Логотип Казан Утлары
Повесть-истәлек

ӘДРӘН ДИҢГЕЗ

1952 елның зәмһәрир суыгында мин Казанга килеп төштем Милләтебезнең сөекле улы. үзе исән чакта ук иат\р риваятьләргә әверелгән мәшһүр композитор Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев белән таныштым Шул танышлык, шул эчкерсез дуслык мин—яшь офицерның эчке дөньясын үз. әртте Маэстро яшәгән фатир җылылык, яктылык, нур. моң белән тулы иде Яшь аермабыз шактый б\ л\га карамастан, без аның белән бертуганнар шиксгле якыннар и<)ек Башкалар кебек )*• мин дә аның моңнарына гашыйк Ели очраштык Минем белән аралашып ул үэ яшьлеген, гаскәри елларын почетлы кызылармеец бу лып люргән вакытларын күз алдына китергәндер Без аның белән спектакльләр карадык, опе/эаларга йордек. Офицерлар йортына барып концертлар тылуладык Кышкы бу/юннарда карга бата-чума Казан урамнарын урадык Җәйге ял коннәрендә Идел буенда су коендык балык тоттык Пароходларның гудокларын, кошларның сайрауларын тыңлап бай табигатылең хозурлыгына сокландык Ул мизгелләр мәшһүр композитор очен дә. мин—яшь офицерга да бәхет үзе иде Салах абыйның кешелеклелеге. гадилеге, тыйнаклыгы, күңел байлыгы, рухи бөеклеге, серле музыкасы магниттай үзенә тарта иде Онытасым юк Аның сихри моңнары ерак, бик ерак еллардагы хәтер-хатирә ләрне искә тошерә. яшьлегемне Салих абый белән кат-кат очраштыра иҗатыма илаһилык, илһим. күңел күтәренкелеге өсти Табигатьтә нинди генә зәмһәрир суыклар булмасын, тормышта, җәмгыятьтә нинди генә каршылыклар, борчу лар тумасын, Салих Сәйдәшевнең үлемсез моңнары безнең күңелләргә җан җылысы өстәр Автор. У з. бәгырь, түрдән уз!.. Мина таныш булган хәрбиләрнсн һәммәсе дә кыю иде, ә син, күрәм, югалып калдын. Капитан килгән, Асюшка, ул— безнен уртак кунагыбыз. —Уртак кунаклар белән уртак тел табуыңа мин шатмын, Салих,—диде хатыны. — Шуның белән, Асюшка, мин бәхетлемен дә инде. —Бәхет-сәгадәт турында аягүрә гәпләшмиләр. —Алайса уртак кунакка самавыр куеп җибәр. —Сабыр ит. бәгырь Асюшка, өстәлгә ашъяулык җәясе иде. “Гафу!"— дип. композитор үз бүлмәсеннән чыгып китте, аның артыннан хатыны иярде Мин япа-ялгызым калдым. Тынлык. Ак дивардагы фоторәсемнәргә күз төшердем, аларнын карашлары гүя пианинога текәлгән. Әйтерсен лә, Кави Латыйп (1927)—шагыйрь, прозаик. • Вакыт канатында*, *Хотер теманы», вИ/кен а/.лыш» ҺА5. китаплар авторы. Казанда яши. алар маэстроның музыка коралы янына утыруын түземсезлек белән котәләр. “Гомер—мизгелләрдән тора, һәр мизгеленнән файдалан, ижтиһат кыл. маэстро",—дип әйтәләр сымак әлеге сурәтләр. Композитор зур дулкынлану белән пианинода “Әдрән диңгез” көен уйнарга кереште.. —Җырлап та биримме... Хәлдән килгән кадәр, әлбәттә: Әдрән диңгез, гүзәл диңгез, Күп яуларны күргән диңгез. Тау батыры Искәндәргә Жан дәвасын биргән диңгез. Әдрән диңгез, даулы диңгез. Тирәләре таулы диңгез. Хәлен җуйган син бөркеткә Шифа бирсен изге диңгез-з-з... —Жан дәвасын биргән диңгез! Искиткеч итеп әйтелгән. Ә көе күнелне үстерә, җилкетә, шул вакытта сагышка күмә. Әйтер идем, күнел үзлегеннән җырлап тора. Мең рәхмәт сезгә, Салих абый. Мәнге яшәгез! Салих абый белән мин гел очрашам, ул яшәгән йорт юл өстендә генә. Анын янына мин узып барышлый да керәм. Йортның текә баскычларын саный-саный икенче катка менәм дә, маэстро белән Асия ханым яшәгән квартирның ишеген ачам. Аш-су белән кухняда маташкан Асия ханым мине елмаеп каршы ала: “Ә, син—яшь капитан икән, әйдүк!.. Салих абыен көтә үзенне. Көтә генәме, сагына да. Телендә ике исем: берсе—Әдрән диңгез, икенчесе—син. Ишетәсеңме, әнә “Әдрән дингез’'не башкара. Анын моңнарын “Гөлнара” балетына кертмәкче. Ишеккә сөялеп, мин “Әдрән дингез"не тыңлыйм. Көй, дингезнен үзе шикелле, дулкын-дулкын: сурәте, тасвирланышы, холык-фигыле. мохиты белән дә. Дингезнен үзе сымак ул җанлы, тере, алай гына да түгел, күзле, телле, серле. Менә, диңгез көй булып минем белән сойләшә, серләшә. Кәләштәй иркәли, яшәргә, ижтиһат итәргә көч-дәрт, илһам бирә. Шулай да көйне тыңлаганда, күнелдә ямансулык, моңсулык, юксыну хисләре өстенлек итә кебек. Мина әллә шулай тоела гынамы?.. Күнел—диңгез, диләрме әле? Алайса, Салих абыйнын күнеле—океандыр... Бәләкәй чакта ул мон чишмәсендә коенмадымы икән? Мон анын тәнендә тугра-тамга булып калмадымы, күңеленә сенмәдеме икән? Мон ана Хак Тәгалә әмере белән күктән иңмәдеме икән? Сәйдәш моны әллә күктән йолдыздай җиргә атылып төшкән бер кошмы? Ә бәлки ул оҗмах кошы сайравыдыр? “Әдрән дингез”не тыңлаганда айкалган-чайкалган диңгез күз алдына килә. Ул бер өермә-давыл күтәрә, бер тынып кала, елмая-көлә. Салих абыйны газиз анасы тудырып, диңгез бишегендә тибрәтә-тибрәтә үстермәгәнме?.. Юк, ул—Жир улы, Җир кешесе, чөнки хәят-тормыш үзе дингез, гомер—дәрья ич, ага да ага... Кинәттән генә ишек ачылу сәбәпле, минем уйларым өзелде. —Ә син икәнсең, бәгырь,—диде Салих абый, пианино артында утырган килеш. —Гафу итегез, ишек ачылуга мин гаепле... —Сөялүне яратмый ул, түргә узган кешене хуп күрә. —Иясенә охшаган, димәк... Кыскасы, гафу, Салих абый. —Нәрсә гафуланасын. . Кыюрак бул. Батырныкы замана икәнне онытма. Әйтергә кирәк, батырлык та, матурлык та—икесе дә горурлык, бигрәк тә синен кебек яшь чакта. Хәер, яшьлек—үзе матурлык. —Бүлдердем мин сезне, Салих абый. Кичерегез!. —Юкка хафаланма, “Әдрән дингез”ен мин яңадан уйный алам —Уйнагыз, ялварып сорыйм. “Әдрән диңгез”не мин йөз мәртәбә дә тыңлый алам. —Алай ук кирәкмәс, һәр нәрсәнең үз чамасы бар. Үзара әйткәндә, бәгырь, мин гомерем буе бер көйне язам, аккордлары, интонацияләре, бизәкләре генә үзгәчәрәк шикелле. Минем көйләрем аваздашлар... Идел- Жаек буйларында йөрмәсәм, Төркстан сахраларында булмасам, “Озын сәфәр" дә, "Шәрекъ биюе” дә, "Әдрән диңгез” дә тумас иде. Яланнарда, далаларда, бер йотым суга тилмереп яткан яралы гаскәриләрне үз күзләрем белән күрдем Күрдем генә түгел, җәрәхәтләрен үз кулларым белән бәйләдем. Гаскәриләрнең, бәгырь, йөрәкләрен дә бәйлисе бар иде. “Әдрән диңгез йөрәктәге ярага дәва, шифа ул. “Әдрән дингез”не язар өчен озын сәфәр, бормалы юллар үтелде. Әйдә, бәгырь, син дә кушылып җырла, йөрәк ярсулары басылмасмы?.. Әдрән диңгез, гүзәл диңгез. Күп яуларны күргән диңгез. Тау батыры Искәндәргә Жан дәвасын биргән диңгез... Тау батыры Искәндәрне син белергә тиеш, син хәрби кеше Өстендә китель, баш киемен диңгезчеләрнеке... Ә минем шуны беләсем килә: нинди яуларда булдың син. капитан0 Искәндәр тау батыры, ә син кем?.. Үзең белән мине озын сәфәргә. Әдрән диңгезгә алып китә аласыңмы?.. Инде, озын сәфәр чыгып, диңгездәге кораблар кәрванын күрәсе килә. Бик килә!.. —Килгәнен беләм. Салих абый Ләкин диңгез—иксез-чиксез дәрья бит ул. —Менә шуны әйтмәкче: мин—капитан, ләкин диңгезнеке түгел, ә җир капитаны Композитор утырган урыныннан сикереп торды: —Ничек алай? —Казан Кремлендәге дивизиядә хезмәт итәм мин. — Кораб йөртмисеңмени0 —Кызганычка каршы, йөртмим, Салих абый. —Минем шикелле пехотинец, димәк. Ә нигә алайса диңгезчеләр киемендә? —Чик сакчысы идем мин. —Ничек чик сакчысы? —Диңгез буенда хезмәт иттем Аннары милләтебез мәркәзе—Казанга кайту ниятеннән, үзем сорап пехотага күчтем. Хәрби званием—капитан. —Алайса, мишәрләр әйтмешли, менә сиңа куласа-тамаша... Инде, бәгырь. Әдрән диңгез белән нишлибез? —Ул үз урынында кала. —Син болай мина ошыйсын. Тик менә минем шикелле үзендә пехотинец икәнсең. Диңгезче булсаң, кораб йөртсәң иде. Әдрән диңгезне күрсәм, үләргә дә ризамын Ярдәм ит син мина яшьлек хыялымны тормышка ашырырга Синен элемтәң зур, танышларын күп... Разведчик түгел микән син? Штрафниклар ротасына эләктем дип сөйләнәсеңдер генә әле. Инде штрафниклар белән эш итәсен икән, син мине, капитан, гади бер штрафник сыйфатында, корабка утыртып, Әдрән диңгезгә алып кит. Күпме штрафник, хәтта әсирләр дә дәрьяларда йөзә, дөньялар гизә... Ялварып сорыйм, коткар син мине бу мәгънәсез, мәнсез тәэсирлектән, әсирлектән, моңга сусаудан... Татар—ул дөньяларга сибелгән. Әдрән диңгез ярларында да безнең милләттәшләр гомер сөрәләрдер әле. Тау батыры Искәндәргә җан дәвасы биргән якларга бара калсак, безне алар: Ничек килдегез сез безгә? Батмаенча диңгезгә?— дип, жыру белән, каршы алмагайлары?! Әдрән диңгезнең картасын табасы иде... —Табарга тырышырмын, Салих абый... Сүземдә тордым: бер очрашуда ана мин диңгезләр һәм океаннар Атласын бүләк иттем. Әдрән диңгезнең яр буйларына урнашкан, формасы-күренеше белән күн итекне хәтерләткән Апеннин ярымутравын күргәч, ул болай диде —Күн итектәй бәләкәй бер җирдә ничек яшәмәк кирәк, батмаенча диңгезгә0 ' Бәндәләргә мәрхәмәтле вә шәфкатьле, изге диңгездер бу' Фатыймаи-Зөһрә Е лдан артык якыннан аралашканнан соң, минем тышкы кыяфәтем вә эчке дөньям үзенә җәлеп иткәндерме, көтмәгәндә генә, Салих абый болай дип әйтеп куйды: —Сине мин, бәгырь, бер гүзәл белән таныштырам. Таныштырам гына түгел, кавыштырам да. Башкодалык вазифаларын да үз өстемә алам Үзенне белмәгән, күрмәгән кәләш кулына биреп, ятлар кочагына кертәсем килми. Туенда, ишек төбендә түгел, ә түрдә утырырга исәп тотам. Моны мин уйнап түгел^уйлап сөйлимен. Операга, "Чио-Чио-сан”га йөрисеңме? —Йөрим. —Димәк, ул сиңа ошый. —Ошый. —Операсымы, әллә артисткасымы? —Операсы да, артисткасы да. — Мин үзем дә, сагышлы опералар иҗат иткән, маэстро Пуччини музыкасын тынлап, күңелемә ләззәт, шифа табам. “Тоска”, “Богема”, “Чио- Чио-сан” булсынмы?.. Сүз уңаеннан әйтим, “Кәккүк”, “Рокыя”, “Комсомол мөнәҗәте” дигән җырулары белән халыкка билгеле булган Солтан Габәши "Чио-Чио-сан"ны татарчага тәрҗемә кылган иде. Әмма сәхнәдә куелмады. Кулъязма килеш калды. “Чио-Чио-сан” ролен башкаручы, сопрано тавышлы безнең уртак таныш солисткага килгәндә, ул гүзәл. “Чио-Чио- сан”ны күрсәң, миннән сәлам тапшыр үзенә һәм иҗатта да яна уңышлар телә. Кем белә, Аллаһы Тәгалә боерган булса, бәлки минем музыкаль әсәрләр дә опера сәхнәсенә менәр? Ул солисткага әле минем тарафтан тудырылган арияләр дә башкарырга туры килмәгәе?.. Йә, Йода, шулай була күрсен иде. Үзем дирижерлык итәр идем. Без белгән “Чио-Чио-сан”, әйе, гүзәл. Әмма ул сина пар түгел. Урыс драматургы Александр Островскийнын “Бирнәсез кыз”ын караганың бармы?.. Лариса образы аша драматург хакыйкатьне учка сала, күзләребезне ача түгелме?.. Салих абый мине таныштырачак вә кавыштырачак кызнын исеме Фатыймаи-Зөһрә икән. Фатыйма-и-Зөһрә!.. Ике исемле кыз мине сихерләде түгелме? . Ул минем колак төбендә дә янгырый, күнел түрендә дә яши. Шушы исем белән кояш бата, ай калка, йолдызлар җемелди, ак карлар ява, тәрәзәләргә кышкы сурәт, бизәк төшә. Урамнардагы диварлар, ташлар телгә килә. Пушкин урамындагы бер катлы кирпеч йортның ишеген ачып керүгә, мин Фатыйма белән Зөһрәне күрәм. Фатыйма апа мин яшәгән иортнын хужабикәсе, ә Зөһрә анын бердәнбер кызы. Туры килә бит, беренчесенең мулла кушкан исеме Фатыйма булса, икенчесенеке—Зөһрә Өчәүләшеп, өстәл артына чәйләргә утырдык исә, кылт итеп, минем исләремә Салих абый әйткән бер исем: Фатыймаи-Зөһрә төшә. Кайчак мин хужабикәнен кызына “Фатыймаи-Зөһрә” дип эндәшкәнемне үзем дә сизми калам. —Соңгы вакытта син әллә нәрсә сәерләндең,—ди кызның әнисе. —Синең өчен мин хафалана башладым Андый түгел кебек идең, күз алдында үзгәрдең. Әйтер идем, бик тә кыска вакыт эчендә. Синен белән әллә берәр нәрсә булдымы? Хезмәт иткән урынында дип әйтимме? Әллә авылда яшәүче әниеңнән берәр хәтәр хәбәр килдеме? Читтә, еракта, Кара дингез буйларында калган хезмәттәшләреннән күңелсез хат кермәдеме? Өстеңнән шикаять язмадылармы? Берәр хәрбиен бәхетсезлеккә дучар булмадымы? Әллә, мәйтәм, берәр хатын-кыз башыңны әйләндердеме?.. Фатыйма апа миңа шушындый сораулар яудыра һәм җавап көтә. Чәйле чынаяк тоткан килеш миңа озак итеп карап утыра. Үзенең бер генә соравына да җавап ала алмагач, өстәл яныннан торып китә. Бүлмә буйлап йөри- йөри дә биленә таянып болай ди: — Ничә айлар кузгалмаган билем кузгалды. Мин бит сине балам кебек якын күрәм. Кызым Зөһрә ул турыда белә, ә син ләм-мим, авызына су капкансың. Сине композитор Салих Сәйдәш янында еш була, диләр. Әллә үзенне ул сихерләдеме? Аны Әдрән диңгезгә сәяхәткә китәргә җыена дип ишеттем, шул дөресме?.. Ниһаять, әнисенә кызы Зөһрә кушыла: —Салих абыйнын колагына әйт але. мөмкин булса, ул миңа Әдрән диңгезне тасвирлаган күренешләрне алып кайтсын пае —Табигать күренешләренме? —Әйе, шул арны. —Чыннан да рәссам булырга җыенучы бердәнбер кызымны сөендер але. Зөһрәнен бер хыялы бар —Нинди хыял? —Әнием, зинһар, әйтә күрмә, ул тормышка ашмаячак... —Нинди хыял, яшерми генә әйтегез инде... —Зөһрә кызым Салих Сәйдәшнең сурәтен ясамакчы. Концерт вакытында... —Әнием, яшьлек серемне ача күрмә. —Ачам, кызым, күпме яшерергә мөмкин. —Әйтәсенне әйтеп бетер. Фатыйма апа. —Әйтәсе сүземнең ахыры шул: концертта Салих Сәйдәш дирижерлык иткәндә, кызымның ясаган эскизлары бар инде. —Менә яңалык. —Салих абыйнын үзенә җиткерә күрмә, үтенеп сорыйм,—диде Зөһрә, дулкынланып. —Гүргә кергәндә дә әйтмәмен. —Сиңа үләргә иртәрәк әле,—диде Фатыйма. —Салих Сәйдәшне Әдрән диңгез якларына сәяхәткә озатасын бар. Изге сәфәрләр теләп икендедә дога кылачакмын. — Минем күзаллавымча, композиторнын скульптура сурәте болай булачак: шома ак маңгай, дулкынланып торган чәчләре, ап-ак якасына таккан кара күбәләге. Ун кулында тирә-якка аһәң таратып торган тылсымлы таяк Өстендә ыспай гына дирижерлык костюмы Пакь кеше сурәтенең төсе дә ак булырга тиештер. Бәлки мин аны ак мәрмәрдән эшләрмен. Мин анын ак бизәкле музыкасыннан пакь моңнар ишеттем. Салих абыйнын көйләрен тыңлаганда жан да. тән дә чистара, сафлана. Әйтерсең лә алар сине ак ефәккә төрә... —Оныта язганмын, сина хат бар,—диде Фатыйма ханым. —Менә ул. Сәлам-хат. сугыш вакытында безнең Тау якларына Мәскәүдән күчеп килгән Гөләндәм туташтан иде. Анын белән мин үзем фронтка киткәнче. Татар Тимәшс дигән күрше авылда укытучы булып эшләгәндә танышкан идем. Минем беренче гыишкымны Нәкый ага Исәнбәтнең дә күргәне бар. алай гына түгел, алар танышлар да. Шул мин укыткан татар авылында танышканнар иде 1943 елнын ахырларында, каты сугыш барган көннәрдә, без—бер төркем яшьләр авыл клубы сәхнәсендә ' Галиябану" пьесасын куйган идек Гөләндәм—Галиябану, мин—Хәлил булып уйнадык. Безнен якка килеп чыккан язучы, тамашачы сыйфатында залда утырып, безне йотлыгып карады Карады гынамы, шулай ук без—яшьләр уздырган мәҗлестә дә катнашты, түрдә Гөләндәм белән серләшеп утырды. Ул мәҗлестә Гөләндәм авыл яшьләре исеменнән Нәкый аганы туган көне белән котлады Бу халәттән нишләргә дә белмәгән Казан кунагы каушавыннан I оләндәмне үпте. Соңыннан белдем, Нәкый ага Тау ягына татар халык мәкальләрен туплау нияте белән килгән булган икән Татар Гимәшенен күршесендәге Сериле авылы турындагы "Сериле—икмәк иле. он иле .—дигән әитемнен өч томлык "Татар халык мәкальләре"нә керүе— авыз ижатын халыкнын үзеннән җыюына мине гәмам инандырды Сүз унаеннан әйтим. Нәкый агага кадәр безнен якта тагын бер мәшһүр кеше— мандолинада уйнаучы виртуоз Исмәгыйль һилалов булган иде инде Юк сугыш барганда түгел, сугышка кадәр үк, утызынчы елларның ахырында Исмәгыйль аганын монлы мандолинасын тыңлаганда мин малай гына идем әле Шулай да аның моңы күңелемә сеңеп калды. Чәчләремә чал кергәч, мин ул мандолина һәм анын уйнаучысы турында “Мандолина—яшьлек сазым дигән шигырь иҗат иттем, ә Сара апа Садыйкова аңа көй язды: Уйна, чынла, мандолина. Яшьлегемне искә ал. Озак яшәдек җанга-җан, Тагын да янымда кал Мандолина, мандолина, Юлдашым син гомергә. Яшьлектә дә, чал чакта да, Монлы сазым, без бергә Акбүз атлар канат булган Дәртле елларны сөйлә. Сулар кичкән, утлар үткән Данлы җырларны көйлә. Унҗиде яшьтән миңа чын мәгънәсендә утлар-сулар кичәргә туры килде. Минем белән бер сафларда “Сериле—икмәк иле, он иле" егетләре дә бар иде. Гөләндәм шаһит, ул мине һәм минем шикелле аркага биштәр аскан мыексыз егетләрне, карга бата-чума, кырлар, яланнар аша. Канаш станциясенә кадәр җәяү озата килде. Безләрне, качмасыннар дип, кораллы милиционерлар юл өстендәге авылларны читләтеп узарга мәҗбүр иттеләр. “Бозау" вагоннарын паровозга тагып, аларга без—рекрутлар утыргач та, якыннарыбыз белән саубуллашырга рөхсәт итмәделәр. Эшелон кузгалып киткәндә, минем Гөләндәмем, сөекле туташым, чуен баганага сөялеп калды. Шуннан бирле ул, өзелеп, минем белән кавышуны көтә... Аны мин оныта алмыйм, үзен дә, шигъри исемен дә. Ә Салих абыйның телендә (телендә генә микән?) икенче исем—Фатыймаи-Зөһрә!.. Аның теләге—кыз белән мине таныштыру гына түгел, ә кавыштыру да. Белгәнемчә, маэстро ике сөйли торганнардан түгел, үз дигәнен эшли, тормышка ашыра торган кеше. “Кирәкми! Таныштырма да, кавыштырма да. Исеме җыр сорап торган Гөләндәм исемле сөйгән ярым, өзелеп көткән кәләшем бар минем",—дип әйтәсем булган икән үзенә. Чыннан да, әйтеп салган булсам, кулы белән авызымны капламас иде әле. Ул андый кырыс-хирыслардан түгел. Юк, түгел! Шулай да үз сүзен сүз итә торган сыйфатлары күзгә күренеп, бәрелеп тора. Үз сүзен сүз итмәсә, теләгенә, максатына ирешмәсә, шундый илаһилыкка күтәрелә алмас иде. Юк, маэстро белән сүзгә килү, бәхәсләшү, анын әйткәнен кире кагу мөмкин түгел. Анын һәр сүзе, кем әйтмешли, каккан казык! Шигырь белән җенләнгән бер бәндә буларак, “казык” дигәч, аның белән янәшәдә “язык” сүзе булырга тиеш шикелле Әйе, бер үк вакытта ике кызны сөю минем өчен языктыр, әлбәттә. Ә бит маэстро минем күнел түрендә гүя пәйгамбәр булып утыра. Шулай итеп, Фатыймаи-Зөһрә белән танышу-кавышу, ничекләр итеп, язык, гөнаһ булсын?!. Бигайбә! Тагын шунысы, Салих абыйнын башкодалыгыннан баш тартсам, аны рәнҗетүем, кәефен төшерүем, күңеленә яра салуым ихтимал. Ә бу инде Салих абый тарафыннан шедеврлар язылмаячак дигән сүз. Юк, Салих абый кебек Салих абый булган кешене күңелсезләндереп, минем татар музыкасына аяк чаласым килми. Килми! Киресенчә, татар музыкасы чәчәк атсын иде. Әлеге кыз белән танышырга, кавышырга телимме, теләмимме, композитор үтенечен мин канәгатьләндерергә тиешмен. Тиешмен! Икеләнүләр, шикләнүләр бетсен, тузганаклардай очып китсен. Минем урында бүтән яшь кеше булса да Салих абый тәкъдименә ул баш-аягы белән риза булыр иде. Ничек инде шундый зыялының сүзен аяк астына саласын?! Юк, кыюлыгың, батырлыгың җитмәс... Моң-аһән, музыка Тәңресе бит ул— Салих Сәйдәш! Ни сәбәпләр белән Салих абый үз өстенә димчелек вазифаларын алмакчы әле? Ә бит кушу, әмер-боерыклар биреп гашыйк булырга мәҗбүр итү мөмкин түгел. Композитор моны аңламый микәнни? Мин теләмәсәм, ул кыз мина ошамаса, күңелемне жалеп итмәсә?.. Уңайсыз, алай гынамы, четерекле хәлдә каолым түгелме? Бүтән яр кирәкми, минем үз Гөләндәмем бар, дип, Салих абыйга ничекләр итеп әйтергә?. Йә, Хода, бирсәнә кыюлык! Әйтергә икән, әйтергә, бүген булмаса. иртәгә! Аннары сон булуы мөмкин Әйе, мин ихтыяр көчемне югалтмаска, үз мәхәббәтемне саклап калырга тиешмен, хәтта мәжбүрмен' Фатыимаи-Зөһрә белән безнең аралар тирәнәеп китсә, нишләрмен?. Мин бит ут белән су арасында: йә яначакмын, йә батачакмын— мәхәббәт утында, сөю дәрьясында. Мин Гөләндәмне өзелеп сөям: ничә елдан бирле үзе белән хатлар алышам. Ялга чыксам, тизрәк аны кайтып күрергә ашкынам Күптән түгел генә аның туган авылында (Мәскәү кызы булса да, ул Татар Тимәшен туган авылы дип саный иде) очрашкан идек, сөйләшеп, серләшеп туя алмадык. Күзгә-күз карашып, күпме генә серләшсәк тә, әйтәсебез бетмәде, калды. Хәер, мәхәббәт серле ул. Тылсым артыннан тылсым, бигрәк тә берен Таһир, ә икенчең Зөһрә булганда... Яшьлегендә Салих абыинын мәхәббәте нинди булды икән? Ни исемле кызны үзенен беренче гыйшкы. күнел чәчәге итте икән? Беләсе генә иде. Спектакльләрдә Мәйсәрә, Сәрвәр, Гөлйөзем, Фәридә, Зөһрә... исемле кызларга жырлар багышлаган ул. Шул тикле кызларны ничек сөяргә мөмкин? Юк, Салих абый тәгаен берне генә сөйгәндер, анын мәхәббәте бер генә булган, күзләре, уйчан, зәңгәр күзләре шулай, диләр. Анын беренче тапкыр өзелеп, онытылып сөйгән яры ни исемле булды икән? Сафия дә, Асия дә түгелдер Бәлки, шагыйрь Блок күкләргә чөйгән Валя-Валентинадыр’.. Сорыйсы гына иде Салих абыйдан. Әйтер микән? Әллә ул анын сереме, чишелмәс тылсымлы сереме? Ә бәлки әйтелмәгән васыятьтер'’ Ә бәлки әйтелгән васыятьтер? Кем колагына әйтте икән ул беренче мәхәббәтснен исемен?.. Юк, яшьлегендәге сөйгән ярынын исемен сорап, Салих абыйны борчымаскадыр... Бәлки анын күңеле болай да яралыдыр Ә менә Фатыимаи-Зөһрә белән маэстро очраштырсын иде. Минем Гөләндәмем буй-сынга, чибәрлеккә Фатыймаи-Зөһрәдән кимме, артыкмы'’ Гөләндәмнең холкы, сабыр теле—сары алтын. Ә Фатыимаи- Зөһрәнеке нинди? Үз-рен тотышы, эчке дөньясы, гомумән мәнфәгате, мина карага мөнәсәбәте?.. Мин—яшь буйдак. Фатыймаи-Зөһрәне күрергә теләк белдергәч, Салих абый: “Сабырлык! Сабыр иткән морадына ирешкән”,—дип әйтеп куйды. Минем өчен бу көтелмәгән җавап иде Көннәр, атналар, айлар узды. Жәй җитте Очрашкан, күрешкән саен Салих абый телендәге шул бер исемне— Фатыймаи-Зөһрәне искә төшерә: —Таныштырам дигәч, бәгырь, таныштырам инде... —Озаккарак китте түгелме? —Озак—азак түгел әле ул. —Фатыймаи-Зөһрә бәлки ул сезнең хыял гынадыр? —Юк. хыял түгел, Фатыйма-и-Зөһрә бар ул. яши. Ул кайчандыр синен туган якларда, Сембер җирләрендә яшәгән. —Ә хәзер кайда? —Күк белән җир арасында, Зөһрә йолдыз шикелле, исеме дә Фатыймаи- Зөһрә бит анын. Төскә бик тә матур үзе. —Эшкә ничегрәк? —Анысын өйләнешкәч сынарсың инде Күпме белеп, үзен эшләтеп караганым булмады. Тегү-чигүгә оста. Музыкант, моңлы милли көйләрне ярата Үзе дә җырлый, тавышы бәгырьгә үтә. “Уел", “Сибелә чәчәк", “Зәңгәр шал", “Һаваларда йолдыз”, "Бәгырем” кебек халык җырларын башкарганын тыңлаганым бар. —Җырчымыни? —Жырчы Әмма без белгән “Чио-Чио-сан” кебек арияләр башкармый, әлбәттә. —Фатыйма-и-Зөһрәне музыкант та дип әйттегез, ә ул нинди музыка коралларында уйный? —Нәкъ син әйткәнчә, берсендә генә түгел, әллә ничә коралда уйный белә ул: мандолина, скрипка, пианинода. Кыскасы, гашыйк булырлык кыз: “Агыйделдә йөрсәң иде Камыштан көймә үреп; Былбыл булып, гөлгә кунып, бәгырем. Сөйләшсәң иде күреп”,— дип, сиңа өмет итәргә генә кала. Юк, танышу вә кавышу минутларын көтәргә дә кирәк булачак. Сабыр җепләрең өзелә күрмәсен... Июль аенда без кавыштык, әмма Фатыймаи-Зөһрә белән түгел, ә Гөләндәм белән. Юк, сабыр җепләре өзелүдән түгел, яшьлектә вәгъдәләр бирешкәнгә. Ә яшьлек вәгъдәсеннән дә изге вәгъдә бар микән? Юктыр! Гөләндәм белән өйләнешкәнче, Фатыймаи-Зөһрәне күрергә теләсәм дә туры китерә алмадым. Салих абый аның белән таныштыруны гел суза килде. Ә инде өйләнүемне үзенә хәбәр иткәч, ул миңа суынды, алай гынамы, минем белән очрашудан, гәпләшүдән кача башлады. Кыскасы, аның өчен мин ят бер кешегә әверелдем. Соңгы очрашуны санамаганда мина карата Салих абый шушы мөнәсәбәттә, шушы халәттә үлеп китте. Ә минем халәтем гүргә керерлек иде. Үземне мин Салих абый алдында гаепле дип хис иттем. Үзем генә белгән гаепне ничәмә еллар күтәреп йөрдем. Шул озын вакыт эчендә Әмирхан Еникинең Салих Сәйдәшев мәхәббәтенә багышланган “Гөләндәм туташ хатирәсе” дигән әсәре басылып, укучыларның күңелләренә үтеп керде. Сәйдәшнең беренче сөйгән яры Гөләндәм исемле булган икән, дигән кыйсса бөтен җиһанга таралды. Әсәргә нигезләнеп, мин үзем дә фәкать шулай уйладым. “Кандыр буе”нда (К. Тинчурин, С. Сәйдәш музыкасы), “Чын мәхәббәт”тә (Т. Гыйззәт, С. Сәйдәш музыкасы) тикмәгә генә Гөләндәм образлары бирелмәгәндер дип сөенеп йөрдем... Татар академия театры ишегалдындагы йорт, Сәйдәш вафат булганнан соң, ятим, үксез хәлдә калды. Шулай да анын ишеген, бигрәк тә караңгы төннәрен, йолдызлар сүнгән вакытларда кемдер ачып-кереп йөри кебек тоела иде. Бәлки, ул йорт иясе, Салих абый рухы булгандыр?.. Әгәр якынлашсам, минем белән очрашудан качып китәр кебек иде ул Фатыймаи- Зөһрә өчен үпкә тота—дияр идем мин. Ниһаять, Салих абый торган йорт музейга әверелде, тантаналы төстә ачылды. Әмма мин анда барырга ашкынмадым. Ятим, үксез йортта мәңгелек җанны, йорт иясен, Салих абый рухын яшәтәсем килде. Музей йорты ачылганда дөнья яңгыратып музыкалар уйналгач, төнге җан, йорт иясе, Салих абый рухыннан җилләр искәндер кебек. Шулай булып чыкты да, йорт-музейга әверелгәч, инде мин әлеге җанны Салих абыйның ишегалдында очрата алмадым. Әмма музей-йортның икенче катындагы диварда эленеп торган бер экспонатка—гарәп әлифбасы белән язылган язмага тап булдым. Салих абыйның беренче гыйшкы Фатыймаи-Зөһрә язмасы икән ул!!! Ул язманы диварга теге төнге җан, йорт иясе элмәдеме икән? Моны ул үз белдеге беләнме, әллә Салих абый рөхсәте белән эшләдеме икән? Тирән сер дөньяга ачылган ич! Шулай итеп, Салих абыйның гүргә кергәнче теленнән төшмәгән исем, беренче һәм сонгы сөйгән яры, Гөләндәм түгел, ә Фатыймаи-Зөһрә булган икән!!! Фатыймаи-Зөһрә турында шундый риваять бар... Ул—Сембер кызы бер бай гаиләсендә туа, балачагы да шул шәһәрдә уза. Үсмер яшендә әти-әнисе белән Казанга күчеп килә. Мәркәзебездә яшәгәндә Сәйдәш, өйләренә йөреп, кызга музыка дәресләре бирә, милли җырлар өйрәтә. Шул еллар арасында ике яшь йөрәк гашыйк булып, кавышырга телиләр. Әмма кырыс язмыш аларнын юлларын ике якка аера. Салих унсигез яшендә өстенә шинель, башына шлем-буденновка киеп, башта Оренбургка, аннары Төркстан якларына китә. Мәхәббәт уты белән янган кыю йөрәкле Фатыймаи-Зөһрә, сөйгән егете Салих белән кавышу теләгеннән, ерак шәрекъ җирләренә сәфәр тота. Кыз, Төркстаннын атышлар барган, туплар яңгыраган төрле төбәкләрендә була. Әмма сөеклесен очрата алмый. Ниһаять, Ташкентта урнашкан милләттәшләре, татарлар арасында яшәп кала. Айлар гына түгел, еллар да уза. Сабыр канатлары сынарга җиткән чибәр туташ бер әфганлы 14 ЛА ТЫ ЙП мөселманга кияүгә чыга Ватан сугышы башланыр ашыннан, анын ире репрессиягә эләгә. Фатыймаи-Зөһрә чит җирдә ике кьпы белән кала. Уй- сагышка баткан сәгатьләрдә, хисле яшь ханым үзенен беренче мәхәббәте турында кызларына сөйли, ә кайчакларда, каләм готып, истәлекләр яза. Тора-бара кәгазьгә төшкән язмалар берничә дәфтәргә әверелә... Ләкин ул көтмәгәндә каты авырып китә Үләр сәгатьләре җиткәч, язмаларны кызларына тапшыра Әниләренең үгтәренә генә билгеле булган мәхәббәтен бәндәләргә, мир-дөньяга белдермәс өчен, кызлар дәфтәрләрне яндыралар. Шулай итеп, сөю уты сүнә. Бер төркем татар һәм башкорт артистлары белән (Рәшит Ваһапов, Әсма Шәйморатова. Фәйзи Бнккинин. Мәҗит Илдар) үзенен иҗат концертларын Ташкентта үткәреп йөргән көннәрдә. Салих Сәйдәшен Фатыймаи-Зөһрә Солтанова белән очрашкан дигән сүз йөри Шулай булгач, Салих абый мине Фатыимаи-Зөһрә кызларынын берсе белән таныштырырга вә кавыштырырга хыялланмадымы икән'’ Яшьлегендә Салих абый сөйгән Фатыймаи- Зөһрәнен бер кызы үз әнисенең исемен (Фатыймаи-Зөһрә булып) йөртмәдеме икән? Ир канаты ат була -С алих абый, сезгә мин олы бер мишәр агайдан сәлам алып килдем. Кабул итсәгез, тапшырам. -Казан каласында яшәүче мишәрмени? —Сәлам тапшыручы агай Казанныкы түгел, читтән килгән кеше. —Син. бәгырь, килгән саен бер мишәрдән сәлам тапшырасың, күпкә китте түгелме? —Димәк, сезне кырыкмаса кырык жирдә, кырык илдә кайнап торган самавыр көтә Беләсезме, мин кемнән сәлам алып килдем?.. Якташым Зариф Бәширидән! —Хәтерлим мин Зариф абый Бәширине... Кәрим абый Тинчурин шикелле “Мөхәммәдия'- мәдрәсәсендә укыды. Язучы иде. Шигырьләр, хикәяләр, әдәби мәкаләләр язды. Укымышлы кеше. —Тукайны да, Такташны да күреп белгән икән ул. Алар турында дулкынланып сөйләде. Үзенә Тукайдан тәнкыйть сүзе эләгүен, Такташ белән ниндидер бер шигырь өчен низагка керүен дә әйтте. —"Таң кызы” дигән шигырь өчен бугай, ул чакта мин дә Ташкентта идем. Минем шикелле ул да шәрекъ якларын күңеленә хуш күргән бер бәндә . Сәлам тапшырды дисен Бәгырь, Зариф абый Бәшири исән димәк. Ә бит ул шактый олы яшьтә. Мина абый булса, сиңа—бабай кеше. Сакал үстереп җибәрмәгәнме сон? -Юк —Хәтерем ялгышмаса, Кәрим абый Тинчуриннан ул тик бер яшькә генә кече Тукай замандашы Тукай турында, замандашларына багышлап истәлекләр китабы язганын беләм. Туган тел китабында “Чуаш кызы Әнисә” дигән повесте да бар икән. Милләттәшләребез “Чуаш кызы" белән таныш. Ә син, бәгырь, ул әсәрне укыдыңмы? —Кызганычка каршы, укырга туры килмәде. —Шулайдыр, Октябрь җил-давылларына кадәр үк нәшер ителде бугай ул. —Ә сез укыдыгызмы9 —Укыдым, Буада чуаш хоры белән җитәкчелек иткәндә укырга мәжбүр булдым. "Чуаш кызы Әнисә” белән танышырга Фәтхи Бурнаш тәкъдим итте Зариф абый Бәшири хәзер ниндирәк: кыяфәте, дөньяга карашы, хәл- әхвәле. кәеф-сафасы дип әйтимме? —Күнеле күтәренке дип әйтмәс идем. Өфе белән Казан юлын күпме таптыйм, ә замандашларым турында язылган истәлекләремне аерым бер китап итеп чыгару һаман унай хәл ителми, ди. Казандагылар аны яратып ук бетермиләр дип хафалана. Илле еллык иҗат стажы булып та, ул әле Язучылар союзы әгъзасы түгел икән! Ә болай тышкы кыяфәте ыспай күренә: яна костюмнан, галстуклы, башында фетр эшләпә. Зыялы, аксөяк икәнлеге күзгә бәрелеп тора. —Чандыр гәүдәле, ябык чырайлы, йөзендә елмаю нуры. —Элек тә шундый иде ул. үзгәрмәгән икән —Тау ягы авылыннан—Чүтидән икән ул! Минем үги әбием дә шуннан. Минем бабай, хатыны—ягъни әбием дөм сукырайгач, Чүтидән үги әбине икенче хатын итеп алган Әниемнеке кебек үк исеме дә Сәйриҗиһан. Шуларга өстәп, әниемнең әтисе—Төхфәт бабай кече кызына да Сәйриҗиһан исемен кушкан Кыз бала язмышы—канатлы кош язмышы: берсе еракларга очып китсә, барыбер Сәйриҗиһан исемле икенчесе янда кала икән. Шулай, көннәрдән бер көнне, кече Сәйрижиһанны Чүти авылына җайдак егет урлап киткән Өзәнге нәселеннән булмадымы икән ул егет, ди Зарифҗан мин сөйләгән кызның язмышы белән кызыксынып. Чүтидә Рәхим бабай нәселен шул кушамат белән йөртәләр. Беләсеңме, Рәхим кем булып чыга—Шәкүр каракның әтисе!.. Элек-электән, ат белән эш иткәнгә, Шәкүрләр нәселенә Өзәнге кушаматы бирелгән. Шәхсән мин үзем Шәкүрне “Карчыга” дип атый идем. Аның күзләре бик тә үткен, адәмне генә түгел, вә галәмне дә үтә күрә иде. Бала еласа, кинәттән үлеп китсә Шәкүрнең күзе тигән, дип әйтәләр иде. Бала белән генәме, мал-туар белән дә шулай. Ә Шәкүрнең күзләре чынында исә колынга, атка җан өрә, җан кертә иде. Шәкүр күккә караса, йолдыз атыла, һавада очкан кош җиргә кадалып төшә, дип тә сөйлиләр иде. Адәм белән генә түгел, галәм белән дә эш итәрлек, эш йөртерлек кеше, гөнаһ шомлыгына каршы, җиде ир туганы белән ялгыш юлга кереп китте, ат урлау белән шөгыльләнде. Җиде гөнаһкярнең җидесенә дә “Ат карагы” дигән бер мөһер сугылды. Шәкүр вә Зиннәтҗан Рәхимовлар атылды. Калган оч ир туганы: Әхмәтҗан, Хөснетдин вә Ади, ат урлаганда тотылып, Шәкүр белән Зиннәтҗаннан элегрәк, йә кыйналып, йә суга батырып үтерелде. Тагын ике ат карагы—Фәхретдин белән Алим һәрбере унбишәр ел патша төрмәсендә утырып чыкты Рәхим картның бары бер улы гына—Мөхәммәтҗан гына приказчик иде, анысы да агалары урлаганны сатты. Бер ул гына, үз үлеме белән—үпкә авыруы белән үлде. Шәкүр карак, алтмыш алты ел гомер сөреп, шунын кырыктан артыгын ат урлауга багышлаган. Ә үзен Чуашстанга кергән Батыр өязендәге бер авылда тотканнар, чукынмаган чуаш хатыны йортында чәй эчеп утырган чагы булган. Батыр—Жәлчек төбәгендә чукынмаган чуашлар да бар. Үзләре мәҗүсиләр, исемнәре төрки: Илбәк, Мирза, Назыл, Ахун... Кәримә, Сәлимә. Әнисә Унтугызынчы гасыр ахырында яшәгән жырчы-шагыйрә Әминәдә чукындырылмаган чуаш кызы, Чүтидән унбиш чакрымдагы Өч иле авылыннан. Ә чукындырылган чуашлар ул авылны үзләренчә Вишпүрт дип атыйлар Чукындырылмаган чуашлар татар җырларын үлеп ярата.. Шәкүр дә алар янына борынгы татар җыруларын тыңларга йөргән. Авылдашлары сөйләвенчә, Шәкүр мәҗлесләрдә карчыклардан мөнәҗәтләр әйттергән Тирә-як авылларда яшәүче ярлы-ябагайларга ярдәм иткәнгәме, аны изге кеше дип санаганнар. Бу, якты дөньядан битәррәк, Шәкүр теге дөньядан, ахирәттән курыккан. Үзен хажи дип исәпләп, мәчет картлары белән бергә намаз укыган, хәер-сәдака биргән, ураза тоткан, корбан чалган. Кирәк икән, динебез хакына канатлы атымны чалырга да ризамын, дигән. Чүги каһарманы Шәкүр вә анын бәбкәчләре турында төрле риваятьләр бар. Ул инде халык авыз ижатынын бер пәһлеванына әверелде. Шәхсән минем үземдә дә кыю йөрәкле авылдаш турында тарихи әсәр язарлык мәгълүматлар бар. Әмма ул конкрет образ “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасында тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп тасвирланган. Пьесадагы ат караучы Миңлегалине тамашачы, сөйләгән сүзләрен ишетеп, сукыр булса да, таный. Сәхнәдә генә ул Миңлегали, ә чынбарлыкта, тормышта, валлаһи дип әйтәм, ул Шәкүр карак! Драматург, әйтерсең, Шәкүр каракнын сүзен-сүзгә язып алган! Искитмате! Күпме гомер сөреп, үзем белгән кеше сурәтен сәхнәдә күрәм, сөйләгән сүзләрен үз колакларым белән ишетәм Мәшһүр Сәйдәш безнең якта үзе булган. Шәкүр карак белән очрашкан, сөйләшкән, бер өстат артында утырган, бер самавырдан, өф-өф итеп, чәй эчкән диләр Әлеге чукындырылмаган инкә-жинги йортында очрашканнар, имеш... —Сатам тапшыруын сузылды түгелме, бәгырь? Хәер, зыяны юк, чирек гасырга бер тапшырылган салам. Зариф абыйны, соңгы тапкыр, гастрольдә чакта, Ташкентта очраткан идем. —Шәкүр карак белән сезнең хакта бер риваять бар икән. —Кемнән ишетген? —Зариф ага Бәширидән. —Ниндирәк икән ул? —Болайрак ул. Салих абый Сембер якларыннан бормалы вә сикәлтәле юллар белән кайтканда, көзге янгырлы көнне, авыл кырыендагы бер йортка ике кеше килеп керә. Берсенен башында эшләпә, икенчесендә кәләпүш икән Көтелмәгән кунакларны күргәч, өйдә аш-су әзерләп маташучы гарип бәндә бик нык кызыксына: —Эт тә йөрмәс һавада сезне монда нинди җилләр ташлады? Нәрсә эзләп йөрисез?.. Мал табылсын дип. җаныгыз да җәл түгел, ә? Сәүдәгәрләрдер инде. Бикле тартмаларыгыз әйтеп тора. Алтын-көмеш белән тулганга охшый... Алла колы түгел, алтын-көмеш колы ул адәм дигәнең. Тартмаларыгызны ачыгыз!. Эшләпәле белән кәләпүшле музыка кораллары тутырылган футлярларны ачарга мәжбүр була. — Нәмәрсә бу?—дип, каныгуын дәвам итә гарип-бөкре бәндә, борылмалы-сырылмалы, музыка коралын күргәч. —Жиз сыбызгы да буламыни? —Сина җиз сыбызгы булса, чын исеме аның—быргы!—ди эшләпәлесе. Олы тартма ачылып, төрле гармуннар күрсәтелә. —Хаҗи йодрыгы хәтле генә гармун да була икән!—ди гарип. —Ә бусы кынгыраулы гармун Сәүдәгәрләр түгел, сез—музыклар икән, мин— мужикны гафу итегез!.. Мужиклар арасында яшәгәч, мужик булмый хәлең юк. Кем әйтмешли, ата мужик үзе дә, анын ага казы да мужиктан. Мужиктан мужик туа, музыктан музык була. Минем мужиклык сәләтем: ат җигү, ат иярләү . Сез мине бу гарип-бөкре димәгез! Минем дә хаҗи шикелле канатым—ат-аргамак. Каз канаты кат-кат була, ир канаты ат була!.. Нәкъ җырдагы сымак Ә сез музыклар, нинди сәләткә ия?.. Әллә, мәйтәм, сез музык әйберләр белән сәүдә итүчеләрме? Алай икән, көмеш вә бакыр акчаларыгызны өстәлгә чыгарып салыгыз! —Эшләпәлесе дә, кәләпүшлесе дә үзләрендә булган акчаларын тиененә тикле өстәл өстенә куярга мәжбүр булалар. —Сез, җәмәгать, чыннан да музыклар икән!—ди гарип. —Без артистлар,—ди кәләпүшлесе. —Музыклар түгелмени?—ди гарип. —Без вә музыкантлар да, вә артистлар да,—ди эшләпәлесе. —Гармунда кайсыгыз уйный?—ди гарип. —Мин дә, Салих та—икебез дә,—ди кәләпүшлесе. —Ә жиз сыбызгыда кем уйный? —Салих Сәйдәш! —Хәзрәти... Гарип әйтер сүзен әйтеп бетерә алмый, шул чак ишектә, үзе белән берничә кешене иярткән, озын буйлы, кин җилкәле, таза гәүдәле сакалбай күренә. —Хуш киләсез, Хаҗи!—ди хужабикә. —Хаҗи бабай килде! Хаҗи бабай килде!—ди хужабикә кызы, аяк астында бөтерелеп. —И, тәкъсир!—ди гарип. —Әссәламегаләйкүм, абзыйлар!—ди мәһабәт кыяфәтле бәндә. —Вәгаләйкем әссәләм!—ди өйдәгеләр, шул исәптән алар арасындагы ике музыкант та. —Абзыйларны йөзләреннән таныйм, безнең милләт кешеләре,—ди пәһлеван гәүдәле сакалбай. Хаҗи дип йөртелгән карт түргә барып утыра да: —Дога кылып алыйк,—ди ул. — Хуҗабикә, син дә кушыл. Мәҗүсилектән ислам диненә күчәргә вакыт. Әйдә, кыз балаң белән бергә, син дә кабатла. Абзыйлар башладык... Бисмил-лаһир-рахманир рахим. — Хаҗинең догасына ике музыкант та кушыла... —'“Шараитэл-иман”ны беләсез булса кирәк,—ди хаҗи, сәламләү догасы укылгач —Без икебез дә мәдрәсәләрдә укыган шәкертләр,—ди кәләпүшлесе. — Мин үзем дә, Сәйдәш тә... Сәйдәш исемен ишеткәч, хаҗи утырган урыныннан торып, мәшһүр музыкантка ике кулын суза: —Йа рабби, хәзрәти Сәйдәшне дә күрергә насыйп икән,—ди ул.—Нурлы йөзенә күзләремне тутырып, туйганчы карыйм әле... Сөбханалла! Сөбханалла! Күз тимәсен, минем күзләрем каты, диләр. Минем бәбкәчләрем синен "Кара урман", “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе” җыруларынны бик тә яратып җырлыйлар. Ничек әле?.. Калдич, калдич Казан сөлгесе, апасыннан матур сенелесе... —Татарларда көй чыгару язык санала,—ди хуҗабикә.—Ә үзең минем күрәзәчем гарип белән парлап җырлыйсын. Бәләкәчең дә кушыла. Шулай булгач, язык, мәйтәм, казык башында,— ди Хаҗи. —Хәзрәти Сәйдәш җыруларын мин урамда да, урманда да җырлыйм: Карурман аша, Кошлар сайраша. Башлар адаша,— дип кычкырып җырлап җибәрсәм, бөкрелегем онытыла,—ди гарип. —Әйе, мин япа-ялгызым да, парлап та җырлыйм. Моны күпләр белә. Ә менә хәзрәти Сәйдәш җырлаганны тыңлыйсы иде. —Сүз тыңлап кына булса да җырла, хәзрәти Сәйдәш,—ди хаҗи.— Телисеңме, мин сиңа ир-егет канаты—аргамак бүләк итәм. Дәшмисең... Күрәзәчем, син дә, мин дә, без—икебез дә дивана!.. Хәзрәти Сәйдәшнең карыны ач, шул сәбәпле дәшми ул. Ач карынга ничек җырламак кирәк?! Алайса, ашап-эчеп алыйк. Табынга рәхим итегез, карендәшләр! Мужикмы син, музыкмы син—аштан беркем дә олы түгел. Юк, түгел!.. Ашап-эчеп алгач, хаҗи тагы үз сүзен дәвам иттерә. —Йә, хәзрәти Сәйдәш, кәефең күтәрелдеме? Сәйдәш тын гына утыра. Ә хаҗи үзенекен сукалый: —Бушлайга җырлата дип уйлама, ир-егет бәхете җидедән—җидегәннән дигәндәй, сина мин җиде көмеш бирәм.. Инде үз кулларың белән алырга риза түгел икән, Аллаһы боерса, Мәккәгә хаҗга баргач, сиңа исәнлек- саулык, иминлек теләп, ул җиде көмешне хәер-сәдака итеп бирәм, Кәгъбә ташын үбәм... —Рәхмәт, кирәкмәс,—ди Сәйдәш. —Сүзегезне тынлап, жыруларны гармун уйный-уйный җырлармын, дустым Фәйзи белән бергәләп, әлбәттә. —Мен рәхмәт!—ди хаҗи. Өч җыру өчесе рәттән уйнала да, җырлана да. Әлеге өч жырудан соң, “Баламишкин” башкарыла. Иң соңгысы итеп, “Казан каласы микән” җырлана: Казан каласы микән, Кама баласы микән0 Әллә кайтып китәргәме. Әллә каласы микән?.. —Бәбкәләрем, чыннан да әллә каласызмы?—ди хаҗи, җыруны тыңлаганнан сон. —Калсагыз, үзегезгә һәр көнне кырык бәлеш пешерер идек. 2. .К. У.. Л* 12 Әмма ләкин музыкантлар казырга ризалык бирми... —Шунын белән риваять бетәме?—диде Салих абый. —Әйе. бетә. -Юк. бетми, бәгырь. Хажи анарны—музыкантларны пар атлар белән Иделнен ун ярында урнашкан Зоя шәһәрчегенә кадәр озата килә Үзе белән күрәзәчесен, гөнаһсыз җан гарипне дә аза.. Юлда, хаҗи, тәфсилләп, бик тә тәмләп ат урлау ту рында сөйли Белмисез, егетләр, ат урлаунын рәхәтен, ләззәтен белмисез, ди Менә карангы тон. ди. Ындыр аркылы килеп, сырт капканын аздында туктыйсын. Йортта эт орә башлый, син тынынны чыгармыйча. күләгә төсле тын торасын Шул арада аргамак җаныем абзарында пошкырып куя. йөрәкләр тиздән кавышуны сизгәнгә кытыкланып китә, сулышлар кысыла башлый. Капка астын казып йортка керәсен дә. салават укып, агуланган икмәк, ит кисәкләрен эткә ташлый торасын. Бер ярты сәгатьтән Аллага тапшырып эт җан тәслим кыла. Абзар ишегендә чабата хәтле йозак була. Бисмилла әйтеп, отмычка белән келт итеп борасын да, йозак шылт итеп борынын күтәреп куя. Абзар ишеге ачылуга, карабодай басуындагы төсле хуш исләр анкып китә. Аргамак җаныем, көяз кызлар төсле, кызыл билле прәннек кимергән кебек, кетер-кетер печән кимереп яга. сылу кыхзар көлгән кебек, көязләнеп пошкырып куя Барып ялыннан тотып сыйлагач, бәгырем, килденме дигәндәй, пуф итеп бер сулап ала. Шуннан иренен боргычлап, акрын гына сырт капкадан чыгарасында, әгүзе- бисмилла әйтеп атланып, әйдә Гфф! Менә шул чагындагы рәхәтне әйтәм, кыз куенына керүләрен бер якта кала шул Калтырап, дерелдәп торган нык гәүдәсен аякларын белән шундый итеп кочаклыйсың. Таһир Зөһрәсен дә алан кочаклый азмагандыр. Йөрәкләрен оҗмах рәхәтләрен сизә инде шул чагында Сикергән саен бөтен гәүдәсе уналты яшьлек кызнын күкрәкләре дерелдәгән төсле дер-дер килә. Менә шул дерелдәүләрдән йөрәк майларын эреп китә, әитсрсен лә. зәмзәм күлендә йөзәсеңмени, малай... Анын көчле күкрәгеннән болыт-больгт булып чыккан сулышларын, дулкын- дулкын булып уйнап торган ялларын, тояк тавышларын, матур кызлар кулында уйнаган кайчы төсле колак уйнатуларын, барысын-барысын да йөрәк белән сизеп торасын Шул чакларда үзеннен гәүдәңне аның гәүдәсе белән бергә туып үскән кебек итеп сизәсен. Аның җаны синең җанына тоташып, ат белән бер кеше була да кала. Шул кадәр җанлы якынлык була.. Их. егетләр, ат урлаунын тәмен, ләззәтен белмисез... Их, шайтан алгыры, тел юк аны аңлатырга!.. Шуңа күрә бик күп кеше аның тәмен дә белми Кой-мон. җыру чыгарырлык ул ат урлауның тәме, рәхәзе, ләззәте!.. Шушы чуклы-чуклы сөйләм сүзгә-сүз "Зәңгәр шәл”гә килеп керә... —Димәк. Мәккәгә-хаҗга йөрүче пәһлеван гәүдәле мәчет карты—хаҗи шул ук Шәкүр карак дигән сүз?! —Анысын мин өзеп әйтә алмыйм... Мәшһүр язучы, Чүгм кешесе, Шәкүр каракның авылдашы, замандашы Зариф Бәширинен раславына караганда. Тау ягы халкы композитор Салих Сәидәшев вә Шәкүр хаҗи мәҗүсилеккә инанучы чуаш инкәсе-җингис йортында очрашканнар дип сөйли килде... Салих абый Сәйдәшев вафат булганнан сон. мин үземнен яраткан җырчыларым Рәшит абый Ваһапов белән яшьтәшем Венера Шәрипованы ияртеп, туган якка кайттым. Бер атна эчендә Батыр-Жәлчек төбәге аркылыга-буйга үтелде. Милләттәшләребез янында гына түгел, чуаш авылларында да концертлар бирелде. Шәхсән мин татар вә чуаш телләрендә шигырьләр сөйләдем. Җырчылар җырладылар. Кайда гына булсак та, Рәшит Ваһапов белән Венера Шәрипова башкаруында татарлар да. чуашлар да аеруча "Кара урман ны, "Казан сөлге”сен. "Зәнгәр шәл”дәге Мәйсәрә җырын яратып тыңладылар, артистларны аягүрә алкышладылар Өч авылда оч чуаш хатыны балачакта үз күзләре белән Сәйдәшне күрүләрен, әле генә уйналган көйләрне, җырланган җырларны композиторның үзеннән ишетүләрен әйттеләр. Икенче юлы әлеге җырлар язылган тәлинкәләрне алып килүебезне үтенделәр... Әйтергә кирәк, бәхеткә каршы, үтәдем мин аларның үтенечләрен. Мона чуаш Халык язучысы, якташым Илбәк шаһит Шул ук елны, ягъни 1959 нын көзендә, авылындагы бер туган сеңелесенең йортында, Уфадан кунакка килгән, Зариф ага Бәширине эзләп таптым вә соңгы тапкыр аның белән күзгә-күз сөйләштем. —Мәшһүр Салих Сәйдәшевкә минем сәламемне тапшырды имы’—диде ул. —Тапшырдым. —Сәйдәш замандашы булу үзе бер бәхет бит ул! —Алайса, сездән дә бәхетлерәк кеше дөньяда юктыр?.. Сез, Зариф абый, Тукай, Такташ, Шәкүр караклар замандашы. —Сәйдәшнеке дә!—диде язучы, үткен күзләре белән миңа карап. "Шәкүр каракны күргән күзләр!”—дидем мин, уйга талып. Аннары, Урмайга күрше—Өчиле-Вишпүрт авылында туып үскән, шагыйрә Әминә1 турында чуаш мәдәниятен, әдәбиятын биш бармагы шикелле белүче карт әдиптән сораша башладым... Алты аргамак, бер акбүз ат— жидесе җиде канат,— дигән Әминәкәй үзенең “Уй-сагышларым” җыруында. Ир канаты ат булуын шагыйрә җиделәтә раслый түгелме?! “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы сәхнәдә куелганда, аргамаклар-атлар дигән канатлы сүзләр ир-егетләр авызыннан кат-кат әйтелә, җырлана. Әйе: Каз канаты кат-кат була, Ир канаты ат була... Аргамаклы, акбүз атлы-канатлы ир-егетләрнен тормыш юлы җыруларга тиң!.. Югары суднын хөкем карары белән, барлыгы унике кеше, шул исәптән Шәкүр Рәхим улы Рәхимов (Шәкүр карак) вә тагын сигез ат карагы, бер тикшерүче, бер халык судьясы, бер авыл советы рәисе, 1926 елның 17 декабрендә, Советлар илеңдәге халыкның санын алу башланыр алдыннан төнгә каршы үтерелә. Шәхес культының бер корбаны булачак Кәрим Тинчу- риннын “Зәңгәр шәл” драмасы, Салих Сәйдәшев язган яңа оригиналь музыка белән беренче тапкыр сәхнәдә, шул канлы декабрьдән соң нәкъ биш көн узгач, 1926 елның 22 декабрендә куела. Гомерләре Вакыт-хөкемдар тарафыннан өзелү сәбәпле, унике татар кешесе, унике ир-егет, унике милләттәш, унике диндәш “Зәңгәр шәл” драмасын караудан мәхрүм булып, аның тылсымлы музыкасын тыңлый алмый. Унике татар, унике милләттәш илдәге халык санына керми кала. Тәгаен, шуңадыр Сәйдәш тарафыннан “Зәңгәр шәл” драмасына язылган музыка унике милләттәшебез истәлегенә ераклардан матәм моңнары булып ишетелә. Юк, аларга гына түгел, ә бәлки мәшһүр композиторның үз истәлегенә дә. Әйткәнемчә, Шәкүр карак вә аның әшнәләре 1926 елнын 17 декабрендә атыла. Ә Салих Сәйдәш әлеге милли фаҗигага нәкъ егерме сигез ел тулгач, яман шештән вафат була. Жандагы-тәндәге, жәм гыятьтәге - илдәге яман шешләр канатлы-аргамаклы җырлы-моңлы Шәкүрләрне, Сәйдәшләрне алып китә. Милләтебез өчен ике көн тоташ матәм көне: 1926 елнын 17 декабрендә Шәкүр Рәхимовлар атылып үтерелә. 1954 елнын 16 декабрендә Салих Сәйдәшев үлә. Ерак еллар аша Идел, Чулман, Зоя, Карлы, Өбрә болыннарында аргамакларның үз җайдакларына тавыш-аваз биреп, кешнәүләре ишетелә Аларга Сәйдәш җырулары-моңнары, Шәкүрнен көйләп әйткән азаннары, укыган догалары кушыла... ‘Соңыннан мәҗүси шагыйрә Әминә турында. К. Латыйп тарафыннан поэма язылып, әсәр шул ук исемдә өч телдә: татар, чуаш, урыс телләрендә дөнья күрде (авт искәрмәсе). Шәкүр карак кебекләрне парны халык тудыра. Әгәр Шәкүрнең исеме, җисеме Александр Пушкинга мәгълүм булса, йә Пугачевны, йә Дубровс- кийны тасвирлаган сымак, ул Шәкүр образын үзенен аерым бер әсәрендә, тәгаен сурәтләр иде. Ә бәлки Шәкүр карак турында рәсми мәгълүматлар туплап, аларны. “Пугачев тарихы’’ шикелле китап итеп тә чыгарыр иде. Совет хөкемдарлары Шәкүр каракны ГПУ ярдәмендә юк итә. Бу сер түгел. Ул елларда советлар властына икмәк тапшырырга теләмәүче теге яки бу авылдагы крестьяннар төркеме дә бандитлар өере дип атала һәм хөкемгә тартыла. Әйтергә кирәк, бу гадәти хәл булып исәпләнә. 1921 елдан 1954 елга кадәр, ягъни утыз өч ел эчендә генә дә, Советлар илендә дүрт миллионга якын кеше хөкем ителә, шулардан—642980 кеше үлем җәзасына тартыла, ике миллион ярым кеше төрмәгә ябыла, 765180 кеше йә сөргенгә озатыла, йә яшәгән урыныннан куыла... Үлем җәзасына тартылган 642980 кеше арасында Шәкүр карак та бар. ГПУ пулясыннан үлү—үзе бер каһарманлык ул. Шәкүр карак вә аның унбер милләттәше Казан төрмәсендә атыла. Шәкүр каракнын исеме миңа әниемнең җырлаган бишек җыры, күкрәк сөте, сөйләгән әкиятләре вә риваятьләре аша каһарманлык булып керде. Шулай булгач, мин гүрдә ятучы әниемә хыянәт итә алмыйм. Биш ир-бала дөньяга бүләк иткән әниемнең "Бәбкәләрем, ир канаты—ат була”,—дигән канатлы сүзләре үземне белгәнемнән бирле күңел түремдә... Тәкъдир тактасы С ин, бәгырь, минем полкташым бит әле... —Ничек ул алай? —Кем әйтмешли, алай түгел, калай... Казан Кремлендәге дивизия командованиесе, (комиссары Минһаҗ Сәйфи булган) “Кызыл Армия маршы” өчен, мине беренче тапкыр татар полкының почетлы кызылармеецы иткән иде. Шулай итеп, без синең белән полкташлар-яудашлар булып чыгабыз.. Марш дивизиянең беренче татар укчы полкына багышланган иде. Дивизиянең бик тә сәләтле капельмейстры минем танышым иде, маршны, анын белән бергәләп, оркестрлаштырдык. Биш полкның гаскәриләре алдында, почетлы кызылармеец исеме турында приказ укылганнан соң, комдив Якуб Чанышев хәрби форманы мина шәхсән үзе бүләк итте, ул ноталар белән бергә сандыкта саклана. Ә хәзер дивизия командиры кем? —Полковник Автандилов. —Нинди милләттән? —Төгәл белмим, үзен, Дагстаннан бугай. Ә сугыш вакытында дивизиянең башында генерал Фатыйх Булатов торган. —Пороховой Фатыйх түгел микән?.. Шул исемдә спектакль бар, музыкасын мин язган идем. Халык әйтмешли: Буй-сыннарын бигрәк матур. Исемнәрең Фатыйхкай; Тешең энже, йөзен көзге, Күзен йолдыз, кашын ай... —Матур гына түгел, ә батыр да ул генерал Фатыйх Булатов... Минем командир аны күкләргә чөя. —Синен командирын сугышта кем булган? —Штрафной батальон командиры Бер биеклекне яулап алган өчен генерал Булатов анын түшенә Александр Невский орденын таккан. —Ә син үзен нинди гөнаһларың өчен штрафниклар ротасына эләктең? —Казанда, миләттәшләрем мәркәзендә яшисем килгән өчен. —Алайса, син, бәгырь, анлы гөнаһкяр икән Туган җиренне әйтмәдең бит әле син? —Элеккеге Сембер гобернәсе, Буа өязенә кергән, хәзерге Чувашиядәге бер авылдан мин, Салих абый. —Буа дигәннән, ак чехлардан азат ителгәч, анда мин бер музыкаль студия оештырып җибәргән идем Мин фортепианода, ә дустым Фәйзи Биккинин- ны скрипкада уйнарга өйрәттек. Оркестр оештырдык. Татар һәм чуаш хорлары төзедек Чуаш каччаларынын-яшьләренен “Веш, веш, куккук!”— жыруын сузып җырлаулары әле дә колак төбендә. Татарчасы: “Оч, оч, кәккүк!", бугай? —Шулай, Салих абый. —Әллә син, бәгырь, чувашча беләсеңме? —Белмим дип әйтмәс идем. “Оч, оч, кәккүк”не чувашча җырлап биримме'.’. —Алайса, мин пианинода уйныйм, ә син җырла... Асюшка, чуаш- юлдашнын җыруын тыңларга чык... Маэстро пианино артына барып утырды да, “Оч, оч, кәккүк”не көйли башлады... Веш, веш. куккук, веш куккук... —Булдырдык бит, бәгырь. Үзенә рәхмәтләр яугыры... —Мин сезнең әйткәнне үтәүче генә... Сезгә зур рәхмәт, Салих абый! —Чуаш җыры “Оч, оч, кәккүк"не әйтәм, пентатоникага корылган, биш нотадан тора. Ул бигрәк тә борынгы татар, башкорт, чуаш халыкларының көйләренә хас.. Минем дустым, драматург Фәтхи Бурнаш та чуаш җырларын белә иде: “Каи, кай Ивана...”—дип җырлап җибәрә иде. Фәтхи дусның “Хөсәен мирза” драмасына, “Камали карт” исемле пьесасына мин музыка яздым. “Хөсәен мирза”дагы “Бибисара” җыры бик тә матур чыкты: Бөдрә талга басып сайрый Сандугачның назлары. Кунар урын таба алмыйдыр Тулган күндем зарлары Чын сөюдән кемнәр яна. Гүр азабын шул ала. Йөзеңә баккан, хәсрәт ала, Бибисара-бичара... Тирән фаҗигале драма ул, пьеса Сара үлеме белән тәмамлана. “Зифа буен михнәт өчен үстеме? Башларыннан хәсрәт җиле истеме?, "—дип җырлый хор бәхетсез кызның мәете өстендә. Фатыймаи-Зөһрә шундый язмышка тап була күрмәсен иде. —Кем сон ул Фатыймаи-Зөһрә9 —Оныта алмаслык гүзәл. —Гүзәлләр күп, ә сөйгән яр бер генә дип әйтә торган иде әнием. —Бик дөрес әйткән, ташка язарлык сүзләр. Ләкин язылмаячак, кыз балалар өчен дә, карт аналар өчен дә авыр замана... Аларга гынамы, ир- атларга да. Язылган җырлар җырланмый, пьесалар куелмый, китаплар укырга рөхсәт ителми. Мактаулы заман фаҗигасе. —Пьеса дигәннән, Фәтхи Бурнаш сезнен исем-фам ил иягезне үзенең “Ялгыз Ярулла”сына керткән. Ул пьесаны мин сугыш алдыннан аерым китап итеп басылгач, укыган идем. Анда көйләр чыгару белән мавыгучы берәү Ярулладан болай дип сорый... “Син Салих Сәйдәшевне беләсеңме?”—ди. —Ә Ярулла нәрсә әйтә? —Сәйдәшевне? Налоговой инспекторнымы? Тәкатемә тиеп беттең, бе- ләм, ди. Юк, композитор Сәйдәшевне, ди музыкант. —Ярулла ничек җавап бирә? —Ә, көйләр чыгаручынымы? Беләм, ди. —Шунын белән сөйләшүләре бетәме? —Юк, бетми, мин сиңа анын “Кара урман”ын, “Наемщиг”ын, маршларын уйнаганым бар, ди көйләр чыгаручы.. Теге моңлы көйләрне әйтәмсең? Минем карчык аларны бик яратып тынлый, ди Ярулла... Фәтхи Бурнаш гәүдәләндергән Ярулланы безнең якта карты-яше белә. Бусы бер хәл. Иң әһәмиятлесе. колхозга керергә теләмәүчеләр Ярулланы тормышта бар дип, үзләренең ияртеп баручысы итеп исәплиләр. Минем туган авылым Фәтхи Бурнаш туып үскән Юар Бикшеге белән янәшәдә генә. —Сезнең авылда але дә колхозга керергә теләмәүчеләр бармы? —Юк. дип әйтмәс идем, бар... Әтиемнең туган абыйсы Каюм бабай... Күршеләребез сулагай Фәттах белән бөкре Сөннәт бабай. Каюм бабай әшнәсе Җамалетдин карт. Сезнең әтиегез дә Җамалетдин исемле бугай. —Әйе, әтием Җамалетдин исемле... —Безнен авылда тагын бер колхозга кермәүче Җамалетдин бар әле. —Җамали—белеп чамалый дип, дөрес әйтәләрдер, бәгырь. —Бөлгәләнеп беттеләр инде безнең төбәктәге Жамалыйлар, Яруллалар.. Ә Шәкүр каракның башын җуйдылар. Ләкин, якташлары вә яшьтәшләре алар белән горурлана! —Безнен Өбрәдә дә төрле холыклы кешеләр яши... Тормышның авырлыгына да. яманына да, кешеләренә дә түзәр идек әле, сугыш кына була күрмәсен иде. Хикмәт менә шунда... —Салих абый, сез соңгы сугышта катнаштыгызмы? Утырган урыныннан торып, композитор бүлмәдә арлы-бирле йөри башлады. Аннары өстәл артына килеп утырды да минем күзләргә карап: —Ә син үзең катнаштыңмы?—диде. —Катнаштым Салих абый, Көнбатыш Украина җирләрен азат итүдә катнаштым. —Кем идең? —Башта элемтәче, аннары минометчы булдым. Карпат тауларында батальонның плитәсен күтәреп йөрдем. —Кем әйтмешли, малай башын беләнме? Каты эләккән икән үзеңә... —Каты, бик тә каты эләкте, Салих абый. Абверчылар, диверсантлар, террорчылар белән йөзгә-йөз килеп сугыштым. Шулай ук Бандера иярченнәре белән дә көрәшергә туры килде. Яндым, туңдым, исән калдым, дигәндәй. —Бохарада, янгын вакытында, мин дә яна яздым, чак кына көлгә әверелмәдем. Кино барганда бинага ут төрткәннәр, икенче каттан сикереп котылдым Тавышсыз кинога музыка уйный идем Пианино янды, ә мин исән- имин калдым... Салих абыеңның бәхете булган икән, диясе генә кала. —Ә бәлки милләтебез бәхетедер? —Кем белә инде, бәгырь... Ул каһәр янгыннан соң мине “чека” кешеләре аптыратып бетерде. Синен хакта шәрекъ вә гареп дөньясы кызыксына дигән мәгълүмат бар Ибраһим-бәк исемен ишеткәнен бармы?.. “Ерак сәфәр” һәм “Ай, җилләр исәләр" дигән җырларың нәрсә турында?..”—дип, җаныма тиделәр. Тропик бизгәге генә коткарып калды дисәм, юк, ялгыш булмастыр.. Янгынга кадәр Ташкентта Такташ белән очраштык без, эскадронда хезмәт итә иде ул. Оренбургтан Бохарага килгәч, ул “Яшь бохаралылар хәрәкәте”ндә катнашкан икән Шәрекъ яшьләре үзен “Муллахан” кушаматы белән йөрткәннәр Моны мин анын үз авызыннан ишеттем. Хәер, Такташны мин болай да ишетеп белә идем инде. Мин оештырган шәрекъ музыка мәктәбенә йөрүче Оренбург яшьләре Такташны “Юксыллар сүзе” газетасы редакциясендә эшли дип сөйлиләр иде Гаҗәп, без аның белән ничек очрашмаганбыздыр?.. Хәер, мин ул чакта, шигырь белән түгел, ә музыка белән саташа идем. Ә менә Такташ белән очрашкач, шигырь вә милли көй—миңа пар канат булды Бохарада күрешеп сөйләшкәндә, Такташның зәңгәр күзләрендә моңсулык, ямансулык иде. Ана мин үземнең “Ай, җилләр исәләр” көен трубада уйнап күрсәттем. Ә саубуллашканда, без анын белән кайчан да булса, Казанда. Тукай кабере янында очрашырга сүз куештык... —Казанга кайтасыгызга, Тукай кабере янында буласыгызга инандыгызмы? —Үзебезгә инангандай инандык. Әмма мин авырып киттем... Тирмәдән күтәреп чыгып, доягә атландырдылар да. ике яктан тотып, чүл аша стандага алып килделәр. Аннан, йок эшелонының бер вагонында, кайдан килдең, шунда кит дигәндәй. Оренбургка озаттылар Шәрекъ якларына килгәнче, мин Оренбургта урнашкан Беренче Армиядә башта музыкант-кларнетист. аннары кыллы оркестр белән җитәкчелек иткән идем. Оренбург госпиталендә дәваланганнан соң. яраксыз дип. минем кулыма "кәҗә билеты" тоттырдылар. Ә син мине, бәгырь, соңгы сугышта катнаштырырга уйлагансың? —Соравымны кире алам, Салих абый. —Бигайбә!.. Оренбургтан мине Казанга. Татар дәүләт театрына эшкә Кәрим Тинчурин чакыртып алды. Аннан кайткач. Кәрим абыйның Казан сөлгесе"нә сайлап алынган музыканы эшкәрттем. Пьеса шул музыка белән сәхнәдә өч ел барды, аннары мин ана яңа көйләр яздым. “Казан сөлгесе" артыннан "Зәңгәр шәл", "Ил", "Кандыр буе' әсәрләренә музыка иҗат иттем... Казанга кайткач, 1922 ел бик тә инде хәтергә сеңеп калды... Халык ач. ялангач. Казанда гына түгел, бар Идел-йортга. Идел пароходлары мәет белән тулы иде. Әйтерсең лә Идел-дәрья күз яшьләре булып ага. Милләттәшләребезне саклап калу, күңелләрен ачу, күтәрү ниятеннән. Татар дәүләт драма театрында Хәбибулла Ибраһимовнын “Башмагым" музыкаль комедиясе куелды. Спектакльгә оригиналь музыка язарга кирәк иде. Шулай да мин аның музыкасын халык көйләреннән генә эшләдем, ә биюләре менә үземнеке иде. Шулай ук "Пороховои Фатих” спектакленә музыка язылды, халык музыкасына нигезләнеп, әлбәттә. Музыкаль оформление әзерләгәндә, дары заводында эшләүчеләрнен-кантонистларнын тормышын, җырларын өйрәндем. Пороховой бистәсендә туып үскән әнием киңәшләрен искә алдым. “Чегән егете белән Хәмидә" спектакленә музыка яздым. Чегәннәр җире-Молдовага сәфәр чыгарга да ниятләгән идем. Әмма ниятемнән баш тартырга туры килде Барсам, кире кайта алмам дип шикләндем. Ул елларда поездларда талаш-үтереш, суеш иде... —Туры килүен күрегез—Молдова җирендә мин ярты елга якын хезмәт иткән кеше. —Язмыш җилләре үзеңне кайларга гына ташламаган икән, бәгырь. Ә кайчан хезмәт иттең анда? —Сугыштан сон, әсирләрне сакладым. —Кемнәр иде алар? —Немецлар, власовчылар, бандеровчылар. мельниклар. бульбашлар. полицайлар, диверсантлар һәм башкалар, һәм башкалар. Алар роталарга бүленеп, бер батальонны тәшкил итә иде. Элеккеге солдатлар, унтер- офицерлар. сержантлар аерым бер ротада булса, икенчесендә—кече офицерлар, өченчесендә—өлкән офицерлар, дүртенчесендә—генераллар. Солдатлар, сержантлар, унтер-офицерлар, кече офицерлар ашарга казанда үзләре әзерләсә, өлкән офицерлар һәм генералларга солдатлар белән унтер- офицерлар пешекче булып хезмәт итәләр иде. Ә менә казаннан пробаларны генераллар гына ала иде. Сугышта алар корал белән ничек эш иткәннәрдер, анысын мин белмим, ә пробаны, кашык белән, менә дигән итеп ала беләләр иде. Аш тәмле булса, проба алучы генералның челеменнән чыккан төтен боҗралары торналар очышын хәтерләтә торган иде... Без—сакчыларыннан да әйбәтрәк, тәмлерәк ашаучы әсир генераллар арасында ун кулын гел кесәсенә тыгып йөргән, куе кашларын җыерган, өстенә немец генералы формасын кигән бер атаман да бар иде. —Нинди атаман? —Бандеровчылар атаманы булса кирәк.. Без әсирләрне төзелешләргә озатып йөрдек: кулларыбызда штыклы винтовка, бил каешында сапер көрәге Олы тимер капкадан үзләрен санап чыгарабыз, санап кертәбез. Капканын ачылуын, ябылуын ишетмәгән, белмәгән кеше Кишиневта бар идеме икән?.. Эчке гаскәрләргә кергән частьтә мин минометчы, дөресрәге, аның чуен плитәсен күтәреп йөрүче идем. Безнен өйрәнү дәресләре триумфаль арка—Жинү аркасы урнаштырылган олы бер мәйданда оештырыла иде. Безнен “айт-два” басканны кайчакларда молдаваннар карап тора. Кишиневта хәрби хәл игълан ителү сәбәпле, бар шәһәр халкы безнең күзәтү астында торды кешеләргә кичке унбергә кадәр генә урамда йорергә рөхсәт ителде Шул. билгеләнгән вакыттан сон. бер генә жан иясе дә: кешеме, этме, мәчеме—күренмәскә тиеш иде... Хәтерлим, патрульлек вазифаларын башкарганда, кала читендә, аулак урында мин бер яшь кешене очраттым, кулында кара тартма. —Син кем?—дип сорадым мин аңардан. —Филармония артисты, быргычы,—ди бу. —Тартманы ачыйммы? —Ач, әйдә, бәлки анда бомбадыр? —Быргы, ант итәм.—диде яшь кеше һәм чукына ук башлады. —Ә мин татар. Мөхәммәдкә инанам,—дидем мин. —Туган җирең кайда? —Идел ярында, Сембер якларында. Милләтем белән татармын. —Алайса син маэстро Салих Сәйдәшевнен милләтгәше-якташы,—диде музыкант. —Нәкъ шулай,—дидем мин, үзен кочарга җитеп. —Бер үтенечемне уги аласынмы? —Синен өчен, солдат, җаным фида. —Алайса быргыңны ал да, үзен әйткән маэстроның бер көен уйна. —Була ул!.. “Татар маршы..." —Киттеме—китте артист быргысын уйнатып, әйтерсең күктә йолдызлар бии. Мин түгел. Ай да тынлый шикелле... Рәхмәт яусын, мәйтәм. Сүнгән күңелдә өмет чаткылары кабыздың... Хуш, мәңге яшә! Буне саре! Хәерле кич!—дип саубуллаштык... —Нинди марш булды икән ул? —Молдаваннар сезнен “Кызыл Армия маршьГн “Татар маршы” дип атыйлар икән Аннары мина ул маршны "Жәйге бакча” дигән театрда тыңларга туры килде, анда да “Татар маршы" дип игълан иттеләр. —Маршны оркестр башкардымы? —Оркестр. Салих абый. Быргычы уйнагач, марш моннары беренче мәхәббәттәй күнелемә сеңеп калды. Казармага кайткач та йокыга китә алмадым Таң атты, иртә торган тешен казый дигәндәй, увольнительный алып, шәһәрне йөреп чыгарга булдым. Кая барырга? Мин беркемне дә белмим. Теге, маршны уйнаучы очрамасмы, мәйтәм?.. Әлеге театр тирәсендә йөрдем Аннары үзәктәге бер бакчага кергәч, Пушкин бюсты куелган постамент тирәсенә җыелган кешеләрне күреп, алар янына килдем. Кызып- кызып сөйләшүләреннән шуны белдем: шагыйрьнең таш сурәтен алырга телиләр икән: "Безнен якларга сөрелгән яшь Пушкин дала кешеләре- чегәннәр белән күнел ачкан, шуна чегәннәр турында әсәр язган, молдаваннарны читләтеп узган”,—диләр Салих абый, сезнен белән дә шулай булмасмы, сез дә әнә чегән егетенә багышлап көй чыгаргансыз?.. —Тумаган балага күлмәк кигезмиләр Бигайбә!.. Салих абыеннын бюсты куелмаган.. Йә, бәгырь, сөйлә... —Шәһәр базарына килдем: рәт-рәт җигүле үгезләр, мәһабәт чаннар тора. Нишләп йөрисен, егет, дигәндәй, үгезләре мина акаеп карый Ә хуҗалары кунакчыл: “Авыз ит. сольтат. менә сина тулы кәса шәраб, тот молдаван исәнлегенә!”—диләр. Молдаваннан-молдаванга, чаннан-чанга йорергә иренмә генә, берсеннән-берсе уздырып сыйлыйлар, акча да сорамыйлар. Бер кәса, ике кәса. өч кәса эч—һәммәсе бушлай, исермә генә... —Оҗмах икән! —Сер шунда: сыйлаучысыннан, салып бирүчесеннән бигрәк, шәрабны мактарга, күкләргә чөяргә кирәк. Ә сыйлаучысына килгәндә, ул сөенеченнән башындагы бәрән бүреген салып, “Ура!” кычкыра. Шәрабтан телен бәйлән- мәсә, ана кушылып, син дә бакырасын. Менә мәзәк! Менә кәмит!.. Күпме эзләсәм дә. ул көнне мин сезнең маршны уйнаган быргычыны очрата алмадым. Бер эзләп, ике эзләп, өч эзләп таба алмагач, ометләрем өзелде... Шәһәрдә күнелле, ләкин кая кушалар, кая җибәрәләр, солдат шунда. Инде мин Молдова башкаласыннан йөз илле километр чамасындагы Котовск дигән район үзәгендә. Бу як урманлы, биредә солдатлар урман кисәләр икән Ә без—өч солдат, кискән агачларны урламагайлары дип, сакларга килдек Килгән сәгатьтә үк бер сукбай белән таныштык, ул безне ниндидер йортның лапас астына урнаштырды. Вакытлыча гына чегәннәр белән яшәтсәк, каршы килмәссезме, диде сукбай. Пушкинның “Чегәннәр” поэмасындагы романтика белән җенләнгәнгә, өч ай сөенеп яшәдек без чегәннәр белән Бергә тукландык, бергә чәй эчтек, бергә саламда йокладык. Молдова якларынын кояшы базарда шәраб белән сыйлаучы молдаван кебек, юмарт икән. Чегәннәр дигәннән, алар арасында кара күзле, кара кашлы, алсу йөзле, озын толымлы, биктә гүзәл, кашыкка салган шифалы судай йотарлык бер чегән кызы бар иде. Туры килә бит, исеме дә Земфира үзенең. Тик аның Алекосы гына юк иде. Шуңамы мин үземне өч ай Алеко дип хис иттем. Мин Земфирадан шикләнә идем. Кызый бил каешында хәнжәр йөртте Беркөнне ул безнең белән кабан дунгызы ауларга чыкты һәм мин атканнан сон. җиңел яраланган дунгызнын йөрәгенә хәнжәр кадады. Үтерелгән дуңгызны бәйләгән килеш колга белән дүртәү күтәреп кайттык. Аннары кисәк-кисәк казанда пешереп, чегәннәр белән бергәләп ашадык. Шәраб та бар иде—аны безгә теге сукбай табып китерә иде. Һәр йортның подвалында унышар мичкә шәраб. Подвалның берсе дә бикле түгел, кер дә чөмер, тустаганы да шунда ук, бауга бәйләп куелган. Минем коралдашлар ул подвалларда булгалады, үзләре әйтмешли, сыердай чөмерәләр иде. Сыйланучыларны беркем дә күрми, белми, хәер, күрсә-белсә дә сүз әйтми. Чөнки тамактан калган йөз яшьлек әбиләр дә мич башында, ләззәтләнеп, шәраб эчеп яталар иде Андыйларны үз күзләрем белән күрдем, үзләре белән сөйләштем. “Тәһарәт алганда, мин шәраб файдаланам, озын борынлы чәйнектәге йөзем суы мине яшәтә һәм яшәртә”,—диде мина мич башындагы бер әби. Ә теге сукбай гел безнең тирәдә чуалды—“Ватан сугышы вакытында немецлар Молдованы басып алгач, гражданнар сугышы герое Григорий Котовский һәйкәлен шартлаттым, тиздән мине чекистлар кулга алачак... Үзегезне төрле сортлы йөземнән эшләнгән шәраб белән сыйлап калыйм”,— дип әйтә торган иде ул. Ровно төбәгендәге сазлыклардан соң, Молдовада хезмәт итү мина бер ял сыман тоелды. Ә бит безне. Молдаваннар баш күтәрәчәк, дип, гел өркетеп тордылар. Ләкин көтмәгәндә, уйламаганда частебезне Көнбатыш Украинадагы Сколе шәһәренә күчерделәр. Биредә немецлар, власовчылар, банда белән йөзгә-йөз килеп сугыштым. Шулай да мин. Салих абый, бандеровчыларга үч тотмыйм... — Мин дә, бәгырь, басмачыларга үч тотмыйм. Юк, тотмыйм!.. Әйтергә кирәк, шәрекь дөньясына карата алар минем күзләремне ачты. Төркстан якларында мин шәрекьлеләрнен диннәрен, холык-фигыльләрен, көйләрен, мон-зарларын. гореф-гадәтләрен өйрәндем, милли киемнәрен күрдем. Анда булмасам, “Шәрекь биюе”н яза алыр идемме икән?.. Син дә Көнбатыш Украинада, Карпат тауларында күргән-белгәннәренне кәгазьгә төшер, сөйләп кенә йөрмә. —Рәхмәт, Салих абый, бигрәк тә мин сөйләгәннәрне түзеп тыңлаганыгыз өчен. —Син сөйләгән сугыш вакыйгалары мине уй диңгезенә батырды Төркстан далаларында үзем күргәннәрне, үзем кичергәннәрне яңабаштан кичердем. Озын сәфәр искә төште. —Озынрак итеп сөйләдем бугай, Салих абый. —Озынны кыскартырга мөмкин, ә менә кысканы озынайтып булмый. Кеше гомере шикелле. Гомерләр кыска, бәгырь... —Бакый Урманче белән бертуганның улы Бакый Рәхимов ак финнарга каршы сугышта егерме җиде яшендә һәлак була. —Советлар Союзы Герое исеме бирелгән егетне әйтәсенме? —Аны. —Ишетеп беләм мин ул каһарманны. —Элек безнең Казан дивизиясе белән командалык иткән комдив Михаил Кирпонос та бу югары исемгә лаек булган Фин сугышы герое Украина җирендә немештар белән сугышканда, чолганышта калгач, үзен-үзе атып үтергән.. Казан Кремлендә анын истәлегенә такта куелган. —Тактада үзен-үзе атып үтергән дип язылганмы? -Юк —Героймы, түгелме—анысы тәре тактасына язылмый, тәкъдир тактасына языла шул, бәгырь... Үткән гомер бигрәк жәл атт аемшик” төшенчәсе мина кечкенәдән таныш. Миннән өч яшькә V I олы булган азгын абыема карага әнием “наемщик” сүзен еш А А куллана иде Хәер, гаиләдә беренче ир бала булып якты дөньяга килүеннән файдаланыпмы, абый азына, иркәләнә иде Шуны аңлапмы, аңламыйчамы, анар әнием: “Әллә наемщикка әверелдеңме?"—дип әйтә иде. Сүз—кош түгел, бер очса—тотып булмый диләр... Әни тарафыннан әйтелгән сүз авылда таралып, кушаматка әверелде: фронтка киткәнче, абыем мулла кушкан исем белән түгел, ә “Наемщик" кушаматы белән йөрде Шулай итеп, мин якыннан белгән “наемшик”ларның берсе—туган абыем булды. Ә тагын бер “наемщик” Казанда урнашкан дивизиядә, ягъни, минем ротада хезмәт итте. Дөрес, урысча әйткәндә, действительный службада түгел, ә сборда гына Бер башлап язучы иде ул. Туры килә бит, әлеге Хода бәндәсе, запастагы ефрейтор, минем ротага эләкте “Мәшһүр композитор Салих Сәйдәш турында әсәр язарга ниятлим, тупланган мәгълүматлар үзем белән бергә, язар өчен шартлар тудырсагыз иде”,—дигәч, аңа мин: “Салих абый хакына кулдан килгәннең барысын да эшләрмен”,—дип кыска гына жавап бирдем. Беренче нәүбәттә, милләттәш ефрейторны мин аерым бер палаткага урнаштырдым. Шунда башлап язучы жәй буе яшәде, үзе әйтүенчә, көн дими, йокы күрми, ял белми, Салих Сәйдәшев турында “шедевр” тудыра бирде Шәхсән минем канат астына алынганга, ул “айт-два” басмады, тактик өйрәнүләрдә катнашмады, по-пластунскига түш белән шуышмады, атарга өйрәнү ниятеннән, төнге атышлар михнәтен күрмәде, ком тутырылган биштәр асып, походларда йөрмәде, бросок-ыргылышлар ясамады, үрә катып постта тормады, байрак сакламады, бәрәнгс чистартмады, себерке тотмады Анын кулында тик бер корал—каләм иде. Фронтта штрафниклар белән җитәкчелек иткән, хәрби дәрәжәсе белән дә. хезмәт урыны белән дә миннән югарырак булган командир, үзе әйтмешли, ул пәрвайсызны, “баснописен"ны ничәмә тапкыр гауптвахтага утыртырга жыенды Әмма аны мин гел коткара тордым.. Сбор тәмамлангач, “Наемшик”, өйгә килде дә. вакытлыча гына яшәп торырга урын сорады Әлеге дә баягы, Әндрәйнең таягы дигәндәй, Салих абый хакына риза булдым. Яшермим, маэстро турындагы әсәрне бик тә укыйсым килә иде. “Сез көткән шедеврны ике ай эчендә тәмамлыйм, вәгъдә—иман!”—диде ул. пулеметтан аткандай. Кесәсендә сукыр бер тиен дә булмаган язучы кисәге—“Наемшик" миндә кон күрде вә тукланды: токмачлы аш, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбыйга кинәнде... Бала тугач, язарга комачаулый дип, “Наемщик" бездән китәргә мәжбүр булды Ләкин чәйләргә дә, мәйләргә дә көн аша килеп йөрде .Аннары килүе сирәгәйде, тора-бара ул тәмам югалды Кайдадыр, кеше күзенә күренмичә, бикләнеп, Сәйдәш турында әсәр язуын дәвам итәдер, дип уйладым мин. Ләкин Сәйдәш хакында әлеге адәм түгел, аз-маз булса да, бүтәннәр иҗат итте. Ә бит мин ничә еллар буе анардан Сәйдәш хакында шедевр әсәр көткән идем. Мин белгән тагын бер “Наемшик”ны әйтеп китмәсәм, “Наемщик” дип аталган новелла тулы булмастыр. Әйе, минем ротада “Мин—Салих Сәйдәш шәкерте!”—дип йөргән һәвәскәр музыкант та бар иде. Ул да сборга килгәч, минем ротага эләкте. Мин—Салих Сәйдәш шәкерте!’’—дигәч, шикләнгән идем. Әмма татар халкынын боек композиторы белән бергә төшкән фоторәсемен күргәч, шигем югалды. Шул бердәнбер дәлилгә нигезләнеп, әлеге һәвәскәр композиторга ижат итәр очен кирәген эшләдем. Өч ай, ягъни сбор беткәнче, үзе белән алып килгән баянда, ул урман аланында көй чыгарды. Ә анын, винтовка тоткан, биштәр аскан, скатка (төрелгән шинель) вә сапер көрәге аскан коралдашлары противогаз киеп сугыш шартларына туры китереп үткәрелгән хәрби өйрәнүләрдә иза чикте. Көй чыгаручының жәйге лагерьдагы тормышы, шагыйрьчә әйткәндә, алан да балан иде. Шуңадырмы, гаскәриләр, беравыздан, “алан җырчысьГна “Наемщик” кушаматын тактылар Ул шул кушамат белән өенә кайтып китте дә. "Наемщик' кушаматын алган үз абыем да гүрдә—ерак Потсдам җирендәге кабердә. Гүргә кергәнче, тупчы абыем чигенде, җиңелде. Аннары, яралы килеш, Сталинградны яклауда катнашып, сугыша-сугыша Көнбатыш Германиягә кадәр барып житте. Юк, мин наемщик түгел, мин—каһарман, дигәндәй, үз сүзен сүз итеп гүргә керде. Исеме, эшләгән эше, узган юлы ак, пакъ булып калды. Инде, әнием фатыйхасы белән, “Наемщик” кушаматы энемә күчте. Ихлас әнием беренче улынын кушаматын дәвам иттерергә теләде булса кирәк. Ә бит өченче улының кушаматы анын җисеменә туры килми, һич килми иде. Әнинен өченче улы, минем энем, үсмер чакта ук туган авылымның атаклы механизаторына әверелде. Аның эш өчен яралганын, кечкенәдән хезмәт сөйгәнлеген бөтен авыл белде. Ә бәлки өздереп гармун сайраткан мизгелләрдә “Наемщик" кушаматы аның күнеленә хуш килгәндер. Тәкәббер елмаюлары, кайчак, шуны сиздертә иде... Ал яулык, зәңгәр шәл, үткән гомер бигрәк жәл “Зәнгәр шәл” көенә җырланган әлеге сүзләрне мин беренче тапкыр, Казаннан безнең якларга килеп, тире җыючыдан ишеттем. Ә “Наемщик” абыем әлеге жыруны яуга-фронтка чыгып киткәндә җырлады. Инде ул бу жыруны немец җирендә, тар гүрдә җырлап ята шикелле. Ишетәм мин ул җыруны—ерактан, әллә кайлардан, җир асларыннан килә ул: ...үткән гомер бигрәк жәл... Ә менә Салих Сәйдәшев белән якыннан аралашкан, бергәләп яна музыкаль комедия язарга керешкән теге шагыйрьне, минем ротага сборга эләккәч, унайлы вә җайлы шартларда яшәтеп. "Наемщик” итәргә теләсәм дә барып чыкмады. Бу теләк кенә булып калды. Кинәттән авырып киткән, аңын югалткан әдипне, йөк машинасына матрас җәеп, хәрби госпитальгә илтеп салдым. Хәлен белергә дип килгәндә ул анында иде инде. Авыруы турында сорагач, бизгәк дип әйттеләр. Бизгәк! Бизгәк чире белән минем “Наемщик” абыем да авырды. 1942 елнын июль аенда, сугышчыларын бихисап югалткан Кызыл Армиянең сафларын тулыландыру максаты беләнме, бизгәк тоткан абыемны, туплар яңгыраган, бомбалар ярылган, снарядлар шартлаган якка, саламлы арбага салып, алып киттеләр. Бизгәк тоткан килеш, ул ишетелер-ишетелмәс кенә “Зәңгәр шәл”не көйләде... ...үткән гомер бигрәк жәл... Ә кызыл сугышчы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев кяферләр—“өлкән туганнар” боерыгы белән шәрекъ якларында, басмачылар дип яман исем тагылган кан кардәшләренә каршы сугышып йөргәндә, тагын да каһәррәк бизгәк—тропик бизгәк белән авырый. Сирәк кенә булса да, Салих абый авыруы хакында сөйли торган иде. “...Тропик бизгәге белән авырганда, бәгырь, нәкъ биш тәүлек, кайнар чүлдә, тешләр тешкә тими, калтыранып яттым. Аннары үземне тирмәгә күчерделәр Аста дөя мамыгыннан эшләнгән түшәк, башта бүрек, аякларда жылы оекбашлар, әмма бизгәк тота гына бит Баш авырта, косасы килә. Тән ут кебек яна, ә үзе туңдыра. Әйтәләр ич: берәү туеп сикерә, берәү тунып сикерә! Калтырата. Тамак көя. үрмәләп барып, арыктан су эчәсе килә. Әмма, атларга түгел, торып басарга да көч- дәрман юк. Әйтерсең лә мин ике аяксыз бер гарипжан. Тирмәдә, минем белән янәшәдә, наемщик сыйфатында басмачыларга каршы сугышырга килгән Сембер егете ятты Ул әлеге каһәр чирдән үлде. Ә мин исән калдым. Тропик бизгәге белән авырмасам. наемщик-егетнең үлемен үз күзләрем белән күрмәсәм, күңелем аша тирәннән кичермәсәм, “Батырҗан җыры”, гомумән. "Наемшик” драмасы язылыр идеме? Юктыр, бәгырь. ‘ Наемщик" башта сәхнәдә музыкасыз гына барды. Ә инде музыкаль драмага әверелгәч, ул ике авторга—Тажи абый Гыйззәткә дә, миңа да популярлык китерде. “Зәңгәр шәл” белән дә шулайрак булды. Инде барысын да сагынып сөйләргә, көйләргә генә калды, бәгырь, нәкъ җырдагыча: Ак яулык, зәңгәр шәл, үткән гомер бигрәк жәл... Тәңре ядкаре Ү пкәләттегез мине, Салих абый... —Ни булды, бәгырь? —Лагерьны ачу тантанасына килмәдегез. Дивизия оркестры белән, атаклы маршыгызны уйнап, каршы алырга теләгән идек үзегезне. Әйе, теләгән идек, бик теләгән идек, барып чыкмады... Иртәдән алып, тантаналы минутларга кадәр, меңнәрчә күзләр Казан белән Усад авылы арасындагы юлда булды —Усад түгел, бәгырь, Әсәд. Алланың арысланы дигән мәгънәне аңлата Шул арыслан йөрәкле бәндә ул авылга нигез салган Инде сез—хәрбиләр анда икән.. Димәк, бәгырь, дуслык бетте димәкче? Әллә алай ук түгелме? Ничек кенә булмасын, сабырлык, бәгырь Үпкәләшүдән сиңа да, миңа да, зыяннан башка, бер тиенлек файда юк. Ишеттеңме? —Сез мине бөтен дивизия алдында уңайсыз хәлдә калдырдыгыз... Еларга җиттем... Кабатлап әйтәм, оркестр үзегезне атаклы маршыгызны уйнап каршы алмакчы иде. Ничә көн, ничә төн дип әйтимме, тынлы оркестр урман аланында репетиция ясады. Урман, тирә-як шаулап-гүләп торды. Әйтерсең лә Тәңре үзе, җир тетрәтеп, күк күкрәтеп: "Сәйдәш килә-ә! Сәйдәш килә-ә!”—дигән, бәгырьләргә үтәрлек, сөенечле хәбәр биреп торды. Сез мине гафу итегез, кадерле Салих абый... Турысын әйтәм, үзегезнең кадерне сез үзегез белмисез. Юк, белмисез. Ни өчен сез үзегезгә карата шулай битараф?.. Комиссарларча сүз алып баруым өчен, зинһар, гафу итегез... —Сөйлә, бәгырь, сөйлә. Эчеңдәгене бушат, әйтеп бетер, үзендә калдырма. . Әйе, мин гаепле, бик гаепле! Ләкин тантанагызга килә алмауның сәбәбе бар... —Нинди сәбәп? —Солдаттагы улым Нәүфәл, алдан белгертми генә, бик тә кыска вакытлы ялга кайткан иде. Аны озаттым. —Теге Байкал күле аръякларында хезмәт итүче улыгызмы? —Нәкъ шул үзе. —Тантанага аның белән килергә булган. —Тантана башланган сәгатьләрдә озаттым да инде мин улымны. —Димәк, иртәнге ун сәгатьтә... —Нәкъ шул вакытта. Шулай да мин гаепле, бик гаепле. Бигайбә... Мөхәммәт-бәгырь тантанада булдымы сон? —Юк, ул да булмады, каты авырып китте. Йөк машинасы белән үзен хәрби госпиталь табибларына илтеп тапшырдым. Сборда гына димәссен— өстендә өр-яңа гимнастерка, иңнәрендә жемелдәп торган укалы погоннар, аягында көзгедәй ялтыраган хром итекләр, башында менә дигән фуражка. Әйтерсең лә туй генералы инде! —Гали Хуҗи лагерьны ачу тантанасында катнашты. Ул да безнең дивизиядә сборда. Анысы минем ротада түгел, ә дивизия газетасында. —Ул газетада элегрәк елларда Кави Нәҗми мөхәррир булып эшләгән иде бугай. Гази дигәннән, аның “Халисә” дигән жыр текстына мин— Алла колы көй чыгарып маташам... Маэстроның озын, нәфис бармаклары пианино клавишлары өстендә сикерешә башлады: —Тыңла, бәгырь, җырлыйм... Кин кырларда үтә синен яз көннәрең, Ямьле җәйләр, алтын көзләрен; Чәчәкләрнең матур зәңгәрләрен Хәтерләтә синең күзләрең... Моңнар өермәсенә ияреп, мин Салих абыйны тыңлыйм: туган авылымның басулары күз алдыма килә... Әнә, кыр бригадиры әтием, анын янында ай-урагын уйнатып, арыш уручы зәңгәр күзле әнием... Юк, хыялга чумудан бигрәк, мин көй чыгаручыга игътибар итәм: кара чәчләре тузгып, маңгаена төшкән, күзләрендә очкыннар... —Иә. ничек?—ди Салих абый. —Иркен сулышлы көй бу... Гали абыйның үзенә әйтеп күкләргә сикертим әле! —Сикертмә, сөенче ал. —Кыскасы, сөенече уртак булыр... Әнвәр Давыдов тантанага түгел, сборга да килә алмады,—дип әйтә куйган идем, сүзем тагын җырга барып тоташты. —Зыя Ярмәкинең якташы икән ул. —Кем?—дип, кайтарып сорарга мәҗбүр булдым. —Әнүәр-р... Зыя Ярмәкине мин күреп беләм, Уралда—Богырысланда, шәрекъта—Фирганәдә очраштык, яшьлек елларын искә алдык... Мина ул үзенең “Ак каен” шигырен яттан сөйләгән иде. Кайчагында мин үзем дә карт каен түгелмен микән?—дип, уйга талам. Гомер дәрьясы ага да ага... Алтынчы дистәне “ваклап” җибәрдем бит инде. Ә менә балалар күрсәм, яшәреп киткәндәй булам. Бигрәк тә мина балалар бакчасында күңелле, шагыйрь әйткәнчә, алар белән мин әйлән-бәйлән уйныйм. “Ак каен” шигыре үзе көй, үзе моң. Ул көйгә салуга мохтаҗ түгел. Әйе, бәгырь, шушындый шигырьләр дә була. Ләкин сирәк, бик сирәк... “Чио-Чио-сан” тантанага килдеме? —Сезнең мәшһүр марш яңгырап торганда, ул, сәламлый-сәламлый, сугышчыларның сафлары алдыннан узды. —Анын өчен шатмын. Әйе, сәнгать йолдызы ул “Чио-Чио-сан”. —Үзе генә түгел, әнисе белән килгән иде. —Димәк, янында бүтән кеше юк аның. Ә бит, бәгырь, кайда “Чио-Чио- сан”, анда капитан булырга тиеш. Капитанның кем икәнлеген әйтмәсәм дә билгеле инде. —Ә кем? —Син, әлбәттә. — Парадтан сон, “Чио-Чио-сан” сугышчылар алдында, лагерьны яңгыратып “Матур булсын”ны җырлады. Син дә җырла, батыр егет, Син дә җырла, матур кыз. —Жыр Жәүдәт Фәйзи эшкәртүеңдә җырланса да көе-сүзе халыкныкы икәнен беләм. —Тантанада катнашучылар "Чио-Чио-сан” башкаруында җырны “Ура!” кычкырып, алкышладылар. —Без—артистлар өчен шуннан да зур сөенеч юк ул... “Йөрәктән чыккан— йөрәккә үтә”,—дип тикмәгә генә әйтелми. Жырнын сүзләрен дә. коен дә халык үзе чыгарган, ә композитор эшләнешендә ул үзенә яңадан җәлеп итә "Ямьле Зәинен буйлары” да шундыйрак жыр Бусын Александр Ключарев эшкәртте Үзләре тарафыннан кайбер эшкәрткән көйләргә композиторлар шагыйрьләрдән сүзләр яздырта. “Фазыл чишмәсе” жыры халыкка әнә шулай кереп китте. Фәйзи махсус сорап Сибгат Хәкимнән сүзләр яздыртты .Андый очраклар минем ижатта да булгалады. Бу уңай күренеш. Димәк. Тукай васыяте тормышка ашырыла дигән сүз Кой чыгаручымы, шигырь язучымы, җырчымы, без барыбыз да Тукай шәкертләре Мин дә. Жәүдәт тә. Сибгат тә. Мөхәммәт тә, “Чио-Чио-сан" да, шулай ук син яшь шагыйрь дә. дивизиядә сбор узучы Гали Хуҗи дә... Ул әнә сүзендә торды. Ә син. ничә тапкыр сорап һаман минем заказны үтәмисен “Фатыймаи-Зөһрә” турында сүзләр кирәк! —Кем сон ул. шәрекъ кызымы, әллә Идел-иортныкымы? —Гүзәл кыз ул... Минемчә хыялый шагыйрь өчен шул җиткән. Гали Хуҗи әнә синен шикелле төпченеп тормады, “Халисә”не язды да кулга тоттырды. Иҗат ул кыюлыкны ярата. Андый түгел икән, йә төшеп каласың, йә үзеңне таптап узачаклар Мәхмүт Хөсәен әнә, җыр яз дип. тигәнәктәй ябыша. Әнүәр Даут үзенен бер поэмасын либретто, Мөхәммәт-бәгырь “Ак күтәрчен' ен музыкаль комедия итмәкче... Сонгы вакытта кон-тон миндә, башымнан сыйпап йоклатмый гына.. Иҗат шундыйрак нәрсә ул... Яхшы шагыйрьнен бер шигыре үзе бер генералга тора —Сезгә мин үзем, мәсәлән, кулымнан килсә, генералиссимус исемен бирер идем, музыкадагы хезмәтегез өчен, әлбәттә. —Кирәкмәс, бәгырь, мин халыктан аерылырга теләмим. Бик югарыга, биеккә күтәрелгәч, аннан җиргә кадалып төшүен мөмкин Ә минем җир улы, жир кешесе булып яшисем килә. Мин Бакалтайда, Маркизда, Кызыл Байракта булырга яратам. Сулар чәчрәтеп, Иделдә коенасым, уйныйсым, туган якларыма кайтып. Өбрә елгасыннан кармак белән балыклар тотасым килә... Әле менә берничә көнгә ялга кайткан Нәүфәл улым белән дә Иделдән балык тоттык. Кызыл Байрактагы матур вә бай табигать җир йөзендә бүтән юктыр ул. Хәер, мин үзем аны Яшел Байрак дип атыйм. Яшеллекне яраткан балалар ял итә анда, пионерлар лагере бар. Почетлы кызыл сугышчы гына түгел, почетлы пионер да мин "Пионерлар маршы” балалар белән очрашуның җимеше ул Кызыл Байрактагы пионерлар лагеренда әле узган айда гына булган идем. —Безнен лагерьга килә алмадыгыз. —Сүз шуннан башланды да инде, бәгырь. —Ә бит минем сезнен җәйге хәрби лагерьда булганым бар. —Кайчан? —Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да. “Кызыл Армия маршы” мине кемнәр белән генә очраштырмады инде. Ул марш 1934 елны Кызыл мәйданда, Кызыл Армия парады вакытында да уйналган. Дөрес, мин аны 1929 елнын 23 февралендә Кызыл Армиянен унбер еллыгына багышланган тантаналы кичәдә беренче Татар укчы полкы коман- дованиесенә бүләк иткән идем. Ә дивизия командиры Якуб Чанышсв иде —Ана кадәр гаскәриләр өчен марш язганыгыз булдымы? — Юк, булмады, тырышып карадым, әмма элегрәк никтер барып чыкмады Гаскәри марш—үзенчәлекле жанр ул. анын литавра вә трубадан чыккан аһәңнәре кешедә киләчәккә ышаныч, тормышка өмет белән карау уятырга тиеш. Ә мин энем, белгәнеңчә, хисле бер лирик кына. —Булдыргансыз бит, Салих абый, ничек кенә әле! —Сез гаскәриләрнең батырлыгын олылау ниятеннән тырыштым инде. Кулдан килгәнчә тырыштым Ә бодай маршлар язмадым түгел, яздым. 1927 елнын 28 февралендә, “Хезмәт батыры' исеменә лаек булган режиссер, артист, минем дустым Нури Сакаев вафат булды Мәрхүм белән саубуллашу төнендә, мин, театр сәхнәсендәге пианино артына утырып, шәм яктысында. “Сакай маршьГн иҗат иттем һәм аны оркестрга салып, шушы матәм маршын уйнап, сөекле дустым белән бәхилләштем. Әйтергә кирәк, минем әле үз гомеремдә андый каһарманлык башкарганым юк иде. Дуслык әнә нишләтә ул! Андый югалту бүтән кабатланмасын дигән идем, ләкин, бәхетсезлеккә каршы, кабатланды. Егклаган “Сакай” маршын уйнап, икенче якын дустымны—Һади Такташны соңгы юлга озаттым. Бик тә авыр булды. Күз яшьләренә буылып, табут артыннан бардым. Зәмһәрир суык иде .. Аерылышу сәгатьләре, еллары ераклашса да. Такташ белән бергә булган чаклар күнел түрендә саклана. Такташ белән бергәләп. "Камил" дигән опера да иҗат итәргә уйлаган идек. “Камил" драмасын сәхнәгә куярга әзерләгәндә, режиссер Хәким Сәлим- җанов белән берничә тапкыр Такташның өендә булып, үзе белән сөйләштек. Алай гына түгел, бәхәсләштек тә. Хәер, мин үзем бәхәсләрне яратмыйм. Минем күңелемә көлке-мәзәк, тамаша хуш килә. Әйтер идем, алар мина бер шифа, җан дәвасы —Ә музыка? —Анысы бәлзәм. Жиһанда музыка югалса, мин шундук үләр идем. —Такташ бәхетле идеме? —Юктыр, тормышта да, гаиләдә дә, ижагга да... —Ә сез бәхетлеме, Салих абый? —Бәхет—ул, мин сина әйтим, маршлар, алкышлар белән генә килә торган төшенчә түгел. Бәхет—Тәнре ядкаре. Шулай икән, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәндәләргә бирелгәненнән дә артыгын сорамыйм. Милләттәшләрем бәхетле икән, мин дә бәхетле, алар бәхетсез икән, мин дә бәхетсез. Мин, бәгырь, адәмнен түрәлегенә карамыйм, даһиме ул, гадиме ул—минем өчен барыбер. Ул кул сузса, анар елмаеп, мин дә кул сузам... Инде ижат кешесенә килгәндә, фаҗигале шәхес кенә бөеклеккә ирешергә мөмкин. Моңа Тукаебызның тормыш вә иҗат юлы үрнәк. Мин үзем дә фаҗигале шәхес, әмма мин Тукай түгел, анын бер шәкерте генә... Тукай җәмгыятьтә үзен читлектәге сайрар кош сымак хис итеп яшәгән. Ә мин, тормышның таш диварына күпме генә сугылсам да, бәрелсәм дә. барыбер Тукай түгелмен. Тормыш—ул тамаша, мәкәрҗә, ә без тамашачылар гына.. Мәкәрҗә дигәннән, үсмер чакта анда күргән тамашалар минем күңелгә мәңгегә сеңеп калды. Анда мине—унбиш яшьлек музыкантны күчмә труппаның җитәкчесе Габдулла Кариев белән жизнәм Шиһап Әхмәров алып барган иде. Идел буйлап, ак пароход белән юл тотуыбыз әле дә истә. Камил Мотыйги жырлый-җырлый, Кәрим Тинчурин шигырь сөйли-сөйли барды... Гармуннар патшасы Фәйзулла Туишев минем “Зиләйлүк”не уйнаганны тыңлады. Алай гынамы, миңа ул гомерлек ядкарь— гармун бүләк итте. Шулай итеп, мин ниндидер дәрәҗәдә Заһидулла Яруллинныкы гына түгел, ә Фәйзулла Туишев шәкерте дә. Ә алар икесе дә Тукай шәкертләре. Фәйзулла абый, минем шикелле, кәмит-мәзәк-фокус ярата икән. Илаһи мон-музыка тартмаса, бәлки мин бер фокусник булыр идем. Милли, төсле моңнар мине сихерләде... —Ә ул моннар нинди төстә? —Зәңгәр моннар алар, бәгырь... Яшьлегем моңнарының бизәкләрен, төсләрен әле дә күрәм, аһәңнәрен әле дә ишетәм. И мөкатдәс моңлы сазым. Уйнадың син ник бик аз?.. Мин пианинода уйнаганда “Тәфтиләү" көенә кушылып, Габдулла Тукай үзе җырлады. "Каһ-һ! Каһ-һ!”—ютәлли-ютәлли җырлады. Шуннан соң күп тә үтмәде, 1913 елның 15 апреленә каршы төндә, 8 сәгать 25 минутта, вафат булды Олуг әдип Фатих Әмирхан үтенече буенча, мәрхүм Габдулла Тукайны күмүне Шиһап җизни оештырды. Аны җирләүгә Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин, Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Заһидулла Яруллин һәм башка зыялылар килде. Олы мещан, Әби-патша Екатерина. Фәрештәләр урамында, Бишбалтада, Бакалтаида, Яна бистәдә яшәүче яшьтәшләрне вә малайларны ияртеп, бөек Тукай җеназасы артыннан мин дә бардым. “Тәфтиләү”—матәм, бәхилләшү җыруына әверелде. Тукайга багышлап, Заһидулла абый Яруллин “Тукай хатирәсе" дигән марш ижат итте. Тора- бара ул “Тукай маршы" исемен алды. Без балачакта Тукайның “Туган тел"ен Сәлим бабай көе"нә жырлый идек. Шулай итеп, бәгырь. “Кызыл Армия маршьГнын чишмә башы дип. “Тәфтиләү”не, “Тукай хатирәсе”н, “Сакай маршьГн әйтергә була. “Кызыл Армия маршы"ннан тыш мин әле “Пионерлар". “Каршылау”, “Поход". “Ватан марш ларын ижат иттем. Соңгы икесе дәһшәтле Ватан сугышы барган көннәрдә язылды. —Ә “Кандыр буе” спектакленә язылган “Без кабызган утлар” жыры ничегрәк? —Күтәренке рухта язылды ул. Син, бәгырь, ул җырның сүзләрен беләсеңме? —Белми ни! Без кабызган утлар сүнмәс алар. Сүнмәс алар хәтәр җилләрендә; Без кабызган утлар якты янар. Якты янар хезмәт илләрендә. —Кәрим абый Тинчурин драматург та. режиссер да. артист та. музыкант та. шагыйрь дә иде Анын Алла белән Адәм, ягъни кешс-бәндә арасындагы мифологик сюжетка корылган “Зар” трагедиясе тулысынча шигырь белән язылган. Ул, әйтер идем, Такташның “Җир уллары трагедиясе”нә тин. Ике әсәр дә шул ук елларда ижат ителгән. Авторлар әйткәнчә, фажигада катнашучылар да шул ук Атла, шул ук Адәм, шул ук Газазиллар, Жәбраилләр, Дәжжаллар, Зобанилар... “Зар“—бәни адәм фажигасы алты пәрдәдән. “Жир уллары трагедиясе” алты күренештән тора. “Зар”да Нәби дигән архиб: “Тәңре исеменнән низамнар төзеп йөрүем өчен Жир угылларына күренергә дә оялам",—ди. Әйе. икесендә дә жир уллары язмышы гәүдапәндерелә, бер үк вакытта "Язмыштан узмыш юк", дигән тәкъдир вә тәкбир тәкъсирләп әйтелә “Жир уллары трагедиясе" Такташ белән безнен уртак дустыбыз Әсгать Мәжитов бенефисында куелды. Газазилне уйнаучы артист кинәттән авырып киткәч, баш рольне Такташ үзе уйнады. “Жир улларьГның куелышы, ялгышмасам, ураза көннәренә туры килде бугай. Спектакль мәчет картларының ачуын чыгарды. Шулай итеп, “Жир уллары трагедиясе” сәхнәдә уңыш казанмады. Ә “Зар" бәхетсезлеккә каршымы, бәхеткә каршымы, ул вакытта куелмыйча калды. Мин ана музыка язармын дип хыялланган идем. Тажи Гыйззәтнең “Каһәрле мөһер"с белән дә шулай булды, музыкасыз гына уйналды “Каһәрле мөһер”не мин 1923 елны Сембер шәһәрендә караган идем. Билет таба алмаган тамашачылар спектакльне күрер өчен тәрәзәләрне ватып керделәр. Эчтәлеге болай Үзбәкләрнең Бабур-ханын Фирганәдән Шәйбаниләр ыругы куалагач, ул үзенен калган гаскәре белән башта хәзерге Төркмәнстан иленә, аннан Иранга кача. Качканда алтын бишектәге ир баласынын кулына мөһер сугып, аны калдырып китә. Баланы карт белән карчык табып алалар да тәрбияләп үстерәләр. Бала үзенен кулындагы мөһер турында сорашып, карт белән карчыкның тенкәдәренә тия Карчык әйтергә мәжбүр була. Үсмер егет, әти- әнисен эзләп, илдән илгә йөри. Дөнья гизә-гизә Һиндстанга барып чыккач, Һиндстан ханы Бабурнын кызына гашыйк була. Кызый да аны сөя. Ике яшь йөрәк гыйшык уты белән яна. Бабур-хан моңа каршы. Илгизәр вә ярлы егетне үз янына тотып китерергә әмер бирә. Менә егет Бабур-хан сараенда. Егетнен башы киселә, Бабур-хан жәза мәйданында моны үзе карап тора Баш кисүчеләр егетнен ун кулындагы мөһерне күреп, ул хакта Бабур-ханга әйтәләр. Хан мөһерне таный һәм йөрәге ярылып үлә. Шулай итеп, бала да, ата да каһәрле мөһер-язмыш кушуынча фани дөнья белән саубуллаша... Каһәрле мөһер кемнәргә генә сугылмаган?! Зар елаучы Кәрим абый Тинчуринга да, “Сөрелгән” яки "Сыркыды" дип аталган аз җирле авылда туып үскән фаҗигале Такташ маңгаена да сугылган ул—каһәрле мөһер! Без—бәндәләр барыбыз да каһәрле мөһерлеләр, ул мөһердән, ул каһәрдән Жир-Ана куенына кереп кенә котылып буладыр. Инде дөньядан китә калсам, минем бишек җырым, матәм маршым, теге молдаван әйткән “Татар маршы” 1 булсын иде... Шулай да бәхилләшмибез. йшик яшьник әле, армый-талмый эшлик әле: Аман, аман, әл гГ~н ‘ *^еше—Тәңре ядкаре... И бәгырь! Уйнап-квлеп яшәүләргә ни җитә... ьезләрне кырык өйдә кайнап торган кырык самавыр көтә!.. Ак бию И рек мәйданындагы Офицерлар йорты. Бию залы, тәрәзәләр шар ачык. Оркестр вальс уйный... Йөзләгән күз ыспай киемле, зифа гәүдәле вә җиңел сөякле берәүгә сокланып карап тора. Ул ак түфлңдән, ак күлмәктән, якасында кара "күбәләк". Маэстро бу!.. Рәссам кыз Зөһрә белән парлап бии ул. Юк, гади бию түгел, ак бию. Вальс ритмнарына ияреп, минем күңелдә шигъри юллар туа. "Ак бию, саф бию, пакъ бию. Мине чакыр, мине чакыр. Тик бер тапкыр, тик бер тапкыр...” ^ Юк, нәфислеге белән әкият кызын хәтерләткән Зөһрәкәй, ак биюгә, пакъ биюгә мине түгел, ә күнеле илаһи Салих абыйны чакырды. Әнә алар, сигезле санына охшатып, борыла-сарыла вальс әйләнә. “Татар вальсы” бу, авторы— биюче үзе —Салих Сәйдәшев! Мәһабәт зал сөенеч белән тулы. Тамашачыларның күзләрендә нур. йөзләрендә елмаю балкый. Сүз белән генә әйтеп бетерә алмаслык сөенеч! Әлегә кадәр бу залда булмаган балкыш: Сәйдәш бии! Сәйдәш белән бергә шат күңелләр, музыка вә балкыш үзе бии: биредә—колонналы ак залда, якында—Ирек мәйданында, еракта— Бакалтайда, Идел аръягында. “Татар вальсьГна Сөембикә манарасы. Казан каласы. Жир шары әйләнә... Ә Ялгызлыктан котылып дөньяга чыккан маэстро парлап бии, кулдашы—зәңгәр күзле, алтын чәчле Зөһрәкәй... Шаһзадәләр гашыйк булырлык туташ! Ә Салих Сәйдәш—падишаһ, татар музыкасының короле! Ул милли музыка патшалыгына нигез салучы. Безнен профессиональ композиторларның династиясе аңардан башлана. Димәк, исеме әлегә билгеле булмаган гади бер рәссам кыз белән музыка короле бии! Казан кызы Зөһрә өчен туган каласында соңгы бию бу... Минем белән бер батальонда хезмәт иткән өлкән лейтенант Едисан ("Җиденче сан”, ягъни җиденче бала) үзенең кәләше Зөһрәне туган иленә—Босния вә Герцеговинага алып китә. Едисан Югославиядән, мөселман. Аны Советлар Союзындагы бер пехота училищесына укырга җибәргәннәр. Укуын тәмамлагач, лейтенант дәрәҗәсе белән Казандагы мотоукчылар дивизиясенә килгән.. Инде Едисан өлкән лейтенант, чираттагы бу хәрби дәрәҗәгә минем күз алдымда, ягъни өч елдан соң иреште. Едисан коңгырт сары бөдрә чәчле, кылыч борынлы. Атлаулары белән ул озын аяклы торнаны хәтерләтә. Холык - фигыле, сөйләшүләре, үз-үзен тотышлары, яшәү рәвеше белән ул минем ротадагы тагын бер якташы—капитан Милошевичка капма-каршы кеше. Йолдызлы погоннары булмаса, аны бер мәхлук дип кенә әйтер идең. Күк күкрәсә дә, җир тетрәп тирә-якның асты өскә килсә дә, аның исе-акылы китмәс, тыныч калыр, үз уйлары белән генә мавыгып яшәр. Ләкин ул тыштан гына шундый булып күренә. Эчке дөньясы, күңеле, белеме белән якташыннан күпкә өстен. Аның өчен маршал Тито да әллә кем түгел—власть яратучы бер бәндә генә. Рәссамнарга, шагыйрьләргә—менә кемнәргә баш ия Аллаһы Тәгаләнең тугрылыклы улы Едисан. Босния вә Герцеговинаның башкаласы— Сараевода әтисенең җитен фабрикасы бар икән. Мин—фабрикант-капиталист '“Кызыл Армия маршы” күздә тотыла. 3. «К. У.. М 12 уды. ди ул. Белгәнемчә, аткән лейтенантның взвод белән командалык итүе бик тә чамалы булганга, офицер вазифаларын анын ярдәмчесе, палкомвзвод башкара. Ул взводта гел “ЧП" булып тора: әле карабин, әле автомат, йә противогаз югала. Беркөнне кул пулеметы юкка чыга. Өч көн. оч төн эзлиләр, таба алмыйлар. Дивизиянең ату-өйрәнү урыны начальнигы китереп бирә, шунда онытып калдырганнар икән. Атыш вакытында өлкән лейтенант Едисан рәсем ясап утырган Едисан этюдлар белән мавыга. Казаннын Офицерлар йортыннан ашыгыч заказ алдым. Сталинның һәм К.ПСС Үзәк Комитеты Президиумы әгъзаларының портретларын ясыйм. Сараевога кайтырга акча туплыйм, әтиемнән юлга акча сорыйсым килми, ди. Хәбәр итсә, тәгаен. ярдәм итәчәк Байлыгы белән Балканда билгеле кеше ди анын әтисе, Әдрән диңгезендәге КРК утравында аерым йорты бар икән. Едисан Коръән сүрәләрен яттан белә. —Кайда, ничек өйрәндең син аларны?—дип сорадым мин аңардан. —Мин Мисыр мәдрәсәсендә алты ел укыдым, мөселман дөньясын яхшы беләм,— диде ул. —Мәккәдә булдым. Кәгъбәне күрдем Мисыр мәдрәсәсеннән сон. Италиядә. Римда, аннары Франциядә Сорбонна колледжында белем алдым Безгә белгертми генә ураза да тота ул. Мин аны Фатыйма апа уздырган Корбан бәйрәме мәжлесенә чакырган идем. Шул чакта хужабикәнен сылу кызы рәссам Зөһрә Едисанга гашыйк булды да куйды... Без—ике офицер: мин вә Едисан уйланып басып торабыз. Ә ак бию дәвам итә. Әнә Салих абый... Әнә капитан Чинчикас... Әнә капитан Милошевич парлашып әйләнә. Ике офицер—ике капитан. Беренчесе Литвадан, икенчесе Югославиядән. Милошевич черногорец. авылда туып, әбисендә үскән. Ун яшеннән көтү көткән Аннары гимназиягә укырга кергән, матди ягы авыр булгач, боксит-кургаш-цинк руднигында эшләгән. Ватан сугышы башлануга. Верховный башкомандуюший Тито җитәкчелегендә Югославиянең Халык Армиясендә гитлерчыларга каршы сугышкан Гитлер Германиясе җиңелгәч, үз иленен армия сафларында хезмәт итеп, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә җиткән Аннары Милошевичны Советлар Союзына, хәрби курсларга озатканнар Курсларны тәмамлагач, ул капитан булып безнең дивизиядә хезмәт итә башлаган Тито җитәкчелегендәге армия сафларында “айт-лва”га басып йөрүдән баш тарткан. Милошевич буйдак кеше ул. гүзәл туташларны һәм хатыннарны үлеп ярата. Үзе әйтмешли, һәрберсенә бер күрүдә гашыйк була. Сөйләве буенча, теләсә нинди туташ, йә ханым белән уртак тел таба, таныша ала. Аларнын җенси яктан "йомшаклыгын” кулларыннан тоеп белә икән. Куллар тоя, куллар сөйли, куллар сөя. Куллар: “Мин синеке!”—дип икърар итә. Куллар: “Мин сине яратмыйм!”—дип инкарь итә. Бөтен хикмәт кулларда.. Мәхәббәт—куллар хисе, куллар эше. ди ул. Капитан Милошевич озын буйлы, кара бөдрә чәчле, җитез хәрәкәтле. Холык-фигыле. буй-сыны, йөзе белән чегәннәргә тартым Танышканнан соң туташ, йә булмаса ханымнар белән күп дигәндә, ике атна гына бергә була ала. Аннары янгыннан качкандай тая. кача, артына да борылып карамый Инде икенче, өченче мәхәббәт башлана Аннары дүртенчесе, бишенчесе... Казанда гына да ул әллә ничәләп хатын- кызнын кулларыннан тоткан һәм чегәннәрчә сихерләгән... Үзенчәрәк әйтсәк— капитан Милошевич бу яктан маршал Титодан үрнәк ала. "Сугыш барышында таулар арасында яшәүче Титоның берничә сөяркәсе бар иде, хәер, ул Мәҗнүн генә түгел, арыслан йөрәкле кеше иде, анар тикмәгә генә ике тапкыр Югославия Халкының Герое исеме бирелмәде",—ди капитан Милошевич... Безнен дивизиянең медицина капитаны Чинчикас та парлап бии. Әнә. биюче кызына елмая Юк. ясалма елмаю бу! Капитан Чинчикас. елмаюдан битәр, күбрәк елый аның үзе белән Вильнюс дәүләт университетында бер факультетта укыган сабакташы, сөйгән кызы, беренче мәхәббәте—Юрате исемле милләттәше әбисе белән сөргендә. Кемгә генә, кайларга гына язмалык без. Чинчикаска кәләше белән очрашу өчен рөхсәт бирүләрен сорап. Ниһаять, сөргенгә барып. Чинчикас кәләшенең кайда икәнлеген төгәл белеп кайтты. Ләкин аны бары тик ачык зонага чаклы гына керткән нәр, ә кызы Юрате, әбисе белән, ябык зонада икән. Тагын Мәскәүгә хат артыннан хат яуды Ялындырып кына бер жавап килде: “Совет Армиясендә хезмәт итүче В В Чинчикаска ябык зонада яшәүче Ю. А. Сприндитс белән ачык зона территориясендә очрашырга рөхсәт ителә...” Менә. Чинчикас сөргендәге кәләше яныннан әйләнеп кайтты. Шатлыгы эченә сыймый, Юрате белән очрашкан. Өч тәүлек эчендә унсигез сәгать буе бергә булганнар. Ниһаять, Юратены ябык зонадан ачык зонага чыгардык. Ул хәзер бөтенләй икенче дөньяда яши. Ничекләр итеп Юратены тоткынлыктан азат итеп, Казанга кайтарырга?. Монын өчен нәрсәләр эшләргә? Чинчикаска мин Кыр гаскәрләре башкомандующие, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, маршал Иван Степанович Коневка хат юлларга тәкъдим иттем. Инде хат Мәскәүдә, нинди жавап килер—анысы билгесез?.. Чинчикас бии, ә йөрәгендә ут аның... Парлап биючеләр арасында якыннан аралашкан Советлар Союзы Герое да бар. ул полковник Иван Григорьевич Кобяков. Мин торган фатирда еш була иде ул. Рәссам Зөһрә аның портретын ясарга керешкән иде, аннары тукталып калды.. Нинди генә язмышлы бәндәләр юк биредә!.. Һәммәсе ак биюгә бии... Ниһаять, ак бию тәмам... —Йә, бәгырь, ничек биедем?—ди Салих абый. —Талант! —Талант, әмма югалганы, чынга ашмый калганы. Мин бит, бәгырь, оста биючеләргә үлеп гашыйк. Музыка әһелләреннән аталы-уллы Штраусларга, Гурилевларга баш иям. Кем әйтмешли, биеп торган музыка мине үзенә жәлеп итә Композитор Кальманның чардаш королевасы—“Сильва”, “Цирк принцессасы”, “Монмартр миләүшәсе”, “Марица” оперетталарында мадьяр көйләре, биюләре тан калырлык итеп бирелгән. Сиңа, бәгырь, сер итеп кенә әйтәм Үземнен беркем белмәгән, ишетмәгән “Гөлнара” дигән балетым бар. “Әдрән диңгез" белән аһәңдәш... Күңелне жңлкетеп, сөякне җиңеләйтә торган күтәренке көйләрне яратам мин. Профессионал биюче була алмадым шул, жыр-музыка өстенлек алды. Ә син, бәгырь, ни өчен минем вальска биемәдең? —Чакыручы булмады, Салих абый... Хәер, минем үземдә дә бию дигәндә ниндидер талант чаткысы бар. Ә сез чын талант! —Тырыштым инде... Чибәр кыз алдында сынатасым килмәде. Аны син беләсең булса кирәк... —Минем хуҗабикәм Фатыйма апаның кызы ул. —Ни исемле? —Зөһрә... Кызның исемен әйтүгә Салих абый сискәнеп китте... —Озат син мине, бәгырь... Асюшка көтәдер... Менә без, Салих абый белән, икәүдән-икәү анын фатирындагы йокы бүлмәсендә... Бер-ике сүз алышканнан сон, карават янына килеп, маэстро мендәр астыннан нәрсәдер алып карады. —Нәрсә ул, Салих абый? —Сер, бәгырь... —Әллә инде миннән шикләнәсез? —Юк. шикләнмим. Үзе сакланганны гына Алла саклый, диләр түгелме? —Әйе, шулай диләр. Минем әни дә шулай ди. —Мендәр астында беләсеңме нәрсә? —Белмим. —Белмәсән, яхшырак булыр. —Ә нигә алай? —Белмәгәннең беләге авыртмый. —Белгәннең авыртамы? —Авырта, ничек кенә әле! —Димәк, әйтергә теләмисез? —Юк, теләмим. Синен дә йөрәгеңне авырттырасым килми, син яшь әле. 0 мин—яшисемне яшәгән, ашыйсымны ашаган. Әйдә, бәгырь, авырта бирсен. —Алай димәгез, үз-үзенне чагу яхшыга алып бармый... з* —Мендәр астындагыны бик тә беләсен киләме? —Юк. беләсем килми, күзләрем күреп калганга гына әйттем. —Беләсеңме нәрсә ул?.. Күчермә... —Нинди күчермә? —Дастан күчермәсе. —Нинди дастан? —“Идегәй" дастаны. Чал бер әдип-агай күчермәдән күчереп бирде. Син. бәгырь, гарәп әлифбасын таныйсынмы? —Балачакта әнием өйрәткән иде. хәзер инде онытылды. —Онытмаска кирәк иде. —Кирәк иде дә бит. туган туфрактан аердылар. Сабыр канатлар каерылырга житте. Мендәр астыннан кулъязма алып, аны кычкырып укырга кереште. И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел эче имин йорт, Атам кияү булган йорт— Иелеп тәзем кылган йорт; Анам килен булган йорт— Иелеп сәлам әйткән йорт; Кендегемне кискән йорт, Кемем-коным югау йорт; Бия сауган сөтле йорт. Кымыз эчкән котлы йорт, Идел-Жаек арасы Елкы белән тулган йорт. Казан—Болгар арасы Кала белән тулган йорт; Ашлы белән Ибраһим Ашлык белән тулган йорт, Ата-бабам тоткан йорт. Котлы булсын туган йорт!.. —“Тәзем" сүзен аңлыйсынмы? —Юк, аңламыйм. —Олылау дигән сүз ул. —“Ашлы белән Ибраһим” дигән юл нәрсәне аңлата? —Үзем дә агайдан сорап кына белдем: Идел буендагы калаларның исеме икән алар . Дастанда Такташ улынын исеме “Аван” да бар.. Исемне, тәгаен, шуннан тапкан. —Аван—чувашча яхшы дигән сүз. Ишеткәнемчә, Такташның икенче улына исемне Казан шәрскъ педагогия институтында укучы яшь бер чуваш шагыйре кушкан Ә үзенә Казанлы—Хузангай исемен псевдоним итеп алган. Такташ белән Хузангай дуслар булганнар. Такташ вакытсыз үлеп киткәч, дустына багышлап Хузангай шигырь дә язган; Начар эш ул— Үзе исән калып Күмсә шагыйрь үзенең җырларын... Сине мәңге якын итәр халык, Син үлемсез җырлар җырладың. Ышанам мин: Йөрәк китабында Мәнге яшәр синең хак сүзләр. Якты балкып сиңа һәр таңымда Күренерләр зәңгәр, шат күзләр!.. Салих абыйның зәңгәр күзләре шат түгелләр иде. —Дастанга “ханнар-феодаллар эпосы" дигән каһәрле мөһер суктылар,— диде ул. авыр сулап. —Нинди нахак сүз! Салих абый икенче мендәр астыннан иске портфель тартып чыгарды: —Бусы да бар әле! —Анысы нәрсә тагын? —Танымыйсыңмыни? Игътибар белән кара. —Таныйм, бик таныйм, “Урыс хатыннары” хөрмәтенә тост күтәрткән Мәхмүд Максуд портфеле ич бу! Ә хуҗасы кайда? —Алитет таулары арасына күчкән дип сөйлиләр. —Тәрҗемәче агай сезне буш портфель сакчысы итмәкчеме әллә? —Аз дигәндә кырык мен анда. Мәхмүт яшьти шулай дип әйтте. — Ул кырык меңне Мөхәммәт абый белән Мәхмүд Максудинын сенелесенә илтеп тапшырган идек бит инде без. Портфельдәге акчаны бер сәгатькә якын санадык, үзегез шаһит —Сез илтеп тапшырган, ул киредән китергән. —Ул дигәнегез кем? — Кем булсын, шул инде—Мәхмүд... Ике-өч айга Казаннан китәм, акчалы портфельне, яшьти. синдә калдырам, диде. Портфельдә ничә сум дип сорагач, ул: “Кырык мең!"—дип җавап бирде. Нишләргә инде бу акча белән? Алитетка посылка белән җибәрергәме әллә үзенә? —Сез ничектер, Салих абый, “Урыс хатыннары” хөрмәтенә касә тота- тота. мин уңайсыз хәлгә калдым. —Юк. син түгел, яшьти хөрти хәлдә калды. Чак кына үзен милиционер алып китмәде. Ярый әле син офицер киеменнән идең! Синең хакка калдырдылар. Бик тә ялвардың шул: “Әтиемне алып китә күрмәгез, ул карт инде!”— диден. Милиционер ризалашкач, син аңар рәхмәтләр яудырдын... “Урыс хатыннары" үзен чак кына күнелсезлеккә дучар итмәде... Некрасовның “Урыс хатыннары" дигән поэмасын тәрҗемә иткән өчен гонорарны шәп түләгәннәр Ну ана барысын да берьюлы алмаска кирәк иде. Бәла аяк астында инде, бәгырь, мин ул “Урыс хатыннары” өчен изаланам. Портфельне мендәр астыннан табып алып урлап чыксалар нишләрмен? —Мөхәммәт абыйга әйтергә кирәк, Мәхмүд агайнын сенелесенә кире илтеп тапшырсын. —Әйт әле син ана, бәгырь, коткарсын ул мине шушы бәладән... Портфельдәге акчаны янадан санап, сенелесенең кулына тоттырырбыз... Тормышта, мәйтәм, нинди генә тамашалар, мәзәкләр юк!.. Бактын исә, Мәхмүд Максуд әле һаман да аэропорт ресторанында утырмагае?.. Алитетка очарга аэроплан көтеп, әлбәттә... Янында озатучылары да бардыр... —Кемнәр? —Син беләсен аларны... “Памир” тәмәкесеннән башка яши алмый торган Гамир Насрый вә анын әшнәләре Шәрәф Мөдәррис, Әнүәр Даут... Акчага килгәндә, Салих абыйнын үз акчасы булмадымы икән әле ул?.. Кырыкмаса кырык ел шул хакта баш ватам... Бәхилләшү К үпме генә хыялланса да, гүзәл дингез, изге диңгез дип, җиһанны җырлатып елатса да, ни үкенеч—Салих абый Әдрән диңгезнең үзен күреп өлгермәде... Ә менә халык диңгезендә булды. Зәмһәрир суык кон. Халык диңгез булып җыелган—Татар музыкасын тудыручы, аңа нигез салучы, Тукай сымак үзенең сөекле вә бөек улы—Салих Сәйдәшев белән бәхилләшә... Тыкрыклар, борылышлар, мәйданнар, урамнар халык диңгезенә күмелгән. Балконнарда, тәрәзә төпләрендә—бабайлар, сеңелләр... Өй түбәләрендә—яшь егетләр, үсмерләр, малайлар.. Таш диварларга сыймас халык ташкыны урамнарга агыла да агыла... Ир-егетләр иннәренә алган табут, диңгездәге бер кораб сымак, зиратка соңгы юл тота. Сулкылдаулар, үксеп-үкееп елаулар ишетелә... Мәрхүмнең васыяте буенча, "Кызыл Армия маршы" бәхилләшү-матәм монына әверелде Музыка, мон- зар булып, аяк асларына сибелә, каладан Идел аръякларына китеп, тугайларга, болыннарга чәчелә. Аннары ераклардан, Идел ярларыннан, кара урманнар шаулаган яклардан кайтаваз булып әйләнеп кайта: Кара урман шаулый. Йөрәкләр ярсый. Йөрәкләр ярсый... Кара урман шаулый. Эчтә ут кайный. Эчтә ут кайный... Жил елый, ил елый. Идел-йорт, җиһан, Жир-ана елый... Беравык үле тынлык урнаша да тагын шул жыру-сыкрау кабатлана: “Сәйдәш-ш-ш үлгән- н-н! Сәйдәш-ш-ш үлгән-н-н!.. "Зәмһәрир суыкта маңгайдан кайнар тир бәреп чыга, тамак төбенә ачы төер утыргандай тоела. Аһ. бу әҗәл-үлем, күз яшьләре тунарлык суыкта җылы җанлы нинди адәм баласын караңгы гүргә алып китә! Салкын вә кансыз әҗәл, үзе кебек, Жир-бишегебезнс дә суытырга тели Жил-давыл, буран кубара, карлы өермә каршыга килә Әҗәл белән, җиһандагы бүгенге халәт белән гыйсъян җаннар риза түгел: "Сәйдәшнең яшисе, яшьнисе бар! Аны хәзерге мизгелдә кырык өйдә кайнап торган кырык самавыр көтә!” Хәят белән әҗәл тартыша... Гадигә дә, даһигә да өч аршын җир... Кулыма бер уч туфрак алып, аны өч аршын җир иясенен тәкъдир тактасы өстенә сибәм: "Авыр туфрагың җинел булсын, бәхил бул, сөекле Салих абыем!” Учлап сибелгән җир- туфрактан гүр-үр хасил була. Тезләнеп, бәндәләр тарафыннан дога укыла. Мин дә үз күнелемдәгене укыйм: “Жир-ана үзе сина баш ияр, минем куенымда йоклый Ул дияр...” Башымны аска иеп, каберстанның тар сукмагыннан капкага таба атлыйм, ә күз алларымда Салих абый, тере Салих абый. . Соңгы очрашу күз алдыма килә... Әнә ул. төнге фонарь яктысында, татар театрының ишек төбендә уйга талып тора: өстендә макинтош, башында эшләпә, ап-ак күлмәктән, кара галстуктан... — Бәгырь син... Югалдың! Әллә, мәйтәм, үпкәләдеме бу яшь мишәр?.. — Юк, мин түгел, сез үпкәләдегез бугай, Салих абый... Хәер, мин анын сәбәбен беләм... —Йә, дөресен әйт, Гөләндәм ничегрәк? —Жүләр хатынын мактар, Гөләндәмне мин ун ел беләм. —Димәк, белеп өйләнден? —Өйләнү—сөйләнү түгел, белми, сөйми өйләнү мөмкин түгел. —Фатыимаи-Зөһрә дә сөймәслек кыз түгел иде, юк, түгел иде —Соң инде, Салих абый. Шул вакытта, театр ишеген кин ачып, Хәким ага Сәлимжанов чыга: —Гафу. Салих!.. Бәрелмәдеме? —Борчылма, ишек бәрелүдән генә үлмиләр. Син аны, бәгырь, үзен дә беләсең. Чирек гасыр бер коридордагы фатирда гомер сөрдек. —Ә нәрсәдән үләләр? —Ачлыктан, чумадан, ядрәдән, хәнҗәрдән, пычактан... Кыскасы, кемгә нинди үлем язган бит?.. —Бәгырьләр, әйдәгез, өйгә кереп сөйләшик, аягүрә сөйләшә-сойләшә, сул аяк таякка әверелде инде... Баскычтан икенче катка күтәрелеп, квартирага керәбез. —Син тылсымлы, Салих—клавишларга басып, ак күгәрченнәр очыра аласын,—диде Хәким ага әңгәмәгә романтик рух өстәргә теләп. —Нинди ак күгәрченнәр турында сүз бара?—дидем мин, аңлашмыйча. —Салих “Ак күгәрчен” дигән музыкаль комедия язып ята. Комедия дигәннән, ул минем өчен трагедиягә әверелмәгәе әле... —Авызыңнан җил алсын!—диде Хәкимҗан абый —Үз хәлемне, бәгырь, үзем генә беләм. —Белсәң дә алай димә, кем әйтмешли, диварнын да колагы бар —Хафаланма, дүрт дивар да үземнеке, берсе дә сынатмас. —Хәер, син, Салих, диварга да “сез” дип эндәшәсең. Пианино синең өчен “Әфәнде!" Асия ханым: "Шәфкать туташы килде. Салих, укол кадарга вакыт!”— дигәч, маэстро, теләр-теләмәс бүлмәдән чыгып китте. Тынлык урнашты... —Яраткан Салих абыеңны туйганчы күреп кал.—диде Хәкимҗан абый, тынлыкны бүлеп —Башкаланың медицина фәннәре академиясе каршындагы мәшһүр хирургия институтына юк-бар авыру белән чакырмыйлар. Пычак астына керә! Түземлелек, сабырлык, озын гомер телик үзенә. —Диварлар ишетерлек итеп әйтик, Хәкимҗан абый! — Мен рәхмәт! Алтын күрше ул Салих... Унбер кешелек гаиләмнең олысына да, кечесенә дә, "бәгырь" дип кенә дәшә. Бала-чагага да “сез” ди. Тормыш иптәшемнең апасы, ике баласы белән авылдан килгәч, шәфкатьле Салих абыен аларны үзенең бер бүлмәсенә урнаштырып, йорт кенәгәсенә яздыртты... Кинәт Салих абый килеп керде: —Нәрсә син мине күкләргә чөясен... Бик теленә салынма! Бушка вакыт уздырганчы. "Ак күгәрчен”нән бер көй уйныйммы? —Уйнагыз. Салих абый... Йөрәккә май булып ятар иде... Ниндидер салмак вә сузык көй уйналды Маэстроның күңеле һаман җырлап туймый иде әле. Сон иде инде. Саубуллашырга кирәк. Бер-беребезгә озак карашып торганнан соң, Салих абый мине озатырга булды. Менә әкрен генә баскычтан төшәбез... —Баскычларны әйтәм, текәләр дә инде,—дидем мин. —Текәләр—китүләрне көтәләр... Кайтуларны көтәрләрме?.. Капкага җиткәч, тукталып калдык. Көтмәгәндә янгыр коя башлады, төнге янгыр. —Хуш, бәгырь-рь... Бәхилләшмибез, имин-аман булыйк, безләрне кырык өйдә кайнап торган кырык самавыр көтә... Әллә көтмиме? Хәер, төн бит, җәйге төн, июль төне... Төн уртасында хәрби лагерьгә юл тоттым. Казан болытлы һавада елап калды. Көзге шикле, шомлы җәйге төндә Салих абый белән саубуллашсак, кышкы зәмһәрир вә афәтле көндә мәңгегә бәхилләштек... Мәскәү табибы әйтүенчә, авыр операциядән сон, шомарып беткән култык таяклары Сәйдәшкә хыянәт итмәсә, таеп китеп таш баскычка егылмаса, тәнендәге җәрәхәт җепләре өзелмәсә, җөйләре ачылмаса, ир уртасы Салих абыйның йөрәге тибүдән туктамас, гомере бәлки кинәт өзелмәс тә иде әле?!. Текәрәк булган ул таш баскычлар!. Әйе, аның өчен йорт баскычлары да, тормыш баскычлары гел текә булды. Шул текә баскычлардан йөри- йөри, биеклеккә вә бөеклеккә менә-менә егылды ул. Егылды, әмма еламады. Салих абый өчен милләт вә халык бер кешедәй булып елады. Мин дә шул халыкнын берсе... Кышкы ачы җилләрдә, ташбаганага сөялеп, кырык ел элек елаган тавышымны ишетәм. Ишетәм дә тетрәнеп китәм. Бәрелмим-сугылмыйм, егылмыйм дип, Тәнредән мәрхәмәт вә шәфкать көтәм..