Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘШҺҮР ТӨРЕК-ТАТАР ТАРИХЧЫСЫ

У зган гасырның егермснче-утызынчы елларында Төркия мәмләкәтенә барып сыенырга һәм гомерләренең төп өлешен шунда кичерергә мәжбүр булган татар язучылары, галимнәре турында без хәзер шактый хәбәрдар Бу очракта күз алдыбызга ин әүвәл Гаяз Исхакый. Йосыф Акчура. Садри Максуди-Арсал. Рәшит Рәхмәти-Арат. Габделбари Батгал -Таймас кебек атаклы зыялыларыбыз килеп баса. Аларнын Төркиядә язган аерым әсәрләре сонгы елларда татарчага гәржемә ителеп Казанда басьтлды. аларга багышлап фәнни конференцияләр үткәрс.лдс. вакытлы матбугатта алар гурында мәкиләлар дөнья күрде Бу бөскләребсзнен ижади мирасы татар иҗтимагый һәм гуманитар фәннәрен якалыклар белән баетты, дөньяга мәгълүм шундый акыл ияләренең исемнәре һәм җисемнәре тарихи ватанына әйләнеп кайтуы күңелләрдә сөенечле бер вакыйга булып урын алды Әмма ижади чичәнлекләре белән Төркиядә танылган татар зыялылары исемлегендә без алегә бик аз белгән тагын байтак шәхесләр бар Шуларнын берсе—мәшһүр төрек татар тарихчысы Әкъдәс Нигъмәт Курат 2003 елның апрелендә анын тууына йөз ел тулды Ана багышланган мәкаләбезне язар алдыннан без галим турындагы әдәбият һәм аның фәнни иҗатын күзалларга ярдәм игкән бай библиографиясе белән таныштык. Җөмләдән. галимнең дистәгә якын мәкаләсе Төркиядә 1970—1980 еллар дәвамында чыгып барган «Казан» исемле ижгимагыйәдәби журнал битләрендә басылган булуын искә төшерик. Әкъдәс Нигъмәт Курат Төркиядә генә түгел. Ауропа һәм Америка илләрендә дә күренекле тарихчы булып танылган Анын библиографиясендә 21 монографик хезмәт һәм 70 тан артык фәнни мәкалә исемлеге китерелә. Галим үз хезмәтләрен төрек, инглиз, алман телләрендә язган, шул ук вакытта ул татар, рус. француз, испан, швед телләрендәге тарихи чыганаклар белән дә иркен эш иткән Әкъдәс Нигъмәт эшчөнлеге хакында тәфсиллерәк сүз алын барыр алдыннан, ул узган бормалы тормыш юлларына күз салыйк. Булачак галим 1903 елның 22 апрелендә бүгенге Татарстанның Чирмешән районына кергән Бәркэтә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә Әтисе Таһир, әнисе Бибишакирә исемле булалар Таһир мулла заманы өчен алдынгы фикерле кеше саналган, улы Әкъдәскә башлангыч белемне үзе биргән, бераздан Бөгелмәгә рус мәктәбенә жибәрсп шунда укыткан Бу мәктәпне Әкъдәс 1920 елда тәмамлый, рус телен иркен сөйләшерлек, язарлык итеп өйрәнә Бер үк вакытта Әкъдәс Нигьмәт Бөгслмәнен милли рухлы татар яшьләре белән аралашып яши, бу шәһәрдә гомер игүче танылган галим Һади Атласинын төркиләр һәм татарлар турындагы әсәрләре белән таныша Балачагында ук әтисе, әнисе тәэсирендә «китап җене» кагылган яшь егет берәр уку Йортында белем алу хыялы белән дәртләнә, ләкин 1921 — 1922 елларда Идел буйларында таралган ачлык афәте анын язмышында кискен борылыш ясый Әкъдәс Нигъмәтне «Ачларга ярдәм итү комитсты»на эшкә чакыралар Шундагы вазифатарны үтәп йөргәндә. 18 яшьлек егеткә Ауропага бару насыйп була. Анын бу сәяхәте тәвәккәл бер адым белән тәмамлана. Әкъдәс Нигьмәт Төркиягә баручы мөһажирләргә кушылып, гомерлеккә шул иллә кала 1924 елда Әкъдәс Нигъмәт Истанбул университетында укый башлый Егетнен күптәнге хыялы тормышка аша. Ул әдәбият факультетының фәлсәфә һәм тарих бүлекләрендә тырышып гыйлем жыя, ике елдан сон сәләтле егетне Төркиянен күренекле галиме Фоат Күпреле яңа оешкан Төркият институтына ассисент итеп чакыра. Шул вакыттан алып Әкъдәс Нигъмәтнең фән өлкәсендәге күптармаклы зшчәнлеге башлана. Ул танылган тюркологларның семинарларында катнаша, телләр өйрәнүгә күп вакыт бирә, тарих бүлеген тәмамлагач, бер ел Конья шәһәрендә укытучы булып эшли. 1929 ел жәендә аңа Алманиягә барып докторлык диссертациясе язу өчен юл ачыла һәм ул 1933 елның жәендә Гамбург университетында Византия гарихы буенча диссертация яклап, фәлсәфә фәннәре докторы исеменә лаек була. Истанбулга кайткач, университет доценты буларак лекцияләр укый башлый һәм •Төркиянен урга гасырлар тарихы буенча библиографик кулланма» дигән беренче фәнни хезмәтен тәмамлап 1934 елда аны бастырып чыгара 1935 елда Әкъдәс Нигъмәткә Төркиядә кабул ителгән гадәт буенча төрек фамилиясе бирәләр һәм ул Курат буларак атала башлый. 1937 елда Әкъдәс Нигъмәт Куратны вакытлыча эшләр өчен Швециягә чакыралар Биредә ул ике ел дәвамында Упсала университетында урта гасырлар тарихы буенча лекцияләр уку һәм Стокгольм архивларында эшләү белән мәшгуль була. Төркиягә кайткач Ә. Н. Курат башта Истанбулда. аннан Анкарадагы уку йортларында тарих укытуын дәвам итә. 1941 елда аны Анкараның Гази исемендәге институтында ике белгечлек: рус теле һәм әдәбияты, шулай ук урта гасырлар тарихы буенча профессор итеп сайлыйлар. 1953—1955 елларда ул шул институтның Тел, тарих һәм география факультеты деканы булып та эшли Галимнен тәржемәи хәле белән танышканда күзгә ташланган бер үзенчәлекне аерым билгеләп үтәсебез килә. Ул илдөн-илгә сәяхәт кылырга, архивлардан музейларга, музейлардан китапханәләргә күчеп эзләнергә, борынгы һәм яна чорлар хакында мәгълүмат жыярга яратучы гажәеп шәхес булган Анын өчен архив чыганагы төп һәм ышанычлы дәлил булып саналган. 1946— 1947 елларда ул. мәсәлән, Англиянең Мәгариф комиссиясе чакыруы буенча Оксфордтагы Бодлен һәм Лондондагы Британия музейларында, 1951 — 1952 елларда Нью-Йорк һәм Вашингтон архивларында. 1961—1962 елларда Американын танылган Принстон һәм Гарвард китапханәләрендә дәвамлы эзләнүләр алып бара, һәр фәнни сәяхәтеннән соң Ә. Н. Курат тупланган мәгълүматлар нигезендә мәкаләләр, китаплар язуны изге бурычы дип санаган. Моның берничә мисалын күрсәтеп үтик. Галимнең «Истанбулда Топкапы Музее архивында сакланучы Алтын Урда. Кырым һәм Төркестан ханнарына баглы ярлыклар» дигән беренче зур хезмәте 1940 елда басылып чыга Шуны әйтергә кирәк, бу хезмәт анын авторын тюркология дөньясында таныткан һәм яңалыгы, житдилеге белән бүген дә хөрмәткә лаек бер чыганак булып санала. Ә. Н. Куратның өч елдан сон Истанбулда дөнья күргән һәм Швециядә чагында тупланган чыганакларга таянып язылган ике китабы да фәнни даирәләрдә югары бәя ала. Чөнки алар Швеция короле Карл ХИ нең Төркиягә рәсми визит белән килгән чорга (XVIII гасыр башы) һәм Госманлы империясенең шул чордагы тарихына багышланган булулары һәм фәнгә яңалык алып килүләре белән аерылып торалар. Монда без Ә Н Куратның ике зур хезмәтенә аерым игътибар юнәлтүне кирәк саныйбыз. Аларнын берсе «Русия тарихы. Башлангычтан 1917 елга кадәр» дип атала 1948 елла Анкарада нәшер ителгән бу күләмле китапнын (ул 537 биттән тора) ике данәсе Казанда да бар. Аларны Казанга 1997 елда Истанбулдан Әхмәтвәли Мәңгәр вакыфы президенты Сафия ханым Имре жибәргән иде. Берсе Татарстан Үзәк Милли китапханәсендә, икенчесе Тел. әдәбият һәм сәнгать институты китапханәсендә саклана. Шулай итеп, галимнен әлеге житди хезмәте белән татар тарихчылары ла якыннан таныша алдылар Ә Н Куратнын «Теркин вә Рус ия 1798-1919» дип аталган икенче әтрафле китабы ла тарих фәне өчен аты кыйммәткә ия. 755 биттән торган бу хезмәт 1970 елда Анкарада басылган Безгә мәгълүм булганча, хезмәтнен дәвамы буларак язылган икенче томы авторнын вафаты сәбәазе кулъязма хатендә дөнья күрә алмый кала Газимнсн фәнни сәяхәтләре нәтиҗәсендә язылган һәм кин карашлы, тирән белемле булуын раслаган тагын ике тикшеренүен телгә алып китик. «Төркия белән Англия мөнәсәбәтләре» (1953). «Төркия белән Америка мөнәсәбәтләре» (1959) дип аталган бу хезмәтләр Анкарада Ә. Н Курат эшләгән Университетның Тел. тарих һәм география факультеты гыйльми язмаларында басылып чыкканнар Әкъдәс Нигъмәт Куратнын татар тарихына баглы хезмәтләре бармы сон дигән сорау тууы бик табигый Әйе, галим Идел буе татарларының «(Төркиядә кабул ителгәнчә әйтсәк—төрекләренең) тарихы белән тирәннән кызыксынган Моны анын төрле басмаларда, шул исәптән «Казан» журналында басылган күпсанлы мәкаләләре раслый «Ислам энииклопедиясе»ндә дөнья күргән «Болгар» мәкаләсе (1943). -Казан ханлыгы (1437-1556) (1958). «1917 ел революциясе һәм Русия төрекләре» (1960). -Казан төрекләренең «Мәдәни уяну дәвере» (1966) хезмәтләре әнә шундыйлардан. Без алларак Ә Н Куратны сәяхәтче галим дип атаган идек. Шунын яна бер күркәм мисалына күз салыйк. Анын тәржемәи хәленә багышланган һәм Төркиядә дөнья күргән бер мәкаләдә галимнең бу сонгы сәяхәте шактый тәфсилле итеп тасвирланган Анда сүз Ә. Н Куратнын 1970—1971 елларда сигез илгә оештырылган истәлекле сәяхәте турында бара Ул илләрне санап кына үтик: Иран, Әфганстан Австралия. Чили. Аргентина. Бразилия. Мексика. Америка Кушма Штатлары Сәяхәт биш айга сузыла. Сигез илнен төрле уку йортларында, мәдәни үзәкләрендә, телевидение каналларында Төркия үткән озын тарихи юллар, милли дәүләтчелеген саклап калу өчен төрекләр алып барган кыю. катлаулы көрәш, яна Төркиядәге ижтнмагый-мәдәни тормыш турында бай эчтәлекле лекцияләр укыла, очрашулар үткәрелә Бу гажәп сәяхәтләре нигезендә Ә. Н Курат яна китаплар язарга җыенгандыр дип уйларга кирәк Әмма, ни үкенеч, ул Төркиягв кайтып берничә ай узуга, ижатынын чәчәк аткан бер чорында 67 яшендә (1971, сентябрь) автомобиль авариясеннән сон вафат була. Моны Төркия матбугатында бөтендөнья тюркологиясе өчен авыр югалту дип хәбәр итәләр Дөрестән дә. Төрек мәдәниятен өйрәнү институтының хакыйкый әгъзасы итеп сайланган атаклы фән докторы, профессор чыгышы белән үзенең татар икәнлеген беркайчан да онытмаган газиз якташыбыз Әкъдәс Нигъмәт Куратнын юл фажигасс вакытында һәлак булуы берни белән дә аклана алмый торган олы югалту бит Ә. Н Курат 1928 елда Истанбул университетында бергә эшләп йөргән хезмәттәше төрек кызы Һадия Мәхмәткә өйләнә, аларнын бәхетле гаиләләреңдә икс балалары үсә 1931 елда туган улы Йулыг әтисе юлыннан китеп тарихчы була. Ә. Н Куратнын хезмәтләрен бастыруга, мирасын саклауга күп хезмәт куя Әмма ул бу дөньядан иртәрәк китә, 1994 елда вафат була. Төркиядә яшәп дөньяга танылган Ә Н Куратнын тарихи ватаны Татарстанны, туган ягын һәм туганнарын сагынып, илен күрәсе килеп гомер кичерүен әйтергә кирәк Чирмешән районы. Ьәркәга авылындагы бер якташы Фазыйл Шәрәфетдиновта газимнсн туганнарына язган берничә хаты саклана. Хатларнын берсе—1966 елда Лондоннан язылганы бу елнын башында «Гасырлар авазы» журналында басылып чыкты (№ 3-4. 2002.). Искиткеч жылы һәм монсу хисләр белән сугарылган хат ул Анда күренекле милләттәшебез Әкъдәс Нигьмәтнсн йөрәк тибеше ишетелә Гарәп хәрефләре белән саф татар телендә язылган бу хатта ул үзенен гаилә хәлләрен хәбәр иткәч, туганнары Әминә белән Гайшәне Төркиягө кунакка чакырачагын белдерә Бәркәтәдәге өйләрен искә төшерә, авылдагы мәдәни тормыш белән кызыксына Хатынын ахырында ул катнаш никахларга каршы чыгуын сиздереп, туганнарына «чит халык белән өйләнешмәскә» куша, бу хәлнен «безнең халыкны бөтенләй бетүгә» китерәчәк бер күренеш дип санавын әйтә. Без Әкъдәс Нигъмәт Куратнын мәшһүр галим буларак, киләчәктә татар иҗтимагый фәннәре тарихында үзенә лаек урын алачагына, анын сайланма хезмәтләренең татар телендә дөнья күрәчәгенә нык ышанабыз Моны зшлөү анын якты истәлеген туган итендә мәңгеләштерү юлында игелекле бер адым булыр ид