ОЧУЧЫ ЯЗМАЛАРЫ
Язучы Рәшит Габдерахман улы Ибраһимов 1927 елның 26' июлендә Ульянова, өлкәсенең хәзерге Чынлы районы Кәшә аныгында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Боек Ватан сугышы башлангач та. яшүсмер Рәшит, укуын калдырып. колхозда эшли 1946 елда Ульяновск шәһәрендә тимер юл училищесын тәмамлый Куйбышев. Казан шәһәрләрендә урнашкан авиация заводларында эшли Казан аэроклубы каршындагы радистлар курсына йөри Кичке мәктәптә 10 классны тәмамлагач. Багырыслан шәһәрендә очучылар мәктәбенә имтихан тота Очучылык таныклыгы алгач. 1953 елдан. 1979 ел ахырына кадәр Казан аэропортында очучы булып хезмәт итә По-2. Ан-2. Ил-14. ниһаять. 1966 елдан алып, пенсиягә чыкканчыга кадәр ТУ-124 реактив пассажир самолетында экипаж командиры буларак, зәңгәр һавины колачлый Беренче класслы очучы Аэропорт отличнигы Чирек гасырдан да артып киткән очу дәверендә кич тарафларда гына булырга туры килми аңа. Туган иленбз генә түгел, бөтен җиһанны да аркылысын буйга салып, гаять күп чит мәмләкәтләрне якыннан күреп белергә насыйп була очучыга. Европа җирләреннән тыш. хәтта ерак көньяк-көнчыгышның Һиндстан. Бирма. Вьетнам. Япония. Кытай кебек илләрен гизеп, ниһаять. Жир шарының көнбатыш ягында урнашкан Канада. Флорида. Куба белән дә якыннан торып танышырга мөмкинлек туа аңа (Болары инде турист-сәяхәтче буларак ) Сүз I наенда шуны да ж тисе кала 1999елның язында Согуд Гарәбстанында урнашкан Мәккәй Мөкәррәмәдә Олы Хаҗда булып, исламның барлык гыйбадәтләрен кылгач та. Хаҗи исеменә лаек булып кайта ул. Рәшит Ибраһимов үзенең иҗади хезмәтен I960 елларда •Яшь Ленинчык - Татарстан яшьләре* газетасы. •Ялкын- журналында басылудан башлап җибәрә ■ Көмеш канатлардигән махсус рубрика алып бара Аның -Очучы булам дисән> •Канатлыга зәңгәр биеклек*. • Күктә ниләр булмас*, «Көмеш канатлар, зәңгәр хыяллар дип исемләнгән күләмле мәкаләләрен укыган малайларның кайберләре инде к үптән үзләре штурвал тотып, зур-зур һава кораблары белән зәңгәр күктә идарә итәләр Рәшит Ибраһимов әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. 1992 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Рәшит Ибраһимов ОЧУЧЫ ЯЗМАЛАРЫ Җир белән күк арасы, ничек үтеп барасы Бөекбританиядә бер төркем авторлар тарафыннан 1994 елда шактый зур күләмле «Soviet Transports» дигән журнал дөнья күрде. Анда сүз СССР гражданнар авиациясендә иминлек торышы турында бара. Бу журнал сугыштан соң чыгарылган барлык пассажир самолетларының сурәтләрен төшереп кенә калмый, һәр очкычның кайда һәм кайчан ясалганыннан алып, аның нинди ситуациядә авариягә яисә катастрофага дучар булуы турында тәфсилләп бәян итә. Уку барышында журналдагы мәгълүматларның чынлыгына шик калмый, чөнки һавада булган фаҗиганең кайтавазы бик еракларга тарала, димәк, халык ул турыда үзе дә әледән-әле ишетепбелеп тора. Тик торгынлык елларында бу турыда матбугат битләрендә язып бару түгел, хәтта үзара аралашканда сөйләү дә катгый рәвештә тыела иде. Әмма андагы мәгълүматларны укып чыккач та. кабат уйга каласын: чыннан да. совет халкының тормышы сукыр бер тиенгә дә тиңләнмәде микәнни? Менә, мәсәлән. Казан аэропортында 1965 елдан алып, 1979 елга кадәр пассажирлар ташыган реактив ТУ-124не алыйк. Бу очкыч турында анда менә нинди мәгълүматлар бирелгән. Укып баксаң, колакларың үрә торырлык. 1964—1965 елларда Харьков шәһәре авиазаводында чыгарылган 112 данә ТУ124 самолетының 13 е төрле елларда һәм төрле сәбәпләр вә төрле ситуацияләрдә һәлакәткә дучар була. Димәк, бу инде әлеге тип самолетларның һәр унысынын берсе пассажирлары-ниләре белән челпәрәмә килгән дигән сүз. Ә миңа калса, очучы буларак, әлеге самолезта аның Казан аэропортына килеп төшкәннең беренче көненнән алып, ниһаять, аларны гамәлдән чыгарылганның сонгы сәгатенә кадәр очарга туры килде Күрәсең, фәрештәләр (тән сакчыларым дисәм дә ярый) шәхсән мина карата мәрхәмәтле булганнар икән. Ниһаять, язмышым белән мин бәхетлемен. Әмма шулай да һәр очышым да шома гына үтте дигән сүз түгел бу, чөнки һавада ниләр генә булмый, очсыз-кырыйсыз күк бит ул... Мөстәкыйль очыш «Чегән мина башын иде, Очучы булырсың»,—диде. Әйткәне юш килде—канатлы итте. Ярты гомерем һавада үтте. ча башлаганнан гына түгел, инде чирек гасыр һавада хезмәт итеп тә, бу гаять жаваплы эштән киткәнемә генә дә шактый гомер узды. Шулай да тәүге мәртәбә үзем генә күккә күтәрелүемне беркайчан да онытасым юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Ул чагында иң әүвәле мин җирдәге җиләс һаваның югары биеклектә дуамал җилгә әверелүен тойгандай булдым. Очкычымның ачык кабинасыннан кулымны сузуга, учка ифрат тыгыз һава килеп бәрелде. Ә мин моңа чаклы һавада гел бушлык кына, дип уйлый идем. Тиешле биеклеккә менеп җиткәч, тирә-якка күз төшереп алдым. Казан аэропортының ул чагында әле баракта урнашкан аэровокзалы, югарыдан караганда, шырпы тартмасыдай кечтек кенә булып күренә, ә офыкта бөтен бер җиһан, баш очымда исә—иксез-чиксез күк. Әле моннан берничә минут кына элек аэродромнан О күзәткәндә, күк гөмбәзе аксыл-зәңгәр кебек иде, хәзер ул. әнә. карасу- зәнгәр төскә кергән. Рульне үземә таба тартам Итәкләрен еракларга җәйгән күк гөмбәзе тибрәнепчайкалып куйды. Аска юнәлдердем—минем өскә офык авып төште сыман.. Очучылар мәктәбен тәмамлап, хезмәт юлына озатканда очучыинструкторыбыз. «һәр очучының үз канат колачы. \з биеклеге, үз офыгы була»,— дигән иде. Минем дә менә фанер очкычта колач җәеп һавага тәүге тапкыр мөстәкыйль талпыныш ясарга маташуым. Бу минем тарафтан Татарстан күгендә салынган һава юлларының беренче чакрымнары гына иде әле. Ә анын дәвамы ничек булыр, канларга алып барыр ул юллар, мина әле бөтенләй билгесез. Мөстәкыйль очыш! Яна канат чыгарган яшь очучы өчен моннан да истәлеклерәк, моннан да куанычлырак вакыйганың булуы мөмкинме икән’’ Әйе. һәр очучынын уз биеклеге, үз офыгы, үз колачы. Шулай да беләсе иде. ниндиерәк булыр икән алар минем өчен? Нинди генә булмасын, очучылык кебек зур хезмәткә алынгансың икән, димәк, барыннан да элек үзендә сабырлык, туземлелек. тәвәккәллек сыйфатларын булдыру зарури Мөстәкыйль очыш алдыннан остазымның: «Ярый, канатлыга—зәнгар биеклек!»—дип кулымны кыскач га. фатихасын алып, мин менә шундый зур һәм жаваплы юлга тәвәккәлләгән идем. Ә тәвәккәл таш ярган, ди. Озынмы ул. кыскамы? Әмма юлнын ин ерагы да беренче адымнан башлана бит Әнә шундый уйлар ул чагында минем башка еш кына килә иде. Очышны дәвам итәм. Көн аяз. килә яз дигәндәй: күктә бер болыт әсәре дә юк. Югарыда ялгыз бөркеттәй калу, жанга зур рәхәтлек өсти. Очучылар мәкзәбендәге кебек арттагы кабинадан торып сиңа беркем дә күрсәтмәләр лә бирми, кисәтүләр ясап та сине бимазаламый. Очкычын- ны теләсән кайсы якка бор. теләсәң нинди биеклеккә менгер, барысы да синен ихтыярда, үзенә-үзен хуҗа. Шушы урынла үземнен яраткан шагыйрем Шәехзадә Бабичнын «Бәхетем» дип исемләнгән гаҗәеп хисле шигыреннән түбәндәге юлларын ирексездән искә төшерәм: Зәнгәр күк тажым. чуар җир тәхетем. Үзем азат хан. ак кояш—бәхетем... Гөлләр елмайган, кырлар нурланган. Бәген җир күге нурга чорналган... Шашам, ашкынам! Шатланам чиксез, Азат мин. азат! Бәхтем офыксыз... Шул көенчә хисләнеп оча-оча. Кама елгасына җитәрәк. күрәммаршрутымда бер болыт пәйда булды. Мамык мендәр кебек күпереп тора Үзе әллә ни зур ла кебек түгел иде. Безне инде инструкторыбыз. По-2 самолетынын ачык кабинасы өстенә торыпша ябып, приборларга карап кына «сукыр очышка» өйрәткән иле. Ә менә табигый рәвештә чын болытка күмелеп очканым юк әле. Ничегрәк була икән ул’ Инструкция буенча бу тыелса да. беркем дә күрми ич! Арт кабинадан йөз килограмм почтадан гайре берни дә юк. Күп тә уйлап тормыйча, тоттым да очкычымны шул болытка юнәлттем. Болыт эченә килеп керу белән башта самолетымны нык кына тотып селкетеп алды. Ярый әле. әйбәт итеп бәйләнеп утырган идем. юкса, кабинадан очып төшкән булыр идем. Шул арада караңгы болыт эчендә калгач та мин калкандагы җиһазларны инде шәйли алмый аптырап калдым. Очкычымнын жирга карата торышын, кая ничек баруымны һич чамалый алмыйм. Ярый ait очу биеклеге шактый югары иде. Шулай алпан-тилпән болытларга күмелеп очкач, ниһаять, караңгылыктан котылып, шактый янтаеп өлгергән очкычым белән болыт арасыннан яктыга килеп чыгам. Приборлар калканына беркетелгән җиһазларның төрле якка таралган укларын урыннарына «җыеп», тиешле юнәлеш алам һәм җиңел сулап куям Чистай аэродромына төшеп утырганчыга кадәр бу гамәлемнән тәүбә кыла-кыла. бүтән алан эшләмәскә үземә-үзем сүз бирәм. Әмма еллар үтү белән, очкычлар да камилләшә барды, без инде Ли-2. Ил-14 самолетларында сәгатьләр буена болытларга күмелеп очуларны гамәли күренеш дип йөртә башладык. Тәүге очышта алган күнегүләрем дә ярап куйды бугай. Шушы очкычларның тәҗрибәле очучысы һәм командиры буларак, минем үземә маршрутта гына түгел, ә исә приборларга гына карап томан белән капланган аэродромны эзләп табып исән-имин төшеп утырулар да әллә ни мактауга лаек дип саналмый иде инде. Алай гына булса икән әле. Боз каткан самолетта Ил-14 самолетында очышта булган бер хәрефле вакыйга һаман да истән чыкмый әле. Казаннан Свердловск шәһәренә курс тотабыз. Әле визуаль, әле болытларга күмелеп, җилгә каршы инде ике сәгать буена очуыбызны дәвам итәбез. Вакыт исәбе белән без нәкъ Урал тавы сыртлары өстендә булырга тиешбез. Кабинаның алгы тәрәзәсенә ара-тирә генә ябышкалаган ак бәс шунда ук күзгә күренеп үсә башлады һәм. озак та үтми, анда ялтырап яткан боз чөмәкләре барлыкка килде. Кинәт кенә моторларның җегәрлекләре кимеде, мин моны пропеллерларның әйләнешен күрсәтеп баручы тахометрга карап беләм. Карбюраторлар бозланды дисән’ Мин шуңа төшенү өчен моторга газны әле өстәп, әле киметеп, пропе.гтерларны зырылдатып алам. Бу ысул пропеллерга боз ката-нитә калса да зарури. Самолет эчендә йокымсырап барган пассажирлар ни уйлый торганнардыр, анысы безгә мәгълүм түгел. Хәер, алар инде пропеллердан ычкынып очкан боз кисәкләренең фюзелажга шап-шоп итеп килеп бәрелгәннәрен бераз шәйлиләр булса кирәк. Әмма безнең хәл катлаулана бара. Боз катламнары тәрәзәләрдә шактый калынайды. Сизелеп тора, очкычыбыз авырайды, димәк канатлар да бозландылар. Мин бу турыда янымда утыручы бортмеханикка «ым» кагам. Пассажирлар кабинасына чыгып, иллюминатор аша кул фонаре белән яктыртып караганнан соң ул да моны раслый. Свердловск аэропорты диспетчеры белән элемтәгә кереп мин хәлебезне анлатам һәм өскә- рәк күтәрелергә сорыйм. —Әлегә андый мөмкинлек юк. каршыгызга самолет килә,—дип кырт кисте ул. Түбәнәергә ярамый. алда Урал таулары, без болай да ин аскы эшелонда барабыз. Ниһаять, диспетчер безгә өске эшелонга күтәрелергә рөхсәт бирә. Әмма соң инде. Очкычыбыз шул кадәр авырайды ки. моторларның егәрлеге бер метрга күтәрелергә дә җитәрлек түгел. Боз каткан очкычыбыз ин акрын тизлектә очып, һавада көчкә тотылып тора. Менә УЛ инде калтыранып та куйды: ул ирексездән штопорга чумар алдыннан гына шулай итә. Шул көенчә сират күперен гизгәндәй, менә ычкынабыз, менә киттек бугай, дип тагын азмы-күпме очкач, безгә түбәнәергә мөмкинлек туа. Иң башта моторларның куәтен дә киметеп тормыйча очкычыбызны түбәнәю юнәлешенә куябыз. Ниһаять, очу тизлегебез инде тиешле дәрәҗәдә һәм самолет һавала тотрыклы булып кала. Аэродромга якынайгач та. бортмеханикка шассиларны чыгарырга кушам. Көпчәкләрнең дөбердәп ояларыннан килеп чыкканын инде ишетеп-сизеп торабыз, әмма ни хәл? Шассилар чыгып, йозакка бикләнсә, яшел ут кабынырга тиеш. Ләкин әле һаман кызылы яна. Көпчәкләрне янадан ояларына җыябыз һәм тагын чыгарабыз. Ләкин тиешле нәтижәге ирешә алмыйбыз Аэродром өстендә тагын бер мәртәбә әйләнәбез. Инде ягулык та чамалы, без бит каршы искән жилдә очкан идек. Мин. экипаж командиры буларак, бөтен жаваплылыкны үз өстемә алып, утырырга карар кылам, чөнки башка бернинди дә мөмкинлек юк. Югыйсә, безнен хәл тагын да катлауланачак. Безгә беркем дә ярдәм итә алмый, шулай да мин бу турыда диспетчерга белгертергә тиешмен. Алай-болай була калса, янгын сүндерүче машиналар хет якындарак торсыннар иде. Һәм диспетчердан янгын сүндерүче машиналарын стартка чакыруын таләп итәм. Аэродромга утыру схемасының туры юлына чыгабыз. Биеклек—80 метр. Диспетчер кисәтүе буенча, без инде 100 метр биеклектә үк болытлардан ычкынырга тиеш идек, әмма жир һаман күренми әле. Полосаны күрәсезме?—ди диспетчер. Мин самолет белән идарә иткән килеш анар шунда ук жавап бирә алмадым. Беркадәр паузадан сон. минем ярдәмчем—икенче пилот: — Күрәбез, күрәбез,—дип жавап бирде. Ә мина исә утыру полосасы күренми. Өстәге кабызгыч төймәгә күз төшереп алам. Тәрәзәгә җылыткыч тоташтырылган. Димәк, ул сафтан чыкты булса кирәк. Ниһаять, ничек кирәк алай ярдәмчем белән икәүләшеп очкычны полосага кигереп утыртабыз. Хәзер инде бар кайгы—шассиларда: йозакка нык итеп бикләнгәннәрме алар, юкмы? Тормозларга басарга да куркам, әгәренки шассилар чыгып урынына утырмаган булсалар, ул безнең хәлне тагын да катлауландырачак Гадәттә, дүрт-биш йөз метр йөгереп баргач та тукталып када торган очкычыбыз бетон полоса буйлап элдертәмс- элдертә. Тормозларга аяк терәп бар көчкә баскан булсак та барыбер файдасы булмаячак икән, чөнки бетон полоса да бозланып каткан булып чыкты Ярый әле. биредә утыру полосасы гаять озын иде, югыйсә, хәлебез мөшкел булачак икән. Ә шассиларга килгәндә, алар йозакка нык бикләнгән булып чыкты, тик сигнал лампочкасының тоташтыргычы гына бозланып кату сәбәпле электр контакты булмаган. Перронга туктап, самолеттан төшкәч кенә, барысы да анлашыла. Кырпак кына итеп салкын янгыр сибәли, шул сәбәпле салкын бетонга төшү белән ул бозлавыкка әйләнә. Ә бу турыда безгә вакытында тиешле мәгълүматларны житкермәгәннәр булып чыкты. Безне каршы алган техниклар белән бергәләшеп самолет тирәсендә әйләнәбез. Кая гына боз катмаган! Канатларда, койрыкта дисенме, бар җирдә дә диярлек боз катламы ябышып тора. Хәтта әле бая гына аэродром өстендә чыгарылган шассиларга да боз ябышкан. Свердловск аэропортынын перроны— төнлә булса да яп-якты. Пассажирлар төшеп беткәч, боз тун кигән самолетны тамаша кылырга аэродром хезмәткәрләре җыела башлады. Котып аэродромында Инде бер сөйләгәндә әйтеп калыйм, шушындыйрак хәл Төньякнын ин чигендә урнашкан Норильск шәһәрендә булган иде. Анысы да гаять гыйбрәтле. Без Казан очучылары ул чагында инде ил күләмендә ганылып өлгергән идек. Әле Кырымга барып кайтабыз, әле Урта Азия якларына китеп барабыз Йә булмаса, Мәскәүдән ашыгыч йөк төяп. Хабаровские юл тотабыз. Шулай итеп, илебезнең һава юллары безгә инде һәр тарафта да таныш иде. Бәлки шуларын да истә тотып булса кирәк, без инде шактый тәжрибә туплаган экипажга хөкүмәт заданиесе тапшырылды. Һәрхәлдә өлкән командирыбыз безне ерак сәфәргә озатканда әнә шулай дигән иде. Бх 60 елларның башы гына иде әле. Төньяк котыпның биләмәсенә җәелеп утырган Норильск шәһәренең зур аэродромы сафтан чыгып, анда ремонт эшләре башланган. Шул сәбәпле күп урынлы самолетлар анда төшә алмый гора. Ә җәйге сезонда исә, әнә шул салкын шәһәрдән җылы якларга омтылучы гаиләләрнең исәбе-хисабы юк. Бердәнбер мөмкинлек—авиация. Менә без инде Красноярск шәһәренә килеп төшәбез һәм иртәгәдән тотынып эшне башлап та җибәрәбез Безнең экипажга бирелгән йөкләмә әнә шул халыкны «олы юл»га ташып кую, аннан сон алар ул чордагы ин популяр булган күп урынлы Ил18 һәм Ан-10 һава лайнерларында комфорт белән үзләре теләгән якларга очачаклар. Әйтергә кирәк, таулы-ташлы урыннарда урнашкан аэродромнарда очулар бик үк җиңел булмады. Югыйсә, Красноярск аэропортының үзенең дә Ил-14 самолетлары бар икән бит. нишләптер ярдәмгә яңадан безне чакырып алдылар Биредәге аэродромнар әле берсе дә таныш түгел, без аларны махсус бюрога кереп, сер итеп сакланган схемалары белән генә азмы-күпме таныша алган идек. Баксаң. Енисей аэродромы ифрат тар булып чыкты, ул да булса дүрт яктан да очларын күк гөмбәзенә кадәр сузылган карт нарат урманы уртасында урнашкан; Туруханск аэродромы ачык, әмма ул вак ташлардан гыйбарәт—пропеллерларыңны эштән чыгару өчен менә дигән шартлар. Тунгуска аэропорты исә биек ярга урнашкан. Әле өскә, әле аска исеп торган шактый көчле турбулент жил очкычыңны менә-менә ярга китереп сыларга гына тора. Инде сонгы утырыш —Норильскинын шәһәргә елышып торган элеккеге аэродромы. Без өч мең метрлы болыт катламын тишеп чыкканда очкычыбыз шактый гына бозланып та өлгергән иде. Менә безне аэродром диспетчеры да кисәтә: —Сак булыгыз, исегезгә төшерәм, безнең утыру полосасы кыска, шуның өстенә урын ы-урыны белән бозлы да. Бу инде әлеге дә баягы чөй өстенә тукмак иде. Шулай да безгә инде бүтән чара юк. Бөтен игътибарны туплап утырышка киләбез. Гадәттә без һәр кош-кортка хас булган алым белән—фәкать җилгә каршы гына утырырга тиешбез. Ә биредә андый мөмкинлек юк. Ян-якка этәреп куйган, күзне чагылдыргыч кар стеналар арасында бары тик бер юнәлештәге полоса. Ә яннан искән көчле жил безнен инде ягулыктан тәмам җиңеләеп бушап калган очкычыбызны әнә шул стенага этәрепме-этәрә. Шуның өстенә полоса да тотрыклы түгел. Инде әйткәнемчә, бозлы. Кыскасы, ничек кирәк шулай, көч-хәлгә килеп утыргач та, без самолетыбызны коймадан да биек кар өемнәре уртасында калган ындыр табагы кадәр генә перронга китереп туктатабыз. Анда инде без килгәнне атналар буена түземсезлек белән көтеп утырган пассажирлар, бала-чагалары белән бергәләшеп, кул чабып, елмаеп каршы алдылар. Ләкин кинәт башланган буран безнен очышны тагын шактый вакытка тоткарлады. Әнә шул көенчә без Казан очучылары өчен бу гаять җәфалы командировка булса да, аның каравы пассажирларны шатландырашатландыра өч ай буена үтә тырышлык куеп хезмәт итә-итә. Красноярск гражданнар авиациясе идарәсенә зур булышлык күрсәттек. Шунысы да хәтергә сеңеп калган. Кайбер пассажирлар Норильскидан якалы пальто киеп очсалар. Краснояркига килеп төшкәч, утыз градус эсселектә алар инде нишләргә белми аптырап калалар. Ә без боларнын барысын да кабина тәрәзәсеннән күзәтеп утырабыз һәм безгә ул бераз көлке кебегрәк тә тоела торган иде. Упкынга убырылып Күкедән гомер юраттым. Бик күп санады Кош әүлия дөрес әйтте: Кабат үлсәм дә. әҗәл алмады Июнь аенын 24 нче көне Күмәк ял вакыты Самолетыбызга шыгрым тулы пассажирлар утыртып, чираттагы рейс белән Казаннан Кара диңгезгә таба юл тотабыз Әмма Харьков аэропортында тукталыш ясыйсыбыз бар әле Жәйге навигация расписаниесендә шулай каралган. Канатларга өчәр тонна ягулык салгач, янадан һавага күтәреләбез. Болытларга күмелеп очкан самолетыбызга кинәт туп ядрәсе килеп эләккәндәй булды Чү1 Нәрсә бу? Очкычыбыз бизгәк тоткандай калтыранып куйды. Аннан соң, зур дулкын сыртына тап булган диңгез корабыдай, борынын өскә чөеп, янтая башлады Самолетны минем ярдәмчем—икенче пилот алып бара иде Көтмәгәндә мондый хәлдән сискәнеп китеп, үзем дә сизмәстән ике куллап рульгә ябыштым Хәзер инде без самолет белән ике штурвалда дүрт куллап идарә итәбез, «чыгымлаган» очкычыбызны нормаль очышка кайтарырга тырышабыз. Бар көчкә тартышабыз, ләкин самолет безне тыңларга теләми Дулап, тезгеннән ычкынган айгыр сыман, кире якка өстери Кинәт «бәрелүдән» тибрәнеп калган күпсанлы приборларның күрсәткечләре дә гадәттән тыш танырлык түгел. «Сукыр» очышта самолетның җиргә карата горышын күрсәтүче төп җиһаз—авиагори зонтның торышы да аңлаешсыз Әгәр ул дөрес күрсәтә икән, димәк, безнең очкычыбыз менә-менә штопорга егылачак Югыйсә, болай да хәлебез мөшкел. Сизеп торам—тизлек тиешеннән артык кимеде. Ә бит самолетның һавада тотрыклылыгы тизлеккә бәйле Бу инде безне тагын да кыенрак хәлгә куя. Менә очкычны кабат югарыга чөйде. Мин бөтен гәүдәм белән утыргычыма сыландым. Ул да булмады, ниндидер сихри көч самолетны выжылдатып түбәнгә таба этәрде Очу тихлегенен кирәгеннән артык булуын күрсәткеч кызыл сигнал кабынды Бу да куркыныч. Самолетның конструкциясе түзмәскә мөмкин. Бу юлы инде утырган җиремнән аерылып, түшәмгә бәрелдем Ярый әле каеш белән бәйләнеп утырган идем, юкса Хәер, болай да җитә калды—күземнән аллы-гөлле утлар чәчелеп китте. Кабинада гүр караңгылыгы урнашты. Ул арада инде безнең очкычыбызны боз ядрәләре тукмаклый башлады. Калай түбәгә эре яңгыр тамчылары төшкәндә дә нык сизелеп тора, ә биредә исә ул дөбердәтәме-дөбердәтә Тирә-як караңгылыгын ярып якынла гына бербер артлы яшен яшьнәргә тотынды Тизлекне тагын да зурайтмас өчен штурвалны гадәттәгечә үземә таба тартмакчы булам, әмма ул бөтенләй бушап калган. «Атың дуласа, дилбегәңне бераз бушайтып ал, югыйсә чыгымчы ат тезгенен өзүе мөмкин»,—ди торган иде безнең әти Ике штурвал белән, тарта торгач, идарә органнарын тоташтыручы корыч тросны өзмәдек микән, дигән, шикле уй башка килеп китте. Шулай да өметне бөтенләйгә җуймыйм әле... Димәк, без көтмәгәндә яшенле болытка тап булганбыз. Харьков аэропорты синоптигы: -Маршрутыгызда яшен-фәлән булмаска тиеш, әле аңар иртәрәк.- дигән иде бит Үзебезнең штурман да: «Алда алай-болай күренми» дип ышандырган иде, ичмасам. Әмма бу турыда безнең белән махсус комиссия соныннан төпченәчәк. Әлегә безнен бурыч инде кирәгеннән артык дулаган табигать афәтеннән котылу. Чөнки барысы өчен дә җаваплылык очучылар өстенә йөкләнгән. _ Сихри көч йомычкадай итеп безнен утыз сигез тонналы очкычы бызны көтмәгәндә үз кочагына алып, азмы-күпме «шаяртканнан» сон. шул көенчә үк искәрмәстән чыгарып та атты Кабина яктырып китте -Z1 Карат ылык әсиреннән котылгач та .мин визуаль очышка күчәм. Янтаеп егылып төшеп баручы самолетыбызны офыкка карап турайтып горизонталь очышка җайлап куям. Двигательләрнең, эшчәнлеген кабат-кабат тикшереп карыйм Ни әйтсәң дә, иминлек дигәнен, беренче чиратга. шуларга бәйле бит. Шөкер, аларга зыян-зарә булмаган. Самолетның торышы белән мавыгып, биеклекне күрсәтүче җиһазга күз атарга да вакыт тимәгән икән. Баксам, үз күзләремә үзем ышанмый торам. Без бит биш мең сигез йөз метр биеклеккә күтәрелгән идек инде. Приборда исә хәзер бары тик ике мен сигез йөз метрны гына күрсәтә. Бу ничек булды соң әле * Санаулы секундларда шулкадәр тирәнлеккә убылдык микәнни? Әллә инде минем алдагы прибор дөрес күрсәтмиме? Әмма, чагыштырып карасак, икенче очучының да. самолет борынында утырып баручы штурманның да күрсәткечләре шуңа тәңгәл килә. Әле кайчан гына без экипаж әгъзалары белән бергә резервта утырганда «Огонек» журналыннан америкалы «Боинг» самолетының шушындый хәлдә калып, челпәрәмә килүе турыңда укыган идек. Катастрофа булган урынны югарыдан торып фотога төшереп алганнар. Анын калдыклары шактый киң мәйданда җәелеп ята иде. . Мин моны ихтыярсыз исемә төшерәм. Безнен дә бит әле аэродромга исән-имин килеш төшеп утырасыбыз бар. Ни әйтсәң дә. утлы давылда нык йолыккаланган очкычыбызның идарә органнарына зыян килүе ихтимал Шуны күздә тотып, самолет белән мөмкин кадәр йомшаграк идарә итәргә тырышам. Инде хәзер безнен очышка контроль ясап утыручы Харьков аэропорт диспетчеры аша элемтәгә кереп, безнең очкыч белән һавада булган хәл турында мәгълүмат бирергә кирәк. Ишетәм, ул үзе дә безне чакыра: —45038! Нигә жавап бирмисез0 Мин сезне баядан бирле чакырам. Йә. сезгә бирелгән эшелон 7200 метрга менеп җиттегезме инде? —Харьков! Безне... Диспетчер минем әйтеп бетергәнне дә көтеп тормыйча, бүлдереп: —Нишләп алай? Нигә инструкцияне бозасыз... Фәлән-төгән дип, безне шелтәләргә үк тотынды. Күрәсең, безнен белән булган хәлне төшенми тора әле ул Шул чакны элемтәне очулар белән җитәкчелек итүче өлкән диспетчер үзе алды булса кирәк, ниһаять, ул безне аңлады һәм барысын да ачыклагач та безгә яңадан үз эшелоныбызга күтәрелергә рөхсәт итте. Шулай да. бәлки Днепропетровск аэропортына төшеп утырырсыз, дип киңәшен дә өстәп куйды. Әмма, мин экипаж командиры буларак, бөтен жаваплылыкны үз өстемә алып, очышны дәвам иттерүне кулай күрдем! Санаулы минутларда без шул ук тоташ болытларны я надан үтәли тишеп, өскә килеп чыгабыз. Караңгы бүлмәдә кинәт ут кабызган кебек булып китә, кояш нурлары күзләрне чагылдыра башлый. Күңелне чиксез шатлык били—якты кояшны кабат күрергә насыйп булды бит. әй! Үземне дөньяга яңадан килгәндәй хис итә башладым. Жиде мен ике йөз метр биеклеккә күтәрелгәч, самолетны горизонталь очышка җайлыйм. Эшелонда барганда, гадәттә, без очкычыбызны автопилотка ышанып тапшырабыз. Ләкин аны ялгарга ашыкмыйм Нормаль очышка турыдан-туры әһәмияте булган идарә органнарының төзек булуына инангач та. штурвалны ярдәмчем кулына тапшырам. Иллюминатор аша каерылып-каерылып койрыкка карыйм. Яшенле болытлар инде артта калган Бераз сулыш алгач та. экипаж әгъзаларына күз йөртеп чыгам. Күрәм: алар да ярыйсы ук шүрләгәннәр, әмма эшкә барчасы да сәләтлеләр. Карашым үз кырымда басып торучы озын буйлы бортмеханикның йөзендә тукталып кала. Анын чәчсез пеләш түбәсеннән ак күлмәгенә пылт-пылт итеп кан саркып тора. Ә йөзенә хәтта карарга да куркыныч. Күрәсең, ул шул канны (соныннан үзе әйтүе буенча), тир дип белеп җиңе белән бөтен йөзенә сылаган... Шөкер, хәвефле минутлар инде артта калды дип. үткән кичерешләрдән бераз бушап калган күнелгә Володянын мондый кыяфәте янаган шом салды. Мин бит ана. салонга чыгып, пассажирларның хатен белеп керергә кушмакчы идем. Ул әле үзенең кыяфәтен күрми Саркып торган кан юлларын я надан жиңе белән сыпырып алды да чыгарга җыенды Стоп. Володя! Әнә. тәрәзәне кояштан каплый торган пыялага карап ал әле син. үзенне-үзен танырсыңмы икән.’ Пассажирлар янына үзем юнәләм. Алгы якка чыгып басу белән хәйранга калак» Биредәге бар әйберләрнең дә асты өскә килгән. Стюардессабыз Неля пассажирларга өләшер»ә дип әзерләп куйган кәнфитләр, татлы су шешәләре—барчасы да идәндә тәгәрәшеп яталар. Әмма, элеюр белгече дә буларак, минем чәчләремне үрә торырга мәжбүр иткәне алары түгел әле. Стюардесса утыргычы кырында—идән астында— генераторлар ягъни икенче төрле әйткәндә, самолет электростанциясе урнашкан Әнә шуның ике катлы идән капкачы икесе ике якка атылганнар. Бар куәтенә эшләп тора торган генераторлар шәрә килеш калганнар. Ә шуларга тоташтырылган ифрат зур ток үткәргеч ике бармак киңлек жиз шиннарның урга берсендә әнә шул «шифалы су» шешәсенең калай пробкасы ята Тәнемнән салкын кырмыскалар йөгерешеп уздылар. Моның ни белән бетәчәген әйтеп торасы да юк. Очкычыбыз кабат янтая-нитә калса, ул фазаларны тоташтырачак. Ә кыска ялганышның бер көлтә ут чәчәген көт тә тор. Ягулык баклары исә янәшәдә генә беркетелгәннәр... Кул яулыгымны дүрткә бөкләп, мин иң башта әнә шул пробканы алып ташлыйм Аннан сон идән капкачларын эзләп табып. «баэ»ны томалап куям Шешә ватыкларын аягым белән бер якка этәреп пассажирлар ягына юнәләм Шул секундта стюардесса үзе дә килеп чыга. Ишек чаршавын япкач та. ун як жанбызын тотып үз урынына лапылдап утыра Каядыр бәрелеп, ялангач беләге, сыйраклары ике-өч җирдән сыдырылганнар Уч табаны пыяла кыйпылчыгы белән җәрәхәтләнгән булса кирәк, шулай ук кызыл тапларга буялган Аягында бары тик бер тапочкасы гына, әмма ул аны эхтәп тә маташырга җыенмый. Нелянын үз хәле хәл Күрәм. шулай да ул самолет хуҗабикәсе буларак, шул хәлендә булса да пассажир.зарга ашыгыч ярдәм күрсәтеп керергә дә өлгергән. Инде хәзер кызыбыз күзен дә ача алмый утыра... Пассажирлар салонына үтәм Яна гына кичергән фаҗигадән сон әлс арынып та өлгермә» ән барлык пассажирларның сораулы карашлары туп-туры мина текәләләр Кыска гына аңлатма бирәм. -Кинәт кенә яшенле болытка эләктек. Тагын ярты сәгатьтән сон Симферопольдә булачакбыз... Мондыйрак игъланнан сон, пассажирларның йөзектә гадәттәгечә елмаюлар балкымаса да. күренә ки, күпләре тынычлангандай булып калдылар. Салонда»ы күренеш чынлап та елмаерлык түгел иде шул. Бу рейста балачагалар ифрат та күп икән. Алар әниләре итәгенә әле һаман да чатырдашып ябышып утыралар. Хатын-кызларнын күбесе куркышын агарынганнар Гаилә башлыклары исә үзләренең җәмәгатьләрен бу фаҗигадән тынычландырырга, «айнытырга» тырышалар. Ара-тирә ын»ырашып алучылар да юк түгел. Күренеп юра. бил поясларын буш кына бәйләп утырганнарын шактый нык ук селкетеп алса да урыннарында утырып калганнар, ә исә бөтенләй бәйләнмәгәннәре түшәмгә очканнар. Нәтиҗәдә, кайсынын кулы каймыккан, кайсысы башын тогын утыра, кайсы... Салон буйлап жәеп куелган яшел палас өстендә бихисап пыяла ватыклары Болары кайдан тагын * Күтәрелеп карасам, иа Хода! Түшәмләп1 яктырткыч плафоннарның ник берсе исән калсын! Барысы да ярылып- ватылып, чәлпәрәмә килеп беткәннәр. Икенче салонга үтәм, анда да шундый ук күренеш. Пассажирларның хәл-әхвәле белән өстән-өстән генә танышкач та, мин тизрәк эш урыныма кайтам. Чөнки сонгы утырыш—Симферополь аэропорты белән элемтәгә керергә вакыт җитеп барадыр, мөгаен Чыннан да без иңде Сиваш култыгына якынлашып киләбез, ә калган юл реактив очкыч өчен кул су зымында гына. Тик шулай да ул араны гадәттәгедән беразга озаграк узарга туры киләчәк, чөнки мин двигательләрнең куәтен беркадәр киметкән идем. Өзлексез контроль ясап приборларны күзлим, двигательләрнең эшләвенә колак салам. Әлегә барысы да ярыйсы диярлек. Шулай да һәлакәткә дучар булган очкычыбызга бик ышанып та җитеп булмый аче Иркенләп бер сулыш алгач та. мин үзебез белән әле генә булган хәлне яңадан күз алдыма китерәм. Илаһи көчкә ия булган дуамал табигать тырнагыннан көч-хәл белән генә котыла алсак та. мина әле. экипаж командиры буларак, югарыдарак торган түрәләрем алдында жавап тотарга туры киләчәк. Хәер, анысы инде соңыннанрак. һавада төрле шартларда инде ничә мең сәгать очып та болай ук булганы юк иде әле. Без гаепле булмаган очракта да әле экипажның очышка әзерләнүен энәсеннән алып жебенә кадәр тикшерәчәкләр. Һавага күтәрелер алдыннан җирдә без уннарча имза калдырабыз. Старт докторы, рекламбюро, дежур штурман, авиадиспетчер, авиатехниклар, синоптикалар һәркайсы да безнең имзага мохтаҗлар. Димәк, алар шул көенчә бар жаваплылыкны безнең өскә аударалар Менә бүген дә. әлеге очыш алдыннан гына соңгы имзамны мин синоптикта калдырган идем. Барачак маршрутыбыздагы һава торышы белән таныштырып, ул болай дигән иде: —Сез очасы һава трассасы аша төнлә белән җылы фронт узды. Днепропетровск. Павлоград. Краснодар шәһәрләре метеобелешмә мәгълүматларына караганда, анда яңгырлар бик каты яуды... Синоптикның -фронт» дигәне, ничектер минем өчен кечкенәдән үк яман төшенчә булып, гүя ул гел канлы вакыйга белән бәйле сыман. Бу атама мәгънәсеннән ерак торса да хәзер дә ул мине сагайта, гомумән, очучылар өчен гүя беркайчан да белеп бетермәслек сәер күренеш ул синоптикның фронт дигәне. Кышын ул нормаль очышка комачаулый торган кар-бураннар. бозлавыклар алып килсә. җәен исә яшенле янгырлар. көчле жил-давыллар белән бәйле. Кайчакларда тропосферадан да өскәрәк калыккан яшенле болытлар, күтәрелгәндә яки түбәнәйгәндә генә түгел, хәтта реактив самолетларга эшелонда очканда да комачаулыйлар, ә кай очракларда үтә алмаслык киртә булып торалар. —Фронт Ростов ягына күчте. Хәзерге сәгатьләрдә менә бу төбәктә,— дип. синоптик безнен игътибарыбызны картага юнәлтә. Мин махсус картага кызыл карандаш белән сызылган калын сызыкка күз төшерәм. Әлеге көянтә сызык әнә шул җылы фронт дигәннәре инде. —Сезнең маршрутта һава торышы инде начар булмаска тиеш. Тик шулай да сак-уяу булыгыз, һавада ниләр булмас,—дип өстәп куйган иде синоптик, гүя жаваплылыкны үз өстеннән төшергәндәй сыман. Без бит сезгә бары тик прогноз буенча көтелгән һава турында гына мәгълүматлар бирдек.—дип тәмамлый ул гадәттәгечә үзенең сүзен. Әлбәттә, синоптиклар биргән мәгълүматлар һәрчакны да чынбарлыкка туры килеп бетми. Кай очракларда, күрәзәчелек хәлендә генә дә калырга туры килә аларга. Гадәттә, шушы фронт нигезендә хасил булган яшенле болытларның ин куәтле чагы төн уртасына зуры килгәнен без инде үзебез дә беләбез. Мондый фронт сызыгы күп очракта бигрәк тә Сиваш сатлыклары өстендә үтә дә еш кабатлана торган иде. Югарыдан торып, ерактанрак күзәткәндә, гаять күркәм күренеш. Ләкин күрергә күркәм, тотарга куркам Мин әле генә безнен тирәбездә ялт-йолт итеп торган яшенле болытның табигатен яңадан күз алдыма китерәм. Хәзер инде бу турыда уйланырга да мөмкин, һәр елны диярлек жәйге навигация башланыр алдыннан синоптиклар без очучыларга лекция укыйлар. Менә шунда алар яшенле болытның илаһи көчкә ия булуы турында кабат-кабат безнен исебезгә төшерәләр: —Бары тик бер яшен чыбыгының электр энергиясе менләгән вольт белән исәпләнә, ә аның температурасы исә ун мен градуска кадәр күтәрелә. Мондый температура хәтта домна мичендә дә булмый. Бөтен бер болытның потенциал энергиясен бергә тупласаң, атом бомбасына тәңгәл килер иле. дигәне бигрәк тә хәтергә сеңеп калган. Безнең очракта исә. мин шуны искә төшерәм. Тоташ батытларга күмелеп очкан самолетыбызны баштарак кинәт боз кисәкләре дөмбәсләргә тотынды Шалтшолт, гүя туптан аталар. Инде әйтеп үткәнемчә бозлавык авиация өчен, гомумән куркыныч Кайбер очракларда мондый боз кисәкләренең авырлыгы зенит снарядларына гәнгәл килерлек Моннан бер-ике ел Воронежда яутан бозлар арасында дүртәр йөз граммлысын табып алалар Аэропорт перронында торган бар самолетларны да яньчеп-тишеп бетерә ул Ә шул авырлыктагы бозны һавада уйнатып йөри алырлык җил-давылнын куәте нинди булырга тиеш диген син. Күрәсен. без әнә шунысына юлыкканбыз да инде. (Бусы—соңыннан ачыкланачак). Ниһаять. Симферополь аэропортына исән-имин төшеп утырабыз. Безгә, гадәттәгечә, аэровокзал каршындагы перронга түгел, ә исә ремонт мастерскойлары ягында торган самолетлар рәтенә барып тукталырга ишарә ясыйлар. Пассажирлар төшеп беткәч тә. самолет бортына аэропорт администрация вәкилләре белән бергә, иминлек инспекциясе дә күтәрелә Атар бездән һавада ниләр булганын төпченә башлыйлар. Ул арада ашыгыч ярдәм докторы кәнәфидә утырып калган пассажирны тикшергәч тә, болай ди: —Хәзер инде анар бернинди ярдәм дә кирәк түгел. Күрәсең, ул һавада ук жанын тәслим кылган... Бу әле минем өчен дә яңалык иде. Иминлек инспекторы анын кесәсеннән таныклык катыргысын тартып чыгара һәм кычкырып укый: —Харьков шәһәре прокурату расының өлкән киңәшчесе... —Әйе. ли аэропорт начальнигы мина таба борылып,—сезгә җаваплылык тагын да өстәлде бугай Инде болай да сизәм, бу минем өчен чөй өстенә тукмак булачак. Самолет салонына юл хәрәкәте диспетчеры килеп керде: —5515 рейсның экипаж командиры Мәскәү телефонга чакыра. Ашыгыч рәвештә!—дип өстәп куйды ул һәм шунда ук мине машинага утыртып туп-туры авиация диспетчерлыгына алып китте һәм: Аппаратта—Гражданнар авиация министрынын беренче урынбасары. сезнен вакыйга белән кызыксына,—диде ул, керә-керүгә үк мина телефон трубкасын сузып. Трубканы калагыма куйгач та әле мин дәшмичә торам. Нәрсәдән башларга Ичмасам, бу бүлмәдә халык азрак булсын иде. Барысының да карашы мина текәлгән. Трубкада, бераз шытыр-шытыр итеп алганнан сон, кор тавыш ишетелде —Симферополь. Симферополь, гынлыйм сезне. Башта югалыбрак калсам да. урынбасарның ягымлы игеп, игътибар белән әйтелгән беренче сүзләре мине бераз кыюландырып җибәрде булса кирәк һавада чакта ук уйлап куйган җавабымны искә төшереп, вакыйганы кыскама гына сөйләп аңлатырга тырыштым. Әмма ул кайбер җирләрен яңадан кабатлатты. —Әйе, әйе, иптәш министр урынбасары, өч мен дә сигез йөз метрга чумдык. Ул. моңар да әле ышанып җитмәгәндәй, бераз эндәшми торды да. очышыбызның шул моментына кагылган кайбер детальләре белән кызыксынып. янәдән берничә сорау бирде Аннан сон: «Ярый, бүген-иртәга министрлыктан махсус комиссия килеп җитәр Барысын да ачыкларлар»,— диде ул. кырт кисеп һәм трубканы аэропорт начальнигына бирергә боерды —Тынлыйм сезне иптәш генерал, элемтәдә аэропорт начальнигы Фед — дип. күрәсен. ул үзенен фамилиясен атамакчы булгандыр, мөгаен, әмма тотлыгып калды Урынбасарның вакыты тар булды булса кирәк ул бу якны тынлап та бетермичә, ана сораулар яудыра башлады. Аэропорт начальнигы исә ана бары тик: «Әле белмәдем, иптәш генерал, әле ачыкламадым, иптәш генерал —дип кыска җаваплар гына бирә алды - Пассажирлар турында кайгыртабыз, әлбәттә кайгыртабыз, иптәш генерал...» Аннан соң ул җавапларын «әйе», «ярар», «эшләрбез» кебек сүзләр оелән генә кайтарды. күзләр k-inan.TSi$SH трубкась,н кУ йгач та У л - миңа таба борылып, ачулырак —Экипажыгызны җыегыз да. һавада булган хәл турында аңлатмалар язып тапшырыгыз,—диде —Хәзер үк,-дип өстәп тә куйды a ' dlMaJldp Аңлатмаларны без—экипаж әгъзаларын—аерым бүлмәләргә утыртып яздырдылар. Нинди хәлдә калуыбыз, нинди халәт кичергәнебез турында һәммәбез дә фәкать үз фикерен кәгазьгә беркетергә тиеш. Андый аңлатмаларны бездән икенче көнне кабат яздырдылар. Янәсе, аңлатмалар арасында каршылыклар юкмы, дөрес сөйлибезме... кинәт килеп төшкән галиҗәнап '7) -124» очкычы янында. полковник дәрәҗәле хәрби проку рор иде. Ул бик янады: «Хәленнән килмәгәч нигә штурвал артына угырдын».—дип. төкрекләрен чәчрәтеп, уйнатып сөйләде. Баксаң, ул әлеге фаҗигада вафат булган әрвахның улы булып чыкты. Безнең «эш» бер атнага диярлек сузылды. Башта экипаж әгъзаларының һәркайсын аерым-аерым чакырып энәсеннән алып җебенә кадәр төпченделәр. Аннан соң, аерым секцияләргә бүленеп, кайбер белгечләр үзенә караган сораулар биреп кызыксынды, шул уңайда экипаж әгъзаларының профессионал әзерлеген тикшерделәр. Аэрофлотның баш метеорологы исә. минем алга төрле төстәге сызымнар, тамгалар белән чуалып беткән синоптик картасы жәеп куеп, башта шартлы билгеләрне укытты, аннан сон яшенле болытларның күктә ничек һәм нинди шартларда яралганын тәфсилләп сорашты, аннан ничек итеп саклана белү кагыйдәләре турында сөйләтте. Мин ак кәгазьгә зәңгәр карандаш белән өер болытлар рәсемен төшереп, аның уртасында кызыл сызыкларны чәбәлән- дереп яшен укларын уйнаттым. Бу яшенле болытнын кайсы өлешендә вертикаль һава агымы барлыкка килгәнен, ә кайсы төбәктә андый дуамал агымның түбәнгә юнәлгәнен белгәнемчә сөйләп бирдем. Иминлек инспекторы хәтта шундый сорау да бирде: — Нигә һәлакәт сигналы «О»ны тоташтырмадың?—диде ул,—ә бит бөтенләй һәлакәткә дучар булуыгыз ихтимал иде. — Вакыт секундлар белән исәпләнгәндә, без мона барыбер өлгерә алмаган булыр идек,—дидем мин. Шуның өстенә һава корабында мәтәлгән Ниһаять, өченче көн дигәндә, комиссия үзенен эшен башлап җибәрде. Барлыгы утыздан артык кеше. Арада гражданнар, авиация министрлыгының жаваплы хезмәткәрләре, иминлек инспекциясе вәкилләре, тикшерүчеләр һәм авиациянең төрле тармакларыннан күренекле белгечләр. Хәтта без очучыларның өстәл китабы—«ТУ - 124 самолетының аэродинамикасы» авторы да килгән иде. Күрәсең. һәр белгеч тә үз фәне буенча яна мәгълүматлар алмакчы булгандыр. Ни әйтсәң дә, фаҗига кеше тормышы белән бәйле бит. Ә самолет бортында исән-имин калганнары да теге дөньяга бары тик ике мен метр чамасы гына барып җитми калдылар... Әмма, экипаж командиры буларак, шәхсән мине гаепләргә тырышкан Одесса шәһәреннән мизгелләр эчендә безгә кем һәм ничек ярдәм итә алган булыр иде икән' Комиссия утырышының сонгы көннәре иде. Миңа аэропорт табибы шалтыратты. Санчастька килегез әле.—диде ул. Килеп керүгә үк. табиб мине өлкән яшьтәге бер ханым белән таныштырды. —Сезнсн рейста һавада вафат булган кешенен хәләл җефете.. Ул инде картын җирләгәч тә улы янына бару уңаенда безнен тарафларга сугылып чыгасы булган. Вакыйганың ничек булганын шаһит .тарный үз авыхтарыннан ишетәсе килгән булса кирәк. Менә шунда ул яшь катыш, хатыннарда гына булган самимилек белән әйтеп тә куйды -Мин үзем табиб кеше Ирем тирән инфаркт кичерде. Больницадан чыгып, азмы-күпме үткәч тә. улыбыз янына барырга ният кылды Мин каршы килдем. Ләкин ул мине тыңламады Житмәсә. билетны да үҗәтләнеп самолетка алды. Янәсе поездда ярты тәүлек селкенеп барганчы, бер сәгать дигәндә анда булачак... Комиссия җитәкчесе, әлбәттә. моны исәпкә алды. Димәк, бу очракта инде кеше язмышы өчен жаваплылыкны «Аэрофлот» үз өстеннән төшерә дигән сүз. Шулай булганда, авиапассажир үзе өчен үзе җаваплы булып кала. Ниһаять, комиссия үз эшен тәмамлап, экипажны бүгән тоткарламавы гурында белдерде. Безне вакытлыча эшебездән азат иттеләр. Комиссия рәисе мина болай диде: -Экипажга ике көн ял бирелә. Ялтага барып диңгездә су коеныгыз Комиссия нәтиҗәсе соңыннан булыр. Ә сезнең киләчәк карьерагызны, иптәш командир, министрлыкта хәл итәчәкләр. Без инде дингез күрмәгән кешеләр түгел идек, әлбәттә, шулай булгач экипаж әгъзаларының кайберләре Казан рейсы белән шул ук көнне өйгә кайтып киттеләр. Мин бортмеханик белән үзебезнең самолетка юнәлдем Анда авиатехниклар. Мәскәүдән -Туполев конструкторлык бюросыннан килгән инженерлар самолетыбызны яртылаш сүтеп ташлаганнар һәм аны җентекләп тикшерергә лә керешкәннәр. Детальней сынган-ярыл!ан җирләрен эзлиләр. Янәсе, бу самолет янадан һавага күтәрелә аламы-юкмы? Шунар жавап табарга тырышалар. Самолетыбыз өчен авиамастерской начальнигыннан кул куйдырып, икенче көнне без дә Казанга кайтып киттек. Өйгә кайтып, ике-өч көн ял иткәч тә. безне. Я1ъни штурман белән мине. Мәскәүгә чакырттылар. Берничә сәгатьтән сон без билгеләнгән вакытта министрлыкның тугызынчы катында урнашкан иминлек инспекциясе кабул итү бүлмәсендә утыра идек инде. Сәркатип кыз янына кереп килеп җитүебез турында хәбәр иткәч тә, ул безгә ерак китеп йөрмәскә кинәш итте «Сәгать унбердә коллегия утырышы башлана Анда министрның беренче урынбасары да катнашачак,—диде улы —Әнә коридор башында әсбаплар белән җиһазландырылган зур бүлмә бар. шунда кереп бераз әзерләнә торсагыз да ярый Министр урынбасары профессиягезгә карага сораулар бирергә ярата». Әйе, безне гел сыныйлар, тикшерәләр. Болай да елына ике тапкыр- жәйге һәм кышкы навигацияләргә әзерләнгәндә дистәгә якын әле зачет, әле экзамен тотабыз. Шулай да. яшенле кара болытлар эченә килеп эләккәч тә. аэродинамика законнары искә дә керми каядыр югалалар, а штурвал артында утыручылар әнә шул чыгырыннан чыгып дулаган табигать көче белән бергә-бер кала бирәләр. Коллегия утырышы инде башланды, әмма безне чакырырга уйламыйлар да Коридорда эссе. Бүген иртән үк температура 25 градус иде. Төш вакыты узып бара. Хәзер инде. шәт. утыздан да югарырактыр. Ачык тәрәзә янына килеп баскач та күкрәккә йомшак кына җиләс һава килеп бәрелгәндәй була. Минем алда Мәскәүнен Үзәк аэровокзал бинасы Анын теге ягында урнашкан Мәскәүнен беренче аэродромыннан—кай чандыр «Ходынка кыры» дип аталган җирдән аллыартлы вертолетлар һавага күтәрелеп торалар. Алар Үзәк аэровокзалдан Домодедово. Шере метьево аэропортларына пассажирлар ташыйлар. Шушы «.Ходынка кыры»ннан 1923 елның 15 июлендә Нижний Новгородка беренче пассажир самолеты күтәрелгән. Хәзерге көндә Мәскәү тирәсендә генә дә җитмешкә якын аэродром бар. Әлбәттә, аларнын туксан проценты хәрби аэродромнар. Җиде миллион халкы булган Мәскәүгә (хәзер ун миллионнан артык) бары тик өч-дүрт аэропорт хезмәт күрсәтә. Шулай да башкалада гражданнар авиациясе ерак юлларга йөрүдә төп транспорт чарасы булып исәпләнә. Шул көенчә авиация тарихын искә төшереп. Үзәк аэровокзал белән горурланып. Мәскәү понорамасы белән хозурланып, бераз онытылып торганда. күрәм: Шереметьево аэропорты ягында инде күк гөмбәзенә кадәр сузылып барган кара болыт пәйда булды. Гаять зур болыт гөмбәзе берничә минут эчендә тагын да кабарынып, күперенеп Мәскәү астына авышты. Без аны штурман белән бергә, хәзер инде якыннан торып, күзәтәбез. Пәһлеван болыт тирәсендә ишслеп-ишелеп торган загын да бихисап болытчыклар хасил булды. Аларнын кояш ягындагыларынын гөмбәзләре ак калфаклы, кире яктагылары исә кара бүреклеләр. Кояшны каплар өчен бер болыт та җитә, диләр. Нәкъ шулай булды да. Тирә-як кинәт караңгыланып калды. Шул минутларда безне дә чакырып алдылар. Күрәсең, коллегия әгъзалары утырышларын инде тәмамларга җыенганнар Сизелә ки. алар әбәдкә ашыгалар. Керә-керүгә үк безгә сораулар яудыра башладылар. Фаҗиганең ничегрәк булганын миннән кабат-кабат сөйләттеләр. Ә флагштурман дип аталган гаять зур җитәкче минем штурманга: —Нигә соң алдыгызга куелган локаторыгыздан тирә-яктагы яшенле болытны яхшырак күзәтмәдегез.—диде. —Мин ул вакытта сафтан чыккан локаторыбызның предохранителен алмаштырып маташа идем,—диде Геннадий. Аэрофлотның баш метеорологы: —Метеорология фәнен сез һавада хезмәт итүчеләр биш бармагыгыз кебек белергә тиешсез.—дип кисәтеп куйды. Шулчак Мәскәү өстендә ифрат зур давыл купты, кемдер форточ- каны барып япты. Эре яңгыр тамчылары тәрәзә пыялаларын шакый башлады, кара болыт эчендә калган тугыз катлы бина тирәсендә аллы- артлы яшен ялтырап куйды, бинаны дер селкетеп күк күкрәде. Табигатьнең әлеге күренеше ифрат кыска арада шул дәрәҗәдә үзгәреп, дуамалланып, афәт белән янавына төшенеп булса кирәк, синоптикларның баш белгече бер мәлгә тынып тәрәзәгә карап торды. Аннары нидер исенә төшергәндәй, кинәт сикереп торды һәм чыгып та китте. Безнен белән булган әнгәмәне бик кыска тоттылар. Безне азат итәр алдыннан рәислекне алып торучы министр урынбасары безгә текәлеп карап торгач, бары тик бер генә сорау бирде: —Үзегез белән булган фаҗигадән чыгып. Аэрофлот идарәсенә нинди тәкъдимнәр кертә аласыз?—диде ул ихлас күңелдән. —Мөмкин булса, бары тик бер тәкъдим,—дидем мин,—Андый очракларда без җирдәге диспетчерлар ярдәменә мохтаҗбыз. Ә алар исә нәкъ шул вакытта күрмәмешкә салыналар. Жаваплылыкны үз өсләренә аласылары килми. Ә аларнын локаторлары безнекенә караганда гаять камилләштерелгән һәм берсе сафтан чыкса кайнар режимда эшләп торучы икенчесе бар Безнен бердәнбер локаторыбыз болытлар арасында сафтан чыккан очракта сукыр песи баласыдай битараф булып калабыз. Ә якында яшен яшьнәгәндә, электрон аппаратының төгәл эшләвенә бернинди гарантия юк Яшендәге электр көче йогынтысында еш кына сафтан чыга торган « гадәте » бар анын-дидем мин.-Әнә. үзегез күреп торасыз, яшенле болытларның нинди хәрәкәтчән булуларын. Ул болытлар бер урында гына торсалар икән... Аэрофлот коллегиясендә шундый карар чыгардылар Без фаҗигагә эләккән экипаж әгъзаларының язмышын безнең авиаотряд командирыбыз үзе хәл итәргә тиеш. Әмма Владимир Павлович Жулква кешелек сыйфатларына гаять бай һәм мәрхәмәтле җитәкче иде. Ул безнен хәлгә керә белде. Мәскәүдән кайткач та өч көн ял бирде һәм без яңадан шул ук экипаж составында бергатәшеп яраткан хезмәтебезне һавада дәвам иттек Безгә ин беренче бирелгән задание—Симферополь аэропортында калдырып кайткан самолетыбызны Минск аэропортында урнашкан рембазага илтеп тапшырырга. Ә бит ул деформация кичергән 45038 номерлы самолетны гамәлдән чыгарырга, дигән әмер килгән иде бит Инде алгарак китеп әйтәм, ремонт ясагач та аны Казанга янә без алып кайттык. Үзебезнең самолотыбызны Минскига илтеп кайткач та безнен экипажны кабат Симферопольгә җибәрделәр. Иртә унмаса кич уңмый, кич унмаса һич уңмый, диләр Инде Симферополь һава капкасы булган Емельяновка дигән җирне үткәч тә безгә түбәнәергә рөхсәт иттеләр Без инде хәзер өер болытларга бер күмелә бер чыга очабыз. Нәкъ шул чакны безнен сул канат астыннан тияр-тимәс диярлек бер истребитель очып узмасынмы! Мин бу турыда тиз генә Симферопольгә хәбәр итәм. Ул да булмый, безнен арттан биш-алты минутка соңрак килүче Ил-18 самолетының командиры шул ук каналда гауга күтәрә: —Симферополь, безгә нидер килеп бәрелде Болытларга күмелеп очабыз, нәрсә икәнен абайламый калдык... Без самолетыбызны перронга илтеп туктаткач га. тиз генә урыннары быздан төшеп. Ил-18 самолетын каршыларга йөгерәбез. Ниһаять, ул да исән-имин жиргә төшеп утыра. Әмма аны перронга түгел, ә исә сафтан чыккан очкычлар рәтенә китереп туктаталар Якынрак барып тамаша кылсак, ике күзебез дүрт булды Ил-18 самолетының сул канат очы ярты метр чамасы әйтерсең лә балта белән чабып алынган... Ярын әле ягулык салган өлешенә туры килмәгән диештеләр техниклар, югыйсә, һавада янгын чыгасы көн кебек ачык. Авиадиспетчер янына кергәч тә барысы да аңлашыла. Тихорецк шәһәре янында урнашкан хәрби аэродромнан әлеге МИГ-17 истребительләрендә курсантлар очарга өйрәнатәр икән... Безнен рейсны тоткарлап, экипажны, янәсе, аэропорт инспекциясенә чакыралар Бу юлы инде фәкать шаһит буларак кына. Җәйге навигациянең ин кызу чагы Аэровокзаллар пассажирлар белән шыгрым тулы. Иншалла. хәвеф-хәтәрсез без инде ай буена очабыз. Нәкъ бер ай дигәндә, без оча торган самолет белән янәсе бер гадәттән тыш очрак. Чираттагы рейс белән Волгоградка очарга җыенабыз. Мин. тормозларга басып, бар куәтенә таз өстим. Двигательләрнең эшләу сыйфатына колак салгач та. очкычны үз ихтыярына куям. Ул шунда ук ыргылып алга чаба башлый. Бу курс белән очып киткәндә полоса тауга түбәнрәк, шул сәбәпле самолетның тизлеге дә сизелерлек арта. Инде менә-менә җирдән аерылып китәбез дигәндә генә кабинага стюардесса йөгереп керә: — Командир! Пассажирлар салонында янгын,—дип сөрән сала ул. Әлбәттә, тикшереп торырга вакыт юк. Полоса инде бетеп бара, әмма күрә торып самолетка янгын капкан килеш очып китәргә дә ярамый һавадагы янгын—ин куркыныч фаҗига Әнә шундый уй-фикер минем башка яшен тизлегендә килеп керә. Мин, озак та уйлап тормыйча, двитательләргә өстәлгән газны тулысынча алам да. авария тормозларына ике аякны да терәп басам. Самолетның сигез көпчәге дә чыелдап ала һәм бар көпчәкләрдән берьюлы төтен чыга башлый. Полоса беткәч тә без әле тагын ике йөз метр чамасы кара җирдән шуышып барабыз Ниһаять, ничәмә тонналы бетон плитәләрдән өелгән корылмадан ун- унбиш метр барып җитмичә туктап калабыз Мин салонга йөгереп чытам Ул чыннан да әче төтен белән тулган. Тышкы ишекне ачып җибәрү белән салоннан кышын мунчадан чыккан пар кебек югарыга төтен күтәрелә Азмы-купме вакыттан сон нәкъ шул бетон корылмата бер ТУ-124 самолеты һәм бер ЯК-40 реактив самолеты килеп бәрелде. башлады. Озакламый бу тамашаны күреп, старттагы янгын сүндерү машиналары да килеп җитте Ярый ла барысы да хәвеф-хәтәрсез тәмамланды. Тик көпчәкләрне генә алыштырырга туры килде. Ут капкан очкычта Янгын дигәннән, безнең ТУ-24 самолетында булган тагын бер вакыйга турында искә төшерми булмый. Монысы инде һавада чакта булган хәл. Самолетыбызга капкан ут экипаж әгъзаларының гына түгел, ә исә барлык пассажирларның да котын алды һәм һәркайсыбызның язмышы ул санаулы минутларда Ходай Тәгалә кулында иде. Ленинградтан Казанга кайтып барабыз. Вакыт төнге унберләр чамасы. Безнең самолет өчен бирелгән эшелонга—10 мен метр биеклеккә менеп җитәргә әле шактый ара бар. Берничә сәгатькә тоткарланган рейс пассажирлары җирдәге мәшәкатьләреннән соң бераз ял итсеннәр дип, мин бортмеханикны салондагы кайбер утларны сүндереп керергә киңәш иткән идем. Ул чыгып китеп, бары тик бер-ике минут вакыт үткәндер, мөгаен, кинәт сул яктагы двигательдә нидер шартлагандай булды. Шул ук мизгелдә әлеге двигательгә контроль ясап торучы приборлар да берсе артыннан берсе нормаль күрсәтмәләреннән читләшеп, реактив двигательнең сафтан чыгуын расладылар. Андый вакытта инде инструкция буенча бары тик бер чара—газны кысып, ягулык керүне туктатырга гына кала һәм мин шулай эшләдем дә. Ул да булмады кабинага бортмеханик йөгереп керде: —Командир, сул двигательдән койрыкка кадәр ялкын сузылып бара,—ди. —Ә ни эшләп алай булгач, янгын сүндерү системасының сигнал лампочкасы кабынмады икән соң? Мин -О- сигналын тиз генә ялгап, шул ук вакытта җир белән элемтәгә керәм һәм хәлне аңлатам. Командир буларак миңа бирелгән хокуктан чыгып үземнең ниятем—Ленинградка курс алганыбыз турында да әйтәм. Ул арада бортмеханик янгын сүндерү системасының беренче чиратын инде кулланып та өлгергән. Ләкин аның файдасы ташка үлчим генә булып чыкты. Янгын бераз сүнеп торды да. төнге караңгылыкны ярып, кабат пассажир тәрәзәләренә үрелә башлады. Икенче чиратны кулланырга туры килде. Ләкин анысы да тиешле нәтиҗәне бирмәде. Бәхеткә каршы ул чагында без инде утыру полосасына якынлашып килә идек. Диспетчер рөхсәте белән аэродром өстеннән әйләнеп тормыйча турыдан гына (гадәттән тыш шартларда) җил уңаенда бер двигательдә төшеп утырабыз. Янгын сүндерүчеләр инде машиналары янында көпшәләрен тоткан килеш безне көтеп торалар. Бу рейста Татарстан обком секретареның хәләл җефете дә кайта иде. Мин кабинадан килеп чыгуга, аның беренче соравы шул булды: -Шулай ук без һәлакәткә дучар идекмени? Шундый зур самолетны ничек бер двигательдә генә утырта алдыгыз»,—диде ул калтыранган тавышы белән. —Бу безнең беренче утыруыбыз гына түгел, чөнки бит Татарстан авиаторлары иске самолетларда очалар.—дидем мин. Без бортмеханик белән шунда ук самолеттан сикереп төшеп, реактив соплога күз төшердек. Күренеп тора: эчтәрәк урнашкан реактив турбина күчәреннән ычкынып китеп, башкаларын да сафтан чыгарган. Акрын җил искәндә дә зырылдап әйләнеп тора торган «калаклы» компрессорны ике куллап та әйләндереп булмый. Казаннан төзек двигатель китереп җиткергәнче бу вакыйга оезгә ул көннәрне падишаһ галижәнапләренең Кышкы сарае белән якыннан танышып экскурсиядә йөрергә мөмкинлек бирде. Күгәрченнән күргән зыян Безнен «корыч» очкычларыбыз, хәтта йодрык кадәрле кошлардан да шактый зур зыян күрәләр иде. Мәскәүнен Шереметьево аэропортына төшеп җитәргә бары тик санаулы метрлар гына калды Шу i мизгелдә полосага җитәрәк, җирдә җим чүпләп йөргән күгәрченнәр төркеме дәррәү күтәрелеп китмәсенме' Безгә исә монарчы күзгә чалынмаган һәм көтелмәгәндә кинәт кенә каршыга очып килеп чыккан кошчыклардан читкә тайпылу мөмкин түгел. Чөнки авырлыгы утыз тоннадан да артык булган һава лайнерын җәһәт кенә борып алганда да. ул барыбер инерция буенча күпмедер араны элеккеге юнәлешендә барачак Төшу тихтегебез бары тик 280 км гына булса да. кабина тәрәзәсенә берничә күгәрченнең канлы таплары сыланып калды. Әмма шул ук вакытта двигательнең эшләвендә ниндидер ят тавыш пәйда булды Мин моны самолет белән идарә игү белән мавыгып баштарак ишетми калганмын. Шулай да бортмеханик киңәшен колакка салып, двигательне сүндерергә мәҗбүр булдым Бер двигательдә самолетны аэровокзалның перронына китереп туктаткач та. безне каршы алган авиатехник канатларның берничә җирдән яньчелгәнен күреп, башын чайкап куйды—ни булганын ул бодай да чамалап алган иде инде. Сул як двигательнең һава туплагыч каналын кесә фонаре белән яктыртуга, анда күгәрчен кереп кысылганын абайлап алабыз. -Ярый әле двигательне вакытында сүндереп өлгергәнсез,-диде ул,—югыйсә, сигез мен әйләнештә эшләүче реактив компрессор Калаклары челпәрәмә килгән булырлар иле Шулай ла бу двигательнең язмышын, яхшылап тикшергәннән сон. махсус комиссия генә хәл итәчәк әле Шулай булгач, экипажга кунак йортында торып көтәргә туры килср,- диде ул. Рейсны киек казлар тоткарлады Бусы инде киек казлар белән булган хәл. Без Кишинев шәһәреннән кайту уңаенда Запорожье аэропортына тукталыш ясарга тиешбез. Энгер- менгер вакыт Ерак офыкта тан инде сызылып кына атып килсә дә. аста җир өсте әле карангылык кочагында. Днепр елгасы сазлыклары өстендә без соңгы борылыш ясыйбыз. Турыга чыккач та полосага төшеп утырырга гына кала Шассиларны чыгарырга команда бирәм Нәкъ шул чакны безнен очкычка таба киек казлар якынайганы күземә чалына. Биеклек тә шактый бит әле Бу югарылыкта ниләре калган аларнын Самолетны аска ыргылдырам һәм аллы-артлы тезелеп очкан казлар безнен баш түбәбездән үтеп китәләр Ул да булмый, шап-та шоп безгә нәрсәләрдер килеп бәреләләр. Сизелә ки. болары да шул казлар булыр!а тиши Инде җиргә төшеп утыргач та күренә, бу чыннан да шулай булып чыкты Шул казларның берсе шасси рамына кысылып калган Ул да безгә шактый мәшәкать тудырды. Репсны ярты тәүлеккә диярлек тоткарлап, самолетны махсус кузлаларга «элеп», шассиларны бер җыеп, бер чыгарып, шактый азапландык Запорожье авиатехниклары белән бергәләп. Бөркет һөҗүме Ә менә бу вакыйга Төньяк Кавказның «Минеральные воды» аэропортында булган иде Полосадан күтәрелеп барганда, безнен очкычы быз кинәт бөркет һөжүменә дучар булды Ай-Һай гайрәтле кош икән ул Кавказ бөркете' Күрәсең, ул нәкъ шул турыда очыш курсының ун ягында «Кинжал» дип исемләнгән гаять очлы тау кыясыннан күтәрелде булса кирәк Иә күкәй салып утырганда, ә бәлки нәниләрен бимазалаганнары өчен самолетларга ачуы чыгып, үч алырга теләгәндер. Ярый да. без әле күтәрелеп кенә бара идек. Шул сәбәпле тизлек зур түгел иде. Юкса, самолетны тишеп кергән булыр иде. Шулай да каты бәрелде. Әлбәттә, инде кыю бөркет бәләкәчләре хакына үзе һәлак булды, әмма безне дә аэродромга кире кайтып утырырга мәҗбүр итте ул. Чөнки без кинәт җир белән элемтәне югалттык. Инде җирдә ачыкланганча, ул безнен антеннабызга килеп бәрелгән икән. Шулай итеп, әлеге мәгърур кош авиаторларга шактый мәшәкать тудырды. Тычкан—навигатор Ярый ла. кош—кош инде ул. Ни әйтсәң дә. һавага алар хуҗа. Ниндидер ясалма кош—самолет, әлбәттә, аларның көндәше булса кирәк. Ә менә һавада безгә чүт кенә авария ясамый калган, экипажны кыен хәлдә калдырган тычканның авиациягә нинди кагылышы бар соң? Ун мең метр биеклектә Мәскәүгә якынлашып киләбез. Төнге очыш, җитмәсә ул болытлар катламында бара. Ара-тирә нык кына селкетеп тә ала. Димәк, кайдадыр якында гына яшенле болыт булуы да ихтимал. Әнә шундый шактый катлаулы һава шартларында барганда, кинәт кенә безнен компас системасы сафтан чыкмасынмы' Ә бит компас җирне күрми очканда төп прибор Штурман алай да тикшереп карый, болай да—әмма нәтиҗәсез. Бу турыда Мәскәү авиадиспетчерына хәбәр итәм һәм янәсе *0» сигналын ялгыйм. Болай иткәндә «һәлакаткә дучар» булган самолетны өхтексез контрольдә тотачаклар. Ул алай-болай һава трассасыннан тайпыла башласа, авиадиспетчер экипажга булышырга тиеш. Запас аэродромнар Домодедово белән Горькийда. Ләкин аларның берсе дә компассыз барган самолетны үзләренә кабул итәселәре килми, чөнки аларнын да аэродромнарында күз күреме чикләнгән Мин экипаж әгъзалары белән киңәшеп, ягулык запасын тагын бер кат барлагач. Казанга таба юнәлеш тотарга дигән карарга киләм. Очуыбыз җил уңаенда бит. ягулык җитәргә тиеш. Ул арада инде яктыра да башлады. Бортка алынган мәгълүматларга караганда, ярый әле һава торышы Казанда башка аэропортларныкыннан яхшырак булып чыкты. Үзебезнен аэропортка төшеп утырганда, компас турында без бөтенләй истән чыгарган идек инде... чөнки көндезге яктыда һәр нәрсә таныш булган үз аэродромыңа компассыз төшеп удыру әллә ни куркыныч янамый. Казан аэропорты авиатехниклары әлеге самолетның идән астында көне буе маташкач та. ниһаять, компасның сафтан чыгу сәбәбен ачыклыйлар. Бер-ике көн элек бүтән экипаж шушы самолетта Ленинградтан фәнни-тикшеренү институты өчен ак тычканнар алып кайткан булган икән. Менә шул чагында берничә качкын тычкан самолетта посып кала. Күрәсең, аларнын бик ашыйсылары килгән булса кирәк, югыйсә компасның ток үткәргеч чыбыгын кимерергә тотынырлар иде микән? Иминлек сагында торучылар гаебе белән Әмма андый югарыда бәян ителгән хәвефле хәлләр авиациядә сирәк була. Күп очракларда кешеләр үзләре гаеплеләр. Әйтик, җирдә утыручы авиадиспетчерлар. Алар һавадагы самолетларның хәрәкәтен локатордан күреп, һава пассажирлары иминлеген тәэмин итәргә тиешләр Әмма бу очракта киресенчә килеп чыкты. 1973 елнын җәендә Сочидан кайтып киләбез. Безнең самолетка бирелгән ун мен метр биеклектә Куйбышевтан ерак түгел «Жигули» тауларына'якынлаштык. Анда радиостанция куелган, без төгәл шунын аша үтәргә тиешбез. Кайчан һәм нинди биеклектә үтәчәгебез турында инде без югары биеклекне контрольдә тотучы диспетчер белән элемтәгә кереп ана хәбәр иткән идек. Озак та үтми минем алдагы радиокомпасның угы инде уйный да башлады. Димәк, радиостанция безнен алдыбызда гына диярлек Бу төбәктә һава болытлы, әмма бертоташтан түзел Шул чакны сул яктан, безгә чапырыш килеш, икенче бер самолет килеп чыкмасынмы' Мөгаен, ул азе безне күрми калды. Югыйсә, анын командиры ■ Борт такой-то (номеры истә калмаган) проходим Жигули, высота 10 тысяч»,—дип гадәттәгечә генә искәртер иде микән диспетчерга Шулай итеп. ТУ-134 самолеты безнен борын төбебездән выжылдатып \зды да китте. Ул шулкадәр якын иде ки. безнең очкычыбыз исә. анын реактив двигательләреннән ыргылып чыккан дуамал һава дулкынында берничә мәртәбә тирбәлеп тә алды Безне кара-каршы килеп бәрелү һәлакәтеннән бары тик секундлар аралады. Мин Куйбышев диспетчерын йолып казыр өчен тавыш күтәрмәдем, радиостанцияне үтеп китү вакытын бераз соңрак бирдем Куйбышев диспетчеры безгә түбәнәергә рөхсәт итте һәм шул уңайда хатасына үзе дә төшенеп, гафу үтенде. Әмма бу тавыш инде элеккегесенә охшамаган иде. Күрәсең, өйрәнчек (икенче) яшь диспетчер безне шул хәлдә калдырган иде булса кирәк. Нәкъ шушынарга охшашлы вакыйга моннан бер ел элек Днепропетровск аэропортында булган иде инде. Ташкенттан Мәскәүгә «Пахгакор* футбол командасын утыртып барган ТУ-134 самолеты шул ук биеклектә каршыга килгән икенче һава лайнеры белән маңгайга маңгай бәрелешәләр Нәтиҗәдә. ике самолет ватыклары белән бергә. Днепр пляжларында кызынып ятучы кешеләр өстенә бихисап мәет әгъзалары да коела. Без ул фаҗигале көннен икенче яртысында Днепропетровск аша Киевка очкан идек. Шуннан кайту юлында кабат шул ук аэропортка төшкәч, мондый хәбәрне дә ишеттек Ьу фаҗига өчен жавап бирергә тиешле булган диспетчер, инде үз гомерен үзе чикләгән. Аны сак астына алгач та. ябып куйган бүлмәсендә муенына элмәк салган Шулай итеп, һавада башланган һәлакәт шул көенчә җирдә дә фаҗига белән тәмамлана, һава хәрәкәте иминлегендә торган әлеге диспетчерның үз мәете, анын аркасында һәлакәткә дучар булган әрвахларның йөз илле беренчесе була. Бу очракта да төп гаеп өйрәнчек өстендә була, әмма закон буенча анын остазы жавап бирергә тиеш... Кайчакларда шулай да була иде Инде һавада булган хәлләрне сөйләгәндә шуны да әйтеп китми булмый Кайчагында безгә—гади очучыларга авиация кануннары белән санашмаска үзебезнең җитәкчеләребез дә булыша торганнар иде Шундый вакыйга әле дә истә Безнен экипажга 265 рейс белән Мәскәүгә барып кайтырга йөкләнелгән иде Аэропортта мине үзебезнең авиаотрядның иң өлкән командиры кул биреп каршы алды — Кара аны уяу бул Очышыгыз махсус контроль астында торачак Сезнен рейс белән обком хуҗасы очарга тиеш,—диде Өл<|)әт Мостафин. югарыга таба карашын чөеп. Дежур синоптик ярдәмендә без экипаж белән башта, барачак Шереметьево аэропортының һава торышы белән җентекләп танышабыз. Аннан соң Мәскәү төбәгендәге бүтән аэропортларның да хәлен беләбез, әмма берсе дә бик ышанычлы түгел. Инде минем һәрчак көр күңелле шгурманым такмаклап та куйды: «Иртә томан, кич тә томан, бу Мәскәүгә ни булган?» Чыннан да. шул томан аркасында алдаш көнне дә кичке рейсны үп< алмый калганнар икән бит. Мин дә задание биргән җитәкчегә расписание буенча барып җитә алуыбызга шик куйдым. Чөнки мина командир буларак, очышны үз өстемә алу өчен инструкциядә күрсәтелгән гарантия юк. Әмма мондый икеләнүем, күрәсең командирыма ошап җитмәде. —Алай-болай Мәскәү ябылса, запас аэропорт Горькийда утырырсыз. Һава ярыйсы бит. шунда көтәрсез,—диде ул.—Әгәр үзенә ышанып җитмисен икән, башка экипаж чакырам,—дип тә өстәп куйды остазым, мина кырын карап. Ул арада Шереметьево аэропорты синоптигы аэродромдагы томан- нын күз күремен тагын ике йөз метрга арттырып куя. Әмма бу вакытлы күренеш кенә, һавада эшләвемнең күп еллык тәҗрибәсе шуны сиздерә. Ләкин шулай да пассажирлар төялгән очкычта һавага күтәрелергә бу мина «рөхсәт» бирә. Пассажирларны утыртып бетергәч, самолетка Обкомнын Беренчесе күтәрелде (Ул чагында әле Татарстанның иң олы җитәкчеләренең дә. партиянең күренекле әһелләре булуларына да карамастан, хәзергечә «үз» самолетлары юк иде. Алар «гади халык» белән бергә утырып очтылар.) Нәкъ шул чакны хуҗаны озатырга килгән иптәш, муенына кул аркасы белән сызып: —Урынына илтеп җиткерергә тырышыгыз, командир, югыйсә... Түрә самолетка кереп киткәч тә әлеге ярдәмче тагын шул ук хәрәкәтләрен кабатлады. Аннары, сәгатенә күз төшереп алды да, минем колаккарак елышып: «Тагын дүрт сәгатьтән сон ул Брежнев янында булырга тиеш».—дип кисәтте. Менә без инде һавада. Бераздан Горькийны узып китәчәкбез. Кыска дулкынлы радиостанция ярдәмендә һава хәрәкәте диспетчеры белән элемтәгә кереп, һава торышының соңгы мәгълүматлары белән танышам. Запас аэродром буларак, әлегә ярыйсы кебек. «Ләкин безнен аэропорт ябык,—ди диспетчер.—Сәбәбе—самолетлар урнаштырырга урын юк!» «Менә сиңа кәлҗемә,—дип, үчекләп куя аны минем штурман.—Аэродромда урын юк. имеш». Безгә һавада чакта диспетчерлар белән гапләшергә катгый рәвештә тыела. Без анын белән элемтәне өзеп, Мәскәүгә күчәбез. Элемтәгә Шереметьево аэропортын чакырабыз. «Ярый, әлегә безгә таба курс тотыгыз»,— ди өске һава зонасы диспетчеры. Әмма без Мәскәү һава зонасында түбәнәеп, утырырга килгәндә, аэродромда күз күреме кинәт начарланып китә. Инде безгә ни эшләргә кала. Запас аэродром безне кабул итүдән баш тартты, ә Мәскәүнекеләр барысы да томан эчендә калган. Хәзер инде пассажирлар иминлеге өчен экипаж командирыннан гайре беркем дә җаваплы түгел. Ә безнен самолет салонында бит әле дистәләгән пассажир белән бергә Беренче үзе дә утыра. Анын өчен икеләтә җавап тотарга туры киләчәк... Мин. һич тә икеләнеп калмыйча, Шереметьево аэропорты диспетчерына: —Сезнен аэродромга утырабыз,—дим һәм утырышка ярдәм итәрлек барча радио җиһазларны да эшкә җигүне таләп итәм. Мин ышанам, биредәге полосаның озынлыгы Казанныкына караганда өч мәртәбә озынрак, ә киңлеге исә ике мәртәбә кинрәк. Радио җиһазлар да һәрчак яхшы эшли иде биредә. Бу инде самолетны «сукыр» килеш утырту өчен гарантия дигән сүз. Иминлектә контрольдә торган соңгы звонок шалтырады. «Полосага житәргә бер чакрым калды».—ди штурман. Аны мин үзем дә беләм. Звонок нәкъ шуны анлата да инде. Әмма полоса күренми... Ниһаять, җирне бөтенләй күрмичә, бары тик приборлар ярдәмендә генә бетон полосага төшеп кунаклыйбыз. Инде очкычыбызның полосада йөгереп барганын сизәм, шулай да тормозларга басарга ашыкмыйм... Әгәр дә полосаның бер кырыена эләккән булсак, тигезсез тормозлау нәтиҗәсендә самолетны бетоннан чыгарып атуы мөмкин. Әйдә, йөгерә бирсен! Әйткәнемчә, полоса биредә чамасыз озын бит. Менә без бөтенләй тукталып калабыз. Әмма кайсы якка тартылып 180 градуска борылыш ясарга? Арбада утырган килеш ат дугасы күренмәстәй томан. Сиксән метр киңлектәге полосаның бер ягы да күзгә чалынмый. Шулай да мин ун якка ярым борылыш ясап, очкычны акрын гына кырыйга табарак юнәлдерәм. Бераз баргач минем ярдәмчемикенче пилот, тәрәзә форточкасына башын тыккан килеш —Сигнал мгларын күрәм. командир, сулга борыла башла,—ди. Жәяүледән дә акрынрак барып, ниһаять, перронга килеп туктыйбыз. Безгә ярдәм иткән диспетчерга рәхмәтләр яудыргач та сонгы үтенечемне —Зинһар өчен пассажирларны төшерергә безгә трап бирсеннәр әле, шул турыда перрон хезмәткәрләренә җиткерегез,—дим. Очыш тәмам Без—барча экипаж әгъзалары—катлаулы очышның унышлы төгәлләнүенә куанып хушка килеп утыргач, мин Беренчене искә төшереп, тизрәк анын янына йөгереп чыгам Ул инде пәһлевандай гәүдәсе белән коридорны каплап кабина янында басып тора. Безне күргәч тә дәшми-тынмый гына башын чайкап куйды. Ни и ну. янәсе. Перронда безне каршы алучы ник бер адәм заты пәида булсын Менә сина махсус контроль. Трапнын безнен тарафларга әле тиз генә килеп җитмәячәгенә тәмам ышангач, без Беренчене ничек жиргә төшереп бастырырга дигән ният белән баш вата башлыйбыз Безнең бортта алюмин баскыч бар-барын. әмма ул шалтайбалтай гына. Анын буенча исән-имин төшеп җитәргә бернинди гарантия лә юк. Ә җирлән самолет бусагасына кадәр шактый биек. Ул арада Беренчебез сәгатенә күз сала-сала арлы бирле йөрергә тотынды Күрәсең, ул үзе дә борчыла булса кирәк. Шулай да бердәнбер чара буларак, мин бөтен җаваплылыкны үз өстемә алып, анын ризалыгы белән шалтырап торган баскычтан төшерәбез. Без—экипаж әгъзалары өчәүләп, астан баскычны терәп тотып торабыз, беребез ана өстән булыша. Шула да баскычыбыз бөгелде-сыгылды. әмма сынмый калды Ниһаять. Беренчебез каты җирдә нык басып тора, инде мина. Ходай ярдәме белән, анын иминлеге өчен җавап бирергә туры килмәде бугай. Ул арада мина өстән бортмеханик аваз сала — Командир, ә калган пассажирларны ни эшләтәбез? Күпме ягулык салырга?- кебек сораулар яудырып, күпмегәдер минем игътибарымны үзенә җәлеп итеп торды. Инде әйләнеп баксам, безнен Беренчсбездән җилләр искән. — Кая таба китте сон ул.—дип сорыйм, янымда басып торган штурманнан — Мин күрми калдым —ди ул. Икенче пилотның җавабы да шул ук — Менә сина пәрәмәч! Каян эзләргә инде аны хәзер? Ә ул арада томан шул дәрәҗәдә куерды ки. кая ана аэровокзалны күреп танырга, яныбыздагы очкыч канатының яртысы гына күзгә чалына. Тотындык кычкырырга Өчәүләшеп төрле тарафларга борыла-борыла беравыздан сөрән салабыз: — Иптәш т... Фикрать Әхмәтҗ.. Әмма жавап юк Тагын кабатлыйбыз. Ниһаять, ул томан эченнән дәшми-нитми үзе килеп «тыкты Инде бүтән югалтмас өчен мин Беренченең җиңеннән эләктереп алам һәм үзебез генә белгән ориентирлар ярдәмендә аэровокзалны эзләп китәбез. Кабаланып диярлек эзли торгач, ниһаять, без аэропортмын соры бина стенасына чүт кенә мангаебыз белән килеп төртелми калабыз. Беренчебезне депутат бүлмәсендә черем итеп утырган кызнын кулына тапшырга«< та. җинел сулап куям. Диспетчер бүлмәсенә юл тотканда, штурман: —Әгәренки ул үзе табылмаган булса. Мәскәү аэродромы буйлап Татарстанның Беренче секретарен эзләп йөрүче махсус группаны күз алдына китерә аласынмы9—диде мина текәлеп Инде шунысын да өстәми булмый Үз урыннарында калып, шактый вакыт трап көтеп тилмереп утырсалар да. бер пассажир безнен борт кенәгәсендә шундый язма калдыра: «Казан аэропорты очучыларынын осталыгына сокланып туя алмыйбыз Күзгә төртсән күренмәслек томанда да аэродромга төшеп утыра алдылар алар...» Бу юлларны укыгач та минем ярдәмчем болай ди —Әгәр бу рәхмәтне Казанга кайткач иминлек инспекторы укый-нитә калса, ну эләгә безгә командир... Безгә чынлап та. шактый ук эләкте, тик соныннанрак. Отряд командиры исеменә Мәскәүдән килгән хат авторының фикере башка төрлерәк иле Аны шул чагында безнен белән очкан хәрби очучы язган. Ул экипаж командирын, ягъни мине һава торышына карата булган инструкцияне бозуда гаепли һәм андый очышның ничек тәмамлану ихтималын сурәтли Әмма безнен командирыбыз ул эшне зурга җибәрмәде Күрәсең. Татарстанның Беренче заты белән бәйләнешле булуын да истә тоткандыр, бәлки. Барысын да яңадан тикшереп-нитеп тә тормыйча, үткән эшкә салават, дип кулын гына селтәде. Ә без шул ук экипаж составында очуыбызны дәвам иттек һәм янадан-яңа могҗизаларга тап була тордык... Чөнки без иске самолетларда очтык. Шулай да һавада гел кабатланып торган хәвефле хәлләрнең байтак өлеше самолетларга куелган җиһазларның сафтан чыгуы белән бәйле була торган иде. чөнки без бит нигездә иске самолетларда очтык Дистә еллар буена һавада эшләп тә Казан аэропортына яна самолет кайтартканнарын хәтерләмим. Ул заманда (хәзер дә. мөгаен, шулай) өр-яңа очу аппаратларын мәскәүлеләр алалар иде. аннан сон шактый гына очкач та аларны Куйбышев шәһәрендә урнашкан Идел буе гражданнар авиациясе идарәсе карамагына тапшыралар. Куйбышев аэропортында аларны тагын күпмедер талкыгач, инде кыршылып-таушалып беткән самолетларны Казанга шудыра торганнар иде. Янадан-яңа конструкцияле самолет дөньяга пәйда булуга да карамастан, мондый гаделсезлек елдан-ел кабатлана килде. Ә бит аларнын кайберләре Казан заводларында төзелә торган иде. Казан очучыларына куркынычсызлыкны тәэмин итү таләпләре шул ук дәрәҗәдә куела иде. Без исә казанлыларны кырык ямаулы самолетларда очыртабыз. Югыйсә, бит аларнын да Мәскәү яки Самара кешеләреннән ким җире юк. Әлбәттә, төрле хәвефле хәлләр бездә шактый ешрак була иде. һавада двигатель туктап калу дисеңме, янгын чыгу дисенме—барысы да булды. Шул ук вакытта безнен Казан аэропорты бөтен Идел буе идарәсе китергән кадәр акча китерә иде. Әмма без эшләп алган акчалар Куйбышев белән Мәскәүгә китеп бара. Аннан исә иске самолет булып кайта. Ул чакта ук инде шәбрәк, уңайлырак пассажир лайнерлары алып булыр иде. Үзебезнең Казанда ясалып чыгалар бит әле! һаман да шул— полосагыз ярамый, диләр. Шул ук «Ту-124» белән дә ике-өч тапкыр килеп карагач, мәскәүлеләр, тбилисилылар. куйбышевлылар үзләре дә безгә очудан баш тарттылар. Чөнки алар килгән саен диярлек берәр ЧП була иде. — Ничек шушында жай табып очалар алар?—башка шәһәрдән килгән коллегаларыбыз шулай дип безгә шаккаталар иде. Без исә шул иске аэродромнан ТУ124 тә 15 ел очтык. Җитмәсә, ел әйләнәсендә. Күптән инде проектлаштырылган яна аэропортны төзергә Мәскәү һаман акча таба алмады. Ә бит озак еллар буена пассажирларга гына түгел, шәһәр кешеләренә дә куркыныч янап торды. Берьюлы ике үзәккә бәйле булу менә нәрсәгә китерде. Финанс ягыннан гына түгел, кадрлар ягыннан да рәнҗерлегебез бар иде. Экипажга командир сайлауны Куйбышев кына хәл итә. анысы да әле Мәскәү ризалыгы белән. Гражданлык авиациясенең бөтен эшләү дәверендә (20 нче еллардан кала) аэропорт начальнигы, шул исәптән авиаотряд командиры булып Мәскәүдән яки башка җирдән китергән кешеләр генә эшләде. Казанлыларга ышаныч юк иде. Ә читтән килгән җитәкчеләрнең нинди икәнен үзегез беләсездер. Алар бик озак яшәми иде Киләләр, шәп квартира алалар, аннары аны бүтән шәһәргә алышалар. Гел шулай булып торды. . Ә бит Казан аэропорты Идел буенда ин өлкәннәрдән исәпләнә. Аэропорт музеендагы документлар Татарстан гражданлык авиациясенең тарихын күз алдына ачык бастыра ТССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан (анын рәисе Мохтаров инициативасы белән) 1918 елнын көзендә үк халык хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен беренче авиабаза оештырыла. Тагын да ераграк карасак. 1917 елнын 13 февралендә язылган шундый документ бар: -Его превосходительству Господину Главноначальствующему Казанской губерНипОКОрнейше прошу Ваше Превосходительство принять: 500 рублей на имеющуюся быть открытой в гор. Казани Авиационную школу и 500 рублей на подарки воинам к Пасхе. Вашего Превосходительства покорнейший слуга А. Афанасьев». Ул елларда бетен илдә Казан белән Тифлис аэродромнары гына I нче класслылар исәбенә кертелгән Казанда бөтен СССР һава флоты өчен кадрлар әзерләгәннәр. Шуна да карамастан. Казанда очучылар коллективы белән күпме еллар читтән килгән кешеләр җитәкчелек итте. Башта булган мөстәкыйльлекне дәүләт структуралары әнә шулай бетерде. Сизәм. мин инде төп фикеремнән бераз читкәрәк тайпылдым бугай Әйтергә теләгәнем бары тик әнә шул дәвердә үзем очкан самолетларда булган хәлләр турында гына иде. Аларнын да. минем уемча, ин гыйбрәтле очраклары турында гына сүз барды. Ә өч дистәгә якын һавада эшләү елларында андый вакыйгалар (кечесе дә. олысы да) ай-һай. күп тапкырлар кабатландылар алар Ни әйтсән дә. әгәренки шул һавада хезмәт иткән сәгатьләрне бергә кушып санасан. күктән бер дә төшмичә ике ел ярым вакытка тәнгәл булыр иде. Инде ин соныннан шуны да әйтеп китәргә телим. Без теге вакытта упкынга чумган 45038 номерлы ТУ-124 самолетының язмышы тагын да фаҗигалерәк рәвештә төгәлләнде. Анын белән әнә шул соңгы очышта минем сабакташым, беренче класслы очучы Геннадий Воробьев идарә иткән иде Ин аянычлысы шул. әлеге рейска Геннадий үз теләге белән очкан идс Айлык график буенча бу рейс белән аның экипажы очмаса да аңа ул бик кирәк иде. Хәләл җефетен Киевтан алып кайтасы бар. Ә җәйге айларда билет юнәтүләр җиңел түгел. Әнә шуннан кайтканда ун мен мегр биеклектә, сәгать төнге бердә Пенза шәһәренә җиткәнче, самолет һавада таркала. Катастрофа булган урында Геннадийның олы улы атасын бармагындагы (дөресрәге сөягендәге) кин алтын балдагыннан танып ала. Ә анасын исә. гаять чибәр украиналы ханымны күпереп торган кап-кара толымнарыннан барлый. Әлеге инглиз журналында бу фаҗига 1979 елның 30 августы белән билгеләнә. Катастрофаның сәбәбе «усталость материальной части», дип язылган иле. Ул көн минем хәтергә дә аеруча сеңеп калган. Чөнки әлеге график буенча ул рейс белән нәкъ шул көнне безнең экипаж очарга тиеш иле, ә безне Воробьев урынына Ленинградка җибәрделәр. Менә без инде ул рейсны үтәп әйләнеп тә кайттык. Төнге сәгать унберләр чамасы. Казан аэровокзалы перронында безне нәни флаглар белән һәрчактагы кебек каршы алучылардан берәү дә күренми. Мин диспетчер белән яңадан элемтәгә керәм: «Самолетны кайда туктатабыз?» Ул дәшми Перронда да. гадәттәгечә самолетларны калдыра торган урыннар да ТУ-124 очкыч белән шыгрым тулы. Диспетчерга кабат мөрәҗәгать итәм. —Аптырагансыз икән, сон калдырыгыз шунда берәр җирлә.—ди ул йокы аралаш тавышы белән. Ниһаять, диспетчер янына кергәч, безгә шундый мәгълүмат бирәләр Геннадий Воробьев идарә иткән 45038 номерлы самолет катастрофага эләккән. Иртәгәдән алып бер генә ТУ-124 очкычы да һавага инде бүтән күтәрелмәячәк. Шулай итеп, гражданнар авиациясе министры имзасы белән, бер селтәнүдә, Казан аэропортындагы 28 реактив очкыч һәммәсе дә гамәлдән чыгарылды һәм икенче көнне аэродромның ин аргы чатында өелеп яткан тимер-томырлар рәтенә төрттереп куелды. Аннан сон берничә көн үткәч тә. хәрби училище шәкертләре үзләренең танкларында аэродромга «һөжүм» итеп, әлеге бичара очкычларны изел-ватып, пыран- заран итеп киттеләр. Шулай итеп, Татарстан күгендә унбиш ел буена бер тоташтан хезмәт күрсәткән кыйгач канатлы очкычларның язмышы әна шулай кайгылы төгәлләнде. .игъ