КОЯШЛЫ ТӨН
ө “Каләм! Кальбсңдә ич сер бар? “ Дордмонд Кемне көтәсең, минеме Чатырыңда кемне, төн? Ярым-йорты булсам көндез, Төннәрдән мин—гел бөтен... Ике күзем яна минем Әйтерсең ләябалак! Залим көннең җансыз нуры Ташлый мине яралан... Төнлә генә бөтен шул мин— Кичалсам төксе көнне... Төн-әнкәм бул үксезеңә, Җәлләмә тик сөтеңне. Олы ТӨНгә барган чакта Синдә яши сабыен. Синнән башка инде янә Кемгә, төнем, сыеныйм!? Синнән башка инде янә Кемгә, төнем, табыныйм!? Снннэн башка, якты төнем, Кемгә барыйм тагын мин!? Кара дулкын толымыңны Ташла, төнем, таратып! Садә, серле кояш синең Күзләреңнән тама күк. Марат ЗАКИР (19(В)—шагыйрь, прозаик Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Камчик1 яши кояшлы ген Хәтерләтеп көннең дә бит Дөньяда барлыгыннан Якты ут яна тибрәнеп, Тетрәнеп карынында. Залим көннәр мәхшәрендә Адашын йөргән җаным Синдә генә таба үзен, Синдә генә—маягым. Төнем, төнем—газиз төнем. Син минем—бердәнберем! Кальбем минем сиңа тугры, Кояшлы, якты төнем! Каләмем дә тугры кала Каударланмыйча гына!— Карыныннан авырттырып Ал таң яралганчыга... Ө ...Яратылуын яратылганбыз: Шәрә килеп шәрә китәсе... Әмма килә икән фанилыкның Шәрабеннән авыз итәсе: Бер тутый кош—тутык тавышлымы?— Читлегеннән тышка ашкына. .Ашкынма син, кошкай, тунарсың бит— Бәйрәм итә анда кыш кына. Ашыкма син, тутый, ташланырга Таш каланын салкын карына: Язлар түгел, зәмһәрир зат хуҗа Бүген Казан урамнарына. Тутык тавышлы н тутый кошым, Шушындамы синең торагың?! Төпсез чәркәләрнең һәркайсына Кора монда бәла тозагын... Төпсез Җәмшнд касәсеннән1 дәме Төпсез чәркәле бу “хәрчәүнә”?!— Үзе белгән ләхәүләсен укыр Хәрчәүнәдән чыккан һәр шәүлә... “Туктап калган могҗизаи мизгел” Төпсез чәркәләрдә ләбаса! Ләм-мим дәшми карап торсаң, тәмләп. Лэззәти бер рәхәт ләм баса... ...Хозыр Ильяс белән култыклашып Чыгып бара кызый, йә Ходам! Татлы шәраб сыман елмаюы Арындырды мине йокыдан. ■ Җ ә м ш н д к а с ә с е риваятьләр буенча, бу савытның төбендә бөтен җир йөзе, тереклек чагылган. Әмма йоталмалым елмаюын: Төер тыгмллы бугазыма, зар. Каба калса җанга ялкын әгәр. Дары сыман коры бүген кар. Бәллүр көймә Ага дәрья ташлар аша Бәргәләнеп ярсу көйгә. Бу дәрьяның уртасында Тыпырчына бәллүр көймә. Тыпырчына бәллүр көймә. Оча дәрья ташлар аша Сөңге булып бәгырькәйгә. Сөңге сынгач, таш ватарга Бардыр, бәлки, бер-бер хәйлә: Бардыр, бәлки, бер-бер кәйлә? — Башын вата бәллүр көймә... Гөрлн-гөрлн шаша, үрли. Кадый дәрья ташлар аша! Тамчы булып бәнярькэйдән Тама нидер, тама ласа... Ага дәрья ташлар аша Бәргәләнеп ярсу көйгә. Инде ничә еллар үтте?— Кичеп кара бәрелмичә!— Үрсәләнә бәллүр көймә... Бәһа Һәрнәрсәнең бәһасе бар! һәрнәрсәнең бәһасе бар!! Килер бер кон бәһаләргә Заман үзе бәһа куяр. Заман үзе бәһа сугар! Бәһасен белгәнче генә Сатылмыйча тора тауар... Көзге гамь Ачыр галанып Аваз салды Өзелеп төшкән каен яфрагы. Егыласыңны белеп егылулар Авырдыр ул... авыр. ахры. Йолдызларга үрелгән чаклар Мизгел генә икән ләбаса! Нинди ВАКЫТ бу?! Колагыңнан Югарыга тарта, йә баса... Нинди вакыт бу?! Дөнья куып Чиксез киңлек җиткән бер мәлдә Биләп алыр да сары сагыш. Селкен салыр дымлы җирләргә... Сабыры беткән көзге җилнең Салкын карашы да битараф. Яшь аралаш яфрак елмая: Җил- җил бит ул, аңа ни—караш? Какса да, сукса да, җил бит ул— Табигать әмерен үтәүче. Яфрак кебек җаным аркылы Күпме җилләр әле үтәсе... © ...Әллә ниләр кирәк сыман Бу адәм баласына. Барысы ла сынау ласа. Сынау, юкса, барысы да. Сыгылмый ул, сыгылмаса. Сыгылмый... сына гына. Сына икән, түзалмыйча Дөньяның сынавына. Агы, күге, карасы да— Бер адәм баласына. Өметләнеп яши. бахыр. Умырып аласына. Азның азы кирәк сыман Бу адәм баласына. Кала бары шул кирәкне. Кала... табасы гына... Мөһаҗир Биектә лә, аһ, биектә Аккошларның кәрваны. Чыңлап тора бу илдә дә Җырлары вә моң-зары. Бара-бара тоныкланыр Зарларың, әй, ак кәрван: Күкнең каурый болытлары Калмас сезнең артлардан. Ни эзлисез кара төндә, Кайда сезнең оягыз? Юк кәрваным. Юк канатым— Калам инде мин ялгыз. Кемне, кемне чакырасыз Кара төндә, аккошлар? Калам инде мин чарасыз. Калам инде. аһ. кошлар... Кошкайларым, озаккамы мин Туган җирдән еракка? Очсагыз да. үпкәләмим— Сынау язган ир-атка. Мөлдер-мөлдер мөлдерәмә Яшьне тыю—мөхаль1 тик. Егылырмын кайтып мин дә: —Туган җирем, нихәл?— дип...