Логотип Казан Утлары
Повесть

ЮГАЛТУ

уга гына төшкән кебек булды Мирсәет. Сентябрьнең унында иртән эшкә дип китте, кичен кайтмады. Хәер, соңгы елларда өйгә кайтмыйча кунып калган төннәре ешайган иде. Иренен бу гадәтенә түзүләре авыр, һай, бик авыр иде Закирәгә. Баштагы мәлдә әле урамга чыгып, әле өйдә арлы-бирле йөреп үткәрә иде төннәрне. Ятып та күзен йокы алмый. Ике мендәрле урында әйләнә-тулгана да тагын торып утыра. Төнге сәфәргә чыккан мәче тавышларыннан сискәнеп китә. Жил унаена тирбәлгән ябалдашлар шавын өй янына машина килеп туктады дип, ымсына. Аптырагач-йөдәгәч, тынычландыра торган дарулар эчә. ”Юк. болай яшәп булмый,—ди ул, бераз тынычлана төшкәч —Аерылам, үземне мыскыл иттермим Мин аннан кимме әллә?! Ярар, аерылыштык,—дип. бераздан үй йомгагын икенче яктан сүгә башлый —Ике бала белән кая барам инде мин? Йортны-жирне калдырып ташлап чыгып китми бит ул. Иорт-жир калган сурәттә дә нәрсә кыра алам сон мин? Ике баланы укытасы, кеше итәсе бар. Үзем генә чыгып китәр идем., балаларын ташлады диячәкләр Нишләдең сон син. Мирсәет? Мондый түгел идең бит син!" Иртәгесен Мирсәет тәмле, татлы теле белән эш телефоныннан аваз сала торган иде. —Әнисе, исәнме? Хәерле иртәләр үзеңә. —Хәерле.-дип җавап бирә Закирә сүрән генә. —Мине югалткансыз инде?—дип сорый самими, йомшак тавыш. —Юк,—дигән була Закирә. —Ярар алайса,—дип килешә ир.—Тауар ала алмадык. Питрәчтә кунарга туры килде. Тауар алганмы ул, Питрәчтә кунганмы, кунмаганмы—Закирә тикшереп йөрми Мона аның теләге дә юк. Теләге булган очракта да гаилә мәшәкатьләрен үз өстенә алган хатынның моңа вакыты җитмәс иде. Аннары, ир артыннан тикшереп йөрүне укытучы өчен түбәнлек дип саный. Ул берьяктан, үзен кеше теленә менсән, икенче яктан-иренне хезмәттәшләре Сәйдә ЗЫЯЛЫ-шагыйрә, прозаик, мәхәббәтне" һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши. 6. .К. У-. № 11 "Айның тулган чагы . "Кайнар сукмаклар". "Песи Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. алдында унайсыз халгә куясын. Юк. юк Ир бирмәк, жан бирмәк—түзеп яшәвен хәерлерәк. Телефондагы йомшак тавыш һаман сөйли: —Кайтышлый базарга керермен. Ниләр алырга кушасың? Белә югыйсә, бик белә йортка ниләр кирәклеген! Закирә инде өч кон анын колагына тукыды. Өйдә ит беткән, бәрәңге юк. Кәбестә, кишер ише яшелчәне әйтеп тә торасы түгел. Закирә боларны укытучылар бүлмәсендәге телефоннан, әлбәттә, кабатлап тормый. Гаиләдәге койсезлекләрне хезмәттәшләре алдында ача алмый Шуна күрә тешен кысып булса да ипле сөйләшергә тырыша. —Үзен чамаларсың инде. Итнен сөяксезрәген сайла. Мирсәет сүзендә тора. Закирә эштән кайтканда суыткыч ризык белән тулы була... Бу юлы Мирсәетнең хәбәре юк. Бу юлы укытучылар бүлмәсендәге телефоннан анын йомшак-юмагай, ипле тавышы ишетелми... Беренче төнне Закирә, әйләнә-тулгана яткач, ниһаять, йокыга китте. “Иртән табылыр але. Әнисе, мине югалткансыз инде дигән булып хәбәр салыр. Жир бит Кырык биш яшенә житеп әтәчлеген һаман ташламый. Хәленнән килсә—очраган һәр хатын-кызның итәген күтәрер иде!”—дип. күнеленнән генә ирен әрләп, үзен юатып алды. Мирсәетнең икенче көнне дә хәбәре булмады. Закирә кынгырау чынлауга укытучылар бүлмәсенә йөгерде Телефоннан күзен алмады Менә- мснә Мирсәет шылтыратыр да: әнисе, мине югалткансыз инде дияр шикелле Дәресләр тәмамланды, тик Мирсәеттән хәбәр һаман юк. Хатын күңелендәге кичәге ачу шомлану белән алышынды Анын башында әллә ничә торле уй бөтерелде. Кайда булыр бу9 Нишләп минем бертуктаусыз эчем поша'.’ Бәлки... Эшенә шылтыратыргадыр’ Әйе. әйе. эшенә шылтыратып белешергә кирәк Ни булмас? Дөнья бит бу. Бәлки, кисәк кенә командировкага китәргә туры килгәндер Мина хәбәр итәргә өлгерә алмагандыр. Закирә куркып кына телефонга үрелде. —Алло! Мина Мирсәет Әхмәтшин кирәк иде. Эшкә килмәде, дисезме." Өченче көн иртән эшкә дип киткән кеше, һай Аллам! Кайда гына булыр икән соң?! Закирәнең өне китте, йөзе агарынды, аяклары хәлсезләнде. Бераз зиһенен жыйгач ул телефонга кабат ябышты, “03” санын жыйды. Сорашты. Андый кеше турында мәгълүмат юк, диделәр. Димәк, милициягә барырга кирәк,—дип карар кылды Закирә. "Дежурная часть" дип язылган тәрәзәчек артында кечкенә буйлы, коңгырт күзле, мөлаем йөзле капитан утыра иде Мона кадәр милиция идарәсенең ишеген дә ачып кермәгән Закирә куркып кына эндәште —Минем ирем югалды... Капитаннын көләч, мөлаем йөзе кинәт житдиләндс Хатынның авыр хәлен анлап, ипләп кенә сорады. —Кайчан югалды? Күптәнме? —Өченче көн эшкә дип китте дә шуннан бирле кайтканы юк. Капитан жинел сулап куйды. — Борчылмагыз. Ирегезне югалды, дип үк әйтергә ашыкмагыз әле Кайтыр Ирләр кайчак гамьсезрәк була шул... Таныш-белешләрегездән сорашмадыгызмы’’ Берәрсендә кунак булып кына ятмый микән? —Сорашмаган кая’’ Аптырагач килдем инде сезгә. —Монарчы кайтмый калган очраклары бер дә юк идемени? — Бар иде дә... Болай—готаш икешәр тон рәттән кайтмый калганы булмады шул. — Йә. йә сөйләгез әле Безнен эштә кечкенә генә мәгълүмат та кайчакта бик мөһим булып куя. —Ничек дип әйтим инде. Өйдәге хәлләрне монда килеп чәчү унайсызрак... ЮГАЛТУ м Уңайсызланмагыз. Безгә бар нәрсәне белү кирәк. — Бер хатын-кыз янында чуалгалый иде ул "Спорт товарлары” кибетендә эшли, Рузия исемле. -Бәлки - ирегез шул хатын беләндер? —Юк Шылтыраттым. Рузия, ял алып, әнисе янына бәрәңге алышырга кайтып киткән. —Рузиянең эш урынына үзем барып килермен. Инде хәзер гариза языгыз. Ирегезнең нинди киемдә икәнен, тосен-битен, аерым билгеләре булса, аларын да онытмыйча языгыз. —Мин аның фотосын китерермен. —Яхшы. Эзләүне иртәгә башларбыз. —Нишләп?—дип аптырады Закирә. —Тәртибе шулай. Югалган кешене өч тәүлек узгач кына эзли башлыйбыз. Закирә ни дип әйтергә дә белмәде. Иртәгә икән, димәк иртәгә. Табыла гына күрсен Мирсәет. Милиция идарәсеннән чыкканда Закирәнең күңеле өмет белән тулы иде. Мөлаем капитан белән сөйләшү аңа ышаныч бирде, күңеленә тынычлык өстәде. Бу минутта аның Мирсәеткә булган бар үпкәләре, юып алгандай, юкка чыкты Ире белән бергәләп кино-театрларга йөргән чаклары исенә төште. Закирә аның эштән кайтуына токмач кисеп аш пешерер иде. И-и, яратып ла ашар иде Мирсәет. Ниткән гел токмачлы аш ул! Туйган инде синең токмачыңнан дип, бер әйтмәде. Фәлән әйбер пешер, төгән әйбер бир, дип, һич җанына тимәде. Закирәнең хәленә керә белгән ул. Эштән арып кайткан хатын ничек итеп камыр куеп йөри алсын? Ял көне йә өчпочмак, йә гөбәдия пешерәчәк бит ул! Шулай уйлап сабыр гына ялны көткән. Яраткан бит аны Мирсәете! Үзенчә яраткан. Югыйсә, күптән ташлап китәр иде Бу заманда ирләрне мәжбүри тотып була димени9 ! Рузия белән очрашуына да Закирә үзен гаепле санады. Һаман саен эш, мәктәп, йорт мәшәкатьләре дип, иремә игътибарым җитмәгәндер диде. Уйларына урала-урала өйләренә кайтып җиткәнне сизми дә калды. Өйгә тиз кайтып җитсә дә калган вакытны уздырулары һай авыр булды. Капитан көтәргә кушкан "иртәгә” һич кенә дә җитәр кебек түгел иде. Иртәгесе көн тугач эштә дәресләр дә озынайды. Бер дәрес кырык биш минут түгел, кырык биш сәгать булып тоелды. Вакытны үткәрә алмый гаҗизләнде Ниһаять, дәресләр тәмамланды. Закирә, абына-сөртенә дигәндәй, милиция идарәсенә ашыкты. Килеп җитсә ни күрсен: тәрәзәчек артында теге капитан түгел, икенче берәү утыра. Бу хәлгә аптырап калудан каушады, каударланды Закирә, исәнләшергә дә онытты хәтта. —Монда утыручы капитан кирәк иде миңа,—дип тезеп китте ул. Ярый әле бу яшь егет аның белән ипләп сөйләште. Югыйсә, Закирәнең мөлдерәмә тулы күнеле менә түгеләм, менә түгеләм дип кенә тора иде. —Сез Нургаяз абыйны әйтәсезме?—дип елмайды егет. —Һай энем, исемен белмим шул! Мин узган юлы килгәндә ул менә сезнең урында утыра иде —Нургаяз абый инде. Бүген аның ялы. И, Ходаем, пычаксыз суйдың дигәндәй, Закирә гөж төште. —Нишләргә инде алайса? Мина кая барырга икән?—дип инәлде ул. Хатыннын йөзенә таралган гасабилык, борчылу билгеләре бик көчле булгандыр шул, милиция хезмәткәре аны тынычландырырга кереште. —Ялы булса да Нургаяз абый килгән иде. Мин аны әле генә күрдем. Борчылмагыз, хәзер табабыз. —Исәнмесез,—дип күптәнге танышыдай сәламләде Нургаяз Закирәне. Әйдәгез, тынычрак урын табып сөйләшик. Алар икенче катка күтәрелеп кечкенә бер бүлмәгә керделәр. —Утырыгыз, Закирә ханым. —Берәр хәбәр юкмы, иптәш капитан? —Мин бүген иртән “спорт товарлары" кибетендә булдым. Рузия Шәмсиева чынлап та ялда икән Апае районында әнисе янында. Тик. сез ялгышасыз. Рузия белән ирегез күптән очрашмыйлар икән инде. — Ничек очрашмасыннар?'—дип аптырады Закирә —Бер атна элек кенә кунып кайтты ич! Күлмәк якасынын җилкә турысында иннек эзе ярылып ята иде! —һем,—дип куйды капитан —Моны ачыкларга кирәк. Рузиянең хезмәттәшләре беравыздан: "Мирсәетнең күренмәгәненә биш былтыр",—диләр Болай да әрнүле йөрәккә бу яналык тагын бер әрнү өстәде. Рузия Мирсәетне кечкенәдән яратып йөргән Мин күргәнче үк таныш булган. Таллинда мине очратмаган булса, бәлки кавышырлар иде. дип, Закирә үзен тынычландырып, язмышына күнеп яшәде. Капитанның сүзләренә караганда Рузияне ташлаган булып чыга бит. Бәлки, ялгышадыр... Тик ничек кенә уйламасын, башында гел бер уй бөтерелә башлады "Икенче сөяркәсе бар!.. Икенче сөяркә... Кем ул?” Закирә авыр уйларын төяп кайтыр юлга чыкты. Шәһәр урамнары гадәттәгечә ыгы-зыгылы. Бөтен кеше каядыр ашыга Йөгератәр Кайберләре ана бәрелеп тә китә. Ул гына аларны сизми, аларга игътибар итми Әйтерсең, бар дөнья буп-буш. Шушы бушлык буйлап Закирә берүзе атлый. Уй йомгагын чорный-сүтә. чорный-сүтә бара торгач истәлекләре аны яшьлегенә. Мирсәете белән танышкан елларга алып керде. Беренче курсны тәмамлагач. Закирәләрне практика үтәргә Эстониягә җибәрделәр И ул чактагы ашкынулы кичерешләр! Казаннан ары ерак юл күрмәгән Закирә сабыйларча сөенде Мәскәү аша барасы булгач, анда тукталып, мона кадәр киноларда күреп кенә хозурланган Кызыл Мәйданга аяк басачаклар Ә Эстония дигәннәре нинди икән? Дөрес булса “Өч мушкетер” киносын Таллинда төшергәннәр ди бит. Димәк, шәһәр үзенең борынгы йөзен саклагандыр. Таныш түгел шәһәр беренче көнне үк барысын да әсир итте. Кызларга аеруча кибетләр ошады. Алар күп иде, бай иде. Күз явын алырдай кофталар, берсеннән-берсе матур күлмәкләр, төрле фасондагы түфлиләр... Казанда боларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Закирә үзенен урысчасын бик начар дип йөри иде. Ә монда эстонлылар янында анын урысчасы шәп. бик шәп икән ләбаса! Вәг ичмасам, урысчаны алар белми дисән дә белми икән. Хәер, урысча мөрәҗәгать итсән, алар сина борылып та карамый Беренче көнне Закирә дә Казандагыча сатучыга урысчалап эндәшкән иде, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы эстон кызы “ишетмәде”. Икенче кибеткә кергәч, кызлар бу хатаны кабатламады инде. Дистә елга якын өйрәнеп тә, жөмлә төзи алмаган нимесчаләренә татар сүзләрен өстәгәч, аңлаштылар тагы. Эстонлыларнын чырайлары ачылды. Кибетчеләр Закирәгә әле бер күлмәкне, әле икенчесен алып күрсәтә. Күлмәкнең әле жин утырышы, ате якасы турында фикер алыштылар. Эстон кызлары боларнын авызына карап тора. Аптырагач, бар белгән урысчасы белән берсе сүз башлый — Вәт эта лучче кажетея. Закирә ак җирлеккә зәнгәр шакмак төшерелгән кыска җинле, кин итәкле күлмәк сатып алды Бәхетеннән башкае күкләргә тигәндәй булды Үзе матур, үзе килешле, үзе артык кыйммәткә дә төшмәде. Үзенә үлчәп тектерсәң дә бу тиклем таман булмас, билләһи! Кибеттәге хәлләрдән көлешә-көлешә урам тутырып барганда, саф татарча әйтелгән сүз кызларны тукталырга мәҗбүр итте. —Гафу итегез, кызлар, бер генә минутка момкинме? . Өч кыз берьюлы артка борылды. Каршыларында уртача буйлы, чем кара күзле, түгәрәк йөзле сержант басып тора иде. “Йә. Атлам! Бу шомырт күз каян килеп пәйда булды сон әле?—дип уйлап алды Закирә. Ир-ат дип тормаган—биргән Ходай матурлыкны.” Ул арада егет тагын: Гафу итегез,—дип кабатлады —Татарча сөйләшеп баруыгызны ишеткәч эндәшми кала алмадым. —Бик әйбәт,—диде кызларның Сөгъдә исемлесе.—Нәкъ менә, егетләребез дә юк иде. —Сез монда нишлисез?—дип, төпченде кызларның Рәшидә исемлесе. Ул гел шулай, чыраена эшлекле кыяфәт чыгарып, җитди сорау биргән була да көлкегә кала. Бу юлы да шулайрак килеп чыкты. Курсташының бар гадәтен белеп бетергән Сөгъдә аңлатып торырлык урын калдырмады. —Тире җыеп күн эшли ул монда! Киемен күрмисеңмени? Димәк ки, хәрби хезмәттә. —Так точно!—дип үкчәсен үкчәгә бәреп алды егет. Сержант Мирсәет Әхмәтшин сезнең карамакта —Сер булмаса әйтегез, сез үзегез Таллинда ни эш бетереп йөрисез? Закирә сүзгә кушылмады, дусларының сүзе аның колагына да керми бугай Мирсәетнең бөтен барлыгы аны әсир иткән иде. Бер мәлне аларнын карашлары очрашты. Ул күзләрдән сибелгән нурлар кызның колак яфракларына хәтле пешерде. Ярый әле хәзерге халәтен дуслары сизми шикелле Барысы өчен дә Сөгъдә җавап бирде. —Без Казан студентлары. Булачак тарихчылар. Иске Таллин читендә җир казыйбыз. Тарих серләрен өйрәнәбез. —Педтанмы? —Университетныкылар,—диде Рәшидә.—Анын тавышында үзләренең юк-бар гына кызлар түгел, зурдан кубып гыйлем эстәүчеләр икәнлегенә горурлыгы сизелеп тора иде. —Күктән көткәнне Ходай җирдән бирде,—дип елмайды Мирсәет.— Тагын бер елдан мин дә университетка кайтып имтихан тотарга исәплим. —И-и, әйбәт булырые име, кызлар —Рәшидә сабыйларча сөенеп, кулларын чәбәкләп алды.—Без сезне өчәүләп каршы алырбыз. —Әлбәттә,—дип килеште Сөгъдә. Закирә эндәшмәде. —Дустыгыз риза түгел ахрысы,—диде егет, Закирәнең сүзгә кушылмый баруына ишарәләп.—Бер сүз дә әйтми. Бертуктаусыз яттан шигырь сөйләп авызы ябылмый торган Закирә чынлап та шып-шыпырт бара икән ич! Сөгъдә курсташына карап алды да: “Яна күлмәк сөенече эчендә ураладыр",—дип уйлап куйды. Ә Мирсәеткә икенче төрле анлаггы. —Ул ни... Башы авырта аның. Җилле һава килешмәде ахры. Монда жил бер дә туктамый икән ич. —Әйе шул,—дип җөпләде Мирсәет, Закирәнең хәленә керергә теләгәндәй итеп —Баштарак үзем дә интектем. Кышкы салкыннар ике-өч градус чамасы гына дигәч, сөенгән идем. Ике-өч градус дигәннәре безнең кырык градус салкыннарга биргесез икән. Бертуктаусыз искән салкын, дымлы жил үзәкләреңә үтә. —Хәзер ничек сон? Ияләштегезме?—дип кызыксынасы итте Рәшидә. —Күнегәм. Рәшидә авыр сулап куйды. —Күнеккәч кенә кайтып китәбез икән. . Анын тел төбендә һава торышындагы җилләрне генә түгел, күнелләргә керәчәк давылларны сиземләү төсмере бар иде сыман... Мирсәет кызларны торакларына—Таллиндагы бердәнбер интернат- мәктәпкә кадәр озатып куйды. Саубуллашып торган арада җаен табып, Закирәнен биленә кагылып алды. Хәлен сорашты. Аннары: —Иртәгә дә сезнен янга дуслык визиты белән килергә рөхсәт булыр микән?—дип елмайды. —Булыр, булыр,—дип сикергәләде Рәшидә. Әмма бу сорау, кызларнын өчесенә бирелгәндәй яңгыраса да, Закирә өчен генә иде. Закирә моны егетнен көйдереп алган карашыннан, кул кагылышыннан ук анлап алды. Килде Мирсәет. Икенче көнне дә. өченче көнне дә килде. Кызларның практикасы беткәнче калган һәр кичне Закирә белән үткәрде. Егет ана Таллиннын истәлекле урыннарын күрсәтте. Өч кыз йортын, палач өен. Доминикан монастырен. Су анасы һәйкәлен карадылар. Закирәгә ин ошаганы Кадриорг паркы булды. Бу паркны Петр патша үзенең хатыны хормәтенө 1718 елда төзетә башлаган Патша аны Екатериненталь. ягъни Екатерина Үзәне дип атаган. Еллар узган, чорлар узган, паркнын исеме дә үзгәргән. Сарай төзелеп җиткәнче, килгән чакта патшага тукталыр өчен, кечкенә генә йорт та җиткергәннәр. Тарих кайтавазы сыман ул йорт әле дә тора. Әйтерең юк: Кадриорг паркы дигәннәре чын әкияти урын. Очлары күккә тигән наратлар арасыннан сикергәләүче тиеннәрнең көлтә койрыклары күренеп кала. Учында чикләвек яки көнбагыш булса һич ятсынмыйлар, шундук кулыңа килеп утыралар. — Боларга бала-чага тимимени?—дип сорый Закирә соклануын яшермичә. —Халык тәртипле. — Бездә боларны... —Монда тәрбия икенче. Дөньяга караш башка. —Бездә күрше сарыгын күрше суеп ашаган очраклар бар... Алар шулай сөйләшә-сойләшә паркның аулаграк урынына таба атлыйлар Икесенен дә йөрәкләре читлектәге кош сыман, бертуктаусыз бәргәләнә Мирсәет Закирәне кочагына ала да әкрен генә сөйли. Ни сөйли ул? Закирә аны белми, аңламый Ул тыңлый гына. Гүя, тын гына чишмә челтери, кошлар сайраша, җанны иләсләндереп тылсымлы кой агыла. Закирә тәмам эри. Закирә Мирсәетнең йөрәк тибешен тоеп, ишетеп тора. Доп-доп килеп, сулкылдап тибә ул. "Закирә. Закирә”,—дип тибә. Кыз үзеннән-үзе егет куенына ныграк сыена. Бу куеннан аның һич чыгасы килми Мона кадәр бер генә егеткә дә исе китмәгән кыз әллә генә нишләде Иркәләсен аны Мирсәете, назласын Карышмый Закирә. Ана шундый рәхәт Анын тәне. җаны, бар булдыгы Мирсәеткә тартыла. Мәхәббәттән исереп, акылынны югалту халәте, могаен. шушыдыр... Ә бер кичне... Ул кичне алар паркның ин аулак читендә тукталдылар. Төнге кошларның сайравы, шәһәр урамындагы утларның тонык җемелдәве, агач яфракларының серле шыбырдашуы аларның халәтен аңлата сыман иде Мирсәет Закирәнең билен ике куллап кочаклап алды да үзенә кысты. Анын маңгаена тир бәреп чыккан. Куллары калтырана-калтырана Закирәнең тәне буйлап шуышты. Ул арада иреннәре нидер пышылдый-пышылдый кызның муеның, колак яфрагын кытыклап үтте. Тиктормас иреннәр, чәчәк таҗына кадалган күбәләктәй, ачык изүдән күренер-күренмәс торган пар алма арасында тукталды. Кызның бу урыныннан боркелгән татлы наздан аның башы әйләнде... Закирә ыңгырашты. Ул үзенең тез буыннары йомшаруын тойды Мирсәетнең кайнар кочагыннан хәзер үк чыгарга, бар күзәнәкләрне рәхәт ләззәт диңгезендә йөздергән иреннәрнең хәрәкәтен туктатырга кирәклек бер саташу сыман башында буталды Шушы саташу тәэсире белән Мирсәетнең кулларына чытырдап ябышты. Ул бу кочактан чыгарга теләп ябышкан иде дә тик алай эшли алмады, көче җитмәде. Мәңге төзәтә алмастай хата кылынасын, монарчы ул күрмәгән, ул белмәгән халәт буласын тойды тоюын Шушы тоемны Мирсәет бүләк иткән ләззәт дулкыннары һәрдаим куып торды Бу көрәштә үзенен җиңелүенә үрсәләнгән акыл ихтыяры белән —Мирсәет, ки-рәк-ми! Мир-сә-етт.. ха-ра-пп и-тә-сеен бит!—дип кычкырырга теләде, тавышы чыкмады Мирсәет үзе дә Закирә хәлендә иде. Бу тиклем ләззәтле исерүдән үз- үзен тыя алмыйча. Закирәне кочаклаган килеш, хәтфә үлән өстенә ауды... Бераздан, җанны туздырган давыл тынлы Икесе дә тын калды Закирә күтәрелеп Мирсәеткә карый алмый. Анын бар тәне кызыша, әрни, битләре уттай яна. Башында бер генә уй: И, Ходаем, хәзер кызлар янына оялмыйча ничек кайтып керермен'.’" Кылынган гамәлдән әле үзе дә анына киләлмый утырган Мирсәет, Закирәне кочаклап алды һәм кайнар итеп пышылдады: —Сөеклем, без бергә. Мәңге бергә. Башын түбән иеп утырган Закирә тагын Мирсәет кочагында иде. Алар калган ун көннен һәр кичендә кавышып яшәделәр. “Мине көт, кайтырмын",— диде Мирсәет аерылышканда. Поезд озын итеп хәбәр бирде дә кызларны көнчыгышка алып китте. Поезд тәгәрмәчләре гел бер көйгә гәгәри. Тәгәрмәчләрнең тигез текелдәве Закирәнен уйларына кушыла: “Мирсәет нишли икән? Ана да моңсу микән?.." Такташ әйтмешли “Әй, бу яшьлек! Әй, бу тиле яшьлек! Кайтыр микән анын Мирсәете? Закирәне ташламас микән? Бәлки... Бәлки, аны авылда сөйгән кызы көтәдер?.. Закирәне никахсыз гына үзенеке итә алгач, өйләнергә теләрме? Бу сораулар Таллинда чакта Закирәнен уена да килмәде, башына да кермәде Бу хакта ул поездда да уйламады әле Авылга каникулга кайткач, татлы хисләр бер мәлгә кинәт юкка чыкты. Чынлап та йөккә калган булса? Нишләргә сон инде? Ел башында бала табачак ич ул! Күздән йокы качты, күнелдән тынычлык китте. Баш борчулы, икеләнүле уйлар белән тулды. Әнисе сизсә бетте баш. Ике дә уйлап тормыйча, адәм хуры ясап, өйдән куып чыгарачак. “Оятсыз! Мин сине укырга дип җибәрдем. Син, әтрәк-әләм! Нәселдә булмаганны кылгансын! Сөйрәлчек!"—диячәк. Бер генә юл кала: авылдан тизрәк китәргә! Закирә каникул беткәнне көтеп тормады, Казанга китте. Кинәт китүенең сәбәбен, практика турында отчет язасым бар. дип анлатты. Тулай торакка кайтып егылуга ин беренче эш итеп Мирсәеткә хат язды. “...Кадерлем. безнен балабыз булачак".—дип тәмамлады ул хагны. Хәзер инде җавап көтәсе генә калды. Бу хәбәрне Мирсәет ничек кабул итәр? Ни дип җавап бирер9 Ял алып үзе кайтып җитәрме9 Котлау телеграммасы сугармы? Әллә... Баланы юк итәргә кушармы? Мирсәеткә хат җибәргәннән сон. нәкъ унберенче көнендә, Закирә ждвап алды. Ашыкмыйча, кабаланмыйча, уйланып язылган иде хат Шулай икәнлеге язу рәвешеннән күренеп тора. Түп-түгәрәк, тип-тигез хәрефләр энҗе кебек тезелгән: "Сөеклем, хатынны алдым. Мине онытмыйча, көтеп яшәвен өчен мен рәхмәт”... Аннары хезмәте турында бер-ике җөмлә язган да Закирәдән килгән яналыкка тукталган: “Бала туу—зур шатлык, сөеклем. Әмма, безгә бәби алып кайтырга иртәрәк түгелме соң? Мин монда, син тулай торакта Ни дисәк тә хакыйкатьтән качып булмый. Мин укырга керергә хыялланам. Синен дә тагын дүрт ел укыйсын бар. Кайда торырбыз, нинди акчага яшәрбез? Үзебезгә бик җайсыз булыр бит. Аннары. Син—авыл кызы. Мин дә авыл малае. Безнен бу гамәлебезне авылдашлар дөрес аңлармы9 Кеше ни әйтер9 Гайбәтчеләр теленә кермәбезме? Болай ачыктан-ачык язуым, мәсьәләне кабыргасы белән куюым өчен ачуланма, берүк үпкәләмә Бала тәрбияләү мәшәкате иң элек хатын-кыз өстенә төшә. Укуыңны дәвам итә алырсынмы? Һәммәсен бөртекләп уйла да үзен хәл ит. Хатны бер сулыштан укыды да Закирә тынсыз калды Менә сиңа, мә' Ишетмәсән ишет, колагын булса тишек. Бу хәбәрне командирына җиткерсә ана ял бирәләр бит! Ун көнгә кайта ала. Өйләнеп, ике арадагы мөнәсәбәтне законлаштырып китә ала. Чү. өйләнешү турында анын бер кәлимә сүзе дә юк ич! Аны бары тик укырга керү хыялы гына борчый. Аннары... кеше сүзе. Балалар өчен Казанда йөзләгән бакча-ясле бар. Меңләгән студент гаиләле. Балалары бакчага, яслегә йөри, үзләре укый... Болай да тынгысы качкан йөрәген Мирсәетнең хаты тирәнрәк борчуга салды. Юк, ул мондый хат көтмәгән иде. Шул тиклем татлы, шул тиклем бәхет дулкыннарында йөздергән кичләрдән соң мондый хат булырга тиеш түгел иде кебек Мирсәет белән анын арасындагы олы хисләр кая киткән? Мирсәетнең яратам дигәне кырыс хәрби хезмәт кысаларында тыелып торган хисләрнен кинәт иреккә чыгып бер дулап алуы гына булганмы? Елдан артык хатын-кыз күрмәгән ир-атнын бер шашып алуы булганмы? Бала дигән сүз егеткәйнең котын алган. Әйтерсең лә. бала тугач яшәү туктата!? Әйтерсең лә. бата атарнын бәхетенә киртә була? Хәер, никахлашканчы бата туса, авыл егетләренең күбесе баладан баш тарту ягын карый бит. Баш тартып, өйләнмичә генә катсалар бер хәл әле. Үзен яраткан, яшьлеген биргән кыз батага әллә нинди ялалар ягалар. Имеш, кыз бала элек үк гыйффәтсез булган Имеш, баланын әтисе бер мин генә түгел. Анын янына башкатар да килеп йөргән Ир дигән исемне күтәреп йөрүчеләр арасында үхтәренен никадәр түбән җанлы икәнлекләрен аңламаучылар исәпсез бит Нәтиҗәдә, сөйгәннәре баш тарткан күпме чибәр ханымнар туган илләрен ташлап Үзбәкстан. Тажикстан. Казакъстан якларына бәхет эзләп чыгып киттеләр... Закирә бу юлны сайламаячак. Мирсәеткә тагын хат язып, кабат җавап көтәргә дә кирәк түгелдер. Үзен хәл ит, дигән бит. Димәк, җаваплылык Закирә өстендә. Чынлап та нишләргә соң? Табибка барып йөктән котылырга да мөмкин. Әле сон түгел. Бу гамәлиен ахыры ни белән бетәр? Киләчәктә бала табудан бөтенләй мәхрүм калсаң"’!. Тапсан. Әтисез бала тапкан дигән яман сүз нәсел-нәсәбенә кара тап булып төшәчәк. Шул ук вакытта Закирәнең ул баланы табасы да килә. Ул—бердәнбер мәхәббәтенең җимеше! Кеше сүзендә Закирәнең һич эше юк! Әйе, сөйгәненә никахсыз бирелде. Буаның гаебе Тирәнрәк итеп уйласаң, гаепме сон ул? Алар бер-берсен яраттылар, бер-берләренә тыелгысыз тартылдылар. Табигать биргән бөек Сөю җанда кузгалганда тыелып калып була димени? Закирә шулай уйлап серне Казанда яшәп ятучы апасына чишәргә булды Кыз туганы аңламый калмас, аңлар. Апасы аны тынлап торды да гади генә итеп әйтеп куйды: —Ярар. ярар. Ул кадәр пошаманга төшмә әле. Дөнья бетмәгән. Егетен кинәт аптырап калгандыр, аңа да үпкәләмә. Хатын-кыз җитәкләп барганга гына ирләр кеше булып йөри. Мәхлук алар, сеңлем. Безнең бер малай янында синекенә дә урын табылыр. Аллаһы боерса. Ах, бу апасы' Ах, анын кешелсклелеге! Адәми зат түгелдер—фәрештәләр нәселеннәндер ул, билләһи! Таяныр ноктан калмаганда, тормыш чытырманлыгы арасына кереп адашканда, барыр юлыңны югалтканда, инде беттем дип. соңгы чиккә җиткәндә—кил синен анын янына. Ул сине якты йөз белән каршы алыр. Хәзинәсендәге бар нигъмәтен куеп чәен эчерер, үзе булдыра алганча ярдәм кулын сузар. Ничек итсә итәр, сине аякка бастырыр. тормышка ышанычыңны кайтарыр, күнеленә яшәү дәрте салыр. Мирсәет кайтып төшкәндә Закирә әнисе янында авылда иде Ярты яшькә житеп килгән Айзат бар дөньяга ямь таратып елмая, иреннәрен бөреп, төрле авазлар чыгарып утыра иде инде. Алар язылыштылар. Бу тантанага Мирсәет әнисен дә. туганнарын да чакырасы итмәде. Закирә бу турыда сүз кузгаткач: —“Кайтып керүен белән нинди өйләнү ул?! Укырга керергә җыенмыйсынмыни?’"—диячәкләр — Вакыты җитәр, белерләр,—дип кенә жавап бирде. Ул да хаклы,—дип килеште Закирә.—Имтихан бирергә дип кайт та өйләнеп куй, имеш! Бәйрәм итеп йөрергә вакыты да юк бит әле аның Имтиханнар терәлде. Мирсәет урыс-татар бүлегенә укырга кергәч, кечкенә Айзатны дәү әнисе янында калдырып, яшьләр Казанга китте Мирсәетнең Казанда ике апасы барлыгын Закирә белә иде. Озакламый танышу да насыйп булды Иң элек кечкенә апасы Гөлсара янына бардылар —Әйдәгез, әйдә! Тартынып тормагыз,—дип каршы алды ул ачык чырай белән. Гштсаранын түгәрәк йөзенә, туры борынына, менә тәгәрим дип торган кара күзләренә игътибар итүгә, болар икесе бер тамчы су сыман охшаш икән, дип уйлап алды Закирә. к , Гөлсара Борисково бистәсендә фатирда яши. Хуҗаларның үз йорты, кечкенә оулса да бакчалары бар. Суган, кыяр, помидор ише яшелчәләр дә үстерәләр икән. Су кигереп, бакчаны карап, өй җыештырып торгач, фатир хакы да зур түгел—аена егерме сум гына. Хуҗабикә Мирсәет белән Закирәне дә гөрләп каршы алды. Гм 1И‘ кунакларны түргә дәш. Аш бүлмәсендә утырта күрмә тагын Минем барып каетасы җирем бар. Иркенләп утырыгыз,—дип аларны аулакта калдырып чыгып китте. Ул арада Закирә дә Гөлсарага ярдәм итә башлады. Бергәләп салат ясадылар, тозлы базык, колбаса турадылар. Гөлсара сөйли дә сөйли. Алар өченче көн генә концертка барганнар. Киләсе атнага Камал театрына билет азып куйганнар Театрга Мирсәет белән Закирәне дә чакыралар. Закирә чакыруга тиз генә җавап бирә алмый, чөнки уйлары бүтән. Гөлсараны тынлап торса да эчтәлегенә төшенерлек игътибары җитми. Уенда Айзат... Базакаем авырмый микән? Киләсе атнада авылга ничек тә кайтып киләсе иде. Менә хәзер Гөлсара апага Айзат турында әйтсәм... ни дияр икән? Бу Мирсәет кызык та инде. Бала энә түгел. Аны күпме яшереп тотмакчы буладыр’ Кунактан кайтышлый Мирсәет белән Закирә урам буйлап озак йөрделәр. —Айзаттурында авызда ачмадын,—диде Закирә, иренә ризасызлыгын белдереп. Мирсәет эндәшмәде. Закирә дә сүз озайтуны кирәк тапмады. Таллиндагы Мирсәет түгел бу, дип кенә уйлап куйды ул. Элек сандугачтай сайраган тел бүген бер кәлимә юату сүзе тапмый. Ни кимерә анын жанын? Нигә болай бу? Баладан аерым яшәү йөрәген телгәләсә дә Закирә түзде. Түзә алмастай чаклар күп булды булуын... Икенче курста укый башлагач та Мирсәеткә җайлы гына эш табылды. Университет тулай торакларыннан ерак түгел балалар бакчасы бар икән. Беркөнне Мирсәет белән Закирә шул бакча яныннан узып барганда каршы- ларына урта яшьләрдәге бер ханым тукталды. —Бә-рә-әч! Мирсәет, син түгелме сои?! —Әйе, мин Танымый да торам, Гөлнур апа. Гафу итегез! Ни эш бетереп йөрисез? —Без Казанда бит хәзер. Ике ел була инде. —Ә без менә, укыйбыз,—диде Мирсәет, Закирәгә ишарәләп. Гөлнур апа—минем беренче укытучым. Сүз иярә сүз кетте. Гөлнур апалары янәшәдәге балалар бакчасында мөдир икән. Мирсәетне эшкә чакырды —Бездә ишегалды җыештыручысы урыны буш, төнге каравылчы да кирәк. Мирсәет ике эшне дә алып барырга булды. Шул рәвешле аларнын акча яклары көйләнде. Акчан булса торак дигәннен дә яхшырагы табыла. Закирәнең жизнәсе белән эшли торган бер инженер ике елга Монголиягә китәсе икән. Фатирларын ышанып калдырырдай кеше кирәксенәләр, ди. Менә бәхет! Давылдан сон дингез тынган шикелле, михнәт артыннан рәхәте дә була, күрәсең. Аена кырык сум түләп торырга килешеп кул бирештеләр. Бер бүлмәле “хрушевка" булса да аш бүлмәсе аерым, ваннасы бар. Газы янып тора, суы килә. Айзат белән әнисе дә хәзер рәхәтләнеп кунак була алалар. Шулай уйлады, шулай сөенде Закирә. Аяклары җиргә дә тимәде, очып кына йөри башлады. Дөньяны март кояшы җылыта башлагач, көннәр сизелерлек үк озынайгач, Айзат белән әнисе кунакка килеп тә төштеләр. —Күрше Гатаулла абыеңа утырып килдем, персидәтел машинасы белән. Аллага шөкер, юлыбыз унды,— дип сөйләнде әнисе. Айзат инде күптән тәпи йөри Сакау теле белән үзенә кирәкне шактый сукалый. Авыл күчтәнәчләре белән чәйләп алгач. Мирсәет чыгып китте, әниләре ял итәргә ятты Закирә ваннага җылы су агызды. Айзатны алдына утыртып сөя-соя юарга кереште. Моңа кадәр гел мунчада гына юынган Айзатка ванна бик кызык тоелды. Туйганчы су чәчрәтте. Ике генә көпчәге калган машинасын су эчендә йөртте. Болар шулай дөньяларын онытып утырганда янып-пешеп Мирсәет кайтып керде. Өс киемнәрен салып тормыйча гына ваннага үтте. Анын кыяфәте борчулы. нәрсәдәндер куркып, югалып калуы чыраена чыккан иде. —Галимә апа килә.—диде ул аптыраулы караш белән —Бик әйбәт,—дип елмайды Закирә. Әни аллә нихәтле күчтәнәч алып килгән. Табын әзерләрмен. Олы апа сөйләшеп утырырга ярата. —Шулаен шулай да... —Тагын нәрсә булды инде ’—дип. иренен күзләренә текәлде Закирә — Өйләнешкәнне беләләр. Шулай гомер буе апаннардан куркып яшәрсенмени? — Кызма әле син. Минем хәлемә кер. Өйләнешүгә бала булмый ич инде! —Ә-ә-ә...—дип сузды Закирә —Айзат комачаулыймыни? Аны алып өйдән чыгып китәргә кушасынмыни? Ан-ла-шыл-ды... Закирәнең күзенә яшь. бугазына төер тыгылды. Ул тиз генә улын ваннадан алды да калтырана-калтырана киендерә башлады Ул бернәрсә дә күрмәде, бернәрсә дә ишетмәде. Аның жаны елый иде Ярый әле бу мәхшәрне әнисе күрми. Ярый але юлдан сон талчыккан әнисе изрәп йокыга киткән Кипшенеп тә житмәгән тәненә халат элде, калын кофтасын, тунын киде дә ашыгып урамга атылды. Юк. бу тирәдә генә йөри алмый ул. Монда анын тыны кысыла, монда ана һава житми. Тизрәк ераккарак китәргә кирәк Жанын кимергән сорауларга җавап эзләргә, күнелен тырнап торган >йларын тәртипкә китерергә кирәк Бу Мирсәетне нәрсә куркыта? Әйе, туганнар якын Закирә дә апасын бик ярата. Тик ул анын белән рәхәтләнеп кинәшә. ялгышларын да яшерми Бар хәлләрне уртага салып сөйләшә. Мирсәет алай түгел. Ул үзенен тормышын апаларыннан яшерә. Алар риза булмас дип курка, кеше сүзе дип коты оча. Нишләп соң ул үз тормышына үзе хужа тел9 Акыллы, белемле, бар яктан килгән апалары булса, рәхим итсеннәр. Тик алай түгел бит! Ике-оч класс белемле, тар карашлы, теләсә нинди урам хатыннарыннан аермалары юк Өч-дүрт көнгә кунакка килгән нарасыенны ваннадан тартып алып урамга чыгарып җибәр әле Башка сыя торган гамәл түгел! Кемгә генә әйтсән дә ышанмаслар. Булмас, Мирсәет алай эшли алмас.—диеп, бәхәсләшерләр. Тик нишләмәк кирәк—бу шулай.. Закирә белән Айзат мартнын салкын кичендә урамнар буйлап озак йөрделәр Башта трамвайга утырдылар, аннары җәяүләделәр Бераздан троллейбуска керделәр. Өйгә такси белән сон гына кайттылар. Галимә апа киткән иде инде. —Син кайда йөрисен, кызым? Кодача килгән. Кияү мине уятмаган Унайсыз булды инде Йоклап калганмын бит,—диде әнисе Закирәгә. Закирә елмайган булды. Кечкенә Айзат: —Бед тлолейбуда йөлдек,—дип тәтелдәде. Икенче юлы кайсы апасы килсә дә Айзат турында үзем әйтәм, дип, күңеленә беркетте Закирә. Өч көн кунак булгач. Айзат белән әниләрен Мирсәет машина яллап, авылга кайтарып килде. Икесе генә калгач Закирә сүз башлады. —Аңламыйм мин сине. —Нишләп9—диде Мирсәет йөзенә балаларча беркатлылык чыгарып. —Кыланып утырма сана! Дөресен әйт, апалар мина өйләнүенә каршымы9 Балалы хатынга өйләнмәсән башканы таба алмадыңмы диделәрме? Мин аларга үпкәләмим. Сина үпкәлим. Син Айзат белән мине якламыйсын инде. Син бит үзеңне дә яклый алмыйсың! Мин сиңа ялынып чыкмадым, мин сиңа яратып чыктым. Яраткан кешемнең бәхетенә киртә булыр хәлем юк! Яратмасам, никахсыз килеш куенына кермәс идем. Ярар, аерылышырбыз. Ничек кенә авыр булса да түзәрмен. Курыкма, алиментка да бирмәм. Сорашкан кешеләргә, мин үзем әшәке диярмен! Әмма моннан соң йорәк парәмне болай итеп кимсетергә берәүгә дә юл куймам! Мирсәет күзен акайтып Закирәгә карады. —Без аерылышыр өчен өйләнештекмени? —Алай түгел шикелле иде дә... Ахры ялгышканбыздыр... Мирсәет тагын тынды. —Үз баланны туганнарыңнан яшереп яшисен. Кызык кеше син, билләһи. Таллиндагы очрашуларыбызны сөйләсәң яманатым чыгар дип куркасынмы0 —Ярар инде... Галимә апаны беләсең ич... Аннары авылга ишетелсә дә күңелле түгел. —Мин авылдашларым алдында ирсез бала да таптым бит әле! Мина ансат булган микән!? Кеше сүзе дип бәгырьгә төштегез инде! Алай кеше сүзеннән бик курыккач, нишләп Галимә апа үз ирен ир итеп тотмый? "Теге ишәктән туйдым инде. Теге ишәкне куып чыгардым әле. Теге ишәкне ашатып ятмыйм әле. Колбасаны мендәр астына кыстырдым. Урыннарын җыйганда балалар табар..." Бу сүзләр барысы да аныкылар бит. Юк, кеше сүзеннән курыкмыйсыз сез. Үзегез турында "болар әйбәт” дигән дан йөртәсегез килә сезнең. Әйе, белмәгән кеше сезне әйбәт, ди. Ә чын йөзегезне белгәннәр... Ай-Һай алай үлеп китәләр микән? Закирә әйтте-әйтте дә туктап Мирсәеткә карады. Ә ул эндәшми. "Ничек түзеп тора бу?”—дип аптырады Закирә Шушы хәтле сүзгә бер җавап кайтармыйча үткәзеп җибәрергә кирәк бит! Сүзне тагын үзенә дәвам итәргә туры килде. —Рузияң тулай торакка килгән. Сөгъдәгә: “Миннән артыкка өйләнмәде әле Балалы хатын гына алды”,—ди икән. Сөгъдә керендергән үзен: "Безнен Закирә, бер түгел биш баласы булса да, синен ишеләргә алыштыргысыз”,—дигән. и —Монысы юкка инде. Рузия белән берни бәйләми. Рузия—Мирсәетнең авылдашы. Рузиянең авылдагы апасы—Гөлсараның дус кызы. Кечкенә гәүдәле, яшькелт күзле, озынча йөзле, юка иренле Рузия мәктәптә укыган чагыннан ук Мирсәеткә гашыйк булган. Җитмәсә тагын Гөлсарасы да уйнап-көлеп аны өметләндерә: “Мин сине энем Мирсәеткә барыбер алдырам”,—дип торган. Мирсәет хәрби хезмәттән кайтканда, Рузия Казанда иде инде. Пешекчеләр училишесын тәмамлап ашханәдә эшли иде. Гөлсараларга килгәндә дә котлет, бифштекс, өчпочмак, вак бәлеш ише ризык белән төенчеге тулы булыр иде. Туган көннәргә яки бәйрәмнәргә әзерләнгәндә Гөлсарага башыннан ахырына кадәр Рузия ярдәм итте. Менә дигән килен буласы иде югыйсә Аннан кулай ярны табып та булмас шикелле иде. . Апалары энекәшләрен бары тик Рузия белән генә күз алдына китерделәр. Бу хакта сүз чыкса сөйләшүне болайрак тәмамларлар иде: Үз авылын кешесенә җитми инде. Нәсел-нәсәбәсен беләсең. Бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә җайлы. Аннары, авылыңның шакшысы—башка авылның яхшысы дигән, борынгылар...” Тик алар юраган юш килмәде. Рүзия мәсьәләсендә Мирсәетнең гаебе юклыгын белсә дә апаларының уз-узләрен тотышы, кыланышы Закирәнең жен ачуларын чыгара иде. Ачу килмәслек тә түгел бит. Рузия Мирсәетне һаман сагалап (юри. Гөлсарасы ла Галимәсе дә, жае чыккан саен, Рузияне мактарга керешә. ’ —И-и бөтерчек инде бу Рузия. Кай арада токмачын кисә, каи арада камырын куя. Бирсә бирер икән Ходай уңганлыкны! Закирә бу сүзләрнең үз бакчасына атылган таш икәнлеген белеп тора. Апаларына барып токмач кисәргә дә, бәлеш пешерергә дә аның вакыты юк. Иртән укырга йөгерә, кичен дәрес әзерли. Ял көннәрендә Айзат янына авылга чаба Бер очрашканда Галимә апасы ризасыхлыгын ачыктан-ачык белдерде. —Әни дип. атна саен авылга чабарлык булгач, кияүгә чыкмаска иде Әниенне карап кына торыен. Кара бу ирне! Килеп керсәм, үз күлмәген үзе юган! Ашарына бәрәнге кыздырып йөри. Әйтмәгәч тә! Ни хикмәт. Закирәнең апа кешегә бер бөртек тә хәтере калмады. Ул аны игътибар белән тынлап бетерде дә тыныч кына: —Утыр але. апа,—диде. Йә. нәрсә дип акланмакчы буласын инде, киленкәй?—дигән кыяфәт белән Галимә йомшак кәнәфигә урнашты. —Апа. мин авылга әни янына дип кенә кайтмыйм. —Менә әкәмәт! Кем янына кайтасын соң? —Улыбыз янына кайтам. Безнен улыбыз бар. Айзат исемле... Галимәнең кинәт кенә башы әйләнеп киттеме, бер учы белән башын тотты, икенче кулы белән кәнәфи култыксасына таянды. —Ишеткәнием... ышанмаганыем...—дип пышылдады ул үзалдына сөйләнгәндәй —Балалы хатын алырга сон? Кызлар беткәнмени? —Апа, Айзат—Мирсәетнең улы. Галимә күзен акайтып Закирәгә карады. —Саташма! Каян килсен ди Мирсәеткә бала!? Кайчан өйләнештегез сон әле? Йөкле булып йөргәнеңне һич хәтерләмим. Әкият сөйләп торасың! —Апа. без күптән бергә яшибез... —Нәрсә сөйлисең син. ә! Безнен Мирсәет үлсә үләр, зина юлына басмас! —Апа. алай димә инде... —Димәскә! Күзенне дә йоммыйча. Мирсәеткә бала сылтыйсын ич! Йә. алайса, әйт инде Ул бала күпмелек хәзер? —Яшь ярым. —Менә күрдеңме!0 Ялганын барып чыкмады, киленкәй! Бала яшь ярымга житкән. Син аны тугыз ай күгәргән. Арифметикаң булса.чугла! Ул чагында Мирсәет кайда иде? Ә-ә. исенә төштеме0 Ул чагында Мирсәет әрмиядә илс. Закирә тирләп-пешеп чыкты. Анын бит урталары, колак яфраклары уттай янды. Шулай да ул сүзен әйтә алды. —Без Таллинда... Бу жүләр ни сөйли дигәндәй. Галимә ана тешләрен кысып, чәйнәп ыргытырлык итеп карады да. күкле-зәңгәрле тавыш белән кычкырып җибәрде. —Монда сөйрәлүен генә җитмәгән. Таллинга да барып сөйрәлдекмени?! Әрмиядә хезмәт итүче бер белмәгән Мирсәетне Таллинда табып ана бала ясаттым, димәкче буласынмы? Оятсыз!—Галимәнең тавышы кинәт үзгәрде. Ул еламсырап Мирсәеткә мөрәҗәгать итеп сөйли башлады.—И. энекәем, энекәем Синен өчен ни төрле кызлар үлеп тора бит. Әлләкемнәр ясаган баланы такканнар бит үзенә... Ничекләр яшәрсен инде? Галимә сөйләде-сөйләдс дә мышык-мышык елый ук башлады. Саубуллашмыйча чыгып та китте. Закирәнең йөзенә чиләге белән пычрак су тондырдылармыни? Юк. йөзенә генә түгел, җанына, яшьлек хисләренә, мәхәббәтенә нәҗес ыргыттылар. Әйе. сөйде ул. сөелде. Яшьлеген яраткан кешесенә бүләк итте. И. газиз Аллам, шул чактагы илаһи хисләрнең бер мизгеле генә кайтсын иде хәзер! Яратунын ни гаебе бар? Ярату—бәхет, сәгадәт. Яраткан кешенен күнеленә бар дөньяга җитәрлек яктылык, бар язларны тутырырлык наз. дингез дулкыннарына каршы торырдай сагыш һәм газап сыя. Галимә апасы аны шул халәткә ия булганы өчен гаепли Ул халәтне гаепләп тә. юкка чыгарып та булмый. Ул бөек Табигать тарафыннан бирелгән. . Галимә урамга чыгуга як-ягына карап алды кая барырга? Нишләргә? Әле генә Закирәнең үз авызыннан ишеткән хәбәр анын анын алды Кемгә ^ бушатырга сон? Кемнән нинди киңәш сорарга? Шулай бер аП тоР гач< УД катгый карарга—Мирсәетнең үзе белән сөйләшергә •!,’ ,|ән каР аР га килде- Әйе, Мирсәетне эзләп табарга! Ни дип аңлатыр тм^ хатынга Әйләнергә сон .-Ул шулай сөйләнә-сөйләнә тиз- ■ _к - аР шы очраганнар артларына борылып сәерсенеп ана карап И11Т-Г а УЛ ^ )СР әҮне күрмәде. Баруын гына белде. Кара инде бу дуракны. ишсткәнием аны Тәки хак булган икән. Әллә кем баласын киендереп, гьпындырып ятсын инде! Аертам мин аларны! Бергә яшәтәмме соң!? Әнә, алма шикелле Рузия һаман шул Мирсәет дип саргая... Ул шулай үзагщына ярсый-ярсый барып, энесе янына килеп җитүен сизми дә калды. Мирсәет кенә апасынын тирләп-пешеп эш урынына килүенә гаҗәпсенде. —Нишләп йөрисең, апа? Берәр хәл булдымы әллә?—диде ул сагаеп Галимәнең кыяфәте чынлап та гаҗәпсенерлек иде. Күзләре—урыныннан купкан диярсең, акайган, йөзе кызарган, иреннәре дерелди. Тиктомалга гына эш урынына килмәгән инде бу,—дип уйлап алды Мирсәет. Шуна күрә апасына зурлап, олылап, елмаеп эндәште: —Әйдә, апа. Әйдә. Утыр. Ял ит. Тик. Галимәнең игьтибарлылыкка исе дә китмәде. —Утырырсың монда... Утыртканын инде син безне...—дип авызын бәлчәйтеп елап ук җибәрде. Нәрсә булды, апай? Юньләп аңлат әле,—дип үрсәләнде Мирсәет, тәмам пошаманга төшеп. —Сорап торган була тагын! Сөйрәлчеген үз авызыннан әйткәч, аңымны югалтам дип торам. Күз алларым караңгыланып, аяк-кулларым суынды... —Нәрсәне әйткәч, апа? —Нәрсәне0 Нәрсәне? Кәбестәне! Балалы хатын алмасаң, кызлар беткәндер! Ә син бу турыда икән әле, дигәндәй, Мирсәет тирән сулыш алды да ипләп кенә апасына әйтте: —Эш урынында сөйләшә торган сүз түгел бу. Әйдә, мин сине тукталышка хәтле озатып куям. —Ә-ә. озаттын ди!—дип ярсыды Галимә.—Озатмый тор әле. Монда хәтле килгәч, әйтәсемне әйтми китәмме соң?—Галимә кул аркасы белән күз төпләрен ышкып алды да, усалланып, эченә җыелган бар ризасызлыгын берәм-берәм чыгарырга кереште.—Без сине балалы хатынга өйләнер өчен үстердекмени? Оятын кая синең? Үскәндә, төпчек дип эш эшләтмәдек. Үлмәсен дип кадерләдек, сакладык. Утын кирәк булса да, печән кирәк булса да тәртә арасында мин булдым—арба тарттым. Син шул арбага утырып бардын! Рәхмәтен шушыдыр инде. Кинәш юк, табыш юк! Казанга киткән чагында әни сина ни әйтте? Аланнар сүзеннән чыкма, алар белән киңәшеп яшә, диде. Хатын куенына кергәч, әнкән сүзе дә башыңнан чыктымы? Хатыныңның итәк астына кереп беткәнең инде! Аягыңның баш бармагы гына күренә. Миргә яраган бер иргә генә ярый ул! Мирсәетнең йөзе бер агарды, бер кызарды, тез буыннары калтырады, борынында тир бөртекләре күренде, тик кычкырмады. —Апай, ни сөйлисен син?—диде ул Закирә өстенә ыргытылган шушы тиклем пычрактан үз гәүдәсенең авырая баруын тоеп. —Белеп сөйлим!—дип чәрелдәде Галимә уң аягы белән идәнгә тибеп.— Әйтмәгәч тә! Балалы хатынга өйләнгән дигән хәбәрне күптән ишеттек. Гайбәттер дип уйладык, ышана алмадык. Без капчыкта ятмый ул, наныем. Унибирситәт дигән мәктәптә бер сез генә укымыйсыз бит. Күрше Чуерташлы авылыннан бер кыз сөйрәлчеген белән укый, ди. Шул әйтеп әйткән. Хәзер Мирсәетнең малае бар дип торган була ди. Каян килсен әле сина малай!? Өйләнгәнеңә кайчан? Менә шул, энекәем, аерыласың! Минем сүземнән чыксан, Ходай орыр үзеңне! Биш яшеңдә, суга бата язганда, мин коткардым сине! Әнә, Рузия бүген сорасаң, бүген бара! Галимә әйтте-әйтте лә чыгып та китте. Артыннан ишек кенә шапылдады. Мирсәет, иңенә тау-таш ишелгәндәй авыраеп, ни уйларга белмичә аптырап калды Нишләп бу хәтле Закирәне күралмый бу апалар? (Башына килгән беренче уй шушы булды.) Әллә, Таллиннан киткәч, башкалар белән чуалып алуы хак микән? Ир тәмен татып караган яшь хатынның сагынуга түзалмавы гаҗәпмени9 Утсыз төтен булмый, ди ич халык... Шикле уйлар күнелне тырнап алды Юк, юк. булмас, дип каршы төште ул үз-үзенә. Закирә мина атна саен берсеннән-берсе жылы хатлар язып торды. Адәм бататары. нигәдер, бер-берсен күралмый. Берәү турында яхшы сүз ишетсә, көнләшә башлый. Яман сүз ишетсә—сөенә. Югыйсә, яманның берәүгә дә файдасы юк Яхшының сиңа яхшылыгы тимәсә дә. яманлык кылмый ул Халык мөкиббән китә торган гайбәт, яманлыкка сөенү була түгелме соң? Кара инде бу апаны: гайбәт таратып йөри! Закирә белән яшәдем ни, Рузиягә өйләндем ни9 Ана барыбер түгел микәнни? Иң беренче чиратта минем яратуым кирәк ләбаса! Закирә белән Таллинда үткәргән кичләр гомеремнең ин бәхетле чагы булган икән. Күнелдә мәхәббәт ләззәте генә түгел, мөлдерәмә тулы өмет, якты хыяллар иде. Теләгемә һичшиксез ирешүгә ышанып, шуңа омтылып яшәү ничек рәхәт булган... Хыялларымның тормышка ашуы бары тик үземнән генә тора шикелле иде. . Ялгыштым микәнни9 Менә бит Галимә апа ниләр кыланып китте. Әни дә, Гөлсара апа да анын яклы булса? Бал ничек кенә татлы булмасын, дегет салгач... төсе дә, тәме дә үзгәрәчәге көн кебек ачык... Соңгы вакытта Закирәнең өендә юньләп торганы да юк, йокларга гына кайта. Иртән тора да эшкә чаба, аннары милиция идарәсенә. Йорт мәшәкатьләре онытылды. Ашарга пешерүләр, кер юулар бетте. Көч-хәл белән аякларын өстерәп кайтышлый кибеткә кереп йә кефир, консерв, йә тозлы кильки белән ипи ала да, шуның белән тамак ялгыйлар. Эшкә кулы бармый, күңеле күтәрелми. Балалар да күзгә күренеп үзгәрде. Йөзләре суырылды. күз төпләре зәңгәрләнде. Башка чакта шаярып туймый торган Айзат белән Булат хәзер сөйләшми үк башладылар. Карашлары ямансу, моңсуланды Аларга карый да Закирә тетрәнеп китә.. Й, Ходаем, балаларымны ятим итә күрмә1 Үзем дә ятим үстем ич мин! Ятимлекнең, үксезлекнең ни икәнен беләм Әтиле гаиләдә үскәннәр матур киенде, тәмле ашады. Алар кышлык утын, кышлык печәнне арба тартып әзерләмәде. Алар җиргә нык басып йорде. Балалар шуклыгы белән начар гамәл кылынган чакта да, алар җавап тотмады, әтиләренә сыенды. Кимсетелү, кагылу, сугылу әтисезләргә эләкте Мондый язмыш, берүк, балаларыма кагылмасын! Алар бәхетләрен югалтмасын!.. Мәктәптә дәресләр бетүгә ул бүген дә милиция идарәсенә ашыкты. Башка барыр, ярдәм сорар урыны юк аның. Мирсәетнең кайдалыгын бары тик шушында эшләүчеләр генә ачыклый алыр, аны бары тик шушында эшләүчеләр генә табар сыман тоела. Моңда килүенең беренче көнендә үк танышкан капитан белән сөйләшү дә җанына әзрәк тынычлык бирә. Рәхмәт төшкере капитан һич иренмичә ипләп кенә Мирсәетне эзләүне дәвам итүләрен сөйли. Капитан сөйләгәннәргә. үзе күргәнне, үзе кичергән вакыйгаларны кушкач, Закирәгә иренен тормышы тагын да тулырак күзаллана башлый. Ялдан кайтуына, милиция бүлегенә чакыру кәгазе килгәч, Рузия Шәмсиева кинәт агарынып китте, кинәт зиһене чуалды... Нинди сораулар бирерләр икән? Үземне ничегрәк тотарга сон? Мирсәетнең югалуын белмәмешкә салыну ярамас Хәзер үк эшкә шылтыратып алыйм, әйтми калмаслар Шулай төрле уйлар эчендә уралып, Рузия суыткычтан коньяк тартып чыгарды Илле грамм эчемлек тынычландырып җибәргәндәй булды. Дөнья киңәеп, яктырып китте. Әз генә булса да курку артка чигенде. Курыкма, каушама. Рузия, дип юатты ул үз-үзен. Син авылда иден. Авылдашлар. Мирсәетнең туганнары моны раслап торачаклар. Син бер кичкә югалдын Ана алиби дигәнен бар. Буада дус кызында булдың. Төнне таныш түгел ир белән үткәрдең. Инде арагыз өзелгәнгә дә биш былтыр бит. Курыкма Үзенне ышанычлы тот. Артык сүз генә ычкындырма! Тикшерүче кеше хатын-кыз затыннан иде. Рузия мона да сөенеп куйды Хатын-кыз ирләр кебек кансыз булмас әле, мыскыллы сораулар бирмәс дип уйлады Чынлап та, тикшерүче ипле кеше иде. Тавышын күтәрмичә, бик жайлы сөйләште —Сез Мирсәет Әхмәтшинны белә идегезме?—дип, башлады ул сорау алуны. —Нишләп белмәскә, беләм. —Танышлыгыгыз турында тулырак сөйләсәгез иде. —Нәрсәсен сөйлисен инде анын,—дип, иннәрен сикертеп алды Рузия.—Авылдашлар без Мирсәет белән. Бер мәктәптә укыдык. —Мәктәптә укыганда Мирсәет Әхмәтшин белән мөнәсәбәтегез ничек иде? —Берничек тә түгел.—Рузия аксыл сары төскә буяп бөдрәләткән чәчләрен төзәткәләде. Ялгыш сүз ычкындырмасам ярар иде дигән борчылудан каушап, кулларына урын таба алмау галәмәте иде бу. Шуңа күрә ашыга-ашыга өстәп тә куйды.—Гөлсара апа гына безгә килгән саен, мин сине энем Мирсәеткә алдырам, дип оялта торган иде —Мона Мирсәет ничек карый иде? —Көлә иде. —Аннары нәрсәләр булды? —Мирсәет армиягә китте. Миңа хатлар язды. Дуслык хатлары. Кайткач... әнә шул гыйбрәт Закирәсенә өйләнде. —Закирә Әхмәтшина хакында нишләп шулай ямьсез итеп әйтәсез? —Әйтмичә! Мирсәетне көтеп тордым ич мин! Ул хезмәт иткәндә бер егетне дә якын китермәдем. Сукыр булмаса. мине күрер дип, өметләндем Ул күрмәде Мирсәетнең Закирәгә өйләнүен белгәч, туганнары кан елады. Барыбер тотмыйбыз, аертабыз дип яшәделәр —Нишләп, яшәделәр дисез? Рузия кызып китеп ялгышрак сүз ычкындыруын абайлады. Хәер, үткән заманда сөйләшү алай ук куркыныч түгел, дәлилләрем нык дип, фикер йөртте ул. _Сун,—ни бит инде. Ике баласы бар хәзер. Ничек аерылсыннар11 Яшь тә бара. —Әйе, әйе,—дип килеште тикшерүче. Тикшерүченең анын сүзләрен куәтләп торуын күргәч. Рузия батыраеп ук китте Үзе белгән өстәмә мәгълүматларны да җиткерергә кирәк дип тапты. —Мирсәетнең олы апасы Газимә исемле. Шул апанын ире Илнурнын күзе бик каты. Урманга кергәндә агачка сокланып караса—ул агач шундук корый, диләр Закирәнен икенче малае Булат тугач, Илнур җизниләре Мирсәетнең өйдә юклыгын белгән дә, боларга килгән Закирә бала коендырып йөри икән Ил нурга шул тына кирәк тә. Су эчендә чупырдап яткан бала кырына җизнә кеше килеп баскан. Жизнәсенә икенче бүлмәгә чыгып торырга кушкан булган Закирә. Кая ул чыгу! Бала коендырганны карап торасы килгән—селкенмәгән дә. Беләсезме ни өчен? —Тәрбиясез ир булгандыр,—дип куйды тикшерүче. —Алай гына түгел. Балага күз тисен дә үлсен, дип торган. Булатлары тумаса Мирсәетне аерасылар иде... —Бала исән калган, шулаймы? —Әйе. —Алай икән,—диде дә тикшерүче уйга калды. Каләмен өстәлдә биеткәләде. Бераздан ул нәүбәттәге соравын әйтте.—Инде Мирсәет Әхмәт- шин белән мәхәббәттә аңлашуыгыз турында тулырак сөйләсәгез иде. Кайларда очраштыгыз, ул очрашулар ничек үтә иде? Рузия тирән сулыш алды Мәхәббәттә аңлашу Әйтергә генә ансат ул Тирәнрәк уйлап карасан. һәр кешенен яшәеше бары тик мәхәббәткә корылган Баймы син. ярлымы син—барыбер жанын тарга торган, күңелеңә якын, сине ярата торган кеше кирәк. Шунсыз син ялгыз. Шунсыз яшәү мәгънәсе югала. Яшьлек елларында караган кинолары, мәхәббәт романнары тәэсирендә Рузиянең дә йокысыз төннәр үткәргәне күп булды Мәхәббәтенең төп герое, нигәдер, гел Мирсәет иде. Аның хыялында Мирсәет акбүз атка атланган чибәр, көчле әкияти батыр да. жмнел машиналарда жилдерүче зур нәчәлник тә иде. Мирсәет өйләнгәч төшенкелеккә бирелеп тә йөрде. Аннары аңлады: сөюне көтеп утырмыйлар икән хәзер. Сөюне үзең эзләп табасы икән Тора-бара Рузия өчен мәхәббәт татлы кыска мизгелләр рәвешендә гәүдәләнә башлады Тик. ничек кенә булмасын, аның йөрәгендә Мирсәет өчен һәрчак урын бар иде Бер малдә Мирсәет үзе дә ике ут арасында бәргаләнде. Ләкин балалы учак җылысы көчлерәк булып чыкты.. Ике арада "Рузиядән—Мирсәеткә" дип бүләк ителгән кул сәгате генә авыр көннәрне санады Закирәнең ай-ваена карамыйча. Мирсәет ул сәгатьне ташламады, хәтта балаларын сөйгән чакта да. күнел очен генә булса да кулыннан салмады ул аны... Мирсәет белән бергә булу теләге—анын татлы хыялы иде Менә хәзер шул халәтенне бөртекләп искә төшерергә, алай гынамы әле—чит берәүгә сөйләп бирергә кирәк! Рузия уйларыннан айнышып, ярдәм көткәндәй, тикшерүчегә карады: —Анын нәрсәсен сөйлисен инде... — Беренче тапкыр ничек очраштыгыз? Ул чакырдымы, сезме? Сорауны болай тәгаенләгәч. Рузия җиңел сулап куйды. —Анысы болай. Ул чакта мин ашханәдә эшли идем әле. Беркөнне яныма Гөлсара апа килеп керде. Туган көнемдә кунаклар киләсе. Берәр затлы ризык тапмаммы дип йөрүем, ди. Мирсәетләр дә киләме, дип сорадым Килә, килә жаным. ди Гөлсара апа. Үзе генә килә, дип тә өстәде. Хатыны мәктәп балалары белән Мәскәүгә киткән Син дә кил ди бу. хәйләле елмаеп Бардым Нишләп калыйм әле! Җаен китереп Мирсәет мине биергә чакырды Аннары миңа кайттык. Менә шул. —Сезнен очраша башлавыгызны Голсара белдеме? — Нишләп белмәсен, барысы да белде Минем Мирсәет белән очрашуымны алар үхтәре теләде. — Инде ташлашуыгызның сәбәбе нидә? Тәфсилләп ачыклап үтик. Бу сорауга ничек җавап бирергә инде дигәндәй. Рузия шактый эндәшми торды, һәр сүзен уйлап, ерактанрак башлады. —Адәм баласы рәхәткә чыдамый икән, дигән фикергә килдем мин. —Нишләп? — Минем белән танышканда Мирсәет кечкенә генә бер предприятиедә кадрлар бүлегендә эшли иде. Хезмәт хакы аз иде анын Акча юклыктан гел зарланды Мин аны танышларым аркылы базага урнаштырдым. Үзем спорт товарлары кибетендә эшли идем. —Ул анда нинди эш башкарды? —Снабжениедә. Эшен яратты. Районнарга йөрде, чит өлкәләргә чыкты. Базалары товарсыз тормады. Йөри-йөри шомарды. Запас частьләр белән дә эш йөртә башлады. —База запас частьләр сатмый ич. — База сатмый. Мирсәет сатты Шулай акча туплады. Аннары базадан китеп, шәхси фирмага керде. Менә шуннан башланды инде... —Нәрсә башланды9—дип сагайды тикшерүче. —Әйттем бит инде гыйбрәт Закирә, дип. Ул хатыннын туганнары да хайван булып чыкты. —Аңлатып сөйләгез әле—нинди туганнары? — Мирсәетнең яна эш урынында Закирәнең кодачасы Альбина исемле чагын эшли икән. Җиңгәсенең сендесе диме. Менә шул сөйрәлчек белән Мирсәет командировкаларга йөри башлаган Кунак йортларында люкс бүлмәләрдә бергә яшәгәннәр. Боларны мин соңыннан ишеттем. Билгеле инде. Мирсәет минем янга бик сирәк килә башлады. Эшем күп, өлгергә алмыйм. Закирә дә үпкәли, дигән булды. —Мирсәетнең Альбина белән очраша башлавын каян белдегез? —Гөлсара апа әйтте. —Атай икән Ярар, рәхмәт сезгә Рузия ханым. Тикшерүченең соңгы сүзләренә Рузия ышанып бетмәгән кеше кебек катса да барыбер иңеннән тау төшкәндәй булды. Ул җиңел сулыш атды. Мона кадәр көчкә-кочкә сөйрәлеп барган арбадай типкән йөрәге сөенеченнән җиңел генә эшли башлады Аның хәл-халәтен тоеп, сизеп утырган тикшерүче тагын бер сорау өстәп аның өнен алды. —Сез ничек уйлыйсыз: Мирсәет Әхмәтшин ничек югалырга мөмкин? Рузиянең башына тумран белән китереп ордылармыни! Ул тагын аптырап калды. Юк. юк. Бу сорауга җавап бирә алмый ул. Мирсәетнең кайда, ничек югалганлыгын гөман итәргә ярамый ана. Белмәгән мең бәладән котылган —Бу хәл минем... Минем... башыма сыймый... —Ярый, хушыгыз,—диде тикшерүче. Рузия атылып урамга чыкты. Котылуларым шушы булса иде... Шушы булса иде. дип тәкрарлады ул күңеленнән. Тагын чакырмасалар ярар ие. Тикшерүче бик гади сөйләште. Чынлап та әлегә шикләнмиләр ахрысы. Шулай була күрсәче. Тукта әле, Рузиякәй, бик тиз тынычланма' Аларнын уен кем белгән? Әллә... хәзер үк артымнан күзәтеп киләләрдер Ана куркыныч булып китте. Үзе дә сизмәстән артына борылып карады Кеше-кара күренми. Тыныч кебек. Ул адымнарын тизләтә төште Шикле уйлар тынгы бирми... Чакыртып ипле генә сөйләшкән булырлар да очрашасы кешеләрен белик-күрик дип, чыгарып җибәрерләр. Алла сакласын. Шуңа күрә һәр адымны уйлап атларга, һәр сүзне үлчәп сөйләргә кирәк. Бар игътибарын туплап әлеге сорау алуны кабат исенә төшерде. Мирсәет белән ничек танышуларын сорашканда нинди сүзләр, нинди җөмләләр белән җавап бирде сон ул? Икенче тапкыр чакыртып тагын шул ук сорауларны бирсә, җавабы беренчесенә тәңгәл килерме? Ул халык хәйләкәр Йомшак җәеп катыга утыртырга да күп сорамас. Мирсәетнең югалуына һичбер катнашым юк дип ин элек үземне ышандырырга тиеш мин! Мирсәет—минем үткәнем Очрашмый башлавыбызга биш былтыр. Арабызда тагын яна кеше бар... Альбинаның миннән кай җире артык? Ул да дөнья чибәре түгел. Искитәрлек урыны юк. Альбинаның Мирсәетне минем кебек ярата алуына ышанмыйм. Бу ирләр ничек шулай үзләрен яраткан хатын-кызны ансат кына оныта ала икән? . Ташны башка, башны ташка бәрсәң дә, бер нишләр хәл юк. Эшләнәсе эш эшләнгән, кылынасы гамәл кылынган. Рузия Мирсәет белән бергә үткәргән вакытларны берәмләп исенә төшерде. Базага урнашкач, акчага тиенде Мирсәет. Фатирын затлы җиһаз белән тутырды. Санаторийларга йөри башлады. Акчаны санап тотмады. Рузия янына килгән саен портфелендә затлы коньяк, кара уылдык, кулында роза чәчәкләре булыр иде. Ишектән керүгә, чәчәкләрен Рузиягә сузганда гел бер шигырь юлларын кабатлар иде: Зәнгәр чәчәк гомерлек яр була. Кызыл чәчәк—өзелеп сөюче, Ә ак чәчәк керсез күнел була, Сары чәчәк шинеп кибүче. Бу юлларны ул үзе чыгарганмы, әллә берәр китаптан укыганмы, анысы Рузиягә мәгълүм түгел. Ә инде бәйрәмнәр алдыннан Рузия хан кызына тиң булыр иде. Бүләкләрнең иге-чиге булмас иде. Берсеннән-берсе затлы француз ислемайлары, кыйммәтле кремнар дисеңме, чүпрәк-чапракның очы-кырые юк Яна эшкә күчкәч мондый бәхетле коннәр кими башлады Мирсәет анын янына килүне сирәкләде. Әкренләп Рузиянең кайда торганлыгын бөтенләй оныткандай булды Ниһаять, тоннәр йокысыз калды. Рузия әйләнә-тулгана. бәргәләнә, жанын кая куярга белми интегә. Шулай тик торганда, кинәт кенә... Кычкырышмаган, әрләшмәгән, үпкәләшмәгән... Ничә еллар буе бер-береннен куен җылысын тоеп яшәгәч, дип үрсәләнә ул. Мондый хыянәт аның башына сыймын Бәхетле мизгелләр искә төшеп үзәкләрен өзә. Төннәрен ул шулай йә елап, йә бәхетле чак хатирәләрен күңелендә янартып уздыра Бәхетле чакны сагыну—үзе бер ләззәт. Ул аны югалтуына хәзер дә ышанып бетә азмый. Килер, килми калмас дип. күпме көтте бит Шулай кангырап шактый йөргәч түзмәде, үзе Мирсәетнең эшенә китте. —Нишләп йөрисен?—дип салкын гына каршы алды Мирсәет. —Сине эзләп килдем. Бөтенләй югалдын!—диде Рузия. —һе.—Кеше-кара күрми микән безне, дигәндәй, тиз генә як-ягына карап алгач. Рузияне куа ук башлады —Монда сөйләшеп торырга вакыт юк. Шәхси фирма бу. Эшләсән—түлиләр, эшләмәсән—китәргә кушалар. —Аена бер-ике сәгать тә буш вакытың калмыймы,—дип төрттерде Рузия. —Ярар. ярар. Барыбер монда сөйләшмик әле. Кеше күрсә дә яхшы түгел. Очрашырбыз. Барысын да аңлатырмын. —Мин озак торырга килмәдем лә,—дип жавап бирде Рузия исе китмәгән кыяфәт чыгарырга тырышып —Узышлый бер хәленне белеп китим дип кенә керүем иде. Ниһаять, Рузия зарыгып көткән—“аңлатырмын" дигән кон килеп тә җитте Бер кичне Мирсәет анын бусагасын атлап керде. Озын итәкле атлас халаты өстенә кечкенә алъяпкыч бәйләп. Рузия йогерә-йөгерә табын әзерләде. Һәм алъяпкычын чишеп ыргытып. Мирсәетнең алдына менеп кунаклады Ирнен муенына уралып иркәләде, иркәләнергә теләде. Тик, анын бу гамәле җавапсыз калды. Мирсәет аны күгәреп, затлы җәймәләр җәелгән, ятакка алып яткырмады. —Син чынлап та тәмам арыгайсын. Талчыккансың... Минем тау бөркетем Әйдә әле берәр чәркә... Бәллүр бокалларга затлы шәраб акты Мирсәет, эчеп куйгач, сүз башлады. — Рузия, син мина үпкәләмә инде... —Нишләп үпкәлим ди. булмаганны! —Алайса, бик әйбәт. Мәсьәлә болай тора. Мин чынлап та синен янга килеп йөри алмыйм. —Мин синен эшен тыгызлыгын бсләм инде,—диде Рузия анын хәленә керергә теләп. — Мәсьәлә эш тыгызлыгында гына түгел... —Нәрсәдә сон? “Әйт инде, нишләп ялыктырасын? Син кайчан очрашабыз дисән, мин шуна риза! Ташлама гына!" дигән ялварулы карашны тоеп утырган Мирсәет бераз эндәшми торды. Анын Рузияне рәнҗетәсе килми, шул ук вакытта араны да өзәргә кирәк. Моны ничек эшләргә? Ул тәвәккәлләргә булды. —Рузия, без башка очрашмаска тиеш... Рузиянен балкып торган йөзе кинәт үзгәрде. Башта ул агарынды, аннары битләренә тимгел-тимгел кызыл таплар чыкты. Бу тиклем авыр сүзгә башта жавап табалмый тотлыгып торды Аннары, телгә килеп: — Башка сөяркән бармыни?—дип сорады. Мирсәет ‘ әйе" димәде. Үзенә хас тынычлыгы, кешегә ачыктан-ачык усал сүз әйтмәс гадәте белән акланырга кереште. —Нинди сөяркә, ди! Әйтәм бит Эш күп. Аннары... Закирәгә дә игътибарым житми Гел юлда да, гел юлда. Менә иртәгә тагын Буага барасы Тыныч, сабыр кеше дә кызып китәдер шул. Уйламыйча, тәҗел генә Буага барасын теленнән ычкындыруны башкача аңлатып булмастыр шикелле. Иртәгесен поездга утырыр да Рузия дә Буага юл тотар, дип башына килмәгәндер шул. Җитмәсә әле, Рузиянең бер танышы Буада кибетче булып эшли. Мирсәет моны да белә иде, югыйсә. Рузия танышында тукталды. Үзе белән алып килгән паригын киде, кашларын калын итеп каралтты, күз төпләре буялды, кием-салым алышынды. Хәзер кызыйны Мирсәет түгел, тудырган әнисе дә ансат кына таный атмас иде. Ике кибетче кичләтеп ресторанга китте. Алар килеп кергәндә, Мирсәет белән Альбина донъяларын онытып, ашап-эчеп утыралар иде. Рузия ишектән керүгә, аларга карап, тораташ шикелле катып калды. Ярый ате дусты тиз генә җитәкләп алды да урындыкка утыртты. —Башынны югалтма,—дип пышылдады дусты.—Синен ирең түгел бит ул! Тавыш чыгарма Милициягә эләгеп хур булырсың. Ике дус тегеләрне күзәтә башлады. Мирсәет егетнең дә егете инде. Яшь кияү сымак киенгән, карап туймассың үзенә. Сөяркәсе авызына кереп китәрдәй булып аны тынлый. Күзләр-күздә, авызлар-авызда боларның. Мәнге аерылмас парлар сыман кыланалар. Барып Мирсәетнең битенә төкерәсе килде Рузиянең. Кеше булган, имеш! Бер тәңкәләп акча теләнгән чактарын оныткан. “Юк. Мирсәеткә тимим. Хәзер барам да тегесенең чыраена тәлинкәсе-ние белән ризыкларын каплыйм...” дигән уйларын дус хатыны сизеп алды ахрысы: —Әйдә китик. Йә берәр юләрлек эшләрсең. Кыяфәтен бик җитди— дип, Рузияне ашыктырды. —Тагын бераз гына утырыйк инде. —Әйдә, лутчы кунак йортына барыйк. Анда минем танышлар бар. Казаннан Мирсәет исемле ир-ат киләсе иде, кайсы бүлмәдә тукталды, дип сораштырырмын үзләреннән. Теге нәмәрсәсенен исемен белеп булмасмы? Киттеләр. Мирсәет белән Альбина берәр кешелек бүлмәләргә урнашканнар. —Менә көндәшеңнең исем-фамилиясен дә белдең. Аның кемлеген, кайсы якныкы икәнлеген ачыклау, кем әйтмешли, ике тиен—бер акча хәзер. —Мин ул хатынның чыраена кислота сибәм, менә әйткән дә диярсең!— Урамга чыгып берничә адым атлагач, Рузиянең беренче сүзе шул булды. —Анын ни гаебе бар? Азгын иргә хатын-кыз беткән дип беләсеңме? Үч алгач синен янына килер дип уйлыйсыңмы? Юк, бәгырькәем, килми. Ул Альбина да синен белән минем шикелле үк хатын-кыз. Тегесе яратам дигән, монысы ышанган Мирсәетен хайван! Үзең әйтмешли, ана ни җитмәгән? Өендә—хатыны, анын өстенә—син. Ирләр әшәке, бәгырькәем. Төптәнрәк уйлап карасан—шулай. Хатын-кызны ирләр боза. Ирләр аркасында хатын- кыз аракы эчә, тәмәке тарта, зина кыла. Корсак төшереп бала үтерә... Хатын- кызнын нәзәкатьлеге, горурлыгы, йомшаклыгы дигән төшенчә юк хәзер. Югалды ул. Андый сыйфатларны элеккеге киноларда гына күрәсең инде. Анадан бозык булып тумыйбыз бит без! Әйтәм ич, бәгырькәем, ир-ат боза. Йә ул^сина әйләнәм, дип, алдалый-алдалый да, күңел ачып туйгач ташлап китә. Иә ул көчли. Тик торганда гына хатын-кыз бозылмый ул, бәгырькәем! Рузия авыр сулап куйды. —Мин Мирсәетне үзем яраттым.. Иртәгесен Рузия китте. Поезд Казанга таба йөгерде. Рузия күзләрен тәрәзәгә төбәгән дә уйга чумган. Күзалдында Мирсәете белән бергә булган чаклары. “Ни өчен,— дип сорый ул үз-үзеннән.—Иң кадерле, ин мөкатдәс хисләремне нигә таптадың? Синен арканда нинди авыр сүзләр ишеттем. Кунакка, театрга хатының белән йөрдең. Мин берьялгызым кайчан килерсең дип, сине көтеп утырдым. Барасы җиремә бармадым, чыгасы җиремә чыкмадым. Авылда күпме гайбәт чәйнәделәр.. Түздем. Үзеңне адәм рәтле эшкә урнаштырдым. Арган-талган чакларында таянычын идем. Боларның һәммәсен ансат кына онытып була микәнни?.. Ул шулай сыкрап-сыктап, юл буе үз-үзе белән сөйләште.—Мин сине, барыбер, болай гына калдырмыйм. Барыбер ни булса да кылам! Закирәгә ипләнгәнче аңлашкан булсак, синеке генә булыр идем, диден бит! Ялганчы! Алаларын да ялганчы' Үзләренә кирәк чакта гына Рузия әйбәт, Рузиягә житми. дип такылдыйлар. Күрсәтәм әле мин сезгә! Мине дә Закирә шикелле жебегән нәмәстә дип беләсездер! Апаен ы кыл ар диләр безне!.." Ул бер елады, бер ярсыды. Ниһаять, әкрен-әкрен бераз тынычланды Хат язып карыйм әле. дигән фикергә килде ул. Абыйсы Габдулла фатирыннан, күз яшьләренә төелеп, чыгып киткәненә күп еллар узса да сүзендә торды Закирә Язмыш дулкыннары текә кыяларга китереп бәрсә дә. тирән упкыннарга илтеп салса да. абыйсы катына ярдәм сорап бармады. Бүген бара Жанына урын таба алмаганга бара.. Укырга керүчеләр исемлеген чыгарып элгән көнне Закирә очып кына кайткан иде. Студент бит ул хәзер, талибә! Аллаһы боерса, аның хыяллары тормышка ашачак! Алар авылында көндез укып югары белем алган бер генә хатын-кыз да юк әлегә! Һавия җиңгәсенең бу шатлыкка исе дә китмәде. —Һи. хәзер дояркалар лутчы яши! Әнә. минем сеңлем Альбинага гына кара' Бәйрәм саен колхоз йә күлмәклек, йә одеал бүләк итә. Ипиен бирә, акчасын! Казанга синең шикелле сырма киеп килми ул! Закирә эндәшмәде. Нишләмәк кирәк, анын кием-салымы мактанырлык түгел шул. Укып кына чыксын! Кисме дә матур булыр, тормышы ла. Давылдан сон тынган диңгез сыман фатир эче тынып калды. Һәрберсе үз эченә бикләнде Закирәнең сөенечен уртаклашыр кеше табылмады. Кичке ашны да сүзсез ашадылар. Ләм-мим Габдулла абыйсы да авызына су капкан... бүген инде төн утырып дәрес әзерлисе юк. Закирә кичтән үк ятып йоклаячак Жингәсе очен эшкә йөрүдән дә туктар. Укулар башланырга тагын бер атна вакыт бар әле. әнисе янына кайтып өлгерер. Иртәгесен чәй эчкәндә, үз уйларына чумып утырган Закирә. Һавиянен тавышыннан сискәнеп китте. — Кызлар шулай чөмерәме инде! Кара әле кыяфәтен!.. Һавия. Закирәдән чирканган рәвеш чыгарып, йөзен җыерды. Үз исеменә ни очен мондый ямьсез сүз әйтелгәнен аңламыйча. Закирә аптырап калды Югыйсә, алар авылында гел шулай эчәләр чәйне. Бу ни хикмәт сон, ярдәм ит. анлат. дигәндәй, абыйсына мөлдерәп карады. —Апаң дөрес әйтә.—диде абыйсы сенлесе ягына борылмыйча гына. Ә-ә. имәндә икән чикләвек, дип уйлап алды ул. Кичә кичен җиңгәчәйнең авызында су түгел агу булган икән Аның очен мин хәзер төзелешкә эшкә баралмыйм икән. Шуңа җене чыккандыр инде... Һай. Закирә уйлаганча гына булсачы! Бераз тынып торгач өй эчен тагын һавиянен тавышы яңгыратты. —Нәрсә дәшми торасын! Әйт'—дип җикерде ул иренә. —Закирә,—диде Габдулла абыйсы, бераз уңайсызлангандай итеп,— син фатир эхлә инде.. Апан янына бар... Менә сиңа, мә—чүп өстенә чүмәлә! Аласы Миңлегөл узган ел гына химия-технология техникумына укырга керде Кич укый, көндез эшли, фатирда яши. Закирәгә ул ничек ярдәм итә алсын0 Үзе дә су белән ипи ашап кына тора ич! Жылы аш та күргәне юк. Нишләргә инде, дип баш валты Закирә, абыйларда торып укырмын дип, ничек алданган ул Үзләрендә торуыма нишләп болай каршы икән бу Һавия? Яхшылыктан башка минем бер генә начарлыгым да тими бит. югыйсә. Әллә... әллә укырга керә алуымнан көнләшә микән0 Йөрәген кара көнчелек ураганмы? Төне буе абыйнын колак итен ашап чыккан инде бу... Сенлесенен кичерешләрен тоеп торган Габдулла анын хәленә керергә теләгәндәй, әйтә куйды: —Эшкә урнашырсын инде Хәзер паспорт аза аласың. Закирә эндәшмәде. Паспортын алыр да ул. Укырга кергәч, авылда Ю Г А калырга мәҗбүр итә алмыйлар. Әмма, укуын ташлаган сурәттә дә Казан дин, ябышып Л яту кирәк микән? Авылда әнисе берьялгызы. Кышларын ничек су китерер ’ Өен кем җыештырыр? Керен кем юар? Авырып китсә, кем тәрбия кылыр? Абыйсы сүзен дәвам итте: —һавияләр конторында эшчеләр җыялар, ди. Закирә уйларыннан арынып, абыйсына күзен акайтты. Ычкынганмы атлә анын абыйсы? Завод яки фабрика турында сүз кузгатса—тынлар да идең. Һавияләр конторасына ди бит, тиле! Һавия эшләгән җиргә Закирә барамы инде? Ачка егылып үлсә дә бармый ул аның янына! Бу ирләр нишләп шул тиклем җүләр була икән, дип, сәерсенеп карады ул Габдуллага. Шушы хәтле тар карашлы, акны карадан аера белми торган явыз, надан хатын белән язмышыңны бәйләргә кирәк бит, әй! Хезмәт хакы алганда үз фамилиясен көчкә-көчкә язып чыга инде ул чыгуын. Ярар, надан да булсын, ди. Адәм баласында табигатьтән килгән кешелеклек, игелек, ярдәм итү, алга карап фикер йөртү ише күркәм сыйфатлар да булырга тиештер бит?! Монын эчен мәкер, явызлык, кара көнчелек алган! Өстәвенә ялкауның яткавы. Кара-каршы утырып, берәр чәркә җибәрсә генә җитез. Шушы әтрәк әләмнең җырын җырлап тора бит аның абыйсы. Казанга эш эзләп килдемени ул! Бу җүләрләр. Закирә паспорт ала да аннары эшкә урнаша дип. уйлыйлар микәнни? Һавия янында төзелештә эшләр өчен төннәр буе имтиханга әзерләндемени ул? ^ Авыр иде ана. Хыялында йөрткән язмышының гүзәл елгасын сазлыкка борып җибәргәндәй тоелды. Бертуган абыйсы ярдәм кулын сузарга теләми. Димәк, гомеренең авыр, сынаулы чакларында ул ана ышана да, таяна да алмаячак икән. Күнелендә чайкалган рәнҗешле, газаплы кичерешләрен Закирә тыеп тора алмады—усал, зәһәр карашын абыйсына текәде. —Жир казу эшен Казанга килеп эзлисе түгел! Крәшен тавыннан таш чыгарып, ел саен бер дунгыз фермасы салалар авылда! Инде монда артык калып булмый иде Апасы янына барырга кушалар икән, барыр. Кыз туганы болар шикелле урыс белеше булмас, куып чыгармас... Китәргә дип ишекне ачкач, яшь белән мөлдерәмә тулган күзләрен тутырып күнелендәгесе аңлашылырлык итеп тагын бер тапкыр абыйсына карады... Гомерем булса, бүтән беркайчан да синең янга ярдәм сорап килмәм. Син туганлыкка хыянәт иттен. Әтинен үзенә әйтеп калдырган васыятьләрен аягын астына салып таптадың. Сугышка киткән чакта күз яшьләрен сөртә-сортә әйткән бит ул “Улым, ике сеңлең бар. Син аларга һәрчак таяныч бул. Алар үсә-үсә синнән матур күлмәк тә сорарлар. Авыр хәлгә калсалар сина килеп егылырлар да. Берүк рәнҗетмә ",—дигән. Син боларнын барысын да оныткансың. Без бер-беребезне бүгеннән югалтуыбызны да күз алдына китерә алмыйсын әле. дия иде анын карашы. Аннары саубуллашмыйча да чыгып китте. Әйе, ул сүзендә торды. Беркайчан да Габдулла янына ярдәм сорап килмәде. Ә бүген... бара шул... Һавия жингәсенен күзенә карап, сенлесенен кем икәнлеген әйтергә бара. И-и, теге чакларда Альбина белән ничек мактана иде: “Безнен Альбина сыер сава!.. Безнен Альбинага бәйрәм саен бүләк бирәләр!.. Син, эштән качып, укып йөрисен! Безнен Альбина!..” Мактаулы Альбина, өч ел сыер сауды да бер прапорщикка ияреп Себер ягына китте. Аннан бала белән кайтты. Хәзер Казанда яши. Бу кадәресен Закирә күптән ишеткән иде инде. Әмма, Мирсәетенең Альбина белән бергә эшләвен белми иде. Тикшерү эшләре башлангач кына белде ул моны. Без капчыкта ятмый шул... Мирсәет белән Альбинаның сөяркәләр икәнлеге дә ачыкланды. Бу хәбәрне ишеткәч, Закирә башта ышанмый торды. Ни дисәң дә чит кеше түгел бит. кодача кеше! Шушы хәлләрне уйлаган саен, Закирәнең аяк астында жир убылгандай тоела. Ул. каядыр аска, төпсез бушлыкка очкандай була. Сулышы кысыла, башы әйләнә. Юк, юк! Бирешергә ярамый, дип, үз-үзенә әмер бирә ул. Сабырлык бир. газиз Аллам! Айзатым белән Булатым хакына сабыр итим... Троллейбус култыксасына таянган хәлдә, арткы тәрәзәгә карап баскан Закирә, сабырлык сорап, бүгенге чынбарлыктан качарга тырыша. Бүгенге хахтәрне әзгә генә булса да онытып, уйлары белән тагын узган гомер сукмакларына кереп китә. .. Уйларның төрлесе бар. Күбесенчә, күңелне әрнү-үкенү хисләре били. Читен, бик читен халәт бу Киләчәккә өметең, шул ометкә алып баручы омтылышын булганда гына, ямьсез уйлар бертуктаусыз җанны кимерә алмый. Мондый халәттән котылу өчен, барыбер, вакыт кирәк. Жан ярасы вакытлар узу белән генә төзәтә. Төзәлгән сурәттә дә. жөйләр кала... Хәтергә уелган матур мизгелләрне дә. ямьсехтәрен дә вакыт үзе белән алып китә. Тормыш кануннары кырыс: телисенме син. юкмы—ул барыбер үзе белән исәпләшергә мәжбүр итә. Әмма, рәнжетелгән чакта, җанга салынган яралар мәнге бетмәс, мәңге сакланыр шикелле. Бата тудыру йортыннан чыгуына бары ун көн узган иде. Закирә Булатны атып кайткан иде. Бу вакытта Айзат авылда яшәп торды Закирә белән Мирсәетнен тормышлары шактый жаилана башлаган иде. Панельдән төзелгән бер бүлмәле “хрушевка" булса да үз фатирлары, кем әйтмешли, үз куышлары бар. Тупырдап торган тагын бер малай туу сөенече белән яшәп яткан чаклары Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй, бер кичне Мирсәетнең олы апасы Галимә килеп керде Ике кулында ике зур төенчек, икс баласын да иярткән -Уф-уф! Көчкә килеп җиттек!—диде ул балаларны ишектән кертә- кертә — Барыгыз, бар. Терәлеп тормагыз! Сина кирәк чакта таксиен да тиз генә тотып буламы сон! Мирсәет гәзит укып яткан җиреннән торды да: —Болай күтәренеп нишләп йөрисез?—дип сорады. —Теге ишәк тагын эчеп кайтты. Аерылам мин аннан! Куып чыгарам!— диде Галимә төенчекләрен түргә урнаштыра-урнаштыра — Эшләремне юллаганчы сездә торырбыз дип. килдек. "Бу апа ни сөйли соң?"—дигәндәй. Закирә Мирсәеткә карады. Мирсәет анын карашына игътибар итеп тормады бугай. Ул апасына мөрәҗәгать итте. —Торырсың, торырсың, апа. Закирә чәй табыны әзерләде. Сөйләшеп утырдылар. Балаларның өлкәне бишенче сыйныфта укый, мәктәпкә үзе йөри икән. Кечкенәсе бакчада. — Гүзәлне бакчага йөртеп тормам инде,—диде Галимә —Закирә өйдә ич. Бергә утырырлар. Закирә аптырады. Баладан сон үзенең дә терелеп бетә алганы юк. Гәүдәсе сызлый, хәлсез, ятасы гына килеп тора. Ул арада бала елый. Адым саен анын чүпрәкләрен юасы, имезәсе, коендырасы Мирсәетнең кайтуына ашарга да әзерлисе Ул үз хәлен үзе генә белә. Менә хәзер каршы сүз әйтсән, тавыш чыга инде. Бәлки, бер-ике көннән китәрләр, дип. эндәшмәүне хуп күрде. Бер бүлмәле фатирда йоклар урын да күп түгел. Аларнын да түрдә бер сафа. ишек катында кием шкафы артында бер диваннары бар. —Апа. Гүзәл белән син монда йокларсың.—диде Мирсәет түрдәге сафага ишарәләп. —Ярар. ярар. Рәхмәт, энем. Үзегезгә кая җәярсез икән? —Борчылма. Без менә, малаен белән, шкаф артына качарбыз, шулай бит. энекәш?! Закирә белән нәни Булат чуттан төшеп калды. Әйтерсең лә, моңда башка кеше юк Күзләренә тыгылган яшен күрсәтмәс өчен баланы кулына атып аш бүлмәсенә кереп китте ул. Хәер, анын эндәшерлек, ни дә булса әйтерлек, хәле дә юк иде. Нәрсә сон 6уп Апалары килдеме. Мирсәетне алыштырып куйган шикелле—Закирәгә игътибар бетә, әллә хатыны бар. әллә юк Киңәшмиләр дә. Бу юлы да Закирәнең аш бүлмәсенә кереп китүен шулай тиеш дип санадылар бугай, сүз әйтмәделәр, апалы-энеле тәмләп сөйләшеп утырдылар. Закирә биләүдәге Булатны остәлгә куеп торды да кухняга җәелмә карават алып керде. Башта аны ипли алмый шактый азапланды. Өстәлне икенче якка этеп, кыйгачлап куйгач, урнашты тагын. Баланы куенына алып, Закирә шушында ятты. Башка кичләрне, бала имезә башлауга, Закирә йокыга изри башлый иде. Бу юлы йокы качты Гарьлегеннән тамагына төер утырды. Эчтән генә елап, җаны сыкранды Кара инде боларны! Кешегә әйтсән, валлаһи, кеше ышанмас. Әкият сойләп торма, алар бик әйбәт кешеләр, андый эш эшлиләрме соң, булмаганны дип, үзеңне сүгеп ташларлар. Типсә тимер өзәрлек ир белән тап-таза кунак хатын ипле, җылы урында йокласын! Ә ун көнлек нарасый белән ана кухняда раскладушкада ятсын! Ышанырлык хәл түгел шул. Әмма, нишләмәк кирәк, ышанмаган кеше ышанмый инде. Бер- ике көннән китәм дип өметләндергән Галимә айдан артык яшәде. Закирә белән Булат айдан артык раскладушкада йоклады. Ул чакта ничек түзгән ул? Йоклап китеп ничек бала өстенә ятмаган? .. Троллейбус йөртүченең игъланы Закирәне уйларыннан йолып алды. —Совет мәйданы тукталышы. Абыйларына килеп җиткән икән ич! Кыңгырау төймәсенә басканда Закирәнең йөрәге кысылып куйды... Ничек каршы алырлар? Нишләп йөрисең, сине кем чакырган, димәсләрме? Ишекне Һавия ачты. —Ба-а-а! Танымый да торам, Закирә!—диде ул, бусаганы атлап керергә дә өлгермәгән Закирәне баштан-аяк күздән кичереп —Нинди җилләр ташлады'.’ —Керергә ярыймы соң?—диде Закирә салкын гына. —Нишләп ярамасын! Кер әйдә, кер. Түлке абыең өйдә юк. —Абый янына килмәдем мин. Синең янга килүем. —Ми-нем ян-га-а?!—дип аптырады Һавия. —Әйе, синең янга. Курыкма, кычкырышырга килмәдем. Мирсәетне эзләп йөрүем... Башка чакта авызыннан ут чәчрәтеп торган Һавия бер мәлгә телсез калды. —Нишләп әле синен ирен бездә булсын?—диде ул бик нык аптырап. —Син Альбинанын апасы. Сенленнен кайда сөйрәлгәнен, мөгаен, беләсеңдер?! һавия. бу тагын ни сөйли дигәндәй, сәерсенеп карады: —Кит сәнә! Әкият сөйләп торма монда! —Һай, әкият булсачы! Мине тотып сүксәң дә, теге чактагы шикелле куып чыгарсаң да түзәр идем. Әкият түгел шул! Өч ай инде сеңлең минем ирем белән сөйрәлә! Кодачасының ире белән аунамаса, дөньяда ирләр беткәндер, оятсызга! Закирә берсеннән-берсе әшәке сүзләр белән Альбинаны сүгә. Ни хикмәт. Һавия тыныч. Ул. егерме-егерме биш көн элек кенә, Альбина фатирында Мирсәетне очратуын исенә төшерде. Кич иде. Өстәлдә затлы шәраб, кара уылдык, кыздырылган тавык, ананас, киви. банан, апельсин ише җылы як җимешләре Сөйләштеләр. Һавия да алар белән утырды. “Мирсәет безнең фирмада эшли”,—диде Альбина. “Әйбәт булган,—диде Һавия —Закирәне җене сөймәсә дә, сиздермәде, сорашкан булды.—Каенсеңел исән-саумы? Балалар үсәме?” “Әйбәт, рәхмәт”,—дип җавапны кыска тотты Мирсәет. Һавиянен Закирә турында күбрәк беләсе килә иде килүен. Әмма, кияүдән артык сүз ала алмады. Һавия китәргә кузгалды. Мирсәет тә аннан калмады. Ишектән бергә чыктылар. Хезмәттәшенең, җитмәсә әле Закирәнең ирен (кодача белән кода ич!) Альбинада күрүгә әлләни игътибар итмәгән иде. Менә сина мә, кычытмас башка тимер тарак булды әле бу! —Юкны сөйлисен син Закирә,—диде һавия уйларыннан арынып.— Альбинаны күрәлмаганга, аннан көнләшкәнгә яла ягасың. Габдулланың сенлесе дип тормам. Хөкемгә тарттырырга да күп сорамам! —Белмим шул, хөкемгә кемне тартырлар? Мирсәетне милиция эзли. Югалуына бер атна булды. Соңгы тапкыр аны синең сенлең белән күргәннәр' һавиянен нидер әйтергә дип ачылган авызы ябыла алмыйча торды. — Ни сөй-ли-сең син?—диде ул зиһенен туплап —Мирсәет югалды, дисенме ’! Кеше бит ул! Энә түгел... Һавия б\ хәбәрне аягүрә генә күтәрә алмадымы, "лып” итеп урындыкка утырды. Жингәсенен чынлап та берни белмәвенә Закирә ышанды Әйе. явыз Һавия. надан, әче телле, ялкау, кешелексез, саран. Тик. ялганлый белми Могаен. анын бердәнбер уңай сыйфаты шушыдыр да. Рузия Мирсәеткә озын хат язды. Бергә уздырган бәхетле чакларын тәфсилләп тасвирларга тырышты Мин яраткан кебек кем дә булса сине яратуын күз алдыма китерә алмыйм, дип тә өстәде. Өйләнгән ирнен кайчан да булса ташлаячагын акылы белән анзап яшәде ул яшәвен. Тик. күнеле мона ышанырга теләмәде. Ана хәзер рәхәт иде Мирсәетнең апалары алар арасындагы мөнәсәбәтне белеп, хуплап торгангамы, ул үзен сөяркә генә түгел, хокуклы хатын итеп тойды. Әйе, әйе—хатыны' Күңеленә шик килгән чакларда ул: "Борынгылар гел язылышмый яшәгәннәр әле”.—дип. үзен-үзе юатты Шулай бу гамәлнең хаклыгына инанып яшәде. Аннары. Мирсәет болай тиз арада икенче сөяркә табар дигән уй башына да кермәде... Мәктәп елларыннан ук күз атып йөргән егете булгангамы—Мирсәет ана бик. бик якын иде Юк. башка хатын-кыз белән Рузия аны бүлешмәячәк! Бу мөмкин хәл түгел! Чү. монда сүз бүлешү турында гына түгел, ләбаса! Мирсәет Рузияне бөтенләй ташлады. Аның изге хисләрен таптады! Бар бәхетен, бар дөньясын чәлпәрәмә китерде... Мирсәет чатны укыганмы, юкмы—бу хакта Рузия белә алмады. Чөнки, ир ана җавап бирмәде Инде нишләргә? Аптырады ул. Кул кушырып утырып булмый Янып-көеп. бәргәләнеп, үз-үзенә урын табалмыйча күпме яшәргә мөмкин? Ана бер генә юл кала—Мирсәет белән очрашырга! Ничек кенә булса да ана үз хәлен аңлатырга кирәк! Мирсәеттән башка яшәү—яшәү түгел! Шушы теләген тормышка ашырырга ниятләп ул Гөлсараларга барып керле — Гөлсара апа. Мирсәет белән очрашырга ярдәм ит. зинһар! —Мин нишләргә тиеш сон? —Мирсәетне иртәгә үзегезгә дәш. Мин очраклы гына сезгә килеп керермен. Мирсәет артыннан ук Рузия дә килеп кергәч, өстәлгә куярга ипи "юклыгы" беленде. Гөлсара тәжел генә кибеткә китәргә “мәжбүр” булды —Хатыма жавап бирмәдең , —дип сүз башлады Рузия икесе генә калгач. Әмма. Мирсәет башка вакыттагы шикелле акланып тормады. Хат язып, эшенә килеп йөрү анын ачуын чыгарган, күрәсең. —Нәрсә дип жавап бирәсе иде9 —Мирсәет, нишләп болай сөйләшәсен? Без бит. бер-беребез өчен бик кадерле кешеләр... Рузия ирнен күкрәгенә капланырга уйлап, алга атлады Ләкин. Мирсәет аны тотып атды да кәнәфигә утыртты. Үзе бүлмә буйлап әрле- бирле йөрергә кереште. —Беләсеңме, Рузия! Син болай кеше көлдереп йөрмә. Яхшы түгел. — Мин сине яратам. Анын нәрсәсе яхшы түгел? — Мин әллә кемнәрне яратам да бит... Мин синен ирен түгел. —Син ни уйлый торгансыңдыр9 Анысы мина карангы. Әмма, мин— синен хатынын! Язылышмагач та... Кәгазь нәрсә ул? Тормышларны бергә алып бардык Дача төзегәндә нихәтле ярдәм иттем! Оныттыңмыни? Мондый яхшылыкны якыннарын да эшли алмады. Мин эшләдем Синен өчен эшләдем. —Рузия.—диде Мирсәет үзен тыныч тотарга тырышып.—Без берберебезгә кирәк идек. Мин сина: мәңге ташламам, мәңге бергә булырбыз, дигән вәгъдәләр бирмәдем. Мәңге ташлашмабыз дип, антлар эчкән парлар да ташлаша. Так что... ямьсезләнешмик. —Мин сине яратам. Мирсәет... —Синең хисләрен очен мин җавап бирә алмыйм инде, бигайбә! Беренче кичне дә син үзең башладың бит, хәтерлә әле. Алдыма утырып, артың белән биедең... Андый хәлгә таргач, кайсы ир түзеп торсын9 Мирсәетнең бу сүзләре Рузиянең яңагына суккандай булды. Ул чактагы халәтен, үзе белән бергә булырга теләвенең тышка бәреп чыгуын нигә гаепкә алырга, нигә кайтарыл әйтергә иде инде! Димәк ки, Мирсәет анын янына тормыш иткәндә кирәк-ярак өчен генә йөргән. Беренче төнне дә алдына утыргач түзалмаганга гына кочкан булып чыга... Рузиянең бит урталары кызышты. Анын сабырлыгы төкәнде. “Сине яратам” сүзенең көчсезлеген, Мирсәетнең йөрәгендә үзенә урын булмавына тәмам инана башлады. —Нишләп алдыннан төртеп төшермәдең сон?—диде ул тавышын чак тыеп.—Хәзер мулла мәчесе шикелле үзеннән әүлия ясамакчы буласын! Ярар, ташла! Минем күз яшьләрем барыбер төшәчәк сиңа! Әллә Рузиядән артыкны таптым дип беләсеңме? Меңнән калган себерке белән сөйрәләсең! Җитмәсә әле, туган тиешле кешегез бит! Хатыныңның кодачасы! Сезне хайван дими, кем дисен!? Рузия исенә төшәр әле, сон булыр... Һәм ул, кечкенә кара букчасын иненә элеп, башын югары тотып ишектән чыгып китте. Рузия мәхәббәтнең нәфрәткә әверелүен анлады. Ирнен әйткән сүзләре анын йөрәгенә эремәс таш булып утырды. Элеккеге танышларыннан, Мирсәеттән качарга теләгәндәй, үзе тиз-тиз атлый, үзе берөзлексез сөйләнә: "Имеш, мин артым белән анын итәгендә биегән! Оятсыз1 Бер тәнкә акчага тилмереп яшәгән чакларын оныткан, җир бит! Тамагы туйган" Элек Рузия әйбәт иде: “Ах, без нишләп алданрак аңлашмадык икән? .. Син табигатьнең серле чәчәге сыман”,—имеш. Сер ясыйм әле мин сина. Мирсәеткәй! Менә күрерсен. Ник туганыңа үкенер көннәрен алда әле... Рузия шәһәр урамнарын урап озак,йөрде. Арып-талып кайткач чишенеп тә тормыйча урын өстенә ауды. Йокыга киткәч тә баш миенең күзәнәкләре Мирсәет белән саташты Ул уянып киткәндә өй эче шактый карангы иде. Әллә кояш чыкмаган әле, әллә инде күкне кара болыт каплаган. Тәүлекнең кайсы вакыты икәнлегенә төшенә алмыйча шактый ятты. Аннары әле генә күргән төшен хәтерендә кабат янартгы... Имеш, ул инеш ярында басып тора икән. Ә инеш дигәненең суы күренми, бака ефәге белән капланган. Аргы якта ямь- яшел тау бите. Өстәрәк наратлык. Биек агачлар арасыннан өр-яңа йорт шәйләнә. Коттедж имеш Мирсәет салдыра икән. Альбина белән шунда яшәргә җыеналар, имеш. Коттеджларын яндырам дип, уйлый Рузия. Шулай уйлый да суга сикерә. Колач җәеп йөзмәкче була. Йөзә алмый. Муенына, кулларына бака ефәге урала. Ул бата башлый. Ниндидер тирән чонгыл аны аска сөйри. Куркуыннан җан ачысы белән кычкыра башлый: “Ярдәм итегез!” Үз тавышыннан үзе уянып та китте. Рузиянен тынычлыгы бетте. Ятса да, торса да уйлары гел Мирсәет тирәсендә. Мирсәетнең Альбинаны иркәләүләре күзалдына килә дә бар тәне кычыта башлый. Йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгар дәрәҗәгә җитеп ярсый. Ул үз-үзенә урын тапмый. Андый чакта башына гел бер төрле сорау килә: “Ничек итеп боларны аерырга? Ничек итеп болардан үч алырга9 " Үч алуның әллә ничә ысулын бер-бер артлы күңеленнән кичерә башлый. Менә ул аларны саклап тора да рәсемгә төшереп ала. Аннары рәсемне Закирәгә җибәрә... Бераз уйланып йөргәч, бу ысулдан кире кайтты. Бәлки, Мирсәетнең чыраена кислота сибәргәдер? Болай үч алуның бар нечкәлекләрен тикшерә башлагач, әлеге ысулдан да баш тартты. Рузия эшли торган кибеттән бик ерак та түгел чүп әрҗәләре тезелгән. Шәхси йортларны сүтеп алгач шактый иркен буш урын калган. Халык аны чүплек башы иткән. Рузия эшкә килгәндә игътибар итеп үткәлн. Шул чүплек тирәсендә гел бер ир-ат актарына. Сакал-мыеклы. остенә азама кием кигән, аягында олтаннары купкан иске ботинкалы бу адәм Рузиягә ярап куярга тиеш. Кибетнен ялы көнне. Рузия иртәләп, шул чүплеккә китте Әлбәттә, паригын киде, "чәчләрне" маңгаена төшерде, борын остенә кара күзлеген диде. “КарачкьГның чүпләр арасыннан шешазәр табып алганын бер-ике минут күзәтеп торды да. турыдан-туры сорады —Акча эшлисен киләме? —Мине кем эшкә алсын?—диде теге чүплектән беразга гына башын күтәреп. —Мин алам. —Си-ин?!—дип әсәрләнде бомж. —Мин,—дип кабатлады Рузия.—Әйдә әле. бераз читкәрәк китик. Алар, алабугадай талымсыз, теләсә кайда үсә торган, америка өрәнгесе ышыгына килеп тукталдылар. —Менә акча,—диде Рузия, атдан әзерләп куйган 500лекне кесәсеннән чыгарып —Алдарга уйлама! Жир астыннан да эзләп табармын. Күп сөйләшмә. Эшне тәмамлагач, монын чаклы ике булыр. Шул тиклем акчаны күргән бомжнын күзләре акайды, башы әйләнеп китте. —Мин нишләргә тиеш сон?—диде ул, хуҗасы алдында койрыгын болгап торган эт шикелле. —Йомышым пүчтәк Игътибар белән тынла.—Рузия кесәсеннән бер сызым чыгарды.—Шушы урамнар чатында “Аргамак" дигән фирма бар.— Менә бу шакмак урынында ишек. Аннан кереп-чыгып йөриләр. Исендә калдымы? —Калды Тагын тынла. Менә сина фото. Шушы кешене танып кал. Артыннан бар Йөргән юлын өйрән. Эшкә сәгать ничәдә килә, ничәдә китә? Һәммәсен бел Киләсе атнада ял көне шушы урында тагын бер очрашырбыз. Икенче ялда бомж Рузиягә тулы отчет ясады. —Бик яхшы,—дип канәгать калды хатын.—Иртәгә эшне башлыйбыз. Син анын артыннан барырсын Ул аулак урынга чыгуга, куып җитеп баш чүмеченә кундыр. Үтермә тагын. Егылсын гына. Үзен кач. Син китүгә анын янына мин килеп чыгармын. "Ярдәм итегез!" дип кычкырсам да курыкма, кил минем яныма. Безгә машинага утырырга булышырсың. Буламы1 ' Бомж иннәрен сикертеп алды. — Булыр, ник булмасын Мин тагын манчырга кушасың дип торам...Куркытуны гына эшлибез... —Алайса килештек. Фото белән сызым миндә кала. Акчаны машинага утырганда бирермен. Ул көнне Мирсәет офистан сон чыкты Альбинасы белән бергә булмасалар ярар иде, дип, теләк теләде Рузия. Ул ялгыз иде. Ишектән бер ир-ат белән чыктылар да тәмәке кабыздылар. Аннары теге ир бер якка, Мирсәет икенче якка китте. Бомж чынлап та эшне “эһ” дигәнче башкарды. Чатны борылуга килеп тә чыкты, сугып та екты. Бомж агачлар арасына посуга Рузия килеп җитте. —Ах, нәрсә булды? Син аңындамы?—дип эндәште Мирсәеткә. Тегесе ыңгырашты гына —Ярдәм итегез! Ярдәм кирәк!—дип аваз салды ул арада Рузия. Бомж тагын килеп җитте. Мирсәетне култыгыннан алып икесе ике яктан күтәрделәр дә кин урамга чыктылар. —Син тотып тор. Мин машина туктатам,—диде Рузия. "Ирем авырып китте, өйгә генә кайтарып куйсагызчы. Күпме сорасагыз да бирәм”. дигәч, урта яшьләрдәге бер шофер ризалашты "Москвич” нын арткы утыргычына Мирсәетне урнаштырдылар Бомжга хезмәт хакын тиз генә төртеп, Рузия дә Мирсәет янәшәсенә утырды. Аңына килеп житәр- житмәс Мирсәет башын анын иненә салды. —Чаллы юлының илленче чакрымына!—диде Рузия.—Тизрәк өйгә кайтырга кирәк. —Хастаханәгә генә илтик,—дип тәкъдим итте ир —Эпелипсия генә ул. Бераздан үтә. Юл ераклыгыннан курыкмагыз. Иремә ярдәм иткәнегез өчен икеләтә түлим. Казанны чыктылар. Колай тирәсенә җиткәндә Мирсәетнен ыңгырашуы ишетелде: —Ай, башым? Мин кайда, Закирә? . "Үлә башлагач моңа Альбина түгел, Закирә кирәк икән. Җир бит.”— дип уйлап куйды Рузия. Ә үзе: —Хәзер кадерлем... Хәзер. Менә, даруыңны кабып җибәр,—дия-дия җәһәт кенә кесәсеннән төймә дарулар чыгарып Мирсәеткә каптырды. Йотып жлбәрсенгә, авызына шешәдән генә коньяк койды —Хәзер үтәр. Бераз гына түз яме... Мирсәет тынды. Илленче чакрымга җиткәндә ул тәмләп йоклый иде инде. —Рәхмәт сезгә,—диде Рузия, бер яктан урман, икенче яктан полоса сузылган юл караңгылыгына күз ташлап. Хатын кулындагы акчаны шофер җәһәт кенә кесәсенә шудырды да: —Авылыгызга ук илтеп куям соң,—диде. —Юк, юк. Рәхмәт,—дип каршы төште Рузия —Бераз хәл алсын әле. Аннан җәяүләрбез генә. Ана саф һава кирәк. Болай кайтып керсәк әниләр дә куркып китәр. —Шулай шул. Шофер китте. Юл читендә Рузия Мирсәет белән калды. Юлдан сирәк- мирәк машиналар узгалап тора. Аларнын фарасыннан төшкән яктылык әллә кайларга сузыла. Әйтерсең алар Рузияне күзли. Аны эзәрлекли. Мона кадәр бар да Рузия алдан ук уйлап куйганча җайлы барды. Аларны күреп, шикләнеп калучы булмады шикелле. Хәзер менә тирән йокыга талган Мирсәеттән тизрәк котылу чарасын табарга кирәк. Бу мәлдә Рузия үзенең ни гамәл кылуын уйларлык халәттә түгел иде. “Тизрәк, тизрәк!”—дип, үзенә үзе әмер биреп, ул Мирсәетне юлга таба сөйрәргә кереште. Уяна гына күрмәсен, югыйсә эш харап! Олы гәүдәне бер-ике адымлык шудыргач, ул туктап тагын як-ягына күз салды. Юл тыныч. Жир остен куе караңгылык пәрдәсе томалаган. Мангай тирен сыпырып алгач ул яңадан сөйрәргә кереште. Бер адым, тагын бер адым. Ул үзен бик озак маташкан кебек хис итте. Башын чак кына күтәреп юлга тагын карап алды. Әллә инде курыкканга гына куш күренә, әллә чынлап Чаллы ягыннан фара яктысы шәйләнә—моннан тизрәк таярга кирәк иде. Ул бар көченә Мирсәетне тагын бер тапкыр юл уртасына таба өстерәде дә, иелгән килеш юлның икенче ягына йөгерде. Олы юлга аркылы яткан Мирсәет гамьсез йоклап калды. Коньяк белән эчерткән өч төймә йокы даруы аны тәмам изрәткән иде. Рузия ашыгып-кабаланып урман полосасының икенче ягына чыкты. Юл читтә калды. Монда машиналар ыгы-зыгысы тонык кына ишетелә. Төн караңгысына төренеп иксез-чиксез басулар йокыга талган. Аның йөрәге генә шушы басуларны уятырдай итеп дөпелди. Шулчак кинәт бик куркыныч булып китте. Кылынган гамәлгә дөрес бәһа биреп, акылынын иң тирән төпкелендә бер аваз баш калкытты: "Кеше үтердем ич мин!" "Юк!—дип каршы чыкты икенче аваз —Йоклата торган дару гына эчердең. Гомере бетмәсә. шоферлар күрми калмас. Сукыр түгел бит алар. Синең бар гаебен— аны яратуын. Мәхәббәтен өчен үч алдын. Бары шул...” Әйе, үзенчә яратты ул Мирсәетне. Үзенеке генә итеп яратты. Их, Мирсәет белән бергә булган чаклар... Алар хәзер бик ерак төш сыман. Мирсәет куна калган төннәрне иртәнге якта да яратыша-яратыша арып талырлар иде. Бар дөньяны оныттырган дәрт инде түгелгән булыр. Гәүдә татлы хәлсезлек эчендә изрәр. Кулларның җеп өзәрлек тә куәте юк сыман. Әмма, Рузия, түшәмгә карап яткан Мирсәетнең һаман әле битләрен нән сыйпый, муеныннан үбә. Аны иркәләп туя алмый. Ул һаман Мирсәеткә тартыла Йә. Хола! Син нинди тылсым коченә ия сон'7 Хатын-кызны серле диләр. Юктыр Хатын-кызда бу тиклем юктыр. Мөгаен, бу тылсым синең көчендәдер Юк. бәгырькәем, мин сөяркә генә түгел, мин мәхәббәтнең үзе... Ул да булмый, аның татлы, истәлекле уйларын хәзерге кырыс чынбарлык куып җибәрә. Ачуыннан тешләре кысыла, күзләрен кан баса. Баш мие бөтенләй бүтән юнәлештә фикер йөртә башлый Төкердең син минем хисләремә! Уйнадын. уйнадын да ташладың! Уенчыкмыни мин сиңа!? Болай эшләргә сина кем хокук биргән? Беләсең килсә бу юлга, бу упкынга син мине үзен этәрден. Мәхәббәтемне югалтуның ачы газабы этәрде... Анын акылы шулай акланды. Хәзер җебеп калырга ярамый. Эшләнәсе эш эшләнгән. Еласаң да. ертылсаң да узганнарны кире кайтарып булмый! Кеше күзенә чалынмыйча гына моннан тизрәк сызуың яхшы.. Шушы уйлар ана көч-куәт бирде Сагаеп тирә-юньгә күз салгач, сумкасыннан коньяк чыгарып, аны йотып куйды. Кан тамырларына рәхәт җылылык йөгерде. Төнге салкынча карангылык очсыз-кырыйсыз бушлык сыман иде Анын бу урыннан тизрәк ераграк китәсе, гомеренең шушы өлешен онытасы, юкка чыгарасы килде. Туфлиләрен салды да җан-фәрманга йөгерергә кереште. Сулышы кысылганчы йөгерде, аннан туктап тын алды, тагын йөгерде.. Шактый юл үткәч, урман полосасының юл ягына чыкты. Ерак та түгел, утлар шәйләнә. димәк, алда берәр авыл тукталышы булырга тиеш, дип уйлап алды ул. Туктатышка барып җиткәнче, аңа бераз хәл атырга. чәчләрен төзәтергә, битләрен-кулларын сөртеп алырга кирәк иде... Буага кайтып төшеп, дустының ишеген какканда, сәгать яна тәүлекне саный иде инде. —Бу вакытта нишләп йөрисең?—дип каршылады дус хатыны, йокылы күзләрен көчкә-көчкә ачып. —Әй. поездда бер бәйләнчек ир ябышты. Тәки артымнан калмады Әрләшеп тә карадым Котылып булмады. Төнем шуның белән үтте. Болаи килеп чыкканы өчен гафу ит. Казаннан Буага поезд белән түгел, җиңел машина яллап кайтуын ул. әлбәттә, сиздермәде. Олы юлга аркылы ятып йоклаучы Мирсәетне ‘•КамАЗ" шоферы күрмәде. Узып киткәч кенә тәгәрмәчләренең нәрсә өстеннәндер үтүен абайлады. Кабинасыннан төшеп карагач, өнсез калды. Кеше таптаткан бит! И. Ходаем!—дип пышылдады шофер үзалдына.—Беттем!” Ул тиз генә як-ягына каранып алды. Төн. Кеше-кара юк. Юл тыныч. Куркудан, каушаудан калтырана-калтырана әрҗәсеннән целлофон капчык алды да. җансыз гәүдәне төреп, машинага салды. "КамАЗ” барды да барды. Бераздан юл урман эченә керде. Хәвефтән котылу өчен моннан да унай урын булмастыр. Шофер, машинасын сулга борып, урман эченә кереп китте Әмма, урман калын булмады. Ярты чакрымнар баруга кыр күренде Шофер күтәртелгән юлдан төшеп, урман чите буйлатып китте. Үзәнрәк урынга туктады да кабыл-тибел генә казынып мәетне җирләп китте.. Көзнен тулы хокуклы чагы. Игеннәр җыеп алынган. Тырпаешып утырган камыллар басуларга хуҗа булган. Үзәнле урыннарны яна. көзге яшеллек каплаган—сусыл яшеллек. Карт төлкегә бу урыннар күптән таныш. Юлларда гөрелте тынгач, җир өстенә салкынча энгер таралгач, ул шушы якка ашыга Йомшак йонлы зур куяннарның исе тарта аны. Төлке иснәнә-иснәнә кыр буйлатып йөгерде. Анын юлына көтүләре белән пырхылдап күтәрелгән боҗырлар, чыркылдашып очкан чыпчыклар очрады. Хәйләкәр күзләрен уйнатып, төлке алар артыннан карап калды. Кошларның канат тавышы эңгер эчендә эреп югалганчы утырды да юлын тагын дәвам итте. Мондагы сукмакларның һәр түмгәге таныш ана. Тагын бераз гына барасы да күтәртелгән олы юл аша икенче якка чыгасы. Һай. сак булырга, бик сак булырга кирәк. Адәмнәр бу юлдан әрле-бирле йөреп кенә тора Машиналарының угы яктысына эләксәң, беттем диген. Шарт- шорт. ата-ата куачаклар. Шартлаткычлары булмаса. артыннан җитеп койрыгына басачаклар. Анын ике баласы бар. Хәер, инде алар шактый зурлар, үстеләр. Тычкан, боҗыр ише җан ияләрен үзләре аулый. Әмма, мондый олы юлга аларны алып чыгарга ярамый әле, куркыныч. Әнә. яз көне генә, күрше ерганактагы ана төлкене кешеләр атып үтерде. Нарасыйлары ятим калды. Соңыннан, бер явызы шул бәләкәчләрне дә юк итте. Карт төлке борынын суза-суза ят ис килгән якка таба чапты. Ниһаять, ул урман читенә килеп җитте. Яна өелгән түмгәк. Шул түмгәк эченнән килә икән ис. Төлке алгы тәпиләре белән ашыгып-ашыгып казый башлады.. Икенче көнне бу урынга гөмбә җыючылар тап булды. Тамашаны күреп, милициягә хәбәр иттеләр. Өскә генә җирләнгән мәетнен йөзе танырлык түгел, җитмәсә көпчәк сытып үткән. Казылган җир болытлы көннен үзе кебек соры иде. Бары тик. муртаеп теткәләнгән пинжәкнен сыдырылган җиненнән. Рузиянең Мирсәеткә үз куллары белән бүләк иткән сәгате генә яктырып күренеп тора иде