Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИРӘНГЕЧ

локаданың беренче елында укуны калдырып торгач, унынчы сыйныфта тавышларыбыз калынайган, кыяфәтебездә ирләр чалымы сизелә башлаган, мыек гөртеп килгән егетләр идек инде. Ул чорда олкән сыйныф укучыларын файдалы жәмәкггь эшләренә тарту гадәткә кергән иде. Монын төп сәбәбе шул: җимерелгән Ленинградны тиз генә яңадан торгызып бетерү мөмкинлеге юк. Шуна күрә без носилкалар белән вак таш ташыйбыз, агачлар угыртабы), чәрдәкләнеп беткән имәннәрнең төпләрен кубарып алабыз Шәһәрне аякка бастырганда эш бетәрлекмени сон? Һәм, әлбәттә, безнең бу гамәлләребез дәресләрдән сон эшләнә. Ләкин без ялкауланып мыгырданмыйбыз, чөнки блокададан соңгы Ленинградны безнен өчен беркем дә төзекләндереп бирмәскә иманыбыз камил иде Шуна күрә тәнәфестә завучыбыз сыйныфташым Фролов белән мине үз кабинетына дәшеп алганда ни өчен икәнен шәйләгән идек инде. Фролов аз сүзле, тыныч холыклы егет. Күпереп торган җирән чәчле һәм бите тулы җирән сипкелләре булгангамы, ул үзенең табигый тоскыяфәтеннән уңайсызлана шикелле, башка малайлардан читләшебрәк йөри. Укуын бик тырышып укый—гел генә бишлеләр ала. Анын әги-әниләрс һәлак булган, ул битләрен җыерчыклар баскан сөйкемле әбисе белән генә яши иде. Фроловның кушаматы—Жирәнчәч. Ул аны үз исеме кебек кабул итә, үпкәләми генә, дусларча җавап кайтара: -Әү!-ди. —Йә. Жирәнчәч. кузгалдык!—дидем мин.—Безне җимерекләр чистартырга ыргытырлар хәзер. Без завучнын ишеген шакыдык. Завуч апа башта миннән сорады: —Укуын ничек? —Гел бишлеләр генә. —Молодец! Ә кирпечләр биреп торырга бара алырсыңмы? —Әлбәттә. —Молодец,—дип янә кабатлады ул.—Ярар, дәресләрдән сон эшчеләр янына ашык, яме1 Өенә кайтып, кием алыштырып килергә онытма' —Киттек.—дидем мин Фроловка таба борылып. —Фролов калып тора,—дип аны тоткарлады завуч. Шунда гына мин кабинетның бер читендә утырган хатынны шәйләп Олег ШЕСТИНСКИЙ (192У)—-рус ши/ыи/л- тәрҗемәче. “Вижу бервг стачетияГ, "Ише'. "йюкадиые мпве.иы” һ 6 китаплар аетюргя. Мвскәцдә яши. алдым. Аның өстендә—төсе уңып беткән күлмәк, үзе кулларын тезләре өстенә чалыштырып куйган да тын гына безне күзәтә. Мин чыгып киткәч, завуч Жирәнчәчтән дә сораган: —Гел бишлеме? —Әйе. — Мин сине һәрвакыт акыллы, ярдәмчел егет итеп күрәм,—дигән завуч ягымлы гына итеп —Сиңа безнең гадәти булмаганрак бер йомышыбыз бар. Жирәнчәч гаҗәпләнеп кашларын җыера. —Менә Валентина Ивановна.—дигән завуч, теге хатынга төртеп күрсәтеп —Ул трамвай-троллейбуслар паркында диспетчер. Анын бишәр яшьлек ике игезәге бар. ә ире сугышта хәбәрсез югалган. Иртән ул әле балаларын базалар бакчасына кертеп китәргә өлгерә, ә кичләрен, эш көне озын булганга күрә, вакытында барып ала алмый кала. Балалары зарыгып бетә, елаша Кьшарыбыз барысы да төрле эшкә бүленеп беткән. Син шул балаларны бакчадан өйләренә озатып куярга алынмассынмы икән? Анда әниләре әзертәп катдырганны җылытып, ашатып та алырсың. Без барыбыз да сугыш елларында бәлагә тарган кешеләр бит, үзең беләсең,—дип сүзләрен йомшата төшә завуч—Нәрсәләр майтарырга икәнен дә чамалый алмыйбыз Жирәнчәч урындыкта тораташ катып утырган хатынга тиз генә карап ала. Хатын бары тик күлмәк җинен генә бөтереп утыра. Гап-гади хатын, зәп-зәнгәр күзләре генә өметләндереп чакыра шикелле. Жирәнчәч: —Мине дә кирпечкә җибәрсәгез иде,—дип үтенә.—Балалар карый алмам мин.. —Кирпечне кем дә ташый аны,—ди завуч,—Ә балалар Каршы аласын, ашатасын Син бит ярдәмчел, ягымлы егет. —Ә, бәлки, кирәкмәстер,—дип хатын да сүзгә кушыла.—Башка берәрсен эзләп карармын. Яшь әле бу, уйнап йөреп туймаган . Анын бу сүзләре Жирәнчәчкә барып кадала. “Бер дә алай таш йөрәк түгел инде мин. Ире дә сугышта югалган . дигән уй күңеленнән узып китә. —Алынып карыйм,—ди ул.—Тик бу хакта мәктәптә сүз таратмассыз. Көләрләр. —Ахмакларга игътибар итсән —дип аны бүлдерә завуч —Ә син соңыннан нинди изге эш эшләгәнеңне гел искә алырсын. Молодец!—Завуч Жирәнчәч не тагын шулай бер майлап куя Жирәнчәч теге хатын белән мәктәптән чыгып китә. —Алар минем шук-шаян түгелләр. Үземнен һич вакытым җитми. Ботере- ләм дә бөтереләм. Мин сине хәзер алар белән очраштырырмын. Өйдә инде алар,—дип сөйләнә хатын. Жирәнчәч хатынга тагын бер күз атып ала, хатын ана шактый карт төсле күренә. Битләре дә төссез-тонык. Шулай да почык борыны белән зәнгәр күзләре яшәртеп тә җибәрә шикелле үзен. Балалар. Коля белән Паша, килеп кергән абыйга карап, тынып кала —Ул сезне бакчадан алып кайтып йөрер,—ди әниләре —Исеме ..—ди дә төртелеп кала. —Жирәнчәч,—дип. Фролов үзе дә сизмәстән мыгырдап куя. Ана бит әбисе белән укытучылар гына чын исеме белән дәшә. —Жирәнчәч! Жирәнчәч!—дип куаныша-такылдаша балалар —Ә син кубиклардан өй ясый аласынмы? ' -Алам—дип аларга иелә Жирәнчәч, үзенен вазифалары артачагын да шәйләп. Жирәнчәч Коля белән Пашаны балалар бакчасыннан алып кайта, ашата, алар белән бераз уйный, аннары, Валентина Ивановна кайтып җиткәнче, калдырып та китә. _ .. Ләкин көннәрдән бер көнне алар ишектә бәрелешә язалар. Хатын Жирәнчәчне чәйгә чакыра. Үзе өстен алыштырып, өйдә кия торган халатын кия Лнын житез куллары оста гына итеп табын әзерли: варенье, конфетлар, келиндерлар тезә, куе итеп чәй ясый. —Мин бүген бераз иртәрәк кайттым.— ди ул —Ә беләсеңме, ни өчен? Бүген минем туган көнем бит. —Котлыйм.—дип гөрелди Жирәнчәч. үзе бер бүләге дә булмаганга үкенеп куя. Хатынга ничә яшь тулганын сорарга кыенсына —Ә мина утыз яшь хәзер,—дип күнелле генә елмая хатын, анык егет алдында бер дә алай матур итеп елмайганы булмый әле: яңакларында сөйкемле чокырлар хасил була, күпәре уйнаклап ала. маңгаена йомшак чәче ишелеп төшә,—Ә сина ничә? —Унтугыз —дип мыгырдый Жирәнчәч. хатынның үзенә әни булырлык түгеллеген, булса, апасы гына булырлыгын чамалап. —Сина яшәргә дә яшәргә әле Әйбәт кенә кыз да табарсың Тормыш та җайланыр але “Кыз табарсың" дигәнне ишеткәч. Жирәнчәч сагаеп кала. “Ә нигә кыз турында әйтте сон әле ул?”—дип уйлап ала. Һәм. үзеннән-үзе куркытып, ташып чыккан хис-тойгыларын тыя алмыйча, эсселе-суыклы булып китә. Валентина Ивановнага каш астыннан гына егетләрчә дәртсенеп карап куя: анын дерелдәп торган күкрәкләренә, иннәренә кадәр ялангач кулларына күз сала, хатын кухняга чәй алырга чыгып йөгергәндә, сыгылмаш билләрен күздән кичер» Алар шулай тәмләп чәй эчәләр. Валентина Ивановнаның өстәл аегындагы аягы ялгыш кына үзенекенә кагылып киткәндә, егет кызарынып кабына, күз карашларын аска төшерә. Ә хатын әкрен генә сөйли дә сөйли: —Мин май аенда кияүгә чыктым, июньдә сугыш башланып китте. Митяны да алдылар. Ул Колпиноны саклашты. Өчпочмаклы берничә хаты да бар Балага узганымны язып, сөендерергә дә өлгердем үзен Ә шуннан соң—бушлык. Военкоматның сүзе бер генә: “Хәбәрсез югалды”,—диләр. Ә ул Колпино тирәләрендә кемнәрне генә кырып салмаганнардыр. Кем аларны санаган?—Валентина Ивановна көрсенеп куя. —Мин сездә озак тора алмам,—ди Жирәнчәч. —Ә нишләп?—дип, Валентина Ивановна аны сүзгә тарта. Нәрсә әйтергә дә белмәгән Жирәнчәч: —Шулай инде —дип кенә мыгырдана. Валентина Ивановна исә өметләндергеч-ымсындыргыч тавыш белән әкрен генә көйли: —Безне алай ашыгып ташлап китмә инде Берәр кыз күзләгәнче, дим Анда инде чынлап та безнең кайгы калмас синдә Ярата башларсың шулай булыр дип уйлыйм —Сез бернәрсә дә уйламыйсыз!—дип үртәлеп әйтә Жирәнчәч. Валентина Ивановна аны йомшартырга тели: —Син мина "син" дип, “Валя" дип кенә дәш. —Әйтә алмыйм —Сон, мин сина апа кебек кенә ич —Егет анын тавышында көлемсерәү чаткылары сизә. —Шулаймы?—дип югалыбрак кала ул. Инде ничәнче чынаяк чәй эчелеп беткәндер, өйгә, әбисе янына кайтып китәргә кирәк Жирәнчәчкә. Ә менә чыгып кына китә алмый Пашка белән Коля икенче бүлмәдә күптән инде йокыга талган иде Валентина Ивановна өстәл яныннан кузгалды: —Бераз кызылдан авыз итикме әллә? Минем туган көнем ич бүген! Үз гомерендә әле бер эчемлек тә кабып карамаган Жирәнчәч баш кына какты: —Эчеп карыйк соң. Хатын кечкенә рюмкаларга ниндидер хуш исле, иреннәрне өтеп ала торган татлы эчемлек салды. Шәрабне йоткалый-йоткалый. тагын нәрсә ҖИРӘНЧӘМ әитеры белмичә, шул ук вакытта әйтеләсе сүзләрен эчләренә җыеп, алар кара-каршы шактый озак утырдылар КҮЙды>еН,|е ^ ЛЫП ТЫНЛЬ1КНЫ Валентина Ивановна бозды, тәвәккәлләп әйтеп —Авыр миңа ирсез —Соң. мин ярдәм итәм ич.—дип тончыкты Җирәнчәч. —Итүен итәсең, -дип пышылдады Валя — Мина бит башкача авыр Кайвакыт тоннәрен бөтен тәнемне нәрсәдер бөтереп ала шикелле, куркып калам. Синең шулай булганы бармы? —Бәлки, алай ук түгелдер дә —Жирәнчәч сүзләрен сыгып чыгарды — Нәрсәдән икәнен әйтә алмыйм Вадентина аны зәңгәр күз карашлары белән өтеп алды, төнге газапларыннан ^ ган турылык белән, чыбыркы сыдыргандай сыдырды: —Минем белән яшәргә телисеңме? —Ничек°-Жирәнчәч уттай кабынып китте.-Әбием бар бит Шуннан соң алар сүзсез-нисез генә бер-берләренә елыштылар. —Сал күлмәгеңне, рәтләп бирим әле,—дип, һәр сүзен сузып кына әйтте Вазя. Үзе егетнең яка төймәләрен ычкындырды, йомшак кулы җирән төкләр баскан таза, шома күкрәген иркәләп сыйпады. Жирәнчәч катып калды. Ә Валя. артка авышып утны сүндерде дә, аңа сыланды. —Малайкаем минем, малайкаем —дип кайнар пышылдады ул. Аннары кинәт кенә, кире кага алмаслык катгый итеп:—Ят!—дип боерды. Жирәнчәч төнге караңгылыкта шәйләнгән ап-ак гәүдәнең җитез генә чишенгәнен күз кырые белән тотып алды, хатынның баш әйләндергеч, ымсындыргыч татлы тән исеннән исереп, юрган астына чумды. Әмма Вата аннан алдарак шунда иде инде. Аларнын балтырлары ирексез- дән үрелештеләр, егет, түшәмгә карап чалкан яткан килеш, үз тәненең анга буйсынмаслык ниндидер көч белән тулышканын тойды. Хатынның җинел йомшак кулы аны капшый башлады һәм комсызланып аның оят җиренә төшеп житге. аек акынында булса, Жирәнчәч Валянын бармакларын ул тирәдән тибәреп җибәрер иде. Ләкин барысы да буйсынмастан, ирексездән эшләнде, әйтерсең лә, аны кайнар һава белән өреп тутырдылар һәм егет очып китәр шикелле булды. Шунда гына Валянын ыңгырашып инрәгәнен абайлап алды. —Менә шулай... менә шулай., бәгырем Жирәнчәч ерткыч бер инстинкт белән үзен шушы хатынның хуҗасы итеп тойды, сытып үтермәгәем тагын дигәндәй, терсәкләренә таянып, аны изә башлады һәм, ярларына дулкын арты дулкын каккандай, Валя өстендә мәхәббәт уены уйнарга тотынды. Бу гамәл, бер көчәеп-бер кимеп, аннары янадан тыелгысыз дәрт белән чиксез озак дәвам итте. Егет, кинәт тишелгән шар шикелле, бушап-йомшап калды, хатыннын муенына төртелеп еш-еш сулады, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңышмый иде ул. Аның колагына гади-гадәти сүзләр килеп керде: —Бар, ваннага кер. Һәм ул, таныш түгел коридор буйлап чайкала-чайкала, капшанып атлады. Аннары алар озак кына янәшә яттылар. Хатын исе китеп әйтте: —Нинди көчле икән син! Минем әле мондый рәхәтлекне беркайчан да кичергәнем юк иде Син мине ташламассың бит?.. —Юк,—дип гырылдады Жирәнчәч.—Ә шулай да нәрсәдер куркыта шикелле, авырта да кебек Валя аны ишеккә кадәр озата чыкты, ә ул, саубуллашырга дип борылды да. Валянын тезләрен каплар-капламас ачылып киткән халатына карап алды һәм аны. мамык күтәргәндәй җиңел генә күтәреп, бүлмәгә илтеп салды, чәчләрен, бармакларын үбә-үбә: —Рәхмәт —дип сүзенә тончыкты. Валя хатын-кызларга гына хас бер буйсындыручы көч белән аны янадан үз өстенә аударды. Үрелеп кенә утны сүндерделәр... —Сина. мөгаен, нянька булып йорү җиткәндер,—диде завуч апа. күпмедер вакыттан сон Җирәнчәмне үзенә чакырып ачып. Егетнен йозе суырылып казган, күз төпләре күгәребрәк тора иде.—Кызлар бушады инде Аларга кулайрак булыр Шуннан сон Валентина Ивановна мәктәпкә үзе килде, кыскартылган эшкә күчтем, дип ялганлап, кыхзар ярдәменнән баш тартты. —Ярар алайса,—завучнын бармаклары өстәл өстендә биешеп алды.— Шулай булырга тиеш тә иде Акылдан шашкан заман бит. һәркем үзенекен эзли. . Валентина Ивановна унайсызланып кызарынды, завуч аны кызганып: —Ә минем Павел Николаевичым сугышның соңгы көнендә һәлак булды Никадәр мәгънәсезлек!—диде һәм кулъяулыгы белән күт яшьләрен сөртте. Кулъяулыкны йөзеннән алмый гына әйтеп куйды:—Барыгыз, сезгә ак бәхетләр! Валентина Ивановна мәктәптән, жәза камерасыннан атылып чыккандай, атылып чыкты. Үз-үзен шелтәләп-гаепләп, шул ук вакытта Жирәнчәчен тизрәк кочагына алырга хыялланып, өенә ашыкты. Алар ташлашмадылар. Жирәнчәч элеккечә үк ба1аларны карады, ашалтыэчертге. юк кына уеннарына да катнашып, һаман да алар белән мәш килде, аларны гел үзенеке итеп тоя башлады. Бервакыт ул Вал я га туп-тур ы әйтте: —Ничек инде һаман да болай! Әйдә өйләнешәбез. Сугыш дәвам иткән булса, мин дә сугышта булыр идем бит инде. —Ни сөйлисен син!—дип. кечкенә йодрыгы белән аның күкрәгенә төртте Валя—Тагын нинди сугыш! Мина анын монысы да гомергә житәрлек булды —Шуннан соң ул тынып калды, булмаганча бик озак дәшми торды. Күзләре өстәл өстендәге жәймәгә текәлгән иде, әйтерсең, ул жәймәне яна сатып алып кына кайткан —Мин бит ир хатыны Әгәр дә ул исән булса? Мина нишләргә кала'* Ике ир белән яшәргәме9—Ул бу сүзләрен авызында чуер ташлар тәгәрәткәндәй тәгәрәтеп чыгарды. —Син минеке!—дип киреләнде Жирәнчәч. —Синеке, синеке генә. Ләкин анла —Валя калганын әйтеп бетермәде. Бер айдан сон Жирәнчәч Валяны әбисе белән таныштырырга теләде. —Мин аны яратам Ә ул минем тагын кемемдер барлыгын сизенә. Барып килербез, яме,—дип кайнарланды ул. Очрашуга барырга Валя дулкынланып әзерләнде Ярлы гына әйберләре арасыннан сугышка кадәрге бәхетле еллардан бирле киелмәгән кара бәрхет күлмәген сайлап алды Якасына брошка кадады. Аксыл-сары чәчләрен әйбәтләп исле сабын белән юды, аны тарап, якалары өстенә таратып җибәрде. Аягына бәйрәмнәрдә генә кия торган оегын киде, иреннәрен әз генә буягандай итте, кершән ягынды. —Йә. ничек мин9—дип Жирәнчәч каршысына килеп басты ул. Жирәнчәч соклануыннан бер мизгелгә тынсыз калды. Анын каршысында кыланчыкланып бер искиткеч гүзәл кыз басып тора иде. Булса, үзеннән бераз гына өлкәнрәктер, бераз гына — Могҗиза!—дип шаккатып әйтте ул.—Әйдә, тизрәк барыйк. Бу матурлык беткәнче, дим. —Ә нигә бетсен? Мин синен өчен гел генә шушындый ич. Әби аларны борынгычарак каршы алды. Баш ия-ия исәнләште, күчтәнәчләре өчен рәхмәт укыды, нарат җиләгеннән пешергән пирог чыгарды, үзе ясаган шәрабне өстатгә куйды. аннары Җирәнчәчне мактарга тотынды: ул акыллы да. ул булган, тик менә тормышы гына ялгыз үтә иде, имеш —Ә бит кызны ярминкәдә сайлагандай сайлап тапкан,—дип куанды әби —Хәзергеләр арасында мондыен таба да алмассын. Мина хәзер үлсәм дә була. Бу балакаемны кайгыртасым калмады.—Әби карчыкларча туп- туры итеп Валядан сорады —Яратасынмы аны? Урысча ачык йөз, кунакчыллык күрсәткән әби алдында Валя да тартынып тормады: —Әйе. Яратам —Шуннан ул башында туган хәвефлс-җитез уйларында чуалып калды Яратам дигән сүз беренче тапкыр әйтелде бит, әле тормышы яңа башланып кына килгән шушы егетне чын йорәгеннән яратканын анлады. Үзе бит аның язмышына сорамый-нитми бәреп кергән иде— киләчәктә шатлыкка булырмы икән бу? Мин сезгә икона тотып фатиха бирәм. Карт бит инде мин. Яңадан күрешербезме-юкмы? Анысын бер Ходай беләдер. Йорәгем читлектәге кош кебек талпына Жирәнчәч белән Валя башларын иделәр. Мәрьям ана сурәтле иконаның бакыр кысасы аларның кайнар йөзләренә кагылып үтте. —Менә.—диде әби —Гел дә үзебезчә булды. Соңыннан алар озаклап фоторәсемнәр тезелгән альбомнарны карап утырдылар кечкенә Жирәнчәч, аның әти-әниләре, бабасы белән әбисе Валя болар арасында кайчан да булса үзенә дә урын табылыр шикелле итеп тойды. Жирәнчәч, унъеллыкны тәмамлаганнан соң, төзелеш һөнәрен сайлап алды: гади эшче-ташчы булып эшләде, техникумда укып чыгып, прораб булып китте. Валя белән тормышлары тыныч кына бер эздән, үпкәләшүләрсез, низагларсыз гына ага торды. Әби үлгәч кенә кайгырышып алдылар, васыятен үтәп, аны тиешле йолалары белән җирләделәр. Әбинең квартиры Җирәнчәчкә калган иде. Бераздан аны тәртипкә китерделәр, юдылар-җыештырдылар, үз иттеләр. Бер-берсенә дәрт-теләкләре кабынганда. Валя әйтмешли, еш кына шул “ояларына” килеп йөри башладылар Анда инде, үсеп килүче балалар ишетүеннән курыкмыйча, сакланып-нитеп тормыйча, мәхәббәт ләззәтенә бирелә иделәр. Кирза итекләр, брезент эш киеме дә киеп җибәргәч, үзе дә калынаеп киткән Җирәнчәчкә чын ирләр кыяфәте кергән иде. Бервакыт, ул төзелештә бетон плиталар күчертеп йөргәндә, анын янына, очып дигәндәй, тыны- көне беткән Валя килеп җитте. Чәчләре тузган, битләренә кызыл таплар бәреп чыккан, үзе нык каушап калган. —Син бушый аласыңмы'’—дип кабаланып сорады ул. —Алам,—диде Жирәнчәч, нәрсәдер булганын сизенеп.—Ни булды сина?—Ул. эшне күзәтүне урынбасарына тапшырды да, Валя янына килде. Атар якындагы бер кечкенә бакчага кереп утырдылар. Жирәнчәч баш киемен салып, тирләгән маңгаен сөртеп алгач, кабатлап сорады: -Йә, ни булды? —Митя исән! Мине военкоматка чакырып әйттеләр: анын умырткалары сынган, үзе хәрәкәтсез-телсез икән, шул хәлендә Валаам утравындагы госпитальгә озатканнар Шунда яңадан теле ачылган, ул табибларга үзенен кем, кайдан икәнлеген сөйләп биргән, гаиләсенең Ленинградта яшәгәнлеген дә әйткән. Военкомат белешкән: ул бөтенләй хәрәкәтсез ята, аны шул госпитальдә калдыра аласыз, әгәр теләсәгез, өй шартларыгыз мөмкинлек бирсә, алып та кайта аласыз, диделәр. Мин шундук тәвәккәлләп: "Алабыз ,—дип ычкындырдым да, менә синен янга йөгереп килдем. Ничек телисең, шулай эшлә. Сина артык йөк йөклисем килми, гөнаһ булыр. Жирәнчәч бер генә сүз әйтте: —Алырбыз,—диде. Үзе гаилә өстенә табигый рәвештә котылгысыз кыенлыклар төшәчәген чамалап уйга калды. Алар, икәүләп үз хисапларына юллама юнәттеләр дә, теплоходта Валаамга китеп бардылар. Юлда үзара бик аз сөйләшеп, һәркайсысы алдагы тормышы турында уйланып барды. Теплоход Балтыйк суын ярып бара, офыкта мүкләнеп беткән зур-зур ташлар, йөзәр еллык наратлар, җимерек монастырь биналары булган утрау 96 ОЛКГ ШИТИНСХИЯ ^ шәйләнде. Шул җимерек йортлар госпиталь икән, шунда үз-үзләренен кем икәнлекләрен дә оныткан сугышчылар—гарип-гораба мескеннәр көн күреп ята икән Валя белән Жирәнчәчне бер бүлмәгә алып керделәр Анда аларны корышып беткән, такта кебек катып калган, чәчләре кырып алдырылган, тере мәет кебек бер кеше каршы алды. Ул аерым коммунистик диңгез батальонының элекке командиры Митя иде Валя аны танымыйчарак торды Аннары, керфекләрен челт-челт йомгалап, иренә ташланды да, кагылыр- гамы-юкмы дигәндәй, туктатып катды. Митя хатынын күздән кичерде: —Шушында калдырырсыңмы0— дип ят. карлыккан тавыш белән сорады, ул инде күптән үзенен шушы язмышы белән килешкән иде. —Ни сөйлисең син0 !—дип кычкырып җибәрде Валя —Менә без сине атырга килдек,—дип Жирәнчәчкә ымлады, үзе анын белән таныштырып та тормады. Жирәнчәч санитарлар ярдәмендә Митянын җиңел гәүдәсен носилкага салды .Аннары носилканы Валя белән икәүләп күтәреп алдылар. — "Үрдәк"не алырга онытмагыз,—диде Митя, башы белән битараф кына ымлап. Носилканы теплоход палубасына кертеп куйдылар, үзләре анын янына чүгәләделәр Пассажирлар патубанын аргы башына юнәлде, шунда көлешеп, шәраб эчеп, гармун тартырга, җырлашырга, кызларга бәйләнергә теләделәр булса кирәк. Валя белән Жирәнчәч Митядан нәрсә булса да сораштырырга кыенсындылар Ә ул күзләрен күккә текәгән, йөзе бераз хәрәкәтләнүеннән генә үзе белгән ниндидер уйларга батканын чамаларга була иде. Менә ул Жирәнчәчкә күз төшерде дә: —•'Үрдәкне” —дип үтенде. Анын, күрәсең, бәвеле тотмый иде. Тегесе, ашы га-кабалана, саплы пыяла савытны уңайсызланып кына Митя га якынайтты, аны каплап, кечкенә йомышын үтәгәнен көтеп торды. Ленинградка кайтып җиткәч, Митяны пристаньнан өйгә кадәр носилкасында күтәреп кайтырга туры килде, чөнки тораташ такта булып каткан гәүдәне трамвайга да, таксига да кертеп булмый иде. Паша белән Коля авыру әтиләрен алып кайтачакларын белә иделәр, шуңа күрә носилка тирәсенә елышып, аптырап та, кызыксынып та, бөтенләй таныш түгел кешене күзәттеләр. —Балалармы?—дип сорады Митя, бер мизгелгә генә күзләрен йомып — Икесе дә минекеләрме? —Әйе, әйе,—дип кабаланды Валя —Игезәкләр! Юлда чиксез арган-йончыган Митяны аңа уңайлы булган кин ятакка салдылар, ә Павел белән Николайнын кроватьларын аның янәшәсенә, кухняга керә торган аралыкка сыйдырдылар. —Соңыннанрак җайларбыз әле тагын,—диде Валя Жирәнчәч кунарга әбисе фатирына кайтып китте. Икенче көнне иртән килгәч. Митянын гадәттәге сүзен ишетте: —Бераз ашыга төшсән икән. “Үрдәкне” Жирәнчәч. авыруга булыша алуына куанып, ярдәмгә ашыкты. Беренче көн ыгы-зыгы беләнрәк үтте. Валя әле ялда иде, ул ирен ашатты, бер сүз дә дәшмичә, озаклап янында утырды, сорауларын көтте Сорау тиз яңгырады: —Егет белән яшисенме0—дип кистереп бәрде Митя. —Әйе,—Валя төкереген йотып куйды. —Дөрес эшлисен Мин хәзер бернигә яраксыз тере мәет. Ә ул әле яшь күренә, төртмәле дә түгел шикелле. —Түгел,—дип раслады Валя, үзе җиңел сулап куйды —Сиңа кәгазь килгән иде бит “Югалды” дип.. Митя бер сүз дә әйтмәде. Аннары бераздан сорап куйды: —Мине күпме карарсын икән? җңр а нч. Гомер буе, диде Валя ихластан.—Жирәнчәч безнең гаилә кешесе ул. —Дөрес,—диде Митя тагын күзләрен йомып —Мин хәзер бернигә дә яраксыз —дип баягы сүзләрен кабатлады. Бер атнадай сон, Жирәнчәч “үрдәк” китергәч, Митя: ^ ТЫР өле.—дип үтенде.—Син бу йортта хуҗа. Ә мин фатирда торучы кебек кенә. Валяга әйт, минем белән аерылышырга гариза бирсен. Язылышырсыз —Нигә алай?—дип аптырап калды Жирәнчәч,—Болай да яшәп була ич әле. —Ярамый,—диде Митя —Балалар үсеп килә. Алар икебезнеке дә. Мина дөнья сасытып күп яшисе калмаган, үзең күреп торасың Дулкынланган-каушаган Валя, иренен ихтыярын үтәп, контордан- конторга чапты, аңлатты, ниндидер кәгазьләргә кул куйды, Җирәнчәчне атып барып та күрсәтте—янәсе, менә ул нинди. Контор-кәнсәләрдәге хатын- кызлар да аны гаепләмәде, төртмә сүзләр әйтмәделәр, кайгысы өстенә бәхет тә килгәненә куаныштылар, киңәшләр биреп, кәгазьләренә кул куйгач, загска җибәрделәр: ' —Әйбәт хатын син, гарип иренне дә алып кайткансың. Ә Җирәнчәнең әнә шул игелек-пзгелекләреннен әҗере ул сиңа,—диде загс мөдире, шундук аларны язылыштырып та куйды. Ватя түзмәде, загс бүлмәсендә үк елап җибәрде, чөнки күңелендәге икеләнү-шикләнүләре бик озак тинтерәткән иде бит Ә биредә бетеңдәй чит-ят мөдир. Валядан өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк булгангамы, мәсьәләне әнә ничек тиз хәл итте дә куйды. Туй кәмәле дә үткәрделәр. Митя караваты янында ук. Павел. Николай, Валя һәм Жирәнчәч —Син миңа лимонадка берничә тамчы шәраб тамыз, табиблар аны катгый тыйдылар тыюын. Әмма берничә тамчыдан гына зыян булмас. Без дә бит кешеләр! Митянын сонгы сүзләрен бигүк аңлап бетермәделәр, шулай да, чәкешеп, эчеп куйдылар. Соңыннан Митя, тиздән мәңгелеккә күчәсен сизенгән кебек, васыять шикеллерәк итеп әйтте: —Миндә бер көңдәшү хисе дә юк. Балалар да синеке, Жирәнчәч. Ә мин озакламый аяк сузармын инде. Кая инде миңа хәзер —Ул бу сүзләрен шундый ышандырырлык итеп әйтте ки, берсе дә ана каршы төшә алмады. Валя исә аның лимонадына тагын өч тамчы шәраб тамызды Ләкин йортка борчу керде—Жирәнчәч өйдән югалып-югалып тора башлады. Үзе авыз ачып бер сүз дә дәшми. Павел белән Николайны Митяга “үрдәк" бирергә генә өйрәтте. Ул инде кичке ашка да кайтмый, Валя белән дә йокламый иде. —Менә шулай, Митя, Жирәнчәч белән аралар өзелде шикелле. Үзенә яр булырлык берәр кыз тапкандыр, күрәсен —Сон, ул синең ирең бит... Сөйләшеп кара —Әй!—дип кул гына селкеде Валя.—Анысы аның кешеләр өчен генә бит. Тугызынчы Май—Жинү көне килеп җитте. Жирәнчәч бер күренде дә тагын чыгып югалды. Валя газаплана, дөреслекне белүдән курка: “Кемен бар синең?”—дип сорарга да кыюлыгы җитми. Тугызынчы Майга каршы төндә дә кайтмады ире. Ә иртән сәгать җиделәр тирәсендә, шалтыр-шолтыр килеп, җыела торган тимер арба күтәреп кайтып керде. —Митя өчен,—диде —Слесарь Ванька белән ясадык. Бүген Митя безнең белән бәйрәмгә чыгачак.. Валя түзмәде, анын муенына ташланды, елый-үбә, сүзләренә тыгыла иде ул: —Димәк, мине беркайчан да ташламаячаксың? —Билгеле, беркайчан да. Әле тагын да ныграк ярата төшәрмен,—дип, Жирәнчәч анын чәчләреннән сыйпады, шунда берничә чал бөртекләр дә күреп алды, ләкин бу хакта ләм-мим бер сүз дә әйтмәде. 7. .К. У . М 12 Митя исә шатлыгыннан нишләргә белмәде: —Орден-медатьләремне түшемә кадагыз. Гвардия билгесен дә. Аны өйдән носилкасына салып алып чыктылар, теге тимер арбаның арты бөгеп эшләнгән иде. Митя бераз гына күтәрелгәндәй итте, аны арбага күчерделәр. Бәйрәмгә куанычлары йөзләренә чыккан халык арасыннан, кызыл байраклар җилфердәве астында аны тартып алып та киттеләр Митянын пинжәгендәге орден-медальләре күнелле чынлый, ветераннар үзен елмаеп сәламли, атарнын да орден-медальләре чынлап ала иде. Азар Ленин исемендәге паркка кадәр бардылар, шунда бер буш эскәмиягә утырдылар. Митя яна төртеп чыккан яшел үләннәргә комсыаланып- сокланып карый, чыркылдашкан кошларны тыңлый, киенгән-ясанган халыкны күзәтә. —Ә шулай да Жинү безнеке' Безнеке бит, аңлыйсызмы? Мин дә. имгәтсл- гән, яразанган командир, үзебезнең Генералиссимус байрагы астында барам Шулаймы? — Шулай, Митя. шулай! Ул куанычлы тәэсирләреннән бик нык талчыккан иде, әмма сүзсез бәхетле йөзендә һаман да елмаю иде. Митя кайтуга йоклап китте. Бик озак йоклады. Икенче көнне дә аны уята алмадылар. Анын кулына кагылган Валя куркынып читкә атылды. Митянын кулы калай кебек сап-салкын иде инде. Кабере өстенә тәре куеп җирләделәр аны, нигезенә кызыл йолдыз да беркеттеләр, чөнки ул һәрвакыт махсус коммунистик дингез батальоны командиры булуы белән горурлана иде бит. Валя белән Жирәнчәчнен дә тормышлары, миллионлаган совет кешеләренеке шикелле үк. бер эздән җай гына тәгәри торды Жирәнчәч инженерлыкка укып чыкты, ә Валя исә тәки үзенең трамвайтроллейбус паркындагы эшен ташламады. Павел белән Николай да үсеп җитте. Берсе әтисе юлыннан китге— инженер булды. Ә Николай, Дипломатик Академияне тәмамлагач, Бельгиядәге СССР Илчелегенә эшкә тәгаенләнде һәм әти-әниләренә шуннан еш кына әле тегесен, әле монысын җибәрә торды. Жирәнчәч тагын да калынасп-авырасп китте, аның уттай янып торган чәчләре уна тоште. пеләшләре сизелә башлады. Борыны да киңәебрәк киткәндәй булды. Валя үзен яшь кызлар нәзбереклеге-пөхтәлеге белән карый, косметика кабинетына йөрергә дә акча кызганып тормады. Ул ябыга тоште, һич тә илле биш яшьлек калынайган хатыннар чалымы юк иде үзендә, киресенчә, тагын да зифарак күренә башлады ул. Ә Жирәнчәчкә кырык биш яшь тулды. Алар шау-шулы мәҗлесләрне яратмыйлар, шуна күрә бу вакыйганы да, бер-берсе белән ашыкмый гына сөЛләшә-сөйләшә. икәү генә билгеләп үттеләр. Әмма бу көнне көтмәгәндә генә Валянын эченә корт керде, йөрәге, нәрсәдер сизенгәндәй, борчылып-шоһбәләнеп тырпылдый башлады. Ул каршысында утырган Җирәнчәченә текәлеп карап торды. "Тәмам өлгереп жигге бу ир! -дип пошынып уйлады. Иренен шакмаклы күлмәге астындагы мускуллары уйнаклап тора, бераз май куна башлаган кин күкрәге коч- куәтен сиздереп бер күтәрелә—бер төшә, зур башы әле бер якка, әле икенче якка борылгалый иде. Китәр' Китеп барыр инде хәзер! Анын чәчәк атып утырган каендай яшь хатын-кыз тәнен бөгәр-сыгар чагы җитте, мин ана хәзер нигә кирәк, ди . л кемнеңдер аз гына ачылып, дерелдәп торган иреннәренә хисләнеп сөлектәй кадалыр, үзен дәртсендереп әле кул тимәгән берәр яшь тәнне иркәләр Никадәр гомер бергә үткәргән булсак та, мин ана ниемә кирәк"’ Ул хәзер шау чәчәктә кебек, ә минем, ничек кенә үземне сакларга тырышсам да. чәчәгем коелып бара бит инде. Мин аның өчен гадәтләнелгән бер хатын гына бит ." Ул моң-сагыш тулы күзләрен иренә текәгән килеш катып калды, Жирәнчәч бу карашны сизенде —Йә. нәрсәдән риза түгел син?—дип сорады. Хатыны тумыштан килгән гадәте буенча ярып салды: —Хәзер син миннән китеп барырсың инде. Мин сине менә дигән ир итеп өлгерттем, синдә шундый көч-куәт ташып тора, теләсә кайсы хатын- кызны бөгеп кенә салырсың Тормыш кануны шулай ул! Жирәнчәч үз гомерендә беренче тапкыр ана җикеренеп кычкырды: —Юләр! Ул урындыгын бәреп җибәрде, өстәлне әйләнеп чыкты да, Валяны җилкәсеннән тотып шундый итеп җилтерәтте, хатын күтәрелә төшкәч, бәйрәм күлмәген умырып төшерде, идәнгә шылтырап төймәләр коелды. Куркынып үзеннән ычкынырга азапланган хатынын урын өстенә атып бәрде, иреннәре белән анын ачылып киткән күкрәгеннән төртеп торган һәм бүртенгән “йөзем җимешләренә” сак кына кагылып узды. Гадәттәгечә түгел, ә ниндидер ярсу бер көч белән аны изә-сыта башлады, хатыны әллә бәхете ташудан, әллә авыртынудан, әллә бәреп чыккан дәрт-теләгеннән татлы^ынгыраша гына иде —Йә, нәрсә, “китәрменме”?—дип, Жирәнчәч тимердәй каты тәне тыныбрак торган арада әйтеп куйды:—“Китәрменме”?—ул хатынын кызганусыз-нисез һаман да изә иде әле. —Сөеклем —дип кенә әйтә алды Валя.—Сөеклем беркая да . үлгәнче бергә Еллар үтә торды. Алар әле һаман да бер-берләренә якынайганнан-якыная гына баралар шикелле иде. Кайчандыр дулкынландырып-борчып торган яшь аермасы үзеннән-үзе эреп бетте, ул буш бер нәрсә булып кына калды. Мин Җирәнчәчнс байтак еллар күрми яшәдем. Көннәрдән бер көнне халык арасында ул мине үзе туктатты —Синме бу?—дип гаҗәпләнде ул, әйтерсең, мин инде җир йөзендә бөтенләй булмаска тиештер кебегрәк итеп кенә. —Син9—минем дә гаҗәпләнүем аныкыннан ким түгел иде. Без, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, иптәш сыйныфташ укучылар турында истәлекләргә бирелдек: хәзер кем кайда икән, ә? —Исәнлеген ничек?—дип кызыксындым мин, ниһаять. —Үгез кебек!—дип мактанды Жирәнчәч.—Миңа ни-нәрсә булсын. Ә син ничегрәк? —Миңа төрле авыру-чирләр эт кебек ябышырга гына тора. Менә йөрәк тә шаярта башлады хәзер —Шәп түгел,—диде күңелсезләнгән Жирәнчәч.—Мин каивакытларда син язганнарны укыштыргалыйм, зур кеше булдын бит, ә үзең йөрәк дисен. Элегрәк очрашкан булсак, мин сиңа авырмаслык бер кинәш бирер идем дә... —Ә ничек итеп?—дип кызыксындым мин. —Бик гади ысул ул. Гомерең буе бер хатынны гына яратырга кирәк. Башка берәүгә дә карамыйча, чәчелеп-түгелеп йөрмичә. Гомерен буе... —Синең шулай килеп чыктымы? —Күреп торасын ич! -Әйе, сина бәхет елмайган. Көнләшәм. Тик менә сине соңга калыбрак очраттым шул, Жирәнчәч! Марс Шабаев тәрҗемәсе