Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

С а н и я Ә х м ә т җ а н о в а Арча районының Курса Почмак авылында туып-үскән Һөнәре буенча укытучы. Хәзер * Мәгариф* > журналында бүлек мөхәррире Күпсанлы жыр сүзләре һәм «Оч иреккә, жырым• исемле китап авторы. Оч иреккә, җырым! Җырым минем иреннәрнең назы. Сөйгәнемнең йөрәк тибеше. Яшь кызларның Казан урамыннан Дәртле басып атлап килеше. Моңлыларның кагыл җаннарына. Нечкә күңелләрне назлап коч. Тоткын булып, берүк, яшн күрмә. Оч иреккә, җырым, әйдә оч! Сабый, тугач, дәшә бар дөньяга. Изге моң ул—аның тавышы. Җырларымда яшь ананың бәхете. Ялгыз калганнарның сагышы. Җан авазым туа җырлар булып. Моңсыз калсам, белмим, нишләрмен? Сүзләр белән әйтә алмаганга, Җырга салам яшерен хисләрем. Ышанам Ул барга Бар булганга шөкерана итми. Күзем төшкән чакта юк-барга, Яман хәбәр ишегемне кага Ышанам Ул барга. Беркем күрми, диеп, гөнаһ кылсам, Сәбәп тансам гаебем юарга, Вөҗдан газаплары җанны телә— Ышанам Ул барга. ЯҢА ИСЕМНӘР Кайчак, өмет өзеп юл табудан, Әзер булсам барын туктарга. Җиде ятлар ярдәм кулы суза— Ышанам Ул барга. Чиксез уйларымны кушып, Җеп эрлим җырлый-җырлый. Кулымда әни орчыгы Әйләнә зырлый-зырлый. Төн йокылары күрмәгән Әнием яшь чагында. Әй кыз бала, кыз бала. Мононмале. түз. бала Юксынып ту ган йортын. Гомер итә кыз бала. Кул җылыларын тоям күк Шул җитез орчыгында. Чорналган җептәй гомерләр, Чуалды заманалар. Уйлармы, туган нигез, дип, Без үстергән балалар? Аклык Белмим, әллә кыш сәбәпче: Күңелдә никтер аклык. Салкын карны эретерлек Хисләрдән учак яктык. Кар-йолдызлар учлап алып, Зәңгәр күкләргә сибәм. Кояш нурларын тотмакчы— Ашкына күңел нидән? Оныттык бар үпкәләрне, Шатланыр сәбәп таптык. Кыш микән лә сәбәпчесе— Күңелдә бары аклык... Хәтәр төш Пардан ап-ак күлмәк кигәнбез, Ак атларда икәү киләбез. Бөтен дөнья никтер ак икән, Үзе ташу аккан чак икән. Елгада боз чатнап ярыла, Син—ташуның аргы ягында. Бата-чума боздан атладым, Чыгалмады ярга атларым. Дәшеп карыйм—чыкмый тавышым, Барыр юлларымны ялгыштым. Янәшәдә үзең, янымда. Тик минеке түгел һаман да. Ак томанга кереп югалдың, Юлларыңа ятып еладым... Ярын әле, тышта кыш икән. Югалтулар бары төш икән. Көз Һәм без Кырауга биреште көз яме. Кышларга тапшырды язмышын. Җирләрнең куйнына баш салып. Көз ала ахыргы сулышын. Көзләрнең гомере бер түгел. Китәр дә кайтыр ул әйләнеп. Безләрнең язмышы торган күк Пәрәвез җебенә бәйләнеп. * * Л ә й с ә н К ә ш ф и е в а Башкортстаннын Тәтешле районында туган Уфада университетның филология факультетын— татар һәм рус бүлеген тәмамлагач. Казанда аспирантурада укый Фитология фәннәре кандидаты. Хәзер Әлмәгтә яши Быел Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде. Тәтешле ягы — Кайсы яктан диләр. Тәтешле,—дим. —Караңгы як. имеш,—юлы юк. Ялгышасыз, күңел яктыртырлык Анда гына таптым җылылык. Күргәнегез юктыр, күккә ашкан Гасырларга шаһит урманнар. Чыршыларнын хуш исенә чумып. Урманнарда ялгыз кунган бар. Кыргый эзләр буйлап йөргәнем бар. Җиләк җене белән кулга-кул. Шүрәлене очратмаммы диеп... Әнкәй әйтә, бездә булган ул. һәрбер урман бездә бер әкият, һәрбер чәчәк шигырь юллары. Әрндә дә бар. ди. Су Анасы. Күргән тегермәнче уллары. Атнабайлар. Саҗидәләр ягы Ата-бабам сөйгән, сөргән җир. Иңнәремә ак канатлар куйган. Күңелемә илһам өргән җир. Ышану Мин шигырьне бәя өчен язмыйм. Тулышканнан язам, чарасыздан. Тәмен тапмастайлар минем сүзнең Булмас, димәм, сезнең арагызда. Мактауга да мохтаҗлыгым булмас. Сүксәләр дә. китмәс, ахры, исем. Минем яралардан кем сызланыр. Кемгә хаҗәг өзгәләнгән хисем? Аңласалар—чарасызлар аңлар, Бәрелгәннәр аңлар, сугылганнар. Хөсетлекнең кара ятьмәсендә Мең кат янып, бер кат суынганнар... Ә шулай да. Җирнең алсу төстә Икәненә—шигем тамчы да юк. Ышануда өмет нуры яши, Ә бит имансызда ансы да юк... Сагыну Энәләрне озын саплавымны Ерак араларга юрадың. Колдем генә, әни, сүзләреңнән, Мин юллардан куркып тормадым. ...Ак юрганга торәм сабыемны, Буран дулый—түгел суларлык. Бик сагындым, әни, бик сагындым, Ара ерак, кайтыр юллар юк. ...Энәләрне озын сапламагыз, II сеңелләр, сүзем шул гына. Өннәремдә зарыгып көннәр саныйм, Төшләремдә—кайтыр юл гына. Сабакташларга Тузганаклар кебек таралдык без— Бер ояда үскән кошкайлар. Күрешәсе иде җыелып бер, Газиз сабакташлар, сез кайда? Воркутада, Кырым, Кытайдадыр, Без бәхетне читтән эзлибез. Әниләрнең эргәсендә генә Оҗмах бардыр диеп белмибез. Краснодарда калды Камиләкәй, Сәгъдәт апа кызы—Себердә, Хохол илендәге Насхняне Насыйп булса иде күрергә! Сары гына сөтлекәйләр1 идек, Тузганаклар булып таралдык. Сагышлардан микән, күңел әрни, Без бит бер тамырдан яралдык. Бер очрашыйк әле, сабакташлар, Кайтыйк әле сабантуена! Сөтлекәйләр булып сибелик бер Үзебезнең елга буена. Тәтешле — Әлмәт. % И л д у с Ф а з л е т д и н о в Уфада туып, Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында үскән. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын—татар-рус бүлеген тәмамлый. Хәзер шунда аспирантурада укый, «Башкортстан татарларының легендалары һәм риваятьләре» темасына диссертация яза. «Тулпар» журналында эшли. Эх, егылмас идем... Нәни бала, чаптар итеп җиккән Таягына абынып, җиргә төшкәч, Яшькә буылып сузды: «Е-гыл-мам,— дип,— Ике-өч яшькә генә зур үскәч». 'Сөтлекәй—тузганакның сары чәчәктә чагы 8. .к. У.. № п Кызчык кулын, Йә, җибәр әле Дәртләнеп очс! Чабыш атлары Балачак та туз Гомере бары Җитмеш еллап вакыт узды... Таңнар урынына шәфәкъ сызылды. Ак сакаллы «малай* кулындагы Таягына абынып егылды. Күптән, ннде малай чакта кипкән Күзләренә янә чык тулган. Сулкылдады: «Эх. егылмас идем, Ике-өч елга гына яшь булсам...* Алда ташлар, артта ташлар. Нишлисең, Уфа кала. Калада таш арасында Күңел дә катып бара. Таш йөрәкләр салкын бәрә, Ә күңел җылы көтә. Күңел көтә, җанны сызып. Тик Вакыт үтә, үтә... Донорларны күрдем... Врач абзый Ике йөз грамм канын куйгач алып. Бер стакан спнрг салып бирде: «Шул булса да. әйдә, торсын агып*. Нефтьчеләрне күрдем... Цистерналап Суырдылар алар Җирнең канын. Яраларга күбек тутырдылар: «Шул булса да. әйдә, торсын агып...* Тузганак Мамыктай очкан елларны Юк шул йөгәнләр... тезген. Тиздән үтәр җәйләре дә. Үләннәр бетәр кибеп... ...Мамыгы очкан тузганак Пеләшләнгән карт кебек... Аңламыйлар бездә шагыйрьләрне. Тормыш прозасы каннарда. ...Шагыйрь генә тырыша, җирдә үзен Аңламаганнарны аңларга. Митингта «Татарлар елмаеп үлә*,— «Милләтче* акыл сата. Башымны идем... Кайчан соң Елмаеп яшәр татар? ла тузганак, өреп. >1Н мамыклар. ганактай, мизгел. Р ә з и н ә М ө х и я р Башкортстаннын Чакмагыш районы Аблай авылы кызы. Уфада университет тәмамлый, хәзер Чаллыда яши, аспирантурада укый, филология фәннәре кандидаты исемен апа Чаллы педуниверситеты доценты. Өч шигырь китабы авторы Быел Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде Ике ут Гөнаһлылар тәмугларда яна, Чистарына диләр яна-яна. Ә мәхәббәт утларында яну Шул ук микән, әллә башка, яңа? Бу утларның кайсы алдан туган? Тәмуг уты? Әллә ут-мәхәббәт? Бер-берсенә алар бәйләнгәнме, Аңлый алырмынмы, мин, ниһаять!? Мәхәббәт тә гөнаһ була микән. Әгәр булса, икеләтә яну? Җан чыныгу өчен кирәк микән Ике утның икесен дә тану?! Синең белән хушлашумы, белмим, Йөрәк елый, йөрәк сызлана. Синнән кнтәм диеп, китә алмый, Көннәр буе елый, моңлана. ...Хушлашырга—һаман сине көтә, Килче тизрәк, килче, соңлама! «и Бәхетнең тәхете юк, имеш Р Фәйзуллнн. Бәхетлегә нигә тәхет кирәк, Бәхет үзе тәхет түгелме?! Җан-күңелем гарешләргә ашып, Бәхет яшем күктән түгелде. Бер нокта Бер ноктадан сызык башлана, Шул ноктада тормыш башлана. Сызык үтә сызып, сызылып, Эзләр кала, кала тезелеп. Тормыш азагы да бер нокта: Кеше бар да кебек һәм юк та. Чәчләр чәчкә бәйләнмәгән, Хисләр хискә әйләнмәгән. Яши алам синнән башка. Ә син инде—миннән башка. Вакланмыйча, тапланмыйча. Гөнаһтан газапланмыйча Син яшәрсен миннән башка, Ә мин яшим—синнән башка... Башны бәреп ватмыйм ташка. Әрем, әрнү Әрем, әрнү сүзләре Икесе дә. ай. ачы! Әремнәрдән, әрнүдән, Язмыш, мине аячы! «Бәгырь» дигән сүзләреннән Бәгырьләрем өзелә. Нигә мондый сүзләр миңа Гомеремнең көзендә? Син дә гаепле түгел, Мин дә гаепле түгел. Гаеплене эзләгәч. Бераз басыла күңел. Шом, каплама аяз күгемне! Шашып томалама күңлемне! Шагыйрь җаным синең ишекне Шакымыйча үтте түгелме?! Чалчы шәһәре % Г ө л з а д ә Б ә й р ә м о в а Саба районының Сабан авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый Шигырьләре, әдәбнят-сәнгатькә караган мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып килә. Казанда яши. * *Көзге моң» романсын тыңлаганда Мин бер мәлгә өнсез калдым кебек, Уралдым да көзге моңнарга: Үткәннәрем, бер үкенеч булып, Әверелде сары томанга. «Яратырга инде соң», дигәнсең: Яралары күп шул йөрәкнең... Сагышлы моң тулы күңелемне Алгысыту кабат кирәкме? ...Соңлап килгән соңгы яшен суккан Мин сыеныр ялгыз тирәкне. * Рәхимсез син, тормыш, Мәрхәмәтсез: Рөхсәт-фәлән сорап тормыйсың. Тудырасың җиргә балаларын. Төрле яклап аннан сыныйсың; Яшәтәсең—бәхет вәгъдә итеп һәм алдыйсың—сөеп-сөйдереп. ...Бер гөнаһсыз туган балаңны син Озатасың—гөнаһ өйдереп. Хатирәләр, Савылып-савылып, Күңелемнән сызылып бара... Үкенечләр йөген төяп, Гомер-кораб узып бара... & «Безнең Сөю күптән үткән инде, Югаласы бәхет югалган. Шашкын назлы төннәр ерак калгач, Ялгызлыкмы язмыш юраган?» Шыбыр... Шыбыр... Яңгыр шулай Тәрәзәмә бәреп ява. Йоклый алмыйм: Әрнеп-әрнеп, Гомеремнең шәме яна! ...Үз-үземне шулай ышандырдым, Алгысытмыйм диеп күңелне... Язмыш янә яраттырып сыный— Бәхетме бу, бәхет түгелме? & «Беркатлысы булып бу дөньяның»...— Кешеләргә артык ышандым. Абындым да... тагын алга киттем: Ялгышлардан, ахры, көч алдым! % Р ә с и м ә Г а р и ф у л л и н а Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген һәм Идел буе иҗтимагый сәяси институтын тәмамлаган Районның «Авыл офыклары» газетасында бүлек мөхәррире булып эшләгән Бүгенге көндә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры. Узган ел аның «Бүген ярат!» исемле шигырьләр китабы дөнья күрде. Хәлләремне белим дисәң... Минем хәлне белим дисәң. Юлларга чыгып кара. Тормыш сынаулары аша Алар гел сиңа бара. Көзге салкын төннәрдә дә, Җәйге чыклы таңда да. Сиңа барыр юлларымны Югалтмам буранда да. Бер мин генә түгел җирдә Мәхәббәткә табынган. Хәлләремнең ничеклеге Йөрәгемә язылган. Хыялларым тыну белмәс Дулкыннарга охшаган. Иртәләрнең бәхет алып Киләсенә ышанам. Җан хәлләрен белим дисәң. Күзләремә бак минем! Яңа яуган карлар төсле Күңелкәем ак минем. ЯҢА ИСЕМНӘР Югалттык Югалттык, югалттык... Суларга актымы, җилләргә истеме? Югалттык яшьлекне Бөтенләй кайтмаска, тапмаска киттеме? Үзебез югалттык— Икәүләп... Икәүләп упкынга атладык. Бер кабат югалтып. Мең кабат эзләп тә тапмадык. Югалттык өметләр. Ышаныч һәм терәк югалды. Давылмы, упкынмы, сулармы— Әйтегез, кем алды? Әйтегез, безме соң Сөймәгән шашынып тилереп?.. Кушылыр җир тапмый Җир буйлап йөрибез тилмереп. Югалттык сөюне. Бәхетне югалттык—байлыкка сатмадык. Бер кабат югалтып. Мең кабат эзләп тә тапмадык. Үзгәреш Җәйләүләрдә колын көтүләре... Безнең яшьлек сыман елгырлар. Рәхимсезлек белән үткәннәрдән Ерагайта бара бу еллар. Тормыш һәркөн алга таба чаба. Ерагая бара язмышлар. Гомеркәйләр уза йөгерек су күк— Җанда сагыну, җанда сагыш бар. Син дә шушы чапкын еллар белән Әллә кая китеп югалдың. Белмим, истең таң җилләре булып. Әллә елга булып юл алдың. Ә соңыннан бар да ачыкланды: Бәяң дә юк икән күз яшьлек. Сине хәзер мин кызганам гына. Сагындырып куя тик яшьлек. Яшә, сүрелмә! Хушлана җаным, яшәрә Язгы уяну белән. Кояшка таба үрелә һәр чәчәк, һәрбер үлән. Былбыллар канат кагалар, Гөлләрем бөреләнә. Гөрләвекләргә кушылып Моңнарым түгелә лә. Гади моң гына түгел бу— Күңелнең юануы. Язлар якынаю белән Хисләрнең уянуы. Язларда яшьлек яңарып Кайта күңелләремә. Җаннан—җанга, җырдан җырга Яшә, сүрелмә генә! Нинди төсне яратам? Нинди төсне яратам мин. Акнымы, яшелнеме? Шатлыктан елмаяммы мин. Кайгымны яшермимме? Зәңгәр төсләр минем өчен Күк, диңгез төсләре ул. Яратам—зәңгәр күлмәкнең Өстемнән төшкәне юк. Чәчәкләрнең кызылларын, Урманның яшеллеген. Яратам күңел сафлыгын. Серләр яшеренлеген. Сарыны гел сагышларга. Сагынуларга юрыйбыз. Табын тулы муллык белән Сары төстә килә көз. Кара төс тә таныш миңа. Кайгы кара булганга. Яшәүдән соң үлем барын Гел искәртеп торганга. Балык Бистәсе % Л и д и я Г ы й б а д у д д и н а Актаныш районының Әҗмәт авылында туган Такталачык урта мәктәбенең сонгы сыйныфында укый •Сәләт- яшьләр оешмасында тәрбияләнә, укучыларның республика конкурсында, үз шигырьләрен укып, җинү яулады Яшьләрнең «Иделем акчарлагы» иҗат конкурсында <2003 ел) шигырьләре Гран-при алды. Хыял бизәкләре Беренче кар... Ул тын гына төшеп, Соры жиргә ята— югала... Ак чәчәкләр белән ак карларның Ак язмышы күктә юрала... Йолдыз итеп Сибәи күккә хыялымны. Яктылыгын Кояш итеп тоярмынмы?.. Гомер үтә. Көннәремне сүтә-сүтә... Чуар елга сукмак түшәп. Айлар китә... «Бар да бетә». Бар да бетә?!— Бу мизгелләр киләчәкне Кая илтә?.. Йокла, күңлем. Иртә әле. иртә... Йөгермәс тә идем, бәлки. Еллар ашыктыра бик тә! Җырламас та идем, бәлки. Ярсу хисләр, дәрья судай, ташып китә. Уйланмас та идем, бәлки. Билгесезлек күңелемне уттай өтә. ... Яшәмәс тә идем, бәлки, Ак пәрдәле бу киләчәк мине көтә! Мине көтә... и Сүзләр аша. Күзләр аша сөрән салсам. Ишетерсеңме, әй, бәхетем. Мин югалсам?— Бу замана төсләренә Бер урансам?!. Кара төннең якты карашыннан, Көннәр белән көннәр арасыннан, Сүзләр эзлим... Бәхет кочкан төпсез уйларымны Алсу таңда дисбе итеп тезим. Күңелемне, әй. Илаһым, Нурга бизим?!