Реплика
Хөрмәтле редакция! Журналның 10 санында (2002 ел) Казан дәүләт университеты профессоры Әзһәр Мөхәммәдинең «Казан шәһәренең барлыкка килүе һәм аның борынгы исемнәре» дигән күләмле мәкаләсен бастыргансыз. Аны укып чыкканнан соң. ирексездән. халкыбызның «Сугыштан сон каһарманнар күбәя» дигән әйтеме искә төште Мөхтәрәм галимебезне үпкәләткәннәр икән бит Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты археологлары Мәкаләсен ул «тарихи дөреслекне торгызу» максатында яза «Казанның 1000 еллык шәһәр булуын беренче мәртәбә фәнни нигездә раслап чыгуда приоритет, ягъни өстенлек КДУның тарих факультеты «шешенәтуры килде-.-ди автор (171 б.) Баксаң, әле 1995 елның 19 октябрендә булып үткән методик семинарда чыгыш ясаганда ук Әзһәр абый Мөхәммәди -Күпсанлы археологик табылдыклар, шул исәптән XXI йөзләр белән бәйле хазар (?-Ф. X ) һәм болгар керамикасы, болгар тәңкәләре (?-Ф X). бик борынгы кулъязма чыганаклар, шулай ук урта гасыр карталары (Х1У-ХУгасыргы ?-Ф X ) Казанның 1000 еллык шәһәр булуына төп дәлил булып торалар».—дигән нәтиҗәгә килгән икән (169 б.). Аны ул ачыш дип атый һәм авторлык хокукына дәгъва кыла (172 б ). Мәкаләдә минем исем бер генә тапкыр, анда да. урыс әйтмешли, «между прочим» гына телгә алынса да. башкалабызның туган елын ачыклауга ярыйсы гына өлеш керткән кеше буларак, чамалыйм-миңа каршы язылган сыман ул. Әлегә тикле дусларча гына күрешеп-сөйләшеп йөри идек, югыйсә Матбугат битләрендә үз дәрәҗәләрен төшереп ыгы-зыгы оештырып йөрүче кемсәләрне яратмыйм. Шунлыктан, кыска гына итеп җавап бирәсем килә Сезгә хөрмәтле Әзһәр абый: алыгыз ул приоритет дигән нәрсәне үзегезгә тапкансыз сәбәп үпкәләшергә! Тарих бит барыбер бөтенесен дә үз урынына куя ул. Әле Сезгә кадәр үк. 1995 елның февралендә Тел. әдәбият һәм тарих институтында мин ясаган докладтан соң Мирфатыйх абый Зәкиев һәм Әбрар абый Кәримуллин Казанга 1000 ел булу ихтималы турында сөйләгәннәр иде. Кызыклы фактлар да китереп. Аларны да онытмыйк инде алайса. Кулыма бер каләм алгач, укучыларыбызга аңлаешлырак булсын өчен хатыма тагын икеөч бәхәссез факт өстисе килә: 1) 1994 елдан башлап Казан Кремлендә фәкать бер археологик экспедиция эшләде һәм аның фәнни җитәкчесе булып бүгенге көнгә кадәр мин торам: Казан дәүләт университеты махсус экспедиция оештырмады, аерым отряд булып, безнең белән бергә эшләделәр; 2) Безнең экспедиция Кремль биләмәсендә барлыгы 50гә якын казу эшләре, казылма үткәрде, шуларның бары тик бишесе генә университет археологлары тарафыннан башкарылды, калганнарында Тарих институты галимнәре эшләде; 3) Профессор Ә. Мөхәммәдиев җитәкчелегендә үткәрелгән әлеге биш казылмада Казанның 1000 еллык датасын раслардай бер генә материал да табылмады (иң борынгы таш стена XII гасырга карый). Профессор Ә. Мөхәммәдиевнең 1995 елгы докладында ясалган нәтиҗәләре турында да бер-ике сүз. Әле ул вакытта «күпсанлы археологик табылдыклар» турында сөйләргә бик иртә иде (тагын дүрт ел эшләдек бит шуннан соң. юбилей турында Президент укахпары чыкканчы). «Х-Х1 йөзләр белән бәйле хазар (?-Ф X.) һәм болгар керамикасы» да барлыгы 5-6 фрагмент кына булып, алары да Ф Хуҗин. А. Ситдыйков. Н. Нәбиуллин казылмаларыннан иде. Ә Мөхәммәдиев мәкаләсенең 169 нчы һәм 179 нчы битләрендә телгә алынган Х-Х1 яисә Х1-ХН гасыр «болгар акчалары», «күпсанлы тәңкәләр» элек тә юк иде, хәзер лә юк. Дөрес, безнең казылмалардан X йөзгә караган бер чех акчасы һәм бер гарәп дирһәме килеп чыкты, ләкин алар 1997 елда табылдылар. Нәкъ менә шушы табылдыклардан соң шәһәр хакимияте безгә археологларга, игътибарлы булды һәм 1998 елдан башлап (1995 тән. ягъни Сезнең докладтан сон түгел. Әзһәр абый!) экспедицияне финанслауга үз шешен кертергә карар кылды. Калганын беләсез инде: без эшләдек, приоритет турында уйламадык Казаныбызга 1000 ел! Шуңа шатланырга кирәк. Әлеге дата, минем аңлавымча, дистәләгән галимнәребезнең, шәһәр һәм республика җитәкчеләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Үз урынында һәркем үз эшен эшләде. Бәхәсләшүдән туйган инде, тыныч кына олуг бәйрәмгә әзерләник.