Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без—Кояштан

Без—Кояштан, Кояш яктысыннан, Кояш нуры сеңгән каннарга,— Шуңа кайнардыр без, кызурактыр... Яктылыктан тора җаннар да. Җирдә әле—без ясаган язлар, Безнең назлар юлдаш сөюгә. Сүнеп барган өмет кабынып китә Кулларыгыз килеп тиюгә. Гел аклыкта, гел пакьлектә ният, Күңелдәге нурдан яралып, Безнең хыял җәйге болыннарга Чәчәк саен төшкән таралып. һәр бәхеттә безнең аклык нуры, һәр учакта безнең җылыбыз. Каралыкка киртә булып баса Януыбыз, тоткан юлыбыз. Җаныгызга җылы кирәк булса, Эзләмәгез башка урыннар,— Хәят уты безнең йөрәкләрдә... Без—Кояштан, Кояш нурыннан