Логотип Казан Утлары
Роман

ТОЯК ЭЗЕ

 

Күбәләкләр әле һаман да илдән-илгә күчеп, адашып йөриләр ди. Кәшшаф бүлмәдәгеләрне күзәтә. Җансаи кәнәфиенә сеңеп беткән. С афия ханым яшьләрен яшерми дә. корытмый да. Сәлиха Гомәр җырның берәр хәрефен төшереп калдырмасам ярар иде дигән шикелле муенын сузып, колакларын шәмдәй торгызып тыңлый. Аның юка гәүдәсе әледән- әле дерелдәп куя.

• Күбәләгем» җыры бу бүлмәдә еш яңгырый, ахры, һәрберсе аңа үз мәгънәсен салып тынлый.

Гөлчәчәк тагын берничә җыр җырлады. Ләкин берсе дә «Күбәләгем» биеклегенә күтәрелә алмады.

Кәшшаф Гөлчәчәк алдында да үзенең егетлеген күрсәтергә булды, алдына тезләнеп, кулын үпте. Бу барысына да ошады Казан егетен мактап, гөрләшеп алдылар.

-Кызганыч, ходай мина сәнгати сәләт бирмәгән. Казан егетләре минем алдыма да килеп тезләнерләр иде.—дип шаяртты Сафия ханым — Безнең Салихабыз да музыка уйный белә.

Сәлиханың басынкы холыклы икәнлеге йөзенә чыккан, оялып кына башын иде. Монда һәрберсе үзе хакында сүз әйтүчегә рәхмәтен белдереп, ихтирам белән башын ия.

Фортепианода уйнаганда Сәлиха бөтенләй үзгәреп китте. Гәүдәсе турайды, кыюланды, күзләренә очкын кунды. Туры килсә дә килер икән, ул Салих Сәйдәшевнын Кәшшаф яраткан көйләрен башкарды. Иң элек < Әдрән дингез» янгырады. аннан сон -Көнчыгыш биюе» сюитасы. Бу көйләр фортепиано өчен махсус эшкәртелгән иде. Күңелгә хисләр өермәсе бәреп керде.

Кәшшафнын күз алдыннан Батый ханнар. Идегәйләр. Айтулылар. Йолдыхлар үтте.

—Афәрин. Сәлиха ханым!

— Бәрәкалла!

Бу юлы каршысына тезләнеп, башкаручының кулын Жансай үпте.

—Ашханәгә рәхим итегез,—диде Сафия ханым. Аның күзләрендә һаман яшь иде.

Кәшшаф мул табын көткән иде. Бу исә дипломатик кабул итүләрдәге кебек этикет өстәле булып чыкты. Кайнар аш юк. кабымлыклар гына. Ә ассортимент бай. Җиләк-җимеше дә. тәм-томы да. уылдыгы да—һәммәсе бар Шунда ук савыт-саба, чәнечке, кашык, пычак Нәрсә телисен, шуны салып аласын да. баскан килешме, йөренепме, утырыпмы ашыйсын.

Кәшшаф Казаннан алып килгән күчтәнәч чәкчәкне үзенә бер кечкенә түтәрәк өстәлгә куйганнар. Ин элек барысы да шуны авыз итеп карады.

— Гаяз абый сагына иде Казан чәкчәген, дип искә алды Сафия ханым —Әни дә пешерә иде. Тик болай ук тәмле булмый иде. Күрәсен, Төрек җирендә Татар чәкчәген җиренә җиткереп пешереп булмыйдыр. Ходайнын хикмәте, мин булып мин дә шушы аерманы тоям бит. Югыйсә. Кытайда дөньяга килгәнмен. Япония. Америка. Польша. Алмания илләрендә яшәдем. Алман лицеенда укыдым. «Фридрих Шлегель иҗатында хатын-кыз проблемасы» дигән темага диссертация якладым. Инглиз, француз телләрен өйрәндем. Бер мәртәбә дә ата-бабаларыбыз җирендә булганым юк. Ә менә Казан чәкчәгенең тәмен башка бер тәм белән дә буташтырмыйм. Алай гынамы, мин үзем бервакытта да күрмәгән арыш басулары, бәрәңге бакчалары, кар көртләре төшемә керә...

' Сафия томырылып Кәшшафка карап алды. Ханым аннан өлкәнрәк, оныклары да бар икән инде, Ә нинди мөлаем, үзе япь-яшь күренә. Теләсә кемне гашыйк итәрлек.

-Сафия ханым, сезнен ирегез бик бәхетле булгандыр,—диде Кәшшаф.

 

 

Мәжлес Сафия Имре йортында үтәргә тиеш икән Исмәгыйль шулай диде Аннан сон. «Сез бик шәрәфле галимебез ахры, Сафия ханым-әфәнде үз өендә кунаклар хөрмәтенә бик сирәк мәжлес җыя».-дип тә өстәде Хәтта мөгамәләсе үзгәрде Ул инде Кәшшафка хуждсына караган хезмәтче малай кебек карый иде. Ә үзе чакырулы түгел

-Сезне, әфәндем, Жднсай Хаммат бәй үзе кереп алачак, әзерләнә торыгыз, мина башка эш куштылар,—диде Исмәгыйль Гаяз Исхакыйга зиярәт кылып кайткач.

Кәшшаф күнеле белән һаман каберлектә иде Ул бу олпат татар зыялысының бөеклеген бөтен тулылыгы белән зиратта гына анлады. Үз халкыннан кадер-хөрмәг күрмәгән бер бичара. Әмма сонгы сулышына кадәр халкым дип авыз суын корыткан милләтпәрвәр зат. Кызганыч, Кәшшаф анын ижатын бик аз белә. Кәшшаф кынамы? Тулы бер буын мәхрүм калды. Инде капкалар ачылды Яна буын кабул итәрме Исхакыйны9 Ул үз чорында гына утырып калмасмы? Теләнче кызларның, сөннәтче бабайларның хаҗәте калырмы9 Өзелгән чылбырны ялгау, ай-һай, бик авыр вазифа.

Төркиягә рәхмәт, күпме үксез татар зыялыларын сыендырган ул. Сыендыру гынамы, ижат итәргә, тормыш дулкынының ин өстендә йөзәргә мөмкинлек биргән Гаяз Исхакый, Садри Максуди, аларнын күренекле кызлары филолог һәм тарихчы Сәгадәт Чагатай, мәшһүр дипломат һәм сенатор Әдилә Айдә, Йосыф Акчура, Рәшит Рәхмәти, Абдулла Баггал, Әкъдәс Курат. Хәмит Зөбәер, Әхмәт Тимер Болар бит барысы да татарның асыл егет солтаннары.

Кәшшаф сәгатенә күз төшерде Кичке бишләр якынлаша иде инде Димәк, тиздән Хаммат килеп җитәчәк Мәҗлесне алтыда диделәр. Кызык, ничек үтә икән монда мәҗлесләр?

Улуйларын уйлап бетерергә өлгермәде, ишек шакыдылар. Йөгереп

Ахыры Башы 1-2 саннарда
барып ишекне ачты. Анда искиткеч ыспай гәүдәле Жансай Хаммат басып тора иде

 

—Үзе чакыра, үзе кача булып чыкты әле бу, Кәшшаф әфәнде...

Жднсай. һәрвакыттагыча. чәчләрен учы белән маңгай читенә сыпырып төшерде.

—Кочаклашыйк, әйдә, тәртибенә китерик,—диде. Алар ирләрчә бер-берсенен аркасына суккалый-суккалый кочаклашып алдылар.

—Теркин ничек, ияләшәсезме?—дип сорады Жансай.

— Минем чит илләргә чыкканым юк иде әле, бөтенләй үзгә дөнья икән.

— Калганын юлда сөйләшеп бетерербез, Кәшшаф әфәнде, кузга­лыйк,—диде Хаммат,—Сафия ханым төгәллекне ярата.

Кәшшафның үзенең дә машинасы бар, стажлы шофер. Ләкин мондагы урам хәлләре Казандагы белән чагыштыргысыз. Юл тасмасыннан бер якка гына берьюлы биш-алты рәт машина элдертә. Юллар көзге шикелле, шоп-шома. Аларнын уңайлыкларына машинада йөреп кенә бәя бирергә мөмкин. Күзеңне йомсаң, машина бер урында туктап тора кебек тоела, ник бер селкенеп карасын. Күзенне ачсаң—мәхшәр! Алда да машина, артта да машина, унда да, сулда да. выж да выж килеп торалар.

Жднсай куркып-өркеп тормый, машиналар арасыннан еландай борга­ланып кына үтеп китә Куркыныч. Шуңа күрә Кәшшаф спидометр угына күз ташламаска тырышты. Дусты аның хәлен сизде ахры:

—Мин тизлек рәтеннән барам, йөздән киметергә ярамый,—дип аңлатма бирде.—Машиналарны узарга да рөхсәт ителә.

Ниһаять, шәһәр үзәге артта калды. Машина көтүе сирәгәйде. Бераздан магистральдән читкә борылдылар. Машина кылт та итмәде, шундый ук тигез юл. Ян-якта утарлар тезелешеп киткән. Жансай шуларның берсенә борын төртте. Тирә-ягы ал да гөл, хәтта агач-куакларга кадәр шау чәчәктә утыра.

Йорт яны бакчасын шушы дәрәжәдә тәртиптә тотып буладыр дигән уй монарчы Кәшшафның башына кереп тә караганы юк иде. Болар анын әнисен дә уздырып җибәргәннәр. Башта юл шаккатырган иде, инде бакча. Театр сәхнәсендәге шикелле һәр нәрсә үз урынында, ник бер артык ботак тырпаеп торсын, ник берәр чүп үләне күренсен? Бу шомалыкны хәтта күнел кабул итеп тә бетерми. Табигать ниндидер бер кыргыйлыгы, тәртипле тәртипсезлеге белән аерылып торырга тиештер, мөгаен.

Машина янына: «Хуш килдегез, рәхим итегез»,—дип, озын буйлы бер яшь егет килеп басты —Ачкычыгызны урынында калдырыгыз, Жднсай бәй, машинагызны үзем урнаштырырмын

Ак мәрмәр баскыч янында икенче хезмәтче басып тора иде. Өйгә ул алып керде. Бай икән Әхмәтвәли агайның кызы, дип уйлап куйды Кәшшаф Ул инде «Әхмәтвәли Мәнгәр» ширкәтенең тарихы белән дә таныш иде Әлеге ширкәт 1948 елда Төркия белән Алманиянең хезмәттәш­леге нәтиҗәсендә корылган «Мерседес-Бенц» һәм «Бош» дигән автобуслар, шулай ук йөк машиналары эшләп чыгара торган бөтен дөньяга таныш ширкәт санала. Анда эшләнгән машиналарны хәзер Казан урамнарында да күрергә була. Әхмәтвәли Мәнгәр егерме елдан артык, 1978 елга чаклы, ягъни үлгәнчегә кадәр ширкәт белән җитәкчелек итә. Садри Максуди Мәнгәр турында: «Сәүдә даһие булып саналырга лаек»,—дип язып калдыр­ган. Аннан сон дилбегәне кызы Сафия белән кияве Иззәт үз кулларына ала. Иззәт Имре дә вафат икән инде. Хәзер ширкәт уллары Эргин карамагында. Сафия Имре исә вакыф эшләре белән генә мәшгуль диделәр.

Аларны бүлмә эчендә түгәрәк йөзле, кыска чәчле, жыйнак кына гәүдәле, искиткеч мөлаем ханым каршы алды. Чыраенда—тыйнак елмаю. Тешләре сөт кебек ап-ак.

Алтынны пычракка салсан да алтын булып кала. Бу ханым да теләсә-нинди киемдә дә, теләсә-нинди шартларда да менә шушылай энҗе кебек ялтырар иде.

 

Тшышыик чин Сафия Имре булам,-дип хуже хатын ин беренче бхлып Кәшшафка үзенен кечкенә нәфис кулын сузды. Кәшшаф бер генә мизгелгә каушап калды: кулын үбәргәме бу ханымнын, әллә күрешү белән генә чикләнергәме? Гөркиянен мөслимәсе үбүне кабул итәрме’ Үпмәсән. гаепкә санаулары ихтимал. Европа стилендә яшиләр ич. Һәм бу кулны бодай озак итеп татып тору шулай ук килешә юрган эш түгелдер, мөгаен. Ни булса, шул булыр дип. Кәшшаф иреннәрен әлеге ымсындыргыч ак кулга тигезде. Кул кайнар иде. кош баласы шикелле талпынып куйды.

Кәшшаф әфәнде тарихчы галим. Казанның гуманитар институтын­да эшли.—дип Жансаи Хаммат Кәшшафны рәсми рәвештә тәкъдим итте. Кунаклар белән Сафия Имре үзе таныштырды

— Гөлчәчәк Зыялы ханым-әфәнде. Музыкант, җырчы.

Салиха Гомәр ханым-әфәнде. Журналист, китап белгече.

— Гөлчи ханым-әфәнде. Минем кызым.

— Мәхмүт бәй Алукәй. ярдәмчем...

Хатын-кызлар барысы да озын итәкле, озын жинле кичке күлмәктән иде. Гөлчәчәкнең генә аркасы биленә кадәр ачык. Тик ул әллә ни күзгә ташланмый, чөнки җилкәсенә җиңел шарф япкан.

Бүлмә иркен иде. Жиһазнын кирәклесе генә. Берничә йомшак диван, берничә кәнәфи, тәбәнәк өстәл, аяклы яктырткыч. Нәкъ уртада— зур рояль.

Ин купшы урын монда аяк асты икән. Идән тулы калын, затлы келәм, басуга аяклар батып китә. Түр стенада—зур фото.

—Әтием Әхмәтвәли белән әнием Гәйшә,—диде Сафия ханым.

Бик күркәм булганнар икән әти-әниегез,—дип мактау сүхзәрс әйтте Кәшшаф

— Искиткеч нурлы иделәр.

Утырыштылар.

— Гөлчәчәк ханымнын җырлавын тыңларга тәкъдим итәм,—диде Сафия ханымның кызы Гөлчи. Бу мәҗлеснең башлануы иде булса кирәк —Сорыйбыз, сорыйбыз,—дип. кулларын чәбәкләде кунаклар. Гөлчәчәккә мандолина китереп тоттырдылар. Гәүдәсе калынрак булса да. Гөлчәчәк бик килешле ханым. Йөзе дә. буй-сыны да үзенә тартып тора.

Жилкаләренә кадәр салынып төшкән куе кара чәчләрен рәтләгәндәй итте дә Гөлчәчәк мандолина кылларына чиртеп алды. Бүлмә эче үзенә бер мавыктыргыч аһәң белән тулды.

Күбәләк гөлләргә кунса.

Гөлләр тибрәнә микән?

Гөлчәчәк тамак төбе беләнрәк. карлыкканрак тавыш белән җырлый Көйнен бормаларына озаклап тукталып тормый, шомартыбрак уза. Ә моны барыбер йөрәккә ята. Башкару манерасының шушы үзенчәлеге җырның асылын көнчыгышның сузынкы мелодиясенә охшатып җибәрә. Гадәти башкаруда әлеге җыр яктылыгы, җиңеллеге, җорлыгы белән аерылып тора Гөлчәчәк исә ана сагыш тамчыларын да тамызып-тамызып ала. гүя тыңлау чыдарга адашкан күбәләк кыйссасын җиткерә.

Имеш, җиһаннын гүзәлләрдән-гүзәл бер төбәгендә күбәләкләр мәмләкәте яшәгән, ди. Табигате искиткеч матур икән. Болынлык Болынлык уртасында—көмеш сулы түгәрәк күл. Тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр Күбәләкләр шул чәчәкләр арасында гомер кичергәннәр.

Әлеге мәмләкәттән ерак та түгел, иләмсез биек таш-кыялы тау өстендә Зилзилә атлы жилбикә көн күргән. Ул күбәләкләрнең бәхетле тормышыннан бик көнләшкән, һәм. ачуына чыдый алмыйча, бер иртәдә күбәләкләр мәмләкәтенә һөҗүм итеп, аларны тар-мар итеп бетергән, үзләрен күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиргә олактырган.

Күбәләкләр туган илләрен сагынып, саргаешып беткәннәр. Берничә
мәртәбә кайтырга да омтылып караганнар. Тик юлга чыгуга, миһербансыз Зилзилә килеп җитә икән дә, тагын башка урынга сөрә икән.

 

Сафия ханымның күңеленә әлеге комплимент бик хуш килде. Йөзе балкып китте. Күзләре генә түгел, сөрмә тарткан озын керфекләренә кадәр елмая иде аның.

—Рәхмәт. Кәшшаф әфәнде, җылы сүзегезгә...

Өзелгән әңгәмәне Сәлиха ханым ялгап җибәрде.

—Сәгадәт апа вафат булгач. Исхакыйларнын тамыры корыды,— дип офтанды ул.—Сонгы көннәрендә авыр яшәде Гаяз абый. Үзе мичкә якты, үзе чәй әзерләде...

—Алай димә,—дип каршы төште ана Сафия ханым,—Гаяз Исхакый бик бай мирас калдырды —Бу тамырлар түгелмени?

—Мәрхәбә, мин икенчерәк мәгънәдә әйткән идем...

Жансай әңгәмәне тагын да конкретлаштырырга теләде булса кирәк: «Кәшшаф әфәнде. Казанда Гаяз Исхакыйның жәсәден туган иленә алып кайтып күмү турындагы сүзләр һаман дәвам итәме?»—дип сорады.

Игътибар Кәшшафка юнәлде. Аның, билгеле, бу сүзләрне ишеткәне бар. нигездә алар жете кызыл милләтчеләр авызыннан чыга. Ә аның үзенен бу хакта тәгаен генә фикере юк иде әле. Шуна күрә хуҗаларны рәнжетми торган рак жавап табарга тырышты.

— Бу бик катлаулы мәсьәлә,—диде,—моны аяк өстен генә хәл итәргә ярамый дип беләм.

-Фу, мәетләр турында сөйләшмик әле.—диде Гөлчәчәк,—җырлыйк без бүген, хәзер кунак бүлмәсеннән мандолинамны гына алып керәм дә...

Ул тырт-тырт басып ашханәдән чыгып та китте.

— Безнен Гөлчәчәк шундый инде ул. кош кебек очып кына йөрергә күнеккән.—диде Сәлиха,—җитдилекне сөйми.

— Гаяз Исхакыйның туган иленә жәсәде кайтмаса, мирасы кайта­чак,—дип сүзгә Мәхмүт Алукәй кушылды — Шулай бит, Сафия ханым- әфәнде?

Ул Гаяз Исхакыйның гәүдәсе Теркиндә калырга тиеш дигән фикердә тора иде.

Сафия белән Алукәй бер-берсенә карашып алдылар, әйтерсең лә. ниндидер серләре бар иде. Сафия ханым чәшкесеннән бер йотым кофе эчеп куйды да инде баядан бирле әтәч булып кыткылдап чыгарга торган әлеге серен чиште.

—Ханым вә әфәнделәр,—диде ул зур мөнбәрдән чыгыш ясагандай рәсми күтәренкелек белән,—сез Мәнгәр вакыфынын күренекле язучыбыз һәм җәмәгать эшлеклесе, татар халкының сөекле улы Гаяз Исхакыйның шәхси архивын үзенә алырга ният итеп йөргәнен белә идегез инде. Ниһаять, бу ният тормышка ашты! Мәхмүт бәй барлык рәсми кәгазьләрне дә әзерләде, кул куелды...

Сафия ханымны уратып алып, кул чабарга тотындылар.

—Мәрхәбә!

—Сөбханалла!

—Урынын оҗмахта булгыры...

—Сабыр, җәмәгать, сабыр,—дип Сафия нәфис ак кулын югары күтәрде.—Мин әле иң мөһимен әйтмәдем.

—Рәхим итегез. Сафия ханым-әфәнде,— диде Алукәй.

—Вакыф Гаяз Исхакыйның шәхси архивын Казанга кайтарырга карар кылды.

Янә кул чабулар, котлау, сәламләүләр ишетелде.

—Аллаһы насыйп итсә, әлеге кыйммәтле мирасны Татарстан Президентына үзем тапшырырмын дип торам, берочтан Казаныбызны да күрермен.—диде Сафия ханым.

Ул арада яна туган ай кебек балкып бүлмәгә Гөлчәчәк әйләнеп керде.

— Күбәләк, күбәләк.—диештеләр ханымнар.

Бүлмә янә күкрәк астыннан чыккан йөрәк өзгеч мон белән тулды.
Мандолина кыллары аңа ниндидер чарасызлык та өсти, гүя тәкъдиргә буйсынырга өнди иде.

 

Очып барып кайтыр идем.

Күбәләгем, түгәрәгем.

— Без адашкан күбәләкләр инде,—диде Сафия ханым. Кәшшаф сискәнеп китте. Күр, ничек фикерләре тәңгәл килә. Җырның беренче авазларын ишетүгә үк аның да күз алдына адашкан күбәләкләр турындагы риваять килеп баскан иде ич.

Зыялы катламга хас милли гореф-гадәтләр монда ата-бабаларыбыз чорындагыча, бозылмыйча сакланган. Бу бер-береңә булган мөнәсәбәттә генә түгел, тормышны көйләү, алып бару фәлсәфәсендә дә, югары катлам— т>бән катлам иерархиясендә дә бик нык чагыла. Кәшшафка иң ошамаганы, хезмәтчеләрнең түбәнсенүле ялагай карашлары булды. Монда моңа гадәти хәл дип карыйлар, һәр кешенең жәмгыять баскычында үз урыны бар. Аның үз-үзен тотышы да шуннан чыгып тәгаенләнә, күрәсең.

Тагын бер гажәеп нәрсәгә тап булды Кәшшаф. Баксаң, үзара аралашуның эпистоляр жанры һаман яши икән әле биредә. Сафия ханым Кәшшафка оныкларына язылган хатларының күчерелмәләрен күрсәтте. Югыйсә, оныклары белән ул көн саен диярлек күрешеп-белешеп тора икән, әйтәсе сүзен күзгә карап та әйтә алыр иде.

Сафия ханым әлеге хатларында жәмгыять һәм кеше, тарих һәм милләт турындагы фәлсәфи, әхлакый уйлануларын тәкрарлый. Берсендә, мәсәлән, «Кеше үзенең нәсел-нәсәбен, тамырларын белү белән бергә, үз халкының тарихын да әйбәт белергә тиеш»,—дип яза, оныкларына татар халкының Болгар чорыннан алып бүгенгәчә гасырларны иңләгән катлаулы, газаплы, көрәш вә сабырлык белән тулган тарихы турында бай мәгълүмат бирә.

Сафияләр, Җансайлар, Гөлчәчәкләр, Сәлихалар исән-сау булганда, билгеле, Төркиядә татар рухы, татар исеме яшәячәк. Чөнки алар эстафе­таны Исхакыйлар, Максудилар кулыннан алганнар. Болардан сон ни булыр?

Әлбәттә, бу бер Төркиягә генә карамый. Финляндиядә дә, Америкада да, Алманиядә дә шул ук хәл.

Хатлар белән танышкан арада Кәшшаф шулар турында да уйланып алды.

Ширбәттән сон Гаяз Исхакыйнын 1954 елның 12—18 апрелендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәүче Зиннәтулла әфәнде белән Мөшфика ханымнын дини тәрбия алган инсафлы кызлары Халидә туташка адресланган хаты турында сүз кузгалды.

—Бу хатны Әдипнең киләчәк буынга мөрәжәгате итеп карарга кирәк,—диде Жднсай Хаммат ниндидер үзенекенә охшамаган катгый тавыш чыгарып. Әйтерсен лә, кемдер аңа каршы төшәргә тели иде.

—Гаяз абый гомер кояшының батып баруын тәненең һәр күзәнәге белән тойган мескенем,—дип яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды Сәлиха Гомәр.

Бу кешеләрне язмыш уртаклыгы бербөтен итеп укмаштырган. Аларнын көче нәкъ менә шунда. Мәңгәр вакыфының девизын да бик белеп сайлаганнар. “Берлектән куәт туар” дигән әйтем эш кәгазьләренең башында тора.

Гаяз Исхакыйнын әлеге хаты Кәшшафка таныш иде Танылган галим Хатыйп Миннегулов аны Финляндиядән алып кайтып үз аңлатмасы белән «Казан утлары» журналында бастырып чыгарган иде. Тик ни өчендер ул кин жәмәгатьчелектә зур дулкынлану тудырмады, сизелмичә дә диярлек шома гына узып китте. Җансайның шуңа ишарә итүе иде булса кирәк. Кәшшаф шәхсән үзе әдипнен Идел-Урал халкына кагылышлы фикерләре белән килешеп үк бетми, гадиләштерелгән кебек тоела ул аңа. Ләкин бу һич кенә дә әлеге хатның сәяси-ижтимагый әһәмиятен киметми. Дөнья
белән хушлашыр алдыннан язылган хат ич ул. Гаяз Исхакый «Ауропага дарулану өмиде берлә барырга план корып» йөргән чагында вафат була.

 

Сафия ханымның салоны Лев Толстойнын «Сугыш һәм тынычлык» романында сурәтләнгән Анна Шерер салоныннан һич тә ким түгел иде. Дөрес. Анна Шерер салоны—сәяси салон, ә Сафия ханымны күбрәк мәдәни мәсьәләләр кызыксындыра. Казанда мондый зыялы салоннар юктыр әле. мөгаен. Казанда да мәҗлесләрне хуп күрәләр анысы. Уд мәҗлесләрдә, әлбәттә, сәясәт турында да. әдәбият турында да. мәдәният турында да сүз чыга, бәхәс тә ерак йөрми. Тик болар ашау-эчү арасында кысылып кала, хәмер пары белән шундук очып га бетә.

Ширбәт касәләрен җыеп алдылар Мәжлес тәмамланып килә иде инде. Кәшшафнын күңелен кытыклап торган бер тема һаман калыкмый да калыкмый. Ахры үзе кузгатырга булды.

Төрекләр сездән көнләшмиме, юлыгызга аркылы төшмиләрме?- дип сорады кыенсыныбрак кына.

Сорау. Кәшшаф уйлаганча, ризасызлык тудырмады, бер-берсенә карашып, елмаешып кына алдылар.

Без үзебез дә төрек ич инде хәзер, үз-үзебездән көнләшикме?- дип Гөлчәчәк мәсьәләне уенга борып җибәрде.

—Әгәр хата җибәргән булсам, гафу итегез,—диде Кәшшаф.

Жансай аңа ярдәмгә ашыкты.

Юк. юк. бернинди хата да юк. Казаннан килгән һәр кешедән ишетәбез без бу сорауны, шуңа күрә әллә сүз берләштеләрме икән болар дип елмаябыз

— Кичерегез, зинһар Элек бездә һәр әдәби әсәргә карата һәр тәнкыйтьче иң төп җитешсезлек итеп коммунистлар партиясенең җитәкчелек роле тулы күрсәтелмәвен билгеләп үтә иде. Шуның кебегрәк килеп чыкты инде...

— Зыян юк. Кәшшаф әфәнде.—дип энҗедәй нәфис ак тешләрен күрсәтеп елмайды Сафия ханым, төрекләр бездән көнләшә алмый. Ник дисезме'.’ Чөнки без аларнын мөгаллимнәре. Акчура. Садри Максуди. Гаяз Исхакыйларның Төркиягә килеп сыенуы алар өчен бәхет кенә булды. Бүгенге төрек зыялылары шул мәктәпне үткән кешеләр... һәм Ататөрек Цивилизациягә капканы ул ачты. Байлык—инвестиция байлыгы. Ә төрек һаман да шул төрек инде ул...

—Әле без аларга матур-матур бәбиләр дә алып кайтып бирәбез,- диде Гөлчәчәк уены-чыны белән,—ин чибәр, иң акыллы балалар безнекеләр.

— Шулай да сезне бер төрек ханымы белән очраштырырга ниятләп куйган идем,—дип дәвам итте сүзен Сафия ханым —Талант иясе! Хәтта татарларның да борынына чиертте. «Казан Мәликәсе Сөембикә» дигән драма әсәре язды. Кайсыдыр театрда куела да бугай. Фагма Музаффер Кайа. Каршы килмәссез ич?

— Бик шат булыр идем,—диде Кәшшаф.

Кунаклар урыннарыннан кузгала башладылар. Күрәсен. вакыт җиткән иде Һәрберсе хуҗа янына килеп баш иеп. рәхмәтен әйтә, саулык- сәламәтлек тели. Ишек катында аларны тар мыеклы мәһабәт гәүдәле хезмәтче егет озатып калды. Ана шулай ук өлеш чыгардылар, һәрберсе чәйлек биреп калдырды. Кәшшафнын да калышасы килмәде, кесәсен кырып-себереп дигәндәй тиеннәрен егеткә сузды.

— Бик кыерсытмыйлармы?—дип. Кәшшаф башы белән өскә ымлады Бу аның хуҗаларга ишарә итүе иде.

— Мин контракт буенча эшлим.—диде хезмәтче.

— Башка эш табылмадымы ’—Бу сорауның да үз мәгънәсе бар иде. әйтик, синең шикелле егеткә юньлерәк шөгыль дә чыккан булыр иле

— Мина шушы эш җайлы,— диде хезмәтче,—мин бит институтта укыйм Әти түләп укыта. Ә ашау-эчү. кием-салымга үзем эшләп табам.

— 1 аиләгезнең икътисади хәле авыр алайса.

-Юк. әфендем. без халле кешелар. Әтием -Әхмэтвали Мангәр.
ширкәтенең бер кампаньоны. Сафия ханым миңа җиңги тиешле. Иззәт бәй әфәнде әтиемнең туганы...

 

—Кәшшаф әфәнде, сез кая югалдыгыз?—дип. Сафия ханым килеп җитте, көтәбез, көтәбез . —Шунда ул хезмәтче егетне күреп алды. Бөтенләй башка тавыш белән:

—Йосыф бәй. бүгенге хезмәт хакыгызнын яртысын тотып калам,— диде.

—Сезне бик ошатканнар,—диде юлда Җансай Хаммат.—Китабыгыз­ның язмышы да уңай хәл ителәчәк болай булгач.

— Рәхмәт яхшы сүзегезгә, Җансай әфәнде,—диде Кәшшаф,—тик мин үз-үземә ошамадым. Авызымны ачарга да кыенсынып утырдым...

—Шул сыйфатыгызны килештергәннәр дә инде, кешене бүлдермичә тындый белә, бик мәдәниятле галим икән, диделәр. Төрек ир-атлары күбрәк үзләре такылдарга яраталар, хатын-кызга түбәнсетебрәк карыйлар.

Миңа да дөнья бер елмаеп карар икән, дип уйлап куйды Кәшшаф. Иң зур шатлыгы, монографиясе, билгеле. Ул китап булып басылып чыкса, үзен иң бәхетле кешеләрдән санар иде. Җансай аркасында инде болар.

—Мин сезгә бик зур бурычлымын,—дип дустының җилкәсенә орынып алды.

Җансай кайтарып сүз әйтмәде, елмайды гына.

Машина килгәндәгечә, җилдәй элдертә. Тик Кәшшаф инде куркы­нып як-ягына каранмый, тыныч күңел белән тирә-якны күзәтеп бара. Шәһәр үзенең кичке рәвешен алган Бөтен халык урамда. Шунда сату итәләр, шунда ашыйлар, шунда эчәләр. Тормыш урамга күчкән. Берсенең дә авызы буш түгел, һәммәсе нидер чәйни, нидер күши. Шуна калын гәүдәле инде бу төрекләр.

Җансай машинасын кызганмый, куа гына. Юл полициясе бөтенләй күренми. Казанда сыбызгыларын сызгыртып хәзер килеп җитәрләр иде.

Бу ашыгуның җитди сәбәбе булган икән. Әнә, кунак йорты да күренде. Ул ыгы-зыгылы олы урамнан эчтәрәк урнашкан иде. Күрәсең, пыяла һәм бетон архитектурасына кадәр үк салынган булган. Стеналары калын, тәрәзәләре кечкенә. Таш койма белән әйләндереп алынган ишек алдында үзе кебек йөзьяшәр биек агачлар уртасында яшел күлмәген балкытып утыра. Машиналарны капкадан үткәрмиләр.

Кәшшаф сумкасын иненә салып алга узды. Җансай машинасы янында тоткарланып калды. Болдыр янына җитәрәк ул артына әйләнеп карыйсы итте. Дусты бер кыз белән сөйләшеп тора иде. Кызнын дала кылганыдай аксыл чәче шәрә иннәренә таралып төшкән, гәүдәсе килешле, һич тә төрек кавеменә ошамаган.

Чит илдән килгән танышын очраткан ахры, дип уйлап куйды Кәшшаф. Ул арада Җансай кулларын изәп аны үзе янына чакырды

—Таныш булыгыз, ватандашыгыз, Русия туташы Наташа,—диде Җансай,—ә миңа китәргә кирәк, бигайбә, намаз вакыты җитте.

—Әй, бәй әфәнде, бәй әфәнде, без бит әле андашып та бетмәдек,— дип, чибәр туташ Җансай артыннан ыргылды. Ләкин Җансай ана таба борылып та карамады.

—Их. күңелем якын иткән бер төрек очраган иде, анысы да балык шикелле кулымнан шуып төште,—дип уфтанды кыз.

—Ул татар,—диде Кәшшаф эчке бер горурлык белән.

—От такого мужчины мозги выключаются.

Бу ир-егеткә хатын-кыз тарафыннан бирелгән иң зур бәя иде. Кәшшаф аз гына көнләшеп тә куйды. Җансай чыннан да көнләштерерлек кеше Төскә-биткә чибәр, буй-сыны коеп куйган кебек. Кин җилкәле, нык бәдәнле үзе төп-төз. Бөтен килеш-килбәтеннән бетмәс-төкәнмәс көч. ташкын'бөркелеп тора. Хатын-кызларга шундыйлар ошый. Ул үзе

 

дә мондый игътибарга күнгән иде булса кирәк Хәер. Казанда (агында чыгырыннан чыгып алды алуын. Тик бу инде анын язмышы, ә язмыштан узып булмый.                   v. .

— Наташа, сез монда ял итәсезме?—дип сорады Кәшшаф.

Кызнын матур иреннәре кыйшаеп алды.

—Ял итү генәме...                                                                       _

Шунда гына Кәшшафнын анына бәрде Рус кызлары (өркиядә тән сатып акча эшлиләр икән дип ишеткәне бар иде. Күрәсен, әлеге кыз шул Наташаларнын берсе иде

Фатма Музаффер Кайа янына Кәшшафны Вакыф вәкиле Исмәгыйль бәй алып барды. Рәссам аларны шәһәр читендәге остаханәсендә кабул итте.

Остаханә тау куышында ясалган. Тирә-ягы таш кыя. аста—диңгез. Дул­кыннар гөрс-гөрс килеп ташларга китереп бәрәләр дә. кире чигенәләр. Бераз тын алып, көч җыйгач. башларына ак бүрек киеп, янә һөҗүмгә күчәләр.

Ачык карашлы, салмак хәрәкәтле бу урга буйлы ханымның күңеле дә шушы диңгез кебектер, мөгаен, һаман шаулап тора торгандыр ул. Югыйсә, ничек туар иде бу картиналар. Юк. аларда ярсу диңгез ман заралары сурәтләнмәгән, киресенчә, күбесе гади көнкүреш хәлләренә багышланган. Әмма һәрберсендә ниндидер яшерен көч тоемлана. Менә хәзер ак күбекле дулкыннар рамнарны ватып, бәреп чыгарлар кебек Осталыкмы, ижали табышмы, стиль үзенчәлегеме—бәлкем барысы бергәдер? Ничек кенә булса да. бу инде талант! Ходай кайбер кешегә аны потлап бирә. Фатма ханым да әнә шундый бәхетле затларның берсе иде.

—•Казан Маликәсе Сөембикә» әсәрен язарга сезне нәрсә этәрде9дип сорады Кәшшаф.

Фатма ханым касә читенә иреннәрен тигезеп алды да сөйләп китте: —Сөембикә шикелле гүзәл хатын-кызлар төрки халыкларда бармак белән генә санарлык. Хикмәт төркилектә генә дә түгел. Мәсәлән. Бернард Шоунын «Әүлия Жанна» дигән әсәре бар. Мин аны бик еш кулыма алам. Инглиз язучысы француз кызы турында яза... Ни өчен9 Монын сәбәбен аңлатып булмыйдыр, мөгаен. Шәхсән мин үзем, айлата алмыйм...

—Исмәгыйль әфәнде, сорагыз әле. ни очен Музаффер ханым- әфәнде бу ижат җимешен шушы вакытка кадәр Казаннан яшереп саклаган икән?—диде Кәшшаф.

Фатма ханымның йөзе балкып китте. Гомумән, анын йөзеннән елмаю югалып тормады. Күренеп тора. Казанның тарихчы галиме белән очрашу ана зур канәгатьлек бирә иде. Дөрес, татарлар арасында анын дуслары бар. Сафия Имре. Сәлиха Гомәр, профессор Надир Дәүләт. Болар жирлс татарлар. Ә Кәшшаф Сөембикә каласыннан килгән олы кунак.

— Нинди бәхетле безләр—тарихыбызда Сөембикә кебек хатын-кыз шәхесләребез бар. Мин ана хезмәт итү мөмкинлегеннән чиксез горурлык хисләре кичерәм.—диде Фатма.

—Сорауны тагын кабатлагыз әле,—дип үтенде Кәшшаф Исмәгыйль­дән. Ул. бу хәлнең төбендә бер-бер сер яшеренмәгәнме, дип уйлый иде.

—Үткән эшкә салават. Кәшшаф әфәнде,—диде Музаффер—Аллаһы- нын кушуы белән, ниһаять, хезмәтем шушы көннәрдә Казанга да барып иреште.

—Ничек?—дип урыныннан сикереп торганын сизми дә калды Кәш­шаф.

—Зинһар өчен тынычланыгыз. Кәшшаф әфәнде, барысы да үземнен ризалыгым белән,—диде Фатма. Кәшшаф исә драманың язмышын үз кулына алырга ниятләп тора иде.

- Хөрмәтле Надир бәйгә рәхмәт. Казан басмасы «Сөембикә» белән элемтәгә керде.

 

Соңыннан Чыңгыз хан турында. Алтын Урда турында гәп куертып алдылар. Фатма ханым чыңгызлыларны вәхшиләр дип саный икән.

_ —Алар Урта Азияне талап-жимереп бетергәннәр, дөньядагы иң бай бетән^ китапханәсен янДЬ1рып көлгә әйләндергәннәр,—диде чын әрнү —Моның Алтын Урдага бер катнашы да юк, Алтын Урда бөтенләй оашка дәүләт. —дип акланды Кәшшаф. Аның һич тә Алтын Урдага тел- теш тигертәсе килми иде Анысы да дөрес. Бату ханнар һич тә әүлия булмаганнар. Шулай ук кырганнар, шулай ук җимергәннәр. Бигрәк тә оаштагы мәлдә. Тора-бара гына, бер күренекле тарихчының билгеләп үтүенчә, Алтын Урда «төрле халыкларның тыныч яшәүләре өчен идеаль шартлар тудырган дәүләт»кә әверелгән.

Фатма ханым үзе яшәгән шәһәрнең тарихы белән бик кызыксына икән. Остаханәсенең бер бүлмәсендә Истанбулның күренекле урыннары сурәтләнгән картиналар, репродукцияләр тупланган. Кәшшаф әле шәһәр белән бөтенләй диярлек таныш түгел. Гаяз Исхакый күмелгән зиратны күрде дә. Сафия Имре йортында булды.

— Мин үзем Анкарада туганмын, әмма Истанбулны күбрәк яратам,— диде рәссам.—Истанбул ачык һавадагы музей ул. Аның төрле чорда төзелгән бина-корылмалары, урам-мәйданнары гаҗәеп бер тарихи ансамбль туд ы радар. Монда һәр буын үзенең ядкарен калдырган. Византия чорыннан калган кальгалар хәзерге кешеләрне дә сокландыра. Беренче урынны, әлбәттә. Әйа-Суфия корылмасы алып тора.

Фатма ханым кулындагы күрсәткеч таякчыгын үзенә бер осталык белән рамга тигезеп алды да сүзен дәвам итте:

—537 елның 27 декабрендә император Юстиниан тарафыннан гыйбадәтханә рәвешендә ачылган бу бина 1453 елда мәчеткә әверелә. Күрәсез, хәзер ул музей. Гомумән, мәчетләр төзүне Төркиядә элек- электән изге гамәл, Аллаһу гамәле дип караганнар. Мәсәлән, госманлылар дәверендә күтәрелгән менә бу мәчет, аны «Зәнгәр мәчет» дип йөртәләр, унике мең кешене сыйдыра. Калада инде XVI гасырда ук биш мең мәчет булуы мәгълүм. Ә госманлыларның соңгы сарае—Долмабакча! Ул Босфор бугазының Ауропа өлешендә төзелгән. Төркиянен ин зиннәтле музее. Барып карагыз, югыйсә, зур гөнаһлы булырсыз.

Кәшшаф Долмабакчаны барып күрде. Фатма ханым күрсәткән сурәтгәгедән миллион мәртәбә гүзәлрәк иде. Чын мәгънәсендә оҗмах бакчасы. Тәхет залындагы дүрт тонна авырлыктагы хрусталь люстра аны аеруча хәйран калдырды.

Кайчандыр Карл Марксның Истанбул турында: «...бу—гомерлек шәһәр, бу—көнчыгышның Риме» дигән сүзләрен укыганы бар иде Кәшшафнын. Барысы да дөреслеккә туры килә иде.

Кәшшаф Төркиядә үзен бик бәхетле хис итте.

Кәшшафнын Төркиядән кайтуын судка чакыру кәгазе көтеп тора иде Әллә Аккош күлендә булган вакыйганы яңадан чокып чыгардылар микән? Башына бәргән беренче уй шул иде. Тик бу уеннан шундук кире кайтты, чөнки эшне күптәннән яптылар ич инде. Алайса ни-нәрсә соң 6v9Әйбер урламады, кеше кыйнамады... Бәлкем киңәш-табыш итәргә чакыруларыдыр? Юк, судка кинәш-табыш итәргә чакырмыйлар. Суд суд инде ул, син йә гаепләнүче, йә шаһит...

Шунда ул чакыру кәгазендәге телефон номерын күреп алды. Җыйды. Трубкада тынкыш борынлы хатын-кыз тавышы ишетелде.

—Вахитов районы халык суды...

Кәшшаф хәлне төшендереп бирде. Ханымның кыштыр-кыштыр итеп ниндидер кәгазьләр актарганы телефоннан ишетелеп торды.

—Сез шәхесне мыскыл итү билгеләмәсе нигезендә судка куеласыз.

 

Дәгъвачы—Гуманитар институт директоры урынбасары Газизуллин Әлтаф Мәхмүгович.

Кәшшафнын гәүдәсе чайкалып китте. Әйтерсең лә. искәрмәстән тез астына китереп типтеләр. Соң алар хәмерләр эчеп, сугыша-сугыша гафу итешкәннәр иде ич инде. Димәк, кире уйлаган. Тискәре. Әллә котырттылар микән?

Юк. Әлтафны берәү дә котыртмады. Анын эш кузгатуы көнчелеккә бәйле иде Иске дустынын институтны узып. Төркиягә китүен күтәрә алмады. Моңа элекке үчләре дә килеп кушылды. Һәм ул Кәшшафнын мәкаләсен тотып судка китте. .Ана гариза язарга куштылар. Җиңел кулдан тиз генә гаризасын да сырлап бирде.

Әлтаф судка үзе килмәде, ышанычлы кешесен генә җибәргән иде. Ана кадәр Кәшшаф белән институт коридорында берничә тапкыр йөзгә* йөз очраштылар, әмма кул бирешмәделәр.

Сул узачак бүлмә зур гына иде. Җиһазлары гына ярлы. Урындыклар кыйшаеп беткән, утырырга куркыныч. Бер почмакта кемнәрдер быдыр- быдыр сөйләшә. Консультациягә килгәннәр, күрәсең. Судья ханым болар- нын берсенә лә игътибар итмичә, нәкъ күрсәтелгән вакытта, агач чүкечен жиз калканга бәрде Йоласы шулайдыр инде. Югыйсә әлеге эш буенча судта ике генә кеше: Кәшшаф белән Әлтафнын ышанычлысы гына катнаша иле.

—Судьяга дәгъваларыгыз юкмы'.’—дип сорады бүлмә хужасы. Ул зур калын күзлеге аша әле берсенә, әле икенчесенә текәлеп карап торды. Дәгъва белдерүче булмады.

— Башлыйбыз алайса.

Судья бу очракта әйтелә торган тагын ниндидер рәсми сүзләр сөйләде, ант иттерде.

—Фәкать дөресен генә сөйләргә, бернәрсәне дә яшереп калдырмаска ант итәм.— диде Кәшшаф. Бу сүзләрне әйткәндә аның тәннәре чемер- чемер итеп китте.

- ■Телеграф" газетасындагы "Заместитель директора Гуманитарного института Газизуллин ратует за самостоятельную нацию сибирских татар"исемле мәкаләне сез яздыгызмы?—дип сорады судья.

— Мин яздым.-диде Кәшшаф.

- Гражданин Газизуллин мәкаләне үз шәхесен мыскыллау дип саный, экспертлар да моны раслый. Ул документ белән сезне таныштырган идек инде Сез үз гаебегезне таныйсызмы?

Кәшшафнын секретарь кызга күзе төште. Тегесе ашыгып алдындагы кәгазьгә нидер язып куйды. Бу чикерткә минем җавабымны алдан ук белеп тора икән ләбаса, дип уйлады Кәшшаф. Ачуы чыкты.

—Әгәр мин юк дисәм?—дип, судьяга карады.

— Бу суд карарына бернинди лә йогынты ясамаячак...

—Азайса нигә сорыйсыз сон?

—Сез югары инстанцияләргә шикаять юлларга хаклы.

-Рәхмәт. Сез инде хөкем карарын чыгарып та куйгансыздыр. Мин алдан ук риза. Суд залында ук кулга аласызмы?

Судья анын төрттерүләренә игътибар итмәде, үзенекен төпченде. Ә ярты сәгатьтән сон тантаналы вәгъдә биргән пионер сыман олы күтәренкелек белән кычкырып хөкем карарын укыды. Хәтта почмакта гөрләшкән төркем дә тынып калды. Ул Әлтаф Газизуллиннан матбугат аша гафу үтенергә тиеш иде.

Дөнья куласа. бер әйләнә, бер баса. Әле генә Төркиядә һиммәтләнеп йөргән иле Инде сул каршысында жавап тота. Үзе гаепле. Мәкаләнен корректурасын укып, имзасын төшерергә тиеш иде ул. Шуны редакциядән таләп итәргә тиеш иде Ачык авызны шулай өйрәтәләр инде аны Төп оашына утырттылар менә

 

Гөркиядә күңел ачып йөрүләрнең шаукымы моның белән генә бетмәгән иле әле. Атна-ун көннән сон директор әмер чыгарды. Ул хезмәтне яңача оештыру турында иде. Шул сәбәпле ике эш урыны бетерелә. Үзеннән- 'i.je аңлашылганча, әлеге урынны биләгән кешеләр эшсез кала. Ул ике кешенен берсе Кәшшаф иде. Юридик яктан барысы да законга туры килә. Тел-теш тидерерлек нәрсә юк. Урыны кыскаргач, кешесе дә кыскара.

Институт белән исәп-хисапны өзеп, Кәшшаф болдырга чыгып басты. Кулында тулар-тулмас бер букча. Ун елдан артык эшләү дәверендә җыйган бөтен бирнәсе шуңа сыеп бетте. Мактанырлык чамасы юк. Үзенә дә. җәмгыятькә дә әллә ни файда китерә алмады. Эштән куып дөрес эшләделәр. Үпкәләсә дә үзенә генә үпкәли ала. Шушында ничәмә-ничә чалбарнын гына төбен туздырды, кандидат та була алмады. Нульдән башлады, нульгә килеп терәлде.

Институтның ишек уемына терәлеп диярлек кара “Волга" килеп туктады. Йөгереп чыгып, шофер арткы ишекне ачты. Галимовның юан гәүдәсе шунда ук йомшак кәнәфи өстенә тәгәрәде. Кәшшафны ул күрмәмешкә салынды.

Кәшшаф акрын гына урыныннан кузгалды. Аяклары атлый, ә үзе кая барганын белми. Шуңа күрә аңа сәерсенеп карыйлар. Салмыш дип уйлыйлар, күрәсең. Берсе хәтта үз ишенә санап, җиненнән тартты.

— Братан, әйдә, өстибез, миндә рәт бар,—диде.

Кәшшафнын атлавы атлау, братаннын сүзләрен дә ишетмәде. Тегесе артыннан сүгенеп калды.

— Псих. тинтәк.

Кәшшаф берзаман ниндидер агач капкага килеп төртелде. Күтәрелеп караса. Дәригаларнын йорты икән. Ул ихата эченә узды. Әбисе Сәмига бакчада казынып йөри иде. Эшеннән туктады да, кулын маңгаена куйган хәлдә, озак кына керүчегә карап торды.

—Кем дип торам, кияү син икән,—диде ул элеккечә дустанә кыяфәттә.

—Әллә башка кешене көтә идегезме?—дип иреннәрен чалшайтты Кәшшаф.

— Ни иртә, ни кич дигәндәй, нишләп йөрү болай?

— Мине эштән чыгардылар,—диде Кәшшаф. Аның күңеле мөлдерәмә тулган иде, чак кына күзләре ерылып китмәде. Әбисенең күкрәгенә башын куеп үксеп җибәрүдән үзен көч-хәл белән генә тыеп калды

Сәмига киявенең эчендә ут кайнаганын бер күз сирпеп карауда шәйләп алган иде. Шуна күрә аңа жебеп төшәргә ирек бирмәде.

—Синең кебек әзмәверләргә кайда да эш бетмәс,—диде,—болай да алма кебек чакларын тиенсезгә үтте.

Бу йортта акча культы хөкем сөрә. Акчаны таба да беләләр, тота да беләләр. Дәрига да шул чыбыктан сөрелгән.

—Әйдә, өйгә уз, суыткычымда әзер котлетларым да бар, тиз генә кыздырып бирермен,—диде Сәмига.

Өйдә җиләс иде. Рәхәт. Әбисе ашарга әзерләгән арада Кәшшаф диванга утырып ял итте. Стенага Кәримнең зур фотосурәтен рамлап элеп куйганнар. Аның Дәрига белән төшкән фотосы да элекке урынында иде. Димәк, бу йортта әле ул артык кашык түгел икән.

Сәмига табынны залда хәзерләде. Өстәл өстенә бер шешә аракы да китереп куйды.

—Якынрак утыр, кияү,—диде.

Кәшшаф иң элек касәгә хәмер агызды. Ләкин эчмәде, кулына алгач, кире куйды.

—Нәрсә, кичәгедән сон үтмиме әллә?—дип төрттерде Сәмига.

—Көпә-көндез аракы эчереп, исертер иде бугай.

Башка бу хакта сүз чыкмады. Беравык бүлмә тынып калды.

—Төркиядән алып кайткан уенчыкларыңны Кәрим бик ошатты,— дип өзелгән сүзне ялгап җибәрде Сәмига,—йоклаганда да үзеннән калдырмый.

2. .К. у.»№3

—Бу якшәмбедә мин аны циркка алып барырмын дип торам,— диде Кәшшаф,—вакыт буа буарлык минем хәзер, әйтеп куегыз әле.

Сәмиганын кулындагы тәлинкәсе идәнгә тешеп челпәрәмә ватылды. Ләкин ул ана әһәмият бирмәде, кияве каршына килеп басты.

—Син әти кеше, әнәтрәк. үз сүзеңне үзен житкер. жәме. бүрәнә аша бүре кума.

Кәшшаф йокысыннан куркып уянган кешедәй сискәнеп китте Әбисенен ана болай каты бәрелгәне юк иде әле. Әмма туры сүзгә җавап юк.

—Әйтә башлагач, әйтеп бетерим инде. кияү, үпкәләмә.—дип тезеп китте Сәмига.—хатынына да баш булырга кирәктер ләбаса инде. Берәу булса, әллә кайчан җилтерәтеп өенә алып кайтып киткән булыр иде. әнәтрәк. Йомшак булма, йомшак агачны корт баса аны. вәйт!

И. әбекәем, беләсеңме икән, гаеп минем үземдә шул. дип сызланып алды Кәшшаф, Заһидә белән чуалуны күтәрә алмады Дәрига. Бала хакына гафу итәргә дә мөмкин иде анысы. Алай дисәң, ул вакытта Кәшшафның башы-күзе әйләнгән чак иде шул. үзенең ни-нәрсә теләвен дә анык кына белми иде. Кәрим турында да уйламады Дәриганың китүенә куанды гына.

Дәригага каты кул кирәк.—диде Сәмига. Ул кызы өчен бик борчыла иде Чөнки Дәрига бик нык үзгәрде. Сон кайта, кунып калган чаклары да булгалыи Еш кына авызыннан хәмер исе килә. Әйтсән. эт кебек ырылдый. Әтисе булса, сыртын каезлар иде дә. иртәрәк китеп барды шул Бер сүзне ике әйтми иде мәгәр. Жир җимерелсә дә үз дигәнен эшләр иде. —Сәмига үз тәртәсен бөгә, форсаттан файдаланып калырга тели - Ике дә уйлап торма, хатынын белән малаеңны өенә алып кайтып кит Дәригадан базарын да ташлат. Ирен тәрбияләсен, әнәтрәк. эштән кайтканын көтеп алсын.

— Минем эш юк бит. әби,—дип көлде Кәшшаф.

Муены булса, камыты табылыр, бер дә генә хафаланма.

Сәмиганын кызын өйдә утырту турындагы сүзләре Кәшшафны гаҗәпләндерде. Ник дисән. моңа кадәр ул аңа "акча эшлә” дип тукып тора иде. Шуңа күрә:

-Дәрига белән берәр күңелсезлек булдымы әллә?—дип сорады.

Сәмига идәндәге тәлинкә ватыкларын җыярга кереште. Их. бу телкәйләрне, тозлап кына куясы нәмәрсә. дип офтанды. Дәриганын азып-гузып йөрүен сизенсә, әйләнеп тә карамый ич инде ул ана.

— Ни булсын ул ташбашка.—диде Сәмига эшеннән туктамыйча гына.—товар артыннан чаба. Әле Мәскәү, әле Төркия.

Мин Дәриганы куып чыгармадым.-диде Кәшшаф.—фатир ачкычы кесәсендә, кайтсыннар, бер сүзем юк.

Дәригалар кичә парлашып мунчала булдылар. Ләбиб—Дәрига, Таһир һәм анын мәткәсе "Маша". Маша—озын буйлы, аксыл чәчле япь-яшь рус егете.

Балдак маҗарасына карамастан, Ләбиб Дәриганы читкә типмәде, кулдан кулга да җибәрмәде. Чишендереп каеш белән әйбәтләп бер ярды да тынычланды. Дәрига бернинди тавыш чыгармады, тешен кысып булса да түзде Аннан сон бик матур итеп җырлашып утырдылар. Белүенчә. Ләбиб анын өстеннән сөяркәләр дә тотмый. Ул аны ларектан да алды. Хәзер Дәрига үзе хужа кеше, ике сатучы яллады.

 

Кулына автостоянка эләккәч. Таһир да базарга сирәк йөри башлады, читтән торып кына җитәкчелек” итә Ул элек тә “салым" җыеп йөрми иде. билгеле Ләкин анын барлыгы өчен Дәрига Ходайга мен рәхмәтле чөнки, ул хәзер: Абыстай, бер-бер йомышын юкмы? '—дип кенә тора. Ьу Ләоиб аркасында, әлбәттә. Шәһәрнен нәкъ үзәгендә бер зур

 

 

автостоянканы кулына төшерергә булышты ул ана. Максатына иреште. Хатыны юк, гаиләсе юк. ул байлык ниемәдер инде? Акчасын “малай”ларга туздырып бетерә

Мунчада төнгә кадәр юандылар. Маша гына нигәдер мышык-мышык килеп елап утырды, үпкәләшкәннәр иде булса кирәк.

Дәрига аларга игътибар итмәде, күзе гел Ләбибтә булды. Ул бик мөлаем иде бүген Ак чәче, очлы ияге аны затлы шәхесләргә охшатып тора Чынында да. зыялы нәселдән ул. Әбисе-бабасы, әтисе-әнисе мөгал­лимнәр булган Сенлесе әле дә мәктәптә эшли. Үзе белгечлеге буенча мәдәният хезмәткәре. Югары белемле. Күпмедер вакыт зур гына Мәдәният сараеның директоры булып эшләгән Шул чакта район Советына депутат итеп сайлаганнар "Депутат” кушаматы шуннан килә.

Ләбиб инде күптәннән мәдәният кешесе түгел. Үз-үзен тотышы да. сөйләме дә. Тик барыбер күңелендә мафиоза корты кимереп бетерә алмаган ниндидер әдәплелек сакланып калган. Югыйсә, акча дигәндә әшнәләре кебек үк бер бәндә. Дәрига анын бар ягына да күнегеп бара инде, кул уйнатуын гына охшатып җиткерми Кеше дими, ашау-эчү вакыты дими, кулы әллә кайларга кереп китә. Әле дә:

—Әзерлән, абыстай, ялга Кипрга китәбез, во блин,—дип Дәриганын түшен ачып жибәрде.

—Ләбиб...

—Киләсе дүшәмбедә очабыз, биш йолдызлы кунакханә, диңгез. Типтерик әле бер.

—“Алла бирсә, хатын ишекне ач” кебек булмасын,—дип шаяртты Дәрига.

— Без үзебез алла, блин.

Мунчадан төнге икеләрдә таралыштылар. Ә иртән иртүк Дәриганын телефоны челтерәде. Ул кесә телефонын йоклаганда да сүндерми, баш очына куеп ята.

—Абыстай, хәзер машина килеп житә, җыен!

—Нәрсә булды? Таһир... Таһир...

Таһир трубканы куйган иде инде. Дәрига тиз-тиз генә киенде дә урамга чыкты. Әнисе аны сүзсез генә башын чайкап озатып калды.

Дәриганын күңелен шом басты Нидер булган, билгеле, болай иртүк кузгатмаслар иде. Ләкин шофердан сораштыруның мәгънәсе юк. Ул белсә дә әйтмәс иде. Аларнын авызлары йозакта, колаклары томаланган.

Таһир аны ни өчендер Елга порты янындагы куаклар арасында көтеп тора иде.

—Нинди фокус бу, Таһир, шулай шаярырга ярамый ич инде,—дип Дәрига үпкәсен белдерергә ашыкты.

—Синдә Депутатның кәгазьләре сакланмыймы?—диде Таһир.

—Юк. ә нигә анын кәгазьләре мина?

Таһирнын күз карашы усал һәм мәрхәмәтсез иде.

—Абыстай, бүгеннән башлап. Депутат турындагы бар нәрсәне дә онытасын. Анладынмы?

Дәриганын йөрәге өзелеп төшкәндәй булып борсаланды

—Ә мин анларга теләмәсәм?

__ Депутат каюк,—дип Таһир бармагын муенына тигезеп алды.

—Ничек каюк?

—Мунчадан кайтканын сагалап торып, подъездда бугазын ярганнар

Дәрига егылып китмәс өчен каршындагы каенга килеп сыланды Ләкин буыннары тотмады, җиргә сыдырылып төште. Җиргә капланып үксергә кереште. Ләкин аңа иркенләп еларга ирек бирмәделәр, тиз генә машинанын арткы урындыгына кертеп салдылар. Ул шунда хәтсез вакыт тезләрен иягенә чәнчеп, тавышсыз гына елады

Жә. абыстай, житте. сак тот дип күпме әйттем мин ана, тыңламады бит. Үзе гаепле.

-Ләбиб кайда сон хәзер?—дип сорады Дәрига.

 

Әлегә экспертизада- Күмү берсекөнгә. Сина зиратларга барып, күренеп йөрергә ярамас Хушлашырга теләсән. өйләренә кидерсен Тугыздан-унбергә кадәр. Безнен әле алда сүзләр булыр, мин сине үзем табармын. Ә хәзер эшенә бар. Безнең кичә бергә булганны берәү да белергә тиеш түгел!

Ләбибне сонгы юлга танылган дәүләт эшлеклесен озаткандай зурлап озаттылар. Хәтта тәртип саклауны да милициягә ышанып тапшырмадылар, үзләре оештырдылар Сәер хәл Бер-берсен чүкешәләр дә, аннан сон корбаннарын барысы бергә җыелышып җирлиләр.

Дәрига кешеләр төркеменә ияреп, Ләбибнен өенә керде. Гап-гади өч бүлмәле фатир Хатыныныкы диделәр. Ул ире белән алтын унитазлы коттеджларда яшәмәгән. Ләбиб үзе дә шушы фатирны яраткан, фаҗига буласы төнне дә шушында кайткан, үлемен шушында тапкан.

Дәрига каш астыннан гына Ләбибнен хатынына карап торды. Яше бар икән инде. Үзе тыныч булырга тырышса да. кабарып чыккан күз кабаклары анын йокысыз төн үткәргәненә ишарә итә иде. Ике кызы әтисенең баш очында басып тора. Чибәрләр Матурлыкларына кайгы да күләгә төшермәгән.

—Хуш, Ләбиб, урының җәннәттә булсын!

Университетның татар халкы тарихы кафедрасы мөдире профессор Мөхәррәм Каюмовны Кәшшаф хәтсездән белә Акыллы, төпле, булдыклы галим. Студентларга кадәр аны үз итеп, яратып Әбүгалисина дип йөртәләр. Кәшшаф та аннан күп нәрсәгә өйрәнде. Әле Алтын Урда терминының колакка ятышсыз чакларында ул аңа Ашказарский шикелле үк: “Сез .Алтын Урда урынына “Жучи олысы" тезмәсен кулланыгыз",—дигән кинәш биргән иде

Университетта туры китерә алмагач. Кәшшаф, бөтен кыенсынуын җиңеп, профессорның фатирындагы телефон номерын җыйды. Каюмов аны тавышыннан ул танып алды.

—О. Кәшшаф Газизович. исәнмесез-саумысыз. үзем дә сезнен турыда уйлап иөри идем әле, бик әйбәт, бик хуш. шулай бер-беребезнен хәлен белешеп яшәргә язсын.

—Өегезгә шылтыратып борчыганым өчен гафу итегез, Мөхәррәм Мирсалихович. киңәшләшәсем бар иде

—Зарар юк. җәйләрен безне университетта очрату авыррак шул инде ул. Ни йомыш соң?

— Миңа сезнең үзегезне күреп сөйләшергә кирәк иде.

— Мин барысын да беләм. ишеттем,—диде профессор,—әйдәгез. Крематорий"мәйданында очрашыйк, мин үзем дә чыгып керергә дип җыенып тора идем.

Крематорий" дигәне элекке Ленин мемориалы. Хәзер анда Милли мәдәни үзәк урнашкан. Халык бу тәрәзәсез сәер архитектура корылмасына әнә шундый ятышсыз исем бирде. Үзе бик матур җирдә. Казансу ярында салынган. Су буена йөз басмалы баскычтан төшәсе Аргы якта ниндидер әкияти шәһәрчекне хәтерләтеп. Нәшрият бинасы. Яшьләре үзәге күренеп тора.

Кәшшаф килгәндә Каюмов анда иде инде. Елгага карап мөкиббән киткән Һәйкәл сыман мәһабәт булып күренеп тора.

— Мин үзем Арча Кырында торам, ә һава суларга бирегә киләм,- диде Мөхәррәм кыл шикелле тырпаиган мыезын шомарта-шомарта.

Урыны матур,—дип хуплады Кәшшаф әңгәмәдәшен. cvin^nr^Px?a вак*төяк хәлләр турында сөйләшеп тордылар. Бу дежур сүзләргә Мөхәррәм нокта куйды

Әзерд^рСби'гӘи^Р шәТ^ШаФ Газизович- Диссертациягезне куаларга кирәк

 

Әйе, диссертациясе дә, монографиясе дә әзер. Монографияне ■өркиядәге Мәнгәр фонды китап итеп чыгармакчы.

—Беләм,—дип бүлде аны Мөхәррәм,—Сафия ханым бу хакта минем оелән дә киңәште. мин бит әлеге фондның консультанты булып та саналам.

— Рәхмәт...

— Кәшшаф Газизович, турысын гына әйтегез әле,—дип аның күзлә­ренә текәлде Каюмов.—институтта ни өчен сезнең диссертациянең темасын расламадылар?

Бу туры һәм катгый сораудан Кәшшафның мангаена тир бәреп чыкты. Ник дисәң, хәтта якыннары да аның диссертация яклый алмавын фәкать үзенең кирелегенә генә сылтыйлар. Күрәсең, профессор да бу хакта хәбәрдар иде.

— Башта, инде яклау вакыты килеп җиткәч, диссертация өстеннән Мәскәүгә шикаять яздылар. Монда мөмкинлек тугач, раслау кирәкми дип сузып килделәр. Үзегез беләсез, дәүләт планына кермәгән темага бездә сан юк. Аннан соң үзем чыгымчыладым. Кырык яшьтә малай- шалай шикелле кандидатлык диссертациясе яклап йөрмәссең бит инде. Мин докторлык дим. Ләкин бу мәсьәләнең күзгә күренеп торган өлеше генә. Бөтен хикмәт шунда, минем тема институт директоры Галимовның фәнни юнәлешенә каршы килә. Аны да анларга мөмкин, билгеле. Нәрсә генә әйтсәң дә. Галимов Болгар теориясенең хәзерге вакыттагы әйдәүчесе.

— һәммәбез дә Шиһабетдин Мәржанига, Ризаэтдин Фәхретдинга таянабыз,—дип мыегын шомартып алды Мөхәррәм,—һәм барыбыз да алар хезмәтеннән азык табабыз. Чөнки ул бөекләр тарихны гадел ысул белән өйрәнгәннәр, төркемнәргә бүленмәгәннәр Тарих бик катлаулы фән. Кайчакта монысы Алтын Урда, монысы Болгар дип тәгаенләве дә бик авыр була. Ә без, җүләрләр, үз оябызны корабыз да, кеше-кара керә күрмәсен дип бикләнәбез. Менә шуннан китә тарткалашулар.

—Сез миңа нинди киңәш бирер идегез, Мөхәррәм Мирсалихович?— дип Кәшшаф та үзенең үтенечен житкерде.

—Диссертациягезнең темасын университет советында раслатып, план­га кертергә кирәк,—диде Каюмов һәр сүзенә мөһер суккандай —Бу—бер. Икенчедән, рәсми яклау вакытына китабыгыз да чыгып өлгерер дип ышаныйк. Оппонентларны Мәскәүдән дә, башка җирләрдән дә чакыру мәгъкуль булыр. Әйтик, төрекләрдә Җансай Хаммат бар. Сезнең аның белән борчагыгыз пешә дип ишеттем. Казакъларда да көчле белгечләр җитәрлек. Әзербәйжан. Кыскасы, Татарстан белән генә чикләнергә ярамый.

— Мине университетка кертерләрме икән соң?—дип шикләнүен белдерде Кәшшаф.

—Сез диссертациягезне хокукы рәсми рәвештә беркетелгән теләсә- кайсы югары уку йортында, теләсә-кайсы гыйльми институтта яклый аласыз. Шул исәптән Казан университетында да. Өстәвенә, сез безнең хезмәткәребез

—Ул ярты ставканың язмышы ничек бетәр бит әле.

Каюмов кулларын артка куеп, сүзсез генә Казансуны күзәтә башлады. Ә анда җилкәнле көймәләр пәйда булган иде. Җылы якларга юл тотучы торналар шикелле бер җепкә тезелешеп баралар.

— Мин тау-таш арасында үскән кеше,—диде Каюмов.—ә менә елгаларны, диңгезләрне кечкенәдән яратам. Казансуны күрер өчен генә киләм мин монда.

Җилкәнле көймәләр Ял паркына таба узып киттеләр.

—Тәмле ризык күп булмый, миңа кайтырга вакыт,—диде Каюмов,— Яучылар көтәбез бит әле. кызны ярәшергә йөрибез. Бабай булырга хәзерләнәм.                     _

— Гафу итегез, Мөхәррәм Мирсалихович, бик изге эшегездән оүлгән- мен икән, әйтергә иде аны, башка көн дә бар ич...

—Зыян юк,—дип мыегын җәеп елмайды Мөхәррәм,—хатын-кызлар, комачаулап йөрмә әле дип. үзләре чыгарып җибәрде. Мин бит гаилә.
хуҗалык мәсьәләләрендә наданның наданы. Ә кызымны бик яратам Бәхете генә булсын иде. Кияве минем кебек булса, әнисе шикелле баш эштән чыкмаячак.

Ул еш-еш атлап китеп барды.

Бераз юл алгач, кисәк кенә борылды да кире килде.

—Ярты ставкагыз өчен кайгырмасагыз да була, ул сезнеке.-дидс

Кәшшаф "Сөембикә” журналы редакциясенә шылтыратып, Фатмл Музаффар Кайаның әманәтен—"Казан мәликәсе Сөембикә" драмасының китап итеп басылган нөсхәсен тапшырырга ниятләвен әйтеп куйган me Эш сәгате беткәнче шунда барып җитәсе бар. Ара ерак булмаса дз. автобуслар сирәк йөри.

Ул Ирек мәйданы аша узып, опера театры янына чыкты да. км чатында машиналар хәрәкәтен көйләүче милиционер шикелле, ялт-йолт карангалап тора башлады. Ике куянның койрыгын тотмакчы: 56 автобус күренсә, авиация институты тукталышына йөгермәкче. 69 автобус сыртын күрсәтсә, билгеле, китап кибете каршысына элдертәчәк. Шулай да 56 автобус өлгеррәк икән. Этешә-төртешә торгач, борчак кузагы шикелле бүртенгән салонга гәүдәсен тәки сыйдыра алды. Кеше шул кадәр күп иде ки. аяклары идәнгә тимәде, гәүдәсе юл буе асылынып диярлек барды.

Аны редакциялә ачык чырай белән каршы алдылар. Баш мөхәррир бик мөлаем, бик чибәр ханым икән. Буй-сын коеп куйган шикелле Теләсә-кайсы мәмләкәткә илче итеп җибәр, мәмләкәт абруена кызыллык китермәячәк. Ул кайсы ягы беләндер төрек дипломаты, милләттәшебез Әдилә Айдәне хәтерләтә иде.

—Сез безгә кыйммәтле бүләк алып кайткансыз икән, бик рәхмэт- лебез.—дип ирен очлары белән елмайды баш мөхәррир. Аннан сон, әлеге әсәрне танышлары аша Төркия кадәр Төркиядән эзләп табып, электрон почта аша үзенә алдырып, инде тәржемәсе белән шөгыльләнүче журналист ханым белән таныштырды.

—Драманы мин үзем барып алырга тиеш идем, сез мина аяк чалдыгыз,—дип шаяртып алды тегесе.

—Фатма ханымның тизрәк ирештерәсе килде бит.—дип акланды Кәшшаф.

Чәй эчкән арада Кайа турында сөйләштеләр. Кәшшаф дингез буендагы остаханәсендә үзенчәлекле картиналар иҗат итүче рәссам хатыннын тарихи темага драма әсәре язуга алынуына гаҗәпләнүен белдерде

—Фатма дулкыннар өстендә тибрәлүче аккош кебек ул,-диде журналист.—ана ходай өрфә җан бүләк иткән, һәм шул өрфә жан Сөембикә ханбикә роленә керә белгән.

—Хатын-кызлар шулай инде алар. Кәшшаф әфәнде.—диде баш мөхәррир,—безне акыл белән анлау бик читен. Хатын-кыз хистән яралган. Кайа хан ым-әфәндегә килгәндә, журнал иң мәшһүр мөселман ханым­нарына гына бирелә торган бүләк булдырырга жыена. "Сөембикә" беләзеге дип аталачак ул. Ханбикә сурәте төшерелгән көмеш беләзек. Беренче лауреатыбыз Музаффер Кайа булыр дип торабыз.

Татар үзенен бөтен гамәлен атка мөнәсәбәтле рәвештә башкарган, Атны ул барысыннан да якынрак күргән, баласы кебек үк үз иткән.

Татарга тегенди-мондый гына ат кирәкми, ана затлы булсын. Ул үзе дә тирә-юньдә җитезлеге, зирәклеге, көчлелеге һәм хәйләкәрлеге белән аерылып торган. Кошта—шоңкарны, елкыда толпарны асыл иткән. Ә толпар меңнән берәү генә чыга.

Үлән ярган бүредәй.

Адәм егып юл ярып.

 

Килә бирде Идегәй

 

 

Салкын казан, суын су,— Аны җитеп аударып, Чыңгыздан калган кара ту— Аны җитеп аударып. Ат астында калдырып, Тоякка салып сындырып. Юлда борын таптатып. Сөрә бирде Идегәй.

„ Тәфкилев теге вакытта Кәшшафны “Идегәй” дастаны буенча тарих {чза . дип тәнкыйть итеп чыккан иде. Янәсе, әдәби әсәр тарихчы өчен гаяныч була алмый. Ихтимал, “Идегәй” тарихны төгәл дә чагылдыр­мыйдыр Чөнки ул әдәби әсәр. Әмма грекларның “Илиада”сы, кыргызлар­ның Манас эпосы, һиндларның "Махабхарата "сы шикелле үк ул милләтне формалаштыручы әсәр. Андыйлар бармак белән генә санарлык. Баскын­чылар шуңа күрә шүрлиләр дә алардан: тыялар, эзәрлеклиләр, яндыралар. ' Идегәй дастаны да ниләр генә күрмәде? Аны тыеп махсус карар да ' кабул иттеләр. Ул кешеләр инде юк. ә дастан яши. Һәм яшәячәк тә!

"Идегәй' кисәтә, бердәмлеккә өнди. Шул бердәмлек, татулык булмау сәбәпле таркалган да ич инде Алтын Урда. Менә хәзер татар янә баш калкытып килә. Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Бу декларацияне дә шундый ук язмыш көтмиме?

Кәшшаф стакандагы салкын чәйне йотып куйды да, өстәл өстендәге кәгазьләрне алдына ук сыдырып китерде. Аңа Туктамышлар, Идегәйләр турында түгел, диссертациясе хакында күбрәк уйланырга кирәк иде, югыйсә. Юк, салулаган чана шикелле һаман читкә каерыла.

Телефон шылтырады. Улы Кәрим икән.

—Әтием, минем үзебезнең фатирда, синен белән бергә яшисем килә,— диде. Үзе елый.

Каян шылтыратасын, нишләп үзен генә йөрисең дип белешү урынына Кәшшаф: “Әниең кыйнадымы әллә?” дигән мәгънәсез сорау бирде.

—Минем әниемне күргәнем юк,—диде Кәрим шундый ук калтыран­ган тавыш белән.

Әнисенең өйдә сирәк күренүе этәрде дә инде аны бу адымга. Әбисеннән качып чыгып, вокзалдагы телефоннан фатир номерын җыйды. Әгәр элеккечә бергә-бергә яшәсәләр, әнисе өйдә генә торыр иде, күңелле булыр иде, бергәләшеп зоопаркка барырлар иде. Кәрим кошларны, җәнлекләрне, хайваннарны бик ярата.

Кәшшаф улының борчуларын аңлый алмады. Чөнки үзенең дә тынгысыз чагы.’ Бәргәләнә, салулый аның күнеле, шуна Туктамышлар, Батыйлар белән саташа. Иртәгә аның диссертациясен тикшерәчәкләр. Яклауга тәкъдим итәрләрме-юкмы?

’ Кәримнен тиеннәре бетте, күрәсең, телефон тынды.

Каюмов бик төгәл кеше. Кунакка чакырсалар да: “Сәгать ничәгә килергә”.—дип кайтарып сорый. Әгәр шул чагында чакыручы кеше җиделәр тирәсенә дисә, Каюмовнын бәиләнәсен көт тә тор! Тирәсендә дигән вакыт берәмлеге юк, дип, тетмәңне тетәр.

Әле дә сәгатенә карап алды да нәкъ дүрттә тамагын кырып, аваз салды.

—Җәмәгать, башладык. Гыйльми совет тулы составта катнаша Чакырылган ксшеләрнен дә күбесе монла. Кворум бар.

Каюмов (парламентарийларга хас төгәллек белән) жыелышнын көн тәртибен житкерде. Аннан тыш та ул үзенә әлеге сөйләшүнең кысаларын чамалап куйган иде инде. Сөйләшү никадәр кинрәк. никадәр тирәнрәк булса анын файдасы да шул барәбәргә арта. Чөнки Хәмитов кандидатлык­
ны сикереп үтмәкче. Өстәвенә, низаглы, сакаллы диссертация Ана каршы чыгучылар да сүзләре үтә торган дәрәжәле кешеләр Әнә. Галимов, сузма инде, җәтрәк кылан дигәндәй түземсезләнеп итләч йодрыгын өстал өстенә бәргәләп утыра. Янында мөритләре. Тәфкилев. гадәттәгечә, энәдән- жептән генә чыккан яна костюм кигән, кара чәчләрен майлап тараган Фырт күренә, әйтерсең лә. театрга килгән. Әлтаф Газизуллин, анысы тук бурсык кебек бүселгән. Көнләшүе, ахры

 

Хәмитовныкылар да төкергәннәрен ялый торганнардан түгел, һәрбер­сенең эчендә иярле ат ята. Араларында ин абруйлысы, мөгаен. Рамил Сәмигуллиндыр. Элеп киптергәндәй юка гәүдәле үзе. ә тавышы гөбегә кычкыргандай көр чыга. Мәртәбәле галим. Сүзен әйтә икән, өздереп әйтә. Анын теленнән хәтта Галимов та шүрли Мазһар Мөхәммәтжанов шулай ук бик зыялы зат.

Башкалар шушы ике төркемнен берсенә кушылачак. Әлеге мәсьәләдә битараф булып булмый. Бу җыелыш диссертация яклау алдыннан үзенә күрә генераль репетиция Рәсми оппонентлар гына җитешми Алары белән дә сөйләшү бара. Күбесе ризалык бирде инде. Бик мөһим диссертация. Әгәр дә ул уңышлы яклана калса. /Алтын Урда тарафдарла­рының да ата казлары ду китереп бер биер иде.

Кәшшаф моңа кадәр һаман җиңелеп килде. Бу анын характерына да тәэсир итмичә калмады, билгеле. Кешеләргә ышанмый башлады, үзсүзлеләнде, кирелеге артты. Татар тарихында Алтын Урдага карата еллар буе тәгаенләнеп килгән негатив карашларны ул бер үзе җимереп ташламакчы булды. Көрәшеп карады. Ләкин үз дигәнен булдыра алмады

Каюмов ана тикшерү вакытында гына булса да. үпкәләрне онытып торырга кинәш итте Кәшшаф бу киңәшне тотарга тырышты. Чыгышында берәүгә дә төрттермәде, үпкәсен белдермәде. Әмма каршы як килешүне кабул итмәде, шундук һөҗүмгә күчте Беренче укны Тәфкилев атты.

— Кәшшаф Газизович.— диде ул төче телләнеп.—сезнең библиогра­фиягез мәрхүм профессор Ашказарский библиографиясе белән тәңгәл килә. Әйтегез әле. зинһар өчен, моны ничек аңларга?

Тәфкилев кесәсеннән крахмал белән катырылган ап-ак кулъяулыгын тартып чыгарды да нәзәкәтле генә итеп ирен кырыйларын корытып алды.

— Минем библиографиям Мәхмүт Имаметдиновичныкы белән тәңгәл килгән очракта да бернинди гаеп тапмас идем,—диде Кәшшаф —Ул минем остазым. Ләкин мин үземне аның дәрәҗәсендәге галим дип санамыйм. Ул безнен барыбыздан да бер башка өстен. Мәсьәләне конкретлаштырганда исә. библиографиямдә яңа исемнәр дә бар. Әйтик. Галимов Сәүбән Сәүбәнович. археолог Сәмигуллин. филолог Мөхәммәтҗанов. башкорт галиме Гайсә Хөсәенов. комык галиме Марат Ажи. төрек галиме Жднсай Хаммат, руслардан Вадим Трепавалов... Күп алар.

Тәфкилевның угы иясенә барып җитмәде, бумеранг булып үзенә әйләнеп кайтты.

Галимов Шиһабетдин Мәржани. Ризаэтдин Фәхретдин мираслары буенча үзен ин компетентлы белгеч дип саный, гәрчә институтта әле кайчан гына бу галимнәрнең исемнәрен дә әйтмиләр иде. Хәзер исә ул һәр гыйльми бәхәстә шушы шәхесләрне калкан итеп файдалана.

—Сезгә Ризаэтдин Фәхретдиннең "Безләр татармы-түгелме?" дигән мәкаләсе билгелеме9—дип сорады ул Кәшшафтан

— Билгеле,—диде Кәшшаф,—мәкалә 1906 елнын гыйнвар аенда Кырымда "Тәрҗеман" гәҗитендә басылып чыккан.

—Хәтерегезгә төшерегез әле. татар этнонимын галим ничек аңлата?

Кәшшаф Каюмовка сораулы караш ташлады. Ник дисәң, тегесе кирәк-кирәкмәгән бәхәстән качарга кинәш иткән иде. Каюмов жинел генә башын кагып куйды. Бу фатыйха бирү иде.

-Ризаэтдин Фәхретдин татар этнонимын татар-монголлар белән килгән сүз дип аңлата. Сәүбән Сәүбәнович,—диде Кәшшаф тынычлыгын
җуймыйча,—хәтта татар кабиләләренең баштагы теле монголча булырга гиеш. дип тә санын Аныңча, монгол яулары белән килгән шул татарлар электән хазар, соңрак болгар дип аталган кабиләләрне буйсындырганнар Үзләре аз булу сәбәпле төркиләшкәннәр. Шулай да чит халыкларга исемнәрен такканнар. "Безләр татар түгел, чын гүркл әрбез”,—ди галим.

 

—Нигә дип алайса тәртәгә тибеп маташасыз? Үзгәртегез диссертация­гезне шушы юнәлештә.

Галимовнын киң кәнәфиләргә җәелеп утырырга күнеккән арт санына бер урындык кына тар иде. Түземлеге беткәч, ике урындыкны бергә кушты.

—Үзегез үк. Сәүбән Сәүбәнович, әйтәсез ич, монгол яуларында катнашкан татарлар төрки кавеменә караганнар, дисез. Ризаэтдин Фәхретдин исә татарларның монголларга якынлыгын мөмкин дип саный. Димәк, безнең беребездә пәйгамбәр түгел. Мин чын күңелемнән ышанам, кайчан да булса сез үзегез дә "халыклар күченеше" дигән хак теорияне хуплаячаксыз әле.

Галимов нидер әйтмәкче иде дә Кәшшаф ана ирек бирмәде.

—Бер очтан әйтеп бетерим инде. Сәүбән Сәүбәнович, сез әле Шиһабетдин Мәрҗанине дә телгә алачаксыз. Мәшһүр галимебез бик дөрес билгеләп үткәнчә, “Кайбер сәбәпләр аркасында, бигрәк тә Аксак Тимер фетнәсе нәтиҗәсендә, Туктамыш ханнын патшалык көннәре бетеп, Дәшти-Кыпчак. Җуҗи улусы һәм Бәрриятел Бәрәкәтгәге кабиләләр арасында таркалу һәм илгә гомуми зәгыйфьлеге килеп, Олуг Мөхәммәт хан илнең башкаласы Сарайдан чыгарылганнан соң. Жужи хан нәселе шаһзадәләре арасында ызгыш тагын да куера. Нәтиҗәдә ил төрле кабилә биләмәләренә охшаган аерым, вак-вак дәүләтләргә бүленеп бетә" Мәрҗа- ни бүленеп чыккан Казан, Әстерхан, Касыйм. Кырым, Себер ханлыкларын татар дәүләтләре, ә аларнын халкын татарлар дип атый.

Галимов кешеләргә фикерен үзе көчләп тагарга күнеккән кеше. Ләкин Кәшшафнын үз-үзен тыныч һәм ышанычлы тотуы аның кайнарлыгын басты. Югыйсә, барысы да менә хәзер Галимов атылып чыга инде дип көткәннәр иде.

Бер мәлгә тынлык урнашты. Шул вакыт ачык форточкадан бер корт очып керде. Бүлмә эче бызылдау тавышы белән тулды. Корт тәрәзә пыяласына орылып-бәрелеп йөрде дә чыгып китте. Унынчы катка кадәр ничек менеп җиткән ул? Әллә биектә үрчегән нәселме?

Галимнәр тарих сикәлтәләрен онытып, шул хакта баш ватып алдылар.

Жә.мәгать, сөйләшүне дәвам итәбез, кыскарак һәм конкретрак булырга өндим. Кем сөйләргә тели? Рамил әфәндеме? Рәхим итегез. Рамил Фәесханович, рәхим итегез!

Рамил егетләр җиңеллеге белән урыннан торып басты.

—Мин Хәмитовнын диссертация темасын расларга тәкъдим итәм,— дип үтезне мөгезеннән үк алды Әле татар милли тарихында Алтын Урда һәм татар халкынын формалашуы темасы буенча диссертация яклаучы кеше, мөгаен, булмагандыр. Мәсьәлә бик актуаль. Моңа кадәр Татарстан тарихын гына өйрәнеп азапланган халык ич без. Анысы да СССР тарихының бер нәни генә тармагы иде. Хәзер, азмы-күпме мөмкинлекләр ачылгач, һәр милләт тарихта үз урынын эзли. Буталышып та бетәбез бугай инде. Фоменко дигән бәндә, әйтик, Туктамыш хан ул Дмитрий Донской икән, ә Батый Александр Невский булган икән дигән уйдырма уйлап чыгарды. Башка версияләр дә бар. Батыйны хәтта Рим Паласына да әйләндереп куйдылар инде. Әгәр йоклап ятсак, Алтын Урданы безнең кулдан тартып алырга да күп сорамаслар, һәркемгә мәгълүм, гыйльми бәхәсләрнең файдасы бик зур. Әмма бездә алар ни өчендер итәк астыннан ут уйнатуга кайтып кала. Үзебез буталабыз, җәмәгатьчелекне бутыйбыз, кызганычка каршы, XV—XVI гасырларга караган материаллар күп түгел, булганнары да каршылыклы. Әмма шунысы ап-ачык, Алтын Урда бөек татар дәүләте. Моны аңлау өчен Эрмитаждагы хәзинәләренә генә күз

 

төшерү дә җитә. Аны Казанга да алып киләсе иде. Сәүбән С әүбәнович!

Галимовнын урындыклары шыгырдап куйды. Ләкин жавап кайтар­мады.

Чират Әлтафка килеп җиткән иде булса кирәк, ул кулын күгәрде —Татар-монгол явы белән болгар явын күз алдыгызга китерегез aie.- диде үзенә бер пафос белән,—диссертантның чыгышыннан күренгәнчә, аларнын икесе дә без икән ләбаса. Минем башка сынмый бу. иптәшләр!

— Башын кечкенә, шуңа сыймый.—диде Рамил Көлешеп алдылар Иван Грозный Казанны алганда аның гаскәрләре арасында кырык мен татар була Куликово сугышында руслар чын татар халкын яклап чыккан татарлар ягыннан торып сугышканнар.—диде Кәшшаф Әлтафка туры карамыйча гына,—беренче карашка, болар да башка сыймый кебек

Кайберәүләр нигәдер уртаклыкны түгел, аерымлыкларны күпертеп күрсәтергә тырышалар Болгарлар да. монгол-татар явынын күпчелеге дә төркиләр Безне ш\л берләштерә. Бабаларыбыз арасында болгарлар да. кыпчаклар да. нугайлар да булган. Бүгенге көндә татар милләтеннән болгарларны, мишәрләрне, керәшеннәрне, типтәрләрне. Нугайбәкләрне. Себер һәм Әстерхан татарларын аерып чыгару өчен жан атып йөрүчеләр дә юк түгел.

Кәшшаф. ниһаять. Әлтафка текәлеп карады. Тегесе аның карашын күтәрә алмады, башын борды. Әле кайчан гына бер кашыктан ашап Бату ханга мәдхия җырлап йөриләр иде. Инде болгар—татар баррикада­сының икесе ике ягында

Кәшшаф Әлтафнын Себер татарлары турындагы язмасына да, сул хәлләренә дә тукталып тормады Дөрес эшләде, үзенен өстенлеген дәлил­ләде. Ә Әлтаф шул мәрәкә калкып чыкмаса ярар иде дип куркып утырды

-Әлтаф әфәнде, монда Хәмитовнын диссертациясен хупларга дигән тәкъдим әйтелде, сезнен фикерегез ничек?—дип кычкырды бунтарь йөрәкле Мазһар утырган урыныннан.

Мин Гыйльми совет әгъзасы түгел,—диде Әлтаф, һәм үз җавабын нан бик канәгать иде. бер генә мизгелгә чытык йөзе яктырып китте —Иуда...

-Жәмәгать. утырышны митингка әверелдермик.—дип Каюмов каләме белән сулы графинга суккалап алды.

— Рөхсәт итегез әле!

Бу университет доценты Җәмилов иде.

— Мин. иптәшләр, кайсыдыр ки. раслау өчен тавыш бирәчәкмен.- диде ул көр тавыш белән.—шул ук вакытта теманы артык дәрәҗәдә гомуми дип саныйм. Бу тулы бер институт темасы.

Жәмилов аңлыйсызмы мине дигәндәй, каш астыннан гына бүлмәне күзәтеп алды. Риза калды кирәк, сүзен дәвам итте

Минем Сәүбән Сәүбәновичка да ихтирамым зур. иптәшләр кайсыдыр ки Алтын Урданы таныйбыз икән, болгарнын югалып калуы ихтимал. Алайга китсә, безнен халыкның этник компоненты болгарлар да. татарлар да түгел. Ниндидер борынгы төрки этносы булырга тиеш Ник дисән. кайсыдыр ки. болгарларның да. татарларның да гамәл-хәрәкәт ләре халык авыз иҗатында һичнинди чагылыш тапмаган.

Жәмиловнын сүзе озынга китте, шаулаша башладылар, шуна күрә туктарга мәҗбүр булды.

—Жәмәгать. мәсьәләне тавышка куяр алдыннан минем дә кыска гына үз фикерем белән уртаклашасым килә.—диде Каюмов Мин үзем татарны болгардан кинрәк. ләкин алтынурдалылардан таррак дип саныйм Кәшшаф әфәнде исә барысын да бергә өяргә тели Дөрес, татарлар бер халык буларак. Алтын Урда чорында тәгаенләнгән. Ул элекке мөселман болгарларны да. кыпчакларны да, фин-угырларны да үз эченә алган була Ләкин бербөтен булып оешырга, укмашырга өлгерә алмый калалар вакыт җитми. Урда тарала.

 

Болгары да, Алтын Урдасы да үзебезнең тарих бит, жәмәгать. Ни- нәрсә белешәбез соң без?

— Ни әйтсәгез дә, безнең халыкның чын тамыры болгарга барып тоташа,—дип үз фикеренең үзгәрмәгәнлеген кисәтте Галимов.

Җыелыш ике тавышка өстенлек белән Кәшшафнын диссертация темасын раслады

Ниһаять. Кәшшаф бүген улын циркка алып барды. Урап-тулып, арып-алжып шуннан кайтып килешләре. Күзләренә ак-кара күренми. Кәрим туп шикелле тәгәрәп килә дә әтисенен аягына урала, тәгәрәп килә дә әтисенен аягына урала. Кулларын бутый-бутый һаман нидер сөйли, нидер аңлата, авызы ябылып та тормый.

Бәхетле иде ул бүген.

—Әтием, зур үскәч мин дә дрессировщик булам,—диде ул бер уралуында,—минем филләрем тез чүгеп кенә калмас, мәтәлчек тә атырлар.

—Егылып корсаклары ярылмасмы сон?—дип шаяртты Кәшшаф — Лилипугиядән җибәрелгән филләр булса гына инде

Кәримнең тумпак борыны өреп кабартылгандай киерелеп китте.

—Син нәрсә, әтием, алар чын Африка филләре булачак. Мин аларны нәни вакыттан өйрәтәчәкмен!

— Монысы яхшы, улым, хуплыйм, тик кулын кәкре икән бит синең.

—Жә, әтием, җитте инде, ярар мылтыкларының прицелы бозылганга мин гаеплеме әллә?

—Башка малайлар да шул мылтыктан аттылар ич.

—Әтием...

Кәримнен озын керфекләренә иртәнге чык кебек яшь бөртекләре кунды. Кәшшаф аны кочаклап алды. Малай сүзне шундук икенчегә борды.

—Әйдә, бәхәс, минем кесәдә ничә фанты бар?—дип сорады.

—Нәрсәдән бәхәсләшәбез сон?

—Мин синең маңгаена өч мәртәбә, юк, юк, биш мәртәбә чиертәм.

—Мин отсам дамы?—диде Кәшшаф.

—Син ота алмыйсын, әтием,—диде Кәрим хәйләкәр елмаю белән,— әйтимме ни өчен?

—Әйт.

—Минем кесәмдә бер фанты да юк. һе-һе-һе...

Улының чын күңеленнән шатлануы Кәшшафка да бетмәс-төкәнмәс куаныч китерә иде.

Кәрим кулы белән әтисенен аркасына орынып алды да кешеләр арасыннан бар көченә чабып китте Кәшшаф анын артыннан теркелдәде.

Шунда Заһидә белән чак кына йөзгә-йөз бәрелешмәделәр Хатын әсәрләнеп туктап калды. Кәшшаф исә ана игътибар да итмәде, карашы салкын битарафлык белән чана табаныдай шуып кына узды.

Заһидә Кәримне дә абайлап алды. Үзенә охшаган икән дип уйлап куйды. Әгәр тапкан булса, Заһидәнен дә улы булган булыр иде. Юк. кыз булыр иде. ул кызларны ярата. Ә Кәшшаф бу турыда белми дә калды. Заһидә үзе гаепле. Нарасыен уксус белән харап итте ич Гөнаһысын ничек ярлыклар.

Әлеге коточкыч хәлләрдән сон бала хакында да, башкасы хакында да уйламаска, ул вакыйгаларны исенә төшермәскә тырышты Заһидә. Кәшшафка үч итеп кияүгә чыкты. Ире Мефодий белән дөнья мәшәкать­ләреннән ваз кичеп. Остаз тәгълиматына бирелеп яшәделәр.

Бу сазлыктан аны бер очрак тартып чыгарды. Фәйләсүфләр очрак­лыкларны да зарурилык кануннарына буйсына диләр. Бу нәкъ менә шундый зарури очрак.

Мефодий йоклаганда да күлмәген салмый иде. Ул гомумән кием- салымына Заһидәне кагылдырмый, үзе юа, үзе рәтли. Мунчадан ук эшен бетереп кайта. Шулай беркөнне Мефодий, гадәттәгечә, кич-кырын урам
урап кайтты да диванга сузылып ятты Арыган булган, күрәсең. оеп та китте Заһидә рәхәтләнеп ял итсен инде бу дип. өстенә одеал китереп япты, һәм күзләре челәеп чыкты. Чөнки Мефодиинын ачык итүеннән тәре күренеп тора иде. Булавка башы кадәрле генә кечкенә алтын тәре Бик нәзек жепкә тагылган Чекерәеп карамасан. күренми дә. Менә ни өчен күлмәген салмаска киреләнгән икән?

 

Заһидә ачуыннан бүртенеп чыкты Нишләргә? Бу намуссыз бәндәнен сакалыннан урап алып, типкеләргәме. әллә шәрә маңгаена кайнар үтүк белән басаргамы9 Тик ни генә кылсаң да үчен кайтара алмаячак Юк Мефодиинын гаебе аклана торган гаеп түгел. Ничек итеп шулай икейөзле булмак кирәк, ә?

Заһидә үз тормышында күп алданды, әмма монысы аеруча авыр тоелды, гүя бәгьрен кыеп алдылар. Үте өчен түгел, башкалар өчен дә йөрәге әрнеде Бик күп мөселманны Иванов ягына аударды ич Мефодий һәм алар барысы да аның хәлендә, бу тәгълиматның христиан диненә кагылышы юк дип ышанып йөриләр Ә үзләре сизмичә дә Мефодий корган капкын эченә кереп баралар. Миссионерлар көчләп чукындырган, ә бу. мәкерле жан. күнел аша эш итә.

Заһидә хәлсезләнеп ятакка ауды. Төшендә ул унжиде яшендә урман­нан утын алып кайтканда чанасы салулап, йөге астында калган мәрхүмә Халисә апасын күрде Боегып кына басып тора.

"Апа. ни булды, берәр жирен авыртамы әллә?"—дип сорады Заһидә

Халисә жавап урынына кош канаты кебек кулларын гына жәйде Шул ук мизгелдә баш очында ут кабынды. Ә ут эчендә тәре.

Заһидә куркуыннан кычкырып жибәрде. Уянды да кебек, күзләрен ачарга тели—ача алмый, әйтерсен лә. күз кабакларына гер тагып куйганнар

Тарткалаша-тарткалаша торгач, янә онытылып китте. Бу юлы үзен ниндидер озын, караңгы, тар мәгарә эчендә күрде. Сукыр кеше шикелле капшанып кына атлый Аяк астында бала башы кадәр зур-зур ташлар аунап ята. Әледән-әле шуларга килеп сөртелә. Бара торгач, бер ишеккә юлыкты Ачаргамы-юкмы? Кемдер колагына "Анда кермә!’’—дип пышыл­дый. Алайса бу мәгарәдән ничек чыгарга сон?

Заһидә ишек астыннан чыккан ниндидер сәер яктылыкны шәйләп алды. Көмеш төсендәге тонык яктылык, чит-читләрендә кан кызыллыгы Ул үзе дә сизмәстән ишеккә килеп орынды.

Буш бүлмәнен нәкъ уртасында бер ап-ак сакаллы карт ята иде Йөзендә жан әсәре юк. Түшәмдә кара кучкыллы болыт асылынып тора Аннан тирә-якка әлеге канлы көмеш төсендәге жепләр сузылган.

Остаз! Аны коткарырга кирәк ләбаса! Ләкин Заһидә бернәрсә эшләргә дә өлгерә алмыйча калды, болыт болганып китте, шунда ук тоташ гүләү тавышы ишетелә башлады.

Остаз күзләрен ачты, урыныннан торып басты. Шуны гына көткән­дәй болыт эченнән нурлар көлтәсе бәреп чыкты Гүләү көчәйде. Бер мизгелдә тавыш кыл шикелле шартлап өзелде. Остаз басып торган урынла тәре генә утырып калды.

Болыт жанлы зат шикелле жинел сулап куйды.

Заһидә күзләрен ачты Иртә иде әле. Мефодий чалынып бетмәгән бәрән шикелле гырылдый. Ул башта анышмыйча торды. Нишләп ул монда ята. анын урыны бу түгел ләбаса! Аяклары да оеп беткән Шунда кылт итеп тәре вакыйгасы хәтерен уеп алды. Сикереп горды да бернинди тәкәллеф саклап тормыйча иренен изүен ачып жибәрде Тәре төкләр арасыннан сүнгән учактагы куз шикелле ялтырап күренеп тора иде.

Димәк, бу төш түгел. Мефодий христиан динен тота икән ләбаса' Тик аны нигә яшерергә? Нигә алдашырга? Нигә икейөзләнергә? Ялган барыбер бер тотыла ич ул. Бодай итеп Иванов тәгълиматының абруен гына төшерә ич Остаз үзе үк. "Әгәр миннән дин ясыйлар икән, минем эшем оттырачак",—дип язып калдырган ләбаса.

 

Заһидә башын учларына салып, озак кына кымшанмыйча да уйланып утырды. Инде барысы да ачыкланды. Ул, әлбәттә, Мефодий белән яшәмәячәк. Әле ярый язылышмаганнар иде. Күрәсең, бу никах алдан ук таркалуга дучар ителгән булган.

Мефодий сөякләре шыгырдаганчы киерелеп алды. Җөнтәс каш­лары арасыннан төймә шикелле түм-түгәрәк күзләре шәйләнде.

—Коенырга вакыт җиткән ахры,—дип сәгатенә үрелде. Алар һәр көнне парлашып сәгать алтыда коенырга чыгалар иде.

— Бүген үзең генә коенырсың инде,—диде Заһидә тыныч булырга тырышып Аның Мефодий белән тату гына аерылышасы килә иде. Булганы—булган, аны хәзер кире кайтара алмыйсын. Кәшшафны рәнҗет­кәненә дә әле һаман борчылып йөри. Мәрхүмә Маһинур апа белән ниләр булып бетмәде. Һаман тавыш-гауга. Югыйсә, омтылышы гел игелектә \зенен. гамәле генә ничектер кыек килеп чыга.

Мефодийның колаклары шәлперәйде. Димәк, ниндидер гадәттән тыш хәл килеп туган. Иванов тәгълиматының һәр хәрефен җиренә җит­кереп үтәүче турылыклы шәкерт авызыннан мондый сүзнең чыгуы бик сәер иде.

—Әйт әле, Мефодий, синең минем алда намусың сафмы?—дип текәлде ана Заһидә —Фәкать дөресен генә әйт, ялганламыйча гына!

Мефодийның куллары муенындагы тәрегә үрелде. Ул урынында иде.

—Син шушы хактамы9—диде һәм Заһидәнен җавабын да көтмичә үзе һөҗүмгә күчте —Син инде мине фаш итәм дип уйлыйсың. Ялгышасын. Теләсәм үзенне фаш итә алам. Мин сине җүләр дип игълан итсәм— мина ышаначаклар!

—Хәзер үк күземнән югал, башка монда эзең булмасын,—диде Заһидә. Тагын нидер өстәмәкче иде дә, тотлыгып калды

—Мин болай да Наталья янына күченә идем инде,—дип, иреннәрен очлайтты Мефодий.—ул синнән мен өлеш артыграк.

Заһидә Остаз белән араны өзде, мәчеткә йөри башлады. Әле дә мәчеттән кайтып килеше иде. Кәшшафнын аны танымавы да гаҗәп түгел. Чөнки Заһидәнен килеш-килбәте бик нык үзгәрде. Башы бөркәүле, өстендә аяк йөзенә төшеп торырлык итеп тегелгән озын авыр күлмәк, җиңле камзул, аягында бизәкле читекләр.

Кәшшафлар инде күптәннән кешеләр арасында эреп юкка чыктылар. Ә Заһидә һаман шул якка карап басып тора. Күр, Кәшшафны ярата икән ич ул. Бу ачышы аны ни өчендер канатландырып җибәрде. Дөресе дә шулай ич! Башка берәүдән дә Кәшшаф күрсәткән кадер-хөрмәтне күрмәде ул. Сөйде дә, сөелде дә. Кәшшаф шикелле самими, хисле, яраткан кешесен әүлия дәрәҗәсенә күтәрүче хыялый затлар сирәк алар.

Заһидә күптән түгел генә бер журналда үзенең ин яраткан киноактрисасы Татьяна Самойлованын әңгәмәсен укыган иде.

—Сез ни өчен Лановой белән аерылыштыгыз, мәшһүр шәхес, бөек артист, бер-берегезгә бик туры килә идегез бит,—дип сорый корреспондент.

—Мәхәббәт сүрелде,—дип җавап бирә актриса.

—Мәхәббәт нәрсә соң ул?—дип сорый корреспондент.

—Дәрт. Женесләрнен тәнгәл килүе, ир-ат белән хатын-кыз затының берлеге. Мәхәббәт ул—хис. Ә хис үтәргә мөмкин, суынырга, бетәргә, янә кабынырга...

Заһидә әнә шул халәтне кичерә иде.

Көзен Казанда җәйгә алыштыргысыз ямьле көннәр була. Башлыча бу әбиләр чуагының соңгы көннәренә туры килә, һава чистара, күк
биегәя, кояш тәүге мәртәбә күкрәгенә гыйшык күбәләге кунган яшь кыз шикелле нурга чума.

 

Менә шундый матур иртатәрнен берсе иде. Рамил күтәренке күнел белән йокысыннан уянды. Озак кына тәрәзә пәрдатәре арасыннан сузылган яктылык тасмасын күзәтеп ятты. Бүлмә эче жем-жем итеп тора. Тузаннар алтын бөртекләргә әверелгән, кояш яктысында уттай янып уйнашалар

Рамил, гадәттә, озын-озак экспедицияләрдән кайтканнан сон тоя иде мондый күтәренке халәтне. Эш вакытында археолог канда жае чыга, шунда ятып йоклый, еш кына цивилизация кагыйдәләрен дә бозарга туры килә Шуна күрә өйгә кайткач, беренче көннәрне ак япмалар бөркәнү ничектер сәеррәк тә тоела. Бүген исә—андый сәбәп тә юк кебек иде Дөрес, ул кичә генә егетләре яныннан кайтты. Алабугада казыну эшләрен янадан башлап җибәргәннәр иде.

Алабуга—археологлар өчен бетмәс-төкәнмәс хәзинә оясы. Борынгы мәчет нигезенә тап булганнан сон аеруча очынып эшли башладылар Гади генә мәчет түгел, алты манаралы ныгытма рәвешендәге мәчет ул Гарәп дөньясында мондый мәчетләрне Ислам дине таралган чорда, VIII­XI гасырларда төзегәннәр. Гарәп эзе Алабуганың борынгылыгына ишарә итә. Су юллары буйлап гарәпләр Алабугага да килеп җиткән булырга мөмкиннәр Иделдә сәүдә юлын Казан саклап тора. Чулманда шул вазифаны Алабуга үтәгән дигән фикер инде баш күгәреп килә. Бу әлегә фараз гына. Ләкин нигезле фараз.

Бер-ике көн эшләүгә Рамил нигәдер тынгысызлана башлады. Юкка барга бәйләнә, гаеп таба, орыша. Акылы белән ул үзенен хаксыз икәнлеген андый да кебек, тик тыела алмый Хезмәттәшләре дә аптырады. Әмма күрмәмешкә, белмәмешкә салындылар. Тормышта ни булмас, ихтимал, сырхауланып киткәндер, йә башка сәбәбе бардыр?

Рамил үз хәлен үзе белеп. Казанга кайтып китте, бер-ике көн җилләнеп килим әле дип уйлады Шөкер, әлеге халәте үтте. Бүген, әнә. кәефе күз тимәсен, бөтенләй башка, өй һавасы килеште үзенә. Иркә хатын шикелле шактый ара ятагында назланып ятты ул. Әле тагын да яткан булыр иде. телефон шалтыравы комачаулады. Тора-торышка җилкә­сенә халатын элде дә ишек катына чыкты. Кәшшаф икән. Алар кичә сөйләшкәннәр иде инде. Дусты аны Аккош күле буена ял итәргә чакырган иде Рамил ризалыгын бирергә ашыкмады, төнне үткәрик әле. аннан сон күз күрер, диде

Профессор галижәнапләренен борынын черки тешләгән дигәннәр иде. жә, ничек, операция уңышлы үттеме?—дип җорланды Кәшшаф.

— Багып тешләреңне коймасын, сак бул.—диде Рамил,—йөрерсен карт алаша сыман иреннәренне шәлпсрәйтеп.

—Аңлашылды.—диде Кәшшаф,—борынына зыян килмәгән икән, кайда очрашабыз?

—Тукай һәйкәле янында.

Рамил спорт костюмыннан иде. Күкрәк турысына симез хәрефләр белән "Adidas"дип язылган. Башында вертолет төшеп кунакларлык зур күрикле заманча кепка, аякларында шул ук фирмада эшләнгән кедалар Аның гәүдәсе дә спортчыларныкы кебек җинел Шуна күрә киемнәре сылап куйгандай бик ипле утыра.

— Бик ыспай күренәсең, бүген Аккош күле буендагы кызларнын күзе синдә генә булыр инде.—диде Кәшшаф.

—Мин моңа һич тә каршы түгел,—дип елмайды Рамил.

—Каршы булмасан бик хуп, инде кибеткә сугылып чыгыйк.

—Аккош күленең үзендә дә кибетләр күп. ресторан да бар.

— Профессор кеше бай була инде ул. минем үземнең кесәдә, әйтик, җилләр уйный.

-Алайса нигә ял. ял. дип. жаныма тиден сон?

—Мин ипикәигә саф һава ягып, сыра чөмерербез генә дип уйлаган идем ..

 

—Ярар, җорланма, маршрутыңны әйт.

—Дүртенче троллейбус белән Физкультура институтына кадәр барабыз, аннан соң автобуска кереп утырып, туп-турыга Аккош күленә тү-түт...

Көн матур булса да, ял итүчеләр күп түгел иде. Күрәсең, җәй үткәч, кешеләрнең башка ихтыяҗлары барлыкка килгән. Дуслар моңа сөенделәр генә.

Аккош күленең күк гөмбәзен кытыкларлык булып үскән төз биек чыршылары хозурында дөнья бөтенләй башка. Монда археологиягә дә, Алтын Урдага да урын юк. Аш казаны на затлы сый белән бер рюмка коньяк та кереп оялагач, дусларга тирә-юнь ал төскә манчылгандай булып тоела башлады. Ә йомгактай чуалган борма-борма сукмак аларны Зәңгәр күл янына алып килде. Күл, чыннан да, зәңгәр иде. Рамил кычкырып шигырь укырга тотынды.

Зәнгәр һава, зәңгәр һава, Зәңгәрләтә диңгезне.

Зәңгәр диңгезләрдән эзлим.

Бик сагынсам мин сине...

Дуслар бу көнне Аккош күле урманын аркылыга-буйга иңләделәр, болай ачылып, болай тәфсилләп сөйләшкәннәре юк иде әле аларның.

— Көн бик матур үтте,—диде Рамил,—рәхмәт сиңа, сагынып сөйләр­лек булды бу.

—Башта шундый матур планнар бар, малай, кул кычыта, әллә нәрсәләр майтарып ташлыйсы килә. Мин хәзер татар милләтенең бөек­леген исбат итү өчен бөтен алшартлар бар дип исәплим. Жәмгыятьне дә үзебезнең якка каратасы иде. Ул вакытта аерым бер төркемнең генә сүзе сүз булмас Шәхси мәнфәгатьләрне читкә куеп торасы иде. Каюмов әйтмешли, берләшәсе, дуслашасы иде.

Икенче зур хыялым—Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бату хәрабә­ләрен өйрәнү, шунда айлар буе куна-төнә яту. Егерменче елларда Сарай- Бату һәм башка шәһәр урыннарында казу эшләре альт барган профессор Баллод сукмакларыннан үтәсем килә. Ул юкка гына Сарай-Батуны "Идел буе Помпее” дип атамаган. Аның бу китабы алтын бәһәсендә йөри, көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба торган түгел. “Ефәк юлы” да Алтын Урда чорына туры килә ич. Менә сиңа кыргый халык? “Чыңгыз ташы”н энәсеннән-жебенә кадәр өйрәнәсе иде. Урыслар аны кузгатып дөрес эшләмәгәннәр дип уйлыйм. Торсын иде үзенең куелган урынында, Байкал буенда. Шунда ачык музей оештырырга мөмкин булыр иде.

—Давыт бабаң колагыңны борыр.

—Алай димә, Кәшшаф, Алтын Урда мәктәбенә Герман Алексеевич Федоров-Давыдов нигез салды, аны ныклап өйрәнүне алтмышынчы елларда академик Тихомиров белән алар башлап җибәрде.

—Урдага ия күбәйде хәзер, үзбәкләр дә, казах, нугай, кумык, хәтта хохоллар да,—диде Кәшшаф.

—Шулай да Алтын Урда мирасының төп варисы без, татарлар!

—Шуна күрә 1959 елга чаклы татарларның авызын да ачырмадылар.

—Ярар, гел кирегә сукалап утырма, әле,—дип, Рамил Кәшшафны ачуланып ташлады,—Алары үткән инде, хәзергесе хакында кайгыртырга кирәк. Үзеннен диссертацияңне тикшергән җыелышны исеңә төшер. Бик гыйбрәтле фикерләр яңгырады.

—Беләм. мин болай гына,—диде Кәшшаф.

—Син минем янга Алабугага киләсеңдер ич,—диде Рамил автобустан төшкәч.

—Дүшәмбе белән пәнҗешәмбедә лекцияләрем бар, шуннан сон бушыйм. Бәлкем. Мазһарны да кодалармын әле, ул тәмле балыкларыңны безгә дә авыз иттерерсең, шәт.

—Син сыйланырга гына киләсең мени? Эшләргә киләсең дип уйлаган идем.

 

—Тәмлерәк ашатсаң, күбрәк эшлим мин.

Саубуллашып һәркаисы үз юлына китеп барды Бу аларнын сонгы күрешүе булган икән.

Лекциядән сон Каюмов Кәшшафны кабинетына чакыртып азды, Кәефе шәптән күренми иде профессорның. Мыегы күсе койрыгы шикелле асылынып төшкән. Кузләре кырыс.

—Утырыгыз.—дип. Кәшшафка урын тәкъдим итте, ә үзе тавык кетәге чаклы гына бүлмәсен адымлый. Стенадан аны Лев Гумилев портреты күзәтеп тора.

Профессор чираттагы уравында өстәл өстендәге бер кәгазьне сузылып азды да. Кәшшафнын күзләре алдында селкеп торды.

— Галимов галижәнапләренен мөхтәрәм президентыбызга Гыйльми совет өстеннән язган шикаяте Кайсыдыр ки. без Гуманитар институттан куылган Кәшшаф Газиз улы Хәмитов дигән булдыксыз һәм җәнҗалчы галимнең диссертациясен яклатуны үз өстебезгә азганбыз. Ана һәртөрле булышлык күрсәтәбез.

— Мөхәррәм Мирсалихович. сезгә авырлык китерә торган булса диссертацияңне кире кайтарыгыз, әле соң түгел.

Каюмов аны күз карашы белән өттереп алды.

—Акыллы башыгыз белән ничек шундый акылсыз киңәш бирерга җөрьәт итәсездер, белмим. Мин сезне бөтенләй аның өчен чакырмадым Командировка атып, иртәгәдән Мәскәүгә чыгып китегез, институтка кереп барын да белешегез. Югары аттестация комиссиясенә сугылып чыгыгыз гыйльми оппонентларыгыз белән сөйләшегез. Эшне сузарга ярамый. Сез урап кайткач, конкрет датаны тәгаенләрбез. Галимовка рәхмәт, ул безне итәк-чабуларыбызны җыеп йөрергә, җебеп төшмәскә өйрәтә.

Бу хәбәрдән сон Кәшшафның башына килгән беренче уй: “Рамил үпкәләр инде'.—дигәне булды. Йөрәге нигәдер сызылып китте.

Инде билет хәстәрен күрергә кирәк иде. Ашыкканда лифтына кадәр аяк чала бит аның. Тоташтан өчесе тулып килде, аннан сон тоткарланып торды Лифтнын үзен күтәреп чабарлык хәлгә житте Кәшшаф.

Лобачевский урамыннан төшеп барганда ул кемнеңдер карашын тойды. Таныш, йомшак караш. Кем булыр бу? Тик хәзер анын берәу белән дә тел кашып тора торган вакыты түгел. Ә караш ярамыйга карамын баш чүмечен жылы нуры белән иркәләвен дәвам итә. Бу. һичшиксез хатын-кыз булырга тиеш

Кәшшаф артка борылып, як-якка күз салды, һәм төрек хатын кызларына охшатып киенгән бер мөслимәне шәйләп алды. Таныш та кебек үзе. аяк атлауларына кадәр якын.

—Исәнме. Кәшшаф. җитешеп тә булмый, очасын 1ына,—дип аваз салды, ниһаять, жылы караш иясе.

—Заһидә. синмени бу?

Кәшшафнын тавышы Заһидәнең күңеленә нәфис мон булып ятты Сагышынын тирәнлеген, хаталарының рәхимсезлеген тагын бер кат тоемлап алды. Ничек ярата икән ул Кәшшафны! Теге чакта мәхәббәтенен яңаруын Заһидә Аллаһы Тәгаләнең фарыз гамәле дип кабул итте. Ә б) дөньяда бар нәрсә дә Аллаһынын кушуы буенча гына башкарыла Бар горурлыгын тыеп. Кәшшафны сагалап йөрүенең дә сәбәбе шул иде.

—Танымый да торам, син бик үзгәргәнсең.—диде Кәшшаф. Үзе тутырып Заһидәгә карап алды. Элекке хисләренең әсәре дә калмаган бугай Заһидәнен матурлыгы ана сабын тышындагы җансыз рәсемне генә хәтерләтә иде Ул аны хәзер очындырмый да. җилкендерми дә.

— Мин Аллаһ юлына бастым.—диде Заһидә.

—Ә Мефодий?—дигән сорау Кәшшафнын авызыннан үзсннән-үзе ычкынды?

 

— Без инде бергә яшәмибез,—диде Заһидә үртәлмичә генә

— Мине ашыгыч рәвештә Мәскәүгә җибәрәләр, билетка барышым иде, гафу.

—Улын үзеңә охшаган икән,—диде Заһидә.

—Заһидә. мин бик ашыгам, әле күрешербез.

Кәшшаф йөгерә-атлый китеп барды.

Заһидәнең күгтәреннән ике бөртек яшь сытылып чыкты да түшенә тамды. Сүзләре бик күп иде аның Кәшшафка. Төшкән баласы турында да әйтмәкче иде, башкасы турында да. “Мин синсез яши алмыйм, никах укытыйк’',—димәкче иде Насыйп булмады. Хәер. Аллаһьгның рәхмәте кин, әйтер әле.

Волчек бүлмәсендә башка мөдир утыра иде инде. Балык күзле, кыска муенлы Кәшшаф яшьләрендәге бер кеше. Үз-үзеннән бик канәгать булырга охшый. Кычкырып сөйләшә, юкка-барга да авызын тутырып шаркылдап көлә. Волчекка охшап та карамаган. Волчек мыжык булса да беренче чиратта фән кешесе иде. Капризлары да фәнгә бәйле иде

Яна мөдир яна Россиянен Ельцин койган кадрларыннан булса кирәк. Волчек. Ашказарский кебекләрне идея дигән канатлы ат ашкындырып тора иде. Югары идеяләр белән яшәү коммунизм калдыгы дип игълан ителгәч, су өстенә калкавыч шикелле былт итеп меркантель хаҗәтләр калкып чыкты. Һәм аны хәзер яшереп торуны да кирәк санамыйлар. Мәрхүм Дмитрий Олегович теге вакытта Кәшшаф алып килгән бүләк бүрекне кунакханәгә үк китертеп бирдергән иде. Хәзер бүрек ише вак-төяк, утка чыдам чәй савытлары белән генә Мәскәү түрәләренең күңелен кузгатырмын димә. Сәркәтип кыз, әнә, конфет тартмасыннан да йөз чөерде һәм ачыктан-ачык әйтеп салды.

—Без конвертлар гына алабыз. Петр Петровичка дигән конвертыгыз­ны менә бу тартмага салыгыз.

Кәшшаф башта моны шаярту дип анлады. Шуңа күрә конфет тартмасын көчли-көчли кызга тоттырды. Аның бәхетенә, нәкъ шушы вакытта ишектә Петр Петрович Петров үзе күренде.

—һо. әфәндем. Мәскәү чибәрләрен хәзер конфет белән генә үзенә каратып булмый,—дип елмайды мөдир.

—Мин Казаннан, Хәмитов булам,—дип үзе белән таныштырырга ашыкты Кәшшаф —Герман Алексеевич кушуы буенча.

Мөдир ияген чөеп, бермәл түшәмгә текәлеп карап торды. Бөтен дөньяга билгеле галимнең исеме дә ана тәэсир итмәде, һәрхәлдә, ул аны күрсәтергә ашыкмады.

—Татар тарих дәгъвалыймы?—диде Петров бүлмәсенә кереп, гәүдәсен йомшак кәнәфигә чумдыргач. Бу анын мыскыл итүе идеме, шаяртуымы, анысын Кәшшаф анламады,—Ярый, без Алтын Урданы бирергә риза,— дип дәвам итте ул,—ләкин сез рәсми рәвештә татар-монгол изүенең жаваплылыгын да үз өстегезгә алырга тиешсез.

—Рус дәүләтенең Алтын Урда канаты астында ныгуын да онытмагыз. Петр Петрович,—диде Кәшшаф —Лев Николаевич Гумилев язганча, “урыс олысы” Алтын Урданың бер төбәге генә булган. Хәтта бәйсез Смоленск та. Литва явыннан яклау табу өчен, үзен Жуҗи олысына алуны үтенгән.

—Болар бернинди тарихи чыганаклар белән дә исбатланмаган буш I фаразлар гына,—дип үзе башлаган сүзгә үзе нокта куйды Петров.

"Иван Грозныйнын вәхшилеге өчен руслар татар халкы алдында [ гафу үтенделәрме сон?”—дип мөдирнең авызын капламакчы иде дә Кәшшаф, түзде, әйтмәде, мондый җаваплы чорда мөнәсәбәтләрне кискен­ләштерергә ярамый.

—Минем үтенечне беләсездер инде,—диде Кәшшаф,—докторлык диссертациясен төгәлләдем, монографиям дә чыгып килә.

з. «к. У » № з

 

-Оппонент мәсьәләсен һәр галим үзе хат итә. Моны сез беләсездер, әлбәггә. Тик шунысын да өстик, хәзер элекке шикелле бушка йөрүләр бетте Мәскәү галимнәренең сүзе бик бәһале. Спонсорыгыз бардыр бит’ Тагын бер яңалык, без доллар системасына күчтек. Баш фәнни учреждение буларак, институтның диссертациягезгә кагылышлы нәтижәсен тиздән алырсыз.

Кәшшафның эчендә нидер өзелеп төште сыман.

—Спонсорлар гына табарбыз.—дип. мөдирне тынычландырырга ашыкты.

Бу очракта Кәшшаф сабакташы Зиннурны күз уңында топы. Бергә үстеләр Бик булдыклы малай иде Оста кул Ниләр генә уйлап чыгармый, ниләр генә ясамый иде. Агачтан пулемет дисенме, сырлап-бизәкләп эшләнгән бала арбалары дисенме, бөтен тирә-якта дан тота иде Соңыннан велосипед шикелле аяк белән әйләндереп йөри торган дүрт тәгәрмәчле ябык машина әмәлләде Инженер булыр бу дип юрадылар анын киләчәген Үзе дә шуңа хәзерләнде Мәскәу нефть институтын кызыл диплом белән тәмамлады. Тора-бара оештыру сәләте дә ачылды. Хәзер зур бер нефть берләшмәсендә баш инженер булып эшли. Бик абруйлы белгеч

Зиннур очрашкан саен, бер-бер ярдәмем кирәкмиме дип сорый Авылга мәчет салдырып куйды Башта "Үзем акчасын бирәм. аен син ясат".-дип ялынган иде Ялган була бит бу. дип. Кәшшаф ризалашмады. Чыннан да. Аллаһ йортында да гаделлек булмаса. кайда булыр соң инде ул?

Константинов дигән профессор рәсми оппонент булырга ризалашты Дөресрәге, зле к биргән ризалыгын яңартты. Дөрес, алар арасында фикер каршылыклары да бар Әйтик. Константинов Алтын Урдага татарлар белән бергә бер үк дәрәжәдә казахлар да. башкортлар, үзбәкләр, аварлар, балкарлар да дәгъва белдерә алалар дип саный. Алтын Урдага, дәүләт буларак. Каспий буенда. Кавказ итәгендә. Урта Азия куенында нигез салына башлаган, дип исәпли Идел буена алар сугыш белән килгәннәр Ә Идет буеның төп халкы болгарлар булган. Татар болгарның дошманы Аларны Ислам дине генә татулаштырган. Исламны да беренче булып 737 елда хазарлар кабул иткән. Тәүге азан Хазар каганатының башкаласы Итил каласында яңгыраган.

Мәскәүдә яшәүче татар тарихчысы Борһан Акъегет тә Казанга гыйльми советка киләчәген раслады Акъегет үтә жете карашлы галим. "болгарчьГларнын кан дошманы. Чөнки ул болгарларны чувашларнын ата-бабалары дип саный. Болгарларның бер өлеше ислам динен кабул итеп. “татар"га кушылган, икенче өлеше чуваш милләте булып оешкан, дип расларга ярата.

—"Болгар'чылар үзләрен шул халыкның калдыгы дип исәплиләр икән, мәрхәбә, чуваш милләтенә кушылсыннар.—ди ул үзенә бер катгый­лык белән.—ә гагарны бүлгәләргә ирек бирергә ярамый. Безнең төп максат- татар милләтен оештырып бетерү процессын төгәлләүгә шартлар тудыру

Борһан Акъегет гомум татар халкы оешуны аерым чорлар!а бүлеп карый Алтын Урда чоры, күчеш чоры (XVI—XVII гасыр); оешу-берләшу чоры (XVII гасыр). Кәшшаф исә мондый бүленешләрне кабул итми Халык оешу даими процесс, ул бүген дә дәвам итә. Иртәгәге дә. берсекөнгә дә туктамаячак. Алтын Урданын төп роле шунда, әлеге дәүләт төрки телле халыкларны, аерым алганда, татарларны, кыпчакларны, нугайларны укмаштырып (мона элекке хазарларда керә), биниһая зур казанда кайнат­кан Шул рәвешле татар халкы "пешеп" чыккан, кайсыларындыр үзенә йоткан, бәгьзеләрен читкә этәргән.

Инде Зиннурдан долларлар гына теләнәсе калды.

Кәшшаф арып-алжып караватына кайтып ауды. Төнен Рамил белән саташып чыкты Имеш, ниндидер бакча эчендә йөриләр. Янында гына бик зур кара миләш агачы үсеп утыра. Ябалдашлары жиргә салынып төшкән Кый жимеш. Мәмрәп пешкәннәр. Авыздан сулар килә. Рамил дә сусаган ахры, шул миләшләргә мөлдерәп карап тора. Ләкин үзе
нигәдер химешләргә үрелми. Кәшшаф учына берничә миләш алып, дустына супы. Рамилнең йөзе кара янып чыкты.

 

—Татып кара инде, телеңне йотарлык,—дип кыстады Кәшшаф. Рамил сүзсез генә миләшне авызына капты. Һәм шул ук мизгелдә дөбер- шатыр килеп жир убылып төште. Рамил күздән югалды.

Кәшшаф тирләп-пешеп уянып китте. Күп йөрелде, арылган, дип уйлап куйды. Әллә нинди тузга язмаган төшләр керә башлады. Хәер, төш түгел инде бу, саташу.

Саташу түгел—төш. һәм мәгънәле төш икәнен Казанга кайткач кына төшенде Кәшшаф. "Татарстан" поездына билет булмады, шуңа күрә Мәскәүдән кич-кырын гына кайтып төште.

Юлдан соң юынып-ясанып йөргәндә ишек шакыдылар. Кәшшаф сөлгесен муенына элеп, ишек катына юнәлде. Күрше әби икән. Почта тартмасыннан ул аның гәҗит-журналларын алып тора, шуларны керткән.

—Хәдичә әби, әйдә, узыгыз, Мәскәүдән күчтәнәчләр алып кайт­тым.—дип. Кәшшаф аны фатирына кыстады.

—Китчәле. апаем, юкны сүләмә, болай да гелән тәм-том белән сыйлап кына торасың, әнәтрәк,—дип карчык олавы белән Актаныш сөйләмен аударды.

Кәшшафка бу диалект ошый, кайчак Хәдичә карчыкны кызык өчен генә дә сөйләндереп тора. Жырга тартым көйле сөйләм. Сүзләре дә озынча, авыз тутырып әйтмәде: бармаем, кайтмаем.

Кәшшаф күчтәнәчен карчыкның кулына тоттырды.

—Бәрәч, бик рәхмәт балам. Ходай үденне дә сөендерсен,—дип, карчык теләкләрен теләде.

Ашап-эчкәч, Кәшшаф кәнәфигә кырын ятып, үзе Мәскәүдә вакытта чыккан татар гәҗитләрен караштырырга тотынды. Ләкин игътибарны җәлеп итәрдәй кызыклы мәгълүматка тап булмады, барысы да гадәти иде. Баш түрәләр кая барганнар, кем белән очрашканнар, кемне кабул иткәннәр—барысын да бәйнә-бәйнә теркәп баралар. Эшләр бодайга китсә, озакламый бәдрәфкә йөрүләрен дә яза башларлардыр, мөгаен. Татар матбугаты яраклашырга күнеккән. Берәр вакыт ул бу чиреннән арына алырмы, юкмы, моны Ходай үзе генә белә.

Кәшшаф кулына соңгы санны алды. Беренче битләрдә күзләре тоткарланмады. Ачуы чыгып, гәҗитне идәнгә тондырам дигәндә генә бик якын таныш йөзне күреп алды. Ул кара рамкага алынган иде. Рамил ләбаса бу! Кәшшаф берничә минут иләс-миләс булып анышмыйча торды. Аннан сон чалгы йөзенә баскандай урыныннан сикереп торды. Бу мөмкин түгел! Юк! Сон әле алар узган атнада гына Аккош күлендә кәеф-сафа корып йөргәннәр иде ләбаса! Киләчәккә матур-матур планнар корганнар иде...

Кәшшаф тагын бер мәртәбә мәрсиягә күз йөртеп чыкты. “Фаҗигале үлем” дигәннәр. Нинди фаҗига икән ул? Их, Рамил, Рамил, җан дустым! Мин бит Алабугага синен янга барырга тиеш идем. Без бит әле Кама буенда балык шулпалары пешереп ашарга килешкән идек. Мин казу эшләрендә катнашырга тиеш идем.

Әгәр Кәшшаф Алабугага барган булса, фаҗига булмый калган булыр иде ләбаса! Дустының үлемендә ул да гаепле.

Кәшшаф күз яшенә төелеп йөзтүбән диванга ауды. Ирексездән бөтен күзәнәкләренә кадәр яшь тулышты. Етаса җиңелрәк булыр иде дә сон, юк, күңеле тораташ булып каткан. Шулай нәүмизләнеп ята торгач, башына Мәскәү кунакханәсендә күргән төш килеп ябышты. Шунда гына бу төшнен мәгънәсенә төшенде.

Кәшшаф, ниһаять, Мазһарны күреп сөйләшергә кирәк, ул барысын да белә булыр дигән карарга килде.

Мазһар, әйтерсен лә, аны көтеп кенә торган. Кыңгырау шалтырауга ишекне ачты. Кәшшаф дустын кочаклап алды. Шактый вакыт ишек катында шулай басып тордылар.

з*

 

—Кайчан .’—дип сорады Кәшшаф яше кибеп бетмәгән тавыш белән —Сишәмбе көнне —Машина таптаганмы?

—Юк. Камада көймәсе капланган Матәм җомга көнне булды.

— Нигә мина хәбәр итмәдегез’—диде Кәшшаф үпкәсен белдереп —Сине Мәскәүдән ничек табасын ди. эскерттан энә эзләү белән бер ич бу.

Рамилнен фаҗигасен Кәшшаф бик авыр кичерде. Эштән гаме китте, хәтта кулына китап та алмый башлады, ә ул китап корты иде. Ябыкты, суырылды, һаман үзен гаепләде, әгәр мин Алабугага барган булсам. б\ хәвеф булмый иде. дип өзгәләнде.

—Авылга әниен янына кайтып килер иден. Кәшшаф,—диде ана бер­көнне Мазһар,—сина бераз җилләнеп алырга кирәк. Чынлап әйтәм. бик жаваплы чорын бит, диссертацияң ярты юлда калмаса ярар иде дип куркам

Кәшшаф башта йөзен чыткан иде дә. соңыннан күнде тагын, тиз- тиз генә җыенды да юлга чыгып китте. Моннан алда гына туңдырган иле. Лычтыр-лаштыр килеп торган авыл урамнары шакылдап гунды Сулы җирләр көзгегә әверелде. Бала-чага шунда чыр-чу килә. Аяк асты корыды, ләпек ерып йөрүләр бетте.

Кәшшафнын ин сөймәгәне—авылнын баткаклы урамы Янгыр яудымы, җәй көннәрендә дә урамнан машина белән үтәрмен димә Кайтасың да. урам пычрагына кереп тә чумасын. Бу кайтуында исә. кара көз булуга карамастан. Кәшшаф бернинди тоткарлыксыз капка төбенә кадәр үк килеп туктады.

Ишек алды, гадәттәгечә, чиста иде. Кәшшаф күзләре белән әнисен эзләде. Күренмәде. Өйдәдер, мөгаен, сюрприз ясыйм әле үзенә, дип елмаеп куйды. Ипләп кенә капканы ачып, ипләп кенә машинасын ишек алдына кертте дә ауга чыккан җанвар шикелле йомшак кына атлап ишек катына килде. Ә анда ат башы чаклы йозак эленеп тора иле. Менә хикмәт нәрсәдә икән? Өйдә булса, әллә кайчан атылып чыккан булыр иде. билгеле. Күршеләрдәдер. Алай дисәң, ишеккә йозак салган. Әйдә, кайтыр әле. авылдан чыгып китмәгәндер.

Кәшшаф абзар-кураларны караштырып йөрде. Туза башлаганнар икән инде. Бигрәк тә бакча белән ишек алды арасындагы койма бетереш­кән. баганалары төртсәң аварга тора. Иртәгә беренче эш итеп шуларга тотынырга кирәк булыр дип күңеленә салып куйды. Хәмит тә булышыр Бәлкем әле баганалыклары да бардыр. Өч-дүрт җепсә дә кирәк булачак икән. Кар базынын өскормасы турында элек тә сөйләнә иле әнисе, янгыр үтә дип зарлана иде. Яптырган икән инде, аны көтеп тормаган Бик чырыш инде анын әнисе. Ватык-җимерекне һич яратмый. Өс-баш та пөхтә булсын, йорт-җир дә.

Шылтырап капка келәсе ачылды. Шунда ук әнисе дә күренде. Ул башта күзләрен челт-челт йомгалап. аптырабрак басып торды. Улын күргәч кенә ачылып, балкып китте. Кәшшаф йөгереп барып аны кочаклап алды

—И-и. кара инде, гомер эчендә бер тапкыр биләмгә чыккан ием. анда ла тотылдым.—дип сөйләнде Мәмдүдә

—Әни. төплекәй пешерерсең әле, жәме!—дип пышылдады Кәшшаф анын колагына, әйтерсен лә. ниндидер яшерен сер җиткерә иде.

—Пешерермен, пешермичә теге, төплекәен дә пешерермен, бәлешен дә салырмын Хәзер, әйдә. улым, өйгә керик, чәй куеп җибәрәм. ха1 алырсың. Анын: "Нигә үзен генә кайттын. килен белән Кәримне нш алып каитмадын?"—дип тә сорыйсы килә. Тик бу аяк өсте генә сөйләш* торган сүз түгел. Ачуланышуларына да байтак бит инде, һаман татулаш маганнар икән әле. баланы ятим итмәсәләр ярар иде. Ходаем.

Чәй янында Кәшшаф кайгысын сөйләп алды. Әнисе аны чын
йөрәгеннән әрнеп кабул итте, хәтта килене белән оныгы турында сораш­тыруны да кичектереп торырга булды.

 

— Гаиләсе ятим калган икән.

—Әнисе белән генә яши иде.

—Ходай түземлекләр, сабырлыклар бирсен.

Өстәлнең бер кырыенда самовар җырлап утыра, кызыл ашъяулык өстендә кабарып пешкән түгәрәк ипи. Шунда ук атланмай җамаягы. Ап-ак итеп акшарланган мичтән җылы бөркелә. Барысы да нәкъ балача- гындагыча, өем-өем өелгән ястык-мендәрләр дә, олы бизәкле чаршаулар да.. Әнисе генә олыгая төшкән. Тик барыбер көмештәй ак чәчләре, аркасына җәеп салган зур кәшимир яулыгы, маңгаена сызылган сырлары ничектер үзенә килешеп тора. Күзләре элеккечә үк шәфкатьле, куллары элеккечә үк йомшак.

Кәшшафка әнисе янында бик рәхәт иде.

—Улым, бераз таянып тор,—дип, әнисе ул утырган сандык өстенә мендәр салды, аяк очына урындык китереп куйды. Ул сандыктан озынрак шул инде. Ләкин Кәшшафка назланып ятарга туры килмәде, ишектән аю кебек дөп-дөп басып Хәмит килеп керде.

—Бик вакытлы кайткансың, яшьти, балыкка барырга җыенган идем, кулдаш булырсың, әйдә, җыен,—дип чабатадай олы кулын Кәшшафка сузды.—Исән-сау гынамы, бу араларда бер дә күзгә-башка чалынмадың.

—Исәнме. Хәмит, үзең ни эшләр майтарып йөрисең?

—Балыгыннан булырмы, бакасыннан булырмы, дип әйләнгәлибез инде шунда. Авыл җиренең шул инде аның.

Мич янында камыр басып кайнашкан Мәмдүдә башын күтәрде.

—Җитешмәгән җире юк ул безнең Хәмитнең, гел игелек юлында, рәхмәт төшкере. мине дә ярдәменнән калдырмый.

Мәмдүдә камыр белән эшен бетереп, самоварга тотынды, ләкин Хәмит каршы төште.

—Юк, Мәмдүдә апай, мәшәкатьләнмә, без яшьти белән чәйне су буенда эчәрбез. Кузгалырга вакыт, юкса балыклар үпкәләр.

—Салкын түгелме сон?—дип шикләнүен белдерде Кәшшаф.

—Балык салкынга карамый ул, аның үз дөньясы. Ә сиңа җылырак, авылчарак киенергә кирәк булыр.

Юлда бүксә-бүксә кәс йомарламнары тырпаеп ята. Хәмит аларга игътибар да итми, элдертә генә. Кәшшаф аның артыннан көчкә җитешеп бара. Шулай аллы-артлы күл буена килеп җиттеләр. Халык аны Каз күле дип йөртә. Элек бу тирәләрдә зур әрәмәлек булган дип сөйлиләр. Киек- жанварнын исәбе-саны юк икән. Бигрәк тә кыр казлары үз иткән бу якларны. Көзен җылы якларга китәр алдыннан күлдә тукталып, ял итеп ала торган булганнар. Күлнең исеме дә шуннан килә, имеш.

Хәзер әрәмәлекләр юк инде, сөреп бетерделәр, иген уңышын күтәрәләр, янәсе. Сазда икмәк уңамы сон? Күпъеллык үлән дә чәчеп карадылар. Анысы да тернәкләнмәде. Инде ташландык жир булып ята, ярасы һаман төзәлми.

Каз күленә күптәннән казлар төшми. Ә балыгы, тота белсәң, азмы- күпме эләгә икән әле.

Күлнең тагын бер аерымлыгы бар, ул кырлач салкыннарына кадәр туңмый. Шуна күрә Хәмит шикелле балык җене кагылган кешеләр монда эзне суытмый.

—Минем күптән кармак таягы тотканым юк,—диде Кәшшаф,—сан өчен генә утырсам инде.

— Нәрсәгә юрасан, шул була, ди торган иде бабай, һәм рас. Күңелне яхшы кылга көйләү кулай. Була дисәң, була, юк дисен икән—юк. Анын арифметикасы бик гади.

Хәмит көймәсен рәтләгән арада Кәшшаф тирә-якны күзәтеп алды. Күл яп-якты булып җәйрәп ята. гүя төнге айны җиргә төшереп куйганнар.
Читендәге күрәннәре зәгыйфьләнсә дә камышларның күкрәкләре аю һаман киеренке, бирешергә теләмиләр.

 

— Корабка рәхим итегез, иптәш профессор.—дип кычкырды Хәмит.

Кәшшаф зур итекләрен өстерәп, су читенә таба атлады.

—Көймәне чайкалдырмый гына керергә тырыш, капланып китмәсен, юк ише түгел, ярап тора безгә.

Кәшшаф көймәнең койрыгына чүгәләде. Хәмит уртага басып, озын колга белән этә-этә. көймәне күл зченә юнәлтте. Кәшшаф калтыранып китте. Чөнки бу «ялгаш»нын әйләнеп китүе бик ихтимал иде.

— Балыкчының арты юеш була инде анын. яшьти. бер чирканчык алудан баш бетмәгән.—дип. көймә хужасы аны ирештереп алды.

Ниһаять, җайлашып утырыштылар. Калкулыктан караганда алар бүрәнә башына кунаклаган ике карганы хәтерләтә иде. Кукраешканнар, кыймшанмыйлар да. Кәшшафнын бөтен игътибары хәзер шадра дулкыннар өстендә чайкалган калкавычта. Вакыт-вакыт ул батып киткән сыман да була. Шуна тәнгәл рәвештә Кәшшафнын да гәүдәсе йомгактай бөтәшә. колаклары шәнкәя. йөрәге ашкыныбрак тибәргә тотына.

Балык.'

Ләкин бу әле алдавыч хәбәр генә, жилбикәнең шаяртуы гына.

Кәшшаф өчен дөнья хәзер шул каз каурыеннан ясаган бармак буе калкавычка сыйган. Рамил фаҗигасе дә, диссертация мәшәкатьләре дә томан зченә чигенде, хәтта көймәнең кечкенәлеге дә онытылды Улда, калкавыч, калкавыч та, ул. Бәхет өчен кешегә, бер карасаң, күп тә кирәкми икән үзе.

Калкавыч селкенгәндәй итте. Беравык хәтта югалып та торды Тик шундук былт итеп кире өскә чыкты. Их. булмады, дип офтанып өлгермәде, калкавыч элеккесеннән дә ныграк тизлек белән күздән югалды

Кәшшаф үзен-үзе белешмичә кармак сабына ябышты. Хәмит тә аны күзәтә икән. "Күтәрмә, җебеңне савып ал, ычкына күрмәсен”.—дип өйрәтеп торды.

Кәшшафнын кулы җиңел булды. Үз кешебез диптер инде, балыклар күбрәк Хәмитнен кармагы янында чуалыштылар Тик бу озакка бармады. 30-40 минуттан чиертү тынды.

— Шунын белән шул. яшьти. балыклар төпкә төште,—диде Хәмит. - инде кармакларны жыйсан да була.

Хәмитнен күл буенда яшереп куйган утын пүләннәре дә бар икән

Учак яккач, тагын да күңеллерәк булып китте, тәнгә май кебек булып җылы керде. Балачак хатирәләре яңарды. Элек кичләрен учак ягып сыер саклау гадәте бар иде. Үзе бер сабан туе. Төрле уеннар уйныйлар иде. Беренче мәртәбә ана гыйшкын белдерүче кыз да кичке уен белән бәйле. Халидә исемле кыз иде ул. Җиденче класста укый Кәшшаф—дүртенчедә. Әле борынына кызлар исе кермәгән вакыт.

Халидә йомры сөякле бик җитез кыз Йөзенә сирәк-мирәк кенә ясмык сибелгән, тик ул шадралар аны ямьсезләми, киресенчә, ниндидер мутлык, шаянлык өсти иде Сүзгә кесәгә кермәс, бөтерчек шикелле һар уеннын үзәгендә кайнар.

Бер кичне йөзек салыш уйнадылар. Кәшшаф отылды. Шуңа күрә аңа җәза тиешле иде.

—Сөйгәненең исемен әйтсен.—дип чәчрәп чыкты уртага Халидә

Кәшшаф оялуынан жир ярыгына керердәй булды, йөзе-бите чөгендер шикелле кызарып чыкты. Ә Халидә кысыпмы-кыса. әйт булгач, әйт. өзми дә куймый да. Башка кызлар да аны куәтләде, "әйт, әйт”, диләр. Аптырагач, бу ябышкак черкидән котылу өчен "син'’.—дип әйтергә мәжбүр булды

Халидә сүзне чынга алган булып чыкты. Икенче көнне уеннар бетеп, сыерларны альт кайтканда Кәшшафнын кулына ниндидер төргәк тоттырды, кешегә күрсәтмә, үзең генә ач. дип кисәтте.

Кәшшаф учына утлы күмер салгандай тетрәнеп китте Нидер сизенгәндәй төргәкне кире кызга бирмәкче итте. Ләкин ут булды да, су
булды Халидә. Әле ярый, кеше-кара күрмәде, дип шатланды соңыннан Кәшшаф. Малайлар күрсә, авыз да ачтырмаслар иде. Шул ук вакытта күңеленә кызыксыну корты да кереп оялады: нәрсә бар икән ул төргәк эчендә?

 

Калган ашны аяк өсте генә чөмереп, юрган астына кереп чумгач кына Кәшшаф әлеге серле төргәкне ачып карады. Анда кулъяулык белән чәчәкләп-чуклап язылган хат иде. Башта ул аларның мәгънәсен анламыйчарак торды. Башына алгач, икесен дә читкә бәрде. Нәрсә, ул шадра тилергәнме әллә? Сыерларын басуга куып кертергә дә күп сорамас, тотсын аннан сон каравылчы алдында жавап.

Күрәсең, ул вакытта каравылчыдан да усалрак затны белмәгәндер Кәшшаф Ләкин кызыксынуы да көчле булгандыр, ахры, иртәгәсен хатны учакка ыргытканчы барыбер күз йөртеп чыкты. Ул озын түгел иде, күптин-күп сәламнәрдән сон. "яратуыңны бөтен кеше алдында ачып салма, хат аша гына белгерт”, дигән

Кәшшаф Халидәгә суганлап-борычлап жавап хаты язды, тик бирергә кыймады Хәзерге акыл белән үлчәгәндә бик дөрес эшләнгән Югыйсә, ул гөнаһсыз кыз баланы бик нык рәнжеткән булыр иде.

Кулъяулыгы бик матур иде. Әле дә күз алдында: чит-читләрендә берсеннән-берсе купшырак чәчәкләр чигелгән. Уртада ике күгәрчен. Челтәр белән әйләндереп алынган. Өзгәләргә кулы бармады. Әле тәрәзә кашагасына яшереп, әле көзге артына куеп, шактый әвәләп йөртте.

Черт-черт янган учак шушы хатирәләрне яңартты.

—Халидәнең хәлләре ничек?—дип сорады ул Хәмиттән.

—Тегүче Шәмсетдин кызын әйтәсеңме?

—Шул инде.

Халидәнең әтисе бик оста тегүче иде. Бөтен тирә-якны толып, тун ише кием белән ул кинәндерде. Кышларын капка төпләрендә һаман җигүле ат торыр. Үзенең «кырык алдар» дигән даны чыккан. Тәрәзәдән кем килгәнен күреп алса, шул кешенен киемен тегәргә тотына икән.

—Алар сон Чаллыга күчеп киттеләр бит. Халидә нәчәльник хатыны ул хәзер Нәрсә, бер-бер сүз ишеттеңме әллә?

—Болай гына, элек күршеләр идек ич.

Хәмит төпченеп тормады, вакыты ул түгел иде. Балыклар, әнә, пешеп чыкты, күзләре ап-ак булып агарды. Ул аларны ватмыйча- жимермичә берәм-берәм алдан хәзерләп куелган шомырт яфраклары өстенә тезде. Шомырт балыкка үзенә бер кабатланмас тәм өсти. Яфраклар инде корыган-коруын. барыбер шартын китермичә ярамый.

—Өйрәнеп беткәнсең син, күрше.—диде Кәшшаф.

Ана яшьлек дусты янында бик рәхәт иде

* * ♦

Кәшшафнын күнеле, тәнендәге бөтен күзәнәкләре мон белән тулды. Армиягә китүче егетләрнең авыл белән хушлашулары хәтеренә төште. Кыңгыраулар тагып, жигүле атларда урам әйләнерләр иде. Җырлары көзге көн шикелле монсу була иде. Ә Кәшшафка көз дә, моңсулык та ошый иде.

Ул селкенергә дә кыймыйча ятты, әйтерсен лә, күзләрен ачса, әлеге моң да югалачак иде. Аны уянса да, тәне уянмаган иде әле. Мон, чыннан да. бишектә тибрәткәндәй янә оетып җибәрде

Чәй янында ул аны төш итеп әнисенә сөйләде Әнисе яулык очы белән генә авызын каплап елмаеп алды да әйтте:

—Төш түгел ул, улым, йокы аралаш азан тавышы ишеткәнсең син. Баштарак барыбыз да шулай әлле-мәлле йөрдек. Бигрәкләр дә ямьле инде, авылга жан кергәндәй булды. Муллалыкны Инсаф алгач, дөньялар үзгәреп китте әнәтрәк. Мәчет авылны бербөтен итеп үз канаты астына туплады да куйды.

 

—Инсаф муллалыкка укыганмыни?

—Саба районында эшли иде ул. улым, мал брачы булып Казанда укыды Мәдрәсәгә дә йөргән икән Хәзер дә ике эшне алып бара.

—Әллә азанны да үзе әйтәме?

—Үзе булмыйча, үзе

Кәшшаф әнисенә ышанып жмтмәде. буташтырадыр дип уйлады Чөнки Казан мәчетләрендә дә азан магнитофон язмасында әйтелә Шуна күрә кичен үзе барып карарга булды.

Кәшшаф мәчет янына килеп җиткәндә авыл өстенә азан авазы таралды

—Ал-ла-һу, әкбәр. Ал-ла-а-һу әкбәр.

Ул башын чөеп манарага бакты Анда дөрестән дә азан әйтүче күренә иде Тавышы көр. аһәңле. Кәшшаф мәчет эченә кермәде, мулланың эшен бетереп чыгуын капка янында гына көтеп торды —Әссәламегаләйкем, хәзрәт,—дип сәламләде ул аны.

-Вәгаләйкемәссәлам,—диде мулла тотлыгыбрак.—сезне кем дип белик?

Мин шушы авылда туып-үскән кеше буламын, исемем..

—Ә-ә. Сез Кәшшаф абый, шулаймы?

— Нәкъ үзе.—диде Кәшшаф

— Кайтканыгызны ишеткән идем, балыкка да баргансыз икән. -Анысы да билгелемени инде?

—Авылда чыбыксыз телефон бик яхшы эшли ул. Кәшшаф абый -Ә мин азан әйтүеннен чынмы-түгелме икәнлеген тикшерергә килгән идем.

Инсафнын ике бит очындагы чокырлары тагын да тирәнәебрәк китте, ирен очларына беленер-беленмәс кенә елмаю кунды Чибәр иде авыл мулласы Төз, ыспай гәүдәсе, сөрмә тарткандай балкып торган конгырт күзләре, йомры ияге аны сәхнә кешесенә охшатып җибәрә иле Тавышын моңлы, ачык, дип мактады аны Кәшшаф,—тик кон саен азан әйтү авырга туры килмиме?

Әлегә ике генә тапкыр әйтәм. Аннан сон. барысы да табигый булсын дип тырышу инде Күреп торсыннар дим. Халык болай да дингә авыр тартыла Жомга намазын кайвакыт берүзем укыйм. Совет вакытында халыкны диннән тәмам биздереп бетергәннәр иде ич. Халыкны агартырга да агартырга әле Менә бүген күрше Кече Lira авылына чакырганнар иде Өч көн элек кенә уналты яшьлек бер кызнын җеназасын куеп кайткан идем Инде әнисе "Мин кызым янында булырга тиеш".—дип үзенә-үзе кул сала башлаган Ярый, күршеләре абайлап өлгергән. Гомерне Аллаһы Тәгалә бирә. Аллаһы Тәгалә ала. Киткән кеше артыннан китеп булмый Калган адәмнәрнең бурычы—догада булу. Догага гына мохтаж жәсаденнән аерылган жан.

Шуларны аңлатып, азмы-күпме тынычландырып кайттым әлеге апаны Дин бит ул. Кәшшаф абый, жан терәге, күңел тотрыклылыгы Аллага шөкер, халык минем үземә дә еш мөрәҗәгать итә. зарлана алмыйм Ләкин диннен чын мәгънәсендә тернәкләнеп китүе өчен вакыт зарур Ана минем гомер генә дә житмәскә охшый

Кәшшаф дин тотмаса да аны ихтирам итә, тәкъвә кешеләргә мөнәсәбәте дә әйбәт Тик ни сәбәпледер дин анын йөрәген биләп ала алмалы, ышанычына, иманына әверелмәде.

Бигрәк тә балалар кызганыч иде ана. Дингә кергән балаларнын йөзендә һәрвакыт чарасызлык, мескенлек, курку булыр. Сабый чактан ук ахирәт, гөнаһ турында уйлау—кайгысыз балачакка кул сузу түгелме’ Андый балалар рәхәтләнеп көлә лә. шаяра да белмиләр. Шуна күрә улы Кәримне дә мәчет янына якын җибәртмәде.

Ә бүген япь-яшь кенә авыл мулласының гап-гади сүзләре Кәшшафны әллә ничек җилкендереп жибәрде. Хәер, башта ул аны азаны белән әсир итте Инде акыллы вә үтемле сүзләре белән күнеленә шифа өрде.

 

—Шушы араларда гына минем Рамил исемле якын дустым вафат булды,—диде Кәшшаф,—аңа атап дога кыла алмассызмы икән?

—Иншалла. дустыгызның урыны оҗмахта булыр. Кәшшаф абый. Мөэмин кеше башкаларга өлфәт кылыр вә башкаларның өлфәтен кабул итәр. Моның бердән-бер шарты—сәдака. Сәдака сират күперенә юл ачар ди.

Туган-үскән якның һавасы да дәва дип бик дөрес әйтәләр икән. Шушы бер-ике көн эчендә Кәшшаф та аруланып, тернәкләнеп китте ләбаса. Мәчеттән кайтуга, әнә, китапка ябышты. Үзе дә сөенеп куйды, шөкер, егәре бетмәгән икән әле. Ул үзе белән Мәрҗанинен «Мөстәфа- дел»ен алган иде. Бу китап—белем коесы. Төбенә генә төшеп житеп булмый Әйтик. Алтын Урданың дошманнары Болгар ханлыгын басып алу белән ул яшәүдән туктый дигән теорияне алга сөрәләр, татарларны вәхшиләр итеп күрсәтергә тырышалар Ә Мәржани акка кара белән бодай дип терки. “633 (1235) елда. Багу хан гасырында, татарларның Сүбәдәй дигән гаскәр башлыгы белән зур көчләре Болгарга килә. Болгарлар аларга түбәнчелек һәм итагать күрсәтеп, татар мәмләкәтенең бер өлеше булырга һәм ана салым түләп торырга риза булалар. Шулай итеп, татарлар аларны бөтенләй үз кулларына алалар, әмма дәүләтләрен бетермиләр".

Кәшшаф еш кына Алтын Урданың соңгы көннәре турында уйлана. Бу мәгърур дәүләт бик аз гомерле булган. Өч йөз ел тарих күзлегеннән караганда, төкерек кенә ул. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә дә тарих мөнбәрендә үз эзен калдыра алган, дөнья цивилизациясенә бөек шәхесләр бирергә өлгергән. Шуларнын иң мәшһүре—Бату хан.

Бату яшьтән үк бөек эшләр майтару турында хыяллана. Гарәп галиме Хаҗи Рәхимгә шәкертлеккә биргәндә әтисе Жуҗи хан улыннан болай дип сорый.

—Минем атам, бердәнбер һәм бөек Чынгызхан, җиһанның яртысын яулап алды, ә икенче яртысын Искәндәр Икемөгез үзенә буйсындырды. Сиңа нәрсә кала сон. Бату хан?

Малай утлы күмер шикелле ялтырап торган күзләрен уйнатып ала да әйтә:

—Мин Искәндәрдән җиһанның яртысын тартып алачакмын,—ди. Хаҗи Рәхим Батуга берничә ел дәвамында аң-белем бирә, укырга- язарга өйрәтә. Әтисе Жужины үтергәннән соң гына уку өзелә. Батуны Сүбәдәй баһадур үз тәрбиясенә ала.

—Сине монда әтиен язмышы көтә, шуңа күрә үзем белән Кытайга алып китәм, җиһангир ясыйм,—ди.

Сынар күзле, чулак баһадур сүзендә тора.

Ә Бәрәкәт хан Чынгызлар нәселендәге ханнар арасында беренче булып Ислам диненә күчә. Үзбәк хан исә Исламны дәүләт дине дип игълан итә.

Рус тарихчылары Аттын Урданың таркалуын 1380 елда булган Куликово орышы белән бәйлиләр, шунда аның соңгы сәгате сукты диләр. Алтын Урда исә бу чорда әлеге вакыйгадан битәр, үз эчендәге ызгыш- талаштан жәфа чигә. Ул “Амайдагы, Мамайдагы эшләр дигән әйтем белән фольклорга да кереп калган. Елъязмалар шуны ассызыклый. 1370— 1380 еллар арасында үзара тәхет сугышлары китә Шул ун ел эчендә ундүрт хан Сарайдан куыла. Әлеге дау-низаглар уртасында нугайларның хәрби башлыгы Мамай мирза да кайный. Куликовода нәкъ менә ул җинелә дигән фараз бар. Русларга килгәндә, алар чын ханны яклап чыккан татарлар ягыннан торып сугышканнар дип раслый кайберәүләр.

Мамай татар тарихына кереп калган олы шәхес. Әле аны өйрәнәсе бар-        „                       _

Куликово орышыннан сон ике жәи дә үтми, Туктамыш хан
Мәскәүгә һөҗүм ясый Мәскәү кенәзе Дмитрий Донский башкаладан качарга мәжбүр була. Русь ясак түләвен дәвам итә.

 

Әхмәт хан йомшак күңелле, артык дәрәҗәдә итагатьле кеше иде Аның килеш-килбәте дә патшадан бигрәк, чәчәнне хәтерләтә иде. Ходай аны. мөгаен, шагыйрь итеп яраткан булгандыр. Ул хикмәтле сүзе белән, моны, җыруы белән бәндәләрне Аллаһ юлына күндерүче, гаделлеккә, мәрхәмәтчелеккә өндәүче акыл иясе булырга тиеш булгандыр. Тик Әхмәт­хан нәселеннән, аксөякләр затыннан. Ә аксөякләр дәрвишлекне кабул итә алмыйлар. Аларнын урыны—тәхет. Ызгыш-талаш. орыш-үтереш. шуның аркасында килеп чыга. Чөнки тәхет берәү генә!

Әхмәт ханны хакимияткә көчләп китерделәр, аның өчен Сәетәхмәтне тәхеттән кудылар. Аның үзенең дә вафатын көтеп торучы туганнары хәтсез. Гайбәтне шулар тарата. Имеш, ул чирләшкә, шуңа күрә ил белән идарә итә алмый Хан корыч куллы, каты бәгырьле булырга тиеш'

Әхмәт хан моны үзе дә андый иде. Хакимият дилбегәсе анын кулыннан менә ычкынам, менә ычкынам дип кенә тора. Дәүләт бик нык какшады. Ул хәзер терәүләре черегән иске абзарга охшап калды Кайчандыр бөтен дөньяны дер селкетеп торган Урда ләбаса бу! Нидер эшләргә, ниндидер чарасын күрергә кирәк иде. Гик ни эшләргә, нинди чара күрергә' Шушы хакта тагын бер мәртәбә киңәш-табыш игү өчен Әхмәт хан баш вәзирен чакырып кертте.

—Ьолай кул кушырып утырсак, дәүләтебездән колак кагачакбыз, вәзир, нишлибез, фикерегезне әйтегез,—диде.

Вәзирнен күз кабакларына чаклы салынып төшкән озын төкле кашлары җыерылып маңгаена менде Туры сүз— куркыныч сүз. Бигрәк тә олы түрә алдында телеңне тыю хәерлерәк. Шуңа күрә ул ишарәне ханнын үзеннән көтте Менә шунда җилнең кая таба искәнен абайлап алачак ул.

Вәзиренең икеләнебрәк торуын әмир үзснчәрәк аңлады булса кирәк, кулларын өскә күтәреп, учларын чәбәкләп алды. Шуны гына көтеп торгандай савыт-саба асып хезмәтчеләр килеп керде. Кыска аяклы озын өстәл җиләк-җимеш. кавын-карбыз белән тулды.

— Мин ашыктырмыйм, ашап-эчеп. тук корсакка уйлашыйк,—диде Әхмәт хан, —күңел ачып алганда да зыян итмәс. Ул янә кулларын чәбәкләде. Бу юлы ярымшәрә кызлар пәйда булды. Барабан кагырга тотындылар Шул көйгә биниһая олы келәм өстендә берсеннән-берсс чибәррәк зифа буйлы җарияләр һөнәрләрен күрсәтә башлады. Гәүдәләре гүя камырдан ясалган, нинди генә хәрәкәтләр ясамыйлар, исен китәрлек. Ләкин ханнын башында бөтенләй башка уйлар бөтерелә иле. Игътибарсыз­рак булды. Башка вакытта үзенә охшаган кызны янына алып, алдына утырта, иркәли-сыйпый иде. Бүген исә бию бетәр-бетмәс үк кул чапты. Бу тамаша беткәнне аңлата иде.

-Ил язгы Идел шикелле болгана, вәзир, безнең сүзне колакларына да элмәүче ханнар, түрәләр барлыкка килде, һәрберсе үз ягына каера Кырым бөтенләй азды Иван ясак түләүдән баш тарта. Шушы тузган көтүне җыю өчен бер-бер гамәл зарур.

Хан вәзиргә текәлеп карап торды Бу карашта үтенеч тә, төшенкелек тә. ышаныч та бар иде. Вәзирнен икеләнүләре бетте.

— Галиҗәнап. Алтын Урданы сугыш тудырды, сугыш яшәгге. -диде ул ханнан күзләрен алмыйча.—аны сугыш кына саклап кала алачак. Зур сугыш!

— Мин дә шулай уйлыйм,—дип җанланып китге хан—Мәскәүгә яу чабарга кирәк.

—Бу яунын башында. Галиҗәнап. Сез үзегез торырга тиешсез.

 

Вәзир артыгын җибәрмәдемме дигәндәй ханга күз төшереп алды. Юк. хан ана рәнҗемәде. Чөнки ул үзенең күренекле гаскәрбашы түгеллеген белә иде. Шуның белән бергә, яуны үзе җитәкләргә тиеш икәнен дә аңлый Дәүләтне таркалудан коткарырга кирәк Бу барысыннан да өстенрәк.

1480 елның бер җәйге көнендә Угыр елгасы буена атлы чирү килеп туктады. Үзләре күп түгел, санасан барысы утызлап җайдак булыр.

Күз күремендә елга тасма шикелле бормаланып-бормаланып ала. Бу ана ниндидер көязлек, купшылык өсти иде. Елга туп-тулы. Күрәсең, яңгырлар еш ява. Әледән-әле су өстендә көмештәй ялтырап вак-вак шадралар йөгерешеп уйный. Чәчәктән-чәчәккә кунып бал кортлары бызылдаша.

Атлыларнын күзләре исә бүтәндә: кичү кайда икән, яр буенда хәрби ныгытмалар юкмы0

.Аръякта күзәтү манаралары күренә иде. Димәк, Иван йоклап ятмаган, әзерлек чаралары күргән.

Әхмәт хан бик сак кыланды. Башта ул Литва кенәзе Кази мирны көтте, аннан соң су катканны. Ләкин үзе тотты да елгалар тунганчы кузгалды. Беренче һәм соңгы орыш шәгъбан аенын икенче көнендә булды. Тоташтан дүрт көн чәкештеләр. Шулай да Угырны кичә алмадылар. Етганын бер ягында татарлар, икенчесендә—руслар.

Етга боз белән каплануга, ул гаскәрен бөтенләй кирегә борды, һөҗүмгә күчәргә кирәк иде. югыйсә.

Тарихчылар әле булса баш вата, ни өчен Әхмәт хан бу унайлы форсатны кулдан ычкындырды икән?

Руслар үзләренчә тукый. Елъязмага таяналар. "Наги и босы, страхом гонимы",—дип яза елъязмачы Алтын Урда гаскәрләре турында. Рус тарихчысы Соловьев Әхмәт ханнын кире борылуын салкын кышка сылтый. Казимирның килмәвен дә, Кырым ханы Миңлегәрәйнең Мәскәү ягына авышуын да сәбәп итеп куя.

Кәшшаф Ризаэтдин Фәхретдин версиясенә ышанарак төшә. "Шура" журналында галим болаи яза: Әхмәт хан "Кырым һәм Касыйм татарлары­ның барысының да Иван тарафында булып. Нур Дәүләт командасындагы татар гаскәренең Сарайга һөжүм итәчәкләреннән хәбәр алып, сугышмый кайтып киткән булыр"

Китүен китә хан. тик тагын табышмак. Әхмәт хан кышны Донец елгасы буенда кичерергә карар итә.

Шәүвәлнең егерме икесендә җепшек кар явып үтте. Иште генә, җәя арасы җирдә кеше күренерлек түгел иде. Атлар, җайдаклар күшегеп бетте, учаклар да җылытмады. Кичке якта гына туктады кар. Офык сызыгында кояшның ватык чүлмәк читенә охшаган бер кисәге күренеп алды. Ул кан шикелле алсу иде.

Әхмәт ханның баш өянәге кузгалды. Ачуыннан хезмәтчеләренә камчысын да уйнатып алды, тик башы барыбер авыртудан туктамады. Бераздан им-томчыны чакыртты. Тегесе үткен пычак очы белән аның кул тамырын тиште. Ыргылып кан бәрде.

—Сезне сихерләгәннәр. Галиҗәнап, каныгыз каралган.—диде ул.— борчылмагыз, мин сезне аякка бастыракчакмын.

Әхмәт хан. дөрестән дә җинеләеп китте, башы да ачылды. Кымыз китерделәр. Ул эчәргәме-юкмы дигәндәй кырын күзе белән генә им- томчыга карап алды. Алай да бер тустаганнан артык эчмәде.

—Сезгә, Галиҗәнап, иртәнгә кадәр ятып, тыныч кына ял итәргә кирәк, җарияләр дә чакыртмагыз,—дип тезеп китте им-томчы,—мин сезгә бик яхшы төнәтмә эчерәм. ятуга йоклап китәрсез.

Хан төнәтмәне эчүгә ятакка башын төртте. Шуны гына көтеп
торгандай чатырга ниндидер ят кешеләр бәреп керде. Сакчыларны ә дигәнче идәнгә ектылар.

 

—Галижәнап. рәхим итегез, мин аны йоклаттым.—дип кычкырды им-томчы.

Чатыр уемында көянтәдәй кәкре аяклы, җәлпәк борынлы, затлы киемле бер хәрби кеше күренде.

Бу Иуак хан иде. Миңлегәрәй ханнын әшнәсе.

—Ул хәзер бервакытта да күзләрен ачмаячак.-дип тешләрен ыржайтты хан Аннан сон кәкре кылычы белән Әхмәт ханнын башын чабып өзде.

Куликово кырындагы сугышка нәкъ йөз ел үткән иде.

Иуак исә. дошманыңны үтердем, дип Мәскәүгә. Иван хозурына сөенеч илчесе күндерде, ягъни җибәрде".—дип яза Ризаетдин Фәхретдин.

Бату хан корган бөек дәүләт шул ук Бату хан балалары тарафыннан харап та ителә.

Академия утырышыннан Галимов бик боегып, шөбһәләнеп кайтты Төне боргаланып сыргаланып үтте. күзенә йокы кермәде. Даруларның да ярдәме тимәде Башы тубал кебек булды. Нишләргә? Ул игътибарга, зурлауга, мактауга күнеккән кеше. Мона кадәр уч төбендә генә йөрттеләр. Ә бүген аны курмәмешкә с .ыын.ты тар Шуна курә адәм рәт ie сөили ы алмады. Алтынурдалыларга кирәгеннән артык якты чырай күрсәтелде. Алай гынамы. Президентның яна киңәшчесе Халилов болгарлар белән татарларны бер этник төркемгә кушып әвәләде. Ьу анын карашларына бөтенләй капма-каршы килә Ул. мәсәлән, татар-болгарнын ата-бабалары әле безнен зрага кадәр үк Кара дингез буенда көн күргән скифлар булган дигән теорияне алга сөрә. Аны Мәскәү галимнәре арасында да яклаучылар бар Скифлар һуннарга караганда күпкә борынгырак. Татарның абруен күтәрү очен бу күпкә мөһимрәк ләбаса!

Президент аппаратына Хәлилов килгәч, дөньялар шулай үзгәрде дә китте Инде. әнә. фәнгә дә борын төртеп маташа. Академия җитәкчелеге дә—ләббәйкә Ник бер каршы сүз әйтсеннәр.

Бүгенге хәленә ирешү өчен күпме көрәшергә, күпме кан коярга туры килде ана?! Үзе генә белә, һәм менә хәзер. фән кыясынын ин очына менеп җиткәч кенә, йөз түбән тәгәрәсенме?

Эш тирәнгә кергәнче ниндидер чарасын күрергә кирәк. Ирененнән селәгәе дә кибеп җитмәгән шул малай алдында баш имәс бит инде Ин элек Сабиров белән кинәшү мәгъкуль булыр, мөгаен. Мона кадәр ул аны яклап, ярдәм итеп килде. Хәзер дә кире чигенмәс. Сабакташлар ич. Уни­верситетта укыганда бер бүлмәдә тордылар, бер табактан ашап-эчеп яшәделәр.

Гадәттәгечә, иртән ишек төбендә машинасы көтеп тора иде инде Шофер, хужасы күренүгә, урыныннан купты. Директор арткы утыргычта йөрергә күнеккән. Ләкин Галимов бүген алгы ишек янына килеп басты Шофер ярдәмгә ашыкты. Артык тырышып ташлады, ахры, аягы гаеп китте дә бөтен гәүдәсе белән жиргә ауды. Галимовны да үзе белән өстерәде

—Ахмак, шушы гына җитмәгән иде,—дип ырылдады Галимов урыныннан торганда. Ә шоферы бүрәнә шикелле ята.

—Башым, башым...

Галимов тиз генә машинадагы телефоннан "Ашыгыч ярдәм гә шылтыратты. Озак көттермәделәр. Шоферны үзләре белән алып киттеләр

Галимов үз кул астындагы турылыклы хезмәткәрләренә хак бәһасен бирә белә торган кеше Ул аларны бервакытта да читкә типми, абынган чакларында да ярдәм кулын суза. Әле дә рульгә үзе утырып, сырхауханәгә барды Рентген нәтиҗәләрен белмичә китмәде.

Шоферның мие селкенгән икән. Алай да борчылырлык урын юк. диделәр, тыныч кына ятса, берәр атнадан аякка басар, диделәр Тегесе
каршы килеп караган иде дә. Галимов авызын да ачтырмады Ике генә сүз әйтте:

 

— Каласын! Дәваланасың!

Галимов институтта эшкә ин беренчеләрдән булып килеп утыра. Йомышы чыгып, соңарасы булса, алдан кисәтеп куя иде. Бүген әлеге кагыйдә бозылды Сәркәтип кыз аны борчулы йөз белән каршы алды.

— Бер-бер хәл булмагандыр бит. Сәүбән Сәүбәнович,—дип сорады.

—Хәйдәр инде, ахмак

Сәркәтип кыз бернәрсә дә аңламады, ә кайтарып сорарга кыймады.

— Министр сезнең турыда белешкән иде,—диде

Галимов жанланып китте

—Ашыгыч түгелдер бит?—дип сорады.

—Юк. аны-моны әйтмәде, минем белән хәбәрләшсең генә диде.

—Яхшы. Хәзер үк тоташтыр.

—Хәерле көн. Сәүбән Сәүбәнович.—дип сәламләде министр дирек­торны.—сез бүген Төрек-татар гимназиясе ачылу тантанасына барасыздыр бит?

—Әйе. чакыру жибәргәннәр иде.

—Шунда күрешербез, киңәшләшәсе бар иде. хәзергә хушыгыз.

Тантанада, чыннан да, гәпләшү жае чыкты. Концерттан соң табынга угырышкалаганчы бер буш ара булып алды. Сабиров аннан Академиядә үткән кичәге кинәшмәдә алган тәэсирләре турында сораштырды.

— Бик файдалы, тәнкыйди юнәлештәге сөйләшү булды.—диде Галимов.—безнең киләчәк планнарда ул идеяләр, һичшиксез, чагылыш табар дип уйлыйм.

—Әлбәттә, әлбәттә.

Галимов әңгәмәдәшенә сынабрак карап торды да:

—Сезнең чыгышны да тыңлыйсы килгән иде, Ильяс Хәбирович.— диде.

—Вакыт ягы кысанрак иде, үзегез күреп тордыгыз.

—Козгыннар комачаулады дип турысын әйтсәгез дә була, безне тынлап торучы юк,—диде Галимов.

—Нинди козгыннар,—дип белмәмешкә салынды Сабиров. Үзе сагайды, башын бормыйча гына тирә-якка күз салып алды.

—Шикләнмәгез, козгыннар «Галиябану» пьесасындагы канатлы сүзләр генә Ләкин безгә ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк дип саныйм, Ильяс әфәнде

—Шуның өчен очраштык та инде.

—Сиздегезме, кинәшмәдә Хәлилов пышылдаганны гына кабатлады­лар. Болайга китсә, ул Президентны да үз ягына аударачак,—диде Галимов.

Сабиров ике бармагын тырпайтып, юка иреннәренә тигезде, сак бул. янәсе.

Жир йөзендә хакимият яралганнан бирле идарә даирәсенә караган әһелләр дәүләт башлыгын—Президентларны, патшаларны, ханнарны, корольләрне үз ягына аударырга омтылып яшәгәннәр, һәрберсе кәкреләр мәмләкәтендә бөкре булырга тырышкан. Кайсы төркемнең йогынтысы зуррак, дәүләттә шул төркемнең сүзе үткән.

Татар йомышчылары да әлеге чирдән азат булмаган, хужаларынын ышанычын аклау өчен бер-берсенен бугазына ябышкан. Хәзер дә шул ук хәл. Үзгәреш фәкать ана ирешү алымнарына гына кагыла

Илбашынын игътибары—ул хакимият мөнбәрендә үз ояңны кору дигән сүз. Бүгенге мал бүлешү чорында бу исә калжанын зуррагын эләктерергә мөмкинлек бирә. Дөрес, баш кешене «үз кубызына биетү» Дөлдөл күкәе эзләү белән бер. Тик ул да кеше, аның да йомшак яклары бар. Даирә моннан хәбәрдар, һәммәсе шул төймәгә үрелә. Кайсы өскә үрмәли, кайсы мәтәлеп аска тәгәри.

—Сәүбән Сәүбәнович. сез инде бигрәк, ул кадәр арттырмагыз,— дип каршы төшкән булды министр.

 

—Жә, каисыбере арттыру да булсын ди. Ә тагар тарихчыларына ышанмауны ничек анларга? Янәсе, алар мүкләнеп беткән, янәсе, заманча фикерли белмиләр Ни ди бит. әнә. Халилов, татар тарихчылары милли тарихның дүрттән берсе чамасын гына тарта алачаклар ди. Бу сон чын мәгънәсендә томаналык ләбаса.' Беренче чиратта безнен институтка яла ягу

Аннан сон. үзегез дә шаһит, уратыбрак булса да ул мина төрттереп тә маташты бит әле. Янәсе, мин директор буларак, үземә ошамаган галимнәрне эзәрлеклим, янәсе, мин кара эчле. Мин анын кемне күз алдында тотуын бик яхшы беләм. Фән мөнбәренә Кәшшаф Хамитовны менгезмәкче Ике чабата бер кием. Хәмитовка ирек куйсаң, бөтен татар тарихын ботарлап ташлаячак ул. Хәер, анысының башы тиз генә судтан чыкмаячак әле...

—Сезгә әле жил-янгыр тигәне юк. Сәүбән Сәүбәнович,—дип. Сабиров директорны тынычландырырга ашыкты.—быел гына академик исеме алдыгыз.

Галимов сөт өсте белән сыйланган мәче баласы шикелле ләззәтләнеп иреннәрен ялмап алды Сабировнын бу сүзләре анын йөрәгенә сары май булып ятты.

—Мин дә шуны тукыйм ич инде. Ильяс Хәбирович Президентка әле күп яхшылыклар эшли алыр идек дим. Без анын ныклы терәкләре ич

—Безнен вазифа—киләчәктә дә ныклы терәк булып калу. Сәүбән Сәүбәнович,—диде Сабиров ярым пышылдау белән,—безгә ничек тә Пре­зидент алдында Хәлиловларнын абруен төшерергә кирәк, сүзләрен аста калдырырга. Тиздән Президент тарихчы галимнәр белән очрашачак. Әлеге кинәшмә шуна хәзерлек кысаларында гына узды. Бу форсатны һич тә кулдан ычкындырырга ярамый. Тик искиткеч саклык һәм акыл белән эш игү зарур Шунысын да белеп торыгыз. Халилов минем урынга дәгъва итә —Молокосос!

Әшнәләр әле тагын нәрсәләр турындадыр чыш-пыш килделәр.

Дәриганын кесә телефоны капкынга эләккән әрлән тавышлары чыгарып чәрелдәргә кереште. Ул рульне бер кулы белән генә тотып, телефонын ун колагына терәде. Мондый хәлләргә Дәрига күнегеп бетте инде, машинасының тизлеген дә киметмичә телефоннан иркенләп гәпләшә ала. Кайчак милиционерлар бармак та янап кала үзенә

—Абыстай, син кайда?—дип сорады шалтыратучы Дәрига аны шундук танып алды.

—Сәлам, Таһир,—диде дустанә тавыш белән.—нинди хажәтем чыкты'

—Сүз бар.

—Әйт сон. авызынны бәйләп куймаганнардыр ич.

—Колагыңа гына әйтә торган сүз ул.

—О-лә-лә. алайса рәхим ит. мин хәзерге вакытта Татарстан урамы буйлап барам, алда Камал театры.

—Театр янында тормозларына бас. мин хәзер килеп житәм.

Озак та үтми анын янына «Волга* машинасы килеп туктады.

—Син нәрсә, баржага буксир булып ялландыңмы әллә’—дип мыс­кыллап каршы алды аны Дәрига.

Иномарка ияләре «Волга» машинасын үзара «баржа» дип йөртәләр. Килбәтсез, янәсе, тимер-томыр өеме.

—«Мерсик»ны ялга куйдым әле, ату чат саен туктатып жанны тинтерәтәләр. Монын белән дөнья рәхәте, күрүче дә юк.

—Жә,—диде Дәрига,—колагыма гына нәрсә әйтмәкче иден?

_ Гаһир үзе дә бакылдык, телнен маен тамызып сөйли белә. Ләкин бүген ул үзенә охшамаган иде. дәшми утыра.

—Бик пошаманга төшкәнсең. Маша белән тагын үпкәләштегезме әллә,—диде Дәрига.

 

—Син Тэтчер белән ли йөртә идеңме?—дип сорады Таһир анын төрттерүенә игътибар итмичә.

— Безнең танышлык ул дәрәҗәгә үк килеп җитмәде бит әле, Таһир Бүген күрешергә сүз дә куешкан идек, анысы хак.

Таһирның иреннәре сорау билгесе рәвешенә керде.

Күрешүләр кичектерелә, абыстай. Тэтчерны алганнар,—диде ул.

Дәрига бермәл машинасына сөялеп катып торды. Шуннан сон гына:

—Кайчан’—дип сорады.

—Иртән. Ж.Ә. ярый, абыстай, ашыгыч эшләрем бар, итәк-җиңнә­реңне җыйгала дип кенә кисәтүем.

—Рәхмәт. Таһир.

Дәрига дусты китеп баргач та әле озак кына урыныннан кузгала алмыйча торды. Бу хәбәр аның тәмам анын чуалткан иде. Таһирга: «Бер гөнаһым да юк».—дисә дә. әлеге ханым белән эшлекле сөйләшүләр алып бара башлаган иде инде. Соңгы ноктаны куярга гына нидер комачаулады. Димәк, бер-бер изге зат саклый булса кирәк аны Бу. бәлки. Кәшшафтыр. бәлки. Кәримдер, әнисе. Кем генә булмасын, әлегә бәла-казалардан котылып тора. Ләкин бу гомергә дәвам итмәячәк. Фәрештә бер куяр канатын, ике Ә өченчесендә? Шул кирәк синең ише гөнаһ капчыгына дип арты белән борылыр.

Дәрига машинасына утыргач та ерак китә алмалы. Болак боры­лышында аны кара мыеклы өлкәнрәк яшьтәге бер милиционер туктатты. Дөресрәге, ул аның таяк болгавын да күрмәде, сыбызгы тавышын да ишетмәде. Көзгедә милиционерның чалшайган йөзен генә шәйләп алды. Артына чигенеп, нәкъ гаишникнын борын төбенә килеп туктады.

—Капитан Хафизов!—дип. ин элек үзе белән таныштырды милицио­нер.

Капитаннарны да урам сакларга чыгаралар икән, дип уйлап куйды Дәрига.

—Документыгыз!

Дәрига ачык тәрәзә аша хокукнамәсен сузды. Тегесе аны әйләндерә- тулгандыра җентекләп тикшерде. Аннан сон: «Бик игътибарсыз йөрисез, мин сезнең хәмер куллану-кулланмавыгызны билгеләргә мәҗбүрмен, рәхим итеп, менә шушы көпшәгә өрегез әле»,—диде.

Дәрига өрде Тыны чиста иде

— Берәр борчуыгыз юктыр бит?—дип төпченде капитан.

—Зинһар өчен, күңелемдә казынмагыз, китәргә буладыр бит9

Капитан дорфалыкка дорфалык белән җавап кайтармады, киресенчә, ничектер үз итеп, якын итеп күз сирпеп карал алды да кинәшен җиткерде:

—Дәрига Хәсәновна. мин сезгә бүген җәмәгать транспортында гына йөрергә кинәш итәр идем.

— Нинди транспортта йөрү мәсьәләсен үз иркемдә калдырсагыз иде, иптәш капитан.

Милиционер җитез хәрәкәт белән ун кулын чигәсенә тигезеп алды. Бу китәргә ярый дигән сүз иде.

Каян белә икән бу мокыт минем исем-фамилиямне. дип башын ватып барды Дәрига, күргән-ниткән кешесе түгел. Әллә берәр мәҗлестә очрашканнар иде микән9

Цирк янындагы юл чатында бер шофер тәрәзәсен ачып, ана йодрыгын төйнәп китте Күрәсен. Дәрига кагыйдәне бозган иде. Кара мыеклы капитан янә күз алдына килеп басты. Вәйт. ахмак, ул соң аңа хокукнамәсен үз юллары белән тоттырды ләбаса. Шуннан укып белгән ич ул анын исем-фамилиясен. Капитан дөрес кисәтә, дөрестән дә, бүген руль артына утырырга тиеш түгел ул. Аллам сакласын, машинаң-ниен белән мәтәлеп китүенне сизми дә калырсын.

Болай да пычак йөзендә йөри ич инде. Зөләйха кошчыкны, әнә, читлеккә ябып куйганнар. Әшнәләрем күп, дип мактана иде Ул әшнәләр
хәзер ярдәм кулын сузарлармы, әллә бөтенләй белмәмешкә салынырлармы? Чын дуслык авыр вакытта сынала бит ул.

 

Зөләйха бөтерчектәй бөтерелеп кенә йөри торган бик уңган хатын иде. Кирәкмәгән матурдыр. Аны үзенә каратырга теләүчеләр бихисап. Бх яктан ул искиткеч талымлы иде. Ялгызы гына кызын тәрбияли. Мәгәр ут борчасы инде. Шуңа да «Тэтчер» кушаматы такканнар.

Алар ниндидер бер җыенда таныштылар. Эшмәкәрләр арасында хатын-кызлар юк дәрәҗәсендә, булганнары да сөяркәләр, җарияләр генә Шу на күрә бик тиз якынлашып киттеләр. Сонгы очрашуда наркотиклар турында сүз кузгатты Зөләйха, кылын тартып карамакчы булды ахры Дәрига ачылып ук бетмәде. Атар Ләбиб белән ирен асларына "яшәрткеч" үлән яфрагы салгалыйлар иде. Гайрәтлесенә үк җөрьәт итмәсә дә. аннан сон да кәефен күтәргәләде, хәзер дә.

Зөләйханы да ул «дару» тәкъдим итә икән дип уйлады. Шуңа күрә.

  • Мин андый нәрсә белән шөгыльләнмим,—дип кырт кисте.

—Бик дөрес эшлисен,—дип хуплады аны Зөләйха,—куллану бер, бизнес башка. Кереме базар белән чагыштыргысыз. Уйлап кара.

Дәрига нидер әйтмәкче иде дә, Зөләйха аны култыклап алып, колагына. «Мин бик бәхетле»,—дип пышылдады.

—Әллә гашыйк булдыңмы?

— Миңа гашыйк булдылар,—диде Зөләйха. Бу сүзләрне әйткәндә анын эче-тышы нур белән тулды.

—Сиңа сон көн саен гашыйк булып торалар ич,—дип, Дәрига кулын селтәде.

—Ул чын ир-егет. Башкалар аның кисеп ташлаган тырнагына да тормый.—диде Зөләйха —Әйтсәм әйтим, ул бер белмәгән килеш бөтен кеше аддында мина сары розалар бүләк итте. Мондый нәрсә француз киноларында гына була.

—Сары розалар яратканыңны сорашып өлгергәндер.

— Без бит чиратта торган арада гына таныштык. Бер үк мизгелдә икебезнен дә күзләрдән яшен ташыдай очкыннар сибелде. Бу күктән ингән мәхәббәт

Дәрига дустына көнләшеп карап торды.

—Ул бәхет иясен кем дип беләбез инде?

Очрашуга килә алмады, кичектергесез сәбәбе чыккандыр дип уйлыйм, андый хәлләр дә була. Ләкин ул мине барыбер эзләп табачак, күрерсең менә.

Дәриганың ярсый башлаган йөрәге тигез ритмга керде. Анын баш очында куерган кара болыт жил сез-гарасатсыз үтеп кипе. Тәкәббер, һавалы, иркә Зөләйханы үзенә караткан o.ieie гали затның ире Кәшшаф икәнен белсә, алдагы тормышы кайсы юлдан китәр иде. әйтүе кыен, әмма бу юлы Ходай аны арадан калды, фәрештә тагын канатын җәйде.

Хәл болай булды Кәшшафнын саклауда бераз акчасы бар иде. Хаҗәте чыгып, шуны алырга дип кассага барды.

Кассада җыен карт-коры иде. Пенсия бирәләр икән, шаулаша- шаулаша чират торалар.

Ул сәләмә киемле шактый олы яшьтәге бер карчык артына барып басты. Авыру, ахры, гыж-гыж килеп сулый.

—Сез күпме пенсия аласыз, күгәрченкәем'7—дип сорады ул Кәшшаф- тан Тирә-яндагылар тынычсызланып алдылар. Күрәсен. аларга да шушы ук сорау юлланылган иде.

Мин әле пенсиягә чыкмадым.—диде итагатьле генә итеп Кәшшаф.

  • Күзең чыкканмыни.'—дип ысылдады ана кәкшәеп беткән тагын бер әби.

Карчыкның Кәшшаф биргән жавапка да. күршесенең кыланышына да исе китмәде Ул бу сораулары белән эчен генә бушата иде булса кирәк «Ашарга тотсан. фатирга калмый, фатирга тотсан. ашарга юк».- дип сукранып алды.

 

I и раты җиткәч тә маҗаралары бетмәде карчыкның. Яңа кагыйдә кергән икән. Элек оператор биргән исәп-хисап кәгазенә кул гына куймалы иде. хәзер алачак сумманы бер урында сан белән, икенче урында сүз белән язарга кушалар. Карчыкның имән ботагы шикелле кәкрәеп беткән бармаклары һич тә ана буйсынырга теләмиләр. Арттан: "Тизрәк”,—дип ашыктыралар.

—Ярдәм итегез әле. зинһар,—дип мөрәҗәгать итте Кәшшафка касса хезмәткәре.

Кәшшаф бланкны тутырып, әбидән кул куйдырды да бүрек авызы чаклы гына түгәрәк тәрәзә уемы аша эчкә бакты. Бакты да өнсез калды. Элек Кәшшаф Заһидәдән дә чибәррәк хатын-кыз юктыр дип йөри иде. Бар икән ләбаса! Аксыл чәчләре тәлгәш-тәлгәш булып чигәләренә асылынып төшкән Очлары бөдрәләнеп тора. Шул тәлгәшләр арасыннан курчакныкы сыман нәфис колаклары шәйләнә. Ни сәбәпледер, Кәшшаф- ның күзләре иң элек әнә шул колакларга төште. Сыйпап аласы, мәче баласын сыпырган кебек сыпырып-сыпырып торасы килде. Озын ак муен, карлыгач канатлары шикелле җәелгән кашлар. Күзләре зәңгәр, зур.

—Үзегезнең ни йомыш?—дип. сөттәй ак тешләрен күрсәтеп елмайды ханым. Күрәсең, ул бу ыспай ир-атның үзенә күзе төшүен сизеп алган иде инде.

Кәшшаф эшен бетергәч. Фәннәр академиясе тыкрыгыннан Черек күл бакчасына таба юнәлде. Исәбе шунда бераз һава алмаштырып, ял итеп алу иде. Ә үзе юл чатындагы "Чәчәкләр” кибетенең ишеген ачты. Бәйрәм вакытларында монда баш тыккысыз була. Бүген кеше күп түгел иде. Кәшшаф бер букет чәчәк сатып алды да килгән юлыннан кире менеп китте.

Кассада халык кимемәгән иде. Чыр-чу. Әби-бабайлар кулына чәчәк бәйләме тоткан килеш-килбәтле ир-егетне күреп, бер-берсенең каралыгына гаҗәпләнгән каргалар кебек бермәлгә авызларын ачып тынып калдылар.

Кәшшаф туп-туры тәрәзә янына килеп басты да үрелеп, әлеге чибәр ханымга чәчәк бәйләмен сузды.

—Бу сезгә,—диде дә үзе кырт борылып китеп барды.

Чибәркәй аны тышкы ишек бусагасында куып җитте.

—Гафу итегез,—диде Кәшшаф,—минем сезгә чәчәк бүләк итәсем килде...

—Рәхмәт. Минем сары розалар яратканымны каян белдегез?

—Йөзегез шуны әйтеп тора. Сез. мөгаен, кояш кызыдыр.

—Сез әүлияме әллә, барысын да белеп торасыз?

Эчтә шаулашкан тавышлар ишетелә башлады.

—Пенсия көнне әнә шундый мәхшәр инде бездә,—диде ханым гафу үтенгәндәй. Аннан сон озын керфекләрен җилпеп алды да мәгънәле генә итеп өстәде: “Мин кичке җидедә бушыйм. Исемем Зөләйха”.

—Ә мин Кәшшаф булам, ашыгыгыз, әбиләрегез бунт күтәрә анда.

Гарәпләр әйтә ди бит. йа рабби Ходаем, үзен китер унаен, ат бир. бия бир. өсте өстенә өя бир. Шуның шикелле Ходай ана өсте өстенә өеп бирде бүген. Юлына, әнә. Зөләйханы да чыгарып куйды.

Кәшшаф фатирына кайткач, тиз генә буйдаклар ризыгы—күкәй тәбәсе пешереп алды, чәй куйды. Аларны залдагы кечкенә өстәлгә тезеп, үзе диванга сузылып ятты. Уйлары аны хатын-кызлар дәрьясына өстерәп алып керде.

Дәрига да булдыклы, әйбәт хатын. Чибәрлек ягыннан да ким-хур түгел. Ләкин гаилә таркалу алдында тора. Диссертациясе бер якка хәл ителгәч, анын белән бик әйбәтләп анлашырга туры киләчәк. Жә яшәп китәргә, җә хушлашырга.

Бәлки. Заһидә белән мөнәсәбәтләрне яңартыргадыр? Иреннән аерылган, кем әйтмешли, дүрт ягы кыйбла. Тик Кәшшафнын төн йокыларын качырган Заһидә түгел шул инде ул хәзер. Остабикәгә әйләнгән. Намазга бастым, ди, "Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыйм, ди.

4. .К. У- № 3

Хәер, элегрәк булса. Кәшшаф намаз дип. мәчет дип тормас иде. ике дә уйлап тормыйча әлеге адымга барган булыр иде. Хәзер соң инде Мәхәббәте янып көлгә әверелде Бер киселгән икмәкне кире ябышмын диләр. Хәлбуки, ул Заһидәнен мөселман асылына кайтуына сөенә гена

Ә менә Зөләйха белән нишләргә'’ Очрашуга бармасаң. рәнҗер мөгаен, буш бәндә икән дияр. Кәшшаф аның ничек үпкәләвен күз алдына китереп карарга тырышты Тулы иреннәре, әнә. балаларныкы шикелле бүлтәеп чыкты, озын керфекләре күбәләк канатлары шикелле жилпенеп-жилпенеп ала. Авызы турсайган, ияк очлары мелт-мелт килә

Кәшшаф шушы уйлар эчендә изерәп йоклап киткәнен сизми дә калды Төшендә дә асыл затлар аны үз яннарыннан җибәрмәделәр. Башта ниндидер күл буенда Заһидә белән җитәкләшеп йөрде Кич иде. эңгер- менгер вакыт. Камышлар арасында үрдәкләр куаныша, бәбкәләре чыккан күрәсен Күл өстендә вак балыклар сикерешә. Ходайның илаһи бер матур киче Нигәдер Заһидә генә боек Кулындагы лилия чәчәкләренсн озын сабаклары эт әчәгесе шикелле артыннан сөйрәлеп бара.

-Ждйсыз бит. кая рәтләп бирим.—диде Кәшшаф.

— Мин хәзер карчыгадан калган тавык хәлендә инде.

—Чәчәк кебек әле син.

Хатыннын күләгәле йөзе барыбер ачылмады.

  • Нигә кирәк иде сина ул Мефодий?—дип. Кәшшаф үзенен үпкәсен белдерде.
  • Син бернәрсә дә белмисең шул әле. Мефодий минем төп гөнаһым янында чүп кенә.

— Нинди гөнаһ ул?

Заһидә моңсу гына карап куйды да. кичке томан эчендә эреп юкка чыкты Ә Кәшшаф таш-кыялы бер тау итәгендә басып тора иде инде Биек. Күтәрелеп карасан. түбәтәен төшәрлек. Шунда гына затлы чатырлар тезелешеп киткән Алар янында атлар уртлап йөри Аякларына тышау, кулларына богау салынган кырык әсир ялга утырган. Алда-артга, уңда сулда-сөнгеле сакчылар. Таулар арасыннан тамырланып юл тасмасы сузылган...

Бик таныш күренеш, кайда күрдем соң әле мин бу утыз башлы ак утауны дип. баш ватты Кәшшаф. Тукта-тукта. бу сон баһадирлар батыры Кара Тиен Алыпның тирмәне ләбаса! Идегәй кая. анын унжиде орышчы ир солтаны кая?

Кәшшаф чуаркаеннан төшеп, атынын башын тирәккә күгәртеп бәйләде дә. ак угаунын ачык ишегеннән эчкә узды. Анда бүксәсе ярдай бүселгән, бик яман килбәтле Кара Тиен Алып гырылдап йоклап ята иде "Әҗәлем шушы икән",—дип тирә-ягына куркынып каранды Кәшшаф. Ә алдындагы тамашаны күргәч, бөтенләй катып калды.

Янә торып бер бакса.

Ак чыбылдык оясында.

Күк чыбылдык авызында.

Ак угаунын түрендә...

...Хур кызыдай утырган Сылуны күрде.

— Акбеләк!—диде Кәшшаф үзен-үзе белешмичә.

—Атам булды Шаһ Тимер. Үзем булдым Акбеләк...

—Мин сине бу Алыптан коткарам,—диде Кәшшаф.

—Мине исән коткарып. Шиһ Тимергә житкерсән. . Ни сорасан ул бирер!

Кәшшаф ризалыгын белдереп, кызнын кулларыннан алды, күзләрена бакты Һәм янә могҗиза! Анын каршында Дәрига ләбаса!

— Мин дә сине яратам.—диде ул Кәшшафнын колагына Әйтерсен лә, Акбеләкнен сүзләрен тынлап торган.

 

—Алайса нигә ташлап киттен сон?—диде Кәшшаф.

 

 

—Син үзең сүзендә тормадың, мине бик нык рәнҗеттең.

Кәшшаф авызын ачарга да өлгермәде, кинәт таш-кыяларны ярып, оер көтү ишәк акырган тавыш ишетелде. Куркуыннан җиргә сеңә язды. Шунда ниндидер көчле кул аны изүеннән эләктереп алды, чукмардай зур-зур йодрыклары.

Кара Тиен Алыпны шул алагаем зур чукмар йодрыкларыннан танып алды Кәшшаф. "Җибәр, Кара Тиен Алып, минем бер гаебем дә юк”,— дип әйтергә тели, әмма авызы кипкән, теле әйләнми.

Кәшшаф уянып китте. Кара Тиен Алып та, Акбеләк, Заһидә, Дәрига да төш пәрдәсе артында калды. Әмма башын һаман нәрсәдер бораулый иде әле. Тәмам йокысыннан арынгач кына моның телефон чыңлавы икәнен төшенеп алды ул.

—Мин сезгә тоташтан биш минут шылтыратам инде,—дип ризасыз­лык белдерде телефончы кыз.

—Халыкара элемтәме әллә?

—Әйе. сезгә Төркиядән шылтыраталар. Тоташтырам.

—Хәерле кичләр булсын, Кәшшаф бәй, Аллаһу үзегезне рәхмәтеннән ташламас, иншаллаһ.

Бу профессор Җансай Хаммат иде. Тавышы шундый якын, хәтта тын алуы да аермачык ишетелеп тора.

—Үзегезгә дә иң изге теләкләремне житкерәм,—диде Кәшшаф. Төркиядәге гадәт буенча төп сүзгә күчкәнче шактый ара хәл-әхвәл сорашып, таныш-белешләренә сәламнәр җиткерделәр. Соңыннан шул беленде. Җансайнын китап белән котлап шылтыратуы икән. Шатлыгы эченә сыймый, гүя үзенең хезмәтен бастырып чыгарганнар.

Дәрига үзләренең капка төбенә килеп туктагач та машинасыннан чыгарга ашыкмады, уйланып утырды. Аның үзен дә Зөләйха язмышы сагалап тора ләбаса! Ул әвәләнә торган даирәне чылбырыннан ычкынган усал эт белән генә чагыштырырга мөмкин. Мәрхәмәтсез, комсыз, фетнәле даирә. Йә сине үз тирәндәгеләр үк батыра, әнә, Ләбибне дә ахирәт дип йөргән дуслары теге дөньяга җибәрде. Йә—төрмә. Чөнки акча алдан йөргән жирдә җинаять котылгысыз. Ә кырын гамәл иртәме-сонмы барыбер җәзасын ала.

Мал бәя түгел, баш бәя, дия торган иде аның әтисе. Тик балга- майга күнгән авыз һаман азык төрләнә, берсеннән-берсе тәмлерәкне сорый бит ул. каһәр. Нәфесне арканлау һәркемнең дә кулыннан килми. Нәфес җитә адәм баласының башына. Кайда сый, шунда кәеф-сафа. Анысы сазлыктан да хәтәррәк, баш-аягын белән суырып алырга гына тора. Дәрига соңгы вакытта кәеф күтәрүләргә бирелә башлады, күңеле әледән-әле “ләззәт”ле үләнгә тартыла. Дөрес, ул әле үзен кулда тота ала. Ә тоталмый башласа? Сер түгел, әлеге көчкә каршы торучы көч тагын да көчлерәк. Юк, башка болай дәвам итә алмый. Бу бәладән аны фәкать Кәшшаф кына коткарып кала ала, аңа гына сыенырга була. Аның бит әле улы бар, Кәрим! Беренче чиратта ул улының хакын хакларга бурычлы.

Түгәрәк өстәл тирәсендә урын бүлешү ыгы-зыгысы булып алды. Галимов кешеләрне ера-ера Президентка елышты, аның янәшәсенә кунаклады. Хәлилов аптырабрак калды, ул хуҗанын бер ягына үзе, икенче ягына университет профессоры Каюмовны утыртмакчы иде. Галимов белән Сабиров өлгеррәк булып чыктылар.

Президентның кәефе әйбәт, йокысыннан ук пәйгамбәр төше күргән кешедәй сүз белән анлатып булмый торган ниндидер якты омтылыш белән уянды ул бүген. Җилле-яңгырлы көннәрдә бераз башы бимазалап алган
иде Үзе ныклап авыртмый да. бармак очына кадалган шырпы кебек гик борчып тора Моны ул табибларга белгертеп тормады, үтәр але дип. үзен тынычландырды Чебен тигәнгә дә чер итәргә, авыл баласы ла ул! Дөрестән дә. көннәр утыруга башы да жибәрде Шөкер, әлегә зарланырлыгы юк Үк ният иткән эшләрен дә акрын-акрын. жайлап-майлап кына кысасына кертә бара Татар элек-электән дәүләтле булган. Бу традицияләр халыкның канында Президент буларак, анын максаты да. бүгенге вәзгыятьтән чыгып, шул традицияләрне торгызу, аларга жан өрү. милләтне саклап калу Әлеге олуг максат хакына чигенешләр дә ясарга туры килә, билгеле Милләтчеләрдән монын өчен шактый гына эләгә дә үэенә. аны кайберәүләр хәтта татар халкына хыянәт итүдә дә гаеплиләр Икенче яктан шовинистлар сагалап тора Еш кына сандалдагы ике чүкеч арасында кала. Әнә. Россия Федерациясе белән Татарстан арасында төзелгән Шартнамә нинди зур бәхәс тудырды

Татар халкының тарихы иске комган шикелле ямьшәеп беткән, аны ничек теләгәннәр, шулай боргалаганнар, бозганнар, яраклаштырып бетергән­нәр Хәзер татар тарихын өр-яңадан язарга кирәк Монысы анын йөрәк түрендә утыра Тиздән махсус тарих институты оештыру турындагы указга кул куелачак.

Кайчакта күнелне күтәреп җибәрү өчен кечкенә генә бер кыйпыл- чык та житә Бүген көне шундый иде булса кирәк Эскорт Борисково бистәсен үтеп, Ч истай магистраленә килеп кергәндә таудан төшүче машиналар да. Кабан күле ягыннан килүчеләре дә туктап торалар иде инде. Юл чатында озын буйлы яшь кенә милиционер үрә катып, үзенә бер дәрт һәм канәгатьләнү белән ун кулын чигәсенә тигезде. Йөзе балкыпмы-балкый, әйтерсен лә. күктән бәхет ишелеп төшкән

Нигәдер балачактагы шикелле рәхәт булып китте, яна күлмәк тегеп кигезделәр диярсең. Алар үскәндә авыл баласының шатлык-куанычы күлмәк- ыштан. япьле пәке шикелле вак-төякләрдән генә тора иде.

Әле дә хәтерендә, башлангыч класста укыганда әнисе чалбар тегеп бирде Карагыз әле. Минтимер нинди матур чалбар кигән”.—дип. Хәдичә апасы бу яңалыкны бөтен балалар белән уртаклашты Шунда сенлссе Мәдәния укытучы янына килде дә: "Апа. ул ике төрле ситсадан тегелгән, аны әнкәй буяуга гына манды”,—диде. Ләкин бу әләк кенә яна чалбар кию шатлыгын киметмәде.

Кичә Әнәктән Олы апасы Дөргалия шылтыраткан иде Балачакларын искә алдылар, әтисен, әнисен хәтергә төшерделәр Әтисе озак еллар колхоз рәисе булып эшләде Бик кырыс, шул ук вакытта бик гадел кеше иде Беркемгә дә ташлама ясамады Әнисе дә "Мин персидәтел хатыны"дип аркалануны белмәде, башкалар белән беррәттән колхоз эшенә йөрде

— Минтимеркәем. син үден дә яшьтән үк үд сүдле булып, үжәз булып үстен,— диде апасы.—елмаеп-көлеп кенә, тавыш күтәрмәй генә барыбер үденнекен итә иден.

Дөргалиянен бу сүзләре ошады ана, кеткелдәп көлеп алды.

Шулай, сәясәтче йомры телен ястык итеп жәя белергә дә тиеш ул. Анын турында язганда, әйтик, зирәк, төпле эпитетларын еш кулланалар Тик ул үзе. дәүләт эшлеклесенә ин кирәкле сыйфат нинди сыйфат, дип сорасалар, сабырлык, дип жавап бирер иде.

И. карендәш, син кирәксә суга бат йә сөткә бат,

Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сәбат!—

дигән бит Тукай да.

_ Ул кечкенәдән балта белән юнышырга һәвәс иде Бу гамәл шулай ук сабырлык, түземлек сорый Әтисе вафат булгач ядкяр итеп анын балтасын алып китте Әле дә саклый

—Олы апа. туган көнем житә. хәзерләнә башла,—диде ул,—яраткан ризыкларымны берүк онытып калдыра күрмә

 

—И Минтимеркәем. онытаммы сон, булмаганны, кыдыл эремчегем әдер инде, катыкны иртәгә китәм дигән көнне оетырмын Тәбикмәкне

 

 

53 быел әллә үдегедгә килгәчтен генә пешерерменме дип торам. Сина табадан гына алып каннар көе ашатасым килә.

—Олы апа, син гел әнкәй инде.

Аның уйлары өзелде. Кешеләрнең утырышып бетүен генә көтеп торган шикелле почмактагы аяклы сәгатьнең герләре хәрәкәткә килде. Бүлмәгә җиз телле вараксин гармуны аһәңенә охшаш тавыш таралды. «Дың-дың-дын».

Күзләр ирексездән шул якка төбәлде.

— Бар да сәгатькә карый, сәгать кенә берәүгә дә карамый.—дип көлемсерәде Президент.

—Әйе. еллар үгә. гомер сүтә, ертык киңәя,—диде Каюмов.

— Шул ертыкларны ямарга вакыт җитте бит, җәмәгать,—диде Прези­дент киная белән,—искесе юкның, яңасы булмас ди.

Президент тапкыр сүзле кеше. Аның шаяртуы да ниндидер мәгънәгә ия. Әле хәзер дә халык мәкале аша бу очрашуның әһәмиятен ачыклады, юнәлешен билгеләде Сүзне бөтенләй көтмәгәнчә башлап җибәрде.

—Борынгы Казанның тасвирламасын беләсем килә минем, аны сез, галимнәр, ничек күз алдына китерәсез?—дип сорады.

— Казан Рәис Саматовичның төшеннән дә чыкмыйдыр, мөгаен. Борынгы калабызны аннан да яхшы белүче юктыр,—дип Хәлилов кем сөйләргә тиешлегенә ачыклык кертте.

Рәис Шакиров күптән түгел генә оештырылган “Казан Кремле” археология экспедициясенең җитәкчесе. Җиңел сөякле кеше. Исемен ишетүгә ялт итеп торып та басты.

— Мин бу хакта күп уйланам,—дип сөйләп китте ул.—Рәссам булсам, кулыма кылкаләм алыр идем, язучы булсам, тарихи әсәргә тотынган булыр идем, ләкин миндә бу сәләтләрнең берсе дә юк. Шуна күрә минем чыгышым мәгълүмат бирүгә генә кайтып калырдыр, ахрысы. X гасырның икенче яртысында безнен бабаларыбыз Кремль тавы тирәсенә килеп чыгалар һәм шаккаталар. Чөнки мондый гүзәл җирне күргәннәре булмый әле аларның. Аста тал-тирәкле яшел үзәнлек, шунда ук көмеш сулы елга җәйрәп ята. Мул сулы Идел дә ерак түгел. Оҗмах! Әлеге тау башында Шәһре Болгар бистәсе урнашкан икән. Анда хәрбиләр, һөнәрчеләр яши...

Корылмалары башта ук таштан күтәрелгән. Агач ныгытмалар версиясе дөреслеккә туры килми хәзер. Һөнәрчеләр дигәннән, без казу барышында тимер койган урынга да тап булдык. Бер үк вакытта сәүдә дә алга киткән. Моны Гарәп дирһәме. Венгриядән китерелгән бизәнү әйберләре, Балтыйк буеннан гәрәбә, урыслардан—орчык башлары, Иран савыт-сабалары тулысы белән раслыйлар.

—Сез Казанга нигез салынуны X гасыр дип саныйсызмы?

—Мин моны туксан тугыз процент гарантия белән раслыйм. Минтимер Шәрипович.

Кәшшаф Рәиснең кыюлыгына көнләшеп утырды. Рамил менә дигән шәкерт тәрбияләгән. Ә үзе болай кистереп әйтергә кыймас иде. Гомумән, эшләгән эшен күрсәтә белмәде мәрхүм. Кылган гамәлеңнең нәтиҗәсен дәлилли белү үзе бер осталык бит ул.

—Бер процентны гына түгел, чирек процентны да гафу итмәячәкләр.— диде Президент кырысрак тавыш белән.—Безгә мен процентлы ышаныч кирәк.

—Бик дөрес әйтәсез, Минтимер Шәрипович,—дип хупларга ашыкты Президентны Галимов.-хәзер фараз белән эш итүче галимнәр ишәйде.

Монысы безнен тарафка ыргытылган таш инде, дип нәтиҗә ясады Кәшшаф. Анын гаҗәпләнүенә каршы. Президент институт директорының сүзләрен колак очларыннан гына очыртып җибәрде.

-Хәзер менә шул җитмәгән процентларны тутыру өстендә эшлибез. Минтимер Шәрипович.—дип дәвам итте Шакиров.

—Безнен институт бу вазифаны үз өстенә алырга риза,—диде Галимов - Тәжрибәбез бар, кадрларыбыз ышанычлы.

—Аннан сон. Казан тү-түт. Болгарның башкаласына әверелер дә куяр...

 

54

Мазһар Мөхәммәтжановнын төрттерүе урынлы иде. Чөнки Галимов болгар теориясенә шулай фанатикларча бирелгән ки. теләсә-нинди гыйльми коннепнияне болгар белән изә. болгар белән әвәли. Фәнни бәхәс дигәнне ул үзен кимсетү, мыскыл итү дип кабул итә. Монысы, мөгаен, түрәлеге тудырган мин-минлектер. Югыйсә, булдыклы, төпле галим үзе. Элегрәк анын сүзе сүз иде. ул нәрсә әйтә, шул була иде Хәзер дөньялар үзгәрде шул инде. Галимовнын авызыннан чыккан һәр жөмләне хуплап тормыйлар Каршы да чыгалар, тәнкыйтьлиләр дә. Бу. әлбәттә, ана ошамый.

Мөһим сөйләшүне уенга бормыйк әле,—дип. ул Президентка карады, аннан яклау көтте. Ә Президентның мәсләге бөтенләй башка иде. тикшерелә торган мәсьәләнең төбенә төшенәсе, анлыйсы. ачыклыйсы килә иде аның.

— Казан Болгар чорында да. Алтын Урда вакытында да административ берәмлек булгандыр ич,—диде дә укытучы шикелле каршында утыручыларны дикъкать белән берәм-берәм күзеннән кичерде. Әлеге кечкенә генә паузадан Хәлилов файдаланып, сүзгә кушылды.

—Шундый фараз бар. Минтимер Шәрипович,—диде ул борын эченнән чыккан тоныграк тавышы белән.—Туктамыш ханны тар-мар иткәннән сон 1391 елда Аксак Тимер болгар патшасы Абдулланы үтерә. Патшанын хатыны. Алтынбәк һәм Алибәк исемле уллары качып котыла. 1402 елда болгарлар Алибәкне Казанга хан итеп чакыралар. Күрәсең, бу вакытта Болгарның башкаласы Казан каласына күчкән була инде. Димәк. Казанда Алибәккә кадәр кемнәрдер хакимлек иткән. Бу бәйләнеш Кол Шәриф сүзләреннән дә күренә. Үз тыен ул әле Болтар. әле Казан вилаяте дип атаган. Вилаять дигәндә ул. мөгаен. Казанны Алтын Урда дәүләтенен бер өлеше булуын күз алдында тоткандыр Олуг Мөхәммәт улы Мәхмүт белән Казанны алганнан сон ул инде мөстәкыйль дәүләт буларак формалаша. Шуның белән Олуг Мөхәммәт Алтын Урданын башкаласын Сарайдан Казанга күчерә.

— Казан ханлыгын Алтын Урданын дәвамы димәкче буласызмы әллә?- дип Галимов янә башын күтәрде.—бу су язып май чыгару ләбаса, чын мәгънәсендә фальшивка.

- Нигә аны йөрәгегезгә бик авыр аласыз. Сәүбән Сәүбәнович. күптәннән мәгълүм хакыйкать ич бу Профессор Фирсовның. мәсәлән, гүбәндәге сүзләре бар: "Казан патшалыгының барлыкка килүен Алтын Урданын торгызылуы дип карарга мөмкин”.-дигән ул. Беренче чиратта профессор моны Алтын Урда хакиме улының Казан тәхетенә утыруы белән дәлилли Аннан сон. шунысын да онытмаска кирәк. Олуг Мөхәммәт Анын Урда алып барган сәясәткә турылыклы кала. 1439 елның язында Түбән Новгородны басып ала. Мәскәүгә кадәр барып житә. Бигрәк тә 1444—1445 елларда уңышлы походлар ясый. Хәтта Бөек кенәз Василийны әсирлеккә төшерә Шуннан сон Казан түрәләре рус шәһәрләрендә салым жыя башлый

Кәшшаф элек Президент тирәсендә йөрүчеләрне өнәп бетерми иле. эшләп түгел, кешнәп яраучы ялагайлар, интриганнар, юмагай тел белән куштанлык аркасында югарыга үрмәләгән буш куыклар дип саный иде Баксан. Президент үз даирәсенә тирән фикерле, кыю һәм тәвәккәл кешеләрне җыйган икән. Хәлилов. әнә. ошармы-юкмы, дип тормады, фикерен ярып салды. Ә фикере һич тә тапталганнардан түгел. Президент аппаратында шундый галимнен эшләве фән өчен зур отыш кына ләбаса! Үзенен монда чакырылуы да шунын бер дәлиледер әле. мөгаен. Әлсгәчә сәлам бирүче дә булмады ич. Хәзер менә санаулы гына галимнәр белән бергә ил баш ы Сараенда утыра.

— Инде татар-болгар мәсьәләсен ачыклап китүне кирәк дип саныйм.- диде Президент —Мин. мәсәлән. Сәүбән Сәүбәновичнын болгар теориясе белән азмы-күпме таныш Үзгәрәк фикердә торучыларны да тынлап үтик әле Белүемчә шул “үзгә”ләр арасында мөхтәрәм галимебез Кәшшаф әфәнде Хәмитов та бар.

Президент күзләре белән Кәшшафны эзләп тапты да ана атап сөйли башлады.

— Ишетүемчә. Төркиядә монографиягез басылып чыккан икән.

 

Кәшшаф Газизович. Котлыйм! Диссертациягезгә дә уңай бәяләр алынган дип әйттеләр. Соң булса да уң булсын. Руслар әйтмешли “За одного битого двух небитых дают".

Президент авызыннан үзенә карата шушындый җылы сүзләр ишетү Кәшшафның күңелен утка тигән балавыз шикелле җебетте. Беренче тапкыр гына күргәндәй бөтенесе аңа карап тора. Бик авыр икән ул игътибар үзәгендә калу. Шушы бер минут эчендә чәч аралары тирләп чыкты. Хәзер ана ничек тә сүз башларга кирәк, бу кыен хәлдән ул фәкать шулай гына котыла ала.

— Хронологик эзлеклелектә караганда, оешкан татар тарихы халык­ның күпчелеген борынгы татарлар тәшкил иткән Бөек Төрки каханлыгы барлыкка килгән чордан башлана.—дип сөйләп китте Кәшшаф. ниһаять, хәтта Президентка рәхмәт әйтергә дә онытты. Ярый әле онытканын үзе сизмәде, югыйсә тагын да ныграк кыенсынган булыр иде,—Каханлык җимерелгәннән соң әлеге кабиләләрнең шактые көнбатышка китә, дип исәпләнә. Алар Көнбатыш Себернең, Урта Азиянең, Көнчыгыш Европаның аерым дәүләтләрен. Кимәк каханлыгын. өлешчә Идел Болгары мәмләкәт­ләрен төзүдә һәм үстерүдә катнашалар. Борынгы татарларның Урта Евразиягә күченүләренең куәтле дулкыны XIII гасырның 20-40 елларында Чыңгыз хан һәм Батый хан гаскәрләре составында була. Татарлар Алтын Урда дәүләтен төзүдә катнашалар, шулай ук аларга кардәш булган кыпчаклар белән берлектә XIV гасырда бөтен татар халкы формалашуның берләште­релгән нигезе булып саналган татар-кыпчак суперэтносын төзиләр. Ә татар халкының тәгаен сәяси-дәүләти төзелеше һәм этник тарихы X гасырда Көнчыгыш Европаның беренче феодаль дәүләтеннән—күп динле Хазар каханлыгыннан юл ала дип уйлыйм. Соңгы башкаласы Журжан, ягъни Каспий дингезе янындагы Итил шәһәре. Тагын бер искәрмә: Идел буе дәүләтчелеге тарихы биш чорга бүленеп карала: һуннар чоры (имән- кискәлеләр культурасы). Хазар каганаты чоры. Болгар дәүләте чоры, Алтын Урда чоры. Казан ханлыгы чоры, һәр чор дәүләтенең башкаласы Идел буеңда урнашкан. Шуңа күрә татар халкының килеп чыгышын әллә кайлардан эзләп йөрисе юк.

Кәшшаф. анлыйсызмы мине дигәндәй, бераз тын альт, Президентка карады. Йөзе бик җитди иде аның. Калын кара кашлары күз кабаклары өстенә җыерылып төшкән, иреннәре кысылган.

Кәшшаф нотыгын дәвам итте:

—Мин Болгар тарихы буенча белгеч түгел, бу Сәүбән Сәүбәнович темасы, шуны гына әйтә алам, Казан татарларының этносәяси тарихында. Татарстанның урта гасыр тарихында һәм тулаем Урта Идел тарихында Идел буе Болгар дәүләте мөһим роль уйнаган. Шуның белән бергә, мин моны элек тә әйтә килдем, хәзер дә кабатлыйм, Болгар чоры гомум татар тарихының ин яхшы өйрәнелгән чоры. Шуна карап, кайберәүләр бүгенге татарларның Алтын Урдага катнашы юк дигән теорияне алга сөрәләр.

Татар исемен кабул итмәүчеләр бер болгарчылар гына да түгел, әлбәттә. Хәзерге нугайлар да бу исемне үзләрен мыскыл итү дип саный. Уйлап карасаң, бу—Сөембикәне. Нурсолтанны биргән халык!

—Болгарны тулысы белән татар тарихына буйсындырырга ярамый,— дип реплика ташлады Тәфкилев.

—Мин үзем дә буйсындыру ягында түгел. Тик шунысы хак. XIV гасыр азагына—XV гасыр башына болгарларның татарлар тарафыннан ассимиляцияләнүе тәмамлана. Болгар тарихына шунын белән нокта куела. Гомумән, «болгар», шулай ук «хазар» дигән исем йөрткән халыклар булмаган, бу кабилә исемнәре'генә. Әлеге кабиләләр, ырулар бетү белән юкка да чыкканнар. Чөнки барлык кабиләләр өчен уртак булган төрки этнонимын алыштыра алмаганнар.

—Димәк, татарларның да, болгар, кыпчакларның да уртак бабалары һуннар булган. Бу тезис күп каршылыкларны алып ташлыйдыр кебек. Әллә ялгышаммы?—дип сүзгә кушылды Президент.

 

56

—Ялгышмыйсыз. Минтимер Шәрипович, кайбер тарихчыларга нәкъ менә шундый масштаблы караш житми дә инде Хазарлар да. болгарлар да һәм аларнын кабиләдәшләре дә үз вакытында һуннар урдасыннан чыкканнар Әйтик, Мәржани үзенең "Мөстәфадел—әхбар” хезмәтемдә болгарларның “һун*, “утугыр". кутугыр" дип йөртелүләре хакында яза. Бу юкка гына түгел.

—Мин дә бер ачыклык кертим әле,—дип Каюмов урыныннан торды —Утырып кына сөйләгез,—диде Президент

—Гафу, лекиия укып күнегелгән, утырган килеш башка фикер килми —Ихтыярыгыз.

—Мәгълүм булганча. Ризаетдин Фәхретдин мөхәррирлек иткән "Шура" журналы битләрендә 1911 — 1912 елларда “Без татармы, төрекме?" дигән темага бәхәс куба. "Төрек улы". "Татар улы" псевдоминнарын кулланып, ике автор бил алыша. "Татар улы" Галимҗан Ибраһимов татарлык теориясен яклый. Һәм бу бәхәстә бер мәртәбә дә "болгар" сүзе кулланылмый.

Һуннарга килгәндә, мин сезнең фикер белән килешәм. Минтимер Шәрипович Әйтик, мәгълүм "Жәгьфәр тарихьГнда шундый эпизод тасвирлана Бөек хан Болгар тәхетенә дәгъва кылучы белән сөйләшә, һәм шунда икесенең дә чыгышлары белән һун каханнарыннан булуы ачыклана. Әгәр чингизидлар һун нәселеннән булса, электән үк һун каганатына буйсынып килгән жирле халык Чынгыз токымына буйсынырга тиеш иде "Жәгьфәр тарихьГндагы хан тамгасын гына алыйк. Автор андагы ике япьле сәнәк тамгасының хазар, болгар чингизидлары тамгасына охшаш булуына игътибар итә. Нәтижә ясап әйткәндә, чингизидларның шушы халыклар белән идарә итүгә нәселдән-нәселгә күчеп килгән табигый хокуклары булган Ягъни, алар басып алучы да. килмешәк тә түгел.

—Ә татар тарихын ничек язабыз?—дип. Президент залга сораулы караш ташлады.

Галимовны бу юлы хәтта Сабиров та тыя алмады.

— Безнең институт бу җаваплы бурычны үз өстснә алырга әзер. Минтимер Шәрипович Чынында ул тарих бар инде. Басылып чыккан публикацияләрне җыеп туплаганда гына да күп томлы фәнни хезмәт хасил булыр иде

— Болгар тарихы түгел, татар тарихы хакында сүз бара монда,-дип Мазһар Мөхәммәтжанов янә Галимовка төрггереп алды.

—Әйе. сүз тулы канлы татар тарихы турында бара,—дип җөпләде аны Президент.

—Без. монда утыручылар, барыбыз да совет тәрбиясе алган, комму­нистик идеология белән агуланган кешеләр.—диде Каюмов,—мин үзебезне объектив, хак тарих язарга сәләтле, дип санамыйм.

—Алайса нишлибез сон инде, җәмәгать?

Тынып калдылар. Бүлмә янә сәгать текелдәве белән тулды.

— Ринат Хафизович, хәзер менә синен чан сукты,—дип Президент үзенен ярдәмчесенә карады.

Сүзгә керешкәнче Халилов бодай да ыспай утырган соры төстаге пинжәген сыпыргалаштырып алды, аны барлык төймәләренә дә каптырып куйды Учы белән авызын каплап йөткереп алды.

— Мин үзем Мөхәррәм Мирсалихович белән килешәм,—диде ул,- безнен тарихчы галимнәребезнен чама белән дүрггән бере генә тарих язарга сәләтле дип уйлыйм.

—Гафу, гафу.—дип кулларын буташтырды Галимов.

Башкалар да әлеге фикерне өнәп бетермәделәр, күрәсең, каз көтүе шикелле татылдашып тордылар. Шулай булмыйча, бу сон бөтен бер буын галимнәрне чүпкә чыгару ләбаса! Президент сабыр гына утырып кешеләргә хисләрен бушатырга ирек бирде. Тавышлар тынгач кына Хәлиловка ым какты. Һәм тегесе берни булмагандай, сүзен дәвам итте.

—Тагар тарихын язуга бөтен дөнья галимнәрен катнаштырырга кирәк дип саныйм Чөнки татар халкынын тарихы Болгар белән генә дә. бүгенге Татарстан белән генә дә чикләнми. Ул үз эченә хәтта рус дәүләтен дә ала.
Мәсәлән. үз биләмәләрендә хакимлек итү өчен кенәзләр Алтын Урда ханнарыннан ярлык алганнар. Алай гынамы, мәшһүр тарихчыбыз Гумилевның язуынча, чынлыкта "Урыс олысы” Алтын Урданың күпләгән төбәкләреннән берсе генә була. Һәм ул Сарайга лояль олыс саналган. XIII гасыр азагында бәйсезлек алырга җай чыккач та әле форсаттан файдаланып калырга ашыкмый Ә бәйсез Смоленск. Литва явыннан яклау табу өчен, үзен Жужи олысына алуны үтенә Күрәсез, татар тарихы бик күп халыклар тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән. Әлбәттә, тарих объектив булырга тиеш. Моның өчен халыкара редколлегия төзергә дигән тәкъдим бар. Мин әйткәннәр, билгеле, әлегә проект кына. Әмма анын реаль җирлеге бар. дип исәплим. Калганы үзебездән тора.

Үзебездән тора дигәннән. Аксак Тимер. Идел буйларына һөҗүм итеп. Болгар шәһәрен алганда, бик күп алтын-көмеш хәзинәләр һәм әсирләр кулга төшергән, имеш. Ул бик канәгать калган. "Тоткыннар арасында хикмәт иясе бәндәләр бармы?”—дип сораган. Ана шәһәрдә бер сукыр шагыйрь барлыгын әйткәннәр. Аксак Тимер аны үз каршысына китергән. Сукыр шагыйрь, думбрасын салып, ана Болгарнын данлы батырлары, байлыклары хакындагы хәлләрне хикәя кылып җыру җырлаган. Аксак Тимер гаҗәпләнеп тынлап торганнан соң, исемен сораган.

—Минем исемем Дәүләт.—дигән шагыйрь.

Аксак Тимер әче телле кеше булган, көлеп җибәргән дә: —Шулай итеп. Дәүләт сукыр булдымыни инде.—дигән. Хикмәт иясе шагыйрь бодай дип җавап кайтарган:

—Әгәр дәүләт сукыр булмаса, аксак кулына төшәр идемени,—дигән. Ходай барыбызны да сукырлыктан сакласын.

Кәшшаф Кремль диварлары янында бер ялгызы басып калды. Киңәшмәдә катнашучыларның. Мазһар белән аннан калганнары, барысы да "көпчәк” өстеңдәге кешеләр иде. Мазһар экспедиция җитәкчесе Шакиров янына керә калды, йомышы бар икән. Тәфкилев тә тоткарланган булган, күрәсең, каяндыр килеп чыгып. Кәшшафны култыклап алды.

— Котлыйм, дускай. Президент сина зур игътибар күрсәтте. Китабың да табадан төшкән икән, бүләк итәрсең бит?

Ул төймәдәй түгәрәк кара күзләре белән Кәшшафка текәлде. Әллә сихерләде инде, ун-унбиш ел буе үзенә каршы төрле аяк чалулар оештырган шушы кешегә: "Әлбәттә, бүләк итәрмен".—дип елмаерга мәжбүр булды.

—Әйдә, машинага утыр, озатып куям.—диде Тәфкилев үзенә генә хас ясалма кылану белән. Ә эчендә анын еланнар ысылдый иде: моңа кадәр изеп килдек, моннан сон да рәхим-шәфкать көтмә, безнең кул озын, безгә әле баш-аяк бәлеше пешерергә иртәрәк... Батыр илнең җәнҗалы бетмәс. Әнә. бүтен Галимовнын бер тәкъдиме дә үтмәде. Яна институт ачылса, анын йогынтысы бермә-бер кимиячәк. Гуманитар фәннәрнең патшасы иде бит...

Мизгел эчендә Тәфкилевнең башыннан шушы уйлар йөгерешеп узды. —Юк. минем өйгә кайтасым бар.—Кәшшаф бу юлы хатасын төзәтте. Тәфкилевкә бу ошамады, йөзен чытып китеп барды. Ә Кәшшаф трамвай тукталышына таба атлады. Тик ул өендә хатыны белән улы һәм дә чираттагы суд утырышына чакыру көтеп торганын белми иде әле.

1998—2001 еллар.