Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ

Б үген безнен өмет һәм ышаныч тулы карашларыбыз тагар әдәбиятының проза тармагына юнәлгән... Ә ни өчен нәкъ менә прозага? Ин башта шушы сорауга җавапны ачыклап китик Проза тармагынын аерым бер игътибарга дучар булуына ин төп сәбәпләрдән берсе шулдыр сонгы дистә елларда илдә вакыйгалар бик тә куерып китте, адәм балаларынын язмышлары да нык кына катлауланды, алар алдына килеп баскан четерекле хәлләр, ситуацияләр күбәйде Россиядә бер иҗтимагый формациянең икенчесе белән атышына башлавы үзе генә дә ни тора! Кеше өчен никадәр психологик кичереш дигән сүз бит ул! Менә шушы вакыйгаларны. аларнын дәвамлы драматизмын, кеше язмышларына тәэсирен бары тик кин колачлы проза әсәрләре генә хәрәкәттә, үсештә күреп һәм тирәннән алып чагылдыра, тасвирлый ала. Безнен әдәбият сөюче замандашларыбыз үзләрснсн әйләнә-тирәләрендә күпләгән гыйбрәтле язмышлар күргәннән сон чын йөрәктән әрниләр һәм сш кына четерекле хәлләрдән чыгу юлларын эзләгәндә үзләренә рухи ярдәм, күп кенә сорауларга җавап көтеп кеше күнслснсн инженерлары булган әдипләргә күз текиләр икән—биредә, әлбәттә, ин беренче чиратта прозаик әдипләр, алар ижат итә торган роман һәм повестьлар күздә тотыла. Шушы ук сәбәпкә ялганып, анын белән органик рәвештә тоташып китә торган тагын бер фактор: безнеке шикелле буталчык, алаштыргыч елларда— тормышнын полюслары алышынган елларда— кеше үзен еш кына куе томан эчендә, яисә сазлыкта калгандай тоя һәм үзенә күңел тынычлыгы, ышаныч бирердәй рухи көч. чөхит. яшәеш дөньясын кирәксенә Кеше жанын. күнелен шактый гомер биләп тора алучы, аны байтак вакыт билгеле бер образлар, каһарманнар арасында яшәтә алучы рухи дөнья, әлбәтӘМИРХАНОВ ТӘКЪДИР $ & ТӘКЪДИР ЮАЛАРЫ тә. шул ук проза әсәрләре Проза тармагынын хәзер аерымрак, үзгәрәк хәлдә калуына тагын бер сәбәп: татар әдәбиятының шигърият һәм драматургия өлкәләре, күз тимәсен, алегә әйбәт кенә үсеш кичерә. Ә менә проза тармагы турында әле андый сүзне әйтүе кыен Сонгы дистә елларда проза әсәрләренең сыйфат ягы шактый түбәнәйде Аның конкрет сәбәпләре (тормышта тотрыклылыкнын—басылып һәм чын профессиональ кимәлдә ижат белән шөгыльләнү өчен кирәкле рухи-әхлакый климатның —югалуы, җәмгыятьнең әдәбиятка булган игътибары кимү, проза тармагында зур тәҗрибә туплаган талантлы өлкән буыннын китүе, бары тик ижат белән генә шөгыльләнергә мөмкинлек бирердәй каләмхак түләнмәү һ. б.) турында безнен матбугатта инде байтак кына сүзләр булды. Ләкин хәлне анлау һәм аңлату белән генә проза тармагын тиз арала үстерү, аны башка жанрлар янәшәсендә күрү мөмкин түгел шул. Үткән XX гасырда татар прозасының бөтен дөнья күләмендә мактана алырдай сәнгати-фәлсәфи казанышлары булу һәм әлеге йөзьеллыкның ахырына таба прозабызның ул биеклекләрдән түбәнәюе, еш куандыра алмавы да бу тармакны укучылар каршында үзгә хәлгә—“бурычлы" хәлгә куя. Элегрәк татар прозасынын татлы җимешләрен татыган укучынын сонгы елларда да аннан тиешле рухи җимешләр көтәргә хакы бар. әлбәттә Әйе, югарыда санап кителгән һәм әле әйтеп бетерелмәгән башка кайбер сәбәпләр аркасында бүген безнен прозага карата әнә шундый аерым бер мөнәсәбәт хасил булды Газета-журналларда басылган яисә нәшриятларда аерым китап булып дөнья күргән проза әсәрләрен әнә шуна күрә без аеруча зур өметләр белән кулга алабыз. Марат Әмирханов—үткән елларда безне “Гөлнәзирә". Дөя муены" һәм башка повестьлары белән сөендергән язучы Анын сонгы елларда ижат ителгән Марат Әмирханов Тәкъдир Казан Татарстан китап нәшрияты. 2003, 207 б "Тәкъдир" романы “Казан утлары” журналында басылып чыккач, кызыклы фикерләр уяткан иде Менә хәзер шул роман Татарстан китап нәшриятында матур гына бизәлештә дөнья күрде Әсәр роман дип аталса да күләм ягыннан артык калын түгел—13 нәшер- хисап табагын тәшкил итә Килешегез: бүгенге су буе романнар белән чагыштырганда бу инде "түзәрлек”. Хәзер кыскача гына романнын эчтәлеге белән танышып үтик. Студент чагында танышып өйләнешкән Мансур белән Җәмилә Корбаш дигән бистә мәктәбендә укыта башлый. Әсәр геройлары тормышы белән яшәп без җитмешенче еллар мәктәбенең типик күренешләре белән очрашабыз. Биредә татар теленен кысыла баруы да, яна алым дигән булып техник чаралар белән артык мавыгу' да, авыл укытучыларынын урындагы эреле-ваклы җитәкчеләр тарафыннан кирәксә дә кирәкмәсә дә төрле эшләргә тартылуы да, укытучылар арасында булгалап тора торган гаугалар да— барысы да бар. Романнын бу битләрен укыганда без авторнын үзенең дә электә педагог булуына ышанабыз, ул мәктәп тормышын, укытучы дөньясын эчтән дә, тыштан да нык белеп, анлап, кичереп яза. Төп героиның мәктәпкә килү белән балаларга белем бирүдә генә тукталып капмыйча, аларны яхшы кеше дә итәргә тырышуы—мисал өчен, мәктәптә тәмәкегә каршы көрәш башлап җибәрүе— күнелгә хуш килә. Бу уңайдан Муса исемле яшүсмер һәм аның тол калган әнисенең язмышы да дулкынландыра, истә кала. Коллективтагы карт кызларга бәйле күренешләр дә Мансурның холык- табигатен ачуда унышлы роль уйный, тиешле тәэсир тудыра. Романнын сюжеты алга таба үсә барган саен яшь гаилә өстендә фаҗига болыты куера—Җәмиләдә яман авыру билгеләре табыла. Күп кешегә хас булганча, яшь хатынның башта мона исе дә китми, ә аннары—эшнен ни дәрәҗәдә җитди икәнен анлап алгач—Җәмиләнең эчке дөньясында туган үтә киеренке хәлне, олы фаҗигане, анын үзен кая куярга да белмичә газаплануын тасвирлаганда автор каләм иясе буларак кына түгел, ә олы фаҗига белән күзгә-күз очрашкан нечкә күнелле кеше буларак та укучы зиһенен һәм игътибарын биләп, аны үзеннән аермыйча алып бара. Мансурның шәхсән үз юлына да унышсызлыклар килеп чыга кафедра җитәкчесенең гаебе белән ул диссертациясен яклый алмый, мәктәптә дә өлкән сыйныфларны урысча укыта башлыйлар... Безнең герой үзенен яраткан эшен калдырып журналистикага күчәргә мәҗ бүр Җәмилә исә операциягә керергә тиеш... Анын бер күкрәген кисеп алалар Хатын-кыз өчен бик зур тетрәнү булган бу вакыйганы тасвирлаган битләр һәм әлеге хәлнең ир-атка тәэсире—аеруча зур тәэсир көче белән язылган. Ул арада гаиләнең бердәнбер һәм сөекле баласы—кызлары Ләйсән үлеп китә. Яшәү газапка әверелә, алар хәтта икесе бергә дөнья белән хушлашырга да уйлый—бу адымнан дуслары гына саклап кала. Әмма ахыр чиктә яман авыру Җәмиләне барыбер җинә Мансур әсәр ахырында ялгызы кала.. Роман менә шундый фаҗигале аһәңнәр белән тәмамлана Кеше яраткан хатынын һәм газиз баласын югалтып, Җир йөзендә бер үзе, бер ялгызы торып кала... Ләкин автор тормыш чынбарлыгына хыянәт итми, адәм балаларына салынган яшәү көченен күнел төпкелләрендә көйрәп яткан күмерләренә ул өмет тулы күзләр белән бага: вафат булган Җәмиләнең сенлесе Рәхиләнең назлы һәм кешелекле йөрәге аша җылытмакчы була дөнья Мансурны. Романнын сонгы битләрен япкач күңелдәге тирән монсулык аша бер зур һәм җитди сорау калка —Әсәр белән танышу безгә нәрсә бирде? Ул безнең рухыбызны ни дәрәҗәдә баетты? “Тәкъдир” романы үз битләрендә җитмешенче елларның тормышын гына түгел, ә шул чорда тәкъдир куйган сынауларны уза-уза. намусларын пычратмыйча яшәргә омтылган шәхесләрне сурәтли. Әсәрнен төп каһарманнары булган Мансур белән Җәмилә—ин беренче чиратта эшчән һәм намуслы гаиләдә үскән авыл балалары итеп бирелә. Язучы аларның туып-үскән якларын да шигъри чагыштырулар аша сурәтли. Туган өйгә кайту бәхете романда болай бирелә: “Мансурның күнеленә балачакны хәтерләтүче ниндидер саф, аһәнле, монлы тавыш инде. Сихри җылы, йомшак, ләззәтле тавыш Ул анын җанын, тәнен, рухын берьюлы биләп алды Бишектә тибрәлгәндәй тибрәлде. Өнме бу, төшме, йоклыймы ул, уяумы? Ләкин ничек булса да Мансур бу халәтнең озак, бик озак дәвам итүен тели.” Төп геройның намуслы булып үсүен автор романда тагын бер яктан сипләп, нигезләп куя—ул затлы нәселдән икән: “—Һы, кара син аны, мулла нәселеннән икәнен оныткан икән шельма малай. Бабан Әмирҗан да бик гыйлем кеше ие. Искечәне дә, яначаны да су күек эчә ие Әткәсе, минем каенатам Әкрам картнын туганы Әхмәтжан абдый сәүит вакытында да хәдрәт булып торды әле. Халык бик ярата иде Себертә сөреп кенә башын ашадылар “ Героинын әнисе Мәдинә апа менә шундый сүзләр белән үз улына нәселен искә төшерә Жәмиләнен әтисе Нурулла абзый исә әсәрдә елдамлык, хәрәкәтчән эшмәкәрлек мисалы итеп бирелә. Ләкин роман каһарманнарына бүтән төрле затлар белән очрашырга, эш итәргә туры килә Менә мәктәптәге рус теле укытучысы Фирая Сабировна — Бөек рус телен. Пушкин. Маяковскннлар телен мин сонгы сулышыма чаклы пропагандалаячакмын! Педсовст утырышында әйтелгән шушы кыска гына бер жөмләдә никадәр ышаныч, пафос, усаллык, ярсу һәм һәм—ялагайлык! Олы ялагайлык, чөнки җитмешенче елларда яшәүче бу ханым илдәге көчнен кемнәр кулында икәнен бик яхшы белә Һәрбер тармак буенча (бигрәк тә идеологиядә) орден-медаль- ләрнсн дә ин башта кемнәр түшенә менеп кунаклавын бик яхшы аңлый Ләкин менә бүтән милләтләрнең дә Тукайлар. Рай- нислар, Байроннар кебек бөек шагыйрьләр тудыра һәм үстерә алуын ул ни өчендер "оныта” Бер генә телне яшәтеп калдырырга тсләүнен "табигатьтә бары тик бер генә агач калсын" дигән омтылыш сыман ук ахмак идея булуын ул чагында (һәм әле хәэер дә!) бик күп "акыллы” кешеләр оныттылар шул! Югары уку йортына керә алмавы аркасында мәктәпне гаепләп үпкә хаты язган Гүзәл исемле кыз сәбәпче булган алеге вакыйга безнен бүгенгебез очен дә үтә актуаль түгелмени'" Югары белем бирү үз телебездә булмагач бүген дә бик күп әти-әниләр үз балаларын татарча укытхдан баш тарта бит! Әле һаман шушы ук "таш кыя”га килеп төртелә бит милләтебез корабы! Шул унайдан романда бирелгән мәгариф министры образы да кызыклы Ул урыннарда булганда, укытучылар белән очрашкан чакларында үзен бик гади, чын кешеләрчә тота, алдынгы карашларны чын күнелдән яклый, җирле түрәләрне тәнкыйтьли, чибәр-чибәр укытучы кызлар белән шәхси "дуслык” та урнаштыра, милли мәсьәләдә дә "үзебезнеке” булып күренергә тырыша Әмма шул ук вакытта бу министр әфәнде әкрен-әкрен рус мәктәпләрен, сыйныфларын да күбәйтә бара Башкаладагы зур түрәнен менә шушындый "ике яклы пычак” булуы романда бик реаль рәвештә һәм ышандырырлык итеп тасвирлана Тагын бер түрә, өлкә комитетында бүлек мөдире урынын бизәүче Сафа дигән тип. элеккеге танышы Мансурга болай ли — Мансур иптәш, без агай-энеләр белән ресторанда утырмыйбыз Бу— обком' Монда фәкать эш турында гына сөйләшәләр. Сездә эш буенча чакырулы... Сафа бераздан бодай дип тә дәвам итә: -Мөштәри. Каман ише милләтчеләргә без партия матбугатында урын бирә алмыйбыз! Совет империясендә урнаштырылган әнә шундый сәяси һәм рухи климат романдагы һәрбер героинын яшәешендә чагыла Төп каһарман Мансурныкында бжрәк тә Яшүсмер вакытта, күрше авылга йөреп укыганда ук, анын куркып калуы әсәрдә хәтта аллегорик мәгънә дә ала Аның бөтен рухын әлеге кышкы кичтә очраган өрәкләр басып, изеп тора сыман. Чыннан да. безнен барыбызны да кечкенәдән үк “сүзне тынламасан, тәртипле булмасаң—урыс апкитәр!”— дип өйрәттеләр бит! Яшүсмернең бантта авылда ук куркып калуы, аннары яраткан эшенә— туган телен укытырга керешкәч—тулы бер система тарафыннан кысылуы, диссертациясенең дә яклана алмавы, шәхси тормышындагы бүтән фаҗигаләр— болариын барысы да романда тирән мәгънә ала Чын ирекле ил. ирекле яшәү, туган телеңнең ирекле халәте хакында янәдән-янә уйландыра. Ә шулай да бу романдагы ин зур мәгънәгә ия аллегорик образ ул—Тума кош Ягъни җитлекмичә туган бала символы Тума кош романнын беренче битләрендә үк күренә һәм әсәрне укыганда ара-тирә искә төшә-тошә, үзенчә бер мәгънәви фон ясап, ахыргача озата бара Әсәрнсн ин соңында мондый җөмлә бар "Тагын алты айдан баш очында па Тума кошнмн канатлары киселеп төште ” Романнын беренче битләрендә Зур Авыл мулласы әйткән менә мондый сүзләр дә бар иде биг әле: —Тума үлмәсә, илгә бала кала! Шулай итеп романда сурәтләнгән җитмешенче еллар тормышы һәм әсәрдә геройларны баштан алып ахыргача озата барган Тума кош—җитлекми туган бала— образы сәнгати һәм фәлсәфи яктан төгәлләнү таба "Җитлеккән социализм” белән "җитлекмәгән бала” бергә килеп ялтана. Һәм менә шушы тоташу, мәгънәви ялгану фонында геройлар башыннан кичкән фаҗигаләр... Ләкин шунын белән бергә Тума кош унаеннан күнелдәбераз гына шикләнүдә бар: романга бик унышлы кереп урнашуга карамастан укучы аны аңлап, төшенеп җитәрме икән'’ Автор, билгеле, бу идеяны бәләкәй кыз Ләйсән язмышы белән дә көчәйтә һәм ассмзыклый сызыклавын— ул да елан елында һәм җитлекмичә туа, шулай ук иртә вафат була Боларга ла карамастан авторга бәлки әлеге мәгънәне тагын да ныграк ачу юнәлешендә тагын бер-ике киная кирәк булгандыр диясе килә. Минемчә. "Тәкъдир” романының мәгънәви яктан тирән һәм актуаль эчтәлеккә ия икәнлеген раслау белән бергә. шулай ук аны сәнгати яктан тагын да камилрәк итүдә файдаланып бетерелмәгән урыннар калган әле. Романнын беренче бүлеге сугыш башланган елнын печән өстенә, печән өмәсенә багышланган Гәрчә бу Жәмилә- нен туган елы һәм автор алган идеяга булыша торган елан елы булса да әйтмичә кала алмыйбыз; ул елның печән өмәсе безнен әсәрләрдә йөзләгән мәртәбә язылды бит инде! Жәмиләнен елан елында һәм җитлекмичә тууы минемчә тәэсирлерәк итеп, бүтәнчәрәк бирелергә тиеш иде романда Шулай ук төп герой Мансурның үз диссертациясенең яклана алмаячагын белгәч, җитәкчесенә телефоннан шылтыратып кына мыскыллавы ничектер бу образның романда без белгән холык- табигатенә ят сыман тоела. Аннары, гомумән, фәнни эш бу кеше өчен артык мөһим дә түгел бит әле. Без Мансурнын яшәешендә диссертациягә бәйле уйларны, фикерләрне, проблемаларны бөтенләй күрмибез дә диярлек. Романны укыганда бик тә тешкә тия торган тагын бер нәрсә бар, ул да булса әсәр тукымасына һич тә ябышмый торган публицистик стильнең килеп керүе. Китапнын 17 битендә мондый сүзләр урын ала: "Шулай булмыйча, нинди иләк аша узды бит Бик нык сайладылар. Гимнастика белән шәһәр кызларыннан күпкә соң шөгыльләнә башлаган Жәмилә өчен бу киртәне үтү җинел булмады. Көч күп сарыф игүне сорый торган снарядларда ул үзен иркен хис итә. Бу яктан аны уздыручы юк. Ә менә сыгылмалылыкта башкалардан калыша Шуна күрә әлеге аерманы бетерү, һич югы, киметү өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга тырыша Спортка кагылышсыз каршылыклар да килеп чыкты.” Алга таба китсәк 37 биттәге: "Мирзанур Мостафин алтмышынчы еллар дулкынында күтәрелгән демократик карашлы кеше ...” — дип башланып киткән абзац та нәкъ менә шушы коры рухта бара һәм китап битенен яртысын алып тора! Мондый урыннар китапнын беренче яртысында аеруча күп очрый һәм кәефне кыра. Ә бит романда безне шигърилеге, тәэсир көче белән сокландырган менә мондый урыннар да бар. "Тел өсте баллы булса да, тел асты тозлы икән апабыз ның" (38 бит), "Бәхетленсн көймәсе корыдан йөри" (57 бит), "Төртмә кода, үзем беләм, үлсәм дә хак сүземне әйтеп үләм" (62 бит), "Язбикә үзе дә хатын- кызга Зөһрә сылунын затлы шәлен яба. Хатын-кыз күзгә күренеп нурлана, мөлаемлана. чибәрләнә, атлап йөрүләре үк үзгәрә Бөреле агачтай эче-тышы мәхәббәт суты белән тула..." (92 бит), “Жәмилә, җил җилфердәткән ефәк шәл шикелле, янә иренә уралды" (135 бит) һ. б. Менә шушындый чын әдәби тел белән яза алган авторның әсәренә апдарак күреп киткән җөмләләр ни өчен килеп кергән микән соң? Күрәсең мондый очраклар сонгы елларда безнең прозада шактый еш күзәтелә торган бер тенденциянең типик чагылышы булып тора. Беренче чиратта, әлбәттә, авторларның үз-үзләренә, үз иҗатларына таләпчәнлеге кимү дип әйтергә туры килә. Аннары, әдәби жанр ларның үзара кушылып китүе турында матбугатта күренгәләп ала торган фикерләр дә кайсыбер каләм ияләренә аклану өчен җирлек, нигез бирә кебек. Озын- озын шигырьләрне "поэма” дип билгеләп редакцияләргә алып килү дә әнә шул тенденциянең начар бер җимеше шикелле Роман һәм повестьларда исә бу “авыру” сюжет жебенен ныклы булмавы, эчтәлекнең көпшәклеге һәм, нәтиҗәдә, әсәрләрдә күләмнең бүселүе, башка әдәби җитеш- сезлекләр булып чагыла. Марат Әмирхановнын без сүз алып барган "Тәкъдир" романында әлеге җитешсезлекләр күп күренә дип әйтә алмыйм, әмма вакыйгалар чылбырын төзегрәк һәм киеренкерәк итү. шул максаттан диссертация җитәкчесе Габбас Ярмиевич кебек кайсыбер кирәкмәгән персонажлардан арыну турында ныклап торып уйларга җирлек бар Ә роман хәтле роман турындагы бу кыскача сүзгә йомгак ясап әйткәндә, ул үткән гасырның җитмешенче еллары тормышының социаль һәм рухи-психологик панорамасын җанландыруда җитди бер адым булып тора. Марат Әмирханов каләменең “роман" дип аталган җитди жанрда тәҗрибәсе һаман арта баруын, эпик әсәрләр иҗат итүдә торган саен уңышлырак адымнар ясавын раслый. Ә күңел... Ә күңел дигәнең исә безнең проза жанрында Әмирхан Еникиләрнеке, Мөхәммәт Мәһдиевларныкы шикелле онытылып, сәнгать көче белән чын- чыннан тылсымланып укырдай әсәрләр көтә. Без биредә сүз алып барган Марат әфәнде Әмирхановнын үз иҗаты белән әлеге әдипләр янәшәсенә басарга бөтен мөмкинлеге дә бар