Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шигырьне сагыну

Җырларымны мин жанымнын Жаныннан алам. Янып бетү—бу җнһанла Бердәнбер чарам. МӨХӘММӘТ МИРЗА >мер буе сагынып яшәдем... Бу сагынунын асылын анлату мина шактый кыен. чөнки ул шигъриятне сагыну белән бәйле Әле балачакга. мәктәп елларында. А Такташның. Фагих Кәримнен шигырьләрен яттан укыганымны хәтерлим. Ул—«Мәхәббәт тәүбәсе», ул—«Киләчәккә хатлар», ул—«Кынгыраулы яшел гармун*, ул—«Пионерка Гөлчәчәккә хат»!. Соңыннан—инде үзем дә иҗат юлына якынайгач—миндә шигырьгә, шигъриятнең үзенә карата да таләпләр үзгәргәндер. Әмма мин Такташны. Фатих Кәримне, аларнын ижатын гел сагынып яшәдем, яшим. Соңыннан—инде Жәлил. Хәким. Туфаннардан сон—мин Зөлфәт. Мөдәррис Әгъләм белән, аларнын иҗатлары белән таныштым Әллә ничек кенә, сизмәстән, сизелмәстән рухыма Саҗидә Сөләйманова шигърияте килеп керде Равил Фәйзуллин. Ренат Харисның гамьле-зиһенле. уйлы-фиксрлс шигъри дөньясы күнслне биләде. Әнә шундый бер вакытта мина Шәйхи ага Маннурның: дип әйтүе бик тә гаҗәеп тоелган иде Әйе. сугыштан сон. Сталин репрессияләреннән сон. татар шигъриятенә килгән буын шагыйрьләрен һич кенә дә лилипутлар белән чагыштырып булмый иде. Хәсән Туфан кайтканнан сон. Жәлил. Бабич иҗаты. Фатих Кәрим ижаты кайтканнан сон. ин сизгер күңелле каләм ияләре шигъриятнең чын асылын бик тиз аңлап, төшенеп өлгерделәр, алтмышынчы еллар исә татар шигъриятен дөньякүләм дәрәҗәгә күгәрде Юк. мин монда «дөньякүләм» дигән сүзне татар шигърияте дөнья күләмендә укылды дип түгел, ә бәлки шигъри аһән. шигъри коч башка халыклар шигъриятеннән һич тә кич булмады дигән мәгънәдә әйтәм. Ләкин . Ш Маннур, күрәсең, әлеге сүзләрен билгеле бер вакытка карата гына әйтмәгән Дөресрәге, анын шигърияттәге Гулливерларны кисәтергә омтылуы һәрбер чорга төбәлгән булгандыр, һәм. менә, ул кон килде. Элекке СССРда башланган үзгәртеп коруларга, анын дәвамы булган күп төрле вакыйгаларга киләчәк але үзенчә бәя бирер. Әмма бер нәрсәне хәзер үк ачык әйтеп була: «демократия җилләре» тудырган җылылык (хәтерләсәк, аны бит Хрушев заманында да бер тоеп алган идек) татар әдәбиятына янә бер сулыш өрде, татар прозасы күзгә күренеп үсте, тагар шигъриятендә зур мөмкинлекләр ачылды Татар матбугаты монарчы һич күрелмәгән дәрәҗәдә үсте, татар гәзит һәм журналлары ил буйлап таралды Русиянен бик күп төбәкләрендә чыккан ул гәзитләр халыкның рухына бакты һәм (ни гажәп!) нәкъ менә шундый бер чорда татар әдәбияты, татар прозасы, аеруча шигърияте - шигъриятнең гөлбакчасы—чүп-чар белән, чүп үләннәре белән шыплап тулды да' Менә биг нидән-нәрсәдән кисәткән икән безне Шәйхи Маннур! Ә бит. чыннан да. нәкъ менә шушы соңгы 10-15 ел эчендә без шигърият бакчасының чүп- чарга батуын күзәттек Татар әдәбиятының алыпларын укып-ишетеп тә белмәгән. Тукайны-Такташны. Жәлилне-Кәримне. Туфанны-Хәкимне укып та карамаган, гомумән, үзенә кадәр язылганнарны бар дип тә белмәгән бик күпләр җәһәт каләмгә тотынды Базар аларны—аеруча өлгерләрне -иҗагка дәртләндерде «Пенсиягә чыккач, мин дә менә шигырьгә готындым әле», дип башланган һәм. шш ырь төзелеше ягыннан гына түгел, хәтта орфографик, грамматик яктан да хата белән тулы Шигырьләрне мин үзем -Мәдәни җомга» редакциясендә инде укып ардым Юк. ин Сак булыгыз, гамьсез Гулливерлар. Лилипутлар килә шигырьгә!- ардырганы, гайрәтне чиктергәне шул: грамматик яктан да төгәл булып, әмма шигъри куәттән төзек булмаган әсәрләр гәзит-журнал битләрен тутырды. Каяндыр, ниндидер юллар белән табылган спонсорлар аша чыккан китап авторлары бүген редакцияләрнең ишеген киереп-киереп ачып керә Кулындагы саллы китабын күзалдыңда селки-селки, үзен шагыйрь дип тануыңны таләп итә. Шундый бер заманда яшибез һәм мин шигырьне, чын шигырьне сагынып яшим. Еллар дәвамында. Менә шундый бер халәттә чагыша, әгәр дә кулыма чын шигырь килеп керсә, мин чын йөрәктән куанам, шатланам, әлеге шигъри гөлләрне чүп үләннәре арасыннан аралап-аралап алырга тырышам Алай гына да түгел, чын шигъриятнең илаһи көченә ышанычым янадан терелә. Шигъриятне сагынып яшәгән көннәремнең берсендә, кулыма Мөхәммәт Мирзанын «Киек каз юлында» исемле шигырьләр җыентыгы килеп керде. Ниһаять! Кадыйр Сибгатуллинны, Саҗидә Сөләйманованы, аларнын талантлы чордашларын, каләмдәшләрен сагынып йөргән көннәремдә бу! Әлбәттә. Мөхәммәт Мирзаның бу китабы минем өчен һич тә көтелмәгән хәл түгел иде. Аны. әле Илфак Ибраһимов буларак, күптәннән беләм. Мин—балалар гәзите «Яшь ленинчы»да, ул Актанышта комсомол эшендә чагыңда ук аралашкан кешеләр без Әйткәнем бар: комсомолда һәм партиядә эшләгән кешеләргә үзгәртеп кору еллары шаукымы, шул шаукымга иярүчеләр күп төрле мөһер такты Инде хәзер бик күпләр ул шаукымның да, Ельцинның да каян чыккан хикмәт икәнлеген аз-маз төшенә башлады кебек. Ә бит ап-ачык бер нәрсә бар: кеше, кем генә булып, кайда гына эшләмәсен, үзәгендә булган иман, ата-бабадан килгән, ана сөте белән бирелгән тәрбия аның кыйбласын билгели, язмыш юлын сыза. Партия һәм дәүләт органнарында эшләп, татар мәдәниятенә, әдәбиятына, татар сәнгатенә искиткеч зур өлеш керткән затлар азмы бездә9 ! Сарманнан—Дамир Гарифулин, Балтачтан—Гарифждн Мөхәммәтшин, Азнакайдан—Илдус Гыйләжев. һәм башкалар, һәм башкалар. Әле мин шагыйрьләрне атап киттем. Ә бит Татарстанның югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә эш иткән, халыкка-милләткә шул дәрәҗәдән торып хезмәт иткән зыялыларыбызны саный китсәк, бу үзе бер тема—гыйльми хезмәтләрдә өйрәнерлек тема. Бүгенге көндә Татарстан фәннәр академиясен җитәкләгән, аның башында торган зур галимебез Мансур Хәсәновны без, әнә, язучы буларак та беләбез. Бар бездә алар—әйдә халыкка хезмәткә, дип яшәүчеләр, эшләүчеләр, иҗат итүчеләр! Сүзем бит Илфак Ибраһимов турында, дөресрәге Мөхәммәт Мирзаның яна китабы турында иде але. Жанында олы гамь, милләт гаме булган кеше әллә каян күренеп тора ул. Әнә шул Актаныш районы комсомол оешмасын җитәкләгән елларында ук мин Илфакны чын-чынлап милләт җанлы, халык педагогикасын, аның гореф- гадәтләрен тирән тойган бер зат буларак ачкан идем. Әмма үзенең каләм тибрәтүен, шигырьләр язуын ул нигәдер шул чакта ачып салмады Матбугатта ул сонрак пәйда булды Сонрак яки иртәрәк, дигән сүзне без шагыйрьләргә карата шактый еш кулланабыз. Юк, Мөхәммәт Мирза үз иҗатында ашыкмады да, соңармады да. Нәкъ вакытында, үз таяну ноктасын нык барлап, җитлегеп килде ул шигърияткә. Саҗидә апаны сагынып яшим, дидем. Аның мәкаль-әйтем югарылыгында яңгыраган канатлы сүзләре, фикерләре минем күңелгә кереп калган. Мин аның шигырьләрен беркайчан да махсус ятламадым. Әмма барлык шигырьләрен диярлек яттан беләм. «Туу турында уйлар» («Ике улым—сузган ике кулым») поэмасы исә— поэзиядә кыска, фәлсәфи уйлануларга корылган поэма жанрының яшәргә хаклы булуын раслау иде. Мөхәммәт Мирза мина үзенең таяну ноктасы, шигъри жегәре, үзе әйткән фикерне нык ышанып, инанып әйтә белүе белән нәкъ менә Саҗидә Сөләйманованы. Кадыйр Сибгатуллинны хәтерләтә. Юк, аларнын иҗатын кабатламый, ә бәлки иҗатка мөнәсәбәтенең ныклыгын аларча белдерә, аларча раслый ул. Кайчак Мирзанын аерым юллары кинәттән кискен яңгырап китә, һәм нәкъ менә шул кискенлек, дөрес сүзне турыдан-туры әйтә белү укучыны сискәндереп тә җибәрергә тиеш. Чөнки укучы Мирзаны ничектер йомшак табигатьле, тирә-юньнән матурлык, садәлек, камил гармония эзләүче бер шагыйрь итеп күзалларга мөмкин иде бит әле. Әйе, Мөхәммәт Мирза, чыннан да, бик сизгер җанлы, үтә дә нечкә күңелле шагыйрь. Ул табигатьтән дә. бу җиһаннын үзеннән дә матурлык эзли, матурлык таба белә. Әмма, шагыйрьнең шагыйрь булуын раслый торган гаҗәеп бер нәрсә бар: ул— халәт! Әйе. шагыйрьнең үз халәте, әйләнә-тирәнең, мохитнен торышы, килеш- килбәте. Нәкъ менә шушы халәт дигәннәре шагыйрьнең иҗатына кичекмәстән, кинәттән тәэсир итә. анын үзен дә бер мәлдә—падишаһ, икенче мәлдә кол итә. Шигырьдә канатлы сүзләр, эзоп теленә охшаш кинаяләр, йә булмаса турылан - туры мангайта бәреп әйтүләр әнә шулай туа. Менә: Сорап җыйган дөнья фатихасы Чебен тырнагына хак тора.. — дип ярсый Мөхәммәт Мирза «Ахыргы көн» шигырендә. Чебеннен тырнагын күргән кеше бардырмы, юктырмы белмим—әмма яшәү асылыбыз турында уйланганда, бу тормышка жиһан үреннән караганда, чебен тырнагы хакы торган күп нәрсатәр күзалдына килә дә баса. Арын арык уйларыннан, алга бак. Күргән—үткән, күрәчәген—алдарак. Таһәрәтсез шайтан кочып күп ягтын, Барлы-юклы иманыңны югалтгын Шунар шайтан сүзен сөйли телебез Көне-төне шайтан көе көйлибез. Мәңгелек тема: иблис-шайтаннын кеше күңеленә салган коткысы һәм кешенең рухи чисталыгы, рухи чисталыкка омтылуы Һай. бүгенме соң бу хакта сүз алып бару вакыты?! Бөтен тирә-юнь болганчыклык белән, нәҗес һәм пычрак белән тулган бер заманда Мөхәммәт Мирза ни сөйли?! Шулай дибез дә бит Әмма нәкъ менә шагыйрьләр һәрбер чорда үз замандашларына чын дөрес сүзне, хак сүзне әйтә белгән, күзгә-күз карап әйтә белгән Мөхәммәт Мирза—хис шагыйре. Әмма кем әле хис белән зиһенне, зиһен белән фикерне киртәләп-киртәләп аерып куйган?! Фәлсәфәне бары тик марксизм дип кенә белгән һәм, шуна күрә, «модага ияреп», фәлсәфәнең—диаликтик кануннарның—асылын кире каккан кешеләрне беләм. Әмма нәкъ менә шул диалектика дигәннәре, безнен ниләр кылуыбызга карамастан, үз кануннары буенча яши бирә һәм, һичшиксез, аң белән хиснең дә диалектик бердәмлеген, уртаклыгын тудыра. Ә калганы инде, әйткәнемчә, шагыйрьнең, иҗат кешесенең халәтенә бәйле Әнә бит, «хисләр шагыйре» дип аталган, Агыйдел буйларынын бар ямен, ихлас табигатен күңеленә сыйдырган, туган якнын бөеклеге алдында, ата-баба рухы алдында баш ия белгән Мөхәммәт Мирза да еш кына «үҗәтләнә», кырыслана, усаллана, аның сүзе кинәт кенә катгыйлана, сон дәрәҗәдә таләпчәнләнә. Бу— сүзеңнең, үзеңнең, фикереңнең җитди булуыннан, анын дөреслегенә, хак булуына ышанудан. Әйе, кемнедер ышандыра алу өчен ин элек үз-үзенә ышану зарур! Язмышларны ялгышларга Сылтау да ансат түгел, Кемдер алдында аклану Әлезә максат түгел!..— Болай әйтә алган шагыйрь, акланудан өстен кала алган шагыйрь—үзе әйткән сүзнең ни дәрәҗәдә саллы булуын, хак булуын сизгән шагыйрь ул Ялган сүз—арттан атылган агулы уктыр Зәһәрен йолкып алырлык Дәвасы юктыр. Ялган сүз—оныкларына күчеп барачак, яманат булып, ыруда мәңге калачак, Яшерен-батырын түгел, үзгәртеп кору елларында килеп чыккан «сүз иреге» бик күпләрнең авызын ачты Һай, ул ялган пафос белән яза башлаучылар' Аларнын исәбе көннән көн үрчеде, артты. Һай, ул «милләтем» дип, халкым дип. татарым дип авыз чайкаучылар! Болары турында да тулы бер гыйльми эш язарлык. Әгәр дә чынлап керешсәң, күзгә чекерәеп кергән ул «шигъри» юлларнын шигърияттән никадәр ерак торганлыгын күрсәтеп, шул авторларның үзенә аңлатып бирү бик тә әйбәт фал булыр иде! Ә бит мондый хәлләр бер бүген генә туган, бер бүген генә барлыкка килгән күренеш түгел. Мондый хәлләр һәрчак булган, аеруча «заманнарның саташкан» вакытларында поэзиягә ялган пафос, ялган энтузиазм, ялган хисләр үрмәләгән Эчтәлеге һәм өлгесе туры килмәгән ул «әсәрләр» чын шигъриятнең ин затлы гөлләрен чүп үләне булып баскан, каплап торган Бүген дә мин чын шигърият өчен куркып яшим, или ырьнен ялган шигырьләр арасында югалып калуы. урлануы, талануы турында уйланам. Әмма, ни генә булмасын, чын шигърият—шуңа да шигърият бит ул!—үз- үзен сакларга, якларга бурычлы' Чын шигърият шулай эшли дә Чын шигъриятне яклап аягүрә торып баскан ирләр нәкъ менә Мөхәммәт Мирза кебекләрдер Әйе. «үз нәселеннән беренче булып Останкино башнясына менгән» Мөхәммәт Мирза бу сүзне әйткәндә үзе дә сизмәстән зур бер ачыш ясаган: ул бу җиһанга, тирә- юньдә барган вакыйгаларга Останкино башнясы биеклегеннән генә бакмый, анын зиһен офыклары шактый кинрәк. күнел күзе ераккарак төбәлгән, аның рухы бу жиһанга күкнең әлләничәнче катларыннан бага. Нәкъ менә шушы хәл анын үзенә дә катгыйлык таләбен куя. Алыпсыз халыклар бар икән, коннәре тоташтан зар икән Таулары—тәбәнәк, күле—сай, урманы-болыны тар икән. («Алыпсыз халыклар бар икән») Ай-Һай, «милләтем» дип кычкыручы бик күпләрнең төшенә дә кермәгән зарлану каян килеп гуды сон әле? Юк, зарлану түгел бу, бу—зар елау! «Шәрә иманын өстенә печ иттергән заман* алдында каушап-югалып калганнарның намусына эндәшү бу намусны уятырга омтылу. Дөньяның чуалган чагы, Кулларның буялган чагы. Тәрәзәгә жил бәрелгәч, төн уртасында кемнеңдер сискәнеп уянган чагы... Бу да киная. Зур киная Мөгаен, әле шагыйрь үзе дә тулысынча аңлап өлгермәгән, әмма күңеле белән тоеп өлгергән киная. Әнә бит: Туган якта тормыш ничек, диеп Сорама син, якташ сорама. Ин беренче чуен койган халык Шәфкать сорап чатта тора ла... (•Экибастузда яшәүче кардәшемә») Шагыйрь өчен һичшиксез зарури булган бер нәрсә бар, ул—Халәт, дидек Ә менә шул халәтне бар итүдә, тудыруда-булдыруда турыдан-туры катнашкан Хәтер турында аерым әйтеп үтәргә тиешбез. Әйе, хәтер Әмма шагыйрьләр хәтере үзенчәлекле, бик тә үзенчәлекле хәтер ул. Кинәттән уяна торган, йокламыйча ятканда да сискәндереп уята торган, уйлата торган хәтер. Әнә шундый хәтергә ия кеше генә хистә, фикердә кабатланмас чагыштырулар, кабатланмас гомумиләштерүләр ясарга сәләтле Балачакнын күңел төпкелендә калкып чыккан теләсә кайсы мизгеле, үсмер чакларның теләсә кайсы вакыйгасы, безнең яшьлек елларының теләсә кайсы кичерешләре, бүгенге көннәргә килеп төенләнеп. Хәтер кайтавазы булып янгыраш ала. Әнә шул Хәтер шагыйрь җанында халәт булып әверелә, ижат әнә шулай туа. «Сугыштан аяксыз кайткан әткәйләрнең малайлары» булуын онытмаган Мөхәммәт Мирзаны мин уяу хәтерле шагыйрь буларак ачтым. Әмма хәтер ул бер тарафка гына—бары тик үткәнгә генә төбәлгән күренеш түгел. «Воспоминание о будушем» дигән гыйбарә турында уйланган кешеләр моны бик тиз аңлар. Хәер, шагыйрь Мөдәррис Әгъләм дә үзенең бер китабын «Киләчәккә кайту» дип исемләде. Әнә шулай итеп, шагыйрьләр хәтере—үткәнне юксыну, үткәнне барлау гына түгел, үткәннәрне киләчәккә ялгау ул. Урманнарга кергән идем, Уйланып йөргән идем. Агыйлелнен уртасында Агымга йөзгән идем,— (•Уйланып йөргән идем») дип яза, әнә, Мөхәммәт Мирза. Әйе шул, агымга каршы йөзәселәр лә, уйланып йөриселәр лә алда әле Шул хакта кисәтәдер шагыйрь хәтере. Юк инде, бер тынгылык бирмәсә—гел тынгыда калдырмый ул Хәтер, калдырмый Чөнки кеше гомере табышлардан һәм югалтулардан тора, үтә нечкә, сизгер жанлылар ул югалтуларны аеруча авыр кичерә. Тормышта, мәхәббәттә югалтулар, инде кулымда дип ышанган бәхет кошынын очып югалулары.. Таптым да югалттым аны. Әйтегез, нишләргә сон0 Бәргәләнеп елый жаным. Терсәкне тешләргә сон. Хәер, югалтуларның зурлыгын анлау белән беррәггән, югалтуның фәлсәфи зарурлыгын да анлаган шагыйрь генә бу хакта башкалар белән ачылып уртаклашырга хаклы Әгәр дә шулай булмаса. бу бары тик сыкрануга һәм дә өзлексез зарлануга гына кайтып калыр иде Синең уйларын-кичерешләрен башкаларныкы була алырдай мәлдә генә шигырь уртак бер дога булып әверелә ала, бары тик шул очракта гына шигырь башкалар жднында да урын ала. Әмма шагыйрь һәм укучы арасында мондый уртак кичерешләрне тудыру очен рухи уртаклык та кирәк. Пушкинның, әнә, «Шагыйрь һәм гавам» («Поэт и толпа») шигырен генә искә төшерик. Ике полюс, ике төрле караш Нәкъ менә шушы «каршылык»ны киметү өчендер иҗатта «лирик герой» дигән бер шәхес калка һәм атеге лирик герой шагыйрьнен үз рухы белән укучы рухын тоташтыручы бер «күпер» булып әверелә. Менә шул лирик герой ни дәрәҗәдә камил, ул шагыйрьнең үзенә һәм укучы күнеленә ни дәрәҗәдә якын—монысы инде, минемчә, шагыйрьнең талант көченнән, күнел сизгерлегеннән тора. Мөхәммәт Мирзаның шигырьләреңдәге лирик герой—уйлы, гамьле зат, ул—мәхәббәттән һәм яшьлектән ваз кичмәгән, ваз кичәргә теләмәгән зат. Шунын белән генә дә герой бу шагыйрьнең үзенә тәнгал һәм охшаш, укучыга якын. Кош теле җибәргән әнкәй Күчтәнәчкә авылдан Каптым, тик йота алмадым куркып телсез калудан. (•Кош теле») Менә шул «Кош теле» дигән бер бүлектә автор кыска-кыска шигырьләрен туплаган. Сизәбездер, «Кош теле* дигән сүз үзе дә бер мәгънәгә ия «Кош геле хәтле генә булса да хат сал»,—дип әйтәләр иде безнен яшьлек көннәрендә Хәзер инде алай әйтмиләр, хатларны да сирәк язалар бугай. Ә менә Мөхәммәт Мирза «Кош теле хәтле генә хат*ларны онытмаган, йөрәгендә саклаган Хәер, кыска шигырьләр, дигәннән, шагыйрьләр шигырьнен үлчәмен беркайчан да сайламый, үз үлчәмен шигырь үзе сайлый, анын бары тик шагыйрь җанында шигырь булып гууы гына зарур Инде чак кына читкәрәк китеп булса да әйтим әдәбият жанрлары белән дә шулай—кайсы жанрда, нинди калыпта язуны тема һәм эчтәлек үзе билгели. Бу—иҗат кануны. Соңгы вакытта безнен әдәбиятта робагый, газәл кебек жанр төрләренең яңадан пәйда булуы юктан гына түгел Болганчык-буталчык заманда мондый жанрларда әйтелгән мәгънәле сүзгә ихтыяҗ тумый кала алмый ул! Мөхәммәт Мирза да әлеге «Кош теле хәтле» шигырьләрендә әнә шул аныклыкка. фәлсәфи фикерләүгә омтыла Әмма бу фәлсәфә дөнья тарихындагы фикерне, билгеле бер аксиомаларны кабатлау түгел, ә бәлки үз тәҗрибәңне, үзеңнен тормыш тәҗрибәсен, зиһен һәм хис тәҗрибәсен яшәеш фәлсәфәсе калыпларында ачып салу Кеше хален кеше белмәс, син белеп тор хәлләремне. Тик күрсәтмә жәлләвеңне,— ди шагыйрь. Әле монысы «баласы» гына «Анасы» аның алда, юддан-юлга күчә бара, әнә шул кыска гына шигырьләрдә шагыйрьнең дөньяга карашы, фикер сөреше, уй-гамс ачыла бара «Итәк кисен, җиңне ялгап кына Бөтен итеп булмый җиһанны Шыр дивана туган нарасыйда Бәргәләнеп елый кем җаны? * Кешенсн табигате шундый, ул кайчакта тышкы тирәлеккә, әйләнә-тирәгә төбәлүчән була. Дөньяны тышкы күренешләр аша ача. Кайчак исә ул үз-үзенә, үзенен жанына-күнеленә бата, шул багулар аша жавап эзли, жавап таба. Ә инде әнә шул тышкы күзәтүләр белән үзеннен эчке лөньянны, жанынны ачулар бергә кушылса. гажәеп гомумиләштерүләр туарга мөмкин Мөхәммәт Мирзага нәкъ менә шундый гомумиләштерүләр хас. Әнә шул фәлсәфи күзәтүләрендә, гомумиләштерүләрдә ул еш кына Равил ФәПзуллин, Ренат Харис һәм үз остазы итеп исәпләгән Рөстәм Мингалимнен шигъри алымнарын хәтерләтә. Әмма ал арны кабатламый, анын үз сүзе, үз фикере, үз «кош теле» бар Нәкъ менә Рөстәм Мингалимгә багышланган бер шигырендә («Багышлаулар» бүлеге) шагыйрь болай ди: Карамасын, кара талын Каердык, дуга бөктек. Илгә, өйгә, күнелләргә. Хөрлек килүен көттек!.. ...Дуга бөктек, атлар җиктек. Кемнәрдә дилбегәсе?! Әй, ул хөрлек, азатлык дигән татлы сүз! Ул Эзоп заманнарыннан килгән татлы хис—коллыктан, рухи коллыктан арыну теләге, омтылышы! Әнә шул хис әйдәп йөртә безне, һәммәбезне.. Ни гажәп, әдәбият белгечләре шагыйрьләр иҗатында аерым-аерым темаларны барларга, аларны аерып-аерып күрсәтергә тырышалар (хәер, монысы тагар әдәби тәнкыйтенә бик үк карамый да бугай). Әнә бит, шул ук Пушкинның «Болдино көзләре»н, мәхәббәт лирикасын, Кавказ шигырьләрен һ. б., һ. б. темаларын күпме генә тәкърарламадылар, анализлап та, синтезлап та. кем әйтмешли, индукция һәм дедукция алымнары белән дә өйрәнделәр. Пушкин, һичшиксез, бөек шагыйрь. Әмма, кеше күңелендәге һәрбер ачыш—үзе бер биеклек, бөеклек. Шигърияттәге һәрбер ачыш, һәрбер тема үзара шул дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгән ки. хәтта аерым бер иҗатны аерым чорларга, темаларга, бүлекләргә бүлү дә артык кебек. Ижат ул— аеруча шигырьдә—бербөтен! Елганы, агымсуны бүлеп булмаган кебек (бүлсәк, аннан инде буа була, елганы буып торган плотина була!), иҗатны да болай бүлеп анализлау бер карашка көлке тоела. Менә шуна да мин бу язмада Мөхәммәт Мирзаның иҗатын бернинди темаларга да бүлеп карамаска тырыштым. Шулай дидем дә.. Әмма дә ләкин мәхәббәт лирикасы, мәхәббәтнең җан ачысы бу хакта әйтми калып буламы? Әмма, ни генә булмасын, шагыйрьнең лирикасы да эчке бер тоемлау, фәлсәфи тоемлаулар белән сугарылган, әнә шул тоемлау аерым шигырьләрнең аерым темаларга каравы бары тик шартлы рәвештә икәнлеген күрсәтеп тора. Туйлар көттек, туйлар булмый калды, Язмыш мине синнән тартып алды Шәрабына салып агу бирде: —Минеке, йә һичкемнеке,—диде Туйлар көттек, туйлар булмый калды. Гомер буе җаннар газапланды... —Хыянәтен кичермимен,—дидең. Син шул үзеңнән дә горур идең Кешелек дөньясы ижат итә белгән, кешелек дөньясы үз әдипләре аша трагедия, драма, комедия кебек жанрлар тудырган. Әмма, ни гаҗәп, трагедия белән комедия арасында да зур бәйләнеш, диалектик бәйләнеш ята. Вакыйгага, күренешкә кем нинди халәттән бага бит! Мәхәббәт һәрчак хаклы, дибез дә бит. әмма нәкъ менә мәхәббәт—безгә иң олы газаплар, татлы газаплар алып килгән хис. Әнә шул хисне авырсынмыйча яклый белү, ачыргаланып кычкырмыйча, үгет-нәсыйхәт укымыйча гына яклый белү шигырьне—чын шигырь, шагыйрьне чын шагыйрь итә. Мөхәммәт Мирзаның мәхәббәт лирикасы—әнә шундый «Киек каз юлында» китабына шигырьләр, газәлләр, поэмалар кергән, дидек. Әйткәнебезчә, үзләре дә шулай кош теле кадәр генә булган әнә шундый кыска шигырьләрне Мөхәммәт Мирза «Кош теле» дигән бүлеккә аерым туплаган һәм монда да анын лирик герое үз сүзен үзенчә әйтә, мен төрле халәт тудырып, укучынын да Халәтенә якыная. Димәк, шулай: үз халәтеңне—лирик геройга, лирик геройны укучы халәтенә ни ләрәжәдә якын итә аласын, шигырьнен тәэсир көче лә шулкадәр зуррак була. Мөхәммәт Мирза моны жаны-тәне белән тоемлый. «Киек каз юлында» тупланган поэмалар турында әйтмәсәм. сүзем һич тә тулы булмас кебек. Поэма жанры—бик тә үзенчәлекле жанр. Әгәр тарихка күз салсак, борынгы чорларда һәм урта гасырларда язылган поэматарнын ниндидер монументаль характерда, шактый күләмле булуын, нигездә лирик-эпик рәвештә язылганлыгын күрербез Безнен «Йосыф китабы*н, -Идегәй»дастаннарын искә төшерик. Инде килеп, борынгы греклардагы атаклы «Илиада*. «Одиссея» кебек эпик поэмаларны искә алыйк. Боларнын барысына да тарихчанлык, каһарманлык, легендарлык хас. алар ниндидер бер югары пафос белән, риваятьләргә хас дәрман белән язылган Әгәр игътибар итсәк, тарихның безгә якынрак чорларында—аеруча романтизм елларында—поэма жанрындагы әсәрләрнен эчтәлеге, формасы инде шактый үзгәрә төшә, поэмадагы вакыйгалар исә лирик һәм эпик башлангычларның үзара каршылыгы аша гәүдәләнә башлый Дөресрәге, шәхеснен язмышы һәм тормыш позициясе тарихи, социаль, дөньяви көчләр белән каршылыклы мөнәсәбәтләрдә гәүдәләнә. Шәехзадә Бабичнын «Газазил» поэмасына (баллада дип тә әйтергә мөмкин) игътибар итегез. Һади Такташнын «Жир уллары трагедиясе»н тагын бер кат искә төшерегез. Йә булмаса. урыс әдәбиятындагы «Медный всадник» (А. Пушкин). «Двенадцать» (А. Блок) поэмаларын мисалга алыйк. Шәхес—лирик герой—нәкъ менә тарихи чынбарлык, социаль һәм дөньяви чынбарлык белән, галәми көчләр белән каршылыкка керә. «Сюжетсыз» поэмалар әдәбиятта узган гасырнын егерменче елларында туа башлады кебек. Анна Ахматованың поэмалары, әнә. сюжетсыз гына түгел, хәтта геройсыз да булды әле (анын «Поэма без героя» әсәрен искә төшерик) Фәлсәфи агым, лирик пафос, поэма төзелешендә иркенлек-ирек—болар барысы да әлеге жанрга яна бер коч бирде, этәргеч ясады, аны бүгенге кон таләпләренә якынайтты Мохәммәт Мирзанын бу китабына кергән поэмалар да әлеге «сюжетсыз» поэмалар рәтеннән Әйткәнебезчә, мондагы вакыйгалар лирик геройнын кичерешләре, уйланулары аша ачыла, лирик герой—алда әйтелгәнчә—әлеге вакыйгаларның үзәгендә яши. алар хакында үзе сөйли. Хәер, кем исеменнән генә сүз барса да, без монда лирик геройнын катнашканын һәрдаим тоеп торабыз Китапка кергән, тупланган поэмалар арасыннан ин унышлылары. миңа калса. «Әнкәй», «Агыйделдә ак пароход». Әлеге поэмаларда без югарыда әйтеп үтелгән, заманча поэмалар таләбенә туры килгән, лирик геройның үз кичерешләре аша туган фәлсәфи әсәрләр күрәбез. Әлбәттә. «Турайгыр». «Куян күчтәнәче». «Сабантуй» кебек әсәрләр дә фәлсәфи уйлардан, гомумиләштерүләрдән, лирик пафостан мәхрүм түгел Әмма без. ни генә булмасын, поэма жанрындагы башка таләпләрне дә онытып бетермәскә тиештер Бу—һичшиксез, поэмада күләм һәм тарихи киңлек, эпиклык мәсьәләсе. Моны истән чыгарсак, без бит поэма жанрынын төп баганаларын какшатыр идек Минемчә, нәкъ менә «Дөнья сүзе—көн күзе». «Кабатланмас мәнге дигәннәре* кебек әсәрләрнең жанры бу китапта дөрес билгеләнмәгән, алар, поэма булудан бигрәк, фәлсәфи шигырьләр шәлксмс кебегрәк кабул ителә. Бу фикеремне мин «бер мичкә балга бер кашык дегет» салу өчен түгел, ә бәлки поэма жанрына булган таләпләремне анык һәм ачык тойганымнан әйтәм һәм беләм: поэма жанры турында бәхәсләр барды, бара һәм барачак. Мин беләм күләмле әсәр, поэма кебек әсәр язарга алынган һәр автор әле иң беренче чиратта үз-үзе белән бәхәсләшә Бәлки, поэма үзе үк. шигырь үзе үк әнә шуннан—авторның үз-үзе белән бәхәсләшеп яшәвеннән туадыр Менә шуңа күрә дә мин Мөхәммәт Мирзанын үз-үзе белән бәхәсләшүдән туктамавын, лирикада, башка жанрларда үз сүзен дәвам итүен, үз сүзен әйтә торуын телим