Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺӘР ЮЛЫНДА- СӨЮ УТЫ

ҺӘР ЮЛЫНДА—СӨЮ УТЫ «Безнең барлык—үзе бер вакыт...» Шулай яза шагыйрә үзенең бер шигырендә. Ә бит аның әле кабатланып килүче тагын шундый юллары да бар: «Вакытларны, вакыпиарны бу.шый туктатып » Әйе. булмый. Әмма аның мизге.ыәрен җыр итә алган шагыйрь, шиксез, үзен бәхепые тоя. Халисә Мөдәррисова апиы шагыйрәне инде утыз елдан артык вакыт беләм икән ләбаса 'Житмеш беренче е.шың язында без. әле үзебез дә яшь саналган шагыйрыәр—Гәрәй Рәхим. Рөстәм Минга.хим һәм мин Уфага, андагы университетның татар бүлеге оештырган шигърият—Тукай кичәсенә кунак итеп чакырьиган идек. Кичә бик матур узды, күп дусларны күрдек (әлбәттә, мондый кичәләрнең берсеннән дә калмый торган Әнгам агай Атнабай да бар иде анда.') һәм яңаларын да таптык Студент шагыйрьләрдән Госман Садә, һәм арахарында иң яше—унсигез яшьлек Халисә белән шунда таныштык. Шигырыәрен дә укыды ул—үзен дә. язганнарын да ошаттык. Казанга күчеп килергә кыстадык. Бигрәк тә мин: үземнең дә шулай күчү—Уфадан Казанга килү тәҗрибәм бар иде бит.'Әмма Халисәгә Уфадагы остазлары Наҗар Нәҗми. Әнгам Атнабайлар башкача киңәш бирде ахры, бераз вакыттан соң Госман Садәбез Казанга күчеп килсә дә, Халисә килмәде, күчмәде. Үз туфрагында үсәргә тиешле шагыйрь сурәте җанлана иде шигырыәрендә—нәкъ «яшел ү.хән»гә сәйранга чыккан «яшел бәбкә» халәте.. «Тәрәзәмдә кояш байый, туар өчен яңасы» дип. йәки яшьлеккә хас садә сөю өзгәләнүләрендә—«бирегез сөйгәнемне.'» дип таләп итеп, һәм шул ук ярына:«Шакымыйча килеп кердең, шакымыйча чыгып кит». —дип әйтергә көчләр дә табып. Халисәбез Уфадагы әдәби мохиттә. «Кызыл таң» исемле татарча газета каршындагы түгәрәктә үсте. Үзе дә университетның «Акчарлаклар» әдәби түгәрәген җитәкләде... Бу очрашудан күңелдә бер якты тойгы калды һәм Казанга чакырып та. кихмәвенә үкенеч белдереп шигырь языхды («Бер чакыру ка/хды Уфа өчен, бер кайтаваз кайтты Казанга » дигән юллары да истә!) Әмма Халисәбез Казанга кунак булып еш килә торды—әүвәл студентхар. ул чактагы яшь шагыйрыхәр Зөлфәт. Роберт Миңнуллин, Шәмсия (Жиһангирова), Фәннур Сафин. Марсель Галиевләр белән танышты, дуслашты. Шигырь укулардан гөрләп торган тулай торактагы кичәләрдә мин дә булгвладым яшьлеккә хас омтылышлар, әлбәттә, безгә дә йогынты ясагандыр. Кыскасы. баг/ханыисхар өзехмәде. Татарстан матбугатында да шигырыхәрен бастырды Халисә... Инде университет тәмамлап. Баихкортстанның Илеш. Нуриман, үзе үскән Иглин районнарында укытучы, мәктәп директоры булып эшләргә өлгерде. Кияүгә чыгып, бербер артлы кыз һәм ул табып, инде гаиләсе белән күчеп. Нуриман районында эшкә башлады—Iрайон советы секретаре булып эшләде ул. Хәзер дә шунда—район культура бүлеген җитәкли. Кырыс, ирләрчә ныклык таләп ителгән эш! һәм шул вәзгыятьтә—шигырьләр язу. иҗат Пародокс кебек... Халисәнең беренче китабы Уфада 1982 елда чыкты-«Көмеш дага» исемле, башкортча басма. Икенчесе-«Жәй уртасы» озак еллардан соң— /993 елда басылды Аннары-1995тә—Бьихтыргы көз»... Ә инде 1996 елда татарча «Балан» китабы дөнья күрде Бу чорда Халисә турында җитди мәкаләләр, җөмләдән Наҗар ага Нәҗминең бик җьиы. матур тәнкыйть язмасы басылды. Азак ул мәкалә бездә—«Казан упъхары»нда да дөнья күрде. «Казан утхары» дигәннән, төрле елларда (әмма бүленеп торган чаюхары да булды Бу—Уфада яшәүче татар шагыйрыәренең уртак я АЧЫШЫ иде Фәрит Табдерәхам. Рим Идиятулшн. Рәшит Гатаушн. Нәҗибә Әмиззева. Марие Нәзиров. Мөнир Вафин һәм башказарныкы кебек, мөгаен ) Хазисә безнең журназ елхифлзәрендә дә күренә казде. Әмма мине» карашка. Халисәне Казанга, әдәби-мәдәни җәмәгатьчелеккә таныт кан нәрсә—әуваг аның җырюры булды бугай «Их. мине, кыюсызны». «Утырмадың алпарыма» һәм. әзбәттә инде. «Базан» кебек популяр .җырларны күз аздында тотып әйпңем Һәм бу таныииык. якызиык һаман да дәвам итә. Шигырьзәре бе/ән дә шул хаI. Китаплары басьигач. инде Татарстан нзучышр бер.зеге әгъзасы да булгач (без аны—Уфадан Рам Идияту.иин. Рәшит Гатау.иин бет өчесен бергә кабул итеп, ииас сөенеп копиаган идек.'), шагыйрәнең Казанга кизү.зәре тагын да тансыкка өшәнде Һәр каггәнендә яңа шигырь.зәр уку бе.зән мәҗзес-у тырыиешр булды. Тукай шубында да очрашу оештырдык, радиога шигырыәрен яздырып, тап шыруларда яңгыраттык .—кыскасы. Казан мохитендә дә үз кешегә өшәнде ул. Равш Фәйзу.иин да. Зөлфәт. Мөдәрриаәр дә. Роберт Миңну.ыин. Зиннур Мансур. Марсель Гшшәр дә әйтә шыр иде моны Шагыирәзәр—әйтик. Эльмира Шәрифуллина бет дуешгы да үзе бер шигырь кебек Үзеннән яшыәрне укып. мәсә.зән. Луиза Янсуарның китабы белән танышкач. •яңа бер шагыйрь ачтым'» дип телефоннан сөенеп шьитыратуы да матур фаз иде аның.' Шигырыәр. очрашу зардан хатирәләр. гомер, аккан вакыт Алар турында—Хш исәнең бик матур шигырь кшары бар һәр очрашу безгә бәйрәм булсын Тансык булсын дуслар ишеге. Ә китүем һәрчак сагыш булсын, Мәтелеккә китү шикелле. Гадшектә шул матурлык, шигършек. дип. кат-кат әйтәсе килә, мондый кшарга юлыккач Ә шар Халисәдә күп. бик күп ' Ә барыбер мисалга китерәсе—сөенеч уртаклашасы килә Башкаларга охшамаган. үзгә бер шигъри җан анда ' Мнн-хатын-кыз. бары яратыгыз. Минем накыт—кыска ган кебек.— ди ул җан. взглзәззеп Һәм уз кадерен, бәһасен да белә Халисә: Пәйгамбәр яры яшендә— Минем ин пешкән чагым,— дип яза шагыйрә. -Хисзәрне тыймас чагьсм» чөезеп туймас чагым» дип тә әйтергә онытмый Илаһи Наз. аң шу көткән шагыйрә, хатын-кыз сурәте бу! Шуңа да аның бу бабта үзенә тугрызыгын раслаган »үз юлзямда һаман сөю яна. Пәйгамбәрләр тәкбир әйтерлек» дип язуы да сокландыра мине Һәм миззем күңел доньяма аваздаш тоелган лирик героиняның -хиазәр тантанасы». »әйтеп бетергесез хозурлыгы» да якын шул. Син бар миндә-шуна юмер кәзем Барлык язларыма торырлыМ!) Шушы кизары гына да Халисәнең төсләргә, сурәтзәргә бай шигъри пшитрасын. назикь һәм горур уи-фикерләр тулы күңел дөньясын укучыга ачып бирәс)ер. шаять Әйе. хатын-кыз җаны бай аззда мәхәббәт ашкызздьзрган яшь кызлар хисе дә. • Көмеш з)ага»га лаек тол хатыннар акизы да. шуларга тиң -V Мөдәрристә бер тиркем ша. ыирыәр арасында Уңнан сума— Зн.зф,тз. М Әгыә.м. Роб Әхмәтҗанне. Р Таташ Очкыннар чәчв тояк. Ә офык—һаман ерак. Безгә бик таныш хаютне. иҗади, шигъри яшәешнең нәкъ үзен ача. мөгаен, бу юнар! һәм оу сурәтләр Хсиисә өчен бик табигый. алар—аның проза әсәрләрендә дә бар (бездә басьиган повестен гына хәтерлик ’) Кошы булсын беренче нхпиеең. Халисә сеңелем Мөдәррисова' Иҗат офыкларың гел шулай киң булсын—журнашбыз аша һаман укучьиарыңа «тояк очкын»нарың барып ирешсен.' Рәдиф ГАТАШ Х а л и с ә М ө д ә р р и с о в а МИНДӘ—СИН, ЬӘМ БЕЗДӘН—ҖЫР КАЛЫР Вакыт Вакыт толымнарын үрәм-сүтәм, Кыш язларны көтэм һәрвакыт. Агачларда алтын, чәчтә- көмеш... Кышларымны гына. Язларымны гына. Җәйләремне булмый туктатып. Еллар ялына ябышым китим мәллә. Учларымнан ага ком-вакыт. Йөрәк җырым әле җырланмаган... Елларымны гына. Айларымны гына, Көннәремне булмый туктатып. Карашларын кагылып-кагылып китә. Кузләремне яшерәм һәрвакыт. Үкенермен әле, ник кыймадым? Сәгатьләрне генә. Минутларны гына. Секундларны булмый туктатып. Без мәңгегә җиргә килмәгәнбез. Безнең барлык үзе—бер вакыт. Бер-беребезнең-кадеребезне белик. Вакытларны гына, Вакытларны гына. Вакытларны булмый туктатып. Шәмәхә ТӨН Шәмәхә төн тынган күңелемне Тагын алдаштырды. Күпкә микән, Тиле йөрәк, сагыну, әрнүләрең Әле күптән генә үткән микән? Шәмәхә төн, алмаз йолдызларны Кабат җанда минем кабызмачы. Март аеның салкын тамчыларын Туңган йөрәгемә тамызмачы. Шәмәхә тон. үтәрсен син тиздән, Беләм синең күпкә түгелеңне. Айгыаытма югалтулар белән Өзгәләнеп беткән күңелемне. Шәмәхә төн, мине адаштырма, Салма мине килер газапларга!... Шәмәхә төн, коткар, дня-дня, Үзем керәм синең кочакларга. Ялгыз тирәк Су буенда ялгыз тирәк Көннәрен көнгә тага, Сары күлмәген чеметеп, Чәчләрен чайкап ала. Елгага тама яфраклар, Агалар, юл алалар. Бергәләшеп туалар да Берәмләп югалалар. Чыршы яшел, усак—кызыл, Каенның ак күлмәге. Югарырак, тау башында. Агачларның күмәге. Әллә яфрак, әллә тамчы, Әллә яшь суга тама. Күлмәк итәген чеметеп, Тирәк чәч чайкап ала. Ике арада Тибрәлә болыт түбәмдә, Уйнамый яшен-камчы. Остаз кебек спас керде, Тәрәздә—елак тамчы. Оеп калган кебек дөнья, Тынган, тыелган җил дә. Ә күңел күкләргә дәшә, Нидер басса да иңгә. Тыйма мине, күзләремдә Эзләмә көзге чалым. Җәй дә, көз дә түгел жанда, Минем дивана чагым. Күңел сизә, зәңгәр күкләр Тагын бер күкрәр әле, Сон түгел, җәйләрнең көзгә Авышкан гына мәле. Авышкан гына мәле... Хушлаша каз, китүендә— Үкенече, сагышы. Сары яфрак ява җиргә Көзнең чаг> нәкыше. Үләннәрнең чал чәчендә Кырау күренеп кала, * Таң алдыннан тагын буран, Март аеның соңгы җиле. Карамыйча тамчыларга. Ак кар белән күмә җирне. Өерелә, бөтерелә, Әйтерсең лә кыш арада, Ертык болыттан бер учма Җылы нур төшен ала. Җылы нур... Бәллүр тамчылар, Җир томан куенында. Бу—алдаткыч өмет-тамчы Өянке толымында. Күңелемә карлар ява, Салкыннардан кем аралар? Яз—яз булыр, соңгы буран Соңгы тапкыр бөтерелер, Күңелемә яуган карлар Канчан туктап, кайчан эрер?! * Үз илендә пәйгамбәрләр булмый, Булалмадым мин дә пәйгамбәр, Булды алар, булды, тик мин түгел Өлешенә көмеш тигәннәр. Мин яраттым сине әрнү белән, Биш газапка булды бер рәхәт, Булдың миңа ятлар яры кебек, Бер җавапсыз гүя мәхәббәт. Сөйкемле зат булалмадым синдә, Ни кылсам да күңел кителде, Үз өендә үги ана белән Үсеп килгән бала шикелле. Денем өчен, дисәм, көнем өчен «Әпипәгә* дөнья биетте, Гөрләп торган табын түрләремдә Җыен әрсез җырлап туй итте. Җыр башласам, җырны гайбәт күмде, Сүз сөйләсәм—кабер салкыны, Йә битараф тынлык таш коймадай: «Син—чит, син—ят*,—диеп талкыды. Ә шулай да юка иңнәремдә Пәйгамбәрләр йөге йөретәм: Кабатланмас фани бу дөньяның һәр мизгелен бакый җыр нтәм. Үз илендә пәйгамбәрләр булмый, Булмасам да мин дә пәйгамбәр, Минем авыр йөктән хәзинәсен Үзе алыр үзенә тигәннәр. Менә снннән барсы шушы калган: Өем кәгазь, шуны актарам: Менә кипкән чәчәк, бортек сәдәп. Көндәлекләр, хатлар, котлаулар. һәрберсендә синең булмыш ята. Снннәнбер уй, бер моң. бер фикер. Күп нокталар, сорау, сүзсез өндәү, һәр сызатлар сине бар итер. Бу вакытның мизгел кадерләрен Белеп бетермәдем мин-исәр. Үткәннәрнең җансыз кочагына Хатирәләр дигән җил исәр. Җил исәр дә. тынар, мең мәшәкать Тагын салыр үзенең кынына. Тик бар булмыш синең белән бергә Җитеп бара гомер кырына. Снн һәр җирдә: миндә, бар тирәдә. Төнге күктә, утта, һавада. Ялгыз җилкән кебек киң дәрьяда. Ерак учак кебек далада. Синнән калган истәлекләр— миндә. Ә соң минем Үткәннәрне кемнәр актарыр? Кемнәр ачса, кемнәр караса да Миндә син, һәм бездән җыр калыр. Кәлтә эзе Апрель киче, яшел урман. Иңдә синең куллар... Ай, урау һәм бик бормалы Булды безнең юллар. Затлы бүләк яшма кумта Өстәлемдә балкый. Капкачында көмеш кәлтә Үзенә урын тапмый. Алтын таҗын кырын салып Ята көмеш кәлтә. Икебезнең арабызга Кора корыч ятмә. Ураласын шул ятмәгә, Җанын юатасың. Кабатланмас бу елларны. Мине югалтасын. Югалтасын һәм үзеңне Юкка юатасын. Апрель киче, утлы тамчы Үзәкләргә тамды. Алтын таҗлы кимеш кәлтә Зәһәрләнеп янды. Сөюеннән күңелемдә Кәлтә эзе калды. Колын ҖИЛ белән яфрак куыша Кояшлы көзге болын. Тупылдатып баскан саен, Шөлдергә колак сала да, Баш чайкап ала колын. Күптән аны үзенә тарта һәм күрәсе килә бик: Офык аша ниләр ята. Әнә, тауның түбәсеннән Кыеп үтә зәңгәр чик. Җилләрне уза колын, Тояклар ота җырын. Шук шөлдер чыңлап ала. Ял астыннан мут елмаеп Әнисе карап кала. Тик ни хикмәт, чапкан саен, Җитә алмый офыкка. Башын иеп кире килә, һәм әнкәсе сабыр гына Серләр сөйли колынга: «Офыкны куып тотмыйлар, Җитәм дип чапма, тилем, Офыгыңның зәңгәр чиге Нәкъ басып торган җирең». Әни шаяртадыр диеп. Ышанмый аңа колын, Тупылдап басып ала, һәм шөлдер чыңлап кала. Зәңгәр чиккә җитәм диеп, Җилләрне узып чаба. Очкыннар чәчә тояк, Ә офык һаман ерак..