ОФЫК АРТЫ ОФЫК..
. Урман аша Төн күзендә барам урман ярын, йолдыз яктысында— юл җиңел. чыгам, чыгам— урман чиксез сыман, әлләме, дим, юлы—ул түгел?!. Тәгәрмәч эзеннән, бата-чума. и ашыгам, узган яңгырдан тулган күлдәвекне төнге урман йолдыз белән туглап калдырган. Ә мин барам йолдызларны ерып, сизеп гүя якын хәвефне... Куеныма керә урман җиле, күтәрмәкче гүя кәефне... Шул йолдызлы күлдәвекләр чәчри, пошкыргандай поши артымда... Йөгереп килеп, куак... йөзгә бәрә, үксегәндәй кемдер якында... Төнге җилдә шомлы яфраклары Роберт ӘХМӘТЖАН (1935)— «Гомер елгасы», «Идел-йорт», «Җәяүле күбл/әк* һ. 6. күпсанлы шигырь китап.1ары авторы Г. Тукай премиясе лауреаты (2001). Казанда яши. сөйләшәләр нәрсә хакында?.. Куак ешлыгында ут-бөҗәкләр, аһ-ух килеп, елый ябалак... Кемдер... мышный. якын борылышта гора кебек кемдер сагалап... Нигә шүрлим, кемнәр сагаласын, бай түгелмен, тишек кесәле. Юлыма чыгып, мине бу урманның сынап карау гүя исәбе?.. Урман авызыннанмы. миңа каршы жылы һава узды бер катлам... Туа өмет, гомер буе барган максатыма гүя бер атлам!.. Урман җиле, яфрак шавы аша ишетелде арттан кем сүзе: «Бик ашыкма. чапма. чыгып җитмә,— Урман түгел, Гомер бу... Үзе!..* Сирень йолдызлангач... баллада Йөзә Сирень бөтен киңлекләрдә, әрәмәне кошлар шаулата!.. Бакчаларда ал-шәмәхә төтен!.. Соң мизгелен, һәлакәтен көтеп, бәргәләнә Сирень канаты!.. Сиреньлектә Сирень йолдызлангач, төпләренә йолдыз сибелгән... Сайравыннан тотлыктылар кошлар. исерделәр ахыры Сиреньнән?! Сирень сиреньләигән шушы айда җан борчулы: Аем кителгән... әллә шуңа: кошлар исергәндә, чор җилендә артыгынмы айнып кителгән?.. Күңел шуңа сизгер: әче таңнан сындыралар салкын Сиреньне! Сындырырга яратылдыңмы Син, таланыр) а туган идеңме?.. Ботарланды йолдыз куаклары, канатымы сынды Сиреньнең?.. Сибелделәр өзелеп... мәрҗәннәре!.. Бу погромга, яуга тиң инде! — Мең мародер, нәфес киң иде... ...Җәй юлында офык күтәрелгәч, дулкынланды Сирень, иң оашлан... карар кылып, чибәр диссиденты. Үги Кызы Җирнең булмаска, талпынды да... канатланды Сирень, канатланып талпынды да бер көн, очып китте... Сирень кыйгачлап!.. Очып китте... Кемнең исе китте?.. Калалмадым, сеңелем, йолып та... Сәламедәй гүя сызылып калды... Сирень төтеннәре... офыкта!.. Шәмәхәсе төшкән болытка... Килгән идем... КИЛГӘН идем... шаулап көлгән идем, кергән идем сезнең бакчага... Кайтып булмас кире, чакырмагыз, сулар кинәт үргә акса да... Ераклашам сездән, китеп барам... киттем инде сездән яртылаш... Кайтаваздай йөри ярты җаным. Эңгер-Күлгә иңде ярты баш!.. Шуны тану—әллә батырлыкмы, әллә шоммы гомер итүләр?.. Батырлык та түгел, түгел шом да,— бу—гадәти килеп китүләр... ... Тәрәзәңә килеп бәргәләнсәм. канатларның калыр укасы... Тәрәзәңне ачып, чыгар мине,— Күбәләктән әллә куркасың?!. Ак дөньямын кайсы почмагында. Снне кайда күргән идем бер?.. Син елмаеп калдың өлгеләрдә!.. Бер күрүем булган— бер гомер!.. Гадәтенчә тормыш дәвам итәр, кем шатланыр анда. кем елар... Син гафу ит. талды канатларым, җитәлмәдем сиңа... мен еллар!.. Төнге яңгыр ...Өй түремдә шаулый төнге яңгыр, тоташ яңгыр!.. Шушы шау аша ара-тпрә ишетелеп куя ниндидер бер ят кош тавышы: —Фыпъ! Фьюнть!.. Без тыңлыйбыз, гүя шау диңгездә йөрәк белән калын бергә-бер: ялварамы ул кош. чакырамы. эндәшәме әллә кемгәдер?.. Яшен яшьнәп, күк чатырдап китә, шушы шауга күкләр җыры гөрләп кушыла!.. Ә җырчысы., яңгыр асларында ялгыз калып. шул күшеккән ялгыз кош кына!.. Фортепьяно моңы... ташкыннарга клавишлар йөгереп кушыла!.. Күк катыннан җиргә иңә гүя и илаһи серле догалар... Күз алдында гүя шаулагандай күктән агып яткан елгалар!.. Сокландым мин Ходай кодрәтенә, биеклектә... килеп һушыма. Күкләр тынып калды. тынды кош та. Ни булгандыр моңлы кошыма?.. Күкрәүләргә кушылып сайрады ул, күрде галәм аның сәләтен... Мин чын шагыйрь булыр ндем, әгәр төнге гарасаттан алып гамьнәр, әйтә алсам Кошның халәтен! Яки бнрсә... шул кош сәләтен!.. Борынгы көйгә Ак тегермәннең ташына арпа белән богдай бушаттык. Өйдән өйләргә генә кереп йөри бер Хәсрәте белән бер Шатлык... Гөлдер-гөлдер килә кара болыт урман өсләреннән, кыйбладан... Килгән икән, яшәп китми булмас ганимәтләр тулы дөньядан. Рәхмәт инде сиңа, рәхмәт, әнкәй, барыбызны да дәштең табынга. Капкан ризыклары аш була шул барыбыз да бергә чагында... Офык арты—офык, катлы-катлы, күк томаннар арты—күк томан... Барасы юл, шөкер, безгә булыр,— яшиселәр әле күп сыман...