Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАКЫТ АГАЧЫ

Илбашына безнең теләкләр Әле сине өстән өркетәләр. Тарткалыйлар сине әле астан. Татар халкы дигән җисемеңне Саклап кала килдең. Татарстан! Бездән сон да бик күп язлар килер, Тарих кайнап торыр, әлбәттә. Әмма ләкин бүген СИН кирәкле Татарстан дигән дәүләткә. Мәскәүлеләр әнә яңабаштан Эләктермәк була якадан. Дәүләтчелек дигән хәзинәбез Кайтыр кебек әле яңадан. Исемеңдә тимер чыңлап тора, Җ| «семеңдә—мәрм әр н ык л ы гы. Туган телдә сөйли белгән өчен Тыңлау рәхәт сине йотлыгып. Милләтебез, дәүләтебез өчен Син—җаваплы. Без дә җаваплы! Шушы юлда фидаилар булсак, Кызганмастыр Ходай савапны. Рашат НИЗАМИ (1950)-ишгыйрь, прозаик; «Йолдыз яңгыры». -Кызыл җәй» һ б шигырь китаплары, «Ут һәм җыр» исемле роман-хроника авторы. Татарстанның атказанган сәнгать зшлеклесе. Казанда яши. Балкып торган, үзенә тартып торган Татарстан дигән «бу алмаз* Хәтәр елларда да югалмады. Президентлы чакта югалмас. Югалмас! Язгы тангак
Иртәләрен чытыр салкын була. Ә көндезен кояш кыздыра. Казан урамнары, ай-һай. хәтәр— Аяк асты тоташ боз гына! Кыз-җилкенчәк хәтта таеп китә. Таептаеп китә инвалид. һәм сукрана: «Ниләр диеп кенә Чыктым икән бүтен юлга?» дип. Мәскәүдә дә эшләр хөрти бүген: Берәүне дә тормый кызганып. Түрәләрнең шанлы урамына һөжүм итә әнә бозлавык. Очты. очты, каргалар очты. Халык жырыннан. Хакимият коридорларында Юллар таЙ1ак, юллар бормалы Кемнең ничек итеп очканнарын Безгә бары карап тормалы... Очты. очты, министрлар очты Черномырдин очты берочтан. Рәсәй мәңге чыга алмас, ахры, «Скандаллар* белән бурычтан Тайгак өсләренә ком сибәләр Җәя үлеләр егылмас өчен. Сәясәггә исә Күзгә ком сибәләр Ил эшенә тыгылмас өчен!Яңгырларың—яшел дастан Туган якта ӘЛЛӘ кар яктысы. Әллә инде каен яктысы? Урманнарда кар бөртеге саен Чәчрәп яна кояш чаткысы. «Сайрый» кырда чана табаннары, Сәфәр чыккан, димәк, юлаучы. ...Көртлекләр!ә кулы күтәрелми Телсез калган яшь бер сунарчы. Кар өстендә чыңлый салкын әрем, Зенләп тора җилдә куаклар. Бабайларның җаны. рухы белән Эретелгән. ахры, бу яклар. Битләремә килеп тия төсле Салкын карлар, бозлар аркылы. Көрт астында гына йоклап яткан Яшел язның тере ялкыны. Әй. туган як! Җырымнан мин һәйкәл куяр идем Йолдызларга, төнге аеңа.. Яңгырларын яшел дастан синең. Бчраннарын ап-ак поэма! Иртәләрен чытыр салкын була. Ә көндезен кояш кыздыра. Казан урамнары, ай-һай. хәтәр— Аяк асты тоташ боз гына! Кыз-җилкенчәк хәтта таеп китә. Таептаеп китә инвалид. һәм сукрана: «Ниләр диеп кенә Чыктым икән бүтен юлга?» дип. Мәскәүдә дә эшләр хөрти бүген: Берәүне дә тормый кызганып. Түрәләрнең шанлы урамына һөжүм итә әнә бозлавык. Очты. очты, каргалар очты. Халык жырыннан. Хакимият коридорларында Юллар таЙ1ак, юллар бормалы Кемнең ничек итеп очканнарын Безгә бары карап тормалы... Очты. очты, министрлар очты Черномырдин очты берочтан. Рәсәй мәңге чыга алмас, ахры, «Скандаллар* белән бурычтан Тайгак өсләренә ком сибәләр Җәя үлеләр егылмас өчен. Сәясәггә исә Күзгә ком сибәләр Ил эшенә тыгылмас өчен! Инештә—каурый каләм Тамчы-тамчы яңгыр яуган чакта Су өстендә калка бөтеркә. Әйтерсең лә шаян күбәләкләр Шаярышып канат җилпетә. Күпер бүрәнәсе өсләренә Җигүле ат керә дөбердәп. Кәгазь көймә сыман йөзеп йөри Инеш өсләрендә каз-үрдәк. Ә түрдәрәк—буа бусагасы. Хәтәррәк монда бөтеркә. Суларыңны, көннәр-айларыңны Йотып кына тора кич-иртә. Бездән өзеп, көннәр-яфракларны Җилгә сибә вакыт агачы. Казлардан да каурый тузгып кала— Кирәк бары канат кагасы. Инештәге суның бөтеркәсе Нәрсә уйлый икән бу хакта: An-ак казның ап-ак каурыйлары Агып китте әнә улакта. Каурый каләм, сүзен язалмыйча, Мәңгелеккә китте микәнни? ШУНЫҢ эзләреннән барыр өчен Мин күтәрәм бүген җилкәнне! Кар астында чишмә Кар астында калды безнең чишмә. Кар астында калды көзләребез. Хыялларда гына бер-беренә Орынышып тора тезләребез. «Сөям сине...» диеп пышылдаулар Булды микән әллә сүздә генә? Җир КЫЗЫ Карашы тон буразнасын ерып. Бар Җнһаша нурын өләшеп. Галәм кочагында Ай тирбәлә— Гашыйкларның якты сердәше. Бәхет мизгелләрен күзли бугай: Нинди халәт җанда, ни вакыт? Шуңа да бит йә тулышкан була. Китек чагы була кайвакыт. Татар халык әкиятләрендә Зөһрә кызга урын тапканнар,— Чнләк-көянтәсе белән .Ай түренә бул! Кыэы.ч Айсылуга Элен куйганнар да. Са1ышланып, аңа бакканнар. Син дә .Айга бик еш карыйсы>цыр. Тоеп кичнең җылы рәхәтен. Күкләр биек, күктә—билгесезлек... Җирдән эзлә Яшәү бәхетен. Романтика, яшьлек уты белән Мөлдерәмә тулы йөрәгең. Исемең Ай белән башланса да. Җир кызы бул!—шулдыр теләгем.Ерак офыклардан Тиеш булдым сине мин эзләргә. Кешни-кешни еллар каршысына .Актарылып чапты акбүз атым. Көзләрдә дә, кышларда да һаман Төсен югалтмады ак сурәтең. Кар өстендә синең исем яна— Үзем генә белгән серле тамга. Кар астында калган чишмә кебек Тып-тын гына челтерисең җанда... Сине эзләгәндә Калдым ике утлар арасында. Йөрәккәем тибә тып та тып: Китәм икән—нәфрәтләнеп китәм. Кайтыр булсам—кайтам яратып. Мин шәһәрдә сукбай булып йөрим, Светофорда сары ут яна. Янәшәмнән әллә кемнәр уза Кайсы көләч, кайсы дивана. Салкын рельсларны сискәндереп. Үтеп китә төнге трамвай. Кем өчендер, бәлки, мин үзем дә Диванадай басып торам, вай... Уты сүнгән тәрәзәләреңнән Карап тора кебек күзләрен. Үткәннәрдән мин ярлыкау сорыйм Сары яфракларга тезләнеп. Сукбай сыман тагын китеп барам. Дөньясына җаным үртәлә. Сине эзләп мин ялгышмыйм микән, Ниләр көтә безне иртәгә? Калдым ике утлар арасында, Гүя «сугыш» бара күнелдә: Китәм икән—мин мәңгегә китәм. Кайтыр булсам—кайтам мәңгегә! Хакыйкать эзләгәндә Нинди көчләр куәт бирә безгә— Яшәп туеп булмый дөньялыкта! Әй. син. тәкъдир, гозерләнеп сорыйм, Калдырмачы соры урталыкта. Ьотен курыкканым—пыскып яшәү. Яшим икән, яшьнәр җаем булсын. Юлга чыксам кабарыма икмәк. Учак ягар очен утын булсын. Хакыйкатьнең хакыйкатен эзлим: Уч төбенә сыяр энҗе микән? Әллә инде, кешеләрдән качып, Күкләр катламына менде микән? Туу белән үлем якалаша— Ишетәмен оран тавышларын... Зәңгәр чәчәк, кояш!.. Мин бит сезгә Күпме җырларымны багышладым! Түм-түгәрәк сезнең дөньягызны Мәңгелеккә инде калдырыйммы. Бөтен тәнем гүләп торган чакта Соңгы күлмәгемне салдырыйммы? Ни аяныч—йөрер туфрагыңны Каплап китсә әгәр ачы әрем... Куркытамы? Әйе. нык куркыта Үтәлмичә калган вәгъдәләрем. Егылса да кеше, торып басып. Максатына таба барачактыр. Бер кешесен генә югалтса да, Ярты дөнья ятим калачактыр... Төш һәм үлем патшалыкларын да Ерып чыга торган татармын мин! Җиргә иңсәм, кабрем өстендәге Каен шавын тыңлап ятармын мин.