Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Зөфәр Дәүләтов Зөфәр Мирхәйдәр улы Дәүләтов 1953 елда Татарстанның Мөслим районы Яна Сәфәр авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач училищеда тракторчы һөнәрен үзләштергән. Армия хезмәтеннән соң Уфа шәһәрендә Башкортстан биохимия комбинатын төзүдә катнашкан. Соңрак электр-механика техникумын, Төркмәнстандагы Бируни исемендәге политехника институтын тәмамлаган. 1995 елларда гаиләсе белән Әлмәткә күчеп килә. Моңа кадәр җирле газет-журналларда русча язып, иҗат иткән Зөфәр туган төбәктә, татар мохитендә киң сулыш алып, иҗади яктан ачылып китә. Әлбәттә, бу рухи яңарышка Әлмәттә иҗат итүче Г. Афзал, Н. Әхмәдиев, М. Юныс. Ә Маликовларның өлеше зур. Соңгы елларда Зөфәр Дәүләтовның кайбер әсәрләре көндәлек матбугатта, шулай ук безнен журналда да дөнья күрде. Әлегә кадәр иҗат иткәннәренең нәтиҗәсе булып быел аның Татарстан китап нәшриятында «Төзәлмәс яра» дип исемләнгән китабы басылып чыкты. Бу китапка кергән «Уйландырган замана» язмасы очерк- публицистик рухта язылган. Татарстан-Германия уртак предприятиесе «Татойлгаз»да техник бүлек начальнигы булып эшләгәндәге уй-кичерсшләр аның бу әсәрендә. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең сентябрь аенда узган утырышында Зөфәр Дәүләтов Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде (Тәкъдимнамә бирүчеләр Г. Афзал, Ф. Садриев, Н. Әхмәдиев). Күптән түгел, Әлмәт язучылар берлеге үзенең 40 еллык юбилеен үткәргән көннәрдә, ул бу оешманың җитәкчесе итеп сайланды. Зөфәр Дәүләтов шулай ук Бөтендөнья татар Конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе д