннәрдә әйтерсең лә. берни булмаган Элекке чордагы кебек. Волгоград төбәге хәзөр дә Кавказда алып барылган оятсыз сугышның бер олы терәге Аның бар икътисады сугышка көйләнгән Шәһәр эчендә хәрбиләр күп Әле бер 50-60 еллар элек хәрабәләр эчендә яткан шәһәр бүген үзе кебек икенче бер туганын—Җәүһәр кала—Гроэныйны үз язмышына төшерер өчен бар көчен куйды Бүген дә Чечен халкына үлем сибүче сугыш очкычлары бу тирәдән юл ала Әйе тарих сабак бирмөсө. язмыш шулай ачы шаярта ул Ата-бабалары концлагерь, гулагларда җафа чиккән кавемнең оныклары бүген үзләре шул -биеклеккә* менеп башкалар өчен фильтрацион лагерь, төрмәләр төзи Дөрес, исемнәре башка ә асылы шул ук Фашизмның йөзе бер аның—«кызыл кара» төстә Аның яраларын бары вакыт кына төзәтә Әмма вакытның да Хуҗасы бар Ә ул бер кирегә агып, барыңны да бер заман эшләгән гөнаһлары алдына куймас, дип кем әйтер' 7 Әлеге без үтерүчеләр илендә яшибез Безнең җанны Ходай, газраиллар генә түгел кешелекне тудыручы хатын-кыз. аналар да, бер ата-анадан туган туң йөрәкле бәндәләр дә ала Үтерүчеләргә карата бар дөньясында караш та. җәза да бер булырга тиеш Әмма бу илдә аларның бер ишен төрмәләргә япсалар икенчеләрен мактап орден-дөрөҗелөргө күмәләр, зур исемнәр биреп яшь буынга үрнәк итеп куялар Без кешеләр шундый' Җир йөзендә бар тереклекне чагыштырып, бездән дө юньсез кыргый, хайваиракларын эзләп карагыз Белмим табылырмы икән? Гидроплотина аша Идел кичкәндә әллә ничаклы милиция, хәрби постларда тикшерүләр үтеп. Волжск шәһәре ягына чыгабыз. Аны өйләнеп узучы юлда тагын өч урында тикшерәләр Төрле юллар, бергә кушылып. Әстерхан төбәгенә юл алган җирдә безне әле яңа гына бетоннан коелган дотлар, оста яшерелгөн сугыш техникасы белән әйләндереп алынган тагын бер пост каршы ала Сәбәбе болай да аңлашыла Ул автобустагы Татарстан номерына бәйле Әстерхан өлкәсенә кергәч тә кабатланачак әле алар Кая, нинди максат белән йөрисез, нәрсә алып барасыз? Чит юлчылар юкмы?. Сораулар, сораулар Аларда—һәркемнән шикләнү Әйе. -гаепле» булсаң, шулай куркып яшисең ул. Әле җәзасы да озак көттермәс. Әлегә без олы юлдан күз күреме ераклыктагы Царев авылына юл тотабыз. Аның аталышы Ж,учи олысының икенче, яңа башкаласы Сарай Бөркә атамасына бәйле Ханнар яшәгән җир Авыл уртасына керәбез Өчкә тармакланган юл каршында буяулары гына түгел, инде яртылаш күгәреп тә беткән тимер каланча тора. Анда өч тарафка караган аңлатма такталары эленгән Язулары авырлык белән генә укыла Аның берсендә бу якларда туып- үскән бер рәссам турында язылган Икенчесе бу тирәләргә 1805 елда Воронеж төбәгеннән килгән беренче күченүчеләр турында бәян итә Өченчесе, шул күченүчеләрнең оныклары тарафыннан язылганы, Сарай Бәркө шәһәренә урыс патшаларының ярлык алырга йөрүләре һәм күбесенең шунда үтерелгөнлеклөре турында шомлы хәбәр тарата Бу ялган күп еллар үз агуын тирө-якка чәчеп торса да. аны яңартырга егерме еллап буяу таба алмаганнар. Хәер, аңа гына бәйле түгелдер Чоры да азрак үзгәрде, аннан, авыл халкының да бер өлеше башка милләт кешеләре инде Безнең янга бала-чага җыела. Икесен, күзгә бәрелеп торганнарын, казакъ малайлары дип уйлап, татарча үз яныбызга чакырам. Килсәләр дә. берни аңламый, бер-берсенә карашып тик елмаеп тораларАльберт дөньяны күбрәк күргән. Мин инде, корея халкын казакълар белән бутап, бер кызык хәлгә калган идем Бу юлгы улым Азамат кебек кара чәчле малайлар, чечен балалары икән -Күзләренә кара син апарның, чеченнарны күзләреннән таныйм мин»,—ди Альберт. «Күрәсеңме, алар карашында— кылыч ялтыравы, таулар горурлыгы! Чүл-далага куып та үзгәртә алмыйлар аларны». Мин балаларның исемнәрен сорыйм Җөйхан белән Хөсәен атлылар икән Яратып аркаларыннан сөям Алар безгә шәһәр үзәгенә юл күрсәтәләр Царевтан күз күреме ара ераклашкач, Сарай Бөркөнең үзәгенә килеп җитәбезЮлдан илле метрлап читтә бетоннан коелган таш билге Аңа «Бу тарихи җирлектә ХШ-Х\/ нче гасырларда яшәгән Сарай Бөркә шәһәре урнашкан» дип язылган тимер беркетелгән Сарай өл Җөдид, яисә Яңа Сарай. Сарай Батуга караганда Иделдән 200 чакрым өстөрөк төзелгән Бу җирләр хәзер Волгоград өлкәсенә керә Әлегебашкала беренчесеннөн аермалы буларак, үзенең саклану үрләре белән билгеле Аның борынгы халәтен искәртеп, таш билгедән ерак түгел генә урнашкан авыл чүплегеннән төтен күтәрелә Бу урыннар борынгы зират тирәсенә дә туры килә икән Күпме сынаганым бар: борынгы шәһәр, авыл зиратлары өстендә һәрчак чүплек, ферма, юл яисә парк кебек күңел ачу урыны төзелер Аларның ник берсе торак, яисә зират урынына туры килсен?! Кешеләр үзләре шунда яшәргә дә, җирләнергә дә куркалар. Ә менә әрвахларны тынгысызлап, үзләренә зур гөнаһ, табигать бәлаләре килүе турында уйланмыйлар Читләргә үпкәләвем түгел әле. Күңелгә нәкъ шул ук язмышка тарыган Татарстан җирлегендәге борынгы шәһәрләр: Биләр. Чаллы, Җүкөтаулар килә... Әстерхан өлкәсенә кергәч, күңелгә иң тигәне Капустин Яр бистәсе. Шәһәр димөсөң. хәтере калыр Шәхси йортлардан гына торган, өч-дүрт чакрымга сузылган торак урыны Хәер, бу—без күргәне, юлөстендөгесе генә Капустин Яр хәрби шәһәр булып, үзендә ракета гаскәрләре урнашуы белән билгеле Монда һәр йорт: агачмы ул, кирпечме—татар милли бизәгенә уралган Дөньяда борынгылыкка ия башка мондый матурлык бармы икән’ Дөньяның сигезенче могҗизасы буларак аталырга лаек ул Борынгы чорда да бу җирдә торак урыны булуы билгеле Шул ук бизәкләргә төренгән чынаяк, касә ватыклары әлеге йорт каршыларында хәзер дә аунап яталар. Үзләрендәге матурлыкның үлемсезлеген искәртеп, алар ташка, агачка уелган. Әлеге юнәлештә эшләүче тарихчыларның куен дәфтәрләренә күчеп, китаплар, фотоальбомнар булып чыксын иде алар Ә хәзергә бу матур, күңелгә якын сурәтләрне җыеп бетерергә фотопленка, видеокассеталар да, аларны төшерергә вакыт та җитмәс кебек Татар тарихының ядъкарлерен эзлисе, табасы, асылына кайтарасы да, кайтарасы әле Күпләр монда тарих фәнендә әллә ничаклы ачышлар ясап, фән кандидаты докторлык дәрәҗәләрен яклый алыр иде Агачларга төшкән бизәкләргә кимендә ике гасыр бар Монда коры һава Агач таштай катып, озак саклана Эсселектән котылу да агач йортларда җиңелрәк Шуңакуре таштан төзергә бик кызыкмыйлар Тик бу бизәкләрнең сакланышы мәңгелек түгел Алар урыны-урыны белән кителеп, юкка да чыккан инде Яңа төзелүче йортларга да күчми алар Бу төбәктә Кавказ. Казакъстан якларыннан күченеп килүчеләр белән хәрбиләр күбәя Акчаны кеше үтерүгә тотканчы, матурлыкны саклауга тотасы иде дә бит Матурлык заманы, яисә шуның кайгысымыни соң аларда хәзер? Дөньяда берни дә мәңгегә катып калмый Бер генә ел үтүгә карамастан, былтыргыдан барда үзгә монда Урта Идел төбәге елдан-ел җылынса, аның түбән өлешендә салкынайтып җибәргән Яңгырларда ешрак кунак була башлаган 300 ел буе артка чигенгәннән соң Каспий диңгезе дә ун ел эчендә бер метрга күтәрелгән Күңелгә ун ел элек. Ирек мәйданында халык азатлык даулаганда чыгыш ясаган бер Әзәрбайҗан вәкиленең әйткән сүзләре килә •Төркиләр менәегерме ел инде Каспий диңгезе күтәрелә Әлеге табигый тибрәлеш уртача сигез-тугыз йөз елга бер киле Бу дәвер—һәрвакыт төркиләрнең йокыларыннан уянып баш күтәргән дөньяга аваз салган заманы Аның генераторы һәрчак татарлар булды, бүгенге көндә шул күтәрелешнең башы-,— дип халыкның рухын күтәргән иде Буш сүзләр түгел бу! Чиксез галәмгә бәйле, әмма әлеге тулаем ачыкланмаган факт Якынча ике мең өл саен Каспий төбе бер тибрәлеп, ике тапкыр чайкалып ала Соңгы тугыз мең ел эчеңдә аның бишенче тапкыр -һөҗүмгә- күчүе Төбәктә салкынайтып, дымлы һава арта Чүлләр яшелләнеп, терлек азыгы күбәя Идел, Каспий төбәгенә халыклар җыела Моннан мең. ике мең еллар әләктәге вакыттагы кебек, алар күбесенчә шул ук төрки кавем Аның үткәне кебек киләчәгендә дә мөселман факторы уйнаячагы бүгеннән үк шәйләне Моны һәркем, бу үзгәрешкә теше-тырнагы белен каршы торучылары да белә Тик вакыт агышын, дөнья сулышын беркемнең дә туктата алганы юк әле Табигать өлегөчә кешеләргә буйсынмый Без беләбез тарих агышыңда җиңүчеләр дә җиңелә Иртән торгач аптырауга чик юк бездән бер ел элек сап-сары калган ярымчүл ямь-яшел утыра Актүбө буйларындагы комлык та үзенең күләмен киметкән Тирә якта былтыр азык юклыктан тилмергән ат. сарык көтүләре җәелеп йөри Аңлап бетерә алмаслык дөнья Бар эшләребезне ташлап, чүлгә, шәһәр үзәгенә юл алабыз Сарай Бату буш урында төзелгән Монда беренче мәртәбә тирө-якны яулап алган, идарәсе монгол, сугышчылары төрки-татарлардан торган гаскәр туктый Аларга азык төлек кием, корал, яшәү өчен уңайлыклар кирәк Әмма алариың бердәнбер һөнәре—сугыш, җимерү, кан кою Беренче төзүчеләре—тирә якның яулап алынган коллары Күп тә үтми, Актүбө буйларында торак йортлардан торган тоташ кварталлар барлыкка килә Халык саны арта. Савыт саба ясау күн иләү, тимер кою цехлары үсеп чыга Бер сәбәп икенчесен тудыра Шәһәр зурая Яулап алынган җирләрдән бар байлык үзәккә агыла башлый Идел буйлап Болгар төбәгеннән саллар ага Тире якның бер уңайлыгы—тап-такыр табигый юллардан озак сакланучы азык төлөк ашлык, бал кебек табигать нигъмәтләре агыла. Вакыт уза, шәһәр төзегән колларның икенче буыны ирек ала Шәһәр тирәли олы-олы бистәләр үсеп чыга Бу күренеш Алтын Урданың бар шәһәрләре, җир биләмәләренә дө хас Сәүдә үсә Табышның биш процентын түләсәң, кем булуың, каян килүеңә карамастан, бар юллар да ачык Ислам дине дәүләт дине булса да, бар диннәр дә тигез Дәүләт байый Дирхөм' ныгый Байлыкка табыну заманы түа Бу Үзбәк хан чоры Башкала Сарай Батуның да, атамасын үзгәртеп, гарәпчә Сарай өл Мәһрүсә—Ходай тарафыннан сакланган шәһәр дип. атыйлар Алар мәңге шулай яхшы булыр, башкалар баемас, үзләренең тынычлыгына, байлыгына беркем дө кул сузмас, дип уйлый Шәһәрне дө ныгытмыйлар Аңа һөҗүм итәрлек көч тә табылмас кебек тоела. -Ходай сакланганны гына саклармын-,—дигән шул. Куркыныч башка, көтмәгән яктан китереп бөрә Язмыш үзенчә сыный Шәһәр зураеп 400 квадрат Дирхөм —акча берәмлеге чакрымгача җәелә Шәһәр халкы 150 меңгә җитә. Җучи Олысында өч миллион халык яши Ә терлекнең баш саны 200 миллионга җитә Алар бар даланы таптап, үсемлек дөньясын тамырынача юк итәләр. Урманнар даладан меңнәрчә чакрымга артка чигенә Табигать үзгәрә, корылык килеп, экологик кризис туа Мал-туар кырыла башлый. Үләксәдән чирләр тарала. Кырдан азык-төлек эзләп, кыр тычканнарына чаклы кешеләр янына шәһәргә кайта. Бәла ялгыз йөрми шул. Европа илләре сәүдәгәрләренә ияреп килгән чума тарала Аның нәтиҗәсендә авыллар гына түгел, шәһәрләр юкка чыга. Бер Кырымда гына 100 меңгә якын кеше кырыла. Табигать афәте икътисади бәла тудыра Ә анысы сәяси болганышлар китереп чыгара. 1360—1980 елларда Сарайда егермедән артык хан алышына Бу чор тарихка-Бөек чуалыш» атамасы белән кереп калган Алтын Урданың ерак төбәкләрендәге идарәчеләре бөйсезлеккә омтыла. Эдуард абыйның сөйләгәннәрен тыңлап, бер ел элек һушыбызны алган тозлы күл янына килеп җитәбез. Алданрак барган улым аптырап каршы ала: —Әти, күлгә ни булган? Ни әйтергә белми сүзсез калам. Былтыр аның ярлары тоташ тоз белән капланган иде Быелгы яңгырлар күплегеннән алар эреп юкка чыккан Башка юнәлешне сайлап, кайту ягына борылабыз. Безне өркетеп, алдыбыздан кыр куяны чабып уза. Мин инде башка бернәрсәгә дә гаҗәпләнмим Эдуард абый кабат үткәннәргә күчә Яңа башкала Сарай өл Җөдид, яисә Сарай Бөркөнең Актүбө елгасы буйлап 200 чакрымлап өстәрөк төзелүе дә табигать үзгәрешләренә бәйле Шәһәр, дәүләт иминлегенә куркыныч килүен тоеп, саклану үрләре белән дә ныгытылган Аксак Тимер яуларына чаклы 20-25 еллап вакыт бар. Әмма ул үз бөеклегенә күтәрелә алмый инде Тагын бер каршылык килеп чыга. Монысы табигый түгел, дөньяви «Бөек чуалыш» заманында егерме ел каршылыклы вакыт уза. Егерме ел—шул чорның үсеп чыккан бер буыны ул. Ә алар үткәндәге тормыш ысулын, гореф-гадәтләрен белми Яңадан торгызылган кануннар тәртибенә дә буйсынырга теләми яшь буын Үткәндәге яхшы тормыш мираж кебек артта кала Аларның тормышка карашлары башкача Ә олы буын үз чорын, хатирәләрен үзе белән алып китә тора Үткәндәге яхшы тормышны белмәгән, ө бүгенге авырлыклары белән иза чиккән бу яңа буынның һөнәрчеләре, алдынгы карашлы зыялылары тирә-як җирләргә, башлыча Мисырга күченә. Гарәп мәдәнияте чәчәк ата. Әйе бары да кабатлана. дөресрәге башкача кабатлана Бүгенге чор үзгәрешләренә әле бер буын алышынырлык вакыт узмаса да, аларны элекке кысаларга куып кертүе мөмкин түгел инде Коммунизм чорында яшәүчеләре китәтора. Бүгенге көннәрнең авырлыгына түзәргә теләмәгән яшьләрнең укымышлылары күбесенчә Америка кебек чит илләргә китеп, башка мәдәнияткә хезмәт итәләр. . Күңелгә телевизордан көн-төн кабатланган реклама сүзләре килә «—Наше поколение выбирает пепси » Сабырсызланып, фикерләремне югалтырга теләмәгәндәй. Эдуард абыйны бүлеп сорау бирөм —Инде ни эшләргә соң? Гасырлар буе халыкларга шул түгәрәк буенча чабып йөрергә туры килермени? Алтын Урда империясе, Рөсәй империясе. Бар халыкларны да тигез дә, бәхетле дә итәр өчен ни эшләргә, нинди җәмгыять төзергә кирәк соң? Безгә дә бер кешечә яшәргә ярыйдыр бит? —Беләсеңме, ө бит берни дә уйлап чыгарырга кирәкми. Ул җәмгыять инде төзелгән булган Акны кара итеп күрсәткәнгә генә сез—яшьләр, белмисез Дөньялыкта Алтын Урда цивилизациясе һәм демократиясе бүләк иткән принципларда төзергә була аны. Империяләрнең яшәү гомере күп нәрсәгә бәйле: табигый шартларга, сугыш-чирлөргө. экология, икътисадка яисә башка очраклыкка Әмма империяне, дөресрәге халыкларның үзара бергә тату яшәүләрен җимерә алмый торган бер көч бар Ул—бар халыкларга да яшәү өчен тигез шартлар тудыру Бу тигезлек тел, хокуклар өлкәсенә дә кагыла Әлеге шарт үтөлмөсө. таркалуны бернинди көч тә тыеп тора алмаячак Бу бүгенге көндә Рөсөйгө карый Без. галимнәр, бу закончалыкны аңлыйбыз да бит. Әмма ил белән башкалар идарә итә шул. Эшләр болай барганда, Рәсөй таркалачак Көч кулланып яшәсә дә, аңа көннөн-көн үзгәрергә туры киләчәк. Башка юл юк. Дөресрәге, кешелек тарихы башка юлны белми Вакыт аралыгын югалтып, Мөскөү археологларының эш урынына килеп чыгабыз Безнең былтыргы танышлар—Мәскәүле Римат Вадим командасы Римат соңгы көннәрен эшли Үзе казып тикшергән 100 квадрат метр аралыкта 160 акча табылган Шуларның егермедән артыгы көмеш тәңкәләр Казыган урынны карыйбыз Кирпеч диварлар арасында җылыту системасы—кан (суфа| күренеп тора Тирә-янында керамик су үткәргеч торбалары ауный Ринат шаяртып -Әле бу бай йортының дүрттән бере генә дә түгел»,—ди Хәзерге •яңа урыс татарларның- коттеджлары бу сарайлар янында авыл мунчасы белән чагыштыруга да бармый Бай йортының янәшәсендә мәчет манарасының калдыклары күренеп тора Тире-ягында кайчандыр аны бизәгән пыяла орнамент ватыклары сибелгән Бу—Мөскөү экспедициясенең Сарай җирлегеңдә узган тикшерүләрендә табылган ундүртенче мәчете Элек, татар баеса, хатын гына алмаган мәчет тә төзегән Шәһәрнең күләме 400 квадрат километр Әлеге аның бер проценты да тикшерелмәгән Бу җир куеныңда күңел җылысын биреп эшләгән нинди генә байлык ачыш-могҗизалар сакланмыйдыр әле1 ИКЕНЧЕ КӨННЕ Селитра бистәсенә лагерьга кайтабыз Кабат автобус түбәсен төне бу яңгыр дөбердәтә Мондый тоташ яңгырлар да бездә сирәк ява Әмма ул җиргә 741 сантиметрдан артык сеңмәгән 29 августның иртәсенде казу эшләрендә катнашучы якташларыбызны ялгыз калдырып юлга кузгалабыз Кайтканда кабат инде күңелге тиеп, авырыксыну гына түгел, ачу да тудырган блокпостларда тикшерүләр узабыз Кабат инде телевизордан да күреп туйган хәрби кием, сугыш техникасы, усал, оятсыз караш Юлларда чат саен базар Аларда юл буенча иллешәр метрга җәелгән кавын, карбыз өемнәре Сатучылары эт типкесендә йөргән халык вәкилләре Алар инде Сарытау төбәгенә чаклы менеп җиткәннәр Керемнәре дә көне буена бер чиләк помидор, яисә алма груша сатучы марҗа обиеңнәрнөң керемнәре белән чагыштырырлык түгел Иртәнгә дүртләрдә Сембер шәһәренә кереп, адашып йөрибез Шәһәрнең Казан ягына баручы бер юлчысына тап булабыз. Шофер белән татарча сөйләшүебезгә ул да кушылып китә Шәһәрнең беренче очраган кешесе ук татар булып чыкты Дөнья шундый тар инде ул Күңелгә Гәрәй Рәхимнең дөнья буенча таралган татарлар турындагы -Татар кешесе» дигән шигыре искә төшә Әйе таралган, таркалган, бер-беребезне сагынып -Сак-Сок» бәетләре тудырган халык без Бар күргән-белгәннәрне авыр йөк кебек күңелгә төяп. 30 август көнендә кайтып җитәбез Казанда суверенитет бәйрәменең кыза башлаган чагы Мөскөү шовинистларының котыруына җавап буларак быелгы бәйрәмне уздыру безнең халыкның -Авызың борының кан булса да, дошман алдында төкеренмә—диген әйтеменә туры килә Бор көннән сон кырык яшь тулды Ай буе күргән-бөлгөинөр онытылыр, хисләр тутыгып җиңеләер дип өметләнеп йөрелде Күңелдә ике -мин» сугышты Аның берсе -Дөнья син күргән белгәннәр белән генә түгел әле ул барын да кабат искә төшереп, җаныңны кыйнама-.—дип киңәш бирде Ә икенчесе •Яз' яз1 Барын да яз1 Син әйтәсе фикерләр күптән әйтелгән булса да. аларны кабат искәртү гөнаһ булмас, һәр вакытның уз чоры, барысы да бу дөньяда без аңлаганча, инанганча гына түгел әле Һәркем дөньясында булган хаксызлыкка каршы үз хисләре белән кайнап, чәчрәп чыксын-—дип. киңәш тотты Кырык яшь—шайтан фәлсәфәсе белән Коръән мәгънәсе арасында адашкан вакыт Безнең буын—үткәннәр гореф-гадәтләр белән санлашмаган буын. Тарих күрсәткәнче, андыйларны ачы язмыш көтә Шулай да, юллар йөргәндә күңелгә кереп калган атлар тоягы, поезд тәгәрмәчләре тавышына аваздаш булып, йөрәк бер ешлыкта тибә -Әле соң түгел, әле соң түгелКазан—Хаҗи тархан— Казан