Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

41—ФУССИЛӘТ (АҢЛАТЫЛДЫ) СҮРӘСЕ Фуссиләт сүрәсе 54 аятьтән тора. Фуссиләт—аңлатылды мәгънәсендәге сүз. Мәккәдә иңгән. Висмнлләһир-рахмәнир-рахим. I Ха Мим (2) (Коръән) рәхимле вө миһербанлы Аллаһ катыннан иңдерелде (3) Мәгьлүматлылар өчен, аятьләре ачык аңлаешлы гарәп телендә язылган Китап ул (4) Бу-куанычлы хәбәр җиткерүче һәм кисәтүче Китаптыр Ләкин күп кеше аңардан йөз чөерде. Шуна күрә, алар (ул үгетләрне, сөенечле хәбәрләрне) ишетми 5. Алар әйтте: —(Ни Мвхаммәд) күнел күзчәребезне элпә каплап торганга күрә, бет синен үтетләренне ишетмибез Колакларыбыз да томаланган Синең белән безнең арада ниндидер бер (күренмәс) киртә бар. Бәс. син үз (дин)енчә яшә. без дә үз (дин)сбезчә яшик. 6. Әйт син: Мин сезнен кебек үк (гап-гади) кеше Бердәнбер илаһ—Ул сезнен дә Раббыгыз. дип мина вәхий ителде. Бары тик Ана гына юнәлегез. Аннан ярлыкау сорагыз,— диген Аллаһка тиңләш эзләгәннәрнең хәле бик тә хәтәр- иман (7) Алар зәкят бирми Ахирәт көнен инкарь итәләр. (8) Хактыр ки. иман кигереп, игелек кылганнар өчен бетмәс-төкәнмәс әҗерләр бар. 9. Син алардан сора Чыннан да. Аллаһ Җирне ике көндә юктан бар иткәнен инкарь итеп, аннан да кодрәтлерәк башка бер Ходай бар. дип уйлыйсызмы0—диген Аллаһ —галәмнәрнең Раббысыдыр. 10. Ул (Җир йөзенә) какшамас таулар урнаштырды Бәрәкәтләр булдырды вә төгәл дүрт көн эчендә һәркемнен ихтыяҗынча ризыклар тәкъдир итте (I!) Аннан сон томан-төтен хәлендәге Күккә теләген юнәлтте (Күкне ясады): һәм Җиргә вә күтсләргә әмер итте: Теләсәгез дә. теләмәсәгез дә, Мина буйсыныгыз'—диде Тегеләр икесе дә берьюлы —Теләп буйсынабыз,—диделәр. 12. Шулай итеп, аларны ике көндә җиде кат күк рәвешендә яралтгы вә һәр Күккә үз вазифасын йөкләде. һәм Без якын галәмне кандилләр (йолдызлар) белән бизәдек. (тәртипләре) бозылудан да сакладык. Менә бу гамәлләр жинелмәс кодрәтле Аллаһнын тәкъдире. Журнал Рабкт БАТУЛЛА әзерләде. 13. (Шушыннан соң да) алар (иманнан) йөз чөерсәләр, әйт син (кяферларга)-. —Мин сезне Гад һәм Сәмуд кавеменең башына төшкән (яшеиге давыл) афет(е) кебек, сезнен дә шул хәлдә калачагы гызны кисәтеп куркыткан идем,—диген. 14. Пәйгамбәрләр аларнын алларына чыгып та, артларына төшеп тә: —Аллаһтан башкага гыйбадәт кылмагыз,—дип үгетләделәр. Ләкин алар: —Раббыгыз безнен янга фәрештәләрен төшерсен (Үзенең бар икәнен һәм кодрәпие икәнен безгә исбат итсен) Шулай булмаганда без сезнең белән күндерелгән нәрсәләрне (аятьләрне) инкарь итәбез,—диделәр. 15. Гад кавеме исә дөньяда чакта хаксыз рәвештә кәпрәйде: —Бездән дә кодрәтле кем бар?—дип масайдылар. Алар үзләрен бар иткән Аллаһның алардан күпкә кодрәтле икәнен күрмиләрме? (Күрмәмешкә салышаюрмы?) Алар аятьләребезне инкарь итте 16. Шулар өстенә Без аларга дөньяда ук рисвайлык-хурлык газабын татытмак өчен, афәт көннәрендә зәмһәрирдәй әче суык җилләр истердек. Ахирәт газабы тагын да хәтәррәк булачак. Кяферләргә анда ярдәм итүче табылмас. 17. Сәмуд халкына исә Без тугры юл күрсәттек. Әмма (күңел күзләре) сукыр булу сәбәпле, алар азгынлык юлын сайлады. Шулай итеп, кылган әшәкелекләренә күрә, аларга рисвайлык газабының яшене китереп сукты. (18) Иманлыларны коткардык. Алар (гөнаһ эшләүдән саклана) курка иде. (19) Аллаһка каршылар (мөшрикләр. кяферлар, дәһриләр) утка (җәһәннәмгә) атыласы Көнне бер урынга китерелер. (20) Ниһаять, анда баргач, колаклары, күзләре вә тиреләре, аларнын (дөньяда кылган) яманлыкларына шаһит булачак. 21. Алар үзләренен тәненә әйтер: —Ни өчен син мина каршы шаһитлек кыласын?—диярләр. Төн әйтер: —Һәрнәрсәне сөйләштерә торган Аллаһ безнең дә телебезне ачты. Ин әүвәл сезне яралтты. Яңадан Аңа кайтарылачаксыз. 22. —Сез колакларыгызны да. күзләрегезне дә. тәнегезне дә сезгә зыянга шаһитлек итмәсеннәр дип, сакланмадыгыз бит, кылган гөнаһларыгызны Аллаһ күрмәс-белмәс, дип уйладыгыз. 23. —Раббыгыз хакында йөрткән (көфер) уегыз сезне харап итте һәм сез бәхетсезлеккә дучар булдыгыз. 24. Әгәр дә алар (утта яну газапларына) чыдый алса, (чыдый а/1маса да) (мәңге) утта калыр. —Дөньяга кире кайтарылсак, без игелек кенә кылыр идек,—дип Аллаһка ялварсалар да, алар дөньяга кайтарылмас, кичерелмәсләр дә. 25. Без аларга (имансызларга) бер тотса җибәрми торган дуслар тәгаенләдек. Бу дуслары аларнын дөньяда элек һәм хәзер кылган (яманлыкларын) яхшылык дип күрсәтә (ләззәтле бозыкшкка өнди) һәм ахырда да Сәгадәткә ирешәчәксез, дип алдый. Үзләреннән әүвәл яшәп киткән җеннәр вә инсаннар башына төшкән газапларга болар да лаек. Шик юктыр ки, алар югалтуларга дучар. 26. Аллаһны инкарь итүчеләр: —Коръәнне тыңламагыз. Укый башласалар, гауга куптарыгыз, шаулашыгыз. Шулай иткәндә. Коръән тавышын бастырырсыз,—диләр. (27) Инкарь итүчеләргә Без дәһшәтле газап тәмен татытачакбыз вә аларны кылмышларына күрә иң каты җәзага тартачакбыз. (28) Аллаһка каршы булганнарның җәзасы—уттыр. Аятьләребезне инкарь иткәннәре өчен, алар (тәмугта) мәңге калачак. 29. Кяферләр җәһәннәмдә: — Раббыбыз. безне аздырган җеннәрне вә юлдан яздырган кешеләрне безгә күрсәт, зинһар. Алар да рисвай булсын, җәзага тартылсын. Без аларны аяк астыбызга салып таптарбыз,—дип әйтерләр. 30. Хактыр ки. Раббыбыз—Аллаһ. дип тугры юлга басканнар янына фәрештәләр ннәр. —(Ахырзаманнан) курыкмагыз. (туганнарыгыз эчен) хафаланмагыз, куаныгыз сез аллан ук вәгъдә ителгән җәннәткә керәчәксез.-дип сөенче алырлар. 31. 32. —Без (фәрештәшр) дөньяда да. Ахирәттә дә сезнсн дусларыгыз булырбыз. Юмарт ярлыкаучы, рәхмәте киң Аллаһ хәзерләгән ризыклардан жаныгыз ни тели, шунын белән хушланырсыз, теләгәнегезне табарсыз 33. Аллаһка юнәлергә өндәгән һәм дә узе дә игелекле гамәлләр кылган — Мин мөселман'—дигән кешенен сөйләшүеннән дә тәмле сүзле башка берәү бармы икән’ 34. Игелек белән иманлык бер булмас. Син яманлыкны игелеген белән бас (яманшкка җавап итеп. игегек кыл. Ул таш бе. ш атса, син аш белән ат) Шулай гамаз кылганда, икегезнең арагыздагы дошманлык бетәр. сез дуслашырсыз (35) Бу гамәлләргә (сиңа яманлык кьыганга игелек кьиуны) бары тик сабыр иткәннәр (кыен}ык.шрга түзгәннәр) һәм насыйбы булганнар гына ирешә ала. (36) Әгәр шайтаннан килгән әшәке фикер сине биләп алса. Аллаһка сыен. Аллаһ барысын да ишетеп, күреп торучыдыр. 37. Төн вә көндез. Кояш белән Ай Аның могжизаларыннан. Әгәр дә Аллаһка гыйбадәт кылырга омтылсагыз. Кояшка да. Айга да табынмагыз Атарны юктан бар итүче Аллаһка гына сәҗдә итегез (38) Әгәр инсаннар артык горур (тәкәббер) булса (Аиаһка гыйбадәт кыймасалар), анын каравы Раббы янындагы фәрештәләр армый-талмый, кич-көндез Аңа тәсбих әйтәләр. 39. Син җансыз, коп-коры туфракны күрәсен Бу да Анын дәлилләрен нәнлер Без шул коры туфрак өстене яңгыр яудыргач, туфракка жан керә, бүртә Ана жан бирүче, әлбәттә, мәетләрне дә терелтә ала, Анын кодрәте һәрнәрсәгә житә 40. Аятыәребездәге Хакыйкатьне бозып, тугры юлдан чыкканнар яшеренеп кала алмас. Шулай булгач. Кыямәт көнне утка атылган яхшымы, әллә Кыямәт көнне иминлек эчендә (җәннәттә) булганмы? Теләгәнегезчә гамәл кылыгыз Ул сезнен ни кылганыгызны күреп тора. 41. Үзләренә Китап килеп, аны инкарь итүчеләр (һичшиксез, тиешле җәзасын ашр) Коръән тиңе булмаган Китап (42) Аның артына да. алдына да нәжеслек ябышмас Ул хикмәт иясе һәм нык макталган Аллиһтан иңдерелде 43. (Ии. Мәхәм.мәд) синнән алда килгән пәйгамбәрләргә сөйләнгәннән башка сүхтәр сина сөйләнмәс Әлбәттә, синен Раббын ярлыкаучы һәм өче газап бирүче дә. 44. Әгәр дә Без бу Корьәнне (гарәпчәдән) башка телдә китап игкән булса идек, алар әйтер иде: -Нигә ул аятьләр (гарәпчә) тәфсилләп аңлатылмый? Үзе гарәп булган килеш. Коръәне г арәпчә түгелмени? (Гарәпләргәбашка телдәге китап аңлашылмас),— диярләр иде. Әйт син: -Ул инсаннарга тугры юл күрсәтүче бер рәһбәр һәм шифа Иман китермәгән нәрнең колакларында чукраклык бар вә Коръән аларга дөм- караңгы (дөнья кебек булыр) Әйтерсең лә. аларны (тавыш ишетелмәс) ераклыктан чакыралар. 45. Хактыр ки. Мусага Китап (Тәүрат) бирдек. Ләкин ул да каршылыкка очрады (аның бер өлешенә ышандылар, бәгъзе өлешләрен инкарь иттеләр яки бер төрле кешаәр Тәүратка инандылар, икенче берәүләре аңа ышанмадылар) (Әгәрдо) Аллаһнын (жәзашрны Кыямәт көненә чак.ш кичектерәм. дигән) сүзе булмаса иде. аларнын (ул ике төркемнең) араларындагы гаугалы бәхәс бик тиз бетерелгән булыр иде (Аииһ тарны /шак иткән булыр ибе.) Коръәнгә (Аллаһтан иңдерелгәненә) алар бик нык шикләнеп карый. 46. Кеше игелек кыла икән, үз файдасына булыр Кеше яманлык кыла икән, үзенә зарар булыр. Раббың бәндәләренә гаделсез түгел (гөнаһ кылмаганны жрзаламас). (47) Кыямәт көненең кайчан булачагы турындагы мәгълүмат бары тик Аллаһ карамагындадыр Аның гыйлеменнән тыш бер генә җимеш тә (кабыгын ярып) үсеп чыкмас Һичбер хатын йөкле булмас һәм бала тапмас <һичбер ана хайван буаз булмас һәм бозауламас) Аллаһ алардан (кяферләрдән): —Миңа тиңдәш (кодрәт иягәре) кайда9—дип сораган Көнне алар: —Ант итеп әйтәбез ки. арабыздан (Сиңа тиң зат бар дип) шаһитлек итүче булмас,—дип әйтерләр. 48. Әүвәлеңдә (фани дөньяда) алар ялварып табынган нәрсәләрне (Кыямәттә) юкка чыгар. (Шундагына) алар качып котылыр урын булмаганын аатар (49) Кеше хәер сораудан (байлык, мал, сәламәпыек, озын гомер теләнүдән) туктамас. Өстенә берәр бәла килсә, шундук өметсезлеккә төшә, бичара хәлдә кала. (50) Хактыр ки, башына төшкән зыяннан соң. Без ана нигъмәт әйләсәк: —Бу минем үз хезмәтем аркасында килде. Кыямәт булачагына ышанмыймын (Кыямәт көнендәге хисап чын була калса) Раббыга кайтарыла калсам, Анын хозурында минем өчен тагын да мулрак нигъмәтләр булачак,—дип лаф орыр Без инкарьчыларга (күпмегөнаһ) кылмышлары турында хәбәр бирәчәкбез һәм аларга авыр газап әчесен татытырбыз. 51. Кешеләргә нигъмәт биргәнебездән сон, тәкәбберлек белән йөз чөерәләр. Ләкин аларның башына берәр бәла килсә, (Аллаһка) ялвара башлыйлар. (52) Әйт син: —Ул (Коръән) Аллаһ тарафыннан иңгән булып та. сез аны инкарь итәсез икән—(хактан) аерылган, ераклашкан кешедән дә адашканрак башка берәү булырмы икән?—диген. 53. Еракта яшәүче халыкларга вә үз кавемнәре арасында да аятьләребезне күрсәтәбез, анын (Коръәннең) чын икәнен (Аллаһтан иңдерелгәнен) яхшы белсеннәр өчен Раббыннын һәр нәрсәгә шаһит булганлыгы җитмәсме? 54. Игътибар итегез: алар Раббы белән (Кыямәт көнендә) кавышуга шикләнәләр. Белеп торыгыз, Алла бөтен нәрсәне үз ихтыяры илә урап алган