Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ТЕАТРГА ГАШЫЙК БУЛЫГЫЗ

ДРАМАТУРГЛАРЫБЫЗНЫҢ СОҢГЫ ЕЛЛАР ИҖАТЫ Д раматургия—ул әдәбиятның үзенчәлекле тармагы. Автор тарафыннан иҗат ителгән пьеса спектакль буларак өлгергәнче шактый катлаулы юл үтә, үзенең башлангычында бер канаты белән әдәбиятка таянса, е канаты аның театрга талпына. Менә шушылар драматургка «ике хуҗаның хезмәтчесе» итеп карарга җирлек тудыра да. Ләкин язылып һәм басылып та, пьеса сәхнәдә яңгырамаса, ул әле тулы хокуклы әдәбият, сәнгать әсәре буларак танылмый, кабул ителми кала. Мисалга ерак барырга кирәк түгел, мәшһүр драматургыбыз Нәкый Исәнбәтнең «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» пьесасын искә төшерик. 1944 елда язылып, ул сәхнә күреп өлгерсә дә, мәгълүм сәбәпләр аркасында репертуардан төшерелә һәм бары тик 1999 елда гына аны режиссер Фәрит Бикчәнтәев казын чыгара, яңадан сәхнәгә кайтара. Бу спектакльнең төрки халыклар театрларының ♦ Нәүрүз* фестивалендә иң әйбәт, күркәм спектакльләрнең берсе булып яңгыравы—беренче урын алуы—чын әдәбият һәм сәнгать җәүһәренең «тутыкмавы», шундый әсәрләрне күрә, тоя, аңлый, бәяли белә торган режиссерларның кирәклеге турында да сөйли. Әйе, драматург режиссер белән уртак тел тапканда гына үз максатына ирешә ала. Ләкин теләкләре булганда режиссерлар драматургия төренә карамаган әдәби чыганакларны да—проза, хәтта шигърият әсәрләрен дә сәхнәләштерә ала. Чаллы драма театры 1999 елның октябрь аенда уңышлы күрсәткән «Йосыф» премьерасы шул турында сөйләмимени? Библиядә дә, Евангелиедә дә, Ветхий заветта да урын алган бу риваятьнең мөселман диненә күчкән сюжетын спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов сәхнә теленә яраклаштырган һәм шул кыйсса театрда менә дигән куелыш табып, җәмәгатьчелектә киң яңгыраш алды. Әйе, сәхнәнең үз законнары бар. Пьеса авторы иң әүвәл менә шул сәхнә таләпләрен күзалласа гына язылган әсәрен театрда күрү бәхетенә ирешә ала. Театр һәм язучы арасында менә шушы тыгыз бәйләнеш, үзара аңлашу булмаса, авторның әсәре үз максатына ирешә алмый калачак. Мөгаен, шул сәбәпледер, драматургия мәсьәләләрен өйрәнүгә күп елларын багышлаган хөрмәтле галимебез Азат Әхмәдуллин үзенең бер мәкаләсендә сүз уңаеннан гына: «драматургия буенча билгеле бер чорга нәтиҗәләр ясау, үсеш тенденцияләрен ачыклау шактый авыр эш. Хикмәт бу әдәбият төренә икенче сортлы нәрсә дип караудан гына тормый»,—дип шәрехләп уза. Әйе, хикмәт драматургиянең әнә шул театрга нык бәйле, хәтта аңа буйсынган булуындадыр. ...Гадәттә әдәбиятка яшьләр агым-агым булып килеп керәләр. Кайсы еллар безне бер төркем шагыйрьләре белән куандыра, ә кайчак яшь прозаиклар белен шатландыра. Драматургларыбыз да алар дан нык аерылып тормый. Соңгы тапкыр алар шундый көчле төркем булып 60 еллар башында дәррәү килеп керделәр дә, нәкъ менә шулай булырга тиеш, шулай кирәк сыман —хаклы рәвештә театр сәхнәләренен түрен биләделәр. Тарихи күхлектән караганда бу чорны галимнәр «яңару чоры* дип атыйлар, мөгаен, бу күренеш шул чорның шифалы сулышы иәтижәсе булгандыр. Ул елларда күренә башлаган драматургларның исемнәрен генә атау да күп нәрсә турында сөйли: Хәй Вахит. Аяз Гыйлөжев. Илдар Юзеев. Юныс Әминов. Шәриф Хөсәеиов. Туфан Миңнуллии... Соңрак бу агымга Диас Вәлиев. Әхәт Гаффар. Рабит Батулла. Ризван Хәмид. Рөстәм Мингалимов. Фоат Садриев. Юныс Гафиуллин. Фәнис Яруллин кебек танылган исемнәр кушылды. Алярның күбесе. Аллага шөкер, бүген дә игән имин, ижятлярын уңышлы дәвам итә. Менә соңгы елларда Г Камал театрында сәхнә күргән дүрт яна әсәргә күз салыйк: Т Миңнуллинның • Эзләдем, бәгърем, сине*. 3 Хәкимнең «Чапты атым Казанга». М Гыйлөженнең «Баскетболчы* һәм Р. Зәйдулланың «Саташкан сандугач* пьесалары. Бу авторларның берсе Т. Миңнуллин быелгы төрки халыклар театрлирымың «Нәүрүз» фестивалендә иң яхшы драма әсәре номинациясендә жиңүче булды. Әлеге күңелле вакыйга безнең татар драмлтугиясеиең башка халыклар белән бәйгедә нинди югары урынны биләве турында сөйли торган бер факт буларак игътибарга лаек һәм ул күп нәрсәне аңлата .ха. Т. Миңнуллинның киң колпчлы драматургиясе әллә ничә төрле теманы, идеяне, мәгънәне, моң сагышны, уен көлкене, гореф гадәтне үз эченә ала Ул кагылмаган нинди генә өлкә калды икән әйтүе кыен. Бу юлы Туфая мәхәббәт турында драма язган һәм ул яшьләргә адресланган. Ләкин бу пьеса авторының кем икәнен ил дин белмичә укыган да күзне Йомып әйтәсең бу Туфан әсәре! Монда аңа гына хас кайнарлык, аһәңлелек, хәзерге кон эчен актуаль ижтимлгыЙ әһәмияткә ня уй фикерләр ачык чагыла. Язмыш кушуы белән имгәнгән, аяксыз калган ике яшь йөрәк телефон аша. очраклы рәвештә генә таныша. Ялгызлыктан котылу ниятеннән генә чыгып шылтырятмлган телефон танышы тора бара мәхәббәт аналы булып яңгырый башлый Пьесада әллә ни зур вакыйга да. хәрәкәт тә юк ике кеше телефон аша гына сөйләшә Конфликт та кычкырып тормый (мина калса, бу пьеса бик әйбәт рядиопостяноиканы хәтерләтә), ләкин шул ук вакытта ул тамашачының нечкә күңел кылларын тибрәтә, анын йөрәге аша уза Драматург монда да үзенә тугры булып кала ул һәрвлкыттягычл кем белендер ярсып бәхәскә кер.» Аның пьесалары зчке рухлары белән гел дә диспутны хәтерләтә Соңгы вакытта Г. Камал театрында куелган «Илгизәр плюс Вера*. • Хушыгыз!». «Сөяркә». • Шәжәрә* һәм К. Тинчурин театрында сәхнәгә менгән «Саташу* егәрләреңдә дә хакыйкатьне ээлеү, яшәү мәгънәсен, кайда як. кайда каре икәнлеген аңларга теләү, ялармы ачык итеп күрсәтергә омтылу ярылып ята «Эмма бу пьесалар темалары, сюжетлары, образлар системасы белән бер берсен кабатламый, шул ук вакытта композиция төзелешенең конструктив корылуы, геройларының кыланышларына тирәң мәгънә салынган булуы белен Т Миңнуллии үзенә тугры кала Шулай ук актив язучы һәм театрларның иң яраткан авторларыннан берсе Зөлфәт Хәким Ул үзенең ижали табигате буенча шагыйрь кеше Шигырьләрендә, җырларында, гомумән, үзе катнашкан концертларда аның бард-башкаручыларга хас авазы, гражданлык хисләренең кайнарлыгы, публицистик аһәңе бик ачык чагылыш таба Соңгы 10 ел эчендә Г Камал театрында гына аның 6 әсәре дөнья күргән, шуның өстәвенә әле кайберләре Олмат. Мннзәлә. Чалчы театрларында кабатлап та куелган 3 Хәким пьесалары режиссерларны мавыктыра, илһамландыр* Моның сере нндә икән, дигән сорау үзеннән үзе туа Миңа калса. Зөлфәт Хәкимнең пьесаларыңда 1ПЩыйрьләргә хас идея энергетикасы нык тәогмр итүчән, шул идеяме ул актив көчко әверелдерә белә, яны бик тәвәккал рәвештә куллана. Нигездә, күп очрпклярдл аның төп герое шул илеянең җанлы яшәешенә әверелә «Чапты атым Казанга* комедиясендәге авыл клубы мөдире Салихны гына алыйк. Әсәр гади бер авыл кешесенең жыр моңга сусавы, матур хыяллар белән януы, баян сатып алам дин. атын җигеп. Казанга юл тотуы турында сөйли. Ихлас күңелле бу зат безнең заманның Дон-Кихоты кебегрәк кабул ителә. Мондый кызык, фанатик кешеләрне халык һәр чак үз итә. Әсәр дә шуңа ирешә. Көтелмәгән-уйламаган сукмакларда әсәрнең башка персонажлары белән очрашабыз, әмма алар очраклы кешеләр генә булып кала, бу персонажлар характер һәм язмыш иясе, образ буларак автор өчен кызык түгел. Образлар системасына шундый ук мөнәсәбәт аның Камал театрында куелган «Мин төш күрдем* әсәрендә дә (Әлмәттә ул * Көзге романс* исеме белән куелды) бик ачык чагыла. Монда да төп герой бүгенге шагыйрь язмышын гәүдәләндерә, аның хатыны исә иҗат вәкилләренең хатыннары кичергән авырлыкларны үз җилкәсендә татыган, тормыш мәшәкатьләрендә йөзә, иренең мәнфәгатьләре белән генә яши торган гади бер бухгалтер хатын. Ләкин биредә сүз алар арасында туган каршылык турында бармый. Ә бәлки үзеңә-үзең хыянәт итү хакында бара. Автор геройны төрле ситуациягә куя һәм аны сыный. Биредә дә авторның хыял көче гөп геройга сарыф ителә, башка образлар ярдәмчел рольне генә үтиләр. Шул сәбәпледер бу рольләр бик үк «үтемле товар* дип кабул ителми. Бер идеяне сәхнә әсәренең нигезе дип кабул итүчеләр арасына драматург Мансур Гыйләҗевне дә кертер идем. Ул чынбарлыкның һәм образларның реальлек иллюзиясенә таянып, ул шул чынбарлыкка бик тә якын торган, әмма аның белән адекват булмаган, ни дәрәҗәдәдер үз автономиясенә ия булган яңа бер дөнья тудыра. Монда аның иҗади хыял көче, фантазиясе ярдәмгә килә. Пьеса тормыш күренешләренең эчке бәйләнешләренә тирәнрәк үтеп керергә һәм аларны төгәлрәк ачарга тырыша. Аның 1998 елда Әлмәт театрында куелган «Сафиулла»сы да шул турыда сөйли. Бу әсәр дә чорыбызның иң актуаль темасын күтәрә. Автор дөньяви хәлләрнең агышын тирән аңлап сайлый алган, фәлсәфи эчтәлек белән баеткан. Сюжет җебен дә махсус рәвештә чуалчык итеп корган, тик аңардан әсәрнең драматик эчтәлегенә зыян килмәгән. Гомер буена Сафиулланың күңелендә ике кеше яши, алар бер- берсе белән килешә алмыйлар һәм шуның нәтиҗәсендә ул корган йортның нигезе черек була, бу йорт аңа иминлек алып килми. Әсәрнең структурасы катлаулы, төрле боҗралы комбинацияләргә бай, шул сәбәпле аны сәхнәләштерү режиссер өчен (Ф. Ибраһимов) үтә катлаулы эш булса да, иҗади канәгатьләнү хисе алып килгәндер дип беләм. Ә менә 2001—2002 еллар сезонын шаулаткан, мәшһүр режиссерыбыз М. Сәлимҗановның васыяте буларак кабул ителгән «Баскетболчы* спектакле хыялга нигезләнгән. Хыял көче монда вакыйга үзәгендә тора. Баскетбол уенында дөньякүләм беренче урынны алу турында хыяллану—үзе үк абсурд! Ләкин автор әсәргә эчке мәгънә сала алган. Татар халкы ни өчен әле дөньяви көрәш уеннарында мөстәкыйль рәвештә чыгыш ясамаска тиеш, икән дип уйлыйсың. Шул хыял-ният әсәргә якты романтик төс бирә дә инде. Г. Камал театры афишаларында тагын бер яңа драматург исеме пәйда булды. Ул—Ркаил Зәйдулла. Аның «Саташкан сандугач* драмасы минем үземә психологик планда кеше җанына анализ ясау белән ошады. Р. Зәйдулла бүгенге көнебез турында язуы, әле кичә генә какшамас булып тоелган совет системасында тәрбияләнгән яшь кешеләрнең идеалны югалтуын бәрелү-сугылуларын тирәннән тасвирлый алуы белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Әле бу кискен социаль борылыш чорында театрларның үзләренең дә илдә бара торган үзгәрешләргә үз мөнәсәбәтләрен ачыклап җиткерә алганнары юк иде. Драматург җәмгыятьтә бара торган шушы процессның кеше күңелен ни дәрәҗәдә гарипләвен, аның рухын сындыруын ачынып һәм үткен тасвирлый. Әсәрдәге вакыйгалар гади генә бара сыман: символиканың, шартлылыкның, риториканың эзе дә юк. Тик шулай булуга карамастан, заманыбызның караңгылыгы, ак белән караның буталуы үзләренең эчке бер табигый агышында сурәтләнә һәм шуның белән бу әсәр ота, безгә кадерле. Кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне күрсәтә алучы драматург Ризван Хәмид әсәрләре Г. Камал исемендәге һәм Әлмәт, Минзәлә театрлары сәхнәләрендә куелды. Рухи тамырларыбызны, кешеләрдәге эчке матурлыкны алгы планга чыгара алган бу драматургның пьесалары артистлардан да, тамашачыдан да тирән фикер йөртүне таләп итә һәм психологик анализ осталыгын чагылдыруда үзенә күрә «чикләвек теше» булып тора. Кайвакытта театрларның аның әсәрләренә бик үк тешләре үтми: мина калса 2001 —2002 ел сезонында Чаллы лрама театрында куелган «Тигезәкләр» спектакле моның ачык мисалы. Ву әсәр илебездә бара торган бүгенге процессларга кагыла. Анда бүгенге вакыйгаларны тарих күзлеге аша үткәрү, гаять тә катлаулы иҗтимагый бер чорны гади бер гаилә тормышы — Бадакшановларнын яшәү рәвеше аша күзаллау, алар аша чор фаҗигасен ачу максат итеп куелган. Советлар хакимлек иткән чорда бар кешене тигезләү, «бер үтүк* белән бастыру процессы кечле булды. Аның нәтиҗәсен халык бүген дә үз җилкәсендә татый. Әсәрнец теп конфликты кешеләр арасындагы каршылыкларны гына күрсәтеп калмыйча, еллар буена җыелып килгән рухи канөгатьсехлек фаҗигасен ачуга корылган Кызганыч ки. Чаллы театры артистларыиын уен манерасы, сәхнәдә яшәү ысулы, драматургнын әйтергә теләгән фикеренә, язу ысулына тәкгәл килмәде, шунлыктан анык иҗтимагый идеясе бер читтә калды. Бу очракта тәнкыйть укларын театрга юнәлтәсе килә. Соңгы елларда иң актив эшләүчеләрнең берсе итеп инде чын драматург булып җитлеккән Дииил Галиховиы атыйсы килә Аның хәзер үзенең язу ысулы, күңеленә хуш килгән, бары тик аныкы гына булган, ул тудырган образлары бар. Миңа калса, бу персонажлар анын якын танышлары кебек һәм автор алар белән кән дә яралаша сыман. Алпрдигы характер бөтенлеге һәм җннлылыгм өлкән әдипләребезнең иҗат алымнарын хәтерләтә Бу драматургның геройлары авыл кешеләре һәм гаҗәеп хплыкчаниар. шул ук вакытта яларны ниндидер тар кыенларга кертеп булмый Анын имзаларында оригиналь ситуацияләр, фантастика алымнары да шактый күп кулланыла Аяз Гыйлоҗсв тә аның хакында «Даинл Салиховның драматургиягә кулы ята, сатира алымнарына сыйган әсәрләре аерата тапкыр, үтемле чыгалар* ДИЯ язган иде. Дәрестән дә. нигездә ул комедия жанрында ижат итә. шунда йөзә. Ләкин образлары комик сатирик планда чишелсәләр дә. без күнеккән, «таныш калыпка* төрелгән, әсәрдән әсәргә күчеп йөрүче тискәре образлар гына түгелләр. Алар үзләренчә хикмәт ияләре Соңгы өч ел эчендә сәхнә күргән • Капчыктагы Мәгъфия*. (К. Тинчурин исемендәге театры). «Мөгезле Мәүлихан» (Чаллы театры). «Көтмәгәндә, уйламаганда* (Әлмат театры) дигән әеәрләрсн күрсәтеп китү генә дө житә Данил бәхетле драматург, аның язган бер әйбере сәхнә күреп кенә калмый, ташка ла багып калдырыла «Яшьлек хатам йөрәк ярам* дигән китабында б пьесасы басылган, ә «Узып барышлый» дип аталган икенче китабында тагы шуның кадәр үк пьесасы дөнья күрергә әзерләнә. Димәк. Лянил 12 пьеса ангоры Д. Сплнхонның язу ысулындагы тормышчанлык һәм шартлылык төрле аспектта кулланыла, яңалык булып, сәнгатьчә яңгыраш ала. Бу алымнар театр сәхнәсен баетырга, артистлар уенын төрләндерергә дә мөмкинлек бир.» Пьеса геройлары милли хисләргә һәм хикмәтле сүзләргә байлар, автор үэе яза торган мөхитне яхшы белә, нечкә аңлый Аның «Пүля*сындагм ситуацияне генә ялыйк. Череп баеган «яңа татар* үз күлв1'әгеннән үзе куркып яши. Автор аны нинди генә мәзәк һәм көтелмәгән хәлләргә дучар итми, ничек кенә тыпырчындырмый, тик. ни хикмәт: куркыныч, хәтта кеше ышанмаслык мондый хәлләргә тамашачы ышана, рәхәтләнеп көлә, плярны чынбарлыкның бер сатирик чагылышы буларак кабул итә. Сүз уңаеннан гына әйтим Д Гялихон урыс драматургы Александр Вампилов куллана торган «капма каршы кыланыш* алымын да оста файдалана. Алда исемнәре аталган драматургларыбыз театр сәхнәләрендә үз урыннарын биләгән, үз йөзләрен тапкай, тормыш һәм нжат позицияләрен ачыклаган, язу стильләрен аныклаган, .«яманыбызның рухи проблемаларын үткер сиземләүче шәхесләр. Алар бү|ен мәйдан тоталар. Бу исемнәр ярасында бу юлы Юныс ('афкуллин белән Гафур Каюмоя исемнәре аталмады. Алар соңгы елларда «тайм аут* алдылар булса кирәк. Дөрес. Гафур Әлмәт театрыма барып үленең влек язган «Мирас» драмасын «Ахырзаман* исеме астында 1>сж11гсер буларак үзе куеп кайтты. Уңышлымы, укышсызмы анысы икенче мәсьәлә. Монда бит мин соңгы елларда язылган әсәрләр турында фикер йөртәм. Сүз уңаеннан тагын шуны әйтә алам: 1998 елдагы драматурглар бәйгесендә Г. Каюмов «Ыру* драмасы белән П урынны яулап алды. Ләкин, кызганычка каршы, бу әсәргә әлегә театрларның мөрәҗәгать иткәне юк. Чөнки ул тарихи философик аспектта язылган бик җитди әсәр. Гомумән, Г. Каюмов соңгы елларда журналистлык эше, режиссерлык шөгыле белән мавыгып китте, пьесалар язмый башлады. Бик кызганыч, дияр идем. Г. Каюмов—драмалар остасы бит. Бу җәһәттән ул үз кадерен үзе белеп бетерми ахыры. Р. Сәгъдинең «Яз галәмәте» дип аталган моңсу комедиясе К. Тинчурин театрында куелды. Комедия—гадәттә җәмгыять тормышындагы бер дисгармонияне чагылдыра торган жанр. Димәк, игътибар үзәгендә шул, «тормышны боза торган» берәр вакыйга ятарга тиеш. Монда исә вакыйга тулай торакта озак еллар бергә гомер кичергән гаиләләрнең гадәти тормышын бозып, бер чибәр ир заты пәйда булудан башлана. Ул—тулай торак коменданты Мәдинә Абрековнаның 20 ел элек яраткан яры икән. Зур чәчәк букеты тотып килеп кергән бу чибәр ир үз ирләреннән гомер буена якты чырай күрмәгән хатын-кызларның «соры* дөньяларын кинәт ямьләндереп җибәрә. Әлеге вакыйга мондагы хатын-кызларга үзләренең яшәешләренә читтән торып карау, бәя бирү өчен бер сәбәп тә була. Автор хатын-кызның ялгызлык темасын әнә шулай моңсу хисләр аша чагылдыра. Шулай итеп тормыш прозасы сәхнәдә поэзия белән кушыла, гадәти тормыш агымына югары идеаллар килеп керә. Тик бу әсәрдә хатын-кыз образлары бик нәфис, тирән яшеренгән хисләр яссылыгында хәл ителсәләр дә, ирләр исә—бертөрлерәк һәм төссезрәкләр. Өч ир-ат—өчесе дә исерекбаш. Өчесенең дә характерына җанлылык җитми. Гомумән алганда, Р. Сәгъдинең әсәрләрен лирик мотивлар, сафлык, пакълек, шаянлык-ваянлык бизи. Бу авторның яшьләр театрында куелган »Аппаксылу» әкият-пьесасы да шундый ук ачык, матур төсләргә бай. Халык иҗатында яшәп килгән Аппаксылу, Таңбатыр, Шүрәле, Пәри. Җен, Дию кебек образларны Р. Сәгъди бүгенге көнгә күчерә, гади генә бер сюжет төзеп, вакыйгаларга тарих күзлеге һәм юмор күзлеге аша карый—чорыбызның рухи халәтен сурәтли. Бу пьесада әхлакый, тәрбия мәсьәләләре күтәрелә, балаларга әйбәт акыл бирелә. Фәнәвил Галиевнең күптән түгел сәхнә күргән «Узма яшьлек заяга* дигән әсәре проблемасының җитдилеге, актуальлеге белән кызыклы. Җаннарын кая куярга белмәгән яшь егетләр-кызлар наркомания коткысына бирелгәннәрен сизми дә калалар—аларның юл таба алмый бәргәләнүләре әсәрдә җан ачысы белән сурәтләнә. Тик бу әсәрдә театр өчен бер четерекле урын бар. Спектакль итеп куйганда җыр-бию белән артык мавыгу бик мөмкин. Яшьләр театры куелышында әнә шулай килеп чыкты да. Аманулла исеме дә безгә таныш. Аның пьесалары шактый күренде. Күңелгә иң хуш килгәне—Г. Камал театрының яшьләр труппасы куйган «Әле кичә генә яз иде* дигән лирик драмасы. Ул чыгарылыш сыйныфы укучыларының тормышына багышланган һәм күтәрелгән проблемасы белән гаять актуаль. Яшьрәк буын драматурглар арасында инде 15 әсәрен театр сәхнәләрендә күреп өлгергән Хәбир Ибраһимов исеме дә бар. Минзәлә театрында уңышлы куелган «Газиз ярым» драмасы кичерешләргә, нечкә хисләргә бай булуы белән күңелгә хуш килде. Бу әсәрне артистлар бик яратып уйныйлар һәм ул тамашачыларда зур уңыш казанды. Яр Чаллы театрының артисты Булат Сәләхов «Яр» исемле әсәр язган иде. Ул аны 2001 елның җәй көне драматурглар семинарында укыды һәм пьеса тыңлаучылар тарафыннан бер тавыштан яратып кабул ителде. Ә инде 2002 елда без бу әсәр нигезендә куелган берьюлы ике спектакль белән таныштык. Бер үк пьеса, тик безнең алда ике төрле спектакль! Сәхнә вариантларында Чаллыныкын—«Намус хөкеме», ә Минзәләнекен «Ак хәтер» дип атарга булыр иде. Нинди дә булса әсәрне сәхнәләштерү ул, беренче чиратта, сюжет линиясе белән түгел, ә бәлки идеянең сәнгатьчә чагылышы белән бәяләнергә тиеш. Бу пьеса исә үзенең үтә шартлылыгы, поэтик яңгырашы белән чын мәгънәсендә яңалык алып килгән әсәрләрнең берсе булды. 1» Йомгаклап әйткәндә. күрәбез: драматурглар соңгы елларда бик тырышып эшләгәннәр, язганнар, аларны сәхнәгә еш күтәргәннәр. Менә мондый бер кызыклы фактка игътибар итәсе килә: 1998 елны Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән һәм «Татар пьесасы» дип аталган конкурста барлыгы 66 пьеса катнашкан иде. Ябык бәйге булгач, алярныц авторлары чит исем астына яшеренгән иделәр. Димәк, ия кимендә. ЗОлап язучы катнашкан булырга тиеш. Бу сан аз түгел. Димәк белдә драматургия белән кызыксыну сүнмәгән, сүрелмәгән. Әмма, жюри әгъзасы буларак әйтә алам: әсәрләрнең яртысыннан күбесе игезәкләрдәй бгр-берсенә охшаш һәм художество эшләнешләре ягыннан тәнкыйтьтән түбән тора иде! Тик. ничек кенә булмасын, көчләрне барлау ягыннан бу конкурс бик кирәкле чара иде. Мәдәният министрлыгы театр әһелләре берлеге белән 2001 елда ике тапкыр драматурглар семинары да уздырды. Гажәеп кылык, кирәкле сөйләшү булды ул. Боек артистыбыз Габдулла Шамуковнын 1968 елда басылган «Әйдәгез, уйлашыйк» дигән бер мәкаләсе искә төшә. Анда ул: «Заман таләпләренә жавяп бирә торган гүзәл сәхнә әсәрләре ижат итү язучылар коллективының төп бурычларыннан берсе, дип белдерә Әдипләр театрлар белән тыгыз бәйләнештә булырга тиешләр. Ә аларны соңгы 16 20 ел эчгядә театрда бик сирәк очратырга мөмкин. Хәтта драматургия өлкәсендә эшләүчеләр дә театрга үз әсәрләре куелганда гына киләләр. Ә бит бездә шундый заман булган: Галиөсгар Камил. Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан. Гафур Колахметоя. Xагаен Ямашен. Габдрнхмнм Кәрим. Сәгыйть Рәмиен һәм башкалар театряыи үл кешеләре булып саналганнар, театрда ниләр эшләнгәнен Аелга торганнар Бу уңай традиция әле егерменче-утызынчы елларда да бар иде Гадел Кутуй. Һади Такташ. Шәриф Камал. Тажи Гыйззәт һәм башка язучылар аны > кышлы дәвам иттерделәр» ди. Габдулла абыйның гүзеи дәвам иттереп, бүген лә мондый традициядер онытылмасп ничек әйбәт булыр, дигән фикерне куәтлисе килә. Шулай ук бу уңайдан Туфан Миңнуллиниын бер чыгышы истә. Ул болай дигән иде: «Минем шаяртып та һәм чынлап та әйтә торган бер сүзем бар. Әгәр дә драматург буласың килсә, син һәр теагрнын ик кмменд.» ике артисткасына гашыйк булырга тиешсең. Әлмәт театрында минем шундый ике артисткам бар иде. Димира Кудаена һәм Луиза Солтанша. Хәер, нигә әле • иде»? Алар бүген да минем күңелемдә. Гпшыйк булганда гына рәтле юньле пьеса яза алам» Менә мин дә драматург Туфаннан үрнәк алып, драма театры артист ларына һәм артисткаларына гашыйк булырга чакырам. Аларга атап әйбәт рольләр язылса, алар сезне, әсәрегезне күтәрерләр, күккә чөярләр! 0 режиссерлар исә сезнең әсәрләрегезгә иң мохтаҗ кешеләр, алар сезгә ин хәерхок теләктә калучылар