Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАКТАШКА КАЙТУ

акташ минем күңелемә, тормышыма, язмышыма 1975 елның җәендә өермәдәй бөтерелеп, ташкындай ургылып килеп керде. Бу җәйдә без— Казан университетының татар бүлегендә укучы бер төркем егетләр, кызлар—Мордва республикасы буйлап чәчелгән татар авылларына фольклор җыярга чыктык. Буыннары ныгып, күңелләре утырып та җитмәгән, фикерләре оешып кына килгән беренче курс студентларын ул вакытта, халык иҗаты мирасыннан бигрәк, юл романтикасы һәм шау-шулы кичке концертлар күбрәк җәлеп иткәндер. Шулай да, экспедиция җитәкчебез Марсель абый Бакиров безне иҗади һәм эшлекле хәлдә тота алды, һәм без бу сәяхәтебездән искиткеч бай. хәтта, уникаль язмалар, басмалар алып кайттык. Мукшы иленең (мордвалар үзләре «мордва» атамасын яратмыйлар) Такташ ватаны булуын белә идек, әлбәттә. Әмма бу хис, бу тойгы җәйге йомшак томан кебек, күңелне һәрвакыт иркәләп, сөеп торса да, без бунтар һәм трибун шагыйрьдән бик ерак идек әле. Шуңа күрә Такташ Сыркыдысына килеп керүгә без шок кичергән кеше хәлендә калдык. Сыркыдыда Такташны белмиләр иде... Күренекле шагыйрь, бөек тарихлы бөек халыкның бөек улы, ниһаять, үз якларының горурлыгы булырдай шәхес дәрәҗәсендә белмиләр иде аны... Ә бит Сыркыдыга кадәр без олы хис белән йөрдек. Бу яклардагы һәр мишәр авылында мәчет эшли, укымышлы имамнары, кичке мәдрәсәләре безне тарихыбызның иманлы чорларына дәшеп, җаныбызны сафландырып торды. Әби бабайлар кулында йөргән борынгы кулъязмаларның исәбе-хисабы юк, һәр әби чәби—җырчы, һәр карт-коры—әкиятче... Пешләдәге Ш. Камал музее, язучы торган йорт та безне сөендерде. Акшарга буялган, абзар-сарайны хәтерләткән бу кечкенә өй безгә халык хәтерендә калыккан мәһабәт сарай булып күренгән иде. һәм... менә сиңа мә! Иманын онытмаган халык Такташны онытып бетерә язган! Пародокс шунда: ярты авыл Такташев фамилиясен йөртә, ярты авыл Такташ нәселеннән! Ярты авыл халкы шундый ук зәп-зәңгәр күзле, җирәнрәк чәчле, җор телле, бунтарь рухлы... Ул вакытта безне кечкенә бер малай озатып йөрде. Исемен хәтерләмим, әмма фамилиясе Такташ иде. Телгә беткән, ачык күңелле, саф җанлы бу малай минем хәтеремдә мәңге сакланачак. Чөнки ул безгә: «Мин дә шагыйрь булачакмын!» диде. «Кем соң ул шагыйрь?»—дип, юри сүзне көлкегә бормакчы булдык. Ә ул бик җитди чырай белән, мишәрчәләп: «Шагирларны бөтен кеше белә!» дип чатнатып җавап кайтарды. Бу темага башка шаярмадык. Такташ нигезенә баруыбыз хакында озак итеп, борчылып, әрнеп, күз яшьләренә төелеп сөйләргә булыр иде. Бу хактагы хатирәләрем шигъри юлларга да төшеп калган, шул шигъри кичерешләрем белән чикләнәм. Озак йөрдем шагыйрь йортын эзләп, Тик... кайда соң, кайда?—Табалмыйм. Сабый Такташ кереп-чыгып йөргән Җил капканы ачып ябалмыйм. Җан өшеткеч тынлык бары—ни бу? Мин көтмәгән бушлык, буш нигез. Карт өянке... Әллә андамы сез? Һади абый! Мин бу—төшегез!.. Карт өянке—Такташ тәрбиясе,— Ялгыз калган, ятим, караусыз. Җыерчыклар баскан, бөкре чыккан. Салынып төшкән чәче тараусыз. Салынып төшкән ботакларын карт тал Йомшак кына күлга терәгән Һади тәнен юган карт күлнен ул Тыңлый кебек чирле йөрәген. Алар шулай ике ятим кебек. Вер-берсеиө сыенып яшиләр Такташ истәлеге—бу картларны Нигә ронжетәсез. кешелер?! Күл саеккан, карт тал бөкерөйгөн. Алабута баскан як-ягын Әрем исе аңкый. Кайда, шагыйрь. Торган жирең симен, мактаган? Тпбалмадым! Юк ул! Югалтканнар! Бетергәннәр симен нигезне. Кайда Такташ дөнья яңгыраткан. Һади Такташ кайда нигезле?! 1976 елның 17 июлендә язылган бу шигыремне нык төтрөиеи язганмын, күрәсең. Нәкъ шул тетрәнү минем күңелемне кузгатып жибәргәи һәм Такташлы иткән, ахры. Аяк язып бер ял итәр өчен Тирә юньнән түмгәк күзлимен Дөнья яңгыраткан Такташ мен Әрем аршыннан эзлимен! Чыннан да шулай: мин гомерем буе Такташны эзләдем. Такташка килдем. Такташка кайттым бугай. Сыркыды юлы—бу олы сәфәремнең башы гына булган. Соңрак бу эзләнүләремдә мина бик күп атаклы шәхесләр юлдаш һәм теләктәш булды Алар пра< ымля Шәехзадә Бабич аерым урми тота. Мии бмк күп татар шагыйрьләрем Бабич шәхесе. Бабич нжаты аша аңладым Шул мсәптәи Такташны ла. «Бабич һәм Такташ» темасы өйрәнелмәгән тема Әмма татар әдәбияты тарихында принципиаль тема. Одәбият дәреслекләреидә. гыйльми монографинләрдә бу янәшәлеккә, багланышка бөтенләй дә игътибар ителми, ә бит аңа күптән, бик күптән инде бөек Туфаныбыз төртеп күрсәткән иде Ул 1928 елда ук: «Тукайга Бабич аркылы гына кайтып була. Тукайдан бүгенгегә дә Бабичны үтмичә килеп булмый. Үктәбер шагыйрьләре (Һ Такташ һ. 6.1 Бабич ауган жнрдән яңа юл салып киттеләр. Бабич Тукай дингоны гына булып калмаган кебек, болар да Бабич эпигоны гына булмадылар», дип ялгап Икенче бер измпсымла Туфан, шул ук Һ. Такташны күл уңаемда тотып, мондый фикер әйткән: • Безнең сизгер шагыйрьләребез, «.тегә кадар тел этенде яшерәмен яткан орлыкларны Үктябгр туфрагыма кучг^ьтәр Алар формадагы үсүме Тукай. Бибич туктаган жнрдән алып киттеләр. Ирекле бетеммен төрләрем үстерәләр* Бабич Такташ градмцнялелегеилә күзгә бәрелеп торган янәшәлекләр дә байтяк. Бабичның «Язгы жыр« мма Такташ хакындагы монографиясен алда рак тәмамлый. Шул чордагы бер көндәлегенә 3 Игкужин түбәндәге юлларны язып куйган: «Такташта стиль, тематика мәсьәләсе (20 басма табак». 2 нче февраль, 1935 ел». һәм тагын: «Көндезге сәг. 2:05 минут 15 иче февраль. 1935 ел Такташ турында тон фикерем әйтелеп бетте бугай. Фикерләр кабатлана башлады Ярый, караламаны акка күчерәсе, аннан сон Җитәр Ялыктым Инде Бабичка, Бабичка!» Шунда ук шигырь: Һади, сиңа көчле елларымның Менә дигәннәрен бирдем мин. Чөнки синдә Й«|МК хисләремә Азык мул икәнен күрдем мин Уйшмл син тагы, мин биредә Сине генә «сүгеп» үтә дип Снна ыргытылган ачы сүзләр Үземә дә тиеп китә бит Мине Ореибурпыи тынлыгымнан Синең уйлар тартты Кадаша Шуңа менә, ихлас дәртем салып. Синең хакта китап азам да /3 (7/ М е.*. Д+үл*т упктережггпа яятялдаяәпр* Яшь галимнең биш еллык гомерен алган бу хезмәт Татпмда чират китеп еллар буе ию Оммя ул Һаман басылмый Ниндидер бер көч аны тоткарлый, басма! а юл бирми. 3. Искужин үзенең кайбер хатларында 6> хакта күңел эриүе белән яза. Менә Г. Галигә язган бер хат кисәге: «Гомәр ага! Сезгә бик зур үтенеч белән кергән идем. Мин әнә шул кулыгыздагы китапка сездән бер фикер аласым килә иде. Ип. Н. һаман соңлатырга, әкренәйтергә чамалый. Ә беләсез, миңа инде алда Бабичны эшләү өчен бер стимул кирәк. Бу, шиксез, шул Такташны бастырып чыгару-чыгармау белән бәйләнгән. Татгиз җәй чыгарырга уйлый. Сез, карап чыгып, бер фикер әйтә күрегез инде! 1.07.35. Искужин». Кызганычка каршы, 3. Искужинның Такташ иҗатына багышланган монографиясе дә, Бабич хакындагы китабы да (диссертациясе) дөнья күрә алмый, 1935-1937 елларда серле рәвештә эзсез югала. Махсус эзләп карадым: дәүләт архивында да, нәшрият архивында да бу хезмәтләр сакланмаган, бары тик 3. Искужиннын шактый туздырылган шәхси архивында (аны ИЯЛИ архивына Мөхәммәт Гайнуллин тапшырган) гына бу китапларның кайбер караламалары сакланып калган. 3. Искужинның язмышы да аянычлы. Г. Нигъмәти белән алар арасында нәрсә булгандыр, хәзер әйтүе кыен. Әмма 3. Искужинның гыйльми карьерасы өзелә, ул пединституттан чыгарыла, башка җиргә эшкә урнаша алмыйча шактый интегеп йөри, баш очында кара болытлар да куера башлый... Әмма ул кулга алынырга өлгерми, ачлыктан һәм авырулардан вафат була. Менә шундый тарих. Безнең тарих. 20 басма табаклык гыйльми хезмәтнең югалу тарихы. Такташ вафатыннан соң биш ел дигәндә, безнең кулда шундый күләмле хезмәт булган! Кайда ул? Нәрсә хакында ул? Иң аянычлысы бу да түгел әле. Мин үзем Зәбих Искужинның шәхси архивын сиксәненче еллар башында ук тәртипкә салып, битен биткә теркәп, тасвирлап куйдым. Ел ярым эшләнгән эшем белән мин хәзер дә горурланып яшим. Дистәләгән папкалардан торган бу фонд хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр Академиясенең гыйльми архивында саклана. Такташ хакындагы язмалар тасвирламасы да бар анда. Ни гаҗәп, кызыксынучы кеше генә юк! Югыйсә, 3. Искужинның Такташка багышланган хезмәтен күпме бар шул күләмдә булса да дөньяга чыгарырга вакыт инде! Мине «Такташ орбитасы*на алып кергән тагын бер кеше—өлкән дустым һәм остазым Хатип ага Госман. Бу бөек кеше мине, әдәби әсәрне генә түгел, әдәби әсәр аша аның авторының шәхесен дә тоярга өйрәтте. Бабич белән дә, Такташ белән дә, башкалар белән дә шулай булды. Әдәбияттагы психологик башлангыч әлегә бик аз өйрәнелгән. Ә бит теләсә кайсы әдәби әсәрдә автор җаныннан өзелеп калган күзәнәк яши. Шигырьне яисә повестьне аңлар өчен әнә шул җан күзәнәген кузгатырга, уятырга һәм яшәтә башларга кирәк. Профессор X. Госман шулай өйрәтә иде. Әйе, әсәрне укыганда аның авторы белән серле бер магик багланышка керү мөһим. Әсәр сиңа «җанын ачарга» тиеш. Такташ әсәрләрен шунсыз аңлап та, күңелгә кабул итеп тә булмый. Бигрәк тә Такташ әсәрләрен! Ни өчен Такташ әсәрләрен тәрҗемә итеп булмый? Чөнки җанны (моңны, гамьне) тәрҗемә итеп булмый! Укучыларга мәгълүмдер: Хатип Госман Такташның тормышына һәм иҗатына махсус хезмәт багышлады. Әлбәттә, аңа кадәр дә, аннан соң да Такташ хакында монографияләр күренгәләде. 3. Искужиннан соң Такташка М. Мамин, X. Хәйри һәм Г. Халит мөрәҗәгать иттеләр, әмма X. Госман хезмәте үзенчә бер тирәнлек һәм җылылык белән аерылып тора. Без бу хезмәтне бик тиз һәм хаксызга оныттык, дип уйлыйм. Чөнки Такташның «җан диалектикасын», аның иҗатының логик барышын профессор X. Госманнан да тирәнрәк анализлаган галим юк. Дөрес, бу хезмәттә сәяси өскормага шактый урын бирелә. Әмма үзәктә бу түгел. Үзәктә—Такташның поэтик осталыгы һәм новаторлыгы, тагын... аның әдәбияттагы каһарманлыгы! 1924 елның 27 апрелендә Коммунистик клуб йортында (хәзерге авиация техникумы бинасы) сулфчылар тарафыннан Һ. Такташ иҗатына каршы оештырылган әдәби суд хакында да беренче булып Хатип агадан ишеттем. Әйе. егерменче елларда шундый судлар практикага кергән була. Мондый җыелышларда Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш кебек әдипләребезнең җанын нык җәфалыйлар. Башкаларны кыннан «Такташ суды» шактый аерылып тора. Чөнки ул үзен үзе яклап чыга. Гаяз Рнзванов диган төп докладчыга да. башкаларга да ул төпле, нигезле итеп отпор бирә. «Аларда (сулфчыларда. — Г. Г.| психологическая искренность юк. Алар техниканы. машнва-заводларны жырлап, алармы кем эшләп чыгарганын әйтмиләр, яшерәләр. Ә Такташ, революциягә ныклап катнашканлыктан, тормышныц эченә керә, —ди ул. Аннары өсти: Такташ революциягә киләме, юкмы, дип көтәсе юк. ул хәзер килгән инде!» • Кызыл Татарстан* гәзитенец 1924 ел 13 май санында бу суд диспут хакында хәбәр басыла. «Шагыйрьне кат кат алкышлагач, резолюциясез нисеэ генә диспут ябылды».—дип тәмамлана ул. Хатип ага Такташны фанатикларча ярата иде. Күп шигырьләрен, хәтта поэмаларын яттан белә иде. Кычкырып сөйләргә ярата иле. «Такташ менә шулай укыган», дип, жнлкеиә жилкенә сөйли иде. Мина калса, аны күбрәк Такташтагы бунтарьлык жәлеп итте. Бунтарь, гыйсъянчы Такташ анык күңелендә яшәгән иң матур образларның берсе булгандыр. Шундый вакыйга истә калган. Хатип ага картайган көнендә дача йорты салып йөрде. «Йорт өмасе»нә мин дә эләктем. Иске йортны сүтеп аттык та яңа бура өчен урын әмәлли башладык. Менә бәла: яңа бура иске йорттан зуррак булып чыкты. Аны якында гына үсеп утырган каенны кисмичә урнаштырып булмаячак. Кемдер пычкы алып килде, зифа, күркәм каенны кисәргә жыена башлады. Моны Хатип ага күреп алган. Ул өермә кебек пыр тузып килде дә теге кешедән пычкыны тартып алды. «Бу бит Такташ каены, нишлисез сез!» дип кычкырганын сизми до калды. Осталар: «Бурага урын тар калган, кисмичә булмый», дигәннәр иде, ул соңгы хөкемен әйтте: «Сыймаса. әнә бураны кыскартыгыз, тик бу каенга кашлагы булмагыз!» диде. Соңыннан сорашып белдем. Ул Такташ хакындагы хезмәтен шушы каенга карап язган икән. Хатип аганың мэу өстәлендә да Такташның сурәте тора иде. «Аның белән сөйләшеп жянны тынычландырам», ди иде ул Хатип ага Һ. Такташның улы Рафлзль Такташ белән хат алышып яшәде Рафаэль абыйның бу хатларын мина да укыды Бервакыт ул миңа Р Такташның бер озын хатын тоттырды да: «Укып фикергние әйт әле», диде Шулай туры килгән инде, мин берничә барып та остадыммы туры китерә алмагач, бу хатны ериккарак куйганмын һом... аның хакында онытканмын Хәк-р ул хат миндә. Ул хат чынлап та серле һәм принципиаль хат иде. Аида язылганнарны ммн әле дә акка төшерә алмыйм. Омма бу хат мина нык тәэсир итте һәм Такташиың шәхесен тягыи дл ныграк аңларга булышты Рәхмәт си на. Рафаэль абын! Рәхм<гт гнңа. Хатми ага! Мине Такташ белән күи мәртәбәләр очраштырган тагын бер шәхес бар Хәсән Туфан Ул да Такташ хакында тыиыч кына сәйли АЛМЫЙ иле Ниндидер бер эчке тетрәнү һәм ирсыну белән, гәүдәсе бгл.мг калкына калкына сөйли иде. Гүя бу вакытта аның иңенә канатлар үсеп чыга ди. талгын шиа кагынып аны күккә, галәм киңлекләремә алып китәр!ә тели.. Туфан Такташ дуслыгының тарихы 1924 елдан башлана. Бу хакта Туфан үзе язып калдырган: »Б««ек Тукайдан сон поэзиядәге күренекле бер вакыйга буларак Бабич килеп китте, анардан сок шундый ук наныйга булып Такташ килеп чыкты. Көмеш кыңгырау дигән төшенчә бар. Такташиыи шигъри авазы көмеш кыңгырау гына түгел, алтын кыңгырау булып тоелды Эшләрне, укытулармы таппап. Такташлы Казанга килдем» Казанда бу ике шагыйрьнең тормышы, ижаты гел үрелеп барган Бу хакта бик күи хатирәләрмииш. Тагым Туфанны тыңлыйбыз: «Такташның ялгыз чагы, беренче Гөлчиросенкан аерылган еллары иде Төннәрдә, кайдяи булса кайтып кнлешли. мин ана кунарга керә идем. Тән урталары булса да. чәй янында сөйләшеп утыргач, идәнгә урын САЛЫП, сердәш ә-серләшә йоклап китә идек. Мин уянганда. Такташ күптән торган буда иде инде... Такташның «Туфан йоклый» ли и башлаган шигыре 1930 елның кәзендә. «Киләчәккә хатлар»га керешер алдыннан язылган булса кирәк...» X. Туфлиның Такташка мәнәсәбәте бяк үзенчәлекле иде. Үз хатирәләрендә ул аны халкы өчен үзен корбан иткән фидакарь бер жаи итеп тасвирлый иде. Мин соңыннан Хәсән аганың бу фикерен «Җырланган җырлар турында» исемле язмасында танып сөендем. Менә шуннан бер өзек. • Халык телендә бер легенда бар. Диңгездә давыл күтәрелгәндә, җилкәнле көймәләрне һәлакәттән коткарып калу өчен (гаҗәп зур балык рәвешенә кергән диңгез анасына корбан буларак) берәр фидакарь суга ташланырга тиеш булган. Тукай моны 1905 ел революциясеннән соңгы реакция чорында иҗтимагый җирлеккә күчереп: Көймә бата... йота торган балык өчен Үзен фида итә алган бер җан кирәк!— дип, ил өчен фида булырга әзер икәнен әйтә. Икенче бер классигыбыз да: Кайсы юллар, нинди упкын Тарта безне җан сорап...— дип, шул ук фикерне куәтли. Такташ та шуны ук, ләкин Такташча югары накал белән, кан тамырлары шартлап китәрлек киеренкелек белән әйтә: Төн уртасы, әнкәй, мин дар ясыйм. Әмер булган мине асарга. Мин дар ясыйм яшь бер пәйгамбәргә. Дарга басып күккә ашарга... Шагыйрьләр тумыштан ук фидакарь җанлылар алар». Такташка «пәйгамбәрлек» статусы бирә Туфан. «Пәйгамбәр* сүзенең синонимы —«Шигырь»? «Шагыйрь! Кем ул?—дип сорый Туфан. Үзе үк җавап та бирә. —Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, шагыйрь—үзе шигырь ул. Шигырь дигән сүзне әйтү белән күңел күзе алдына Тукайлар. Есениннар килеп баса. Такташ шундыйларның берсе иде. Такташ—шигырь иде ул*. Тагын бер язма: «Шундый шигырьләрне иҗат итә алган шагыйрь җирдән, анадан туып түгел, легендалар, эпослар, халык әкиятләре дөньясы эченнән килеп чыккандыр кебек булып тоелды. Гадәти гади кеше генә түгел бу, чын талантның, иҗади кодрәтнең көче булып гәүдәләнешедер бу, дигән фикер тудырды. Такташның үзен күреп белгәч тә, аның белән иң якын дусларча бергә яшәгән елларда да бу тойгы үзгәрмәде*. Хәсән ага Такташның үлеме хакында тыныч кына сөйли алмый иде. Трибун шагыйрьнең сәер үлеме $легә кадәр җәмәгатьчелеккә сер булып кала, бу хакта Хәсән ага кат-кат әйтә иде. «Байтак иптәшләр бездән: «Нишләп Такташны авырудан аралый алмадыгыз? Ул нишләп шулай тиз үлде?»—дип сорыйлар. Такташның нигә терелмәве хәзер дә ачык түгел. Мин барганда Такташ янында врач юк иде. Гөлчәһрә (Такташның икенче хатыны—Г. Г.) миңа: «Такташны дәвалап йөрүче докторны Һади, аңына килгәндә, куды, аны яңадан китермәскә кушты»,—дип сөйләде. Бу көннәрдә Такташны дәвалау икенче күренекле врачка тапшырылган иде. Соңыннан, Такташ үлгәч, кайсы оешмадандыр килеп, беренче докторның рецептларын, тикшерү өчен, алып киткәннәр. Тифның шулай Такташны алып китәрлек дәрәҗәгә килүе безгә әле һаман гаҗәп хәл булып тоела». Әлбәттә, Такташ сизенгән. Ул, хәтта, нидер белгән. Төгәл белгән. Әмма бу хакта әйтеп җиткерә генә алмаган. Тагын Туфан сөйли: «Такташ, үләр алдыннан, бөтенләй аңына килде. Ул безгә һаман сөйләде, соңгы сүзләрен әйтте. Ләкин ул шулкадәр хәлсез иде ки, бары иреннәре генә хәрәкәтләнә, ә тавышы юк иде. Никадәр тырышсак та, бер генә сүзен дә ачык ишетә алмадык...» Икенче бер урында Хәсән ага Такташның үз үлемен сизүе, тоюы хакында тетрәнеп яза: «Такташ... күркәм, таза, нык кеше иде. Көтмәгәндә, һичбер көтмәгәндә, очраклы тифтан гына башланган нәрсәнең кинәт менингитка әйләнеп китүе аның могҗиза кебек гаҗәп гомерен чикләде. Әйтерсең лә шулай буласын җаны алдан ук сизгән. «Нәни шаярулар»ы арасындагы: Ашкынып җырланган теләкләрнең Чәчәкләрен килә күрәсе... Аһ, үләсе килми, үләсе... Яки: «Әйтче, кайсын шунда жырлап бетереп була безгә тигән кыска гомернең»,—дип куйгалавы. шигырьләренең дөньяга чыкмаган бер вариантында: «Әйтергә дә оят. 30 яшькә житми арылган...» рәвешендәге сүзләре сагайта, уйландыра иде...» Ниһаять, Хәсән ага яшьлек дусты, мәхәббәт жырчысы Такташның шундый бер шигырен искә ала: Мәхәббәт—ул үлем юлы түгел. Аны тудыра яшәү ялкыны. Киләчәккә безмен каныбыздан Тормыш үтә аның аркылы. Аһ, син, үлем. Ничек үләргә соң? Сагыныр кешеләр синдә булганда? Бу мәкаләмне дә Хәсән ага Туфанның 1975 елда әйтелгән сүзләремә ялгап бетерәсем килә. Ничек кенә тырышсам да. аннан да әйбәтрәк әйтә алмам кебек. • Ул —мөлаем, күркәм, олы жанлы. көләч күңелле, матур, атлет төзелешле, нык, исән-сау егет иде. Һич тә көтмәгәндә, кинәт авырып, атна ун көн эчендә, гүя янды ул,-Такташсыз калдык. Такташсыз калуыбызга 44 ел үтте инде. Кара чәчләр агярды. Тагын бер гомерге җитәрлек еллар узып китте. Ә мин һаман аның истәлеге алдында хәйран калып басып торам». 2001 ел. ноябрь.