ШИГЪРИЯТ
Г о с м а н С а д ә Галәм «модуле» «Эйнштейн законы уч төбенә сыя. .» Зөлфәт. Бер күкләргә карап, әйтче. Шагыйрь: «Килдеме соң безгә көткәне?» Бер тузаны булып мәңгелекнең. Сизелми дә гомер үткәне... Малайчакта Син дә көтү көткән... Чалкан ятып Күкне күзәткән... Әнә шулай Күкләр чиксезлеге— Галәм сере уза үзәктән... —Чиксезлекнең, димен, чиге бармы?— Шул сорауны бирәм Зөлфәткә... Шигырьләрне коеп куйса да ул, Койган һәйкәл түгел, әлбәттә. Ул эндәшми... Нидер сыза-боза... Тасма итеп кисә кәгазьне. Сүз вә кәгазь генә Мәңгелеккә Тоташтыра шигъри һәр язны... Шул тасмадан сәер Боҗра чыкты... Әй мәрәкэ Шагыйрь шөгыле!.. Әйтте Зөлфәт: —Уч төбенә сыйган Шушы булыр Галәм модуле. Каләм белән шушы Боҗра буйлап Эзләп киттем тәүге ноктаны... Госман САДӘ (1949) - шагыйрь, «.Мәхәббәт елы». «Җиләкле тәрәзәләр». «Тайфун күзе» исемле китаплар авторы. Казанда яши. Берәүнең дә, хәер, булганы юк Мәңгелекне куып тотканы. Бер Зөлфәткә карыйм... Бер—кәгазьгә... Кәгазь тасма—чалыш тәгәрмәч... Мәңгелекнең сере менә кайда!— Бер йомарлам кайнар пәрәмәч! Малайчакта күпме күккә бактым Көткән чакта авыл көтүен... Мәңгелектән Галәм күзләп тора Адәмнәрнең кнлеп китүен... Чнксезлекнең серен шагыйрь ачты: Уч төбенә сыя чиксезлек... Шагыйрь белән—чиксез Галәмгә тиң Бер йомарлам якты сүз тездек... Аргамак Мөнир Әһщуллинга Әй кешнәде... Кыз-кыркынның Онытылды төшләре. Әй кешнәде—түрәләрнең Коелганчы тешләре... Кешнәү әле тешләү түгел... Югыйсә, тешли ала... Кешни-кешни таңга чаба! Сокланыйк: «Сөбханалла!» Кешни алмый төн кошлары. Җырлый белми ярканат . Төн карасы аңа нигә? Кешнәп туймый Аргамак! Тәкъдир Җирдә туды. Җирдә яшьнәп яшәде. Күккә менде. ... Хәзер Айда җәсаде. Елан елы Ютаганда юеш томан иде... Шаяртуын алдым уенга. Тере камчы кебек сыргаланып. Ул сарылды мннем куенга. Пышылдады шашып: «Килә янып Сөеләсем, сөеп каласым»... Тоймадык та томан таралганын,— Узгангадыр бераз чамасын. «Очкын алып шәмнән, учак тергез— Кайнарлыгың белән юандыр!» шигыре Күкләрдәнме җиргә аваз иңде: «Адәм түгел, абау, еландыр». Ишетмәдем Күкләр кисәтүен... Аңламассың адәм баласын. Каян белсен уен уйнаучының Елан булып соңын чагасын. Ютаганда юеш томан иде. Мунчасында иде сандыгы. Сандыгында, абау, күлмәк түгел, Ята утыз елан кабыгы. ГАЛӘМ .МОД УЛЕ, • Килер бер көн: кем өчен дә Үз сәгате сугачак... Ләкин белмим: ә минеке Кайда, кайчан булачак?., һәрбер иртәм, һәрбер кичем Сузылып юлга ята... Алар мине тик мин белгән Бер илгә якынайта. Әби патша җавабы (сонет) Зәһәре кубудан сызланып. Сырлады Атакай шикаять: ♦О патшам! Сез безне кызганып. Кылыгыз бер гамәл, ниһаять. Бу сасы, поганый татарва Ник шаша, котыра узынып? Куйдылар мәчеткә манара Ун чиркәү гөмбәзен уздырып... О патшам! Бирегез бер фәрман: Базмасын бу йолкыш басурман Күкләргә тәрәзә ачарга». ...Бер айдан Атакай алды хат: «Ачсыннар, кушканча Шәригать! Күкләр бит буйсынмый патшага...» Син күтәрдең кемгә балта? Мәкер белән мине җиңеп булмый. Сабырлыгым килә күкләрдән. Берәүгә дә әмма синең кебек. Тилеләнеп балта күтәрмәм. Балта белән бездә йорт бурыйлар, Балта кирәк утын ярырга. Тик язмасын, берүк, балта тотып Дусларыма каршы барырга. Ирексездән ямчы балта алган Арган атын бүре куганда. Охшап куя икән бүреләргә Туган белән кайчак туган да. Балта тотып, әйе, сугышканнар Ирек даулап ерак заманда. Балта гына бүген коткарырмы Заман үзе юлдан язганда? һәрнәрсәнең була үз урыны, Озын сүзнең әйбәт кыскасы. Балта тоту сине бизәр иде. Әгәр булсаң балта остасы. Мәкер белән мине җиңеп булмый Сабырлыгым килә күкләрдән. Ялгышып та күкләр тарафына Синең кебек балта күтәрмәм. Хөсетлеләр генә мәкер саклый, Дуслар гына дуска тартыла. Син шулай да кичен күкне күзлә: Балта түгел, йолдыз атыла. Ярату ява Әлфия Сал мән кылыш Канатсызга канат биргән Бер сүз - Ярату. Шул сүз белән туа җанда Иман яңарту. Иманымны син яңарттың, Хәләл җефетем. Суга салып яндырдың да, Утта җебеттең. Син дә кошлар нәселеннән, Күгәрчен кызы. Күмердән дә кайнар-кызу Гомерем кузы. О кайнарлык! (Күз тимәсен) — Табамын дәва. Урман арты аланында Шнфалы һава. Аңлыйсыңдыр, шәт, үзең дә— Син бит табибә. Ярату ул үзе иман— Гали, гади дә. Эзләгәннәр эзләгәнне Барыбер таба. Көн дә күктән дога булып Ярату ява.