Дискуссия: "Безнең заман герое"
XX гасыр азагында һәм XXI гасыр башында кешелек дөньясының һәм икътисади, һәм рухи тормышында гаять тирән үзгәрешләр барлыкка килде. Элеккеге СССР җирлегендә—без яшәгән җәмгыятьтә—алар аеруча кискен һәм үзенчәлекле чагылыш тапты Күп дистә еллар буе яшәешебезнең асылын тәшкил иткән икътисади тотрыклылык бетү белән бергә, әхлак критерийлары да сизелерлек какшады, сәяси ориентирлар үзгәрде. Моңарчы халыкмын «уртак малы» саналган мөлкәт таланды, таратылды, бүленде, ясалма интернационализм кысаларына куыл кертелгән, әмма асылда канәгатьләндерелмәгән милли ихтыяҗлар милләтара мөнәсәбәтләрнең киеренкеләнүенә китерде, хәтта гражданнар сугышы учаклары хасил булды, яна буыннарны тәрбияләүдә иҗтимагый идеаллар алышынды Шул ук вакытта, җәмгыятьтә демократия чалымнары да үсеш ала башлады: сүз һәм вөҗдан иреге, ил-дәүләтләр арасындагы «тимер чаршау»нын алып ташлануы, шәхси инициативага өстенлек бирелү әнә шундый унай күренешләрдән саналырга хаклы. Менә шушындый катлаулы, байтак язмышларны ботарлап ташлаган, хәтта катаклизмнарга кадәр барып җиткән җәмгыятьтә әдәбиятның, аныграк әйткәндә, матур әдәбиятның роле кимеде түгелме0 «Әдәбият—тормыш көзгесе» дигән шигарьне өлге итеп алган күбебез өчен табигый борчылудыр бу. Мона кадәр без әдәбиятны кеше анын формалаштыруда ин төп факторларның берсе дип инанып килдек Хәзерге вәзгыятьтә бу чыннан да шулаймы? Гомумән, әдәбиятның үзендә нинди процесслар бара? Сораулар күп. Без, бу очракта, әдәбият, тәрбия чарасы буларак, уз миссиясен югалтмаган дигән фикердә торып, мәсьәләнең бер ягына игътибарны юналтмәкче булабыз. —Бүгенге татар әдәбиятының (соңгы 20 еллар) каһарманнары кемнәр? —Аларда яшьләр күцелен яуларлык нинди сыйфатлар бар? —Язучыларнын бу каһарманнар образын ачын салуда уңышлы һәм кимчелекле яклары нидән гыйбарәт? Гомумән, ихтирамга лаек олы язмышлы шәхесләр тиешле дәрәҗәдә чагылыш табамы? Әлбәттә, сорауларнын формулировкаларын теге яки бу төсмердә үзгәртебрәк тә куярга мөмкиндер, әмма сөйләшү-әнгәмәгә чакыруның мәгънәсе бер: бүгенге татар әдәбиятында «безнең заман герое» Әдәбиятыбызның бөтен жанрларын да иңләргә тиешле бу сөйләшүдә язучылар, тәнкыйтьчеләр һәм, гомумән, әдәбият белән кызыксынган киң катлам укучылар актив катнашырлар дип өметләнәбез Сөйләшүне 2004 елнын гыйнварында башлап җибәрү күздә тотыла.