Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ЕЛЛАРГА БЕР КҮЗ САЛСАК...

езнең халкыбыз һәрчак аң-белемгә, мәгърифәткә омтылып яшәгән. Октябрь революциясенә кадәр үк ул Россиядә укыйяза белү ягыннан империядәге халыклар арасында маяк булып торган. Кулъязма әдәбият киң таралган. XIX гасыр урталарында ук инде безнең зыялы затларыбыз газета-журналлар чыгарырга омтыла. Тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан язганча, “әмма инициаторларның башына “ярамый” күсәге төшеп торган”. Шулай да ул гасыр ахырында кайбер кулъязма һәм басма газета-журналлар, ярым яшерен төстә булса да, дөнья күрә башлый. 1905 елгы революция ялкыны кабынгач, татар матбугатына да юл ачыла. Шул елның 2 сентябрендә Петербургта “Нур" газетасы дөнья күрә. Ике ел эчендә андыйларның саны ЗОга якынлаша. 1907 елның 1 гыйнварында Мәскәүдә—“Тәрбиятел-әтфаль” (“Балалар тәрбиясе”), 1908 елның 1 февралендә Казанда “Тәрбия" журналы чыга башлый. Кызганыч, боларның беренчесенең— 5, икенчесенең 4 кенә саны чыгып кала. Төрле сәбәпләр аркасында алар ябыла. Ләкин татарча педагогик журналлар чыгарырга омтылыш сүрелми. Казанда гына түгел. Россиядә татарлар күпләп яши торган башка төбәкләрдә, шәһәрләрдә дә бу уңайдан житди адымнар ясала. 1909 елда, мәсәлән, Оренбургта “Мәгариф” исемендә педагогик журнал нәшер ителә. Шул ук елның 1 гыйнварыннан август аена кадәр һәм 1910 елның башында Әстерханда “Мәгариф” дигән журнал чыгарыла. Аның 14 саны дөнья күрә. Гомумән, зыялы, абруйлы олуг затларыбыз тәгълим-тәрбия мәсьәләсен күз уңында тоталар, татарча чыгып килгән башка газета-журналларда да укыту-тәрбия, мәгариф проблемаларын киң яктырталар. Әмма махсус фәнни- педагогик журнал булдыру зарурлыгын да алар һич тә истән чыгармыйлар. Ниһаять, 1913 ел башында Казан губернаторы канцеляриясе “Сабах” нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында “Мәктәп” дигән педагогик журнал чыгарырга рөхсәт бирә. Фәрит ШӘРИФУЛЛИН- “Мәгариф" журналының баш мөхәррире. Татарстанның атказанган укытучысы. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның X Ямашен исемендәге республика премиясе лауреаты 1999 елда “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен " // дәрәҗә орден медале белән бүләкләнде Б Фәрит Шәрифуллин Шиһаб Әхмәров. Мин бу олуг шәхесне күреп белом. Гаҗәпләнмәгез. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 80 еллыкка әзерлек барган көннәр-айларда Казанда Матбугат йортында Язучылар берлеге идарә се рәисе бүлмәсенә аның замандашларын җыйганнар иде. Көтмәгәндә, мине, һәвәскәр фотографны, аларны фотога төшерергә чакырдылар. (Мин ул чакта “Совет мәктәбе" журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли идем. Күрәсең, профессионал табылмагандыр.) Очрашуны, әңгәмәне шагыйрь иҗатын тәфсилләп өйрәнүче, шуның белгече Ибраһим Нуруллин алып барды. Шунда мәгърур йөзле (бәлки, миңа шулай тоелгандыр), кара мыеклы, үткер күзле бер кеше игътибарымны җәлеп итте. Башкаларга караганда ул үзенең буй-гәүдәсе һәм көр тавышы белән дә үзгәрәк булып тора иде. Фоторәсемдә дә шактый әйбәт (минемчә) чыкты кебек тоелды. Берничә ел узгач кына матбугатта фәнни дәлилле мәкаләләр булды, әле тагын да булыр дип уйлыйбыз.) Нәкъ менә шушы Шиһаб Әхмәров “Сабах" нәшрияты хуҗалары бертуган Габделвәли һәм Мохәммәтвәли Әхмәдуллиннар хисабына чыга башлаган "Мәктәп" журналының редакторы була. дәреслекләр төзү кирәклелеге турындн уйлана. Шиһаб Әхмәровның үзендә да дәреслекләр төзү теләге уяна. Күрәсең, хөр фикерле булуы өчен аны Әлмәттә бик өнәп бетермиләр. 1908 елда ул Казанга күчеп килә. "Болгар" кунакханәсе номерларына урнаша. Бертуган Габделвәли һәм Мөхәммәтвәли Әхмәдуллиннар 1902 елда оештырган “Сабах" нәшриятының китап кибетендә эшли. Өстәмә рәвештә аңа мәктәпмәдрәсәләр өчен дәреслекләр һәм матур әдәбият авторлары белән элемтә урнаштыру, әсәрләрне сайлап алу, типографиядә бастыру ны оештыру вазифалары да йөкләнгән була. Ш. Әхмәров үзе дә дәреслекләр язу белдем: бервакыт шул фотоларны карап торган чакта редакциягә Афзал Шамов килеп керде. Фотосурәтләргә бераз күз йөрткәч. Тукай замандашларының мондагы исем-фамилияләре белән таныштырды. “Ә менә бу кара мыек.тысы— “Мәктәп" дигән журналның редакторы, Тукай белән якыннан аралашкан кеше Шиһаб Әхмәров. Алар “Болгар" гостиницасы номерларында күршедәш булып та яшәгәннәр",—диде. Ул елларда “Совет мәктәбе” журналының, ягъни хәзерге “Мәгариф"нең юл башы Октябрь революциясенә кадәр чыккан “Мәктәп" икәнлеге турында әйтергә, язарга ярамый иде. Беренчедән, идеология комачаулык итте. Икенчедән, бу журналлар тарихын ныклап, тәфсилләп өйрәнүчеләр дә булмагандыр. Ә бит 1913 елның 21 февралендә дөнья күрә башлаган “Мәктәп" татарча беренче җитди фәнни-педагогик журнал булып тора. 1918 елның 7 ноябрендә 1 нче саны чыккан “Мәгариф”нең тематикасы да “Мәктәп"неке белән бик уртак. Икесендә дә бер үк диярлек авторлар катнашкан. (Бу хакта Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәров 1882 елның 30 декабрендә Сембор губернасы Буа өязенә караган Чүпрәле волос теның Яңа Задур авылында крестьян таиләсендә туган. Буа мәдрәсәсендә белем алгач. Әлмәттә мөгаллим булып эшли. Әмма • Мактап» җурналының беренче саны тышлыгы схоластик тәртипләргә нигезләнгән тәгьлим- тәрбия системасы аны канәгатьләндерми башлый. Ул дөньяви фәннәр укыту, балаларны тормышка әзерләү, яңа тор эшен дәвам иттерә. Аның "Мөнтәхиб әлифба” дигән ике кисәктән торган дәреслеге 1908 һәм 1909 елларда аерым китап булып басылып чыга. Ш. Әхмәровның шул елларда дөнья күргән "Матбагачылык тарихы" дигән хезмәте дә бу өлкәгә караган беренче зур китап булып тора. Анда татарча китаплар чыгару белән шөгыльләнгән һәр басмаханәнең кыскача тарихы яктыртылган, күп кенә фактлар китерелгән. Бу яктан да аның әһәмияте зур, дияргә кирәк. Шиһаб Әхмәров Казанга килгәч, 1908 елдан башлап, шагыйрьнең вафатына кадәр аның белән даими аралашып, фикерләшеп яшәгән. Өйләнгәнче. Ш. Әхмәров "Болгар" кунакханәсендә Г. Тукай белән янәшә бүлмәдә гомер кичерә. (Хәзерге Татарстан урамында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы бинада.) 1912 елда ул Салих Сәйдәшевнең апасы Әминәгә өйләнә һәм квартирага күчә. Г. Тукай кунакханәдә яшәп кала. Әмма ул Шиһаблар квартирасына еш килә. Булачак мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшев белән дә шунда очраша, аның гармунда бик матур итеп уйнавына соклана. Салих унбер-унике яшеннән шушы җизнәсе тәрбиясендә үсә (аның әтисе Салих туарга 15 көн кала үлеп киткән була). Шиһаб аңа рояль сатып алып бирә, музыка грамотасына өйрәтү өчен күренекле музыкант Заһидулла Яруллинны җәлеп итә, яшүсмер Салихны театрга, "Шәрык клубы"нда төрле очрашуларга, музыка кичәләренә алып бара торган була. Татар зыялылары белән даими аралашуы, үзенең дә дәреслекләр төзүе, мәгърифәтебез турында фикер алышулар, бәхәсләшүләр дә, әлбәттә, тәгълим- тәрбия мәсьәләләренә багышланган махсус педагогик журнал оештыру турында нәтиҗәгә китергәндер. Ш. Әхмәров һәм аның дуслары, фикердәшләре тәкъдиме белән, татар матбагачылыгын үстерүгә зур өлеш керткән Әхмәдуллиннар. журнал чыгарырга рөхсәт сорап, губернаторга мөрәҗәгать иткәннәр. Әлбәттә, моның өчен башта аның программасын төзергә кирәк була. 28 бүлектән торган ул программада педагогик тәрбия мәсьәләләре, урта һәм түбән классларда укытыла торган фәннәрне укыту методикасы, мәктәп-мәдрәсәләргә карата руханилар һәм җәмәгатьчелекнең тоткан урыны, аларда гомуми белем бирү һәм аны дәүләт гимназиясе программасына яраштыру, мөселманнарга техник белем бирү, мөселман балаларына мәҗбүри башлангыч белем бирү, хатын кызларны укыту кебек пунктларны күрәбез. Алардан тыш, "Мәктәп” журналының программасы буенча журналда аерым фәннәр буенча лекцияләр, мәкаләләр, авыл хуҗалыгына караган яңалыклар, татар мәктәпләренең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге, татарларда башлангыч белемнең торышы, татар мәктәпләре системасы, мәктәпмәдрәсәләр өчен мөгаллим һәм мөгаллимәләр әзерләү, татар уку йортлары һәм хөкүмәтнең аңа карашы кебек темалар яктыртылырга тиеш дип уйланыла... Шул ук вакытта журнал мәктәп - мәдрәсәләр, педагогика, методика буенча төрле телләрдә чыккан хезмәтләр турында рецензияләр, күзәтүләр, күренекле педагог, укытучылар турында очерклар басуны һ. б. шундый күп нәрсәләрне яктырту бурычын алган. Әлеге программаны төзүдә Ш. Әхмәров та, аның фикердәшләре дә катнашкандыр, дип ышанабыз, чөнки шунсыз журналның редакторы булырга ризалык бирмәс иде. Әйткәнебезчә, ”Мәктәп"нең 1 нче саны 1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 6 мартта) дөнья күрә. 1914 елның октябрендә, Беренче бөтендөнья сугышы бару сәбәпле, чыгудан туктый. Әмма бу журнал татар педагогика фәне тарихында зур әһәмият казанып өлгерә, галимпедагогларда вакытлы матбугат белән кызыксынуны көчәйтә. Аның авторларыннан Галимҗан Ибраһимов, күренекле галим Мөхетдин Корбангалиев, язучы һәм педагоглардан Нәҗип Думави, Фатих Сәйфи Казанлы, тарихчы Газиз Гобәйдуллин һ. б. шундый күп кенә атаклы шәхесләрне санап узарга мөмкин. Ул авторларның күбесе 1918 елда чыга башлаган "Мәгариф”тә дә бик актив язышалар. Бу журнал Мәктәп программасын гамәлгә ашыруны дәвам иттерә, тик анда дини тәгълим тәрбия мәсьәләләре генә төшеп кала. Сәбәбе: революциядән соң идеология үзгәрә. Идеология дигәннән, Ш. Әхмәров редакторлыгындагы “Мәктәп тәге материаллар турында губернатор һәрчак хәбәрдар була: цензура аның һәр саны белән таныштырып тора. Шиһаб Әхмәров үзе дә яшерен күзәтү астына алына. Татарча беренче фәнни-педагогик журнал редакторы 1966 елның 30 апрелендә 84 яшендә вафат була. Халкыбызның мәдәнияте, мәгарифе тарихында якты эз калдырган олуг затларның берсе ул. 1918 ел. Сентябрьдә—Казан шәһәре, октябрьдә губерна жире дошманнан азат ителә. Шушы елның 7 ноябрендә “Мәгариф” журналының 1 нче саны дөнья күрә. Аның тышлыгының өченче битендә: “7 ноябрьдән башлап Казанда. Мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы “Гыйльми һәйәт“нең органы булган “Мәгариф” исемле журнал чыга башлады. "Мәгариф" журналы: рәсми, тәрбияви, әдәби, фәнни бүлекләрдән гыйбарәт булып, айга ике тапкыр чыгачак" диелгән һәм анда нинди мәсьәләләр яктыртылачагы күрсәтелгән. Шуңа игътибар итик: “Мәктәп”нең беренче санында үз мәкаләсе белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов 1918 елның ноябрендә дөнья күргән “Мәгариф" журналын оештыручы, аның беренче мөхәррире була. Вашка авторлар да безнең журналга бик теләп язышалар. Педагоггалимнәр. тарихчылар "Мәгариф" журналының тарихы нәкъ әнә шул “Мәктәп" журна лыннан башлануын исбатлый-дәлилли алдылар. 1936 елның октябреннән “Мәгариф”нең—“Башлангыч мәктәп”. 1938 елдан 1990 елның августына кадәр “Совет мәктәбе" исемендә йөрүе дә ул журналларның рухи, тематик яктан бертөрле булуы хакында сөйли. Аларның һәммәсе дә диярлек төрле сугышлар аркасында беркадәр вакыт чыгудан тукталып торган. Әйткәнебезчә. "Мәгариф” журналы 1918 елда Мәркәз мөселман Комиссариатының Мәгариф бүлеге каршындагы Гыйльми һәйәт органы буларак дөнья күрә. Гражданнар сугышыннан соң ул 1921 елның апреленнән Татарстан Мәгариф Халык Комиссариатының айлык гыйльми-педагогик журналы сыйфатында чыгарыла башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач. “Совет мәктәбе” чыгудан туктый. 1945 елның май аеннан аның урынына Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты органы булган “Халык мәгарифе буенча җитәкче һәм педагогик-методик материаллар җыентыгы" нәшер ителә башлый. Әлеге җыентык ике айга бер тапкыр 4000 данә тираж белән чыгарылган. Аның 1 нче санындагы “Редакциядән” дигән белдерү эчтәлегеннән күренгәнчә, җыентык вакытлыча журналны алыштырып торган, анда педагогик-методик мәсьәләләр, алдынгы тәжрибә яктыртылган. 1949 елның 4 маенда республика җитәкчелеге, “Совет мәктәбе" журналын яңадан чыгара башларга рөхсәт сорап. Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә була. Ниһаять, рөхсәт алына. Татарстан АССР Министрлар Советы да 1949 елның 9 сентябрендә Татарстан Мәгариф министрлыгына “Совет мәктәбе" журналын ике айга бер тапкыр 6 мең данә тираж белән биш табаклы итеп чыгарырга рөхсәт бирә. 1956 елның 1 июленнән әлеге журнал ай саен чыгып килә. (“Мәгариф” журналы тарихына караган материаллар белән “Совет .мәктәбе”нең 1941 елгы 4 нче. 1957. 1958, 1968. 1978. 1988 нче елгы 11 нче. шулай ук 1975 елгы 5 нче һәм “Мәгариф”нең 1993 елгы 4-11 нче саннарыннан танышырга була.) "Мәгариф" журналының чыга баш лавына 90 ел тулган бу көннәрдә аның төп дирижерларының— баш мөхәррирләренең кайберләрен искә алып узу да урынлы булыр, дип уйлыйбыз. Әйткәнебезчә. “Мәктәп"нең җаваплы мөхәррире—Шнһнб Әхмәров. 1918 елда ул журналның дәвам чысы —“Мәгариф” нең баш редакторы Галимҗан Ибраһимов була. Күренекле журналист, мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев аңа зур ярдәм итә. журналның 1 нче санында ук аның да мәкаләсе басыла. 1921 елның апрелендә "Мәгариф" яңадан чыгарыла башлагач, анын мөхәррире итеп—Вәли Шәфигуллин. җаваплы сәркатибе итеп Мөхәммәтхан Фазлуллпн билгеләнә. Аннары Гаяс Максудов (1923—1924 елларда), мәгариф халык комиссары Мөхәммәт Таһиров (1925), Н. Мөхетдинов (1927), И. Габд- рәшитов (1937), Г. Бакиров (1937), Ш. Башкиров (1937), М. Вәлидова (1938- 1941). Хәсән Хәйри (1949- 1950), Ф. Махиянов (1951—1960), Ф. Ибраһимов (1960— 1977). В. Зыятдинов (1977—1989) кебек педагоглар, журналистлар әлеге катлаулы, бик тә җаваплы, кыен эшне әйбәт кенә башкаралар. Гомумән. “Мәгариф" журналы да чорыбыз белән бергә, сикәлтәле юллар үтте. Әмма ул укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәгариф хезмәткәрләренә, яшь буынга һәрчак тугрылыклы булып калды, үз кыйбласын югалтмады. Аларга мөмкин кадәр педагогик-методик ярдәм күрсәтте, алдынгы тәҗрибә мөнбәре булды, укыту-тәрбия эшендәге яңалыкларны, үзгәрешләрне, шулай ук фән казанышларын үз вакытында яктыртып барырга омтылды. “Мәгариф"нең беренче саннарында ук укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оештыру, аны яңа рухта алып бару, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту, укытучыларның белемен һәм педагогик осталыгын күтәрү, хөкүмәтнең мәгариф өлкәсендәге сәясәтен пропагандалау мәсьәләләре шактый киң яктыртылган. Ул мәкаләләрдә мәктәпләрдә тупланган беренче уңай тәҗрибәләр, балалар һәм яшүсмерләргә гомуми башлангыч белем бирүне гамәлгә ашыру, ана телен укыту, татар алфавитын, орфографиясен, терминологиясен камилләштерү, яңа укыту планнары, яңа программалар һәм дәреслекләр төзү мәсьәләләре һ. б. белән танышырга мөмкин. •Мәгариф» журналы хезмәткәрләре. 2002 т. Утызынчы елларда—яңалифкә күчү, укый-яза белмәүчеләр һәм аз белемле укучылар белән эшләү, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту, аерым фәннәрне ничек укыту турында киңәш-тәкъдимнәр, дәреслекләрне стабильләштерү, мәктәпләрнең матди нигезен ныгыту мәсьәләләре турындагы мәкаләләр зур урын алган. Илленче—алтмышынчы елларда да журналда мәгариф өлкәсендәге иң җитди проблемалар, алдынгы педагогик тәҗрибә киң яктыртыла, методик киңәшләр бирелә. Илленче еллар ахырында “СССРда мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту һәм халык мәгарифе системасын тагын да үстерү турында Закон" кабул ителгәч, мәктәпләрне үзгәртеп кору, укытуны житештерүчән хезмәт белән бәйләп алып бару, фән нигезләренең ныклы үзләштерелүенә ирешү, эштә яңа методлар куллану турындагы мәкаләләргә игътибар арта. Алтмышынчы еллар башында Казандагы 27. 85 нче, соңрак 1 нче мәктәп ләрдә, укытуда яңа методлар, ысуллар кулланып, укучыларның таныпбелү активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерү, дәресләрнең нәтижәлелеген күтәрү юнәлешендә галимнәр ярдәмендә фәнни-тикшеренү эшләре киң жәелдерелә. Бу эшләрнең уңай нәтижәләре Казанда гына түгел, республика мәктәпләрендә дә киң яклау таба. Ул тәжрибә. "Совет мәктәбе” журналы аша илебез дәге башка республикаларга, өлкәләргә дә барып ирешә. Алтмышынчы еллар урталарыннан башлап, укыту-тәрбия эшенең нәтижәлелеген күтәрү, укучыларның танып белү активлыгын үстерү, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, программалаштырылган укыту, дәресләрдә техник чаралардан файдалану һ.б. шундый мөһим мәсьәләләргә багышлап, республика фәнни-гамәли конференцияләре узды. Математика укытучыларының Бөтенроссия конференциясендә иң алдынгы тәжрибәләр гомумиләштерелде. Бераз соңрак проблемалы укыту, яңа дидактик система буларак, киң педагогик җәмәгатьчелеккә танылды. Бу эшләрдә, һичшиксез. “Совет мәктәбе” (хәзерге “Мәгариф") журналының өлеше гаять зур булды. Һәр яңалык аның битләрендә киң яктыртылды, шулай итеп, барлык татар мәктәпләренә барып ирешә торды. Җитмешенче—сиксәненче елларда да укыту-тәрбия эшендә үзгәрешләр, яңалыклар күп иде. Туксанынчы еллар башында Татарстан Республикасы суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәч, мәктәпләребез тормышында, укыту-тәрбия эшен оештыруда, милли мәктәпләрдә аның кыйбласын билгеләүдә, Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы Законны гамәлгә ашыру барышында яңалыклар, укытучыларга, тәрбиячеләргә ирештерелергә тиешле мәгълүматлар, төрле төрдәге мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту алымнары, ысуллары турындагы методик киңәшләр биниһая булды. Алар ның һәммәсе дә диярлек журналда киң чагылыш тапты. Сезне 1992 елда ук журнал турында әйтелгән бер фикер белән таныш тырып узасы килә: “Мөгаллимдер мөгаллимгә, Киң күңелле бер жан ул. Чибәргә дә нур өстәүче Җәүһәр таштан мәржән ул”,— дип әйтәсе килә “Мәгариф” журналы турында. Әле дә хәтеремдә: татар мәктәпләрендә булганда, укытучылар фәнни һәм методик эшкәртмәләрнең юклыгы турында моң зар белән сөйлиләр иде. "Ярый әле үз журналыбыз бар. Сулыш алырга һава ничек кирәк булса, эшебездә ул да шулай кирәк",—диләр иде... 1990 елның 30 апрелендә журнал тарихында матур бер вакыйга булды: Татарстан Республикасы Хөкүмәте аны үз канаты астына алды, ягъни журналны оештыручыларның берсе булуы турында карар кабул итте. Шул ук елның сентябреннән, редакциянең хезмәт коллективы тәкъдиме белән, журнал үзенең иң баштагы исемнәренең берсе—"Мәгариф" дип чыга башлады. Туган тел һәм әдәбиятны, төрле фәннәрне укыту, класстан тыш эшләр оештыру мәсьәләләрен күз уңында тоту белән беррәттән, "Мәгариф" балалар бакчаларында һәм гаиләдә сабыйларга тәгьлим тәрбия бирүчеләргә ярдәм күрсәтү’ кирәклеген дә онытмый. Алар өчен журналда "Мәктәпкәчә тәрбия" дигән махсус бүлек бар. “Сезгә, әти-әниләр, мөгаллимнәр" рубрикасында һәм башка бүлекләрдә урнаштырыла торган мәкаләләрдән дә алар уңышлы файдаланалар. Кыскасы. “Мәгариф" бик күптөрле мәсьәләләрне яктырта, һәркем диярлек аннан үзен кызыксындырган сорауларга жавап таба ала. дип уйлыйбыз. Туган телебезне, әдәбият һәм тарихыбызны, мәдәниятебезне өйрәнүгә кызыксыну нык көчәя барган хәзерге шартларда “Мәгариф"не укучылар саны тагын да артыр, дигән ышаныч редакция хезмәткәрләренә, журнал белән язышып торучы зыялыларыбызга көч-куәт. яңа дәрман бирә.