Логотип Казан Утлары
Шигърият

М А Р С Е Л Ь Г Ы Й М А З Е Т Д И Н О В ТУГАН ҖИРНЕҢ КИТМӘС КОШЛАРЫ БЕЗ

М А Р С Е Л Ь Г Ы Й М А З Е Т Д И Н О В ТУГАН ҖИРНЕҢ КИТМӘС КОШЛАРЫ БЕЗ Чәчәкле җәй үтте. Монсу көзләр җитте— Очар кошлар китте тезелеп. Һаваларда очкан. Зәңгәр күкне кочкан Кошлар кебек идек без элек. Очар кошлар очсын, Зәнгәр күкне кочсын— Ә без калыйк туган төбәктә. Туган жирнен яме— Яшәешнсн тәме Тамыр җәйгән безнсн йөрәктә Яшел я пар җирдә. Сагыну моңы җилдә— Киткән кошлар кайта ашкынып. Гел яшисе килә. Бер яшьнисе килә— Жанга тула бәхет ташкыны Язгы күкрәү кебек. Яздай карыйк казеп— Эреп аксын салкын кышлары Без—җилкенеп очкан. Зәңгәр күкне кочкан. Туган җирнең китмәс кошлары. Яз ясаучы китмәс кошлары КАРЛАР ЯУСЫН... Көзләр озата килде, күрәсеңме, Безнсн якка ап-ак кошларны. Әле күптәнме сон җылы якка Озатып казган илек кышларны Тазгын гына мамык карлар ява. Ак юрганга ябып кичләрне Язмышларга пакьлек өстәгәндәй, Акланлыра сыман хисләрне Ябалак карлар ява. Ястык кебек Бер көндә бит жирнс каплады Ак карлардан язмышыма табан Акрын гына гүя атладым Шул карларда әзләр ятып калды. Эзләремдә—сөю ялкыны Карлар яусын, тик керә күрмәсен Арабызга карлар салкыны. ГОМЕРЕМНЕ НАЗЛЫ ҖЫР ИГГЕҢ Көтмәгәндә генә очраштык та, Бар булганым биләп алдын син. Гомерем буе эзләгәнмен икән— Язмышыма кереп каллын син Көтмәгәндә генә очраштык та, Йөрәкләр дә вәгъдә бирделәр Серле карашларын күнслемә Сөю уты алып килделәр Назлар килде шул карашлар белән. Зәйтүн гөлем, сина мен рәхмәт Синен белән бу якты дөньяда Яшәүләре, ихлас, бик рәхәт Очраштык та гомер уртасында Язмышларны итгек бер бөген Синссз яшәү монсыз җыр булган бит— Гомеремне назлы жыр игген.