Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНЛЫГА СӘЯХӘТ

ебер якларының фольклоры өйрәнелмәгән дип әйтеп булмый. Ул һәрвакыт галимнәрнең игътибарын үзенә тарткан, татар фольклорына багышланган беренче фундаменталь җыентык та Себер татарлары турында. Иртеш. Тубыл. Уб елгалары буйларыңда 1867-1868 елларда В Радлов Себер татарларының халык иҗатын җыя Галимнең ун томлык "Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре" дигән хезмәтенең дүртенче томын Себер татарлары фольклоры: дастаннар, риваятьләр, легендалар, җырлар, әкиятләр тәшкил итә В Радлов әлеге томның керешендә: “Халык ижаты әсәрләре—әкиятләр, җырлар—ата-бабаларынын каһарманлыкларын хәтерләтеп, яшен яшәгән картлар күңелендә генә сакланып калган. Халык рухын, ата-бабаларнын батырлыкларын җырларда һәм әкиятләрдә ачыктан-ачык мактарга кыюлык биргән заманны, үзләренең яшьлек истәлекләрен бары алар гына хәтерләрендә саклыйдыр”,—дип яза Былтырпа экспедиция, В Ралловтан сон гасырдан артык вакыт үтсә дә. Себер татарларында халык ижаты әсәрләренең актив яшәештә һәм популяр булуын күрсәтте. Информантлардан авыл тарихы. Себер татарларының Ислам динен кабул итүе, аучы-мәргәннәр. Ислам изгеләре, мифологик персонажлар турында риваять- легендалар. бик күп ышанулар, истәлек-сөйләкләр язып алынды. Бу як фольклорының берничә үзенчәлеге күзгә ташлана. Беренчедән, һәр вакыйганың конкрет урыны, вакыты, герое бар. Информант борын-борында булган вакыйганы түгел, ә шул авылдагы фәлән абый, яки фәлән мама (апа) белән булган вакыйганы бәян итә. Әлбәттә, бу—мифологик хикәятләр өчен мәгълүм алым. Әмма Себер информантлары еш кына үзләре дә шушы мифологик хикәятләрнең героена әверелә, яки анын әнисе-әтисс, бабасы белән булган хәлләр тасвирлана Информантлар үзләре биргән материалга тулысынча ышана Шул ук вакытта бер үк әсәрнең вариантларын һәр информант үзенеке итеп сөйли. Икенчедән, биредә аерым жанрлар бик популяр, халык хәтерендә яхшы саклана, аларны яше-карты белә. Болар— мифологик хикәятләр. Ислам изгеләре, Ислам кабул ителү турындагы риваятьләр, гыйбрәтле хикәяләр, аучы-мәргәннәр турындагы риваятьләр. Төмәннән алты сәгатьләр чамасы автобус белән баргач, район үзәге Вагайга килеп җиттек Ул гомуми озынлыш 300 чакрымга сузылган Вагай елгасынын Иртеш- кә койган урынында урнашкан, елга буйлап сузылган берничә урамнан тора Татарга хас булганча, урамнар—чиста, йортлар—зур. һәр йорг яшеллеккә, чәчәккә күмелеп утыра Вагай—тарихта билгеле авыл, монда 1919 елда легендар кызыл полководец Блюхернын штабы урнашкан була. Ә таган да элегрәк, 1585 елда. Вагай елгасында Ермак үзенен үлемен таба... Вагайда берничә сәгать булып, авылны карап чыкканнан соң, Казанлы авылына юл тотабыз. Янадан сәгать ярымнар автобуста баргач, Казанлыга килеп җиттек. Ул—урман эчендә урнашкан татар авылы икән. Авыл—чиста, йортлар—зур, коймалар—төзек Авыл уртасында мәчет, янәшәсендә мәдрәсәсе дә бар Авылнын мулласы бөтен шартын туры китереп, моңлы тавыш белән халыкны намазга чакыра—азан әйтә. Авыл халкы бай. иркен яши Йортларда заманча җиһаз, ишек алдында җинел яки йөк машинасы Әмма авылга кадәр юлнын яргысы асфальтланмаган, янгар явып үтсә, ул сазга әверелә Шу на күрә мондага ин популяр транспорт—“болотоход”, ягъни сазда йөрүче машина. Авызларга газ кермәгән һәр йортта зур-эур мичләр Дөрес, жәй көне мич ягып тормыйлар, ишек алларында да мичләр бар—икмәк мичләре. Көн аралаш шунда икмәк, бәлеш пешерәләр. Йортлар тышкы яктан буялмаган. кояш-яңгырларда каралып утыра Әмма эчке яктан балчык белән сылап агартылган яки аксыл төстәге обойлар ябыштырылган Татарстандагы кебек биек капка-коймалар, остс-өстенә салынган абзар-сарайлар да юк. Кечкенәрәк кенә терлек сараенда берничә сыер кыш чыга. Ә жәен сыерлар үз ирекләрендә: апрельдә үк бозауларын ияртеп чыгып китәләр дә. саудырырга әллә нигә бер генә кайталар икән. Авылны чыгуга урман, ягъни төс башлана. Нинди генә җиләк үсми ул төстә! Халык урман-сазлыкларда кара чия, кызыл чия (нарат җиләге), күк чия (кара җиләк), карагат (кара карлыган), астаган (кура җиләге), торнакүз (мүк җиләге) җыя. Мәһабәт кедр агачларында тәмле чикләвек өлгерә. Гомумән, бу якларда кедрларга хөрмәт бик зур. “Җырчы" кедрлар, аларнын сихри көче турында ышану да таралган. "Җырчы" кедрлар бик сирәк кешегә очрый, очраса да аны күрер өчен кешенең күнел күзе ачык булырга тиеш! Ул агач янып торган төсле яктырып, балкып күренә икән Шундый агачның кечкенә генә ботагын кулында тоткан кеше дә яшәү көче ала. барлык авыруларын оныта, дип сөйлиләр. Экспедициянең беренче көнендә Себер татарларының үзенчәлекле диалектын аңлау кыенрак тоелса да, икенче көнне яхшы ук аңлый, өченче көнне “кәпләшә” ук башладык. Шәйхи Маннур бу авылларның теле турында “Бу як кешеләре татар, башкорт, казакъ, үзбәк, монгол, остяк сүзләреннән укмашкан үзгә бер “тамыр шивәдә" сөйләшәләр икән. Аларны яхшы аңлар өчен ике-өч ай күнегү кирәк",— дип яза. Ул кайчандыр күрше Тугыз авылында “ыспа—читальный", ягъни уку өе ачкан. Биредә берничә ай гына эшләп алуына карамастан әдипне хәзер дә хөрмәт белән искә төшерәләр. Гәрчә аны күреп белүчеләр күптән вафат булса да Ш Маннурның "Агымсуларга карап” повестендагы “Өркемәгән кошлар иле” дигән бүлектә шушы авыллар, мондагы халык, аның тормышы, гореф-гадәтләре, көнкүреше турында сүз бара. Без туктаган йорт хуҗалары Хәлим абый белән Нера апа Сәгыйдуллиннар, аларнын кызлары Мәдинә белән Мөнирә кунакчыл хуҗалар гына түгел, искиткеч кызыклы, күп белүче информантларда булып чыкты. Алар авыл тарихын да. исталек- сөйләкләрне дә, риваять-легендаларны да, ышану-ырымнарны да бик күп беләләр икән. Бу мәкаләдәге мәгълүматларның күбесен нәкъ менә Хәлим абыйдан язып алдык. Беренче көнне төп эшебезгә керешкәнче Казанлы астанасына барып кайттык. Астаналар—Тубыл-Иртеш якларындагы изгеләр каберләре. Монда шушы төбәктә Ислам динен таратышкан шәехләр күмелгән. Изгеләрне бу якларда яхшылар яки әүлияләр дип атыйлар. Астаналарнын кыскача тарихы мондый. 1394 елда бу якларга Бохарадан 366 шәех килеп чыга Миссионерларга үзенең коралланган 1700 батыры белән Урта Азия далалары ханы Шаһбани да ярдәмгә килә. Халык Ислам динен үзе теләп кабул итмәгән очракта зур канлы бәрелешләр була. 366 шәехнең өч йөзе һәлак була Өчесе генә Себердә яшәп кала. Әмма шуннан сон Ислам дине кабул иткән халыкны укыту-өйрәтү өчен Бохарадан шәехләр, дин белгечләре күпләп килә башлый. Байтагы шунда яшәп тә кала. Астаналар—менә шушы шәехләр күмелгән урыннар. Алар кайбер очракларда авыл, ә кайвакыт күмелгән шәехләрнең исеме белән атап йөртелә. Әлеге каберләр алты яки сигез почмаклы буралар белән әйләндереп алынган. Гомумән, Себернең татар зиратларында бездә кабул ителгән чардуганнар юк. аларны төрле биеклектәге дүрт почмаклы буралар алыштырган. Астанада әлеге кабер генә түгел, аның тирә-ягында үскән агачлык та изге урын санала. Монда агач сындырырга, җиләк өзәргә, кычкырып сөйләшергә дә ярамый Казанлы астанасында агач кискән укытучының параличланып ятуы турында риваять итеп сөйлиләр. Ә ул үзе авылда беренче мәктәп ачкан, хөрмәтле зат була. Укучыларга: “бернинди изгеләр дә юк”.—дип исбатлар өчен астанадан уганга агач кисә. Һәм шул ук көнне параличлана да, ай буе астанада намаз укып ятып—дөньядан үтә. Бу вакыйга авыл халкының астана яхшыларына булган ышануын тагын да ныгыта. Астаналарны карап, чистартып торган нәселләр яки токымнар бар. Авыл халкы- нын бу кешеләргә карата мөнәсәбәте бик яхшы. Ул токымнарны ярым изге итеп карыйлар. Әмма бу токымнан чыккан кешеләр бернинди гөнаһ эшләргә тиеш түгел, алар шунда ук җәзасын алалар икән Берәр нәзере, теләге булганнар астананы карап торучыларга сәдака бирәләр. Яки сәдакаларны кызыл чүпрәк кисәгенә бәйләп юлчылар артыннан тугыз астанага җибәрәләр. Һәрбер астананын изге хайваны Ю* бар Казанлы астанасынын изге хайваны—каз. ә күрше Тугыз авылныкы—үгез. Тугыз авызында әлеге үгезне "Бохарадан яхшылар белән килгән үгез" яки "алтын үгез' дип анлаталар Үгез турында төрле ышанулар, риваятьләр сакланган Тубыз дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белгече И В Бел ич Хәким ата астанасы турында бик күп материал туплаган Хәким ата астанасы Вагай районының Баиш авылында урнашкан Риваятьләр буенча 366 шәехнең берсе—Хәким ата була. Ул үгезгә атланып килә Үгез туктап калган җирдә яшәп кала. Хәким ата бер байдан үтез тиресе кадәр жир сорый Бай риза була Хәким ата үгезне суеп тиресен телә дә. кушып бәйләп, бик зур территорияне уратып атырлык тасма ясый, шул җирдә яшәп ката. И В Белич изге үгез турында дистәләгән риваять язып алган Тугыз авылында бу риваятьләрне тулысынча хәтерләүче юк. әмма алар биргән информация шул риваятьләрнең аерым өзекләре булса кирәк. Күрәсен, Бохарадан килгән шәехләр үзләре белән Хәким ата. ягъни Сөләйман Бакыргани турында риваятьләр дә алып килгәннәр. Информантларыбызның ин кызыклысы Тугыз авылында яшәүче Шамратова Гөлжамал апа булды. Ул—үзе риваять герое да ("Нугай алтыны") Гөлжамал апа риваять-легенлаларны. йолаларны күп белә, бик матур җырлый да. Себер татарларының бай иҗат фантазиясе аларнын әйләнә-тирә дөньясын күп төрле фантастик персонажлар ярдәмендә тулыландыра. Монда мифик персонажлар турындагы хикәятләр бик популяр Аларнын берсендә мифологик персонажлар турында мәгълүмат тупланса, икенчеләрендә шулар белән аралашкан кешеләр тасвирлана Бу затларны явызларга һәм зарарсызларга бүлеп була. Информантлар белән сөйләшкәндә бу яклардагы иң популяр персонаж—Еш һәм Еш ияләр икәнен белдек. Ешлар безнен Шүрәлеләрнең якын туганы булып чыкты Безнең Шүрәлеләр, “аларны асрап ятарлык" кап-кара урманнар булмау сәбәпле, юкка чыгу алдында булса. Ешлар бик матур гына яшәп яталар икән. (Дөрес, без аларны күрер өчен махсус урманга барсак та. туры китерә алмадык). Ешлар— хатын-кыз персонажлар. Өйләнмәгән аучылар аларны урманда адашкан хатын- кыз дип белеп, авылга атып кайтып өйләнгән очраклар да булгалаган. Әмма, берничә батасы туса да. Еш үзенең ешлыгын онытмый, кем икәнлеге ачылгач, ул тәрәзәдән чыгып китә. ди. Әмма, алар кешедән туган балаларын алып китә алмыйлар, алар әтиләре белән яшәп калалар Авылларда Еш белән кеше никахыннан килгән нәселләр әле дә бар икән. Ә Еш ияләр—ир-ат затыннан. Алар аучыларны, җиләк-гөмбә җыючыларны адаштырып үтерәләр. Еш ияләр сунарчыларны берәр кеше тавышы белән урман эченә чакырып кертәләр икән. Гадәттә. Ешлар турында сөйләгәндә, вакыйганың вакытын, урынын, кешесен төгәл күрсәтеп сөйлиләр. Бу мифологик хикәятләр өчен мәгълүм алым булса да. күңелдә шик уяна. Ә бәлки чынлап та булгандыр бу вакыйгалар? Алтайчыларның популяр персонажы Иилбегән дә яши икән Себердә. Йилбегән— бик борынгы персонажлардан. М Кашгаринын “Диване лөгатст-төрк" сүзлегендә дә (XI г ) “Йстү башлы Йслбүкә" дигән гыйбарә сакланган Шамратова Гөлжамал ападан "Җиде башлы Йилбегән" дигән әкият язып алдык. Бу әкияттә Йилбегән кеше канын эчеп яшәүче явыз зат булып гәүдәләнә. В Радлов язып алган “Кадым Мәргән" әкиятендәге Йилбегән исә безнен әкиятләрдәге диюгә күбрәк ошаган Йилбегән—әкиятләрдә кеше канын эчеп, кеше ашап яшәүче явыз зат. Әмма ул Батыр Егет тарафыннан жинелә. Бу образ Себер татарларына Алтай мифологиясеннән кергән булырга тиеш Алтайлыларда Йилбегән кешеләргә һөҗүм итүче персонаж, кайвакыт батырларга аларны җиңәргә Ай белән Кояш та булыша. Йилбегәннәр бер. өч. җиде, унике башлы, кара һәм сары төстә булалар. Себер татарлары мифологиясендә явыз затлар да шактый Шуларнын берсе— Купкан Ул—үлгән кешенең, гадәттә, дөньядан, яшәүдән туймаган кешенен жаны Купкан төннәрен җирләнгән җиреннән чыгып йөри Башта кечерәк хайваннардан, аннары сыер, үгез кебек олыракларыннан кан эчә. Үзе дә башта мәче. эт. аннары сыер, үгез булып күренә Шуннан кеше канын эчә башлый, үзенең кыяфәтендә йөри Ә кеше кыяфәтендәге Купканны жинүе кыенлаша. Бу образ татар мифларындагы Убырга якын тора. Купканнын кабер өсте иләнгән төсле була. ди. ә үзе ул үз кабереннән түгел, ә үзеннән соңгы җиденче кабердән чыгып йөри икән Әмма Купкан никадәр куркыныч булса да. муллалар аларны жинә һәм кире каберенә кайтырга мәжбүр итә ала. Биредә шулай ук тере Купканнар, ягъни Мәцкә турында хикәятләр, ышанулар да күп. Мәцкә—убырга әверелгән кешеләр, алар да кеше каны белән туклана. Мисал өчен Кече Уатгагы Дәүләтгали рухы. Меткә авылы Купканы. Тирән Аер авылы Мәцкәсе турында хикәятләрнең күп төрле вариантлары бар. Себер халкы, параллель дөнья халкы булган женнәр белән конфликтка кермичә, тыныч кына яши. Мәсәлән, кич белән мунчага керсән, ишек шакып, юынып чыгарга рөхсәт сорыйсын. Чыкканда рәхмәт әйтү дә тәрбиялелегенне генә күрсәтә. Күл. урман буйларындагы аучы йортларына: "Чык. иясе килде —дип кисәтеп керәләр. Дөрес, бераз алдашулар да булталый булгалавьш. Мәсәлән, кич белән өенә кайтып барган кеше: "Мин хәзер фәләннәргә барам",—дип алдаша. Мескен жен. бу кеше килеп житкәнче дип. тирләп-пешеп тегеләргә чаба. Яки шул жен. юл унаеннан жигүле чанага яки арбага утырса, ат аны бик авырлык белән тарта. Бу очракта дуганы артын алга әйләндереп җигәләр, жен “болар кире кайта икән".—дип. үз юлы белән китә. Женнәр үзләре дә кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә икән. Мәсәлән, балалары туар вакыт җиткәч, женнәр ярдәм сорап инәлекләрне (кендек әбисен) чакыралар. Хозыр Ильяс турындагы риваятьләр эчтәлекләре белән гыйбрәтле хикәяләргә якын тора һәм тәрбияви характердагы әсәрләр. Хозыр Ильяс начар гына киенгән карт кыяфәтенә кереп урманда, сазлыкларда юл сорый, яки авылда юлчы булып кунарга кертүләрен үтенә. Үзенә ярдәм иткәннәргә ул рәхмәт әйтә, андый кеше баеп китә, баласызларнын баласы туа. ә ярдәм итәргә теләмәгәннәр исә бик авыр хәлдә кала. Себердә Алыпларны Полваннар дип атыйлар. Полваннар—(пәһлеваннар) зур гәүдәле, искиткеч көчле кешеләр. Еш кына алар аучы-мәргәннәр буларак тасвирлана. Бәлки бу риваятьләр—Себер татарларында бик популяр булган дастан кыйпылчы кларыаыр? Аучы-мәргәннәр турындагы риваятьләрнен төп персонажы—аю. Бу очраклы түгел, чөнки авылларга урман "авып" тора. Анда аюларның берничә төре очрый. Авылда үз гомерендә 40 лап аю аткан мәргәннәр дә шактый булган. Аючылар турындагы бу хикәятләр тормышта булган вакыйгаларны бәян итә. Аларда уйдырма, фантастик элементлар юк диярлек. Колхоз терлекләренә һөҗүм итүче аюларга бергәләшеп ау кору, тирә-якта дан тоткан аючылар токымнары, аларның этләре турындагы мәгълүматлар, төрле мәзәк хәлләр саклана бу әсәрләрдә. Легендаларда исә аюга карата тотемизм элементлары да күзәтелә. Еш очраучы сюжетның берсендә аю белән хатын-кыз никахы турында сүз бара. Бер кыз җиләккә барган җирендә адашып, аны аю үз өненә алып кайткан... Яки кыз урманда адашып калып, кыш җитә башлагач аю өненә үзе төшкән. Аю белән кыш уздырган, яз көне игезәк уллары туган. Легенданың вариантлары шактый. Берсендә кыз туган авылына әйләнеп кайта, икенчесендә аю белән яшәп кала. Информантлардан язып алынган материалның барысын да фольклорга кертеп булмый Әмма телдән телгә, буыннан буынга күчеп, халык хәтерендә сакланган әлеге әсәрләр халыкның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен яхшырак анларга ярдәм итә. Аларда аерым вакыйгаларга халыкның мөнәсәбәте саклана, халык үзенен тарихын нәкъ менә шушындый хикәятләр ярдәмендә хәтердә тота. Мәсәлән, биредә авылнын беренче мәчетен салган Сәмигулла оста, яхшылар токымыннан булган укымышлы мулла Әбу Шахман турында яратып, хөрмәт белән сөйлиләр. Сәгыйдуллина Нера апа үзе сөйләгән вакыйганың тормышта булганына ышана. Бу “документаль" легендада кошка әйләнгән малай турында сүз бара. Һәм әлеге әсәрне үткән елгы экспедициядә табылган материалларның "йөзек кашы” диеп була. Ул үзенчәлекле сюжетка ия. тирән трагизм белән күңелләрне жәлеп итә. Табигать күренешен җанландыручы мифологик персонаж—Әләмәце турындагы ышану да кызыклы. Әләмәце—җил-буран белән йөрүче явыз рух. Ул көчле буран, өермә чыгарып очып йөри, балаларны урлый, кешеләргә зыян сала икән. Әләмәценен күнелен күрер өчен буранлы, жил-давыллы көннәрдә ана икмәк яки башка ризык чыгарып куйганнар. Себер татарларында үзенчәлекле йолалар белән дә таныштык. Мәсәлән, "чәч туе"н бары монда гына уздырганнар. Ир баланын 40 көне тулгач беренче чәчен алганнар, бу көнне аш-сулы зур мәжлес-туй үткәргәннәр. Башта ат чабышлары булган. Баланың атасы ярышта алдан килүчеләргә бүләкләр әзерләп куйган. Скрипкалар уйнап торган. Скрипка—Себер татарларының яраткан уен коралы, монда гармунны белмәгәннәр. Дөррия Рамазанова 1995 елгы диалектологик экспе- днцня вакьггынла Тугыз авылында “Чәч туе 6әете"ннән өзек язып алган. Бу бәет тә әлеге йоланы шактый яхшы күзалларга ярдәм итә Туй вакытында авылга аю килә, шушы вакыйга аркасында әлеге “чәч туе" тарихка да кереп калган ж Монда тагын бер күренешкә игътибар иттек Кешеләр бер-берсенә "инәш . “оннәш". 'оннәкә". апага", “аташ" дип мөрәжәгать итәләр Без бу сүзләрне башта "апа", абый" дигән мәгънәне аңлата дип уйлаган идек Алай булып чыкмады Инәш' дип әнисенең исеме бирелгән хатын-кызга дәшәләр Ул анын икенче исеме кебек була. Ә атасынын исемен йөрткән ир кеше "аташ" була Ягъни ата белән ул—адашлар Әбисенен исемен йөрткән кызга “өннәш" дип. яки яратып “оннәкә" дип мөрәжәгать итәләр. Ә “олата" исә—бабасынын исеме бирелгән кеше. Бу авыллардагы халык медицинасы алымнарын саклаучылар турында да бср- ике сүз әйтик Биредә яшәүчеләр медицина оешмаларына йөрүгә караганда үз "табибларына” мөрәжәгать итүне артыграк күрә Авырулар тәннәренә-жаннарына шифа эстәп Казанлы авылында яшәүче Флера ханым Ватуловага киләләр, ул кешене теләсә кайчан кабул итә. чирен әйтә, дәвасын өйрәтә Тугыз авылында яшәүче Сайра мама (апа) йөрәге авырткан, курыккан кешеләрнең йөрәген "сылый", баласыз интегүчеләргә дә булыша. Казанлы һәм Тугыз авылларында без шушы якларда гына пешерелә торган милли ризыклардан да авыз иттек Болар—бавырсак (пауырсак). кисмә, чигелтәк (цигелтәк). Бавырсак турында Ш Маннур бапай дип язган: "Балыктан сон кайнар, куе чәй килде, чәй табынына ак он камырыннан майда куырылган сап-сары бавырсак өелде Анын һәрбере балаплр такыясы төсле кабарып, түгәрәкләнеп пешкән. Авызга капсан. шундук кетердәп эреп бетә. Бу як халкынын традицион ашларыннан икән ул. Табын түбәсеннән бавырсак булмаса. мәжлес тә. туй да булмый, сый да булмый, имеш" Өстәп шуны әйтергә мөмкин бавырсак формасы белән эшләпәне хәтерләтә. Такыя биредә баш киеме дигән суз. Зурлыгы—балалар эшләпәсеннән олылар эшләпәсенә кадәр Әлбәттә, бу кечкенә генә мәкаләдә бөтен легенда-риваятьләрне. ышануларны искә ату. күргәннәрне язып бетерү мөмкин түгел. Әле үзебезнең урманга кура жиләгс жыярга баруыбыз турында да шактый язып булыр иде Тугыз авылыннан Казанлыга (егерме чакрым ара) жәяү кайту үзе бер хикәя! Авыл халкы безне: "аюлар—сентябрь аенда, бүреләр кыш көне генә куркыныч" дип. “юатып" жибәрдс Флера апага барып, киләчәгебезне белергә дә тырыштык. Гомумән, күңелдә яхшы тәэсир калдырган мизгелләр күп булды. Казанга без бер дәфтәр фольклор материалы һәм биштәрләребезгә тутырып эрбет чикләвеге, ягъни "козык" төяп кайттык. Сез Себер татарлары фольклорын тулырак күзалдына китерсен өчен игътибарыгызга анын берничә үрнәген тәкъдим итәбез Сөйләүчеләрнең тел үзенчәлеген сакларга тырыштык.Илсояр ЗАКИРОВА. Тел. әдәбият, сәнгать институтының влкән фәнни хезмәткәре. Еш ия Еш ия—ир затыннан. Бер мәргән төскә чыккан Еш ия белән урманда очрашкан да. бер избушкада кунган болар Икссенен дә мылтыгы булган Бср-берсеннән сораганнар болар, мәргән: “Сез ничек йоклыйсыз?"—дигән "Без Йоклаганда авыздан очкыннар чәчри Ә сез ничек йоклыйсыз?"—дигән Еш ия "Без йоклаганда үлгән кеше төсле",—дигән мәргән. Бер-берсенен йоклаганын көткәннәр Еш ия йокыга киткән Мәргән бер бүрәнә алып үз урынына куйган, толыбы белән каплаган. Үзе чыккан Еш ия уянган да. бүрәнәне мәргән дип белеп, чапкан Мәргән, мылтыгын төзәп, агач артына качкан Еш ия чыккач аны аткан. Еш ия “Тагын бер ат!"—дигән Мәргән “Егетнсн—бер ирнен—өч",—дигән Тагын атса. Еш ия тереләсе булган икән 1УГЫ1 авылында яшәүче Базметова СөлжамалСитдыйк кызыннан язып алынды 1926 елда туган. Ияртеп китү Төстә Еш ия, берәр кеше булып кычкырып, ияртеп китә. Андый кешенең, анына килсен өчен, куып җитеп аркасына сугарга кирәк. Торнакүзгә барган ханым- кызларны ияртеп китә. "Флера, бу якка кил!”—дигән тавыш килә, берәр кеше тавышы белән чакыра. Андый чакта урыныннан кузгалмаска кирәк. Аннары: “Фәлән апа. мин шунда, килеп ал".—дип кычкырасын. Алар кешенең исен-акылын алалар. Г Гыйльмановның "Казан утларьГнда "Албастылар” дигән әсәре басылды. Ул фантастика түгел, язучы булган хәлләрне, шушы ешлар турында язган. Тугыз авылында яшәүче Сибгатуллина Флүрә Кинтә кызыннан язып алынды 1938 елда туган. Еш Ауга баргач бер аучы урманнан бер хатын ияртеп кайткан. Яши башлаганнар. Балалары булган, дүрт балалары. Ире ауга йөргән Кунып та калгалаган. Беркөнне ауга киткәч өйдә нәрсәдер онытканы исенә төшкән. Борылып өенә кайткан. Анын хатыны әйткән булган: "Аудан кайтсаң, ишекне шакымыйча кермә",—дигән. Шакымый керсә, хатыны бетен чүпләп, шуннан аш пешереп утыра. Хатыны моны күргәч: "Ишектән кердем, тәрәзәдән чыктым",—дип. тәрәзәдән чыгып киткән Балалары калган. Әйтәләр, анын токымы бар диләр, чәчләре саргылт, күзләре кызгылт икән Аучы күчеп киткәч, ул урында берәү дә яшәмәгән. Өй салып караганнар, яши алмаганнар. Ул урын әле дә утыра, буш Казанлы авызында яшәүче Сәгыйдул- лин Хәлим Харис улыннан язып алынды 1949 елгы. Җиде башлы Йилбегән ЙОМАК Жиде башлы бер йилбегән булган. Башында җиде мөгез булган икән. Өч туган булган. Икесе—ир туган, берсе кыз туган. Ир туганнары мәргәннәр булган икән. Зур абыйсынын исеме Пайгана булган икән Сеңелләрен калдырып алар төскә чыгып китәләр Алар төскә чыгып киткәч, җиде башлы йилбегән килә. Кереп кызны куркьгга: “Абыйларыңа әйтмә".—ди икән Инә-без белән уйнаган булып, кызның табанын тишеп канын эчә икән. "Абыеңа әйтсәң, мин сине йотам".—ди икән. Өч көн канын имгән Кызның хәле беткән. Дүртенче көн. каны беткәч, яткан Абыйлары сораса да. әйтми икән. Абыйлары үзләре өйдә калган дүртенче көн. Урамда берзаман давыл чыгып киткән. Башка җирдән керә алмаган, морҗага менгән. Морҗадан бер мөгезен төшергән, абыйсы мөгезне чапкан. Жидесен дә берәм-берәм төшергән, җидесен дә абыйсы чапкан. Җиденчесен тыкканда йилбегән әйткән: "Бүген ашап чыга торган көнем иде",—дигән. Кыз яхшырган. Абыйлары белән яшәгәннәр. Мөгезләреңдә көче булган, көче беткәч, йилбегән үлгән. Нугай алтыны Олы Күлдә, күл читендә Нугай дигән авыл булган. Анда бер килендәш килеп төшкән була. Ул килендәш кырга чыккач, зур бер чүлмәк белән алтын күргән. Ул аны кулына алып уйнаткан Икенче көнне дә барып уйнаткан Өченче көн баруына алтын булмаган. Килендәш бик саран булган "Үземә генә булыр".—дип уйлаган. Алтын шуңа күрә өченче көн баруына юкка чыккан. Аннары, алтын югалгач кына, иренә дә. халыкка да әйткән: "Шундый хәл булды, мин әйтмәгән идем".—дигән. Бер мулла карт палтар (фал) караган. Әйткән: "Котык (кое) токымнан бер кыз туар. Ап-ак чәчле, күк күзле, күз иясе кызыл булыр,—дигән —Алтынны ул табар, унсигездә табар",—ди. Минем әтием 25 яшьтә сугышка китә Әтием сугышта үлә. Кайтмый Мине алып баручы булмый. Кырга мине алып чыгарга тиеш булганнар Мин. пычак алып чыгып, атгын чыккач “Мин шундый хайван суярмын, бу алтынны бөтен кардәшкә, ир- миргә бүләрмен".—дип әйтергә тиеш булганмын. Пычак белән җиргә кадарга. Әгәр мин ала алмасам, 60 елдан тагын безнең токымнан шундый ук бала туарга тиеш була. 60 елдан. 1997 елда туды. Тнмурнын да минем төсле чәче ак. күзләре күк. күз иясе кызыл. Хәзер ана биш яшь Каракча (карак) Элек Малай Уаллан (Кече Уат авылы) бер карт күршесенә ирмәккә кергән. Аннан чыгып килгәндә, төнге уникеләрдә, аны бер каракча көтеп торып, алып киткән Карт бик курыккан Мине үтерә инде бу дип Каракча күл итәккә (янына) алып төшкән. Көймәгә утыртты картны. “Мине Агылбаш Семегә (Агыт елгасы башындагы сай урын) алып бар .-дигән Карт алып киткән Каракча мылтыклы булган. Семегә алып барган Картны көймәсе белән өстерәп кырыйга чыгарган Карт юлны Вершинга (авыл исеме) күрсәткән Каракча картка: "Кәпәченне салып көймәгә утыр' —дигән Кәпәчкә тулганчы алтын койган, юл күрсәткәнгә рәхмәтен әйткән Аннан сон картны этеп җибәргән Карт кайтып җиткән Корткасы (карчыгы) белән бай яшәгәннәр Тугыз авылында яшәүче Шамратова Гөлжамал Садыйк кызыннан язып алынды. 1937 елгы. Хозыр Ильяс турында Бсзнен авылда Хәким бабай дигән мәргән яшәгән Жиде тапкыр өйләнгән, баласы булмаган Бер заман соңгы бичәсе белән яшәгәндә, боларга бер карт керә Төссез (начар киенгән), картайган кеше. Каршы алалар, ашаталар, эчертәләр. Бу карт болардан хәл-әхвәлләрен, ни белән шөгыльләнүләрен сораша. Хәким бабай әйтә: “Күптәннән бирле йөрим, бер нәрсә эләктерә алмыйм. Ничә ел яшибез, балаларыбыз да юк.” Гомумән, ярлы яшәүгә зарлана Иртә торып ашап-эчеп алгач, бу карт боларга теләк теләп чыгып китә. Баскычлары начар булганга озата чыгалар Ишекне ачып карасалар, бер кеше дә юк. карда эздә юк Болар монын Хозыр Ильяс икәнен анлый. Бер ел тулмый ир балалары туа. Меткә Купканы Меткә авылында бер кеше—Купкан Ул хайваннардан кан имә, аннары кешенен канын имә Хайван канын имгәндә ул мәче, эт булып йөри. үгез, сарык булып йөри. Аннары үзе булып йөри Йорегәндә җиргә басканы күренми. Кешегә әйләнгәч, мулла аны жинә алмый Меткәнен Купканы шулай йөри башлый. Ул кешенен каберен ачалар, үлгән кеше кып-кызыл булып шешенеп ята икән Монын башын чабып, култык астына салып куйганнар. Бу башын култык астына кыстырып йөри башлаган. Янадан казырга курыкканнар. Казанлы авылыннан Муска (Муса) дигән кешене чакырганнар. Ул каберне казып усак казык каккан, әмма кәпәчен кабердә онытып калдырган Өендә исенә төшә, кәпәч юк. Төнлә барып кәпәчне алып, янадан күмгән Бу вакыйга сугышка кадәр була. Тирән Аер Мәцкәсе Тирән Аер дигән авыл булган. Бу авылда бер сәбәпсез кешеләр үлә башлаган Нидән икәнен белмәгәннәр. Бер көнне бер аучынын тәрәзәсенә бер әйбер кулын тыга Аучы теге кулны балта белән чаба. Кеше кулы була. Бу вакыт кояш байый торган була Бу тере купкан була, ягъни Мәцкә. Хәзер уйлыйлар, кем кулы бу? Конторга халыкны җыялар Яше-карты килә. Авылда бер корткаякнын өенә киләләр. Кулын күрсәтми Мылтык белән куркытып, карчыкның кулын күрәләр Шуннан бу корткаякны яндыралар. Ул тере Купкан, яки тере Мәцкә була. Бу хәл революциядән сон була. Хәзер бу авыл юк. халык күчеп киткән Сәгыйдуллин Хәким Харис улы. 1949 елгы Тәүләт Али тухы Борын-борын заманда Малай (кече) Уатган Тәүләт Али дигән кеше урыслардан әйбер урлаган Аннары урыслар аны сихерләгән. Ул авырып үлгән. Хәзер ул төстә йөри Без аны белмибез, шуна күрә, күрсәк тә, танымыйбыз Чиягә барсак, төнлә өскә шалашны аудара Ул, көрәк белән бәрә-бәрә. агач исәпләп йөри. Авылда аны белүче кешеләр үлеп беткәч, кайтачак. Бахметова Сөлҗамал Ситдыйк кызы. 1926 елгы. Тугыз авылында Нигьмәш дигән карт булган, бичәсе Хәтирә. Әле алар сиксәненче елларда гына үлделәр. Элек кеше күлдә туенган. Картның жиде яшьлек улы була. Бервакыт улы белән күлгә китә. Юлда көймәне туктатып, үзе корыга чыккан. Баласы көймәдә утырып калган. Төшсә, бала көймәдә булмаган. Баланы тапмаганнар. Китап ачтырганнар муллага, мулла әйткән: ‘ Балагыз унсигез яше тулгач кайтыр",—дигән. "Тик кеше кыяфәтендә түгел, кош булып кайтыр. Әгәр барлык ишекләрне бикләп өлгерсәгез, балагыз кеше кыяфәтендә үзегездә калыр. Әгәр ишек-тәрәзәләрегсзне ябып өлгермәсәгез, бүтән күрмәссез”,—ди Болар бу әйберне оныталар Бәлки ышанмаганнардыр да. Бервакыт, җәйге эссе көндә, өйгә кош очып кергән. Өйдә очып йөри. Болар авыз ачып карап утырган, онытканнар. Кош очып киткән. Болар кешеләр белән сөйләшкәч кенә исләренә төшергәннәр. Мулла әйткән булган, баланы су иясе ияртеп киткән, дигән. Кыр якта бер хатын адашкан. Кыш житә башлагач, кышлар өчен өн ясарга теләп, агач төбен казыган. Бу аю өненә туры килгән. Аю белән кыш үткәргән. Яз көне баласы туган. Бу гел үзенең туган авылын уйлап йөргән, юл эзләп тапкан да, балаларын алып качкан. Кайтып бераз торгач, аю эзләп килгән. Кайберәүләр аю кире алып киткән, тагын балалары булган, дип сөйли Аюны этләр талап үтергән, дип сөйләүчеләр дә бар. Әләмәце (әямәце) Әләмәпе—кар-буран, көчле җил белән йөргән. Кыен (пәри туе) төсле булып, бөтерелеп йөри икән. Аңа баскыч алдына чыгарып, икмәк, башка ризыклар куя торган булганнар, куймасан, кешеләргә зыян салган. Аучы чаңгысы Аучы-мәргәннәрнең чаңгысын эт өргән агачтан ясыйлар. Эткә каршы өрә ул агач Ул агачны еллар буе эзләгәннәр Ул агачны тапкач, аны башта бәйлиләр, югыйсә ул кеше өстенә егыла. Балта белән чапкач, тапчыгы (йомычка) читкә очып юкка чыккан. Шул агачтан ясалган чаңгыда йөргән вакытларда, аны туктату өчен, алдына эт тиресеннән тегелгән бияләй ташлаганнар. Шунын өстенә менеп кенә туктаган. Мәргәннәр ул чаңгыда очкан кебек йөргән. Анны (пошины) куып җиткәннәр Казанлы авылында яшәүче Сәгыйдуллина Нера Бахметовнадан. 1952 елгы.