ЮЛЫМ ИЛТӘ ҺАМАН ТИРӘНГӘ
ЮЛЫМ ИЛТӘ ҺАМАН ТИРӘНГӘ Яшим икән әле Тузаннары гына уйнап калды Үткән юлларымның. Сандугачлар ерак алып китте Моңым җырларымның. Карурманга кереп туктан калдым. Эзләп берәр сукмак. Сандугачлар каршылады мине Җырларымны җырлан. Күзләремә яшьләр бәреп чыкты. Күңелем китте тулып. Бер сандугач күз яшемне эчтг Керфегемә кунып. Тамырларым аша ниндидер коч Бәреп керде ачкә. Сузылып яттым да мин. күккә карап Чумдым татлы хискә. Болыт арасыннан кояш чыгын, (ора н китте хәлне. ...Яшим нкәи бит әле мин жнрдә. Яшим икән әле! Фонис ЯРУЛЛИН (/***> Татарстанның халык шагыйре шагыйрь, прошш. Орашмхрг. * Күңел аланында ак чәчәкләр Сирәгәя бара көннән-көн. Кемнәр өзә икән гөлләремнең Сайлап кына иц-иң кыйммәтен? Кара төндә кара атка менеп. Караклармы йөри котырып? Кала җирдә ап-ак чәчәкләрнең Сабаклары гына утырып. Тояк изгән чәчәк таҗларының Керфекләре канга буяла: Сак куйсаң да. әкияттәге кебек, һәрбер төндә бер гөл югала. Нинди генә уяу булсаң да син. Тан алдыннан йоклап кителә. Нәкъ шулвакыт гөлнең иң матуры Кырау салкынында өтелә. Еллар үткән саен сирәгәя Гомер аланында гөлләрем. Ак чәчәкләр булып, чиксезлеккә Кереп югалалар көннәрем. Юлым илтә һаман тирәнгә Аскы агым булып агып ятам. Шауламыйча гына, тын гына. Аккан саен суым чистарына Юыла-юыла елга комына. Ярсый-ярсын аккан вакытларда Сагыну юк күңел түрендә. Энҗе-мәрҗәннәрнең иң сафлары Саклана бит суның төбендә. Юып үтәм шушы энҗеләрне. Күрсен димен, күрсен—күзлеләр. Юкса күпләр энҗе-мәрҗәннәрне Сута керми генә эзлиләр. Тирәнлектә яткан матурлыкны Күрсәтәсе килә дөньяга. Бар байлыгын төпкә яшергәнгә. Үпкәләп тә куям елгага. Килә кайчак ярсу елгаларның Астын өскә әйләндерәсе. Энҗеләрен учлап-учлап сибеп. Менә алар. менә, диясе. Юк. ярамый, һәркем үз кирәген Үзе эзләү тәмен кичерсен. Табалмаса—әрнеп бер еласын. Танса шатлыгыннан исерсен... Э мин агам аскы агым булып. Юлым илтә һаман тирәнгә. Өсләремдә ак күбеккә батып. Буш дулкыннар ярсып тирбәлә. Ай да күрмичә калды Сулды гөлләр, узды көннәр. Сукмакта эзләр янды; Кара чәчле шук малайны Ай күрде. Кояш алды. Шаулан-гөрләп килде яшьлек. Хисләрдән учак янды; Кочаклардагы ярларны Ай күрде. Кояш алды. Вакыг-рәссам маңгайларга. Йөзләргә сырлар саллы; Кояш га алмады аны. Ай да күрмичә калды * Елата да, слмайта да ай доньясы. дөньясы! К\кто микән, җирдә микән Шатлык, бәхет оясы? Шул ояның эчләрендә ай бер яшәп карагы! ■ .Юк. кирәкмәс, бәхет кадерен Ьелмәе адәм баласы. г Мәңге сине онытмам! днн, Аит итмә һич. Мәхәббәттә яну кон» Тик татлы төш. Татлы төшләр безгә әзме Кереп юра?! ...һәр яна юш элеккесен Оныттыра. * Яхшылыклар эшлимен дә суга салам Халык күрми, балык дәшми, балык телсез Күңел күзе сукырлар бит дөнья туды. Күрмн алар чыра индм|>гаң .та конде ■ а шулай да бер игелек кыла алсам Дустымамы, йә булмаса җиде ятка Күңелемә якты нурлар бэрсн керә һәм яшәүнең мәгънәсе дә йол кат арта Күк диңгезе Берсе истә, берсе түбәндәрәк. Болытлар да акмый тиим генә Оем-оем булып кереп чума һар болытлар күкнең тиңгезенә Болытларның агын, караларым Берәм-берәм йота күк диңгезе Йогын кына әчкә Йотын кына Чистарта ул шулай үзен-үзе Үкгез дөнья Тәхетендә төннәр буе тирбәлә \П. Лоһрә кыз да сулар ташын арган буга* Чиләкләре чайкала да суы түгелә. Тамчы «ары йолдыз булып күккә сибелә Көянтәңне алыр идем иңнәреңнән, Баскычлар юк яннарыңа менәремә. .Айга алып ялгыз иткән сине язмыш, Теләсәң дә язмыштан юк кире кайтыш. Әзме җирдә синең төсле язмышлылар, Ялгызлыктан күзе тулы сагышлылар. Үгн бала, үги ана. үги дөнья— Үгиләрнең һәрвакытта күзе юлда. Зөһрә кыз да җиргә карап үкси Айда, Йә кем белә, үгиләрнең бәхете кайда? Ул бәхетне әллә кемдер урлаганмы, Әллә соң ул бөтенләй дә булмаганмы? ...Миллион язмыш елый җирдә сулык-сулык, Бөтенебез калмабызмы үги булып?! * Әй язгы җил! Сиңа каршы чабам, Назлап сыйпа әле йөзләремнән. Керфек аша яз яктысы тулып Яшь чыгарсын эле күзләремнән. Сөенечтән күптән елаган юк, Тупасландымы соң әллә йөрәк? Хәер, тукта, күзләремне йомам, Күз карама яз кермәсен үрләп. Аккан суны куып тотып булмый һәм туктатып булмый искән җилне. Җиңелмәскә күпме тырышсам да Җайлап кына тотып картлык җиңде. Хәзер инде минем чәбәләнү Җәтмәдәге балыкныкы кебек. Бәлки сикереп чыгалырмым диеп, Бәргәләнеп ята соңгы өмет. Тузганак Бөдрә чәчле тузганакларның Чәчен җилләр кырып алганнар. (Мандатларын алган депутаттай Мескенләнеп алар калганнар...) Башлары да борчак кадәр генә. Тик чәч торган икән зурайтып. Кояшка да карый алмый алар Кәкре сабакларын турайтып. Җилләр кинәт исеп куйса гына Куба тузганаклар бураны. Сөенәләр бары бер минутка Калкын куйсалар да югары. «Без язларның тәүге чәчәге»,— дип Эчкә сеңеп калган мин-минлек— Үлә алмый җәфаланып ята... Пәрәвезләр җебенә эленеп. * Кереп җиттем .тигән чакта гына Күк капусы куйлы ябылып Ишегенен агг-ак тоткасына Сынар кулым каллы кагылып Күп сынаулар аша үткән йөрәк Бу сынауга никтер түзмәде. Йөрәк урынында каллы бары Кара янган учак эзләре. Ул урынла инле гөлләр үсмәс. Анда булыр мәңге каралык Җил китергән көзге яфрак кына Ятса ятыр анда гаралып Бу урынла ялга туктамаслар Эзләүчеләр җирлә матурлык. Анлмйларнм бүтән матур җирләр. Матур гөлләр торыр чакырып. Беркем белмәс әлеге фаҗигане. Дөнья өчен ни ул бер йөрәк! ...Рәнҗетелгән мәхәббәтнең генә Күзкәйләре куяр мөлдерәп. Мәхәббәт артык мәшәкать. Мин куркам мәшәкатьтән Кем соң фай га күргән әле Сөюдән, мәхәббәттән?! Ләйлә Мәҗнүн. Таһир Зөһрә, Алар янган, ни калган? Берни лә калмаган икән. Димәк, барсы да ялган Юк. юк. мәхәббәт турында Сүз кузгатмагыз бүтән. Әйтерләр, бу да бичара! Безнең күк юләр нкән. Йодрык кадәр генә калдым инде БУ тормыштан һаман нидер котәм Йөрәгенә алын салса берсе. Бөтенләем белән сыен бетәм. 2002