Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ШӘХЕС

Үткән гасырда Гадел Кутуй исеме татар әдәбиятында иң мәшһүр исемнәр рәтендә яңгырады Иҗаты һ Такташ. Ф Кәрим, соңрак М Җәжпәр белән беррәттән мәктәп дәреслекләре буенча өйрәнелде. пропаганда тнды. Аның язучы итеп таныткан төп әсәре, әлбәттә. "Тапшырылмаганхатлар " повесте Күләм ягыннан җыйнак кына бу әсәр язучыга дөньякүләм танылу китерде. 50 елларда бу повесть дистәләгән телләргә (инглиз, француз, гарәп, корея. монгол, чех һ б.) тәрҗемә ителде, уз телебездә дә даими басылып тора. Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) тумышы белән Пенза якларыннан. Ул 1903 елның 28 ноябрендә Кузнецк районының Татар Кынадысы авылында туа Кутуевлар бу якларда хәлле нәселдән саналганнар, зур бу.гмаса да, үзләренең күчемсез мөлкәтләре—күп заводлары булган... Гаделнең үсмер һәм егет чаклары Самара шәһәрендә үтә. Бу лачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе ШУШЫ шәһәр белән бәйле, ул биредә үзенең беренче шигырьләрен яза. шул чордагы яңа рус поэзиясенең үрнәкләре белән таныша, аларны үзенә үрнәк итә. Г. Кутуйның егерменче еллардан балалап сугышка кадәрле гомере Казан белән бәйләнгән. Ул—студент, укытучы. журналист, язучы Әдәби талант белән бергә зыялы һәм эрудит булуы җәмәгатьчелек арасында аны популяр шәхес итә Ул актив иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләр яза. драма әсәрләрен сәхнәләрдә күрсәтә, театр тәнкыйтьчесе буларак таныла Әгәр Ватан сугышы әфәте килеп чыкмаса. Гадел Кутуй татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында, ихтимал, бик зур роль уйнаган булыр иде. Аяныч, офицер дәрәҗәсе дә алмыйча, талантлы язучы, журналист 1945 елда Польша җирендә сугыш корбаны булып вафат була. Гадел Кутуй халык күңеленә керерлек әсәрләр белән бергә, дәвамчысы итеп улын—талантлы язучы һәм шагыйрь Рөстәм Кутуйны да мирас итеп калдырды. Рус телендә иҗат итсә дә. ул күп кенә татар язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп әтисенең эшен лаеклы дәвам итте Күренекле я зучы - философ Диас Вә.лиев тә Гадел Кутуйлар нәселеннән. Кутуйларның татар дөньясында үзләренең лаек урыны бар.