ҖАНЫМ ЧАҢЫ
Күпләр соравына бер җавап Кайда чыккан, нмеш. кеше?— күпләр шулай баш вага... ... Аналары су сибә дә, кыллары чәчәк ата. Ни чыкмас та. кайдан чыкмас, чиксезлек бу!—шул кызык! ... Әнә. Дөлдел канатлы тай очкан... йолдыз тамызып. Түлке артык чуарлаган. кичерик, яшьлектәндер. Ни хәлләрдә хәзер үзе, кай тарафка киткәндер?! Сылап киткән ул Галәмгә Айны да. Кояшны да... Кайдан чыккан, имеш, кеше? — Сораумы бу. йа Хода?! Шул тай юеш җир тамызган, яралгансыз шунда сез: димәк. .Алла бакчасында кыймылдыйсыз һәммәгез. Сез биектә һәм боекләр! моны белү бик кирәк. Рөстәм МИНГАЛИМ <1937) — шагыйрь. драматург Татар, рус. башкорт те.шренда доньм күргән күпсанлы киташар авторы Татарстанның атка аягач сәнгать тиск исс КашшШ яши ...Алла кушып— бакча кипсә, чнксезлеккә җирне сипсә?! Да-а-а, хәлегез хәтәррәк! Каләмдәшем Хәйдәр истәлегенә Бик елак кон «Яхшы хуҗа этен өйдән чыгармаслык!»— дигәндәй. ... Резнн итек, ак плащын киеп, нрт\к килдең миңа ярдәмгә: —Бергә-бергә, абый. без яшәрбез!-дидең. Юньсез малай, вәгъдәң кайда соң? Бер мәл—миңа, башкаларга ләм-мим— дөньядан ук китеп баргансың. Озата алмадым ич соңгы юлга, күрми калдым—җанны шул кисә. Бер ел йөрим сиңа ачуланып, гаепсез лә үзең, югыйсә... Ничек алдандың да иярдең син Үлем кыяфәтле язмышка?! Уең сәнгать, буең сәнгать иде, тере сәнгать идең, мальчишка! Каты әйткәч, әйтим йомшагын да, шпетмәсәң һәм ишетсәң дә... Машинкада' һаман шигырь чүким, акча гына артмый кесәмдә. ... Туздырдылар Казансуның ярын без тергезгән учак урынын. Шагыйрь Мирза килгәч күрмәс бүтән безнең анда басып торуны; Ленин күперен яңарттылар, тик ул Хәйдәр үзарга да ярамый. Тукталышлар—«Кутуй» һәм «Чишмәле» тора әле сннсез каралып. Галәм үзе болай якты гына. Шунда сине күрмим бит һаман. ... Чнксезлекнең чиксез бер җирендә очрашырбыз кебек яңадан... Әнкәйне җирләгәч Элчнсактан гөрләгән су гөрләп кала әле. һәм исәннәр яшәп кала, гөлләр кала әле. Яшибез дип бергә-бергә юанасы килә. Чынлыктан качып шигырьгә, югаласы килә. Бнк әрнетә икән чынлык, әрни жиреч-кырыч. Өер-өер саллар сыман йөзә матәм жыры. Бер якында, бер еракта сәер кара көлеш... Бнн кемдер ыштансыз да тәһарәтсез килеш... Кемдер илләр данын егып, канын ерып кичә... Үз юлдашын буа кемдер, кемдер агу эчә... Элчнсактан гөрләгән су эчәр өчен иде... ... Исәннәргә жаным чаңы ишетелмидер ннде. Җибәрмәсләр иде жнрнең болай ук кадерен: бу жир минем әткәй белән әнкәй кабере! Үземә Без актар! ан таулар артта калды. таш күгәрер көчем калмады. Көчем хәзер сирәк бәйрәмнәрдә йөз грамм да ярты алмалык. Узды-китте яшьлек сәер чорда, сәерләтеп узды жанычны: Яшь кызлар! дип. өзелеп-ялт анмадым. картраклары күзгә чалынды. Уйлан шуны хәзер елмаям да. сызланам да кайчак утырып. Мин гомерне тормыш учагына яктым бугай артык тутырып. «Татлы малай-йокы» йокламадым, саташулы булды төннәрем. Төшкә керде күрше матур апа. мин иреннән аны көнләдем. Егет булган көннәрем дә сәер, саташулы төнгә әверелде. Муенымнан иде яшьтәшләрем, яшем жнтмәсләргә үрелдем... Эти булып кемгә бәхет бирдем, үзем йөрдем дөрләп-куанын?! Бүгенгәчә янын бетмәгәнгә мин тилегә һәйкәл куярлык. Колер идем карап, һәйкәлем юк һәм күнелдә нәни бер шом бар: бу елларда нык картайдым ахры, гел чалына күзгә яшь кызлар. Тентү яки бердәнбер җәй Уз бүлмәгә, бу мин генә, син дә үзен шикелле. Ямьсез дә син үзең кебек, нәкъ үзенчәсөйкемле. Дөнья тар ул. очраштыра, ник очрадың кыш көне? Әллә хәзер гел кыш кына, чын җәйләр дә беттеме? Бар иде бит минем җәем, кайнар учак... һәм чәе— соңгы җәйләр арасында, әйе. бердәнбер җәем! Исеңдәдер—юлың ял1ыш минем юлга юлыкты. Син яшь идең. Бүгенгедәй. мин карт җүләр ул чакта. Учак янды чарт-чарт итеп, чырык-чырык син көлдең. Юк, көлмәдең, син ул җәйгә шигырь булып бөркелдең. Минем дә җан шигъри иде, шактый күпне сөйләттең. Тыңладың да... Үзең миңа хәтәр сүзләр дә әйттең. — Карт шайтан!—дип, әчеттереп, күңелемә чәнчедең.— Ата беләм мин сүз белән! Үтерәм сине!—дидең... Мин сүз белән тенти беләм, ярый, артык җәелмим: —Сал туныңны, хәзер тентим, кай җиреңә яшердең снн шул бердәнбер җәемне?! Төшеп югалма икән (Өч хатын-кыз тавышына бер шигырь) Иркәм, иркәм дигән булды, карады күзләремә. Шикәр иде, ширбәт иде, бал иде сүзләрендә. Ай иркәм, вай иркәм! Яр сөяргә ашыкма да, соңга да калма икән. Мәхәббәт дәрәҗәсенә төшеп югалма икән. Иркәм, иркәм дигән булды, баш куйды иңнәремә. Мәңге янар учак булып урнашты йөрәгемә. Ай иркәм, вай иркәм! Яр сөяргә ашыкма да, соңга да калма икән. Мәхәббәт дәрәҗәсенә төшеп югалма икән. Иркәм, иркәм дигәненә нигә ышандың диләр. Өйләнде дә хатыныннан инде бушамый диләр. Ай иркәм, вай иркәм! Яр сөяргә ашыкма да, соңга да калма икән. Мәхәббәт дәрәҗәсенә төшеп югалма икән. 1999-2001