ЯР
һәм тыныч булып күренгән мөнәсәбәтләр астында күптән инде У ждсиеренкелек хөкем сөрде Моны гомер буе вакыт җитмәү белән җәфаланган Радмир да, киресенчә, вакытын кая куярга белми интеккән Зөбәрҗәт тә анлыйлар иде Аларнын тормышы рельсларга утыртылган поезд, яки эләккән тормозсыз машина шикелле тәгәри дә тәгәри, тәгәри дә тәгәри —Алло, тыңлыйм,—йокы аралаш, Радмир иртән-иртүк шалтыраган телефон трубкасына дәште —Радмир Әмирович, хәерле иртә! Леон бу. Сөйләшүләр уңышлы үгге Тагын өч көннән йөкне төйи башлыйбыз, килешүләр безнең файдага. —Күпмегә? —Сез әйткән бәянен күрсәткече безнең файдага ике шкала тарта. — Молодец. Леон! Котлыйм, булдыргансың, егетләрчә бу Товарны кабул итү каналларында яшел ут яна. Рәхим ит! Ничек, анда кызлар шәбрәкме әллә? Хәтерлә аны. теләсә нәрсә ияреп кайта күрмәсен. —Что сез, Радмир Әмирович. мин бит суфый. — Беләм. беләм мин синең суфыйлыгыңны. Ярар, көтәм. —Зөбәрҗәт Шәмсиевнага күп сәлам. —Рәхмәт, җиткерермен. Трубкада кыска гудоклар яңгырады. Радмирнын кәефе күтәренке иде. Әгәр дә бу комбинация башлангандагы кебек уңышлы тәмамланса, бар булган чыгымнардан, түрәләргә бирелгән ришвәтләрдән сон да кесәдә шактый гына мул өлеш кала иде. Ә акча, акча ул—яшәү көче, кояш астындагы урынын, азатлык, бәйсезлек, хакимлек билгесе. —Яһүд, яһүд инде, эш майтара белә,—дип уйлап куйды ул Леон хакында. Ходай акыл да. төс тә биргән үзенә, җитмәсә, шулар остенә нәзакәтле тәрбия һәм акча ярату да китереп өстәгән. Шулай да аң булу кирәк бу егет белән, артык акыллы, хәйләкәр һәм комсыз. Халисә Мөдәррисова—шагыйре, прозаик. •Кчмпи дага», •Җай уртагы», * Палап» Һ.6. китаплар авторы Пашщяпстанда яши. Кәефе бүген иллә дә яхшы иде анын. Ул уртак юрган астына чумды АЛТЫНЫНЫҢ тәне кайнар һәм тансык иде. Бар дәртне кузгатып, тыелгысыз тарт^ белән үзенә әйдәп, борынына татлы хатын исе килеп бәрелде. Ул Зөбәрҗәтне ныграк кочты, кайнар тәне белән хатынына елышты, чапкан әйләндерде. —Уян. гүзәлем, сине сагынучылар бар,— диде ул мырлап кына. Зөбәрҗәт күзен ачмый гына иренә буйсынды «Нәрсә җитми бу хатынга,—дип уйлады, соңыннан душта коенганда Радмир Зөбәрҗәт турында. Бөтен нәрсә бар, «ашау байдан, үлем ходайдан», дигәндәй, кием-салым зиннәтле, гаражда бер түгел, өч машинасы тора, өйдәге хезмәтчеләр һәр теләген «баш өсте»—дип, үтәп кенә баралар. Үзе дә хатынына игътибарлы кебек, ләкин Зөбәрҗәт карышмый да, ризасызлыгын да белдерми, барыбер арада мөнәсәбәтләр киеренкелеге, салкынлык, ә иң хәвефлесе—битарафлык сизелә. «Бала кирәк, бала,—дип ачынып уйлады Радмир —Бу хатын туеп сикерде, күкәй эчендәге сары кебек кенә яши, дөньяның җил-давылы, кары-янгыры тигәне юк Шөгыль кирәк, өй тулы тренажерлар, теннис кортлары, аэробика. театр, концертлар гына җитми, бала кирәк». Әйе. аларга бала кирәк иде Җиде ел буена бергә яшәү нәтиҗәсе булып бүгенге көндә диван-креслоларда үзе зурлыгы йомшак уенчыклардан, бүлмә саен урнашкан дүрт кеше сыярлык аквариумнардагы балыклардан һәм аз сүзле ин яхшы чит ил йортларында гына күнектерелгән тыңлаучыл хезмәтчеләрдән башка өйдә җан әсәре юк иде. Ин яхшы белгечләргә күренеп, ин яхшы шифаханәләрдә дәваланып карасалар да, табиплар анык кына кем гаебе аркасында бала юклыгын әйтә алмадылар. «һай. бу шайтан кочкыры тормышны, әллә күпме дөнья байлыгын кешеләре-ние белән бергә сатып алырлык акча булса да, барыбер нәрсәдер җитми» Радмир ап-ак йомшак халатка төренеп душтан чыкканда Зөбәрҗәт йорт артындагы бассейнда су коена иде. Анын кояшта янган, манекенчы сылуларныкыдай озын, ныклы аяклары, матур беләкләре, тар гына сары тасма белән капланган йомры күкрәкләре, сыгылмалы тыгыз эч мускуллары чалкан йөзгән чакта бер калкып, бер батып бассейнның зәнгәр суында ымсындыргыч тибрәлә иде. «Гүзәл хатын, чукынчык, һәм ул минеке»,— дип зур канәгатьлек белән уйлап алды Радмир. Соңгы вакытта араларының салкыная баруы торган саен ныграк борчый иде аны, һәм моның сәбәбенең нидә икәненә уйлап-уйлап та анык кына җавап табалмагач, ул Зөбәрҗәткә урын алыштырып торырга, аны вакытлыча каядыр җибәреп алырга, бераз аерым яшәп алырга кирәк, дигән фикергә килде. «Сагынсын, юксынсын әле мине»,—дип уйлады ул. Бассейн янындагы радиотелефоннан шалтыратып өйдәге хезмәтче хатынга Жанаганы табарга кушты. Үрелгән бамбук креслога утырып Зөбәрҗәтне күзәтә башлады. Бассейнның мәрмәр ярына чыгып басу белән, Зөбәрҗәт резин башлыгын салды, иңнәренә көлтә-көлтә булып алтынсыман чәчләр ишелеп төште. «Нинди матурлык»,—дип, ирексездән тагын сокланып куйды ир. —Утыр, гүзәлем, безгә сөйләшергә кирәк. Зөбәрҗәт креслода яткан йомшак сөлгегә уранып сүзсез генә Радмирның каршысына килеп утырды. —Минем эш күп икәнен үзең дә беләсең, ә сиңа аз вакыт бүлгәнемне мин үзем дә аңлыйм. Ләкин башкача булмый. Шушы кызулык белән бармасан, хәтта бер адымга алгарак та бармасан, дөнья арбасыннан төшеп калырынны көт тә тор. Бу каһәр суккан бизнес акрынайганны, темп югалтканны. мәлҗерәп калганны яратмый. Бу—комарлы, аяусыз ау шикелле, тирә-якта бер көтү этләр өере, син дә шулар арасында. Алда киек чаба, бөтен өер шуңа ташлана, кем шәбрәк, җитезрәк, аяусызрак—табыш шуныкы. Көчленеке—замана! Кыскасы шул, сөеклем, синен эчен поша, күнелсез, безгә беразга аерылып торырга, сиңа миннән ял итәргә, мине сагынырга кирәк. Мин сиңа ике вариант тәкъдим итәм: теләсә нинди шифаханә сайла, бераз дәваланып. ял итеп ал, яки иртәгә үзен теләгән илгә—туристик путевка белән китеп бераз җилләнеп йөреп кайт. Радмир бераз тынып торды... —Ләкин минем шарт—Жанага белән!—диде ул аннары. Зөбәржәтнен ирен читенә сизелер-сизелмәс кенә мыскыллы елмаю чыкты Жанаганын кем икәнен ул бик яхшы белә иде. Радмирнын тугры эте—ин аяусыз овчаркасы, хезмәтчесе, карачкысы иде ул. Ул арада атар янына ныклы спортчыларча бәдәнле, уртача буйлы, кыска итеп кистерелгән җирән чәчле, урта яшьләрдә булуга карамастан, җитез, сыгылмалы каплан хәрәкәтле Жанага килеп басты. Анын күзләрендә һәрчак салкын рәхимсезлек ята, шуңа да аңа туры карау авыр, ирексеадән тән чымырдап китә иде. —Тынлыйм, хужа. —Зөбәрҗәт, җавабы нн ы көтәм. Зөбәрҗәтне кинәт бер секунд эчендә бу кешеләрне—үзенең ирен. Жанаганы, бу зур сарайны, байлыкны күралмау дулкыны күмеп китте. Ләкин ул күп еллар буена үзенен бай ире кулында матур уенчык булып яшәгән, кирәкле һәм дәрәҗәле кешеләр белән банкетларда, эшлекле сөйләшүләр үткәннән сон «ныгытып кую» кичәләрендә, туган көннәрдә, кабул итүләр эчендә кайнаган, шуна да кичерешләрен яшерергә өйрәнгән иде инде, бу юлы да нәзакәтле генә: —Ә өченче вариант мөмкинме,—диде. —Әйт, нинди? —Мин үземнен авылга, туган нигезгә кайтып берәр ай торып килергә теләр идем. Радмир тынып калды. Бераз торгач: —Ә нигә, буда вариант,—диде,—тик син, иркә ханым, черкиле, чебенле, сыер-сарыклы, кара мунчалы авылга кайтып, резина итексез йөри алмаслык урамнарда ничек йөрерсең икән, өең буш тора, беркемең дә юк анда, сәер теләк,—Радмир рәхәтләнеп колеп җибәрде,—сотовый да алалмый, җәһәннәм бит ул як. —Мин шушы вариантка гына риза, тик минем дә шартым бар: «тугры этенне* мина ияртмә. Ул күз кырые белән ымлап бераз читтә торган Жанагага ишарәләде. Радмир тынып калды, дөньянын яхшысын, аннан да бигрәк яманын күп күргән, үзе шуларны кылып йөргән Радмирнын бу дөньяда бернәрсәгә генә иманы камил иде: һәммәсе дә сатыла һәм алына. Ә Зөбәрҗәт Радмир өчен кадерлеләрдән дә кадерле, кыйммәтлеләрдән дә кыйммәт, һәммәсе бәһаләп бетермәслек җәүһәр иде. Зөбәрҗәтне Радмир инде ир уртасы булгач, дөньянын ачысын-төчесен күп татыгач, бизнес дөньясында шактый ныгып, үз капиталын саллы гына хәстәрләгәч тапты Тормышында хатын-кызлар булмады түгел, булды анын. Өйләнергә генә батырлыгы да. вакыты да җитмәде. Әллә ул очраган һәрбер хатын-кызнын сатылу-хыянәте куркытты аны, әллә инде башка нәрсә— кырыкка җитә язганда гына очратты ул Зөбәрҗәтне, очратты һәм, халык әйтмешли—«капланды» да. Ә эш болай булды: Радмир әле товар эзләү, әле аны аткару, эшлекле очрашулар, килешүләр белән илнең бер чигеннән икенче чигенә, бер илдән икенче илгә чабудан арып, офисында креслога чумып, аякларын өстәлгә куеп кофе эчә-эчә бераз ял иткәндә, секретарь кыз бер кочак почта кертте. Ул игътибарсыз гына үз эшенә кагылышлы гәзит-журналларны күтәргәләп карады, иренеп кенә хатларга күз ташлады. Шулчак гәзитләр арасыннан хөрт кенә кәгазьгә басылган, бик тә сыйфатсыз ачы буяу исе аңкып торган, милли телдә басылган юка гына гәзит аяк астына килеп төште Бу, башка басмалар белән чагыштырганда, аккошлар арасына эләккән карга баласын хәтерләтә иде Ничек ул монда килеп кергәндер? Шушы аермалык Радмирны үзенә җәлеп итте дә инде. Ул иелеп гәзитне алды, беренче битендә башына таж кигән сылу кыз рәсеме басылган иде. Астына: «Үткән елның республика чибәре! Иганәчеләр, рәхим итегез! Бу елда Чибәрләр конкурсы шәһәребезнең иң зур мәдәният сараенда үткәрелә, әгәр сездән безгә ярдәм булса, бездән сезгә—реклама!»—диелгән иде. Радмирнын ирен читенә мыскыллы елмаю чыкты, аннан кинәт: «Ә нигә катнашмаска», дигән уй чагылып үтте. Аның компаниясе очсызлы, фәкыйрь гәзит рекламасына мохтаҗ түгел-түгелен, ләкин гәзитнен беренче битендәге кыз чыннан да чибәр иде «Ичмаса, бу эшләрдән котылып бер-ике сәгать ял итәрмен, онытылып торырмын»,—дип уйлады ул. Ничә еллар инде анын концертлар, киноларга йөргәне дә юк икән бит. Сәркәтибенә шалтыратып, тиз генә Леонны табарга кушты. Леон керү белән, Радмир: —Ну. ябрәй, азрак бушка акча чыгарып алабызмы?—дип мут елмаеп куйды. Леоннын баш түбәсендәге кара бөдрә чәчләре селкенеп китте. Кырынган, зәңгәрләнеп торган шома бит мускуллары уйнап алды, текә ак маңгаенда сизелер-сизелмәс сырлар күренеп китте, нечкә, озын, ыспай гәүдәсе тагын да киеренкеләнебрәк басты, озын кара керфекләр белән уратылып алынган зур караҗимеш кебек күзләрендә аңлашылмаучанлык чагылды: —Не понял, шеф... —Анламасан, менә укы! Ул гәзитне Леонга сузды. Леон гәзитне алып бер алдын, бер артын әйләндергәләп карады да: —Шеф, мин бит сезнең телдә түгел, ивритта да берни дә сукаламыйм. Яшәсен үземнен урыс теле, әйләндереп бир, зинһар. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, Леон тагын ныграк гаҗәпләнде. —Сон, шеф, бу бит выеденного яйца не стоит, юк әйбергә игътибар гына китәчәк, ә игътибар белән бергә—азмы-күпме алтын бәрабәренә булган вакыт та! Тиздән Италиягә очасы. Андагы эшлекле затлар белән сөйләшүләр азагына якынлаша. Товар кирәк. —Төкерәм товарына, Леон, мин арыдым. —Сон. шеф, арысаң, как всегда, мигом «расслабка» эшлибез. Кайда ял итәргә изволите? Мунча, сауна, кызлар—барысы да сезнең карамакта. —Леон, син мине аңламадың... Кинәт Радмирнын күзләрендә аны урап алган кешеләр генә аңлый торган усал яшен яшьнәп үтте. —Понял, шеф, эшлибез, хәзер үк шөгыльләнә башлыйм. Кирәкле җиргә шалтыратам. Тик ниндиерәк чыгым диярсез? —Күпме кирәк, шулкадәр, тик, в пределах разумного Леон чыгып китеп күп тә үтмәде, кычкырып көлә-көлә кире керде. —Шеф, спонсорствонын бәясе беләсезме, күпме? —Артык күп каералармы әллә? —Көлке, шеф! Ул бәяне әйткәч, Радмир да кычкырып көлеп җибәрде: —Бу бит бер уч борчак бәясе генә. —Анысын да курка-курка гына: «шул хакны кертә алмассызмы икән, бик күп дисәгез, яртысы да ярый»,—ди оештыру комитеты рәисе, әле җитмә- сә—«без сезнең компанияне рекламировать итәргә ярдәм итәр идек»,—ди, анекдот прямо, юк эштер бу, шеф, әллә булашмыйбызмы? Бу акчаны сез бер кергәндә ресторанда да туздырып чыга аласыз, бик теләсәгез. Радмир тагын җитдиләнеп китте: —Леон, мин шулай телим. —Бетте, шеф, бетте, мәшәкатьләр белән кем шөгыльләнәчәк? —Жанагага әйт! —О, шеф, Жаннын Сылукайлар белән булашуы филне табак-савыт кибетенә кертү белән бер булмасмы соң? —Булмас, аның тамырларында әрмән каны ага. Ул кызларны таный. —Шул-шул... —Леон, хәер, үзен шөгыльлән, әнлә. син хатын-кыз ягына мастер. Леон баш иеп тиз генә чыгып китте. Шефнын холкын белә иде ул Радмир ачуланса. Жанага ише генә түгел. Радмирнын карашы кадалса, арка сабагыннан суык йөгереп үтә. Ә тормышта Радмир гади, кайсы чакта хәтта хискә бирелүчән. әсәрләнүчән була ала. Тыгыз эш арасында «йомшару, вакытларында, ягъни «тайм-аут»ларда кайнар мунчадан, яхшы коньяктан йомшарып, яхшы түләүгә махсус чакыртылган артистлардан халык җырларын җырлата, шәрә Леоннын муенына кунган миннек яфрагын алып ташлап. -Туган авылым». -Күбәләк» җырларын могрәп ала иде. Карангы үткәннәре өченме, шуна да чакматаш кебек ныклы, тимер куллы, зиһене кылыч кебек үткер иде анын. Бизнес дөньясында анын исеме бик тә билгеле һәм хөрмәт катыш курку беләнрәк телгә алына иде. Анын дуслары күп. ләкин дошманнары ана караганда да күбрәк. Радмир үзенә кагылмасалар. кешегә тимәскә тырыша, булдыралган кадәр гадел эш куарга тырыша, салымнар вакытында түли, хокук хезмәткәрләре белән килешеп яшәргә өйрәнгән, ләкин аның юлына аркылы төшүчеләр йә бөлә, йә бөтенләй юкка чыга иде. Кушаматы да аның эшкуарлар дөньясында «төгәл- Радмир иде. Ул дошманнарына һәрчак көтмәгәндә, күзлекле елан кебек төгәл һөҗүм итә. приниибы да анык: «Ерткычка тимә, тисәң, бетергәнче сук. чөнки исенә килү белән ул сине бетерәчәк. Менә шушы тирә-якны дер селкетеп, дусларына терәк, дошманнарына бизгәк булып яшәгән кешенең бер генә йомшак ягы пәйда булды: хатыны— Зөбәрҗәт, ул ана баш була алмый, чөнки—ярата. Ә Зөбәрҗәт карышмый, кыек басмый, бер генә ялгыш гамәле белән дә Радмирга үзен битәрләрлек сәбәп бирми иде. Ир өчен ин авыры шул— Зөбәрҗәт көннән-көн аннан ераклаша, үз-үзенә бикләнә, ул ана—битараф. Баштарак Радмирнын моңа ул кадәр исе дә китмәде—вакытлыча тук изрәү дип уйлады, ләкин көннән-көн аралар ераклашу аны сагаерга мәҗбүр итте. Боекмасын, күңелсезләнмәсен бу, дип ул ана күбрәк вакытын бүләргә тырышты Затлы бүләкләр—беләзекләр-йөзекләр бүләк итте, кеше уйлап чыгарган бар булган дөнья рәхәтләрен бирергә әзер тора һәм булдыра ала идс Затлы кешеләргә, кабул итү мәҗлесләренә алып барды, бик сайлап кына үзләренә дус-иш. түрә-мазарлар. эшкуарлар чакырып Зөбәрҗәтен хужабикә ролендә күнелен күтәрәсе, кызыксындырасы килде. Ходай Зөбәрҗәткә акыл, чибәрлек белән бергә эчке сиземләү, нәзакәтлелек, ин югары җәмгыять катламында да үзен тота, аралаша, сөйләшә белү сәләте биргән. Шуна да Радмирнын хатыны күпләрдә соклану, гаҗәпләнү, көнләшү уятты. Бу исә үз чиратында Радмирнын горурлыгын назлый, мин-минлеген иркәли иде. Баплык, эштә унучанлык янына җәүһәр кашлы йөзек кебек хатын да анын кулында булгач, ул аеруча дәртләнеп, җигелеп эшкә ябышты. Көн-тон эш мәшәкатьләре, зур-зур сату-алу проектлары бар булган энергияне, нервларны сарыф иткәнгә. Радмирга чыннан да тылнын ныклы булуы кирәк иде. Каһәре, ин кирәкле эшлекле проектларны төзү барышында, үч иткәндәй кинәт кенә хәтеренә хатыны, анын еракка төбәлгән битараф карашы килеп баса, уйларны чуалдыра, акыл үткенлеген тупасландыра, күңелгә шом сала. Зөбәрҗәт хәзер беренче күрешкәндәге Зөбәрҗәт түгел. Уйнап башланган эш күңелендә шундый кайнар хисләр уятыр дип. Радмир һич кенә дә башына китермәгән иде. Чибәрләр конкурсы буласы көнне, эшләреннән бераз арынып, затлы ресторанның бпльярд залында шактый озак шар куды ул. Зур комар белән уйный иде ул бу уенны Үзенен яныннан бер адым калмаган Жанага шарларны җыеп, тезеп торырга өлгерсен генә! Әмма дә уен бүген анын файдасына түгел иде. Компьютерлар короле эшкуар Натан әфәндегә бүген партияләрнең күбесендә яшел ут янды. Шактый акча оттырды Радмир Эчтә котырган ачуын чак басып, ул, гадәттәгечә, илтифатлы елмаеп, уен ахырында Натанга сак кына баш иде. —Ничего. сынок, не везет в бильярде. повезет в любви,—дип карт яһүд күз кырые белән генә хәйләкәр елмаеп куйды. —Һич шикләнмим,—дип әдәпле генә төрттерде дә Радмир, спорт белән шөгыльләнеп ныгыган кулын өстән аска карап чандыр гына буйлы, тәбәнәк Натанга сузды. —Дай бог, дай бог, не забудь пригласит на свадьбу —Без проблем. Кәеф төшкән иде. —Аракы!—диде ул Жанагага карамыйча гына. —Шәраб?—диде Жанага аңламыйча, чөнки ул Радмирның каты эчемлекләр эчмәгәнен белә. —Аракы, дип әйттем,—дип тамак төбеннән чыгарды Радмир. Жанага «ым» какты, шундук бармен подноста йөгертеп кенә «Абсолют» китерде. Радмир тулы рюмканы этеп куйды да, зур бокалга тутырып аракы салды, бер тында эчеп куйды, лимон телеме капты. Бик иртә атасыз-анасыз калып, детдомда үскән, аннан ничә качып, ничә я надан тотылып, тагын качып, подвалларда, канализация юлларында, гаражларда кунып, урлашып, тамак туйдырып, бәләкәйдән үзен-үзе яклап, кирәк булса кешенекен каерып алып, кирәк дип тапса, соңгы кыерчыгын кешегә биреп, яшәү өчен ачы көрәштә, урам джунглиенда тормыш мәктәбе үткән, бу кояш астында үзеннән башка беркем дә ярдәм итмәячәген аңлап үскән малайга физик көч белән берлектә акыл, фикер үткенлеге, хәйлә һәм мәкер дә хас иде. Шуңа да ул җиңелүен авыр кичерә, бәләкәйдән ятимлек аркасында жанынын бер почмагына кереп оялаган үз-үзенә ышанмаучанлык комплексы сирәк кенә җиңелгән чакларында яңадан баш калкыта һәм үз-үзенә ышанычы таш бәреп ватылган пыяла өлгесе кебек коелып төшә иде Бу минутларда ул кечерәеп, югалып кала, хәтта гадәти чакта кеше белән сөйләшкәндәге ышандыргыч сөйләү куәсе югала, тотлыга башлый иде. Мобиль телефон шалтырады. Леон иде бу: —Шеф, кичә башлана. —Ш-ш-шайтан, нинди кичә? —Соң, сез иганәче түгелмени, чибәрләр концерты. Мин мәдәният сараенда. —П-п-шел ты, чибәрләрең белән. —Понял, шеф. —Хәер, тукта, хәзер барып җитәм. Бильярдта отылу гарьлеген басар өчен ниндидер шөгыль кирәк иде. «Жан, машина!»—диде ул жансакчысына. Швейцар, нәзәкатьле елмаеп, бөгелә биреп, бронза белән нәкышьләнгән саллы ишекләрне ачты. Мәдәният сараенда кичә башланган иде инде. Аны Леон каршы алды. Жюридан ерак түгел генә иң хөрмәтле урынга кертеп утырттылар. Сәхнәдә талгын гына музыка агыла. Менә, ниһаять, караңгыдан прожекторлар яктысына ярымшәрә 12 кыз пәйда булды. Ерактан алар бер-берсенә ошап торалар иде. «Шайтан, болар бит игезәкләр кебек»,—дип уйлап алды Радмир Ләкин тамаша барышында һәр кызнын үзенчәлекләре ачыла барды. Күпне күргән Радмир өчен бу тамаша үзешчән сәнгать чыгышы шикелле генә тоелды. Нәзәкатьлелеккә дәгъва белән атлап йөрергә тырышкан кызларның ким дигәндә унысы авыл сәхнәләрендә концерт алып барырлык кына сәләткә ия иде. Ә икесе нәфис, чибәр генә, үз-үзләрен тотышларында да ниндидер үзенчәлек, табигыйлек бар Шул икәүнең берсе бигрәк тә ныграк жәлеп итте аны. Алтын чәчле, зур зәңгәр күзле, кара кашлы, озын кара керфекле, кылыч борынлы, зифа буйлы, елмайганда энҗе кебек ак тешләре ялтлап янып китә, ә ин жәлеп иткәне—өске ике теше арасында бөтен йөзенә нур чәчеп торган сөйкемле аралык бар. Радмир үзе дә сизмәстән, бар вөҗүде белән шул кызның уңышын тели башлады. Конкурс артыннан конкурс үтә торды, кызлар биеп тә, җырлап та, шигырь укып та, кичке күлмәктән дә, эш костюмыннан да балкып алдылар, киенеп тә, чишенеп тә күрсәттеләр. 4. .К. У.. № 12 Милли конкурс булуга карамастан, Европа стандартына ияреп, озын буйлы, такта кебек эчләре-эчкә береккән, яссы күкрәкле кызларны җыйганнар иде монда. Ә Радмирга охшаган кыз киресенчә,—йомры гына, калку күкрәкле, нечкә билле, озын аяклы, буйга калганнарга караганда чак кына калышса да, аннан үзенә тартып торучы гүзәллек, нәзәкатьлелек, затлылык бөркелә иде «Яхшы токым сизелә»,—дип уйлап куйды Радмир. Кызнын исеме Зөбәрҗәт иде. Ул Леоннан бинокль сорап алып кызны күзәтте Күпме ир-ат оятсыз, ач күзләре белән капшый хәзер мескен кызларның шәрә бот. күкрәкләрен, тыелгысыз хайваннарча теләк, азгын уйлар кагыла мескен яшь кызларның тәннәренә. «Галәм алдына, меңләгән күзләр астына, прожекторлар яктылыгына нинди ата-ана, яхшы мал кебек, кызын чыгарып бастыра икән»,—дип ачынып уйлап алды ул. Ә бит чын гүзәллек беркайчан да сәхнәгә, прожекторлар астына чыкмый, ул энже бөртеге шикелле, хуҗасы табылганчы калын диңгез дулкыннары астында ята, төптәрәк. тирәндәрәк була, ныграк саклана. Конкурс азагына якынлаша иде. Ул Леонга: — Бар. белеп кил. Гран-при кемгә икән?—диде. Жюри янына барып килгән Леон Гран-при һәм урыннарның инде күптән конкурс башланганчы ук бүленеп куелгаңлыгын әйтте. Призерлар арасында Зөбәрҗәт юк иде. —Шайтан алгыры, Леон мин аның җиңүен телим! Леон тагын жюри кырына чапты. Озак кына бәхәсләшкәннән соң ул тагын килеп, урыннарны берничек тә үзгәртә аямаячакларын, һәрбер кыз артында бик абруйлы кешеләр торганын әйтте. Радмирның ачуы кузгалды —Леон, Гран-принын бәясен ике тапкыр күтәр, жюридагыларнын һәрберсенә кыйммәтле бүләк әзерлә, тик, минемчә эшлә! Ин катлаулы килешүләр төзегәндә дә Леон Радмирның бу кадәр дулкынланганын, ярсыганын күргәне юк иде. Бик озак киңәшкәннән сон, ниһаять, бу четерекле хәлдән чыгу юлын тапты жюри «Ин миллилек, ин сөйкемлелек өчен* дигән яңа номинация игълан итте Кичә азагында жюри рәисе—чәче агарып, теше төшеп, комы коелып беткән, элек бик популяр булган карт композитор—сәхнәгә калыкты. Ин беренче булып өченче, аннары икенче, беренче урыннар игълан ителде, һәм, ниһаять. Гран-при белән бер дәрәҗәдәге приз иясе Зөбәрҗәт сәхнәгә чакырылды. Бүләк тапшырырга иганәченең үзен сәхнәгә чакырдылар Радмир бу эшне Леонга тапшырды Чекка Гран-при дәрәҗәсеннән ике тапкыр артык сумма язып бирде дә, кызнын кем икәнен, адресын, бер сүз белән әйткәндә, бар досьесын табарга кушып, залдан чыгып китте. Иртән ул махмырлан башы чатнап уянды. Кичәге хәлләр кылт итеп исенә төште—бильярдта оттыру, чибәрлек конкурсы. Матур тешле чибәр кыз. Ул үзенен кичәге юмартлыгын исенә төшереп аптырап куйды, тик түгелгән акчасы жәл кебек тоелмады аңа. Башы авыртуга карамастан, ул елмаеп куйды Торып өстәлдән минераль су алып эчте, аяклары батып торган йомшак ак келәмнән юлбарыс сыгылмалылыгы белән атлап душка кереп китте. Б у көтелмәгән, үз өстенә ишелеп төшкән бәхет-байлыктан Зөбәрҗәт югалып калды. Ул ин яхшы номинациядә җинүче иде! Аның кесәсендә шулкадәр сумма акчага чек ята! Конкурс алдыннан ятактагы бүлмәдәш кызлары Зөбәржәтнен конкурста катнашу теләгенә көлеп кенә карадылар. «Чибәрсен син, Зөбәрҗәткәй, чибәрсең, сүз дә юк, ләкин ул конкурс конкурс башланганчы ук була бит, шуны да белмисеңмени,—диделәр. Ул: «Ярый, кызлар, бәхетемне сынап карыйм әле, авыру нәнәемә дару алырлык булса да акча эшләп булмасмы икән»,—диде һәм эшләде. Яшиләр болай булгач' Акчаны алу белән ин беренче әбисенә кирәкле даруларны алып илтеп бирер, бәлки дәваханәгә да салып булыр Өстенә-башына алыр Кышкы киемнәре дә беткән, итекләре тапталып, әллә ничә тапкыр замоклары да алыштырылган, яңа ялтлап торган итек алыр, бүрек, сумкага да акча җитәргә тиеш. Ә иң теләгәне—инде бәләкәй чакта апасы килгән, хыялында йорткән уенчыгы бар аның—йомшак, зур аю. Шул тыгыз аюга рәхәтләнеп кочаклап сыенасы килә. Иптәш кызлары: «Бу синең ятим үсү комплексы, психологиядә шулай аңлаталар моны»,— диләр. Әйе, яшьли ятимлек ачысын татыган ул. Әнисе ана өч яшь вакытта үлгән, әбисе тәрбиясендә генә калган кыз атасының ничек итеп көннән- кон түбән тәгәрәгәненә, өстерәлеп йөреп эчкәненә шаһит булып үсте. Башта әле әтисе бер-ике тапкыр өйләнеп тә карады. Бигрәк тә беренче апа Зөбәрҗәткә яхшы мөнәсәбәттә булды. Чәчләрен ал бантик белән ике якка ярып үреп мәктәпкә җибәрә иде. Икенче класска күчкәч, үги әнисе аңа өр-яңа, ялт-йот килгән, коңгырт төстәге, аяк йөзе аша тимер аел белән эләктереп куешлы йомры башлы шыгырдап торган лаклы туфлиләр алып кайтып бирде. Зөбәрҗәт туфлиләрне күрү белән «аһ» итте. Ай, матур да иде алар, ай, ничек ялт итеп торалар иде лә соң! Ул туфлиләрне кия дә. ишекле-түрле йөри, адым уңаена туфлиләр үзләренең затлылыгы белән мактангандай: «Менә без нинди матур, менә без нинди көяз»,—дип шыгыр-шыгыр киләләр иде. Тик шунысы гына Зөбәрҗәтне бераз сагайта: туфлиләр аның баш бармагын төртебрәк торалар иде. —Кысмыймы, уңайлымы,—дип сорый үги әнисе,—кысса, икенчегә алыштырырбыз. —Юк. юк. әйбәт рас кыналар,—ди ул кабаланып. Кысканнарын әйтсә, туфлиләрне алып китәрләр дә башка алып кайтмаслар, дип курка ул. Туфлиләрне нәнәсе кадерләп кенә яулыкка төреп сандыгына салып куя. Шул матур туфлиләр хакында гел генә уйлап йөри ул. Онытса, исенә төшү белән куанычлы рәхәт бер уй күңелен биләп ала. Шуннан, намазлыктан күтәрелгән нәнәсе янына килә дә: «Нәнәй, тагын бер генә киеп карыйм инде»,—ди. Нәнәсе: «Ай, Аллам, кызым, кимәс борын туздырып бетерәсен бит инде»,—дия-дия, сандыгын ачып тагын туфлиләрне алып бирә Туфлиләр тагын идәнле-түрле: «Менә без нинди матур, менә без нинди шаян»,—дип шыгыр-шыгыр килеп йөреп алалар. —Кысмыймы соң, кызым?»,—ди аңа дәү әнисе. —Юк. юк, нәнәй... Беренче сентябрьгә мәктәпкә ул туфлиләрне киеп баралмады, иске сандалиенда китте. —Байлыгын яшергән—бөлгән, чирен яшергән—үлгән,—диде аңа нәнәсе. Кызганычка каршы, үги әнисе дә тиздән үле бала табып, өзлегеп гүр иясе булды. Бу хәлдән сон әтисе кара көеп йөрде-йөрде дә, алны-артны, сулны- унны белмичә тагын эчә башлады. Өстерәлеп йөреп эчте ул, бер тиен акчасын да өйгә алып кайтмады, кызын да. әнисен дә бар дип тә белмәде. Ниһаять, ана тагын бәхет елмайгандай итте. Читтән кайткан, ирдән аерылган бер балалы хатын килеп керде аларга. Әтисе дә эчми башлады. Зөбәрҗәт әнисенә ияреп килгән кызчык белән дуслашкандай булды. Әлфия иде анын исеме-илгәзәк булды ул. Зөбәрҗәт белән бар булган уенчыкларын, киемнәрен уртаклаша торган булды. Бергә уйнадылар, бергә мәктәпкә йөрделәр Әлфия акыллы, бик башлы кыз иде. Бигрәк тә математикадан яхшы укыды, Зөбәрҗәткә дә ярдәм итә иде. Бер-ике ел матур гына яшәделәр, ләкин гөнаһ шомлыгы, әтиләре ни өчендер тагын эчә башлады. Тракторының тавышы әле түбән очтан гына ишетелә башласа да, үги әнисе белән нәнәсе анын инде исерекме, айныкмы икәнен чамалыйлар иде Ни хикмәттер, трактор өй кырларына килеп туктаганчы, әтисе руль артында төп-төз утыра. Тракторнын кабинасыннан төшү белән «гөрс» итеп җиргә ава Нәнәсе, үги әнисе, Зөбәрҗәт, Әлфия аны ничек кирәк алай өстерәп алып кереп идән уртасына салалар. Ул мазутка буялып беткән, каешланып-ялтырап каткан бармакларын йодрыкка йомарлап идәнгә шап та шоп суга, үзе сүгенә, үзе әллә ниләр кычкыра, бераздан. Алып бирдем алтын тарак. Мангай чәчен тарарга. дип, жыр мөгрәп җибәрә, аннан соң еларга тотына: «Зәйнәбем, Зәйнәбем»,— дип, Зөбәржәтнен әнисенең исемен кабатлый-кабатлый елый, тагын җырлый башлый, тагын елый, аннары авыр, тынычсыз йокыга тала. Ул йоклаганда, өйдә барысы да аяк очларына гына басып иөриләр. Уяна гына күрмәсен. Таң атар-атмастан аталары уяна, песи кебек кенә юрып тышка чыгып керә. Гөнаһлы кеше кебек кенә хатыны янына килеп чума. Өйгә мазут исләре белән бергә сасы, ачы махмыр исе тарала... Зөбәрҗәт җиденче класска җиткәч, Маһира әнисе дә, Әлфияне ияртеп, китеп барды. Әтисе, хатыны киткәч, беркавым айныган күк булды. Артларыннан юллап барып та карады. Ләкин алар инде ерак районнарның берсенә, төпкел авылга күчеп киткәннәр иде. Шулай итеп: «иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич унмас» гыйбарәсен хак дими, ни дисең!? Өйдә исерек әти дә, анын белән җәфаланырга тагын Зөбәрҗәт һәм дә янә нәнәсе генә калды. Ләкин язмыш сынаулары әле алда булган икән. Тиздән исерек әтисе авыл буасы аша салынган күпер аша чыккан чакта тракторы белән мәтәлеп төшеп суга батып үлде. Тракторны күтәргәндә бөтен авыл белән шыш-пыш килеп «Мәңге исерек булды, үзе дә котылды, мескен, инәсе белән кызы да котылды»,—диештеләр. Зөбәрҗәтнең әбисе улы үлгәч бик елады: «Улым, улыкаем, бәхетсезем, газизем минем»,—дип иңрәде. Ә кызы менә һич кенә дә елый алмады. Ул бу хакта уйларга да курыкты: аның күңелендәге бер почмакта, ниһаять, җиңел сулау, бу мәхшәрдән котылу шатлыгы яшеренеп ята иде. Эченә йомылып, уйчан, тыныч, тырыш булып үсге ул. Яшь кызларның һәркайсысы шикелле үк, ул да хыялланырга яратты. Хыялы аны әллә кайларга алып китә, әллә ниләр вәгъдә итә, офыклар җәелдерә, офык артларындагы киңлекләрне ача: ул иң гүзәл, иң горур кыз, имеш, аны батыр, зирәк, акыллы әкият егете кебек егет ярата. Ул Зөбәрҗәт өчен җанын да жәлләми, гомерен дә кызганмый, әле аны уттан, әле судан тартып ала. Ул классташы Шамил дә кебек, әллә нинди чит егет тә кебек. Ул бер уйлаганда үзен артистка, бер уйлаганда табип, бер уйлаганда укытучы итеп тә күз алдына китерә. Менә ул үсеп җитеп, кеше булып нәнәсенә зур чемодан тулы бүләкләр—күлмәкләр, яулыклар, читек-кәвешләр, тәмле-тәмле ризыклар белән йортлары янына шәп машинада кайтып төшә, искиткеч шәп ире машинасының ишеген ачып кына Зөбәрҗәтне чыгара, имеш. Дус кызлары Рита белән Гүзәл йөгереп килеп җитәләр, имеш. Хыяллар, хыяллар, хыяллар! Уналты яшьлек кыз хыяллары.. Тик менә тормыш кына хыяллардан түгел—чынбарлыктан тора икән шул. Кышны бик авырлык белән чыгалар иде алар. Әбисе улы үлү кайгысыннан бик биреште. Кышкы ачы суыкларда утын кертеп өйне җылыту, сыерны карау (җитмәсә, ул шактый иртә—февральдә үк бозаулады), аны саву, астын алу, печән төшерү, тирес чыгару, су ташу кебек эшләрнең барысы да әле буыны ныгып бетмәгән Зөбәрҗәткә төште. Ә җәйләрен бераз акча эшләп булмасмы, дип фермага сыер саварга йөри иде. «Түз инде, кызым,—диде мәктәпне тәмамлыйсы кышны нәнәсе —Кыш чыккач, сыерны сатып җибәрербез, сина берәр җиргә укырга да керергә кирәк булачак, өс-башына, юлыңа-ниенә дә кирәк булыр»,—диде. Укытучы булачак ул, әллә артистка микән? «Чибәрсең, бик чибәрсен»,— диләр иде аңа тирә-якта. Ә Зөбәрҗәт көзгедән карап үзенең әллә күпме җитмәгән җирләрен таба. Маңгае бик зур бугай анын, кашлары да артыграк куе шикелле Маңгаен чәч белән дә каплап була, кашын да йолкыр анысы, ә менә өске ике теш арасындагы аралыкны нишләтергә—киртә теш ич ул, моны болай гына төзәтеп булмый бит инде. Әбисенә зарланса, әбисе аңа: «Ике тешен аралы, шуннан баллар тамамы, күңелемә нурлар угә, бер елмаеп карале»,—дип әйткән шагыйрь, кызым, бик килешле үзеңә, шул мәрҗән кебек тешләрең йөзенә нур бөркеп тора, бер дә хафаланма»,—дип юата да куя. Юатыр өчен генә әигә шул ул аны... Чыгарылыш имтиханнарын яхшы гына тәмамлаганнан сон, күтәрәмгә кала язган арык сыерны бозавы-ние белән очсыз гына хакка күрше авыл мариена сатып җибәрделәр. Елады нәнәсе сыер чыгып киткәннән соң: «Ашатучы, киендерүче китте»,—дип уфтанды ул. Ләкин нишләмәк кирәк? Акча кирәк иде. акча. Нәнәсе белән район үзәгенә базарга барып өс-башын юнәтеп кайтырга булды. Район үзәге якын гына, Идел аша гына, анын йортлары да, ныклабрак карасаң, тау өстендә урнашкан урамнарыннан җилдергән машиналары да, хәтта арлы-бирле йөрешкән кешеләре—һәммәсе дә күренеп тора. Тик бәла шунда гына ансат түгел аларга район үзәгенә бару. Шактый киң, әле үзе тирән һәм салкын сулы, тиз агымлы Караидел елгасы аша чыгарга кирәк Шулай итеп, бер генә транспорт йөри җүнле җиргә—ул да булса— көймә. Ләкин халык мона ойрәнеп беткән инде. Җәй көне көймә белән, көз көне боз калынлыгына карап (көзге калынлыгы булса ярый) җәяү тибрәлеп һәм шыгыр-шыгыр килеп торган боз өстеннән, яз көне боздан- бозга сикергәләп, кыш көне ат белән, ныклап катырса, хәтта машиналар белән дә чыгалар, ел саен боз астына төшеп китүчеләр дә бар, ферма сөтен райүзәккә май заводына илтеп кайтканда буш фләгеләр төялгән көймә капланып, әнә шул буш фләгеләргә атланып батмыйча калучылар да, мәтәлеп төшеп, батып үлүчеләр дә булып тора. Әмма дә ләкин бу юлы авылны зур тормышка тоташтыручы бердәнбер юл иде Шуна да бу юлдан халык өзелми, туктамый, сират күпере кебек ике ярны тоташтыручы мескен колхоз көймәсе көн-төн теге якка да, бу якка да кеше ташып, үз язмышы белән килешкән карт алаша шикелле, карышусыз гына шыгыр-шыгыр, мыгыр-мыгыр килеп, ревматизмлы карт ишкәкләр дулкын яра иде. Кичү—бер-берсенә тоташып диярлек урнашкан ике авыл арасында Берсе анын мари авылы. Гомер-гомергә аралашып яшәгәнгәме, ике халык та бер-берсенен телендә яхшы ук аңлашалар, бигрәк тә китапка язылырга ярамаган сүзләр белән үзара тиз аралашалар иде. Бүген дә су буена кеше хәтсез үк җыелган, көймәгә чират иде, үрдәрәк үз сәгате сукканны көтебрәк, шәхси көймәләрендә, акча эшләү ниятендә бала-чага ымсынып тора, тик халык колхоз көймәсенә эләгергә тырыша, чөнки монда бушлай чыгып була, ә шәхси көймәгә түләү—замана уеннарына карамастан, бәя ныклы—бер ипи хакы. Идел өстендә томан әле күтәрелеп бетмәсә дә, көймә инде колхоз сөтләре белән бер юл ясап өлгергән иде. Хәзер икенче партия китәчәк. Аякларыннан жәйле-кышлы резин итек төшмәгән ферма сөтен ташучы какча гына, ләкин чаган кебек нык ике мари егете «ялт» итеп ярдагы соңгы җиде фләге сөтне ике як колагыннан тотып көймәгә җилләделәр. Ә көймәдә буйга калкурак (көчлерәк тә булырга тиеш), нык бәдәнле, Зөбәрҗәтнең классташы баянчы Шамил шунда ук жинел генә күтәреп фләгеләрне көймәгә урнаштыра иде. Зөбәрҗәт ирексездән егетнең таза гәүдәсенә, җитез хәрәкәтләренә сокланып карап торды Шамил нык, унган егет кенә түгел, искитмәле яхшы гармунчы да иде. Ул кичләрен авылнын бер башында уйнап җибәрсә, чирмеш авылынын иң аргы ягындагы нечкә күнелле мари апаларына кадәр, тәрәзәләрен ачып. «Үсепеснен Шамил сиптерә»,—дип әсәрләнеп, күзләрен ЯУЛЫК очы белән сөрткәләп тыңлап торалар иде. Охшый иде бу егет Зөбәрҗәткә. Шамил да Зөбәрҗәттән күзен алалмый, кичен клубтан төн уртасында озатып килгән чаклары булды. Шамилне Зөбәрҗәт ошатса да, күнеле белән патша малаен көтә иде. Һичшиксез анын егете ак атка атланып, йә булмаса затлы машина белән аны алып китәчәк, бәхетле итәчәк иде. Көймә кузгалды да, томан арасына кереп югалды, анын урап килгәнен хәзер ким дигәндә ярты сәгать көтәргә кирәк иде. Зөбәрҗәт Идел буена төште, танкеткаларын салып чуер ташларга аяк басты, рәхәт, салкынча көймә дулкыны, шуышып килеп, анын аяк очларын үбеп алды. Томан ярып ярдан-ярга Идел акчарлаклары оча. якындагы текә кызыл ярга оя корган яр карлыгачлары нәни генә оя тишекләрендәге балаларына жим ташый, яр читендә үскән йөз яшәр өянкеләр комеш толымнарын агымсуда чайкый, бүртәеп, бирчәләнеп. шәрәләнеп беткән тамырлары ярга чат ябышып жирне кочкан, алар жиргә сыгылса да, сынмыйча үжәтләнеп аяк өсте калырга тырыша. «Барысы да яр эали.—дип уйлап куйды Зөбәржәт,—дөнья иркен, агым күңелле, ләкин нигәдер бөтен нәрсәгә дә яр кирәк». Кинәт анын шушы елгага чумасы, иртәнге дулкыннарда иркәләнәсе, колач салып йөзәсе килде. Ул Караиделне йөзеп тә чыгала. ул су кызы, су Зөбәржәтне. Зөбәржәт суны ярата, бер генә тапкыр аркылы-буй йөзеп чыкмады инде ул бу Иделне, тик нәнәсе бар шул, аннары—киемнәре дә. Еракта моторлы көймә тавышы ишетелде «Балыкчылар»,—дип уйлады ул, йә браконьерлар шулай төнге ауда, качып-посып балык тоталардыр.. Идел өстеннән борынны кытыклап чи балык исе килә иде. Ярда халык арткан нан-арта бара. Менә титаклый-титаклый бригадир чатан Ярулла абзый килеп житте. Ул бик эшлекле кыяфәттә чиратның алдына ук үтте. Халык бер сүз дә әйтмичә түбәнчелек белән ана юл бирде. «Райсоветка,— диде ул. эре генә.—печән өсте җитә, планнарны белешергә дәшәләр, ә сез кая. агай-эне? Сине, кызым. Зөбәржәт. шәһәр ягына тая, дип ишеттем, шәп түгел, шәп түгел, син бит жир кызы, кулың ныклы, йөрәген ярсу, дигәндәй, бәхет эзләп әллә кая киткәнче, карт нәнән яныңда калсаң, зсррә дә шәп булыр иде, фермага савучылар кирәк, эшне жир җимертеп эшлисен, хагын- кызның бәхете ирдән ул. уңган егетләр үзебездә дә җигәрлек, читләр чит инде ул. «иргә ышанма, Иделгә таянма»—дигәннәр, туган як—яшел яр, үзебездә генә кал да куй. ятимлек кайда да бер—кара сакалың кая барса да ияреп йөри, монда ичмаса барысы да үзебезнекеләр, кыерсытырга бирмәбез» —Юкны сөйләп торма, Ярулла, юлын кисмә яшьләрнең, гомер буе үзебез шушында чиләнгән дә җиткән, гомер сыер коерыгын саклап үтеп китте, ярты ферман эчә, тан тишегеннән тездән тизәк ярып без ни күрдек тә, ни белдек, Ходаем, бөтен күргән бәхетебез, дөньябыз шушы каһәр суккан кичү дә. райүзәк—Яшел яр, китсен, йөргән таш шомара, бәхетне әкияттә генә көтеп алалар, эзләмәсәң, алма булып авызыңа төшми ул, укысын кызым, кеше булсын, томаланып шушы тишектә ятмасын. —Кызма әле, кызма, Саниятгәи. бәхет әзерләп читтә кем көтеп тора сон кешене хәзер? Монда, ичмаса, үзебезнең арада, диюем генә. —Шулай булмыйни, сина сыер савучылар кирәк, гел төбендә—менә ни —Рәхмәт. Ярулла абый, укыйсым килә минем, укытучы буласым килә, укуны тәмамлау белән үзебезгә кайтам мин, нәнәйне дә карарга кирәк, Караиделемне барыбер бөтенләйгә ташлап китәлмәм мин. Сөйләшүне бүлеп, ул арада көймә дә чыгып житте. Ин беренче Ярулла абый көймәгә кереп урнашты, анын артыннан әллә хан заманыннан ук, әллә беренче бөтендөнья сугышыннан гына кайткан, төсен аерып кына әйтеп булмаган яшел-соры-коба солдат капчыгын биштәрләгән Мәскәүдә түти кереп урнашты, ул һәр иртә районга көнбагыш сатарга йөри идс. Күрше авыл мариларыннан арзанракка азга да, кыйммәтрәккә чыгарып сата Көнбагышы точ. эре, майлы. Гомумән, ин яхшы көнбагыш булып мари көнбагышы санала. Үстерә беләләр көнбагышны марилар. Жәиләрен аларнын бәрәңге бакчасы шау сап-сары чәчкәдә, читтән карасан, комбайн төшереп урдырырга була кебек, көнбагышны бәрәнге арасына, яки бакча тирәли читән буена чәчәләр. Тирә-якта дан тоткан мари көнбаг ышын район халкы Мәскәүдә түтидән алырга тырыша Чөнки ул көнбагышны бар шартына китереп юып. кирәк-кадәр (ягъни ким тә, арттырып та җибәрмичә генә) киптерә. Сатканда көйләп тә ала: «Сөйгәнем мари. мари, мари булса да ярый. Мәскәүдә апа көнбагышы әҗәл даруга ярый» Аның артыннан яңагын яулык белән бәйләгән, кайчандыр зәңгәр төстә, хәзер инде яка. җиң, корсак тирәләре пычак кайрарлык булып ялтырап каралган, салават күперенең бар төсләрен үзенә җыйган пинжәк кигән, яр буенда үскән өянке тамырларын хәтерләткән, бүлтәеп, тубырланып беткән куллары белән көймә кырыена тотына-тотына чирмеш карты Биктубай үрмәләде Күренеп тора, иртә-таңнан бүлнискә тешкә талон алырга ашыга бу, анын артыннан Зөбәрҗәт белән нәнәсе, соңыннан классташлары Рита белән Гүзәл кереп чумдылар, икесенең дә кулында пакетка салынган кәгазьләр. киемнәрнең дә яхшырагын кигәннәр, димәк, болар документларын тапшырырга шәһәргә үк җилдерәләр. Көймәгә тагын ике кеше сыя ала иде әле. Шулвакыт яр башына берсеннән-берсе кечерәк дүрт баласын ияртеп, бишенчесен күтәреп ах-вах килеп, җитез Такинә килеп җитте. Җитез Такинә—чөнки яшь булуына карамастан (аңа нибары егерме бишләр тирәсе генә) ел саен бала таба иде. Ул арада бер-бер артлы төрле калибрдагы балалар саранча кебек, көймәгә үрмәли дә башладылар. Көймәнен кырыена кадәр су күтәрелде. —Такинә апа, шулай булмый бит инде. Биктубай бабай бүлнискә бара, Сания әби белән Зөбәрҗәт базарга, Гүзәл белән Рита Уфа автобусына, кемне генә төшерим соң. бераз көтегез,—диде ишкәкче Шамил. Такинә, әйтерсең, ишетмәде дә, кулына күтәргән яшь ярымлык баласы белән көймәгә менеп тә утырды. —Какое мое дело, мин многодетная мать, төшсеннәр әнә, миңа собеска барырга кирәк, дидем бит инде, пособиене вакытында түләмиләр. Анын теле телгә йокмый иде, ул күзе белән кешегә тишеп үтерерлек итеп карый, менә аның күзләре Мәскүдә түтинеке белән очрашты. Бер сүз әйтмәсәләр дә, Мәскүдә түти дә кызып китте: —Төшәм, төшми ни менә, көтеп тор, син итәк тутырып,—ул Такинәнен лосинасына ымлап күрсәтте,—ыштан тутырып бала тапканга мин гаеплемени, синен балаларны хөкүмәт карый, мин көнбагыш сатып тамак туйдырам, пособие, имеш, ирен Себердә себереп акча эшли, эшләпә белән йөзеккә җитми инде сина. Такинә тагын чәрелдәргә кереште. —Тимә минем п ал атарга, кысып ятмаска, сина да табарга иде, карт көнендә көнбагыш сатып йөрмәс идең, палаларын карар иде. Бу инде Мәскүдә түтинең авырткан жире иде, чөнки гомер буе ир белән яшәсә дә, ул бала китерәлмәгән иде. —Тфү, оятсыз, йөзе кара, олы кешегә нәрсә дип әйтә!? —Төкермә мина, карт пикәр, көймә аша ташлыйм мин сине хәзер, спекулянт. —Хәзер спекулянтлар юк, Такинә килен, коммерсантлар гына,—дип кыяр-кыймас сүзгә кушылды Биктубай бабай —Син тик кенә угыр, сүләмә, пелмәсән, Биктубай папай. Үз мариеңны кыерсытканда яклый алмагач, дәшмә! Биктубай карт телен тешләде. Жәнҗәл нәрсә белән беткән булыр иде, Гүзәл белән Рита сүзсез генә көймә төбенә чүмәкләгән балаларның аякларына басмас өчен кыек-мыек атлап көймә кырыена тотына-тотына ярга төшеп киттеләр, алар төшү белән Такинәнен дүрт баласы дәррәү килеп аларнын урындыкларына менеп кунакладылар. Елганы чыгып җиткәнче беркем бер сүз дәшмәде, кәефләр кырылган иде. Сыер саткан акчага Яшел Яр базарында нәнәсе Зөбәрҗәтне баштанаяк дип әйтерлек киендерде. Кара итәк, ак блузка, аягына җәйге туфли, кышкы итек, җылы куртка алды. Үзенә яна калушлар, бәйләм күлмәк, аптекадан кереп нәнәсенә күзлек алдылар. Чәй-шикәр, тәм-том җыйдылар, шәһәргә барып урнашырлык акча да калды бераз. —Артистлыкка ризалыгым юк, кызым, укытучы яки врач булырсың,— диде нәнәсе. М енә, ниһаять, июнь азагы житеп. ул Уфага юлланды. Нәнәсе аны урамга чыгып, таягына таянган килеш күздән югалганчы карап калды Зөбәржәт. борылып-борылып, борылмага кереп күмелгәнче нәнәсенә кул изәде, ак яулыклы нәнәсе ул борылма артына кереп югалгач кына ике күзеннән аккан яшьләрне сөртеп алды. Кичүдә беркем дә юк иде Яр читендә бәйләп куелган ялгыз көймә чайкала Көймәче Шамил читгәрәк суга иелгән өянкегә атланып, балык кармаклый, арырак ялкау гына койрыгын болгап, чебен куа-куа Актүш черем итә, үлән арасында чикерткәләр черкелди, дымсу урында күрән-үләннәрдән әкәм-төкәмнәр югарыга үрмәли, әйтерсең лә алар күкнең үзенә житмәкче, яр өстендәге ташта кояшта оеган җирдән кара сыртлы җитез кәлтәләр «ялт» итеп үлән арасына чума, Идел өстендә, кояшта ялтырап, көмеш балыклар сикерешә —Балык күп эләктердеңме. Шамил? Шамил ялт итеп борылып карады, агачтан сикереп төште. — Балыкчының тамагы ач, арты юеш, ди минем әти Китәсендәмени, Зөбәржәт? Ул монсу гына көймәне чишә башлады. —Авылны, Караиделне ташлап китү кызганыч түгелме сон? Мин менә киталмим, әти авырый, әнине, туганнарны да карарга кирәк. «Көзгә фермага малчы булып килерсен»,— диде Ярулла абый. Гүзәл белән Рита да китмәскә булганнар. Ул көрсенеп куйды. Көймә кин колачлы, ныклы мускулларга бирешеп, дулкын яра башлады. Алар Идел уртасына килеп җиттеләр. Шамил ишкәкләрне агымга аркылы куеп ишүдән туктады, күтәрелеп Зөбәрҗәтнең күзләренә карады һәм кинәт тәвәккәллеген җыеп, кистереп: —Кигмә, Зөбәржәт, мин сине яратам, өйләнешик, яңа йорт салып чыгарбыз, нәнәнне дә үзебезгә алып карарбыз, син сыер саварсың, мин малчы булып эшләрмен, дөнья көтәрбез, балалар үстерербез, мин үз кулларым белән бишек эшләрмен, малаебызга, йә кызыбызга... Синсез мина дөньяның бер кызыгы да калмас бит. .—Ул үз тәвәккәллегеннән үзе гаҗәпләнеп тотлыгып калды. Зөбәржәт тә югалып китте. —Юк. Шамил, мин монда калырга теләмим, минем укыйсым, дөнья күрәсем, илләр гизәсем, канатланасым, очасым килә. Сагынырмын, билгеле, авылымны да, Иделемне дә, сине дә... Тик мине жаным еракларга тарта, минем бәхетле буласым, дөньялар гизәсем килә. Ә син... син—яхшы егет, син менә дигән кызлар табарсын, яратырсың әле. Бишекне дә башка кыз белән эшләрсез... Көймә ярга килеп терәлгәнче алар башка сүз сөйләшмәделәр. —Хуш. Зөбәржәт, мин сине көтәрмен, мин сине барыбер көтәрмен. Зөбәржәт йөгерә-атлый тар сукмактан яр өстенә—олы юлга менеп китте. Озак та үтмәде, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Зөбәржәт институтта укый башлады. Көндезләрен лекцияләрдә утырса, кичләрен сукырлар җәмгыятенең мәдәният сараен җыештырды, бераз акча эшләде, өс-башын юнәткатәде, ә икенче курсны бетергәндә «Чибәркәй» конкурсына игълан күреп бәхетен сынап карамакчы булды. Бәхет ана бу юлы елмайган шикелле иде... Ж анагага Зөбәрҗәтне авылына, өенә кадәр илтеп кую бурычы иөклэтелгән иде. Арткы урындыкта чит ил машинасында бәвелеп кенә барган Зөбәржәт Жанаганын инде шактый коела башлаган /м1|>оп чәченә, яхшы атларныкы шикелле сыланып торган колакларына, имән кебек муенына, ныклы мускулларына, йон баскан зур тимер күсәктәй кулларына карап барды. «Бу куллар муеныңнан бер тотса, келәшчә кебек өзеп ал ала»,—дип уйлап куюга Зөбәрҗәтнең тәне чымырдап китте. Жанага күп сөйләшми, кеше белән дә аралашмый, хатын-кыз белән я р чуалганы да сизелми, гомумән, Зөбәрҗәт аның хакында аз белә, ләкин бар оулмышы, бар инстинкты, хатын-кыз сизгерлеге белән Жанага ягыннан үзенә куркыныч янаганын сизә иде. Жанаганы күрү белән Зөбәрҗәтне эчке киеренкелек биләп ала. Ул үзен читлек эчендә елан авызына карап утырган тычкан кебегрәк хис итә иде. Радмирнын Жанапшан да ышанычлырак кешесе юк икәнен Зөбәрҗәт белә. Төп эшләр, бизнес, сөйләшүләр, көйләүләр Леон белән бергә хәл ителсә дә, Радмир эшчәнлегенең кайбер четерекле якларында Җанаганың хәлиткеч роль уйнаганын Зөбәрҗәт сизенә иде. Бигрәк тә эштә, бизнеста, куркыныч килеп туса, сөйләшүләрдә уңышсызлыклар. көтелмәгән югалтулар булса Радмир Жанаганы дәшеп ала, кабинетта икәүдән-икәү калып ни хакындадыр бик сак һәм бик җитди сөйләшәләр, икенче көнне үк Жанага кайдадыр китеп хәтсез генә югалып тора Шулай итеп Жанага Радмирнын тугры хезмәтчесе, җан сакчысы, күзе- колагы, бер сүз белән әйткәндә—сүзсез күләгәсе иде. Ул аны үз баласы кебек саклый, чөнки аларны күп еллар элгәре булган дуслык, якынлык тоташтыра иде. а етдомнан качып, базардан-базарга кесә чистартып, урлашып йөри торгач, ундүрт яшьлек Радмир балалар колониясенә килеп эләкте. Дүрт малай бергә таласалар да, бөтен гаепне Радмирга өйделәр. Менә танышты Радмир Жан белән. Чын исемен берсе дә, хәтта Жанага үзе дә белми иде шикелле, рәшәткәле дөньяда Жан инде үз кеше. Гәүдәгә нык. чит ил боевикларындагы герой образын башкаручы Ван Дамм мускулларын булдыру хыялы белән янган, унҗидесе тулып килгән Жан көнетөне мускул уйната, спорт белән шөгыльләнә иде. Радмирны ул беренче күрүдә үк ошатты, үз канаты астына алды, башка малайлардан кыерсыттырмады, үзе белән спортзалына ияртеп йөрде, сугышу, көрәш ысулларына өйрәтте. «Ике генә көч бар кешедә: берсе—акыл, берсе—мускул, кайсы чакта акылнын өч тиенгә дә кирәге юк, мускул хәл итә»,—дип аз сүзле Жан Радмирнын миенә сендерде. Милләтенең кем икәнен үзе дә анык кына белмәгән урам малае Жан искиткеч кансыз иде. Үзара чыгып торган җәнжәл-сугышларда ул ниндидер бер эчке ләззәт белән малайларны изә иде. Ел ярымнан, яше чыкканлыктан, Жанны төрмәгә күчерделәр, Радмир белән Жаннын юллары аерылып торды. Колониядән чыгып, кайда урлашу, кайда алдашу белән, Радмир шактый гына капитал туплагач, законлы бизнес эшенә күчәргә тырышты, чөнки легаль булмаган юл белән ерак киталмаячагын ул бик яхшы аңлый иде. Чүпрәк-чапрак, тәмәке, сыра алып сату эшләреннән акрын-акрын гына үргә үрмәләде. Яшь булуларына да карамастан, урам мәктәбе аңа шактый гына тәрбия һәм белем биреп өлгергән иде. Ул бу дөньяда тәвәккәллектән дә ныграк отышнын булмавын, үз-үзенә ышанганда, күзне йоммыйча, баш әйләндергеч афераларга барганда гына эш унышлы чыгасын төшенгән иде. Холкы, омтылышы, күзлекле елан шикелле көтелмәгәнчә тиз һәм тәвәккәл булганы өчен бизнес дөньясында тиздән анын даны китте, кушаматы да «Төгәл Радмир» иде. Тиздән ул җиңел автомобильләр алып-сату эшләре белән шөгыльләнә башлады, акрынлап энергетика хуҗалыгына да капитал урнаштыра башлады, байлыгы артты, дәрәҗәсе күтәрелде. Көтмәгәндә, уйламаганда бер көнне ресторанда ул Жанны очратты. Чираттагы «ходкадан» ул күптән түгел генә чыккан иде, бераз гәпләшкәннән соң Радмир Жанны үз янына алды. Ул Радмирнын аерылмас күләгәсенә әверелде, тиздән ана хөрмәт катыш курку белән Жанага дип дәшә башладылар. Алыштыргысыз кеше иде ул Радмирга. Менә шушы Жан Зөбәрҗәтне бүген аның авылына озатып бара иде дә инде. К ичүгә килеп җиткәч. Зөбәрҗәт машинадан чыгып, яланаяк Идел комына басты. Менә ул анын җырланган, күңелләрдә сакланган, йөрәкнең иң нечкә кылларын кагып үзенә чакырып торучы туган елгас ы—Кара иделе! Һай чиста да, һай салкын да инде анын суы, чиста, чөнки бу яклар кыргый табигатьле, сәнәгать шаукымы белән пычратылмаган, мәсхәрәләнмәгән, салкын сулы, чөнки ул ярларының буеннан-буена Каратау итәкләреннән мәңгелек бозлык куеныннан, йөзәрләгән тау асты мәгарәләреннән саркылып, сөзелеп чыккан көмештәй саф, тешләрне камаштырырлык чишмәләр һәм кечкенә елгачыклар белән туена. Зөбәрҗәт су кырына ук килеп басты, теге як яр читендә берничә көймә арлы-бирле йөзә иде. Ул кул изәп: «Әй.. Аһа-һа-һай!» дип кычкырды. Аргы ярда аны шундук ишетеп алдылар. Бер-бер артлы ике көймә бу як ярга йөзә дә башлады. Жанага яр буйларын, елга буендагы яланнарны күзәтә иде. Зөбәрҗәтнең аякларын энә чаклы гына бихисап вак балыклар сырып алды. Алар сабый кызыксынуы белән борыннарын анын аякларына төртеп алалар. «Әй, син кем, ни эшлисен монда, бу бит безнең дөнья, ни кирәк, ни кирәк»,—дип дәшкән шикелле, бармакларын кытыклыйлар иде, аз гына хәрәкәт ясау белән алар шундук яшен тизлегендә тирә-якка сибеләләр. Рәхәт иде Зөбәрҗәткә. Менә яр буенда үскән йөз яшәр көмеш чәчле таллар Аларны биш кеше дә кочаклый алмый. Алар күпне күргән, күпне белә. Нинди генә җил-яңгыр, кар-давыл кичермәгән алар. Кайберсен рәхимсез картлык аударган, кайберсен аяусыз яшен кискән, тик аларның күбесе ауган килеш тә үләргә теләми, кәүсәсенең бер кабыгы, бер тамыры гына өзелеп бетмәсә дә, яткан килеш булса да һаман бөре бүрттерә, яфрак яра, яфрак коя иде. «Туган ярларыннан аерыласылары килми»,—дип уйлап алды Зөбәрҗәт. Кәүсәләре тубырчык- ланып, орыланып. яргаланып беткән, оланнары карт кешенең бүрткән тамырлары кебек буй-буй керешләнгән. Тик боларның барысы да үргә, кояшка тартыла, ә яшь ботаклары ак-яшел төстә ялт-йолг килеп нур коена, әйтерсең, елгадагы көмеш чабаклар. Яфрак очларыннан баллы тамчылар тама. Ул арада алдагы көймә ярга килеп борынын төртте. Ишкәк артында тугыз-ун яшьлек кенә малай иде. —Исәнме, туганым, безне чыгарасыңмы? —А как же,—дигән булды малай егетләрчә, шәһәрдән кайткан кешеләр алдында ул үзен бу дөньяның хуҗасы кебегрәк тотарга тырыша иде,— утырыгыз! Алар көймәгә керергә әзерләнгән арада, җир астыннан калыккандай, берсеннән-берсе ваграк тугыз баласын ияртеп унынчысын күтәреп, Житез Такинә пәйда булды. «Әй, туктагыз, мин беренче, мин многодетная мать, хүкүмәтспез үзе права бирде мина, палаларны күггүрүп туралмаем пит инде мин,—дип көймә янына ук килеп басты. Ул арада балалар кырмыска көтүе шикелле көймәне сырып та алдылар. Олы малае, солдатларына дәшкән сержант кебек, тугыз баланы өчкә бүлеп «Беренче тройка, Күгебай, Пагул, Айбилсу вперед», диюе булды, өч бала да көймәгә кереп кунаклады, анын артыннан, «Икенче тройка Әптий, Точмапий, Ведега», диюе булды, шундук тегеләре көймәгә үрмәләде, өченче төркем—Аялче, Көрши дә көймәгә кереп чүгәләде, ин соңыннан имчәк баласын күтәреп, генерал кебек, Чехов геройлары кия торган кинкырлы алсу эшләпәсен җилдән саклый биребрәк, кыска шорты кигән, кояшта янган ныклы ботларын ялтыратып Такинә үзе дә көймәгә узды. Зөбәрҗәт белән Жанага, авызларын ачып, берни әйтәлмичә, яр буенда оасып калдылар Бераздан ярга икенче көймә килеп туктады. Ун яшьләрдәге кыз танавын тарткалап ишкәк артында утыра иде. —Хакы күпме, туганым? —Биш инде, биш, апа. Ипи хакы. Зөбәрҗәт көймәгә кереп утырды. Җанага машинасын бикләп көймә янына килде һәм озын юл буена беренче тапкыр телгә килде: —Олы кешене чакырырга кирәк, бу пацанканын батырып куюы да бар. Зөбәрҗәт көлеп җибәрде: — Курыкма, Жан, алар ана карыныннан туры Иделгә төшә, йөри башлаудан алда йөзәргә, сөйләшә башлаудан алда ишәргә өйрәнәләр, кер әйдә, угыр, курыкма. ...Идел уртасына килеп җиткәч, көчле агым көймәне аска каера башлады, агымга бирешмәс өчен кызыкай кинәт көймәне борып җибәрде. Көймә янтаеп китте. Бер мизгелдә Зөбәрҗәт Җанаганың күзләрен күреп шаккатты: ул күзләрдән ниндидер шашынулы курку хисе бөркелә иде. Ирнең авызы чалшайган, куллары белән чытырдап көймә читенә ябышкан. Таштимер кебек Жанаганын да куркыр нәрсәсе бар икән. Зөбәрҗәт Җанагадан: «Куркасын түгелме, аллә йөзә белмисең»,—дип сорады. Жанага ишетмәмешкә салыштымы, әллә чыннан да ишетмәдеме—җавап бирмәде Н энәсеннән калган өй тузып бара иде инде. Тәрәзә капкачлары кадакланган, җил капка каерылган, ихатаны бәбкә үләне баскан, бакчаларда алабута, әрем шаулап утыра, читән буйларын кычыткан сарган, ишек йозакта, сарай башына менә торган ишек каерылып төшкән, анын караңгы авызы гына ниндидер сер саклаган кебек томырылып, караеп тора. Кайчандыр монда кеше яшәгәнен хәтерләтеп, тутыккан тимер кыршау белән әйләндереп алынып чылбырга тагылган кое чиләге генә җил уңаена чылтыр-чылтыр килеп зарлана иде. Зөбәрҗәткә хәзер аның нәнәсе йөгереп чыгып каршы алыр кебек тоелды. Ләкин аны күгәненә аркылы тимер куеп бикләнгән амбар йозагы каршы алды. Ул яшьләрен күрсәтмәскә тырышып сумкасыннан йозак ачкычын алды. Нәнәсен күмгәннән сон бу йортка беркемнең дә аяк басканы булмаган. Жанага тәрәз капкачларын ача башлады. Өй эченә бөркелеп кояш керде. Тәрәзәгә эленгән пәрдәләр саргаеп, тузанланып беткән. Тәрәзә пыялалары тоныкланган, тышта җылы булса да, ай салкынча, мәет чыккандагы кебек күнелсез, моңсу иде. —Бәлки кире уйларсыз, кайтырсыз Уфага,—диде Жан. —Юк, рәхмәт, сумкаларны керттә, син кире китсәң дә була, көймәчеләр көтеп торадыр үзенне. Жанага сүзсез-нисез генә сумкаларны өйгә кертте дә, чыгып китте Зөбәрҗәт тәрәзә аша анын пеләшләнеп килгән башын, нәрсәнедер тотып кысарга, буарга әзерләнгән кебек тырпаебрак торган көчле бармакларын, зур йодрыкларын, юлбарыс кебек сыгылмалы, астыртын йөрешен тәннәре чымырдап карап калды. Авылда хәбәр тиз йөри. Зөбәрҗәт урнашып та өлгермәде, сыйныфташ кызлары Гүзәл белән Рита йөгереп килеп тә җиттеләр. Гүзәл фермага кичке савымга китәргә тора икән, Рита медпунктта җыештыручы булып эшли, кичкә идән юарга барырга җыена. Китте чырк-чырк көлешүләр, ах-лар, вах-лар. Зөбәрҗәткә сокланулар. «Һай, кызый, нинди чибәр син, нинди затлы, нинди матур киемнәр кигәнсең, озакка кайтгынмы, кайчан китәсең, ирен кем, нигә ул да кайтмады»— һәм башкалар һәм башкалар... Ч ибәрләр бәйгесеннән сон икенче көнне Зөбәрҗәт яшәгән тулай торакка килеп. Леон аны ялтлап торган машинага утыртып Радмирнын офисына алып китте. Зөбәрҗәт каршында утыз биш яшьтән узган, йомшак аксыл дулкын чәчле, алсу-ак чырайлы, спортсменнарча нык гәүдәле ир утыра иде. Елмайганда күз койрыкларында кош тәпиен хәтерләткән сызыклар барлыкка килсә дә, күрер-күзгә Радмир сөйкемле генә иде. Ул өстәл артыннан торып, Зөбәржәткә каршы барып елмая, елмая: «Менә бит. безнең чибәркәйне якыннан күрү бәхетенә дә ирештек»,—дип каршы алды. Йомшак кәнәфиләргә утырдылар. Кнопкага басып секретаршасына кофе кертергә боерды. Азга гына бүлмәдә киеренке тынлык урнашты Җир йөзендә нык басып торган, әмерләре бер бармак кыбырдату белән үтәлә торган, дөнья урамнарының һәр чатында алар өчен һәрчак яшел ут янган байлык ияләре, ул гына да түгел, күп кешеләр язмышын үзгәртер кодрәткә ия булган кешеләр каршында, аларнын ачыктан-ачык кызыксыну катыш бәяләүле карашлары астында Зөбәрҗәт югалып калды. Аның колак очларындагы ике бөртек очсыхзы пыяла алкаларына кадәр кызарган кебек булды. Ирексездән ул үзен сатарга чыгарылган мал кебегрәк хис итте Ул хәтта сәхнәдә меңәрләгән карашлар астында, су коену костюмыннан басып торганда да үзен шулкадәр яклаучысыз итеп тоймый иде Сәхнәдә ул өстә, хат ык белән анын арасын рампалар аера, ә бүген ул ике ят ирнен күз карашы астында үзен шыр-ялангач итеп хис итте. Уң тезе өстендәге итәгенең ярыгын бар көче белән ныграк капларга тырышып тарткалый, тик тар итәгеннән беленеп торган йомры, тыгыз ботлары тыңлашмаска теләгәндәй һаман ныграк беленергә тырышалар кебек тоелды аңа. Үз-үзенә ачуы килеп, ул аскы иренен тешләде. Хәзер үк бу бүлмәдән чыгып китәсе, әллә кайларга йөгерәсе килде анын, ләкин калырга кирәк иде, акча кирәк иде аңа, бик кирәк иде. Ниһаять, тынычлыкны Леон бозды: —Шеф. мин кирәк кәгазьләрне әзерләп алып керимме?—диде. Радмир ризалыгын белдереп ияк какты. Кыз чибәр иде. Бер күрү белән үзенә тарта иде. Әллә нинди бик тансык иде ул, бик үз итәсе килгән, кочакта эретәсе килгән нәзәкатьлелек катыш ир-ат теләкләрен кузгатып җибәрүче хатын-кыз коче бар иде бу ыспай гына гәүдәдә Радмирнын башы әйләнеп китте. Ул чак кына, итәгенең ерыгын капларга тырышучы, йомры нечкә озын бармакларга үрелмичә калды. Секретарь кыз кофе кертте. Радмир үзен-үзе кулга алып кыздан анын әти-әнисен, туган ягын, гаилә хәлен, укуын сораштырды. Анын талгын, йомшак тавышында, итагать- лелегендә тынычландыручы, күңелне иркәләүче көч бар иде. Зөбәржәт акрынлап тынычланды. Артык нечкәлекләргә тукталмыйча үзенең тормышын сөйләп бирде. Ул арада Леон да керде Кәгазьләрне Радмирга сузды. Радмир аларны карап чыкканнан сон: «Зөбәрҗәт, сылукаем, монда тагын бераз гына формальность бар бит әле. Кәгазьләр әзерлеккә—әзер, тагын бер моментны гына килешеп аласы бар. без иртәгә очраша алабызмы?—диде. Зөбәржәткә кыен булып китте, анын бар өмете бүген акчаны алып, тизрәк кирәкле даруларны сатып алып нәнәсенә кайтарып бирү иде. Ләкин, ни эшләмәк кирәк, акчаны каерып алып булмый. Ул ризалык белдереп баш какты. «Леон сезне барып алыр»,—диде Радмир. Кыз чыгып киткәч Леон: «Шеф, кәгазьләр тәртиптә ич, но мин аңламадым, бу кыз сезнең күңелдә очкын кабызды бугай»,—диде ул ирен читендә ике мәгънәле елмаю чагылдырып. —Иртәгә кичке җидегә минем дачага алып килерсең,—диде. —Кайсысына? —Болынлыга. —Понял, шеф, не дурак. Әллә нинди ике төрле хис белән чыкты Зөбәржәт Радмир офисыннан. Ошады да кебек ана бу яшь бай. Мөлаем да кебек, кешелеклегә дә ошаган, ягымлы да. аннары тышкы кыяфәте дә килешле. Киемнәре—кыйммәтле: журналларда басылган затлы костюмда. Яңаклары шоп-шома итеп кырылган, чәчләре дә килешле генә, тик түбә башы чәче генә бераз сирәгәя барганын белдереп база йонына әйләнә башлаган. Леон белән сөйләшкәндә кырт кисеп, өзек-өзек боерык бирүләре, телефон шалзырагач кемнеңдер хәбәренә риза булмыйча күзләрендә чагылып киткән кискенлек, тавышы- нын тимер кебек чынлап алуын, күреп-ишетеп торгач, Зөбәржәт Радмирнын беркатлы кеше түгел икәнен аңлаган иде. «Һи, нәрсәгә инде ул мина, акча бирсәләр, аларнын миңа ни хаҗәте?»— дип юатты үзен. Тик күңеленең иң төбендә шик дисәң, шик түгел, курку дисәң, курку түгел—ниндидер бер шөбһәләнү кебегрәк нәрсә кыймылдый иде. Сөйләшенгән вакытка тулай торак алдына Леонның затлы машинасы килеп туктады Гади генә, әмма гәүдәсенә килешле костюм, юка ветровка кигән Зөбәрҗәтне Леон әллә кайдан күреп алды. Бу кыз Леон күңелендә дә бураннар уятып җибәргән иде «Кемне сайларга белә, каһәрен», дип уйлап алды Леон хуҗасы турында. «Юкка гына аны «төгәл» димиләр, һөҗүме кобраныкы кебек, бу бала да башка бик күпләр шикелле елан авызындагы тычкан гына»,—дип уйлап алды ул. Хәтта күңелендә бу кызга карата аз гына кызгану хисе дә уянып киткән кебек булды, ләкин шунда ук: «Үзе гаепле, җиңел акча юкка гына бирелми ул, урысча әйткәндә: «Бесплатный сыр только в мышеловке»,— дип уйлады. Шәһәрне чыга башлагач Зөбәрҗәт аптырап китте. «Кая баралар алар, нигә шәһәрдән ераклашалар, нигә офиска бармыйлар». —Борчылма, чибәркәй, эш көне бетте бит инде, офис ябык, Радмир абыен бүген сине үзенең особнягында көтә, эштән чирләбрәк кайтып китте, курыкма, акчанны алу белән үзем илтеп куярмын,—диде ана Леон. Зөбәржәт бераз тынычланган кебек булды. Ләкин эчендәге икеләнү, шикләнү хисен барыбер җиңә алмады. Дача шифаханәләр зонасында икән. Урман арасында. Биек коймаларга килеп терәлгәнче асфальт юл салынган, Язгы кич әле җиләсләнергә өлгермәгән. Өч тиен акча кебек кенә зурлыкта агач яфраклары арасыннан җил унаена дулкын-дулкын сирпелеп төшкән кичке кояш нуры күзләрне чагылдыра. Урман эченнән черегән яфрак, дәррәү калыккан умырзая, кәккүк чәчәкләре исләре, тагын мен-мең төрле башка исләр борынга килеп бәрелә. Шул исләргә өй артыннан күтәрелгән зәнгәр төтен, кыздырылган шашлык исе килеп кушыла. Капканы баһадир гәүдәле, спорт киемендәге кырык яшьләр тирәсендәге кеше ачты. Анын күзләре Зөбәрҗәтне без кебек үтәдән-үтә тишеп карый иде. Зөбәржәт куырылып китте, үзе дә сизмәстән, ярдәм эзләгән шикелле .Пеонга таба тайпылып куйды. «Курыкма, бу—Жан»,—диде үтеп барышлый гына Леон Зөбәрҗәткә. Абалап ике эт килеп чыкты. Жан алар га бер генә кычкырды. «Пшел, на место!» Бу кычкыруда әллә нинди кодрәт, аяусызлык һәм көч бар иде. Шунда ук бүре зурлыгы этләр өрүдән туктап, талатмаганга ризасызлык белдергән шикелле чинап, койрыкларын кысып күздән дә югалдылар. Йорт матур иде. Ике катлы. Кызыл керәч кирпечтән эшләнгән. Ишек алдын, өйнен түбәсен мәрмәр белән тышланган дүрт колонна тотып тора, тәрәзә янаклары, йөзлекләре төсле орнаментлар белән комаланган. Алар европа стилендә караңгылатып эшләнгән ишекләрдән йорт эченә үттеләр. Хуҗа үзе каршы алды. Бүлмә уртасында—йомшак мебель, кечкенә өстәл. Радмир Зөбәрҗәтне шул креслоларның берсенә утыртты. Ул арада Леон икенче бүлмәдән шампан шәрабе куелган көмеш чиләк күтәреп чыкты. «Йә, чибәркәй, синең җинү өчен азрак тәмләп карыйк»,—диде Радмир бокалны Зөбәрҗәткә сузып. —Мин эчмим. —Бөтенләй дәме? -Юк. —Алайса, минералка, рәхим ит! Бераз утыргач ул: «Аш әзерме, кунакнын карыны ачкандыр, студент халкы бик байдан яшәми, аш бүлмәсенә рәхим итик»,—диде. —Мин, кайтыйм инде, мөмкин булса, тизрәк эшне бетерик тә. —Мөмкин, бик мөмкин, ник мөмкин булмасын, тик «аштан олы булып булмый» —дигәннәр картлар, булганыннан азрак авыз итик инде, анда Жан аган шашлык кыздыра бугай, студент кешегә ярап куя ул. Леон, син кәгазьләрне әзерлә, чибәркәебез белән исәп-хисап ясарга кирәк. Леон. «ярый-*—дигәнрәк өн чыгарды да. баскычтан икенче катка күтәрелде Радмир Зөбәрҗәтне әйдәләп сул яктагы ишектән аш бүлмәсенә ачып керде Аш бүлмәсенең уртасында ун-унике кешелек озын ашъяулык белән ябылган ныклы өстәл тора иде Андагы сый. нигъмәт! Барысы да бик нәзә- катьле. зәвык белән киселгән һәм тезелгән. Ирексездән бу йортта Леон белән Жаннан башка тагын кемнеңдер барлыгы сизелә иде. Болай матур итеп өстәлне бары тик хатын-кыз гына бизи алыр кебек. Зөбәржәтнен эченә жылы йөгерде, димәк, ул бу йортта бу әзмәвер кебек ирләр белән берүзе генә түгел, тагын хатын-кызлар булырга тиеш Кыз кыюсыз гына Радмир күрсәткән урындыкка килеп утырды. Ул арада икенче каттан ниндидер кәгазьләр алып Леон да төште —Ярый, ашау эш калдырмый, куеп тор. Леон. кәгазьләрне, әйдә, кушыл, —дип бокалларга ниндидер эчемлек коя башлады. Радмир үзенә һәм Зөбәржәт бокалына куе кан төсендә кып-кызыл шәраб салды «Безнен гүзәлебез, ин милли, ин сөйкемле, акыллы һәм тыйнак Зөбәржәт туташ өчен»,—дип Радмир бокалын эчеп куйды. Леон аракы эчте. —Бер генә тәмле, ул исертми,—диде Радмир.—иганәче абыеңа хөрмәт йөзеннән генә. Шулай дигәч. Зөбәржәт бераз эчеп куйды. Шәраб чыннан да тәмле иде. Сусап килгәнгәме, ул лимонад кебегрәк тоелды Икенче тостны да Радмир әйтте: —Синен нәнәңнен тизрәк терелеп, озак яшәве өчен!—Бу тост өчен аз гына капмый булмый инде. Зөбәржәт тагын уртлады. Ул арада Жан дымланып-төтенләнеп торган шашлык кертте. Радмир бик игътибарлы иде. Ул Зөбәржәткә әле тәмле салат, әле кыздырылган балык, әле тәмләткечләр белән томалап пешерелгән куян итен сузды. —Үзегез аттыгызмы, ничек ашамак кирәк бу мескен куянны,—диде Зөбәржәт яшь тулы күзләрен Радмирга тобәп. —Әйе. үзем. үзем, кибеткә барып ике күзем белән атып. «Зөбәржәт сылу килүгә куян өресе пешерергә кирәк, китерегез куянны*.—дип акча биреп атып алдым,—дип шаяртып, тавышларын үзгәртеп җавап бирде Радмир. Алар кычкырып көлеп җибәрделәр, табын артында күңеллерәк булып китте. Ул арада Леон да урман җәнлекләре турында ниндидер анекдот сөйләп алды. Тагын көлеш китте, тагын бокалларга шәраб коелды Зөбәрҗәткә бу кешеләр бик күптәнге таныш, бик яхшы кешеләр кебек тоела башлады. Үзе дә нәрсәдер сөйләргә маташты Тагын колешкән булдылар. Зобәржәтнен рәхәт кенә итеп башы әйләнә, бар тәнендә рәхәт изрәү, җылылык иде. Радмир да ана ошый кебек тоелды. «Әллә исердем инде»,—дип уйлады ул куркып Тышка карады. Урамда әллә агач ышыгы булганга, әллә чыннан да сон иле. караңгыланган иде инде. — Радмир абый, мин кайтыйм инде, сон бит. Леон мине илтсен инде,— диде ул. кинәт кенә уянып киткәндәй аптырабрак. Чөнки өстәл артында аларнын икесеннән башка беркем дә калмаганын күрде. -Ярый. Зөбәржәт. менә чегың, ул әзер, син бу акчаны банктан хет иртәгә кереп алаласын,—дип, хужа өстәл өстендә яткан чекны кызга сузды. Зөбәржәт рәхмәт әйтеп чекны сумкасына салып куйды да. урыныннан кузгалды. —Леон хәзер кайта, мин аны йомыш белән җибәрдем, тиздән ул монда булачак, хафаланма Әйдә, мин сиңа йортымны күрсәтәм, вакыт та тизрәк үтә торыр. __ Атар дачанын икенче катына күтәрелделәр. «Менә ял бүлмәсе, менә бильярд залы, менә кунаклар өчен бүлмә»,—дип. күрсәтеп йөрде ул Зөбәрҗәткә йортын Ин соныннан ул аны бик зәвык белән җыештырылган иркен бүлмәгә алып керде Бүлмә түрендә кин ятак тора, янында тумбочка, өстендә төнге лампа, идәндә авызын зур ачып, ап-ак бармак буе тешләрен күрсәтеп, нәкъ тере кебек кап-кара күзләре белән Зөбәрҗәтне тишеп карап бик зур, озын йонлы аю тиресе ята иде. Зөбәрҗәт куркып китте. Ирексездән артка чигенде һәм Радмирнын кочагында калды. к —Чибәрем син минем,—дип кайнар пышылдады Радмираның колагына. —Курыкма, беркемгә дә бирмим мин сине Ул Зөбәрҗәтнең муеннарыннан, битләреннән үбә башлады. Зөбәрҗәт айнып китте, аннан ничек тә тартылырга, котылырга, кочагыннан чыгып ычкынырга тырышты, терсәкләре белән Радмирнын күкрәкләреннән этәрде, тыны кысылды, куркудан бигрәк ул ачуланган иде. Жнбәр. Радмир абый, кычкырам, җибәр,—диде ул ачыргаланып. —Кычкыр, беркем дә ишетми, монда беркем дә юк. Ошыйсың син миңа, Зөбәрҗәт, бер күрүдә ошаттым мин сине, алтынга күмәм мин сине, бәләкәчем минем, тик ярат кына мине, ярат кына.—Ул көчле куллары белән Зөбәрҗәтне бала шикелле генә күтәреп киң ятакка ыргытты Зөбәрҗәт иртән таң беленгәндә берни сизми йоклап яткан Радмирнын кул астыннан шуып чыгып, теләсә кайда умырылып ташланган киемнәрен җыйнап, аннан-моннан гына киенде, сумкасын ачып Радмир биргән чекны ятак өстенә ыргытты да акрын гына чыгып китте. Шәһәргә ничек, нәрсә белән, кайчан кайтып кергәнен дә хәтерләмәде. Анын бар өметләре, бар ышанычы, хыяллары челпәрәмә килеп ватылган иде. Бу төн Зөбәрҗәтнең киләчәккә бар ышанычын, өметен пыран-заран китерсә дә Радмирнын, киресенчә, алдындагы пәрдә кинәт ачылып, кояш чыккан кебек булды Аны бигрәк тә үзе уянып киткәч Зөбәрҗәтнең янында юклыгы һәм ул биргән чекнын ятакта аунап ятуы гаҗәпләндерде. Ә бит мона чаклы гел киресенчә иде. Соңыннан кызлардан котылып булмый, ә акчаны ничек тә күбрәк каерырга тырышалар иде. Эш анда да түгел, эш Радмирнын үзендә иде. Ул көн буе миңгерәүләнеп йөрде. Анын бар булмышы Зөбәрҗәт белән тулы иде. Тәненең һәр күзәнәге Зөбәрҗәтне сагына, аны юксына, аны таптыра башлады. Сыгылмалы-сынлы назлы, карышу тулы, ләкин шул ук вакытта назга жавап бирергә әзер торган тәне башларны әйләндереп үзенә чакыра. «Әллә ашыктым инде,—дип уйлады ул.—Бу кыз бер көнлек күбәләккә охшамаган» Вакыт үтә торды. Эш муеннан: яңа сөйләшүләр, яна клиентлар, яна долларлар арта, өстәлә торды. Ләкин язгы дым белән тулы искиткеч шул төн Радмир күңеленнән китмәде. Леон да хуҗасына гаҗәпләнә иде. Теге кыз белән очрашканнан соң нидер булды шефка. Аз сөйли, күбрәк уйлана башлады. Әллә сихерләп китте инде үзен? Хәер, сихерләмәслек тә түгел иде шул кыз. Леонның күнеленә дә вәсвәсә салды ул. Үзенен Зөбәрҗәтне эзләп табасы килде. Ә нигә тапмаска, элек-электән кайбер халыкларда тәүгелек хокукы булган бит, башта килен хуҗа белән йокларга тиеш булган, аннары насибы белән. Бу очракта ул ире булмаса да, (ире булырга җыенмый да) сылукайнын кайнар тәнен татып карау теләге Леонны да эчтән кимерә башлады. Һәм ул тәвәккәлләде. Һич көтмәгәндә кызның тулай торагына килеп керде. Зөбәрҗәт идән юып йөри иде. Леон килеп кергәч, ул куркып, гаҗәпләнеп китте. —Нәрсә кирәк сезгә?—диде ул күптән көткән кешесен яна күргәндәй. —Әгәр мөмкин булса, мин сезне бүген ресторанга чакырырга килгән идем. —Хужагыз чакырамы?—диде Зөбәрҗәт ишетелер-ишетелмәс кенә. —Юк, юк, нигә ул, анын мона кадәр бер кызны да ике тапкыр чакырганы юк, мин үзем, минем белән... Зөбәрҗәтне әйтерсен җен сукты, ул бер секунд кына Леонга карап торды да яшен тизлеге белән иелеп идән юган сулы бидрәне Леонның башына каплады. Көннәр үтә торды. Зөбәрҗәт акрынлап һушына килә башлады. Ул үзенең ничек итеп шулай оста алдануына аптырап бетәлмәде. Ничек тиз ышанды ул Радмирга, ничек оста җәтмәгә каптырды ул аны. Артыннан йөргән егетләр булмады түгел, булды анын. Ләкин алар барысы да ана малай-шалай булып күренделәр. Тозсыз сүзләр сөйлиләр, ике сүзнен берендә сүгенәләр. Барысы- нын ла уйларында модалы кием, әти-әни акчасын сырага, сигаретка, хот- дог. кока-колага туздыру, кызлар белән типтерү һәм. урысчалап әйткәндә, любовь белән заннматься итү иде Ә Зөбәржәт башкачарак. авылдагычарак тәрбияләнгән иле. Иртә ятим калганга, кемнеңдер нык күкрәгенә терәләсе, имән шикелле ир-егетнен канаты астына сыенасы, ышаныч, таяныч булырлык кешене табасы килә иде анын Ике күрүдә үк. күңеленең иң эчке бер тоемлавы белән. Радмирнын шундый кеше була алу мом киплеген ул чамалаган иде Хәтта күңеленең ин түрендә ана карата ниндидер җылы хис тә уянган кебек иде. Ләкин Радмирнын үзен шундый кыргыйларча, көтмәгәндә мәкерле алдавы, сатып алырга теләве анын бөреләнеп кенә килгән хисләрен кырау шикелле куырды да алды. Ул бу хакта уйламаска тырышты Тик уйлар үзеннән-үзе шул төнгә кире кайта, кабат-кабат кино тасмасыдай кабатланып күз алдыннан үтә. Радмирнын кайнар пышылдавы, котырып, авырттырып үзен -яратуы» нәфрәт һәм чуалышлы хисләр уялты. Аяз сентябрь көнендә республика китапханәсеннән чыгып Ленин урамы буйлап килгәндә кинәт Зөбәржәт янына иномарка килеп туктады. Ишек ачылып, анын каршысына Радмир килеп басты. — Зөбәржәт. исәнме, сина сүзем бар иде.—диде ул берни булмагандай елмаеп. Зөбәржәт анын исәплеген дә алмыйча, пединститут ягына каеручы урамга борылды. —Зөбәржәт. безгә сөйләшергә кирәк иде. —Нәрсә, бу юлы күпмегә чек язарга чамалыйсыз? —Гафу ит. бу минем исәрлек, анда, монда бөтенләй икенче нәрсә. Гафу ит мине, зинһар! —Хушыгыз!—Зөбәржәт ашыгып институтына кереп китте. Шушы көннән сон Радмирны алмаштырып куйдылармыни!? Ул беркемне дә күрмәс, сөйләшмәс булды. Эшен тулысы белән диярлек .Пеонга тапшырды Иртән дә, кич тә аякчылары артыннан Зобәржәткә кочак-кочак чәчәкләр ташытты. Тулай торакның коменданты белән дуслашып алды. Ял бүлмәләрендә телевизор ватык икән, өр-яна төсле телевизор, утырып карарга йомшак диван, креслолар китертте. Зөбәржәт яши торган катнын кухнясына өр-яңа «Индезит» газ плитәләре куйдырды, коридорына кып- кызыл келәмнәр жәйдерде. Подвалда урнашкан душ бүлмәләренә ремонт ясаггырды. стеналарына кафельләр ябыштыртты. Ул боларны бер көтү эшчеләр алып килеп үзе карап торып эшләтте, әйтерсең башка бер эше дә юк иде анын Кытлар үзләре укуда вакытта берничә сәгать эчеңдә Зөбәржәт яшәгән бүлмәнең обойларын алыштырып, яңа, унайлы агач кроватьлар керттерде Ләкин Зөбәржәт таш кебек иде. Бу эшләрнең кем өчен эшләнгәнен барысы да беләләр һәм ике якта барган көрәшнең ни белән тәмамланасын кызыксынып көтәләр иде. Радмир Зобәржәтне очраткан саен: —Зөбәржәт. чык мина кияүгә, бүген үк язылышабыз. Барысы да син теләгәнчә булыр, мин синсез яши алмыйм,—дип кабатлый иде. Чыннан да. ул ана барысын да бирергә әзер иде. Бу гыйшкы аны зәһәр ялкын шикелле бар булмышын яндыра, көйдерә, төшләрендә ул анын назлы тәнен тоя. йомшак чәчләренә уралып, ике теш арасыннан нур чәчкән елмаюына коена, ә уянып китсә, тагын үжәтләнеп Зөбәржәт артыннан чаба иде. - Исәрләнгән, дип беркөнне Леон Жанагага Радмир хакында сүз катты.— шаккатарсын. чакматаш кебек кешене бер чәчби балавызга әйләндерде дә куйды, минсинайтим! Гадәтенчә. Жанага бер сүз дә дәшмәде, ул бу кызга ни өчендер ышанмый, күнел түрен ниндидер шик корты кимерә дә тора иде. Бу кыз ызгыш алмасы булмагае!—дип курка иде ул. кузиыККа сузылган каршы тоРУлар беркөнне жинел генә хәл ителде дә Радмир. Зөбәрҗәтнең әбисе кайда яшәгәнен белеп, авылга кайтып, чирле карчыкны республиканың иң дәрәҗәле клиникасына дәваларга алып килде. Үзе оу хакта Леон аша Зөбәрҗәткә дә хәбәр иттерде. Зөбәрҗәт дәваханәгә йөгерде. Әбине министрлар ятып дәвалана торган палатага салганнар, тирә- ягында ике-өч табиб йөгерешә. Бу хәлне күргәч, Зөбәрҗәт еларга да, көләргә дә белмәде. Нәнәсе аңа: —Кызым, кияү шушы булыр инде, бик итагатьле, бик инсафлы, бик киң күңелле бала икән, минем көннәрем санаулы калды, мине хәзер бәлнис ятагы түгел, алтын тәхет тә терелтәлми, кара ләхет тә куркытмый. Яратам кызыңны..—дип өзелеп тора бит, шуңа чык та куй, яшен дә җиткән, үзеңнән олы да, кадереңне белер. Мин үлсәм, башка кешең калмый, ирең булса, тынычланып гүр куенына китәр идем,—диде. Иөзе сап-сары булып киткән, бәләкәй генә калган нәнәсенә карап Зөбәрҗәтнең күзләренә яшьләр килде. Гомер буе рәхәт күрмәгән, иреннән иртә калып бердәнбер улының да изгелеген күрмичә дөнья авырлыкларын бөгелә-сыгыла күтәреп, бердәнбер өмете булган оныгының бәхетен күреп үләсе килгән карчык шуны тели, бик тели иде. —Син тыныч кына дәвалан, мин яшь бит әле, өлгерермен. —Нинди яшь, ди ул, нинди яшь ди, унтугызда, тиздән егермегә китәсең, картаясын, йоклап йөрсәң, егетеңне эләктерергә торучылар күп булыр. Радмир әбекәй янына көн саен диярлек барып йөри иде, алар Зөбәрҗәт белән дә еш кына әбинең палатасында очрашалар. Үзләре дә сизмәстән, бер гаилә кебек әбинең авыруы турында сүз алышалар, ашарына кыстыйлар. Шулай иттереп әби Радмир белән Зөбәрҗәтне тоташтыручы бер җепкә әйләнде Палатадан бергә чыгып китәләр, Радмир юл уңаенда Зөбәрҗәтне тулай торагына илтеп куя, итагатьле генә машина ишеген ачып төшерә, тәртип белән генә хушлаша, гомумән, үрнәк егеткә әйләнде. Табиплар ничек кенә тырышмасыннар, әби көннән-көн сүнә бара. Моны сизү Зөбәрҗәт белән Радмирны тагын да якынайтып җибәрде. Бер кич, икесе дә янында утырганда, әби тырышлык белән генә күзен ачып: —Зөбәрҗәт кызым, мин китәм, бәхил бул, кияү сина да рәхмәт, бик изгелекле бала икәнсең, туегызны гына күралмам инде,—диде. —Күрерсен, нәнәй, күрерсең,—дип бертавыштан юаткан булдылар алар әбине. Таңда әби дөнья куйды. Әбинең үлеме аларны тагын да ныграк якынайтты. Радмир әбине авылга алып кайтып җирләүне үз өстенә алды. Матәм машиналары, алар артыннан берничә иномарка әбине салып авылга юл алдылар. Нәнәсен күмгәч Зөбәрҗәт туры Радмир янына кайтты. Әбинен кырыгыннан сон Радмир бар шәһәрне шаулатып туй үткәрде. Туйда затлы машиналар «Россия» ресторанын сырып алдылар, мәжлес бай һәм мәртәбәле итеп әзерләнгән иде. Туй күлмәгенең матурлыгы һәм баш әйләндергеч бәясе хакында бай хатыннары колактан-колакка пышылдаштылар. Ин беренче теләкләрне компьютерлар сату фирмасы хуҗасы Натан Маркович әйтте: «Шундый гүзәлнең аяк астына, хөрмәтле Радмир Әмирович, бар байлыгыгызны түшәвегез сезгә мәртәбә генә өсти, эшегез уң булсын»,—диде. Аннары кәрәзле телефоннар челтәре хуҗасы: «Гүзәл Зөбәрҗәт ханым— сездән биш карапуз көтәбез»,—диде. Аннары шәһәрнен зур төзелеш компаниясе директоры, эреле-ваклы нефть, газ корольләре, яңа байлар матур-матур сүзләр әйтеп бүләкләрен бирделәр. Түбән табында утырган Леон гына, исереп алгач: «Сучка продажная»,— дип мыгырданды. Зөбәрҗәтнең Радмирнын байлыгы өчен генә кияүгә чыкканына анын иманы камил иде. З өбәрҗәт кичкә кадәр иртәгә өй юу өчен чиләк, таз, юкә мунчала әзерләде, кибеткә барып сабын, кер юу порошоклары, башка кирәкярак сатып алып кайтты. Артык-портык комачаулаган, чыланырлык 5. «К. V.» М 12 әйберләрне өйалдына, лапас астына ташыды, тәрәзәдән тузанланган пәрдәләрне, ишек чаршауларын салдырды, түшәк-юрганнарны киртәгә җилләргә элде Көтү кайтып сыерлар савылу белән өйгә җитен чәчен икегә ярып үргән зәп-зәнгәр күзле какча гына җиде-сигез яшьлек кызчык йөгереп керде . —Зөбәрҗәт апа, әнием әйтә, чәй кайнады, коймак пеште, апанны алып керсән дә ярый,—ди. —Кем кызы буласын сон син? —Мин. ни. Мортаза абыйнын кызы—Лалә булам. —Нинди Мортаза9 —Әй. шуны да белмисенмени?—диде кыз нык гаҗәпләнгәнен белдереп — Таза Мортаза абый инде, гер күтәрә торган... —Ә. ә...—дип Рита кызы икәнен анлап алды Зөбәрҗәт. Ул арада кыз чыгып та югалды. Зөбәрҗәт сумкаларын ачып алып кайткан күчтәнәчләрен алды да. өен бикләп, Риталарга кереп китте. Күчтәнәчләр белән, коймак белән тәмләп чәй эчкәннән соң, Зөбәрҗәт Ритадан сорый куйды: —Медпункт юган өчен үзенә күпме тулиләр соң?—диде ул. —Мин бит ике җирдә эшлим, ярты ставкага клубны да юам Акчасы бар инде анын. алты йөз егермене медпункттан, ике йөз утызны клуб юган өчен алам. —Нәрсә—доллармы?—дип сорады Зөбәрҗәт. —Нәмәстәдәй доллар?—Рита, аңламыйча, карашын Зөбәрҗәткә төбәде. Зөбәрҗәт уңайсызланып куйды. —Шул акчага ничек яшисез? —Житә ул. Авылнын яртысыннан күбесе эшсез, өйдә утыра, бер тиен акча да килми. Өйләрендә карт-коры булганнарга рәхәт, пенсия килеп тора, байлык инде ул. Тоташ гаиләләр шул пенсиягә карап торалар. Эчмәгән кешегә җитә ул. Аллага шөкер, минем Мортазам эчми әле.—Ул бик горур һәм канәгать төстә Зөбәрҗәт алдына очсызлы кәнфитләр салынган пыяла савытны этебрәк куйды —Безнең чәйлек-шикәрлек бар. Сирәк-мирәк балаларның өс-башына да ал талыйм. Менә Моратка көзгә җылы итекләр белән куртка алырга акча җыябыз. Ай саен икешәр йөз салып барам. Яртысы җыелды инде... Зөбәрҗәткә йокларга шыгырдап торган чип-чиста урын-җир әзерләгән иделәр Бик озак йорт тирәсендә ыгы-зыгы тынмады әле Ара-тирә Моратнын «ах-ух» килеп гер күтәргәне, Ританың кул сепараторын әйләндергәне. бозау эчергәне, чиләк-кәстрүл юганы, балаларны ашатып-эчереп, юындырып яткырганы ишетелеп торды. Иртән Зөбәрҗәт уянганда Рита инде сыерын савып малларын куган, ишек алдына чәен әзерләгән иде. —Чәйне ишек алдына әзерләдем,—диде ул гаепле сыманрак итеп,—Морат тавышка йоклый алмый, йокласын йокысы туйганчы, бик арый көн буена. Аннан-моннан чәй капкалап алар иртә таңнан Зөбәрҗәтнең өен юарга кереп киттеләр. Гүзәл ни өчендер килмәде. Ах, ул сабыңлап, кырып, юкә мунчала белән юып чыкканнан сон таралган агач өйнен хуш исләре! Мондый ис беркайда да юк, бу ис үзенчә, бу ис бернинди искә дә охшамаган. Бу истә табигый тәм дә, пакьлек, чисталык та. гаделлек, самимилек тә, дөньяның, яшәешнең асылы да бар кебек Ул исне күкрәк сөтен имүче яшь бала исе белән генә чагыштырып буладыр. Ул арала Зөбәрҗәт казан астына чыбык-чабык өстәде, кайнар ңлитә өстендәге чүлмәккә Ритадан алып чыккан бәрәңге белән суганны турады, ит төнәтмәсе салып аш өлгертте. Кырып юылган сап-сары имән өстәл өстенә гәзит җәеп чәйнеген куйды, үзе белән алып кайткан нигъмәтләрне чыгарды. Затлы шәраб ачты. Бусы артык булмасмы.—диде Рита, кыенсыныбрак —Бәй. өй юунын йоласы шул инде, дускаем, шуңа да өмә дип атыйлар бит аны. Ул арада еш-еш танау тартып Ләлә белән Рөстәм дә кереп җитте. Алар алдына Зөбәрҗәт мул гына итеп тәм-том, жиләк-жимеш, нигъмәтләрен куйды —Моратка да әйтмибезме?—диде Рита кыяр-кыймас кына,—бүген әбит әзерләп торып булмады, ачыккандыр инде Зөбәрҗәт Ләләне әтисе артыннан йөгертте. Гер күтәрә-күтәрә тирләп- кызарып чыккан Морат килеп керде: —Өйне юганда иң элек сабынлы су белән чылатып чыгарга, аннары гына юкә югыч белән ышкырга, бигрәк тә вак кына тимер сетка белән ышкысаң, ул ап-ак була инде,—дип акыл өйрәтә башлады Таза Мортаза.— Ну болай ничего булган бу, әйдәгез, кызлар, сезнең исәнлеккә,—ул ярты стакан вино салып эчте дә, аш соса башлады. Чолан ишеге шыгырдаган тавыш ишетелде. Өйгә Гүзәл килеп керде. —Оһо-һо, миннән башка гына кунак булып утыралар болар,—диде, ул килеп керү белән. —Иртә килгән—урын өчен, соңга калган—тамак өчен, бәхетем бар минем тамактан, кая, сал әле, подрушка,—диде ул Зөбәрҗәткә тәккаллефсез генә. Гүзәл шактый нык исерек иде. —Мин киләлмәдем инде, кичә син кунарга килерсең, бәлки, дип күрше авыл марые Шумадал карттан бер шешә көмешкә алып кайткан идем,— дип исерек хатын сүзен дәвам итте.—Градусы бармы икән, дип тәмләп караган идем, ни инде, «башланган эш—беткән эш» ди, төбенә төшкәнмен дә куйганмын. Иртән чак эшкә бардым. Шамил сукранып калды, сукранса, балаларын үзе ашатсын, базда бәрәнге бар, мин дә эштә, ул да, минем эш авыррак әле, мин—сыер савучы, ул малчы гына. Чагыштырып булмый. Малчы сәнәк белән эшли ул, көрәк белән, ә без, без савучылар—менә шушы яргаланып беткән мескен бармакларым белән күпме сыер имчәген юам, күпме саву аппаратларын, чиләк, фләкләрне, у-у-у... сызлыйлар төнлә,—ул сүгенеп җибәрде. Морат ана: «Эшләмә соң, өйдә ят»,—дип дәшүе булды, Гүзәл котырып ябышты: —Дәшмә, мокыт, Таза-Мортаза, центнер ярым гәүдән белән чепи генә бер хатыныннын муенына менеп атлангансың, оятсыз,—дип кызып китте. —Чү, Гүзәл, чү, алай димә,—дип Рита уңайсызланып аны туктатырга тырышты . —Ә син, тик тор, җебегән, җыбыткы, шул бугаеңны бәбәй урынына көйлисең, сабанга җигәрлек гәүдәсе белән, фермага җибәр әнә, минем ир янына, тизәк түксен, транспортерлар ватык хәзер, җигәргә кирәк шулар урынына үзен. Таза Мортаза кечерәеп калды, мыштым гына торып: «Тиле белән тапма да, өләшмә дә»,—дип үзалдына мыгырданып сызу ягын карады. Гүзәл Зөбәрҗәткә күчте: —Менә син, дускаем, чибәрсен, гүзәлсен, байсың, ә мин менә кем. Тирес исе килеп торган савучы, ә бит кыз чакта мин синнән чибәрлеккә калышмый идем Чибәр булмасам, син дип авыз суын корыткан, синен арттан чапкан Шамил, син тәртәләреңне боргач, мина өйләнмәс иде Ләкин нәрсә бирде ул мина? Итәк тутырып бала ясады. Чыгып Ю1тик шушы каһәр суккан авылдан, шәһәргә күчик, киткәннәр берсе дә кайтмый әле, дидем, тыңламады. «Туган нигез, тугаГРнигез», дигән булды. Нәрсә калды туган нигездән, чуртым. Җимерелеп барган өй, хәерчелек, колхоз ел ярым акча түләми эшләгәнгә. Анда-санда азрак онын-фуражын, итен биргәлиләр инде. Ә бит ана гына яшәп буламыни? Балаларга кәнфит тә, печенье дә кирәк. Менә син эчкән кебек яхшы вино да эчәсе килә. Кая вино-аракысын да эчә алмыйбыз. Шумадалнын сасы самогоны безнен иш. Кем гаепле? Ир гаепле! Чыгып китик, дидем мин аңа, китик дидем, ух, хәсис, йөзе кара, катмый да, пенсиясен алыр идем, ичмасам. Теге чакта кичүдә бер көтү балалары белән Такинә Рита белән мине көймәдән куып төшермәсә, без дә Уфага барып документларны биреп, шәһәрдә урнашкан булыр идек. Синең кебек тәтәй киенеп кырт-кырт басып авылга кунакка гына кайткан булыр идек. Зөбәржәт исерек хатыннын ачы хакыйкатен башына сугып мәңгсрәү- ләткән кеше кеб«ек тынлап утырды. Бигрәк тә Гүзәлнең Шамилгә әйткән каты сүзләре рәнжетте аны. —Гүзаз. бу хазне бит эчеп кенә җиңеләйтеп булмый, башка юл табарга кирәк,—диде ул борчылу белән. —Нинди юл. мина янадан туып, янадан кияүгә чыгарга кушасыңмы, алайса, азышыйк ирләрне, бир мина миллионерыңны, ал әнә Шамиленне үзенә. Ир гаепле, ир. Ул арада йортка, Гүзәлне эзләп, Шамил килеп керде Керде дә. кыенсынып ишек төбендә туктап калды. Шул ук Шамил дә. түгел дә кебек иде. Буйга да кечерәеп калган кебегрәк. ябык, күз кырыйларында җыерчыклар күренә, күзләре моңсу, ниндидер бер һәлакәтчә дучар ителгәнлек сизелә, киемнәре тузып, керләнеп беткән, оегы тишек. Кайчандыр дулкынланып, бөдрәләнеп, матур йөзен, ныклы муеннарын камап торган чәчләрендә иртә чал күренә. Зөбәрҗәтнең йөрәге кысылып куйды. Ул арада әтиләре артында җиде-сигез яшьлек малай һәм кыз да күренде. Әтиләренә охшап аларның да чәчләре кара, бөдрә иде. Исәнләшкәннән сон ул: —Кайтыйк, Гүзәл, әйдә, ял ит, йоклап ал, кичке савымга барасы бар бит,—диде. —Һа. килдеңме, әйдә уз, утыр, менә минем подружка кайткан, хәер, сина күчтәнәч калмаган инде,—Гүзәл, буш бутылканы алып стаканына түнкәреп карады.—Бәлки тагын табарсың? —Юк. башка юк, Гүзәл, син кайт, ял ит, чыннан да сина эшкә бит,— диде Зөбәржәт. Балалары да: «Әни, әйдә инде кайтыйк, кайтыйк инде, әнием»,—дип. килеп аны тарткалый башладылар. Гүзәл авыр гына кузгалып: «Күз нурларым»,—дип балаларын җилкәләреннән кочып ишеккә юнәлде. Чыгып озатып калганда Шамил кыенсынып: —Гафу ит инде, Зөбәржәт, гел эчми ул эчүен, ләкин ычкынса, шулай кеше көлдереп йөри инде,—диде. Бик авыр тәэсир калдырды бу очрашу. Әйе, Шамил—аның үсмер чактагы ин беренче бөреләнеп килгән хисләрен уятучы иде. Мәхәббәт булдымы икән ул, азлә тәүге тыелгысыз талпыну, ашкыну, дөньяга үзеңнең кеше буларак бар икәненне, яшәргә, тормыш дәвам изтерергә бирелгәнеңне аңлау идеме? обәржәтнен Радмирга булган нәфрәт катыш тартылуы өйләнешү белән битарафлыкка әйләнде. Радмир исә аны шашып яратты. Күпне күргән. күп язмышларны үз кулында уйнаталган Радмирның үзе өчен барысын да эшләргә әзер торганын Зөбәржәт белә иде. Хәтта кайчак га куркып га куя. Ул анын баш түбәсеннән алып аяк бармакларына кадәр үбә, иркәли иде Бүлмәгә килеп керү белән ул әллә нинди исләр арасыннан хатынынын исен танып ала. Бүлмәдә Зөбәржәт булганмы-юкмы икәнен шунда ук әйтала иде. —Син эт кебек,—дия иде ана шаяртып Зөбәржәт. —Әйе, мин эт, мин бульдог, түгел, мин бүр-р-р-е,—дия иде ире ана Ләкин бер нәрсә белән жәфаланды Радмир. Ул үлә язып Зобәржәтнс көнли иле Бөтен кешедән дә, хәгга Леоннан да. Ә биг Леон ирнен ин ышанычлы кешеләренең берсе иде. Ләкин жанвар сизгерлегенә ия Радмир Леоннын Зөбәрҗәткә ниндидер аерым бер мөнәсәбәте барлыгын, гәрчә бернинди сәбәп бирмәсә дә, күнеленсн ин нечкә бер тоемлавы белән тоемлый. Хәйләкәр яһүд Радмирнын үзенә бик ышанып житмәгәнлегсн тоя. Зөбәрҗәткә теге вакытта сүз кушарга тырышканын, моның очен үз башына бер чиләк пычрак су эләккәнен, билгеле, ул онытмый иде. Күнеленен ин төпкеленә бу хатыннан үч алу, аны түбәнсетү теләге кереп оялаган иде Вакытында Мәскәү университетының хокук-икътисад факультетын тәмамлаган егет туган шәһәренә эшкә кайту белән түләүлс теш дәвалау кабинетын тотучы бай атасы аны башкаланың ин шөһрәтле, иң ышанычлы дип йөртелгән банкына эшкә урнаштырды Радмир шушы банк аша эш йөртә иде. Шунда якынаеп киттеләр алар. Искиткеч елгыр, зирәк акыл, табигый хәйләкәрлек, алдан күрә белү тойгысы Леонга үз вакытында Радмирнын капиталын саклап калырга ярдәм итте. Банк «шартлау*» алдыннан гына Радмир исәп-хисап счетларын икенче банкка күчерергә өлгерде. Леон Радмир компаниясенә эшкә чакыртылып, тиз арада аның иң ышанычлы кешеләренең берсенә әйләнде. Өйләнешеп бай тормышта яшәү Зөбәржәткә башта мавыктыргыч тоелды, институтның соңгы курсларында аның үз машинасы, кесә телефоны, сумкасында кыйммәтле косметика, кирәк кадәр акча, бизәнү-төзәнү әйберләре бар иде. Әледән-әле эшлекле очрашуларда—үзләрендә үткәндә—игътибарлы, нәзәкатьле, кунакчыл, чибәр хуҗабикә була белүе, ин дәрәҗәле кешеләр белән аралаша алу сәләте, кунакка барсалар—бик мөлаем, ихтирамлы булуы һәм зәвыклы итеп киенүе Радмир тормышына нур, бизнестагы абруена куәт өстәде. Еллар үтә торды, ләкин бу алтын читлек эчендәге тормыш иреккә талпынган Караидел карлыгачы кебек табигать баласын чын-чыннан интектерә, газаплый башлады. Үзенең күләгәсе кебек, кая барса, шунда бер тотам калмый аны саклап йөрергә беркетелгән Жанага бер бокал коктейль өчен күңел юатып гәпләшеп утыра торган иптәш кызларын да куркытып, биздереп бетерде. Зөбәрҗәт өч катлы зиннәтле сараенда, күл кадәр бассейнда креслолардагы йомшак уенчыклары һәм аквариумдагы балыкларын һәм сүзсез-нисез күләгә кебек кенә җыештырып, әзерләп китүе хезмәтчеләрен исәпкә алмаганда, берүзе калды. Кичекмәстән аларга бала кирәк иде, ә ул—юк. Нигә юк, аны үзләре түгел, табиблар да әйтә алмыйлар. Аралар салкыная төште. Арага киеренкелек кереп канат җәйде. З өбәрҗәтне иртәнге бишенче яртыда тәрәзә шакыган тавыш уятты. Тәрәзә артында бригадир Ярулла абый тора иде. —Зөбәрҗәт сеңлем, ярдәм ит. Кичә савымчыларга азрак аванс кебегрәк бер нәрсә биреп ташлаган идек, бүген ярты бригада исереп, сыер саварга кеше юк. Син бит җәй көннәрен савымчы булып эшли иден, онытмагансындыр бит, зинһар, үтермә,—диде агай ялварып. __ Зөбәрҗәт: «Абый, киенеп кенә алам»,—дип тиз генә өйгә кереп китте. Ашыгып-ашыгып сумкаларын актара башлады. Бик кулай булмаса да. ярар тагын , дип фирменный джинсы, кыска жинле ак футболка киде, чоланнан нәнәсеннән калган тирән галушны эләктерде, ул арада өч-дүрт савымчы, дүрт-биш мал караучы төягән «Беларусь» килеп тә туктады, Зөбәрҗәт трактор арбасына менеп кунаклады. —Әйдүк әйдүк, шәһәр кунагы, яшь чакларыңны искә төшереп бераз тирес исе иснәп кайт әле безнең белән,-диештеләр хатыннар көлешеп. Арба читендәрәк утырган Шәмсия генә бер сүз дә дәшмәде, бүтән вакытта шөлтерәп торган бу апаның сүзсезлеге аны бераз гаҗәпләндерде_ —Исәнмесез, Шәмсия апа, танымадыңмыни мине, мин бу, Зөбәрҗәт,— диюгә, шундук Вафира атлы савымчы:—Куй, дәшмә, пошаманда ул, туганым, йөрәк эше анда, йөрәк эше, диде. Шундук икенчесе эләктереп алды. —Нинди йөрәк эше булсын? дип аты юлы белән сүгенеп тә җибәрде. Вафира ана:—Куй, Әсма, ир бирмәк жан бирмәк-шаяртма алай, диде, үзе иелеп Зөбәрҗәтнең колагына: -Аның ире Нәзир күрше авылдагы мари хатыны Памачкага ияләшкән, менә шуна пошына ул бүген. Кунарга кайтмаган.-Барысы да Шәмсиянен кайгысын уртаклашкан шикелле тынып калдылар. Малчылар арасында Шамил дә бар иде. Ул Зөбәржәткә унайлырак булсын дип, трактор арбасынын почмагында яткан чиләкне әйләндереп утырырга урын хәзерләде Трактор чокыр-чакырлы урман юлы белән авылдан ике чакрым ераклыктагы җәйләүгә юнәлде. Яшь чакта оирәнгән һөнәр онытылмаган икән. Зөбәрҗәт Гүзәлнең кара халатын киеп алды да. җиннәрен сызганып, шланглардан су агызып, Гүзәл төркемендәге сыерларның җиленнәрен юды. Аннары сыер имчәкләрен сөртеп саву аппаратларын тоташтырды. Трубкалар буйлап шаулап сөт китте Шамил. Гүзәл өчен үзен гаепле хис итебрәк, Зөбәрҗәткә булышырга тырышты. Эш бетүгә, монарчы. шау-гөр килеп эшләгән җирдә кинәт кенә тынлык урнашты Ферма янына Шәмсиянең ире Нәзир килеп маташа иде Вафира. иелә биреп, чиләк юып торган Шәмсиягә: —Әнә, азгын айгырын кайтып килә,—диде. Нәзир, гаепле кыяфәттә, асты юеш бала кебек, хатыны янына килеп туктады. Сакал-мыегы җиткән, күзләре эчкә баткан, киемнәре тәпәрләнсп беткән иде. Шәмсия: —Айгырмыни ул. алаша, адәм актыгы, алаша да түгел, кәҗә тәкәсе, эзен булмасын монда, тай шул Памачына, өйгә аяк бастырасым, кочагыма кертәсем юк син хәсисне моннан сон,—дип тезеп тә китте. —Шәмсия. Шәмсия, кызмале, ни бит, эчкән баштан, адашканмын берни юк, берни юк,—диюе булды тегесенең, хатын зәһәрләнеп иренен өстен ә үк ташланды: —Өзеп алам бит мин синең теге нәмәстәкәеңне, миңа булмагач, бүтәннәргә дә булмасын, азгын тәре! —Чү, чү. кеше көлдермә, Шумадал бабайларда кунып калганмын, көмешкәсе аяктан еккан, әллә тавык гизәге кушып эшләгән, тезләрнең хәле беткән дә киткән,—дип артка чигенә башлады. Шәмсия анын саен: —Жирбит. балаларын җитеп беткән, минем баштан көләсең, кайсы җирем шул Памачтан ким минем, тотсаң билем, үпсән битем янып тора, син хәсискә әрәм генә булдым, кемгә ярамаслык җирем бар,—ул, үзен-үзе жәлләп, буылып-буылып еларга кереште. —Житәр, Шәмсия, җитәр, синен нәрсә эшләп берәр җирен Памачны- кмннан ким булсын, артыграк та әле...—Ул тотлыгып калды. Шәмсия, елаган җиреннән туктап, күзләрен шар ачып иренә карады. —Чынлап, чынлап, мин бит исәрлек белән, аларныкы аркылы дигәнгә, кызыксынып кына... синнән дә шәп хатын юк икән...—Ул бөтенләй буталып бетте. Халык моннан сон ни буласын сагаеп көтте, тынлык урнашты. Ләкин, Ходанын хикмәте, халык көткәннең нәкъ киресе килеп чыкты. Шәмсия кинәт иренең күкрәгенә капланып: «Чынмы, шулаймы'' Мин шәбрәкме, беркемгә дә бирмим мин сине, ташлап китмисеңме, мине генә яратасыңмы?*—дип такмакларга кереште. —Тфү,—диде Вафира,—Ир белән хатын—уч белән алтын,—дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Халык бу мәзәкнен ахырын көтмичә, көлә-көлә таралышты. Гүзәл бер атна буе бертуктаусыз эчте. Үгетләп тә, тиргәп тә, ялынып га караган иренен: —Балаларны уйла, аларны кызган, ичмасам,—дигән сүзенә, ул: — Все. бетте, бүген генә эчәм тә, иртәгәдән ташлыйм, билләһи, валлаһи,— дип җавап бирә дә. Шамил эшкә китү белән тагыннан мыштым гына күтәрелеп эзләнә башлый. Өйдә бер грамм да калмаганын белсә дә, ышанмыйча, шкаф, өстәл тартмаларын, караңгы почмакларны карый, чоланда тезелешеп торган буш шешәләрне түнкәреп чынаяк төбенә тамчылап җыярга маташа, болай да эш чыкмагач, өйгә кереп кичә үзе исергәч кулыннан ире тартып алган шешә төбендә азрак калган сәмәйнен булырга тиешлеген томанлы гына хәтерләп, тагын да эзләнә башлый. Инде өчәр- дүртәр тапкыр карап чыкса да, янә өйне тентергә керешә, ниһаять, мич эченә кулын тыгып кирпеч артыннан кичәге шешәне тартып чыгара Ниндидер бик әһәмиятле нәрсәсен тапкан, күп тапкырлар жәтмә салып та буш чыкканнан соң, ниһаять, алтын балык эләктергәндәй эчке олы шатлык белән күрше авылдагы чирмеш Шумадалнын болганчык сасы сәмәен кыры китек чәшкегә салып, калтырана-калтырана эчеп җибәрә —Ух,—менә эзләгән, бөтен җаны, тәне таптырган кадерле эчемлек бугазы буйлап аска төшә, менә ашказанына җылы рәхәт акрын гына гәүдәсенә тарала, шуып—дулкын булып баш миенә килеп бәрелә, күзләре ачылып, айнып киткән кебек була, рәхәт тибрәлдереп җибәрә. ...Гүзәл берни белми, сизми генә изрәп йоклап яткан балалары янына килде. Аталары аларны Гүзәл исерек чакта да яхшылап карый, өс-башларын юа, тамакларына ашатырга тырыша, тәрбияли иде. Алар әйтерсен лә ачылырга бөреләнгән ике чәчкәне хәтерләтәләр. Кап-кара бөдрә чәчләрен бер-берсенен башына терәгәннәр, йөзләре алсуланган, кызчыгы ун янак астына кулын куйган, ирен читеннән аз гына селәгәе агып төшкән, улы нәкъ атасы—каракучкыл тәнле, әле кечкенә булса да, гәүдә төзелеше, ныклыгы, хәтта йодрыкларында да атасы чалымнары бар анын. Бер аягы юрган астыннан чыккан. Гүзәлне кинәт кенә балаларын җәлләү, кызгану хисе биләп алды, ул акрын гына, уятмаска тырышып юрганын әйбәтләп ябып куйды, аннары өстәл артына килеп утырды да, ике кулы белән башын тотып тавыш чыгармаска тырышып исерек үксү белән елый башлады. Үксеп туктаганнан сон тагын: «Бүген генә эчәм тә, иртәгә туктыйм»,—дип чормадан какларга эленгән соңгы казны алып пакетка тыкты, Шумадал картнын самогонына китте. Зөбәрҗәт фермадан кайтып юынып, өстен алыштырып бераз хәл алгач, көтмәгәндә Шамил килеп керде. Ул бик пошаманга төшкән, йөзе борчулы иде. —Нәрсә булды, әллә бер-бер күңелсезлекме? —Гүзәл сездә юкмы, беркайдан да табалмадым, чыгып киткән, бүген көн буе өйдә булмаган, балалар караусыз, сыер савылмаган, белмим инде, белмим, нәрсә эшләргә бу хатын белән, ничек акылга утыртырга моны, әйткәнне дә аңламый, сугып булмый бит инде аңа, мал түгел. Шул эчә- эчә бавыр, бөерен дә бетерде, коса, дәваланырга кирәк бит аңа. Ул утыргычка утырып башын ике куллары белән тотты.—Балалар җәл... Бу әзмәвердәй, типсә—тимер өзәрдәй ирнең бу каһәр суккан аракы алдында шулай көчсез, гаҗиз булып утыруы, инсәләренен кинәт салынып төшүе, ике бала атасынын нарасыйлары өчен үрсәләнүе Зөбәрҗәтне әрнетеп җибәрде. Анын Шамил янына киләсе, дулкын-дулкын кара чәчләрен сыйпыйсы, кайгысын җиңеләйтәсе, юатасы килде. Тик ул хисләрен кулга алды һәм бик эшлекле кыяфәттә: —Шамил, әйдә, дәваланырга салыйк без аны, бөтенләй беткән кеше түгел бит әле ул, күпләр хәзер шулай котыла бу заман чиреннән, ул гына беренчесе, ул гына соңгысы түгел, бетеренмә болай,—дип әйтеп куйды. —Каян алыйм мин шулкадәр акчаны, Зөбәрҗәт, анын өчен бит бер-ике генә йөз акча китми. —Кайгырма, мин бирәм сина,—хатын, сумкасын ачып, өстәлгә акча салды. с ., —Юк, мин алмыйм, бу кадәр акчаны тиз генә түләп бетерәлмим. Мина моның өчен күпме эшләргә кирәк, сыерны сатсам гына инде,—диде ир бик тә кыенсынып. „ , —Кайгырма, баегач түләрсен, Гүзәл минем дә сыйныфташ кызым бит, аны аякка бастырыр өчен мин дә үз бурычымны үтәргә телим, ә сыерынны сатма, балалар ризыгы ул. Иртәгә үк «ай-ваена» карамыйча, Уфага алып кит үзен, мин монда дөньяңны, балаларыңны карап торырмын,—диде. З өбәржәтнен авылга кайтуына бер ай булып килә иде инде. Гажәп хәл шул: бер ай эчендә ул Радмирны бер-ике тапкыр гына исенә төшерде. Әйтерсен лә беркайчан да авылыннан да чыгып кичмәгән, бай хатыны булып зиннәтле йортларда да яшәмәгән, беркайчан да анын тормышында шау-шулы прнемнар. кыйммәтле машиналар. Радмир да. Леон белән Жднага да булмаган Ул үзен бераз читлектә яшәп, ниһаять, үз иркенгә чыгарылган кош кебек хис итте. Гүзәлне Уфага хастаханәгә салганнан соң. ул Гүзәл төркемендәге сыерларны сауды, балаларын ашатты. Карады, юатырга тырышты, юыштырды, җыештырды. Ш амил белән Зөбәрҗәт эш бетереп фермадан чыкканда инде савымчылар да. терлекчеләр дә җәяүләп кузгалганнар, ватык «Беларусь»ны төзәткәнче атлый торалар иде Шәмсия үзенен Нәзиреннән тотам калмый, артыннан терек-терек бара. Вафира белән Нурия алдан ук кузгалганнар. Кич җылы, кояш баеган, ләкин әле караңгы төшеп өлгермәгән. Йөзне рәхәт иркәләп Идел җиле исә. Мәнге кипмәгән урман юлында трактор ясаган канау чокырындагы пычракка батмас өчен Зөбәрҗәт Шамилгә тотынды. Шамилнең беләге буйлап кузгалган кайнар дулкын күкрәк читлегенә бәрелде Йокысыз төннәр, яшьлек мәхәббәте кичерергә мәҗбүр иткән кадерле Зөбәрҗәте янында гына, ул анын беләгенең җылысын тоя. анын йөрәк тибеше дулкын-дулкын булып беләге аша үз йөрәгенең тибешенә килеп кушыла.. Урман юлы карангы Арттан «Беларусь» тракторы тавышы ишетелде, алар бер сүз дә әйтмичә икесе берьюлы унга каерылдылар, аяклар үхләреннән-үгләре агачлар арасына тартты. Аларның тракторга утырасы килми иде Шулай бара торгач, юлдан хәтсез генә читтә яткан Иске Идел янына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Яр буе комлыгына баскач. Зөбәрҗәт аяк киемнәрен салды, кояш җылысын үзендә саклаган ком аяк табаннарын иркәләп тәненә йөгерде. —Әйдә су коенабыз.—диде Зөбәрҗәт һәм жавап та көтмичә, чишенеп елгага кереп тә китте. Су җылы, яна сауган сөт кебек. Кайчандыр Караидсл моннан аккан, ләкин ни өчендер юлын үзгәртеп, бер уйдык кына калдырып яңа юлдан киткән, монда тыныч, агым акрын, шуңа да су тыныч та, җылы да. Ай нурында су коенган Зөбәрҗәтне Шамил тан калып күзәтеп утырды. Ул әкияттәге су кызы шикелле серле, матур иде. Калкынып йөзгәндә аккош канаты кебек янып торган ак беләкләре суны кочып-кочып ала. мәрмәр шикелле ак, ялангач иңсәләреннән терекөмеш кебек су йөгерек дулкыннарга коела, көчле матур аяклары ялт-йолт килеп уйнап ала. Алтын чәчләре чыланып, укмашып елан шикелле су өстендә бөтерелә. Зөбәрҗәт яр буена чыкты, Шамил үзе дә сизмәстән аңа таба атлады, аяклары аны үзеннән-үзе бу ымсындыргыч зат янына алып баралар Зөбәрҗәт, ялангач күкрәген каплый төшебрәк, калтыранган тавыш белән: —Кит. Шамил, ул кадәр туры карама,—диде, ә күзләре аны үзенә чакыра иделәр Агачлар арасыннан күтәрелгән тулы ай Зөбәрҗәтнең күзләренә тулды Шамил көчле беләкләре белән акрын гына Зөбәрҗәтне кочып үзенә тартты. Ул карышусыз-нисез генә ана сыенды. Иреннәр иренгә кушылды. Җылы елга комы, Зөбәржәтнен ялангач тәнен рәхәт иркәләп, үз өстендә урын бирде. Аларның аяк очларында акрын гына шыбырдаган дулкыннар яшәешнең мәңгелеген исбатлап, бу тыелгысыз назнын. бер-берсенә тартылуның, теләп кушылуның шаһиты булып акрын гына, инсаф белән генә, оялыбрак кына кабат-кабат, кабат-кабат. кабат-кабат ярга бәрделәр... *** З өбәржәтнен авылга кайтуына ай ярым вакыт угеп китте. Ул үзен инде авылныкы итеп хис итә иде. Рита белән ара-тирә нәкъ авылча берберсенә иомышка-мазарга кергәлиләр. берсе тәмле әйбер пешерсә, бер-берсенә кертәләр, авыл гайбәтләрен сөйләшеп алалар. «Таза Мортаза» һаман үҗәтләнеп-үҗәтләнеп гер күтәрә, үзе: «Мин Америка президенты булсаммы, мин Англия короле булсаммы »—дип шапырына. Каршыдагы күрше Габидин абзыйлар йорт күтәреп яталар иде. Моратнын: —Шулай эшлиләрмени аны, ниргәне тегеләй салалар, болай салмыйлар, мин булсаммы...—дигән сүзенә Зөбәрҗәт: —Кеше өйрәткәнче, җил капкаңны рәтләп куй, адәм рәтле бик яса, юкә бау белән элдерәсең, хатын җилкәсен кимереп мускул үстереп ятасын шунда,—дип ычкындырды. Морат көтелмәгән атакадан башта аптырап калды. Аннары бурлат кебек кызарды да, чәрелдәп җибәрде: —Монда кайтып кеше хатыннарын бозып ничу акыл өйрәтергә, ирен бар өстеннән чит ирләрне аздырып йөрисең, синен Шамил белән пыш- пышынны бөтен авыл сөйли, тай Уфаңа, минем хатынга якын киләсе булма, хәзер бозасын син аны, тагын икегезне бергә күрсәм, Ританы бәреп үтерәм, Уфага иреңә хәбәр итәм мин сине, сөйрәлчек. Мин синен ирен булсаммы... Зөбәрҗәтне яшен суккан кебек булды. Чыннан да авылда Шамил белән алар хакында гайбәт таралып өлгергән иде инде. Гел бертөрле аккан авыл тормышын җанландырып җибәрер өчен, моннан да кызыклырак һәм серлерәк сенсация юк иде. Имеш, Шамил Гүзәлне ташлый икән, имеш, Зөбәрҗәт иреннән качып кайтып киткән икән, имеш, икесе шәһәргәме, аннан да ераккаракмы китәргә җыеналар икән. «Мескен Шамил рәхәт күрмәде инде, уңмады шул эчкече хатыныннан, аны аерып яна дөнья корса да, гаепләрлек эш юк»,— диләр (ае берәүләре, икенчеләре: «Өстерәлгеч, оятсыз, Зөбәрҗәтне әйтәм, ир җитмәгән кебек, Уфасын ташлап кайтып, менә дигән гаиләне боза, себерке»,—диләр иде. Радмирнын йокы бүлмәсендә соңлап кына телефон шалтырады. Ул яткан җиреннән иренеп кенә үрелеп трубкасын күтәрде. —Сәлам, снайпер,—диде Натан Маркович Радмирга «Төгәл» дигән сүзгә икенче мәгънә салыбрак,—хәл-әхвәл ничек? Алар күнел булсынга бераз гәп куертышкан арада, Радмирнын миеннән яшен тизлегендә мен төрле уй үтеп китте: «Ни өчен шалтырата әле бу ана төн уртасында? Хәл белешер өчен генә шалтыратмавы көн кебек ачык. Илтифат өчен генә шалтыратмас ул. Бераз анысын-монысын сөйләшкәннән сон, Натан карт бернинди кереш сүзсез-нисез кинәт кенә әйтеп салды: —Радмир дус, шома егетеңне—Леонны дим, караштыргала бераз, хәтерлә, артынны шәйлә... Радмир бераз тынып торганнан соң: —Аңламадым, хөрмәтле патриарх,—диде. —Анламасан анларсын, счетларын тикшер, егетен ике уен алып бара... Киеренке тышлык урнашты. Бу инде бик җитди гаеп иде -Нигә мине кисәтергә булдыгыз?-дип сорамый кала алмады Радмир. —Өйрәнгән яу сугышырга яхшы, без синен белән гадел уйныйбыз, бу молокосослар өскә калыкса—ә тизрәк өскә калкучан—дөнья хәлен белеп булмый. Яшьләр кеше өстенә кояш чыгармаска да мөмкиннәр. Ярар, мин— әйтәм, калганы—синен эш. Шулай диде дә карт яһүд, сүзен тәмам кылды Радмир өстәл лампасын кабызып торып ук утырды. Күнеленә мең төрле шик төште Кайда, кайчан саксызлык җибәрде ул? Чынмы бу? Әллә Натан карт, Радмирнын бизнесыннан көнләшеп, оста, зирәк, эштә алыштыргысыз булганы өчен Леоннын башын бетерергә телиме. Дөрес Радмир элек тә Леонга бик ук ышанып бетми иде. Бик тә шома, бик га тосер иде егет. Елгырлык, искзтшәле оста гамәлләр кору ягыннан ана җиткән кеше юк. Башкарган эшендә черки борын да төртерлек түгел. Шул ук вакытта сак Радмир Леонга, ана гына түгел, бөтенләе белән Жанагага да ышанып бетми иде. Ул икенче көнне үк Леонны үз янына чакырып алды. —Син. дускай, авылга барып минем хатынны алып кайт, ай ярым узып китте, сагындырды,—диде ул дусларча җилкәсенә кулын салып. Ул авылга чытып китү белән үк, хужа үзенен каналлары аша Леонның счетларын тикшерә башлады, компьютерына керде һәм. башын тотты Кайсы гына банкта юк иде анын капиталы! Хәтта чит ил банкларында да' — Падло,— дип сүгенде ул эченнән генә,—сатлыкжан, бур. Ул шундук Жанаганы чакыртты. Л еон барып кергәндә Зөбәрҗәт өйдә юк иде. Аны шундук койма аша Морат күреп алды. —Өйдә юк. сыер сава,—диде ул герләрен җиргә төшереп. Леон анламады: —Нинди сыер? —Нинди булсын? Иптәш кызын хастаханәгә салдылар, аның урынына ферма сыерларын сава. Шуннан сон ул койма янына якын килеп үк: —Мин анын ире булсаммы...—дип сүз дә башлады. Зөбәрҗәт кайтканда Леон, күтәрмәгә утырып, «Мальборо» тарта-тарта, Морат белән көлешә-көлешә ни турындадыр гәпләшәләр иде. Берничә минут сөйләшкәннән сон Леон, мыек астыннан мыскыллы елмаеп, Моратнын күптәнге танышы кебек кулын кысып, Зөбәрҗәтсез генә кичүгә төшеп китте. Зөбәрҗәт исә берәр атнадан кайтасын әйтеп торып калды. еон. Уфага кайту белән, түкми-чәчми Морат сөйләгән хәбәрләрне Радмирга җиткерде. Радмир ачуыннан бурлат кебек кызарды, ул көнләшүеннән, үзендә «мөгез үсү» гарьлегеннән кая керергә белми ишекле-түрле йөренде. Леон чыгып киткәч: —С-с-сука,—дип ысылдады,—өстерәлчек, себерке, үгерәм мин аны, уз кулым белән буам, ботарлыйм, изәм кәнтәйне! Ул ярсуына чыдый алмыйча, яралы ерткыч кебек бәргәләнде. Ә Леон сон. Леон, ничекләр тәмләп, эчтән генә шатланып җиткерә аңа бу хәбәрләрне!? «Падло»,—дип уйлады ул Леон турында,—«козгын, бөҗәк, җитмимени аңа Радмир түләгән акча, ул акчаны бүтәннәр төшләрендә дә күрми, ә ул аның артында урлаша, хәшәрәт!» Шундук ул Жанаганы чакырып кертте. —Әзерлән, иртәгә авылга Зөбәрҗәтне алырга китәбез, ә бүген...—ул пышылдап кына Жанагага ниндидер боерык бирде. Икенче көнне иртән Затон күперен чыккан җирдә, текә яр астыннан, металл өеменә әйләнгән машинасы эченнән, автоген белән кисеп, Леоннын үле гәүдәсен тартып чыгардылар. Анын күзләре зур булып ачылган, аларда бу хәлгә ышанмау һәм тирән гаҗәпләнү катып калган иде. ртәдән бирле үзәкләрне өзә торган сәбәбе күренмәгән шомлы сагыш, чарасызлык болытлы көн кебек Зөбәрҗәтнең күнелен айкады. Ул үзенә урын таба алмый арлы-бирле йөренде, кулы бер эшкә дә бармады. Эчке бер сизенү белән котылгысыз афәтнен якынлашуын тойды, йөрәге янды, гаҗизлектән күзләренә яшь тулды. Ул Караидел буена төшеп китте Менә анын балалык еллары, үсмер чаклары, бөреләнеп яфрак ярган яшьлегенең шаһитләре—йөзьяшәр көмеш өянкеләр Алар Идел җиленә ялбыр чәчләрен тирбәтеп суга иелгәннәр. Әйтерсең алар тере җанлылар, йөрәклеләр. Алар Зөбәрҗәтне аңлыйлар. «Чит мин монда, ят мин хәзер бу кешеләргә, инде киселгән икмәк мин монда, ничек кенә үз булырга тырышсам да, минем инде бү җирләрдән тамырларым аерылган. Жилгә коелган яфрак кебек кая. кемгә барып бәрелергә белмичә җаным озгәләнә. Бәхет дигәне, сөю дигәне нинди бәя хакына аныкы булырга тиеш? Бик зур түгелме ул бәя. Рәшә, мираж гына түгелме’ Зур хата эшләде ул. Радмир иркенә буйсынды «Өйрәнермен, яратырмын-».—дип үзен юатса да, акылына үзе хуҗа булса да, тән хәтерен жинә атмады Үзен көчләп буйсындыру төне өчен ул Радмирны берничек тә гафу италмады Ин кайнар минутларда да бар булмышы, гәүдәсе, җаны тораташ булып ката да куя Иренә моны белдермәскә тырышса да, Радмир сизми калмый, үзен гаеапе итеп хис итә. Бер сүз белән әйткәндә. Радмир Зөбәрҗәтне хатын буларак ача да, уята да алмады Бүген Идел бигрәк тә тыныч, давыл алдыннан булганча тын иде. Хәтта балык та уйнамый, тирәнгә качкан. Яр буена дулкын ыргыткан йомычка, агач ботаклары, яфрак, үлән җыелган. Арырак, текә урында ара-тирә кубарылып, шыгыр-шыгыр елгага кызыл балчык коела. Өстәрәк. кеше аягы басалмас җирдә—текә ярда кечкенә генә тишекләрдән яр карлыгачлары очып чыгалар да, эшлекле кыяфәттә ояларына жим ташыйлар иде. Идел үрендә урнашкан сусаклагыч күптән инде су җибәрмәгәнгә охшаган, кызыну урыны булган комлык шактый зурайган. Идел артка чиккән. «Яр!»,— дип уйлап алды Зөбәрҗәт,—кемгә дә яр кирәк, никадәр генә иркә, гүзәл булмасын—Иделгә таяну мөмкин түгел, оя корыр өчен, таяныч табар өчен яр кирәк. Кайда анын яры? Теге яктамы ул, бу яктамы? Иске Идел буендагы мәхәббәт төне Зөбәрҗәтне дә, Шамилне дә янадан тудырган шикелле булды. Алар бер минут та бер-берсен уйламый, берберсең сагынмый, теләми торалмыйлар иде инде хәзер. Күпме еллар ир белән яшәп тә. аның ни-нәрсә икәнен аңламаган Зөбәрҗәт кинәт йокыдан уянгандай булды. Ул теге айлы кичне яңадан исенә ала, һәр мизгелен барлый, күңеленнән тагын-тагын кичерә һәм шул ук вакытта курка-курка. үзе белән көрәшә-көрәшә монын кабатлануын тели иде. Һәм кабатландылар ул кичләр! Шамил балаларын карый, ашата, йоклата да, кеше аягы басылгач Зөбәрҗәтнең ишеген шакый. Сөю һәм сөелү тулы минутлардан соң Зөбәрҗәт сөйгәненә сыена да, авыр уйларга бирелә. «Нәрсә бу? Нәрсә булып бетәчәк монын ахыры, тиздән терелеп Гүзәл хастаханәдән кайтачак, Шамилнең ике баласы өйләрендә үзләре генә йоклап ята. инде айдан артык вакыт үтте, димәк, тиздән ул да Уфасына китәргә тиеш булачак, теләсә-теләмәсә дә, Радмир аны каерып алып китәчәк, ул тагын шул ук курчак роленә керергә тиеш булачак: яхшы машина, затлы киемнәр, приемнар, кирәкле кунаклар, ә төннәрен—күзне йомып, үзенне-үзен мәҗбүр итеп Радмир иркенә буйсыну—бу уйлардан Зөбәрҗәтнең тәне чамырдап китә иде. —Нәрсә булды, кадерлем? —Куркам мин. Шамил, ничек бетәр монын ахыры? Алда бер яктылык та юк бит... —Мин дә уйлыйм ул турыда. Беләсеңме, Гүзәл терелеп кайткач, нәрсә булса да уйларга кирәк. Синсез яши алмыйм инде мин. Икәүләшеп кайдадыр башны алып чыгып китәргә кирәк безгә. Зөбәрҗәтнең йөрәге кысылып куйды: «Китәргә, китәргә, качарга кирәк еракларга!—Тик кая? Иренен озын кулы аны кайдан да табачак, ин сонгы чиктә башкисәрен—Жанаганы өстерәчәк ул ана». Көннәр үтә торды. Бәлки ире бөтенләй килмәс әле? Шундый кечкенә өмет белән ул күнелен юата иде. Шактый вакыттан сон Зөбәрҗәт үзендә үзгәреш сизде Күкрәкләре тулышып, авыртып киткән кебек булды, башы әйләнде, күнеле болганды. Аны баш әйләндергеч шатлык чолгап алды. Ул авырлы иде' Ниһаять, ниһаять, ничә еллар көтеп! Анын артыннан ук күнелен курку биләде. Нәрсә булыр моннан соң? ’ Бу төнне ашкынып, түземсезләнеп көтте Зөбәрҗәт Шамилне. Маңгаен тәрәзәгә терәп бик озак карап торды ул урамга. Караңгы пыялага җилләп- жилләп янгыр килеп бәрелә, чиләктән койган шикелле коя. әйтерсең, яумый, болыт үзе җиргә ята кебек. Авыл салкыннан, юештән күшеккән зур җанвар шикелле сыртын бөгеп оеп утыра, этләр дә ояларына поскан, җан әсәре сиздермиләр Кара көз кебек, караңгы һәм шомлы яңгыр иде бу Инде берничә көн яуган яңгырдан сукмаклар җебегән, уйдык-уйдык күлләвекләр өстенә күбек калка, димәк, яңгыр тиз генә туктамаячак иде Ниһаять, барысы да тиздән, иртәгә үк хал ителәчәк Зөбәрҗәт икеләнеп тормаячак хәзер. Алар Шамил белән еракка-еракка. беркем дә табалмаган җиргә үз бәхетләрен эзләп чыгып китәчәкләр! Бу карангы төндә ерак бәхет йолдызы кебек үзенә чакырып торган Зөбәрҗәтнең тәрәзә утына итекләре белән шаптыр-шоптыр су ярып Шамил атлый. Менә ул ерак та түгел, якын гына—кул сузым ара гына алар арасы, җан тарткан, күңелен әйдәгән. Ходай тарафыннан аныкы итеп яратылган Зөбәрҗәте! Якын ул. бик якын, хәзер бер генә тыкрык үтәр дә, аны үз кочагына алыр. Иркаләр. сөяр. Тик якынмы соң ул? Янда гына булса да, атлап та. очып та чыгал.маслык упкын түгелме алар арасында? Иң якын кешеләре—ике бала язмышы, яман авыруга дучар булган Гүзәл язмышы ятмыймыни алар арасында? Кемгә кирәк алар аннан башка? Кая бара, кемгә барып сыена ала ул якын кешеләр Шамилсез? Авыр иде бу уйлар күнелгә. Ул үзен ике яр арасында калган ялгыз кой мә итеп хис итте. Ар якта ниндидер машинаның көчле фаралары бу як ярны айкап алды. —Сөенче.—дип каршы алды Зөбәрҗәт аны серле генә итеп. -Ни булды, кадерлем.—дип. Шамил, кочаклаган килеш аның колак артындагы чәчләрен иреннәре белән иркәләде. —Сөенче. Шамилкәем. сөенче, безнең балабыз булачак! Кинәт тынлык урнашты. Шамил, арткарак каерылып Зөбәрҗәтнең күзләренә карады. —Чынлапмы,—аның тавышы калтыранып китте. — Чын. чын. без хәзер мәңге бергә, мин риза, иртәгә үк китик моннан, еракка. Себер ягына чыгып китик, беркем дә табалмас җиргә. Авыр тынлык урнашты. —Китәргә.—диде Шамил акрын гына.—Ә балалар? Алар кемгә кала, исерек Гүзәлгәме? Терелеп кайткан очракта да. ул аларны миңа бирмәячәк, ә мин ана ышанып аларны калдырып китәләмме? Өйдә кабер тынлыгы урнашты, тәрәзәгә бәрелгән яңгыр тавышы гына «Шулай, шулай, шулай»,—дип шаулый иде. Кинәт ишек ачылып китте. Ишектә Радмир, анык артында Җанага күренде Шамилне күрү белән Радмирнын күзләрендә хәтәр вакытта гына була торган зәһәр яшен ялтырап үтте. —Йә. бичә, озакладың, көттердең, син бит миннән бер ай гына вакыт сораган идең, әллә бик эшен тыгыз булдымы?—диде ул мыскыл катыш нәфрәт белән. Шамил чыгып китәргә теләде, ләкин Радмир анын алдына төште. —Мобиль телефон эшләмәсә дә, сезнен турыда хәбәрләр мина килеп җитте, ну. ничек минем хатын? Шәпме?—Ул яшен тизлегендә Шамилне үзенә тартып алды, мангае белән маңгаена бәреп җибәрде. Шамил очып өстәл артына барып төште. — Кагылма ана. тимә, синен хакын юк,—дип кычкырып җибәрде Зөбәрҗәт һәм тагын Шамил өстенә килгән Радмирнын юлына аркылы төште. —Яратмыйм мин сине, китәм мин синнән, мин сине беркайчан да яратмадым, калдыр безне, тимә ана. мин аны яратам,—дип ачыргаланып кычкырып җибәрде Зөбәрҗәт. — К-к-кәнтәй,— диде ана Радмир тотлыгып һәм ысылдап,—өстерәлчек, бер уч акчага сатып алдым бит мин с-с-сине. колагында җемелдәгән бриллианттан алып трусигыңа кадәр минеке. Кайда китәсең син. крышка сина. өйдә бикләп, чылбырлап, тышаулап яшәтәчәкмен мин с-с-сине, себерке, ә төннәрен, те-те-теләсәм кочагыма алам, теләсәм бикләп куям] чөнки син—ми-ми-минеке! Ханбикә буласың килмәгәч—кәнизәк булырсың —кол!—диде. Зобәржәт Радмирның беркайчан да бу кадәр чалшайган йөзен, зәһәр күзләрен, ерткычка охшаган чыраен күргәне юк иде. Радмир артына борылып карамыйча гына, Җанагага ымлады: «Бетер үзен, ләкин эзен калдырма, ә бу өстерәлчекне богаулап алып чык, мин теге як ярда машинада көтәм». Ул борылып чыгып китте. Җанага ушсыз яткан Шамилне җилкәсеннән өстерәп ишеккә юнәлде Зөбәрҗәт аның артыннан ташланды. Жанага чыннан да кул богавы чыгарып Зөбәрҗәтнең бер кулына кидерде дә, икенчесен ятак тимеренә ябыштырып куйды. Зөбәрҗәт ачыргаланып кычкырды, кулын тартып, кыршаудан чыгарырга тырышты, ятакны, ишек янына кадәр өстерәп алып килде, ишекне аягы белән тибеп ачты, тагын кычкырды, яңгыр тавышы, еш-еш яшен ялтлап күк күкрәве, төн караңгылыгы анын тавышын үзенә йотты. Жанага кергәндә Зөбәрҗәт тимер ятак башын салдырып маташа иде. —Ерткыч, җибәр мине, хуҗаңның табанын ялаучы эт, кагылма мина,— дип бар көченә тарткалаша башлады Зөбәрҗәт.—Кайда куйдын Шамилне, нәрсә эшләтген аны, мин барысын да әйтәчәкмен, көчләп алып кайтсагыз да качачакмын мин сездән, төрмә көтә сезне, төрмә. Жанага, артка каерып, аның кулларына богау кидерде, беләгеннән тотып караңгыга, янгыр астына алып чыгып китте. Яр өстеннән алар тая-тая, егыла-егыла төшеп су буена килделәр. Көймәләр чылбыр белән ярдагы казыкларга бәйләнгән иде. Жанага кесәсеннән пистолет чыгарып йозакка төбәп атып җибәрде, чылбыр чылтырап җиргә коелды, Зөбәрҗәтне төртеп көймәгә кертте. Үзе ишкәкләргә ябышты. Зөбәрҗәт күз кырые белән Жанаганын гомерендә дә ишкәк тотканы булмаганын чамалады. Жанага ишәргә азапланды, ләкин ни өчендер көймә аны тынламый, атна буе бертуктаусыз яуган янгыр, анын өстенә сусаклагыч суын җибәрү аркасында Караидел язгы ташу вакытындагы шикелле ташкан, ярларына тулышып бөтерелеп-бөтерелеп ага иде. Җилкәсенә тимер белән сукканнан соң Жанага Шамилне текә ярдан суга ыргытты. Көчле агым аны яр буйлап бөтерә-бөтерә агызып алып китте. Бәхеткә каршы, салкын су егетне ушына китерде. Шактый ара агып барганнан сон гына ул көч-хәл белән ярга чыга алды. Каршы якта көчле прожекторларның су өстен айкаганын, Идел аша дулкыннар белән көрәшә-көрәшә көймә чыгып барганын күрде Шамил. Ул көймәдә Зөбәрҗәт иде. Шамил көч-хәл белән аягына басты, егыла- егыла кичү янындагы ярга үрмәләде, өйгә анын ау мылтыгы бар. Беренче уе шул булды анын, тик янгырдан сабын кебек майланып торган кызыл балчыклы яр аны үз өстеннән инде менеп җиттем, инде менеп җиттем дигәндә генә тагын-тагын аска шудырып төшерде. Агым көчле булса да, үгез кебек Жанага, ниһаять, ишү җаена төшеп, көймәне каршы якка—Идел уртасына куа. Теге як ярдан машина фаралары көймәгә коридор ачкан төсле ут бөрки иделәр. «Шамилне үтерделәр»,—дигән ачы уй Зөбәрҗәтнең миен утлы камчы кебек яра. Бу канэчкеч бәндәләрнең аны исән калдырмаячакларын андый иде ул. Бар дөньяны, бөтен кешене сатып алып булуына инанган Радмир һәм анын ышанычлы эте Жанага җинелергә өйрәнмәгәннәр. Алар өчен дөнья малы гына түгел, кеше язмышлары да бер тиенгә дә тормый, аларга каршы килүчеләр—чүп, төкерек, бетәргә, юкка чыгарга тиешләр. Зөбәрҗәтнең кыска гына вакыт эчендә күз алдыннан бала, үсмер чаклары чагылып үтте. Менә алар җылы комны казып үзләре сыярлык кына күлчекләр эшлиләр, аннары шул күлчекне елгачык казып Идел белән тоташтыралар, Идел суы чокырга кереп тулу белән елгачыкны ком белән күмәләр. Күлчектәге су кояш нурлары астында бик тиз җылына, алар җылы суга кереп ваннада яткан кебек рәхәтләнеп, кннәнеп бик озак ягалар, аннары эшләпәләре белән Идел буеннан вак балык сөзәләр. Балыклар су читенә үк килеп аяк бармакларын тәмләп карыйлар, аннары пыр итеп качалар да бетәләр Менә үсә төшкәч, алар иске Идел буендагы камышлык төпләреннән кыр үрдәге ояларын эзлиләр, су җылы, тик камыш кына аякларны пычак кебек кисеп-кисеп ала. «Кыр үрдәге ояларын туздырырга ярамый, алар бәләкәй бәбкәләр чыгаралар, аларга тисән, әнкәләре каргый, бәхетсез булырсыз»,—дип әйтә иде нәнәсе аңа. Ул ирексездән карынында яралган базасын уйлап куйды: «Үрдәк каргышлары төштеме икән миңа?*—дип уйлады ул әрнеп һәм күзләреннән аккан яшь янгыр тамчылары белән катышып, янаклары буйлап тәгәрәде. Ә көймә бара да бара, акрын гына Идел уртасына якынлашып килә. Ә күз алды тагын өмет тулы. Институтка кергән чаклары... «Чибәрләр* конкурсында катнашу, тормышында башланган бәхетсезлекләр—бай. күңелсез һәм мәгънәсез бушка үткән гомере. Ләкин барыбер язмыш аңа качып-посып булса да сою һәм сөелү сәгатьләре бирде. Кыска гына, ләкин бар гомеренә торырлык бәхет бүләк итте Шамил белән үткәргән коннәре моннан ары беркайчан да. беркем белән дә кабатланмас инде... Көймә Караиделнен уртасына килеп җитте. Зөбәрҗәт торып басты, бер аягын көймәнең кырыена куйды. —Нишлисең, тиле, утыр,—дип ырылдады Жанага. —Әйдәле, җиңелү белмәс, канэчкеч Жан, йөзеп карыйк, нинди батыр икән син, күрсәт осталыгыңны, ул сиңа коралсыз кешеләрнең җаннарын кыю түгел, көрәш минем Караиделем белән.—Шулай диде дә Зөбәрҗәт бар авырлыгын салып көймә кырыена басты. Көймә чайкалып китте. Бу хәлне ярдан фаралар яктылыгында күзәтеп торган Радмир бөтен көченә машина сигналына басты. Ә икенче ярдан чигәсеннән кан аккан Шамил кычкыра иде «Зөбәрҗәт, кирәкми, кирәкми. Зөбәрҗәт!* Ләкин янгыр вә Идел шавы бу тавышларны үзенә йотты. Көчле агым коймәнс борып җибәрде. Зөбәрҗәт аягында басып торал- мыйча. көймә кырыена гәүдәсе белән килеп төште. Жанага, ишкәкләрне ташлап, чытырдатып көймә утыргычына ябышты. Ләкин Иделне инләп-буйлап йөзеп үскән Караидел кызы үз эшен белән иде Икенче мизгелдә көймә инде әйләндереп капланган иде, куркудан чалшайган йөзле Жанаганы Идел дулкыннары бөтереп-бөтереп агызып алып китте. Агым көчле иде. Куллары бәйләнгән Зөбәрҗәт бергә-бер Идел белән калды. Идел бар дөньяга, бөтен кешегә ачуланган, бөтен нәрсәне бөтереп алып китәргә, яшерергә, оныттырырга теләгәндәй ярсу, усал иде бүген Зөбәрҗәт тончыга-тончыга су өстенә калыкты, күзләрен уң як ярдан төшкән галоген фаралары чагылдырды, яр буенда гаҗизлектән нишләргә белми арлы-бирле Радмир йөренә. Яр сөзәк тә, йөзеп чыгарга ара ерак, агым Зөбәрҗәтне тагын бөтереп алды. Су өстенә акчарлак канатлары шикелле алтын чәчләре калыкты, ул бар булмыш көчен җыеп сул як ярга ыргылды. Текә яр өстендә басып торган Шамилнең гәүдәсен ул яшен яктысында шәйләп алды Ләкин Әмма дә ләкин бу яр да бик текә, бик ерак, һай, бик еракта иде шул...