Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ЙӨРӘКНЕҢ ҖЕНАЗАСЫ

ТАТАР ТОРМЫШЫНА АЙДАР ХӘЛИМ ПРОЗАСЫ АША БЕР КАРАШ анны тетрәндереп, күнелләрне айкап чыгарырлык әсәрләр күп язылмый. Андыйлар унъеллыкларда да бармак белән санарлык кына туа. Әдәби .елларның кайберләре бөтенләй үк кысыр булып чыккан чаклар да юк түгел. Күрәсең, бу әдәби процессның табигый халәтедер. Бәхетнең чын тәмен кайгыхәсрәт килгәч кенә аңлаган кебек, талантлы әсәрнең зурлыгына да уртакул әдәбиятны укып шактый ук талчыккач кына төшенәсең. Ялган ташлар арасында балкыган асылташ төсле, йөрәккә үзенен нуры белән үтеп керә торган, рухны уята торган чын әдәби жәүһәргә тап булу—сирәк очраучы бәхет. Көнбатышның нечкә психоагрессиясе тәэсирендә милли әдәби рух мутантлашып. үзенең асыл сыйфатларын жуеп ук бетереп диярлек барган бүгенге көндә бу бигрәк тә шулай. Күңел калебне сафландыручы чын сәнгатькә сусый, җан милли рухка хыянәт итмәгән әдәбиятка тилмерә, һәр әсәргә өмет белән багасын. Күпчелек очракта өметләр таптала, хыяллар сүнә, уртакулдан да түбәнрәк әсәрләрнең чын сәнгать дип тәкъдим ителүенә үрсәләнәсең, әдәбиятның киләчәге шомлы булып тоела башлый. Шундый чакта кулга күңелнең көткәне килеп керә дә—рух канатлана, йөрәк шатлыктан кысылып тибә башлый. Айдар Хәлимнең «Татар моны» җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты. 2002 ел) нәкъ әнә шундый йөрәк таләп иткән китап булып чыкты. Татар тормышына аналитик карашның әдәби формага төренеп, сәнгатьнең югары алымнары ярдәмендә нәфис прозаның уңышлы казанышы дәрәҗәсенә җиткән очрагына тап булдым мин бу китапны укыганда! Тәнкыйтьтәге купшылыкны, көязлекне сөймим Куштан тәнкыйтьнең купшы ялтыравыгы укучыны әдәби әсәрдән биздерү ихтималын да истә тотам. Шулай да Айдар Хәлим прозасы турьгнда гел уңай фикерләр генә әйтәсе килә. Талант—Аллаһ бүләге, шуңа да татар җанлы әдипнең повесте яисә романы турында мактау фикерләре әйтәм икән, ул мактауның галәмнәр Хуҗасына икәнлеген укучы аңласын иде. Инде килеп әлеге әсәрләрдә аерым кимчелекләр булуын дәлилләүчеләр табылса, алар белән дә килешик: адәм баласы абсолют камиллеккә беркайчан да ирешә алмаячак. Җыентыкта бер роман һәм повесть, җиде хикәя тупланган. Аларның барысын да берләштерә торган уртак сыйфат—татар һәлакәтенең якынаюын тоеп чаң сугу, битарафлык, гамьсезлекнең рухи тамырларыбызга яман шеш булып ябышуын сурәтләү аша инкыйразнын жиңүле адымнарына аяк чалырга омтылу. Айдар Хәлим прозасы—яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби формада чагылыш табуы. Әдип нәфис прозага үзенен публицистикасы аша килде, аның әсәрләрендә кайчакларда ачыктан-ачык публицистик рух хөкем сөрә башлый икән, монардан курыкмаска кирәк. Идеянең зурлыгын әдәби алымнар гына сыйдыра алмаганда мөрәҗәгать итә язучы публицистикага һәм бу үзенчәлекле сәнгать алымына әверелә башлый. Сонгы еллар әдәбиятында мондый синтез кайбер башка әдипләрдә дә күзәтелә. Айдар Хәлимдә исә ул. мина калса, уңышлы гына башкарыла Хәер, милләт язмышы турында сөйләгәндә Гаяз Исхакыйнын «Инкыйраз»ында ук бу алым кулланылган иде инде Айдар Хәлимнен новаторлыгы шушы алымны уңышлы үстерүендә. Әдипнең прозасын тормыштан кара эзләү, кер эзләү дип бәяләргә тырышучылар да байтак. Әмма «кара проза» дип бәяләнгән һәм сонгы еллар әдәбиятында шактый кин тарала башлаган, тормыштагы вәхшилекне популярлаштыруга хезмәт итә торган жаһил әдәбият белән Айдар Хәлим әсәрләре арасында һичнинди уртаклык юк. Айдар Хәлим—безнен тормышның аналитигы, андагы кара күренешләрнең тамырын эзләүче һәм табучы, татарның саф сыйфатларына мөкиббән киткән гашыйгы, милли рухнын югалуына әрнүче һәм чан сугучы фидакарь әдип. Әсәрләренең кайсын гына алып карасак га. милләт язмышының аянычлыгына, милли сыйфатларның тапталып юкка чыгуына жан атыл сызланучы шәхеснең тирән уйларына тап булабыз. Язучы аек акыл белән хөкем йөртә, тормыштагы күренешләргә объектив бәя бирә белә, шуңа да татарнын жаһилиятен сурәтләгәндә дә әсәрләрендә күнелне сафландыручы нечкә агымга тап буласын, тетрәндереп дәвалау үзлегенә ия булган мондый әсәрләрнен күбрәк язылуын телисең. Милләт фаҗигасе кайчан башланды'’ Сорауга җавапны, ихтимал, гасырлар төпкеленнән эзләргә кирәктер. Әле Казан ханлыгы алынганчы ук милләтнең тәкъдирен тискәрегә таба боручы объектив сәбәпләр байтак ук җыелгандыр Тарихи тәкъдирнең аянычлы мизгелләре арасында безнен якын үткәннәрдәге фаҗигале хәлләр, аларнын үзәкләрне озеп сызланырга мәҗбүр итүче сәбәпләре—Айлар Хазим каләмен кызыксындырган өлкә менә шул. XX гасыр татарынын авыр моны—елата торган мон, уйлата торган мон Әдип шул моңны укучы күнеленә салырга омтыла. Шуны тоярлык сизгер күңелләр генә киләчәккә ышаныч белән карый алу сәләтенә ия булачак. Уяну өчен уйланырга кирәк. Айдар Хәлим ижатынын төп мотивы шуннан гыйбарәт Сүзне «Өч аяклы ат»тан башлыйсы килә. Колхозлашу һәм сугыш елларынын. сугыштан сонгы әрнешле чорнын бөтен газапларын, татарның әле ул чорларгача сакланып калган асыл сыйфатларының кешелеклелекнен. намуслылыкнын. нигезендә иман яткан оптимистик рухнын ни рәвешле җәберләнүен, рәнҗетелүен, акрынлап гарип формалар кысасына куып кертелеп баруын бер үсмер малай— Кәбир образында фокуска туплап, төйнәп бирү осталыгы ган калдыра. Повесть символларга бай, һәрбер символ фажиганы ассызыклауга. иман белән имансызлык, кешелеклелек белән кешелексезлек арасындагы контрастнын зурлыгын шәрехләүгә хезмәт итә. Моннан тыш метафора-символларнын әсәр тукымасында бик тә табигый, ятышлы булуын да искәртергә кирәктер Әдипнең әсәрләре тыгыз һәм күп сыйдырышлы «Өч аяклы ат» повестеның сюжетын, мәсәлән, дүрг көнлек юлда Кәбир исемле үсмернен күргәннәре һәм кичерешләре тәшкил итә Кичерешләр сызыгы күргәннәр белән тыгыз бәйләнгән Алар, бу юлнын төп сәбәпчесе буларак, безне малайның үткәннәре белән тоташтыра, вакыйгалар урынын һәм вакытын кинәйтә. кичерешле һәм фәлсәфи текстны киеренке һәм маҗаралы сюжетка үстерә, хис киеренкелеге белән вакыйга киеренкелеген бергә үрә Автор әле үз сөйләме аша вакыйгаларны тәфсилләп һәм салмак кына шәрехли, әле күпне күргән һәм шуңа да сабыйларга хас беркатлылыктан тиз арынган персонаж сөйләменә күчеп, дөньяга анын күхләре белән карый башлый, герой кичерешләре белән автор фәлсәфәсенең үзенчәлекле синтезын тудыра, финал өлешенә якынлашкан саен ат белән малай диалогы кебек сирәк очрый торган, әмма отышлы алым ярдәмендә идеяне тагын да калкурак итүгә ирешә. Вакыйга Кәбир образы тирәсендә төенләнә дигән идек Үзенен Зөлхиҗә әбиләреннән ярым урлап диярлек Бамбук исемле бер аягы имгәнгән колхоз атын туган авылына алып кайтырга ниятләп юлга чыккан малайнын язмышы белән танышкан саен киеренкелек арга, әсәргә янадан-яна катлаулы язмышлар өстәлә, персонажның язмышы милләт фаҗигасе белән кушылганнан-кушыла бара, әдәби детальгә деталь өстәлеп алы гомумиләштерүләр хасил була Күптән түгел генә алар әле әнисе белән шушы авылга колхоз аты Бамбукны җигеп кунакка дип килгәннәр иде. Сугыштан сонгы ачлыктан интеккән колхоз авылыннан чагыштырмача туюлык белән аерььлып торучы. Башкортстан белән Ырынбур чигендә урнашкан совхоз авылына килүләренең дә төп максаты берникадәр ризык төяп кайту иде Әмма беренче төндә үк абзарга бүре һөжүме нәтижәсендә Бамбукмын аягын имгәтүе ятим гаиләнен авыр газапдарынын тагын да тирәнәюенә сәбәп була Җитмәсә моннан элек Кәбирнен әнисе Сания җиккән ат станцадан орлык ташыганда тәртә арасында жан биргән булган икән. Бу вакыйгаларда бер гаебе булмаса да, икенче атны үтергән өчен дип. Санияне төрмәгә утырталар.. Кәбирнен гарип атны авылга алып кайтырга чыгуынын сәбәбе—хаклыкны раслап, әнисен гаделсез хөкемнән коткару. Бу жинел эшләрдән түгел Максатка ирешүнең катлаулылыгын атнын гариплегендә генә түгел, ә авылда хакимлек итүче Бөкебаш Галләмәтдиннен, участковый Сәйфуллиннарнын гаделсез кансызлыгында, вак үчлеклслегендә, үз дигәненә ирешүдә бернидән дә тайпыла белмәүче оятсыз холкында. Автор Галләметдиннең үзе белән очраштырганчы ук укучыны аңа хас булган бер сыйфат белән таныштырып үтә. «Бүре барыбер корбанының башына җитә, улым,—дигән иде Муса бабасы, ул аксак Байтал белән юлга чыгарга рөхсәт сорагач,— Бугазлаган малынын канын эчә алмаган икән, димәк Соры Бүре малны барыбер эзәрлекләячәк > Бүре—Галләметдин параллелен укучы әле баштарак бәлки төшенеп тә бетмәс. Әсәр башында әле мона бары тик Бүре сүзенен баш хәрефтән язылышы гына ишарә итә Әмма повесть белән тирәнрәк танышкан саен Галләметдиндә бүренен нәкъ менә шул сыйфаты ныграк шәйләнә бара. Ат җигеп хәер сорашып йөрүдән, унайлы шартлар туу белән, авылдагы власть вәкиле дәрәҗәсенә үскән әтрәгәләм нәселдән ул. Рухи яктан гарип, мутант токым. Менә шундыйлар инде сугыш һәм сугыштан соңгы елларда милләт җилкәсенә менеп атланып алдылар да яклаучысыз фронтовик гаиләләренең канын эчү хисабына тереклек итә башладылар. Боларнын эволюциясе колхозлашу елларында тормышка ашырылган иде. Авылнын нык үзәкле сәламәт элитасын читкә сөрдереп, үзләренә тантана итәргә ныклы җирлек әзерләгән мондый типлар тормышның күп өлкәләрендә өстенлек иттеләр, корбаннарын эзәрлекләүдә һәм аларны бугазлап канын эчүдә болар Соры Бүредән һич кенә дә калышмыйлар, бәлки арттырып та җибәрәләр. Аларнын эшчәнлеге милләтнең фаҗигасенә әйләнде, татарны физик һәм рухи яктан юкка чыгаруга дучар итә язды. «Өч аяклы ат» повесте—менә шундый деградацияне сәнгать алымнары ярдәмендә фаш итүче аналитик әсәр. Сабыйлыктан ирлеккә тиз сикереш ясаган Кәбир атлы малай шундый кара көчләр белән хәтәр алышка чыккан, әмма көчләр нисбәте һич кенә дә аның файдасына түгел. Халыкта сау-сәламәт көчләр бетәсе түгел, Кәбирнен теләктәшләре, төп ярдәмчеләре әнә шулар. Әмма болар үзләренең хисләрен тирәнгә яшерергә, эчтән генә сызарга мәҗбүр ителгәннәр Монын урынына әрсезләр хакимлеге, милли төсләрен һәм йөзләрен җуеп, монстрлашкан токым тантанасы, аракылы-исерткечле яна чор адәмнәре. Болар—хәтта бөтен яшәешләрен урлауга-алдауга корган чегәннәргә караганда да күп тапкырлар кешелексезрәк! Чегән таборының юлбашчысы әнә Кәбирне таларга җыенган үз милләттәшенең бугазыннан алып. «Онытма, без, чегәннәр, ятимнәрне кыерсытмыйбыз!»—дип сабак бирә. Ятимнәр кыерсытылган, гаделлек тапталган җәмгыятькә кискен контраст булып яңгырый бу сүзләр Хакимлек итүче кануннарга буйсынмыйча ирекле яшәүгә күнеккән чегән таборы законнары, туганлык һәм тигезлек шигаре белән халыкны алдап хакимияткә килгәннәр жәмгыя гендәге тәртипләргә караганда күпкә гаделрәк булып чыга. Әнә бит Кәбир. Бөкебаш Галләметдиннәр изүенә түзә алмыйча, сугышта үлеп калган әтисенә ничек инәлеп мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр: «Әтәй. . Әтәй җаным. Кайт әтәй! Бетерәләр безне, әтәй!..»—ди ул ишегалдындагы багананы кочаклап. Галләметдинне типиклаштыруга, анын совет власте вәкиле икәнлегенә басым ясауга Айдар Хәлим аеруча зур игътибар бирә. «Мин—влач... Дәүләтнең алтын баганачы! Мин бар—човет влачы бар. мин юк—човет влачыла юк Үзебезне куркыту, дөньяны куркыту белән генә ячи ул влач!»—ди әнә исерек Галләметдин үзенен гарип теле белән. Совет властена үтергеч сатира, анын асылын фаш итү булып янгырый бу сүзләр. Татарның акыллы традицияләре, саф милли сыйфатлары, аеклыгы Галләметдингә килеп җиткәч бетә, юкка чыга Милләткә хас бер генә үзенчәлек тә бу типик образда сакланмаган. Димәк, татарны милләт буларак юкка чыгаручы— совет власте, ул үткәргән кешелексез сәясәт, дигән киңәйтелгән нәтиҗәне монардан укучы үзе ясый ала. Милләтнең асыл сыйфатлары совет власте тарафыннан түбән катлауга әйләндерелгән халык вәкилләрендә генә сакланып калган. Чувашларда ул ат караучы Чтапаннын кешелеклегендә, гаделлегендә чагылыш таба. Анын үзәген, әлбәттә, иман тәшкил итә. «Песдә—Тәнре, сесдә—Алла, урыста—Бог»,—ди ат караучы Чтапан Кәбиргә, ярләм соралырга тиешле галәмнәр хужасынын бар халыклар өчен дә бер икәнлеген раслап. Тәкбир әйтеп намаз укучы Ишле авылынын ат караучысы Нәби дә милләтебезнең ин күркәм сыйфатларын үзендә туплаган Кәбирнен туган авылындагы ат караучы Сәми карт та шуларнын рухи кардәше. Кешелеклелек һәм кече күңеллелек бу өч шәхесне үзара берләштерә, ләкин бу сыйфат ияләре түбәндә калганнар «Жинсп кайтуын кайттык. Әмма бердә рәте-чираты юк дөньясынын... Син әйткән Боксбаш Галләметдиннәр баш безгә Ә без, Чтапаннар һәм Нәбиләр, җиңүчеләр, знат, Бөкебашлар җигеп йөри торган айгырларны карыйбыз...»—ди Нәби. Ат образы әсәрдә үзенен конкрет туры мәгънәсендә дә. символ дәрәҗәсенә үстереп тә кулланыла Татарның рухи бөтенлеген саклаучы метафорик мәгънәгә ия булуы белән сугыш кичкән байтал ир-малай Кәбир һәм атны саклауга чиксез омтылыш күрсәтүче ат караучы өч ир-атнын тырышлыкларынын максатын кинәйтә, милли рухнын саклануы өчен, гаделлекнең тантанасы өчен көрәшкә әйләндерә Әмма өметләр тормышка ашарлык түгел, әсәр аянычлы төгәлләнә Әсәрнен кырыс реализмын тарихи логика үзе таләп итә—милләтнең риясыз өметләре озак елларга җиргә күмелергә тиеш Шулай булганда гына, кача-поса яшәп кенә саклана ата бугай татарның асыл сыйфатлары. Чөнки хакимияттә Галләметдиннәр ялгыз түгел, аларнын гариплеге, җанны өшетерлек битарафлыгы, кансыз ерткычлыгы чир булып башкаларга да күчә башлаган Бөкебашнын гариплеген сурәтләүдә Айдар Хәлим аяусыз. Ин аянычы шунда: бу типнын сыйфатларын әдипкә бармактан суырып азапланасы түгел, яшәеш боларга кирәгеннән артык бай Ин самими хис—мәхәббәттә дә—гариплек персонажның гыйфрит натурасын тагын да калку итеп күрсәтә Кәбирнен әнисе Санияне тинтерәтүләрен, аны сындырып үзенеке итәргә маташуын Гатләметдин мәхәббәт дип саный, анын участковый Сәйфуллин кушуы буенча Кәбирләрнен өенә басып кереп, Саниянен алтын-көмеш балдак-йөзекләрен урлап чыгуы бу «мәхәббәт»не фарс дәрәҗәсенә җиткерә Әлеге фарс карикатурик ситуациядә үзенен югары ноктасына ирешә—Галләметдин бу хакта участковыйнын табанын үбәргә үрелгәндә үзенен гарип теле белән сойләп ташлый. «—Зерә, мин чинайтим... Мин. Чәйфуллин иптәч, бик тә йомчак күнелле кече. Берәрче җылы чүз әйтчә дә җылыйм мин — Исерүнен аръягына чыккан Боке- баш чын-чыннан елый иде —Чин мине убажать итәченме? Мин ч-чине н-нык уб- бажать итәм, Чәйфуллин'—Ул тагын да шуышып барып, участковыйны үбәргә маташканда, тегесе кырыс кына читкә этәрде.—Мин ч-чинен өч-чен яратып йөргән хагыныммын ч-чандыгына кереп, б-беләзекләрен урладым, анлыйчынмы чин шуны?..» Фарснын үзенчәлеге һәм аяныч ягы шунда: ул күпертелмәгән, үтә реаль, артык чын Кәбир байталны җитәкләп авыл кибете яныннан узып барганда, бокебашлык кәсәфәте йоккан кызмача ирләр төркеменә юлыга Озакламый байталны бугазлаячак, аның йөрәген кабымлыкка кыздыру турында хыялланачак өметсез кавем бу! Буаз атнын суелуы белән милләтнен һәлакәте арасындагы параллельне әдип ачыктан- ачык уздыра «Сугымчылар атны арканнарыннан арындырган арада, ул тагын бер мәртәбә Бамбукжаннын күзләренә карады Ул аны бүтән беркайчан да күрмәячәк Хәзер анда күктәге ак болыт кисәге тонган иде. Бу күзне, бу карашны Кәбир беркайчан да онытмас нәрсәдер мәңгелеккә өзелде, ир белән ат арасында нисбәт җимерелде Ат суелды Ир атсыз-канатсыз калды Арба коргаксып таралды. Күчәр майлый торган дегет чиләге чүплеккә тонлырылды Әйе, тормыш хәзер ялган юлдан кереп китәр һәм озак, бик озак мантымас Жыр тынар, әкият яңгырамас Табигатьтән мул бирелгән һәм иргә өлгергән зирәк ир акылы белән Кәбир шуны аңлады: ир белән ат арасындагы өзеклек гиз генә ялганмас, һәрхәлдә, егерменче гасырда ялгана алмас. Бу тектек кешеләрне бик күп бәлаләргә ки герер Һәм Кәбир дә тормышның ин кискен мәлләрендә шушы мәсьәләнең уңай чишелешенә, анын никадәр зарур булуына кабат-кабат әйләнеп кайтыр. • Символларның укышлы кулланылышы Айлар Хәлим прозасының отышлы ягы икәнлеген искәрткән идек инде Совхоз авылыннан качып чыгып барганда Кәбирне этләр төркеме талап озата Бамбук карыныннан алынган катын яралгысын ырылдый-ырыллый этләр бүлешә. Колын Бамбукның затлы нәселен дәвам итәргә тиеш иде Атнын метафорик мәгънәсен югарыла каралык Милләт ятмышы — этләр авызында, өмет киселгән—әдипмен сәнгать теле ясаган нәтижәсе тетрәндергеч. Әмма автор кара чынбарлыкны тагын да каралту юлыннан китми. Кәбирләр кулындагы ат йөрәге алдагы метафораларның барлык мәгънәсен үзенә туплаган олы символга әверелә «Әмма малайлар авыл очына таба җилдерәләр иде инде. Бамбукның Кәбир белән Харис уртасындагы але суынып та бетмәгән йөрәге төшлектәге кояш кызуында Муса бабай абзарындагы фонарь сыман кызара һәм өч ягыннан алтын очкыннар коела иде» Әсәрне әнә шундый оптимистик рух белән сугарылган фаҗига төгәлли. Әдип безне татарның бөтен хыял-өметләрен үзенә туплаган йөрәкнең җеназасына чакыра—авылдан бер чакрымнар чамасындагы Изге Имән янында малайлар ат йөрәгенә кабер казыйлар. Һәлакәтле финал озак еллардан соң уянуга өмет калдыра Кәбир һәм Харис йөрәкне онытмаска сүз бирәләр. Бу образларга татарның күмелгән милли рухын киләчәктә казып чыгаручылар миссиясе йөкләтелгәнлеге аңлашыла. Әмма милләтнең үз сыйфатларын югалткан, киләчәгенә битараф булган катламы да актив. Айдар Хәлим каләме боларны рәхимсез фаш итә, эпизодик персонажларга да масштаблы идея йөкләтү аша башкарыла бу бурыч. Хариснын гарип абыйсы Заһирны әниләре Гөлсем түтәй әнә ничек рәнҗетә: бер үк эшне кат- кат эшләтеп дөньяга чыгармыйча тотуы, «кабыгыннан арындырылган бәрәңге сыман ап-ак йөзле» малайның штрихлар ярдәмендә генә тудырылган оста портреты күп нәрсә турында сөйли. Колын яралгысын ботарлаган этләр фонында бумасы тоткан Заһирны каргаган «милләттә булмаган ажгыр* Гөлсемнең кыланышлары аналардагы психик тайпылышларның гайре табигыйлыктан гадәтилеккә күчә баруына ишарә сыман. «—Үлми дә бит. ичмасам!»—Гөлсем түтәй кулындагы кычыткан белән улының һәммә җирен—кулларын, яланаякларын, йөзен, колакларын чактыра башлады. Заһирнын бумасы тотты. Ул гөрселдәп җиргә ауды. Ике кулының бармаклары кирегә катып, җирдә бәргәләнә башлады. Әгәр аның ун кулы булган булса, бу газаплардан, бәлки аларнын унысын да зәхмәт суккан булыр иде. — Шул кирәк сиңа!—Гөлсем түтәй гадәттәге шаукымында иде —Инәңнең сүзеннән чыкмассың, үләт! Инәңнең кадерен белерсең!» Гөлсем кебекләрнең «гадәти шаукымы», вакыйгаларның Бамбукны бугазлаган урында баруы әсәр тукымасының аркау һәм буй җепләренең оста тоташтырылуы, әднпнен бер фокуска туплау талантынын зурлыгы хакында сөйлиләр. Аз мәйданда күп вакыйга һәм фикер сыйдыру, туры һәм күчерелмә мәгънәләрнең берьюлы кулланылышы, образларның кин метафорик мәгънәгә ия булуы—Айдар Хәлим иҗатының төп хасиятләре, мина калса, әнә шулар. Милләт язмышының аянычлыгы, газиз кавемнең үз сыйфатларыннан торган саен колак кага, эчкечелек сазлыгына бата баруы—язучы каләмен хәрәкәткә китергән төп темалар. Әсәрләренең сюжетларын ул шушы идеяләр тирәсендә туплый, проблеманың әле бер, әле икенче ягын күтәрә. «Эңгер», «Сандугач белән Карлыгач», «Авылдаш» хикәяләрендә әлеге проблемалар аеруча калку сурәтләнә. Берсендә милләтнен гариплеге үз балаларына Псих, Сәгать, Музсәгать, Минут, Секунд, Стрелка кебек гайре табигый исемнәр кушу һәм шулар белән горурлана башлауда күренсә («Сандугач белән Карлыгач»), икенчесендә татар фамилиясенең марҗа хатын тарафыннан эткә кушылуына фамилия хуҗасы булган ирнең мескен протесты укучының күз алдына китереп бастырыла («Авылдаш»). Тискәре якка мондый кискен авышулар татар тормышында торган саен гадәти күренеш ала бара, фаҗиганең төп асылы шунда. «Авылдаш» хикәясендәге Хәбир сүзләре белән әдип мөртәтлекнең инде милләт өчен куркыныч дәрәҗәгә җитүен ассызыклый. «Юк, бу барыбер мөртәт.—дидем мин, Чаллыдагы автобустан чыкканда —Һәм бу—татардагы бердәнбер мөртәт. Әгәр алар икәү булса, мина һичшиксез асылыну өчен асыл агач эзләргә кала». Милләт фаҗигасенең нечкәлеге, рухи катаклизмнарның кискенлеге, милли генофонднын үзгәрүе, проблеманың психологик аспектлары һәм фәлсәфи асылы— Айдар Хәлимнең аналитик каләме боларнын барысын да иңләргә омтыла. «Кыйбла», «Берлинга хат», «Казыктагы итальян» хикәяләрендә автор фажиганы персонажларның күнел дөньясында барган кичерешләр аша тасвирлый. Боларда совет чорының кешелексез сәясәте һәм татарның үз битарафлыгы нәтиҗәсендә туган катлаулы кичерешләрнең сурәтләнеше дә, аларга авторнын төгәл бәясе дә урын таба. Милләтнен бүгенге халәте, фикерләүдә һәм яшәештәге рухи кыйммәтләрнең җуелуы нәтиҗәсендә туган хаталар, атарнын төзәтеп булмаслык ялгышларга китерүе, каралган һәм пычранган калебләрнен сукырлыгы, ин изге төшенчәләрнең үз мәгънәләрен югалтуы, җисми һәм рухи шапшаклыкның бергә төйнатүе, ата—бала мөнәсәбәтләрендәге тискәре якка кискен борылыш, туганлык хисләренен табыш бүлешүче ерткычлар психологиясе ягына таба гипертрофик үсеше—Айдар Хатимнен «Татар вакыты» романында фокуска тупланган, тыгызлап җыелган проблемаларның тулы булмаган исемлеге менә шулардан гыйбарәт Әдип әлеге проблемаларны ислам аналитигы буларак тикшерә, мөселман идеологиясе призмасы аша яктырта, чөнки яшәешнен чын кыйммәтләре яктылыгында гына үз эзеннән нык читкә тайпылган тормышның караңгы почмаклары, ул почмакларда тупланган нәжес. баткаклыкта быгырдаучы адашкан жаннарнын аянычлы язмышы ачык күренә. Роман үзәгендә—трагик натура Мотаһар Чанбарисов язмышы Трагизм персонажның тормышка карашында, яшәү фәлсәфәсендә яшеренгән. Диненнән яздырылган буынның үз ялгышларын байрак итеп күтәрүе, табынмастай нәрсаләргә табынып, купшы ялтыравыклар, көяз ялганнар алдында баш иеп, беркатлы алдануы, үз һәлакәтенә шатланып баруы, әдипнең үз сүзләре белән әйтсәк, «оптимизм аша килгән идсотизм», боларның балалар-оныкларнын аек акылга буйсынучы һәр нәрсәгә төкереп карауга китерә торган тормыш принципларына гепертрофик рәвештә үсеше—романнын детальләр һәм символлар җыелмасыннан тупланган образлы теле менә нәрсәләр хакында сөйли. Мотаһар—милләтнен асыл сыйфатларын нык саклаган үзеннән элгәрге буын белән интернациональләшеп үз йөзен җуйган, әмма яшәеш дилбегәсен кулында тотучы яна буынны тоташтыручы күпер ролендә Персонажның эчке дөньясындагы каршылыклар да шушы «күпер» вазифасы белән тыгыз бәйләнгән. Мутантлашуга китерүче сәбәпләрне без Мотаһар натурасында ук күрәбез Ә анын улы—әтисенә бары тик фатир хужасы буларак кына түзүче Мөдәррис—мал өчен әтисенең өстенә атланып буучы кызы Фәрдүнәләр—логик нәтиҗә. Могаһарлар буыны табынган идеологиянең, шулар яшәешенең ахыргы нәтижәсен. мөмкин булган бердәнбер финалын Мотаһарның оныгы Вадим төгәлли, соңгы ноктасына җиткерә. Әдип керле калсбләр белән җисми шапшаклык арасындагы параллельне оста уздыра, пычраклыкны милләт вәкилләренең милли сыйфатларын җуюларына китереп ялгый: «Тагар хатыны кисм-салымынын эчен тышка әйләндереп, җөйле ягын тышта калдырып, чайкаганда да шул уңайга чайкап, ә марҗалар исә, әйләндерсп-нитеп тормыйча, тышкы ягы белән юалар да, шул килеш эләләр. Жөйләре эчтә кала. Ни өчен? Жөйле ягын тышка каратып элгәндә кояш нуры киемнсн сабын да алып бетермәгән керен ашый Эчкә каратып элгән хәлдә, кояш киемнең төсен-буяуларын ашый...* Персонаж күңелендә барган бу монологны әдип ике катлы итеп тасвирлый. Бу—Мотаһар сүзләре түгел, болар каһарманның илле ел элек үлгән әнисенең кайтавазы-пышылдавы булып ишетелә. Ваннадагы кибәргә элгән керләр арасына кереп адашкан Мотаһар бары тик нәтиҗә ясаучы гына: «Киленебез пашпоргы буенча гына безнеке икән, җаны белән марҗа икән,—дип сөйләнеп алды карт—Марҗа икән!..» Укучы бу үзенчәлекле детальнең—илле ел аша эндәшкән ана пышылдавының эчке мәгънәсен—аңласын иде әдип персонажга ул күтәрә алырдайдан артыграк йөк күгәртми, чөнки милли сыйфатларның акрынлап югалуы инде Могаһарда ук башланган. Мөдәррисләр—Вадимнар шунын дәвамчылары гына. Шуңа да бауга эленгән кер кебек вак детальдән олы гомумиләштерү ясау саләте бары тик милләт аналарына гына бирелә ата. ә Мотаһарда бары тик үз күңелендәге буыннар авазын ишегү сәләте генә сакланган. Әлбәттә, бу кадәресе дә. уйлану сәләтен сакларлык дәрәҗә, мангай күзләрен югалткан Мотаһар күңел күзләре белән, әйтик, үзенең улы һәм килененә караганда күбрәк күрә. Әмма ул да—ахданган, үз чорынын- купшы идеологиясе тарафыннан туры юлдан чыгарылган буын вәкиле Үз вакытын югалту, димәк ки, барлык традицияләрен миллилеген, үз-үзен югалту—бу буынның олы фаҗигасе. Роман шушы буын вәкиленең бер көн эчендәге тизләтелгән эволюциясен, карашларының кискен алмашыну ын сурәтли Вакыт символы әсәрнен буй җебе булып сузылган, роман бүлекләргә дә намаз вакытлары рәвешендә бүленгән Намазын онытып, традицияләрен онытып яшәгән персонажның хакыйкать эзләргә керешүе, шушы юлда маҗараларга тап булып, сонга калып уянуы, үз буынының чын фаҗигасен аңлавы, иртән коммунистларга карата әйтелгән «Һәйбәт кешеләр иде. мәрхүмкәйләр • дигән сүзләрнең, жан тартышып яткан каһарман авызында •Х...ш р ..т..л.. р .» рәвешендәге тартык авазлар тезмәсе белән алышынуы, аны шушы нәтиҗәгә китергән вакыйгаларның концентрациясе—әсәр сюжетын әнә шулар тәшкил итә Мотаһарны унай яисә тискәре персонажлар лагерына кертү авыр эш. Каһарманнын үлем алдыннан саташулы уянуы—ана һәм анын кебекләргә романда бирелгән төп бәя: «Мотаһар мавыктыргыч, зиначыл неон утлары уйнаклап торган кичке Казан урамнарыннан чаба һәм очраган бер кешедән сорый, имеш: «Кем мин?* Ә тегеләр анын күкрәгендәге калайларга төртеп күрсәтеп көләләр: «Тиле син! Динсез син! Тиле син! Динсез син!* Тишек танаулы иблис исә уйнап торган тальянын һавага чөйгән һәм янадан тотып алган арада аны зина йортына чакыра: «Монда кер! Оҗмах биредә!* Кинәт күк капусы ачыла һәм аннан хөкем карары яңгырый —Жаны белән тәне аерылган, алар мәңге кавышмаячак хәкыйрь син! Тәмуг бер кисәвен, оҗмах сиңа бер йотым суын да кызганачак адәм син! Мәнге шулай тәмуг белән оҗмах арасында кибәчәк ач хәлвәфрүш, ике арадагы мәҗүси мосафир син!..» Айдар Хәлим—милләтнең бу хәленә, мәҗүсилектән килеп туган хаталарына, яшәештә чиксез алдануына ихлас сызланучы әдип, гаделлек хакына, газиз кавеменең бөтенлеге, сафлыгы хакына фидакарь көрәшкә чыккан сирәк очрый торган шәхесләрнең берсе «Татар вакыты» романын кара әсәрләр исәбенә кертүчеләр, минем уйлавымча, хаталаналар. Язучының объектив каләме яшәешнең карангы почмакларын кыю сурәтләгән икән, моннан ник куркырга’! Йөзнен кыешлыгы өчен көзгегә үпкәләмиләр бит! Караңгылыкны сурәтләү авторның үзмаксаты түгел. Хаталарны анализлау аша уянырга өндәү, туры юлга басарга чакыру, халыкның чын потенциалын уяту, сәламәт көчләрне ишәйтүгә риясыз омтылыш—Айдар Хәлим әсәрләрен хәрәкәткә китерүче төп идеяләр менә шулар. Әдип тормыш караңгылыгы эчендә якты нурлар да күрә, милләтнең киләчәген шулар белән бәйли «Татар вакыты» романында бу яктылык, әлбәлтә, ятим малай Заһир образы белән бәйләнгән Ислам тәрбиясе алып, намазын укып үсүче әлеге риясыз сабый фонында Мотаһар Чанбарисов кебек типларның беркатлы адашуы аеруча ачык чагыла. Әдип каләменең берьюлы ике яссылыкта сөйләү сәләте бу очракта да тан калдыра. Кибеттә уылдык сатып алу вакыйгасыннан сон адашкан Мотаһарга (автор бу хакта: «Замандашларының әллә нинди кире беткән, мәнсез, мәгънәсез агымы уртасында ул кинәт кенә юнәлешен югалтып, туктап калды. Уңгамы? Сулгамы? Алгамы, арткамы?»—дип яза) мәктәптән кайтып баручы сабый Заһир үзе геләп юл күрсәтергә алына. Биредә «адашу» һәм «юл күрсәтү» сүзләренең туры һәм киңәйтелгән, күчерелмә мәгънәләренең берьюлы кулланылышын аклау артык кыен түгел. Заһир—Мотаһар диалогы баланын фикерләүдә өстенлеге белән бара Заһирның беркатлы, әмма урынлы сораулары Мотаһарны бик еш тупикта калдыра, сукырлык турындагы сорауга да карт: «Тумыштан тома мин»,—дип җавап бирергә мәҗбүр. Бу буын вәкилләренең тумыштан сукырайтылган булулары белән ихтыярсыздаи килешәсең Заһир бу әсәрдә татарның өмете, милләт киләчәге булып күзаллана. Ә башкача булганда, Мотаһар оныгы Вадимнар юнәлешендә үскәндә, һәлакәт котылгысыз. Туксанынчы еллар әдәбиятта яңа ориентирлар эзләү, сүз иреге ташкынында сурәтле фикернен үз кыйбласын табарга омтылуы чоры булып тарихка кереп калды. Социалистик реализм кысаларыннан ычкынган сүз сәнгате форма һәм эчтәлек яңалыгын эзли иде. Хаталар да, әлбәттә, күп булды шикелле «Мотаһарчылык» әдәбиятта да үзен сиздерми кала алмый иде. Шушы эзләнүләр агымында Айдар Хәлим прозасы да үзенчәлекле, куәтле юнәлеше белән әдәбиятка үзенең йогынтысын ясамый калмас дип ышанасы килә.