Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТКӘ ҺӘЙКӘЛ 11 ноябрь көнне Әгсрженсн янар- тылган вокзалы мәйданында күренекле татар адибе Таҗи Гыйззәтка һәйкәл ачылды Һәйкәлне ачуга багышланган тантаналы митингта Татарстан Президенты Минтнмер Шаимиев. Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков. ТР Премьер-министры Рөстәм Миннеханов. Россия тимер юллары" ААЖ президенты Геннадий Фадеев. Әгерже районы хакимияте башлыгы Фарш Габбасов һ б катнашты Митингта чыгыш ясап. Минтнмер Шаймиев күренекле тагар язучысы, драматург һам режиссер Тажи Гыйззатнсн татар халкы малани мирасына бәя биреп бетергесез өлеш керткәнлеген искәртте Әгерже җирендә туган Т Гыйззатнсн әсәрларс ин мәгълүм сәхналарла күп дистә еллар дәвамында куелып килде, алар милли араматургиянсн "алтын" фондына әверелде М Шаймиев үлемсез булып әверелгән күп кенә пьесаларны санап узды "Наемшик "Башмагым", "Ташкыннар" Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галнмуллин һәйкәл ачуны Т Гыйззәт якташларының тагар драматургиясе һам сәхнә сәнгатенә нигез салучыларның берсенә ихтирам билгесе булуын әйтте Тантаналы митингта язучынын улы—философия фәннәре докторы, профессор Казбек Гыиззатон республика һам район җитәкчелегенә рәхмәт белдереп чыгыш ясады 2005 елда Тажн Гын зэәтнен тууына 110 сл тулу билгеләп узылачак Минтнмер Шаймиев белдерүенчә, бу вакыйга кин колач белән үткәреләчәк ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАРЫ БӘЙРӘМЕ Әлмәт язучылар оешмасы төзелүгә 40 ел тулды Шушы унайдан нефтьчеләр башкаласының Татар дәүләт драма театры бинасында "Озын юллар, җырлы еллар" дип исемләнгән юбилей тантанасы булды Анда Әлмәт районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Ришат Әбүбәкеров. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоал Галнмуллин. Татарстаннын халык шагыйре. “Казан утлары" журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин. шагыйрә Клара Булатова. Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов һ б.ллр тәбрикләү сүзе белән чыкты Театрга җыелган тамашачылар Казаннан бәйрәмгә махсус килгән каләм әһелләре, галимнәр газета һәм журналларнын баш мөхәррирләре. нәшрият директорлары—Мөсагыйт Хәбн- б\ I 1ПН ф.н-ра Гыи ) (әту.ллнна. Хатип Миннсгулов. Шәһиде Максудова, Рәфкать Кәрами Марсель Галиев. Зиннур Мансуров, Рашат Низами. Жәүдәт Дәрзаман. Дан ил Салихов. Рәдиф Сәгъди. Модәррис Вәлисв Дамир Шакиров һ б ларны алкышлап каршылады Юбилей тантанасында Азнакай. Мослим, Сарман һ. б төбәкләрдән, шулай ук Башкортстаннан килгән язучылар да катнашты Әдәби-музыкаль кичәдә Әлмәт төбәге язучылары иҗат иткән әсәрләр янгырады. спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде Аларны драма театры артистлары, үзешчән коллективлар башкарды Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Нур Әхмәдиев кунакларга ихлас рәхмәтен белдерде РЕСПУБЛИКААРА ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ 17-19 октябрьдә "Иделем акчарлагы" республикада яшь язучылар бәйгссснсн йомгаклау олеше булып үтте. Татарстан Язучылар берлеге, республика Яшьләр лиләре һәм спорг министрлыгы. “Идел" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган тантанага төрле төбәкләрдән дистәләрчә өметле яшь каләм ияләре чакырылган иде. Татарстан вәкилләремнән тыш. бирелә Мари-Элдан, Курган өлкәсеннән. Удмуртиядән. Владимир һәм Тольятти шәһәрләреннән килгән кызлар, егетләр дә бар иде Яшь язучылар алдында Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратыннан бүлек начальнигы Ким Миннуллин, Бөтендөнья Тагар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ламир Гыйсметлинов. "Идел" яшьләр үзәгеннән директор вазифаларын башкаручы Игорь Кнайнов. Мәгариф' милли нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлисв. Татарстан китап нәшриятының бүлек мөдире Рафис Корбанов. "Иделем акчарлагы" бәйгесенең жюри рәисе. "Мәдәни жомга газетасының баш мөхәррир урынбасары Газинур Морат һ б чыгыш ясап, аларга үзләренең ин изге теләкләрен җиткерделәр, файдалы кинәшләр бирделәр Мәләни жомга газетасының баш мохдрри ре Зиннур Мансуров. Идел" журналының баш мохәррирс Рашат Низамиен. Ялкын' журналының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Фәйрүзә Мослнмова, “Салават күпере" һәм “Сәхнә” журналларының җаваплы сәркатибе Ләбиб Лерон һ. б. яшь каләмдәшләрен газетажурнал редакцияләре белән тыгыз бәйләнештә торырга өндәделәр, оларнын кызыклы язмаларына мәйданны һәрчак түрдән бирәчәк.ләренә ышандырдылар Икенче көнне "Чишмәкәй" лагерында яшь авторларның ел б\е барган иҗади бәйгесенә йомгак ясалды Бу юлы “ГРАН- ПРИ га Актаныш кызы Лилия Гыйбадуллина (шигърият буенча) һәм Мөслим районыннан килгән Гөлчәчәк Хафизова (проза) лаек булды Чәчмә әсәрләр язучылар арасында лауреатлар булып Ләйсән Могьтәсимова (Мамадыш районы). Лидия Закирова (Буа). Илгиз Зәйниев (Аксубай), тезмә әсәрләр иҗат итүчеләрдән Эльмира Нигъмәтжанова (Удмуртия, Ижау каласы). Ландыш Әбүдәрова һәм Ленар Шәехов (икесе дә Актаныштан) табылды Болардан тыш. Владимир каласыннан килгән өметле яшь шагыйрә Аделя Батыршинага. Курган өлкәсенең Сафакүл авылы егете, прозаик Вәлим Исламетдиновка, Мари-Элнен Бәрәнге районындагы Куян авылы кызы шагыйрә Лилия Сәфәрхановага. Тольятти шәһәрендә яшәп ижат итүче Гүзәл Нәфигуллина белән Марс Хөснуллинга махсус бүләкләр тапшырылды ҖИҢҮЧЕЛӘР АЧЫКЛАНДЫ 10 октябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г Тукай исемендәге клубында “Каурый каләм'' ижат конкурсына йомгак ясалды Республикабызның Язучылар берлеге һәм “Сабантуй” газетасы инициативасы белән оештырылган балалар һәм яшүсмерләрнең икс ел дәвамында барган бу конкурсында 25 яшь каләм иясенен әсәрләренә бәя бирелде^, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды Йомгаклау тантанасында Язучылар берлеге вәкилләре— рәис урынбасарлары—Ш Мостафин. Г Гыйльманов. “Сабантуй" газетасы вәкиле— Татарстаннын халык шагыйре И Юзеев катнашты. АД11Ш ТУГАН АВЫЛДА Каһарман әдип Абдулла Алишнын тууына 95 ел тулуга багышлап, анын туган ягында—Спас төбәгенең Көек авылында зур тантана булып үтте. Анда райондагы мәктәпләрнен татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф хезмәткәрләре, укытучылар җыйналган иде. Казаннан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин, аның урынбасары Шаһинур Мостафин, Казаннын 55 нче мәктәбендә А Ангш музеен оештыручы, анын бүгенге көндәге җитәкчесе Илсөяр Сөнкишева, "Мәгариф” нәшрияты директоры. Муса Жәлил прсмиясенен быелгы лауреаты Мөдәррис Вәлиев, "Салават күпере" журналы мөхәррире Ләбиб Лерон. Татарстан китап нәшринтынын бүлек мөдире Рафис Корбанов, Татарстаннын халык артисты Миңгол Галиев, язучы Жәүдәт Дәрзаман килделәр Кунакларны район чигендә Спас районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Рафыйк Игламов һәм башка җитәкчеләр каршы аллы. Тантана Көек авылы мәдәният йортында һәм мәктәптә барды. Абдулла Алиш һәйкәленә чәчәкләр куелды, митинг булды. Быелгы Абдулла Алиш премиясенә лаек булган лауреатлар—Илсөяр Сөнкишева һәм Рафис Корбановка дипломнарны Фоат Галимуллин тапшырды Мәктәп коллективы, район хакимияте әлеге тантананы оештыруга зур тырышлык куйган. Көек авылы мәктәбенә А Азиш исеме бирелде ШАГЫЙРЬНЕ ХАЛЫК ОЛЫЛАДЫ 26 сентябрьдә Татарстан Республикасы милли музеенда халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу булды Шагыйрьнен 60 яшьлек юбилеена багышланган, "Шагыйрь күңелендә ниләр бар"” дип исемләнгән бу әдәби җыенга башлыча яшьләр килгән иде Кичәдә юбиляр үз шигырьләрен укыды, күп сорауларга җаваплар бирде Очрашуга шагыйрь белән бергә күренекле язучы- публицист Рафаэль Мостафин. "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире, шагыйрь Зиннур Мансуров килгән иде. Алар Равил Фәйзуллин ижаты турыңда үз фикерләрен әйттеләр Очрашуга килүчеләр шагыйрьнең яңа җыентыклары һәм аның турында чыккан китаплар белән дә таныша алдылар. 31 октябрьдә С Сәйләшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның халык шагыйре. Г Тукай исемендәге Дәүләт, М Жәлил исемеңдәге республика премияләре лауреаты. “Казан утлары" журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга 60 яшь тулуга багышланган юбилей тантанасы булды. Шагыйрьнен иң күренекле әсәрләрен үзәккә алып оештырылган әдәби-музыкаль кичә мәдәниятебезнең зурлыгын чагылдыручы чын шигърият бәйрәменә әверелде. Әдәбият-сәнгатебезне әтрафлы белүче Илбашыбыз Минтимер Шәймиевнен. сайлау алды ялында булуына карамастан, сәхнә түренә күтәрелүе ижат кичәсенең якты рухын тагын да күтәреп җибәрде. Шагыйрьнен ничек фикер йөрткәнен, фикер мәгънәсен беләсен килсә, анын шигырьләрен ешрак тыңларга кирәк,— диде ул. —Анда барысы да әйтелгән Ишек катындамы, түрдәме, урыным минем— вөҗданлы кешеләр янында.- дип тикмәгә язмаган шагыйрь" Журналистлар белән очрашу вакытында Президент М Шаймиев шагыйрь иҗатына янә югары бәя бирле "Равил Фәйэуллин— чын мәгънәсендә халык шагыйре, һәм ул бу югары исемне аклый да Анын совет чорында язганнары да. кичә һәм бүген язганнары да бердәй дәрәҗәдә талантлы 70 нче елларда ул чактагы зур ил халыклары татар шигърияте белән якыннан танышсын өчен анын буыны бик күп көч куйды" Юбилей кичәсендә Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов, Президент исеменнән. Равил Фәйзуллинга Татарстан Республикасының Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләк тапшырды Кичә барышында шагыйрьне олы бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы. Язучылар берлеге һәм Татар ПЕН-үэәге исеменнән язучы Туфан Миннуллин. юбилярның якташлары исеменнән Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Равит Хәйруллин. шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре хакимияте башлыгы урынбасарлары Әлфия Тутаева. Фәйрүзә Мостафина. “Татнефтъ" исеменнән шагыйрь Нур Әхмәдиев. Красноярск һәм Мәскәүдән килгән күренекле әдипләр Роман Солицсв. Рауль Мнр-Хәйләров һ 6 лар тәбрикләде Ктагада яңгыраган шигырьләрне, поэмадан өзекләрне, җырларны республикабызның танылган артистлары һәм музыкантлары башкарды Фойеда юбилярның тормышына һәм иҗатына багышланган махсус күргәзмә эшләде 14 ноябрьдә халык шагыйре Равил Фәйзуллиннын 60 яшьлегенә багышланган юбилей таггтандларынин дәвамы булып адәбн- муэыкаль кичәләр Балык Бистәсендә һәм шагыйрьнен туган авылы Балтачта (Юлсубино) да үткәрелде Әдәбият бәйрәме булып үткәрелгән бу тантаналар Казанда югары дәрәҗәдә узган кичәмен дәвамы булып яңгырады "Шагыйрьне беләсең килсә, анын Ватанын барып күр” дигән тәгъбир бу очракта бик урынлы булыр бик зурладылар шаг ыйрьне якташлары Юлсубино урга мәктәбенә Равил Фәйэуллин исемен бирделәр, район үзәгендә яңа тозелгән бер урам шагыйрь исемен йөртәчәк Авыл мәктәбе укучылары кунакларга шагыйрь сүзләре чигелгән кулъяулыклар бүләк иттеләр Районмын бөтен мәктәпләре шагыйрь иҗатына багышланган махсус кулъязма газеталар чыгарган иделәр Балык Бистәсе Мәдәният йортында узган кичәдә, районнын житәкче даирәләре һәм зыялылары белән бергә. Казаннан килгән кунаклар да бар иде Татарстан премьер- министр урынбасары 3 Вәлиена Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин, Рәссамнар берлеге рәисе А Абзгильлмн "Мәдәни жомга" газстасыньж баш мөхәррире 3 Мансуров. язучылар Г Рәхим. М Галнсв. И Сирматов. Татарстан радиосының өлкән редакторы Р Фәйэуллин (Акъегет), ша гыНрыген беренче шигырьләрен бастырган язучы-журнатист Р Гарипов һ б Юбилярны Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Р Хәйруллин. хуҗалык җитәкчеләре, интеллигенция вәкилләре котлады Мәдәният йорты фойесында Равил Фәизул.лмннын тормыш юлы һәм иҗатына багышланган зур күргәзмә дә оештырылган иде ӘДИПНЕҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕ Күренекле язучы һәм публицист Флүс Латыйфмга 60 яшь тулу унаеннан Мөслим районы хакимияте ел дәвамында зур бәйрәм чаралары уздырды. Китапханәләрдә язучы әсәрләреннән махсус стендлар булдырылды, анын әсәрләре буенча укучылар конференцияләре. кичәләр үткәрелде Район мәгариф бүлеге исә барлык мәктәпләргә да нзучынын әле күптән түгел генә басылып чыккай өч томлык "Сайланма әсәрләр"ен алып бирде 18 октябрь бәйрәммен югары ноктасына әверелде. Якташлары белгән очрашуга Флүс Латыйфи белән бергә анын каләмдәш дуслары— Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. Казан утлары" журналының баш мөхәррире. Татарстанмын халык шагыйре Равил Фәйэуллин. Татарстан мәдәният министры урынбасары Илфак Ибраһимов. якташлары—күренекле шагыйрь Золфәг. "Яна гасыр" радиосының баш мөхәррире. шагыйрә Шәмсия Жнһлмгирова, "Татарстан" тс.лерадиокомпаниясснсн әдәби тапшырулар мөхәррире, язучы Индус Сирматов кайтты АларгаЧаллыдан "Мәйдан" журналының баш редакторы, шагыйрь һәм прозаик Факмл Сафин. Чаллы язучылар оешмасы рәисе, прозаик һәм тарихчы Вахит Имамов. Мөслимдә яшәп ижат итүче әдип Фоат Садрисв кушылды Әдипләр Мөслимдәге I нче урга мәкләтә һәм Салавыз Мухан урга мәктәбеңдә укучылар һәм укытучылар белән очраштылар. Мөслимдә туып- үскән язучы Ф Латыйфи иҗаты хакында тәфсилле әңгәмәләр үткәрделәр, күпсанлы сорауларга жанап бирделәр Кичен райогг мәдәният йортында әдәбимузыкаль кичә булды Үзешчән сәнгать осталары юбилярмын әсәрләре буенча сәхнә күренешләре, концерт әзерләгәннәр иде —Мөслим ягы—чын мәгънәсендә талантлар ягы Бүгенге көндә татар әдәбиятының арка терәген тәшкил итүче Флүс Латыйфи кебек әдипләребез белән без хаклы рәвештә горурланабыз,— диде кичәне ачып җибәргәндә район хакимияте башлыгы Ришат Хәбипов — Прозада анын белән янәшә Фоат Садрисв һәм Факил Сафин. шигърияттә Зөлфәт һәм Харрас Әгопов Наис Гамбәр һәм Шәмсия Жи һангирова. балалар әаәбиятенлә Можәһит Әхмәтжанов кебек якты талантлар ижат итә Әдәби тәнкыйть, әдәбият белеме өлкәсендә Флүн Мусин, Марсель Бакиров. Дания Заһилуллина исемнәре күпләргә мәгълүм Анын фикерен шагыйрь Равил Фәйэуллин тагын аа үстереп җибәрде: —Флүс Латыифи бүгенге татар прозасының ин күренекле вәкилләренең берсе булу белән бергә, татар прозасы чисталыгы сагында торучы каләм әһеле дә,— диде ул. —"Казан утлары” журналының баш мочәррире урынбасары буларак, һәрбер чәчмә әсәр ин беренче чиралта анын кулына килеп керә, лнын фатихасын алмыйча дөньяга чыкмый. Элеккерәк елларда әдәбиятның нигез ташын Арча төбәгеннән чыккан олугларыбыз тәшкил игә иде Соңрак мәйданга Балык Бистәсе районы талантлары килеп керде Ә бүгенге көндә Мөслим ягыннан чыккан язучылар әдәбиятның зур көчен тәшкил итә. Тел чисталыгын, әдәбиятның сафлыгын алар гарантияли Алда саналган исемнәр—шуның ачык мисалы Аларга яшь алмаш үсеп килүе тагын бер куаныч Кунаклар һәм чыгыш ясаган әдәбият сөючеләр мондый бәйрәмнәр ешрак үткәрелсен иде. дигән фикер белдерделәр Чөнки Мөслим ягы талантлары моңа лаек. Якташлар алдында ижади хисап тоту—һәр язучы өчен олы мәртәбә һәм жаваплы гамәл ул. ШАГЫЙРЬ ЛАЕКЛЫ БӘЯСЕН АЛДЫ Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Марат Кәримовка Башкортстаннын халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде Марат ага Кәримовнын бу исемгә ирешүе Башкортстандагы татарлар, гомумән, бөтен татар халкы өчен куанычлы вакыйга М Кәримов соңгы елларда Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсен җитәкли Анын тырышлыгы белән күп кенә татар иҗатчылары әдәбият мәйданына килде һәм танылу алды Өлкән яшьтә булса да, татар язучылары берләшмәсе эшен гөрләтеп алып бара әле ул Районнарда әдәби кичәләр оештыра, яшь һәм башлап язучыларнын җыентыкларын әзерләү өчен күп көч сала. Башкортстаннын халык шагыйре исеменә лаек булуын ул үзе бик тыныч кабул иткән "Беркайчан да мактаулы исемнәр дип иҗат итмәдем, хезмәтемне шулай югары бәяләүләре өчен зур рәхмәт”,— ди ул. КАЛӘМ ИЯЛӘРЕ БҮЛӘК АЛА Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстанда кече эшмәкәрлекне үстерү буенча "Без—урта сыйныф!" дигән журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Каләм ияләре бәйгесендә катнашучыларны һәм жинүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин һәм Премьер-министрнын беренче урынбасары Р Моратов котлады. Ике номинациядә катнашу өчен республиканың 30 районыннан 46 газета редакциясе, 8 телевидение компаниясе гариза биргән иде Жюри 747 язманы, 25 телепрограмманы карал тикшерде • Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү проблемалары һәм перспективалары” дигән номинациядә басма массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә ике приз бирелде Казан журналистлары арасында Венера Сабирова ("Банковская газета”), район журналистлары арасында Рөстәм Сабитов ("Зеленодольская прадда") беренче урынны алды Телевидениедә эшләүчеләр арасында шул ук номинациядә Рәмие Латыйпов җиңде ("Республика" программасы, "Эфир" телеканалы). ә "Эшмәкәрлектә шәхес” номинациясендә “Урта сыйныф" программасы белән Әнвәр Минһажев ("Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе) беренче урынга лаек булды Жинүчеләрне котлау тантанасында "Татмедиа” массакүләм коммуникация агентлыгы генераль директоры Марат Моратов катнашты БОЛГАРЛАР КИНО ТӨШЕРӘ Татарстанга Болгариядән тарихчы галимнәр һәм телережиссерлар бригадасы килде. Алар Идел буе Болгарстаны турында фильм төшерергә ниятли Тарихи чыганакларга караганда, төрки кабиләләрнең берсе булган болгарлар Дон һәм Азов буйларында яшәгән 630 елларда хәзәрләр кысрыклавы астында аларнын бер өлеше Дунайга китеп, хәзерге Болгариягә нигез салган, ә икенче бер өлеше якынча хәзерге Татарстан территориясенә килеп Идел буе Болгарстанын төзегән Татарстан мәдәният министры урынбасары Рафаэль Вәлиев әйтүенчә, Болгариядә Идел буе Болгарстаны, анын көнкүреше, гореф-гадәтләре турында аз санлы тарихчы галимнәр генә белә икән Әлеге фильмны төшерүнең максаты—Болгариянең кин җәмәгатьчелегенә бу мәгълүматны җиткерү Эш барышында режиссерлар Кремльдә, Биләрдә, иске Казанда булды ЭРОТ ЗАРИПОВ КҮРГӘЗМӘСЕ 10 октябрьдә Татарстан Рәссамнәр берлегенең Күргәзмәләр залыңда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зари- повнын тууына 65, иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган зур шәхси күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә 120 дән артык әсәр куелган иде Алар арасында 50 линогравюра, калганнары татар зыялыларына һәм язучыларына багышланган төсле портретлар. Күргәзмәне Татарстан мәдәният министры Илдус Габдрахман улы Тарханов ачты. Казан шәһәре хакимияте рәисе урынбасары Әлфия Әмир кызы Тутаева Эрот Зариповның ижатын хөрмәтләп Мактау Грамотасы тапшырды. Татарстан Рәссамнәр берлеге идарәсе рәисе Абрек Әмир улы Абзгильдин рәссамның иҗат эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм ана республика хөкүмәтенең котлау телеграммасын укып тапшырды. Күргәзмәдә рәссамнын замандашлары: бер төркем язучылар, сәнгать әһелләре катнашты