Логотип Казан Утлары
Эссе

АК БОЛЫТ

Кече Кирмән авылына баруым. Бригадир Нургали абый җибәрде. —Бар. Саяф, басудагы күчмә мехотрядтан мичкә ал да. Аръяк урамына төш. Гаяз абыен белән Мамадыш нефтебазасыннан тракторларга керәчин алкайтырсыз,—диде. —Өйгә кереп чыгам да. —Бар. бер аягын монда, икенчесе тегендә булсын. Чаптым шулай өйгә. Әни төенчеккә нәрсәдер җыештыра Энем, сенлем белән өчәүләп ат җигәбез. Дөресен әйткәндә—мин җигәм. алар дилбегәләрне китереп бирә. Селкенәләр инде балакайларым, тамаклары туярлык ризык эләксә, йөгереп тә йөрерләр иде. Юк шул, ашау җан асрарлык кына эләгә. Ерак юлга исәпләнгән чабатаны җылы оекбаш белән киям дә, әтидән калган чалбар балакларын киндерә белән ыспайлап бәйлим. Әни белән. Ходайдан хәер-фатыйха сорап, дога кылабыз. Миннегәрәй белән Әлфия дә кояш нурында үтәли күренә торган нәни бармаклары белән битләрен сыпыра. Бер урамлы, кырык йортлы туган авылымның монсу тәрәзәләре мине озата бара. Урамнын ике ягында да авылга күченгәч утыртылган каеннар. Утыртучыларның унҗидесе каеннарны да, безне дә ятим калдырып сугыш кырларында ятып калды, югалды. Менә шуна монсу безнен каеннар да, тәрәзәләр дә, әниләр дә. Урман почмагыннан колхоз үзәгенә биш чакрым; юл кырыеннан буй урман атлый. Урман дигәч тә, сабый әле ул. Биш яшьлек урман буламыни, безнең юеш борынлы Миннегәрәй дә бу агачлардан ике тапкыр олырак. Тик шулай да, әллә инде үзем дә утыртышканга, мина моннан да кадерлерәк каенлык юк, билгеле Таныйлар шул мине каенкайлар. Кем су сипте аларга, мичкә белән ташып9—Саяф абзыйлары. Кем төпләрен йомшартты9—Саяф абзыйлары. Кем чүпләрен утады9—Шул ук Саяф абзыйлары. Ә бу эшләрне башкарырга энем Рафаил ГАЗИЗ (1947) - шагыйрь, берничә шигъри җыентык авторы Мамадыш районының Кече Кирмән авылында яши. Миннегәрәй белән мине кем мәжбүр итте’—Беркем дә Үзебез эшләдек. Баш селкиләр каенкайлар, бөгелә-сыгыла әллә нинди серле бию башкаралар Кәүсәләре чәнти бармак юанлыгы гына, югыйсә. Көннәрдән беркөнне менә шушы каеннар сыман тезелеп, әтиләр кайтып керсә икән.. Су-Елгадан Кече Кирмәнгә теркелдәсәгез, ин беренче булып каршыгызга Ризван каеннары чыгар Әнә. аларнын очлары да жемелди түгелме? Өч каен Каян белә дисезме? Нишләп белмәскә! Мин бит Кече Кирмәннең атаклы мәктәбендә укыган, җиденче классны бетергән егет. Әй. андагы укытучылар! Әй. андагы Хәләмгөл исемле кыз! Бераз баруга, заманында Кирмән ханлыгының төньяк-конбатыш чиген саклаганда кече хәрби ныгытма булган авыл төсмерләнә башлар. Үргә күтәрелгән саен кинәя баручы офыклар аны әз-әзләп. бүлеп-кисәкләп кенә тамаша кылдыра Беренче булып Югары зират игътибарыгызны җәлеп итәр. Зур булса да, бу авылнын бердәнбер зираты икән дип алдана күрмәгез тагын, монысы яшь зират бит Агачлары да уртача юанлыкта гына, яфраклары ла сарык бәрәне йоны сыман бөдрәләнеп тора Агачлардан язгы ташу чәбесен агызып алып киткән, тешсез авызын ерып утыручы буадагы берән-сәрән калган казык кебек корган ботаклар да ыржаеп тормас. Чөнки яшь агачларда корыган ботаклар булмый ул. Тагын бер-ике атлауга зират белән Яке урамы арасындагы басу күренер дә, Ходай халкыбызга мәңгелеккә бүләк иткән ислам байрагы төсендәге яшел уҗымын болгап, җаныгызны рәхәтләндерер. Хәзер шулай, ә менә утызынчы еллар башында басу урынында ике чакрымга сузылган, тәрәзәләрен күзгә-күз текәп яшәгән ике урам, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп, халкынын актан-ак. пакьтан-пакь күңелен чагылдырып, якты морҗаларыннан төтен әләмнәре болгап, тынгысыз тормыш диңгезендә тирбәлми Өчиле базарына юл тотучы Кирмән алыпсатарлары нәкъ шушы урамнар аша йөргән, серле урман ешлыкларына кереп киткән дымлы урман юлларын гасырлар чонгылыннан күтәрелүче мон белән сугарып, урман куелыкларына, Кардон чишмәсе буенда сыгылып-бөгелеп, мәдрәсәдә дога көйләп утыручы шәкертләр сыман атынучы талларга сандугачлар бүләк иткән Бу урамнарның яшел чирәмендә үзләренең ин беренче дошманнары итеп ыштанны санаган шәрә сабыйлар тәгәрәшкән Урамнарның алтын салам белән ябылган түбәләрендә ашыгып-кабаланып узып баручы җәйге яңгыр болытлары таеп егылган да, җитез гөрләвекләр Кирмән җиренең бәрәкәтле туфрагын сугарган Урамнарның берсендә Мохсин бабасы яшәгәнне дә белә Саяф. Ярый әле, бабалары исән-имин генә Су-Елгага күчеп калганнар. Әйе. кулак дип нахакка рәнҗетелеп Себергә сөрелгән Күчи Кашабы туган авылына сөргеннән качып кайтканчы яшәгән бу урамнар. Кайткан Кашап, үзен авылдан олактырган коммунистлардан үч алырга Кара көеп, нәфрәтеннән Ходайдан курыкмаслык дәрәҗәгә җитеп. Бер атна туганында аскы урамда качып яткан, шуңа күрә ул урамга кагылмаган да. Жил борылып урам уңаена исә башлаганны көткән, мөртәт Аннан ике ураммын ла кырый өйләренә ут йөгерткән. Салам белән ябылган, салам белән шыклаиган, бер сүз белән әйткәндә. Йонлач Пәеггин сыман салам белән төрелгән иоз сиксән алгы өйне ут ялмап кына алган. Бу сәгатьтә Кирмән кешеләренә бар дөньяны ут каплаган сыман тоелгандыр. Авылнын янгынын Кашап тау башыннан, Ризван каеннары яныннан тамаша кылган. Каен нан-каен га иләсләнеп йөргән дә: —Куырылыгыз, колхоз этләре!—дип кычкырган. Дистә еллар үткән. Үләренә ун минут кала, туган җиренә кайту түгел, анын изге исемен балаларына, хәтта оныкларына да телгә алырга рөхсәт итмәгән кырыс карт нәрсәдер әйтмәкче булып тыпырчына башлаган. Күптән телдән язган әтисенен авызына колагын куйган улы: Теге вакытта Кече Кирмәнсмне мин ут төртеп яндырдым бит,—дигән соңгы ухылдавын гына ишеткән Янгын Татарстаннын беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллиннын өен дә әйләнеп үтмәгән, унтугыз яшьлек егетне авылыннан күчеп китәргә мәжбүр иткән. Тагын бер-ике атлауга Яке урамынын өйләре күз алдында биешә башлый. ике ка™ы ' «"«* беяан ябылган мәһабәт ое игътибарны -лекК^.т7 Р тоткан ^ъмәтсафа, сәүдә иткән. Татарнын канында йөрүче Г ' аНа Кеше,?э «шәргә, авылдашларына кирәк булган тауарны ‘ , Л1а төяп' К1 1ан - Орснбур якларыннан кайтаруны насыйп ә Иләгән Күршесе Мөхәммәтсафа да сатуда мәргән Борчакны урманда аның атларын караклар туктаткан Мөхәммәтсафа наганын тартып чыгарган да ф —Кәкәләр!1 Ходайдан ялварам. Алла хакы өчен сезне атып үтерергә насыйп итмә. дип. Кагылмагыз! Җибәрегез. Гөнаһка батырмагыз Караклар, чигенә-чигенә, урманга кереп югалган. Мөхәммәтсафа кулында уенчык наган булган Бу вакыйгадан сон иптәшләре: —Их. Мөхәммәтсафа! Йөрәк тә бар икән үзеңдә. Ләкин мактанма, алар синен наганыннан түгел, кәкәләр дигән сүзеннән курыккандыр, чөнки бу сүзне бары Мамадыш төбәгендә генә аңлыйлар,—дип шаярта торган булганнар. к« ?™се Миннәхмәтнен сугыштан өч кенә хаты килде. Гаиләдә өч бала. Әнисе Маһинур, тегенди-мондый биш-алты ирне бер якка быргый торган хатын булса ла. очын-очка ялгап кына яшәделәр. Шул да файда иткәндер: Су-Елга авылы егерменче еллар уртасында гына күченгән. Урман төпләп, яткын җирләрне сөреп ясалган басуларда иген бик уңган. Әтисенең киемнәрен кисеп-ялгап, ямап-төзәтеп кигән малайны мәктәп ят итмәде Укытучы Фәүзия апасы, парта арасыннан үтеп-сүтеп йөргәндә башыннан сыйпаса, шул бик җиткән иде ятим малайга Берзаман фронттан ир укытучылар кайтты. Әтисен көтә-көтә көтек булган Саяф мәктәпкә ир-атларны, фронтовикларны, сугышта һәлак булган әтисен төсмерләргә бара иде. Ул бит әтисен хәтерләми, карточкасы да юк. Әтисеннән калган бүрекне сыйпаштыргалый анысы, вакыт-вакыт бүректән ниндидер җылылык та бәреп тора, тик сугыштан орден тагып, офицер булып кайткан Мәхмүт абыйсын, сынар аяклы Мөнип абыйсын күрүгә җитәме сон! География, физкультурадан керүче Мәхмүт абыйсы кебек булгандыр анын әтисе Билгеле инде: үзе чибәр, үзе төз гәүдәле. Кыңгырау ш ачтыра у га, Мәхмүт абыйсын күрү өчен Саяф йөгереп чыга, коридор башындагы ишек артына кача да күп и башлый. Бераздан түр бүлмә ишеге ачыла. Кулына журнал, күрсәткеч таяк, китап- дәфтәр тоткан укытучы күренә. Киң җилкәле, гимнастерка кигән, билендәге каеш прәшкәсе ялт-йолт итә, елкылдап торучы күн итеге белән Саяфка таба килә. Килгән саен күн итек тавышы көчлерәк янгырый. Күнитекле сәгать килә сыман Күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены! Дәрескә керергә кыңгырау шалтыраганчы ишек артында чүгәләгән килеш утыра Саяф, аннан, качкан җиреннән чыга да, дәрескә ашыга. Көннәрдән бер көнне ул Кече Кирмәннен зәп-зәнгәр күгендә йөргән япа- ялгыз ак болыт күрде. Берәү генә булгангамы, ана күпләр игътибар иткәндер Бигрәкләр дә ак, бигрәкләр дә якты иде бу болыт. Әйтерсең лә, ул болытнын эченә барлык изге затларның, фәрештәләрнең, җитмеш бер мен әрвахның җан аклыгы җыелган иде. Күктә кешене ике әйбер җәлеп итә Берсе—җиһанны җылылык, яктылык, ризык белән тәэмин итүче Кояш булса, икенчесе—кешеләрне серлелеге белән ымсындыручы төпсез Зәнгәрлек. Болар икесе дә күп тапкырлар күргән, ияләнгән, ләкин һәрдаим рәхәтлек бирә торган манзара булса, өченчесе, бәлки, мен елга, гасырларга бер тапкыр күренә торган Изге Болыт булгандыр. Бу болытта туган жирнен, анда яшәгән кешеләрнең язмышы, киләчәге чагыла икән, дип сөйлиләр. Кешеләрдән яшерелгән дөреслек, тарих чонгылында югалган илләр, шәһитләр турында да хәбәрдар икән ул. Изге Болытнын җинаять юлына баскан, башкалар өлешен ашаучы халыкларны юк итүче, һәлакәт алдында торса да, динен ташламаган халыкларга юл күрсәтүе, мантып китү серләрен ачуы да мәгълүм, ди. 'Кәкә—Мамадыш төбәгенең Кече Кирмән авылында үзеннән кечерәк кешегә олылап эндәшә торган сүз. Ул Болытны мәктәп ишегалдында койма кадаклаучы Мәхмүт тә күрде Кулыннан чүкечен төшереп җибәрде, чүкечнең аяк бармагын янчүенә дә игътибар итмичә Болытка текатде. Киресенчә, болыт анын күз карашын койма кебек кадаклап куйган иде Әллә бу Болыт фашистларга каршы сутышта шәһит киткән йөз кырык ике ир-атнын. тылда ачка үлгән ике йөз уналты авылдашның изге рухы булып килгәнме? Беркая да акмыйча, мөлдерәп күзгә текәлеп тора. Әллә ул бөтен СССР буенча шулай йөреп чыга микән? Аны һәр авылда, һәр шәһәрдә көтеп торучылар җитәрлектер Һәлак булган Вакыйф һәм Нәсыйх абыйларының җаны да туган җиргә кайткандыр. Мәхмүтнең башындагы тимер ярчыгы кинәт кымшанып куйды, күз аллары караңгыланып китте Белә Мәхмүт: юкка бимазаламый ул ярчык, гөнаһысы бар икәнне тоя Беркөнне Нигъмәт абыйсы очрады. Ул аны бик тә хөрмәт итә. Абзый Мәхмүттән ун яшькә олы Сугышкан, яраланган Сабан туйларында мәйдан тоткан ир. Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә колмагы әтисе Васыйл мулла язмышына уралды Нигъмәт абый күзенә караса, ана ялганлап булмый. Мәхмүт нинди "көч тапкандыр, әллә фронтта үлем белән күзгә-күз килү коткардымы, тагын гөнаһка батты Әтисен шахтада басылып үлде дип ычкындырды Алапай шахтасында таш басып үтергән Әһлиулла абыйсы кебек, янәсе Әтисе үлгәнгә күп еллар узса да, Мәхмүт дөреслекне әйтә алмый азаплана Һаман да төнге уникедә килеп алып китүләр дәвам итә Солдатларын Сталин исеме белән атакага күтәргән взвод командиры Мәхмүт Васыйлыч Сталин исеме белән авыз чайкарга тиеш түгел. Анын взводында рядовой булып сугышкан полковник икәүдән-икәү генә калгач: —Мин курыкмыйм. югалтасын югалттым, гаиләмне бетерделәр, үләсемне беләм. ләкин сина әйтеп үләм—барысына ла халыклар атасы—Сталин гаепле, шул исәптән синен әтиенне үтерүдә дә, Васыйлыч,—дип кырт кискән иде Әтисен кулга алгач, әнисе алты бала белән калды. Алла рәхмәте беләндер, ярый әле өйләреннән куып чыгармадылар Әнисе кара кайгыны күгәрә алмыйча чирләшкәгә әйләнде Казандагы туганнары кайтып алдылар алуын да, дәвалаудан эш узган булган. Әниләрен Казан зиратына җирләгәннәр Әтисен кулга алуларын да хәтерли кебек, ана инде ун яшь булгандыр Колхозга көчләп кертелгән игенчеләрнең карган ы п-сукранып йөргән көннәре иде. Инкыйлабтан сон меннән артык йорты булган авыл Су-Елга. Өләүкә, Хәсәншага күченгәч тә зур иле, бик зур иде. Волость үзәге булган салада кануннарны белүче, замана җиленен кай яктан исүен тойган зыялы ирләр яшәгән Бер сүз белән әйткәндә, кечекирмәнпсләр гомер-гомергә тирә-юньдәге авыллардан бер башка югары булдылар. Шуна күрә, әгәр дә колхозны таратуга ирләр күтәрелсә, башнын тагаракка тәгәрисен чамалаганнар Ир-атлар һөҗүмгә хатын-кызларны җибәргән. Ул чакта хатын-кызга ут та юк, суд та юк, дигән мәкаль егәрендә булган. Беренче эш итеп хатын-кызлар Мамадыштан килеп йөрүче уполномоченныйны сафтан чыгара—тегермән күперендә саклап тора да, аты-тарантасы белән буага каплый Аннан, үзләрен исемлектән сызу өчен, колхозга язылганнарны теркәгән кенәгәне таптыру башлана. Активлар да дурак түгел. Хисапчы Мәликне кенәгә белән арба төбенә салалар, өстенә тирес төйиләр дә авылдан чыгарып качыралар Хатын-кызлар кәнсәләрдә җыелыш җыя. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: үз иремнән башка ят ирләр белән уртак юрган астында ятасым юк, колхоздан чыгабыз. Ораторлар чиратлы-чиратсыз чәрелдәгән арада, активлар тирәсендә йөрүче ирдәүкә, тавык тизәге ыргытып, ягылган мичне томалый да, чыгып сыза. Хатынкызлар исерә, чирли, баш күтәрүчеләр армиясе таркала, ухылдап өйлә ята. Мамадыштан тикшерүчеләр агыла, милиция килеп тула. Карчыклар кулга алына. Нәрсә кычкырганын колагы ишетмәүче Зариф Гайниен дә сорау алырга китерәләр. Сыйнфый дошманны табу максаты белән килгән НКВД тикшерүчеләре, намаз карчыкларыннан үзләре көткән җавапны ала алмагач, бар өметне Зариф Гайниенә баглыйлар. Чөнки бу хатыннын өендә өченче мәхәллә мулласы фатирда торуы мәгълүм була. Гайниҗамал тикшерүчегә дөресен сөйли Аны беркем котыртмаган Колхозга биргән сыерым, атым, тимер сукам, умарталарым кызганыч, ди Шуна колхоздан чыгарга теладем, минем ялкау күршем Нәгыймулла бернәрсәсез керде дә кыл ү > — * • ™ ;,кЖ„г ИЧ»». Гийниждкш^башымны б^^|! "21^ , '^11С ГкЬ, ' ЯШеЛ Чапаны белән ^ыма килеп телләнде, менәтрәк. Фәрештә мөлдерәмә яшь иде. Уйламадым, тыңламадым, чыгып киттем —Кем котыртсын, юк. юк. үзем йөрдем, —Гайниҗамал апакаем, син мәктәптә укыдыңмы? —Юк. балакаем, кая инде безгә уку. -Ә шулай да. күренеп тора, бик килешле сөйләшәсен. Миңа Мамадыш авылларында күп йөрергә туры килде, әмма дә ләкин синең кебек килештереп сөйләшүче апаны очратмадым. Төскә-биткә дә бик чибәр икәнсен, абыстай. Юкка (ына мулла абзый алдыңа килеп тезләнмәгәндер. —И. балакаем. Ходай биргәнен яшереп булмый инде аның, картым да бик күпләр арасыннан сайлап алды. Гайниҗамал апакаем, колхозлар турында китапларда язылган бит, менә син. китап укымагач, белмисең инде аны. Мулла бабаинын китаплары бармы9 —Бар, булмаган кая... —Менә шул китапларда язылган ул колхоз турында. Мулла бабай китапта нәрсәләр язылганны сөйләштерәме сон? —Сөйли, сөйләмәгән кая. Аны тынлап торсан, эш эшлим димә инде син. —Ярар, кул куй. Гайниҗамал апакаем. —Яза белмим бит, балакаем. —Тамганны сал, алайса. Зариф Гайнинең беркетмәгә тырнаган бөтәркәсе авылмын өч мәхәлләсен җитәкләгән мөхтәрәм, гөнаһсыз, изге муллаларын бөтереп алды, кулларына богау саллы, төрмәгә олактырды. Аларның берсе Мәхмүт исемле ун яшьлек малайнын газиз әтисе иде. Кыйнаулар, имгәтүләр, ач тотулар да ил картларын сындыра һәм гаепләрен таныта алмады. Изге Ходайнын илаһи сабырлыгына таянган муллалар, гомер шәмнәре сүнә барган саен, күкнен чираттагы катына күтәрелә баралар иде Ап-ак чәчле, ап-ак сакаллы өч карт утырган төрмә бүлмәсендә ут кабызу да кирәк булмагандыр. Аларнын рухы шундый нык, бер-берсенә карата ихтирамы һәр кәлимә сүз. күз караш, ишарә саен көчәя барды. Бөек Аллабызга булган инануның эчкерсезлеге аларны бер тән, бер җан итте, рухи игезәкләргә әйләндерде. Петропавловск төрмәсендәге Батыршадан Кече Юфмәннен өч мулласына күчкән бу Ныклык, Иман алга таба җәлилчеләргә тапшырылгандыр. ^ Төрмәдәге өч фәрештә үлемне дә халкыбызга хас сабырлык, фидакарьлек белән каршылады. Атарга алып чыгу өчен конвой кергәч: “Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!"—дип, тәкбир әйтә башладылар. Бу илаһи авазны төрмәдәге тоткыннар ишетте. Башта уннар, аннан йөзләр, соңыннан меңнәр—халкыбызның йөз аклыгы булган зыялылар—Аллаһу әкбәргә кушылды. Бөтен татар халкы шушы төрмәгә ябылган микәнни сон?! Дәһшәтле тәкбир тавышы төрмәнең какшамас диварларын, тимер рәшәткәләрен, калын ишекләрен чатнатты. Төрмә күселәре, ачкычларын шалтыратып, мылтыкларын өстерәп, куркудан ялтыраган күзләренә урын тапмыйча тегендә-монда чабыштылар. Камераларга кереп тоткыннарны кыйнадылар. Аллаһу әкбәр тынмады. Тегеләр, җинелүләрен урыс аракысы белән томалау өчен, эш бүлмәсенә кереп аудылар. Намаз вакыты җиткәч, теткәләнеп беткән ак күлмәкләрен идәнгә намазлык итеп җәйгән, сәҗдәгә киткән өч мулланы төрмә сакчылары кылыч белән тураклады. Бер үк күренеш, бер үк гамәл. Аерма тик шунда: 1552 елда Казан ханлыгының баш Сәете Кол Шәриф кулында кылыч булган... Шушы ачы хакыйкатьне авылдашларына сөйләмәгәнгә Мәхмүт абыйсы үзен зур гөнаһлы санавын күрше авыл малае Саяф кайлардан белсен икән?! Күктәге Ак Болыттан үзенә әтисе караганын тойды Мәхмүт. Мулла малае дип комсомолга кабул итмәүләрен, укырга алмаганнарын да. әле офицер дәрәҗәсе биргәндә дә телгә алуларын хәтерләп газапланды. Ак Болыттан нәрсәдер ява иде. Әллә әтисе Васыйл карт нәселен аклаган баласына—Мәхмүткә—савап яудырамы? 1941 елда кырык бер өйне көл иткән янгында алар да бернәрсәсез калды. Бакча башындагы аягүрә иокласан гына сыешлы өйгә күченделәр Югалмадылар Сугышта да сынатмадылар Вакыйф. Нәсыйх абыйлары башларын салса, энесе Мәсгут белән ана исән кайтырга насыйп булды. Хәзер икесе дә. Васыйл мулла эшен дәвам итеп, мөгаллимлек италәр. сеңелләре Наиләдә укытучы. Иң кечеләре Ләмига гына укымады, сугыш комачаулады. Мәхмүт, авыр сулап, башын иде. әйтерсең Ләмиганы укыта алмаганга үзен гаепле саный иде Исенә килеп башын күгәргәндә Ак Болыт гаип булган, ул торган урында зәп-зәнгәр күк иде. Саяф та күрде ул Ак Болытны Жентекләбрәк карагач, болыт эчендә мәчетләр абайланган сыман булды. Бу теге Мәтә Гәрәфе сөйләгән Кече Кирмән мәчетләре түгел микән'1 Совет власте мәчетләргә һөҗүм башлагач. Кече Кирмәндә дә манаратарны аударырга кеше эзлиләр Бер генә юньле бәндә дә мона бармый, җыен әтрәк-азәм. эчкече, җинаятьчене барлыйлар. Табалар, чүп-чар кайда да ауный бит ул. —Менә мин сина шуны әйтәм. Саяф, киселгән манара гөрселдәп җиргә ауды. Җыелган халыкнын күкрәгеннән ыргылган ухылдау көчлерәк булды Аннан шуны әйтәм. кем манара кисте—берсе дә рәхәт күрмәде Барысынын да язмышын беләм. кайсы үз-үзенә кул салды Әмма дә ләкин мин берсенең генә язмышын сөйлим. Аны үтермәде дә. калдырмады да. Ул ярты гомерен Хәсәншада үткәрде Өе —яртылаш җиргә чумган землянка иде Мин леспромхозда атлы эштә йөрим, Хәсәнша аша агач ташыйбыз. Теге бәндәнен йорты яныннан узабыз. Тәрәзә янына килеп утырган булыр, кулын Коръән өстенә куйган булыр. Кич белән кайтабыз. Шул ук хәл. тәрәзә төбенә куелган Коръәнгә кулын салган бу. Үзе—дөм сукыр. Ничә дистә еллар буена шулай утырды, үлгәнче. Ә шулай да. Мәхмүт абыйсына кагылышлы тагын бер вакыйганы белә Саяф Мәхмүт абыйсы мәктәп директоры, хатыны Кәшифә апа кызлар торагында тәрбияче Торакта торучы Хәсәнша. Өләүкә кызларын тәрбияләү, саклау Кәшифә апаларына йөкләнгән. Кайсы өч. кайсы дүрт-биш ел соңарып укучы кытлар көз көне агачыннан өзелеп төшсргә җиткән алма кебек мәмрәгән иде Мәктәпнең капкасыннан керүгә һәр сау-сабагай малайны аягы сулга каера бантлый Чөнки дүрт-биш атлауга торак ишекләре оҗмах капкасыдай ачылырга тора Ә анда яшәүче кызлар бүлмәләрне чиккән-бәйләгән әйберләр белән чыннан да оҗмахка әйләндергән иде Ул кулъяулыкларның ниндис генә юк. кайсы бәхетле егеткә тәтер микән инде бу кулъяулыклар?! Бай яшиләр кытлар Шулай булмыйни! Алар бит Хәсәнша. Өләүкә кызлары Алар сугыш чорында да ачыкмады Яна гына сөрелә башлаган, мен еллар буена егәр җыйган яткын җирләр биш авылны туйдырырлык нигъмәт бирә иде. Озын торыклы, яшьтәшләреннән сонрак укырга кергән Гафиятулла да кытлар торагына сукмак салды. Андый җиргә сәфәр чыгу, билгеле инде, серле кичләрдә була. Бөтен изге эшләр караңгыда эшләнә, диләр. Күрсә, мәктәптән куарга да күп сорамас Мәхмүт абыйлары, хатыны торакта эшләгәч, бигрәк тә Сак булу комачауламас. Күз атып йөргән Сөембикәсенең икенче катта өстәмә дәрестә утырганын күрде Гафиятулла. Дөм карангы төнне балаларны шулай озак утыртмаса. нәрсә булган инде Фәүзия апасына? Укытучылар ишетмәсен дип баскычтан мәче сыман гына тәпиләде малаен Торак болдырынын почмагына посты Мәктәп коридорында аяк тавышлары дөбердәде, баскычтан төште дә. кемдер торак ишегенә таба атлады Кар шыгырдавыннан чамалады Гафиятулла—болай кәс-кәс атлап Соембикә генә йөрергә мөмкин Кызык итим әле үзен. Өялдына кергән җыйнак гәүдәне кочагына состы Гафиятулла Аһ итте кызый, ваһ итте. Хәтәр генә тыпырчына да башлады Ычкындырыр Гафиятулла! Анын кулларын тракторга тагып аерсан гына инде Ычкындырмый да. йомшак җирләрен капшарга да өлгерә. Шактый әүмәкләшкәч, кыз ишек тоткасын эләктергән, җан-фәрманга ишекне каерып та ачты. Гафиятулла белән икесе бусагадан тәгәрәп идәнгә аудылар Ишектән кергән салкын пар эчендә Гафиятулла берни лә күрмәде Бер заман күзен ачса: анын белән идәндә аунап ятучы, әле һаман да Гафиятулланың тимер келәшчәләренә кысылган кешенен торак тәрбиячесе Кәшифә Абдул- ловна икәнен танып өнсез калды. Янакка чалтыратканнарын хәтерли Гафиятулла, башкасын хәтерләми. Берничә көн мәктәпкә бармады Чегән чишмәсенә су алырга төшкән Сөембикә әйтте —Юләрләнеп, укуыңны ташлый күрмә, Гафиятулла,—диде. Дөрес, ул егетләр арасында герой иде. Директор хагыны Кәшифә Абдулловнаның бер капшамаган җирен калдырмаган кешеләр Кече Кирмәндә генә түгел, бөтен дөньяда да икәү генә. Берсе Гафиятулла, икенчесе—Мәхмүт абыйсы Үз хатыныңны капшау ир-ат арасында дәрәжә саналмаганга, Гафиятулла Мәхмүт абыйсына караганда да бер башка өстен иде, әлбәттә. Очраган берсе: “Хәзер баҗайлар инде сез директор белән",—дип, ярага тоз сала. География дәресен Мәхмүт абыйсы хәзер болайрак башлап җибәрә: —Исәнмесез, балалар. Йә, энем Әхмәт, эчәбез инде аны чәйне әйбәтләп. Өченче җөмлә Гафиятуллага әйтелә: —Йә. Гафиятулла, минем хатынны кочаклау рәхәт булдымы? Кызарынган-бүртенгән Гафиятулла ярылса җир тишегенә кереп китәр иде дә. Сөембикәсе кисәтте —Рәхмәт—мәктәптән кумагач, һәм дә бәреп үтермәгәч,—диде. Түзә, түзде, түзәчәк Гафиятулла. Ул Тәхиятулла абыйсында яши. Әти-әнисе үлде. Аның хыялы—укып бетерергә дә читкә, шахтага китеп, кеше булу. Саяф дилбегәне әз генә каккан иде, ат Ташлы Үзән елгасы борынлаган үргә менеп тә җитте. Борынгы зират күренде. Кече Кирмәнне түбәтәйләгән зәнгәр күкне Атып кебек тотып торучы, һәр ботагы авыл урамнарындагы теләсә кайсы агачтан да юанрак булган, кәүсәдәге ярыкларына качышлы уйнаганда балачага кереп югала торган мәһабәт тал-тирәкне шәйләп, үзенен агач кабыгындагы ярыкларга ябышып күккә үрмәләвен хәтерләде. Хәләмгөлнең абыйсы Габделбәр алып кергән иде зиратка, шул тирәк белән мактанырга. Зираттагы серле язулы, биек кабер ташларының күп булуына гаҗәпләнгән иде. Саяфка авыл уч төбендәге кебек күренә. Югары оч урамы гына тау артына качкан Бакырчы чишмәсе турыннан узуы икән. Бакыр базы казыганда бәреп чыккан чишмә бит ул. Саяфның борынына бакырчы чишмәсен коймалаган бөтнекләрнең исе бәрелде Сул якта Казыган Тау, XIX гасыр уртасында Кырым сугышына әзерләнгәндә төзелгән тау күренә. Ул Әби патша салдырган Себер юлына чыга. Аны центнер ярымлы хатын-кыз инженер төзеткән дип тә сөйлиләр. Көнне-төнгә ялгап эшләгән атчылар тәүлегенә илле тиен акча алган. Ә бит ул вакытта ат бәясе бары өч кенә сум торган. Менә ничек түләгәннәр! Саяф та йөри тәүлек буе, түләве дә юк, тамакка да такы-токы, өс-баш та үзе үргән чабатадан узмый. Ат, теркелди-теркелди, сугыш чорында хәрби өйрәнүләр үткәрелгән окопларга килеп җитте Хәләмгөлләрнен сөйкемле өен эзләде Саяф. Ни эшләп йөргән була микән ул кызыкай? Кулъяулык чигәдер, чиксә—кемгәдер бит әле Гаяз абыйларны табу кыен булмады, капка төбендә кәрәчин мичкәсе салынган арба тора. Ат кешнәгән тавышка капкадан баһадир гәүдәле чибәр ир күренде Аягында дегет белән чем-кара итеп буялган кирза итек, өстендә таза мускуллары йөгергәндә киерелеп шартлау хәленә килүче гимнастерка, солдат чалбарыннан Кин каешның җиз перәшкәсе кояшта ялт-йолт итә. —Кәкә. син Саяф буласынмы, Маһинур апа малаемы? —Әйе. —Күрешик алайса, бергә сәфәргә чыгабыз икән Абыйнын тимер келәшчәләре кулларымны шыгырдатып кысты. Бармаклар гына сынмаса ярар иде Капкада Латыйфәтти күренде. Ай-ваема карамыйча, өйгә алып керделәр. Табынга парлары түшәмгә тиеп бөдрәләнүче бер табак бәрәнге, ипи. коштабак белән катык килде. Катык шулкадәр салкын, бәрәнге шулкадәр кайнар. Басудагы уҗымнан да яшелрәк суган кыяклары Булган хатын икән Латыйфәтти. Андыйлар турында минем әни: “Унган хатынның ризыгы үзеннән бер чакрым алда йөри”,—дип әйтергә ярата. Ул Латыйфәтгинен кыстаулары, минем оялып кына табакка үрелүләрем Җиде чакрым килеп, әле Мамадышка кадәр теркелдәячәк Саяфка бик тә ярап куйды бу ризыклар Әппәр итеп, рәхмәт әйтеп урамга чыктык. Латыйфәтти: "Исән-сау йөрегез, балалар, бер-берегезгә күз-колак булыгыз Ай. текә бит ул Саурыш таулары. Арташ үрләре! ’—дип офтанды. Дога укып, хәерле юл теләде. Килтек таудан төшеп, каршыда Урыс Юлы күренде, инештә атларга су әчерлек тә. аркалыкларны күтәреп, тауга таба кузгалдык. Б\ таунын ни өчен Урыс Юлы дип аталганын сез белмисез, билгеле. Әни анлатмаса. мин дә белми идем. Йә. тыңлагыз, алайса. Кече Кирмән бик зур авыл булган шул. Әле хәзер дә зур. Ә Яке авылы ягындагы ике урам янып, кешеләре атланып читкә киткәч тә. Аръяктан Саләхи тавына кадәр сузылучы урамда яшәүчеләр Су-Елга, Хәсәнша. Өләүкә авылларына күченгәч тә. йөзләгән йортлары калган. Унҗиденче елда мең дә уналты йорты булган Кече Кирмән. волость үзәге булу белән бергә, олы базары белән лә дан тоткан Авыл базар көннәрендә корт аеручы умарта сыман гөжләп торган. .Алабуга. Мамадыштан урыслар. Саба. Кукмарадан итекчеләр товар китергән Урыслар авылга менә шушы таудан килеп-китеп йөргәнгә, тауга Урыс Юлы исеме бирелгән дә. Тау итәгендә киндер фабрикасы эшләгән. Бара торгач, кеше аяк басмаган, шомлы Бурсык урманы кырыеннан Арташ авылына борылдык. Гаяз абый бер сүз дә дәшми, минем сөйләшәсе килә дә. икебез ике арбада шул. Сугыш турында сөйләсә икән, бәлки, ул сугышта минем әтием Миннәхмәтнё дә очраткандыр Кайтканда булса да сорашырга кирәк. Миннегәрәй энекәш бик тинтерәтә, әтидән хат килми башлагач туган бала шул.. Гаяз абый минем әтине белергә дә тиеш, әти дә Кече Кирмәндә туып- үскән. шунда икееллык мәктәп бетергән. Арташ зиратының шомлы чокырыннан авылга төштек. Гаяз абый һәр кеше белән исәнләшә, мин дә шулай Әнә бер кыз мина ялт игеп борылып карады, кара күзләрендә ялтыраган яшен мина китереп сукты. Мондый кызы булган авыл матур да матур инде ул. Матур булса да. арлта калды Арташ. Ат юлы үргә үрмәләде, куе урманга югалды Өләүкә авылында коры куак булып коры куакны келәймәләп йөрүче урманчы Зәкиҗан бар иде Желеккә төште ул. Үз тормышы да авыр, ишле гаиләсе ачыга, намуслы ләнгәр1 сыман хәерчелек чоңгылында тота иде. Көннәрдән беркөнне лесничий Ивановка бара бу. Ни хәлләр итим, ачыгабыз, эшли алмыйм бит. иптәш Иванов, ди Иптәш Иванов әйткән моңа: “Зәкиҗан туган, син гел аяк башына гына карап йөрмә, вакыт-вакыт өскә дә күтәрелеп кара Сезнен Өләүкә янында Кыз урманы бармы? Бар Авылыннан чыгып юл Кыз урманына кергән урында бик мәһабәт имән үсәме? Шул имән очында күнитек һәм бер тәпән бал эленеп тора. Хәзергә шуларны ала тор, кабат тагын килерсең",—дигән. Килгәндерме Зәкижан абыйсы Иванов катына, Саяф анысын белми, соңыннан, Хәсәншага күченеп, таза тормышлы хуҗалыкта гомер иткәнен генә белә. Дымлы урман һавасын ерып озак барды атчылар. Ике урында жир мае исе дә сизде Саяф, вакыты булса гөмбәне эзләп табыр иде дә, үги әтисе Габделкаюмга алып кайтып бирер иде. Ул бит шул гөмбә белән дәвалана. Кинәт юл урман аланына сикерде Бу авыл аша узганы бар малайнын. Демьян авылы, сынар күзе белән Озын Басуга карап тора. Саяфнын үзәгенә үткән басу бит Хәзер уналты яшьтә булса да, моннан ике ел элек йөз яшькә картайды ул бу басуда. Илле беренче елда җидееллык мәктәпне тәмамлады. Иптәшләре белән Түбән Ушмы урта мәктәбенә укырга бардылар. Кем башлаган коткы булгандыр, шоферлыкка укырбыз әле дип, мәктәпне ташлап кайттылар. Бер урамлы авылда кеше авызыннан чыккан сүз өйдән-өйгә кереп, колактанколакка. телдән-телгә күчеп бәргәләнә дә, ахырда басу капкасы баганасына кынгырау булып асылына дип, юкка гына әйтмиләрдер Унҗиде ир-атны сугышта югалткан, аксак-туксак, ярты-йорты ирләренә дә колхоз нужасын өстерәткән авылга унбиш яшьлек үсмер укуын ташлап кайтсын да ди, шул хәбәр бригадир Нургалинең мыегына барып уралмасын, ди. Килде, керде, күрде, боерык бирде Нургали. Заманасы сатулаша торган замана түгел иде. Арык, тунадырмы юаш, мескен генә ат бирделәр Саяфка. Кар яумыйча, салкын җилләре белән җелекне суырган ноябрь аенда Саяфны Мамадышка кәрәчингә җибәрделәр. Иптәшләре дә бар иде. Алдылар кәрәчин белән салидул- 'Ләнгәр (борынгы татар сүзе)—якорь. Б О.ЧЫны Озын Басудан кайтканда Саяфның аты арды. Тегеләй иттеләр, болай иттеләр, ләкин ат яткан җиреннән тормады Кәрәчинне вакытында алып кайтмасалар тракторлар туктап каласын, эш рәшәткәле тәрәзәгә барып житәсен белгән атчылар. Саяфны бер ялгызы калдырып, кайтып киттеләр. Яткан атны тарткалап та, сыйпап та карады малай. Кычкырырга, таяк күтәрергә намусы кушмады. Атнын да, аның да кабыргалары бер чамада тырпайган, үпкәләре шул кабыргаларга ябышкан иде Көньяк-көнчыгыштан исүче үзәккә үтә торган җилне каплап ат янәшәсенә ятты Саяф, чикмәнен атына да, үзенә дә япты Жил чикмәнне генә түгел, чабата белән чолгауны да, әтисеннән калган чалбарын да үтәли узып, шыр сөяктән һәм тиредән генә торган тәненә керә, калтырата иде Аттан бәреп торган җылыга әле бер ягы. әле икенче ягы белән борылган малайнын бар кайгысы—ат үлсә, үги әтисе Габделкаюм кебек, төрмәгә утыртырлар дип курку иде Әнисе һәм ике базаны аннан соң кем туйдырыр? Үги әти дигәннән. 1948 елда өйләре янды, урам уртасында утырып калдылар. Нәрсәгә үрелсән—шул юк. Габделкаюм абый булмаса, беткән иделәр. Әнисе фәрештәләр, изгеләр дип авыз ачса, Габделкаюм абыегыз дип тә өстәргә ярата. Өйле дә. өйрәле дә итте күрше абый. Сугыш ятимнәрен урам уртасында калдырмады. Әлфия белән Миннегәрәй Габделкаюм абыйларына шулкадәр ияләштеләр, күрше абый тирбәтеп чыгып китмәсә, йокламый башладылар Сөйкемле сөяге бар иде бу кешенең. Балалар үзләре Габделкаюм абый бездә яшәсен, дип хәл иттеләр. Кулы терсәктән өзелгән Габделкаюмның. Күп кан югалтуына карамастан, сигез чакрым шуышып, үзебезнекеләр ягына чыккан солдат ул. Әле өзелгән кулын да дошманга калдырмаган, куенына тыгып алып чыккан. Гангрена башланган кулын култыктан ук кисәргә бирмичә әсәрләнгән чакта Ходай ана юньле врач насыйп иткән. Туган авылына кайтып ауган фронтовикны колхоз рәисе эшкә дәшкән: “Тамагын тук булыр, әвендә көлтә киптерергә куям”,— дигән. Габделкаюм олы йомры ташлардан мич әмәлләгән, шалаш корган, әвен ясаганнар. Әвенгә көлтә ташып башаклы ягын эчкә каратып өйгәннәр. Габделкаюм мичкә яга. җылы ташлар арасыннан чыга да көлтәләрне киптерә, көлтәләрдәге башаклар суктырырлык дәрәҗәгә җитә. Аннан көлтәләрне сугу машинасына ташыйлар. Көшелләр үсә тора, хөкүмәткә китә тора. Жиде яшьлек Миннегәрәй белән тугыз яшьлек Әлфиянең ачыгуын күрү Габделкаюмны гөнаһка этәрә. Арыш өлгерә башлау белән башак уып алып кайта. Шуннан әнисе Маһинур Саяфны балалар белән су буена озата Ишектән чыгу белән Саяф өйне тыштан, капканы эчтән бикли. Аннан, урамга чыгып, бау белән кечкенә капканы бәйләп куя. Белә Саяф, өйдә калган әнисе базга төшәчәк тә кул яргычында арыш тартачак. Ә алар су буенда кәҗә сакалы, кукы, кузгалак, мәче борчагы, кычыткан эзлиләр Балалар, вакыт-вакыт өй ягына каерсалар да, тиз генә кайтырга ярамый. Зырылдасын әле баздагы кул ярчыгы, әйләнсен... Бәла агач башыннан йөрми диюләре хак икән Өйләре янып бер ел үтгеме- юкмы, үги әтисез дә калды Миннесаяфлар. Бер мәлне үги әтиләре: “Норма тегермәненә ашлык тартырга төшәбез, рәистән ат сорадым".—дип, сөенче алган иде. Миннегәрәй сөенче бүләгенә Габделкаюм абыйсына ике кукысын да кызганмады. Җыендылар тегермәнгә. Арбага җыйнак капчыклар салган ирләр ат артыннан теркелдәделәр Габделкаюмга тамагын да тук булыр, дип әйткән колхоз рәисе чакырткан милиционерлар, активлар авыл башында көтеп торган икән шул. Арбадагы икмәктән башлаган милиционерлар бер уч йорты булган авылны йон теткән кебек тетеп чыктылар. Биш йорттан суктырылмаган башак табылды. Бу бәхетсезләрнең берсе хезмәт ударнигы, кулын Герман җиренә күмеп кайткан, өч ятим баланын ачыгуына түзә алмыйча, әвен эченә коелган берән-сәрән башакларны кесәсенә салган, “Су-Елга” колхозының бар ашлыгын киптергән сынар куллы Габделкаюм иде. Аны кулга алгач, фронтта һәлак булган Миннәхмәтнен өч ятим баласына нәрсә буласын Сталин бабай уйламады да, күрмәде дә. Кремль ерак, үлем якын иде. Шуның өстенә Маһинурның абзарыннан сыерын да алып чыктылар. Әнисе ничә тапкыр Верховный судка язды, җавап бер иде: “Мамадыш судынын карары—гадел". Рәхимсезлеге белән Гиннес рекордлары кысасына да сыймаган совет суды Габделкаюмга 15 ел бирде. —Мина ничек тә ярый, сыер гына..—дигән икән сонгы сүзендә Габделкаюм абыйлары. Әнисенә зур гәүдале. күркәм холыклы, күп сөт бирүче сыерны Түбән Ушмыга "Кызыл Флаг" колхозына төшеп күрергә генә калды. Сөтлебикәне суд карары белән шунда тапшырганнар иде. Арган атнын арык гәүдәсенә сыенып, шыр сөяктән торган тәнен җылытырга азапланганда, менә нәрсаләрне хәтерләде Саяф. Ул инде ничә сәгать, ничә тәүлек аты белән янәшә ятканын да хәтерләми. Әнисе үз авызыннан өзеп җибәргән күмәчне дә атка каптырды Озак карашып тордылар бахбай белән малай. Икесенең дә күзе мөлдерәмә, күктән аларга багучы түгәрәк ай сыман иде Торып басты ат, атлап та килте, нинди генә җылы сүзләр әйтмәгәндер ана Саяф Төне буе Демьян урманы, басулар, авыллар аша теркелдәделәр. Ачлыктан, арганлыктан, йокысызлыктан йончыган, күз аллары караңгылангач арба кырыена ябышучы малай тик бер әйбер өчен генә шүрләде: мичкә арбадан тәгәрәп, кәрәчин агып. Габделкаюм абыйсы сыман төрмәгә генә тыкмасалар ярар иде Ходай Тәгалә ташламады! Арташ зираты янындагы шомлы чокыр да бер сүз әйтмәде, ат аннан җиңелрәк тә менде, кем булышкандыр. Саяф эткән сыман итте инде, анысы. Саурыш тавын да тезәнлекләп алдырды бахбай, тезләре канап беткәндер мескенкәйнең. Урыс Юлына җиткәндә тан сызыла башлады. Үз вакытында кайтмагач, әнисе бик өзгатәнәдер. Авыл башындагы кое сиртмәсенә тотынып көтеп торадыр Шул якка күз салгач, ниндидер ак шәүлә шәйләгән сыман булды. Жеп өзәр хәле калмаган, күзләре әлҗе-мөлҗе килгән малайның саташам ахыры, дип уйлавы булды, ак шәүлә очып килеп тә житге. кочаклап та алды, кычкырып елап та җибәрде Малайны дөньялыкка кайтарган бу тавыш, һичшиксез, әнисе тавышы иде. Анын яңакларын учына салган кул. сугышның бар михнәтен сеңдерсә дә, җылылыгын, назын югалтмаган, һәр күзәнәгеннән яшәү дәрте бәреп торган гүзәл тагар хатынының кулы иде. Бу мизгелдә күктәге изге ай—бар яктылыгын, тан җилләре—бар сафлыгын шушы Анага биргәндер. Авыр тормышның кара җәбере җанына үткән, күңеле менә сынам, менә сынам дип торган малай бу изгелеккә түзә аламы сон?! Елады да җибәрде Саяф, үзен тыеп кала алмады. Ә ай тау түбәсендәге бу манзарага карап күккә кадакланды. Онытма тарих: Үрә сулап торган үтә күренмәле ат. Улын күкрәгенә кысып тан аттырган Ана. Озын Басуда. "Исән калсам, кабат ат җикмим, хуҗалык көтүен алам”,— дип ант иткән Саяф сүзендә нык торды. Бригадир Нургали абыйсы да аңлады аны. сатмады. Ат җигәргә атлыгып торучы малай-шалае да булгандыр. Демьян авылын чыккач. Озын Басудан барганда Саяф менә шуларны хәтерләде. Хуҗалык көтүе алса да. башка көтүчеләр кебек, өй чиратыннан ашап йөрергә горурлыгы рөхсәт итмәде Беренчедән, кешеләрнең үзенә дә юк. икенчедән, ул кунак сыенда йөзгәндә, әнисе, сенлесе. энесе ач утырсынмы9 Көз көне исәп- хисап ясарбыз, дип килештеләр. Тагын бер ел узды. Илле өченче елның мартында Сталин үлде. Юлбашчыны юксынып елаудан бүртенгән март көннәре, теләсәң-теләмәсән дә. язга таба тәгәрәде Көтү алгач тыныч яшим Алла боерса, дип йөргән Саяфнын антын боздырды Нургали абыйсы. Ни үткен әнисе дә кайгылы айда бригадирга каты бәрелергә кыймады. Саяф тагын ат җигә. Сәрдәхуш елгасында каерылып-каерылып чалгы селти дә. жәйнен үзен төяп ишегалдына апкайтып аудара. Жәйне Әлфия китап битләренә кыстыра, җиләк итеп Миннегәрәй чүпли-чүпли дә әнисенә чәй эчәргә алып керә, табын уртасына утырта. Менә тагын Нефтебазада Саяф. Кәрәчин агыза. Әнә. Гаяз абыйсы янына шәһәр марҗалары килгән Урамга чыгуга, арба төбендәге арышны сатып та җибәрделәр Кибеткә кереп ашарга алдылар. Тамак ялгагач, чүмечләп аракы сатучы абзыйның да хәлен белделәр. Абзыинын хәле шәп иде, шәп абзый яныннан чыкканда I аяз абыйсыиын да, Саяфның да йөрәге шәп—дөпелдәп типте. —Йә, нишлисең’—диде Гаяз абыйсы. Капкан нәрсәсе булмаса да. Гаяз абыйсы белән нәрсә эчәргә дә риза булган Саяф бер стаканны түнтәрде шул. Кыюлык өчен эчәләр аны дип ишеткәне бар иде Әтисе турында сорашу өчен дә кыюлык кирәк булмагае Тәненә аракы шаукымы таралган, кыюланган малай Гаяз абыйсына эндәшәсе итте: —Гаяз абый, әтине очратмадыңмы син сугышта?—дип пышылдады. Гаяз абыйсы малайның хәлен анлаган кеше буларак, иңбашына кулын салды Нишләп аңламасын ул Саяфның хәлен? Беренчедән, үзе дә, әтисе исән килеш, ятим үсте. Җитмәсә, әтиләре белән өйләре терәлеп тора иде. Анын әтисе икенче хатын белән гомер итте Ул хатыннан туган балалар: “Әт-т-т-и!”—дип кычкырганда анын да бугаз ярып кычкырасы килмәдеме әллә?! Икенчедән, хәзер үзенең дә гаиләсе бар Хатыны Миннур белән ике бала үстерәләр. Мәдинәсенә февральдә биш. Рифатына майда өч яшь тулды. Әти булган кеше ят кеше баласының да хәлен аңлый шул. Менә шуңа малайның җилкәсенә кулын салды, кочаклап утырды Әтисенең мәңге кочаклыйсы юк ич бу ятимне —Саяф, кәкә, әтиең бик яхшы кеше иде, шуны онытма Мин сугышта күргәннәремне сөйлим, бәлки, соравына да җавап табарсын. Мине унҗиде яшемнән сугышка алдылар, кырык икенче елның башында ук. Гәүдәле идем, яшьне сорап та тормадылар. Бераз наводчиклыкка укыттылар да, Сталинград далаларына ташладылар. Башта снаряд биреп тордым, көчле идем, снарядны уйнатып кына йөртәм. Боезапас бетә башласа, командир тылга җибәрә, буш әйләнеп кайтмасымны белә. Снаряд китерүче ездовойларны да, аш ташучыларны да мина теткәләп аткан көннәр булды Бер сугышта наводчик та, командир да үлде, кайсы яраланып тылга озатылды. Кукмара егете Сорокин белән икәү генә калдык. Туп артына мин бастым, наводчик икәнемне онытма Жиде кеше булганда ничек атты туп, шулай сугышырга тырыштык. Немецларның солдат, офицерларын күп кырдык, берничә танкны яндырдык Сугыш тынгач, безнең позициягә генерал килде, сугыш кырын карады, икебез генә икәнне күргәч, шаккатты. —Ребята. к ордену представлю. спасибо, хорошо воюете,—дип, икебезне дә кочаклап үпте, җирәнмәде. Тирдән сасып, балчыкка, канга буялып беткән идек Шуннан сон Сорокин орден тагасы көннәр бар әле, дип, җибәргәли иде. Соңыннан борынын салындырып килде бу. Орден вәгъдә иткән генерал шул ук көнне һәлак булган икән. Сталинградны саклаучыларның батырлыгына ияләнеп беттек. Адым саен бугазга-бугаз килеп сугышасын, үҗәтләнеп Иделгә ыргылган немецларны прямой наводка белән чебен урынына кырган көннәр дә. орден бирәм дип кәгазь тутыру түгел, тәүлек буе ашамаган чаклар да булды. Көн юк, төн юк. сугыш бара. Ашау кайгыртып трибуналга эләгә язган кеше әле мин. бер гыйбрәт менә Көне буе аш китерүче булмагач, сугыш тынып торган арада, командир Сорокин белән мине тылга озатты Снарядлар да китерегез, ашарга да, ди. Киттек. Олаулар таптык, снарядлар төядек Ашны термоска салып кузгалдык кына, безнен туп тирәсендә китте шартлау, китте атыш. Ничек кисәк башланса, шулай кисәк тынды да. „ Сугышта ин куркытканы тынлык икәнне белмисен әле син, энекәш. Сугыш барганда дошманнын кайда икәнен чамалау җиңел. Ул тавыш чыгара, ага, гүли кычкыра, ракета чөя. Тынып калгач шикләнә башлыйсын, нинди мәкер кора’ ул? Разведчиклар килеп, чәнчеп, йә булмаса әсирлеккә алып китүләре мөмкинме9 Бик мөмкин. Йә сине саклаучы пехота кырылып бетә Мөмкинме? Ничек кенә әле! Дошман чолгап алырга да күп сорамый. Круглый оборона тотып сугышкан чаклар да була. —Тукта, мәйтәм, земляк, атларны шушы чокырда калдырыйк, агачка бәйлә. Что-то не то безнен анда. Син монда кал. мин позицияне карап килим әле. Тауга мендем дә шуышып киттем, үткер тимер кисәкләре эләгеп гимнастер каны тишә генә бит Ул Сталинград җирендәге тимер-томыр бар дөньяга җитәрлек булгандыр Чү. немецча сөйләшәләр түгелме? Безнен туп тирәсендә немец солдатлары йөри Гут. гут. диләр. Киткәннәрен көттем дә шуышып бардым Йөрәгем кысып алды, биш кешенен берсе дә исән түгел. Документларын җыйдым Тупны карыйм—төп-төзек. Замогы да алынмаган Замогын алдым да Сорокин янына кайттым. Шундый-шундый хәлләр мәйтәм, нишлибез? Трибуналом пахнет. Туп немец кулына төшсә, командир тылга җибәрде дип исбатлый алмыйбыз, командир һәлак булган Безгә—вышка! Уйла, мәйтәм, земляк. Жилле-давыллы төн иде. Бәхеткә күрә җил немецлар ягыннан исә, сөйләшкәннәре, котелок кырган тавышларына кадәр ишетелә. Немец төнлә йөрми, тупны алып чыгыйк, мәйтәм. — Башта ашыйк-эчик, тәүлек буе авызда бер валчык ипи дә гулять иткәне юк бит,—ди Сорокин Берәр стопка спирт та җибәрдек. Башлы нәрсә Сорокин Кабат болай эшләдек. Атларны тугардык та тупны тартып атып кайтырга киттек Ничек азапланганны, туш тәгәрмәче баткач көрәк белән ничә тапкыр җир казыганны хәтерләрлек тә булмады. Аннан арбага төяп иптәшләрнең гәүдәләрен алып кайттык, снаряд чокырына күмдек. Исем-фамилияләрен язган такта куштык Тан атар-атмас особый отделдан килеп тә җиттеләр. Тубыгызны дошманга биргәнсез, мин сезне подтрибунал. дип җикеренә офицер, пистолетын тартып чыгарып борын төбендә болгаган була. Маңгаена бер чиртүгә үтерәм инде мин аны, югыйсә Борча инде менә, анын да уртачадан бәләкәе әле Алып барып күрсәттек, башта иптәшләрнең каберен, аннан өстенә ботаклар япкан тупны. Гафу да үтенә белмәде, тыловая крыса! Иптәшләрне искә апып утырдык земляк белән, аларнын да менә синең кебек бер көтү бапалары каттандыр Аракы эчкән егет түгел идем сугышка кадәр. Сугыш бозып бетерде, энекәш. Атака алдыннан йөз грамм спирт эчертеп юләрләндереп кертеп җибәрәләр солдатны, исән калсаң, үлгәннәргә поминка. Көн аралаш шулай. Сигез ел үтсә дә сугыш һаман төшкә кереп саташтыра, җәфалый. Бергә сугышкан, күптән һәлак иптәшләр белән төннәрен кычкырып сөйләшәм икән. Туп атканда кычкырып сөйләшмәсән, бер-беренне ишетеп булмый бит Менә мин шуна кычкырамдыр Миннур апан да. балалар да куркышын бетте. Вакьгг- вакыт чоланга чыгып йоклыйм, анда да күршеләр ишетә. Мин сугышта үлемнән курыкмадым, ‘ гарипләндереп кеше күзенә каратып яткырма"—дип. Ходайдан сорый идем Аллага шөкер, гозеремне ишетте Ходай. Сталинград сугышының бер көненә чыдаган солдатка орден бирер идем Тик чигенгәндә орден өләшмиләр шул Сугышның сонгы ике елында ике Кызыл Йолдыз ордены, “За отвагу” медале бирделәр. Сталинград янындагы сугыш белән берсен дә чагыштырырлык түгел шул, кәкә. Анда биг бер исән тау, бер исән агач калмады, кая кеше... Туктадык та, кибеттән алган консерваны ялт иттердек. Флягасыннан су эчкәндә Гаяз абый тагын бер вакыйганы сөйләде: —Шул Кукмара егете Сорокин белән инде, земляк белән, соңгы снарядка кадәр аттык, мылтык патроннарын да атып бетердек. Тупны немец танкысы үтүкләде. Далада снаряд чокырына качтык, без генә түгел, авыр яралы солдатлар да җыелды. Берничә гайрәтле солдат чокырдан чыгып йөгергәннәр иде, пулеметтан кырып кына салдылар. Биш-алты яралы тиздән ыңгырашудан туктады, үлделәр. Каннары агып бетте, берни белән ярдәм итәрлек булмады. Ә без җиңел яралы идек, канны туктата атлык Дала буйлап немецларның үлем командирлары иснәнеп йөри, авыр яралыларны аталар, йөри алганнарын әсир итәләр. Сорокинга әйтәм: үлекләр астына кереп ятыйк, атсалар да үле гәүдәләр саклар, дим Шулай эшләдек тә. Пуля тисә дә тыныңны чыгарма, тоткын булганчы үлгәнен мен өлеш артык, дидем. Ул да шул фикердә. Кырт-кырт сөйләшкән тавышлар якынлаша Килеп бастылар чокыр кырыена Берсе һавага атты, көлгән була. Исәннәр бармы дип тикшерә, янәсе. Капут махен!—дип китеп бардылар. Ике тәүлек яттык шул чокырда, мәетләр астында. Немецлар үтеп-сүтеп пәриләр Әле берсе автоматтан да сиптерде. Сорокин, кычкырмаска тырышып, иренен тешләп өзгән иде Ә пулялар минем өстәге мәетне тсткәләп бетергән Эссе кон, мәетләр исләнде. Тамак кибүгә чыдый алмыйча чокыр төбендәге канлы, сасыган янгыр суын эчәбез. Яшисе килә бит, энекәш. Менә сина ничә яшь? —Уналты, Гаяз абый. —Миңа унжиде иде Әле генә без синең белән үзебезнең Трайт чишмәсенең суын эчтек Су түгел ул, энем, ширбәт. Ике тапкыр канлы су чөмергән кеше мин Берсен ишеттең. Икенчесен. Днепрны кичеп плацдарм алгач, шул җир кисәген тотып торганда эчтем. Ничә тәүлек буе канлы су аккандыр, әйтә алмыйм Бугән су юк иде, кан тәме килгән Днепр суын чөмердем. Гаяз абын кинәт тынып калды. Карашы еракка—Мамадыш тарафына юнәлгән. кай җиредер бик хәтәр авырткан шикелле йөзе җыерылган, әйтерсен лә, сугыш михнәтләре тагын бер тапкыр анын җанын, рухын сыта, хәтерен тетрәтеп эчке дөньясы аша уза иде. Мине үз итеп, тиң күреп сөйләшүеме, иннәремә куйган саллы кулымы, минем арык тәнемә терәлеп утырган тау кадәрле гәүдәсеме—Гаяз абыйны әтием Миннәхмәт итеп тоюга китергәндер. —Шунысы рәнҗетә, энекәш, башкаларны әйткән дә юк, кайчагында, мин сөйләгәннәргә Миннур апаңда ышанмый. Бит үземне герой итеп күрсәтү өчен сөйләмим, бары бушанасы килә. Сигез ел үтте, җандагы сугыш йөгенең сигез граммга да җиңеләйгәне юк әле... Без ун чакрымлы Озын Басуны узып Демьяновкага якынлашабыз икән. Ат җикмәсәм. Гаяз абый белән очрашмаган булыр идем, бригадир Нургали абыйга да рәхмәт инде. Демьяновкада Фатыйх абый белән Хәнифә апа яшәгән өйгә кердек. Хуҗалар табынга хәзинәдә булганның барысын да тезде. Сүзне Кече Кирмәннен Түбән очыннан башладылар. Югары очтагы Аксак Хәсән абыйнын капкасын дөпелдәтеп япкач кына туктадылар. Бик сагынганнар иде шул туган авылларын Фатыйх абый белән Хәнифә апа. Мәҗлес ахырында барыбыз да чиксез иркенләп, табынга әле генә китереп утыртылган уалма бәрәңге кебек таралып, шул бәрәңгедән ургылып чыккан парга ияреп күкнең җиденче катына менеп җиткән идек. Ин якын туганнары шикелле озаттылар Гаяз абыйны. Авыл кырыендагы имәнгә сөялеп. Кече Кирмәнгә кайтып баручы авылдашларының бәхетеннән көнләшеп кул болгап калдылар. Күзләрендәге моңсулык Фатыйх абый белән Хәнифә апаны имәннәргә сөялдергәндер. Арташ чокырын менгәндә Гаяз абыйнын әйткән сүзләре хәтеремә уелды, зираттан шикләнгәнемне сизде, ахыры. —Кәкә, зиратлардан курыкма. Бу сугышта Европа тоташ зиратка әйләнде, исәннәрдән куркыйк,—диде. Урман почмагында атларны ял иттереп, печән ашатырга да онытмады Гаяз абый. Хәнифә апа тыгып җибәргән дучмакларга да чират җитте. Чыннан да, әллә ашадым, әллә юк, юньләп хәтерләмим дә. Аракы миемне томалаган булгандыр. —Энем, син аракы эчмә. Бүген дә мин гөнаһыга батырдым, ахыры, сине,— диде Гаяз абый. Бурсык елгасы яныннан үткәндә, Мамадышны аклар алгач. Кече Кирмәнгә һөҗүм итсәләр, сугышасы була дип казылган окопларны күрсәтте бугай Урыс Юлы тавында тормозлар куйдык та, атлар арбаларын тартып төште. Инешне чыгып бара идем, әллә салган баштан дилбегәне ялгыш тарттым, әллә атның су эчәсе килде, арбаны кырт борды да куйды. Кәрәчинле мичкә инешкә “бух” итеп килеп тә төште. Ат, куркудан чыгымчылап, Гаяз абый аты янына чапты. ., _ —Болай итик, энекәш,—ди Гаяз абый.—Минем мичкәне синен арбага күчерик, аннан минем ат белән инешкә төшеп, синең мичкәне саласы булыр. Шулай эшләдек тә. —Ә суда яткан авыр мичкәне арбага салу өчен әнә теге, мунчала кабыгы саклаучы ирләргә дәшеп кил. Без постта дип, башта ирләр тыңламады. Аннан килеп мичкәне салыштылар тагын Изге кешеләргә рәхмәт укыдым. Атым янына менгән идек, аһ иттек. Әти төсе булган, җиз тәңкәләр белән бизәлгән ат дирбияләренең берсе дә юк, урланган иде. „ _ „ м Тотылмаган—карак түгел, ди. Кемгә бәйләнәсең? Гаяз абый өеннән төрле бау кисәкләре алып төште дә атны җиккән кебек итте. —Норма авылына Әсгать дуска илтеп куя алмассыңмы, Гаяз абый,—дидем мин. — Борчылма. Саяф, дөнья малы—дуңгыз каны, баш сау булса, бар да табылыр,—диде абзый. Әсгать дустым мине бик җылы каршы алды Гаяз абыйга рәхмәт әйтеп саубуллаштым Кабат миңа Гаяз абый белән шулай озаклап аралашырга туры килмәде Илле ел вакыт узган да киткән. Абзый инде күптән вафат, ләкин мин һаман да аның иңбашыма салынган саллы кулын, минем кебек маңка малайга, бүтән беркемгә дә сөйләмәгән эч серләрен ачып, үз итеп сөйләшүен хәтерлим. Минем сугыш ветераннарына булган олы хөрмәтем Гаяз абыйдан башланды! Бәхәссез. Дустым Әсгать белән төн буе юкә дирбияләр ясадык. Икенче көнне ап-ак юкәдән киендерелгән атым белән мин Су-Елгага теркелдәдем. Күчмә отрядка кәрәчинне тапшырдым, механик Шакирҗанов Гаяз абый хәлемне сорашты, рәхмәт әйтте. Күп сулар акты, күп яфраклар коелды. Ярты гасыр вакыт узды. Өстәлгә аракы килүгә мин Мамадыш нефтебазасына кәрәчингә баруымны, шунда тәүге тапкыр аракы эчүемне, анын зәхмәте аркасында мичкәне инешкә аударуымны, газиз әтием төсе булган җиз дирбияләрне урлатуымны хәтерлим Шунда алган сабак исергәнче аракы эчүдән гомерем буе тыеп торды. И лле өченче елнын көзендә суык тидергән энем урынына, хуҗалык көтүенә чыктым Хәзер әбиләр чуагы дип йөртелүче гаҗәеп җылы, ямьле көз иде Сәрдәхуш елгасы башындагы каеннардан берән-сәрән генә яфрак оча. Мин, әтидән калган фуфайканы җиргә түшәп кырын-ярын яткан килеш, җил тавышын тыңлыйм Камылларга бәргәләнеп аккан тыгыз һава нинди генә аваз чыгармый. Мәче мияулаган, тычкан чыелдаган тавышлар яңгырый, ә урманнан әллә кайларда. еракта өргән этнең саңгырау тавышы. Габделкаюм абый алып кайткан арышны өй базында тартучы кул тегермәне зырылдавы да, Гаяз абый белән далада снаряд чокырына качкан авыр яралы солдатларның тешләрен шыгырдатуы да ишетелә сыман. Тамак тук. Сыерлар Сәрдәхуш елгасындагы яшел курпыны умырып ашыйлар Ә саргая башлаган кыяклар, җил искәндә әле сулга, әле уңга авышып, район уполномоченные алдында бишкә бөгелүче колхоз рәисен хәтерләтә. Сердәш чишмә челтери дә челтери. Сугышка киткән әтиемнең үле хәбәре килгәч тә. мин шушы чишмәгә сыенган идем. Хат ташучыга публик килгәнне әнигә әйтмәскә куштым. Кара хатны әнә теге каен төбенә күмдем Мин түгел, каен да кайгыга чыдамады, корыды, әнә, ботакларын коеп, көзге җилдә ыңгырашып утыра. Үги әтине кулга алгач та шушында үкси-үкси еладым бит. Аулакта инде Габделкаюм абый дип йөргәч тә. анысы форма өчен генә инде анын. Кешенең ике әтисе булмый, ди Габделбарый Ә мин була дим. Чөнки үз әтиемне юньләп хәтерләмим дә. Ә менә Габделкаюм абый үзе төрмәдә чересә-череле, ә безне исән калдырды Нәрсә генә уйлый башласам да, уем шул Габделкаюм абыйга әйләнеп кайта Нигә шулай икән ул. ә? Ул төрмәгә киткәч, шушы чишмә янында белгән-өйрәнгән догаларымны укыдым. Сеңлем Әлфиянең чулпысыннан өзгән көмеш акчаны чишмәгә салдым. Әле лә шунда ятадыр Файдасы тиде микән, дүрт ел вакыт узса да, үги әтидән бер хәбәр дә ишетелми. Исән микән? Тамак ялгап, акыллы күзләре белән әмер көткән Актүшне дә туйдыргач, аяк язып, йөреп киләсе иттем. Көн җылы булгач юка киенгән идем, атлаулары да очып барган сыман Менә Саяф, мәйтәм, уналтыны да тутырдың, Аллага шөкер Әниең исән, сенлен. энен исән Хәләмгөл кызыкаины да күрәсең киләдер, син кич белән Кече Кирмәнгә кыякла Билгеле инде Г абделбәр дуенын хәлен белү сылтавы белән, изге ялган табып Хәләмгөлгә берәр бүләк эләктереп бармасан. юкка-бушка, юл тиресләп йөрү булмасмы? Кибеттән нәрсәдер сатып аласы булмагае Акчан бар Урманда эшләүче авылдашларына атын белән булышкач, кесәңдә акча чынлаган тавышлар да ишетелә. Кем ничек тели, шулай түли. Саяфнын булышуы хак булсын. Акча сикертә, диләр бит. Шуна жил-җил атлап очынамдыр, дип, Саяф елмаеп җибәрде. Туган авылы ягына күз салган иде, бирегә таба килүче кешене абайлап, туктап калды. Атлар-атламас килүче бу оялчан йөрешле ир-атның адымында хәтер капкасын кагып ачарга азапланучы дулкын омтылышы бар иде. Туктале, тукгале. Кем куллары, аяклары белән һаваны болай уймаклый сон? Әллә кешесе ерак булды, әллә киемнәре таныш түгел—Саяф Юлаучыны танымады. Ләкин мосафирның анын янына килүе бәхәссез иде. Тирә-юньдә бер адәм заты юк, бу тарафтан юл да узмый. Елганың теге ягына чыгып каршылыйм әле дип, тирән чокырга төшеп китте Саяф. Ярдан йөгереп менүе булды, теге кеше белән маңгайга-мангай бәрелә язды Ах!—дип кычкырып җибәрде дә, ябык гәүдәле, мескенлеге кыяфәтенә чыккан, нәрсәдәндер куркып калган таныш һәм шул ук вакытта таныш та булмаган ирне шытырдатып кочаклап алды Аның киеменнән бөтен Азияне дер селкетеп ауган Себер кедры исе дә, ГУЛАГ лагерының кандалалы сәкесенә сеңгән ачы хәсрәт тә, миллионлаган гөнаһсыз тоткыннарны кызганудан җаны өшегән, аларнын күз яшьләреннән мәңгелек тунга әйләнгән Себер җиренең өшеткеч салкыны да килеп бәрелде. —Габделкаюм абый, кая, өйдән килүенме? -Юк —Бар өйгә кайт, сине анда әни көтә. Шулай дип әйтүем булды, Габделкаюм абый бар гәүдәсе белән калтыранып, үксеп-үксеп елый башлады, сыгылып төште дә, төбенә әтинең үле хәбәре күмелгән, корыган каенга барып ябышты. Ә каен төптән сынып гөрселдәп җиргә ауды. Бу да ухылдап елаучы ирне туктата алмады. Мин аны кочаклап алдым да таза, кем генә килеп таянса да чыдатырлык, Хәләмгөлгә ошатып йөргән ябалдаш каенга сөялдердем. Әле ул каенга шук энем үткен пәкесе белән Маһинур, Саяф, Әлфия, Миннегәрәй дип тә язган иде... Елап җибәрү оятыннан үзен кая куярга белмәгән Габделкаюм абый бәгыреннән бер генә сүз кысып чыгарды: —Кабул итмәссез дип курыккан идем. Ул биштәреннән сабы төсле ташлардан тезеп ясалган пәке чыгарды, анда “Саяфка” дип язылган иде. Сынар кулы белән мине кочаклап торды да Су- Елгага таба атлады. Оча иде Габделкаюм абыйсы, бауга кибәргә эленгән күлмәк кебек талпына иде. Бу инде Саяф күргәндәге туктар-туктамас килүче, оялчан адымлы мосафир түгел. Аның сынар кулы кылыч сыман һаваны тураклый, аяклары җир шарының әйләнешен тизләтә, сөенечтән балкыган күз карашы Су-Елганы прожектор сыман яктырта иде Габделкаюм абый белән без ятимлекне тоймадык, каралты-курабыз кешенекеннән ким булмады. Ул безне шулкадәр якын итте, хәтта үлүенә кырык ел узгач та аны искә төшерсәм күнел тула, күзгә яшь килә. Утырган урынымнан кымшана башласам да: “Нәрсә кирәк. Саяф?”—дип ягымлы җылылык белән эндәшүче үги әтием Габделкаюм мине гомер буе кешеләргә изгелек эшләргә этәргәндер. Урыны оҗмахта булсын. Армиядә хезмәт иттем дә Уралга, апаларга кайттым. Паспорт алдым, колхозда бушка эшләү коллыгыннан котылып, үземне кеше итеп тоеп, Су-Елгага кайттым. Үги әтидән дә уздырып сөенүче булмагандыр Миннегәрәйгә дә паспорт юнәттем. “Кызыл партизан” күмәк хуҗалыгы рәисе Сафин Закир абый колхоз эшенә чыкмасагыз утыртам,—дип янаса да, минем курка торган күлмәк тузган иде. Икебез дә леспромхозда эшләдек, хуҗалыкны бөтәйттек. Хәләмгөл гүзәлкәйгә өйләндем дә Бакал шәһәренә барып эшкә урнаштым, акчаны көрәп алабыз, өйгә дә салабыз. Су-Елгага кунакка кайтабыз. Үги әти белән күрешү тагын бер елга куаныч өсти, шатлык бирә иде. 1962 елда Кариб кризисы башланды. Мине яңадан армиягә—перепод- готовкага алдылар. Воркута янында локаторда тәүлекләр буена дежурда торабыз. Яна, өченче бөтендөнья сугышы башланырга бер адым калган иде. Мине армиягә алуны ишеткән үги әти, чирләп, урын өстенә яткан. Яңа сугыш башлана дип тетрәнү, өзелгән кулын куенына тыгып, шуышып, үзебезне- келәр ягына чыккандагы кичерешләр, балакайларым ачка үлә дип башак урлап, унбиш елга төрмәгә эләгү, җитмәсә, анын аркасында бердәнбер сыерыбызны тартып алуда үзен гаепле санау Габделкаюмны түшәккә бәреп салгандыр. Йөрәге чыдамаган Күмгәннәр. Үләр алдыннан: “Их. Саяфны тагын бер күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем",—дигән. Ә мин шактый соңлап ишеттем. Воркутага хат килгәч кенә Үги әтиемне күмә алмаганга гомер буе үкенеп яшим Менә тагын Уралдан Су-Елгага кайттык. Кыш көне булса да. Халәмгөлне ияртеп. Сәрдәхуш елгасындагы Сердәш чишмәгә, исемнәребез уелган каен янына менмичә булмас. Каен, нарат, карагайлар моңсуланып утырган зиратка баруым Авыллар белән зиратлар мәнге янәшә. Әни янына. Габделкаюм исемле Изге Зат янына дога пышылдарга килүем. Сукмактан атлаучы Саяфны ниндидер көч күккә күтәрелеп карарга мәҗбүр итте Зәп-зәңгәр күктә моннан илле ел элек күренгән Ак Болыт эленеп тора иде. Аннан гимнастерка кигән Гаяз абыйсы, култыгына журнал кыстырган Мәхмүт абыйсы, сынар кулына сугылмаган башаклар учлаган Габделкаюм абыйсы, бер сүз белән әйткәндә. Ватанны саклаганда кан түккән изге затлар карап тора иде Барысы да күкнең җиденче катында икән дип сөенде Саяф. Урал заводында эшләгәндә фидакарь хезмәтләре өчен орденнар алганда да ул бу кадәр дулкынландыргыч, илаһи мизгелләр кичермәгән иде. Гаяз. Мәхмүт. Габделкаюм абыйларының күз карашы бөтен гомере буена җыелган борчуларын каз каурые белән сыпырган сыман койды да төшерде. Искиткеч җиңеллек, гаҗәеп рәхәтлек кичергән Саяф күккә күтәрелеп караганда Ак Болыт гаип булган, анын урынында иксез-чиксез зәңгәрлек җәйри иде... Ә бу вакытта Ходай иңдергән изге диненә, тарих насыйп иткән авыр язмышына. Кече Кирмән дигән изге исеменә тугры калган авыл, ике йөз чишмәсеннән жанга сихәт бирүче саф суларын челтерәтеп киләчәккә бара иде. Гасырларны йөзтүбән каплаган шарлавыклар, илләрне йоткан чоңгыллар, дәверләрне җир өстеннән кырып-үтүкләп киткән бозлыклар, кыйтгаларны теткәләгән бусагалар аша исән-имин чыккан бу авылга тарихта алга таба да Ак Кирмән ханлыгының дәвамчысы булырга язгандыр. Ул алышынып торучы, ләкин гамәлләре бер чамада булган хакимиятләр, авыр яралаган арыслан шикелле, җанын дәвалап үзенен элгәресенә—диненә, кыйбласына, мәсләгенә юл сабарга талпына иде. Кинәт. Сукыр урамның берьяклап кына салынган өйләренә капма-каршы итеп, затлы Арча кирпеченнән күтәрелгән ике катлы өйдә бала тавышы яңгырады Авыл өстенә якты сирпеп утыручы каеннар да. борынгы зират та. күк гөмбәзен Алып кебек тотып торучы тал-тирәк тә. түбәсеннән кар эшләпәләре асылынган Казыган тау да: "Бәрәкалла!"—дип кыйблага табан борылды Бу— башта Ходай, аннан Сабый дип яшәүгә ишарә иде...