Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАЕПЛӘҮЧЕ ШАҺИТ

 упшы дип әйтерлек дәрәҗәдә күркәм итеп киенгән, тәбәнәгрәк буйлы, чандыр гәүдәле кеше—суд эшләре вәкиле Мейхерн әфәнденең тышкы кыяфәте менә шундый иде. Аның көчле адвокат дигән даны бар. Бөтен дөньяны үтә күрердәй итеп карый торган үткен соры күз карашыннан әңгәмәдәше шактый акыллы кеше белән эш итүен чамаларга тиештер. Клиентлары белән адвокат беркадәр корырак сөйләшә, әлбәттә, ләкин анын тонында бервакытта да усал ният сизелми. Бүген Мейхерн яклый торган адәм кеше үтерүдә гаепләнә. —Минем бурыч—хәлегезнең чиктән тыш мөшкел икәнен һәм бөтен дөреслекне ачыктан-ачык сөйләп биргән очракта гына үзегезне коткара алуыгызны тагын бер кат исегезгә төшерү. Тирә-юньдәге хәлләргә бөтенләй катнашы булмагандай, берни дә күрмәгәндәй утырган утыз өч яшьләрендәге Леонард Воул дигән ир салмак кына итеп күз карашын Мейхерн әфәндегә төбәгәнче тагын берникадәр вакыт үтте. —Беләм.—диде ул тонык кына тавыш белән,—Сез инде мине кисәткән идегез. Ләкин... шундый да кансыз, кабахәт рәвештә кеше үтерүдә гаепләнүем белән берничек тә килешә алмыйм. Мейхерн әфәнде фактларга таянырга өйрәнгән, хискә бирелү анын өчен ят нәрсә. Ул пенснесын салды да башта аның бер пыяласын, аннары ашыкмыйча гына икенчесен сөртте. —Шулай. Воул әфәнде, сезне маҗарадан йолып алу өчен безгә тырышырга туры килер. Бары да рәтләнер дип уйлыйм. Әмма мин сезгә каршы куетган дәлилләрнең ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген һәм яклауның нинди ысулы ышанычлырак булуын белергә тиеш. Бу эшне чуалчык дип һич тә әйтеп булмый иде. һәм шик астындагы кешенең гаебе берәүне дә икеләндермәслек дәрәҗәдә ачык иде. Берәүне дә икеләндермәслек дәрәҗәдә, әмма хәзер Мейхерн әфәнде үзе икеләнә башлады. —(>з мине гаепле дип уйлыйсыз инде.—дип дәвам итте сүзен Леонард Воул —Һич юк. мин моны Аллаһы Тәгалә исеме белән ант итеп әйтәм. Әлбәттә. монда мина бөтен нәрсә каршы. Җәтмәгә эләккәнмендер сыман, кая таба борылсаң да. ычкына алмыйсын. Ләкин мин үтермәдем! Ишетәсезме— үтермәдем! Мондый хәлдә кем генә инкяр итмәс икән үзенең гаебен! Мейхерн әфәндегә бик тә таныш хәл иде бу. Әмма нәкъ менә хәзер әлеге егетнең кеше үтерүендә иманы камил түгел иде анын. һәм моны ул үз-үзенә икърар итүдән курыкты. Ахыр чиктә бит Воулнын чыннан да үтермәгән булуы ихтимал —Әйе. Воул әфәнде, бөтен дәлилләр сезгә каршы. Хәлбуки мин сезгә ышанам. Фактларга әйләнеп кайтыйк әле. Эмили Френч ханым белән ничек танытканыгызны сөйләгезче. —Оксфорд-стритта булды бу хәл. Карт кына бер ханым урам аркылы чыгып бара иде. Төргәк-төргәк әйбер күтәреп юл уртасына килеп кергәч, ул аларны кулыннан төшереп җибәрде. Шуларны җыя башлаган иде. әздән генә автобус астына керми калды һәм ничек кирәк алай тротуарга чыгып җитте. Мин анын төенчекләрен җыештым, тузаннарын кагыштым. Бер төргәкнең чишелеп киткән бавын бәйләп куйдым да хуҗасына тоттырдым. —Гомеремне саклап калдыгыз дигән сүз булмадымы? —Нишләп инде. юк. әлбәттә! Гадәти хәл бит инде. Әдәп йөзеннән булышу. Дөрес, ул бик җылы итеп рәхмәтләр укыды, мондый ярдәмчеллек 8. «К. У.. № 3 К 114 хәзерге яшьләрдә сирәк очрый торган хәл. дип. мактап та алды бугай алс Шулайрак инде, аермачык хәтерләп тә бетермим Аннары мин үз юлыма киттем Берәр вакыт аның белән очрашырбыз дигән уй башыма да килмәде Әмма тормыш атыбызга көтелмәгән сюрпризлар да китереп куйгалый. Шул көнне үк мин аны үземнең бер танышымда кичке аш янында очраттым Ханым шунда ук мине танып алды һәм безне таныштыруларын үтенде. Шунда мин аның Эмили Френч икәнен һәм Криклвудта яшәгәнен белдем Без бераз гына сөйләшеп алдык. Мин аны бөтенләй ят кешеләрне дә якын итә ала торганнардан дип уйлыйм. Менә шул Аннары мин. барып, анын хәлен белергә тиеш булдым Мин, ничек тә берәр кереп чыгармын әле. дип җавап бирдем, ләкин ул көнен үк тәгаенләргә кушты Барасым килмәсә дә. баш тартырга уңайсызландым, аннары тәрбиясезлек тә була бит әле ул. Шимбә көнне очрашырга дип килештек, һәм шуннан сон ул озакламый китеп тә барды Дусларым анын хакында бик бай һәм бик тә гаҗәеп кеше дип сөйләделәр Анын зур йортта яшәвен. бер хезмәтчесе һәм сигез мәчесе булуын да мин шулар сөйләгәннән белдем. -Ничек, хәлле кеше икәнлеге сезгә чыннан да ул ишкәннән сон гына мәгълүм булдымыни.’—дип сорады Мейхерн әфәнде. —Әгәр мине махсус сораштырган дип уйласагыз, —дип. кызып-кызыл акланырга тотынмакчы иде Воул. Мейхерн әфәнде ана әйтеп бетерергә ирек бирмәде: Мин берни дә уйламыйм Мин фәкать гаепләүчедә нинди сораулар килеп туу ихтималын күзалларга тырышам Френч ханым уртача гына тормышта яшәгән бит ул. фәкыйрь үк димәсән әле.- читтән караган кеше аны берничек тә малмөлкәтле кеше дип уйлый алмас иде. Анын акчалы булуын сезгә кем әйткәнен хәтерләмисезме? -Дустым Жорж Гаври әйтте. —Ул моны раслый аламы? Белмим Вакыт күп үткән бит инде. Менә күрдегезме. Воул әфәнде. Гаепләүченең беренче бурычы—сезнен акча мәсьәләсендә кысынкылык кичерүегезне һәм. бу ханымның бай икәнен белеп алгач, анын белән танышырга омтылуыгызны исбатлау булачак. —Ләкин алай түгел бит! Куп нәрсә ул дустыгызнын хәтеренә бәйле булачак. Шундый сүз булганын хәтерли микән ул? Леонард Воул берникадәр вакыт эндәшми утырды, аннары, башын чайкап, әкрен генә, ләкин бик катгый итеп, болай диде: -Хәтерләмидер дип уйламыйм. Мейхерн әфәнде. Өстәвенә әле безнен сөйләшкәнне берничә кеше ишетеп тә торды һәм. бай карчыкның йөрәгенә хужа булмакчысынмыни. дип. кайсысыдыр шаяртып та алды —Кызганыч, бик кызганыч -Адвокат күнеле кайтуын яшермәде. Ләкин мина дөресен әйтүегез ошый. Воул әфәнде Шулай итеп, сез Френч ханым белән таныштыгыз Танышлыгыгыз бер визит белән генә төгәлләнмәде, сез Криклвудта булуыгызны дәвам иттердегез. Ни сәбәпле'* Ни өчен менә сез. сөйкемле, спорт сөюче яшь кеше, шулхәтле дусларыгыз була торып, олы яшьтәге бер ханымга шундый зур игътибар Күрсәттегез? Анын белән нинди дә булса уртак нәрсәсе бар идеме9 Леонард Воул бик озак кына кирәкле сүзләрен таба алмыйча торды - Дөресен генә әйткәндә, мин үзем рәтләп белмим. Беренче баруымда ул ялгызлыктан зарланды, үзен онытмавымны үтенде, мине якын күрүен ачыктаначык сиздерде, һәм мин, үземне бик унайсыз хис итсәм дә. тагын килермен дип вәгъдә бирергә мәҗбүр идем. Аннары инде кемгәдер кирәк булуымны, берәүнен мине улы кебек игеп кайгыртуын аңлау да күңелле иде Мейхерн әфәнде ничәнче тапкыр инде пенснесенең пыялаларын сөртергә тотынды.—бу анын тирән уйга калуы билгесе иде —Аңлатмагызны кабул итәм мин сезнен.—диде ул ниһаять,—Психологик яктан нигезләнгән, дип уйлыйм Хәер, гаепләүченең фикере башкача булырга мөмкин Үтенәм сездән, дәвам итегез. Эшләрендә булышуыгызны Френч ханым сездән кайчан үтенде? —Әлбәттә, беренче баруымда түгел. Ул кәгазьләр белән эш итүдә белеменең call булуын, салынган кайбер капиталлары турында борчылуын әйтте Мейхерн әфәнде Воулга җәлт кенә үткен караш ташлап алды. —Френч ханымның хезмәтчесе Жанет Маккензи исә хуҗасы хакында эшләре ничек барганын белә торган төпле кеше иде, дип сөйли Банкирлары да шул фикердә. —Мина ул бөтенләй башкача сөйли иде. Мейхерн әфәнде Воулга тагын бер карап алды. Хәзер ул аңа элеккегә караганда ныграк ышана иде Йөрәген әлеге чибәр егет биләп алган бу Френч ханымны ул аермачык итеп күз алдына китерде; егетне үз өенә китерер өчен сәбәп табу ханымга җиңел булмаганын чамалый иде ул. Акча эшләрендә үзен томана итеп күрсәткән булуы бик мөмкин аның, һәм егеттән булышуын үтенү—сәбәп түгелмени бу? Атыштыргысыз ярдәмче булуын күрсәтеп, егеткә ярарга тырышкандыр Хатынкыз буларак моны гына уйлый алырлык рәте булган әле аның. Леонард аның никадәр бай икәнлеген дә андарга тиеш булгандыр, күрәсең. Тәвәккәл характерлы Эмили Френч, бар мәсьәләгә дә җитди карап, һәрвакыт бөтен нәрсәгә дә чын бәясен түли торган булган. Воулга карап Мейхерн әфәнде менә шуларны уйлап алды, әмма аның йөзендә берни дә чагылмады. —Димәк, сез Френч ханымның кәгазьләре белән үзенең үтенүе буенча эш иттегез? —Әйе. —Воул әфәнде,—адвокат, әйткән һәр сүзенә басым ясап, сөйли башлады— хәзер мин бик җитди сорау бирәм, һәм миңа иң хак, иң дөрес җавап кына кирәк. Финанс мәсьәләсендә сезнең хәлләр шәптән булмаган: әйтергә кирәк, көймәгез комга терәлгән булган. Шул ук вакытта карт ханымның финанс кәгазьләре белән сез эш иткәнсез, ул исә, үзенең әйтүенә караганда, финанс эшенең бер дә рәтен белмәгән. Бер генә тапкыр булса да, ничек кенә итеп булса да кулыгыздагы кыйммәтле кәгазьләрне үз кирәгегезгә файдаланмадыгызмы? Җавап биргәнче яхшылап уйлагыз. Әмма Леонард Воулнын бер генә минут та уйларга теләге юк иде. —Шелтәләр урын юк мине. Бөтен эш хәрәмсез эшләнде; алай гына түгел, мин һәрвакыт Френч ханым мәнфәгатьләрен якларга тырыштым. —Күрәм, бу эштә алдашыр өчен сез артык акыллы кеше. —Шулай булмыйча!—диде Воул.—Аны үтерергә минем бернинди сәбәбем юк иде. Акчасын алырга исәп тотып, танышлыкны өзмәгәнмен дип фараз итсәк тә, аның үлеме минем өчен бөтен өметләремнең чәлпәрәмә килүе булыр иде. Адвокат тагын пенснесен сөртә башлады —Френч ханым төзегән васыятьнамәдә сезне бердәнбер мирас алучысы итеп билгеләве сезгә мәгълүм түгел идемени. Воул әфәнде? —Нәрсә?! Воул, урыныннан сикереп торды да. Мейхерн әфәндегә шаккатып карап тора башлады. Мейхерн әфәнде сүзен яңадан кабатлауны кирәк тапмады, бары тик баш кына какты. —Васыятьнамә турында берни дә белми идем, дип әйтмәкче буласызмы. —Әйе шул! Минем өчен бу бөтенләй көтелмәгән нәрсә. —Ә мин сезгә Френч ханымның хезмәтчесе бөтенләй башкача сөйли дип әйтсәм? Нияте хакында сезнең белән киңәшүен дә аңа әйткән, имеш, Френч ханым. -Жанет ялганлый! Ул бик шикләнүчән карчык, өстәвенә көнчел. Френч ханымның өендә бер залим кебек иде инде ул. Бер дә өнәми иде ул мине. —Сезгә яла ягарга сәләтле дип уйлыйсызмы аны‘. -Юк инде, нәрсәгә ул ана!-Воул аптыраган кебек күренә иде -Анысы мина да мәгълүм түгел,-диде Мейхерн әфәнде.-Әмма сезгә карата бик тә ачулы ул. ,™.. —Коточкыч хәл бит бу! «Френч ханымның күңеленә кереп алган да, үз файдасына васыятьнамә язарга мәжбүр иткән һәм, ялгыз вакытын туры 116 китереп...»—дип сөйләячәкләр инде минем гурыда Ә иртәгесен аны үле хәлендә табалар. Иа Раббым. исен-акылын китәр! Өйдә Френч ханымнан башка кеше булмаган дип. сез хаталанасыз. Воул Хәтерегездәдер. ул кичне Жанет гадәттәгедән иртәрәк кайтып китә, чөнки анын ял көне була. Шулай да. унынчы яртыда ул кире әйләнеп килә Жанет өйгә арт ишектән кереп өскә күтәрелә һәм кунак бүлмәсендә тавыш ишетә Берсе хужабикә тавышы, икенчесе ир кеше iавышы була. -Ә бит унынчы яртыда мин —Воулдагы әүвәлге рух төшенкслегенен эзе дә калмады —Унынчы яртыда бит!. Мин котылдым!!! — Котылдым дисезме’ Сез нәрсәне күздә тотасыз?—Мейхерн әфәнде анын сүзенен мәгънәсенә төшенмәде. — Бу вакытта мин өйдә идем инде. Моны минем хатын раслый ала. Тугыз туларга егерме минутларда мин Френч чаным белән хушлаштым да унынчы егерме минутта инде өемдә кичке ашны ашарга утырдым Аллаһынын рәхмәте түгел диген! —Алайса Френч ханымны кем үтергән соң? — Кем булсын, карак! Жанет ахмакларча шикләнеп, мина карата шул хәтле нәфрәтле булмаса. полиция, мина вакытын әрәм итеп, ялгыш юлдан китеп йөрмәс иде. Шулай микән, уйлап карагыз әле, Воул әфәнде,—диде адвокат —Сез унынчы яртыда өйдә идем, дисез, хезмәтче исә аермачык ирләр тавышы ишеткән Френч ханым карак белән сөйләшеп торыр микән'* —Әйе. 1әкин бит -дип. ни әйтергә белмичә Воул югалып калды Алай да. ул үзен тиз генә кулга алды —һәрхәлдә, минем монда катнашым юк Минем алибием бар. Сезгә, һичшиксез. Ромейн белән очрашырга кирәк Ул минем сүземне раслар. һичшиксез,—дип килеште Мейхерн әфәнде — Сезнең хатыныгыз белән мин баштук очрашмакчы идем, ләкин ул Лондоннан каядыр киткән булып чыкты Мина мәгълүм кадәрссе—Воул ханым бүген кайта һәм, сезнсн белән сөйләшеп бетерүгә, мин анын янына китәм. Воул канәгать булып башын какты, анын хәзер тәмам тынычланган булуы күренеп тора иде — Гафу итегез. Воул әфәнде Бик яратасызмы хатыныгызны? —Әлбәттә. —Ә ул сезне? —О. Ромейн минем өчен җанын фида кыла. Минем хакта ул теләсә нишләргә әзер. Воул хатыны хакында рухланыбрак сөйләгән саен Мейхерн әфәндемен күнеле тынычсызлана барды Үлеп ярата торган хатынның мәгълүмат ларына ышанырга мөмкин микән?.. —Сезнен унынчы егерме минутта өегезгә кайтып барганыгызны күрүче булмадымы'* Хезмәтчегез, мәсәлән? - Безнең хезмәптебез килеп-китеп кенә йөри Сәгать җидедә ул инде эшен бетерә. —Урамда берәрсе очрамадымы? _ -Танышлардан берәүне дә очратмадым. Хәер, ярты юлны мин автобус белән кайттым Кондукторның хәтерләве мөмкин Мейхерн әфәнде икеләнеп башын чайкады. —Хатыньп ызнын гуаһлыгын таныклардай берәр кеше юкмы сон? — Юк. Ләкин бит монын кирәге дә юк, минемчә? —Моның хаҗәте булмас дип ышанам—мин дә. Мейхерн әфәнде урыныннан торып Воулга кулын бирде. — Бернигә дә карамастан мин сезнен гаепсез булуыгызга ышанам, һәм без моны исбатлый алырбыз дип өметләнәм. Воул эчкерсез елмаю белән елмайды. — Мин дә шуна өметләнәм. Минем бит ышанычлы алиби бар. Мейхерн әфәнде җавап кайтармыйча бүлмәдән чытып китте. . Воуллар Пэддинт гон-Гриннан ерак булмаган кечерәк кенә бер шыксыз йортта торалар иде Мейхерн әфәнде шунда юнәлде. .Адвокат хатын артыннан зур булмаган җыйнак кына аш бүлмәсенә үле Аны зифа буйлы озын брюнетка каршылады —Мейхерн әфәндеме? Сез минем иремнең эше белән шөгыльләнәсез бугай. Ул җибәрдеме сезне? Рәхим итеп утырыгыз. Сөйләшә башлауга сизелгән телендәге җиңелчә акценты аның чит ил кешесе икәненә ишарә ясый иде. Игътибар белән карагач, Мейхерн әфәнде аның яңак сөякләренең кинчәрәк. йөзенең кирәгеннән артык дәрәҗәдә ак булуын, күзләренең гаҗәеп матур икәнен, кулларына үзенә бер төрле үзенчәлекле хәрәкәт хас икәнен искәрде. Бөтен кыяфәтеннән аның инглиз булмыйча, ниндидер бер чит ил кешесе икәне күренеп тора иде. —Воул ханым, сез өметсехтеккә бирелмәскә тиеш,—дип сүзен башлаган адвокат туктап калды. Воул ханым өметсезлеккә бирелергә җыенмый да иде. «Сәер хатын. Шундый тыныч тота үзен, хәтта үртәлә башлыйсын»,— дип уйлады Мейхерн әфәнде. Бу хатын белән күрешүнең беренче минутларыннан ук үзен тынычсыз, ышанычсыз тоя башлады. Чамалавына караганда, анын каршында— чишәргә көче җитмәстәй табышмак иде. Мейхерн әфәнде Воул белән сөйләшкән сүзнен эчтәлеген әйтеп бирде. Хатын вакыт-вакыт башын кагып, игътибар белән тыңлады. —Димәк,—диде ул, адвокат сүзен сөйләп бетергәч,—димәк, ул үзенең унынчы егерме минутта өйгә кайтып керүен миннән раслатмакчы була? —Ләкин бит ул шул вакытта кайткан! —Анда түгел хикмәт. Минем сүземә ышанырлармы соң? Моны берәрсе раслый аламы? Мейхерн әфәнде каушап калды. Мәсьәләнең асылын шулкадәр тиз тотып алырга кирәк бит! Юк. бу хатында үзеңне үз урыныңда итеп тотарга комачаулый торган нидер бар иде! —Берәү дә раслый алмый. Бер-ике минутлар Ромейн сүзсез утырды, ә анын ирен читләрендә ниндидер сәер елмаю сизелеп торды. Нәрсәгә елмая соң ул? Мейхернның нарын күрсәң иде! v _ Мейхерн әфәнде бер генә сүз дә әйтә алмады. Хатын ана таба якын килде анын тавышы, күз карашы, бөтен барлыгы нәфрәт чәчә иде -Әгәр дә мин теге кичне ул өйгә унынчы егерме минутта түгел, ә унберенче егерме минутта кайтты, дисәм? Васыятьнамә турында белә иде, шуңа күрә үтерергә булды, дисәм? һәм боларны мина ул үзе үзе. әйтте, дисәм?! Судта менә шуларнын барысын да әйтсәм. 1Г1 Ишекне ана авыр гәүдәле, яшь булмаган бер хатын ачты. Күрәсең, бу шул Воул әйткән килеп-китеп йөри торган хезмәтчедер инде. —Воул ханым кайттымы әле? —Әйе, берәр сәгать элек. Тик кабул итә алыр микән ул сезне? — Кабул итә алыр дип уйлыйм. Сез аңа менә ШУШЫНЫ күрсәтегез.— һәм Мейхерн әфәнде ана үзенең визит карточкасын бирде. Хатын аңа шикләнеп кенә карап куйды, кулын алъяпкычына сөрткәләп, ипләп кенә карточканы алды. Аннары адвокатны тышта калдырып, аның борын төбендә генә ишекне ябып куйды. Берничә минуттан ул кире чыкты, аның Мейхерн әфәндегә мөнәсәбәтендә аз гына үзгәреш бар иде —Рәхим итегез. күңелендәге шомлану хисе көчәя төште. —Воул ханым, мин сезнен ирегезгә тугрылыклы икәнегезне беләм... —Гафу итегез, ничек дидегез? Бу сорау бичара адвокатны бөтенләй аптырашта калдырды, һәм ул инде сүзен артык рухланмыйча гына кабатлады: —Сез бит ирегезгә тугрылыклы... —Моны ул әйттеме сезгә? Шулхәтле томана булыр икән бу ирләр.— диде хатын, гарьләнеп һәм урыныннан торды. Мейхерн әфәнде көткән дәһшәт алга килде. „ , . -Күралмыйм мин аны! Ишетәсезме, сез?! Күралмыйм! Асып куйган Анын күзләре Мейхерн әфәндене үтәли көйдерәләр иде. Адвокат авыр лык белән генә дулкынлануын жинде һәм мөмкин кадәр катгый итеп әйтте —Сез ирегезгә карага мәгълүмат бирә алмыйсыз. Законы шундый. —Ул мина ир түгел! Мсйхерн әфәнде ялгыш ишеттемме әллә дип уйлады. — Ир түгел'-дип кабатлады хатын, һәм озак вакытка тынлык урнашты -Мин Венада актриса булып эшли идем. Кияүлә идем, минем ирем хәзер дә исән, ләкин ул. юләрләр йортында Күргәнегезчә. Воул белән безнен никах гамәлдә дип таныла атмый һәм хәзер мин бик шат!- Ул. үртәлгәндәй итеп. Мсйхерн әфәнденең күзенә карады. -Минем сездән бер генә нәрсә ишетәсем килә.-Мейхерн әфәнде ер янадан адвокаг Мейхернга әйләнде. һәм ул инде яңадан хисне белми торган бер кеше иде - Ни өчен сез Воул әфәндегә шулкадәр каршы? -Минем моны сезгә әйтәсем килми. Ул минем серем булып катсын Мейхерн әфәнде ютәлләп куйды. — Бу сөйләшүне дәвам иттерүнең хажәте юк Клиентым белән сөйләшкәч, мин сезгә хәбәр итәрмен Элек Воул дип йөртелгән ханым Мейхерн әфәндегә таба якын ук килде, һәм әфәнде янадан да бик якыннан анын гүзәл күзләрен күрде —Дөресен генә әйтегез әле. монда килгәндә сез Воулнын гаепсез икәненә ышана идегезме? —Әйе — Мин сезне бик кызганам—һәм ул тагын сәер елмаеп куйды. -Мин хәзер дә ышанам.—диде Мейхерн әфәнде —Хушыгыз. Урам буйлап барган чакта анын күз алдында Ромейннын йөзе торды Аңлашылмый торган сәер хатын Куркыныч хатын' Полиция участогында тикшерү эшләре тиз барды Төп гаепләүче шаһитлармәрхүмнең хезмәтчесе Жанет Маккензи һәм Леонард Воулнын хатыны булып исәпләнә торган Австрия гражданкасы Ромейн Хейльгер булды Воулнын зше судка чыгарылды. Иртәгә суд буласы дигән көнне Мейхерн әфәнде сәгать алтыдагы почтадан хат алды Пычранып беткән конверт, арзанлы кәгазь, аннан-моннан сыхлыйк-быздыйк итеп кенә язылган язу Хатнын мәгънәсенә төшенер өчен Мейхерн әфәндегә аны икс кат укып чыгарга туры килде Язманың «артык мәгънәле» итә торган урыннарын гөшереп калдырыл, инглиз теленә күчерсәң, хатнын эчтәлеге түбәндәгегә кайтып кала иде «Кадерле әфәнде! Теге бичара эше белән шөгыльләнәсез бугай. Анын чит илдән килгән мәткәсе турында кайбер кызыклар беләсегез килсә, бүген Степнигә килегез. Анда, уналтынчы йортта (Шоу әфәнде йорты) Могсон ханымны сорагыз. Үзегез белән ике йөз фунт акча ала килегез» Мейхерн хатнын серле юлларын кат-кат укыды Бу бер шаярту гына булырга мөмкин иде. ләкин уйлана торгач, адвокат шаярту булмаска тиеш дигән карарга килде Шулай ук Воулнын котылуга шансы да шуна бәйләнгән булуын аңлады Ромейн Хейлыернс намуссыз дип исбатлау гына ул биргән мәгълүматларның дөреслеген шик астына куйдырта алыр иле һәм Мейхерн әфәнде барырга карар кылды Кирәкле йортны эзләп тапканчы фәкыйрьлекнең тәмсез исен исни исни тар урамнар буйлап шактый озак барырга гуры килде ана Бу—кыйшаеп тузып беткән өч катлы йорт кәмәше иде Мейхерн әфәнде шакшыланып беткән чүпрәк-чапрак белән тышланган ишекне шакыды Жавап бирүче булмады Тагын бер тапкыр шакыганнан сон гына эчтән кыштыр-кыштыр иткән аяк тавышы ишетелде, ишек яртылаш кына ачыла төште,—кемдер адвокатны башыннан аягына хәтле күзеннән кичерде,- аннары, ишек тулаем ачылып киткәч, ишек төбендә бер хатын пәйда булды. —Ә. синмени бу?—диде ул карлыккан тавыш белән Үзен генәме9 Азайса кер әйдә. Икеләнеп торганнан сон Мейхерн әфәнде кечкенә генә, бик шапшак бер карангылы яктылы бүлмәгә килеп керде Почмакта җыелмаган урын урта бер жирдә аннан-моннан гына корыштырып куелган өстәл белән иске генә икс- урындык гора Ярымкарангыга бераг күзе ияләшкәннән сон гына адвокат бу фәкыйрь торакнын хужабикәсен күрә алды Бик шапшак киенгән. урта яшыәрдәге бөкшәйгән бер хатын иде бу. Күптән тарак күрмәгән, төсен ДӘ чамаларлык булмаган чәче як-якка тырпайган иде. Йөзе күзенә кадәр чуар шарф белән капланган. Мейхерн әфәнденең ачыктан-ачык кызыксынып караганын күреп, хатын көлеп куйды. —Йә, нәрсә текәлдең? Ник йөзен яшерә дип аптырыйсыңмы? Аздырыр дип курыкмасаң, кара әйдә минем чибәрлегемә. Шул сүзләрне әйтүгә ул шарфын сүтеп җибәрде, аның сул як яңагындагы котсыз алсу җөйләрне күрүгә адвокат ирексездән чигенеп КУЙДЫ. МОГСОН ханым йөзен кабат шарфы белән каплады. —Йә. үбәсең килмиме мине? Юкмы? Үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем аны. Ә бит кайчандыр мин бик чибәр идем., беләсеңме минем бу бизәгем кайдан? Купоростан, башы беткеренең...—Аның авызыннан җирәнгеч сүгенү сүзе агылды. Ниһаять, ул тынып калды, тынычланды, һәм әлеге дулкынлануы кулының тартышуыннан гына сизелә иде. —Җитте.—дип тынлыкны бозды Мейхерн әфәнде —Андавымча, сез миңа Леонард Воул буенча ниндидер әһәмиятле хәбәр әйтмәкче буласыз. Мин көтәм. Могсон ханым хәйләкәр генә күзен кысты. —.Акчаң кая. кадерлем?—диде ул карлыккан тавышы белән.—Әйткәнемчә ике йөз булса, синен өчен ни дә булса табылуы ихтимал. —Нәрсә соң ул? —Хатынының хатлары. Шушыңа син ни әйтерсең? Тик чур, миңа ничек килеп эләккәнен сораштырасы түгел! Ике йөз фунт, һәм хатлар синеке. —Ул хатларның чыннан да мина файдасы тиярлек булса, ун фунтган бер тиен дә артык түгел. —Нәрсә?! Нибары ун фунтмы?—Хатын тагын кычкыра башлады. —Егерме булсын. Бу минем соңгы сүзем,—диде Мейхерн әфәнде. Адвокат бумажнигыннан акча чыгарды. —Телисен икән—аласың, теләмисең икән—юк, бөтен акчам шушы. Акча хатынга көчле тәэсир итте: ул кызыгуын җиңәр хәлдә түгел иде. Адвокатны каһәрли-каһәрли Могсон ханым бирелергә мәҗбүр булды. Карават янына килеп, матрасын күтәрде. — Мә. чукын!—дип, ул өстәл өстенә төргәге белән хатлар ташлады. —Сиңа кирәклесе—өстәгеседер. Мейхерн әфәнде, бауны чиште дә, хатларны берәм-берәм актарып чыкты. Аның кулында Ромейн Хейльгернең мәхәббәт хатлары иде, ләкин алар Воулга түгел иде. Хатларның кайберсен Мейхерн башыннан ахырына кадәр укыды, кайберләрең караштыргалап кына алды, өстә яткан хатны ул ике кат куып чыкты; аның язылу көне куелган: бу—Воул кулга алынган көн иде. —Ничек килеп эләкте болар сезгә? -Барысы да түгел әле бу. Ул сөйрәлчекнең әлеге кичтә кая булганын бетеш син. Лайэн-роудтагы кинотеатрдан барып сора. Анда хәтерләргә тиешләр аны. Дөмеккере! —Кемгә язылган бу хатлар? —Мина менә бу тамганы салып калдырган кешегә.—Могсон ханым кулын җәрәхәт эзе калган йөзенә таба китерде, анын бармаклары Мейхерн әфәндегә инде таныш булган хәрәкәтне кабатлады. —Шуның эше менә бу. Күпме еллар үтсә дә, онытылмый. Бу килмешәк миннән тартып алды бит аны! Бер мәлне мин аларнын эзенә төштем, һәм ул ата куян ачудан минем йөземә ниндидер бер шакшы нәрсә сипте: Ә бу марҗага шул кызык булды. Барысы өчен дә үч алырга дип шактый озак көтәргә туры килде. Эзенә басып йөрдем мин аның! Хәзер инде ул минем кулда, барысы өчен дә бирер җавабын. Шулай бит, әфәндем! -Антын бозган өчен ябып куюлары ихтимал. —Бугазын тыгылдырырга иде аның. Әй, кая киттен? Акчан кая. Мейхерн әфәнде өстәлгә унар фунтлы ике кәгазь акча куйды да чыгып китте. Ишек янында әйләнеп карагач ул Могсон ханымның акчаны алырга үрелгән фигурасын күрде. Вакытны әрәм итеп тормыйча, адвокат Лайэн-роудка барасы ипс Анда фотографиясеннән швейцар шундук Ромейн Хейльгерне таныды. Ул кичне алар кинотеатрга уннан сон килгәннәр Бер ир кеше белән булган ул Дөрес, швеииар анысынын төсен-битен хәтерләми, ә хатынны яхшы хәтерди. Ул әле нинди фильм күрсәтелә, дип тә сораган Сеанс сәгать уникенчедә генә беткән, болар ахырга кадәр утырганнар. Мейхерн әфәнде үзен бик канәгать хис итте. Ромейн Хейльгернен мәгълүматлары башыннан ахырына кадәр ялган булып чыкты Сәбәбе—Воулга карата нәфрәт Ни белән шулкадәр ачуын китергәндер Хатын дип йөргән кешесенең ниләр сөйләгәнен белгәч, бича ранын бөтенләй рухы төште Мона анын һич тә ышанасы килмәде Хәлбуки, баштарак каушап калуына карамастан. Воулнын каршылык күрсәтүе ихлас булмады кебек тоелды Мейхерн әфәндегә һичшиксез, Воул барысын да белгән. Белгән, ләкин башкаларның белүен теләмәгән. Аларнын сере икесенен генә сере булып кала биргән. Берәр вакыт аны Мейхерн әфәнде белә алыр микән?. Эмили Френчны үтерүдә гаепләнә торган Леонард Воул өстеннән ясалган суд процессы бик шау-шу 1ы булды. Беренчедән, гаепләнүче яшь тә. чибәр дә иде. икенчедән, бу сөйкемле кешене артык кансыз рәвештә үтерүдә гаеплиләр иде. ниһаять, әлеге суд утырышы белән шулкадәр Kai ы кызык сынуның өченче сәбәбе дә бар иде монысы—гаепләүнең гөп шаһите Ромейн Хейльгер булуы Күп кенә гәзитләр хатынның фотографияләрен бастылар, матбугатта шулай ук анын үткәне турында «ышанычлы» мәгълүматлар күренде Башта барысы да гадәттән тәртип белән барды Иң элек экспертлар үзләре чыгарган нәтижәләрен укыды. Аннары Жанет Маккензины чакырдылар. Ул исә тикшерүчегә сөйләгән нәрен түкми-чәчми кабатлады Шунда өстәп сорау биргәндә яклаучы бер икс тапкыр анын мәгълүматларының каршылыклы булуын фаш итте Төп игътибарны ул. Маккензи, ирләр тавышы ишеткән очракта да, әлеге тавышнын нәкъ менә Воул тавышы икәнен раслый горган бернинди дәлиле дә булмавына юнәлтте Суд утырышчыларын ул тагын хезмәтче биргән мәгълүматлар нигезендә фактлар түгел, ә гаепләнүчегә карата нәфрәт, дошманлык хисе ятканына ышандыра алды. Төп шаһитне чакырдылар. —Сезнен исемегез Ромейн Хейлыерме? —Әйе —Сез Австрия гражданинымы? —Әйе. —Соңгы өч елда сез гаепләнүченең хатыны булып яшәдегезме? —Әйе. Сорау алу дәвам итте. Ромейн судка коточкыч хакыйкатьне ачып салды үтерү булган төнне гаепләнүче үзе белән өеннән бәләкәй лом алып чыгып киткән Унберенче егерме минутта өйгә әйләнеп кайтып, ул кеше үтерүе хакында сөйләп бир|ән. Жиннәре кара канга батып беткәнлектән, күлмәген утка ягарга туры килгән. Куркытып. Воул аны эндәшмәскә мәжбүр иткән Башта яхшы нияттә булган присяжныйлар гаепләнүченең коточкыч портреты ачыклана башлагач, кинәт кенә фикерләрен үзгәрттеләр. Икенче бер нәрсә дә күзгә ташланды Ромейнга карата мөнәсәбәт үзгәрде, чөнки анын чыгышына ихласлык, риясызлык җитми, һәр сүзендә ачу, кинә, нәфрәт чагыла иде. Дәһшәтле кыяфәт белән яклаучы торып басты. Ул; шаһит әйткән бөтен сүхтәр-мәкерле ялган, дип белдерде. Әлеге хәтәр кичтә ул өйдә булмаган һәм табигый ки. Воулнын кайчан кайткан булуын белә дә алмый Яклаучы шулай ук. икенче бер ир Ромейн Хейльгернен сөяркәсе булып тора шунын хакына хатын гаепләнүчене пычрата һәм кылмаган жинаятс өчен аны үлемгә дучар итмәкче була, дип тә әйтте Ромеин үзенә карата әйтелгән гаепләүләрне искиткеч салкын канлылык ослән кире кага барды Шул мәлне залда Ромейн Хейльгернен хаты укылды: «Макс. сөеклем! Язмыш үзе аны безнең кулга тапшыра. Ул кулга алынган! Ниндидер бер карчыкны үтерүдә гаеплиләр; чебенне дә рәнҗетми торган кешене' Их. ниһаять, үч алу вакыты җитте! Мин. теге төнне ул өйгә канга баткан хәлдә кайтты һәм кьипдн эше хакында үзе сөйләп бирде, дип әйтәчәкмен Аны дар агачына озатырлар һәм үзен мин. Ромейн Хейльгер. җибәргәнен аңлар. Шунда инде, сөеклем, безгә бәхет капусы ачылыр. Ничәмә еллардан сон Бәхетебезгә бу безнең, Макс!» Экспертлар, шундук ант эчеп, кулъязманың Ромеинныкы икәнен расларга әзер иделәр, ләкин моның хаҗәте булмады. Ромейн Хейльгер Воулнын дөресен сәйләнен, үзенең, ягъни гаепләүче шаһитнең. алдаган булуын икърар итте Воулдан яңадан сорау алдылар һәм ул бер тапкыр да ялгышмады, өстәмә сораулар биргәндә дә буталмады. Гәрчә барлык фактлар да аның файдасына сөйләмәсә дә. присяжныйлар, киңәшеп тә тормыйча, гаепсез дигән карар чыгардылар. Мейчерн әфәнде Воулны җинү белән котларга ашыкты. Аның янына үтәрлек тә булмаганлыктан, Мейхерн әфәнде халык таралганын көтәсе итте. Пенснесен сөртер! ә тотынуына караганда, ул бик нык дулкынланган иде. Мейхерн әфәнде шуны искәрде: әз генә дулкынландымы—пенснесенә тотына. Хатыны да шулай ди әнә. Бигрәк кызык нәрсә инде бу гадәт дигәнен! Шулай да. бик кызык очрак бу! Әлеге хатын. Ромейн Хейльгерне генә кара инде Ничек кенә тыныч күренергә тырышмасын, судта ничаклы нәфрәт чәчте' Мейхерн әфәнде күзен йомуга аның күз алдына каядыр ашкына торган кыяфәте белән озын буйлы, ак чырайлы ханым образы килеп баса. Мәхәббәттерме ул. нәфрәттерме... Аннары бу кулларның сәер хәрәкәте... Ул бит тагын кемдәдер шушындый сәер хәрәкәтне искәргән иде. Кемдә сон? Күптән генә түгел югыйсә Мейхерн әфәнденең исенә төшүе булды, тыны кысылуы булды: Степ- шцәге Могсон ханым! —Андый кешенең булганы да юк. —Шулай да. бу спектакльдән башка да, гәрчә бик яхшы уйналган булса да. без аны коткара алган булыр идек, дип уйлыйм мин. —Мин бу эшне куркыныч астына куя алмый идем. Аңлыйсызмы, сез аңламагансыз икән сез. хөрмәтле Мейхерн әфәнде Мин анын. ГАЕПЛЕ икәнен белә идем! Саимә ИБРАҺИМОВА суз башы һәм тәрҗемәсе Булмас ла! Булыр микәнни? Хәзер анын фәкать Ромейн Хейльгерне күрәсе килде. Әмма атарга очрашырга шактый озак вакыттан соң гына туры килде. Шуңа күрә кайда очрашкан булуларының әһәмияте юк. —Димәк, сез эшнең нидә икәнен төшендегез,—диде Ромейн.—Йөземне ничек итеп үзгәрттем, дисезме? Бу әлләни кыен эш түгел иде, ә калганы.. Мин бит актриса идем, шуны онытмагыз. —Нәрсәгә кирәк булды соң бу? —Ник алай иттем, дисезме?—дип сорады хатын, иреннәре белән генә елмаеп,—Мин аны коткарырга тиеш идем Өзелеп сөя торган һәм чиксез турылыклы хатын биргән мәгълүматка кем ышаныр иде сон? Моны анларга сез үзегез ярдәм иттегез бит миңа. Ләкин мин үзем дә кешеләрне яхшы аңлыйм: нинди дә булса гаеп эшләгән дип. шуны танырга мәҗбүр итсеннәр, нинди дә булса хурлыклы кыланышымны фаш итсеннәр, һәм гаепләнергә тиешле кешегә караганда мин гел әшәкерәк булыйм, гел аңа лаеклы булмыйм, менә шул чакта ул кешене аклаячаклар. —Ә хатлар? _ _ —Ин өстәге бер хат кына ялган хат иде. Шул хат бөтен эшне хәл итте. —Ә Макс дигән кеше? бит аны гаепсез дип уйлый идегез. —Анлыйм. Воул ханым. Без уйлый идек. ә сез белә идегез анын гаепсез икәнен. —Бернәрсә дә Әйе, мин белә идем!