Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ШАГЫЙРӘНЕҢ ЯЗМЫШ КЕЛӘМЕ

Л ена Шагыйрьжан поэзиясе татар әдәбияты тарихында үзенчәлекле һәм уникаль күренешләрнең берсе. Мең еллар буена егетләр ат уйнатып килгән шигърияттә аның ижаты. хатын-кызларыбыздан беренчеләрдән буларак, ир-атларыбыз ирешкән дәрәҗәгә күтәрелде дияргә була. Җитмешенче елларда күпмедер түл җыеп килгән Лена исә сиксәненче еллар уртасыннан сон эчке күнел сизгерлеге белән, ниһаять, үз сәгате сугуын тоемлады һәм кыю рәвештә, хәтта әйтер идек фанатикларча рухланып, зур иҗат стихиясенә бирелде—шәхси яшәү очкынын милли-социаль көрәш ялкынына китереп куша алды. Ул тиз арада иҗтимагый хис һәм милли ан уятырлык үзенчәлекле шагыйрә буларак танылып өлгерде Шигърияткә килеп өстәлгән бу яна сулышны Лена үзе дә бик ачык сиземләп, иҗатында моны анлы төстә калку итеп чагылдырды: Шагыйрәләр килә гаскәр булып. Күз алдында—гүзәл камалыш Кан алмашу бара Шигърияттә— Без башлаган шигъри Янарыш ("Ирдәүкәләр, имеш ■•) Шагыйрәнен болай зурдан кубып «тавыш чыгаруы» нигезсез түгел иде. «Сездән булмаса, без үзебез...» дигән ачыргаланулы йөрәк авазы салынган иде ул юлларга. Ленаның иҗаты ат га таба моны ачык раслады Һәрхәлдә, гадәти тормышыбызнын ин авыр йөген иңнәренә салып тартып барган меңләгән хатын-кызларыбыз шикелле үк, ул сиксәненче еллар азагында милләтнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, анын ин нечкә проблемаларын халык һәм хаклык хөкеменә күтәрүчеләрнең берсенә әверелде, шигырьләре кмн катлам укучы арасында яңгырый башлады. Татар хатын-кызлары элекке заманнарда да шшърияггән һәм шигъри иҗаттан читтә тормаган, билгеле. Бигрәк тә фольклорның бәет, мөнәҗәт, җыр жанрларында алар калдырган тирән рухи эзне тоймый мөмкин түгел. Безнен заманда исә хәлләр шактый үзгәрде. Чорыбыз хатын-кызларыбыздан профессиональ шагыйрь булуны таләп итә!.. Моңа бер үк вакытта сөенеп һәм горурланып та, шомланып һәм борчылып га карарга мөмкиндер, әлбәттә. Әмма бу—тарихи факт, бүгенге чынбарлык. Лена Шагыйрьжан исә поэзиябезгә профессиональ хезмәт итү юлына баскан һәм иҗатында гаять югары дәрәҗәгә ирешкән шагыйрәләребезнен берсе Олы поэзиядә үзенә кыю рәвештә шулай юл яра алган нинди рухи көч, нинди иҗади талантка ия сон ул? Исеме шигырь сөючеләргә утыз елдан артык шныш 6\ лып га. ни өчен ул соңгы дистә ел эчендә генә шундый жәмгыяии резонанс тудырырлык жегәр алуга иреште'’1 Бу сорауларга жаван таб\ өчен, күрәсең, анын әдәби-нжат биографиясен эзлекле күзаллау таләп ителә торгандыр Лкганышнын Пучы авылында туып. \рча районы Күллекиме авылында канат чыгарган бу нечкә күнелле кытный әдәбият һәм шигърият белән аралашуы балачактан. Такшш шнгырыәре белән женләнеп йөргән мәктәп елларыннан башлана Мәктәпне гел «бишле* билгеләренә генә тәмамлаган Ленанын Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга барып керүе дә әнә шунын белән бәйле Әдәбият һәм җырга булган мәхәббәте анын киләчәк тормышына юнәлеш бирерлек төп көчкә әверелә Институттан соң ул бер сл мәктәптә укытучы. 1968—1973 елларда нсә Татарстан дәүләт жыр һәм бию ансамблендә жырчы артист, аннан радиокомитетта тәржемәче булып эшли. Шигырьләре белән лә мәктәптә укыган елларда ук район газетасында. «Ялкын» журналында. 1970 еллардан шигъри бәйләмнәр рәвешендә «Казан утлары». «Азат хатын» кебек житди журнал һәм төрле газеталарда актив катнашып килә 1977 елда әсәрләре «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга Ниһаять. 1982 елда анын «Яшь шагыйрьнен беренче китабы* сериясендә «Мөлдерәмә күнел» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә 1984 елда ул СССР Язучылар берлегенә кабул ителә 1986 елда авторнын «Ышанам йөрәгемә» исемле икенче китабы басыла Беренче чор ижлгана караган бу шигырьләрендә Лена үзен романтик рухлы, нечкә лирик буларак күрсәтте Шулай да Лена шигьриятсисн профессиональ яктан өлгерүе сонрак чорга— авторнын үзенә кырык яшь тулып узган вакытка—сиксәненче еллар ахырына гуры килә Бу елларда авторга шигъри илһам күктән төшкән диярсең' Әйтерсен ул әсәрләрен көчкә язып өлгерә Бу унайдан анын «Язмыш җыры* (1990) шигырендә Тәнре язган, без укыйбыз гына. Тәкъдир белән инде ярышмыйм Ядкарь булып калсын жирдә моным Язмышларны узып барышлый. — дип язуы тикмәгә генә түгелдер Ул шигырьләр тупланып авторнын 1993 елда чыккан «Иман әлифбасы» китабында дөнья күрде Биредә китап авторының, кисәк кенә дигәндәй. «Шакиржлнова»лан «Шагыйрьжан»га әверелүе дә һич очраклы түгел, әлбәттә Бу китапта без анын ижлт кухнясынын кайнап торган зур домна миченә охшап китүен, шигъриятенең профессиональ нжат лабораториясенә әверелүен күрәбез Сизгер йөрәкле шагыйрә, һичшиксез, моны үз кан тамырларында аеруча ачык тойгандыр Лена Шагыйрьждннын алга таба үстереп алып китәсе төп тема, гөп ижат юнәлешләре дә нәкъ әнә шушы җыентыкта калыплаша. Китабының исеменнән күренгәнчә, авторнын нжаг кыйбласы һәм эчке иманы да шушы «Иман әлифбасы» бит тәрендә реаль чагылыш габа Әсәрларенсн зур шигъри очыш орбитасына күтәрелүе дә. билгеле, нәкъ шушыннан башлана. Авторнын моннан сон дөнья күргән—50 яшьлек юбилеена төбәп чыгарылган— күләмле «Шигырьләр, поэма» җыентыгы һәм. ниһаять. Татарстан китап нәшриятына тапшырылган 15 табаклы (9000 юл) «Божра вә Хөжрә» исемле китабы да нигездә шушы ижали эзләнүләрнең тематик һәм жанр ягыннан дәвамы рәвешендәрәк кабул ителә Әмма аларнын да үзәгенә без алда искә алып үткән «Иман әлифбасы» китабынын югары профессиональ ләрәжәле шигъри очкыны салынган. Әсәрләрен тиз арала югары очыш биеклегенә чыгарып, авторнын үзен күпсанлы каләмдәшләре арасыннан аерып куйган һәм «Лена Шлгыйрьжан» иткән нинди бәһале сыйфатлар сон алар7 Нинди кыйммәтле табышларга килеп юлыга да нинди тылсымлы ижат үсешләре кичерә шагыйрә үзенен бу яна эзләнүләрендә0 Әлеге үсеш эволюциясен ачыграк күзаллау өчен сүзне шагыйрә ижлтынлагы ү гзәк тсмаларнын берсе булган яшьлек-мәхәббәт шигырьләрендәге үзгәрешне күзәтүдән башлап К1ГШК Шигырь сөючеләр яхшы хәтерли торганнардыр, мәхәббәт кичерешләренә шагыйрәмен беренче китапларында да шактый кин урын бирелә Лирик геройнын сөюгә булган изге омтылышы. Мәхәббәтен эзләве, аны көтүе, хыяллануы, ялкынлы яшьлек хисе белән сугарылып, романтик рухта тәкъдим ителә Бикән буласым килә, Иркән буласым килә. Җилләренә буйсынырлык Җилкән буласым килә... («Бикәң буласым килә...») Бу шигырьләр, яшьлеккә хас булганча, ашкынулы, дуамал каймакта хәтта капризлы яки күзгә туры бәреп әйтелгән сүз булып та янгырый: И бичара, мескен адәм. Тудын ни пычагыма?— Төшмәгәч тә. янмагач та Мәхәббәт учагына... («Ибичара, мескен адәм...») Шуларга ук ялганып шигырьләрдә беренче күңел сынулар, хыялдагы шагыйранә Мәхәббәтне таба алмаудан туган канәгатьсезлек, ахыр чиктә күнеле белән шундый олы—сирәк очрый торган Мәхәббәтне—уйлап чыгарулар, Мәхәббәт үзе булмаса да шул хискә тугры калу. Ана табыну, сагыну һ. б. катлаулы хисләр чагылышы урын ала. «Дүрт күз белән көтәм сине»,—дип язган мөлдерәмә күңелле кыз үзе хыялланган идеаль Мәхәббәтен табалмый. Җавапсыз калган сөю хис-кичерешләре аның рухи таләпләрен үзгәртеп ташлый, шигырьгә акыл—хикмәтле фикерләү—элементлары килеп керә: Мәхәббәтнең була төрлесе. Мәхәббәтнең була олысы. Бер жавапсыз калса шунысы. Башны ташка бәреп елыйсы. ('•Мәхәббәт турында») Бу очракта мәхәббәтне конкрет кабул итәргә кирәкми. Бу, гомумән, кырыс һәм соры чынбарлыкта жавапсыз калган, хәтта ки табыла да алмаган сөю турында! Кеше вакыт үтү белән үз гомеренең яна этапларына аяк баса. Әмма анын йөрәгендә зур Мәхәббәткә сусау, сөю кайнарлыгы һич кенә дә сүрелми, бәхеткә булган омтылышы аз гына да көчсезләнми, бәлки көчәя генә төшәдер. Ул элеккедән дә дәртләнебрәк тик үзе белгән сукмаклардан, алдындагы каршылыкларны жинә- жинә, лаеклы дип тапкан бәхете каршысына юл саба. Үзен шәхес итеп сизгәннәрнең үтәр юлы исә тагын да катлаулырак. Шагыйрьҗан китапларында без нәкъ шундый лирик герой—ижат шәхесенең четерекле һәм нечкә хис-тойгыларыннан чигелгән, олы бәхеткә ирешү кичерешләрен үзәккә куеп тасвирлаган эчкерсез интим шигырьләр белән очрашабыз. Табигый ки, анда рух давылы, жан бунтарьлыгы хөкем сөрә: Мин җыенмыйм ата-бабалардан калган Изге йола-гадәтләрне гаепләргә. Жаным сыймый әмма Кысан кысаларга. Җенем сөйми. Буйсынасым юк аларга!.. («Буйсынам мин буйсынырлык законнарга...») Күнел ярсып-дуланыл аргач, шигъри юлларда ждннын сабыр гына сыктавы урын ала... йә булмаса бу катлаулы чынбарлыкны аңларга омтылган акыл, гомумиләштерүләре белән фәлсәфи уйлар килеп керә., яисә язмышка үпкә-зар баш калкыта: Бу бит әле башы гына. диеп. Күнел юатудан күптән туйдым. Ярты гомер узып бара инде Көтә-көтә алгы бәйрәм-туйны. («Яңа тойдым») Нечкә күнел. шул рәвешчә, көрсенә, җәберсенә. тирә-як мохитка, дөньяга үпкале караш ташлый. тормыш агымына бирелеп уйсыз-жднсыз яши башлаган кешеләрне гаепли Үтәгенә үтсә ялгызлык Шәһәр үзәгендә берәүнсн. Мәгънәсе юк. бәйрәм хакы дип. Хат аркылы бәхет теләүнен (• Үзәгенә үтсә ялгызлык—*) Кичереш-бәргәләнүләрнең һәм эчтән кыйналуларның иң гаэаплысы. һичшиксез, лирик геройнын үзенә төшә Минме сон ул янып көймәдем. Минме сон ул шашып сөймәдем Уюы ятлар, җәйләр авышты. Туй күлмәгем калды кимичә Үтте гомер юмарт яшълекнен Халәл өлешләре тимичә (•Бәирачнәре бетең уранның*) Лирик 1сройньж четерекле язмышы белән очрашуы күнелдә теләктәшлек һәм ниндидер бер ачыну тот ысы кузгата Анын рәнҗүле кинаяләрендә, кемнәргәдер үпкәле мөнәсәбәтендә зчке бер дәгъва, ризасызлык күреп. ү[зеннс ирскссздән гаепле сизәсен. Тормышыбызда үзләренә тиң мәхәббәт, лаеклы яр таба алмаган, ир- атларыбызнын замана югарылыгына менеп өлгерми сүнеп калуына, һәр адымда чын ир-егетләр җитмәвенә уфтанып, эчтән сызып яшәүче хатын-кызларыбыз күңелгә килә Әмма әйтергә кирәк, тормыштагы б> чынлыкның натураль тасвирлануы ул әле проблеманың сәнгатьчә чишелеше түгел. Чынбарлыкта! ы әче хакыйкать үзе генә зур сәнгать әсәрләре тудырган фәлсәфи-эстетик тстрәгү кодрәтенә ирешә атмый Һәрбер күзәнәгенә төшеп сышган әрнүлс тойгылар, шәхси яктан бик сиземле һәм якын булуга да карамастан, шул көенчә генә бәһассз сәнгать әсәренә әверелми Каләм иясе интим кичерешләр тәэсиреннән өстен калып, аларнын мөстәкыйль эстетик ишәешен исәпкә алып зш итәртә тиеш. Инде килем «Иман әлифбасы* китабында урын алган мәхәббәт шигырьләрен күздән кичерик. Ьирсдә дә ангор анарга шактый кин урын биргән Мәхәббәтен шагыйрә тормышында гомерлек юллаш булуына без монда тәмам ышанабыз Һай. бер гомер генә җитәме сон Йөрәктәге сөю хисенә?! Терелермен кебек үлгәч тә мин. Мәхәббәтем төшеп исемә (•Һай, бер гомер генә җитәмени •) Ышандыра мондый мәхәббәтен үлсмссзлсге. Әсәрдә эстетик шартлы тасвир гаять тогәл эшли Биредә сөю-мәхәббәт кичерешләренең һич суынмавы, ә бәлки арта гына баруы бик ачык булып күзгә ташлана Шул ук вакытта ул инде—үзгә мәхәббәт' Бу—рухи мәхәббәт. Бу—иманлы мәхәббәт1 Сөю хисләре үзгәрүчән Яшь бару белән генә түгел, дөнья га-тормышка мөнәсәбәтен үзгәрү белән дә мәхәббәтен кеше тормышына меңләгән яна төсмерләре килеп керә Ходай Тәгалә адәм баласын чынбарлыкка әнә шулай мәнге гашыйк итеп яраткан Унсигездәге, яльни без тар мәгънәсендә күзалларга яраткан мәхәббәтен югалуы әле кеше йөрәгеннән анын жанына салынган сөю куәсен. сөю потенциалын юкка чыгара алмый Бәлки язмыш әнә шулай өстә яткан иң беренче катламны гына алып ташлыйдыр'' Бу югалтуның (югалту әчесенең) кайчакта мәхәббәтен үзенә караганда да татлырак һәм мәгънәлерәк бер тойгыга әверелеп яши алуы да һич очраклы түгелдер, мөгаен Кеше, гомумән, тора-бара әлеге ялкынлы чыганактан билгеле бер тормыш тәҗрибәсе таләп иткән җирлеккә кү-чә күзәнәкләр ашкынуына, давыллы хисләр ташкынына алмашка хикмәтле акыл килеп баса, шигырьдә мәхәббәт лирик -фәлсәфи ноталарда янгырый башлый: Кыр казы да. кар кызы да түгел, кыр кызы мин—бераз кырыйдарак... («Кыр кызы») Монысы авторның чигкәрәк китеп үз-үзенә биргән бәясе... Узып барган яшьлегенә дә ул акыл ераклыгыннан торып күз ташлый. Туңдырса да. яндырса да. Язгы язмыш—бары чәчәк... («Шомырт чәчәк аткан чакта.. ») Күрәбез, бу яңа китапта лирик герой җанын тетрәткән сөю хисләре стихиясенә, шул исәптән анын аянычлы чишелешенә дә. өр-яна ноктадан—фәлсәфи югарылыктан якын килә. Әсәрләрдә хикмәтле фикерләү ачкычына көйләнгән шигъри гомумиләштерүләр урын ала: Ялгыз калма, диләр, бәхетсезлек Бары шунда гына, янәсе... Кайсы бәхетле сон бу жиһанда— Зөһрәсеме, әллә Ләйләсе- ’ («Ялгыз калма, диләр...») Табигый ки. мәхәббәт хисләренең төрле яшьтә һәм төрле язмышлардагы аерымлыгын автор бу әсәрләрдә фәлсәфи анлау һәм нечкә шигъри тоемлау аша күчерә: Сезнең язлар гөрли әле, көлә, Безнен язлар инде елый белә... Сезнең хисләр ташый язлар саен, Безнен инде—елы ничек килә. Сезнең язда бозлар китә агып. Безнең бозлар кала эреми дә.. Сөю сәгатьләре суга сездә. Безнең инде—кайчак йөреми дә... («Сезнең язлар») Бу мәхәббәт—басынкы, сабыр Ул тыштан давылланып түгел, эчкә, тирәнгә яшерелеп күнел дөньясы эчендә яши. Әмма шагыйрә анын «предметлашкан» сурәтен бик ачык күрә: Елый Ай төн уртасында Капланып беләгемә. Ә Кояш күрми шул аны, Кояш ул келә генә... («Айлы сер») Шулай итеп, шагыйрәнең әлеге китабында мәхәббәт темасы һәрьяклап көчәя, тирәнәя. Ул, шигъри детальләр аша сурәтләнеп, сиземле, реаль чынбарлыкка әверелә, җиргә төшә, җитдиләнә, табигый яшәеш төсмерләре белән жанландырыла. Хисләр ташкынына акыл килеп кушыла, каршылыклы тойгыларның хикмәте—асыл табигате ачылып китә Халәт нечкә психологик төсмерләр белән байый Эмоцияләр басынкылана, әмма ихласлыгын һәм хис кайнарлыгын җуймый. Сөю акыллана. намуслана, иманлы мәхәббәткә әверелә һәм инде яшәештә ул икенчерәк планга күчә. Китапта анын алтынчы бүлекчә итеп бирелүе дә очраклы түгелдер. «Җәйге балет» (1996-1997) әсәрен исә без шагыйрә иҗатында чагылыш тапкан ин гүзәл мәхәббәт шигырьләренең берсе итеп бәялибез: Балерина булып биедем мин. бармак очларына гына басып су төбендә.. Яулап алдым гүя сәхнәләрнең ин-ин биеген мин Монысы—шигъри шартлылык Ул. бер яктан, реаль тормыш чынбарлыгына таянса, икенче яктан, илаһи сою ыогжизасынын символик рәсеме буларак төсмерләнә Лирик геройнын һәрбер хәрәкәте анын күнелендә уянган рухи халәтенен тылсымлы дәвамы булып яши башлый Авторнын шундый камил эшләнешле, югары сәнгать дәрәжәсендәге тагын бер шигырен тәкъдим итәсем килә Сут анын «Бу—хикмәтле хатын» әсәре хакында бара. Бу—хикмәтле хатын Тугыз улга Тутзак ана булыр кече бар Бу—хикмәтле хатын. Йәрагенда Улсыз калганнарның үче бар Әсәр беренче юлларыннан ук тарихи, милли, фәлсәфи колачлы символик мәгънә белдерә Жанны тетрәтеп, лирик геройнын »яр читенә житен. ярсыз калган. • драматик язмышы ачылып китә Безнен алда чын татар хатын-кызларының каһарманга тин эчке рухи батырлыгы калкып чыга Бу—хикмәтле хатын. Хөрлек даулап. Ерып чыккан яу арасыннан Исән калган хәтта сикереп төшеп. Сөембикә манарасыннан Әлеге шигырь милләтебезнең үзәк бәгърен тәшкил иткән татар хатын- кызларынын гомумиләштерелгән реаль һәм шул ук вакыгта идеаллаштырылып тасвирланган символик сурәтен күт алдына китереп бастыра Бу шигъри сынны табигатьтән йөкләнгән бөек вазифа белән анын төрле мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә чынга ашмый калуы арасында килеп чыккан тирән упкын—үзәк өзгеч жан авазы чорнап алган Образда хатын-кызларыбызнын данлы милләт анасына лаек булырлык потенциаль куәте ханбикәләр язмышына тин тарихи үткәне, зур югалтулары һәм һәртөрле кимлекләргә туры карый белгән арыстанлай кыю йөрәге Шунда ук бүгенге көндә ксшелскнен «цивилизация» исеме астында яшәп килгән татлы уйдырма, черек әхлак казанышлары корбаны булу нәтижәсс чагылыш таба. Тарих һәм заман фонында нинди генә фаҗигале контрастларга куеп сурәтләнмәсен, бу образ хатын кызтарыбызнын гасырлар дәвамында барлыкка килгән иң шөһрәтле, ин изге, ин якты унай сыйфатларын үзендә берләштерә Шунысы аяныч, аларнын һәрберсе йөрәгендә каләмгә сыеп бетмәслек тирән фажша йөртә Бу-типик татар хатын- кызлары образы Анын сөю тулы йөрәге әче хакыйкатькә, мәрхәмәтле күнел кыйбласы изгелеккә өмете кояшлы килер көнгә төбәлгән! Чөнки милләтнең киләчәге турыдан- туры шушы бөек көчкә—анын олы мәхәббәтенә—бәйле. Шагыйрәмен мәхәббәт темасында булган үсеш-үз1 эрешләре, һичшиксез, анын икенче зур темасы—кеше язмышы һәм анын тормыш яшәешен үзәккә куеп язган шигырьләрендә дә чагылыш тапмый калмый Авторнын яшәү мәгънәсе турындагы уйланулары монла ла шигырьдән шигырьгә тирәнәя-җитдиләнә барып, укучы күнелен төптән кузгатырлык югары сәнгать әсәрләренә әверелә Беренче ике китабында автор кешелек алдына «Бик кадерле булдык микәнни сон сугыш беткән елны туганнар' » дип («Сугыш беткән елны»), яисә «Дингезләр күп. әмма янгын чыкса, сүндерергә суы җитәрме7» («Сонарма!») кебек җитди генә сораулар куйгаласа да. атар әле яшьлек романтизмы аша шактый гомум-схсматик рәвештә белдерелгән лозунг рәвешендә кабул ителәләр. Алга таба бу темага язылган шигырьләр ешая һәм җитдиләнә барып. «Иман әлифбасы» китабында «Сират күпере аша» дип исемләнгән тулы бер бүлекне тәшкил итә—авторнын гражданлык тойгысын чагылдыручы өлгергән сәнгать әсәрләре булып житешә. «Давылга юлыкмыйча» калган, әмма «дөньяны давылдан сон» күргән һәм фажигане бөтен тирәнлегендә тоярга өйрәнеп үскән буын вәкилләре буларак («Давылдан сон». 1988). сугыш арты багаларынып күнелләре гаять нечкә, күзләре күпне күрә Хәрабәләр һәм җимерелгән язмышлар арасында үсеп, алар ксшелскнен һәрбер гамәленә үтә сизгер, үтә жаваплы карарга өйрәнгән Аларнын йөрәкләрендә игелек белән бергә һәрдаим һәлакәтле шом саклана. Авторның шигъри фикерләвендә, тормыш детальләренә мөрәҗәгать итүендә, тасвирланган күңел халәтендә әлеге тарихи тирән эз үзен сиздерми калмый Күңел нечкәрүе—шагыйрәнең аерылмас бер үзлеге. Әнә ул «Хатлар көтәм» (1987) шигырендә хис-тойгы җепләреннән ничек итеп рухи халәтенен төсле рәсемен чигә: Хатлар көтәм моңсу иртәләрдә, Хатлар җитми жанны иркәләргә... Хатларын да кызганалар дуслар. Оныталар, читкә китәләр дә Хатлар көтәм, язны көткән кебек, Көзләр җитә, яңгырларын сибеп. Яфрак ява җәйдән хатлар кебек. Берәм-берәм жыям, үбеп-үбеп Шагыйрә чынбарлыкның соииаль-психологик асылын күзалларга омтылганда, һичшиксез, иң беренче чиратта үзенен яшәп үткән тормыш юлын күңел иләге аша уздыра. Әнә аның үз романтик яшьлегенә биргән бәясе: Ит-тушенка төяп чапты кайберәүләр. Евтушенко укып яттык без «жүләрләр» («Без яшь чакта...») Юк. бу авторның үкенечен белдерүе түгел... бу—ике заманның ике төрле сулышлы чынбарлыгын тасвир итү Тормыш-яшәеш турындагы шигырьләре, гомумән, шагыйрәнең чынбарлыкны торган саен тирәнрәк аңлавын, дөньяның психологик-эстетик рәсемен кәгазьгә төгәлрәк төшерә баруын бик ачык дәлилли Кайбер шигырьләрдә заманыбызның сурәте ачыктан-ачык—публицистик ачкычта белдерелә: Акрынрак! Былбыл тавышына баррикада корган барабаннар!. Акрынрак! Палач кулындагы автоматтай «аткан» гитаралар! Көчәнмәгез, зинһар, микрофоннар! Өркеп качып бетте инде сездән изге моңнар («Куркытмагыз моңны!») Автор үзен олы тормыш диңгезенә ташлагандай хис итә. Яшәү дип аталган татлы хәят суын эзләп, бата-чума, нечкә яшәү серләрен өйрәнә («Яхшылыкны кая куйыйм, дисән...», 1987) Чынбарлыкның психологик һәм фәлсәфи каршылыкларыннан торган җанлы рәсемен бер-бер артлы шигырьгә күчерә: Кат-катлы йортлар катында Беркатлы булып йөрү... Жан чыгарлык көннәр булды. Әле дә чыкмаган Иман!. («Авыл балалары калада») Атын жигә белми башлаганны.. Атом жиксен ничек надан егет 9 ! («Атом җегәреннән көчлерәк•) Шул тозсызлар, комсызланып, Кисмәк-кисмәк кыяр тозлар... («Юксыллар илендә») Шушы катлаулы тормышны карап-күзәтеп яшәгән, анын эчке каршылыкларын тирән аклаган һәм тойган авторның шактый гына шигырьләренә («Китек күңел». • Кдра рәсем». «Күңелсез...*. -Үтте...* һ. 6 ) пессимистик рух үтеп керә Шагыйрә тынч> һавалы яшәештән котылу юлын эзләп, шаулы жилләр каршысына чыгып басарга мәҗбүр Жнлгә чыктым. Жндлар уртасында басып каллым сафланырга теләп. Кем уйлаган, шушы торыксыз жил булыр, лиеп. бүген мина терәк (•Жыгв чыкты.**) Көтелмәгән нәтижә—тынгысыз тормыш каршылыкларын тоеп яшәүдә, тыелгысыз көрәш омтылышында ул үзе сагынып яшәгән давыллы бала чагына кайта, пакъләнә. жан тынычлыгы таба: Ак жилкәнгә калам әверелеп, бер гөнаһсыз сабый чактагыча (•Жиггә чыкты.**) Шулай итеп, шагыйрә үз шигъриятенең төп фәлсәфәсенә—ижат кыйбласы турында житди уйлануга—Имам алифбасы»на килеп чыга Автор «Иман* сүзен хәрефләргә таркатудан килеп чыккан Ирек. Мәхәббәт. Акыл. Намус төшенчәләренә бәйләп күрсәтә Замана барышына, чордашлары яшәешенә карап «Иман китерер вакыт җиткән һәммәбезгә берәм-берәм* дигән гаять гыйбрәтле нәтижә чыгара Иманга килүнең ин беренче шарты—эшне тәүбәдән башлау' «Сонгы тәүбә* мөнәҗәтендә автор шушы житди адымны ясый. Сүз сәнгатснен тәмен һәм кадерен белеп, кылынган гамәлләрнен дәрәҗәсен үлчн-үлчи, лирик герой «гөнаһлылар исеменнән итче булып*, кичерүен үтенеп Ходай каршысына бара •Тимер чире- (1988) балладасында шагыйрәнең тормыш-яшәешне символик тоемлау аша чагылдыруы белән очрашабыз Психологиянең кичереш үсешен күрсәтүгә ирешү- һичшиксез, ггоззиябезнен зур казанышы Автор монлый әсәрләре белән егет шагыйрьләребез ал алмаган яна шигъри биеклекне яулый Ул мәгълүм чор- дәверләр китереп чыгарган социаль «чирдән*—хатын-кызларның тупаслана, кырыслана баруыннан үсеп чыккан «Тимербану* образын барлыкка китерә, аны үзенен лирик герое белән тәнгәлләштерә Тимербану тимер коса. авыр хәле: Пиен баскан тимер чуклы тимер шәле... Тимер тутык каплап алган бөтен тәнен, тимер кутыр Авызында—тимер тәме.. Тимер чире... Тимер чыны Тимер чоры Тимер пәрдә, тимер кабык. тимер кыршау Канатларын каерып буган тимер тышау •Монсу елмаю яки -рәсем* (1987) шигырендә исә ул, киресенчә, күнеле артык нечкәреп киткән ханымнын эчке дөньясын яктыртып жибәр1ән моңлы бер шигъри мизгел бүләк итә: Син рәсемгә, дускай, безне төшер әле: Катсын әле истәлеккә сурәтебез. Ядкарь калсын шушы жәйдән—күләгәбез күбәләк күк очып кайтсын үзебезгә Аннары фотога төшүнен конкрет детальләре килеп керә. Алар чынбарлыкны янәшәдә генә итеп тоярга мөмкинлек бирәләр Бик якыннан алма Күкнең бер чите дә сыйсын шунда. Күл буйлары, көймәләр дә. Чагылып торсын кояшлы бер көн икәне, урын калдыр без җырлаган көйләргә дә Шушы урыңда механик фотография логикасы югала, аны алыштырып тормыш һәм чын шигърият логикасы килә: Елмаерга әмер бирмә, күңел үзе ни кушса, шул чыгар инде йөзебезгә. Безнен белән күзгә күренмичә генә Рәсемнәрдән карап торыр йөрәкләр дә... Шулай итеп гап-гади тормыш, моңсулык белән сугарылган гадәти бер халәт - мизгел, мәңгелек шигъри бер фокуска—җанлы рәсемгә әверелә. Кеше гомерен, кеше кадерен менә хәзер, менә шушы мизгелдә белергә кирәклегенә моңсу бер ишарә сыман яңгырый... Инде «Иман әлифбасы»на яңа тема буларак килеп кергән милләт темасын күздән кичерик. Китапта аның мөстәкыйль һәм беренче бүлек буларак тәкъдим ителүе авторның бу юнәлешкә аерым бер җаваплы мөнәсәбәте хакында сөйли. Шагыйрә бәхетнең дә, гармонияле язмышның да фәкать Ватан. Ил, халык, милләт, кыскасы—җәмгыять язмышына килеп тоташканлыгын анлап, бөтен куәтен шушы четрекле. изге проблемага юнәлтә. Чын Бәхетнең хөрлектә, коллыктан азат булуда һәм чын гүзәллекнең—шигъриятнең дә шунда гына булуына тирән ышану аңа иҗатында яна бер илһам-көч өсти, яна көрәш мәйданы ача Милләт ин элек туган телгә тирән мәхәббәт ул: Әй син. телем, туган телем, тамыр телем. Җир астыннан тарих серен табыр телем Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем. Телне тешләп канатырлык сабыр телем. («Туган телгә мәдхия») Шушы берничә юлда гына да автор милләт төшенчәсенең кеше өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын, анын белән бергә кушылып яшәүнен олы шатлык һәм тирән фаҗигагә дә әверелә алуын бик ачык сизелерлек итеп сурәтләп күрсәтә Заман татар халкына үзенен һәлакәтле каршылыклары белән яный. Милләт тирән деградация бизәгендә. Җыен ясап, кыен ашап. Көрәшкәндә йөзләр, уннар. Ник кушылмый туган телгә Милли, милли миллионнар- ’ Лена иҗатында публицистик лириканың тоткан өлеше шактый зур һәм ул аерым темадагы шигырь-поэмаларда гына түгел, гомумән, шагыйрьнен сәнгатьле фикерләү үзенчәлеге буларак та шактый ачык күзгә ташлана. Әйтергә кирәк, биредә анын көчле ягы гына түгел, тискәре сыйфатлары да үзен сиздерми калмый. Хәер, шундый көчле ялкынланып януда төтен чыгуына гаҗәпләнәсе юк—автор әсәрләренең композицион яктан озынга сузылуы, таркаулыгы, яисә кайбер очракта шигырьнең эмоциональ пафос белән сөйләп чыгуга корылуы, минемчә, нигездә шунын белән бәйле. Әмма күпчелек шигырьләрендә автор, публицистик ут очкынын, үз йөрәк ялкыны аша үткәреп, куйган изге максатына хезмәт итәрдәй сәнгать әсәренә әверелдерүгә ирешә. «Кошка канат нигә?» (1991) шигыренең эпиграфында Н А Некрасовның «Кому на Руси жить хорошо?» дигән мәгълүм сүзләре алынып, әсәр үзе дә шуңа җавап бирүгә корылган. Шагыйрәнең монда үзенә хас булган—коры мантыйкка нигезләнгән усал теле хәрәкәткә килә һәм анын ихлас йөрәктән әрнеп әйткән сүзләре күңелгә үтеп керерлек итеп белдерелә: 9. .К. У-. №4 Рус илендә кемгә яшәү рәхәт 1— Кемгә рәхәт, шулар беләдер Үз җирендә яшәп, илсез калсаң. Үзәк бәгырьләрне теләдер Рус классик шагыйренең мәшһүр сүзләре, шул рәвешчә, вр-яна мәгънә ала. әсәрнен шигъри катачы тагын да кинәя төшә. Үз өендә—ятлар кагыйдәсе. Ятлый-ятлый телләр калмады «Рус илендә яшәү кемгә рәхәт?»- Күпләр моны күптән аклады Шагыйрә гади халык күтеннән яшерелеп килгән, шактый тирәндә яткан яшәеш катламнарын күгәреп, аларга төгәл шигъри публицистик бәя куеп бара Укынсан да. кабат чукынсаң да. Күзен чукымас карга карганын Үз иркенне үзен сакла, татар! Бетеп атта кая барганын' Шулай итеп, автор шәхси сыкрануларын, үпкә-зарларын бер читкә куеп, милләте өчен гаять мөһим булган проблемаларны көрәш биеклегенә күтәр,» һәм үзенсн хис-фиксрлән үрелгән шигъри мөнәсәбәтен милләттәшләре күңеленә илтеп җиткерә Шагыйрә үз укучысын гадел һәм иманлы яшәеш турындагы олы сөйләшүгә чакыра, анын шигъри сулышы иркенәеп китә, тавышы ныгый, сүзләренең кыйммәте бермә-бер күтәрелә Анын хәтта берникадәр сыкранулы интим тойгылары да. милли социаль көрәш агымына кушылып, төп фикер-идеяне көчәйтүче уңай көчкә әверелә Аларнын гормышчантыгы тарихи-объектив чынбарлык белән раслана Авторның тел-стиль ү зенчә текләре дә. нәкъ менә шушы зур көрәш өчен генә яратылгандай, әлеге бердәм аты максатка буйсынып яши башлый Лена Шагыйрьждн поззмябездә чын мәгънәсендә тормышны үзгәртеп кору чоры шагыйре буларак урын алды Анын шигъри таланты нәкъ шушы елларда бөтен тулылыгы белән ачылып китте Шагыйрә шигъриятебезнең көрәш авазын шушы гаять кирәк вакытта кин халык массаларына илтеп җиткерә алды, аның сүзе ххтыкнын мен еллык сыкранулы тормыш гаменә килеп кушылды. Татар юлы әйләнеч. Татар юлы болгавыр Татар булу жинел түгел. Татар булу бик авыр Тартып бара тарихын. Тугарылып, җигелеп Жинел булсын каян килеп. Жинсп кара жинелеп! (• Татар булуы авыр») Хәер, чын яратунын җәрәхәт әрнүләрсез генә булганы бармы икән анын?! • Милләтен ул туганын күк • (1995) шигырендә автор бу каршылыклы халәтне бик нечкә тотып алган: Бер сөйдерә, бер көйдерә Милләтен ул—туганын күк Лошман сүзе хак та була. Ачу килгән чак та була. Ак жирлектә тап та була— Сүз әйтмәгез туганыма! Милләте яэмышынын авырлыгын йөрәге аша уздырып яшәгән шагыйрә анын сәбәпләренә һәм хәл ителү юлларына—азатлык, ирек алу. тигезлеккә ирешү кебек ин кайнар мәсьәл&тәргә килеп чыта. Шул рәвешчә, шагыйрә шәхси кичереш, әрнү-сыктауларны оныттырырлык зур көрәш темасын калку итеп күтәрә Яшәешендә һәм ижагында үзенсн төп урынын таба Милләтенең сөекле көрәшче шагыйрь баласына әверелә Әлеге оптимистик рух авторның башка темадагы шигырьләренә дә үтеп керә Шагыйрь һәм шигърият —Лена Шагыйрьжан иҗатында беренче китапларыннан алып яна әсәрләренәчә төп темаларның берсе булып тора. Ижатынын үсеш эволюциясе дә, табигый ки, монда бик ачык төсмерләнә. Шуңа да бу шигырьләргә җентекләбрәк тукталып үтик Шигырь һәм шигырь язмышының нинди генә нечкә психологик нюансларына килеп чыкмый биредә автор! Бу тема—Лена иҗатының һәм яшәешенең төп стихиясе! «Иман әлифбасы» китабында автор ана «Шигырь сулап яшәсәң...» дигән махсус бер бүлек багышлый. Хәер, «Җирнең тансык балалары» дип исемләнгән—ижат шәхесләрен чагылдыруны максат итеп куйган икенче бер бүлек тә нигездә классик шагыйрьләребез тормышын яктыртуны үз эченә ала. Әйе. Лена, үзенең күпсанлы каләмдәшләреннән аермалы буларак, Шигърият белән үзгә бер мөнәсәбәттә яши. Шигърияткә бөтен тормышын багышлап. Ана ул бөтен язмышы белән фанатикларча бирелгән зат Лена Шагыйрьжанның башлангыч чор иҗатында да шигърият темасына язылган әсәрләр аз түгел Нәшриятка әзерләп тапшырган «Боҗра вә Хөжрә» дип исемләнгән яна китабында да сүз, башлыча, чиксез галәм киңлекләрен чагылдырган Божра һәм җиһан уртасындагы тар Хөҗрәсендә җәмгыять законнары, үзенен эчке кичерешләре белән көрәшеп яшәгән, күңел күзе белән һәрвакыт чиксезлеккә төбәлгән Шәхес - Шагыйрь язмышы хакында бара! Шушы Божра вә Хөжрә арасындагы бәйләнештә шигъри күңел сизгечләре аша ул Кешелекнең төп яшәү мәгънәсен ачыкларга омтыла! Әйтергә кирәк, шундый зур проблемалар чишәргә алынган шагыйрә кайчакта вак фикер яисә форма-детальләр эченә кереп киткәли: Шигъри шанс, сихри сенсация! «Аккош үлеме»н йолып алам Сен-Санстан... Ашыгыгыз Шигъри сеанска!! («Шигъри шифа») Әмма автор һәрдаим яна иҗади эзләнүләр белән яшәсә дә, әсәрләрендә мондый формаль оригинальлеккә омтылудан азат Анын лирик герое үз Хөҗрәсендә бикләнеп калмый, ул—үзен халык язмышы өчен жан атып яшәргә багышлаган фидакарь зат. аны алга ымсындырган төп көч—олы тормышка бәйле тынгысыз кичерешләр—менә мондый. Җир түгел ул—Кояш тирәсендә бәрелә-сугыла Шагыйрь әйләнә. (•Шагыйрь үлми») Авторга тормышның үзеннән дә бигрәк аның бер чагылу рәвеше булган «шигырь җене* кагылган һәм ул аннан котылырга җыенмый да: Үзе бер сихер кебек ул. Үзе бер дәва кебек. Аккошка—күл, мина—шигырь Кирәк гел һава кебек... Әмма шигырь шагыйрьгә ясалма матур бизәк ясау өчен түгел, ә тормышта жан ихтыяҗын тулы канәгатьләндергән үз юлын табу өчен кирәк. Жил дә—шигырь, ил дә—шигырь. Колак салсаң өненә. Күкләр мина боергандыр Кал. дип. шагыйрь көненә? , . (вШигырь сулап яшәсәң...») Автол күргәнебезчә, шагыйрь хезмәтен, шагыйрь бәхетен шигьрп үен яисә дан-шөһрәткә бару юлы итеп күзалламый. Әдипнен ул тормыш гөбе авырлыгын тоеп заман йөген төптән җигелеп тартып баручы икәнлеген яхшы белә Хәер, кемгәдер мен гатап булыгг тоелырга мөмкин бу шөгыльгә ул үзе биш куллап риза Лирик герой ана мангелск тугрылыкта. Газаплы иҗатын ул бар тәм ләззәтен йөрәгендә кичереп яши «Шигырь сулап яшәү» ана *ике гомер кичерү» булып юела Авшр хаклы: сәнгать ул. беренчедән, тормышнын чагылышы (икенче яшәеше) булса, икенчелән, нжалн мавыгып яшәү ижат кешесен һәм жисми. һәм рухи яктан о1ын юмерлс итә. Шигърият —анын үз язмышы: Текә ярдан язмыш ташкынына Ташландым мин—алды бөтереп Әмма «язмыш жыры—мен дә бер көй»ле Ул без яшәгән фани дөньяга гына сыеп бетешле түгел Шуна шагыйрәнең «Язмыш жыры» (1990) шигырендә ♦ Гәнрс язган—без укыйбыз гына, тәкъдир белән инде ярышмыйм • дип әйтүендә тамчы да арттыру юк сыман тоела. Шагыйрь үз тормышында Мәхәббәткә, Яшәүгә ничек омтылса, җыр монга, Иҗатка да шундый ук зур дәрт белән кабына, хәтта, әйтергә кирәк, бу зштә ул комсыз: Һай. бер гомер генә җитәме сон Күңелдәге безнен моннарга " Калсан икән мәнге бу дөньяда Былбыл сайрауларын тынларпг (•һай. бер гомер гем җипимен и •) Әлеге юллар ихлас кабул ителә, ышандыра. Шагыйрә хәтта үзенсн ижаг кухнясын да көнләштерерлек итеп, яраттырырлык итеп тасвирлап бирә белә Шушы инде минем зш почмагым Шунда пешми кала өчпочмагын. теләп йөргән бәйрәм ашын пәрәмәчен.. Ьлн гына уклау биегән куна тактасында шигырь тезәм. әйтерсең лә нечкә токмач кисәм Шушы инде мимем пи почмагым - Күптән белмим инде зш пошканын (• Иҗат кухнясы•) Шунысы кызык, шигърият автормын әсәрләрендә сш кына мәхәббәт белән параллель итеп бирелә. Менә анын ярым шаян, ярым җитди «Әллә үпкә, әллә үкенеч» (1987) шигыре Назлар өчен түгел, язар өчен Житксралмыйм инде төннәрне Ядлар өчен түлим көз белән— бәяләрен анын кем белгән (Мен елаган хакка бер каләм...) Бу инде үзгә яшәү орбитасы, икенче төр тормыш логикасы Шагыйрә, гади яшәеш югарылы!ыннан яна бер дәрәҗәгә күтәрелеп, башка үлчәм, башка тизлектә хәрәкәт итә башлый Яки. гади тормыш детальләре, гомумиләшеп. җәмгыять һәм заман турында шигъри фикер белдерү чарасына әверелә Уены-чыны бергә Г омерга ул өлешләп безгә бүленгән Уйнап кына яшәргәме сон. Әллә— Чынлап уйнаргамы бүгеннән- " Шагыйрә тормыш сәхнәсенен ни икәнен яхшы белә. Шуна ул «Алкышларга артык ышанмаска!» Берәүларнсн «кул чабарга алдан түләп, яллап куелуын», «пәри туе*нда чынны уеннан аеруы җиңел булмавын искәртә («Тормыш сәхнәсе»). Шагыйрә чынбарлыктан качмый, гарешкә ашкынмый. Ул—жир кешесе. Реаль тормышта—халык белән «тоташ савытлар» язмышы эчендә яши Әнә ул. Тукай сыман базарга чыккан, анда үз фикерләрен «базар үлчәвенә салып», уйланып йөри Тынлап йөр Ишет Колак сал базар фәлсәфәсенә Халык үзе чыгып баскан чын тормыш сәхнәсенә. Чагыштыр үз бәянне дә базар бәясе белән. Шагыйрь бәласе бәйләнгән базар бәласе белән («Чык базарга») Шагыйрә бер ялгызы түгел. Бер якта халкы булса, икенче якта анын бөек остазлары—ижади үрнәк итеп санаган шагыйрьләре тора. Әсәрләрендә авторнын Тукай, Такташ кебек классик шагыйрьләр шәхесенә мөрәҗәгать итүе—күңеленә фикердәш эзләү, алар белән хакыйкатькә туры юл эзләү булып тоела, һәм шагыйрь шул ук вакытта җәмгыятьнең Шагыйрьне аңлап һәм тиешенчә бәяләп бетерә алмавында зур фажзгга ятуын искәртә: Шагыйрь үлсә, бераз һәркем үлә,— анлый микән шуны азрак Ил?! («Шагыйрь үлми») Ә шагыйрьнең яшәеше җиңелдән түгел, ул каршылыклы, хәтта кайчакта сәер дә... Асыл кошны эзләп табар, Тапкач, жуеп. ләззәт табар, Мәхәббәтен адаштырыр. Ялгызлыкка шалаш корыр («Шагыйрә хәле») Шагыйрь, гаять зур, четерекле сынауларны үтеп, үзенә тугры юл салырга тиеш: Шагыйрь булып жиргә килгән һәркем сабый булып яши алырмы? Кеше булып капу җиңел түгел. Шагыйрь булып калу авырмы9 (•Шагыйрь булып калу авырмы ? .») Шуңа күрәсең. Шагыйрьнең бәһасе дә зурдан: Кыйммәт тора! Үзе хәтле тора! Чын шагыйрьнең булмый арзаны. Кабат бәя биргән Тукаена. Еллар узгач. Печән базары ... («Татар шагыйренең бәясе») Әйе чын шагыйрыгарнск ижатлары татлы булса да. язмышлары шактый эче. Лена да үзенен шәхси бәхете турында аз уйланмый Шигырьләрендә дә бу мотивлар әледән әле чагылып китә Шагыйрә лэньясынын ин хыялый-шартлы дигәне дә. һичшиксез авторнын шәхес үзлекләреннән аерылгысыз Анда ул укучысына күнел ишекләрен һәрчак киереп ачып куйган. Мәсәлән, ул үзеиен -Мәиге булмас үз бакчамда. (1997) дигән шигырендә бодай дип яза. Хәер, лирик Сөяләм дә шул каенга Чумам тирән, көзге уйга Кем керер дип анда җилләр Җил капканы ачып куйган? шагыйрь үз яшәешенен нечкә интим яклары турында укучысы белән ачыетан-ачык сөйләшүне еш кына турыдан-туры үз күнеп ихтыяҗларыннан чыгып эшли. Бу гажәп тә түгел, чөнки ул күптән инде укучысы белән уртаклашып, ана бөтен җанын ачып, ышанып яши Анын төп максаты да—катлаулы тормыш юлында гыйбрәтле язмышы, хикмәтле акылы, шагыйранә күзаллавы белән укучыга кызыклы һәм тугры сердәш булу. • Мин нигә иргә чыкмадым • (1989) шигыре авторнын әнә шулай •лирик ачылып», интим яшәешен уртага куеп, ихлас сөйләшкән әсәрләренең берсе Үкенмим дә. үксемим дә хәзер. Ялгыз үтә. диеп, гомерем. Мин бу җирдә таптым үз тинемне— Гел янымда—хәләл шигырем!.. Әйе. ул Шигырьне тин итте, чөнки «Мин шигырьдә калам!» (1986) әсәрендә язганча, анын яшәү программасы ачык. Шигырь—анын өчен «тормыш дәвамы- ул Шигырь—Аллан бит ул җанындагы! Ятим калсан. хәтта— анан да. Мин шигырьдә калам— Аллам да ул. үзем лә ул. газиз балам да!! •Зар» (1996) шигырендә ул «Мин бәхетле, дисәм, кем ышансын’—дәлилләргә юк бер шаһ итем...*—дип язган иде Мина калса, шагыйрә тыйнаклык күрсәтә Анын халык рухын дәвалаучы гүзәл шигърияте Кеше өчен. Шагыйрь өчен җирлә бәхетле яшәүнен ин ышанычлы дәлиле шаһите була алмыймыни01 Бәлки, «Юк!» диючеләр дә, бу бәхеттән көнләшүчеләр дә табылыр? Бу гажәп тә түгел Әнә шагыйрә үзе ни ди бу хакта! Көнләшмәгез ачы бәхетемнән. Татлыгыздан мин бит көнләшмим! Яки: •Алсу алмаларга төшкән корт сез. ефәкләргә төшкән көя сез. » дип үзенен табигатенә хас булганча, кискен бәясен бирә дә, шунда, кисәк тукталып үзен гаепле сизгәндәй, шагыйрә кинәт яна—иманлы шигъри сүзен дә белдереп куя Ходам, лимен, ярлыкачы мине. Көнләшерлек булса башкалар (* Көнләшмәгез) Әйе. шагыйрәнен язмыш келәме нечкә һәм чуар җепләрдән тукылган Бер җебендә балкый бәйрәм-тантана. Бер җебеннән канлы яшьләрен тама Нур даирәсе—күзнен явын алырлык, Мон дәрьясы-үзсн агып барырлык Киләләр дә карыйлар шул келәмне. Үз язмышым ил күзенә элгән мин («Язмыш келәме») Шагыйрәнен үзе сайлап алган бәхетле язмышы, нишләтәсең, әнә шундый шигъри җепләрдән тора Дөнья коласасы тора әйләнеп. Тукыла келәм—сүзләр сүзгә бәйләнеп. Шул келәмне җәеп кайтыр юлыма Китәрмен бер. Ил кызына әйләнеп' —ди ул Инде шагыйрәгә иҗат уңышлары теләргә генә кала. «Ил кызы» булып, олы тое , п - атлап кутырга та,ын да жинелрәк һәм күңеллерәк булсын өчен- имшйрә!*86 бИЗӘ>С1е ШИГЬРИ кслә мсннс алга таба ла кыюрак чигуенне дәвам ит.