КЫР КАЗЫ
МИН ШАБАЙНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ 1958 елның аяз, әмма салкынча сентябрь көннәренең берсе иде. Йортлар әле җылытылмый, безнең эш бүлмәләрендә дә шактый салкын. Җитмәсә, безнең эш урыны—җиргә батыбрак торган беренче катта. Мин—Татарстан радиосының әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең яшь мөхәррире— биредә икенче аемны гына эшлим. Әллә чынлап та эш бик күп, әллә минем булдыра алуым шуның гына кадәрле—менә бүген дә, әбәткә дә чыкмыйча, кәгазьләргә кадалып утырам. Ишек шакыган тавышка башымны күтәрәм. —Мөмкинме? Ишектә базык гәүдәле бер авыл агае күренә. Өстендә—әллә кожан, әллә плащ, аякларында—кирза итек. Эре-эре тирән җыерчыклар буразналап узган йөзе һавада-җилдә йөреп каралган шикелле. Керүгә күзгә ташланганы— калын кара мыек. —Исәнме, энекәш!—ди ул миңа таба атлап. —Исәнмесез!—Мин урынымнан күтәреләм. Эчемнән генә: «Берәр колхоздан-мазардандыр. Музыкаль тапшырулар редакциясен эзлидер»,—дип уйлыйм. Ул елларда радиокомитетка еш кына шулай йә колхоз рәисе, йә колхозның партоешма секретаре юл уңай сугылыр иде дә: «Безнең алдынгы сыер савучыбыз... дуңгыз караучыбыз... тракторчыбыз... көтүчебез...» — дип берәр исем атар һәм аңа багышлап җыр тапшыруны үтенер иде. Бу үтенечләрне музыкаль тапшырулар редакциясе, әлбәттә, үтәргә тырыша иде. Бу мыекбай да әнә шундый үтенеч белән килгән булса кирәк. Мин авызымны ачып: «Сез авылданмы?»—дип сорарга өлгерә алмый калам, агай кыска, юан бармаклы кулын күрешергә суза: —Таныш булыйк. Мин Шабай... —Мин дә Шабай!—дим мин. аптыраштарак калуымны сиздермәскә тырышып. «Әллә шаярта инде бу?»—дип тә уйлап куям. —Беләм. адаш... Димәк, тарих кабатлана да ала икән... Мин аның сүзләрен ничегрәк аңларга аптырап торганда, ул минем күзләремә тутырып карый. Коңгырт-кара күзләрендә—үтенеч: —Урыныңа утырыйм әле. адаш...—агайның тавышы калтырап китә. —Рәхим итегез...—дим мин, тагын да гаҗәпкә калыбрак. «Нинди сәер кеше соң бу?»—дип эчемнән генә уйлыйм, ә үзем өстәл өстендә яткан кәгазьләремне җыештыра башлыйм. Кем белә бит агайның уенда ни барын? Бер читтәрәк иртәгә буласы тапшыруның паспортланган әзер текстлары ята иде. Аның тышлыгына исеме язылган. Астарак «Әдәби-драматик тапшырулар редакторы М. Шабаев* дип кул куелган. Агай шул паспортны алып, озак кына әлеге язуларга карап торды. Авыз эченнән генә: «... редакторы М. Шабаев...»—дип кабатлап та алды. Ул нигәдер дулкынлана иде. Аның бу халәте миңа да күчте, ахрысы, ирексездән өстәл артыннан чыктым. Агай минем урынга кереп утырды. Кинәт кенә башын ике куллап кысып алды да. әлеге паспорт өстенә капланды: —Әйе... тарих кабатлана... Ул арада ишек ачылып китте. Әбәттән балалар өчен тапшырулар редакциясенең өлкән редакторы Оркыя апа Юнысова кайтып керде. Агай инде башын күтәргән, өстәл артыннан кузгалган иде. А-а-а! Мин Шабай килгән! Оркыя апа кочакларын җәеп агайга каршы атлады. Алар кочаклашып күрештеләр. «Язучы Мин Шабай бит бу!» Миемне яшен яндырып үткән кебек булды. • Язучы Мин Шабай! Ә мин шуны аңыша алмаганмын...» Оркыя апа белән Мин Шабай, бик якын кешеләр шикелле, чөкердәшә башладылар. Баксаң, алар дөрестән дә якын танышлар икән. Оркыя апа миңа карап, көлә-көлә сөйли башлады: — Билетларга дип җыйган акчабызны китергәнме, дисәм, синең янга килгән булып чыкты бит әле бу. Тәки бурычын кайтарасы түгел! Мин Шабай башын артка ташлап, гөрелдәп көлеп җибәрде: —Ха-ха ха ха! Аның көлүе гаҗәп ихлас һәм. Аяз Гыйләҗев әйтмешли, йогышлы иде. Шуннан алар икәүләп, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә. сүзләренә уен-көлке катыштырып, мина хәлне аңлатып бирделәр. Сүзләрендә уен-көлке булса да. алар сөйләгән тарих фаҗига белән тәмамлана икән. Болай була. Мин Шабай нәкъ шушы бүлмәдә, нәкъ мин утырган өстәл артында әдәби драматик тапшырулар редакторы булып эшли. (Менә аның: «Тарих кабатлана да ала икән. » дигән сүзләренең сере. Унҗиде елдан соң шул ук урында тагын М. Шабаев утыра бит.) Әйе. 1941 елгы хәлләр бу. Мин Шабай Татарстан радиосынын месткомына да сайланган, ул—культорг. Ягъни культура масса эшләрен оештыручы икән. Менә шул культорг Мин Шабай көннәрдән бер көнне кайсыдыр театрга, спектакльгәме концерткамы, культпоход оештырмакчы була. «Фәлән көнгә билетлар алам», дип. хезмәттәшләреннән акча да җыя. Билгеләнгән көн килеп җитә. Оркыя апалар эшкә үк киенеп-ясанып киләләр. Чөнки өйгә кайтып торырлык ара калмаячак, турыдан туры театрга китәчәкләр. Тик нигәдер культорг Мин Шабай үзе генә күренми икән. Кемдер: • Безнең акчага типтереп йөриме әллә, юньсез?» дип шаярта. Кайсысыдыр: • Билетлар артыннан чабадыр әле, килеп җитәр». дип юата. Кыскасы, көтәләр. Ә Мин Шабай юк та юк... Инде эш сәгате дә үтеп бара Мин Шабай юк кына бит! Кемнәрдер аны тиргәргә үк тотыналар: «Коллективка төкереп карау бу!*: • Шуңа ышанып сон- беспризорник бит ул!»; «Каптырганнардыр әле үзен!» «Каптырганнардыр...» - бу сүздән барысы да сискәнеп китәләр. Әллә сон?.. Әллә соң?... «Уйнап сөйләсәң дә. уйлап сөйлә!» дип, теге саксыз сүзләрне әйткән кешенең авызын ябарга да кыюлыклары җитми, һәммәсе шомланып тынып кала... Әйе. уйнап әйткән сүзләр, ни кызганыч, дөрескә чыга. Иртәгә театрга барасы дигән төндә Мин Шабайны кулга алалар. Имеш, ул -халык дошманы... Менә шундый театр булды, энекәш... —Мин Шабай авызына калкан папиросын әвәли башлый. Ул инде күптән стена буенда, идәнгә чүгәләгән дә. аркасы белән стенага терәлгән. Кулындагы шырпысын, сызаргамы-юкмы дигәндәй, әйләндергәләп тора. Аның шулай чүгәләп тәмәке тарту гадәте - «тегеннән» ияреп кайткан гадәте бар. ахрысы. Әмма ул тәмәкесен кабызмый, бүлмәдә тартырга уңайсызлана шикелле. Тынлык урнаша, һәркайсыбыз үз уена баткан. Оркыя апа белән Мин Шабай нәрсә уйлыйлардыр—әйтә алмыйм. Уйларында шул фаҗигале еллар булгандыр инде. Ә мин үзем: «Менә нинди кеше икән минем Адаш абый!» дип. аңа соклану катыш кызганып карадым булса кирәк. Әмма Мин Шабай кызгандыра торганнардан түгел иде. Мин моны соңрак аңладым. Ярар. Оркыя' Мин Шабай як-якка таралып төшкән кара чәчләрен биш бармагы белән сыпырып күтәреп куйды —Мин сине театрга алып барырмын әле. Бурычлы булып калмам. —Бурычны кайтарып була, Шабай! Үткән гомерләр генә кайтмас...— Оркыя апа бик тиз хисләнүчән кеше, аның күзләре яшьләнде. Ул ашыгып кулъяулыгын чыгарды... Менә шулай танышкан идек без Мин Шабай белән—Адаш абый белән. Ни кызганыч, бу танышлык бары тик биш ел гына дәвам итте. Биш елдан соң—1963 елның без танышкандагы кебек үк кояшлы, шулай ук салкынча сентябрь көннәренең берсендә мин аның белән инде мәңгегә хушлаштым... Хәер, монысы хакында алдарак тәфсилләбрәк сөйләрмен әле. Чөнки, танышуыбыз сәеррәк булган кебек, аерылышуыбыз да шулайрак килеп чыкты безнең... Әлеге танышлыгыбыз, ничектер, үзебез дә сизмәстән, тиз арада дустанә бер якынлыкка әйләнеп китте. Үзара мөнәсәбәтләребез бик табигый, бернинди көчәнүсез-нисез иде безнең. Әйтерсең, ике арада егерме ел яшь аермасы да юк (миңа—25, Адаш абыйга 45 яшь иде). Әллә инде без адашлар- фамилиядәшләр генә булмыйча, тугандашлар дамы икән? —Ә нигә? Булуы бик мөмкин!—ди иде Адаш абый үзе, бу хакта сүз чыкканда.—Мин Башкортстаннан, синең дә әтиең Башкортстанга чиктәш районнан, дисең (әти Актаныш районы, Байсар авылыннан иде). Мин ятим үскән. Колонияләр-детдомнар... Синең әтиең дә ятим. Минзәлә детдомыннан, дисеңме әле? Әй. адаш, бер төбенә төшәрбез әле ул шәҗәрәләрнең! Син дә Шабай, мин дә Шабай—атка печән кем салыр? Менә шул печән саласы мәшәкатьләр күбрәк бит әле... Дөресен әйтергә кирәк, «печән салу* кайгысы аның көндәлек кайгысы иде. Ул ярлы яшәде. Казанга әйләнеп кайтканына икеме-өчме ел вакыт үтсә дә, аның әле бер китабы да чыкмаган иде. Басылып утырып роман-повестьлар язарга аның һич мөмкинлеге юк. Ул әлегә көндәлек матбугатта күренгәләгән, радиодан яңгыраган очерк-хикәяләре хисабына гына яши иде. Аннары гаиләсендә дә... Хәер, монысына кагылмыйк. Адаш абый үзе әйтмешли: «Анда—томан...» Ул кайдадыр Тукай урамында, бик начар гына квартирда яши иде. Өенә бер мәртәбә дә чакырганы булмады. «Минем баскычлар биек, аягыңны сындырырсың!*—дип шаяртканы хәтердә. Соңыннан ул яңа квартир алды. Әмма анда озак яши алмады... Радиодан Мин Шабайның очеркларын шактый еш яңгырата башладык. Радиокомитетның ул вакыттагы рәисе Михаил Долгов хәтта бервакыт шаяртып: «Ул Шабай әтиеңдер әле. Әйтмисең генәдер*,—дип, шикләнү дә белдергән иде. Чыннан да, Адаш абый миңа кайвакытларда әтием шикелле тоела иде. Сугыш кырларында ятып калган әтием шикелле... Ул килеп кердеме, бүлмә яктырып китә иде кебек. Илле еллык гомере тоташ драма, тоташ фаҗигале язмыш булса да, Адаш абый бик тормыш сөючән, һәрвакыт күтәренке рухлы, зарлануны сөймәс шат кеше иде. Хикмәт якынлыкта, дуслыкта гына түгел—һич түгел!—хикмәт Мин Шабайның һәр язганына җан җылысын сала белүендә иде. Анын очеркларында авылның бик гади генә кешеләре, гүяки синең дә, минем дә бик якын танышларыбыз—күрше Гаяз агай, Сөнгатулла бабайлар, Җиһан апа, Маһирә карчыклар... Боларның түш тулы орденнары да күренми (бәлки, бардыр да, Мин Шабай аларны язып торуны кирәк тапмагандыр), болар газет теле белән купшы-кызыл лозунглар да сөйләп йөрмиләр. Мин Шабайның геройлары тормышта ничек бар, шулай яшиләр: колхоз эшендә эшлиләр, очын-очка ялгап көн күрәләр. Әмма ил язмышы—алар язмышы. Аннары Мин Шабай геройлары ничектер Джек Лондон геройларын да хәтерләтәләр шикелле. Дөрес, чор башка, җәмгыять башка—анысы бар. Ләкин алар барыбер, Джек Лондонча ук булмаса да, үзебезчә романтик рухлылар, бераз хыялыйлар, шаукымлылар. Хәер, Адаш абый үзе дә шундый иде. Әйе, ул үзе дә Джек Лондон геройларына тиң шәхес иде. Язмышы белән дә, холкы- табигате белән дә. Мин аның машинкада бастырып кулъязма китергәнен хәтерләмим. Киресенчә, радиокомитет машинисткаларыннан тиешеннән артык бер нөсхә бастырабыз да, Адаш абый үзе шуны миннән алып китә иде. Ул «Социалистик Татарстан» (ул чаклардагы «Совет Татарстаны*) газеты редакциясеннән бер ягы чиста телетайп тасмалары— озын-озын кәгазьләр алыи, шуларга яза. Аның куен кесәләрендә һәрвакыт шундый берничә төргәк булыр иде. —Син минем әйберләрне үзем сизмәслек итеп төзәтәсең,—ди иде Адаш абый миңа. Белмим, күңелне күреп кенә әйтүе идеме, әллә чыннан да шулай идеме? Аннары, «төзәтәсең» дип, авыз тутырып сөйләрлек төзәтер нәрсәсе дә булмый иде бугай. Аның язганнарын редакцияләү—үзе бер рәхәт. Мин Шабай телгә гаять бай, хәтта артыгы белән. Миңа бары тик әнә шул артык-портыкларны җыештырырга гына кала. Үземнән өстәп бер сүз дә керткәнем булмады шикелле. Аның үз өстәмәләре дә. юлның өстендә булмыйча, гадәттә аста булыр иде. Еш кына бер өстәмәгә икенче юлга күчереп—икенчесе, анысына өченче юлга төшерелгән өченчесе өстәлә һәм алар шулай чылбыр булып тезелеп төшәр иделәр. Минем редакцияләвем күбесенчә шул «чылбырларны» кыскартудан гыйбарәт иде. Менә шулай бер-беребезне аңлашып эшли идек без. Озакламый Адаш абыйның ул очерклары аерым китап булып басылып та чыкты. Китабын бүләк итүе дә аныңча—Мин Шабайчарак булган иде. Инде кыш кергән. Яңа—1960 елга да ерак калмаган. Радиокомитетта Яңа ел тапшырулары белән ыгы-зыгы килә башлаган чак. Шундый көннәрнең берсендә бүлмәгә Адаш абый килеп керде. Кыш башы булуга карамастан, ул әле һаман да кирза итектән. Дөрес, өстендә инде кышкы пальто. —Сәлам дусларга!—ди ул киң елмаеп. Иң элек урыныннан Оркыя апа күтәрелә. Аның Мин Шабайны каршы алуы һәрвакыт бер үк хәрәкәтләр, бер үк сүзләр белән башкарыла: А-а-а! Мин Шабай килгә-ө-ән!—дип суза ул. Кочагын җәеп, Адаш абыйның каршысына чыга. Алар кочаклашып күрешәләр, бер-берсенең җилкәләреннән кагышалар. Оркыя апа аны бик хөрмәт итә, «эчкерсез сабый җанлы» дип сөйли иде. Яшьлекләрендө бергә эшләгән дә булгач, аларның сөйләшер сүзләре күп була, әлбәттә. Омма бу юлы ул Оркыя ападан тизрәк ычкыну ягын карый. Димәк, кулъязма белән килмәгән бүген Адаш абый. Очерк-фәлән китерсә, ул керә-керешкә үк куен кесәсенә тыгылыр, аннан әлеге озын озын телетайп кәгазьләре төргәген тартып чыгарыр иде: Буадан әйләнгән идем. Шәп мишәрләр яши анда. Мишәрләр дә булгач, шәп тә булгач, ничек алар турында язмыйсың ди инде? Менә, яңа табадан төшердем. Кайнар чагы. Майла җайла, дигәндәй, кара инде үзең, дияр иде. Ә бу юлы Адаш абый куен кесәсе тирәсен капшап куйды шикелле куюын, әмма кәгазьләр төргәге чыгарырга ашыкмады. Коридорда тәмәке кабызып, бер төтен бөркеп җибәргәч, Адаш абый күкрәк турысына төртеп әйтә куйды: Капша әле, нәрсә бар?—ул ни өчендер ярым пышылдауга күчкән иде. Тавышын акрынайтып, пышылдап сөйләшергә гомумән ярата иде ул. Мин аның пальтосының түш тирәсен капшап карадым, бармакларым ниндидер каты нәрсә тойды, тик ни-нәрсә икәнен абайлый алмадым. —Йә, нәрсә?—Адаш абыйның күзләрендә шаян очкыннар кабынды. Менә-менә башын артка ташлап көлеп җибәрер шикелле. —Әллә тагын!—дидем мин.—Бик бәләкәй нәрсә бугай... — Бәләкәй, бәләкәй... Ярый ул безгә—каткан тезгә!—Адаш абый кесәсенә кереп тә китте, кечкенә генә бер китапны тартып та чыгарды. Шигырь җыентыклары кебек юка гына, йомшак кәгазь тышлы китапчык иде ул. Тышлыгы сыек көрән төстә. Тәрәзәләрендә ут кабынган, түбәсенә телевизор антеннасы кадалган төнге авыл йорты. Өстә—телефон чыбыклары. Сул як ччтгә—пар каен силуэты. Астарак «Мин Шабай. Бездә ел буе яз» дигән язулар. Күләме өч табакка да тулмаган бу китапчык Мин Шабайның Себерлөрдөн әйләнеп кайткач дөнья күргән беренче китабы иде. Бездә радиодан яңгыраган очерклар китабы. Хәер, радиодан яңгыратканнан соң ул аларның байтагын «Казан утлары» (ул вакыттагы «Совет әдәбияты») журналында да бастырган иде шикелле. —Котлыйм, Адаш абый!—дидем мин чиксез куанып, китапны кат-кат кулымда әйләндерә-әйләндерә.—Калынраклары да көттермәсен! —Ал арын язасы бар әле... Ә менә бәләкәе янына кәләкөе.—Адаш абый тагын куен кесәсенә тыгылды. Бу юлы аның кулы йодрыкка йомарланган килеш чыкты.—Тот учыңны...—дип пышылдады ул. Мин ирексездән кулымны суздым. Адаш абый учыма кечкенә генә бер нәрсә сонды. Бүләк-сувенир итеп эшләнгән затлы коньяк шешәсе иде ул. Булса, язучы Мәхмүт Хәсәновның баш бармагы хәтле булгандыр. Мин аптырап, ни әйтергә белми торганда, Адаш абый башын артка ташлап көлеп җибәрде: —Ха-ха-ха-ха! Яшер тизрәк, күрерләр...—Бераз паузадан соң өстәп куйды:—Рәхмәт сиңа! Ул кулын җилкәмә салып, бер кысып куйды да икенче катка күтәрелә торган баскычтан өскә менә башлады: —Машинисткалар янына керим әле. Сафия янына... —Китабың кала!—Мин аңа китабын сузарга ашыктым. —Юләр! Сиңа ул...—Адаш абый йөгереп диярлек өскә менеп китте. Мин «ә-ә?» дигәнрәк тавышлар чыгарып басып калдым. Минем кулымны теге бармак буе гына коньяк шешәсе пешерә иде. Мин, рәхмәт тә әйтә алмый калуыма үртәлеп, бүлмәгә кердем. Бүгенге көннәр югарылыгыннан карыйм да моңсу елмаеп куям: «Йә Хода! Нинди самими мөлаем мөнәсәбәтләр булган!* Адаш абыйның әлеге китабын ни өчендер Оркыя апага күрсәтәсе итмәдем. Мактана дип уйлавы бар. Өстәл тартмасына салдым да, тартмада килеш кенә титул битендәге сүзләрне укыдым: •Адаш/ Биредә икебезнең дә хезмәте бар шикелле. Мин Шабай. 4. XII—59 ел.* Бу сүзләрдә Мин Шабайның тыйнак холкы-табигате ярылып ята. Әмма дә аздан да канәгать булып, дөньядан тәм табып яшәргә ярата иде ул! Үзе исән чакта (Себерләрдән әйләнеп кайтканнан соңгы чорын әйтәм) нибары өч китабы чыгып калды аның. Өченчесен—үзенең илле яшенә атап чыгарылган «Уяну* исемле китабын күрергә өлгердеме икән әле ул? Һәрхәлдә аны миңа бүләк итәргә өлгерә алмый калды. Анысы да күләме белән сигез- тугыз табаклардан артмаган иде шикелле. Югарыда телгә алынган «Бездә ел буе яз* дигән китабыннан соң ике ел үткәч—1961 елда Адаш абыйның «Тормыш баскычлары* исемле хикәяләр китабы дөнья күрде. Менә мин аны хәзер кулыма алып, актарып утырам. Шулай ук йомшак кәгазь тышлык, кечкенә формат. Күләме биш табакка да тулмаган... Уйлыйм-уйлыйм да, һич аңлый алмыйм, нәшрият ни өчен Мин Шабайга карата шулай бик саран, гаделсез булды икән ул елларда? «Әйләнеп кайтканнарның» барысының да каты тышлык белән, портретлары белән, биографияләре-кереш сүзләр белән матур-матур китаплары басылып чыкты. Мин Шабай да, һичшиксез, шул чагында ук адәм рәтле сайланмаларын нәшер итәргә лаек иде. Аның гаҗәеп оста хикәяче булуы һәркемгә мәгълүм. Адаш абый үзе өчен сорап йөри белми иде. Бу җәһәттән алар Хәсән Туфан белән икесе бер иде, минемчә. Ярый, сорап-үтенеп тә йөрмәсен, ди. Әмма Язучылар союзы идарәсе ни караган? Нәшрият ни караган? Мин Шабай үлгәннән соң, Фатих Хөсни «Совет әдәбияты» журналында «Киттеңмени?..* дип, өзелеп-сыкрап язып чыккан иде. Нигә соң без каләмдәшләребезнең кадерен үзләре китеп баргач кына белә башлыйбыз? Адаш абыйны мин ничектер кыр казына охшата идем. Төркеменнән аерылып, еракларда адашып йөргән ялгыз кыр казына... Адашып йөргән-йөргән дә, барыбер туган якларына әйләнеп кайткан... Әйләнеп кайтырлык көч тапкан... Аның тышкы кыяфәтендә үк кошларга тартым чалымнар бар иде шикелле. Карга канатыдай ике якка аерылып төшкән озын кара чәчләре дисеңме, чәчләренә тиң куе калын кара кашлары, шулай ук калын кара мыегы дисенме... Һәрвакыт ниндидер сер саклый торган хәйләкәррәк коңгырт - кара күзләре исә теләсә кайсы мизгелдә кабынып китәргә генә торалар. Үткеннәр, сынаучаннар. шул ук вакытта риясызлар, ачыклар... Рухы белән дә Мин Шабай ирекле кошлар токымыннан кебек иде. Мин анын кем алдында булса да баш игәнен, ялагайланганын хәтерләмим. Үз рухына, жанына-вөҗданына анын беркайчан да хыянәт иткәне булмады. Ул бәйсез, хөр күңелле булып калды. Шәхесләрне кылган гамәлләре генә түгел, алар турындагы легендалар да шәхес ясый. Минем өчен Мин Шабай әнә шундый шәхесләрнең берсе иде. Анык кына әйтә алмыйм—Мин Шабайның рәсми документлар белән расланган фәнни биографиясе бармы икән? Метрика язулары, туу турында таныклык кебекләре... Укыган, эшләгән урыннарын раслаучы кәгазьләр... Ай-Һай. юктыр шикелле. Минемчә, аның тормыш һәм иҗат юлын (һәрхәлдә иҗатының беренче, башлангыч елларын) күбрәк үзе сөйләгәннәргә генә нигезләнеп беләбез кебек без. Ә аның сөйләвендә еш кына романтика, хыял өстенлек итә иде. • Совет Татарстаны язучылары* дигән био-бнблнографик белешмәгә (Татарстан китап нәшрияты. 1986) мөрәҗәгать итик әле. Анда болай дип язылган: «Татар совет прозасында үзенчәлекле лирик хикәяләре белән танылган Мин Шабай (Мин Гариф улы Шабаев)...* Тукта! Ни өчен аның исеме Мин генә? 1913 елда—революциягә кадәр караңгы татар авылында, ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән балага кайсы мулла Мин дип кенә исем кушар икән? Бу исемнең әүвәл Миңлегалиме, Миңлебаймы кебек берәр тулы исем булмаганына бер дә ышанасы килми. Миңлегалиләр «миң*нәрен кисеп ятып, еш кына Галигә әверелгәндә, ни өчен киресе булмаска— «гали»не төшереп калдырыи. Мин генә булып китмәскә, ди? Ә бәлки алай да түгелдер. Бәлки ул берәр Габдулладыр, «Мин»не беренче заг алмашлыгы итеп. «Мин- Шабай* («Я —Шабай») дип әйтү өчен генә алгандыр. Кем белә, кем белә?... Тәгаен генә әйтүе кыен, әлбәттә. Мин Шабайның «Шабае* да шулай ук томанлы булып кала. Дөрес, Шабай исеме борынгы төрки мәҗүси исем. Шабай шәп ай, Тукай—тук ай, дип тә шәрехли моны тел галимнәре. Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосында Тугзак ананың өлкән улы да Шабай. Шабайлар, Шабаевлар, сирәк булса да, казакъ, үзбәк, кыргыз, башкортлар арасында да очраштыра. Әмма шул ук вакытта урыста да Шабаевлар бар. Аларның урыслашкан төрки кавемнән булуы ихтимал. Ни өчен Мин Шабайның «Шабае* томанлы булып кала дип әйтәм? Үз фамилиямнең чыгышы томанлы булганга күрә. Минем әтием дә Мин Шабай шикеллерәк язмышка очрый. 1921 елгы ачлыкта әти әниләре, туган тумачалары кырылып беткәннән соң, аны урамнан тотып Минзәлә балалар йортына җибәрәләр. Әти күп еллар үткәч әнигә сөйләгән. Имештер, аны урысча бер авыз сүз белмәгән татар малаен балалар йортына алып килгәч, әти үзенең исем-фамилиясен әйткән: «Шаһабетдинов Садри», -дигән. Яңа килгән балаларны кәгазьгә теркәп утыручы урыс кешесе: «Шахабет... Шагабут. ...—дип төртелгәләп торган да: • Ладно, будешь Шабаев*, —дип язып куйган, имеш. Ә инде детдом малайлары «Шабаев.ның койрыгын тиз кисеп ташлаганнар—әти Шабай булып киткән. Әни кияүгә чыкканда да әтинең чын исемен белмәгән, Шабайга кияүгә чыккан. Әнинең әнисе Җәмилә әби дә әтине гомере буе «Шабай кияү* дип йөртте. Үз шәҗәрәмә кереп китүем өчен укучы мине гафу итсен. Мин моны Мин Шабайның да исем-фамилиясе әнә шул «беспризорник* булып каңгыраи йөргән елларында яки хезмәт колониясендә барлыкка килмәдеме икән, дигәннән чыгып сөйләвем иде. Белешмәдәге биографиясенә караганда, Мин Шабай «алты яшеннән үз көнен үзе күрә башлый*. Бу, димәк, 1919 ел. Гражданнар сугышы еллары. Аның кайда булса да укуы, белем алуы хакында сүз юк. Мин Шабай унсигез яшенә кадәр «иген ура, тамак хакы өчен кулакка батраклыкка яллана, аннары, ниһаять, бәхет эзләп ил гизәргә чыгып китә*. Шуннан соң без аның 1931 елда чекистлар кулына эләгүен, Мәскәү өлкәсендәге хезмәт колониясенә урнашуын беләбез. Ә инде 1934 елда—нибары өч елдан соң!—аның «Танып» дигән озын хикәясе (кайбер чыганакларда ул роман дип атала) басылып чыга. Кай арада бу белемсез урам малае язучы булып өлгерә алды соң әле? Сүз иярә сүз чыгып, «Танып» әсәре турында сораштырганда, Адаш абый ничектер аны Михаил Шолоховның «Тын Дон* романының беренче кисәкләрен укып, шуның тәэсирендә язуын сөйләгән иде. Танып — Башкортстандагы елга исеме. Дон да—елга исеме. Параллель бар кебек. Әмма колонист егетнең «Тын Дон» кадәр катлаулы әсәрне шулай тиз үзләштерүе гаҗәп түгелме? «Колониядән соң Мин Шабай армиядә хезмәт итә. Казан дәүләт педагогия институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли»—бу мәгълүматлар шул ук био-библиографик белешмәдән алынды. Инде башка чыганакларга мөрәҗәгать итеп карыйк. Мин Шабайның «Тормыш баскычлары» исемле китабына биргән белешмәсендә исә (үзе исән чакта, димәк, үз кулы белән язып биргән белешмәсендә дип уйларга кирәк) мондый юллар бар: «1930 елларда (димәк, хезмәт колониясенә барып юлыкканчы ук?! М. Ш.) газета-журналларда аның беренче хикәяләре, очерклары басыла башлый. 1934 елда башкорт телендә (?!) «Танып* романы, 1941 елда Татгосиздатта «Уйналмаган скрипка» исемендә хикәяләр җыентыгы чыга.» Өченче чыганакта—1970 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Писатели Советского Татарстана» дигән био-библиографик белешмәдә Мин Шабайның армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Башкортстанда төрле редакцияләрдә эшләве әйтелә. 1934-1938 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укыганын беләбез. 1938 елда язган «Чайдин* исемле пьесасы да бар икән. Бу белешмәгә ышансаң, Мин Шабай 1942 елдан (үзе Себерләрдә сөргендә чакта!? М. Ш.) СССР Язучылар союзы члены, имеш! 1986 елгы белешмәдә «Мин Шабай 1936 елдан СССР Язучылар союзы члены иде» дигән сүзләрне укыйбыз. Буталып беттекме? Әйе шул. Әйдәгез, тагын бер кабат сүтеп карыйк әле бу фактларны. «1931 елда тәмам юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән яшүсмерне чекистлар тотып алалар...» «Юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән яшүсмер*нең ни рәвешле 1930 елларда ук беренче хикәяләре басыла алды икән? «Колониядән соң... армиядә...» Мин Шабай колониядә ничә ел булды икән? Ул вакытларда армиягә егерме яшьтән алуларын истә тотсак, аны 1933 елда алган булырга тиешләр. Колониядә ике ел булган булып чыга. Кичәге надан урам малае шул арада роман язарлык, педагогия институтына керерлек белем дә алып өлгергәнме? Ярый, 1933 елдан армиядә булсын. Ул анда ничә ел хезмәт иткән? 1934 елдан педагогия институтында укыгач, бер ел гына хезмәт иткән булып чыга түгелме? Ә «Танып* романы кай арада язылган? Ул инде 1934 елда басылып та чыккан бит. Армия белән институтта укыган еллар арасында әле Башкортстанда редакцияләрдә эшләгән чорын кайдан алырга? «Танып» романы башкорт телендә басылган. Мин Шабай аны нинди телдә язган? Аның милләте кем? Татармы ул, әллә башкортмы? 1936 елдан СССР Язучылар союзы члены икән, аны нинди әсәрләре җирлегендә членлыкка алганнар? Шул «Танып* романы белән генәме? «Танып* романын минем үземнең, мәсәлән, укыганым юк. Адаш абыйның үзендә дә юк иде ул. Безнең әдәбиятчылардан кемнәр таныш икән ул әсәр белән? Ә «Чайдин» пьесасы? 1930 еллардагы беренче хикәяләре? Шабайның архивы, әдәби мирасы (инде калган булса) күтәрелмәгән чирәм булып ята бирә. Аның ерак Себердән Әнәс Камал белән хат алышуы да билгеле. Исәнме икән ул хатлар, сакланганмы? Күрәсез, никадәрле сораулар. Безнең әдәбиятчы галимнәребез, тәнкыйтьчеләребез бу сорауларга кайчан да булса төгәл, тулы җавап бирә алырлармы икән? Әлеге сорауларның кайберләрен мин үз вакытында Адаш абыйның үзеннән дә ачыкларга тырышып карадым. Ул йә: «Бер сөйләрмен әле иркенләп»,—дип җавап бирә, яки: «Үткәннәрдә ни кызык!? Нигә кирәк ул?» — дип кистереп үк куя иде. Ә инде җае килеп сөйли башласа... Әллә ышанырга аның сөйләгәннәренә, әллә юк? Аның үзе турында сөйләгән легендаларның бер-икесен искә төшереп узасым килә. Легендаларының, дим, чөнки Адаш абый үзе турында һәрчак бераз ирония-юмор катыштырып, шул ук вакытта бизәп тә сөйләргә ярата. Анын романтик жаны. мавыгып китеп, бизөк-буяуларны күбрәк тә сала иде булса кирәк. 1941 елда Мин Шабайның «Уйналмаган скрипка» исемле хикәяләр китабы басылып чыга. • Шул китаптан башланды да инде...»—дип сөйләгән иде Адаш абый. Болай була. Мин Шабайны кулга алган төндә үк бик каты сорау алулар башлана. Беренче өч тәүлектә аңа черем итәргә дә ирек бирмиләр. Бер кешелек кысан камерада бик якты электр лампасы яна. Ишектәге нәни «күз»дән надзиратель карап-тикшереп кенә тора. Алай-болай күз йомарга итсәң, ул хәзер тимер белән тышланган ишекне дөбердәтергә тотына: «Йокламаска!» Мин Шабай беренче ике тәүлекне түзә, ә өченче тәүлектә, стенага карап басып торган килеш, берничәшәр минут күз йомып, онытылып алырга өйрәнә. Шулай бер «онытылып», ул маңгае белән стенага шактый каты бәрелә. «Допроска алырга кергәч, күбеп чыккан маңгаемны күреп, надзиратель әй рәхәтләнеп көлгән иде соң бер!—дип. үзе дә көлеп жибәрә Адаш абый.—Ә допроста, малай, һаман бер сорау белән тинтерәтәләр. «Ислам төсе нинди төс?»—имеш. Ә мин аны каян белим, ди?! Ятим-җилпе, беспризор үскән ич мин. Алла ни дә, мулла ни миңа! Поп ни дә, бог ни! Мин. колонист буларак. Ленин сүзләрен генә беләм: «Дин—халыклар өчен әфьюн...» Ә монда менә сиңа мә! «Ислам төсе», имеш... Белмәгәнне «белмим» дими, нәрсә дисең инде? «Беләсең!»—дин китереп тондыралар, малай—тәгәрәп кенә китәм. Кыскасы, юристлар теле белән әйткәндә, «недозволенные методы дознания»... Әй, аны сөйләп кенә бетерерлекме соң? Мин балачактан кыйналып типкөләнеп үскәнгә күрә генә түзгәнмендер инде! Шуннан Мин Шабайны күпмедер вакыттан соң ялгыз камерадан гомуми камерага күчерәләр. Анын бик өшәнгән, бетереш көнлеген күреп, бер татар агае аңа шундый киңәш бирә: «Син, энем, яшь кеше әле. Үзеңне сакларга кирәк. Ни сорасалар да әйт, ризалаш, гаебеңне таны. Исән калырсың...» ди. «Әй, абзыкай,—ди Мин Шабай,—бик әйтер идем дә, нәрсә әйтерга белмим шул...» «Ә нәрсә сорыйлар соң синнән?» «Ислам төсенең нинди төс икәнен сорыйлар миннән, абзый. Ә мин белмим.» «Соң, яшел төс ләбаса! Син бит мөселман кешесе, шуны да белмәскә.» Мин Шабай яткан урыныннан сикереп тора да ишеккә ташлана. Ул, шашынып, тимер ишекне йодрыгы белән төяргә тотына: «Белдем! Белдем! Ислам төсе—яшел! Алыгыз мине допроска!»—дип кычкыра ул, елый-елый. көлә- көлә. «Шуннан, малай, беләсеңме следователь нишләде?—Адаш абый сөйләвеннән туктап пауза ясый, юри көттерә.—Следователь өстәл тартмасын ачты да минем китапны тартып чыгарды. «Уйналмаган скрипка»ны. Баксаң, китабымның тышлыгы яшел икән! Шулай итеп, художник ясаган яшел тышлык аркасында мин «панисламист-пантюркист» булдым да куйдым әй!» Болар—Мин Шабайның үз авызыннан ишеткәннәрем. Ышаныргамы моңа, ышанмаскамы? Нәтижә ясауны укучыларның үз ирекләренә калдырам. Мин Шабайга тагын нинди гаепләр ташланган, аның өстеннән кемнәр донослар язганнар, шаһитлык кылучылар булганмы-юкмы—болары миңа билгесез. Мин Шабай гадәттә син төпченгәнне түгел, ә үзе нәрсә сөйләргә теләсә, шуны тәмләп сөйләр иде. Әле житмәсә, һәр сөйләгәнен уен-көлке белән түгәрәкләп, аптырашта да калдырыр иде. Шулай да, бер-ике мәртәбә мин аның күз карашларында яшерелгән тирән моңны абайладым шикелле. Берсендә ул көтмәгәндә генә авыр көрсенде дә: —Әллә син безгә бик сөйләнеп йөрергә кушып җибәрделәр, дип уйлыйсыңмы?—диде.—Мине кәтер (каторганы бозып әйтүе) жибәрүчеләр исән. Алар сөйләсен. Алар бит шушында, Матбугат йорты коридорларында исәнләшеп йөриләр. Минем аларга үпкәм юк... Яшәсеннәр! Заманы шундый иде бит. Без—разнарядка буенча «халык дошманы» булган кешеләр. Кемгәдер шулай кирәккәндер инде, күрәсең...—Адаш абый тагын авыр көрсенеп куйды. Тынып калды. Аннары яңадан җанланып өстәде:—Әй, үткән-беткән! Менә кайттык ич. Яшибез! Күпләр кайта да алмады бит... Менә шулай. Адаш абый Сталинны да сүкми, үзен «олактырганнарга* да үпкәсе юк кебек. Бар булганы шул. Ә, бәлки, миңа—үзеннән егерме яшькә яшь булган энекәшенә генә шулай «җиңеләйтеп* сөйләгәндер ул. Белмим... Әйтә алмыйм... 1961 елның гыйнварыннан пионер газеты «Яшь ленинчы* яңадан чыга башлады. Мин ул вакытта радиокомитетта комсомол секретаре идем. ВЛКСМның Татарстан Өлкә комитетына чакырып алдылар да миңа «Яшь ленинчы«да эшләргә тәкъдим иттеләр. Шатланып риза булдым. Ни әйтсәң дә, газетта язганың «һавага очмый», ә ташка басылып кала. Аннары, язучыларга да якынлашу булачак. Юкса, радиокомитет ничектер бер читтәрәк тора шикелле бу җәһәттән. Минем арттан Мин Шабай да «Яшь ленинчы»га «күчте*: балалар өчен дә яза башлады. Безнең бүлмәдә ул еш була, һәрвакыт көтелгән кунак була иде. Минем бикләнә торган өстәл тартмасында, кәгазьләр астында Мин Шабайның «чәй акчасы» да саклана иде. Әйе, ул каты чәй эчәргә ярата иде. Машинисткалар янына керер дә, бер кечкенә пачка чәйне калай кружкада пешереп, шул килеш тәмләп эчәр иде. Монысы да аның ерак Себерләрдән өйрәнеп кайткан гадәте иде. Ә «чәй акчасы*н Адаш абый гонорар алган көннәрендә яңартып тора. Беренче тапкырында ул: «Өйгә кайтса, вак-төяккә кереп бетә. Синдә торсын әле. Миңа күп кирәкми. Сораганда, өч сумлап бирерсең*,—дип калдырган иде. Ә бер көнне Мин Шабай яныма килеп колагыма ук иелде дә: —Адаш! Гөнаһлы булдым... Синең «Татарстан яшьләре*ндәге унике сум гонорарыңны алып чыктым бит әле мин!—диде. Минем аптырап, ни әйтергә белми торганымны күргәч, өстәп куйды: —«Чәй акчасы»ннан басып калырсың инде. Кирәге чыккан иде бик... Әйе, Адаш абыйның рухын рәнҗетүдән курыкмыйча, кабатлап әйтәм: ул ярлы яшәде (хәер, татар язучыларыннан кемнәрнең артык бай яшәгәне бар соң?). Миннән вак-төякләп әҗәткә дә алгалап торды. Әҗәтен кулына акча керү белән үк кайтарып та бирер иде. Мин Шабайның күңеле бай иде. Акча, кием-салым, алтын-көмеш— гомумән, байлыкка-малга бервакытта да исе китмәде Адаш абыйның. Рухи байлыкка ни җитә! Ул табигатькә, якты дөньяга сокланып яшәде. Шәһәр урамнарында аңа кысан иде. Шуңа күрә дә ул күбрәк авылларга чыгып китә, язганнары да авыл тормышыннан була иде. Аңарда ятим-җилпе үскән елларында сарыф итеп бетерелмәгән самими балалык сыйфатлары һаман да саклана иде булса кирәк. Бервакыт Адаш абый тыны-көне бетеп минем янга килеп керде. Аның ашыкканлыгы йөзенә чыккан, сулулары капкан иде. —Адаш! Эшең бик тыгызмы? —Сине генә тыңларлыгым бар. Утыр,—дидем мин урындыкка ишарәләп. —Утырып тормыйбыз. Алайса, әйдә! Хөббәңне ки дә—киттек! Аста машина көтә... —Нинди машина? Кая «киттек*? —Баргач күрерсең. Әйдә инде! Бер-ике минуттан без инде таксига утырып, Бауман урамындагы Матбугат йорты ишек төбеннән кузгалып та киттек. Такси шоферы татар егете иде. Ул минем белән баш кагып кына исәнләште дә, аны-моны сорап-нитеп тормады, Бауман урамы буйлап Куйбышев мәйданына табан юл алды. Адаш абый аңа кайда барырга кирәклеген алдан әйтеп куйган иде, ахрысы. Минем: «Кая барабыз соң?» — дип кабат-кабат соравыма каршы да аның җавабы бер булды: «Баргач күрерсең...» Үзе шаян елмая. Безнең сүзләргә колак салып барган шофер егет тә мәгънәле көлемсери. Ул арада без Горький урамыннан өскә күтәрелә башладык. Мин инде: «Әллә радиокомитетка барабызмы?*—дип уйлап өлгермәдем, радиокомитет та артта калды. Менә шәһәрнең ял паркы, Арча кыры... Бәй, без шәһәрдән үк чыгып китеп барабыз түгелме соң?! Мин алай еракка, озакка дип чыгып китмәгән илем бит. Эчкә корт керде: «Редакторыма—Венера Ихсановага ни-нәрсә дип әйтермен икән?» Адаш абый минем чынлап торып борчыла башлавымны сизенде бугай, уйларымны укыган шикелле әйтеп куйды: — Венера сенелкәшкә үзем аңлатырмын. —Без машинаның арткы утыргычында идек. Ул минем җилкәгә кулын салды:—Барыйк әле... Кара син күктәге кояшка, Адаш! Яз бит—дөнья яңара... Әйе, бу 1963 елның язы—апрельнең соңгы көннәре иде. Мин Шабайның соңгы язы иде... Без Казаннан Питрәч юлы белән чыгып киттек. Басуларда инде кар беткән, язгы сулар ашап, ермачланган иңкүлекләрдә, кояш нуры төшеп җитә алмаган күләгәле урыннарда гына анда-санда кар утраучыклар күренә. Алары да инде пычранган-каралган, кардан бигрәк, эреп- сызып ята торган бозлавыклар иде. Урыны урыны белән җир өстеннән пар күтәрелә: җир сулый, җир язгы уянуда. Көн чалт аяз. Чиста, зәңгәр күк йөзеннән бөркелгән кояш нурлары күзләрне чагылдыра. Саф һава керсен өчен без машинаның ян тәрәзәсен бераз төшереп тә куйдык. Машина салонына рәхәт, ягымлы җиләс һава кереп тулды. Шулай хәтсез бардык без. Алда—уң кул якта каенлык тарурманы күренде. Адаш абый шофер егетнең киң җилкәсенә орынды: —Энекәш, әнә шул каенлык турындарак туктарсың инде... Машина, тормозларын чыелдатып, туктап калды. Без машинадан төштек. Күкрәкләргә сулап туймаслык язгы саф һава сарылды. Һәй, дөнья хозуры!—дип куанып кычкырып җибәрде Адаш абый. Аннары шофер егеткә эндәште:—Син, сөйләшкәнчә, бераз көтеп торырсың инде, энекәш! Шофер егет ризалыгын белдереп ым какты. Утыргычы астыннанмы, кайдандыр бер калын китап тартып чыгарды. —Әйдә!—диде Адаш абый миңа. Үзе, борылып та карамыйча, кирза итекләре белән лап-лоп басып, каенлыкка табан атлады. Аның түземе төкәнгән, җаны ашкына иде. ахрысы. Һе! Сиңа рәхәт, син итектән!—дидем мин, ризасызлык белдереп.—Ә мин нишләргә тиеш? Дөрестән дә. әле җир кибеп җитмәгән, көздән калган кипкән үлән арасында урыны-урыны белән су да ялтырый. Ә үләнсезрәк төшләрендә аякка ябыша торган үзле балчык. Мин. сукрана-сукрана, аның артыннан атладым. Адаш абый исә плащын җилбәгәй җибәргән дә җилдерә генә! Җаны бигрәк алгысыган икән, куын та җитәрлек түгел. Керсәк, юлдан бер йөз метрлар чамасы кергәнбездер. Адаш абый каеннар арасында кояш төшеп торган корырак урын сайлап тукталды. Плащын салып, җиргә түшәде: — Әйдә, кил менә монда! Кара әле син бу хозурлыкны! Йә, бик пычрандыңмы?—ул минем аякларыма карап алды,—Юк ла, әллә ни түгел. Мин бер аягыма су үткән булса да, сиздермәдем. Юк өчен нигә әле Адаш абыйның кәефен кырырга, ди? Ул бит минем өчен тырыша. Мине шулай язгы табигатьне күрергә алып чыккан. Утырырга юешрәк икән. Чүмәшик шушында... Язны тыңлыйбыз.. Каеннарның бөреләре менә ярылам-менә ярылам дип, тулышып тора. Кайберләренең кәүсәләреннән алсу-кызгылт эз калдырып каен суы агып төшкән. Тнрә-якка башлар әйләнерлек, ниндидер әйтеп бетергесез әчкелтем- татлы хуш ис таралган. Яз исе! Без икебез дә әсәренеп, тынып калдык. Бу мизгелдә сүзләр артык иде. Казанга кайткач кына белдем: Мин Шабай нәшрияттан шактый акча алган булган икән. Бу көннәр аның илле яше тулган көннәр икән. Мин Шабай үлеп, берме икеме ел үткәч, мин бу вакыйганы Равил Фәйзуллинга сөйләгән идем. Озакламый без аның шундый шигырен укыдык: 1РКА31 Шатлыгым киләме бүген? Әллә кайгысы килә?.. Нигә әле бу уй башта?— Кыр казы исе килә! Бу яз көнне, аяз көнне Сөя-назлыйсы килә! Җаны йокымсыраганнарга: «Терел! Яз!*—дисе килә! Бардыр... Бәлки, кемнәрнеңдер Кабер казыйсы килә... Бу чакта ничек үлим соң— Кыр казы исе килә! Бу шигырьнең өстенә мин үзем «Мин Шабайның якты истәлегенә» дип өстәп, язып та куяр идем... Мин Шабайның яз белән җәйне үткәрерлек кенә гомере калган булган икән инде... Сентябрь башы. Әле язучыларның җәйдән «кайтып» беткәннәре юк. Язучылар союзы, редакцияләр тирәсендә әле бушрак. Редакция портфельләре дә бик юкарып калган, җәйге запасны чыгарып бетергән чак бу. Без минем бүлмәдә Адаш абый белән сөйләшеп утырабыз. Мин аны тиз генә берәр хикәя язып китерергә кыстыйм. Аны кабындырып җибәрергә күп кирәкми. —Хикәя, дисеңме? Алдагы санга укмы? Язам! Ну, син бит мәктәп тормышы... фәлән, диярсең... —Юк!—дим мин.—Нинди темага булса да ярый. Хикәя генә булсын. —Чегән малае турында язсам?—Мин Шабай чәчләрен артка кагып куя.—Беспризор чаклардан... —Ярый, ярый! Бар, кайт та язып китер,—дим мин, аны ашыктырып. —Иртәгә өстәлеңдә булыр! Бүген төнлә язам мин аны.—Адаш абый җилкенеп чыгып китә. Икенче көнне, мин редакция эшләренә чумып утырганда, телефон шылтырый (Сөйләшү русча булды, мин аны биредә татарча китерәм). —Алло! Шабай, синме?—шылтыратучының тавышы хәвефле. —Әйе, мин тыңлыйм. —Шабай үлде... Мин аңлый алмыйм: —Нинди ахмак шаярту бу?! Кем сөйли моны?!—дип кычкырам мин трубкага. —Мин—Анатолий Грачев...—Шунда гына радиокомитетта эшләүче журналист Анатолий Грачевның тавышын танып алам. —...Мин Шабай үлде... Минем кулымда... Бу хәбәр минем аңыма барын җитә алмый. Ничек инде Адаш абый үлсен?! Без бит әле кичә кичтән генә шушында сөйләшеп утырдык. Ул бит миңа бүген чегән малае турында хикәя китерергә тиеш... Анатолий Грачевның сөйләвеннән шул ачыклана: аның иртән Ленин бакчасы аша радиокомитетка эшкә барышы икән. Караса, бер утыргычта кемдер сыгылып төшкән. Ниндидер таныш чалымнар абайлап, Анотолий бу кеше янына килә. Мин Шабай! Төсе киткән, хырылдый... Шулай да Мин Шабай әле аңында була. Анатолий, ничек ярдәм итәргә белмичә, аптырап кала. Кыскасы, Мин Шабай аның кулында җан бирә... —Ул сине телгә алды,—дип сөйли Анатолий Грачев.—Көтмәсен...— диде... И Адаш абый, Адаш абый! Анда да аның җаны борчылган. Вәгъдәсен үти алмаганга пошынган, күрәсең... Шулай итеп, мин әтием кебек якын күргән Адаш абыйсыз калдым... Татар әдәбияты үзенең талантлы хикәячесен—язучы Мин Шабайны югалтты... Язларында кыр-басуларга чыксам, күкрәк тутырып язгы һава сулыйм— язлардан миңа кыр казы исе килә... Язгы Идел өсләреннән каңгылдашып кыр казлары үтә. Мин өметләнеп, зәңгәр күккә карыйм: кыр казлары төркеменнән берәрсе аерылып төшәр дә, яныма килеп кунар төсле. Ул кыр казы Адаш абый булыр—Мин Шабай булыр төсле...