Шигърият
***
Тышта яз... Мин боегып өйдә утыра идем, Илһамымны көтеп, сагынып яшьлегемне, Кинәт шунда тәрәзәләр тетрәп куйды: Әллә кайсы какты минем ишегемне. «Илһам!» дидем, сикереп тордым урынымнан, Кабаланып, барып ачтым ишекне мин, Берәү дә юк!.. Фәкать минем өй турыннан Ераклашкан күкрәү тавышын ишеттем мин. һәм күрдем мин ерак яшен чаткыларын Киң офыкның бер буеннан бер буена, Алар мине яннарына ’ чакыра иде: * —Чык бүлмәңнән, әйдә, безнең белән уйна! Син җуймадың яшьлегеңне, ул—яныңда, Ишетәсеңме, сине чакырып ишек кага? Чык урамга, кырга, төзелеш мәйданына! Чык яшьлегең дәшкән бөек тантанага! 1947