ХӘЗИНӘДӘ-АЛТЫН БӨРТЕКЛӘРЕ
Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Ш Мәржани исемендәге Тарих институтының яна һәм ин яна тарих бүлеге мөдире тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Әмирханның исеме киң катлау Татарстан зыялыларына гына түгел, читтә яши торган милләттәшләребезгә дә билгеле Кин колачлы бу галимнең «төп» иҗат юнәтеше XX гасыр башы татар милли матбугатын өйрәнү Шул ук вакытта анын Казанда чыккан рус матбугаты турында да әһәмиятле һәм күләмле хезмәтләре бар Кыскасы, галимнең ижат офыклары кин һәм ул еллар үткән саен кинәйгән- нән-кинәя генә бара. Төп юнәлештәге эзләнүләре белән беррәтгән. Равил Әмирхан тагын революциягә кадәрге хакимият чорында татарларда халык мәгарифе, милли югары уку йортлары проблемалары. 1905—1907 еллардагы революция тарихы һәм анын белән бәйләнешле рәвештә үсеш алган татар ижтимагый-сәяси фикере, культурасы, дәүләтчелек тарихы, татарларның милли азатлык көрәше, вөҗдан иреге, милли фикерләр язмышы, катнаш никахлар турында да күп язды. Шул ук вакытта ул тел. әдәбият мәсьәләләре хакында да тирән фикерле йөрәккә үткәреп язылган мәкаләләр бастырды Кадерле мираска әйләнгән. Казан каласынын борынгылыгын раслаган тарихи һәйкәлләр— йортлар, урамнар, мәйданнар турында да мәкалә артыннан мәкалә ижат итте Равил Әмирхан халкыбызның иҗтимагый фикере һәм культурасы өлкәсендә эшләп шөһрәт алган X. Әмирхан. Г. Баруди, Г Еникеев. С Максуди. Г Исхакый. Ф Туктаров. Ш Мөхәм- мәдев. Ф Әмирхан, Г Тукай. М. Бигиев, 3 Бигиев, Г Әхмәров, И. Камалов, И Әмирхан. М Гали һ б. турында язып, алар биографиясендә әле халыкка билгеле булмаган үзенчәлекләрне ачты Бу затлы исемнәр йолдызлыгында Р Фәхретдин һәм 3. Вәлиди кебек олуг шәхесләр дә бар; галим аларнын тормышларын һәм игелекле иҗатларын тасвирлаган берничә китап һәм күп санлы мәкаләләр бастырып чыгарды. 1980 еллар уртасында Равил Әмирхан җитлеккән, мәртәбәле тарихчыгалим булып җитеште: татар халкының күп гасырлык рухи-мәдәни мирасын, тарихын, шөһрәтле зыялыларын барлау күзлегеннән язылган хезмәтләренең саны 500 дән артып китте Шуларнын унбишкә якыны—китапмонографияләр. Менә тагын безнен китап киштәләребездә Равил Әмирханның әле күптән түгел генә дөнья күргән «Революциягә кадәрге татар матбугаты (Көнчыгыш— көнбатыш контекстында. Рус культурасы үсеше мисалында)»1 дип аталган чираттагы хезмәте урын алды Китапның «Кереш» өлешендә автор, үткәннәр тәҗрибәсеннән чыгып киләчәккә атлауның никадәр кирәк ■КАЯ JH0HHAH Һәм урынлы икәнлеген, бер геополитик. икътисади һәм рухи яссылыкта яшәгән халыклэрнын бай тарихи мирасларын жит- ди итеп, өр-янадан аналихлаунын зарури булуын датилли. Ул моңарчы але җитәрлек дәрәҗәдә күтәрелмәгән катламнарны намус белән кадерләп өйрәнү һәм шул нигездә «тарих белән» тәрбияләү принцибын мөмкин кадәр тулырак, үтемлерәк итеп гамәлгә кертүнен бүгенге көн таләбе икәнлеген раслый Бигрәк тә күп милләтле Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы шартларында бу культураларның варисларын, ягъни безнен чордашларыбызны интернациональ, патриотик һәм әхлакый-эстетик яктан тәрбияләүне үзәк мәсьәләләрнен берсе итеп күтәрә. Әйе. XX гасыр башында, бигрәк тә 1905—1907 елгы революциядән сон. дөнья цивилизациясе хәзиналәре белән актив рәвештә таныша башлаган татар милләтенен рухи мирасын җентекләп өйрәнүне галим үзенен иҗади максаты итеп куйган Татар халкы үзенен прогрессив интеллигенциясе эшчәнлегс нигезендә төрле халыкларнын һәм илләрнең культура тәҗрибәләренә тәнкыйди күзлектән һәм новаторларча карап фикер йөртә алган Җитлеккән бөек культура, автор бик дөрес ассызыклаганча. милли чикләргә һәм тел киртәсенә карамыйча, һәрксмнен йөрәгенә үтеп керә һәм анын күнелен яулап ала Галимнәр фикеренә караганда. XX йөз башында тагар әдәбияты шундый югарылыкка күтәрелә ки. анын бөтен дөньядагы әдәби процессына кушылып китүе бәхәссез күрснсш-факт итеп бәяләнә Тутан телдә басма сүз булдыру өчен тырышлык гасыр дәвамында алып барылган һәм 1905—1907 еллардагы революциядән сон барлыкка килгән татар матбугат басмалары бу фалның күркәм нәтиҗәсе булып торганнар. 1905— 1907 еллардагы ре вол юиия дулкынында иҗадилыкка юнәлеш алган яна буын интеллигенция вәкилләре фикеренә караганда, бөтен дөнья культурасы казанышларын үзләштерү нигезендә милли культура алга габа тагын да үсә һәм чәчәк ата Мона дәлил итеп галим Г Ибраһимов фикерен мисал итеп китерә: «Безгә Гомер. Данте, Шекспир. Шиллер. Гете. Байрон кебек генийбөекләрнен тәрҗемәләре кирәк... Милли кабыгыбызда тончыгырга теләмәсәк, гомумкешелек культурасы казанышларына таянып, акылыбызны һәм фикерләребезне анын сүнмәс уты белән яктыртырга теләсәк, бу тәрҗемәләрдән башка берничек тә азга китеп булмый. 1905—1907 еллардагы татар матбугаты чын мәгънәсендә кин кырлы, универсаль була Гасыр дәвамында (1808 елдан) кара көчләр белән алып барылган максатчан көрәш нигезендә һәм революция дулкынында туган татар матбугат басмаларының татар мәнфәгатьләрен кайгыртуын, әмма шул ук вакытта татар зыялыларының төрки телле тугандаш башкорт, казакъ һб халыкларның да МИЛЛИ проблемаларын, иҗтимагый һәм рухи ихтыяҗларын калку һәм тирән итеп чагылдыруны намус эше итеп санаганлыгын автор матур мисалларда нигезли Төрле сәяси, иҗтимагый, икътисади, рухн-днни һб кыйблалар тотып, төрле партия, сыйныф, клан-кор- поративлар эшчәнлеген үз итеп дөнья күрүләренә карамастан, газетажурналларның җитди матбугат басмалары буларак, кеше эшчәнлегенен бөтен якларын денья иивили зациясе. бигрәк тә интеллектуаль яктан алга киткән милләтләр дәрәҗәсендә хәл итү мәсләгендә бер яссылыкта торганлыгын галим инкяр итеп булмаслык дәрәҗәдә дәлилли Татар матбугатындагы фикерләрнен төплелеге һәм төрлелеге (плюрализм) татар менталитеты өчен хас булган унай күренеш дип бәяләнә Шул ук рәвешле революциягә кадәрле татар матбугатын төрле яклап комплекслы өйрәнү галимгә, томаналыгы сәбәпле татар җәмгыяте үз эченә бикләнеп яшәгән, ябык тормыш алып барган, дини фанатизмга бирелеп, христиан Ауропасы һәм рус культурасы кыйммәтләрен кире каккан дигән уйдырманы җилгә очырырга мөмкинлек биргән. Равил Әмирхан тикшеренүләре күрсәткәнчә. XIX гасырның икенче яртысында ук татар жәмгыятс кызу темплар белән дөнья цивилизациясенә катнашып китә Мондый кинәт лек белән Ауропа һәм урыс культурасына эшмәкәрлек дөньясына килеп керүнси кайбер күренешләре хәзерге заман кеше ләрен дә гаҗәпләндерерлек дәрәҗәдә барган Әйтик, татар сәүдә капиталы Ауропа һәм дөнья базарларына үтеп керә, көнбатыш илләрендә төрле типтагы идарәләр ачыла (Сәйдәшевләр. Хөсәеноалар. Казаковлар һ. б. зшчәнлеге мона ачык мисал булып тора). Коммерция-сәнгать һәм интеллигенция вәкилләренең байтагы (мәсәлән. И. Гаспринский. 3. Рәмиев. Ф Кәрими. С Максуди. М Алмаев һ б.) «кояш батышы илләренә, юл алалар, көнбатыш илләренсн фәнни техник һәм интеллектуаль тәҗрибәләрен өйрәнәләр, сәяхәтләре һәм күргәннәре турында китаплар бастырып чыгаралар. Күп кенә яшьләр Бохара. Теркия, Сүрия, Мисыр кебек традицион мөселман илләренең генә гүгел, Ауропа һәм «Океан аргы» илләренең югары уку йортларыңда укый Әйткәнебезчә. 1905—1907 еллардагы революция ташкыны тагын да алга сикереш ясар өчен зур этәргеч була һәм йөзәрләгән татар зыялылары Париж. Льеж. Лейпциг, Фрайбург Нью-Йорк. Сан-Франциско. Вальпараисо. Токио Һ б шәһәрләр университетларында һәм колледжларында белем алалар (Г. Максудов. Г Сәгъди. X. Фәйзи. М. Бигиев, 3. Кадыйр». 3. Камали, Г. Бубый, И. Камалов. И Рәмиев. X. Байбулатов. И Әмирхан. М. Кәримбаев. Г Кәримов Һ.6.). Париждагы данлыклы Сорбонна университетын ир-егетләр генә түгел (Й. Акчура, С. Максуда). ә бәлки кайбер хатынкызлар да (С. Шакулова) тәмамлый. С. Сыртланова. М. Габдрахманова Женева университеты дипломын алалар Шулай ук Россиянен классик гимназияләрендә, укытучылар хәзерләү институтларында төрле профильдәге махсус уку йортларында Һәм ин югары дәрәжәдәге университетларда йөзәрләгән татар егетләре Һәм кызлары белем алганнар XX гасыр башында тагар интеллигенциясе вәкилләре алты-җидешәр тел белгәннәр. Ф. Кәрими, һ. Максуди татар, рус. төрек, фарсы, гарәп, француз Һәм башка телләрдә иркен сөйләшкәннәр. Ф Әмирхан исә көнчыгыш телләрен белү өстенә, француз телендә әйбәт анлашкан Г Тукай немец телен өйрәнүдә уңышларга ирешкән. XX гасыр башында «Мөхәммәдия». •Иж-Бубый». «Хөсәения», «Галия», «Рәсүлия», «Касыймия» милли һәм алдынгы фикерле мәдрәсәләр үз укучыларына дөньяви белемнәр дә биргәннәр. «Хөсәения», •ИжБубый» кебек кайбер мәдрәсәләрдә рус. гарәп, фарсы телләре белән беррәттән немец һәм француз телләре дә укытылган Бу мәдрәсәләрдә рус теле укытуга зур әһәмият бирелә, мәсәлән. Казандагы •Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең урта сыйныфларында рус теле атнага алты сәгать укытыла, ә авыл мәдрәсәсе «Иж-Бубый»- да ул 12 сәгать укытылган Шушындый мәгълүматлардан сон татар халкынын милли чикләнгәнлеге, дини хорафатларга ябышып ятканлыгы, уку йортларында христиан диненә карата тискәре мөнәсәбәтләр булу турында сөйләү һәм язу татар тарихы үсешенә яла ягу булыр иде дип, нәтижә ясый галим. Әйе, революциягә кадәр дә татар халкы грамоталы булган Бу хәл Казан губернаторлары, уку округы инспекторлары хисапларында чагылыш таба. Грамоталы булган татар халкы гәзитә һәм журналлар, гомумән, матбугат аша якалыклар белән танышып бара, чорның, дәвернең алдынгы күренеш-фикерләрен «йотып» торган. Шул рәвешле, татар халкының Ауропа дәрәҗәсендәге белемле, интеллектуаль яктан алга киткән һәм хәзерлекле катламы барлыкка килгән. 1905—1917 еллардагы татар матбугаты үз халкын кешелек җәмгыятенең алтын баганалары исәпләнгән Аристотель. Сократ. Платон, Декарт, Дефо, Скотт. Кант, Данте, Гегель, Гете, Шиллер, Мольер, Эдисон, Руссо, Байрон, Мопассан, Спенсер, Гюго, Гейне, Бэкон, Сенкевич, Дойль, Андерсен. Тагор, Ибн Фазлан. Нәваи, Хәйям, Әбүгалисина, Аверроэс, Ибн-Баттута, Ибн Арабшах, Ибн Халдун. Хамави, Физули, Фараби, Низами. Ширази, Истахри, Бируни Һ. б бөекләрнең тормыш юлларын һәм иҗади эшчәнлекләрен яктырткан. Әстерханда чыккан «Идел» гәзитәсе, мәсәлән, үзенен бер санында, редакция фикеренчә, татарлар белергә тиешле Ауропа язучыларынын, галимнәрнең һәм фикер ияләренең исемнәрен бастырып чыгара Менә алар: Гомер, Пифагор, Ксенофонд, Сократ, Теофраст. Фукидид, Эсхил, Софокл. Еврипид, Аристофан, Плутарх. Цицерон, Сенека, Марк Аврелий. Тацит, Тит Ливий. Гороиий. Шекспир, Локк. Ньютон. Юм, Гиббон. Адам Смит, Маколей. Вальтер Скотт, Лейбниц, Кант, Гегель, Гете, Шиллер, Монтень, Декарт, Боссюз, Мольер, Корнель, Расин, Монтескье, Жан-Жак Руссо, Гизо. Тьер. Тьери, Вильмен, Мест. Мишле, Жюль Симон, Бартелеми, Тассо, Петрарка, Макиавелли, Данте, Сервантес, Франклин. Татар матбугаты, чыгышы белән төрки һәм мөселман дөньясы «баласы» буларак, географик һәм рухи яктан ул ике бөек цивилизация—Көнбатыш һәм Көнчыгышның дөньякүләм танылган кыйммәтләрен тоташтыра торган үзенә күрә бер кыйммәтле күпер вазифасын үтәгән. Галим, бу ике мәдәниятнең татар матбугатында чагылышын әтрафлы итеп күрсәтә алган. Автор шушы рәвешчә 1905—1917 елларда нәшер ителгән татар матбугатын күздән кичерә, патша цензорларының һ.б күзәтчеләрнен татар матбугатына мөнәсәбәтеннән өзекләр китерә, үзенә кадәр бу өлкәдә эшләгән галимнәрнең теманы өйрәнүгә керткән әһелләрен тәфсилләп анализлый. Бу очракта ул Г Ибраһимов. Ф-С. Казанлы. Ж. Вәлидов (Җ. Вәлндтг). С. Атнагулов. Г Сәгъди. И Рәмиев. Васильев һәм М Корбут. С. Таһирова. А. Рәхим. А. Сафаров. С. Залкинд. Е Чернышев. М. Г Халитов (Г. Халит). М Гайнуллин. Р Нәфыйгов. К Фасеев. Р Хә- кимова. X. Хәсәнов. А. Беннигсен һәм Ш. Лемерсье-Келькеже. Е Бү тканей. Ф Гыйльманова. И Таһиров. Р Валиев. И Нуруллин. Ә Кәримуллин. Ш Сад- ретдинов. Р Нуруллина. У. Гыймадиев. Э Нигъмәтуллин. Р Мөхәммәдиев. Ф Газизуллин. М Госманов. Ф Әгъзамов. М Мәһдиен. Д. Госманова һ б. хезмәтләренә таяна. Үзе файдаланган чыганакларны санап үтә һәм алдына куйган максатын ачык итеп аныклый Аңлашылса кирәк, монографиянең төп бурычы 1905—1917 еллардагы татар матбугатында дөнья күргән материаллар нигезендә рус культурасы тарихын өйрәнү Төп бурычтан чыккан максат: милли проблемалар кысасында гомумән татар җәмәгатьчелеге, шул исәптән анын матбугаты хакында тудырылган милли чикләнгәнлек турындагы мифны юкка чыгару Кыскача ул түбәндәгеләргә кайтып кала: —матбугат булдырудагы тырышлыклар һәм көрәш барышы тарихын, анын беренче адымнарын, алга үсешнен төп этапларын. нәшер ителгән гәзитә һәм җурналларнын таралыш ареалларын билгеләү; —идея юнәлешләре буенча басма матбугатка гомуми сыйфатлама бирү һәм классификация ясау; —рус культурасының әдәби-публицистик һәм философик проблемаларын яктырту; —рус сәнгате мәсьәләләрен анализлау; —мәгариф һәм фән проблемаларын тикшерү Кыскасы, галим куйган проблемалар зур һәм житди. әлбәттә Аларны анализлау, төбенә төшү өчен гарәп графикасын әйбәт белү, сабырлык һәм зур хәзерлек зарур Ә галим бу сыйфатларга тулысы белән ия. Беренче бүлектә галим татар матбугатының тууын, анын беренче адымнарын, аякка басуын, матбугат үсешенең төп этапларын һәм таралыш ареалларын ачыклый Шунысы игътибарга лаек, татар матбугатын булдыру хәстәре рус интеллигенциясенең алдынгы карашлы шәхесләре тарафыннан да күрелгән Казан университеты профессоры М. И Запольский. Казан университетының көнчыгыш бүлегендә белем алган М Г Никольский. Эчке эшләр министрлыгында тәрҗемәче булып эшләгән, коллежский асессор II И Пашино. Азиат департаменты тәрҗемә чесе, христианлык кабул иткән гарәп И Нафаль. рус армиясе капитаны В. С Курочкин әнә шундыйлардан XIX гасырның 60 елларыннан баш лап. татар матбугатын булдыру өчен татарлар үзләре дә көрәш мәйданына кереп китәләр. Алар арасында мәгърифәтче К Насыйри һәм литография х ужас ы М Яхин. X. Фәизханов. А. Котлыяров. С Әхмәрон Г. Ильяси. Г Гаязитов. 3 Бигиев. 0. С Лебедева. Ш Әхмәров. X Максудов. И Терегулов. 3. Таһиров. Г. Апанаен. А. Г Ильяшенко. X. Сосновский һ. б. бар XIX гасырда Эчке эшләр министрына. Матбугат эшләре буенча баш идарә гә. Санкт-Петербургның цензура кәмите тына. Казан губернаторына татарча гәзитә һәм журналлар бастыру мөмкинлеге сорап 20 үтенеч кәгазе (прошение) язылган Шуларнын берсенә дә унай җавап бирелмәгән XX гасыр башында, ягъни 1905 елла күтәрелгән революция дулкыны татар матбугаты барлыкка кигерү өчен бәрәкәтле җирлек тудыра 1907 елда Россиянен 7 шәһәрендә 28 атамада басма матбугат дөнья күрә, шуларнын 18с гәзитә. 10 атамддагысы журналлар исәпләнә. 1905—1917 елларда илдә барлыгы 100 дән артык гәзитә һәм журнал чыгып килә Бу елларда 18 мен татар кешесенә бер басма туры килә Татарлар илнен төрле төбәкләренә сибелгәнгә күрә, матбугат басмалары таралунын географиясе искиткеч кин була. Бер «Әлгасрелжә.гиг» («Яна гасыр») журналы гына да 76 торак пунктына таралган Алушта. Әстерхан, Барнаул, Бакчасарай. Бөре. Алабуга. Зайсан, Каган Кужсик, Кустанай. Оренбург. Орск. Пермь, Нет ропашювек. Ростов. Самара. Саратов. Ссм бер. Троицк. Тургай. Төмән. Уфа, Феодосия. Чимкент. Чистай. Нарииын һ 6. Бу бүлектә галим милли матбугатны идея юнәлеше ягыннан бүлүгә зур игътибар бирә. Ул кабул ителгән дүрт идея юнәлешен (социаль демократик, рснолю- циондемокрагик. либераль-буржуаз, төрле вариантлары белән клерикаль-монархне- тик) татар матбугатын сыйфатлау өчен җитәрлек түгел дип саный һәм үз классификациясен тәкъдим итә Автор классификациясе жиде идея юнәлешне үз эченә ала: 1) соииал-демократик: 2) революцион демократик: 3) радикал. кмократик: 4) либераль-демократик: 5) либераль-буржуаз; 6) чамалы-консерватив: 7) консерватив (кдерИКаль-монархистик). Автор матбугат басмаларының шушы юнәлешләрнең кайсына булса да хезмәт итүләрен күрсәтә, далилли Бу юнәлешләр Россиядә барган сәяси вәзгыятьне чагылдырулары белән дә зур әһәмияткә ия •Рус культурасының әдәби-публицистик проблемалары» дип аталган икенче бүлектә автор татар җәмәгатьчелеге һәм. аерым алганда, анын матбугаты турында таратылган милли чикләнгәнлек, тарлык, искелеккә, дини фанатизмга ябышып яту кебек уйдырмаларны матбугаттагы күп фактик материаллар нигезендә юкка чыгара. каләм тибрәткән татар интеллигенциясенең югары интеллектуаль дәрәжәгә ия икәнлеген матур итеп, тыныч кына, осталарча күрсәтә Интеллектуаль хәзер- лекнен югарылыгын дәлилләү өчен автор татар матбугатыңда чагылыш тапкан. XVII1 гасырдан XX гасырның башларына кадәр булган хронологик кысалардагы рус культурасының әдәби-публицистик. философик проблемаларын, рус сәнгатенең, мәгарифе һәм фәненен төрле аспектларын беренче тапкыр тарихи динамикада яктырта. Татар матбугатында Лев Толстой турындагы мәкаләләрнең саекмас чишмәдәй бик күп басылып чыгуын автор, татар фикер ияләренен иҗтимагый һәм интеллектуаль яктан тәмам җитлегүеннән, бөек каләм остасы ижатынын гуманлыгын. гаделлеген, кеше анынын югары дәрәжәгә житүен күрүләре, ягъни күңел күзләренең •жете»ләнүен тасвирлый торган бер фал. дигән нәтиҗәгә килә. Бу бүлектә галим 1905—1917 еллардагы татар матбугатында рус әдәбияты, дини фәлсәфи фикер үсеше тарихын, проза, публицистика, драматургия. театр халәтен яктырта. Толстойнын татар җәмәгатьчелегендә гажәп дәрәҗәдә популярлыгы мәсьәләләрен күтәреп чыгуны һәм хәл итүне тәфсилләп нигезли. Матбугат басмаларында шактый гына фикер каршылыклары булуга да карамастан, алар замананы н көн кадагына суга торган кардиналь мәсьәләләрен хәл иткәндә. рухи тормышнын яна агымнар белән баетылуында, гомум кешелек культурасы нормалары үрнәкләрен тарату трибунасы вазифасын әйбәт башкарганнар дигән нәтижәгә килә автор «Рус сәнгате мәсьәләләре» дип аталган өченче бүлектә автор музейлар, «күргәзмәләр» һәм архитектура һәйкәлләре—сәнгать турындагы мәкаләләрне анализлый. Татар матбугаты рус сәнгатенең ин әһәмиятле өлкәләре белән кызыксынып тора. Бу кызыксынуның нәтиҗәсе булып матбугат битләрендә сәнгатьнең барлык төрләренә багышланган күп санлы мәкаләләр басылып чыгу тора. Мондый мәкаләләр халыкны сәнгать өлкәсендә тәрбияләү өчен гаять әһәмиятле булганнар. Татар укучысы бу мәгълүматларга таянып, классик культураның башлангыч чорлары белән танышу мөмкинлеге ала. Шул ук вакытта халык шушы белемнәргә нигезләнеп. үзенең милли культурасы турында җитди итеп уйлана ала. гомум кешелеккә һәм аерым милли даирәләргә хас кыйммәтләргә күпер сала. Матбугат битләрендәге мондый чыгышлар халыкны тәрбияләү өчен бик тә зарур булган. Дүртенче бүлек матбугатта яктыртылган мәгариф һәм фән мәсьәләләренә багышланган. Чор белән бергә атларга теләгән татар интеллигенциясе игътибар үзәгенә Мәскәү университеты турындагы тәфсилле мәгълүматларны үрнәк итеп ала Шул ук вакытта бу бүлектә укытучылар хәзерләү институтларының, медицина училищеларының эчке тәртипләре һәм эшчәнлекләре дә яктыртыла. Татар халкы сату-алу белән шөгыльләнергә яратканлыктан. яшьләр сәүдә һәм авыл хуҗалыгы мәктәпләренә дә чакырылалар. Болардан чыгып без шуны әйтә алабыз: бу хезмәтне галим ижатынын «төп» юнәлеше, ягъни XX йөз башыңдагы татар милли матбугатын өйрәнүенең чираттагы игелекле һәм гаять дәрәжәдә фәнни- теоретик югарылыкта язылган бер күркәм нәтижәсе дип бәяләргә нигез бар. Нигез— китаптагы мәгълүматларның урнаштырылуы. эчтәлеге һәм эчтәлекне укучыга җиткерү ысулы. Татар мәдәниятында әлегә кадәр билгеле булмаган мәгълүмат ташкыны матур һәм йөгерек, уйнаклап тора торган тел белән язылган. Ә ин әһәмиятле үзенчәлек шунда, галим гарәп графикасында нәшер ителгән гәзитәләрне «сөреп» чыккан, кирәк урында гарәп, фарсы, гомумтөрки берәмлекләр белән «шыплап» тутырылган текстларны татарчага тәрҗемә иткән һәм кулны тота торган текстологик эшне ялт иттереп, егетләрчә эшләп куйган Китап искиткеч гүзәл, ләкин автор эшләгән «кара эш»не күзаллау гына да укучыны «тиргә батыра». Бу эшнең авырлыгын белсә дә. үзе эшләгән, анын ни икәнен үз җилкәсендә татыган кеше генә беләдер, мөгаен. IM ___________________________________ ______________________________________ Китапның башыннан алып ахырына кадәр галим татар халкының тарихын октябрьгә кадәр басылып чыккан матбутат басмалары аркылы (матбугатның үз тарихын да!) объектив рәвештә нечкәләп һәм тәфсилләп яктырта Татар һәм аның матбугаты тарихының катлаулы, авыр, ләкин бай. югары дәрәжәдә икәнлеген күп мисаллар җирлегендә барлап, бер ноктага җыя Менә шунын өчен дә бу хезмәт китап-монография булу белән беррәттән. кыйммәтле тарихи чыганак итеп тә бәяләнергә тиешле. Чөнки бу китапны мондый югарылыкта язу өчен ул беренчел чыганаклар—меңәрләгән гәзитә һәм журналларны берәмтекләп карап, укып, анализлап-тикшереп чыккан. Әйе. бу хезмәт— татар һәм анын матбугаты тарихы турында затлы тарихи чыганак, ул татар һәм башка милләт зыялылары өчен өстәл китабы, фәнни тикшеренүләр өчен күркәм өлге булып тора. Тау-тау гәзнтә-журнал беркетмәләрен берәмтекләп карау һәм конспект лау . үзенә кирәк материалны бал корты сыман жыю— гажәеп сабырлык, түземлелек һәм игътибарлылык сорый Галимдә бу сыйфатлар һәм затлы зыялык артыгы белән бар Ул Ходай тарафыннан бүлеп бирелгән вакытын бушка үткәрмәгән, мәсләге—Хезмәт. Галижәнәп тарихка хезмәт итү Ул Мәскәү архивларында, үзебезнен Милли архивта бик күп вакыт лар «чокчынып» утырган. Тел. әдәбият һәм сәнгать институты архивында Фатих Әмирхан. Мөхәммәт Гали фондлары белән җентекләп танышып чыккан. Китап галимнәргә, югары уку Йортлары һәм мәктәп укытучыларына, студентларга, журналистларга, гомумән, татар халкының рухи байлыгы тарихы белән кызыксынучыларга файдалы