Логотип Казан Утлары
Хикәя

БИЧАРА ҖИҢГИ

I л газабы—гүр газабы. . Язгы юл өзелгәндә машинабыз белән ничәмәничә тапкырлар батып, ватылып, баштанаяк чыланып, кыскасы, мең төрле бәлаләр кичереп, район үзәгенә барып кергәндә, төн урталары якынлашып килә иде инде. Беренче каралтылар башлану белән машинаны туктатып, шофер белән тизрәк исәп-хисапны өзеп, төшеп калу ягын карадым «Газик» тирә-якка изрәгән пычрак чәчрәтеп китеп тә барды Күзеңә төртсәң күренмәслек караңгы төндә, гомерендә беренче тапкыр аяк баскан, шунын өстенә бер генә таныш-белешен дә булмаган район үзәгенә килеп төшеп, юл чатында басып калу хәлләрен, бары тик үз башыннан кичергән кешеләр генә аңлый алырлар. Җитмәсә, тагын кулларым тунып- күшегеп, бернәрсә дә сизмәс булганнар. Бу районга Авыл хужалыгы министрлыгыннан язгы чәчү чорына командировкага килүем иде. Райком кешеләрен эзләп табып, аларны уятып йөрергә соң иде инде Шунлыктан мин: -Бер төнгә кунып чыгарга кем дә кертер әле. Иртәгә урын табып урнаштырырлар»,—дип уйладым. Бер кичкә—кер мичкә, диләр бит Хәзер миңа бүгенгесе кадерле иде. Шундый уйлар белән чемоданымны култык астыма кыстырдым да, каршыда— юл буенда гына торган йортка таба юнәлдем Аның башкаларга караганда олырак га. каралтыларының да һәйбәтрәк икәнлеген төн булса да чамалап алган идем инде. Зур «урыс» капка бикле иде. Мин тимер келәне җиңелчә генә шалтыратып шакый башладым. Күп тә үтмәс, хуҗалар уяныр да. тәрәзәдә ялт итеп ут кабынып, якты сукмаклар булып урамга аркылы ятырлар дип Ю БИЧУРА ҖИҢГИ хикәя 126 ивхоттмаш көткән идем Тик мин уйлаганча булмады. Бер шакыды», ике шакыдым, соныннан инде түземлегем бетеп, аякны да «кодка» җибәрдем... «Әллә инде дөмектеләрме?»—дип сукранып та куйдым. НК1 вакыт кемнеңдер искәрмәстән генә янымда «Эһем-эһем-м!»- дип тамак кыруына сискәнеп киттем. Карасам, күләгә кебек кенә булып, койма буенда бер хатын-кыз басып тора иде. Ул инде мине байтак вакыт күзәтеп торган булса кирәк. Аның шулай жнр астыннан яки койма ярыгыннан гына чыккандай каршымда кукыраеп торуы, миңа бераз сәер булып тоелды — Берәр юлаучы, таныш-белеш дип әйтимме"’—дип сүз башлады ул. мөлаем генә тавыш белән. Мин анар башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәдем. Үземнсн таныш-белешләр түгеллегемне, шәһәрдән эш белән килүемне әйттем һәм бер генә кич кунып чыгарга мөмкин булмасмы икән, дип гозеремне белдердем Урындагы кеше буласын икән алайса,—диде ул, үзенчә нәтиҗә ясап.- Ник мөмкин булмасын, ди. Бик мөмкин! Кеше шулай кешегә сыена инде ул. Әйдә, кер! Менә моннан. Башыңны иебрәк кер... бәрелмәсен. Каршымда койманың өч кенә тактасы ачылып китте. Бу хәлдән сон күңелемдә шиккә охшаган агтә нәрсә уянгандай булды. Тик икс уйлап торырга вакыт юк. тизрәк җылыга кереп, чыланган өс-башны алыштырып берәр чынаяк чәй эчү теләге ул минутта минем өчен бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк иде Без таш жәйгән киң ишек алдыннан узып өйалдына. аннан инде яп- якты бер җыйнак кына бүлмәгә кердек. Ишектән кергәч тә. ун якта, зур гына мич. анарга кушып кечкенә генә плитәле галанка салынган. Түрдә өстәл. Сул якта эре бизәкле чаршау эленгән— ятак урыны булса кирәк Пөхтәлек, чисталык күзгә бәрелеп тора Бу—карчыкнын үз бүлмәсе икән. Яктыга кергәч күрдем каршымда кырык-кырык ике яшьләрдәге хатын басып тора Тик үз-үзен тотышын, минем белән керешли үк өйалдыннан жиз комганын эләктереп керүен, өстенә «әби патша» таманындагы фасон белән тегелгән бишмәт кигәнен, шуның өстенә аягына биек кунычлы кәвеш киеп, штан балагын чыгарып йөрүен күргәч: «Әллә бераз өлкәнрәк тә микән?».- дип уйлап куйдым мин. Ул да мине тагын бер тапкыр күздән үткәрде. Аннары, гадәттән тыш нәрсә күргән кебек өтәләнеп, кирәгеннән артык хафаланып, минем турыда кайгырта башлады. —һай-й. Алла!.. Балакай! Ыспай туңмас калтырар, дигәндәй кем инде мондый юлга шулай юка киеп чыга, һай-й. сез яшьләрне! Ул шунда ук юешләнеп авырайган киемнәремне салдырып алып, жәһэт кенә мич буена элеп тә куйды Аягымнан ботинкаларымны салырга ди өлгермәдем, күптән хәзерләп куелган диярсең, каяндыр җылы киез каталар да чыгарып бирде. Аннары: — Карының да ачкандыр инде. Кая. бистовканы гына ягып, берәр нәрсә дә хәзерләп бирим әле үзенә,—диде, кечкенә пич астына ут төртеп («Бистовка» дип ул, шул кечкенә мичен әйткән икән.) Учак астында дөрләп ут уйный башлагач, плитә өстенә чәйнек белән таба да китереп куелгач, өй эче тагын да җыйнакланып киткәндәй булды Юеш киемнәрдән арынып, аякка киез-катаны да элеп алгач, мина да жан керде Тел ачылды. Алдан гафу үтенгән булып, фатир хуҗасының исеме белән дә кызыксынып куйдым. -Минкамал атлымын Минкамал жинги дип йөртәләр.—Аннары елмаеп оялгандай итеп, алга таба чөеп бәйләгән яулыгының почмагы белән генә авыз тирәләрен каплап, өстәп куйды:—Халыкта Бичура җиңги дип тә йөргкәлиләр «Бичура җиңги!*—баштарак мин бу сүзләргә әллә ни дикъкать итмәдем Авыл жирендә һәркемнен диярлек үзенә күрә кушаматы була. Кушаматларның заманында бик тапкыр яңгырап та. соныннан. буыннан-буынга күчә башлагач көчсеиәнеп. әйтелә торган кешесенә бөтенләй диярлек ябышмын торганнары да еш кына очрый. Кыскасы, аның бу сүзләре сыңар колагыма керде, сынар колагымнан чыгып та китте. Мннкамал жщип минем шәһардәге тормышым, гаиләм, бала-чагаларым турында да сораштырып куйды, \ зен кызыксындырган сорауларга тулы җавап алгач. янааан минем турыда кайгырта башлады —Кара әле. кем. улым... Әллә сөт белән мәтрүшкә кайнатып эчертеп карыйм микән үзеңә? Салкын тиеп куймасын берүк! —Зинһар, шулкадәр борчылмагызчы... Бераздан минем алдыма майда гына кыздырган йомырка тәбәсе китереп куелды, һәйбәт итеп пешерелгән такта чәйнең татлы хуш исе дә борыннарны кытыклый башлады. Шул вакыт Миңкамал җиңги елмаеп болай диде: —Әгәр дә теләген булса, мәтрүшкәдән дә болайрак нәмәстәм бар иде барын Тик ошатмассың гына дип куркам. Шәһәр кешеләре бит алар бераз нәзберегрәк булалар. Килде-китге нәрсәгә бер дә исләре китми. Шулай да. кая. алып кереп карыйм әле. Миңкамал җиңги минем: «Зинһар борчылмагызчы! Кирәкмәс иде...» диюемне ишетергә дә теләмәде. Өялдына чыгып, күз ачып йомганчы, озын муенлы чүлмәк алып кереп, өстәлгә китереп тә куйды. —Би во шикелле нәрсә инде шунда... «Биво» дигәне шул пиво, ягъни сыра сыманрак нәрсәдер инде, дип уйлап алдым. Бик кыстагач, салынган стаканны кулыма алдым. Гәрәбә төсендәге бу эчемлекнең хуш исе шунда ук борыныма килеп бәрелде. Ни булса, шул булыр дидем, дә җибәрдем. Чыннан да, бик шәп нәмәстә булып чыкты Миңкамал җиңгинең «бивосы» Берничә минутта маңгаемнан бөртек-бөртек булып тирләр бәреп чыкты Миңкамал җиңги исә бик канәгать кыяфәт белән каршымда утыра иде. —Шул министрдан килгән кеше эчә торган гына нәмәстә инде ул!— дип, үзе рәхәтләнеп кеткелдәп көлә. Шулвакыт мин беренче тапкыр Миңкамал җиңгинең йөзенә тулы караш ташладым, һәм мина төбәлеп карап торган күзләрен күреп хайран калдым. Үз гомеремдә миңа бик күп төрле күзләр күрергә туры килгәләде. Әмма андый, мәче күзенә охшашлы яшькелт төстәге, карчыганыкына охшаш үткер, зәһәр күзләрне моңарчы бер генә кешедә дә, бер генә тапкыр да күргәнем юк иде. Бу күзләр гади генә күзләр түгел иде, алар кешенә үтәдән-үтә күрәләрдер кебек тоелды мина. Күңел өшеткеч дәрәҗәдә салкын, күңел кайтаргыч дәрәҗәдә зәһәр иде бу күзләр. Миңкамал җиңги үзе чандыр гәүдәле. Тар йөзле. Янак сөякләре чыгыбрак тора. Юка, кысынкы иреннәренә мәетнеке төсле булып, күгелҗемлек йөгергән. Борыны шактый зур, туры, шулай да очы бераз өскә төртеп тора. Ияге исә очлы, чак кына алга чыккан. Алдан әйткәнемчә, шыксыз күзләрен исәпкә алмаганда, йөзе шактый мөлаем иде аның. Ашап-эчкәч Миңкамал җиңги мине түр якка алып чыкты. Ут кабызды. Бүлмәнең монысы тегесенә караганда да пөхтәрәк итеп җыештырылган. Идәннәре һәйбәтләп сарыга буялган; тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра һәрьяктан хүжабикәнен чисталыгы күзгә ташланып тора. —Менә сиңа фатир,—диде ул.—Менә шушы куйкада ятарсын Әгәр дә ошатсаң, фатирга үземдә генә туктарсың. Сина монда беркем дә комачауламас. Бала-чагаларыбыз юк. Язу-сызу белән шөгыльләнсәң, менә өстәл. Бары тик икәү генә торабыз. Кызым белән. Хәтирә исемле. Күрше авылда кибетче булып эшли. Кайткан көнне кайта; кайтмаса, эше күп булганда, икешәр-өчәр көн дә кайтмый. Кияүгә дә чыккан иде дә... әллә ничек кенә шунда, тормышлары көйләнеп китә алмады. Кызым турында әйтәм әле. белеме дә бар. урысчаны да су урынына эчә инде менә. Кияү тиешле кешебез дә шушы авылныкы иде Мортаза атлы Миңкамал җиңги шулай сөйләнә-сөйләнә урын җәйде; ак пәрдә белән капланган шүрлектән сырган мамык юрган өстерәп төшерде. Эше беткәч —Утны үзен сүндерерсең инде,—дип, тыныч йокы теләп, балакларын жилфердәтә-җилфердәтә үз бүлмәсенә чыгып та китте. Юлда шактый гына ватылырга туры килсә дә тиз генә йокыга китә алмыйча яттым. Әллә нинди уйлар борчый башлады. Ирексездән Миңкамал җингинен: «Халыкта Бичура җинги дип йөрткәлиләр»,—дигән сүзләре исемә төште. Барыннан да бигрәк 128 мине анын күзләре гаҗәпләндерде. Әгәр дә мәгәр менә шушы караңгы бүлмәдә күзенне ачып җибәргәндә, шул зәһәр күзләрнең өстенә иелеп торуларын күрсәң, йөрәгең ярылмаса да. шулай да берничә минутка өнсез булып калыр идеи дип уйлап аллым мин. Шулай да юлда ватылу, шуның өстенә Минкамал җиңгинең «биво»сы үзенекен иткән, изрәп йокыга киткәнмен. II кенче көнне иртән иртүк торып, табадан гына төшкән коймак белән тәмләп чәй эчкәч, райкомга юнәлдем. Анда, гадәттәгечә ин элек, минем командировкага килүемнең максаты, бурычларым белән кызыксындылар Аннары мине берәр һәйбәтрәк квартирага урнаш- тыр\ турында кайгырта башладылар. Мин инде үземнең квартира табып урнашуым турында әйттем. — Ничек’ Әллә берәр танышыгыз, туган тиешле кешегез бар идеме’’- дип сораштырдылар. Мин үземнең ничек итеп төн уртасында килеп төшүем, ничегрәк итеп квартирага урнашуым турында сөйләп бирдем. Квартирамның чиста һәм иркен булуын да әйттем. — Минкамал җиңгиләрдә,—дип җавап кайтардым мин. Шулчак барысы да минем якка борылдылар. — Бичура җиңгиләрдә түгелдер ич? —диде кайсыдыр, коточкыч хәбәр ишеткәндәй —Анын да исеме Минкамал бугай бит. Минем нәкъ шул Бичура җиңгидә тустаганлыгымны белгәч, берничә кеше берьюлы үзләренең ризасызлыгын белдерделәр. — Юк-юк. юк' Кая ул! Сезнсн өчен ипле квартир түгел ул. Сезгә анда туктау ярамас. Белмәссең аны!.. Кемнеңдер. «Фатирның да асылын тапкан икән!»—дигән сүзләре дә колагыма чагылып китте. Мин. фатир мәсьәләсе егерменче хәсрәт ул; миңа барыбер күбрәк вакытымны район колхозларында үткәрергә туры киләчәк дип, хәзергә шул туктаган жиремдә генә калып торырга булдым. Турысын әйтергә кирәк, мине барыннан да бигрәк ни өчен Минкамал җиңгине халыкта «Бичура» дип йөртүләре белән кызыксыну тапкан фатирымда калуга сәбәп булды Шул көннән башлап мин мөмкин булган җирлән Минкамал җиңги турында мәгълүматлар җыя башладым Мәгълүматлар жыя башладым дигәч тә атап, сорашып йөргән икән дип уйлый күрмәгез. Юк' Бары тик анын турында сүз чыккан җирдә колагымны салыбрак тындаучан булып киттем. Минкамал җингинен биографиясенә дә әллә ни тирән керә алмадым мин Үзеннән сорашырга ничектер кыенсындым Мина бары тик шул кадәрссс генә мәгълүм булды: кыз чагында ул ике балалы хатынын аертып, Абдулладан исемле ир урталарындагы бер кешегә кияүгә чыккан. Үткен, зәһәр Минкамал белән кушылгач йомшак табигатьле Абдулладан абзыебыз ничектер каушабрак калыпмы, тормыш алып бару сәләтен югалткан кебегрәк була. «Хатыннын теле узса, иренен кулы уза*.—ди мәкаль Тик Абдулладан абзый белән киресенчәрәк була Тормыш алып баруны, икенче төрле итеп әйткәндә, дилбегәне Минкамал үз кулына ала. Кеше таба алмый торган җирдән кирәген габа. теләгәнен ала. Йөгейөге белән утынын дисенме, печәнен дисенме, ташып кына тора. Куп тә үтми. Абдулладан абзыйга да «Абдулладан жинги» дигән шәфкатьсез кушамат тагыла. Чөнки тормыш кәгүне хатыны үз кулына азганнан бирле анар мичкә ягып, ашарга хәзерләү, идән юу кебек эшләр генә калган була Әгәр дә инде Минкамал ат белән угын яки печән төяп кайтканда Абдулладан абзый капканы ачып тормаса. эш харап. Аннары: «Сина әйтәм, каты телен белән рәнҗетмә инде мине».—дип ялынып-ялварырга гына кала Хәтирә исем те бердәнбер балалары кул арасына керерлек булып килгәндә Абзу тлажан абзый япь-яшь хагынын тол калдырып, бу фани дөнья белән саубуллаша Шул көннән башлап Минжамал ялгыз кала Яшьли тол И капуның ачысын-төчесен бары тик башыннан кичергән хатын-кызлар гына белә торгандыр Ул елларда инде Миңкамалга да «Бичура» дигән кушамат тагылып, ил теленә кереп, даны чыгып өлгергән була. Бәлки шуңа күрәдер, тормыш көтәргә гаять дәрәҗәдә сәләтле булуына да карамастан, кабаттан кияүгә чыкмый ул. Ни әйтсәң дә. усал дигән яман аты чыккан була шул. Үзенә портка кертергә ир-ат эзләве турында Минкамал җинги карчык-корчыкларга да сүз катып карый Тик өйләнергә атлыгып торучылар табылмый. Карчыклар исә: «Телеңнән куркалар»,—дип хәбәр ташышлар. Ул да җавапсыз калмый: «Йөзе каранын гына тете кыска була анын».—ди. Тет дигәннән, әле дә халыкта мондый бер хәл турында мәзәк итеп сөйлиләр. Шул ук авылда бик ачы. яман телле, авызыннан төшкәнне эт ашамаслык сүзләр белән әйтешүче Факиһә исемле бер хатын булган. Шул Факиһә капка гәбенә чыгып утыра икән дә, узган бер кешегә җыен кирәкмәгән сүзләр кычкырып, сүгенеп, тегесе күздән югалганчы эт урынына өреп кала икән. Берәр кыз-кыркын узса: мичкәсе! Шаклар катарсың.. Бу кылануларыңны бер исенә төшерермен әле»,—ди иде Мин исә: «Ничек соң ул үзен шулай тыныч тота ала? Шулкадәр гайбәтне күтәрү уен эш түгел ич. Кибетне басуда әллә чыннан да үзләре үк гаепле микән?»—дип у илаштыргалап та куйгаладым. Тентүләр узгач, Минкамал җиңги бераз тыныбрак калгандай булды. Тик бу тынычлану, «инде бар да бетте»,—дип, өметсезләнүдән, көчсезләнеп кулларын төшерүдән туган тынычлану түгел иде Киресенчә, бу—ниндидер чиксез зур эш башкару алдыннан, бераз тын алуга охшаган тынычлану иде Көчле давыл алдыннан да табигать шулай тынып калучан була бит. Анын шулай ниндидер эш хәзерләвең мин бөтенләй көтмәгәндә сизендем. Тентүләр үткәннең икенче көнендә үк мин искәрмәстән анын бүлмәсенә барып кердем. Минкамал җиңги койкасы өстенә утырган килеш иелеп, үзенен аяк киемнәре өстеннән тагын ниндидер ир-ат туфлиләре киеп утыра иде. Мине күргәч тә ул берни дә булмаган кыяфәт белән гуфлиләрне аягы белән генә этәреп койка астына яшерде Мин үземнең бик ашыгыч рәвештә ике-өч көнгә авылларга чыгып китәчәгемне әйттем. —Әллә хәзер үкме?—дип сорады ул —Әйе. —Сон ник аны алданрак әйтмәдең?! Юлына берәр нәрсә хәзерләгән булыр идем. . Кая әле. бистовканы гына элдереп булса да берәр кайнар нәрсә хәзерләп ашатыйм үзенә. Хәзер үк чыгып китәм дип. мин аны бу эшеннән бүлгәч, ул баздан катык белән сөт өсте генә алып менәргә булды. Мин анын бу тәкъдимен дә Ул кулын гына селтәде: -Ышан син! Гаепләмәсләр...—Аннары башыннан ниндидер фикер умыргач, эстәп куйды:—Юк инде. Аблокат та берни дә кыра алмас. Анар КаЛгаЧШулвакъ|т"капка гәбенә жигуле ат килеп туктаган тавыш ишетелде кире кактым. —Ике-өч көнгә дисенме әле?—дип сорап куйды ул кабат —Мин дә иртәгәләргә Хәтирә янына станциягә—төрмәгә барып кайтырга уйлап тора идем әле. Передач диләрме әле. бераз ашарына-эчәренә илтеп кайтырга кирәк балакаемнын. Бичаракаем! Очратмыйча, күрештермичә тенкәләремә тияләр инде. Следствә диләрме әле үзен, тикшеренүләрен әйтә торганнардыр инде, шулар беткәч кенә очраштырачаклар, ди. —Аннары нәрсә, суд буламы?—дип сорап куйдым мин. «Суд* сүзен ишеткәч, бәлки Минкамаз җиңги бераз үзгәрер дип көткән идем мин. Тик мин көткәнчә булмады. Ул бик гади нәрсә турында сүз алып баргандай җавап кайтарды. —Эшне судка кадәр җибәрәсе түгел иде шул. Анынчы Ходай-Тәгалә үзенен берәр төрле шәфкатен күрсәтеп куймасмы әле.-Бу сүзләрне әйткәндә анын ниндидер корылган планы барлыгы аермачык булып сизелде. Күзләрендә дә зәһәрлек чаткылары чагылып киткәндәй булды анын. Җинаять эшләргә җыенганда да теленә «Ходай Тәгаләсен» ала бит әле. дип уйлап куйдым мин Эшнен барыбер судка җитәчәген уйлап, мин анар бер дә булмаса яхшырак адвокат ялларга кинәш бирдем. —Сезне турыдан-туры гаепләрлек бернинди дә дәлилләр юк ич. дидем мин - Шикләнүгә таянып кына кешене гаепләмиләр. 138 махмүг хвсанп» Мин Минкамал жинги белән саубуллашып. хәерле юл теләдем дә. Хәтирәга миннән сәлам әйтергә кушып чыгып киттем. Трантас пычрак юлга тирән тар эз салып алга тәгәри. Әле генә кардан арынган төссез кырлар өстендә ачы язгы җилләр уйный. Көзге көнне хәтерләтеп түбәннән генә соры болытлар йөзә. Төнгә каршы көннең шулай бозылуын яратмыйм мин Үтәдән-үтә бәреп кергән җилдән ышыкланыбрак утырдым да. кожанымның башлыгын күтәреп кидем. Шулай бераз җайлабрак урнашкач, янадан уйлар иркенә бирелдем Юл буе диярлек Минкамал җинги турында, анын хәзерге хәле, үэен- узе тотышы турында уйланып бардым. Торган саен минем өчен ул бары тик башваткыч бер табышмакка әверелә генә барды Ниндиерәк кеше сон ул’ Күпме генә тырышсам да мин аны барыбер җентекләп аклый алмамдыр кебек булып тоелды. Бер караганда, кеше өчен үлеп тора кебек. Күршелеге дә бар Бик сирәк керүләренә дә карамастан, йомыш белән кергән кешене кире бормый ул. Билгеле, аңар теге яки бу йомыш белән бик сирәк, үзе әйтмешли, «килеп терәлгәч кенә» керәләр Шулай да кеше күңелен күрер өчен тиресеннән чыгардай булып тырыша ул. Бала-чагаларын да ярага Очратса «И-и. балакаем! Күз нурым »—дип аркасыннан сөймичә озатмый. Шул ук вакытта аны халык күрә алмый, яратмый; җыен әшәкелекнең, жысн җинаятьнең чыганагы итеп карыйлар анар Икенче яктан, анын уңганлыгына, булдыклыгына сокланалар да. Шул Минкамал җинги турында бит инде •Сусыз юып. җилсез киптерә торган хатын ул. Агачтан сандугач кына ясамый инде Югын бар итә. барын бал итә ул Бичура»,—диләр. Мина район авыллары буйлап шактый гына йөрергә туры килде. Үхтәрендә генә түгел, хәтта тирә-яктагы авылларда да. берәрсе яхшырак бал әчетсә: «Шә-әп' Бичура жингинен «биво»сыннан бер дә ким булмаган бу». - дип мактап әйткәләгәннәрен мина үземә үк ишетергә зуры килгэлэтэне будды Ничек кенә булмасын. Минкамал җинги минем өчен байтак вакытка кадәр ватылмас чикләвек булып кала бирде. Юлга чыгар алдыннан гына булган вакыйга үзе генә дә мине хайран калдырды. Төнгә каршы үз аяк киеме өстенә тагын ниндидер ир-ат туфлие киеп маташа бит! Нәрсә булыр бу?. Кем гуфлиләрс икән ул? Нәрсәгә кирәк булган алар’ Кыскасы, алданрак боларнын барысы ла мина баш җитмәслек табышмак булып тоелдылар. Актык чиктә, барыбер бер нәрсә дә төшенә алмам дип. ул турыда уйламаска булдым. Авылларда, алда әйткәнемчә, ике-өч көнгә генә түгел, ә дүрт-биш көнгә якын булырга туры килде. Инде кайтыйм дип кенә торганда, район буенча адәм ышанмаслык сүз таралды. Янәсе. Бичура җинги кызы Хәтирә янына барган җирендә, ревизор Галәвинең үзен үк төрмәгә утыртып кайткан, имеш Минем андый имешмимеш дип сөйләнгән сүзгә ышанасым килмәде. Кайберәүләр бу сүзгә тәмам ышанып та өлгерделәр. Ксм-кем. ә Бичура жингинен законы үз кулында. Анардан теләсә нәрсә көтеп була, имеш Ирексездән мин дә анын тавыкларын ашатканда: «Тукта!. Алай бик батырайма. . Тормыш бу! Син дә аяз көнне яшен суккандай будырсын, тегеләй!»—дип Түрә Галәвиен сүккән сүзләрен исемә төшердем. Бу адәм ышанмаслык сүзнең хак икәнлеген мин бары тик кайткач кына белдем Минкамал җинги исә бернәрсә дә булмагандай, йорт эшләре белән әвәрә килеп йөри иде. Анын бары тик күзләре генә нәрсә беләндер бик канәгать иделәр. TaibiH да чаткыланып, тирә-якка ут атып торалар иде аның күзләре. Мин Галәви белән булган вакыйганын ничегрәк килеп чыгуы турында кызыксына башладым Минкамал җинги исә үзе бу турыда беркемгә дә. бернәрсә дә сөйләмәде. Гомумән, анын мактанып. өидән-өй!ә йөреп гайбәт җыеп, юк-барга ләчтит сатып йөри торган гадәте юк иде. Ул хәл болайрак булган икән. Минкамал жинги станциягә барып җитәргә ике-өч километрлар чамасы каларак машинадан төшеп кала. Станциядән капма- каршы якта урнашкан төрмәгә ул турыдан гына чыгарга була. Юлны тутырып тау кадәр булып алданрак барган кешене дә куып җитә ул. Караса. Түрә Галәвие икән —Ә-ә!..—ди тегесе көр тавыш белән.—Шулай жил уйнатып кем килә дисән. Минкамал җиңги икән әле Кая баруын бу?.. Минкамал жингинен ждвабы коры: —Утырмага түгел, билгеле. —Үпкәлисенме? —Үпкәлим, кем, Галәви. Теләсә нәрсә әйт, күрәләтә торып газиз балакаема чокыр казуыңа бер дә ризалыгым юк. Хәтирәне әйтәм, килеп чыксан-нитсән зурлап каршы ала иде үзеңне. Каныктың бит бер кавым... Апай кешегә чокыр казымыйлар, кем, Галәви. Үзеңнең төшеп куюын бар Ревизор да җавапсыз калмый. —Беренчедән. Минкамал җинги, минем беркемгә дә чокыр казыганым юк. Теге яки бу җинаятьне тикшерү, аны ачыклау, белгәнеңчә, минем бурычым ул. Шуңар күрә ревизор диләр бит мине. Әгәр дә инде кызың, син әйткәнчә, чыннан да гаепсез икән, берни дә булмас, чыгарырлар. Безнең Совет законнары бер дә юкка кешене җәзаламый Янәшә атлаган Минкамал җинги телләнүен белде: —Совет законнары җәзаламас та. Тик менә кайбер кешеләр, телләре үтүдән файдаланып, акны кара итеп күрсәтеп, кешене юкка да батырып куйгалыйлар. Син дип әйтмим, билгеле. —Беләм, беләм! Кем бакчасына таш атуыңны да бик яхшы анлыйм. Әйе, әйе! Син мине казыган чокырга төшеп куйма, дип куркытма, яме —Янап әйтүем түгел. —Менә шул! Мин алай бик тиз өркә торганнардан түгел. Шулай ук тиз генә чокырга да төшерә алмаслар. Әй-йе, алмаслар!. Минкамал җинги аны бүлеп, кыстырып куя —Тәүбә диген, кем, Галәви. Шакай будырсын, тегеләй! —Булмам!.. —Будырсын! Дөнья ул... Бичураның үзсүзлеләнүе Түрә Галәвиенең тәмам ачуын чыгара. —Булмам!..—дип кабатлый ул.—Мен тапкыр кабатларга да хәзермен, булмам! Мин сине менә ничәмә-ничә еллар буе гел күзәтә килдем. Синен ниндиерәк җинаятьләр эшләгәнеңне әллә белмиләр дип уйлаган идеңме? Ю-юк, барысын да белә идем. Бер мин генә түгел, бар да беләләр. Тик эләктереп алырга һаман да жае чыкмыйчарак тора иде. Итләч балык кебек шома, кулдан шуып чыгып котыла килдең. Монарчы бәхетенә каршы шулай булды. Бу юлы инде алай тиз генә ычкына алмассың. Ю-юк! —Шулай укмыни?.. —Шулай! Минкамал жингинен дә тавышы калтырабрак киткәндәй була. —Син әле. кем, Галәви, шулай укмыни... Кара әле, ә! Ә мин тагын синен турында башкачарак фикердә идем. —Төкерәм мин синен фикеренә Бәхәсләре шулай кызып җиткәндә, зур булмаган әрәмәлектән чыгып җитәргә дә әллә ни күп калмаган иде. Ун якта, якында гына тракторларның да күңелле генә гөрелдәгәне ишетелә. Анын гына түгел, кешеләрнең чыркылдашып сөйләшүләре, көлешеп алулары да аерым-ачык булып ишетелә башлаган иде инде. Нәкъ шул вакытта булды да инде, теге, адәм әйтеп ышанмаслык хәл. Минкамал җинги үзенен әсәрләнгән күзләре белән Галәвигә туп-туры карап, тыныч кына сорап куя: —Телисенме, биво мичкәсе... мин синен үзеңне кызык итәм? Менә, хәзер үк. «Тенкәгә генә тиде бит. Бичура. Очрап торуын күр әле син аның! Бәла аяк астыннан чыгар ди шул».—дип уйлап ала Галәви. Шулай да ул кырт кисеп, өзеп җавап кайтара — Юк. анысы булмас инде. —Була! -Юк! —Юкмы’.. Карап карыйк. Мә, алайса Шул вакыт Минкамал җинги кулындагы төенчеген бер читкә ташлап, ачы тавыш белән кычкырып җибәрә дә. тырнакларын Галәвинен йөзенә батыра Ул да булмый шыксыз, яшелле-күкле тавыш белән кычкыра-кычкыра башындагы яулыгын йолкып алып, алъяпкычын аерып җибәрә Аннары чәчләрен тузгытып «Коткарыгыз' Ах-х! Үтерә!»—дип. акыра-акыра кешеләр тавышы ишетелгән якка йөгерә башлый... Таза гына ике тракторчы егет йөгерешеп ана ярдәмгә килеп тә җитәләр — Нәрсә?.. —Нәрсә булды, апакай?.. —Әнә!.. Әнә... Теге явыз, көчләргә ябышты,—дип җавап кайтара Минкамал җинги. Вакыйганың мондый борылыш алуын бөтенләй көтмәгән Галәви «баш- казадан баш-аяк». дип бер читкә шылмакчы да була. Тик тракторчыларнын берсе ике сикерү белән аны куып тотып, аяк чалып ега да якасыннан эләктереп ачык кыр өстенә алып чыга. Шул арада ыгы-зыгы куба. Галәвинен болай да шыбыр канга баткан танавына кемдер менеп тә төшә. Ә Минкамал җингинен үз кырыгы кырык: — Ин элек кызымның башына җитте Төрмәгә удыртты... Хәзер инде үземә ябышты, оятсыз,—дип елап җибәрә ул,—Җир бит! Аю кебек килде дә ябышты... Аларнын икесен дә яна гына чәчү орлыгы алып менгән машинага утыртып станциягә, милиция идарәсенә алып төшеп китәләр. Бары тик юлда гына, бераз анына килгәч. Галәвинен теле ачыла. — Минкамал җинги.. Минкамал җинги. дим! Ни кылануын бу. ә? Шулай итәләр димени’ Чыннан да харап итеп куюын бар ич... Минкамал җинги анар авыз ачарга да ирек бирми. -Ярар, ярар! Телеңә салынган булып утырма. Шыңшыган була тагын Алдан карыйлар аны. Тикшерерләр, ачыкларлар Гаебен юк икән, җибәрерләр Совет законнары юкка гына кешене җәзаламый... Милиция идарәсендә коточкыч акт төзеп, унбишләп шаһиггән кул куйдырып. Галәвине алып та калалар. Тракторчылар, суд-фәлән була калса, үзләренең шаһит булып киләчәкләрен белдереп. Минкамал җингигә борчылмаска кинәш биреп, үз эшләре белән китеп бардылар Шушы вакыйгадан сон Галәвине районда бүгән күрүче булмаган. VI әкъ шул көннәрдә, һәркемгә аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир иткән, икенче бер вакыйга булды. Моннан сон. беренче карауга чуалып, буталып беткән жеп йомгагы кинәт сүтелеп киткәндәй булды Минкамал жинги. кызы Хәтирә яныннан кайтып, өс-башын да алыштырырга өлгерә алмый, кәкре тыкрык Мәймүнәсе ут капкандай атылып килеп тә керә. — Минкамал Минкамал дим! Ни булыр бу?.. Иргә белән кияүләренә.. Тфү-ү'. Мортазаларга мунчаларын сорарга кердем Ягып җибәреп, сулар ташып куйгач, «кая инде, идән-ләүкәләрен дә себереп, юып чыгарыйм». дип иске себерке эзли башладым Кул астыннан гына тапмагач, мунча алдына чыгып, эскәмиягә бастым да чормага күз салган идем. Шаклар каттым' Алдан нәрсә дип уйларга да белмәдем. Карасам, төбе оялап ясаган аракы әрҗәсе Шунда ук ватылган шешә пыялалары да аунап ята Почмактарак. нәрсәдер күмелгән, ахрысы Түмгәкләнеп тора Менәргә курыктым. Күнелем шикләнеп, синен янга йөгереп килүем иде Әллә мин әйтәм... Ә?.. Минкамал жинги бу хәбәрне бераз гаҗәпләнгән кебек кабул итә Шулай да күршесенең хәтерен калдырмаслык итеп кенә сорап куя ул: —Хак сүзме бу. кем. Мәймүнә?.. — Ике күзем чәчрәп чыксын менә Кояштыр! Баскан җиремнән купмыйм Н әгәр.. —Мин үзем дә нәрсәдер сизенгән идем аны сизенүен. Бетен урамны бер итен шау-шу кубарып. Мортазалар мунчасына таба кузгалыр өчен шул җиткән иде инде. Юлда аларга башка хатын-кызлар, бала-чагалар да иярә Күз ачып йомганчы мунча камап та алына Мортазалар алдан: «Нәрсә чәүкә көтүе кебек шаулашасыз? Нәрсә күрмәдегез? Аю биетәләрме әллә?»—дип. җикеренеп тә карыйлар, аннары бу көтелмәгән хәлдән аптырап тынып калалар Минкамал җинги исә. парад белән җитәкчелек итүне үз кулына алгандай, команда гына биреп тора. —Кем. Мәймүнә! Милиция идарәсеннән килеп җиткәләгәнче. чорма тирәсенә беркемне дә якын җибәрмә. Аларга аяк эзләре, кул таплары, тегесе- монысы дигәндәй, барысы да бик кирәк. Әй-йе! Хәзер барысын да ачыкларбыз. Әйткән идем аны Шулдыр, шулдыр! Хәтирәмнен курчак кебек киенеп- ясанып йөрүенә эче көеп, нишләргә дә белмичә котырынган иде аны. Актык чиктә, әнә. нинди юл белән балакаемнын башына җитәргә уйлаганнар Ю- юк! Алай гына булмый ул. Закон бар! Шул арада, бик эшлекле кыяфәт белән ике милиционер да йөгерешеп килеп җиттеләр. Кара болыт кебек булып җыелган халыкны ерып мунчага үтәләр. Шунда ук халык арасыннан шаһитләр сайлап алып, эшкә дә керешәләр. Чорма почмагыннан, күмелгән җирдән бишме, алтымы шешә аракы табыла. Аларны казып алганчы, чормадагы эзләрне сантиметрлар белән үлчәп, хәтта •карточкага» да төшереп алалар. 42 нче размерлы ир-ат эзләре икән. Ике туфлясынын да үкчәсенә, кыек басканлыктан кыйгачлап набойкалар кагылган. Бер сынар туфлясынын ике кадагы төртеп тора икән. Барысын, барысын да җентекләп язып алалар. Аннары, аракы яшигын караштыргалаганнан сон. мунчага төшәләр. Пич белән стена арасыннан башлары янган икеме, өчме такта—яшик тактасы табалар. —Мунчаны, әйтәм. коры такта белән генә якканнар икән, ә? —Мортаза яши белә ул!. —һәй-й. дүрәк! Мөфти Мортазасы диләр ич аны!.. Халыкнын бу сүзләре милиционерлар колагыннан да читтә кала алмый, әлбәттә. Түгелгән көл өеменнән янган яшик калайлары да табыла. Кыскасы, барысы да җентекләп уйланып, бик зур акыл белән эшләнелгән Тентү өйгә дә күчә. Ак җәймә кебек агарынган Мортаза, куркудан телдән кала. Печәнлектән бер җиде-сигез метрлар чамасы атлас та табып төшәләр. Ул да булмый, өялдыннан. ишек артыннан, мунча чормасында эз калдырган туфляларны да табып алалар. —Бу кем туфлялары?—дип сорый милиционер җитди генә. Мортаза үз тавышын үзе танымыйча җавап бирә: —Минекеләр.. Милиционерның өлкәнрәге коры гына итеп әмер бирә: —Алайса, кем. Мортаза... Әйдә. киен. Безнең белән идарәгә барырсың. —Нәрсәгә анда?.. Минем бернинди дә гаебем юк. —Анысы турында идарәдә сөйләшербез.. Шулай итеп. Мортазаны кулга алалар. Ике көн дә үтми. Хәтирә дә төрмәдән котылып кайта. Ул элеккеге урынында, янадан кибеттә эшли башлый Минем дә китәр көннәрем килеп җитте. Үзем тәмам аптырашта идем. Хәер, бер мин генә түгел, башкалар да хәйран калганнар, нәрсә дип уйларга да белмиләр иде Бу. һичшиксез. Минкамал жиңгинен үз эше иде Анын: •Тукта!. Адәм актыгы... Маңгаена ишәк типкәндәй итәрмен. Алайса, үзенә үпкәлә»,—дип Мортазага янаганын да исемә төшердем. Тик моны ничек исбат итәргә сон? Нинди дәлилләр белән9 Шундый уйлар белән мин милиция идарәсе начальнигы белән дә сөйләшеп карадым Иң элек мин. «Кибет басылуда сез чыннан да Мортаза гаепле дип уйлыйсызмы’»—дип сорап куйдым. Анар мин берничә көн элек кенә әле Минкамал жиңгинен ниндидер ир-ат туфлялары киеп утырганлыгын күргәнемне дә. күңелемдә шик барлыгын да сөйләп бирмәкче идем. Тик ул сүзен коры тотты: —Без ин элек дәлилләргә таянып эш итәбез,—диде ул. Билгеле. эш дәлилләргә генә терәлеп калса. Минкамал жиңгинен бер урынына мен дәлил табачагын мин бик яхшы белеп өлгергән идем инде Иртәгә иртә белән китәм дигән кәнне кызыклы 1ына бер сөйләшүнен шаһиты булырга туры килде мина Чемоданыма әйберләремне тутырып. Минкамал жинги янына кереп чыгыйм әле дип. ишекне ачкан идем, тик баскыч төбендә анын кем беләндер сөйләшүен ишетеп, уемнан кире кайттым Минкамал жинги мәчет карты Мөгәвәли белән сөйләшеп тора иде. Тегесе, кайчандыр анар каршы каты сүзләр әйткәне өчен гафу үтенергә килгән икән. Минкамал жинги дә атай бик тиз генә кайтып төшәр!ә ашыкмый, киресенчә, гайрәтләнә-гайрәтләнә картнын тетмәсен тетәме-тетә иде. —Телен авызына сыймаса. мин бик тиз кыскартырмын аны. Татар теленнән габар. ди мәкаль. Үзен Коръән чәйнәп йөргән буласын тагын Мөгәвәли өтәләнеп, ялынып ялвара: —Сөяксез тел нәрсә әйтмәс, кем. Минкамал килен. Ачуым килгәч, ялгыш ычкындырганмындыр инде... —Синен ачуың минем аяк-чуым. Карт еларга җитешкән: —Харап итә күрмә инде, кем. Минкамал килен. Картлык хакына гына булса да. һай-й. бу телем! Анда. Минкамал килен, синен белән бер дә инде әчелешле буласым килмәгән иде. Бер генә юлга кичерсәнче! Актык чиктә Минкамал жинги бераз кайтып төшкәндәй була. —Ярар,—диде ул.—Билгеле, ачу йоту—тау йоту. ди. Нишлисен бит инде Телеңне озынайткан өчен үзеңне бер утлы табага бастырып биетермен дигән идем дә. ярар инде.. Мөгәвәли карт аждаһа яки газраил кулыннан ычкынып котылгандай, куануыннан нишләргә дә белмәде. -Рәхмәтләр генә төшсен инде, үзеңә, кем, Минкамал килен. Моннан сон. Ходай кушса, үзенә түгел, балаларыңның балаларына да тел-теш тидермәслек итеп васыять әйтеп калдырырмын, һай-й. рәхмәтләр генә төшсен инде үзенә... Мөтәвәли карт кәкре башлы таягы белән ишек алдына җәйгән ташка шакышокы китереп бәргәләп, капкага таба юнәлде. Мин дә Минкамал жинги янына чыктым Картнын нинди йомыш белән килгәнлеген юри генә сораган бу.тдым. —Фытыр сәдакасын биреп чьи ардым әле үзенә. Ни дисән дә. дини картыбыз ич... Бу сүзләрне әйткәндә Минкамал җингинен төссез, кысынкы иреннәре кырыенда гына поскан елмаю чагылып киткәндәй булды. Кыскасы, сонгы көннәрдә Минкамал жинги чын-чынлап тантаналы көннәр кичерә иде. Иртәсен Минкамал жинги мине озата чыкты. Саубуллашканда санду!ач булып кына сайрамады инде. —Син инде. кем. гаепләп китә күрмә. Үзеңне рәтләп сыйлап та булмады Үзен шаһит булдын, бераз борчулы көннәр дә кичерергә туры килде Ходай кушса, икенче юлы туп-туры үземә кайт. Үз өеңә кайткан кебек, бас та кер Синен кебек күп күрмәгән, күп теленә салынмаган кешеләрне яратам мин - Аннары тавышын үзгәртә төшеп, болай диде:—Шулай инде, кем. тормыш булгач төрлечә булгандыр. Үзем шундый кеше инде мин. Гомерем үтте, әмма кеше ашына катык була алмадым Хәер, андый кешеләрне яратмыйм да. Нишлисен бит. төрле вакыт булгандыр. Алдалашу, хәйләләшү дисенме Әй-йе' Хәйләсез, дөнья файдасыз ди бит. Мин киттем, шулай да Минкамал җиңгине күздән яздырасым килмәде Шул районнан килеп чыккалаган кешеләрдән мин һаман да анын гурында сораштырып тордым. — Бичура җингиме?! Бичура жинги ул тирә-юньне тетрәтеп яши бирә.— дип әйтәләр иде анын турында.