Логотип Казан Утлары
Фәлсәфи роман

ИНАБӘТ

•Бу донья— уен -клгкелэр, мактау-мактанулар. үзара ялагайланулар дөньясы ул.» Изге Китап Улым Алмазга багышлыйм Беренче бүлек Ольга А ны эт урынына кыйнап ташладылар Азак дингезендә балык сөзәләр иде. Бу якларга егетне Хөснимәрдан алып килде: —Әйдә минем белән! Дөнжа күреп кайтырсын. Балык күп булып, мач килсә, шактый гына мая туплап кайтырбыз Фарт булса, дим. Сина өйләнергә дә вакыттыр инде Бу әзмәвер гәүдән белән.. Егет аңламады: бу әзмәвер гәүдә белән диңгез балыгы сөзәргәме, әллә өйләнергәме'’ Ә Хөснимәрдан, төгәлен кыеп төшереп, кайсы икәнен әйтмәде. Ул шундый инде вакыт-вакыт кирәгеннән артыгын «чәйнәсә» дә. фикере очлы сөяк буламы, гамагына кадала. Тамагына кадала да шунда төпләнеп кала. Өйләнергә, имеш... Ә егетнен күзе төшкән кызы да юк ич әле. Ул хатын-кызнын ирләр тормышында нинди урын тотканын, тән-бәдән рәхәтендә никадәр ләззәт кичергәнен, ни рәвешле жан җылысы, рух яктылыгы эстәгәнен дә белми Рафаэль СИБАТ (1946)—язучы •Ялгызак• исеше китап. -Казан утлары-нда басылган берничә роман авторы Киров влкәсендә яши Гомумән, инде күптән балигъ булган, ир-егет буларак өлгергән зат булса да, егет хатын-кызга битараф иде әле. Ул бары әнисенә генә илаһи бер фәрештә итебрәк карый Җиләннәр нәселеннән булган әнисе багалмадай чибәр, күреп туймаслык матур, әкияти гүзәл иде шул. Гомумән. Җиләннекеләр Матурлык вә Яхшылык дигән Беренче Ата һәм Беренче Анадан башланганнар бугай. Ирләре дә, хатын-кызлары да, бер калыпка салып ясалгандай, матурлар, шунын өстенә алар күңелендә ак ташлар гына, әлеге нәсел вәкилләре яхшылык дигән шул тышча белән төрелгәннәр. Ул яшьтәше Заһидулланы искә төшерде: — Нишләп ята икән ул Шөңдә? Хәзер бит мәдрәсә шәкертләренең жәйге ял вакыты Әтисе белән Казан, Малмыж. Чепья якларына сәүдә эше белән йөри микән? Егет авыртуына түзә алмый ыңгырашып куйды. Дингез яры комнары да, ни сәбәпледер, ыңгырашып алдылар: шыгыр-шыгыр. Диңгез өстендә аксыл яллы кара-кучкыл дулкыннар. Давыл тына төшкән инде. Күк йөзендәге кара-авыр болытларны зәнгәрсу-ак жинел каурый болытлар алыштырган, һәркаюсы биниһая олуг мендәр кебек. Гүя фәрештәләр ал арны Олуг Зат ятып торсын, бераз ял итсен дип. кабартып куйганнар. Кояш кыздыра төшкән иде... Егет үзен эссе табага салынган балык итеп сизде. Нәрсә бу. Ходаем?! Шулай итеп, Азак диңгез буена балык сөзәргә килеп, сонгы сулышларын аның шытырдавыкчы комлы яр буенда... Ах. актык сулышларын аламыный ул? Азак диңгезе буендагы азаккы сулышларын. Егет авыр итеп көрсенде... Ун яктан бавыр өстендәге кабыргасы, шартлап сынгандай, бик нык авыртып куйды. Шуның өстенә муены каткан, һич кенә дә бора алмый. —А-а-а!—дип акырып җибәрде ул. канлы иреннәрен ялап —И Аллам! Шушы комнар өстендә жан бирергә калдымы сон мина? Ходаем! Мин әле яшь. мина унҗиде генә. Мин бит әле яши генә башладым. Дөньяда ин беренчел нәрсә хезмәт дип фәлсәфә сатарга яраткан Хөснимәрдән абзыйга ияреп бу якларга килдем. Ана нәрсә «Ин мөфтиме—Эш һәм Хезмәт!»—ди дә әзрәк мая туплап булмасмы дип, каядыр чыга да китә. Башын юләргә салып.. Ә ул үзе бик акыллы, бездәге укымышлы Ильяс хәлфәләр белән дә сүз көрәштерә ала. Аяз хәзрәтне дә берничә мәртәбә урынына утыртты. Ә хәзрәт бит данлыклы Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыган... Күрәсең, аңа шушы уйларны уйлау да бик тә, бик тә авыр иде, ул, бар фикер йөртүләрем сытылып чыксыннар дигәндәй, чытырдатып күзләрен йомды. Колагы эченнән кан китте, үтереп эчәсе килә башлады: —Уф! Ходаем, кемгә булса да бер кушуч су гшып килергә куш Юкса үләм бит. сусаудан үләм. Япан кырдамы соң мин? Әллә очсыз-кырыйсыз чүлдәме'’ Йә, Алла! Әнием, инде бу балаң да үләме? Дөньяга унбер бала табып та. унысын Хак үзенә алгач, бер генә калган идем бит. Бер мин генә... Егет ничектер үзеннән исәнлек-иминлекнен китеп баруын тойды. Әллә ничек—нур булыпмы, пар булыпмы?—чыгып бара аның җаны. Тагын ничектер—балыктай йөзепме, еландай шуышыпмы?—чыга бара.. Ул саташа башлады. Тәне буйлап җинелчә калтырау узды... Аяклары туна башлады.. Үкчәне тишеп кергән Әжәл өскә таба—йөрәккә, баш миенә күтәрелә иде шикелле. Эссе көн дә кинәт салкынайтты бугай. Биниһая Сары Бер Күзле Күк яктылыгын җуйды... Үлемнең нәрсәсе бар?.. Ятасы да үләсе.. .Шулчак ана кемдер дәште... Кем соң, кем?! Үзе шомлы-комлы, үзе иркен-иркә тавышлы кем булыр бу? Егет күзләрен ачкандай итте... Аяк очында—Мәнге Агар су, каршысында—Янар таулар, югарыда — Илаһи ак болытлар .. Күр әле күр: ул бит гаҗәби зур Алып каршында тора. Чыннан да—тора ич! Мәнге Агар су-елгалар—аның аяклары. Янар таулар гәүдәсе вә йөрәге. Илаһи ап-ак болытлар—чәчләре. Ә йөзе0 Нигә анын бите күренми? Кемгә охшаган ул? Нигә анын урынында тоташ яктылык һәм күз чагылдырырлык нурлар?! Кем ул? Холайнын үземе? Алай дисәң, ул әнә кешечә телгә килде. Галәветдин лампасыннан чыккан җенме әллә ул? Җен дигәннәре саф татарча сөйли башлады. Татар җене инде ул. болай булгач. Нәрсәләр ди ул. ни дип бәян кыла: — Мин нәсел башың Болгаер карт булам... Йә. Алла! Бсзнен нәсел җеннәрдән башланган икән. Ирләр ягын әйтүем. Әйтәм. әтием бераз женлерәк иде Шуның аркасында дөньядан вакытсызрак китеп тә барды... Ә Җен сөйли дә сөйли: — Безнен нәсел Нух пәйгамбәргә үк барып тоташа. Анын Хун дигән төрки баласына Нухнын үзенә үк Хун сүзе яшерелгән. чөнки ул анын беркем дә анык белмәгән яшерен баласы. Төркиләр башы... Бу артык ерактан, артык эчкәртсн сүзләрдән егетнең беразга акылы томаланлы Ул үлеп бара түгелме сон? Каян әле монда Нух, Хуннар жыелды? Ә бу Болгаер исемле Җен ни-нәмәрсә ул? Күктәге болыт, җирдәге гау-таш. инеш-елга гына түгелме? —Ух,—диде ул.—Нух, Нух. ну-ух... Аның канлы иреннәрен ялап, керфек очларын сөртеп, җил исеп куйды Шушы салкынча һава дулкыны аны тагын айнытып җибәрде. Ул күзләрен ачты.. Диңгез өстендә акчарлаклар... Алар әллә нинди кызганыч тавышлар чыгарып аксыл яллы, кара- кучкыллы дулкыннар өстенә томырылып-томырылып алалар. Акчарлаклар монлы итеп чыелдыйлар. Кошларча ясин чыгалармы? Комда җансыз гәүдә булып яткан яшь егетне жәлләп елыйлармы? Татар: «Батырнын үлеме марҗадан»,—ди. Шулай итеп егет тә бер тапкыр да кулын тотып карамаган, үзеннән ун яшькә зур булган бер хатын аркасында ошбу дөньядан китеп барамы0 Бер гаепсез, бер гөнаһсыз килеш. Чү' Янгыр ява түгелме? Нигә анын йөзен пешерә-пешсрә яңгыр тамчылары тама? Янгыр суы салкынчарак була иде бит... Чү-чү!! Кем иелгән анын өстенә0 Кем әле бу, кем? Җенме0 .. Ах! Ольга. Ольга... Син бит бу, син! Син—Ольга... Ольга анын өстенә иелгән дә. слый-слый. нидер пышылдый: —Ви тязь мо-ой!.. не-на-гляд ,-ный! Витязь мой. . Соколеночек моой!.. —Ой'—диде егет кинәт авыртуга сызланып —Тебе больно? —Ль-но... —Ты погодь. я с Хуснушкой скоро приду. Ольга торып басты, диңгез җиле анын алгынсу-аксыл чәчләрен печән кибәнедәй ишеп атгы. озын итәкле күлмәген жилфердәтә-җилфердәгә аяк астына ятты, ком бөртекләре белән уйнагандай итте, аннары шундук каядыр китте. Олакты җил Егетнең бик тә эчәсе килә иде. гүя эченә утлы кургаш тулган, башы тонган Ул башын күтәрергә геләде, әмма балык тутырган чан кебек авыр иде ул баш. Авыр булу өстенә үзе чигәләрдән кысып авырта да —Су-у-у. —диде егет тагын улап-ынгырашып — Нәрсә?—дип сорады китәргә ашыккан Ольга. —Во-ды! Су... — Потерпи, соколеночек, я мигом... Яр буе комнарын шыгырдатып хатын китеп барды, ә егет тешләрен шыгырдатып калды. Менә хәзер генә, менә шушы диңгез буенда ул бу хатыннын үзе өчен бик тә, бик тә кадерле кеше икәненә төшенде. Ә бит... Ә бит әле бер көн элек кенә егет аннан, уттан качкандай, читкә атыла, хәтта Ольганың аны якын итүен дә, оятсыз сырышу санап, күзенә ташланмаска тырыша иде. Әллә сон. тик торганда гына дигәндәй, кыйнап ташлаулары вә әлеге хатын-кызнын иң беренче булып аңа ярдәмгә ташлануы, егетнең күңелен нечкәртеп үк җибәрдеме? Нигәдер ул Ольганы үтенең әнисе, юк!—үги әнисе итеп күрә башлады. Аңа якынлык чаткылары кабыну шуннан башланды бугай, һәрхәлдә, ул чатын-кызның сылулыгына һәм матурлыгына баш ияр дәрәжәгә үсеп җитмәгән иде әле. Хөснимәрдән әйтмешли, гәүдәгә әзмәвер булса да, акыл-аң әзмәверлеге дә кирәк ич! Дөрес, Ждны-Аны, Рухы-Акылы белән ул Ольганың ниндидер эчке бер көчкә, күзләрендә генә чагылып куйган ягымлылыкка, тагы үзе дә андый алмаган, тоемлау аша гына сизенгән нурланыш-балкышка ия булуын да йөрәгенә якын ала башлаган иде инде. Ә болай... Хөснимәрдәнчә әйтсәк, «Иң мөфтиме»: адәмнәрнен юкка гына кеше кадәр кешене кыйнап имгәтүләре нәрсә соң әле ул? Тамагы тук икән, жанвар җанварны да кыерсытмый, үтереш сугышына, бугазлауга керешми ич! Димәк, кешеләр, ошбу дөньяда иң акыллы хайваннар булу өстенә, ин явыз ерткычлар да икән! Әнә аны ничек кенә кыйнамадылар: көймә ишкәге белән бәреп тә, кулларындагы ташкургаш белән сугып та, авыр жегәрле беләк-куллары белән дә.. Ни өчен? Унҗиде яшьлек егет кай яктан гаепле дә—үзенә, кешеләргә каршы ни гөнаһлар кылган?.. Егетнең терелеп килүче аңы, әмма сүнеп баручы жаны соңгы көчәнештә нәкъ шушы уйларга килә алды. Килә дә алмас иде. ул бит шушы минут- мизгелләрдә ничектер үзенең икеләнүенә, дөньяга төптәнрәк каравына да үткен акылы, шул ук вакытта фикергә килүдә салмаграк уйлавы аша житеште. Ә фикер дигәннәре аның өчен беркатлырак иде: —Дөнья майлы ботка түгел!—Кыйналу—ин беренче, сине уйларга салу икән! Хәер... Аның күңелендә үзен кыйнаучыларга үч-нәфрәт тә уянмады. Ул үз гомерендә шулай беренче тапкыр, ерткычларча кыйналды, дөресе: аны үз тәнендә сынап карады. Сынадылар—сындымы?! Егет шушы уйларына күмелеп ята иде, Хөснимәрдән белән Ольганың кызу-кызу гына килүләрен күрде. Алардан бераз артгарак җигүле ат та теркелди иде Арбада—Кырым татары Мәхмүдбәк Кәримов. — Һәй!—дип, кычкырып җибәрде озын торыклы Хөснимәрдән анын өстенә иелеп-ишелеп.—Балыкчы булып кына бара иден, үзеңне каты кыерсытканнар түгелме? И, җыклар! Шушындый асыл егетнеме? Хәер, шулай инде ул: «Татар бәхете ләхетле»,—ди... Ольга егеткә аз гына су эчерде, үзе иркәләп кенә дәште: —Ты здоровый парень, все пройдет. милый! — Менә бит.—дип сүзгә кушылды Хөснимәрдән —Бу Үлгән дигәннәре дә синең өчен чукынып үлеп тора. Әй! Алай дисәң, ул болай да чукындырылган ич инде, муенында—тәресе. Кырым татары Мәхмүдбәк кенә сүзгә катнашмады, әмма ул да егетне жәлләп куйды. —Ай-вай! Әрәм иткәннәр малайны... Озын буйлы, шактый авыр гәүдәне өчәүләп арбага гына салып яталар иде, әллә каян, әллә ничек кенә «Генка—гәүдә тураучы» килеп чыкты. Күрәсен, Хөснимәрданнәрнең артыннан качып килгән. Килүгә үк ул, ин беренче, Ольганың җитен чәчләренә ябышты: —Ах, ты, сука! Шул сүзләрне әйтүгә, шырыйлап кычкырган, күк зәңгәрлеген тутырыптутырып үз күзләренә җыйган хатынын селтәп атты: ’ —Убью, паскуда! Сука!! Гнида!!! Ольгага ярдәм итәргә теләп, яткан урыныннан гора башлаган егет арба тәгәрмәче янына мәтәлеп төште, Хөснимәрдән аны күтәрешкән арада Мәхмүдбәк Кәримов итек кунычыннан пычагын тартып чыгарды. —Зарежу!! Знаешь... зарежу ведь... Алар әртилендә бу Кырым татарыннан барысы да куркалар иде. ул гажәп тә бер жегәрле булуы өстенә. куркусыз, кызган чагында бик тә ярсулы, оста гына сугыша ла белә Хәтта мн ерткыч жанлы «Генка—гәүдә тураучы» ла анын кара төкле галәмәт йодрыгын үз муен тамырында тойды, күпмедер вакыт ияге дә сул якка кыйшаеп йөрде Менә хәзер дә Генка. ач эт кебек, тешләрен усалланып шыкырдатса да. Мәхмүлбәк белән бәйләнешергә уйламады Тешләшсән—өзәр бу татар! Бер юлдан барсалар ла. һәркем үз уенда иле Генка алданрак кузгалды. Ольга аннан берничә алым гына артка калып атлый, ә Хөснимәрдән белән Мәхмүлбәк арба кырыеннан тәпили Арбада—егетнен өнсез гәүдәсе. Вакыт-вакыт Ольга, чәчләрен төзәткәләгән булып, арба ягына күз ташлый, мондый кыска гына мизгелдә анын иреннәренә елмаю куна. Әмма ул да күз ачып йомганчы гына була, чөнки егет кинәт кенә авыр итеп ынгырашып куя. хатын шул чакта бөтен тәне белән дерелдәп-дерелдәп ала Инде Ольга ачык вә тәгаен белә иде: анын тормышында ниндидер зур үзгәреш булырга тиеш Шулай диеп анын колагына фәрештәләрме (бәлки шайтаннар”) пышылдап тора ич. Менә шушы егетне беренче күрүгә үк. ул ана яратып карады, киләчәктә анын тормышында—икесе арасында'—ниндидер бер бәйләнеш булачагын сизенде һәм тойды. Ни рәвешле? Ул үзе дә моңа төшенеп бетми әле. Ольга һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә ихлас хатын иде. Сылу һәм чибәр булу өстенә. әнә шул ихласлык күпләрне ана тарта да инде Хатын егетнен үзеннән шактый яшь икәнен дә белә, әмма дә ләкин... -Мәхәббәттә яшь һәм чәч исәпкә керми*.—ди халык. Берәү алма ярата, кемдер салма Кемгәдер ошаган кыз икенче бер адәми затка жен булып та күренергә мөмкин Арттарак килүче ат авыр сулап бара, ул карт инде, яше узган, тешләре тузган, ә Мәхмүлбәк өчен һаман да аргамак булып тоела. Юкка гына мыни ’! Кырым татары йокысызрак төннәрендә, аты янына чыгып утырып, сөйләшергә ярата Ул ана тәмләп дәшә, аркасыннан, муеныннан, яңакларыннан сөя. әллә ниләр сөйли, башыннан кичкәннәрне бәян кыла, ә ат. үз уена батып, аны тыныч кына тыңлый, бары сирәк-мирәк кенә: «Юк. бу сүзенә ышанмыйм*.— дигәндәй, пошкыргалап ала иде. Кеше акылы бар иде бугай бу атта. Ольганын да шушы ат кебек егеттән үзен сөйдерәсе, рәхәт сүзләр ишетәсе килә, ләкин ул. үзе әйтмешли. «Күп сүзле түгел, ниндидер «молчун» иде шул. Татарлар саф күнелле. алдауны белмәүче, зшкә кагы-нык булсалар да. телгә бераз саранрак. хәтга кырысрак та бугай. Алай дисән. үзләре сүгенә дә белмиләр Казанда туып үссә дә. Ольга бу халыкны белеп тә бетерми бугай, шуна карамастан әлеге милләткә карата шактый гына җылы хисләр дә тота. Тота иде... Ә менә хәзер9 Анын татар егетенә булган хисләре мәхәббәткә әверелеп бара түгелме9 Ул шулай ук гашыйк булды микәнни?! Егет үзе чыннан да яшь иде. матур иде. озын буйлы, мускуллары да ташып тора. Әгәр анын башына ишкәк белән сукмасалар. ул өркеп калмас, барысын да як-якка чөеп кенә атар иде Яшь бит әле. тәҗрибәсе дә җитәрлек түгелдер, сугышырга да өйрәнмәгәндер. Татар авылыннан Азак дишезснә балык зшенә килгән егет тормышны белә генә башлаган, бәлки ул язмышнын җил-давылларына да хәзер бер үзе генә бара да алмас, шуңа карамастан Ольганын ин-ин якты өмете анын белән бәйләнгән, ин нык ышанычы ана терәлгән. Их! Ул бу уйларын ана аңлата алса иде Белмимени—белә бит ул: үжәтләнә-үжәтләнә булса да. кыз, адым артыннан адым атлап, ана якынаячак, ләкин бу чакрым алымнары түгел, ә йөрәк «адымнары- Алар бер жөмлә. бер сүз. бер ымлык белән дә сизелергә мөмкин. Хәтта сүзсез бер күз сирпү белән дә... Кайтып житәргә күп калмаган иде инде, әнә аларнын хәрабә алачыклары Хөснимәрдән. Мәхмүлбәк һәм егет шул куышта яшәп яталар Хөснимәрдән бүген сырхаулап эштән калган иде. Мәхмүлбәк үз аты белән вак-төякләр ташып йөри Егет бәлки диңгез буенда озак ятар иде. әмма «Генка—гәүдә тураучы» Ольгага кайтып керү белән әйткән. —Мы севодне кокнули твоего татарина!—дигән Менә шунда Ольга, беркемгә дә әйтмичә, диңгез ярына йөгергән. Елый-елый һәм лбына-сөртенә . Хөснимәрдан белән Мәхмүдбәк егетне ипләп кенә күтәреп, алачыкка атып кереп, ждйлап кына урынга салдылар. Аны балык шулпасы белән сыйламакчы иделәр дә, егет бары, иреннәрен ялый-ялый. өстәлдәге чәйнеккә ымлап күрсәтте: —Чәй бирегез!—диюе иде. Чәйне ул йотлыга-йотлыга эчте, аннан соң йоклап китте шикелле, тавыш-тынсыз калды. Ул һаман авыр сулый, ыңгыраша иде. Кинәт кенә —Ольга, Ольга!—дип пышылдады. —Татар ләхеттә дә бәхетле!—дип көлде Хөснимәрдән. Казан шәһәрендә бер байнын хуҗалык эшләрен алып баручы Адам Азадович Василевский Поляк восстаниесендә актив катнашкан дворяннар нәселеннән иде. Чыгышлары буенча—татарлар, элеккеге татар морзалары Себердә туган Василевскийлар. сөрген газапларын, бәдәни вә рухани татып, күпмедер вакыттан сон Россия империясенең Казан, Мәскәү, Петербург шәһәрләренә күчеп яши башлаганнар Шушы поляк каннарынын бер тармагы—сибыт— нәселе дигәне Азадовичлар фамилиясен дә йөртә һәм үзләрендә татар каны булу белән бик тә горурланалар,—менә без кемнәр!— дип күкрәк кагып та алалар иде. Бу дөнья—мактау-мактанулар дөньясы бит, ә мактаныр нәрсән юк икән, таянычсыз яшисен икән, кешелеккә синен кирәк булуың, кадерен, горурлыгын кими башлый. Ә монысы кимсетелүгә, хурлыкка өстери «һәр француз король булу өчен туган»,—дигән Ромен Роллан, «Ә һәр татар—хан булырга!»—дип өстибез әле без. Февраль түнтәрелешеннән сон Россиядә хәлләр катлаулана, империя тузган чабата, черек чикмән кебек таралам-таралам гына дип тора башлый. Бай бар эшләрен Василевскийга калдырып, барлык алтын-көмеш, кыйммәтле энже-жәүһәрләрен генә алып, Парижга сыза, турылыклы Адам Азадовичка: — Ил бераз тынычлангач кире кайтырбыз, сез, хөрмәтлем. йорт- хужалыкка күз-колак булыгыз инде, бернәрсәне дә әрәм-шәрәм итмәгез,— дип ана ачкычларын тапшыра. Адам Василевский бик тә тугрылыклы, тәртипле, эш җаен белә торган кешеләрдән булганга күрә, хужа аны үзенчә хөрмәт итә иде, ә менә аксыл- аттын чәчле, житен чәчәге кебек зур зәнгәр күзле кызына—Ольгага, башкаларга сиздерми генә күз аткалый, хәтта картларча бер ярату белән сөя иде. Сизгер Ольга да байнын үзенә битараф булмавын күреп, бер сөенеп, бер көенеп йөрде, чөнки ул беренче бөтендөнья сугышында поручик ирен югалтып, ниндидер бер ялгызлык хәлендә калгач, авыр бер халәттә яшәде. Әнисе дә үлгәнгә күрәме, анын каберен зиярәт итәргә килгәч, ул ашкынып елап жибәрә иде. Сонгы вакытта аларга дунгыз караучы булып күчкән Генка Похмел- киннын да шаян-мут. шактый оятсыз карашларын тоеп, аннан бер җирәнә, йә бер гарьләнә, ә кайвакыт хәтта горурлана да иде Ни генә димә, Генка. дунгыз караучы гына булып эшләсә дә, карап торырга матур егет иде бит. Шул оятсыз күзле булуы гына тайчандыра. Егет кичләрен эчкәли, аның янына бандит кыяфәтле ике-өч иптәше дә килеп йөри иде. Ә бервакытны... Ольга кунып кайту исәбе белән туганнарына киткән иде, иртәгәсен Иртәгәсен байнын йортын күреп хәйран калды. Зур бина ишекләре ярым ачык, бүлмәләрдәге шкафлар тузгытылган, өстәлләр ярым җимерелгән, комодлар актарылган һичшиксез, алтын-көмеш. энже-мәржәннәрне эзләгәннәр. Ольга бу мәхшәрне күреп, тетрәнеп китте, әтисенен каядыр югалуын да аңлый алмый торды, хәтта күңеленә: —Әтием эшеме бу әллә?—дигән хыянәтчел шик-шөбһә дә керде Әтисен ишегалды, якын-тирәләрдән эзләп тә йөрде, тик беркайдан да таба азмады. Давылланып янгыр килә иде... Давыл шул кадәрле көчле булып. Сөембикә манарасын куптарып Казансуга атар кебек тоела иде Флигельдән ерак үсмәгән тупылның озын бер ботагы сынып төште. Давыл ничек кинәт котырган булса, кинәт кенә туктап та калды Инде эре янгыр тамчылары флигельнен калай түбәсен барабан итеп кага башлады. Бу барабан тавышы көчәйгәннән-көчәя барганга. Ольга ике кулы белән колакларын томалады. Менә челтерәп тәрәзә пыяласы коелды. Куркуыннан агарып киткән кыз торды да тәрәзәгә капланды: —Әти кайтканмы әллә? Ник тәрәзә пыяласын шулкадәр каты кагып тора0 Бер дә исереп-азып, шашып-тузып йөргәне юк иде ич. Ул тышка бакты һәм сискәнеп китте: урамга ак мамык түшәгәннәрмени! Тирә-юнь боз белән тулган Әйе шул. давыллы суык яңгырлар гадәттә бозлы була. Бозлы янгырдан әтисе турындагы уйларга күчеп, тагын эченнән генә сыкрап куйды: — Нишләп кайтмый инде? Кайда, кемдә ята?.. Күпме йоклагандыр ул. әмма уянып киткәндә, янгыр туктаган, кургаш болытлар авыр гына ишелеп, көнчыгышка агыла, ә янгыр белән битләрен юган тәрәзәләрдә алмаздай елтыр тамчылар иде Ольга лампаны кабызып җибәрергә теләсә дә. ирендеме шунда, өстенә әтисенең пижамасын салып, аягына итек киеп, ишегалдына "ыкты. нигәдер Алам Азадович шушы минутларда гына кайтып керер кебек тоелды ана. Шулвакыт абзарлар ягыннан ниндидер тавышлар ишетте, ниндидер өмет-ышаныч белән шул якка китте. Дунгыз абзарларына якынлашуга, ул эчтә ирләрнен сөйләшүен ишетте Алар шактый эчкәннәр булса кирәк, телләрендә «мат» шартлап кына тора иде. — Менә шунда. —Ольга тавышыннан таныды Гснка Похмелкин сөйли иде. —Әйе. әйе?!—диде кемдер, анын сөйләү дәртен үстереп. —Әйе, мин шкафны актарам. —Ә ул килеп керә —теге дәртләндерүче анын сүзенә кысыла. — Бүлмә әле сүзне, теленә төкерим'—ди Похмелкин аны бүлеп һәм катлы-катлы итеп сүгенеп җибәрә —Бүлмим, бүлмим — Бүлмәгә картлач килеп керә һәм күзләре акаеп: «Син нишлисен монда ’*—дип сорый «Ананныкын эшлим!»—дим ана. Ул карт дуңгыз минем якага ук килеп ябыша, авызыннан төкерекләрен чәчеп: «Син—бур, син— карак, син -йорт басучы *-ли «Фәләнгәме синен йортың»,—дим «Әле ул синеке дә түгел, ә байныкы*.—дип куям. Ә ул: «Мин сине төрмәгә утыртам»,— Дип котырына Ә мин ачуымнан тотам да шәмдәл белән маңгаена берне бирәм Кул каты бит минем, әйләнеп кенә төште бу... —Шуннан?—дип сорады теге түземсезе. —Менә шунда дуңгызларны өч көн ашатмаганым искә төште. Сез киләсез дә Вакыт калмый. —Шуннан?.. — Шуннан: «Нигә аны жирдә черетергә0»—дип уйлап алдым. Дуңгызларга әйбәт азык бит—кеше ите! Ольга башы томалануын, аякларынын жегәрс китүен тойды. Ничек тә флигельгә барып җитәргә кирәк иде ана. Ул ишекне ачып керүгә киемнәрен, итеген дә салмыйча караватка ауды, ә баш миендә: —Үч! Үч! Үч! Бетерәм кабахәтне, —дигән уй чынлый иде. Генка Похмелкин җинаять урыныннан качарга геләдс. анын уй-халәтсн яхшы бс чән Ольга мескенкәй-ятимәгә әйләнеп, аны үзе белән алуын ялынып сорады Күнелендә бер генә уй булды: — Кая барса да—артыннан калмаска!! Ә «Генка—гәүдә тураучы» кызыйны үзе белән алырга булды, үзе әйтмешли: «Ольга бик тә «апетитлы» күренә иде шул». Анын зәнгәр күзләре белән аксыл-аптын чәчләре генә дә ни тора! Ә буй-сыны, акыл-фигыле. Дөрес, ул аның күз карашына нәрсәләр яшеренгәнен белми иде. Хатын- кызның мәхәббәтеннән нәфрәтенә кадәр бары бер адым, ярсулы йөрәк авазы һәм ул мәхәббәттән нәфрәткә күчә, аннан сон мәкергә әйләнә, ә үз эчендә нәфрәт һәм мәкер йөрткән хатын-кыз гади кеше генә түгел инде Генка Похмелкин башта аны үзе белән Вятские Поляны. Малмыж якларына өстерәде, ә Ольга үз сүзендә нык торды: —Мәскәүдә минем туганнарым бар,—диде. Похмелкинга да Мәскәүдә яшеренү күпкә кулайрак иде. Барлык юллар Римгә илтә дисәләр дә, барлык җинаятьчеләрнең аяклары нигәдер Мәскәүгә тарта икән. Ольга монысын да шактый ук анлап эш итте, үзенең максатына ирешү өчен ана Казан артындагы караңгы төбәкләр түгел, ә чакрымнарга сузылган Мәскәү урамнары, төрле тар тыкрыклары яисә шәһәрдән читтәге урманлык, сазлыклар кирәк иде. Азадовичлардан берничә туганы да биредә яши, димәк, «Генка—гәүдә тураучы»ны каптыру өчен аларнын кирәк булуы бик мөмкин. «Чаян чагарга тиеш!»—дигән хөкем карарын ул теге кара төнне абзарлар ишеге төбендә чыгарган иде: —Кара төндәге кара хөкем—Кара бәндәгә!—диде ул. «Генка—гәүдә тураучы» да пошмаска әйләнеп йоклап йөрмәде, төннен теләсә кайсы вакытында уятып аякка бастыручы саклану хисе, яшәү теләге, кайдандыр күңел төбеннән калыккан инстинкт-интуипия бертуктаусыз аны кисәтеп тора иде: —Ольга юкка гына үзе теләп сиңа ияреп китмәде. Монда нидер бар, нидер... Шуңамы һәр йөрәк тибеше астында бер аваз янгырап торды: —Сак бул, егет, сак бул! Әйе, әйе! Юкка түгел бу—сак бул Мәскәүгә килеп, Ольга ниндидер туганнары турында сүз кузгаткач, Похмелкиндагы сак булу хисе икеләтә артты, ул монда калмаячагын ачыктан- ачык әйтте. Ул Каспий буена яисә Бакуга олагасын әйтүгә, бер чарасыз казган кыз. арбанын бишенче тәгәрмәче булып, тагы ана иярде Дөньяда ни өчен җинаять кими генә түгел, ә арта бара? Чөнки җинаятьчеләр хөкем карарыннан кача, үз явызлыклары өчен җавап бирәсе булырын, җәза аласын уйламый. Бу—элек тә һәм хәзер дә— патшатардан башлап көтүчеләргә кадәр шулай булган һәм булачак та!—дип санаучылар бар, бүген дә азар бихисап. Әнә Похмелкинның әтисе дуңгыз көтүчесе иде. Генка үзе дә Казандагы бер байның дунгыз караучысы булган Әтисен көтүдәге ана дуңгызны урлап сатканы өчен үз авылдашлары кыйнап үтергәннәр, ә улы үзе кеше үтерде һәм мәетне дуңгызларга ашатгы. Атасы да, үзе дә аракы яратты, хәрам кергән малны ошатты. Хәрам кайда да хәрам, үтерү һәрвакытта да үтерү инде ул. Князь Юсуповлар патша сараена оялаган Распутинны үтерәләрме, әллә Похмелкин Алам Азадович Василевскийнын башына җитәме—бер явызлык икенчесен тудыра, бер хыянәт яна хыянәткә сәбәп була. Әнә бит Адам Азадовичнын бердәнбер кызы Ольга Генканын сөяркәсе булып ияреп йөри. Бары бер максат белән: —Үчкә—үч! Үтерүчегә—үлем! Ул бу ниятенә үзе дә үкенә шикелле, ә нишләмәк кирәк: данлыклы татар-поляк нәселендә башка үч алырдай ир заты калмады шул. Бик кызганыч, әлбәттә... Ольга озын гына гәүдәле, нык бәдәнле, таза гына хатын булса да, Похмелкинны үтерә алуына шикләнеп карый башлаган иде инде, чөнки тегенәрдә ерткыч сиземе бар. Генка берничә тапкыр анын төенчегендә! е әйберләрен дә тикшереп чыкты, әмма ләкин хәнҗәрдер-револьвердыр кебек нәрсәләр таба алмагач, бераз тынычлана төште. Ә Бакуда Ольга ире бүләк иткән алтын муенсага агу да сатып алган иде. Генка ул салып биргән аракы касәсен читкә тибәрде: —Үзен эч!—диде. Ольга: —Син эчмәгәч, мин дә эчмим,—дип касәне гүгеп кенә котылды 2. .к. у. Ольга башын юләргә саллы: катде. мактанып аллы, аглә ниләр сәйләнле, чытлыкланды, үзен жилбәзәк итеп тотарга теләде Хатында шикләнерлек нәрсә күрмәгәч. Генка үзен тынычрак тота башлады Бакудан сон азар бераз гына чеченнар ягында яшәп аздылар Ольга бу хадыкнын бик горур һәм сугышчан икәнен укып та. ишетеп тә белә иде Әнә бит. Имам Шамил житәкчелегенлә(с тау халыклары ярты гасыр буена Россияне үз җирләренә кертмәгәннәр. Менә шунда ул бер таза гына гәүдәле, озын буйлы, куе кап-кара сакаллы чечен ир-затын очратты һәм ана үз серен ачты Әгәр матур чечен Генканы кыядан төртеп төшерсә яисә суеп ташласа, үзенен бу чеченга хатын гына түгел, ә кирәк икән—колы булачагын да белгертте Мона чечен болай дип жавап бирде: —Син. Ольга, кяфер, шуна мин сина өйләнә алмыйм, шәригать кушмый Ә үч алуга килгәндә, бездә кыз туганыйны кимсеткән, алдаган яисә көчләгән, ир туганыйны үтергән кешеләрдән генә үч алу гадәте бар Бу—безнең өчен изге йола, ата-бабалардан калган канун Ә болай чит кеше өчен генә без чәнжәрләшмибез Кагылып-сугылып йөрн-йөри. Ольга белән Генка Похмелкиннын ашарлык, гамак туйдырырлык рәтләре дә кашады, кесәләрендә жилләр исә иде Хатыннын әнисеннән калган алтын йөзекләре, беләзекләре, муенсалары, әле тотылып-сатылып бетмәгән, алар Ольганың серле бер урынында гына сакланалар иде. Әле бит. максатка ирешкәч, туган якка кайтасы ла бар Менә шунда ул, Азак дингезе якларында матур кыяфәтле, озын буйлы егетне күрде Егет оясында хәрәкәтсез яткан карт этне сөеп-иркәләп тора иде. Бу күренеш Ольганы тетрәндерде, чөнки этнен үләчәге калайланган күзләренә үк язылган, ана инде беркем дә борылып карамый, ә егет аны. бәлки, сонгы тапкыр иркәлидер. Хатын-кыз бер янып-мавыгып китсәме'’ Ул инде монда—давыл, туктамый исәр жил, мәнге агар елга Ольга балыкчы егетне очрагуга ук омтылыш-теләгенен, уй-максатынын ана ашкынганын күрде һәм аны үзенен ханы-саклаучысы. хәгта мәхәббәт солтаны дип агалы Хәзер аны эч пошулы чарасызлык борчымый, әти-әнисс төнге төшләренә еш керми, ул инде Генка янында яшәүне үзенә артык кирәкле эш итеп санамады, аннан читләшепме-читләште. тутырып га карамады. Похмелкин исә көнләшүеннән котырыр ләрәжәгә җитте Ольга үзе бер карт балыкчымын ярым саңгырау, ярым сукыр карчыгы белән бер алачыкта тора, ә карчык инде теге дөньядан монысына сәлам җибәреп кенә ята, әбинен теле лә көрмәклән!ән, сакаулыгы да сизелә, әмма үзе кин күнелле. Ольгага -Кызым!»—дип кенә дәшә. Ул үзе болгар карчыгы икән, ничектер бу якка килеп төпләнеп калганнар да яши биргәннәр Карт көнендә карар балалары да булмагач, әби булган кадәр тормышына күнеккән, язмышка зарланмый, һичбервакыт зарланып-сукранып йөрми, яшь хатыннын барлык сүзләрен ишетмәсә дә. берәр сүзенә төшенеп алса, иреннәрен мелт- мелт итеп, тешсез авызын рәхәтләнеп ачып, кст-кет итеп көлә бирә Олыанын үзенә өйдәш булып керүенә ифрат та сөенә, чөнки милли чыгышы белән поляк кызы булгач, ана ихтирам-хөрмәте тагын да артты, бик кәефле чагында ана «милая полячка* дип кенә жибәрә. Ә Ольга Василевская үзенен ерак гамырлары бик тирәндә ятуын, әллә кайчангы Польша татарларына барып тоташуын әйткәч, әби шаккатты һәм үзе дә борынгы болгарларның төрки телдә сөйләшүен. Каспий-Азак дингез буйларындагы далалардан хан Аспарух җитәкчелегендә Дунай буена күчүләрен бабасы сүзләре белән сөйләп бирде Шулай итеп Серафима әби белән «гүзәл паночка» әниле-кызлы кебегрәк яшәделәр Аларнын уртак серләре дә бар булып чыкты биг әле! Беркөнне Ольга бүрек белән дә томалап куярлык тәрәзәдән карап юра иде. озын гәүдәсе белән сузылып, балыкчы гатар егете узып китте Иске капчыгына нидер салган... Ул шундук төшенде: —Теге карт эт үлгән икән Аның күз төпләренә дым типте, озын куе керфекләре чыланды. Әтисе үлгәннән сон бер дә елаганы юк иде. бары теге кара болытлы, бозлы яңгырлы төнне генә туйганчы, һуштан язганчы, шашып-шашып елады ул. Бер үкереп елау да—гомерлек! Бераздан яшь егет карт этне җирләп тә кайтты, буш капчыгы, кулындагы кечкенә көрәге шул турыда сөйли иде. Авыру эткә булган миһербан-шәфкате белән ул кабат яшь хатынны тәмам тетрәндерде. Әле ярым сукыр Серафима карчык та егетне таныган икән: —И. шәфкать иясе! Синен кебекләр җирдә яшәгәндә, этне дә кадер- хөрмәт илә күмеп, ахыр юлына озатып йөргәч, мине дә кемдер җирләр әле, Аллаһыма—мактау!—диде. Ә Ольга әбидән татар егете турында сорашты да сорашты: —Кем ул? Кай яклардан монда килеп чыккан? Нәсел-нәсәбәтеннән кем бар яисә булган? Карчык анын егет турында сорашуы вә әлеге яшь татар хакында күбрәк белешүе юкка гына түгел икәненә тиз төшенде. Тик менә колаклары гына ишетеп җиткерми Ә болай... Ул җавап бирә дә эчтән генә уйлана: —Бик әйбәт егет ул. мина булышырга да атлыгып кына тора, чәйлек суымны да ул китереп бирә. . —Эх. узды жәш чаклар, шәп чаклар. Минем Теодорым да заманында шушындый озын буйлы, матур кыяфәтле иде бит, ә?! Кайда ул хәзер, кай дөньяларда? Рухы тыныч микән аның, ә?! Серафима әби «Ольга—прекрасная паночка» белән сөйләшкәләп утырганда, әнә шулай бүгенге белән үткәннәрдә гел адашып йөри. Юк, бу акыл кимүе түгел, аны да томаланмаган иде аның, карчык «тиз генә үтеп киткән гомере»нә сызлана, өзелеп-өзелеп яшьлеген сагына, бу олуг җанлы рухи кешеләргә генә хас бер хәл-халәт, тирән кичереш булып, сиксән яшолек болгар хатынының җанына рәхәтлек-иплелек алып килүче изге бер нур-җеп ролен үтәүче хатирәләр иде. Үткәнеңне, бигрәк тә яшьлегенне сагынып та искә ала алмасан. бу дөньяда яшәп торырга ярыймы икән сон? Бөтен гомерендәге көенеченең сызланулы чүп-чарлары, үкенечләренең пәрәвез җәтмәсе астында калганын күргән-белгән, сизгән-тойган кеше бик тә. бик тә бәхетсез бер бәндәдер ул. Ә менә Серафима әби картлыгында, берүзе генә ялгыз катуга да карамастан, үзен бик бәхетле тоя кебек. Тоймаска ди, алар ире Теодор белән бик бәхетле яшәгәннәр: эшләгән-ашаган, хезмәт иткәннәр—ял итә дә белгәннәр, туйганчы бер-берсен сөешкәннәр, тик гөнаһ шомлыгы. Күктән ни җәза булгандыр—аларнын барлык балатары да яшьтән үк диярлек бер-бер артлы үлеп барган Татар егетенең дә бар апалары- абыйлары үлеп беткәннәр икән, бары ул гына баһадир булып җирдә калган. Аллаһы. күрәсен, төпчекне үз янына алырга тартынгандыр Ә бер сөйләшеп, чәйләп утырганда сиксән яшьлек әби бөтенләй чишелде: —Беләсенме, кадерле паночкам, мин бит ана гашыйк! Ольга, чынмы бу дигәндәй, үз колакларына үзе ышанмыйча, көлеп үк җибәрде, ә чәйдәше үзе дә. әйе. үзе дә кет-кет көлеп, аны көлүдән тыйды: —Ә син. гүзәл паночка. көлмә яме. көлмә, ә?! Бу егет бит минем Теодорыма бик тә охшаган! Әнә шуна яратам да мин аны! Серафима әбинен «яратам», «ошатам» дип утырулары, бер караганда, көлке тоелса да, икенче яктан егетне Ольга каршында биниһая күтәрде һәм—монысы үзе бер көлкедер!—хатын күңеленә көнләшү орлыклары да салды. Катлаулы холыклы, бер халәттән икенчесенә тиз күчә торган каршылыклы табигатьле буларак. Ольга карчыкка күз кырые белән карап: —Вәт, җен карчык! Үзенен оныгы булырлык егетне «яратам-ошатам» дип тора бит, ә?!— дия-дия, эченнән бер усал сүз дә ычкындырды һәрхәлдә, сүгенеп үк түгел, ул яхшы тәрбия алган, укымышы да булган кыз шул. Бу кинәт кәефе бозылуы аның мизгеллек кенә «ычкынып алуы» иде. шуна күрә икенче минутта ул әбекәйгә әле сокланып, әле яратып карый иде инде. Ни генә димә, вакыт-вакыт ярсучан характерга йөгән кигезергә, авызлыклап ук куярга кирәк. Инде менә егет белән ничә тапкыр очрашырга теләсә дә, тстесенен аннан качып йөрүе, хатынны чыгырдан чыгарды: —О-о-о! Кире тагар.—диде ул анын турында.—Муеныңа асылынырга йөрмим ич... Шулай да алар бер-ике тапкыр очрашып сөйләшеп тә алдылар. Егет чыннан да итагатьле, үтенә күрә тәрбияле, кешегә хөрмәт белән карый белә икән. Хактыр: —Сине мактасыннар дисән—башкаларны да макта, сине яратсыннар дисән—башкаларны ярат! Әмма егет Ольганын Генка Похмелкин белән арасына керергә һич тә ризалык бирмәде: —Сез ир һәм хатын бугай, үз җаегызны үзегез карагыз,— дип кисте дә куйды. Ин аламасы: шул атеге сөйләшүләрне дә. өзек-өзек кенә булса да, Генка да качып-посып кына тыңлаган икән. Шуннан сон ул егеткә кан дошманы итеп карый башлады. —Бер генә юл—бу манкадан. яшь калай әтәчтән котылырга кирәк! Азак дингезендә балык сөзәләр иде... Иртәнге көн якты йөзе белән ягымлы елмаеп башланса да, төшкә габа кара-кучкыл болытлар зәнгәр күккә ябырылып. Илаһи Чатырның фирүзәлеген комсызланып ашап бетерделәр, гүя кургаш та кургаш. Күк йөзе дә кургаш Әллә каян давылланып, албасты җил чыкты, диңгез өстен ә аксыл яллы тау- тау дулкыннар калыкты Алар, көймәгезне аударам да батырам дигәндәй, ишелеп кенә тордылар Үз ягындагы Нократ елгасы дулкыннарыннан башка су-диңгезнен ни икәнен дә күрмәгән егет каушап кашы. — Ничек тә ярга чыгарга! —Алты дилбегә буе җылымны да судан тартып алырга кирәк! Менә шушы бурычлар барысының да акылын томалады... Ишегез кызурак, батып үләсегез килмидер бил?!—диде әртил башлыгы, бераз аңгыраеп калган ирләргә кычкырып. Җылымны сөйрәп бару ишкәкчеләр өчен ифрат авыр иде. гүя каек бер карыш бара да. дулкыннар кире чигенгәндә, яңадан ике карыш диңгезгә кире шуыша. Җылымның бер башын җибәрегез!—дип фәрман бирде әртил башлыгы Фома. —Җибәр, татарчонок!—дип акырды Генка Похмелкин татар егетенә. Егет тоткан җылым башы диңгезгә таба суырылып кереп киткәнен күргән Генка әллә куркудан, әллә үзенә бик авыр килүдән, башкаларга сиздерми генә үз җылымының бауларын дә ычкындырып җибәрде Моны Фома да күрми калды. Каек ярга килеп төртелүгә, Фома тагы фәрман бирде: —Ә хәзер җылымны тартып алыгыз! Җылым баулары Генка җилкәсендә дә. егетнекендә дә юк иде. -Ничек? Ничек аны икегез дә җибәрдегез?—диде Фома үкереп.- Хужа штраф гүләтәчәк бит —Ул кушты,—диде татар егете. Похмелкинга төртеп күрсәтеп. —Ах. татарва!—дип. Генка шул мизгелдә ана ишкәк белән орды. Икенче бүлек Мөхәммәт Г енка Похмелкин егетне кыйнаган көннен төнендә үк юкка чыкты. Башы-аягы белән югалды ул. Кояш күргән иде. ай аллы бугай. Икенче көнне батык промыселе кантурыиа барып килгән Мәхмүдбәк Кәримов. арбасына салыпмы дигәндәй, начар хәбәр дә алып кайтты: —Хужа котырына... Җылым бәясен әртил үз кесәсеннән чыгарып түләсен!—диде. —Җыелышып түләрбез,—диде Хөснимәрдән ана. - Адай бик чак булыр иде. юк шул! Әртилнекеләр аны Мөхәммәткә сылтыйлар Җылымны ул ычкындырган, гүләвен дә ул түләсен диләр. Ай-вай! —Ә әртил башы Фома ни ди сон? Ул бит бик гадел кешегә охшаган. Мәхмүдбәк кулын гына селкеде: —Әй! Эчерткәннәр аны бүген Ә ул исерсә, хайванга әйләнә, үз-үзен тота алмый башлый... Алар сөйләшүгә уянып киткән Мөхәммәт үзенен бер ком бөртегенә әверелеп баруын сизде. — Эт урынына кыйнап ташлаулары җитмәгән, инде җылым бәясен дә миннән күтәртәләрме'1 Әйтерсең, миндә кесә тулы акча! Әле монда ачка үлмәвенә сөенеп яшисең. Их, Хөснимәрдән абый, ник алып килдек син мине Азак диңгезенә, дөнья читенә? Тасма телләрең белән әниемне юмаладын- юмаладын да тәки ризалаштырдын ич. Ул бит инде картаеп бара, ялгызлык та изә аны. Әтием Әхтәм җенлерәк иде Алабуга сәүдәгәре Стахеев Шөн елгасына салдырган ике су тегермәненең берсендә ятты. Әти шунда бозыла барды, хәмер эчәргә дә өйрәнде, өйгә кайтмый, тегермәндә генә йокларга да каза башлады. Ярын әле «җилпуч оны» апкайткалап тора иде, юкса нәрсә ашап яшәр идек... Мөхәммәт авыр итеп көрсенде, урыныннан торды, хуҗа янына үзем барын киләм дигән ният белән сәкедән төшәргә азапланды. Мәхмүдбәк белән Хөснимәрдән күрми торазар иде. шуна күрә, егет гөрселдәп җир идәнгә барып төште. Ишкәк белән орылган баш-муеннын коточкыч авыртуына ыңгырашып, анын җуйды. Ике азачыкташы егетнен озын-авыр гәүдәсен җайлап кына күтәреп азып, кабат урынга салдылар. Шулвакыт такта ишек ачылып китте, яктылык балкышында гүзәл принцессадай Ольга басып тора иде. Кулында—кызыл балчыктан ясалып, эче матур итеп, ялтыравыклы итеп эшләнгән савыт. Май чүлмәге тышыннан билгеле дисәләр дә, әлеге савытның тыш ягь1_ бик гади иде шул. —Йоклыймы безнен витязь?—дип. гади генә сорады «пан кызы». —Ай-вай! Әле генә егылып төште,—диде туры сүзле Кырым татары. —Юк-юк. сыймый ул бу кечкенә сәкегә Мин үзем дә озын буйлы кеше. Әмма монын янында .. Көчек кенә мин,—дип, Мәхмүдбәкнен сүзен бераз йомшартып җибәрде Хөснимәрдән. Аннан сон йөзенә һәрвакыттагыча күзтмедер дәрәҗәдә хәйләкәррәк елмаю элде. Анын елмаюы матур да, ничектер җылы да. шул ук вакытта шактый ук астыртын да... —Менә мин. .—Ничектер тотлыгып калды Адам кызы. —Әйе. син! Син инде, син!—дип, Ольганың сүзенә ут төртеп җибәрде Хөснимәрдән. Мәхмүдбәк тагын гадәтенчә: -Ай-вай!—дип кенә куйды. —Ана...—диде чибәркәй. —Кемгә?—дип, аның сүзен кискән булды Хөснимәрдән. —Исемен белмим,—диде поляк гүзәле. Хөснимәрдән белән Мәхмүдбәк көлеп куйдылар Мәхмүдбәк Хөснимәрдәннен җиненнән тартты «Чыгыйк, янәсе.. Комачауламыйк». —Ә сез анын үзеннән сорагыз...—дип, бик тә йомшак, ягымлы итеп әйтте Хөснимәрдән, кинәт кенә «син»нән «Сез»гә күчеп. Аннары елмаеп баш иделәр дә: «Гафу, эшебез бар»,—дип, чыгып киттеләр. Ольга алачыкта әллә нинди унайсыз хәлдә берүзе калды. Нишләргә инде? Бер яктан, инде ярата башлагандай тоелган бу татар егете алдында баш иеп, тезләнәсе дә килми—үзе тезләнсен!—икенче караганда, анын бу ярлы алачыктан да чытып китәсе килми иде. Әле бит... Әйе! Әле бит махсус шушы егет өчен генә пешерелгән итле аш та анын кулында. Бу аш та яратуга, бер-беренә тартылуга, уртак учакта януга бер өмет-ышаныч булып тора шикелле. Егеткә нинди сүзләр әйтергә'’ Ольга савытын өч тактадан вә дүрт аяк-тәпәчтән эшләнгән өстәл кебек нәрсәгә куйды. Өстәл Азак дингезе дулкынланган чакта ярга төкереп аткан такта, агач кисәкләреннән генә әвәләнгән иде. Сәкесе дә шул, авыш- түеш урындыклары да. Ольганын күңелен кинәт кенә бер кызгану хисе, бәгырьләргә үтәрлек әрнү оеткысы басып алды: — Шушындый әзмәвер егет нишләп шушы алачыкта яшәргә тиеш ди әле'’ Деньянын күңелсез вә шыксыз адәмнәре колонналы, алтын белән Иөгертслгән ишек тоткалары, бәллүр вазалар, хәтфәле урыннар, паркет идәннәр, мәрмәр баскычлар, түшәмендә мен утлы шәмнәр, йөзләгән бүлмәләр, югары токымлы этләр һәм атлар, саны билгесез хезмәтчеләр, генералга охшаган швейцарлар, асраулар, ишек алдындагы бассейн һәм фонтаннар, аларнын гаепле эшләренә күз йомучы судьялар, һәр начар гамәлләрен үтәргә әзер торучы сатлык чиновниклар вә тән сакчылары, сөяркәләр һәм башка бик-бик-бик күп бәндә вә бәндәчекләре белән, мыек астыннан гына елмаеп, фәрман кылып яшәгәндә, бу асыл егет шушы алачыкта ятсын инде! —Йә. Алла, нинди ис сон монда? Хәтеренә сукты: балык исе! Иртән—балык, төш—балык, кич—балык... Һәм анлады: менә ни өчен ул бу баһадир егеткә, үзенен кыйммәтле бер әйберен сатып. Серафима карчыкта аш пешерде, әбигә өлеш бүлеп, калганын шушы ярлы алачыкка күтәреп килде Егет кыйналган, аны кыйнаганнар—менә шуна аны ныгытырга-ашатырга кирәк! Шулчак әллә ничек кенә Ольга үзенең өс-башына күз төшерде: юылган, чиста, матур, күркәм. Кесәсеннән түгәрәк көзге чыгарып төс-кыяфәтен карады: — Чәчләр—шәп! Күзләр—матур! Иреннәр—үбешүне генә көтеп тора.. Ә болай... Ул үзенен чибәрлеген ундүрт яшеннән аңлый башлаган иде инде Юкка гына ана теге аристократ поручик күз атмады ич. Ә бит. дөресен генә әйткәндә, поручикны яратмады ул Гомумән, шушы яшенә җитеп, Ольга мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен дә белмәде Поручик белән яшәп алган кыска гына вакытта да ир хатыны булу дигәнне ул бик авыр бер вазифа итеп кенә кабул итте Әйгик. төнлә анын изелеп йоклыйсы килә, ә шул вакытта... Ул егет яткан сәкегә күз атты —Йоклый Йокласын' Ольга ни сәбәптәндер йокыны изге бер нәрсә итеп саный иде Гомумән, хатын-кызлар ирләрдән күбрәк йоклаганга күрә, аларнын гомерләре дә озынрак була бугай. Ул инде чыгып китәргә дә уйлаган иде, егет йокысыннан уянды. —Оль...га..—диде хәлсез тавыш белән. Хагын тетрәнеп китте: —Мин... син... си-на... —Рәхмәт!—диде егет. —Синен исемен ничек?—диде Олыа, анын җилкәсенә сак кына кагылып. —Мөхәм мәг —О!—диде хатын —Син бит пәйгамбәрегез исемен алгансын икән Маго- мед! Егет әллә ничек сәер генә елмайды: —Исем-не ал . мыйлар Аны ата-ана ризалыгы белән мулла куша —Мулла?—диде Ольга сәерсенеп. —Әйе. мулла! Ул яна туган сабыйга исем дә куша, вафат булганнарга ясин чыгып, бакый дөньяга да озата. Ул балаларга белем дә бирә, авыл тарихын да яза. кешеләр арасында килеп чыккан ызгыш-талашларны да көйли.. Мөхәммәт беренче мәртәбә ана текәлеп, сынаучан караш белән карап атлы яшь. чибәр, күзләрендә әллә нинди рәхәт җылылык Шәп кызый бу! Шөп-шәп-шәп... —Ул муллагыз тагын нишли?—диде Ольга ярым шаяртып —Яшьләр өйләнсә, никах укый. Хатыннын тәне буйлап әллә нинди утлы нечкә хәнжәр үттемени —О'—диде ул дәрт белән —Ә тагын нишли? — Мәчеттә намаз укый, ашка йөри —Аш’—Ольга җитез генә борылып өстәл өстендәге савытны алды — Аша! Сина ныгырга кирәк. -Хатын-кыз—дөньяның тоткасы,—дип, ураудан сүз башлады Хөснимәрдан . Ул шундый инде: фәлсәфәгә керешсә, туры юлдан гына бармый, әллә кайдагы чит-ят сукмакларга сугылып йөри Мөхәммәт жинелчә генә көлемсерәп куйды. —Ә син көлмә!—диде ана яны белән утырган авылдашы. Мөхәммәт шаккатты Хөснимәрдән бит анын елмаюын күрмәгән дә иде. Хөснимәрдән сүзен дәвам итте: —Син, егет, монда килеп бер өй салырлык акча эшли алмадын инде. Тик шулай да Юклыкнын да бер барлыгы бар. барлыкның да юклыгы булган кебек . һәм шуннан сон Хөснимәрдән, сүз агымына кереп, өч тапкыр утырып чәй эчәрлек, ике тапкыр аш чөмерерлек вакыт арасында әллә ниләр сөйләп ташлады « Юклыкның да бер барлыгы бар. барлыкның да юклыгы булган кебек» дигән сүзләре Мөхәммәтнең каек ишкәге белән орылган башына кереп тә тормады, ачык тәрәзәдән күккә ага бирде. Югыйсә, авылдашы татарча сөйли иде Ә болай. сүзләре аңлашылса да, мәгънәсе—юк!— аналашылмый. —Юләр—сөйләр, акыллы—тынлар,—диде Хөснимәрдән. Мөхәммәт, кыйналудан сон ничә көннәр узгач, беренче мәртәбә кычкырып көлеп җибәрде Бу көлү ана авыр бирелә иде әле: нәрсәдер күкрәген кысып ала, муен тамырлары шартлардай булып киерелә, колагы шаулый һәм томалана. Егетнен көлеп җибәрүе Хөснимәрдәнне бер яктан сөендереп куйса, икенчедән— фәлсәфәсенә яна канатлар бирде. —Мәгънәнең мәгънәсезлеге нәрсәдә?—диде ул, үз-үзенә сорау биргәндәй, мангаен бик нык жыерып.—Әйтәм: мәгънәнең мәгънәсезлеге— яшәүнең үлем белән тәмамлануында. Икеләтә мәгънәсезлек—мәгънәсез яшәүдә, мәгънәсез үлемдә —Сүзтәрен—алтын!— диде егет анын белән килешеп, чөнки кыйналган көнне ул да мәгънәсез үлем турында уйланган иде. —Ин мөфтиме,—диде авылдашы,—ул «мөһим» сүзен һәрвакыт «мөфтим» дип әйтә иде «Ник алай әйтәсең?»—дип сорасалар, «Мөфтимдә мөфти бар» дип кенә авызларын ябып куя иде. —Ин мөфтиме... Шулвакыт Мәхмүдбәк кайтып керде. —Ин мөһиме,—диде ул, елмая-көлә,—штрафны вакытында түләү. Штраф штраф инде ул... Авылдашлар аптырый төшеп, ана борылып карадылар. Хөснимәрдән, нидер сизенеп, тиз генә чыгып йөгерде. —Нинди штрафны7—дип сорады егет —Җылымны диңгезгә җибәргән өчен салынган штрафны. Ай-вай! —Аны син түләдеңмени? —Мин!—диде Кырым татары горур гына. Шулвакыт алачыкка атылып Хөснимәрдән килеп керде —Атын кайда?—дип сорады ул Мәхмүдбәктән. —Аттым... —Ничек аттың? —Аттым—бирдем инде .. —Кемгә?—дип сорады Мөхәммәт тә сүзгә кушылып. —Хужага—диде Мәхмүдбәк карачутыр йөзе белән елтырап —Ни өчен 7—дип гаҗәпләнде Хөснимәрдән. Мөхәммәт тә ана кушылды. —Штраф түләр өчен' Алар сине авыру дип белмиләр. Өчесе дә беравыкка тынып калды: авылдашлар гаҗәпсенүдән. Кырым татары күп сорауларга күп җаваплар биреп арудан Гомумән, ул күп сөйләшкәнне яратмый, эш түгел, күп сүз ардыра иде аны. Юккамы «күп сүз—чүп сүз» дигәннәр. Хөснимәрдән үз алдына гына сөйләнә башлады: — Бүген төш күрдем мин. Шунда Коръәннең бер сүрәсе нурланды: «Алар килерләр дә китәрләр. . Алар белән бозылышмагыз, ләкин якынлашмагыз да Бигрәк тә туганлашмагыз... Алар—икенче дөньядан. Аллалары да бөтенләй башка. * Хөснимәрдан беркавымга тынып калды, аннан тагын сөйләп китте: — Нинди сүрә бу? Нинди могжиза, нинди тылсым? Сорау гына бар. сораулар гына. Җавап юк. бер жавап та... .Авылдашының әллә нинди фәлсәфи уйлар диңгезендә йөзүе егетнең ачуын китерде: —Дингездә яланаяк җәяүләп йөрмә әле. Хөснимәрдән абый! Тегесе бу сүзләрдән сискәнеп китте. Мөхәммәт тә үз авызыннан ычкынган сүзләренә хәйран калды: «Кайдан килде бу фикер ана? Ә. әйе шул! Ул да бит бүген төктә төш күрде: имеш. .Азак диңгезендә яланаяк җәяү йөреп, теге җылымны эзли икән. Шуны табып тартып чыгарса—җәтмә эчендә бүрәнә-бүрәнә балыклар! Әнкәсе Төшендә балык тотсаң, акча керер»,—ди торган иле Менә ул төшендә бүрәнә-бүрәнә балыклар тотты; уянып китсә, кесәсендә бер тиен акча да юк. анда җилләр генә исә. —Нәрсә дидең әле? —Диңгездә яланаяк җәяүләп йөрмә әле дидем. Бүрәнә-бүрәнә балык тотсан да. акча кермәс' — Шәп әйттен! Моны язып куярга кирәк... Хөснимәрдән куен кесәсеннән тышы таушалып беткән дәфтәр белән карандаш чыгарды да карандашнын очын төкерекләп бер генә сүз язып куйды «ИНАБӘТ» Кырым татары Мәхмүдбәк Казан татарлары Хөснимәрдән белән Мөхәммәтнең үзен онытуларына үпкәләпме, әллә туган ягын, анда калган гүзәлен сагыныпмы, бер бик озын көйне борын астыннан гына шыншый башлады: И туган як! Нинди гүзәл як-ягың! Анда күптән мине көтә аппагым... Тышта вак кына серкәләнеп яңгыр ява иде. Күк йөзен ямьсез болытлар баскан Кәефсез, нурсыз, шөкәтсез әллә нинди көн бүген Алачыкта өч җан елый: И туган як! Нинди гүзәл як-ягын! Анда күптән мине көтә аппагым... Тәрәзәдән кергән усал-салкын үтәли жил ишекне каерып ачты: «Чыгып китегез моннан!»—диме. . Ә яңгыр ява бирә. Эчпошыргыч. елак, мәгънәсез, ангыра янгыр... И туган як!.. Шушы гаҗәеп сагынычлы, үтергеч сагышлы, сулыгып еларлык моңсулы сүзләр Хөснимәрдәнне тагын фәлсәфәгә алып кереп китте: —Урманыңны сагынасын килсә—далага бар. далаңны сагынасын килсә— чүлгә кит.—диде ул. Шунда Мөхәммәтнең йөрәген нәрсәдер өзеп-өзеп чеметтереп алды. Күз алдына әнкәсе килде. Карт әнкәсе Нишләп ята икән ул анда тавык кетәге кадәрле генә йортында? И кадерле әнкәсе! Синен төпчек улын бит синнән качып китмәде, ә унҗиде яшенә җиткәч, тавык кетәклеге кадәрле өйләреннән хурланып. Азак диңгезенә акча эшләргә дип китте, кардәше Хөснимәрдәнгә ияреп Ияргәнгә кем-нәрсә иярер соң?! Хөснимәрдәнгә ни аңа! Ул—сукбай. Ул—сәях, гомерлек сәях. Ул— буйдак, кырыкка җитеп тә өйләнмәгән. Ул—фәйләсуф... Ә менә Мөхәммәт белем мәгарәсендә Әбүгалисинә белән Әбелхарис кебек озак еллар ята алмады, башта үз авылы мәдрәсәсендә гыйлем җыйды да ике-өч ел Мәчкәрәдә укыды. Әнә анын Җиләннәр ягыннан туганы һәм яшьтәше Заһидулла, хәлләре булгач. Казанда белем кыерды Мөхәммәтне күбрәк әтисе эшләгән урын тартты. Шөн елгасы буена салынган Стахеев тегермәне Әтисе шунда тегермәнче иде Алабуга купеиының Шөндә икс тегермәне бар иде берсендә тегермәнче—урыс кешесе булды Мөхәммәт урысчага аннан өйрәнде! Хәер, тегермәнче урыс татарчаны да авыл агайларыннан ким сиптермәде. Инде урысчага килгәндә, бу телне ул Мөхәммәткә махсус өйрәтте бугай, чөнки ике сүзнен берендә: —Вот вырастешъ, Мухаммет, поедешь за три моря, а там без русского языка не обойтись,—ди иде ул ана —Телләр белү—ярты гыйлемлек ул! Малай да. тегермәнче Федорыч әйтмешли, урысчага «ушлый» булып чыкты, ике-өч елдан ул теттереп сөйләшә башлады, хәтта урыс агай да аны җилкәсеннән сөеп: «Сөйләшүдә әтиеңне дә уздын инде!»—диде.. Менә шуннан китте инде Әтисе,—болай да эчлерәк һәм җенлерәк кеше,—Мөхәммәтне үги күрә башлады: «Синең бу малаен минеке түгел, ә тегермәнче Федорычныкы!»—дип, әнисенең җанын ашады Сонгы вакытларында әтисе бөтен гомерен тегермәндә генә уздырды, ә берсендә өйгә эчеп кайтып, әнисенә кул күтәргән иде, үсмер егет Мөхәммәт анын каршысына тау булып басты: —Тиеп кенә кара әнкәйгә! Әтисе чүт артына чүкмәде. Улына бик гаҗәпсенеп карап торды да, сәер генә кулын селтәп, чыгып гайды. Шул көнне ул мәгънәсез үлем белән үлеп тә китте. Салмыш баштан тегермән куласасына кысылып Егет үткәненә кайтып киткән генә иде, кинәт кенә ишек ачылып. Ольга пәйда булды. Анын күзләре яшьләнгән иде. —Мөхәммәт!—диде ул. Дөресрәге, өйрәнгәнеңчә, теленә кулай булганынча: «Магомед!»—диде. Мөхәммәт урыныннан кузгала төште: —Ни булды. Ольга? Гүзәл полячка башта ни өчендер Хөснимәрдан белән Мәхмүдбәккә карап азды, тегеләр моны «чыгып тормассыз микән?» дип анлап, урыннарыннан кузгалдылар, тик Ольга аларны туктатты: —Чыкмагыз, минем сездән яшерер сүзем юк! Аннан ул кабат Мөхәммәткә карады һәм авыр сулап: —Магомед, Серафима әби вафат булды...—диде. Үзе мышык-мышык елап җибәрде. Болгар карчыгы ана нигәдер иртәрәк дөнья куйган әнисен исенә төшерде. Шул ук мизгелдә әтисенең бер кабахәт кулыннан харап булуы һәм. гәүдәсе җиргә дә тапшырылмыйча, тураклап дуңгызларга ашатылуы анын жднын тетеп-тетеп ташлады. —Бәгырь кисәккәйләрем, —диде ул ярым пышылдап. Авыр һәм кайгылы хәбәрдән Мөхәммәт үз авыруын вә сызлануларын да онытты. —Киттек!—диде, аягына торып басып Алачыктагылар шаккаттылар... Берсе дә Мөхәммәтне әнә шулай бер мизгелдә кинәт кенә аягына басар дип уйламаган иде бит! Егет бер адым алга атлауга, чүт кенә егылып китмәде. Аны өчәүләп тотып алдылар. —Бер аягыма баса алмыйм, таяк алып керегез әле,—диде Мөхәммәт боеручан итеп. Хөснимәрдән таяк алып керүгә, ул тагын кистереп: —Киттек!—диде. Хәтта Ольга да аптырашта калды: тыенкы, бераз тартынучан, кызлар кебек оялчанрак егеттән ул да моны көтмәгән иде. Ул бит аны «бегемот», «фил», хәтта «бодай камыры» дип тә атап йөртте. Монысы инде чарасызлыктан, үзенә борылып та карамавы, бар дип тә белмәве өчен иде Кара әле, бу бит. теләсә, тау күчерә икән, үз артыннан гаскәр ияртә ала икән! Бу да гаҗәеп кеше икән! Бер үзенә ун кешенен көчен-җегәрен, холык-фигыльләрен. кичереш-хисләрен җыйган икән. Ольга ана сокланып карады, аны тагын да ярата төшүен анлады, анын да табигате белән үзенә бик якын вә охшаш булуын тойды. Мөхәммәт турында ниндидер бер үҗәтлек һәм өмет тулы ышаныч белән уйланды: —Ул—минеке булачак! Мин аны беркемгә дә бирмим!! Юк. бирмәячәкмен дә! „ _ Хөснимәрданнең: «Кая барабыз?»-дип соравы Ольганы күктән җиргә төшерде, аягына бастырды, канатларын йомдыртгы. —Серафима әбине озатырга. Анын белән сонгы тапкыр хушлашырга... —Жиртәргәме0—дип сорады Мәхмүдбәк —Әйе! Сонгы юлга озатырга... -Ватан бит — диде кыз\ кааты Кырым тагары. ничектер үзеннән-үэе юашланып һәм йомшап —Без бит мөселманнар. Белә чит дин кешесен күмеп йөрү килешер микән? Шәригать кануннары кабул итәрме моны* Айвай! — Барыбыз өчен дә бер Алла!—диде Мөхәммәт—Тоткан диннәребез генә төрлечә.. — Им мөфтиме.—диде яртылаш диндар, яртылаш атеист Хөснимәрдән.— ин мөфтиме—Кеше Үзе! Ә башкалары: дине, милләте, гореф-гадәтләре, йолалары, теле, рухи казанышлары ин мөфтиме түгел . -Бу бит монафикълык'—диде Кырым татары, кинәт кенә кызып китеп,— Син. Хөснимәрдән агай, изах ит. анлат: уйларын, фикерләрен кай якка ага0 Ольга ирләр бәхәсенә катнашмады. .Алар ул белмәгән татар теленә күчкән иделәр. —Ну?!—диде ул ирләргә карап. Хатын-кыз янында, бала-чагадай чыр-чу килеп, бәхәс куертып яту егетлекме инде' Ирлекме бу’ Юк! Ә шәригать кануннары’ Ә дини аерымлыклар' Ә вафат булганны сонгы юлга озату йолалары, җирләү тәртипләре'’ Нишләргә’ Барыргамы Серафима карчыкны җирләргә?! Барыйк, -диде Мөхәммәт —Ул да адәм баласы бит! Аның җир куенына салыр бер кешесе дә юк.. —Әйе шул!—дип килеште Хөснимәрдән дә — Мөхәммәт чит-ят ялгызак этне дә күмеп куйды ич әле һәрхәлдә, кеше эт кенә түгел' Ин мөфтиме- Кеше Үзе Ә Серафима карчык—Кеше иде! Ә әртил Фомалар гына күммәс микән аны ’—дин. тагын каршылык күрсәтеп маташты Мәхмүдбәк. Ана болай да авыр иле Ул бит атын салы Ай-вай' —Фомалар диңгездә. Бу юлы атар ераккарак китте. Өч-дүрт көнсез дә кайтмаслар. Кайтса да. анардан бу якка таба атлы балык ташучы гына йөри. Ул да монда туктап тормый, ә балык заводына ашыга.—диде Хөснимәрдән . Ә поп’ диде Кырым тагары,—Ничек инде ул карчыкны поптан башка күмәртә кирәк ди?! Атар һаман татарча сөйләшсәләр дә. Олыа сонгы сорауны тиз төшенеп алды: — Попны өч чакрымдагы авылдан чакырдым. Кабер казылып бетүгә, ул киләчәк. -Киттек'—диде Мөхәммәт тагын боеручан гына итеп. Аннары бераз йомшап, өстәп куйды —Барыйк, кардәшләрем! Барыйк. Хөснимәрдән абзый! Барыйк. Мәхмүдбәк абый! Безгә әни. хәтта әби булырлык кеше бит ул. Ирләр кузгалдылар... Чөнки -әни», «әби» ди1ән сүхзәр аларны аякландырды. Янгырнын туктабрак торган чагы иде. Комлы балчыкта кабер тиз казылды Олыа Серафима карчыкны берүзе юып. чиста күлмәкләрен кидереп куйган икән инде Карчыкның табуты да әзер булган икән. Ире Теодор вафат булганнан сон. ул үзенә дә табут ясатып куйган. Вакытлар узудан табугнын такталары гына чери төшкән — Ничауа!—диде дөньямын һәр нәрсәсен, төрле гамәлләрен, аңлашылмас урыннарын үзенчә фәлсәфи шәрехләп йөрүче Хөснимәрдән —Жир астында табутка да черисе. — Табуты чурт с ним инде анын'—диде Кырым сукбае, тагын көйсезләнеп —Менә безнең бу эшебез шәргый микән? Шәригать кануннарына туры килә микән ул. ә?! Син. Хөснимәрдән агай, миннән ун яшькә өлкән кеше, ә үзен бала-чагадай сөйләнәсең. Син менә анлат. изах ит: кануннарга сыямы бу хәл? —Абзыйлар,—диде Мөхәммәт -Алла хакы өчен! Үлек өстендә әрепләшмәгез инде... Карчыкны табутка салдылар. Поп килгәч, өчесе дә адачыкзан чыктылар Бераз читкәрәк китеп өчесе дә җиргә тезләнде. Хөснимәрдән ясин укый башлады. «Аллаһу әкбәр»не әйтеп, аякларына басуга, ишектә Ольга күренде: —Әби яңа дөньяга күчәргә әзер...—диде ул. Серафима карчыкны яраткан ире Теодор белән рәттән җирләделәр... Бу вакытта күк йөзендәге болытлар таралып кояш чыккан иде инде. Гүя болгар карчыгының җаны Күккә Ашты да кояш Күз булып аларга елмаеп карады Рәхмәтле караш иде бу... Ирләр артыннан карап калган Ольганың да карашы рәхмәтле иде. Хәтта поп та: —Молодцы. татары!—диде. Әби калдырган «поминка» аракысыннан поп нык кына йомшый төшкән иде инде. Алачыкка ачыгып кайтып керделәр... Кул-битләрен югалап, өстәл артына утырдылар. Балык шулпасы суынып беткән, әмма аны җылытып торуны берсе дә мәгъкуль санамады: сүнгән учак өстендәге тимер таяктан ычкындырдылар да, төбе, яннары күмерләнеп беткән казанны өстәлгә утырттылар. Ипиләре искерә төшсә дә, аны шулпага мана-мана бик тәмләп ашадылар. — И-и\!—диде Хөснимәрдән яман пошынуга төшеп —Серафима карчыкны «поминать» итәргә берәр рюмочка тегесе дә булса. —Булса да, мин эчмим!—диде Мөхәммәт. Юк хәмергә дә шундук каршы төшеп. —Голод—не тетка,—диде үзалдына Кырым татары. —Эш яраткан, хезмәт сөйгән кеше бервакытта да ачтан үлмәс!—диде Хөснимәрдән фәлсәфәгә күчеп. Дөнья азагына балык тотарга килеп, штрафтан башка берни дә казганмаган егет ачудан кайнарланып алды: —Ат гомере буе эшли, тик артына кияр ыштаны да юк! —Ә син, шөкер, ыштансыз түгел әле,—диде Хөснимәрдән , үз бакчасына аткан ташны авылдашына кире ыргытып. Ул Мөхәммәтнең үзенә үпкәләгәнен белсә дә, бала-чага кебек турсаеп утыруын бер дә өнәми иде. Үзе әзмәвер кебек егет тагын! Мәхмүдбәк сүзне алыштырырга кирәклеген бөтен күңеле белән тойды: —Эх!—диде ул.—Ай-вай! Безнең Кырым елгалары бик чиста бит, салкын сулы. Ә аларда форель... Шәп тә балык инде! БУ кармакка ин беренче булып Хөснимәрдән чиертте: —Ә без. Ә без. Бер елны Нократта ике метрлы су сыерын тоттык. Бер-бер мыегы гына яртышар аршынлы иде. Үзе дуңгыз кебек симез тагы.. —Безнен әнкәй,—дип, Мөхәммәт тә кармакны йотты.—Инештә керкә тотсам, балык шулпасына ике-өч күкәй ватып сала иде. Ашап туймаслык менә! , —Хатын-кыз—дөнья тоткасы!—диде тагы Хөснимәрдән, иртәнге сүз- фикеренә сикереп. —Монын белән ни әйтергә телисен?—дип сорады Мөхәммәт авылдашына килешүчән карап.-Мин бит бу сүзне бүген икенче тапкыр ишетәм иңде. Хөснимәрдән абзый? Кая каерасың тәртәне? —Азак диңгезенә балыкка димләгәндә, мин сиңа, Мөхәммәт энем, нәрсә дигән идем? —Әйдә минем белән!—дидең.—Дөнжа күреп кайтырсың, дидең. Балык күп булып, мач килсә, шактый гына мая туплап кайтырбыз, диден Хөснимәрдән тагын егетнең үзен чеметеп алганын сизде. —Ә тагын ни дидем? Егет аптырый төште... Тагын ни дигән иде әле Хөснимәрдән абзыкаи. Ә, әйе! Егет көлеп җибәрде: —Сиңа өйләнергә дә вакыттыр инде, дидең. . —Вәт-вәт!—диде Хөснимәрдән. —Вай-вай! Ай-вай!—диде Мәхмүдбәк, ниндидер куаныч илә көч-дәрт белән. Ул кинәт сикереп торды да кыска көй көйләп бии башлады: Ул сачлары—алтындыр, алтындыр! АП-вай' Карашлары— яткындыр, ялкындыр! Ай-вай! Ул күзләре—фирү зә. фирүзә! Ай-вай! Йөзен бакса—кем түзәр, кем түзәр'’ Ай-вай! Иреннәре—чиядер, чиядер' Ай-вай! Үп. син. мине—диядер, диядер' Ай-вай! Исемнәре—Ал ия. Алия! Ай-вай! Кочагына—ал дия. ал дия! Ай-вай! Хөснимәрдан дә баштарак юләрләнеп кул чабып утырды да. аннары үзе дә эскәмиядән күтәрелеп, тыпырдап бии башлады: Ай-вай! Ваи-вай! -Сез нишлисез?—диде гажәпләнүдән тораташ каткан Мөхәммәт. —Син Ольгага әйләнәсен!—диде авылдашы, берни булмагандай. — Юк'—дип. катгый гына кычкырды Мөхәммәт. —Әйләнәсен! Ә ник алайса мин атны саттым0 Туйга!—диде Кырым татары Атачыкка Ольга килеп керде һәм гажәпкә калды: — Исергәннәрме болар? Татарларда «поминки» дигән нәрсә юк ич. Киресенчә, үлек чыккан көннәрдә хәмер аларда катгый тыела бугай... Биючеләр дә туктап калды -Исәнме. Алия! Ай-вай'—диде Мәхмүдбәк. Ольганы бер-икс сәгать кенә элек күрүенә дә карамастан, тәүге тапкыр очрашкандагы-танышкандагы кебек итеп кара төкле таза кулын сузып Кырым татарының шатлыктан сакалы да кычытып куйды булса кирәк, ул аны сул кул бармаклары белән йомшак кына итеп тарап та алды. — Хөрмәтлсбез. Ольга!—диде Хөснимәрдән мәсьәләне фәлсәфи яссылыкка өстерәп.—Без әйттек... Ул ун кулын йөрәк турына куеп, хан-солтан вәзирләренә 1енә хас вәкарьлек вә шул ук вакытта түбәнчелек белән башын иде. -Вәт чукынчык!—диде Мөхәммәт эчтән генә.—«Мин» дими бит. «БЕЗ» ди Шаклар катарсын! Яшьти Әхмәдулла әйтмешли: «Чашкан бу. чистыЙ чашкан ..» Ә бу вакытта Хөснимәрдән сүзләрдән гөлләр үреп маташа иде: — Без әйттек: «Хатын-кыз—дөньяның тоткасы»,—дидек. Не! Әфләтун әйтмешли, әллә инде Әфләтунның үзе турында аның шәкерте вә дусты әйткәнме: «Мөхәммәт—минем дустым, әмма хак сүз—кыйммәтрәк!» Менә Мөхәммәт безнен сүзгә каршы килмәкче Ольга берни аңламады. Ул аптыраудан гаҗиз иде. «Әллә бу татарларның миннән көләсе киләме0 Булмас! Булмас! Минем үземдә дә борынгы татар бабаларым каны ага Василсвский. Азадовичлар поляк паннары ич' Тамырлары татар әмирләре, морзаларыннан...» Ул Мөхәммәткә карады «Монысы нигә бүкән кебек утыра инде? Иреннәрен турсайткан сабыймыни, мәми авыз!» Ольганын күхтәре яшьле иде. Егег бу караштан сискәнеп китте, ул аны өтәли, пешерә иде шикелле Шуңамы Мөхәммәт хәтга бераз бөрешә дә төште бугай. — Бу нинди фарс. Магомед0—диде Ольга. Оятына каршы Мөхәммәт «фарс» сүзен белми иде. шуна да ул аны •фарсы* дип анлааы: — Б\ фарсыча түгел, бу—татарча. Ольга!—диде. Бу сүзләрдән хатын аңламауның чоңгылына ук чумды бугай: —Магомед. — Берәр йомышын бар идеме әллә. Ольга'.’ —Әйе. Магомед! —Әйт! —Юк. монда түгел,—дип. кинәт киреләнеп алды «гүзәл поличка». —Ә кайда? —Әби атачыгында- Серафима карчык йортында... —Киттек1—диде егет кискен генә. Ана тагын болгар карчыгын күмгәндәге катгыйлык вә ияртә алу көче инде. Ул инде хәзер җәһәннәмнең үзенә барырга да риза, Хөснимәрдан белән Мәхмүдбәк гел көлсеннәр, аны үртәсеннәр, әмма Ольганың гөнаһсыз күз яшьләрен генә күрмәскә иде. Кеше күпме генә битараф, ялкау, пошмас, хәтерсез, куркак, мескен, кайгылы, сагышлы, бәхетсез, сөрелгән, түбәнсетелгән, кимсетелгән, дәрәҗәсез, тапталган булмасын, ул беркөнне, шушы сазлыктан чыгып, аягына басу өчен үзендә горурлык, эшчәнлек, үҗәтлек һәм өмет-ышаныч хисе тоярга тиеш Мин бит—КЕШЕ!—дип әйтергә тиеш Кеше шуышырга тиеш түгел, Ул тән-бәдәне белән атларга, Җан-Рухы белән очарга тиеш. Мөхәммәт Ольганың кулын чытырдатып кысты. Алачыктан ул аны җитәкләп алып чыккан, аның ак нәфис кулын учыннан җибәрмәгән икән. -Гүзәл полячка» биш бармагының бергә кушылуын, сөякләренең чытыр- чыгыр килүен тойды: -Ой! —Что с тобой?—Егет үзенен ни хикмәт-гамәл кылганын, Ольгага нинди авырту-газап китергәнен анлап бетерә алмады, чөнки ул үзенен уйлары белән бик-бик еракта иде —Кулларым —диде Ольга өзгәләнеп. Егет туктап калды... Беренче күргәндәй, гаҗәпсенеп-гаҗәпсенеп, яратып-сөеп, омтылып- сокланып Ольгага карады. Бик тә, бик тә үз итеп. Әле генә аның җаныннан давыл узган иде, инде менә ниндидер Рухи Тынычлык Инде. Юк. бу тып- тын гади битараф тынычлык түгел, ә яшәүгә, тормыш итәргә, хәят диңгезенә чумарга ашкынып-омтылып-атылып торган тереклек итү уты иде. —Нинди матур син, Ольга! Сонгы елларда җаны кимсетелүләргә, тәне җәбер-газапларга дучар булган «гүзәл полячка» чүт кенә үкереп елап җибәрмәде. —О-о-о!—диде ул, Мөхәммәтнең кочагына ташланырга әзер булып. Ә үзе эчтән генә пышылдады: —Ви . тязь мо-ой!. Не-на-гляд...-ный!!Витязь мой... Соколеночок моой!!! Әгәр алар тагын шул хәлдә бер-ике минут басып торсалар, Ольга, һичшиксез, һуштан язачак иде. Ольга татлы-газаплы уйларына чумып, кая барганын да белештерми атлады да атлады. Менә ул: —О!—дип ынгырашып куйды. Мөхәммәт анын җилкәсенә авыр кулын салган икән: — Килеп җиттек, Ольга! Син әллә нинди уйларга баттын бугай. Сорауларыма да җавап бирмисең. ’ —Әйе-әйе!—диде кыз егет сүзләренең төбенә һаман да җитә алмыйча. ...Алачыкка керделәр... Серафима карчыктан соң бу куыш тараеп калганмы соң, әллә киресенчә, киңәебрәк киткәнме9 Мөхәммәт аңламады Караңгылана төшкәнме, әллә яктыра төшкәнме? Мөхәммәт монысына да төшенмәде. Нигә аңламады. Нигә төшенмәде9 Чөнки егетнең бар уйлары хәзер Ольга белән генә бәйле ИДе’ _йә була, йә юк! Йә бергә, йә аерым! Йә яшә, йә үл! Ольга да күңеле дулкынланып-дулкынланып кайнавын, ниндидер бер якка кыйравын һаман туктата алмый иде әле. Ирләр алачыгында ук ана ниндидер эчке бер хис. бер тоем тәкрарлады бит: -Болар юкка биемиләр. Бу-зур үзгәреш алдыннан була торган күңел ычкынуы. Хәзер дә шул ук сиземләү кисәтә: —Дулкынланма-дулкынлан, хәзер нидер булачак. Олуг бер үзгәреш Ольга, көчләп-көчәнеп булса да, үзен кулга алды. Тутырып Мөхәммәткә —Магомед... Серафима әби, вафатына берничә сәгать калгач, мина беө төенчек күрсәтте, анын эчендәге күн тышлы янчыкны сина тапшырырга кушты. «Бу кадерле янчыкны,—диде ул.—Мина хөрмәтле ирем Теодор калдырган иде. Мин аны ачып га карамадым, яраткан ирем ядкаре итеп сакладым Мин озакламый Теодор янына—теге дөньяга күчем, ә янчыкны җирдәге Теодорыма калдырам...*,—диде. Б\ юлы Мөхәммәт. Ольга хәленә төшен, берни аңламады: —Ә кем сон ул. аның җирдәге Теодоры'.’ -Син! —Ми-и-ин?.. —Әйе! —Булмас! Мин Теодор түгел, мин—Мөхәммәт! —Серафима әби сине яратты, ул сиңа хәтта гашыйк иде. сине «җирдәге Теодорым» дип йөрде. Мин чәтга көнләшә дә идем. —Син көнләштекме? Ник? — Чөнки. Чөнки мин сине яратам! — Чык мина кияүгә, Ольга!—диде Мөхәммәт. Ольга егетнен кочагына ташланды. Хатын-кызга бәхет китергән ир үзе дә бәхетле. һәрхәлдә Аның бәхеткә хакы бар Башкаларга бәхет китергәннәр үзләре дә бәхетле булырга тиеш! «Тагар бәхете—ләхетле*,—ди Хөснимәрдән. Ул—сәях, ул—сукбай, улфәйләсуф. Хөснимәрдән ни генә димәс! «Безнең хыяллар зурдан, эш кенә кечкенәрәк*,—дип тә әйтә әле ул. Мөхәммәт белән Ольгага Хөснимәрдән никах укыды, Мәхмүдбәк кушуы буенча ана Азия исеме бирде Бәлки бу мотлак исем дә түгелдер, хәер, җир йөзендә мәңгелек берни дә юк. Ә теге «Ай-вай* җыры Кырым татарының бер сулышта чыгарган шигыре вә көе икән. Шулай итеп, Мәхмүдбәк утыз яшьлек шагыйрь булып чыкты. Туйга ул атын салды, дөресрәге, ин яраткан жан иясен сатты. «Әмма дусларымны сатмам!*—диде. Чын ир-ат дуска ат та жәл түгел!—диде ул. Баксан, шагыйрь Мәхмүдбәк бәхетсез мәхәббәте аркасында туган Кырымын ташлап киткән икән. Хөснимәрдән үзенен ин яхшы күлмәген Мөхәммәткә туйга дип бирде, әмма тәкә тиресенә бер яшьлек үгез сыя димени инде! Авылдашы үпкәләмәсен дип киде Мөхәммәт: жиннәре—кыска, иңнәре—тарта, итәге—кендектән. —Ой!—дип көлде Ольга. -Ай-вай!—дип. эчен тотты Мәхмүдбәк пырхылдап. — Не’—диде Хөснимәрдән — Тай йөгәне айгырга ярамаганга мин гаеплемени? Не’ Ә «Не* Хөснимәрдән өчен фәлсәфи бер сүз ул, дөньянын, галәмнәрнең капма-каршылыктан торуын аңлатучы сүз. «Не»—Хаос һәм Тәртип, Хаоснын Тәртипкә күчүе яисә, киресенчә. Тәртипнең Хаоска әйләнүе. «Не»—Барлыкка Килү белән Юкка Чыгуның Камил бер уртак Чагылышы. «Не»—Яшәү белән Үлем арасы... һәй! Шулай инде! Хөснимәрданне аңлап буламыни аны?! Ул бит- мәнгелек сәях, ул—сукбай, ул—фәйләсуф. Хәер, алай дисәң. Ир белән Хатын арасын да ул «Не» дип атый. Ул, имеш, бер якыная, бер ерагая, ә анын Камиллек үрнәге алардан туган сабый, имеш Бу сабый Тәңгәллек мисалында туа, барлыкка килә дә аннан йә Хаоска таба атлый, йә Тәртипкә таба бара. имеш. Кешелектәге бар капма-каршылыклар әнә шуннан, имеш. Кешелек камил дәрәҗәдә генә яшәр, тәңгәл ярашкан тормышта гына тереклек игәр өчен сабыйлар иле генә булырга тиеш Ә болай булмый, чөнки Хак, Галәм. Космос мондый Кануннар урнаштырмаган. Хөснимәрдән сүзен сабыйга китереп терәгәч кенә, аны анлап, кызарып куйды Ольга Кырык яшьлек озын торыклы бу ир аларга никах укып, аннан сон бик озын вә бик буталчык сөйләк тоткач, кәләш үзенә урын таба азмады Дөресен генә әйткәндә. Хөснимәрдәннен кинәт кенә җирлән аерылып китүе Мөхәммәткә дә ошамады. Нигә мондый көнне беркем аңламас сүзләр белән кеше башын катырырга ди инде?! Бары Мәхмүдбәк кенә үз уйларына чумган, әллә инде бик бирелеп Хөснимәрданне тыңлый. Тыңлар да! Шагыйрь бит! Бәлки, Хөснимәрдан сүзләре нәкъ менә анын колагы өчендер дә Соңыннан гына андады Мөхәммәт. Ольга белән аның кушылуы авылдашын бик тирән фәлсәфи уйларга төшергән иде, күрәсең.. —Ни турында сөйли ул?—дип пышылдап кына сорады Ольга да. —Аны анларга тырышу—Азак диңгезе өстендә жәяү йөрергә маташу ул... —Кем соң ул?—дип пышылдады тагын Ольга егетнең колагына. —Улмы?—диде Мөхәммәт —Ул—безнең бүгенге Әфләтүн. —Аф-ла-тюн? —Ну. Платон инде! —Ә-ә-ә. — Ольга бераз тынычлана төште:—Платон икән Платон, «плут он» гына булмасын, әйдә сөйләсен шунда! Ул үзенең поручик белән булган туен хәтерләде: нинди шау-шулы, күп сүзле, апжыткыч туй булган иде ул! Башы гына матур, грандиоз, ялтыравыклы, шома иде. ахырга таба шулкадәр эчпошыргыч, апжыткыч бер тамашага әйләнде ки. хет башынны ал да жиде дингез артына кит. Әле беренче төн дә үтмәгән, әпе поручик аны юньләп тә үпмәгән, ул инде аны сөймәс булды, чөнки алар анын белән бер генә очраштылар да шуның белән барысы да хәл ителде дә куелды: Азадовичлар нәселеннән булган Мәскәү поручигына шул ук нәселнең бер кыз заты Ольга Адамовна Василевская—егерме дүрт яшьлек гүзәл кияүгә чыгачак! Ә бит ул... Әйе! Ә бит ул гимназистка чагыннан ук романтик мәхәббәт турында хыялланып килде һәм менә Әйе, әйе! Менә тап булды романтик мәхәббәтнең дә ин романтигына! Уйлап кына бак, күз алдына гына китер: Азак дингезе буе... Ярым жимерек. яңгырлар каралтып бетергән хәерче алачык. Ә анын эчендә өч татар, берсе—яшь егет дигәне белән ул!—кәләш утыра. Өстендә— киеп торырга дип кенә алынган ап-ак күлмәк. Иртәгә хужасына кайтарып бирәсе күлмәк Муенында—гажәп матур муенса, бармагында—кыйммәтле ташлы алтын йөзек һәм беләгендә—беләзек. Беләзек «татар беләзеге» дип атала. Бу бизәнү әйберләре дә үзенеке түгел—әнисеннән калганнар Хәер, әнисенеке—аныкы була инде ул! Шулай да Ольга бүген бик шат иде. Чөнки. Чөнкиме? Чөнки, ул бер тапкыр кияүдә булып, яратмаган кешесе белән аз гына яшәп, бергә торып карауның да ни газап икәнен бик яхшы андый иде. Менә ул бүген беренче мәртәбә бер күрүдә ошаткан, яраткан, үзе гашыйк булган яшь егеткә кияүгә чыкты. Ольга үзалдына елмаеп куйды... Анын беренче ире үзеннән ун яшькә зур, бер башка диярлек тәбәнәк, арык кына бер нәмәрсә иде. Кияүгә чыгуы бер нәсел-нәсәптән булганга күрә генә булды. „ Менә анын икенче ире. Монысы анын буе ике метр, гәүдәсе Гераклныкыдаи һәм ул ун яшькә яшьрәк тә Бу бәхетемне күпсенмә, Аллам! Мона ирешү өчен мин күпме күз яшьләре, газаплар, кайгылар кичердем Кан дошманымны эзәрлекләп туган каламнан бу якларга килеп чыктым һәм мәхәббәтемә ирештем. Ул күз кырые белән генә үзе янәшәсендә рәттән утыручы киявенә карады. .. Үзе генә түгел, төртеп чыккан мыегы да яп-яшь иде әле Мөхәммәтнең. Тәүге тапкыр төртеп чыккан кап-кара мыек. Ә иреннәре ирләрчә: тулы, кызгылт үзсүзле, үжәт Мангаенарак төшеп торган, ишелеп торган чәч учмасы ана ирлек белән беррәттән кирелек тә өсти. Колаклары зур түгел- һәркем сүзенә хәйран калмас, юкка жәелеп китмәс. Борыны озынча һәм түры—үз юлы белән барыр, читкә тайпылмас. Ияге түгәрәк—үз тормышы белән яшәр, тормыш вә яшәүдән тәм табарга тырышыр. Муены үгезнеке- көч һәм ныклык. Күзләре зур. кара һәм жылы карашлы. Яңак сөякләре тулы гүгәрәк йөзенә төртеп чыккан: каты һәм кискен холкын күрсәтә, кирәк чакта ин куркыныч гамәлләргә барырга мөмкин, моны куркаклар рәтенә һич куя алмассың! Ольга ана тагын яратып каралы һәм сизелер-сиэелмәс кенә Мөхәммәткә елышты Егет, юк'—бүкән түгел нде. аны, жинелчә генә кочып, үзенәрәк тартты. , _ Моны күреп алган Хөснимәрлән белән Мәхмүдбәк үзләренчә кабул иттеләр һәм сүзсез генә кузгала башладылар Шулчак челпәрәмә килеп тәрәз пыяласы ватылды, ишеккә китереп типтеләр, ишек, эләктергән җиреннән ычкынып, чүт кенә болар өстенә капланып төшмәде. —Ой!—дип. чырыйлап кычкырып жибәрде Ольга Ул, куркынып. Мөхәммәт кочагына тагын да ныграк чумды. — Выходи, жених, разговор есть!—дип акырдылар тыштан. Өченче бүлек Мәхмүдбәк О льга—Ольга инде ул! Ни генә димә, күпме генә батыр йөрәкле булмасын. кияү-»жених» үзе дә ничектер каушап китте. Әле күптән түгел генә кыйналуымы, яна гына терелеп килүе тоткарлык булдымы, әллә кәләшен ташлап китәсе килмәдеме, Мөхәммәт урынында кала бирде, ә Хөснимәрлән житез генә торып ишеккә атлады. Әмма анын юлына Мәхмүдбәк каршы төште: —Ашыкма' Кунаклар түгел, нигә каршы алырга1 ’ Үзләре керсеннәр Урыс нәрсә ди? «Чакырылмаган кунак татардан да яман». Шулай булгач, болар яман кешеләр. Керсеннәр, ишек ачык ич. Керсеннәр—уйларын белик ни кирәк атарга1 ’ Мәхмүдбәк тынычта—боз ул, ә сугышта—ут! Тыштан тагын кычкырдылар: —Әй. нигә тын калдыгыз? Астыгызга җибәрдегез мәллә?! Чыксын әле теге молокосос кияү, анын белән сөйләшәсе сүз бар! Ьез сезне туйга чакырмадык. Ә чакырылмаган кунак татардан да яман Ычкыныгыз моннан!—дип җавап кайтарды Мәхмүдбәк. итек кунычын капшап. —Син, атчы! Атсыз да калгансын инде, безнең әртил эшенә катнашма Факт.—диде тыштан әртил башлыгы исерек Фома. Фома эчтеме, ми шөрепләре шулкадәр бушый ки, ул ни әйткәнен, нишләгәнен дә белми башлый Мондый вакытларда хатыны атна буе чит кешеләрдә кунып йөри, чөнки исерек Фома аны бер ялгышрак сүзе, ошамаган бер кашык ашы яисә күңеленә хуш килмәгән күлмәге өчен дә арганчы кыйный иде: —Эх, лолюшка, доля! Шулвакыт тыштан берәү ишек арасы яктылыгына сыенды һәм чәрелдәп кычкырып жибәрде —Ты, сука!—Убью. паскуда! Гнида! Змея подколодная! Шлюха Казанская! Пасть порву! Генка черек вә җимерек тешләрен тагын да ямьсезләндереп, бер бармагы кәкре кулы белән Ольганын чәчләреннән эләктермәкче генә иде. шулвакыт әллә ни бу.тды: һавала хәнҗәр елтырады һәм Генканын кәкре бармагы идәнгә тәгәрәде Урыныннан тау булып күтәрелгән Мөхәммәт Похмелкинны песи батасы урынына күтәреп алды да тәрәзә аша урамга ыргытты. «Трофей бармак»ны Мәхмүдбәк анын артыннан очырды: —На память! Чыгырыннан чыккан Мөхәммәт ажгырып тышка атылды: — Мин сезне! Сволочи! Менә ул Фоманы сугып екты, аннары калганнарын бәргәли башлады Әмма тегеләр күп иде. анын өстенә алты кеше ташланды Хөснимәрдан белән Мәхмүдбәк тә ярдәмгә атылдылар... Мөхәммәт тегеләрнең алтысын алты якка очырды, коты алынган Ольга ишек төбенә килеп басты... Капма-каршы ике як эт өере кебек чинашты, тешләште, бер-берсен өзгатәште. Монда бер генә аерма бар иде: урыслар—исерек, татарлар—аек. Хөснимәрдән ни ди —Дөнья капма-каршылыклардан тора,—ди. Димәк, Аек белән Исеректән... Явызлыклары аракы пары белән соң дәрәҗәдә кабартылган, һәр суккан саен «үтерәм!» дип акырган Фома әртиле өч татарны кысрыклый башлады. Шунда тагы бер әкәмәт нәрсә булып алды. Чигенеп барганда Мөхәммәт алачык артындагы ташландык ун потлы якорьгә килеп төртелде. Аның бер үзен өчәүләп кысрыклыйлар иде: әртил башлыгы Фома, Генка һәм грек Николаиди. Хөсни мәрдән берсе белән бергә-бер маташа, Мәхмүдбәк ике мәхлукны кул күтәреп килгән саен сулагае белән читкә очыра тора. Шунда... Әйе! Әкәмәт бер нәрсә булды: Генка Похмелкиннын үзенә пычак чыгаруын күргән Мөхәммәт үгездәй бер үкерде дә. ун потлы якорьны сабыннан атып, дошманнары өстенә күтәрде һәм өсләренә китте: —Үтерәм. бәдбәхетләр, адәм актыклары, кабәхәтләр! Ольганың коты очты, гүя Мөхәммәт Мөхәммәт түгел, ә тау ягыннан, Азак дингезе артыннан килгән гыйфрит, үзен кыйнаучылар өстенә түгел, ә нәкъ менә анын өстенә—Ольга өстенә!—килә: —Ой. Ма-го-м-е-ед!!! Фома. Генка Похмелкин, грек Николаиди айнып киттеләр: ун потлы якорь өстенә төшсәме? Сытылып киткән таракан булачаксың! Хөснимәрдән һәм Мәхмүдбәк белән сугышучылар, болай да әйбәт тукмаклангангамы, инде чигенеп баралар иде, кораб якоре күтәргән Мөхәммәтне күргәч, бөтенләй йөгерә үк башладылар. Дошман чигенде, болар куа китте... Ишек төбендә аларны Ольга көтә иде... Ул сон дәрәжәдә дулкынланган, шуңамы битләре кызарып чыккан, күзләре яшьләнгән, ун кашы тартыша, йөрәге кыса иде: —О-о-о!—диде ул. Җиңүчеләрне Ольга берәм-берәм котлап чыкты: —Хуснушка. какой ты молодец! Платон—плут он, а ты—просто молодеп!—дип. яңагына иренен тидереп алды. —Махмудбек. какой ты удалой джигит! И поэт! Поэтому—слава удалому джигиту и поэту!—дип, анын да янагына иренен тидерде. Менә ул кулы белән көлтә чәчләрен тузгытып, зәнгәр күзләренә бары соклану гына тутырып Мөхәммәткә карады —Витязь мой ненаглядный! Витязь мой... Сокололеночек мой. «Гүзәл паночка» егет кочагына ауды: —Мин сезнен өчен шундый курыктым. Бигрәк тә синен өчен... Ә син... Ә син!.. Ә син! .. Ә син!!! О-о-о! Бәндәләрне кайгы, жинелү. ярлылык, күңел төшенкелеге, ялгызлык, көчсезлек авыру, терәксезлек кенә уен-көлкедән, туйдан, бәйрәмнән аера ала, ә менә шатлык, жинү, мөлкәтле булу, күнел көрлеге, яндагы дусларын, үзендә көч-дәрт сизү, саулык-сәламәтлек. җилкәндә иптәшләр кулын тою уен-көлкегә, бәйрәмгә, туйга чакыра. Ярлы-зарлы, чирле-авыру, булдыксыз- шатлыксыз бәндәдән беркем дә көнләшми, башкаларда кызгану гына тудыра Ишекне элеп куйдылар... Шул арада гына каядыр китеп югалган Мәхмүдбәк каяндыр рамы белән тәрәзә алып килде һәм аны җимерелгәне урынына куйды. Дөрес, әлеге тәрәзә элеккегесеннән кечерәк иде, ләкин ян-якларын такта сугып каплатып куйгач, ярады тагын. _ Өс-башларын каккалап алган ирләр тышта пошкыра-пошкыра кул-бит юганда Ольга табынны кабат хәстәрләде, шулай итеп үзен борчып торган хәсоәтен үтерде Әйе. Генка Похмелкинны күргәч, анар коточкыч бер нәфрәт у^Гул хәтта, нидер эзләгәндәй, як-якка каранып алды, табыйм дигәнен таба алхты.^лә^ генә тышта ирләр гөр килеп юынып ятканда гына, үзе өстәл әзерләп маташканда гына, ул ни эзләгәнен ачык төшенде. Ул бит... Әйе! Ул бит Мәхмүдбәкнен хәнжәрен эзләгән иде. Әһә! Менә нәрсә эзләгән икән ул?! Әгәр тапса... Әйе һәм әйе! Әгәр тапкан булса, нишләр иде: нәфрәтен кара таш итеп учлар да йөрәгенә салыр идеме, әллә... Әллә, әлеге нәфрәт ташын угкен очлы булат хәнжәргә әйләндереп, дөньядагы иң зур дошманы булган Генка Похмелкиннын йөрәгенә кадар идеме? Юк. юк' Йөз. мен. гомере буе сорасыннар, ул моңа тәгаен гына җавап таба алмас, чөнки, хәнҗәр кулына эләгеп, асылда бер гамәл кылынмагач. ахырын-очын ничек фарахтыйсын. ди?.. Үзенен бу уйларыннан Ольга әллә ничек кызышып-җыдынып китте, аннан тунып-калтыранып. маңгаена салкын тир бәрде. Кулъяулыгы белен маңгаен сөртеп алды Ирләр атачыкка керделәр, атарнын күзләрендә жинү шатлыгы, горурлык, үз көченә ышану, бераз мактанырга теләү, бер-берсен мактап алу һәм уен- көлке хисе белән хәерхаһлык уты яна иде. Хатын атарнын барысына да хөрмәт белән: —Утырыгыз, паннар!—диде Ирләр шаулашып көлешеп агаылар. шунда ук Мәхмүдбәк бер төзәтү ясады: — Без паннар түгел, гүзәл паночка, ә ханнар! Татар ханнары... — Карале,—дип куйды Ольга да.—Аерма бер авазда гына икән, ә мәгънә үзгәреше искиткеч! Ханнар икән—ханнар! —Аннан сон,—диде Хөснимәрдән. ягымлы булырга тырышып —Минем атам-анам һәм мулла абзый кушкан исемем «Хуснушка-веснушка» түгел, ә Хөснимәрдән! —Хус-ни мар-дан,— диде Ольга кызара төшеп. (Бу татарлар туй дип тә тормыйлар, әйтәсен әйтәләр!) — Ну. пусть гел Хаос-Мардан булсын, тик себерке исеменә охшаган «Хуснушка-веснушка» гына булмасын! Аннан соң Хаос-Мардан нәзакәтле генә итеп башын иде дә: —Татарлар туй дип тә тормы Ятар, әйтәсен әйтәләр—дин өстәде. Ольга шаклар катты Ирләрнен Ольганы сүз белән чеметкәләп алуларына Мөхәммәтнең бераз эче пошса да. аларга каршы төшмәде Ни дигәннәр әле бабайлар: Атны яшьтән өйрәтәләр, хатынны өйләнүгә үк Әйдә, жан дуслары Хөснимәрдән абзый белән Мәхмүдбәк абый башлап «өйрәтсеннәр* әле. Аныкы—алда! Анын гомере кичслмәгән елга әле И и-их' Кайтырга иде хәзер Нократ буена, кардәшләре—яшьтәшләре Заһидулла. Әхмәдулла һәм башкалар белән бергә Нократта бәртәс балыгыдай йөзеп йөрергә, ком өстеннән яшь кәлтәдәй чабарга иде... Әнкәй, әнкәй! Нишләп ятасын син анда? Менә бит. әнкәй, синен бердәнбереңне монда синнән башка өйләндереп тә куйдылар. Юк ла. Хөснимәрдән абзый белән Мәхмүдбәк абыйны әйтмим. Ольга Адәм кызы мине үзенә өйләндерде. Сылулыгы, чибәрлеге белән... Акыл ы-фигыле белән Холкы-гадәтләре белән Бик шәп «карахтеры» белән .. Тагынмы ’ Ие шул. укы-ган-лыгы белән. Әйе. укыганлыгы белән! Син бит. әнкәй, үзен дә укыган кешеләрне ярата иден Хәзрәтевләр нәселен галимнәр дип атый иден. Хәтта... Алардан бераз шүрли дә иден... И-и-их! Әнкәй, әнкәй! Менә килененне үзенә бер генә күрсәтергә иде Ул. чынлап та. гүзәл! Әкият кызы «Чибәрдән акыл китәр»,—диләр. Ә Ольга акыллы, укыган— башлы кыз... Алай дисән... Карз кыз инде у.ч Кияүдә дә булып алган. Бандит Генка Похмслкин оелән лә чуалган Хәйран калырсың! Дошманыннан үч алу. аны үтерү өчен шул \к хәшәрәт астына да ятарга риза бул әле» Ольга бер үзенлә берничә төрле адәм яши ди. Миндә дә шулай, имеш... Тик бит Хөснимәрдән абзый әйтмешли «Нс*1 Хәер, күпкырлы кеше булу шул ук «Не» инде ул: капма-каршылыкнын янәшә яши атуы. «Безнең Әфләтүн» шулай аңлата ич. Хәер. Ольга әнә — Платон—плуг он,—дип тә ычкындырды. Нәрсә пышылдыйсын?—дип сорады Ольга аның колагына үрелеп. -Ә '—Мөхәммәт уйлар ыргагыннан ычкынды —Нәрсәләр сөйләнәсең, дим. —Ә. ие шул: Платон—плут он. — Юк. юк,—диде Ольга, көлә-көлә.—Син Платон белән Плутонны бутама Платон «Безнең Афлатон» безнең янда утыра. Ә Плутон? Чыннан да Плутон—плуг он... —Ә кем ул Плутон?—дип сорады Мөхәммәт — Плутонмы1 ’ Ул—диңгезләр патшасы, аларнын яклаучысы. —Азак диңгезендәме? —Әйе!—диде Ольга. Шунда Хөснимәрдан аякка басты: —Әйдәгез, диңгезтәр патшасы Плутон өчен эчәбез! Аның артыннан Мәхмүдбәк тә сикереп торды: — Нигә боектыгыз әле. Ай-вай! Туймыни бу? Менә бездә Кырымда Аннан ул бармакларын шартлатып алды да, Ольгага карап, теге җырын көйли башлады: Ул сачлары—антындыр, алтындыр! Ай-вай! Карашлары—ялкындыр, ялкындыр! Ай-вай! Ул күзтәре—фирүзә, фирүзә! Ай-вай! Йөзен бакса—кем түзәр? Кем түзәр? Ай-вай: Иреннәре—чиядер—чиядер! Ай-вай! Үп, син, мине—диядер, диядер! Ай-вай' Исемнәре—Алия, Алия! Ай-вай! Кочагына—ал дия, ал дия! Ай-вай! Хөснимәрдән дә, нәкъ теге вакыттагы кебек юләрләнеп кул чабып утырды да. сикереп торып биергә тотынды. Бу юлы Мәхмүдбәк биергә Ольганы да чакырды, «гүзәл паночка» матур сыгылмалы хәрәкәтләр белән «Ай-вай»га биегәндә, Кырым татары аның янында әйләнеп бөтерелде. Тар гына алачыкта ничек урын җиткәндер инде үзләренә’ Хәер, өстәлне алып куйдылар ич, эскәмияләр дә почмакка посты Мөхәммәт кенә биюгә кушылмады, карап кына утырды Биеп туктауга. Ольга Мәхмүдбәктән сорап куйды: —Кем ул Алия? Кырым татарының башы күкрәгенә төште. Ул шактый гына тавыш- тынсыз торды... .. Тышта ишелеп төн килә иде... Караңгылыкның ефәк-йомшак шәле алачыкны тавыш-тынсыз гына чолгап алды. Өчле лампаны кабыздылар. Актык кәрәчинне салып. Дөресе, бу лампанын монда кирәге дә юк. кешеләр кояш белән торалар, кояш белән яталар. Авылда моны «тавыклар белән бергә яту, әтәчләр белән бергә уяну» диләр. Тәрәзәнен такта белән капланган өлешеннән җил керә. Дингез суы белән тозланган авыр җил. Вобла балык исен хәтергә төшерүче җил... Мәхмүдбәк башын күтәрде, иң элек Ольгага күз атты, аннан карашын Хөснимәрдән белән Мөхәммәткә күчереп, сөйли башлады: —Алия... Ах. Алия, алма бит! Без анын белән бәләкәйдән бергә үстек. Абыйлы-сеңелле кебек, җитәкләшеп йөрдек Безне «кияү белән кәләш» дип үчеклиләр иде. Алия ундүрт-унбиш яшьләрдә багалма булып җитеште, мин дә мыек тибә башлаган унҗиде-унсигез яшьлек егет идем инде. Без үзебез Сәлахир елгасының югары агымындагы... Югарырак агымындагы бер авылында яши идек Әлбәттә, бу вакытта Алия белән «абыйлы-энеле булып», көпә-көндез йөрүләр беткән иде, әмма без кичләрен еш кына очраша идек. Алия гел күккә ашкынды: тауларга менәргә ярата иде ул. Безнекеләр бик бай нәселдән булмаса да. әти-әни мине белемле итәргә, зур кеше ясарга теләделәр. Укуымны дәвам итәр өчен мин Акмәчеткә китәргә тиеш идем Алга габа хыял—Россия башкаласы Петрбургта белем алу идс. Алия белән соңгы очрашу елга буенда булырга тиеш иде дә. көтәм- көтәм моны—юк. көтәм-көтәм Алиямне. ә ул юк! Ай-вай!! Шулвакыт курәм: тау сыртыннан сары-алтын чәчле бер кыз төшеп килә. Нигәдер атлаулары басынкы, йөзен мон баскан, үзе кәефсез күренә Аптырый калдым: —Нинди маржа кызы бу якларга адашып килеп чыккан әле? Ни сәбәптән тауларда кангыраи йөри ул? Ни нәрсә аны куа? Ә теге Алтынбаш нәкъ минем өскә килә. Туп-туры минем өскә... Менә ул килеп җитәргә утыз адымнар кала туктады Нигәдер текәлебрәк, мина карады Мин. әлбәттә, үз уйларымда идем Минем бер генә борчуым, эч пошуым бар иде: —Нигә Ал иям очрашуга килмичә мине зарыктыра соң әле? Берәр нәрсә булмагандыр ич? Бәлки, аңа ярдәм кирәктер?.. Ә авырып ятса?. Мин урынымнан кузгала башлыйм. . Шулвакыт теге алтын чәчле маржа телгә килә: —Егет. Акмәчеткә ничек барасы икән? Белмисезме? Шаклар каттым, юләрләнә яздым: —Бу бит минем Алиям! Ах. наян кызый! Ах, багалмам! Башына нинди көлтә салган сон ул? Нигә анын чәчләре шулай саргайган? Без көлешә-көлешә бер-беребезнең кочагына ташландык... — Йә, әйт әле. нигә чәчләреңне сарыга мандың?—дип сорыйм моннан, бераз тын алуга. —Кем манган? Минме?—дигән була бу үзе көлеп, үзе кыланып, үзе иркәләнеп —Си-ин! — Белмим-белмим. Мин синсн белән очрашуга Сәлахир су буена килгән идем. Син юк та юк Ах!—дип, күз яшьләремә тыгылам: «Мине ташлап Акмәчеткә китеп барган бу...» Су буенда утырып бер еладым да, кү егәремдәге яшьләремне киптерер өчен тау-кыяга күтәрелә башладым. Әнә тегесенә. Ничек атала әле ул? «Ташлама* дипме?! Менә-менә. Яшьләрем кипкәч тә, кыяга күтәрелүемне дәвам иттем. Кыядан сиңа акьяулык болгап калыйм дидем Күтәреләм-күгәреләм—син киткән юл күренми. Ә мин тагын да өскә үрмәлим Шулчак. Чәчләремә ут капты, кояшка артык якынайганмын икән! Шуннан чәчләремне, Сәлахир суы белән юып, кояш угыннан аерыйм дисәм, күрәм. елга буенда син утырасың.. Мин аны кочагыма алам: —Ах, син, хыялыем! Ах, син, гүзәл Шаһрезадәм!! Кайчан уйлап чыгардын бу хәйран әкиятеңне?—дим —Бу бит Шаһрсзадәнсн мен дә икенче әкияте. Бу сүзләремә үпкәләде иреннәрен турсайтты, ә алар мин үбә-үба болаи да кабарынып киткәннәр иде, күзләрендә исә наз-сөю. җылылык һәм мәхәббәттән башка берни юк иде. — Ышанмыйсынмы?—диде ул кинәт кенә. — Нәрсәгә? —Чәчләремә ут капканга... —Йә инде, иркәм! Син бик матур әкият сөйләдең, рәхмәг сиңа!—дидем Шулвакыт ул, җил-давыл күтәргәндәй, урыныннан кинәт күтәрелде дә Сәлахир суына ташланды Котым очты: елга искиткеч салкын сулы, өстәвенә төбе тулы ташлар бит! Ничек суга кереп киткәнемне хәтерләмим Күтәреп алып чыктым Алиямне... Ул муеныма сарылган. Үзе дер-дер килә, гүя бөтен ждны, барлык рухы белән калтырана иде. —Ташлама мине , —дип пышылдады ул. Үзәкләремә үтте шул сүзләре Күзләремә яшь бәрде. —Атып кит үзен белән —дип тагын пышылдады.—Өйлән мина!— дияргә дә мәҗбүр булды. Ә мин ана һаман нидер аңлатам да аңлатам. Мәхәббәткә ан катнаша , Б Э аламыни ул?! Мәхәббәт бит ут кыясы һәм хис елгасы. Т Мин киттем. Бер атнадан Ал и я бик каты авырый башлаган. Үте һаман «Ташлама, ташлама, ташлама!»—дип кабатлый икән. Менә беркөнне Алиям терелеп киткәндәй була. Су буйларында каңгырам йөри, тауларга менә Ә беркөнне «Ташлама» кыясыннан ут чәче белән Сәлахир елгасына ташлана... .Атачыкта авыр тынлык урнашты... Беркем бер сүз әйтә атмый иде. Әгәр әйтсә, әнә шул бер сүздән дөнья кителеп, ватылыр да уалыр кебек тоела. Бер ак сүз аерылып барган дөньяны кушарга, бер кара сүз кушылган дөньяны аерып ташларга мөмкин бит -Ничек матур хыялланган ул!—диде, ниһаять, Ольга. Мәхмүдбәкнен мәхәббәт турындагы кайгылы бәяненнән ул бик нык хисләнгән, ирләр кебек, авызына су кабып утыра алмый иде инде. Инде... Никадәр генә моңсу, сагышлы булса да, сүз бит бөек мәхәббәт турында бара, ә бөек мәхәббәт һәрвакытта диярлек бәхетсезлек яисә фаҗига белән тәмамлана. —Бәлки ана... Алиягә хыялланмаска кирәк булгандыр?—диде Мәхмүдбәк акрын гына. — Хыялланмаска?!—дип кызып китте Ольга.—Ничек инде хыялланмаска? Хыяллану—бәхеткә омтылу ич ул! Шул омтылыш үлә икән, яшәп торуның кирәге дә калмый.. Мөхәммәт аның кинәт шулай кабынып китүенә аптырый калды: —Әмма тормышынны хыялдан гына корып та булмый. Әгәр Алия... Ул Мәхмүдбәккә карап алды, Кырым татарының бөрешеи-куырылып китүен күрде. —Нәрсә «әгәр Алия»?—дип сорады моңарчы үз уйларына күмелеп, сүзсез генә утырган Хөснимәрдан. Тагын тынып калдылар. Алия исеменә ничек кенә кагылма, ничек кенә йомшак тимә—Аны рәнжетерсен кебек! Гүя мәхәббәт сагышыннан, аерылу кайгысыннан һәлак булган япь-яшь, хыялый Гүзәл Кыз, исәннәрдән дә исән булып, алар каршында басып тора вә Ольга, Мөхәммәт, Хөснимәрдан, бигрәк тә Мәхмүдбәкнен һәр сүзен йотлыгып тыңлый тора һәм кинәт ычкынган тәмсезлек вә ямьсезлеккә бәя бирә иде. Бәлки, Алия исәннәрдән дә исәнрәк булып, чынлап та, үзенең серле үлеме, кояшта янып алтынланган чәчләре белән тереләрдән тере булып алар арасында басып торадыр Кемне искә төшерсәң, шунын рухы очып килер, ди бит Алачыкта—Алия Рухы... Моны һәркем сизде: ул менә монда—Мәхмүдбәк янында гына. Юк. ул Ольга белән рәттән тора—икесе дә хатын-кызлар ич! Юк! Юк! Ул Мөхәммәт янында, чөнки Алиянең сөйгән егете Мәхмүдбәккә унҗиде яшь булган, Мөхәммәт тә унжидесе тулып, унсигезгә чыкты. Юк ла! Алия Хөснимәрдән белән рәггән тора.. Ник дисән, Хөснимәрдән кай ягы беләндер Алиянен әтисенә охшаш, кыяфәттәш. Яшьләре дә бер чамада. Кинәт кенә Ольгада Азияне жәлләү хисе туды: — Шундый яшь килеш... Шундый чибәр килеш.. Харап бул әле! Вафат бул әле! Тәнен юкка чыксын әле! Ул авыр сулады.. Кинәт кенә аның аңына әллә кайдан гына боз сүзләр кергәндәй булды: «Ник хәйран калдын әле? Бер көн син дә син дә...» Ольга калтырана ә боз сүзләр анын тәненә вә жанына салкынлык иңдереп, анына үтә бирде: «һәркем туу белән үзенен үлемен дә сайлый. Тудың, димәк, үлемне дә сайладың...» Ул күз кырые белән генә Мөхәммәткә күз төшерде: «Юк1 Мин үлемне түгел, ә ирем итеп шушы баһадир егетне сайладым. Кияүгә чыгып, ир тәме белмәдем мин. Бу дөньянын кабәхәте астына ятып, җирәнүдән башка берни дә тоймадым...» Ул Мөхәммәтнең авыр кулын үз җилкәсендә тойды. «Ма-го-мед!»— Ольга шатлыгыннан сулыгып куйды. — Нигә борчыласын?—диде Мөхәммәт, аны кочагына алып —Алия Мәхмүдбәкнен сөйгән кызы _Ә-ә-ә! һаман Алия турында уйлыйсыңмы? —Ә Мәхмүдбәк үте кайда сон? дип сорады Ольга сорауга сорау белән —Алар чыгып китте. —Кая? — Күршедәге алачыкка. Безгә дә ятарга вакыттыр.. Мөхәммәт, күпме генә эзләсә дә. башка сүзләр таба алмады. Тагын ни әйтергә сон. нитәр әйтергә'’ Анын бит Анын бит хатын-кыз белән беренче генә булуы. Мондый вакытта нәрсә эшлиләр, нәрсәләр әйтәләр икән сон' Күрәсен. алдан өйрәнәсе калган икән' Ана бит. монда килгәч, ым кагучы марҗалар да булды Ул алардан. ут капкандай, читкә йөгерде Бәхетенә каршы бу авыр уйларыннан Ольга аны үзе коткарды: —Әйдә, мин сине чишендерәм Каушабрак киткән егет бар буена басты һәм башы түшәмгә тимәс өчен иелебрәк торырга мәҗбүр булды. Ольга йомшак кына кагылып, анын күлмәген салдырды, шундый ук төгәл, әмма бераз катгыравыклы хәрәкәтләр белән кулларын түбәнрәк төшерде Аннан ана елышты да. егетнен колагына пышылдап кына әйтте: —Ә хәзер мине чишендер. Мөхәммәт, ут капкандай, ашыга иде Анын куллары әллә кайларда буталып, саташып-адашып йөрде Бармаклары калтыранып, тезләре дерелдәпдерелдәп ала иде. Шуннан сон Шуннан сонмы1 ’ Шуннан соң ул борынгыдан килгән инстинктның кыргый чакыруына түзеп тора алмады, ярыйсы гына авыр һәм тыгыз тәнле Ольганы песи баласы урынына күтәреп, урынга китереп тә салды... Мөхәммәт Ольганы кочагыннан чыгармады. Ольга үзе дә аның көчле куллары уралышыннан чыгарга теләмәде. «Беренче белен—төерле*.—ди Әлс генә давыллап килгән янгыр. яшене һәм күк күкрәүләренә дә карамастан, сибәләп кенә китте әле Инде тан атып килә иде. . Ә алар керфек тә какмадылар әлс Төне буе күз дә йоммадылар • Менә нәрсә икән ул хатын-кыз бирә торган иң зур ләззәт!»—дип куанып уйланды Мөхәммәт. Ольганын сары ефәк чәчләрен сыйпап. «Йа. Аллам' Шушы яшемә җитеп, ир исеме йөрткән ике бәндә белән булып, беренче тапкыр чын ирнен дәртен, ул бирә торган рәхәтне тойдым Бу рәхәттән үзем исереп ятам, шуна карамастан, анын кабатлануын, яңаруын, дәвам ителүен телим!»—дип уйланды Ольга. Мөхәммәтнең киң күкрәгенә ятып «Телим» сүзе шайтанныкы икән' Менә ул кабатлана башлады •Телим! Телим!! Телим!!!» • Гүзәл паночка» Атып татарга сыенды: —Люби меня... Инде кояш төннен кара ефәк шәлен бөтенләй алып ташлагач та. алар нигәдер йокыга китә алмады Нидер тота иде. нидер. Ольга тагын Алияне исенә төшерде: «Әгәр исән булса.. Әйе. әгәр исән булса, ул да бит бу минутларда Мөхәммәтнен кочагында ятар иде Ятар иде Әй' Ялгыштым Мөхәммәтнен түгел. Мәхмүдбәкнен. Ул юк инде, юк Беләсенме. юк!» Инде керфекләренә йокы сикереп, күз кабагын аска өстери башлаганда гына. Ольга, нидер искә төшергәндәй һәм дөньядагы гаделсезлекне киметергә теләпме, башка берәүнең бәхетсезлеге өчен үзен гаепле сизеп, шуны күпмедер дәрәҗәдә кайтарырга теләгәндәй, тагы Мөхәммәтнен колагына пышылдады: —Люби меня Люби за Алию! Люби Люби Атия сүзе-исеме әллә инде бер могҗиза, сер-тылсым. сихер булды шунда вакыт югалды Искәләп йөргән җил дә тын калды.. Атар бик озак йокладылар.. Төш җиткәндә дөбер-шатыр ишек кагуга уяндылар Мөхәммәт сәкедән тиз генә сикереп төште дә чалбар-күлмәген киеп, урамга чыкты, шундук анын янына ике жандарм килеп басты: — Беркая да качмыйсын! Ольга йокы исерек.тегеннән һаман арына алмаса да, янында Мөхәммәт булмагач, шомланып, яткан урыныннан кузгалырга мәжбүр булды. Ашыгып киенде һәм ишек алдына чыкты. Мөхәммәтнең ике кулыннан ике жандарм тотып алган. Хөснимәрдәнгә инде богау да сатып өлгергәннәр, ә жигез һәм батыр Мәхмүдбәк белән ике жандарм әүмәкләшеп яталар иде. Хөснимәрдән Кырым татарын тынычландырырга теләп, татарча кычкырыпмы кычкыра: —Мәхмүдбәк, кардәшем! Каршы килмә, безнең гаебебез юк бит... Каршы килсән. болар Себердә черетәчәкләр башны. Ин мөфтиме, тартышма атар белән. —Минем гаебем юк! Ә нигә алар миңа богау салырга телиләр? — Мәхмүдбәк. кардәшем... Шулвакыт Ольга Мөхәммәт янындагы ике жандарм янына килде: —Сезгә минем иремнән ни кирәк? — Иреңнән?—дип аптырап сорады жандармнарның өлкәнрәк яшьтәгесе һәм мыекдысы. —Әйе. иремнән! —Бу яшь кенә татар малае сезнен ирегезмени?—мыеклы жандармнарга хас булмаганча шактый ук ягымлы кеше иде. Ул үзе дә таза һәм шактый озын буйлы булса да. яшь иргә астан өскән күтәрелеп карады. —Сез. мадам, рус милләтеннәндер бит? —Әйе,—дип кенә куйды Ольга, үзенең татар-поляк каннарын вакытлыча онытып. Бу жандармнарга үзеннен шәжәрәңне искә төшереп тору бик тә урынсыз булыр иде шул. —Әйтегез әле. минем иремнең ни гаебе бар? Ул бернинди җинаять тә эшләмәде, законга, хокук тәртипләренә каршы килмәде —Ә сез безнен офицерга мөрәжәгат итегез, мадам.—диде мыеклы жандарм. Чыннан да алачык артындарак. Мөхәммәт үзенә һөжүм итүчеләргә каршы күтәргән иске-күгәргән якорь янында балыкчылар әртиле башлыгы Фома, грек Николаиди һәм жандарм офицеры тора иде Дөресрәге, якорь янына баскан офицер алардан сорау ала. тегеләр жавап бирә. —Чыннан да ул сезнең өскә шушы якорьны күтәрдеме? —Әйе.—диде тегеләр. —Ай-Һай! Ничә пот булыр бу якорь? —Тугыз-ун пот бар да бар инде ул,—диде Фома, борынын мышкылдатып. —Үтерәм дип күтәрдеме?—дип сорады офицер. —Кем белә инде аны,—диде Фома аптырап — Юк. ул куркытырга гына теләде,—дип әйтеп куйды, үзләренә таба якынлашучы Ольганы күргән грек Николаиди. —Офицер әфәнде! Минем иремнең ни гаебе бар?—дип сорады Ольга, кабатлап. —Ул өч кешене үтерә язган... —Ә бер кешегә өчәүләп һөжүм итсәләр, нишләргә кирәк?—диде Ольга турыдан-туры. Офицер бу тапкыр сорауга көлеп куйды һәм Фома белән грек Николайдан сорады: —Ә өченчегез кайда сезнен? _ у_п югалды...—диде Фома башын иеп. Аек чагында ул һәрвакыт гаделлек ягында булып, кичәге эшенә нык кына үкенә иде. —Кем ул? —Генка Похмелкин... —Менә шушы?—офицер кесәсеннән жалу кәгазе чыгарды һәм Фомага сузды. Спишу саабщит вчерась трое татаръ Магомед. Хуснушка, Махмудъ. нападая на нась чуть не пореинин Прашу принимат меры. Рыбьная слабада. Добьро желающий.» —Мин анын язуын танымыйм,—диде Фома. — Бирегез ате мина,—дип сорап алды Ольга язуны һәм тиз генә карап чыкты да янә офицерга сузды: -Ул! -Кем? —Генка Похмелкин.. —Сез аны каян беләсез? —Без бит анын белән бу якка бергә килдек. Шуның өстенә Казанда яшәгәндә ул бездә хезмәтче иде. дунгыз караучы булып эшләде һәм. грамотам аз диеп, миннән дәресләр алып йөргән булды. Мин анын почеркын яхшы таныйм. —Ниндирәк кеше ул?—диде офицер —Карак, бандит, кеше үтерүче. — диде Ольга, елап җибәрүдән чут кенә тыелып, чөнки Генка хәтеренә төшүгә үк. анын әтисе күз алдына килеп баса иде. Юк. туракланган—чабылган килеш түгел, ә теп-тере рәвештә —Карак, бандит, кеше үтерүчеме?!—дип сорады офицер Гаҗәпләнүдән, анын авызы ачылып, ияге аска төшеп китте. Закон вәкиле һаман аптырашта иде әле: —Бездән ярдәм сораган кеше үзе карак, бандит, кеше үтерүчеме'’ Моңа ышанасы да килми. Вот наглец, вот нахал! Ну. погоди! Я тебя в клетку упрячу. Мөхәммәтләрне азат иттеләр. Хокук тәртибе саклаучыларның эшләре болай да хәттин ашкан идс Хәзерге Вакытлы хөкүмәт тә ничектер урынында нык утырмый кебек тоела Үзенен вакытлы икәнен аңлатырга теләгәндәй, ул үзе дә хөкүмәт әгъзаларын ике аи саен алыштырып тора Башта Георгий Львов җитәкләде аны. менә сентябрьнең бересеннән. кадет Львовны алыштырып, эсер Александр Керенскнй хөкүмәт башына утырды. Алда тагы кем властька килер дә нәрсәләр эшләр, ни кыланыр? Монысын бер Алла гына беләдер. Офицер бу көннәрдә үзен куркыныч килгәндә койрыгын ташлап катырган кәлтә хәлендә итеп сизә иде Анын койрыгы—җилкәсендәге погоннар... Гаиләсенә һәм үзенә авырга килсә, берәр куркыныч туса, ул погоннарын атып атарга да риза иде. Жандармнар бит алар, французча әйткәндә—«корал кешеләре», сәяси полиция Ул 1827 елдан бирле—туксан ел буе шулай булган. Ә бүген жандарм офицеры исереп-сугышып йөрүчеләрне тикшереп йөрсен, имеш Адәм көлкесе! Мундирга оят' Гади халыктан чыккан жандарм офицерына мин-минлек, үзен башкалардан өстен кую, кешегә түбәнсетеп вә кимсетеп карау дигән нәрсәләр бөтенләй үк булмаса да—мундир, погоннар, түрәлек кешене боза да боза инде ул!—шактый ят иде. шунамы анын уен ун потлы якорь күгәргән татар егете биләде: «Татарлар, гадәттә, кыска яки урга буйлы була. Күргән бар Ә моны кара син! Тау бит бу. чын баһадир' Бу егетне циркта көрәштерергә иде Көрәш алымнарына ныклап өйрәнсә. Иван Поддубныйны да салыр бу татар...* Ул кул изәп. жандармнарга Хөснимәрдан. Мәхмүдбәк. Мөхәммәтләрне үз янына атып килергә боерды Инде Мәхмүдбәк тә каршылык күрсәтми, шактый тынычланган иде. Якорь янында басып торган офицер янына килделәр —Син бу нәмәрсәне күгәреп, болар өстенә килдеңме'’—диде, якорыа тибеп, офииер. —Булды инде —диде Мөхәммәт, читкәрәк карап. —Нигә эшләден моны? —Ә өч кеше сине кыйнау нияте белән өстенә килсә, нишләргә сон? Әле берсенен пычагы да бар иде... —Кемнен? —Генка Похмелкинның,— диде Мөхәммәт. —Ул безгә үчле,—дип өстәле Ольга, шактый каударланып һәм офицернын кү-зенә туры карап Офицер нәрсәдер турында уйланып алды да: —Ә мин ышанмыйм!—диде —Нәрсәгә? Похмелкиннын пычагы булугамы? — Юк. юк! Беләм: андый кеше пычаксыз йөрми. Пычаксыз бандит, учаксыз пешкән ит итеп сизә ул үзен —Ә нәрсәгә ышанмыйсыз?—дип сорады Ольга. —Менә бу егетнен... Сезнең ирегезнең шушы якорьны җирдән күтәреп алуына,—диде офицер, елмая төшеп —Ә-ә-ә!—дип куйды Ольга. —Ачу белән күтәрелгәндер ул.—диде Мөхәммәт, якорьга беренче күргәндәй кебек сәерсенеп һәм бераз аптырабрак карап. Хөснимәрдан белән Мәхмүдбәк дәшмәделәр. —Менә, егетем, нәрсә, —диде офицер сузыбрак.—Бу якорьны күтәрүеңне исбат ит.. Ягъни, тагын бер күтәреп күрсәт. Шуннан сон дүрт ягын— кыйбла. —Ул бүген төне буе йокламады. . Ничек күгәрсен ул аны?—дип шик белдерде Ольга. Анын бу сүзләреннән погонлы кычкырып көлде, аннан мут елмаеп: —Беләм-беләм... Төнге эш—күбрәк яшьләр эше,—диде. Әмма бу жегәрле егетнең көчен күрәсе килә иде анын. Хөснимәрдан белән Мәхмүдбәк бер авыздан диярлек Мөхәммәттән үтенделәр. —Күтәр, энем! — Куптар җирдән, кардәш! Ольга да күз сирпеше аша гына шул теләкне белдерде. Жандармнар кызыксынып көтә иде. ә офицер якорь тирәли әйләнеп йөрде, ана типкәләп атды. Ә күңелендә шик: «Юк. күтәрә алмас! Бу бит абаганың чәчәк атуын күрү белән бер. Егет таза, нык... Әмма ул әле ир булып җитмәгән, ирләрдә чын көч утыз-утызбиш яшьләрдә генә була. —Дабай. энем!—дип көч бирде Хөснимәрдән. —Әйдә, кардәш!—дип куәтләде Мәхмүдбәк. —Тырыш, Магомед!—диде Ольга. Мөхәммәт якорь янына килде... Чыннан да йокысыз зөфаф төне анын шактый жегәрен суырган иде. Менә хәзер бар көчне бер ноктага туплап, бер генә мизгелгә булса да түзәргә, чыдарга кирәк. Бу гамәлне эшләвен иптәшләре көтә, «гүзәл полячка» Ольга көтә, дүрт жандарм һәм офицер көтә. Егет якорь сабына тотынды.. Ул тәненен тимер булып катуын, мускулларының чиктән тыш киерелүен һәр күзәнәге белән тойды: «Ин мөфтиме, Хөснимәрдән агай әйтмешли, сынатмаска кирәк, сынатмаска! Сынсан да—сынатма!» —У-а-ах!—егет якорьны жирдән күтәреп алды. —О-о-о!—дип соклануын белдерде Ольга. —Булдырдың!—диде Хөснимәрдән белән Мәхмүдбәк. —Честь имею! Молодец егет!—диде офицер шаккатып. Планета капкасын көз шакый иде инде... Балык ТОТУ да кимеде, сонгы көннәрдә булып узган күңелсез хәлләр тыйнак кына туй уздырганда, әртнлчеләрнен. исерек килеш бәйләнеп, сугышып алулары; жандармнарның тикшеренеп йөрүләре; илдәге алама сәяси вәзгыять, нәрсәдәндер ризасызлык, ниндидер эчке бер канәгатьсезлек Хөснимәрдән белән Мөхәммәтне Шөнгә-туган якка!-бик тарта башлаган иде к "*е. Олыа да бу шыксыз атачыклар бистәсеннән туйды, кайда карама хәерчелек, эчкечелек, гаилә жэнжаллары, ызгыш-талашлар. Кәкре бөкре кыйшайган, каралган, чери башлаган бу алачыклардан ул шудкгдар туйды ки вакыт-вакыт аның косасы килә, бистәне сөрем кебек балык исе, балык кылчыгы, балык тәңкәләре баскан кебек тоела иде инде. Балыктан ла туя ХаЛЫК. м бәк та үзенж ^зәл Кирымына, „җирдәге ожмахы.на ашкына иле «Алиянен каберен зиярәт кылмаганыма ничә еллар инде . ..»-дип зарланды “ Бу ™шәрне йшәнлә. гүя анын да чем-кара бөдрә чәчләренә кояш уты капкандай булды. Йөзе дә шактый гына мон сарысы белән өртелгән, үзе хәсрәтле, борчулы. кайгылы, гүя капкынга төшкән күсе кебек бәргәләнә, тозакка эләккән бүредәй, үз аягын тешләп-өзеп булса да. иреккә-далага һәм туган ягы тауларына. Ташлама кыясына. Салахир елгасына, картаеп барган әти-әнисе янына кайтырга теләп очына иде. Аяклары бәйле бөркетмени. Ай-вай! Вай-вай! Мәхмүдбәк үзенә олуг көчне, сабырлыкны, ныклыкны бары туган җирендә генә атачагын күптән аңлый башлаган иде инде. Чит якларда кангырап йөргәндә, ят кавемнәр белән мөнәсәбәткә кергәндә, балачак дуслары, көндезге төш кеби. еш кына анын яралы җанына елышалар. Мә\әббә1 фаҗигасе, гыйлем алуның барып чыкмавы бәгыренә учлал-учлал тот сибә торган чарасызлыкның, шәхси көчсехтекнен сәбәбе булды. Ул үзенең усаглана. явыхтана баруын да сизде, аның яшәве үчләшеп тормыш итүгә әйләнде —Дөрес яшәүме бу? —Юк, дөрес түгел... —Матур яшәүме бу? —һич тә матур яшәү түгел... —Сина көч туган авылындагы изге җирдән һәм атан-анаңнын җылы карашыннан гына киләчәк вә инәчәк. Синең кендеген мәңгегә туган җир белән берегергә тиеш! О!—Ольга әйтмешли, шагыйрьжан һәм көй ятар Мәхмүдбәк! Син үз парын булачак гүзәл затны туган җирендә, туган халкыңда тагын табачаксың әле... Шуңамы, шундый өмет һәм ышаныч тугангамы, ин беренче булып Кырым ярымутравына, ата-бабалары җиренә Мәхмүдбәк юл толы. —Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илендә олтан булсанчы,—дип, анын бу гамәлен яклап чыкты Хөснимәрдән. Гомергә сәяхжан, зимагур булса да. әлеге илгизәрнең дә күнеле ни сәбәптәндер туган ягына тартыла иде. — Бәхетле бул, Мәхмүдбәк абый!—диде Мөхәммәт. —Хәерле юл!—дип теләк теләде Ольга. Мәхмүдбәк китеп баруга, башкаларның да күңеленә сагыш кошы килеп кунды Балыкчыларнын алачыклары тагын да ямьсезрәк күренде, гүя дөнья матурлыгының бер кисәген бәллүр ваза кебек төшереп ватканнар. Гүя матурлыкның кыйпылчыклары гына алачыкның җир идәнендә ята иде.. Мәхмүдбәк киткәннән соң ничектер монаеп калган Хөснимәрдән Ольга белән Мөхәммәт турында да төшенке уйларга бирелеп ала иде: «Бәхетле булырмы алар? Шактый иркен тормышта яшәгән «гүзәл полячка» Мөхәммәтнең үзе дә сыя алмаган мунча-йортында яшәүгә рита булырмы'1 Әле бит әнисе дә бер авыз да русча белми, ә Ольга—паночка, үзенең шәҗәрәсе тагар би-морзаларыннан дисә дә. шулай ук татарча бер сүз дә белми. Тавыкнын кытаклавы, үрдәкнен бакылдавы булмасмы аларнын үзара сөйләшергә азапланып маташуы. Ярый, бу нәрсәне дә җайга салдылар, бер-бересен аңташыр дәрәҗәгә җиттеләр, ди. Ә дин, гореф-гадәтләр, төрле йолалар" Мәхмүдбәк үзенен мәхәббәтендә фаҗигага дучар булса да, ул Алиясен кыска гына вакыт өзелеп яратуы белән дә бик бәхетле. Алиянең ана булган мәхәббәте әллә кайчан сүнгән йолдызнын нуры-яктылыгы булып әле ничә еллар анын күнелен яктыртачак, җанына җылы өрәчәк, рухында шәмнәр кабызачак Инде Ольгага килгәндә... Гена Похмелкин кебек хәшәп, хәшәрәт һәм кабәхәт белән чуалып йөргәннән соң бу горур паночка Мөхәммәт кебек һәм матур, һәм гәүдә- сын. бәдән-куәт ягыннан нык. әмма тәҗрибәсез унҗиде яшьлек егеткә тап булды, аны кулыннан ычкындырмас өчен барысын да эшләде. Ир исеме күтәреп йөргән ике чирнең вакытлы гына булса да хатыны булып яшәү йөдәүдән сон Мөхәммәтне очратуы—анын өчен тулы бер бәхет иде. Әмма ләкин бәхет дигәнен жәйге кояшлы тыныч көндә назландырып искән тымызык жил генә бит ул Менә хикмәт шунда, тормыш үзе һич тә шигърият түгел, ә проза Мөхәммәтнең өйләнүе «тисә-гиенгә. ти мәсә—ботакка» гына булмасмы?* Хөснимәрдән үз гомерендә бер генә гашыйк булды, әмма ул баш И1ән кыз һәм анын ата-аналары аны кире каккач, ул үз гомерендә башка бер генә дә хатын-кызга күз атмады, хатын сөймәс кебек яшәде. Ә ничек ялкынланып яраткан иде ул аны! «Яратканга—яра, сөймәгәнгә—итле сөяк»,—дигәннәрме әле. Хөснимәрдан үзенең бердәнбер гыйшкын йөрәгенә күмде, бу яктан ул күпмедер Мәхмүдбәккә охшаган иде: икесенен дә—кавышу белән тәмамлана алмаган мәхәббәт. Әмма ул үз хәленең Мәхмүдбәкнскеннән аерымлыгын да шактый ук яхшы андый. Кырым татарының сөйгәне фаҗигале рәвештә дөньядан китсә дә, Алия бит аның күңелендә Сөю Шәме кабызып калдырган, ә Хөснимәрдәннең «матур»ы (ул аңа гел «матурым» дип кенә дәшә иде) аның җанына бозлы тау өеп калдырды Ин авыры—кимсетелү, кешелек дәрәҗәңне төшереп, сиңа төкереп кенә караулары иде. Менә монысын ул һич кенә дә күтәрә алмады, әшәке бер үчлегү белән «матур»ы турында уйланды: «Туктауны белмәгән вакыт беркөнне синең дә куе кара чәчләренне кояр, тешләреңне алып ташлар, битеңә җыерчыклар сибәр... Иләр әле дөнья сине дә. нык иләр, горур кыз! Менә шулвакыт син Хөснимәрдәнне искә алырсың. Сина табынган Хөснимәрдән исемле егетне. Бөтен гомерен сина гына багышларга теләгән Хөснимәрдәнне .» Аннан соң ул үзенә генә хас бер күтәренкелек белән Вакыт Галиҗәнәпләренә мөрәҗәгать итте: —И Кодрәтле Илаһи Тавышсыз-Тынсыз Дәһшәтле Агыш! Мин бит инде ул вакытта бу дөньяда булмам. Мин Күченеш Елгасын кичәрмен Анын бу ягы Яшәү, теге яры—Үлем. Минем каегым—минем гомерем Гомер башым—кояш чыгышы, гомер ахырым—кояш батышы. Ин мәгънәле^уйлар кояш батып барганда килә. Юк, юк, юк! Гафу итәм мин ул кызны. Йөрәге мина ятмаган икән, ул моңа гаеплемени?! Бәлки мина аның белән йомшаграк, игътибарлырак булу кирәк булгандыр. И Горур Кыз! Миннән сон да озак- озын яшә әле син. Үчлегеп яшәү—хәсислек. Гафу, гафу, гафу. Матурым! ...Ачык-якты, тыныч-ипле, йолдызлы төннәрнең берсендә Илаһи Күккә карап утырганда, ул үз-үзенә болай диде: —Тыштан—боз, эчтән—ут бул! —Тән хәрәкәтен җан хәрәкәтенә туры китер! —Сәләт Күктән бирелә... Аны исраф итмә! —Тудыңмы—Яшә! Үлем—синен эш түгел... —Таны: яхшылык та, явызлык та үзеннән башлана... —Тап: бер хәрефтә Бөек сүз башы ята. Бер илаһи авазда—Даһи Сүз... —Иман дип—Инан, Аллаһ дип—уйлан... Ул Күкне тыңлый белә иде, бәлки бу Югары Көчләрдән ингән изге сүзләрдер. Шулчак нигәдер аның башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды—Җиләннекеләр уй-хыялга бай нәсел—сибыт бит! Алар нинди генә уйларга барып җитмәс тә, нинди сүзләр ычкындырмас. Йә, ярый! Юлга икән—юлга... Юл үзе—сүзсез, сусыз елга ул. Юл газабы—гүр газабы.. .. Мен бәлаләр белән Мәскәүгә кадәр бардылар. Юлда алар эшләгәннән дә катырак ардылар. Киеренкелек шул чиккә җитте ки, ирле-хатынлы булган Мөхәммәт белән Ольга бер-беренә үпкәле сүзләр дә ычкындырдылар, Хөснимәрдән белән дә берничә тапкыр тарткалашып алдылар Мәскәүдә аларны Ольганын туганнары Азадовичлар төксе каршылады Бер уйлаганда, аларны да гаеп итеп булмыйдыр, заман—болганчык, Россия чабатасының бавы өзелгән чак иде бит. И мескен, хәерче, бетле, чабаталы, исерек Рәчәй! Йөзләрчә халыкларны басып алып, аларны көчләп чукындырырга маташып, милли яктан изеп-кимсетеп яшәргә тырышуларыңның бер очында сина күкләр Каргышы тора ич. «Коллар тоткан-үзе дә кол»,- дигән тәгъбирне колагына да элмәден бит. Башка милләтләрнең ыңгырашу авазларына саңгырау идең син; аларнын газапларын күрергә—сукыр идең син; ярдәм кулы сузарга—кулсыз илен син; егылганны күтәрәм дип йөгерергә аяксыз иден син... Бу кайчанга кадәр дәвам итәр? Бер Аллаһы гына беләдер моны Казан поездына утырырга йөргәндә. Ольганың очлы күзе 1енка РАФАЭЛЬ СИВАТ Похмелкинны вокзал тирәсендә эләктереп алды Анын бу яман бәндәне бәйләп рельсләргә саласы килде, чөнки шуннан алда гына Хаос-Мәрдән бер хәтәр сүз ычкындырган иде: — Кемнәрнедер рельсләргә салганнар да үхпәре китеп барганнар Казанга поездда кайтып барганда. Хөснимәрдан тиф эләктерде Дүртенче бүлек Хөснимәрдан И нсаният уйлары һәрвакытта аерым бер Кеше уйларыннан чикләнгәнрәк була. Бер Акыл Иясе мен кешедән һәрвакыт тирән уйлырак вә акыллырак! Хөснимәрдән Азак диңгезендәге балыкчы буларак—гади генә бер кеше, адәмияттән бер бәндә буларак—анын вәкиле булса, сәях-сукбай. бигрәк тә фәйләсуф буларак—ул инде инсаният уйларыннан күпкә, бик күпкә югары торучы фикри Зат иде Фикерле фикерсездән мен мәртәбә гамьлерәк, мәртәбәлерәк. Унике яшеннән үк әтисенә ияреп бәхет эзләргә киткән Хөснимәрдан бәхетнен «диңгездәге алтын балык», «чит-ят илдәге алтын каурыйлы кош» икәненә тиз төшенде. Ул кечкенәдән үк аралашучан. хәрәкәтчән, бик тапкыр малай булды. Мәдрәсәдә унике яшенә кадәр генә укыса да. дин гыйлемен тиз эләктерде. Дөрес, ана вакыт-вакыт сабырлык җитеп бетми иде. шуна карамастан табигый акылы, тирән үзаны. зирәклеге, мантыйкка оста булуы, тырышлыгы, бигрәк тә үҗәтлеге белем кыясына үрмәләргә нык булышты Ул гарәп, фарсы, төрек телләрен белү өстенә русча да әйбәт кенә сөйләшә иде. Утыз яшьләрендә Хөснимәрдән Истанбул, Мәккә. Мәдинә якларына барып чыкты һәм анын тынгысыз-үтксн акылы, һәрнәрсәне ссндерүчән аны ислам дине гыйлемиятсннән күп нәрсәләр жыйды, әмма алган белемен, хәтер сандыгына салып, бикләп кенә тотса. Хөснимәрдән Хөснимәрдән дә булмас иде. чөнки анда дөньяви гамәлләргә, бигрәк тә инсаннар арасындагы мөнәсәбәтләргә карага үзкараш бар иде Истанбул һәм гарәп яклары уку йортларында ирекле тынлаучы булып саналса да. ни сәбәп булгандыр, ни шайтан котырткандыр, аны «Ничек Аллаһы Тәгалә вә сөбхәнәкә Иблис дигән фәрештәгә каршы төшә алмаган? Бар галәмнең патшасы булып га. ничек инде ул Дәҗҗалны юкка чыгармаган? Ничек үзенә каршы Затка түзеп тора алган?»—дигән сораулар борчыды Башта ул. күрәссн. болар Хакнын Мәрхәмәт вә Шәфкать Иясе булуыннан киләдер, дип уйлады Аннан сон Иблис-шайганнарнын күпме кешеләрне юлдан яздыруларын искә төшерде дә. дөньянын Иблистән башка күпме камил, гүзәл, килешле булыры турында фикер йөрпс һәм үз алдына «Сынауга җибәргәннәр безне бу дөньяга,—дип куйды —Без—сарык көтүе Көтүче нык тотмаса. яшел уҗымга керергә генә торабыз...» Хөснимәрдәннен төне—уйлар төне иде. Ул аз йоклады, аз ашады Вакыт-вакыт үзен бу якты дөнья өчен чит итеп тә гойды "Дөнья—фани • Мондый вакытларда Хөснимәрдән шулкадәр гаҗизләнә, борчыла, ватыла, кәефссхтәнә ки. ул турыдан-туры үлем турындагы уйларга барып терәлә һәм ахыргы чарасыхтыктан үз-үзенә кул салырга йөри башлый. «Яшәүнен. гомумән, яшәп торунын мәгьнәсезлсге үлемдә.—дигән фикергә килә бу сәях-зат андый минутларда —Бу бит мәгьнәнен мәгьнәсезлегс. Мәгънә мәгьнәсехтек белән тәмамлангач, яшәүнен ин зур максаты нәрсә сон?» Иксез-чиксез сораулар.. Күрәсен. бу фани дөнья—сораулар җыелмасы, ә теге бакый дөнья— җаваплар тупланмасы... Вакыт-вакыт Хөснимәрдәннен пәйгамбәр буласы килә. Менә ачсын иде ана Хак тәгалә Хакыйкатьнең меннән бер өлешен генә. Ул чагында фәйләсуф. фикер иясе генә булып калмас иде. ә яна заманнын, әллә нинди көчләү-түнтәрелешләр булып торган хәерче Россиянен яна пәйгамбәре булып адәмнәргә, төрле халыкларга Хак Юлны күрсәтер иде. Ә болай. Шундый көчсезлек-мескенлек мизгелләре өстенә тау булып ишелгәндә, ул үзен тирес корты, бөжәк. ком бөртеге итеп сизә һәм, бер урынында тора алмыйча, каядыр чыгып китә, кая барганын үзе дә белмичә, атлый да атлый, хәле беткәч кенә ятагына кайтып егыла вә таңга кадәр әллә нинди үлем йокысы белән йоклый. Әйе, бу йокы тирән йокы гына булмыйча—ниндидер ят йокы, тәнсез-жансыз йокы иде. Шундый төннәрдә аңа жаны үкчәсеннән чыгып китеп, бар Галәмне йөреп кайткандай була. Ул үзенен бу халәтеннән, шундый әверелешеннән шактый ук шикләнә вә курка да. әмма Әмма вә ләкин! Ана шундый үлемле йокы вакытында әллә нинди гажәеп могжизаи, серле-сихерле. тылсымлы төшләр керә ки, ул чыннан да үзенен теге дөньяда булуына ышана башлый Чыннан да! Бу төшләрдә күргәннәренен якты дөнья белән бәйләнеше һич тә юк диярлек, чөнки ул зәңгәр, кызыл, сары, аксыл-көрән томанлы жир өсләрендә була, ә анда—барысы да үтә күренмәле әллә нинди сәер затлар... Алар ашамыйлар-эчмиләр, һава да суламыйлар бугай. Хәер, анда безгә таныш-билгеле һава дигән нәрсә дә юк иде. һәрхәлдә, төшендә (теге могжизаи жирдә!) Хөснимәрдән үзенен һава сулаганын тоймады, сулыш алганын ишетмәде-сизмәде дә Шундый гажәеп төш күрүләренең бер иртәсендә ул Чынгызхан турындагы риваятьне исенә төшерде Әлеге риваять болай ди: —Имештер, үләр көннәре якынлашкач, Чынгызхан бик борсаланган, ничек үлемсезлеккә ирешергә икән дигән уй-кайгыларга калган. Яраннары мона Тибет тауларында бер Акыл Иясенен яшәвен әйткәннәр һәм мәнгелеккә нрешүнен юлын ул гына беләдер, дигәннәр, чөнки әлеге Акыл Иясе йөз илле яшькә җиткән, ә үләргә бер дә уйламый икән әле. Чынгызхан фәрман биргән: —Алып килегез мина ул Акыл Иясен! Әлеге карт анын чатырына кергәч, бөек юлбашчы, дөньяны яулаган Гаскәр Башы сораган: —Ничек син шул кадәрле яшькә кадәр яши алдын? — Мине,—дигән Акыл Иясе,—бу дөньяда Югары Кодрәткә инабәт итү. үз-үземә һәм кешеләргә инабәт күрсәтү тотып килде һәм яшәтте. Минем бервакытта да Яшәүгә Өмет белән Ышанычым бетмәде-кимемәде — Бу сыйфатлар шактый кешеләрдә бар. Ә барыбер син яшәгән гомернең яртысын да яши алмыйлар. Озак яшәвеннен тагын берәр сере бармы'. — Бар’—дигән Акыл Иясе —Гомерем буе мал-дан дип яшәмәдем Табигатьнең хозурлыгына тан калып, талау-үтерешләр. үзара низаглардан читкә китеп, саф һавалы, чишмәләре челтерәп аккан, мул җимешләре агачлардан асылынып торган тауларда гомер иттем. Шулар да минем яшәячәк елларымны арттырды Чынгызхан уйга калган.. Беравык тын торгач, ул тагын Акыл Иясеннән сораган: —Ә кеше мәнгелек яшәүгә ирешә аламы? —Ала ..—дигән карт -Ничек9—дигән Бөек Хан тәшвишкә төшеп. —Монын өчен һава сулап кына торырга кирәк Акыл Иясе мәнге яшәүнен юлын тәфсилләп тормаган, әнә шулай. -һава сулап кына торырга кирәк, -дигән. Моны ишеткән Чынгызхан яраннары ‘Хәзер Хан бу картны рисвай ита аннан сон тән сакчыларыннан башын кистерә дә тәнен этләргә сала инде йә ерткыч җанварларга бирдерә дип уйлаганнар. Чөнки Акыл Иясенен адвап сүзеннән соң Гаскәр Башынын йөзе кара болытлар баскан күк гөмбәзедәй ямьсезләнеп каракучкылланган. Әмма гөмбәзедәй я««аны үтт^ген дә, гәүдәсен дә ерткычларга ташлатмаган, чөнки ул бернәрсәне бик яхшы анлаган. —Җир йөзендә мәнге яшәү беркемгә дә юк! Тудың, димәк, үләчәксең дә... Нишләп Хөснимәрдән төшләрендә—ят дөньяда йөрүләрдән соң Боек Чынгызхан белән риясыз Акыл Иясе турындагы әлеге риваятьне хәтеремә китерде эте” Чөнки ул төшендә күргән үтә күренмазе. ашамый да. эчми лә. һава да суламый торган затларны мәңгелеккә ирешкән затлар дип саный иде Бәлки. алар фәрештатәрдер Җирдәге изге затлар ла фәрештатәргә туган тиешле түгелме сон’ Атарны бит ниндидер туганлык лейләре бәйләр! ә тиеш, чөнки изгелек—Күккә Ашу. Аътаһыга Сыгыну кебек бик гә игелекле гамәл ич... Сонга габа Хөснимәрдән Хакнын ни өчен Иблисне юкка чыгармаганына төшенде бугай: —Дөнья капма-каршылыклардан тора: төзелү бар—җимерелү, тәртип бар—чуалыш Әнә. Россиядә чуалыш заманы Февраль түнтәрелеше булып, Вакытлы Хөкүмәт илдәге атастьне үз кулына алган иде. барыбер ит тәртипкә кермәде әле июнь вакыйгалары, ате башка бәрелешләр, болар өстенә бәясе бер тиенгә тормаган, бәһасез катган вагон-вагон керенкалар Шулар да булдымы акча' Тормыш ямьсезләнде... Кешеләр төссезләнде.. Атгы тормышка ышаныч-өмет белән карау кимеде, яшәү дәрте сүнде, дәрман сүрелде «Өметсез шайтан гына...»—ди. Кешенең шайтаннан аерымлыгы вә үзгәлеге дә өметен югалтмауда, ә шайтан—явызлык-начарлыкныи символы ул. Кара, пычрак, шакшы тормышның символы. Кем шуны тормышка этәрә— үзе үк шайтан Андыйларны судсыз-нисез тимер читлеккә ябын куярге кирәк Хөснимәрдәннен ж.ир йөзендәге кеше-фәрештәләр вә кеше-шайтаннар турындазы уйлары ниндидер яналыкка дәгъва кылмасалар да, шул ук фикер күп кенә башка инсаннарның да башында йөргәнлектән, ул фикер-уйлар бик табигыи иде. чөнки әнисеннән яшьли ятим калган, бер гаепсезгә әтисе үтерелгән Ольганың да күңелендә шул ук уйлар иде ич Нишләрсең ’! Дөньянын меннәрчә чакрым араларындагы кыйтгаларда яшәүче ике кеше бер үк фаразларга, фәлсәфи нәтижәләргә килергә мөмкиннәр ич Аларнын тәңгәллеге инсаният уйларының бер тирәдә чуалуын күрсәтә... Тәнгәл-тиндәш уй-фикерләр! Бәлки, аларнын башы Адәм белән һаувага барып тоташадыр. Әнә. Адәм балыкка киткән Кайтмый да кайтмый икән, һаува әллә ниләр уйлан бетергән, анын йөрәге ярсын тибә башлаган, үзе тынычсызланганнан тынычсызлана бара икән: — Нигә кайтмый инде ул? Әллә... һаува күнеленә шик кергән: —Әллә балыклар белән сөешеп ягамы? Шулвакыт анын жанында көнләшү хисе кабынган: -Ә ул балык дигәннәре ниндирәк икән? Миннән дә зифарак, матурракмы’! Ну, Адәм! Кирәгеңне бирмәсәмме, кирәгемне алмасаммы- мин синең хатынын булып тормыйм! Балык тотып Адәм кайткан .. — Кайда йөрден. кызыл балчыктан әвәләнгән нәрсә.’—дип сораган һаува, шактый ук ачуланып. — Балык тоттым. Кабыргам,—дигән ире. — Ярый әле балыгын мина охшамаган,—дигән һаува, ярыйсы ук тынычланып. — Мин үзем дә шулай уйлаган идем —дигән Адәм дустанә тавыш белән, икесенең дә бер уйга килүенә гаҗәпләнә төшеп. Менә шулай фаразлап, аз-азлап үзе өчен бер котылгысыз фикергә килде Хөснимәрдән «Не! Дөнья капма-каршылыклардан гора икән, Гатам Тәртип һәм Хаостан тора икән, димәк, дөньяны тудырган—Тәртип Ясаган Хак гәгалә: «Хаос та булырга тиеш!»—дигән һәм Хаос рәвешендә үзенә каршы көч булырлык Иблисне бар иткән. Шулай булгач, Иблис үзе дә Явьтык-Ялган-Өнәмәү-Ышанмау символы гына түгел, ә Вакыт аралыгында Үсешнен. Апарышнын бер билгесе, Заты гына.. Ә Иблисне яклап чыгу үзе нәрсә сон ул?! Алласызлыктан Хөснимәрдан ифрат та курка иде. Ул һәркемдә тән вә ждн бар. тән—вакытлы, җан—мәңгелек дигән фикерне унике яшьләрендә үк үзенә хакыйкать итеп алган иде һәм бу фикереннән бер кәррә дә артка чигенмәде. Ә уйлар? Ә шикләнүләр? Ә капма-каршылыклы фикерләр' Вакытында үз уйлары, борчыган мәсьәләләре белән ул мулла- мунтагайлар. надан ишаннар белән дә бүлеште. Әмма... Әмма вә ләкин тегеләр аны беренче сүзеннән үк кяфер санап, сөйләшергә дә теләмәде. Белемнәре дә, күрәсен. «Хуҗа Насретдин ишәгенен Коръәндәге солыны ирен кыймылдатып ашавы» кадәр генә булгандыр, аңа борылып та карамадылар, артларын куйдылар. Ә менә Шиһабетдин Мәрҗани. Газимхан Баруди. Ризаэтдин Фәхертдин кебек дин белгечләре, мәгърифәтчеләр. татар фәйләсуфлары белән сөйләшеп-әнгәмәләшеп карарга нигәдер кыенсынды ул. Тегеләр кем дә, ул—кем'' Алар—гыйлем ияләре, ул—сукбай, сәяхжан. үзе өчен генә фәйләсуф, фикер йөртүче, аек акылны алга куючы Шөн мажигы. Ул күп кенә суфый шагыйрьләрнең әсәрләрендәге фикер сөрешендә, хиссияткә бирелүләрендә үз уй-хисләренен чагылышын тойды. Үзенең дә нәрсәдер язасы, кәгазьгә төшерәсе килеп, аерым бер нәтиҗәләргә, йомгаклауга килә азса да, аларны ак кәгазь битендә калдыруны мәгъкуль күрмәде, кирәкле санамады: —Бар уйларым—үзем белән кабергә —ди иде ул. Тышы майланып-таушалып беткән блокнот-дәфтәрдән башка анын биштәрендә бернәрсә дә булмады диярлек. Жәл. бик тә жәл... Дөньяда үз-үзен акламаган кешеләр дә аз түгел, хәтта нәрсә теләгәнен, нәрсәгә омтылганын белмәгән мәхлуклар да җитәрлек, ә ул бер үзендә һәрвакыт ике кеше тоеп яшәде, икеләнүләргә китергән бу икеләйтслгәнлек ана бик авыр иде. Тәннен авырып алуы һәм тагын сихәтләнүенә түзәргә дә була, ә жаннын көйсезлеге-тынычсызлыгы, үзенә урын таба алмавы галәми бер гарасатка тиң икән... Адәм галәйһиссәламнен Танып-Белү Алмасын татуы, бер яктан, анын дәвамчыларында иксез-чиксез кызыксыну, ярамаганны яратырга теләү орлыклары салып калдырса, икенче яктан, әлеге орлыклар тишелеп чыккач, кешеләр күңелендә энәле гөлләрдә үскән. Шул энәләр кеше җанына кадалып, гел борчып, бимазалап, газаплап торалар. Нинди рәхәтләр күрде бу якты дөньяларда Хөснимәрдән... Җиде яшьтә чагында әнисе үлеп китте, уникегә җитүгә—әтисе. Ьу дөньяда бер генә туганы да юк диярлек Дөнья гизеп, бер сынык икмәк өчен бил бөгеп, кырык яшькә җитте. Инде менә. яшьли генә Ал иясен югалткан. Ольганың Мөхәммәткә гашыйклыгын күреп, хет болар бәхетле булсыннар дигәндер инде Ә ул?! Әйе, бер күрүгә Ольганы ул да ифрат ошатты ич! «Бу чибәркәйнен куенында бер ятсаң, җәһәннәмгә олагырга ла риза будырсын!»—дип уйлаган иде. Хөснимәрдан: «Аллаһы Бар һәм ул барыбыз өчен дә Бер*.—дигән Канунны чын күңелдән кабул итсә дә. дини аерымлыкларга ул кадәрле үк әһәмият бирми иде Анынча. һәр дин үз риваятьләре белән баетылып матурландырылса да. анын чын асылы үзгәрми-Аллага ышануга кайтып ката. Христиан-насариларн ы н мөселманнарны «басурман» дип. үз чирагында мөселманнарның Христосны Алла улы итеп күрүчеләрне «кяфер» дип атаулары анын өчен күпмедер дәрәжәдә көлке генә түгел, ә кешелектәге ин зур ахмаклыкларның берсе иде. Хак Хакыйкать түгелмени: —Алланы «синеке»нә. «минеке»нә бүлеп булмый. Ул үзе тудырган җиһан кебек бербөтен һәм шул җиһанның хуҗасы, патшасы. Анын үзенә, әлбәттә, бабалар дине, моннан мен еллар элек Бөек Болгарда кабул ителгән мөселманлык вә анын Изге Китабы Коръән ошый, жанына якын, күңелендә Өмет вә Ышаныч. Яшәүдә Үҗәтлек һәм Намус тудыра, ләкин мона карап кына ул Ходайны «.шарныкы», «безнекегә» бервакытта да бүлеп карамады. Кешедә бер гажәби халәт бар: ул бик каты авыргач яисә үлем алдыннан үзенен барлык ялгышлыкларын күрә-бслә. анлый-тоя башлый. Күрәсең, бу ана Күкләр тарафыннан иңдерелә .орган бер балкыш-яктырыштыр һәм ул тирән тетрәнүләр аша барадыр. Шунсыз сонлап булса да тәүбәгә килү, жан чистарынуы булмас та иде Бу—адәми затларга бирелгән ин соңгы мөмкинлек Ин мөфтиме каралып-таралып, хаталар ясап, гөнаһка кергәләп яшәсән— тәүбә һәм жан чистарынуы кала түгелме?! Ишек гәбенә әжәл килеп басса, моны бигрәк тә андый тешәсен, чөнки капка төбеңә килгән Газраилне ин усал эт белән дә куып җибәреп булмый Белмимени Хөснимәрдан, бик белә: — Бу дөнья—уен-көлкеләр, мактау-мактанулар. ялагайланулар дөньясы ул. Кешелектәге үзара мөнәсәбәтләр шуна корылган. — Бу дөнья—азасть ияләре һәм акча-байлык дөньясы ул. Идарәче һәм буйсынучылар, байгура һәм ярлы-хәерчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дө шуна корылган. —Бу дөнья—аллау, азган, тартып алу. талаулар, сугышлар, үтерешләр дөньясы да әле ул. Анын бәндәләренә көнчелек, хөсетлек, бер-береннс күрә алмау, кеше хәсрәтенә сөенү кебек ин гүбән хисләр дә хас... Белмимени Хөснимәрдән. бик белә, күрмимени ул. бик күрә: — Бу дөнья, күпме цивилизацияләр узып та. җир йөзендә меннәрчәмиллионнарча китапханәләр булып та. Аллаһынын Үзеннән күпме вәхиләр иңдерелеп тә—акылсызлыктан чыга алмый Барысы да дивар-езенага аткан борчакмы1 ’ Аткан саен чәчелеп-сибелеп кенә китәме? Шулай булса, бәндәләргә хайван өммәтендә яшәү иркенрәк, рәхәтрәк, җайлырак, иплерәк түгелме сон? Ә болай... Без дә яшибез дип яшибезме соң? Безнен яшәвебез жан асрауга гына кайтып калмый микән'.’ һәрхәлдә кеше кимсетүләр, кагылулар, кыерсытулар өчен килми торгандыр дөньяга... Тиф авыруына дучар булып, әлеге чир белән җәфаланган Хөснимәрдән. вакыт-вакыт аң җуелуга, хәтер юылуга кадәр барып җитсә дә. ничектер акылын бөтенләй югалтмады, кай мизгелләрдә анын зиһене тагы да үткенәеп, баш мие ачыграк, тәгаенрәк, төгәлрәк эшли иле булса кирәк. Дөрес, ул вакыт-вакыт үзенен ничә яшьтә булуын, кайсы чорда, ни заманда яшәвен дә оныткалады. Менә Казан урамы буйлап атлы казаклар узды бугай. Таш түшәлгән урамдагы ат тояклары нәкъ анын баш өстеннән үттеләр кебек. —Чыкы-чыкы! Чыкы-чыкы' Чыкы-чыкы! Иртәнге азан яңгырады Казан азаны ничектер үзгә ул үте дәртле, үзе моңлы, үзе илаһи... Азан авазы аны гагын дин турындагы уйларына кайтарды «Килер вакыт,—дип уйланды ул, үз-үзенә нык кына ышанып — Дин. фән белән беррәтгән, иң бөек ачышлар өчен зур таяныч булачак. Дин әхлак тәртипләре, мөселман кануннары гына түгел, ә Галәм ишекләрен ачар тылсымлы ачкыч та. » Ул тагын аңын югалтты, хәтерсезлек томаннарына батты.. Авыруының беренче көннәрендә үк Хөснимәрдан бик нык ябыкты. Ул бодай да артык таза гәүдәле кешеләрдән түгел иде, ә үзенен кинәт кенә арыгаеп китүен әллә нинди афәткә санады, Мөхәммәт белән Ольгага күренергә оялды. Сәяхжан бик гади кеше булса да. анын җанына зур горурлык оялаган иде. бары сабырлык-ныклык, эчке зыялылык аркасында гына ул хисен күрсәтмичә яши алды. Хөснимәрдан һәрвакытта һәм һәркайда: —Ин беренче үзеңне үзең кайгырт, бары шул вакытта гына кешеләрнең сине кайгыртыр кайгысы калмас, аларнын үз борчулары да җитәрлек бит.— дияргә ярата иде. Тиф белән авырып егылгач, үзен-үзе карый ачмау, башкаларның тормыш арбасына артык йөк булып утыру анын өчен ин авыр, бик тә газаплы нәрсә иде Хәзер ул соңгы уйларыннан арынырга теләгәндәй, үткәннәрдәге хатирәләр белән генә яши башлады. Ә истәлек-хатирәләр һәрвакытта каядыр, кемгәдер, нәрсәгәдер кайту бит ул. Кешеләр бит вакыт агышында, гомер үтешендә киләчәккә генә юл тотмыйлар, аларнын кайтулары да тулып ята: балачакка, яшьлеккә Үткәннәрнең матур мизгелләренә... Ә туган якка кайтулар? Гомерлек дәрвиш, сукбай, сәяхжан һәм фәйләсуф Хөснимәрдән гомере буе кайтулар белән яшәде. Әлеге дә баягы Туган якка Кайтулар иде ул... Ни өчен кайту турында еш уйлана башлады сон әле ул? Ә! Сонгы Кайту, мәңгелек Кайту турында чуала бит анын фикере, шул хакта анын борчулы уйлары Ул гел әйтә килде: —Кзггапны укый белү—бер нәрсә, анын төбенә төшеп, язылганнарны тулысынча аңлау—бөтенләй икенче мөмкинлек. Сирәк кешеләргә бирелгән сәләт ул. Язганны юләр дә укый, сүз-җөмләдәге фикерләр—тирән акыл өчен генә. —Күрә белергә кирәк, ә күргәнеңне үзгәлекләре, аерымлыклары белән хәтеренә сеңдерә алу, кирәк чакта төгәл итеп искә төшерү күпләрнең төшенә дә керми... Аның тагы бер шигаре бар иде: —Яши белмәгән сурәттә дә үлә белергә кирәк! Яшьрәк чагында әйтелгән бу сүзләренә күпме ялган пафос, хәтта үлемгә дә җирәнеп карау салынган иде! Әмма әжәл аяк очында басып торганда, менә-менә җанын кыеп алам дип маташканда, әле тиргә батып яткан, әле калтыранып бозчы суларга баткан Хөснимәрдән көч-хәл белән урыныннан күтәрелде дә биштәренең эчке кесәсеннән кечкенә генә бер шешәчек ачды: —Газаплардан ко-ты-лыр-га... Алга юл юк. Ин мөфтиме, бер каршылыктан икенчесенә күчәргә. «Не»! Күчеш—ин зур яктырыш Агуны бер йотуга, ул урынына ауды. Башта бугазын, аннан эчке әгъзаларын агу көйдергәнен ачык тойды. Укшырга азапланды, аны көзән җыера башлады. _ —Кырык ел гомер—кырык көн һәм агу...—диюгә, башын мендәр кырына салды... Матавыклы заман... Ниндидер эсерлар, большевиклар, меньшевиклар, анархистлар, монархистлар, кадетлар, октябристлар, трудовиклар, социалистлар баш калкытты. Исемнәре-атлары истә калмаган әллә кемнәр тагын Россиядә өч кеше кабакта очрашса, бер партия яисә оешма төзи башлады. Адәм көлкесе. Америка Англия кебек илләрдә ике партия бик җиткән дип саныйлар. Ьер көндә байларны талап, һәммә хәерче-ябагай бай булырга теләде. Хикмәт 4. .к. у.» 50_ РАФА ЭЛЬ П1ВЛТ байлыкта гынамыни сон” «Байлык—бер айлык, саулык-гомсрлек.-ди шык Хикмәт—мәгънәле тормышта, инабәтлелектә ич! Хөснимәрдәнне савыктыру, яман чирдән алып калу өчен табиб һәм дарулар эзләп йөргән Мөхәммәт белән Ольга ишек алдындагы иске флигельгә кайтып керсәләр: сукбай һәм зимагур, дәрвиш вә сәяхжан. хыялый зат. тагы ла килеп—фәйләсуф дару көтмәгән, агу эчеп үлгән иде.. Агунын исеме цикут иде бугай... Мөхәммәт ни дияргә дә белмәде. Менә хәзер генә, шушы минутта гына ҮЛ Хөсннмәрдәннен үзе өчен бик якын кеше булганын аңлады Ул әтисеннән күрмәгән жылыны аннан тойды, ипле-рәхәт сүзләрне әлеге агаеннан ишетте... Хөснимәрдан тынычланган... Үле гәүдәсе сузылып киткән кебек... Жәл. жал. бик тә жәл Вакытсыз китеп барды бит Вакытсыз киткәннәр һәрвакыт күнелдә юшкын калдырып китә. Авыр, юылмас, ямьсез юшкын Йа Алла, кеше үлеп кенә үз кадерен аңлата аламыни сон’ Тукай әйтмешли — Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү9 ! Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?! Нәрсә дигән иде оәях-фәйләсуф: «Үләсе килә түгел, яшисе килми кайчак!» Әйе... Шулай дигән иде Урында таралып яткан Хөснимәрдән кызганыч та, мескен дә иде Гомеренне уз кулларын белән очлау, бер яктан караганда, юләр батырлык булса да. икенче яктан, зур гөнаһ һәм үз-үзенне жинә алмау, гомереннен һәр минутын, сәгатен, тәүлеген, аен. елын озайту өчен яшәү теләген, бигрәк тә. көчен булмауны күрсәтүче бер дәлил дә иде бит Хөснимәрдәнне җир куенына салдылар. Казан каласының мөселманнар зиратындагы бер почмак анын гүренә—мәнгелек торагына әйләнде. Соңыннан анын киемнәрен, биштәрен атып чыгып бакча артында яндырган Мөхәммәт теге серле блокнот-дәфтәргә тап булды. Кызыксынып карап утыра иде, әллә нинди ят сүзләргә, тамгаларга, иероглифларга эләкте. Тагын ниндидер рәсемнәр, билгеләр, йолдызчыклар, мәгънәсе ишерелгән сүз-башваткычлар Тик шулай да. Ул монда бер искиткеч сүзгә дә сөртенде: — Инабәт... Бу бит алачыкта алар бәхәсләшеп утырганда агае язып куйган сүз. Аеелы. көне дә шуна ымлый Нәрсә әйтергә теләгән сон Хөснимәрдән ошбу сүз белән.’ Нинди мәгънәләр яшергән ул ана? Мөхәммәт бу сүзнең мәгънәсен белеп бетерми иде. тик шулай да. тик шулай да... — Ин мөфтиме, Хөснимәрдән агай әйтмешли, кеше, бигрәк тә, яшь инсани зат үзенен тормышында һәрвакыт ниндидер бер нык терәк тоеп яшәргә тиеш Бу—сәбатлы булу, ныклыкка ирешү дип атала. Инде ныклык- терәк сина үз кавеменнән, үз нәсел-нәсәбеннән килә икән, монысы сибытлы булу1а тин Ин-ин чын терәк-көчне үз халкыннан алырга мөмкин, шунамы. үз халкыннан читкә китеп олаккан кешеләрне картлыкка таба үз милләтенә елышу, анын гореф-гадәтләренә, тоткан дине вә йолаларына кайту уе баса Туган жир хисе күнелдә жирсегү кузгата. Әлеге жирсү иртәнге намаздан сон сине туган туфракка чакыра Җирсез кешене дә беркөн жирләргә кирәк ич' Җирсез бәндәләр кайдадыр җирләнеп кенә үзләренә мәнгелек жир өлеше ала... Хөснимәрдән әнә шул жирсү белән интекте инде сонгы көннәрендә Бер уйласан, ул үзе бит болай мәңге сәяхжан, ә ныклабрак карасан—үз ягында. Шөн төбәгендә утрак, ипле, авылча гади генә гормыш алып бара алмаганына никадәр үкенде ул Мәгәр аны бит мә1ънәви хәят, рухи тормыш бик нык кызыксындырды Хосусан анын жанын бик тә айкаган нәрсә Аллаһы вә Иблис каршылыгы иде Юк. юк' Бу хозурланып-уйланып утыра торган нәрсә түгел, булмады да. шунамы ул бу мәсьәләгә яшен яшьнәп, күк күкрәп каты янгыр яуганда яисә төннәрен йолдызларга карап утырганда гына кагылучан булды Ә болай Иблисне Аллага каршы көч итеп санау аңа үзе үк алласызлык булып тоелды. һай, дөнья Йә, Хакыйкать, кешеләргә бер ачылырсыңмы син?! Кем ачмый тора аны? Иблисме?! Әллә Хәер, бу дөньяда аңа Хакыйкать Китабы ачылмады. «Сим-Сим, ач ишекне!*—дигән кычкыру-авазга әкият ишекләре генә ачыла ул. Эзләнүләр, икеләнүләр, үкенечләр, көенечләр, күп китаплар арасында гомер уздырып, Хөснимәрдан бакый дөньяга күчте. Калдымы ошбу дөньяда аннан бер эз?! Калдымы ул аралашкан кешеләр күңелендә аннан бер сүз?! Эзләрне, атбәттә, вакыт яңгырлары юа: бар иден—юк булдың. Әмма . Менә Мөхәммәт күңелендә Хөснимәрданнең өч кызыклы сүзе калды: —«Иң мөфтиме»—мөһим сүзенен Хөснимәрдәнчә әйтелеше —«Не*—фәлсәфи мәгьнә-категория. дөньядагы каршылыкларның асыл уртасы: камиллек дәрәҗәсенә ирешүе, гармония балкышы. —«Инабәт»—серле сүз. Мөхәммәт әле ансынын мәгънәви тирәнлегенә төшенеп җитмәде, шуңа карамастан, бу сүз—сүз буларак та кызыклы бит: кәгазьгә ул хәрефләр булып төшә, авыздан ул авазлар булып чыга, һәр сүзнең бер күренеше, бер ишетелеше бар, ә менә анын мәгънәви әверелеше нәрсәдә күренә соң? Хөснимәрдән бер генә әйтмәде: —«Кяф» белән «нун» арасында дөнья булган. Аллаһы Тәгалә вә сөбхәнәкә «Күн фәйләсуф!»—дигән. Әнә шулай. Ул: «Бул!»—диюгә—дөнья яралган Дөньянын башы—Ходайнын Сулыш Алышы. Дөньяның Ахыры— Ходайның Сулышын Чыгаруы. Әнә хәзер Ольга йорт хуҗаларыннан калган изге китапны укып утыра. Изге Иоан язган «Инжил»не: «В начале было Слово, и Слово было у Бога, и Слово было Бог Оно было в начале у Бога. Все через Него начало быть, и без Него ничто не начало, чго начало быть. В нем была жизнь, и жизнь была свет человеков. И свет во гьме светит, и тьма не объяла его.» «Дөнья—Нур ул, ә ул Нур нәни генә ноктадан ага»,—ди иде бит Агае да. Андыймы «Инҗил»не Мөхәммәт? Юк, анламый! Дөньяны анлап бетерү өчен инсаннарга аз гомер бирелгән. Камиллеккә ирешим дисәң, йөз илле- ике йөз ел яшәргә кирәктер! Шуңа да карамастан, ул үзенең зирәк акылы белән бер нәрсәгә шактый гына төшенә: —Хак: «Күн фәйләсуф!», ягъни үзебезчә әйтсәк: «Бул!»—дигән, шушы бер сүздән дөнья булган. «Инҗил» нәрсә ди: «Башта Сүз булган, һәм ул Ходай Сүзе булган, һәм Сүз үзе Аллаһыныкы—Аллаһы булган. .» Мөхәммәт саташып бетте... —Сүз, сүз, сүз... — И. Хөснимәрдән агаем, китеп бардың, агаем. Борчыган сорауларыма җаваплар кайдан—каян алаем? Әнә ул—Әхтәм улы Мөхәммәт Болгараев—Алып Егет!—(Хөснимәрдән агае ана еш кына шулай дия иде) бәхет эзләп, юк! тамак туйдырырга дип, Азак диңгезендәге балык промыселләренен берсенә эшкә килде Өстәлдә, идәндә, урамда аунаган балык кылчыкларыннан башка бернигә дә гап булмады. Ә хыялында?.. Бер кечерәк өйлек булса да акча эшләү иде ич Иа Алла!. Инде Хөснимәрдән агайны алыйк.. Анын агу эчеп түгел, ә яшен яшьнәп торганда, яшен яшәп китәсе килгән иде бу дөньядан. Яшен яшьнәу-Хөснимәрдән өчен Күчештәге Балкыш булыр иде Ул әйткән һәм олуг мәгънәгә ия: —Не!!!—инде бу... Юк, булмады! , , Шул «булмады», «тормышка ашмады»лар өчен генә яшибезмени оез бу якты дөньяда? Менә бит ул ничек! Мөхәммәт якташ-авылдаш агаеның күп кенә сүзләрен колак кырыннан гына уздыра. бик күбесенә төшенми, шактый мәзәк җөмләләреннән көлә- үрти. ә үзе аяламаган фәлсәфи гыйбарәләргә хәтта ачуы ук кялә иде. Хәзер инде Хөснимәрдан фәйләсуф юк. ә аның сүзләре, кызыклы фикерләре хәтеренә бер-бер артлы килә тора. Ул бервакытта да әйтмәгән сүз-мәгънәләр, сүз-хикмәтләр. сүз-нәгърәләр. сүз-рәнжешләрдә ап-ачык ишетелеп тора кебек Бу—икеләнү, кешенен икеләнү-телгәләнгәялеге Бу—бер кешедә ике кеше, ә бәлки биш кеше яшәү. Менә хәзер дә Мөхәммәт Хөснимәрдан агаеның жаны. ничектер күренмәс болыт-томан булып, үз жанына күчүен тойды. Бер кешедә биш жан буламы'» Әйтик, юк дигәндә—ике жан? Буламы сон"»! Ольга китабын куйды: — Нәрсәдер әйттең бугай Мөхәммәт сискәнеп китте һәм хыялыннан бу дөньяга кайтты: — Бернәрсә дә димим... —Әле генә нәрсәдер әйттен кебек. Нинди сүз ул? Кайсы сүз?—диде Мөхәммәт аптырап. Хәтта җилкәләрен жыерып куйды —Ул сүзне мин ишеттем дә оныттым. Несусветное слово! В начале было Слово.—диде Мөхәммәт аны үчекләгәндәй.—Иэвини! Мой язык уже без ужей — Магомед!—диде Ольга,—Көлмә син. джигит! Хәлләрең еларлык! Ул үзе ярым ятып торган диваныннан кузгалды, китабын өстәлгә ташлады: —Әнә көзгегә кара әле. борынын ничек салынган... —Салынса ни.-диде Мөхәммәт Барыбер идәнгә тимәгән ич! Кендеккә кадәр дә төшмәгән. — Борының җиргә тисә, син кеше булмас иден. филгә әйләнер илен, дип көлгәндәй итте Ольга Нигәдер анын бүген кәефе эт ашарлык, шуңамы, ул Мөхәммәтнең дә кәефен төшерергә теләп, сүзләрен егеткә ата-өя бирде Хатын-кыз холкы инде- «Мин еласам—син дә ела. мин көлсәм—син дә көл. мин авырсам—син дә авыр, мин сәламәт икән—син дә таза-сау бул!» Бер сүз. юк кына сүз. чүп сүз аларны беренче тапкыр бозылыштырды Нинди сүз иле әле ул? Менә әкәмәт вә хикмәт! Ул сүзне Мөхәммәт онытты да ияте Хөснимәрлән агаенын «Мөфтиме». ■ Не». «Инабәт» сүзләре генә колагында гөжләп торалар кебек Гүя бал кортлары... Егет шаккатты «Кара инде, ә'»' Әле Азак дингезе буендагы алачыкта «яратам- дип. кайнар сулышын өрә-өрә аның колагына пышылдаган Ольгамы сон бу'»' Әнә ул ана хәзер ничек өрә. әнчек этмени! Көче житсә, күлмәк итәге астына бөтереп тыгар иде «Батырнын үлеме марҗадан» дигәннәрме әле безнен татарлар, әвәлге бабайлар...» Менә шундый кинәт үзгәреш— Ольганын «ярагамнан* «яратмыймга» килүе, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндерүе аны өнсез калдырды Гаилә мөнәсәбәтләрендәге низагларны әтисе белән әнисе арасында күргәне булса да. ул әлеге эчелешләрне әтисе башлавын бик белә иде Бәлки алар, шактый озак яшәп, бер-берсеннән туйган да булганнардыр Әтисе белән әнисснсм фәкыйрьлектә гомер итүләре, әтисенен хәмергә ияләнүе дә араларын салкынайткандыр Ә монда9 Әле бит күпме генә яшәп алдылар. Бу. бәлки, бернинди дә саф хисләр, изге теләкләр, матур омтылышлар булмагандыр, мәхәббәт уены гына булгандыр Уен-көлке генә «Хөснимәрдан агаем'—диде егет әрнеп. - Нигә шулай көтмәгәндә генә китеп бардын9 Менә хәзер минем кинәш сорар кешем дә юк. Нишләргә мина, нишләргә9 Барысын ташлап, башны алып качаргамы9 * “И кадерле әнием! Бик сагындым мин сине . Синсн улын. Хөснимәрдан агайга ияреп китеп, үз башына әллә нинди авырлыклар төшкәч кенә бер нәрсәне ачык аягадьг Мин сиңа һаман бала икән, әнием! Син бер тапкыр да күрмәгән, әмма килененә әйләнергә гиешле Ольга белән тарткалаш башлангач та. хәзерге минутларда иң зур терәк булып Син. әнием!—искә килдең, хәтергә төштең. Нишләргә сон мина, нишләргә?! Башны атып жир читенә китәргәме?..» —Идиот син. кретин! - Нәрсә-нәрсә ” — Шуның өстенә куркак! Әй. әйе шул! Ишекле-түрле йөреп, Ольга аңа жикеренә икән: —Нигә дип мина өйләндең, ә?! Үз хатыныңны яклый алмагач. Во-о- он отсюда! Мөхәммәтнең дә түземе бетте, ул уйга батып утырган җиреннән сикереп торды да. ишеккә таба киткән Ольганы зырылдатып үзенә борды һәм ана кискен-дәһшәтле карап, әйтә салды: —Беренчедән, сүзләреңне үлчәп сөйлә! Хатын бер мәлгә анын ут уйнаган күзләренә карап имәнеп китте: «Монын чын татарлыгы чыксамы?—дип кенә уйларга өлгерде ул. —Икенчедән.—диде Мөхәммәт —Башында тавык мие түгелдер, юкка кытаклап йөрмә, ә аңлатып сөйлә! Теленнән чүп чыгарма! Ольга өнсез калды.. Юк. юк! Бу—Азак диңгезендә аңа өйләнгән, ә бәлки, үзенә-үзе көчләп өйләндергән унҗиде яшьлек егет түгел иде инде, күпмедер дөнья күргән, кичереш-тетрәнүләр аша үткән, кадерле кешесен югааткан. ярты ел эчендә үзгәреп-икенчеләнеп киткән яшь ир иле инде. Монын белән тегеләй-болай гына сөйләшеп булмый. Шушы Алып Егеткә үлепләр гашыйк булып, үзенен аннан ун яшькә өлкәнрәк икәнлеген дә оныткан хатын менә бүген генә Күктән төшеп җиргә утырды Канатлары озак тотмады. Нигәдер юеш иде алар Әллә күз яшьләреме?.. Барысы да мираж, ялган... Алда кырыс чынбарлык көтә: катлаулы мөнәсәбәтләр, бер сынык икмәк өчен бил бөгү, кешелек дәрәжәнне төшереп кемгәдер баш ию. горурлыгыңны югалту, намусыңны пычрату. Ах. ялгыштың Ольга! Бу Хаос-Марданын әйтер идем инде, авылдаш энекәшенә, әле борын төбенә мыек төртеп килгән генә егеткә «өйлән!—диясе урынга, «ашыкма але» дип әйтә алмады. «Не»'—имеш, капма-каршылыкларнын гүзәл чагылышы, гармониясе. Ә кайда сон ул гармония? Кинәт ул тетрәнеп куйды: —Кемдер тибә түгелме сон?.. Ишеккә тибәләрме? Тагын Генка килде микәнни инде. Ходаем?1 Ольганын бит бүген гасабиланып Мөхәммәткә кычкырынуына да шул Похмелкин гаепле Ул анын базарга киткәнен генә көтеп торган. Килеп керде дә: —Мин сине, сука, стерва. үтерәм!—дип яный башлады. Ә бит аны мин үзем үтерергә тиеш идем Әтием өчен үч алырга тиеш идем. Юк. булмады! Үтерүчене үтерү—канәгатьлелек китерергә тиеш!. Үчсез яшәү өчен көч алып килә торган берәр нәрсә бармы тагы? Үч алу—үзе үк яшәүгә көч алу түгелмени .” Ольга Мөхәммәтнен дәү кулларыннан ипләп кенә ычкынды да. сулкылдап, ятагына барып ятты. Егет, ничек кызып киткән булса, шулай суынып, флигель ишеген ачты. Ана үзе генә калып бер фикергә килергә, алгы тормыш турында ныклап уйланырга вакыт җиткән иде инде. Ерактагыны бүгеннән күрергә кирәк! Максатны никадәр алданрак куйсаң, шулкадәрле яхшы. Омтылышларны ачыкламый торып, кош булып оча алмыйсын, ә еландай шуышасын гына. Йа, Алла! Ни-нәрсә бу? . „ _ Ул да Хөснимәрдән агае кебек уйлый һәм сөйләшә башлады түгелме. Гыйбарәләрне генә кара, гыйбарәләрне генә , һәркаюсы _Мин_Хөснимәрдән!—дип кычкырып тора.. Анын кебек -Кеше көен көйләп, үз көеннен жөе калмасын!—диясе генә калды. Их. Ольга'. Ул күккә карады... §1 РАФАЭЛЬ СИВАТ Абынып егылганнар. йөзе белән капланса, бервакытта да күкне күрми Егылып га күкне күрер өчен аркада ятарга кирәк... Октябрь ахыры... Октябрьгә кара да бер. ак та бер! Чөнки бу айда җиргә кар төшәргә дә мөмкин, пычрак кара балчык ятарга да мөмкин. Катырып та җибәрә көннәр, җебетеп тә җибәрә Әле янгыр сибәли, әле кар төшкәли... Агачлар шыксыз шәрәлектә калганнар. Алар хәтта үз ялангач лыкларыннан оялалар да кебек. Җирдә сары яфраклар: «Көз инде, көз!»— дигән хәбәр булып, монланып яталар һәр көзге яфрак—һәр көзге агачның бөртек күз яше... Адашып килеп кергән жил. тычкан белән шаярган мәчедәй, көзге сары яфраклар белән уйнап маташа Әмма сары-ут яфракларга «тәпиен» пешерәме, тиздән каядыр китеп югала. Иренеп кенә кар ява.. һәр кар бөртеге—нәни йолдызчык. Учка төштеме, елый башлый һәм тамчы-ишен калдырып кирегә—Күккә!—оча да китә. Мона да аптырый Мөхәммәт: —Менә әкәмият! «Әкәмәт»не дә Хөснимәрдән агае «әкәмият» дия иде түгелме сон'1 һәй. аңламассың Хөснимәрдән агайны. Ул бит сүзне тылсымландыра белә иде Яраткан сүзләренә ниндидер җылылык өрә ала иде... Нигә Ходай безгә биш гомерлек Тән-Бәдән һәм берьюлы Биш Җан бирмәгән икән’ Анын берсен без үзебез өчен тотар идек. Икенчесен гаилә һәм балаларга, өченчесен данлы-шанлы эшләргә, дүртенчесен милләт, халык өчен һәм бишенчесен Аллаһыга дога укып, гыйбадәт кылу өчен... Нигә Ходай безгә биш гомер һәм биш җан бирмәгән икән? Бәлки безнен өчен бер жан да бик зур нәрсәдер. Ул бит тән,;төрмәне тарсынып яши бугай Ул үзен анда читлектәге кош итеп сизәдер. Йөрәк туктауга, жан шул оясыннан очып чыгып Күккә ашмас иде... Их. Хөснимәрдән агаем! Азак диңгезенә атып килеп адаштырдың син мине. Юк. саташтырдың Әллә нинди төшләнүләр иленә алып кердең. Көпә-көндез аягүрә күргән төшләр болар... — Паря. у тебя закурить не найдетея! Хыял-уйларыннан арынып, күтәрелеп караса. Мөхәммәт извозчикнын атына килеп бәрелә язган икән, ярый әле ике арала койма бар иде. Көрәк сакаллы, бәрәңге борынлы, кызыл йөзле, жылы-гади карашлы дәү генә гәүдәле урыс агае. Менә шунда гына Мөхәммәтнең күңеленә кылт итеп болгар карчыгы изге Серафима бүләк итеп калдырган тәмәке янчыгы искә төште Анда бит Әйе. анда бит Серафима әбинең ире Теодор картның бу дөньяда тартып бетерә алмыйча калдырган болгар тәмәкесе бар иде. Үзе тартмагач, Мөхәммәт аны актарып та карамады, бары тик изге карчыкнын истәлеге итеп кенә куенында саклады Янчыгы да шәп иде, ташлап калдырсак, карчыкнын рухы тотып, кулын корыр иде Ул янчыкны җилән куенындагы кесәсеннән тартып чыгаруга, урыс агае «ах!» итте: — Ну, какой красивый кисет!—дип сокланды. Кесәсеннән гәҗит чыгарып, янчыктан бер-ике чеметем тәмәке алгач. соклануын Мөхәммәткә күчерде: —Син бездәге бер баһадирны хәтерләтәсең Анын яшь чагын ..—диде. —Кемне? -Иван Бабушкинны... Көчле дә кеше инде! Үзе ул Заструг малае Порт-Артур герое... —Заструг?—дип сорады Мөхәммәт «Бу атаманы кайда ишеттем сон атс* дип уйлангандай итте. —Вятские Поляны ягындагы урыс авылы ул. Син аны белмисендер. Ничек белмәскә!—дип кычкырып җибәрде егет.—Мин үзем дә Вятка малае ич инде! —Кит аннан! Кайсы авылдан? —Шөннән. —Беләм Шөнне Булганым да бар Сезнең анда купец Гариф Капкунов яши. Тагын Сабир, Шакир байлар. Гайрәтле кешеләр! Мөхәммәт урыс агаен чүт кенә кочып алмады: «Бу—үз кеше икән!» Аның бу сүзләре дә Хөснимәрданнеке иде Ул бит Мәхмүдбәкне,— Кырым татарын, шулай гына бәяләде: «Бу—үз кеше икән... Бу—тач без икән...*—дияр иде Барыбыз да бер Күк астында яшибез, мәш киләбез, бер жир өстендә йөрибез, гомер итәбез. Әмма. Дөньяның кайсы гына кыйтгаларына барып чыксаң да, якташ якташ инде! Ул синең күнел төбенә кара таш булып ятмый, ә ниндидер якынлык илә иплелек белән килеп керә. Урыс агае да аңа рәхәт бер җай белән карады да: —Ә син монда нишләп йөрисен?—дип сорады. —Адашып килеп чыккан идем дә, менә саташып йөрим әле һаман, һич кайтып житеп булмый,—диде егет. Анын бу җавабын анлап бетермәсә дә һәм бик үк ошатмаса да, урыс киң күңелле кеше иде булса кирәк —Утыр миңа, әйдә кайтабыз,—диде ул бик гади генә.—Тәмәкеңне генә жатләмә. Шушы сүзләр Мөхәммәтне әллә нишләтеп җибәрде: —Иә инде! Кайда һәм кайчан ишетте соң ул бу сүзләрне? Хәтер пәрдәсе күтәрелде.. Җәйге матур көн Кояш кичкә таба авышкан. Ул тегермән тирәсендә уйнап йөри Әтисе белән Түбәнге тегермәннән Федорыч «стаканлап» утыралар. Әтисенә, эчми эчкән татарга, күп кирәкмени: ул инде. Федорыч әйтмешли, «ике тамчыдан тәпиен сузган» Әнә ул карт тирәк төбендә йоклап ята... Әтисенә карап тора да малай елап җибәрә. Шунда «тамчы да диярлек исермәгән» Федорыч аны күтәреп ала: —Утыр мина—әйдә кайтабыз! һәм уң як җилкәсенә утыртып, аны өйләренә алып китә. Ишек төпләренә җиткәч: —Примите дорогого гостя, хозяйка!—дип, әнисенә баш иеп, малайны аякларына бастыра һәм үзенең Түбәнге тегермәненә төшеп китә. Тегермән эшенә әтисен шушы Федорыч өйрәткән ич! Хөснимәрдән әйтмешли: «Татар бәхете ләхетле. •>—ди. Килешмәде ач тагарга тук тегермән. Кайчандыр Казанын югалткан кебек югалтты ул аны «Эт корсагына сары май да килешми», ди Шулай булгач, чылбырда утыр инде гомер буе.. Мөхәммәт извозчик урыска тагын да текәлебрәк карады һәм таныды: —Федорыч! Бу үзе ниндидер кискен, шул ук вакытта ягымлы вә яратулы тавышка урыс агае сискәнеп китте. Түр кесәсеннән шактый керләш ән яулыгын алып күзләрен сөрткәләде. аннан ашыгып кына куен кесәсеннән күзлек футляры тартып чыгарды, савытыннан «велосипед»ын алгач, борын очына элеп куйды: —Неужели? Ахтамыч?! Му-хам-мет! —Мин бу. Федорыч.—диде егет гади генә. —һич ышанмый-мм... Синме соң бу Му-хам-мет? О Боже' —Мин инде. мин. Федорыч!—дип шатланды Мөхәммәт —Ну. джигит! Ну. великан! Башка җирдә күрсәм, танымас та идем. Вон, как вымахал!—дип, гөрелди-гөрелди сөенде Федорыч.—һич танымый идем. ^ кенә бер-берсенен кочагына ташланмадылар. Ташланырлар да иде. берсе арба-тимерхугка җәелгән, ә икенчесе, үч иткәндәй, урамны бүлеп тимердән коелган койманың эчке ягында иде. Менә Мөхәммәт җинел генә койманы сикереп чыкты. Алар сүзсез генә кочаклаштылар... —Йа. Мухаммет, әйт инде: кайларда йөрдең''—диде Федорым, күзлеген салып. —Ходил за три моря!—дип кө;ше Мөхәммәт. —Рус теле кирәк булдымы сон'.’ — Кирәк булды. Учитель! — Во-во'—диде нәрсәгәдер ымлап Федорыч. ә үзе. күңеле тулым, яшьләнгән күзләрен сөртеп алды -Телләр белү—үзе бер гыйлем ул! Бу очрашу шулкадәр тәэсирле иде ки. Мөхәммәт тегермәнче Федорымны күргәч кенә бер нәрсәне бик нык анлады: юк. өй салырлык акча тартмады аны Азак диңгезенә. Менә шушы «учитель Федорыч-нын «за три моря» дип сөйләүләре дә тартты Тагын ул яклардан килеп җанына иңгән ниндидер тавышсыз Оран-Өн тартты Бабалары, бик ерак бабалары өн-ораны Алар яшәгән өн-жирләр тартты. Юкса, диңгез буенда кыйналып, үләргә ятканда. Нәсел Башы Болгаер карт Рухы кайдан, ничек калкып чыгар һәм анын белән сүз тотар иде Дөньяда бернәрсә дә тик торганнан булмый.. Их. Хөснимәрдан агай! Ә мин сине нигә бу якларга алып килдең дип әрләгән булдым. Ахмак баш! Гафу ит. Хөснимәрдан агай... Колак төбендә Федорычнын ягымлы тавышы ишетелде. —Утыр мина—әйдә кайтабыз... —Хәзер-хәзер, Федорыч Ә анарчы безгә бер җиргә барып килергә кирәк әле. — Кайда'’—диде атчы турыдан-туры. —Татар зиратына... —Анда кемен ята? —Остазым!—диде Мөхәммәт. —Кем ул? —Хөснимәрдан агай... —О!—диде Федорыч —Беләм мин Хуснимарданны. — Во!—диде ул баш бармагын тырпайтып —Анын белән сөйләшеп утырырга туры килгәли иде. Хөснимәрдәннен каберен зиярәт кылып, юлга әзерләнделәр Мөхәммәт. юклы-барлы тиеннәрен санап, әнисенә күчтәнәчләр алырга йөргәндә. Федорыч серле генә елмаеп аны үз янына чакырды. —Тартырга бир әле! — Мә... Хет кәҗә тоягы калынлыгы игеп төр һәм тарт! Жәл түгел, мин үзем тартмыйм ич. —Ә төбенә кадәр төшсәм? —Төш'—диде Мөхәммәт битараф кына —Пар аттын йөзек тә күренсен дисеңме? —Нинди аттын йөзек ул тагын?—дип аптырады Мөхәммәт. —Сон. синең кисет төбендә бриллиант кашлы пар аттын йөзек ята ич... Ах. Серафима әби! Мин синен сөйләгәннәренне әкият итеп кенә тыңлаган идем ич! Пар аттын йөзек, ә! Юлга чыгуга, ишеттеләр: «Бәлшәвиклар влачны кулга алганнар»!