Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кеше күңеле-карурман

өерле булсын, без шундый заманга Андый вакытта күңел төпле сүзгң җилкәгә килеп кердек ки. кагылып «яшәү дәвам итә. яшәгән кадәр гомеребез әллә нинди анлаеш- барлыгын да. укучы күңелен адаштырып нләсләндерүче рифма калыплаучыларның сирәк булмавын да аңлый барам, төшенә килем.. Бу болганчык заман (әтием сүлләре) кысасында бәргәләнгән чагымда мин дәһшәтле тормышка тап булып та. шигъри аһәңнәрен җуймаган гына түгел, тагын да бөегрәк дәрәҗәгә күтәрелеп. Галиҗәнап Шагыйрь булганнар иҗатына Коръән сүзләренә ышангандай ышанам Ачы тормыш тәҗрибәсе аша кан-яшь. әрнү, иман ныклыгы сенгән юлларны укыганда тормыш мәгънәселпегеннән ике кулы салынган үзем өчен бик тә читен булып китә Кулыма шагыйрә Флера Гыйззәтуллннанын «Йөрәгемдә шаулый карурман» дигән шигырьләр җыентыгы килеп кергәч, ничектер йокымсыраган халәтемнән айнып, сискәнүле-тетрәнүле бер хис кичердем. Шагыйрьнең иҗаты белән азмы-күпме таныш идем анысы, җырларын тыңлап хозурланганым да бар Әмма бер үк вакытта сагышлы да. арнүле дә сокланулы да. сөенечле дә хәлдә калганым юк идеале. Китапның соңгы битен япканда әнә шундый халәттә идем мин Шуңа да үземнең соңгы вакытта гомер юлдашыма әверелә язган күңел төшенкелегем өчен уңайсыз булып куйды. Әмма оят түгел1 Мин моны аклый да. аңлата да алам! Мин дә замана баласы! Әле тарихка күчеп өлгермәгән XX гасырның 80 еглар ахыры—90 еллар башында ■үзгәртеп кору, дигән процесска мөнәсәбәттә күрелмәгән дәрәҗәдә милли күтәрелеш булган иде. Милли-азатлык хисе кысан бүлмәләрдән, митинглардан ялкын алып республикабызның иң югары рәсми даирәләренә үтеп кергән за.ман иде бит ул! И-и, кинәнгән иде коргаксыган жан шул вакытта! Нинди якты өметләр уянган иде күңелдә! Ә хәзер... Мәскәү тарафыннан шомлы, жан өшеткеч җилләр исә башлагач, кителде дә куйды шул күңел дигәннәре. Ф Гыйззәтуллинаның китабын кат-кат укый торгач, мин тарихтан ниндидер параллельләр тоя башладым Әйе. тарих кабатлана' Фаталь рәвештә кабатлана! 1905 ел вакыйгаларыннан сон бер күтәрелгән иде бит инде халкым! Инкыйлабны милли җирлектә мәгърифәт һәм азатлык өчен көрәш программасы итеп кабул иткән иде бит татар милләте! Аннан соң кара реакция чоры башланды. Эзәрлекләүләр, башбаштаклык тапталган милли хисләр, җимерелгән хыяллар... Тукай әрнеп, газапланып «китте җаннар азыгы һәм кайтты истибдад кире», дип бәя биргән иде ул вәзгыятькә Күпме милләтпәрвәрләрнең күңеле сынды, өмет шәме сүнде ул вакытта! Әнә шул чакта— милләтнең асыл ир-атлары кыйбла тапмый бәргәләнгән бер заманда—халкымның ханымнары аваз салды Тарихи факт: «Әлиалах» газетасында (IW7 ел. Ю сан) Маһруй Мозаффариянең «Мәшһүр хатыннар» исемле шигыре басыла Татар хатын-кызлары исеменнән зур горурлык белән язылган бу әсәр түбәндәге кшар белән төгәлләнә: Сездә Сәмин булса, бездә Сәминә бар. Сездә Әмин булса, бездә Әминә бар. Мөселманда булмаса да булмас, әмма Башкаларда ботка каршы богиня бар! Шушы шигырьне укыгач. Сәгыйть Рәмиев гаять тәэсирләнеп «Юк. үлмим! Торам але!» (1907) дигән рецензия характерындагы лирик прозасын иҗат итә. Шагыйрь, башлыча, анда яза: «Барча кызыктан бизгән, барча өмидләремнән кул селтәгән, барча галәмнән аерылган, тик үләсем генә ничек тә булса бу галәмнән китәсем генә килә иде. Кинәттән күзем бер шигырьгә төште Шигырьнең башы «Мәшһүр хатыннар» дип башлап, ахыры «Эль иҗтиһад мөгаллимәсе Маһруй Мозаффария» дип беткән иде. Ихтыярсыз җанландым Яңадан торасым килә башлады, кул селтәгән өмидләрем яңадан кайттылар. Мин тагы бик зур өмидләргә чумдым. Рәхмэт сезга хатыннар, мине тергездегез!» Мин. бүгенге чор татар баласы, күңеле сынганнарга йөрәк кайнарлыгын бирергәәзер янә бер милләт хадимәсе. заман шагыйрәсе Флера ханым Гыйззәтуллинаның шигъриятенә эндәшергә киңәш итәм. Нинди язмыш сынауларын үгеп тә җанында ышаныч, өмет чырагын сүндерми, шигъри учагын сүрелдерми саф күңелен саклап кала алган Шагыйрә иҗатына чакырам Китапка кереш сүзне авторның үзе язуы гаять тә отышлы, улиҗат дөньясына иң хак. иң тугры юл Башка кеше язган-башканың сүзе инде ул! Нинди талантлы каләм булса да -йөрәгендәшаулаган карурманның» аһәңен шагыйрәнең үзеннән дә үтемлерәк итеп сөйләп булмый Ж.ан авазын тоеп булмый Булмый! Тукай турында никадәрле әсәр-кыйсса язылган, әмма шагыйрьнең «Исемдә калганнар»ын уздырып берәү дә сүз әйтә алмады, һәм алмаячак та! Бутормыш законы, язмыш кануны «Совет Татарстаны язучылары» дигән биобиблиографик белешмәдә әйтелә: «Флера Гыйззәтуллина поззиягәтормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә». Ә ул төзек, йөгерек, шома сүзләр артында никадәр әрнүле борылышлар ята! «Ятимлек ачысы. Себер Флера Гыйззәту длина. Йөрәгемдә шаулый карурман —Казан. «1^хият». 2001 шахталары юл төзү эшләре, урман кисү газаплары • Белен жаны белән талпынган шәһри Казанга сузылган озын-озак юл Сынмаса сынмый икән адәм баласы «Ничек кенә нмәнгсч. авыр булмасын, минем һич тә үз язмышымны хурлатасым килми, чөнки мин анын хужасы'» Ачы язмышы белән үчләшәбәхәсләшә йөрәк утын дөрләтә шагыйрә Яна-яна ялкын жыйдык. акыл жыйдык. Тиран итеп тамга уйдык яшен-хиска Ярданярга без узасы тасма күпер Җете зәнгәр. кызыл-сары. яшел төстә Әгәр кинәт төсләр уиып. нурлар сынып. Юкка чыкса менеп килгән күперебез Без янадан ургып янган ялкын аша Язмышлардан узмышларга сикерербез Ә инде «күкрәгендә шушындый да дуамал, кайнар халык жыр-мон йөртә торып та. гашыйк булмау, яшәешне, тормышны сөймәү мөмкинме сон?» Бу инде бунтарьлык хисе, бу-икейөзлелск белән, хөсетлек, куркаклык, хыянәт кара шовинизм, милли мескенлек белән аяусыз көрәшкә чыккан жан авазы Үз иленең иркен сөймәүчегә И рек cecum сүзем такмамын. Җирдән алган жан байлыгым белән Калкан булып үргә калкамын Шигъриятен. телен, бетен илен Сынау «сиратиларын гизгәндә Илгә тиңдәш биеклектән килү Тиештер бит инде бездән дә* Ил тарихы, халык язмышы шагыйрә ижатыннан аерылгысыз. Минем искәргәнем бар. туган төбәгенә урау юллар узып кайткан кешедә милли хис аеруча куәт ала. изге Ватанын сагынып яшәүчедә миллипәрвәрлек язмышыннан узар дәрәҗәдә ки ары була Букырыс хакыйкать Читтә урталык юк Яки тамырларына балта чабып манкортка әвереләсең. ипле. тук. ышыклы жан асрау юлына разый буласын, яки кыйнала-кыйнала. бәгыренә яралар өсти-өсти. әрни-ярсый милли горурлыгыңны маяк итеп, заман караңгылыгына юл ярасын Флера Гыйззәтуллина шул «я кипләрнең икенчесен кыйбла итеп алган шәхес: Үлемсез ил жыры. Гасырлар зынҗыры Аерылмый мон-зарлы татардан Кай юлдан узсак та. Кемгә кул сузсак та. Сүзне без башларбыз Ватаннан Юллары урау булгангамы, әллә инде үз язмышын халкының сикәлтәле тарихыннан аерып карамагангамы, шәхси бәхетенә зур сынаулар аша килә шагыйрә Хәер. Ф Гыйззетуллина кичерешләрендә •монысы-хосусый, әбусы-гомумн хис-дигән бүлгаләүләр юк та Шул бер бәгырь, шул бер йөрәк бит инде ул! Тормышны гизәсең Югына түләсен Сау булса йөрәген, өметең Кисәккә бүленми Җан бит ул һәркемдә Җир шары шикелле берботен! Әнә шуңа ла шагыйрә тануынча «мәхәббәт. мәрхәмәт, рухи бөеклек тормыш нечкәпеген аңлаган һәр кешедә үҗәтлек һәм нәфрәт белән янәшә килергә тиешПар аккошлы күл дә түгел минем күнеп1 Сагышымда шаулый бары карурманнар Ал син мине. карурманнар кичкән чакта Хәтеремә кояш булып сарылган яр! Тормышның каршылыклы янә бер кырыс кануны мәхәббәт һәм нәфрот-бер берсен инкяр итүче ике хис—кеше жанынла һәрвакыт янәшә яшиләр. Кушылырга мөмкин түгеп! Аерып куярга мөмкин түгеп' Нишләмәк кирәк дөнья бу. йа' «Дөнья булгач арага хыянәт тә керергә мөмкин Үзеңдә аныначы газапларын кичерерлек көч тапсан (ул кичерердәй булса), аны шәфкать, миһербан белән тәрбияли алсан, мондый мәхәббәт тә синен ышанычлы терәгеңә әверелергә мөмкггн бит!» Кавынга да аерыла парлар. Әверелә сөю мәхшәргә Син бит минем ярым!.. Әйт әле. әйт. Мәхәббәтсез ничек яшәргә? Әйе. әрнегән йөрәкне дә «зрнүләрдән теткәләнгән халык жанын ла юатырга сүз таба алу-олуг шагыйрьләр язмышына гына язган Йөрәгендә янган хисләрен шигырь юллары аша укучысына житкерү омтылышы тарткандыр да «зле шагыйрәне туган иленә Тукай рухы чакыргандыр аны Юкка гына бу төбәкне «хаж кылу төбәге», «сафлану үзәге» дип атамый бит ул Анык, ачык сәфәргә чыккан шагыйрәне бернинди көч тә туктата алмаячак Анын жанын бөек максатлар җилкендерә: Илләр белән якынайтып араны, Язмышларны дәвалыйсы бар әле Менә исемсез бер шигырь Укыйм Уем-жаным аша уздырам Кабаг шигъри юлларга әйләнеп кайтам «Язмыш мина ятимлеген биргән -. «Язмыш мина үги ана биргән • Нәтиҗәсе нәфрәт тулы нәгърә булырга тиеш дип көгәм Шигырьнен соңгы килары исв минем мантыйгымны чалпәрәмә китер» Язмышларым-әкняттәге lecne. Әкиятләрнең атмы чыннары” Йа. Хода! Нинди әкият?! Әкиятләр бит һәрвакыт әйбәт төгәлләнәләр. аларда бит һвреакыт ак көчләр тантана итә! Ә биредә шагыйранен сер бирергә теләмәвеме’ Югыйсә .Ятимлек» шигырендә әйтә бит «Ятимлек улкадап куйган хәнжәр Йерәктәге тере ярага » Соң. шулай булгач'.’ Бу инде иртанудан. карганудан арынып Кеше булып шуны аялата Ник дисәң Каралып карыйсын. Кемнедер каргыйсын Нигә син кара төс сайлыйсын ’ Каргышлар барыбер Куалмый кешенең Эченә сыймастай кайгысын. Түбәнлекләргә вак ыгы-зыгыларга уралмый гына якты максатлар дөньясында кала алуны дәлилли автор Ә бу бөеклеккә шагыйрәне ике канаты—хыял һәм саф сөю кисе-алып менә Шушы ике канат аны жаны керләнүдән саклый Әгәр инде канатлар сыната калса... Хыялым мине алдаса. Чәчәген ата-ата... Тормышнын ялганы белән Киләм якага яка Бу тартышта шагыйрәгә терәк булып «ил догасы» тора, шуңа да ул зур ышаныч белән «догам—куэт чыганагы» дип белдерә Ф Гыйззәгуллинанын бөтен ижаты шуны раслый адәм баласы хыялларыннан аерылмаска тиеш! Дөрес, хыялларның да төрлесе бар. Буш. нигезсез хыяллар белән дә мавыгырга мөмкин. Алданып, шул баллы ялган тәэсирендә изрәп рәхәт чигеп тә яшәргә мөмкин. Булды, булды, шагыйрьләр дә шәп алдадылар безне Үз ялганнарына ышанаышана алдандылар да. алдадылар да Ф Гыйззәгуллина ижатындагы хыял исә өмет чырагын үрләтүче ышаныч буларак кабул ителә Анын боекларны юатыр сүзе дә ачы тормыш тәжрнбәсе аша туа Хыяллар белән жилкендергән вакытында да шагыйрә гел искәртә һәрдаим кисәтергә ашыга: дөнья фани, фани Дөнья кырыслыгын да тану, кабул итү зарур Кеше шуны онытмаска тиешлеген Ф Гыйззәгуллина күп шигырьләре аша раслый: «Чынлык». «Яфрагын коя карурман». «Яшеннәрнең күз яше». • Бер хәсрәтсез изрәр чаклар түгел». «Йөрәгемдә-мәхшәр », • Гомер үгте...». «Әжал йөге йөртәм иңемдә», • Шигъри гамь ». «Язмышлары ачы татарның» һ. б. Ф Гыйззәгуллина. ятимлек ачысын, сугыш чоры авырлыкларын кичкән кеше буларак бүгенге вәзгыятькә аналар күзе белән карый, сугыш уты котырган бу заманга да ачы тәжрибә аша бәя бирә ...Ятимне мин күз яшеннән таныйм. Тол ананы-боеклыгыннан Без кичергән авыр ул еллардан Азмыни соң илдә танышлар? Кем күрсә дә сугыш сагышларыКүздән китми торган сагышлар! Ф Гыйззәтуллинаның яшьлегендә бәгыренә канлы төер булып оешкан сугыш ятимнәре, сугыш таллары безнең көннәрнең дә чынбарлыгына әверелде, саташкан заман тормышыбызның нигезенә ятты Шуңа да шагыйрә жанында-бетмәс моңсулык, шигырь юлларында-әрнү. әрнү «Заманның кинәт үзгәреп, мәхшәргәәверелүеннән файдаланып. күпме манкорт чүп-чар рифмалардан оештырып олау-олау «шигырь» тукыганда, кайбер «акыл» ияләре, куштаннар шуны хуплап һәм мактап, күкләргә чөеп укучы күңелен адаштырып иләсләндергәнда каняшь саркып торган шигырь юлларын кабул итү читенрәктер шул.. Әмма дөнья бүгенге көн белән генә чикләнмәгән, минем язмышыма охшаш язмышлар, ятимнәр, әна чүпрә урынына күпереп үрчи .»—дип яза шагыйрә үзенең кереш сүзен да Ятимлек ул—кылыч!— Милләтемнең Борынгыдан жанын айкаган. Күз-яшь катыш кан дәрьясы сыман Кайгы чоңгылында чайкалам. Замандашым! Син да мин дә бүген юллар чатында Алда-карурман. Исән-имин чыга алырбызмы без ул ешкынлыктан? Ниләр көтә безне карурманнар аръягында? Замандашым! Бу буталчык, хәвефле заманда миңа синең иңнәреңне тою бик кирәк. Карурман куркытмый мине, ялгыз гына үтәргә туры килү шомландыра, бер ялгызын бару сискәндерә. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Бездән алда төн караңгылыгын ерып сәфәр чыкканнарның жан яктысын маяк итеп алыйк.