САТАШЫП АТКАН ТАҢ
VIII К өз айлары тынгысыз булырга охшый... Советлар Союзы дип аталган биниһая зур, торледән-төрле кавем, ил-гавамнан укмаштырылган корама дәүләт 1936 елгы Яңа Конституция нигезендә СССР Югары Советына яңа сайлауларга әзерләнә иде. Халык хөкеменә чыгарылырга тиешле кандидатураларның исемлеген булдыру, республиканы сайлау округларына бүлеп чыгу белән башлар катты. Бу эшләр ТатЦИК ка йөкләнгән булса да. бер генә эш тә ХКС рәисе Дәүләгъяров катнашыннан башка үтми, чөнки һәрнәрсәгә акча, транспорт, башка төр чыгымнар кирәк, хөкүмәт масштабындагы чараларга турыдантуры ул җавап бирә иде. Кич, сон гына өйгә кайтып керә ул, иртәгәге көнне исә әллә ничә кинәшмә үткәрергә кирәк, төн йокламый шуларга әзерләнеп утырмый чара юк. иртүк кабинетка килеп керергә өлгерми, Алемасов чакырып ала да, бер олау эш йөкләп чыгара.. Барысы да тиз кирәк, барысы да “срочно"! Әзерләп кенә өлгер. Шушы тиен тәгәрмәчендә әйләнгән арада коннен үтеп китүен дә сизми кала, җиргә караңгылык инеп, төн җитеп килә икән инде, сыгылган лимон кебек өенә кайтып кергән була... Индә бер олау эш ияреп кайта... Шул кәгазьләр белән әвәрә килеп танга кадәр утыра. Яна эшкә керешкәннән бирле вакытны тоймый башлады Әхмәтсафа. Тагын бер нәрсәне шәйләп алды. аңа Алемасов ничектер сәер карый кебек. Эш мәсьәләсенә килгәндә ышаныч күрсәтә, ә башка нәрсәләр хакында ачылып сөйләшкәне юк анын белән Чит итә, ят күрә. Мөхәммәтҗановнын да сонгы көннәрдә анын белән сөйләшеп-кинәшләшеп утырырга вакыты юк Киеренкелек торган саен көчәя, бер як та, шик-шөбһәләрне читкә ташлап, ачыктанАхыры Башы 10 санда. ачык сөйләшүгә бармый. Бу хәлдән дә яман нәрсә юк икән, кешеләр күз алдында үзгәрәләр, бөтен ил, җәмгыять ниндидер сәер авыру белән сырхаулый, әлеге чиргә дару табылуы да шикле. Дәртсез, дәрмансыз яши халык. Бүген дә көннең ничек үтеп китүен сизми калды. Өйгә кайтып, шул эш-мәшәкатьләр, жанны бимазалап торган борчулар хакында уйланып утыра торгач, ярты төн үтеп бара икән менә. Бертын башын ял иттерергә теләп, карашын өстәлгә таратып ташланган кәгазьләрдән күгәреп, бераз уйланып алды. Иртән Алемасов янында булуы, анын кинәт Усманов хакында төпченә башлавы истән чыкмый, бу сөйләшү төбендә нидер ята, ул әлегә чамалап кына бетерми, ахры Табигый. Шамил Усманов турында тыныч кына уйлый алмый ул. Кулга алынып, төрмәгә ябып куелуы һич башына сыймый. Шундый зур пост биләп тә аңа ярдәм итә алмавына вөҗданы кыйнала, теңкәгә тия, Усмановны ничек кенә гаепләмәсеннәр, һич тә “халык дошманы” итеп таный алмый, бәлки әдипне саклап калырга мөмкинлекләр дә булгандыр, бәлки әле дә соң түгелдер... Әмма дә ләкин курку хисе җиңде—бу хакта сүз башларга ничә мәртәбә талпынып караса да, кыюлык дигән нәмәрсәнен канатлары тиз салынып төште, хәтта үзе ярыйсы гына яхшы белгән, дошман булуларына һич кенә дә ышана алмаган бер генә язучы язмышын җиңеләйтү турында сүз башлап, күңелендәге шикләрен Алемасовка авыз тутырып әйтергә җөръәт итмәде. Аны, халык комиссарлары рәисе Дәүләгьяровны, формаль яктан караганда, республикада икенче дәрәҗәдәге кеше дип исәпләргә буладыр, ә менә яңа гына Татарстанга борын төрткән Михайловны—НКВД наркомын үзеннән күпкә көчлерәк, куәтлерәк итеп тоя. Әле Атемасов белән ике арада, бигрәк тә соңгы көннәрдә моны ачык сизә ул—Дәүләтъяровның һәр адымын контрольдә тотучы Мөхәммәтжанов та бар бит. Галим ачыктан-ачык әйтте, Дәүләтъяров анын белән киңәшләшмичә, Алемасов ягына сынар адым да атларга тиеш түгел! —Безнең аста казыналар, брат, сак булырга кирәк. Нишләсәк тә, бер-беребез белән хәбәрләшеп, киңәшеп эшлик. “Тегеләрнең" бер генә кыланмышларына да вак-төяк дип карама. Затсыз адәмнәр болар, күзләрендә иман нуры юк...—дип кисәтеп кенә тора Мөхәммәтжанов. Алемасов исә, Галимнең ни уйлаганын сизенгәндәй, киресен сукалый. —Мине бер дә яратмыйсын бугай, Дәүләтъяров,—диде ул бер киңәшмәдә, өлкә комитеты әгъзалары янында кәперәйгән кыяфәттә. Казанга килгәч тазара төшкән Алемасовнын нурсыз чыраена, тар маңгай астыннан дөньяга җирәнеп караган чепи күзләренә, шыксыз кулларына мизгел эчендә караш ташлап өлгергән Әхмәтсафа ни дип әйтергә дә белми интеккәндә, Беренче йөзендә арзан елмаю җәелде. —Мина үчлекле карап торасың кебек, шуна әйтәм яратмыйсың, дип. Кылтаеп, фәхешләнеп үзенә кадалган Алемасовка җавап бирергә өлгермәде, Мөхәммәтжанов “ярдәмгә" килде: —Ярату-яратмавын үзе белә, әмма Сезне хөрмәт итә, моны барыбыз да күрәбез. —Яратмый, хөрмәт итә... Шәп әйттең. Галим Мөхәммәтҗанович, сез инде ике дус, бер-берегезнең ни уйлаганын яхшы беләсез, мин сиңа ышанам,—дигән булып, котсыз кеткелдәп алды. Янә чепиләнеп халык комиссарлары советы рәисенә төбәлде.—Шулай да Дәүләтъяров, кайбер нәрсәләрне минем белән беренче чиратта киңәш итәргә кирәк. Читләшмә, мин бит кеше ашаучы бүре түгел! Юкка гына барысы алдында аны яклау ягына басмады Галим, нидәндер шикләнә, нәрсәдер белә, әйтеп бетерми. Әхмәтсафаны Алемасов тирәсенә җибәрергә тырышмавы ваклану яки көнчелектән түгел икәнен яхшы андый, сәбәпләрен төшенеп кенә җитә алмый. Шул ук вакытта Мөхәммәтжанов үле җан түгел, карьерасы хакына бернәрсә белән дә хисаплашмаучы кеше икәнен дә чамалый, бу мәсьәләдә, Алемасовтан кала, теләсә кем белән теләсә нинди бәхәскә, хәтта интригага да барырга әзер кеше. Мондый шартларда нишләргә ана? Республиканың хуҗалык сәясәтен үзенчә алып барырга омтылу куркыныч хәзер. Ныклап киңәш-табыш итәрлек кешеләр кими бара. Әхмәров та, Алемасовнын ул чакта ана бәйләнеп азаплануын начар фалга юрап, аннан читләшә бугай. Һәр дәһри коммунистның күңеленнән көнгә мен мәртәбә кабатлаган догасы: ‘‘Аллаһ сакланганны саклармын, дигән, инде безләрне Ходай үзе сакласын, уйламый-нитми дию авызына килеп керә күрмик, ярабби Ходаем, яман күзләрдән, яман уйлардан, яман гамәлләрдән саклап йөртә күр!” НКВД да йоклап ятмый, сизеп тора—һәр адымы күзәтү астында НКВД наркомы белән аңлашу табарга омтылыш ясаса?.. Юк. аның Михайловка теше үтмәячәк. Анын гына түгел, Михайлов белән Алемасов та үзен сак тота, башкача сөйләшә. Мөхәммәтжановны инде әйтеп тә торасы юк, һәр сүзеннән, хәрәкәтеннән, ымыннан Михайловтан куркуы шәйләнә. Мөхәммәтжановка кереп, барысын уртага салып сөйләшергә дисәң, анысы да хәвефле кебек Икенче ТЭЦ хакында сөйләшкән көнне иртән, Алемасовтан чыгып килгәндә, каршы очрады ул. Күптән сагынып көткән күрешү мизгелен кичергәндәй, балкып килеп күреште, хәл-әхвәл сораша башлады. Алемасов кабинеты янына күз сирпеп алгандай итте. —Сине дә тындырмый Беренче, мина да тынгы юк. Кабинетка керергә өлгермәдем, чакырта да башлады,—дип. зарланып та алды. Гомумән, шулай эш күплектән жәфа кичергән кеше сыман, үз күргән кешеләренә зарланыр- гарак ярата иде ул.. —Күптән көтелгән сөйләшү—кичекмәстән хәл итәсе бер мәсьәлә бар иде,—диде Әхмәтсафа, капчыкны төбеннән селкисе килмичәрәк. Мөхәммәтжанов сагаеп калды.. —Нинди мәсьәлә ул? —Син аны яхшы беләсен. бу турыда сөйләшкәнебез бар—ТЭЦта төзелеш эшләре бик әкрен кыймылдый, шул эчне пошыра. Төзелешне туктатып. ана каралган акчаны башка тармакка җибәрергә дигән карашлар да бар иде. Икенче секретарь кайнарланып сүзгә кушылды: —Өлкә комитет әгъзаларыннан ТЭЦ төзелеше өчен ждваплы итеп мине билгеләгәннәр иде Ана мин кураторлык итәм. Кайда авыр, кайда провал. шунда мине китереп тыгалар, үзен беләсен. ТЭЦ белән дә шундый хәл сизелә. Эшнен торышы хакында бик беләсе килә, сонгы вакытларда күрә торып аннан читләштерәләр, ни барганын да андый алмыйм. Инде дә килеп, бер-бер нәстә килеп чыкса, гаеплене тиз табачаклар... Галимне бүген тотып ашарые кайбер адәмнәр Нәстә ди сон Беренче9 .. Мәсьәләнең очына чыга алдыгызмы?.. —Туктатмаска, дигән, карарга килде. Мөхәммәтжанов кулындагы папканы җилпеп алды. — Шәп бу, иптәш Дәүләтьяров! Күпме көннәр эчем пошып йөри иде шуна Моннан сон да бер-беребезне подводить итмик. Әйтәм бит. шул нәстә исемә килеп керсә, төн йокыларым кача. дип. Тоттылар да мина сылап куйдылар, таптылар бер архимед тәпәчен, кайда, нинди йөк ята, шунын астына мине китереп тыгалар, шуннан йөк кузгатырга тиеш ди мин! Сөйләшү шунда өзелде, аны сәркәтип, чираттагы кинәшмә башланганчы. Алемасов янына кереп калырга ашыктыра иде. Әхмәтсафа уйларны читкә куып, янә кәгазьләренә иелде. Эшкә мавыгып күпме утырыр иде, билгесез, кинәт урам якта, тәрәзә артында гына бер адәмнен ачы тавышы ишетелде: — Коткарыгыз, талыйлар, үтерәләр!.. Әхмәтсафа эшен бүлеп, тәрәзәгә капланды. Тышта караңгы, кар катыш вак янгыр сибәләп тора. Урамнан кемнәрдер йөгереп үтеп, куыша-куыша күрше ишек алдына керделәр бугай—тавышлар шунда ишетелә. Икеме- өчме кеше бер адәмгә бәйләнәләр булса кирәк—әллә талыйлар, әллә кыйныйлар. Бәлагә таручының ара-тирә: —Коткарыгыз, үтерәләр!..—дип өзгәләнеп кычкырган тавышы кабатланып ала. Күрәсең, тиз генә бирешә торганнардан түгел, жан-фәрман тартыша сыман. Ул кисәк кузгалып, кием элгеченнән кәчтүнен эләктереп алды да урамга атылды. Артыннан Рабиганың аптыраулы-куркулы тавышы ишетелеп калды: —Тон уртасында кая барасың?.. Урамда кем ни кыланмас. Йокларга ят, иртүк эшкә барасыңны онытма... Хатынына җавап биреп тормады. Урамга йөгереп чыкты. Баганаларга эленгән лампалар өй тирәсенә бераз яктылык сирпесәләр дә, тавыш килгән якта дом караңгы. Теге бичара һаман карыша, тартыша бугай, колакка: "Ярдәм итегез, ярдәм!"—дигән сүзләре ишетелеп киткәли. Ләкин баштагы кебек ачы тавышы түгел, еламсыраган, чарасыз ялвару гына иде инде бу. Шәһәр уртасында түгел, бәлки кайдадыр кешесез урманда, чытырманлы сазлыкка кереп баткан бичара адәмнең өметсез тыпырчынуы сыман тоела. Тавыш күрше йортның ишек алдыннан килә иде. Йөгергән мәлгә Әхмәтсафаның күңеленнән кайчандыр Бохара якларында йөрүе, Каштаудан кайтканда бәлагә очрап та, аны үлем ягасыннан Фәтхулла агайның йолып алу мәлләре сызылып үтте. Әйе, әгәр дә Фәтхулла абыйсы иренеп калган булса, Әхмәтсафа дигән егет әллә кайчан чүл бүреләренә ризык буласы иде. Аның йөрәге алгысынды, ничек тә бәлагә тарыган адәмне йолып аласы иде талаучылар кулыннан. Шуны эшләмәсә, үзен хәтта гафу да итмәс кебек. Ишек алды тагын да караңгырак тоелса да, күз тиз ияләште, әле барлык кеше дә йокы базарына китеп бетмәгән икән: түрдәге фатирда ут шәйләнә. караңгылыкны ватарга шул җиткән, әнә—ишек алды уртасындарак кемнәрдер көрмәкләшә. Ул шунда ташланды. Әхмәтсафаның таләпчән һәм икеләнүгә урын калдырмаслык куе тавышы төнне ярып үтте: —Туктагыз, хәзер үк туктагыз.—Теленә каян килгәндер,—Атам!—дип тә ычкындырды.—Ике-өч адым атлауга, сизми калды, көрмәкләшкән кешенең берсе кул астына килеп керде, ул аны сөйрәп торгызды да, үзен-үзе белештермичә, әллә кая ук болгап ыргытты Чамалап өлгерде, әзмәвердәй адәм иде бу. Бик каты барып төште бугай, чинап, сикереп торды да, бу якка борылып та карамый, сүгенә-сүгенә урам караңгылыгына кереп югалды. Эченә җылы йөгерде, чыннан да каты тавышлы кешенең ату коралы бар дип уйладылар, ахры. Ул арада аңа бәрелеп-сугылып тагын бер кеше капка ягына атылды. Аның артыннан ташланмакчы иде дә Әхмәтсафа, кире уйлап, җирлә мышкылдап яткан бичара бәндәгә иелде: - Ни булды, иптәш? Теге кеше, исенә килеп, еламсыраулы калтыранган тавыш белән җавап кайтарды: —Таладылар, башлары култык астына киләсе сбулычлар... Бөтен акчамны, өстәге киемнәрне алып ычкындылар, паразитлар... Ул үрмәләп аягына басты, сизелеп тора, ярыйсы гына “чирттереп" алган бу мәхлук. Читкәрәк тайпылган Әхмәтсафаның җиңеннән эләктереп алды: —Абзый, зинһар, ташлап калдырма инде. Бишбалта ягына кайтасым бар бит Почмакта качып көтеп торалар алар, беләм, мине тәмам чишендереп бетерәсе килә аларнын...—Ул черелдек тавыш белән сүгенеп алды. Ни гажәп, Әхмәтсафага әлеге тавыш таныш сыман тоелды. Әллә бу кешегә ярдәм итү теләге, әллә кызыксынуы көчле булды, бәлага таручыны өйләренә табан алып китте. Шул чагында гына үз өенең капка төбендә серәеп басып торган каравылчыны шәйләп алды. —Нишләп челәндәй басып торасың, понимаешь?—дип, ачулы тавыш белән сорау бирде Әхмәтсафа —Каршына килеп, кеше кыйныйлар, талыйлар, чишендерәләр, ә син?.. з. .К. У-. N и Каравылчының жавабы әзер иде: —Мина, иптәш Дәүләтьяров. шушы өйне, ихатаны сакларга кушылды. Өй эчендә ни-нәрсә бар. хуҗалар кая чыга-керә, анысы өчен мин жавап бирмим,—диде сакчы, гөнаһсыз тавыш белән —Әгәр сезнең ишек алдында булса бу хәлләр, мин чарасын күрә идем, әлбәттә, ә болай бөтен шәһәр өчен минем жавап бирәсем юк Шулай да мин. иптәш Дәүләтьяров, сезнең арттан бардым. Инструкцияне бозып булса да... Сак урынын калдырырга ярамый безгә. Бандитның берсен сугып кына очырдыгыз бит. тегеләрнең нинди тихлек белән ул тирәдән таюларын үз күзем белән күргәч, тизрәк сак урыныма йөгердем. Гайрәт тә бар икән, иптәш Дәүләтьяров үзегездә. Жавап күңеленә хуш килде, Әхмәтсафа сакчының иңсәсеннән кагып алды: —Без, үзебезне ир-егеткә санаучылар, кирәк чакта кешегә ярдәм кулы сузмасак, ни була? Менә бит, көзге көн дип тормаганнар, иптәшне чишендереп киткәннәр... Бәләчел тавышлы мәхлук сүзгә кушылды: — Итеккә кадәр салдырып алып киттеләр, кабихләр. Өйгә кереп, кухняга үтүгә, ут яктысында Әхмәтсафа төнге “кунак”ка текәлеп караган иде, имәнеп китте—анын каршында шәлперәеп авылдашы— Кәрим Хәрәмуллин басып тора иде. Авызы бүлтәеп чыккан, ирен читеннән кан саркый. —Кәрим?—дип, гажәпләнеп, телгә килде Әхмәтсафа.—Кәрим... Хәрәмуллин! Син түгелме сон бу? Төнге кунак лыпылдап идәнгә утырды. —Сон, ни.. Кара инде... Тинтәк димә.. Әхмәтсафа бит син, зур кеше...—дип тәтелдәргә тотынды Кәрим —Ишеттем... Кем суң әле син? Юк инде, башка ару сукканнар, теге сбулычлар, һич кенә эшләп китә алмый менә,—дип сөйләнде ул исән калуына бер сөенсә, Әхмәтсафа кулына килеп эләгүенә ун мәртәбә артык шатланган кешедәй.—Каравылчыны әйтәм, “Иптәш Дәүләтьяров, иптәш Дәүләтьяров” дип бер алдыңа, биш артыңа төшеп тора, югыйсә, ә мин нуль внимания, әйеме. Әхмәтсафа, эт талагыры. син бит бу!—Кәрим урыныннан сикереп торып, коткаручысын кочакларга ниятләп, алга атлады. Борынына килеп бәрелгән сасы көмешкә исеннән, Әхмәтсафа ирексездән читкә тайпылды, теге, моңа әһәмият бирмәгәндәй, һаман сөйләнә, һаман якыная: —Әйе, мин инде бу—Кәрим Хәрәмуллин. Каргалыдагы күршен булам Бергә уйнап, күнел ачып үскән Әхмәтсафакаем, туганымнан артык кеше бит син! Ничекләр килеп чыктың мине араларга?!. Өй хужасынын күнелен нидер тырнап, яндырып үтте. Бөтен сасысын үзенә боркеп, борын төбенә килеп баскан Кәримне читкә этәрде. —Каян килеп чыктың монда?—дип, арган тавыш белән сорады Әхмәтсафа. Нигәдер үзе коткарган кешенең Кәрим булуына тамчы да сөенмәде кебек.—Йөрисен төн уртасында разбой салып... — Күрәсе башкайлар булгач, Әхмәтсафа күршекәем, килеп каптым инде. Шушы эт олаккан җиргә килергә нинди шайтан котырткандыр. Кичә зарпылат алган идек, мин бит жир төзү техникумын тәмамладым Казанга килеп. И дөрес эшләгәнмен, иеме, күршекәем? Кая бакма төзелеш, бездән башка бер генә эш тә башланмый, акча мулдан түләнә, шуна кылтаеп киткәнмендер инде, эштән сон өйгә кайтмый, бер марҗаның итәгенә ияреп киткәнием. утырылган бит менә, шул тәрегә алданып. Кесә тулы акча, кәеф әйбәт, марҗага өмет тә бар иде, хәйләкәр кәнтәй булып чыкты. Төн уртасына кадәр минем акчага кибеттән ризык ташыды, имеш, мине сыйлый, сасы самагунын чөмертте, анысын да акчага сатып бирә, заразы. Шулай утырггы-угыртгы да, дәртем тулышкач кына. “Ирем кайтыр вакыт җитте,”— дип. артка тибеп чыгарды, мөртәт. Ишек алдынннан чыгып өлгермәдем, ике кеше килеп бәйләнделәр. Ярый әле кычкырырга баш житте Акчадан җилләр исте Шунысын гына анышып бетермим, акчаны кем алды микән, марҗаммы, әллә теге бандитлармы?—Кәрим җилкенеп Әхмәтсафаның кулын эләктереп алды —Әйдә әле, сакчының мылтыгын алабыз да, Әхмәтсафа күршекәем, теге марҗаны өшкереп, иманга китереп кайтыйк. Мин мап^Рәп йоклап киткәч, үзе генә оештырган ул бу эшне. Шурасын, нәсел- нәсәбен әрдәнәләп өеп өшкерим. Шура исемле ул. Беләсеңдер әле үзен дә, күршеңдә генә яши ич, бә-әк чибәр нәмәрсә. Ямьсез булса, Кәрим гагылып йөрми инде ул. Мин хатын-кызның билен карыйм, аннан түбәнгәрәк күчәм, артын күз белән капшап узам. Ботын чамалыйм. —Кәрим монда ничек килеп эләккәнен онытып, сиптерә генә.—Хә-хә, опытбар, күрше, тырнаклы егет мин. Күңелгә охшаса, җәһәннәмгә дә китәргә риза тутый кош артыннан... Өйдәгеләрнең йокылары качты, шуңа кыенсынып, Әхмәтсафа Кәримгә ике-өч кәлимә сүз ыргытты. —Туктат юк-бар әкиятеңне, шул гына җитмәгән иде. Әйдә, юын, кайнар чәй эчеп ал, калганын иртәгә эшендә сөйләрсең, тынлаучы табылса. —Эштә моның ишене аңлаучы бар дисенме? Жыен мокыт бездә, хатын-кыздан уттан курыккандай шүрләп йөрүчеләрне китереп тутырганнар. Барысы өчен тутыйларның күңелен үзем күрәм, авырга килә, кәнишне, ну түзәм!—Исенә килеп, хуҗага ялагайланып сөйләнә башлады —Син Әхмәтсафа, бигрәк тә тәртипле, игелекле кеше булдын инде. Рәхмәт, коткардың, бандитлар кулыннан үтәсе идем бүген төнлә.. Мин шулай инде, эчемдәге—тьш!ымда, син элеккечә, сүзгә саран, үзен турында ләм-мим сөйләмисен. Ә-ә, Кәрим Хәрәмуллин, белми ди торгансыңдыр инде, дисенме—белә-әм, зур кеше булдын, гәҗитләрдән укып торам—Кәрим кыланып кулын болгап алды.—Халык комиссарлары советы председателе иптәш Дәүләтъяров!.. Синең турында язган гәҗитне саклап, чумадан төбендә тотам, ә кәк же, күршен шундый урынга үрмәләсен әле! Бер кирәк булмаса, бер кирәге чыга. Әткәй әйтә минем, тутыгып беткән балтаны да чыгарып ташлама, б... чабарга булса да ярар, ди. Син инде балта гына түгел, юк, балта пүчтәк ул! Менә бит Каргалыда чакта, ТИНО да укыганда кем уйлаган? Ачу да саклый торгансыңдыр, әеме? Фатыйх Сәгыйтов котыртуы буенча канына тоз аз салмадым мин. әйеме, күршекәем, ачуланма инде. Ничек шулай була микән9 Мин дә укыдым ТИНОда, син дә укып йөрдең. Син кем дә, мин кем? Кызык бит, әйеме, күршекәем. Ераклашканбыз, ара зур, мин әйтәм. югыйсә, ким дигәндә, безнен ара бер адым булырга тиеш иде Баксан, җир белән күк арасы—син ниди фатирда яшисең, мин бер эт алачыгында көн күрәм.—Кәримнен көнләшүе йөзенә бәреп чыкты, шулай да үзен кулга алды тагын.—Син инде элеккеләрне искә төшереп, кинә саклап йөрмә, күршеләр бит без. Күп сөйләшкәнгә дә ачуланма, мин бүген чакырылмаган кунак, әткәй әйтә, чакырылмаган кунакның хаккы күбрәк аның, ди. Кәримнең, үчекләгәндәй, кат-кат атасын телгә алуы, Әхмәтсафаның бәгыренә ук сыман кадала. Рәнҗү хисе җанын каерып-туздырып ташлый, тешен кысып булса да, сабыр итә, “әткәй” дип сөйләнүләрен колак кырыеннан үткәреп җибәрергә тырыша иде. —Нинди кинә ди инде, үткән эшкә салават... Озакламый тан ата, иркенләп гәпләшергә вакыт кысан, шул гына. —Тан, дисен инде... Таң ата да кич була, хәерсез таннар бу, күршекәем, хәерсез таннар, әткәй әйтмешли... Күңелгә нур салып атмый таңнар минем, күптәннән инде, теге янгын чыккан көннәрдән үк. Фатыйх Сәгыйтов дигәннән. хәзер кайда эшли микән ул?—Кәримнең күзләре сәер елтырап китте —Кайда булсын, һаман да гәҗит эшендә. Редакциядә. Гәҗит укыйм дип мактанып торасың, җитмәсә. Танга килсәк, анын нуры үзен сыйдыра алган күнелгә генә кереп туладыр ул. Күңелен тар булса, анда нурга, яктылыкка урын калмый. —Юк, син һаман элеккечә, Сафа, өнәп бетермисең мине. Гәҗитне укыйм ла анысы, үземә кирәген генә укыштырам, калганына вакыт җитми. з* Фатыйхнын адресын б!ф әле. гәҗитеннән бер урап кайтырмын, яшь вакытларны искә төшереп утырсаң да күңелгә җиңел була бит ул Мусаны күргәнен бармы сон? Мәскәү егетенә әйләнеп беткәндер ул. әйеме... иптәш Дәүләтъяров. Әхмәтсафа Кәримнен "иптәш" дип сөйләшүен килештермичә, җавап бирде. —Төн уртасында “иптәиГләп утырмыйк. Эш урыны түгел. Муса исә. молодец. танылган шагыйрь хәзер. Әле опера студиясендә белем алдылар, Казанга кайтырга җыена. —Опера'.’ Ниемә кирәк ул?—дип. Кәрим балаларча аптырап сорады.- Радиодан ишетсәм, колагым тона шул опера дигән нәрсәдән. Ботен Казанны ШУЛ опера белән тутырмакчы буласызмы тагын. Дәүләтъяров. ә! Ниемә хаҗәт ул? Сәгатьләр буе шуны тынлап утыра башласан. тозерсен яна тормыш. төземи ни... Социализм фронтында кем эшләр, ә?—дип чәпчеп алды Кәрим. - Менә Фатыйх Сәгыйтов янына барып чыксан, аңлатыр ул сиңа. - дип көлебрәк җавап кайтарды Әхмәтсафа. - Берзаман бу мәсьәлә буенча шау-шу булып алган иде. опера сәнгатен яклап Сәгыйтов мәкалә язып чыкты, ну Мусага да тәнкыйть эләктерде. Муса мина хат та җибәргән иде Бераз үпкәләгән, кәнишне. ул чакта гәзетада мин редактор идем. -Фатыйхнын теленә эләксәң... Кислота бит ул!—Кәрим сүзне шундук икенчегә борды —Шулай да әйт әле. Әхмәтсафа, ничек зур кеше булып киттен син'’ Артыннан этеп торучы бармы0 Менә мин дә эшлим бит инде, тырышам, тырмашам. кеше арасына керәсе килә. Юк. гел читкә кагалар Берсенә бер начарлык эшләгәнем булса икән. Ипекәй, кеше белән сүзгә килешкәнем юк. җитешсезлекләр хакында нәчәльствәнең үзенә язып кына бирәм. имзамны да куймыйм, үзе өчен тырыша димәсеннәр, әеме. алар бит ахмак түгел, кем язганын чамалыйлар, фактта—минем шулай эш өчен ут йотып йөрүемне, социалистик уяулыгымны күрмәмешкә салышалар. "Кәрим Хәрәмуллин әйбәт эшли, дошманнарга пакуй бирми" дигән бәләкәй генә кәгазь тоттырсалар, күнел булыр иде. анысы да юк безгә. Кешегә күп кирәкмени? — Кешенең зурлыгын кайда эшләве, нинди пост биләвенә карап үлчәнми. Кәрим дускай. Иманынны сатма, кешегә начарлык кылма- шуннан чыгып бәяләнә адәм баласының гамәле. —Сүз сөйләргә сина куш инде. Кара әле. Фәтхулла абзый турында ишеттеңме син° Теге ат буры —Кәрим кисәк Әхмәтсафага күтәрелеп карап алган иде. анын күзендә уйнап алган ачулы очкыннар күреп, шым гына сүзен төзәтеп куйды —Фәтхулла абзыйны белмәскә инде син. Каргалыда бергә көн иттегез бит. Үткән жәй анын белән очрашып, озаклап сөйләшеп тордык. —Фәтхулла абзый?—Әхмәтсафа пыяла стаканга чәй коя иде. туктап калды —Каян килеп очраштыгыз әле аның белән? Ниһаять, ул да үзебезнен якларга кайтып элгәшкән икән. —Оренбурга кайтып урнашканнар иде Шәмсия апай белән. Милициядә эшлим дигәч, күзләр маңгайга менде. Шул ат буры . —Бу сүзгә Әхмәтсафаның ачуы кабарганын сизеп. Кәрим сүзен төзәтеп, дәвам итте. - Болай гына, элекке гадәт белән әйтүем, авылдаш булгач, озаклап сөйләшеп торган идек. Казанга эш белән барасым бар, сине бик күрәсе килеп, сагынып телгә алды; нигә кирәк булгандыр, әткәй турында озаклап сорашты. Әткәйгә әйткән идем, бер дә яратмады анын шулай сорашуын. Әткәй минем бик честный бит. ат буры булган кеше милиция булып, наган тагып йөргәч ни. Фәтхулла агай сине әй яратып та сораштырды инде, сәлам дә әйткән иде, мен рәхмәт төшкере. әманәтне үтәргә жай чыкты.—Кәрим ниндидер тонык тавыш белән дәвам итте.—Кара әле, Фәтхулла абзый ул чакта нигәдер озаклап минем әткәй хакында төпченде. Теге чакта суга төшкәндәй юкка чыкты бит әткәем Шикләнеп сораштырды микән0 .. Яшьүсмср генә идем. нәрсә белмим дисәң дә ярый, түлке интектек тә соң әткәйсез калып Әллә ничек кенә булды, әнкәй дә җүнле-башлы әйтеп, анлатып бирә алмады Өченче ел әткәй тып итеп кайтып кергән өйгә. Картайган, шулай да исән- имин Кайда булган, кайларда йөргән, бер дә сөйләми. Әллә Фәтхулла абзый бер-бер нәрсә беләме дим, озак уйлап йөрдем Шунда сорарга башка килмәде Ничек килсен, минем башның күргәннәре Эчсәм холыксыз бит мин, Әхмәтсафа күршекәем, хатынга бәйләнәм. Хатын бик әтчәяннәй нәрсә, бәйләнә башласам, ике дә уйламый, чүмеч белән башка тондыра. Мин өч көн исәнгерәп, өйгә юл тапмый саташып йөрим Баш җиде җирдән тегелгән минем, хәзер эчеп кайтсам, чүмечне яшереп куям —Кәрим тагын сүзен Фәтхулла абзый ягына борды. Әхмәтсафа, ни сәбәп, тынын алмый диярлек, кызыксынып, тынлый бирде —Әткәй килештермәде, юк кына менә, килештермәде Фәтхулла агайның сорашуын. Ничек килештерсен, ат буры милиция булсын инде, егылып үләрсең... Кәримнең шушы сүзне әйтмичә, тынычланмаячагы билгеле иде. “Алтыдагы—алтмышка”, бу кеше белән шулай көтмәгәндә очрашуына Әхмәтсафа үкенеп бетә алмый иде. Анын каршысында әтисен бауга менгезгән авылдашының малае, ТИНОда чакта яла ягып, башын әйләндереп бетергән бер бәндә тора, ни әйтергә аңа, ничек озатырга өйдән үзен?.. Шулай да кабарган ачуын басып, үзен кулга алды. Кәрим чыннан да әтисенең нинди явызлык кылганын белми иде булса кирәк Әтисе кылган явызлык өчен бала җавап бирми. Йокы бүлмәсеннән чыгып, Кәримгә аптырап карап торган Рабигага эндәште: —Сабакташны таныйсыңмы, Рәбуш? Кәрим урындыктан егыла язды. —Рабига?! Сез тәки өйләнештегезмени, эт талагырлары! Рабига бу шәүкәтсез кешедән котылырга теләп, теләмичә генә сүзгә кушылды. —Кәрим Хәрәмуллин тиз генә истән чыга торган кеше түгел инде. Таныйм, билгеле. Син Урта Азиядә чакта мин Каргалыда укытып алдым Анда да тинтерәтеп бетерә иде җыен юк-бар белән... —Әй бу хатын-кыз! Әллә ниләр сөйләп бетермә инде, Рабига, яшь чак бит, кызлар күрсәм, бераз кылтаеп киткәнмендер. Аннан синең арттан ул чакта Муса чапты түгелме сон? Ике көннең берендә Каргалыга прусты гына килмәгәндер инде. Комсомол активлары арасына кысылып йөрү килешмәсә дә, безнен авылга килгән чибәр кызны Муса эләктерергә чамалагач, ачу чыкты, бер-ике мәртәбә кич нардумнан кайтканда, каршыңа чыгып, бәйләнеп торган булган идем. Шуны сүз итеп сөйләгәнен өчен рәхмәт... Ирен көнләшер дип тормыйсын... —Синен өчен Әхмәтсафа көнләшә диме?.. Кит инде, тавык көлдермә! - Мине кешегә санамыйсын инде, анысын беләм, Рабига.—Кәрим, үзенен хәлен онытып, зәһәрләнеп, үчләшә иде —Мусадан да көнләшмисенме. Сафа?! Әхмәтсафа сүзгә нокта куйды. —Көнләшмим! Мусаның үз гаиләсе бар. Үзең әйткәнчә, яшь чактагы- ларны искә төшереп утыра башласак, барып чыгарбыз.—Ул һаман да ачуын баса алмаган хатынына эндәште.—Бәлага тарыган бит әле Кәрим, кыйнап, чишендереп киткәннәр. Бүген бездә кунар, искеләр булса да, жүнлерәк киемнәр бардыр, киендерик инде үзен. Шәрә килеш кайтарып җибәреп булмый. —Дөрес әйтәсен, килешми безнен ише кешегә болай йөрү,—дип такылдап алды Кәрим. „ —Киеме табылыр,—диде Рабига бераз сүзсез торганнан соң—Йокларга урын әзер, залга кереп ятсын.—Ирен шелтәләп алды.—Таң ата бит инде, иртәгә ничек эш көнен үткәрерсен?.. Кәрим озак йокламады. Черем итеп алды микән, бераз боргаланып ятты да. торып китәргә җыена башлады. Әхмәтсафа торып, ут кабызды. Киемнәрне Рабига барлап куйган икән. Кәрим аһылдый-аһылдый ал арны киеп, козге каршысына басты. Нигәдер, канәгатьсез тавыш белән —Ярый инде, киеп йөрергә булгач...—дип сөйләнеп, чыгарга кузгала башлады. Әхмәтсафа аны озата чыкты. —Интегеп йөрмә,—диде күксел тавыш белән Кәрим,—Юлны әйбәт беләм. Рәхмәт дисән инде Сез—зур кешеләр, төчеләнә белмисездер Баш чатный, каһәрең, хатын төзәтергә жай табар анысы... —Куй инде, рәхәтләнеп әйт рәхмәтеңне,—Әхмәтсафаның тавышы кинаяле иде Күңелен кыздырып торган сорауны бирми булдыра алмады — Шулай да әйт әле. Кәрим. Фәтхулла агай кайчанрак Казанга килеп чыкмак- чы иде? — Һаман анын турында уйлыйсын икән. Ишетмәгәнсең икән, мина әйтергә туры килә. Килмәс инде ул Казанга. Быел җәй анын гәүдәсен Жаек буеннан табып алганнар. Элек бергә ат урлап йөргән кулдашлары хәл иткән диделәр Караклар арасында шундый тәртип ди. башка якка чыккан кешене яшәтмиләр икән аны... Әхмәтсафа өнсез калды Уйлары чуалды, исәнгерәгән хәлдә озаклап карангы урам буйлап атлаган Кәрим артыннан карап торды Офык ягыннан ал шәүлә йөгергәндәй булды. Тан ата иде... IX Е герметугызынчы ноябрь иртәсендә эшкә күңелсез уйлар эчендә килде ул. Фәтхулла агай турындагы хәбәрдән үзенә урын таба алмады. Кәримнең әтисе—җаһил карг. исән-имин кайтып, яшәп ята икән. Явьп хөсет җанлы адәмнәр әтисе Мостафаны гүргә керттеләр, бер гөнаһсыз дөньядан киткән әткәсе исән калганнардан дога өмет итеп ята торгандыр. Әнкәсе белән әткәсе каберенә тезләнеп дога укып килергә дә вакыт тапма инде' Бер генә атнага булса да Каргалыга кайтып килергә иде Эшкә әвәрә килеп, аралар өзелеп бара түгелме сон? Туганнары—Гомәрхан белән Әхмәтхан, аларнын гаиләләре белән күрешеп сөйләшергә, Бибкәй кияүгә чыккан, инде бәби дә алып кайтырга өлгергәннәр икән—яшьләрне котлап, бераз сөендереп киләсе булыр; хәзер менә күнелен тырнап торган нәрсә— Оренбурда тиешле кешеләр белән очрашып. Хәрәмуллин карт хакында дөресен сөйләп бирми чарасы калмады, шунсыз тынычлана алмаячак ул Шәмсия әнисенен хәлен белергә. Фәтхулла агайның, агабыкайнын каберләрен ял итәргә Ераклаша Оренбур аннан, ераклаша. Ул уйларын читкә куарга теләп, ян яктагы тәрәзә янына килеп басты. Күнел урыннан купкан, һич кенә үзен урынга утырырга мәҗбүр итә алмый Кәримнең хәерсез тан дигән сүзләре хәтеренә килеп, җаны сискәнеп китте Әи очынган булып яши ул. әй җилкенгән була, алда үзен ни көтә? Рабиганың тормышына бәреп кереп, бәллүрдән дә нечкә күнеллс. саф, якты уйлы кызны бәхетле итәрмен дигән адарынулы хыяллары чынга ашамы Яна тормышның бар матурлыгын, мәртәбәсен күреп үсәргә тиешле уллары Марат белән Марлесны нинди язмыш көтә алда?.. Барысын да үлчәп, кат-кат уйлап эш итәме ул, әллә дәвернен тешле тәгәрмәченә ияреп, кая оарып чыгасын чамалый да алмаган, чарасыз тәгәрәүче бер ждн иясеме?. " аТШа төшерелеп - кан_яшь түгеп, илдә яна хакимлек төзибез Н эшенен а* ь,Р ы ии бетәсен чамалый алмый, ачынып, Дәрдмәнд шигырен көйләп алган иде; Үзен жирдә. күзен җирдә—ничек бу? Күреп күк дәфтәрен яндын. кабындың Ни барын курмәден әмма юлында. Аяк астындагы ташка абындын' Тәрәзәгә капланырдай булып озак карап торды Әхмәтсафа. Уртача гәүдәле, киң җилкәле, чигә тирәсендә чал чәчләр пәйда булган бу кешегә әле угыз ике яшь кенә тулып киткән икәнлегенә ышануы да кыен. Карашында ачык чагылган борчылу, җилкәсенә авыр йөк салынган булудан гына түгел, бәлки чор тудырган галәмәт киеренкелек нәтиҗәсе иде. Казансу елгасына әкеренләп боз ката, болай барса, елга аръягына халык турыдан гына чыгып йөри башлар. Әлегә бала-чага яр читендәге сайлыкларда ныгыган бозда тимераякта шуа, шар суга, һәй, үтте китте гомерләр, кая ул гамьсез чаклар, Сакмар буйлап Жаек тамагына кадәр тимераякта узышулар; беләкләрдә көч-куәт арткач, йөзләрчә чакрымнар сал агызулар. Ул чактагы борчу, тынычсызлыклар пүчтәк кенә булган икән. Казан остенә офыктан, Идел ягыннан калын, кара болытлар агыла. Көннәр кышка кереп бара, озакламый кар-бураннар башланыр, барысы да кар астында калыр, югалыр. Бүгенге җанны талап торган уйларда калын кар юрганы астында калгандай тора-бара юкка чыгар, күңел түрендә юшкыны гына утырып калыр да, ара-тирә искә төшеп йөрәк кыбырсып куяр. Чыннан да шулай булыр микән? Ил өстенә, аерым кеше башына ишелгән хәсрәт-борчулар да шулай онытылыр, йөрәккә сызылган җәрәхәтләре югалыр микән? Ай-Һай, яшәү дигәннәрен артык гадиләштерәләр бугай алар. Яшәп баккан утыз ике яшендә ике гомер кичкән кадәр дөнья гизде, белем эстәде, төрле вазыйфалар башкарды. Дөнья буйлап бара да бара, нинди җилләр, нинди зилзиләләр иркендә ул, анысын ныклап торып уйларга да вакыт юк. “Аяк астындагы ташка абынганчы” барачак та барачак. Тире-яры җыеп көн иткән Мостафа малае, хәзер кем булды—хөкүмәт машинасында эшкә килә, көн буе зур-зур карарлар кабул итүдә турыдан- туры катнаша, һәр карар меңнәрчә кеше язмышына кагылып үтә, бу турында ныклап уйланырга, фикер йөртергә дә өлгерә алмый кала бугай, чиратта икенче бер мөһим эш килеп баса, бусы инде бәлки меңнәргә түгел, дистә меңнәргә кагылышлы бер мәсьәләдер. Соңга калып өенә кайтырга кузгала, бүгенге эшен тәмам кылуын көтә-көтә көтек булган шоферы кайтарып куя, яшәгән йорты янында сак тора, ә күңел буш, шыр ялангач, күпләрнең төшенә дә кереп карамаган шушы уңайлыклар хакында уйлап тору да юк, баш очында кояш, яктылык барлыгын-юклыгын да тоймый торган талымсызлык чолганышыннан кайчан да булса котыла аламы—анысын да уйлап тормый. Тәгәрмәч әйләнә, анын белән Әхмәтсафа, аның кебек язмышлы меңнәр, миллионнар әйләнә... Уйларын бүлеп, һәрчак пөхтә йөрүче, эшенә һәм хуҗасына мөкиббән сәркәтип хатын—Зифа килеп керде. Кулында бүгенге “Кызыл Татарстан” гәҗите... Әхмәтсафа тәрәзә артында җай гына аккан тормыш дәрьясыннан шыксыз ярга китереп баскан сыман хис итте үзен, бу халәттән ничек тә чыгарга, җанны урынына утыртырга кирәк иде. Ул бүген хәл итәргә тиешле эшләрен күңеленнән барлый-барлый өстәл артына барып утырды. X Ә йе, баш очында болытлар куера, көннәр сәгатьләп түгел, минутлап караңгылана бара, коточкыч көч һәммәсен упкынга сөйри кебек. Көз көне Татарстанга НКВД наркомы итеп җибәрелгән Михайловның күзенә ак-кара күренми Моңарчы Тула якларында “халык дошман” нарын фаш итүдә зур өлгерлек күрсәткән бу кыланчык адәм еш кына СССР эчке эшләр халык комиссары Николай Ежовтан Татарстанда дошман элементларын кыйратырга шәхсән хәер-фатыйха алуын кабатларга ярата, әмма Казанда Алемасовтан соң аның кулын кыздырырлык зур кешеләр калмаган, алар инде барысы да төрмәдә, Михайловка кадәр үк гроцкий— милләтчелек төркемнәре башлыклары буларак үз-үзләрен “фаш” итеп бетергәннәр. Инде калган вак-төяктән зур “элемент”лар ясау кампаниясе колач алып килә. Коткарса алар гына коткара Михайловнын абруен Ежов каршында. Михайловның “бәхетенә”, шөкер, 1937 елның июлендә ВКП(б) ҮКнын тоткыннарга физик тәэсир итүнен аерым ысулларын кулланырга фәтва бирүе эшне җиңелләштерде. Инде тикшерүчеләр очен тоткыннарның ни дәрәҗәдә дошман буяу-булмавы бөтенләй әһәмияткә ия түгел, бәлки тикшерүченең тоткыннан күпме вакыт эчендә "кирәкле" мәгълүматларга кул куйдыра алуы беренче планга чыкты. Кем "эш"ен тизрәк төгәлли, ягъни тоткын алдан хәзерләнгән барлык гаепләү кәгазьләренә кул куя— шул мактауга лаек! Стахановчылык хәрәкәте НКВД подвалларына да үтеп керде, көн саен дошманнарны "сындыру“дагы ысуллар, социалистик ярышны тикшерүгә корылган зур җыелышлар үткәрелеп, "артта сөйрәлүчеләргә" карата рәхимсез шелтәләр белдерелә иде. Әгәр тоткын кулга алынып. “Черек күл"гә китерелгәннең беренче сәгатьтә үк алдан әзерләнгән гаепләү кәгазенә кул куймаган икән, ул тикшерүче булдыксызга санала, һаман-һаман "эше" алга бармаса. анын үзен үк дошман элементы буларак, ватып-имгәтеп камерага кертеп ыргытырга да күп сорамыйлар. Бусы—башка тикшерүчеләргә сабак өчен... Черек күл"гә эләккән кешеләрнең нинди хәлгә тарыганын Әхмәтсафа якынча чамалый, чөнки Алемасов. Михайлов белән еш аралашып тора, тегеләр исә НКВД җәтмәсенә килеп эләккәннәрне ничек итеп изсп-сытып мәгълүматлар алынуы хакында аның алдында тартынмый-нитми сойләп. көлешеп утыралар Әхмәтсафаның тәненә суык үрмәли мондый чакта, тәмәке төтененә күмелеп айгырлар сыман кешнәшүче бу ике бәндә һич тә кеше затлары түгелдер, ниндидер сәбәп белән Казанда пәйда булган иблис токымнары утырган кебек иде. Михайловка корбаннар, бик күп корбаннар кирәк. 1937 елның декабрендә НКВД га егерме ел тула, ә анын әле авыз күтәреп сөйләрлек уңышы юк. һаман шул Алемасов җыеп тутырган милләтчеләр бандасы белән изалана. Аларнын инде кешелекләре калмаган, әллә нинди тузга язмаган гаепләүләргә кул куеп бетерделәр, әмма бит анын даны, мәртәбәсе Алсмасовка. Ул фаш иткән дошманнар ич алар. Яна наркомга шымытыр башы, болай барса Мәскәү арты белән борылачак аңа, өч тиенлек кешегә дә чутламаячак. ...Һәм Михайлов эшкә кереште.. Егерме дүртенче октябрь көнне Мөхәммәтҗанов кулга алынды. Әлеге хәтәр хәбәр билгеле булгач. Әхмәтсафа үзенен дә көннәренең санаулы калганым чамалады Тәгәрмәч анын өстенә килә, ул инде аннан котыла алмый, моңарчы беркемне аяп тормаган котсыз тәгәрмәч озакламый аны да сытып-изеп узачак иде. Дәүләтъяровны бу постка беркем белән дә исәпләшми Галим Мөхәммәтҗанов тартып менгезде. Галимнен кулга атынуы анын аркадашларын куркуга төшерсә, аннан ерактарак торганнар сөенделәр дә булса кирәк. Яшереп булмый, баш очында болытлар куерганын Галим белеп йөрде, шулай да исән каласына өмете зурдан иде, үзен саклап калу өчен икенче секретарь НКВДдан да үткәреп, арадан "дошман" эзләүгә кереште. Анын бу дуамал эше күпләрнең язмышына кырын сукты... Әхмәтсафа көтеп яши башлады. Хәлләр торган саен катлаулана бара. Егерме бишенче октябрь көнне Михайлов Кызыл Йолдыз районында “наркомзем эше” дигән нәмәрсә оештырып. унтугыз кешелек комиссия төзеде. Котлы Бөкәштә эшләп алган кеше буларак, бу “эш"нен дә ана ачыктан-ачык куркыныч тудыруын яхшы анлый иде Әхмәтсафа. Заманында. Мөхәммәтҗановка кушылып, кырда калган башак өчен уракчы хатын-кызларны җәберләүне туктатырга, һич тә булмаса. җәза алымнарын йомшартырга кирәклеге турында авыз тутырып сөйләгән бердән-бер райком секретаре иде бит ул... Котлы Бөкәш эше буенча дистәләрчә кеше кулга алыну хәбәрен ишеткәч, күзеннән йокы качты. Әмма ноябрь ахырларына кадәр ана тими тордылар. Үзенен вакытлыча гына тынычта катуын ул инде яхшы анлый иде Ил яна конститутция кабул ителгәннән сон беренче сайлауларга әзерләнә. Өлкә комитетыннан алдан төзеп җибәрелгән исемлекләр буенча угындагы сайлау округлары кандидатлар "күрсәтә" башладылар. Өлкә югарылыгындагы җитәкчеләр кайсы төбәктән "сайланырга" теләүләрен үзләре хат итәргә тиеш иделәр. Әхмәтсафа, танышлыкка йөз тота дигән урынсыз шик тумасынга, элек эшләгән Минзәлә һәм Кызыл Йолдыз районнарын түгел, ә үзенә таныш булмаган диярлек Чистай районыннан Югары Советка депутатлыкка кандидат булып теркәлергә карар кылды. Ноябрь башында "Кызыл Татарстан” газетасы Чистаңдагы судноларга ремонт ясау заводы, агач әйберләр эшләү фабрикасы һәм "Красный двигатель заводы эшчеләре, белгечләре, хезмәт ияләре Милләтләр Советына депутатлыкка кандидат итеп Сталинның, Союз Советына Татарстан ХКС рәисе Дәүләтъяровнын кандидат итеп күрсәтелүен хәбәр итте. Шул ук округтан РСФСР Милләтләр Советына, Советлар Союзы Герое, академик, данлыклы котыпчы Отго Юльевич Шмидт, Яна Чишмә районыннан Союз Советына Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Алемасов, Милләтләр Советына НКВД наркомы Михайлов "күрсәтелде". Озак та үтми Казанга, сайлаучылар белән очрашуга Отго Юльевич Шмидт килеп төште. Шмидт—Советлар Союзы Каһарманы исеме йөрткән кешеләрнең беренчеләреннән иде. __ 1937 ел башында Ленинградтан Владивостокка Төньяк диңгез аша бару юлын тикшерү экспедициясе оештырылды. “Челюскин" бозваткычына таянып оешкан экспедициянең җитәкчесе итеп академик О.Ю Шмидт билгеләнде. Февраль аенда экспедиция Чукот диңгезендә бозлар арасында кысылып, кораб су төбенә китә. Шмидт кул астында йөз дә өч кеше боз өстенә төшеп, ике ай дәвамында яшәү өчен көрәш барды. Арктика ихтыярында калган котыпчыларны очучылар коткарып калмаса, бу хәл ни белән бетәр иде. билгесез. Бәхеткә, алар исән-имин кире өйләренә кайта алдылар, алар хәзерге көндә совет кешесенең теләсә кайда, теләсә нинди шартларда да табигатьтән өстен чыгуын, теләсә нинди бәлаләрне үтеп, җиңә алуын исбатлаган тере батырлар. Шушы вакыйга уңаеннан 1934 елның апрелендә Советлар Союзы Герое дигән исем булдырылды, һәм менә көзге көннәрнең берсендә, шушы каһарманнарның иң атаклысы Шмидт белән Әхмәтсафа кул биреп күреште, берничә көн сөйләшеп, көлешеп йөрү дә насыйп булды. Кунакның вакыты тар. Казанга килеп төшкән мәлендә үк: —һәр минут бүленгән булсын, кешеләр белән очрашыйк, сөйләшик, мине Татрстандагы эшләрнен торышы белән яхшылап таныштырсагыз иде.—дип үтенде.— Депутатлык вазыйфасы—изге вазыйфа, киләчәктә минем Татарстанга файдам тия икән, димәк, бу йөрүләр бушка китмәгән диярбез. Ә болай исем өчен генә депутат булу ярамый. Халыкны алдау була бит ул,—дип тә өстәде.—Йә, кандидат әфәнденен кереш сүзе шунын белән тәмам, калганын халык алдында сөйләшербез, Аллага тапшырып, эшкә башлыйк.—Шмидт рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Мондагы түрәләргә караганда ул үзен күпкә иркен тота, Алемасов белән Михайлов, аңа карата этлек эшләү түгел, үзләре куркудан шыр җибәргәннәр, каһарманга ярарга тырышып, йөгереп кенә йөриләр. Их, үзеңне Шмидт кебек үк бәйсез тота алсаң иде ул! Әхмәтсафаның күңелен җилкендереп шундый уй уйнаклап үтте. Шмидтнын тизрәк халык белән очрашырга дигән теләгенә каршы төшеп булмый инде, бер төбәктән сайланачак депутатлар буларак, Алемасов, Дәүләтьяров, Михайлов, Шмидт ике машинага утырып, Чистай ягына— очрашуларга чыгып киттеләр. Анын янында һәр кем үзен иркенрәк хис итә иде, шуна үзара сөйләшкәндә, бер-берсенә төрттереп “кандидат әфәнде" дип кенә җибәрәләр, сонгы чорда арадан “дошман” эзләү мәшәкате тәмам ялыктырган, талкыган, шулай иркенәя алганнарына, Михайловтан кала, һәркайсы канәгать, шат иделәр. Шмидт—чибәр кеше, озын гәүдәсенә караганда, көтелмәгәнчә җитез хәрәкәтле, көрәктәй сакалы түшенә үк төшеп тора, котыпчылар өчен махсус тектерелгән тун кигән, башында алтын кокардалы фуражка. Әхмәтсафанын өстендә юка пальто, башында яратып кия торган кәпәч, шыксыз ноябрь җиленә исе китмәгән булып кыланса да, суык үзенекен итә. әкренләп эчкә үк үтәргә маташа. Тун кигән Шмидт ара-тирә шаяртып та ала: —Син, иптәш Дәүләтьяров, белеп киенгәнсең, машинага җәһәт кенә менеп утырасын, ялт сикереп төшәсең; тун кигәч, мин мәрәләп кенә йөрим менә. —Митингларда да рәхәт ана, безнен артта ышыкланып кына тора,— дип, сүзгә кушылды Михайлов. Анын өстендә күн тышлы тун, ноябрьнең дымлы суыгын, ул үзе дә, янәшәдә кышкы пальто киеп басып торган Алемасов та җиңел кичерәләр иде —Дәүләтьяров кигән төсле пәлтә миндә дә бар. Кыйммәтле ул. шаярмагыз, хакы түгәрәк кенә, минеке башкарак фасонда, шулай да бәясе, ай-һай Дәүләтьяров начар яши дип булмый.— Михайловның тавышында үчегү сизелсә дә, ана игътибар итмәскә тырышсалар да, тел төбендә яткан кинаяне яхшы аңладылар. Әхмәтсафа суыкка да эссегә дә яшьтән чыныгып үскән кеше, Михайловның үчләшеп маташуын ишетмәгәнгә сабышып, Шмидтнын шаяртуына гына шаяру белән жавап кайтарды: —Өши башласагыз, үземә әйтегез, пәлтәмне биреп торам, бүгенге көнне дә суык дип әйтсәгез инде. Кыш көне чыпчыклар катып үлгәндә дә ялан кул. шушы пәлтә белән йөрим мин. — Молодец!—Шмидт елмаеп Әхмәтсафаның кулын кысты.—Бирешмә!—Нигәдер аны Шмидт якын итеп, җай чыккан саен дустанә сөйләшеп ала, мона бигрәк тә Михайлов игътибар итә, ачуы килгәнен яшерми, Әхмәтсафаны читкә өстери: —Кунакны Алемасовтан аерасын, понимаешь, чаманы онытасын, авыл гыйбаты булма инде, канса да канис! Кунак милли кадрларны юри шулай сынын ул. өлгергән кешеләрме болар, шәхесләрме, әллә кибәк башлармы? Ә син, беркатлыланып, Шмидт култык астына киләсендә керәсең, киләсең дә керәсен. Күз өстендә каш, күт өстендә янбаш... Табылды олы нәчәлник. ачуым бер килмәгәе. Әхмәтсафа бу бәйләнчек кеше белән сүз көрәштереп тормады, читкә тартылды. Кунак булып йөрүнен бер читен ягы бар—арадан берсе бераз “төчкертеп" җибәргәч, үзен башкаларга караганда бөегрәк, даһирак хис итә, көйләтә башлый, һәркем аны гына тыңларга, аны гына җөпләп утырырга тиеш дип саный Югыйсә, күренеп тора, өч тиенлек акылы юк, бу бәндәгә хәзер үк җүләрлеккә белешмә тоттырып, дунгыз көтәргә генә чыгарып җибәрәсе. Әмма андый "бөск“ шәп белә, мондый вакытта акылы булганнар, тавыш чыкмасын дип, нәкъ менә анын белән генә булашачакпар, аны гына тыңлап азапланачаклар, аны гына көйләячәкләр, белеп дуамаллана, белеп кыдрачлана—эчмәгән чакта андый бәхеткә тиенә алмый ул. Чистайда очрашулардан сон кәефләнеп алган Алемасов Яңа Чишмәгә юлга кузгалганчы, Казанда калган Ширә Хәбипованы таптыра башлады. Әхмәтсафа өч-дүрт сәгать эчендә кызны монда китереп җиткереп булмавын, аларны исә Яна Чишмәдә ашкынып көтеп торуларын ачыктан-ачык әйтеп салды Мондый чакта Беренченең көйсезләнүенең урынсыз икәнен дә искәртте Халык сарык түгел, һәр адымны игътибар белән күзәтеп торалар әнә. Татарлар эчкән кешене өнәмиләр, татарның холык халәте дә, шәригать тә тыя бу нәмәрсә белән булашуны. Алемасов, сүз анын өчен нечкә әйбергә—милли гадәт, йолага килеп кагылгач, чигенә башлаган иде, ана ярдәмгә Михайлов килеп җитте —Нәрсә, шәлперәйгән тавык сыман аяк астында чуаласын, Дәүләтьяров'1 Җитмәсә акыл сатуга керештең. Дәлилләп сөйлә, халыктан оялырлык нинди гамәл кылдык әле без? Причем монда татарлар9 Йә, йә әйтеп бетер, ахтә Казанга кайткач, кемгәдер әләк язаргамы исәбен9 Александр Михайловичның сүзен аяк астына салырга кем син, понимаешь?—Михайлов та кызмача, ул әтәчләнгәннән әтәчләнә бара иде.—Беренче, сине үз кешегә санап, Казаннан чыкканнан бирле сыңар үтенеч белән мөрәҗәгать итә, притом. шәхси планда гына түгел бу үтенеч, мәгънәсе бар аның—безнең янда бер яшь кеше, комсомол әгъзасы кирәклеге кон кебек ачык. А то без монда трибунага килеп чыгабыз дүртәүләп, понимаешь, барыбыз да җитди, барыбыз да түрәләр, халык гадилекне ярата, яшьлек ялкыны иңдерерлек кеше юк делегация составында. Татарлар, имеш., әллә кем булганнар! Күрсәтермен мин сина татарны! Татарның кем икәнен күрәсең килсә... Хәер, вакыт җитәр, үзен белерсең. Әхмәтсафаның бирешәсе килмичә, әрепләшә бирде: —Яшьләр бит Чистайда да, Яна Чишмәдә дә бетмәгән. Чистайда чыгыш ясаучыларның яртысы диярлек яшьләр иде. —Урындагылардан туеп беткәннәр инде алар. Нәрсә карышасын, Совнаркомда машина беткәнме, шоферлар юкмы? Хәзер үк Александр Михайловичның күрсәтмәсен үтә! Үзен булдыра алмасан. минем урынбасарым Шелудченкога хәбәр сал. Василий Иванович кушты диген, Хәбипованы җир астыннан табып. Яңа Чишмәгә китереп җиткерсен. Алемасов үпкәләгән кыяфәт белән бер читкә барып баскан иде, Михайловның сүзләреннән иңнәренә канат үскәндәй булды. Михайловны кочаклап, колагына пышылдап алды: —Кем кулына калдык, Вася. анасын сатыйм... Яңа Чишмәдә очрашулар башланырга өлгермәде, Ширә Хәбипова Алемасов янында чытлыкланып басып тора иде инде... Алемасов шушы хәлләрдән сон Әхмәтсафаны күрмәгән кебек кылана башлады Казанга кайтырга кузгалыр алдыннан Михайловка берничә мәртәбә ысылдады: —Кайткач искә төшерерсең әле, миндә Дәүләгьяров турында материал ята.—диде. —Мин дә аяк өсте йоклап йөрмим, Александр Михайлович,—диде Михайлов һәм тәкәбберләнеп ХКС рәисе ягына караш ташлады —Бездә дә материаллар җыела тора, егетнең күкесе кычкырды инде ..—Михайлов Шмидт белән әңгәмә корып торган Әхмәтсафага астан гына карап, авызын чалшайтты —Явно, корткыч бу. каян килеп эләккән монда, шундый зур постка кем китереп тыккан, диген?.. —Мөхәммәтҗанов кадрлары инде. Шуның тегермәненә су коеп йөрүче. . Татарлар белән сак эш итәргә кирәклекне аңлагансыңдыр, Василий Иванович? —Тезгенне йомшартканны көтеп кенә торалар, хәзер холыкларын күрсәтә башлыйлар. Казанга килгәннән бирле, җек күрдем инде мин алардан. —Аларны даими курку хәлендә тота алсак кына Татреспубликада уңышка ирешеп булачак. Курку хисе генә татарларны асыл инстинктка— үз-үзләрен саклау инстинктына кайтара, шушы хис булганда без үзебезне тыныч тота алачакбыз. Кеше үз-үзен саклау турында уйлый башладымы, идея, дуслык, намус, вөҗдан дигән төшенчәләрнең поты сукыр бер тиенгә әйләнә. Курку хисе чигенсә, татар каршылык күрсәтә башлый, рухы көрәш таләп итә аның, холкы шундый бу халыкның, канында борынгыдан сакланып калган кыргый хисләр өскә калкып чыга. Яман нәрсә ул кан уйнавы... —Менә бит нинди шәп психолог икәнсез, ә Дәүләгьяров Сезне татарны белмәүдә гаепләп маташты. —Минме татарны белмим!?—Ул үз янына Ширәне чакырды.—Ширә, әйт әле Василий Ивановичка, мин татарны әйбәт беләмме?—Алемасов кылтаеп, уч төбе белән Ширәнен арт ягына шапылдатты. Кызның битенә алсулык йөгерде. Шулай да үзен кулга тиз алды: —Ой, Александр Михайлович. Сез белмәгән нәрсә бар микән дөньяда!—дип, Беренчегә сыенды. Алар күптән түгел генә мунча кереп чыкканнар иде, кызның юеш чәче Алемасовнын битенә тиеп китте. —Александр Михайлович ни-нәрсәләр белә, анысы мина карангы, әмма Татреспубликанын беренче чибәре анын кулында.—диде Михайлов, көнләшкән сыманрак. Алемасовнын күңел түреннән икеләнүгә охшаган сәер хис чабып үтте. Ул төгәл генә эләктереп ата алмады—Михайлов кемнен сатпы ягына салам кыстырды, анамы, әллә кыз адресына тәгәрәдеме бу нәзәкатьле сүзләр? Михаилов Алемасовнын күнелен кузгаткан икеләнүле уйларны сизми, тезә бирде Беренче дөрес чамалый, бигрәк тә кыз атдында кылчыклана иде НКВД наркомы: —Шулай инде. Беренчегә—беренче чибәр... Безгә—каткан тезгә, ничәнче сортлылары эләгә торгандыр. — дип уфтанган булды. Анын кызга нәфесе барлыгын чамалаган Алемасов эчтән генә: “Ашыкма. Вася. минем кем икәнне белеп бетермисен, кирәк булса, үзенне дә баш бармак тирәсендә әйләндерергә сәләтле абзан бу. Инде дә килеп, нәфе- сенне кемгә сузарга белмисен икән, үпкәләмә, мөчтиеңне кисеп алып, кулына тоттырырмын. "Черек күл"дә күп уйлап торган булмады, карышудан туктамаган хәшәрәтләрнең кадерле шәрифләрен кесәләренә генә салып чыгара идем!. “—Карашын Дәүләтъяров белән әнгәмә корган Шмидт ягына күчерде “Күңелсез кешеләр болар, эшем ияләре, шушы ике көн эчендә бөтен Татарстанны өч мәртәбә яңабаштан корып чыктылар. Тел—сөяксез, эшләп тә күрсәтсәгез...” XI Җ аны урынына утырмый гына бит. Югыйсә, шыксыз көннең киләсен белә иде. үзен шуңа хәзерләп тә маташты. Кала, барысы да кала, хыяллар да. шатлык-хәсрәтләр дә. үкенечләр дә—кичәге көндә калалар. Бүгенге башка, бүгеннән ул беркем дә түгел дип әйтерлек, кәнәфидә утырган курчак мисалындагы җан иясе. Тере курчак.. Нигә үкенергә? "Инкыйлапка кешеләр түгел. Идеягә табынган, аннары томаланган. күнел күзләре сукыр җан ияләре генә кирәк,”—дип, кем тәкърарлый иде? Мифтах хәлфә сүзләре бу. “Күзегез ачыла башласын әле. үзегезнең нинди хәлдә икәнегезне аңлый башлаган көнне үк сезне берәм-берәм арыслан авызына томырачаклар."—дип. кем аһ-ух килде? Гомәр абзый бимазаланды, инкыйлапка җанын да. тәнен дә тапшырган меңләгән язмышларның очсыз ахырын алдан күреп ул өзгәләнде"—“Жан белән тән Илаһияткә гына буйсынырга тиеш, илаһи әмерне көтмичә, көн туа алмый. Сүзләр—пүчтәк. Идея—ялган, күзгә төтен җибәрү; яна дигән һәр нәрсәнең төбендә искеләрнең шагыйрәнә ялганнары ята. Адәм баласы туганнан алып үлгәнчегә кадәр әкиятләргә ышанып. Саламторхан. Шомбайларга табынып яши. Кешеләр үзләренең, нәселләренең ярлы-фәкыйрьлеге белән масая башладылар Моннан да көлке ни бар7 Башкалар казганып тапканны үзләштерү, җиңел кәсеп, эшләмичә тиз баеп китәсе килүдән дә матур ялган була аламы? Бүген ватканны иртәгә төзәтү, бүген туздырганны иртәгә жыеп алырга азаплану иҗтиһатка саналмый, туганнар. Агач янына агач утыртып ишәя урман, тамырларны яндырып түгел..." И. Мифтах хәлфәм, и Гомәр агаем! Сезкәйләрнен алтын акылларын нәҗескә батырып, әллә кайчан чүплеккә чыгарып ташладык. Көне килгәч эзләп карыйбыз да. табып кына булмый. Кая карама чүплек бу илдә. Тау- тау чүплек, дәрьяларга сыймас күз яше. Бу илнен туграсы шул инде. Әхмәтсафа туграны тудыруда үзе катнашты, иң алгы сафта үзе йөрде, инде иблис әмере анын үзенә килеп кагылган икән, идея күлмәгеннән теленеп төшкән тасма анын бугазын буып тын ала алмас хәлгә килгән икән—кемгә рәнҗергә, кемгә үпкәләргә?... Адарынуларның әҗере тияр көн җитте шул. Саташып аткан таңга алданып, йокыларыннан миллионнар сикереп торды, йоклап калмаган- нарына. уянып өлгергәннәренә. Идеянен шәрә ботыннан күз алмый, күлмәк чабуына тотынып бара алуларына и сөенештеләр, и куандылар, юлларында очраган һәммә нәрсәне ватып-туздырып офык ягына чабыштылар. Офык оуйлал үрсәләнеп йоргәннәрне берәмләп тә, өерләре белән дә дию авызына ыргыталар әнә. исәннәре кул чәбәкләп тора, озакламый үзләренә дә чират җитәсен уйламыйлармы алар?.. Илаһи әмер дигәне иблис фәрманы гына булган икән бит. ялган таң кабына да сүнә, дөнья төн кармавычында кала икән. Кояшның кайчан чыгасын Ходай үзе генә белә, аның илаһи әмере белән туа яңа көн.. Көннән-көн төшенкелеккә бирелә бара ул. Ноябрьнең соңгы көннәрендә республика газеталарында анын исемфамилиясе күренми башлады. Бу кисәтү генә түгел, аны ачыктан-ачык сәяси мәйданнан читкә тибәрү, язмышының хәл ителгәнлеген искәртү иде. Кем тыя матбугатны хөкүмәт җитәкчесенең абруена каршы эшләргә? Бу хакта газета мөхәррирләре үзләре әйтмәячәк, шылтыратып сорау түбәнчелек кенә түгел, күрә торып башны утка илтеп тыгу. Көне-сәгате белән кирәкле оешмага хәбәр китәчәк, аны кулга алуны тизләтергә бер сәбәп кенә булачак мондый адым. Кемнәр аңа каршы, кемнәр аны түбәнсетергә омтыла, кемнәр әле үзе пост биләгән чакта ук аны ил күзеннән яшерергә тырыша? Алемасов, Михайлов исемнәре гәҗит битләреннән төшми дә әнә. Алда үзен ни көткәнен уйласа, йөрәк кымырҗып куя. Инде бу хакта җай чыккан саен, уратып- чуратып дигәндәй, хатыны Рабигага да сиздереп ала. Беркөнне әтиләренең муенына асылынган Марат белән Марлеснын чыр-чуыннан арып, аларны тыярга маташкан Рәбушын да көчле куллары белән эләктереп күкрәгенә кысты һәм сак кына пышылдады: —Тимә.. Уйнасыннар.. Бу минутларны сагынырбыз әле... —Син, әллә нәрсә, Сафа, йөрәккә шом салып сөйлисең бу араларда,— диде Рабига, шул минутта күзеннән яшь атылып чыкты. Сәрсән Маратка шул җитә калды, такмаклый башлады: “Елак-мылак, ертык колак.” Үз уены белән мәшгуль Марлес, тик торганда абыйсы аны үрти дип, кычкырып елый башлады. —Йә, йә, булды,—диде битәрли төшеп Әхмәтсафа,—Барыгыз, әбиегез янына керегез, йокларга вакыт инде. Балаларны көйләп-җайлап йокы бүлмәсенә кертеп җибәргәч, Әхмәтсафа янә Рабиганы кочагына алып, хатынының күзләренә карады: —Беләсеңме, Рәбуш, без бик тә, биктә катлаулы чорда яшибез. Кем- нен кем икәнен белгән юк, үзебезне иртәгә ни көтәсен дә белмибез. Сөйләшеп. анлашып кую кирәк. Минем белән алай-болай булса... Рабига куркынып, кайнар учы белән иренен иреннәрен япты. —Куй әле, Сафа, куркытма мине. Болай да яшәүнең яме качты. Эштә бер-беребезгә күтәрелеп сүз әйтергә куркабыз. Нинди ил бу, нинди чор бу?.. —Мин икебез өчен дә мөһим вакытта син куркып, каушап калмасын өчен тырышам. Уен түгел, балалар язмышы беренче урынга чыга мондый чакта. Әгәр каушап, коелып төшсәң, бар көчеңне туплап, үзеңне җыеп тота алмасан, нишләргә?.. —Мин барысын да анлыйм... Әмма ни өчен сиңа каныгалар? Синең нинди гөнаһын бар? Юк бит, эш, эш дип вакытыннан алда картаеп барасың, нинди эшкә алынсан, шул кулыннан килә, синдәй кадрларны саклап, җайлап эшләтү ягын гына карарга кирәк бит акылы булган җитәкчеләргә. —Минем бар гаебем шул инде—эшкә артык бирелү, эш күрсәтергә сәләтле булу. Ә бу нәрсә гафу ителми икән өстәгеләр тарафыннан. Шуышып, тәкмәрләп йөрүчеләр заманы килде. Башны югары тотып, җиргә нык басып яшәргә азапланучыларны тиз авызлыклыйлар хәзер. Шуна алдан ук әйтеп куясым килә... Алай-болай булса-а...—дип, кабатлады сузып Әхмәтсафа — Мине эзләп “Черек күл”гә аяк та басма, аңладыңмы?—Анын тавышы калтыранып алды, әмма таләпчән яңгыравын югалтмады. Рабига тавышсыз гына елый иде Хатынының калтыранган гәүдәсен кайнар кочагыннан аермый. Әхмәтсафа дәвам итте —Бел, анда эләккән кешене болай гына, тиз генә азат итмиләр Ялынып йөрмә, диюем Үзеннен иминлеген өчен, баталар хакына эшлә син моны. Әле әни бар яныңда. Ширазга сыен, мөмкин булса... —Шираз ате яна тормыш корып жибәреп маташа. Үзе эшкә керешеп килә, хатынын урнаштырасы бар. Шираз Мәскәүдә укуын төгәлләгәч, театрга режиссер булып кайткан иде. Эмма исемле бик чибәр яһүд кызын эләктереп, өйләнеп тә куйган һәм алар кунакханәдән бер бүлмә атып, шунда гаилә корып яшәп яталар иде. —Анлыйм, мөмкин кадәр Шираздан ерак булырга, аны сакларга кирәк. Анын киләчәге зур, ныгыса Марат белән Марлесны ярдәменнән ташламас. Аннан Жиһан да бар бит... —Җиһанга ышаныч азрак шул, бәби үстерә, ир дигәне ике хатын арасында бәргәләнгән мәхлук булып чыкты Һич кайсы якка булырга белми. —Жиһан хисле хатын, кайнарланып, дуамалланып йөрсә дә, туганлык жебен өзә күрмә, диюем. —Анысы булмас инде Бертуган апам бит ул. —Кызганыч, барып егылып, киңәш сорар кешең юк чамасында. Минекеләр—ерак Каргалыда хәзер Әхмәтхан гына ныклы тормыш алып бара Гомәрхан узган ел трактор астында калып имгәнгән, озак ятты больнииада. мин, тинтәкләнеп, анын хәлен белергә дә кайта алмадым... Туган дигәндә ни сан? —Эш дисең бит Инде Марат туганнан бирле булганыбыз юк авылда.—Рабига яшь аралаш елмайды —Хәтерендәме, Каргалыга кайткач, Маратны юрганга төреп сиңа тоттырган идем, бераз карап тор янәсе. Бала чүпрәкләрен чайкарга дип үзем Сакмарга төшеп киттем. Кайтып керсәм, син дөньяңны онытып курс эше язып утырасың, ә Мараттан жилләр искән, уңга карыйм, сулга карыйм: кызыл юрганга төргән төенчегем юк кына бит Мин дулыйм, еламсырап синнән бала таптырам, син исәнгерәп тик карап торасың, коелып төштең—бала турында бөтенләй оныткансың. —Эшкә мавыгып, син әйткәнне җүнләп тыңламаганмын инде мин, Рәбуш. —Шулай шул. Бер эшкә тотынсаң, дөньяңны онытасың. Гомәрхан абзыйның кызы Фәүзия ишек алдына алып чыгып китмәгәнме дип, ихаталарны урап чыктым, бичара гөнаһсыз сабыйдан Маратны сораштырып маташтым бугай әле. Анысы кычкырып елый башлады. Тагын өйгә кердем, үзем үкереп елыйм. —Еларга сиңа куш инде. —Көлке хәл түгел бит Шулчак сандык арасында күзгә кызыл нәмәрсә чалынды Уктай атылдым шунда, тартып чыгарсам—Маратым! Сандык арасына төшеп киткән икән балакаем. Тагын бераз тапмый йөрсәм, шунда кысылып, жан тәслим кыласы булган. Һи, сез ирләргә ышансаң... ..Икенче көнгә эшкә килсә, аны аптыраган йөзле сәркәтип хатын каршы алды. ХКС рәисе ишектән күренүгә, урыныннан сикереп торды, сәркәтипнен йөзе кызарган, каушаудан исәнлекне дә жүнләп ала алмый тора. —Нәрсә булды, Зифа'’—диде Әхмәтсафа, анын телгә килүен көтмичә. —Телефонны өзеп куйганнар... Дежур телефонистка әйткән идем, бер сүз дәшми —Сәркәтип каушавыннан кулындагы каләмен идәнгә төшереп җибәрде —Көн дәвамында эш урынында булсын диделәр сезгә, Сафа Мостафавич. “Кем кушты?”—дип, сорамакчы иде, мәгънәсез икәнен чамалап, дәшми торды Димәк, ана да чират жигге... Кабинет хуҗасы тәненә йөгергән калтырауны сиздермәскә тырышты. —Анлашылды,—диде. Әмма тавышын көр итәргә тырышса да, сангы- рау чыкты —Кая, кичә әзерләгән докладны басып бетердеңме? Әзер битләрен миңа кертеп бир әле, караштырырга кирәк. Әхмәтсафа исәнгерәгән халәттә бүлмәсенә үтте, йөрәк януын басарга теләп, графиннан су салып эчте, киемен салып, элгечкә элеп куйды һәм бүлмәгә ничектер сәер караш ташлап алганнан соң, арыган адымнар белән тәрәзә янына килеп басты... Сәркәтип кәгазьләрне өстәлгә куеп, чыгып киткәндә Әхмәтсафа һаман тәрәзә янында, карлы җил бөтерелгән Казансу елгасына карап тора иде. Берничә минуттан сәркәтип янә күренде, остәлгә “Кызыл Татарстан” газетасының яна санын китереп салды. Тавышында ниндидер өмет чаткылары пәйда булган иде анын. —Чистайдан хәбәр бар, күз йөртеп чыгыгыз!—диде ул, тавышын күтәрмичә генә. Әхмәтсафа өстәл янына килде. Аяк өсте баскан килеш кенә газетага күз йөртеп чыкты. Беренче битнен уң почмагында үткән көнне, ягъни егерме тугызынчы ноябрьдә Чистай районының Вахитов исемендәге һәм ' Чулпан'' колхозларының берләштерелгән җыелышында Галәветдинов дигән колхозчының чыгыш ясап, Дәүләтьяров иптәшнең Союз Советына кандидат итеп күрсәтелүен чын күңелдән яклавын хәбәр иткән кечкенә хәбәр басылган иде... Шушы хәбәрдән сон Татарстан гәзитләрендә Дәүләтьяров фамилиясенең озак еллар телгә алынмаячагын ул белми иде әле, ләкин күңеле сизә— ул инде бүген, гадәтенчә, өйгә кайтып кермәячәк, малайлары белән әвәрә килеп уйнамаячак, Рабиганың тиргәвеннән тәм табып, аны кайнар кочагына алмаячак, юатмаячак, иркәләмәячәк. Ул башка яссылыкка күчте, бүген нидер булачак һәм аның булуы котылгысыз иде. Аның күзләренә яшь тулышты, йөрәген нидер чәнчеп алгандай булды. Ирексездән телефон трубкасына үрелде, аннан исенә килеп, кулын тартып алды һәм өстәл өстендәге кәгазьләргә карап тын калды... Кинәт, нидер исенә төшкән кеше сыман каударланып, өстәл өстенә таралган чыгышын җыйнады да, папкага тутырып, ныклап бәйләп куйды һәм сәркәтибенә эндәште. Ниндидер өмет уянган шикелле, йөгерә-атлый Зифа керде. —Бу папканы Алемасовның кабул итү бүлмәсенә илтеп куй...—диде бүлмә хуҗасы битараф тавыш белән —Мөмкин булса, бүгенге хәлләрне безнекеләргә хәбәр ит, яме —Зифаның аптыраулы карашын тотып, кызганыч елмайды —Бүген мина башка җирдә төн үткәрергә туры килер шикелле тоела... XII А лемасов Шмидтны Мәскәүгә озатканнан сон авырыбрак йөргән иде. Хәле юк, шуна кәефе дә керделе-чыктылы булды. Бүгенге иртәдә генә бераз жан керде аңа. Үзен Казан ханы итеп тоя алуына һаман гаҗәпләнеп бетә алмый утыра әле. Бу хыялга ирек куйсаң, билләһи, тфүтфү, берәр ләгыйнь сизә күрмәсен, Иван Грозный булып, Мәскәү тәхетенә үк чумасы килер. Казан—минем кулда, мин—терелеп төрбәсеннән күтәрелгән Иван Грозный, аяк астында татар ирләре аунап ята, кочакта татар кызы! Ул монда хуҗа, ана беркем кысылмый, беркем каршы төшә алмый, ни теләсә шуны эшли, билгеле, Мәскәү белән киңәшкән булып инде. Башын ике булса, шушы җәннәт бакчасына ризалашмыйча, Мәскәүгә үрелеп кара син! Хәер, ике түгел, баш Шәрифләрең унау булса да, Мәскәүгә буе җитми анын, әй, бу хыял киртәсенә кунаклаган акылсыз уйларны! Ирек бирсән, дөньясын аяк астына китереп салырлар, валлаһи. Шул чак ишек ачылып китте, Михайловны күреп, Алемасов урыныннан сикереп тора язды. Иртүк рөхсәтсез диярлек, кабинетына килеп керүен өнәмичә, астан гына НКВД наркомына карап алды: —Таннан йөрмәсән. .—диде ул, Михайловның вәкарьлеген сынды рырга теләгәндәй. "Тирәндә монын ише "вәзирләр" кайнашканда булырсың Иван Грозный!"—дип эченнән генә сүгенеп тә алды. —Төне буе йоклап булмады.—диде Михайлов карлыккан тавыш белән һәм әйткәнне дә көтеп тормыйча. Беренче каршындагы йомшак кәнәфигә ишелеп төште.—Усмановны "эш"кә чакырган идем, төне буе киреләнеп, жәдәлләшеп чыкты. Куллар калмады.—Ул кул сыртын угалап, сызланган тавыш белән өстәп куйды —Ярдым, кабәхәтне. —Ярып кына "и"гә килә торган кешеләр булса алар Махсус алымнар кирәк. Үземнен дә бер барып чыгасым бар әле ул тирәгә. Куллар кычыта башлады. Михайлов кабинет хуҗасының күнелен күрергә теләп, куштанланган булды: —Эшен күп бит Александр Михайлович. Энергияңне Хәбипова алып бетерә. Алемасовка шаяру ошады. —Куй инде. Вася'—Наркомга болай сирәк эндәшә ул. Димәк, ике арада тулысынча аңлашу барлыкка килде.—Кызнын нәфсесе зурдан да бит, көне буе эштән бушап булмый, анын куенына ауганда, җеп өзәр хәл калмаган була. Ярый инде, бөтенләй үк зарланырлык итмим үзен, большевикларча гайрәт күрсәтеп алам... Айгыр, ди бит, юкка түгелдер инде. Көлешеп алдылар Михайлов гәрәфиннән стаканга су тутырып салды, кулына тоткан килеш, бераз уйланып торганнан соң, һәр сүзен үлчәгәндәй әйтеп куйды: —Дәүләтьяровнын дөнья белән элемтәсе бетте бүгеннән, телефонын өзеп куярга куштым. Материаллар җитәрлек тупланды, алга табан да калдырып булмый. Алемасов чыраен сытты. Кабих, минем белән сөйләшеп торасы килмәгән. хәзер тавыш күтәреп кара инде. Интрига корырга азаплана, тәре баганасы Шулай да күнелендәгесен сиздермичә, мыгырданып алды: —Тәки киләсе елга халык хуҗалыгы үсеше перспективалары турындагы докладын әзерләп тапшырмый, корткыч. Ике кулсыз утырам, әллә сон уникенче декабрь—Югары Советка сайлаулар көненә кадәр түзикме? —Сез нәрсә. Александр Михайлович! — Михайлов кабынып китте.— Бер минут чигерергә ярамый Шулай булмаса, тан тишегеннән килеп керер идеммени' Инде эш шулай икән, ана бер көн бирәбез —Белүемчә, доклад нигездә әзер, дип, өченче көн үк информация ясаган иде. —Белмәгәнен юк синен, каһәр. —Вазыйфа таләп иткән кадәр генә, Александр Михайлович.—Михайлов кәнәфигә утырган килеш киерелеп-сузылды —Үтә гомер, шушы пычрак арасында болганып, бер рәхмәт ишетмичә —Ул сынаулы карашын Алема- совка төбәде. — Ишетерсен, Вася, ишетерсең Партия һәр нәрсәне исәптә тота. Татарстан сина рәхмәтсез булмас, дип уйлыйм. Син—минем өчен ин кыйммәтле кадр һәм мин моны Мәскәүгә һәрдаим җиткереп торам.—Аннан гадәти нәрсә хакында сорагандай,—Дәүләтьяров эшен кем алып барачак?— диде. —Үзем контрольдә тотам. Шелудченко белән Крохичевка куштым, алып килгән шәпкә каезласыннар как следует, анан “эш”кә кертеп җибәрсеннәр. Шулай боердым. —Шелудченко ничек сон? Казанга ияләнәме? —Матвей Ивановичны Мәскәү аша үзем соратып алдым бит. Анын белән эшләп була! Яра гына кулына килеп эләккән контрларны. Шунын өчен туган кеше ул. —Анысы ярый Миндә Дәүләтьяровка кагылышлы берничә документ бар. теге чакта да әйткән идем, алып кит әле шуларны — Алемасов өстәл өстендәге искерәк папкадан кәгазьләр чыгарып, Михайловка сузды — Янагык юк югын, шулай да кирәк булуы бар. Михайлов артык исе китмәгән кыяфәт белән кәгазьләрне караштырып алды. — Шәмтиев... Кәрим Хәрәмуллин... Берсе—аноним. Татгосиздатта кыланганнары турында, монысы бигрәк әһәмиятле күренә. Өчесе өч төрле бәндә, төрле тармакта эшлиләр, һәркайсы йөрәкләрендә Дәүләтьяровка үч салып йөрткәннәр. Кызык бит, ә? —Татарлар аяк өсте йоклап йөрмиләр бу мәсьәләдә. Берсен аз гына мактап, үсендереп җибәрсәң, икенче көнне өстәлендә ун жалоба ятачагын көт тә тор. Үчле, көнчел халык, алар белән зур эшкә алынма, бер-берсен чагып, сатып, башларны әйләндереп бетерәчәкләр. Менә шундый төбәктә эшлибез инде. Вася. Партия юкка гына безне монда җибәрмәде. Кисловодск, Ростов, Воронеждагы хәлләр Татреспубликадагы хәлләр белән чагыштырганда чепуха ул. Мыжлап тора монда "халык дошманнары." Дәүләтьяровка материаллар нигехлеме?—Михайловның йөзендә ачулану галәмәтләре чыгуын күреп, Алемасов аны тынычландырырга ашыкты —Йә, йә, сөмсерен коелмасын, вчүтеки, минем бу эштә тәҗрибә бар бит. Милләтчелек карашын алга сөрүче корткычларның ни-нәрсәгә сәләтле икәнен беләм. Изә торасын, сытып, канын сыгып бетерәсең, инде кәгазьләренә кул куя, тетмәсен тетеп, ансыз хәлдә камерага илтеп болгыйлар; бетте, янадан телен әйләндереп сүз әйтмәс дип уйлыйсың; икенче сорау алуга хәл кергән була хәшәрәткә. Тагын карыша, элек әйткәннәреннән тана башлый, тагын нервыда уйный, фахиш. — Ишеткәнен бармы, бер Казан шагыйре: “Казан—фахишләр шәһәре"—дип язган, имеш. Икенчесе: "Ни сәбәптер, тәнгә—мунча, җанга юк,”—дип әйтеп үлгән. —Күренеп тора, тагар язучылары үзеңә азлап-азлап дәрес бирәләр икән Ну моның икенчесе уңышлы пример түгел, большевистик рухка туры килми Син аларны азрак тынла, күбрәк үзеннең алымнарыңны чарла. Алар инде бетте дигәч, янадан сикереп торалар. —Усманов шулай җәфалый бит инде мине. Кабих, тагын ни генә кыландырырга? Аптыраш. —Беләм, күпме ярдым мин аны. Каты чикләвек. Усмановнын телен чишмәсән, эшен бик тонык күренәчәк. Михайлов кергәч тә өстәл өстенә ташлаган папкасыннан кәгазьләр тартып чыгарды. —Дәүләтьяров эше шушында, Александар Михайлович. Күз төшерсәгез иде. Ул корткычны болай да озак асрадык Совнаркомда.. Алемасов ашыкмый гына кәгазьләрне укый башлады. Укыганда “тәк”, "тәк“” дип куюы, анын Михайлов эшеннән канәгать булуын күрсәтә иде. Беренче эш итеп, элекке халык комиссарлары рәисе Абрамов Кыям Әлимбәковичтан әле егерме өченче—егерме сигезенче сентябрьләрдә алынган сорау алу беркетмәсен тартып чыгарды. Бу папкага буш кәгазьләр салып йөртми НКВД наркомы. Күнеле булды, димәк. Михайлов йокламаса йокламый, әмма теләгәнен йолкып ала белә, профессионал чекист шулай булырга тиеш тә дип уйлап, канәгать төстә тамак кырды Беренче. —Йә, укып карыйк, чулак Абрамов ниләр сайрады икән.'.. Михайлов үтә хәлсез кыяфәттә кулын селкеп алды да, кәнәфигә чума төшеп, күзләрен йомды. "Мин җаннарыннан суырып чыгардым әлеге күрсәтмәләрне, моның нинди авыр эш икәнен үзем генә беләм,”—дигән мәгънәдә иде бу кылануы. Кыям Абрамов шахтер, шунда бер кулсыз калган. Үзе белән бергә эшләмәсә дә, Абрамовның булдыклы җитәкче икәнен ишетеп белә иде Алемасов. Берничә көн дәвамында сорауны үзе алды аннан, телен чиште- рәлми изаланып бетге, исән калган кулын каергалап. ахыр чиктә, сындырып чыгаруын да онытмый. Киребеткән нәрсә булды Абрамов, Алемасовнын йөзенә төкергән бердәнбер хәшәрәт ул. Шуна ин беренче Михайлов эшкә керешү белән, аңа Абрамов белән “шөгыльләнергә” киңәш биргән иде. 4. «К. V.» м 11 Абрамовнын акылы үзендә икән әле. Карт төлке, һаман башкаларны саклап калырга азаплана. Дәүләгъяров хакында бернинди мәгълүмат кысып чыгара атмаган Михайлов, әмма террористик оешмаларның совет хакимиятенә нинди куркыныч тудыруын ачып салган күрсәтмәләр бирә, ягъни анын күрсәтмәләре сак астындагы милләтчеләрне, троцкийчыларны гаепләү эшен "төпле" нигезгә корырга ярдәм итәчәкләр. Ә Дәүләтьяров. "корткыч" буларак, шушы "мәктәп''не үткән бәндә. Михайлов эшне дөрес оештыра, молодец! Бу күрсәтмәләр өчен дә Михайловка ким дигәндә ике-оч кон “тырышырга” кирәк булганын яхшы аңлый ул. Ашыкмый гына беркетмәне укый башлады Күз алдында тикшерүче белән Абрамов арасында барган “шома” әңгәмә шәйләнә: —Сез әле контрреволюцион оешмаларның террористик ниятләре турында мәгълүматлар бирмәдегез. — Контрреволюцион ун троцкийчы, пантюркистик оешма үзенең ахыргы максаты итеп совет властен бәреп төшерү һәм капитализмны кире торгызуны күздә тотты. Бу максатны тизрәк тормышка ашыру ниятеннән, без ВКП(б) һәм совет хөкүмәте җитәкчелегенә, беренче чиратта Сталинга каршы юнәтелгән террористик актлар куллану уенда идек. —Сөйләгез, сөйлә, мин тыңлыйм... —Бу күрсәтмә хакында миңа турыдан-туры Габидуллин 1934 елда Мәскәүдәге эш кабинетындагы очрашуларның берсендә әйтте. —Анысы кем була? — Габидуллин Хаҗи Заһидулла улы. 1870 елда туган, егерме дүртенчеегерме җиденче елларда ТАССР ХКС рәисе булып эшләде, аннан Мәскәүдә, пантюркизм һәм панисламизм тарихы турында “хезмәт”ләр язды. Ул мина: «Сталинны үтерү вакыйгаларны без теләгән юнәлештә тизрәк хәрәкәтләндерергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки Сталинны үтергәч тә илдә паника башланачак, юлбашчыга үч саклап йөрүче партиядәге һәм партиясез элементларның куллары чишеләчәк», диде. 1934 елда Разумов белән сөйләшкәндә, ул да уң троцкийчы контрреволюцион оешманың Сталинны һәм анын аппаратында эшләүчеләрне үтерүне максат итеп куюын әйткән иде Бу юнәлештә инде эшнең барганлыгын, кайбер төбәкләрдә террорист төркемнәрнең оешуын һәм аларнын форсат кына көтеп торуларын әйтте. Террор ниятен аеруча алга сөрүчеләр Мәһдиев Каюм—финанс эшләре халык комиссары, Ганиев Гали Ганиевич—1928-1930 елларда ТАССРнын ХКС рәисе булып эшләде, 1934- 37 елларда җинсл, сонрак җирле сәнәгать наркомы булды, Рәхмәтуллин Фазыл—ВКП(б) өлкә комитетының агитпром бүлеге модире һәм Касыймов Газим—Казан педагогия иституты директоры. Тикшерүче бу көнне Абрамовтан башка күрсәтмәләр сыгып чыгара алмаган ахры Беркетмә шунын белән тәмам. Иң мөһиме, уй-ниятләре ачык күрсәтелгән иде контрларның Алемасов кулындагы кәгазьләрне әйләндереп-барлап карады да, ризасыз тавыш белән: —Боларның берсендә дә гаепләнүчеләрнең имзалары юк бит. Ялган димәсләрме1 ’- диде. — Ялган—һөнәр ул!—диде Михайлов, тәмәке кабызып, тирән итеп төтен суырып алгач.—Безнең эштә,—дип тә өстәде —Александр Михайлович, үзең беләсең, һәр кәгазьгә кул куегыз әле дип, ул хәшәрәтләр артыннан йөгереп йөри башласаң, ни була? Кирәкле показанияләргә кул куйдыртыл- ган. шунысы артыгы белән җиткән! Алемасов ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм укуын дәвам итте. Бусы инде егерме җиденче ноябрьдә, дәүләт куркынычсызлыгы начальнигы ярдәмчесе, дәүләт куркынычсызлыгы лейтенанты Моргалин өлкә комитетында Культпроп җитәкчесе булып эшләгән, инде кулга алынган Чукальский Петр Максимович белән “сөйләшкән”. —Шуны гына беләм, мин ВКП(б) өлкә комитетында культпропта эшләгэңцә Дәүләтъяров хәзер инде кулга алынган кешеләр белән берлектә (Хәиретдннов, Абашев, Григорьев һәм башка Татарстан сәяси китап нәшрияты хезмәткәрләре) марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен тәрҗемә итү эшенә тартылды. Бу участокта җибәрелгән корткычларча браклар Хәиретдннов, Григорьев һәм Касыймовлар эше генә түгел, бәлки анда Дәүләтъяровның да өлеше бар. Аның уң троцкийчы контрреволюционерлар белән элемтәдә тору- тормавын мин белмим, әмма бер фактны искәртәсе килә, ул—Исхак Рәхмәтуллин һәм Бари Абдуллинның канатына сыенып яшәде Сыек, күрсәтмәләр бик сыек, әллә сон бу Михайлов эшне бөтенләй үз агымына куйганмы? Гел шуның ише вак-төяк булырмы икән, дип. шикләнебрәк Алемасов өченче беркетмәне кулына алды, йөзенә сөенеч нурлары җәелде, бусы инде асыл кош—Татарстан өлкә комитетының элекке беренче секретаре Лепадан алынган күрсәтмәләр иде. Лепаны фаш итү Алемасовның Казан биографиясендә олы казаныш иде. Альфред Карлович Лепа—1917 елдан 1937 елга кадәр, ягъни кулга алынганчы ВКП(б) әгъзасы, советка каршы эшчәнлеге өчен партиядән чыгарылган. Кулга алынганчы ВКП(б) ӨК беренче секретаре булып эшләгән. Дүртенче бүлекнең начальник урынбасары өлкән лейтенант Крохичев сорау алган беркетмәләр Дәүләтъяров эшенә шактый ”ачыклык“ кертә иде инде. —Дәүләтъяров турында нәрсә беләсез, сөйләгез. —Утыз бишенче елда Кызыл Йолдыз районында секретарь урынбасары булып эшләде, партия документларын тикшергәндә партия оешмаларын алдашуга этәрде, шунын белән ВКП(б) ҮК директиваларын бюрократик формаль үтәүгә юл ачты. Яхшы хәтерлим, Кызыл Йолдыз партия оешмасында ҮК күрсәтмәләрен өйрәнмәделәр, партия сафларын чистартканда сыйнфый-чит элементларны фиркадә калдыруга юл куелды. —ВКП(б) райкомының беренче секретаре кайда иде соң? —Кызыл Йолдыз райкомының беренче секретареның фамилиясе исемнән чыкты, ул шуннан соң МТС политбүлеге начальнигы булып Норлат районында эшләде. Дәүләтъяров белән берлектә районда ачылган тәртипсезлекләр өчен гаепләнде, Дәүләтъяров белән берлектә эшеннән алынды. - Кызыл Йолдыздан эшеннән алынганнан сон Дәүләтъяров кайда, нинди вазыйфа башкарырга җибәрелде? - Кызыл Йолдыздан секретарь урынбасары эшеннән алынгач, ул Татгосиздатка эшкә билгеләнде, бераз вакыттан соң ВКП(б) ӨК икенче секретаре Мөхәммәтжановнын үтенечен һәм рекомендациясен искә алып, китап нәшриятының редакторы итеп куелды. Шушында әйтер идем, Дәүләтъяров Мөхәммәтжднов белән, гомумән, якын мөнәсәбәттә тордылар, аларны антисоветчыл милләтчелек берләштерде, моны мина Мөхәммәт- жанов үзе әйтте. —Дәүләтъяров хакында сез тагын нәрсә әйтә аласыз? —Үзенен антисоветчыл эшчәнлеген яшереп, Дәүләтъяров барлык чыгышларында да озак вакыт дәвамында бары тик бер кешеләрне генә тәнкыйть итте. Бу кешеләрнең китап нәшриятындагы корткычлык эшләре турында фактлар күптән инде ачылган, билгеле иде инде. Китап нәшриятында үзе килгәч эшләнелгән корткычлыклар турында ул ләм-мим эндәшмәде. Шулай ук Дәүләтъяровның Мәскәүдә Кызыл профессорлар институтында белем алгандагы тәртибен дә тикшерәсе иде Алемасов уйга калды Белгәненчә, Әхмәтсафа Дәүләтъяров Мәскәүдә укымаган, Казанда ТКУны тәмамлый. Аспирантураны да Казанда үтә. Кайчан укыган сон ул Мәскәүдә? —Бу Дәүләтъяров Мәскәүдә белем эстәп йөргәнмени сон ’. . Лепа сөили моны,—дип, йокымсырап утырган Михайловка эндәште —Юкла инде, Лепа саташа, ныграк тондырганнардыр башына.— Михайлов ихылдап алды. Шушы ук эшкә атаклы язучы Габит Низам күрсәтмәләре дә теркәлгән Алемасов бу кешене белә, түгәрәк гәүдале, нык бәдәнле, аны кыйнарга. бигрәк тә типкәләргә рәхәт иде. Ай-йа. аның белән шактый җәфа чикте ул. шулай да суккалый-каккалый торгач, егетнен теле “чишелде", күрсәтмәләрне шактый сыгып алдылар аннан. Менә бит. әгәр дәүләт куркы- нычсьшыгы сержанты Гатин тотынмаса. Габит Низам бу кадәр "сөйләп" та иш ар идеме. Беркетмәләрдә үзенен кулы юк югын, әмма Гатин фамилиясе бар икән, шикләнмичә әйтергә була. Габит Низам бу сүзләрне кире какмаячак Сорау егерме сигезенче ноябрьдә алынган иде. - Дәүләтьяровнын контрреволюцион һәм корткычлык эшчәнлеге хакында Сез нәрсә беләсез? -дип сорый Гатин. Беркетмәне читкә алып томырасы килде Алемасовнын. Эх-ма, шайтан алгыры, шушы бәндәләргә баш хәрефтән Сез дип язып, протокол сырлап утыр инде Совет иле шул бу. кеше белән исәпләшәләр, кая инде итагатьлелек кайгысы "эш” барышында, артлары бөрешкән тавык бит алар, җыен проститутка! Ә менә язганда истә тотарга туры килә. Тәртип есть тәртип. НКВД сержанты, Алемасовнын иң яраткан чекисты Сонгатулла Корбанов әйтмешли, кәгазь чыдый инде, кая барасың. Ярый. Гатин нәрсәләр “тезде" микән?.. - Дәүләгъяровны мин 1933 елдан беләм. - дип җаваплаган Габит Низам - Шул елда ВКП(б) ӨКнын элекке секретаре, хәзер инде фаш ителгән “халык дошманы” Бари Абдуллин Казан шәһәрендә яшәүче һәм культура фронтыңда эшләүче татарлар гына чакырылган партактив җыйды Көн тәртибендә кортрреволюцион буржуаз милләтчелеккә каршы көрәш мәсьәләсе куелган иде. Кайбер чыгышларда культура фронтына кереп оялаган буржуаз милләтчеләрнең контрреволюцион эшчәнлекләре хакында искитмәле фактлар яңгыраса да, Дәүләтьяров үз чыгышында бу фактларны күмеп калдырырга тырышты, анын чыгышының духыннан күренгәнчә, күрсәтелгән фактларда аның да катнашы барлыгы ярылып ята иде һәм либераль тешсезлеге ягыннан Абдуллин белән Әхмәровның декларатив лыгырдауларыннан берни белән дә аерылмады. Чынлыкта. Абдуллин. Әхмәров һәм Дәүләтьяровлар үз чыгышларында партактивның башын бутап бетерделәр, аларнын Газыйм Касыймов һәм башкаларның икейөзле бердәм хорына кушылулары көн кебек ачык иде. Партактивның барлык утырышында да Дәүләтьяровнын Абдуллин белән Әхмәровка нык якынлыгы күзгә ташланып торды. Хәтта утырышларга да бергә керделәр, бергә чыгып киттеләр. Сонрак (1934 елдамы, әллә 1935 тә) Дәүләтьяров һәм Әхмәров Ленин һәм Статин әсәрләрен тәрҗемә итү комиссиясенә килеп керделәр, бу комиссиягә 1935 елга кадәр Абдуллин. аннан соң Әхмәров җитәкчелек итте Шушы вакыйгалардан бирле Дәүләтьяровнын фаш ителгән “халык дошманнары” Исхак Рәхмәтуллин, Әтнәгулов, Хәйретдинов. Ризванов һәм башкалар белән бәйләнештә икәнен күреп йөрдем Башында Дәүләтьяров торган әлеге комиссия Абдуллин. Рәхмәтуллин. Ризванов һәм Әхмәров җитәкчелегендә бөтен эш дәверендә Ленин. Сталин һәм партиянең мөһим материалларын татарчага тәрҗемә иткәндә җинаятьчел корткычлык белән шөгыльләнде. Тәрҗемәләрдә корткычлык характеры күренеп торса да, комиссия һәм Өлкә Комитетының элекке җитәкчеләре бернинди дә чара күрмәделәр Комиссиянең тәрҗемә практикасы нигезендә Сәлах Әтнәгулов. Рәхмәтуллин һәм Газыйм Касыймовлар эшләгән әсәрләрдә революцион марксистик эчтәлекне юкка чыгару концепциясе ята иде. Партия әсәрләрендә механик, чуалчык тәрҗемә кылу юлы нәтиҗәсендә аерым сүзләрнең, җөмләләрнең мәгънәләре бозылды Инде Исхак Рәхмәтуллин. Әтнәгулов һәм башкаларның иозе ачылгач та. аларнын тәрҗемә эшләре Әхмәров. Дәүләтьяров. Хәйретдинов имзалары астында тулысынча яки өлешчә басылып чыгулары дәвам иттерелде. 1935 елдан, әллә 1936 елдан башлап Дәүләтъяров »атгосиздатта редактор һәм партия комитеты секретаре булып эшли оашлады Шушы коннән алып үзенең кулга алынуына кадәр... Алемасов эчтән генә көлеп куйды. Әле Дәүләтъяров үз кабинетында исәнгерәп утыра торгандыр. Үзе турында язылганнарны укып чыкса, шыр җибәрер иде. Шул чагында сәркәтип кереп, өстәлгә калын гына папка салды: —Хатык комиссарлары советы рәисе иптәш Дәүләтъяровнын хужалык үсеше перспективалары хакындагы доклады. Сезнең өчен махсус хәзерләгән. 1анышып чыгуыгызны үтенде. —Үзе кайда йөри әле? —Кабинетында эшли. Докладны сәркәтибе аша җибәргән. “Сизенә, мөртәт, башка көнне булса, үзе йөгереп килеп житәр иде. Мыштым гына сәгатен көтеп утыра. Михайлов дөрес эшли, эт талаган нәмәрсә, контрларны кулга алынганчы ук морально “эшкәртә” башлый. Алемасов сәркәтипкә төксе карап, чыгып китә аласын дигәнне аңлатып баш какты. Папканы ачып, чыгышның беренче битләренә күз йөртеп чыкты. Астан гына үзен күзәтеп утырган Михайловка эндәште: —Грамоталы, каһәрең, үгезне мөгезеннән эләктергән. Йә, Вася, бу бәндәне нишләтәбез? Михайлов папкасыннан бер кәгазь алды. —Озакламый аның күршесендә утыручы Хәкимов Абдулла Хәбибулловичны кулга алырга киләләр. . НКВД сотрудниклары Самарин белән Коро- тичка боерык бирелде. Анын эш кабинетында тикшерү үткәрәләр, Дәүләтъяров ана пүнәтәй-шаһит буларак катнаша. Өйрәнә торсын, "эш”кә әзерли башладык без аны. —Хәкимов?—дип сорады Алемасов нигәдер риза булмыйчарак.— Халык комиссарлары рәисе урынбасарымы? —Әйе, Александр Михайлович, корткычларны төбе-тамыры белән юк итәргә кирәк. Бу мәсьәләдә икеләнү—смерти подобно икәнен яхшы аңлыйсыз. —Анысы шулай. НКВД күзлегеннән караганда диюем... Элек мин дә шулай уйлый идем, шушы постка утыргач, кайбер чакта башкачарак та фикер йөртергә туры килә. Кем белән эшләргә? Ә эш муеннан. Алар янына камерага йөртергә аерым кеше билгеләргә туры килмәгәе дим. Хезмәт Вазыйфасын кем дә булса башкарырга тиеш бит —Ул әле генә Дәүләтъяров әзерләп бетергән, тышына олы хәрефләр белән: “Алдагы елга халык хуҗалыгы үсеше перспективалары” дип язылган папкага төртеп күрсәтте —Менә күпме язып тутырган Дәүләтъяров. Чыда гына. Кем эшләр дип уйлады микән? —Кәгазь түзә ул. Укысаң, жыен чүп-чардыр әле. —Акыл бар анда барлыгын. Шунысы белән куркыныч та ул. Татарларда шундый әйтем бар: кадак даганы, дага юрганы, юрга батырны, батыр итне саклый. Төшендеңме. Ничек үрелгән үзара яклашу. Бу халык берләшә калса, утлы күмердә ялан тәпи биетәчәк дөньясын. Бәхеткә, берләшү дигән нәрсә алардан әлегә бик ерак, читтә йөри. Дәүләтъяров кебек акыллы башлары булган халык пүчтәк халык түгел ул, ин беренче чиратта халыкның “акыл казанын” “чистартырга” кирәк, шунсыз тынычлык урнашмаячак бу республикада. Алемасов, янәдән Габит Низамның “күрсәтмәләрен" кулына алды. Үзенең колак төбендә Михайлов әйткән, әмма чекистлар арасында еш ишетелгән "ялган—һөнәр ул!” дигән сүзләр яңгырагандай булдылар. Тәк, кайда калган иде әле ул? Ә менә, “кулга алынганга кадәр", дигән жирдә. Дәүләтъяров Хәкимовны “озатып” йөри булып чыкты бит әле, бәлки инде Хәкимов төрмәдә, Дәүләгьяровка каршы күрсәтмәләр дә бирә башлагандыр. Чуртым белсен бу Михайловны, елгыр адәм. Ашыга төшеп укый башлады. —Кулга алынганга кадәр Дәүләтъяров, югарыда санап кителгән кешеләрдән тыш. Мөхсинов, Гыймранов Зәки. Вәли Шәфигуллин, Толымбай. Гомәр Гали. Гомәров, Ләбиб Гыйльми. Мәхмүт Галәү. Шамил Усманов, Кәрим Тинчурин һәм башка милләтче пантюркистлар белән элемтәдә торды Партком секретаре булып эшләгән чорда Дәүләгьяровка телдән һәм язма рәвештә культура-идеология фронтына оялаган троцкийчылар, буржуаз-милләтчеләр һәм башка икейөзле бәндәләр хакында сигналлар кереп торды (моны Татгосиздатнын махсус секторында эшләүче Фәтхуллин раслый ала). Әмма Дәүләтъяров әлеге сигналлар буенча тулы җавапсызлык күрсәтте, шул рәвешле ул дошманнарны фаш итүдән саклап калды. Дәүләтъяров контрреволюцион оешмага тартылганмы, юкмы, белмим, чөнки ул үзе дә, башкалар да мина бу хакта әйтмәделәр. Әмма Татгосиздатга эшләгәндә Дәүләтъяров корткычлар кылган гамәлләрне ликвидацияләү юнәлешендә кискен һәм большевистик чаралар күрмәде, ул гына да түгел, һәрчак фаш ителгән яки ителеп өлгермәгән контрреволюцион милләтче элементларга гаянып эш йөртте. Ул китап нәшриятында эшләгәндә буржуаз милләтчеләрнең әсәрләре һәм алар төзегән дәреслекләр күпләп чыга башлады. Мохәммәтжанов белән Әхмәров Дәүләтъяров хезмәтен уңай бәяләделәр. турыдан-туры аларнын җитәкчелегендә эшләде ул. Минем үземә шәхсән соңгы ике елда Максим Горький һәм Пушкин, башка классикларның әсәрләрен бастырып чыгару мәсьәләләре буенча берничә мәртәбә Дәүләтъяровның эш кабинетында булырга туры килде. Советлар Союзы язучылары исеменнән художестволы әдәбият әсәрләрен бастырып чыгаруны яхшырту, яшь язучыларның китапларын нәшер итүне оештыру мәсьәләләрен күгәреп, шактый таләпләр куйдым. Партия оешмасы секретаре буларак та мөрәҗәгать иттем һәм Мөхсинов, Толымбай, Гомәр Гали кебекләрнең икейөзлеләнеп йөрүләрен ачып салырга кирәклеген әйттем, буржуаз-милләтче эшчәнлеге өчен Шамил Усмановны җавапка тартырга кирәклеген күрсәттем. Пушкин, М.Горький әсәрләрен чыгарганда җибәрелгән производство брагы өчен гаеплеләрне җавапка тарту мәсьәләсен кискен рәвештә берничә мәртәбә күтәреп карадым. Әмма Дәүләтъяров вәгъдә бирсә дә. бернәрсә дә эшләмәде. Фурмановнын “Чапаев” (тәрҗемәчесе—Рәшит Хәмиди), Новиков-Прибойның “Цусима” (тәрҗемәчесе—Зәки Гыймранов) әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткәндә җибәрелгән корткычлыклар турында конкрет сигналлар алынуга карамастан, ул бернинди дә чара күрмәде. Болар барысы да рус һәм Совет әдәбияты классикларының тәрҗемәләрен бастырып чыгару мәсьәләсендә Дәүләть- яровнын буржуаз-милләтче позициясендә торуын раслыйлар. Минем белән сөйләшкән чакларда Дәүләтъяров үзен большевик итеп күрсәтергә тырышты һәм аннан нинди дә булса контрреволюцион сүзләр ишетмәдем Әмма шушы протоколда теркәлгән фактлардан чыгып, мин аны культура-идеология фронтына Абдуллин белән Мөхәммәтҗанов тарафыннан куелган кеше дип саныйм. Башка анын хакында ни дә булса әйтә алмыйм. Габит Низам. Алемасов канәгать төстә Габит Низам “күрсәтмәсе” язылган беркетмәне папка астына салып, икенче беркетмәгә үрелде. Бусы Гомәр Байчурин сүзләре, бүгенге төннең “эш” нәтиҗәсе икәнлеге күренеп тора. Беркетмәгә берничә урында Байчуринның әллә яше, әллә тире тамган, кәгазьдә ныклап кибәргә өлгермәгән тап эзе ярылып ята. Алемасовнын янә кулы кычытып, тәнендә ут уйнатып алды. Тоткыннарның сорау алганда “махсус” алымнардан сон аяк астында аунап, ялынып-ялварып, елап ятулары күз алдына килеп, авызына сулар йөгерде. Эшли белсәң, һәр эш канәгатьлек китерә шул Бүген “Черек күлгә” барып, подвалда берәрсен • биетеп" кайтмый булмас Ширәне дә шунда чакыртсаң, бигрәк тә шәп була. Кыз инде өйрәнгән, тоткынны стенага йөз белән сугып тезләндерәсең дә. Ширәне анын сыртына атландырып... Эх-ма, рәхәт минутлар була дөньяда! Алемасов, төкереген йотып, Байчурин үзе кул куйган күрсәтмәне укый башлады Сорау алучы НКВД лейтенанты Марголин алай тоткынга уңга-сулга тайпылырга юл куймый. Эшен белеп, шәп башкара. —Сезнең пантюркистик оешмагызга Дәүләтьяровның нинди катнашы бар? —Утыз алтынчы елда Татгосиздагга Зәки Гыймранов җитәкчелегендә контрреволюцион-милләтче оешма тар-мар ителгәч, мин бу хакта Мөхәм- мәтжанов белән сөйләштем. Әлеге әңгәмә процессында, Татгосиздатта антисоветчыл эшчәнлек перспективасын тикшердек. Һәм шунда Мохәммәт- жанов миңа бу участокны Әхмәров белән Дәүләгъяров җитәкчелегендә пантюркистик төркем оештырып, яңадан ныгытуын әйтте. Әлеге төркемнең практик эшчәнлегенә бәя биреп, Мохәммәтҗанов боларның Гыймрановка караганда шәбрәк тә эшләүләрен әйтте. —Дәүләтьяровның практик рәвештә тормышка ашырган эш-гамәле нәрсәдән гыйбарәт? —Мохәммәтҗанов белән сөйләшкәндә бу темага кагылышлы детальләр хәтердән чыккан. Дәүләтьяровның үзен 1937 елның мартына кадәр белмәдем, күзгә-күз очрашырга да туры килмәде. Мохәммәтҗанов аны еш мактый иде һәм үзенең ышанычлы кешеләреннән чутлады. Мохәммәтҗанов үзе әйткәнчә, Дәүләтъяровны “Кызыл Татарстан" газетасы редакторы итеп күтәрү һәм ВКП(б) ӨК әгъзасына тәкъдим итү анын инициативасы буенча, антисоветчыл төркем әгъзасы буларак оештырылган. Инде Мөхәммәтҗановнын үз күрсәтмәләренә чират җитте. Әмма бүген төнлә Шелудченко белән Крохичев оештырган сорау алу беркетмәсендә “аһ" итәрлек яңалык юк иде. Мохәммәтҗанов Галимнең, үзен яшьләрнең “әтисе” дип йөргән кешенен, Татарстанда абруйлы фигураның Дәүләтьяров турында әйтеп үткән фактлары акылга сыймас дәрәҗәдә сай иде. Шул ук Кызыл Йолдыз районында партия документлары алыштыргандагы гөнаһлары, китап нәшриятында кылган корткычлыклары санап үтелгән, һаман да шул бер балык башы—“халык дошманнарын” фаш иткәндә боргалануы, Толымбай кебек милләтчеләрне канат астына алуы тезеп кителгән. Бер генә янадык бар. Алемасов тарафыннан килгән куркынычны сизеп, үзен “дошман” буларак Михайлов кулына эләгәсен төгәл белгән Мохәммәтҗанов ХКС рәисе’булып эшли башлаган Дәүләтьяров янына кереп зарланып чыккан. Тегесе “остазын” саклап калу юлында кулыннан килгәннең барын да эшләргә сүз биргән. Бусы кызык, әлбәттә, һәм монда бернинди арттыру, ялган да юклыгы көн кебек ачык. Кулга алыныр алдыннан Мохәммәтҗанов үзе дә, Дәүләтьяров та анын тирәсендә йөгерештеләр, “ышанычлы иптәшләрне саклап калу мәсьәләсендә сөйләшәсе бар” дигәнрәк үтенечләр белән анын кабинетында тоткарланырга тырыштылар, Алемасов адарга борчылмаска, тыныч кына эшләргә кушты, үзе исә моментны көтте Егерме дүртенче октябрьдә инде Галим төрмәдә, халык дошманы булмавын исбат итеп, күлмәк ерта иде... Мохәммәтҗанов Дәүләтьяровның иректә икәнен белә, анын яклавына өмет итә шуңа күрә гаепләү ягына килгәндә, билгеле фактларны гына чыгарып салырга тырышкан. “Барыгызга да бер юл, нигә анда әллә нинди хәйләләргә бармыйсыз, тирегезне салдырып, башмак итеп киячәкбез! Котылу юк сезгә!” ,, „ , „ Алемасов янә кәгазьләргә иелде, Михаилов исә, кәнәфигә җәелеп утырган да йокымсырап киткән иде. Алемасов кызганып куйды. “Авыр, Тулага караганда ун мәртәбә авыр Казанда эшләве. Милләтчеләрдән дә язызларча тартышучы, каршылык күрсәтүче хәшәрәтләрне күргәне булмады аНЫН Кулга алынганчы ВКП(б) ӨК фән һәм мәктәпләр бүлеге мөдире булып эшләгән Фазыл Рәхмәтуллиннын күрсәтмәләрен ул инде битараф рәвештә өстән генә күз йөгертеп чыкты. Истә калырлык факт шул, күпләп кулга алулар башлангач. Дәүләтъяров Рәхмәтуллинга милли кадрларны саклап калырга тырышырга кирәклеге хакында сафсата саткан икән. Күренгәнчә. Мөхәммәтжднов дөрес эш йөрткән, бу мәлдә ХКС рәисе итеп тәкъдим итү өчен Дәүләгъяровтай нык холыклы, сак эш йөртүче һәм ышанычлы, белемле башка кеше булмаган дисән дә дөрестер Дәүләтъяров тамыр жәйсә. Мөхәммәтжанов ишеләргә ныклы терәк булачагын яхшы анлаган. мөртәт.. Папканы ябып. Беренче озын, шома өстәл буйлатып аны Михайловка шудырып җибәрде. Тегесе сискәнеп күзен ачты. — Кайчан кулга аласыз'1—Алемасовнын карашы төксе иде. Михайлов сәер генә кымшанып алды. —Кемне? —Койрыклы женне! Дәүләтъяровны кайчан "Черек күлгә"гә озатырга җыенасын? —Төнгә кадәр утырсын әле. күке кычкырганын көтеп —Михайлов йокысын бүлгәнгә көйсезләнгән сабый сыман, үпкәле жавап кайтарды.— Әллә тиз чишелер дисенме? —Минемчә, андагы хәлләрне чамалый ул. Бераз тузанын каккач, теле чишелер. Судны көтеп алып, шунда барысын да сөйләп биреп, мәсьәләгә ачыклык кертергә ният итеп ятучы шомалар да бар. Дәүләтъяров та шуна исәп тотар, мөгаен. Совет иленен иң гадел хөкеменә өмет итүче бичаралар.. оябрьнен сонгы тәүлегенә аяк бастык... Тәрәзә артында кыш жиле бөтерелә. Әхмәтсафа Хәкимовнын кабинетын тентүдә катнашканнан сон. бөтенләй уйсыз-фиксрссз кешегә ошап калган иде. Сәркәтипнен кабинет ишегеннән башын тыгып өзә-төтә саубуллашып кайтып киткәненә шактый вакыт үтте. Анын сонгы сүзләре бәгырьне тырнап тора: —Сезгә, иптәш Дәүләтъяров... котеп торырга куштылар .. Хушыгыз, Сафа абый... Әйтмәсә дә белә иде. Барыбер бәгырьне сораулар өзгәли. Кем кушкан, ни өчен үчектеләр ана? Беркемнең юлына аркылы төшмәде, җәдәлләшеп, явыхчык кылып йөрми, беркемгә аяк чалмады кебек, кирәк-кирәкмәс бәхәскә кергәне юк. башкаларга ләгәнләп пычрак аударганда да, ул бичараның язмышын җиңеләйтергә тырыша, эштән чыгарып ташланган язучыларга. журналистларга алдан акча биреп тору тәртибендә эш-йомыш тапкан булып ярдәм кулы сузды, гаиләләрен ач үлемнән коткарып калды. Ярдәм алучылар, рәхмәт, берсе дә сатмады, китап нәшриятында, “Кызыл Татарстанга бергә эшләгән хезмәттәшләре арасында Әхмәтсафаның бу гамәлләрен белүчеләр булды, әмма алар да эндәшмәде. Яшь милли кадрларны үстерү, булганын саклап калу мәсьәләсендә Әхмәтсафаның позициясен күпләр үз итте. Халык комиссарлары советына күчкәненә ике ай да унсигез көн, нинди дә булса гаеп тагарлык эш күрсәткәне булмады, Вазыйфасына да яна кереп бара. Чоры катлаулы, вазгыять анлаешсыз. мондый шартларда яна эшкә керешеп мггүченен хәле билгеле инде. Бүлекләрдә, башлыча, яңа кешеләр, аларны сабыр гына эш жаена өйрәтү өчен дә күпме вакыт кирәк. Кешеләр дигәннән, ул бөтенләй ялгыз хис итте үзен монда күчкәч. Үз тирәсендә кайнашкан кемгә таянырга була? Кабинетына кереп-чыгып йөрүчеләр, озын коридорда тыз-быз юргалап үтүчеләр бихисап, ә янәшәдә сөйләшергә, аапашырга. кирәк чакта эч серләрен бушатырга беркем юк ВКП(б) ӨК матбугат бүлеге мөдире булып эшләүче Әхмәров Абдулла белән серләре килешә иде. аны да кулга алдылар Михайловның мактанып сөйләгәнен үзе ишетте: — Мөхәммәтжанов белән Әхмәров кадәр дә ачылганы булмады инде. Ну әле аларны сыгасы да сыгасы Жепнен очы шушы хәшәрәтләрдә булырга тиеш —Нарком иренен чалшайтып елмайды да, туп-туры итеп Дәүләтьяровка карап аллы. XIII иплим т^ӘКы.,^!?На^’ жәзалауларның мөмкин булган бөтен алымнарын ДХМЙТГЯГҺ Р аның газиз башлары, тәннәре, җаннары күтәргән.. Моны Әхмәтсафага тәфсилләп аңлатып торасы юк иде. гяпчяь-ииЛ.!.!!401 суынды Тәндә җылы калмады кебек. Ул пәлтәсен инсәсенә ' фС уилады Кемгә хаҗәт анын исәнлеге, саулыгы? Кайларда « Кнләцәк аңа якын көннәрдә9 “Черек күл”гә килеп эләксән, Н' Ъ1 икеле ®мет бар барын—чөнки, иманы камил, анын партия, Д каршынла да’ җитәкчеләр алдында да бер гаебе дә юк. Әмма гаепсеалек иң зур гаеп санала, ахры, бу заманда... 1 әрәзә каршына килеп басуы бүген ничәнче мәртәбә булгандыр, исәбе и,.,,.. ?1МДа' тәР әзә_ каР аган якта сүрән уг яктысында кар сибәли Әле Яна чишмәдә чакта ук беренче кар төшкән иде, бүгенгесе ныклап җиргә ятарга чамалый ахры 1 ирә-юнь серле аклыкка күмелеп бара. Кар барысын да күмә, пәрнәрсәне үз кочагына ала, күзгә күренмәгән һәр нәрсә юкка чут бит ул. Кеше гомере дә шул инде, җир җимертеп яшәгәндә, хезмәт вазыйфасы биләгәндә син бар. кулдан эш китсә—син юк инде. Оренбурда гомер агышы, нәсел җебе хакында акыл биргән Гомәр агасы-агабыйсы искә төште. Яшәде 1 омәр ага. атаклы шәхесләрнең үз кешесе, сердәше булды, булган малмөлкәтен совет хөкүмәте тартып алып, шыр ялангач, ятим калды. Үзенә күпме игелекләр эшләгән агабыйсы янына барырга да вакыт тапмаган хөрәсән бит ул. “Эш, эш”, имеш. Үзеңнең дә, эшеңнең дә кемгә хаҗәте бар бүген менә Кемдер: үкенәсең килмәсә, берәүгә дә игелек кылма, дигән I омәр агай алай үкенеп яшәмәде кебек, соңгы еллары ничек үткәндер, анысын инде ул белми. Агабыйның дөнья куйганы турында хәбәр ишетүенә кайчан, кайтып каберенә зиярәт кыла алмый калды. Үкенечләр, үкенечләр... Үкенечләрен барлап утырудан да мескен адәм юктыр дөньяда. Гомәр агай, Мифтах хәлфә. Нургали Надиев Аның күзләрен дөньяга ачкан кешеләр шулар булды. Ә яшьләрдә миһербан җитенкерәми. Кайсының гына хәлен белде ул, кайсына гына рәхмәт әйтеп өлгерде? Юк бит. Их, хәтере кыска адәм батасының. Менә бу болганчык дәверне исән-имин кичеп чыга алса... Белер иде дә ничек яшәргә, исән калулар икеле шул, икеле. Күңелен бераз тынычландырганы шул—ике улы үсеп килә. Гомәр агай әйтмешли, җөзәнең—нәсел жебенен өзелмәсенә нык ышана ул. Хәтта ки, кешеләр атдында бераз гаебе дә булсын ди, Ходай каршында да бераз гонаһысы бардыр, адәм батасы хатадан хали түгел, ул гаеп-гөнаһлар өчен битәрләгән кеше юк бит аны. Бөтенләй башка нәрсә—яла ягуга нигезләнгән, акылга сыймаслык хаталалар дигән булып бәгырьне корыталар. Шунысы сәер. Ил белән шушы сәясәт бара, ил белән нахак бәла тагыла кешеләргә, кылмаган гөнаһ-гаепләр өчен җәзага тартылып күпме җаннар кыелды. Мона кайчан да булса чик куелырмы? Исең китәр, милләтчелектә гаепләп күпме асыл егетләрне “Черек күл”гә илтеп тыктылар, берсенең дә кире кайтканы юк, ул гына түгел, август башларында бик күбесен атканнар икән дигән хәбәрләр дә колакка чалынды. Беркем беркемне якламый, дәшми, чан сукмый, ә “Черек күл“нен төбе кара, тирән, йота гына тора адәм балаларын. Куркыныч үзен читләп үтәр дип йөрде, күп нәрсәгә күз йомды Әхмәтсафа, белмәгән булып кыланды, инде үзенә чират... Анын юкка чыгуына да аптырап, чан сугып йөрүче булмаячак. Әйтерсең, алар кешеләр түгел, ат тәгәрмәче сытып үткән бөҗәкләр генә. Жанда—бөҗәкләр гөжләве, бөҗәкләр сулкылдавы, бөҗәкләр елавы, бөҗәкләрнең акылдан шашып көлүе. Тәрәзәгә бәрелә-сугыла кар бөртекләре оча. Кар бөртекләре тәгәрмәч астында калган җансыз бөҗәкләргә караганда күпкә бәхетлерәктер әле... Милләтнен бөтенлеге, бердәмлеге, алга китеше хакында кайгыртып йөрү начарлык буламы? Милләт нәрсә дә, милләтче кем ул—бу хакта да ныклап уйланган кеше юк, хәер, уйланып кара, хәзер төпсез күлгә чумачаксың. Уйларыннан арынып, сискәнеп китте. Коридорда каты басып килүче аяк тавышлары ишетелде. Ул ашыгып стенадагы сәгатькә күз салды. Сәгать телләре көн уртасына җитеп, хәрәкәтсез туктап калган иде... Кабинет хуҗасы, ниһаять, көтеп торуга нокта куелды дигән уйдан беркадәр җинеләеп, стена буена тезелгән урындыкка барып чүмәште. Бетте, барысы да артта калды. Алда... Кисәк ишек ачылып китте, кабинетка оч хәрби килеп керде, берсе каушап калган Әхмәтсафа Дәүләтъяров каршына килеп: —Дәүләтьяров сез буласызмы?—Жавап көтеп тормастан әмер бирде.— Киенегез! Сез кулга алындыгыз!—Әхмәтсафаның каушап калуыннан сөенгән кебек, уйнак тавыш белән кулындагы кәгазьне болгап алды —Менә ордер Без, НКВД хезмәткәрләре—лейтенант Самарин һәм Павалей—махсус боерык буенча килдек... Әхмәтсафа сабыр булырга тырышып урыныннан кузгалды. Йозенә үзен кулга алырга кемнәр килүе бөтенләй кызыксындырмаган кыяфәт чыгарды. Хәзер генә чамалап алды, кулында пәлтәсен тотып тора икән. Кайсыдыр пәлтәне кулыннан алып кырыйдагы урындыкка ташлады НКВД хезмәткәре, дәүләт куркынычсызлыгы лейтенанты Самарин, хезмәттәше Павалейга әмер бирде. —Пүнәтәйләрне алып кер! Кабинетка Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы полковой комиссар Николай Хәбибуллин, үзенен урынбасары Аркадий Новоселовны керттеләр "Аларны да кабинет саклап ятарга мәҗбүр иткәннәр икән” Әхмәтсафа үз хәлен онытып, әлеге ике кешене кызганып куйды. Аягы калтырауны баса алмый, урындыкка шапылдап утырды, аңа әһәмият бирүче булмады. Самарин кабинет түренә үтеп, өстәл артына килеп басты һәм кулга алу турындагы карарны кычкырып укый башлады: — 1937 елның егерме тугызынчы ноябре көнне, мин—Татарстан республикасы НКВДсына караган дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең дүртенче бүлеге, беренче бүлекчәсе сержанты Черпаков 1905 елда Оренбур өлкәсе, Сакмар районы Каргалы авылында туган. ВКП(б) әгъзасы, татар, СССР гражданы, совнарком рәисе булып эшли, Гоголь урамы егерме бишенче йортта яшәүче гражданин Мостафа улы Әхмәтсафа Дәүләтъяровка кагылышлы материалларны карап чыкканнан соң, Дәүләтъяров совет хакимлеген бәреп төшерү максаты белән оештырылган контрреволюцион милләтче-пантөркичел оешмада тора дип таптым... Йә Хода, кем ул Черпаков, анын кулына кем биргән бу уйдырма язып тутырган кәгазьне! Нәрсә эзләгән дә, ни тапкан? Менә ничек әвәләнә икән ул гаепләүләр! Әхмәтсафанын чатнап башы авырта башлады. Ул ике кулы белән башын тотып утыра бирде. Самарин, ашыга-кабалана, ниндидер ике ятып төшенә кермәгән Черпаков дигән сержант язганнарны укый: —Озак вакытлар дәвамында шушы контрреволюцион оешмада торган хәлдә, Дәүләтъяров ВКП(б) сәясәтенә һәм совет хакимлегенә каршы юнәлдерелгән, РСФСР җинаять кодексынын унжиде дә илле сигезенче статьянын сигезенче искәртмәсе, илле сигез дә унберенче статьяларга туры килүче контрреволюцион эшчәнлек алып барган. Шуларны искә алып, югарыда күрсәтелгән статьялар буенча Мостафа улы Әхмәтсафа Дәүләтъяровны кулга алырга һәм тентү үткәрергә карар кабул иттем. Беренче санлы төрмәдә сак астында тотарга... ...Жанны авыр уйлар басып китте. Әйләнә-тирәне соры томан каплады, шушы шыксыз эңгерлектә коточкыч тизлектә бөтен гомере зырлап үтеп китте шикелле, айкалган-чайкалган күнел түрендә бер мәлгә Рабига, балалары чагылып алды. —.. Түзегез, җаннарым. —Әхмәтсафаның эчтән әйтелсә дә, тышка бәреп чыккан инрәүле тавышы Самаринны бүленергә мәҗбүр итте. Ул аптыраган карашын Павалейга юнәлтте. —Укып бетер!..—диде Павалей риза булмаган тавыш белән.—Барысы да тәртиптә... Самарин арган тавыш белән, дүртенче бүлек башлыгы дәүләт куркы- нычсызлыгы капитаны Шелудченкодан ризалык алынуын, карарга беренче бүлекчә түрәсе Марголин кул куйганлыгын, нарком Михайлов белән килештерелгәнен хәбәр итеп, кәгазьне Павалейга сузды. —Тотак кул куйсын... Бу хәлдән тетрәнеп калган пүнәтәйләргә карап алганнан соң, Павалей төксе генә Дәүләтъяровка эндәште: —Килегез, кул куегыз. Әхмәтсафа нык торырга тырышып, өстәлгә якынайды. Йә Хода, шушы ахмаклыкка ышанучылар бар микән? Ул инде мондый гаепләүне бүген— Хәкимовны кулга алганда бер ишетте. Хәкимов кулга алу турында кул куйганда ишетелер-ишетелмәс итеп: ”Мин гаепсез..." дигән иде. Ирексездән шушы сүзләр Әхмәтсафа иреннәреннән дә тәгәрәп төштеләр. —Мин гаепсез... Самарин дәшмәде, кул куелган кәгазьне өстәлдән алып, папкасына шудырды, үзе Павалейга боерды: —Өстәлдәге бөтен кәгазьләрне җыйнагыз!. Ярты сәгатьтән ул инде "Черек күлдә1 ' тикшерүче Крохичев белән НКВД наркомы урынбасары Шелудченко алдында түшәмгә асып куелган хәлдә тора иде. Аны төне буе кыйнадылар. Кыйнап арган арада кан баскан күзләрен мәҗбүри ачтырып борын төбенә кәгазь төртәләр. Крохичев беләгенә тамган кан-сүлне Әхмәтсафаның канлы күлмәк якасына сөртеп, ысылдый: —Кул куй, заразы, күпме интегергә була синен белән, хәшәрәт! Җимерелгән яңак сөяген көчкә кыймылдатып, Әхмәтсафа һаман бер үк сүзләрне кабатлый. —Җәфаламагыз, минем гаебем юк... Шелудченко шуны гына көтеп торган кебек, аны янә сугып екты, типкәләргә тотынды. Крохичев, хәл җыеп, чәй эчеп, бу күренештән ләззәт алып утыра. Үзе сөйләнә: —Вәт, эт жан, ничекләр карыша бит Мөхәммәтҗановтан уздыра бу болай булса... Тагын нәрсә кыландырабыз, Матвей Иванович? —Телен тешләтеп өздергәнче ярабыз, шул анын даруы... Әле контрлар белән башкача сөйләшкәнне белмим —Шелудченко ярсый-ярсый тотакны типкәли бирде —Мә, сина, милләтчелек. ...Мә сина, пантөркичелек... Мә сина контрлык! Төне буе, көне буе кыйнадылар аны. Ничә мәртәбә аңын җуйган, ничә мәртәбә һушына килгән - үзе түгел, аны җәзалаучылар да исәбен югалтканнар иде инде. Җәзалау барышында бүлмәгә берничә мәртәбә Михайлов кереп чыкты, әле һаман гаепләү кәгазенә кул куймавын белгәч, йөзе бозылып, теш арасыннан: —Эшли белмисез!—дип, кискен хәрәкәт ясап кул кыры белән тотак- нын муенына китереп сукты. Хәлсезләнеп беткән Әхмәтсафа урындыктан очып, стенага барып сыланды. Михайловның йөзенә кәперәюле елмаю кунаклады —Менә шулай кисәләр аны. Сез монда аның белән нәрсә кылан- макчы була торгансыздыр, аңламыйм,—дип, идәндә ыңгырашып, тартышып яткан Әхмәтсафа өстенән атлап чыгып китте. Тәүлек эчендә анын бер күкәйлеге сытылган, ике тапкыр кумаклы базга салып алганнар, күкрәк тактасы урыныннан купкан, тәндә кыйналмаган, изелмәгән төш калмаган, тешләре коелып беткән, монда килеп кергәндәге кара-конгырт чәчләре ап-ак иде... Анын бу җәза машинасына каршы торырлык хәле калмаган иде. “Теләсә нинди контрны ярты сәгать эчендә кул куярлык хәлгә җиткерәм”, дип мактанган Крохичевнын бар түземлеге төкәнде. Ул инде ни кыланганын белештерми тукмый иде тотакны. НКВД подвалында шушы тәүлек эчендә тагын бер кеше шәхес буларак үлде, әлегә йөрәге тибүдән туктамаган җан иясе генә калды. Бу инде НКВД телендә йөргәнчә, тиешенчә “эшләнгән” материал иде... Кул бармакларын изеп бетергәч. Әхмәтсафага “ял” бирделәр Һуш җыеп, әйткәнне аңлар хәлгә килгәч, Крохичев тотакны иягеннән нык итеп тотып, башын артка каерды: —Карышма, эт токымы, соңгы тапкыр кисәтәм, мин әйткәннәрне кәгазьгә төшерсән, исән каласын, хатынын, балаларын янына кайтасың, карышсаң, капут сина! Аңладыңмы, өеңә кайтасын киләме? —Өйгә кайтарыгыз , —дип. ыңгырашты Әхмәтсафа. Крохичев Шелудченкога күз кысып, елмайган булды: —Әллә кайчан шулай диләр аны, синен монда нигә кирәген бар? Язасын, кул куясын да. аллүр. өенә сызасын! Шелудченко тотакнын кулына каләм сузды. НКВДның җәза машинасы максатына иреште—1937 елнын беренче декабрендә, тан алдынан Әхмәтсафа Дәүләтъяров җаһил Крохичев әйтеп торган сүзләрне шәмәхә кара белән кәгазьгә төшерә башлады: "Нарком Михайловка тикшерү тотагы Дәүләтъяровтан. Минем эшем буенча кузгатылган тикшерүне һаман да сузуның мәгьнәсезлеген анлап һәм карышудан туктарга кирәклегенә төшенгәннән сон, үземнен советка каршы эшчәнлегем хакында ачыктан-ачык белдерергә кирәк дип таптым. 1936 елда Татарстан дәүләт нәшриятына эшкә килгәч, баш редактор Әхмәров белән дуслаштым, анын коткысы белән һәм аның тарафыннан шәхсән үзем бүгенге көнгә кадәр актив катнашкан советка каршы милләтчел оешмага тартылдым. Аңлашылганча, минем сонрак гәжит редакторы, аннан өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлануым очраклы түгел иде. Бу эшләр Мөхәммәтҗанов кулы белән тормышка ашырылды һәм советка каршы үзәк җитәкчеләренең берсе булган Лспа тарафыннан яклау тапты. Үземнен һәм мин белгән кешеләрнең советка каршы эшчәнлегс хакындагы күрсәтмәләремне кабул итеп алуыгызны сорыйм.” Шелудченко тотакнын язганын алып укыды да, аның алдына машинкада басылган берничә кәгазь китереп салды. —Күптән шулай кирәк иде, хәшәрәт. Хәзер боларына кул куй! —Минем гаебем юк...—диде Әхмәтсафа, барлык авыртуларын онытып, урыныннан калкына төште. —Без гаепсезләр белән булашмыйбыз, контр!—дип Крохичев Әхмәтсафаның касыгына китереп типте —Әйт, син гаеплеме —Ул идәндә бөгәрләнеп яткан тотакнын аягына элмәк кигертә башлады,—Гаеплеме син?—дип җикеренде ул. Хәсрәтле җавап ишетелде: —Гаепле... —Шулай дип кал, кумак базына төшеп менгәч, башкача сөйләшер иден, эт җан! —Өйгә кайтарыгыз ..—дип ыңгырашты тотак һәм анын җуйды. Өстенә чиләк белән су койдылар. Тотак селкенмәде. Крохичев сүгенә-сүгенә тотакны идәннән сөйрәп алып урындыкка аркылы ыргытты да, нык игеп артына китереп типте. Шелудченко Крохичевны туктатты —Житте, бу хәшәрәт белән озак маташтык. Камерага кертеп ташласыннар Акыл җыеп, рәткә килгәч, ничек сайрар, карарбыз —Бераз җан әсәре сизелгәнен чамалап, тотакка колагына иелеп иләмсез акырды.—Ан бул, Дәүләтъяров. яшисен килсә, күрсәтмәләреңне үзгәртмә, а то секай башка будет. понял сука? Әле эшен бетмәде, өйгә кайтмый торасын, тиз бул, шушы битләргә кул куй! Тотак авырлык белән үзенә сузылган җиде битлек сорау алу беркетмәсен кулына атды, Шелудченко каләм сабы белән нык итеп муен астына китереп төртте: Мә, такта чырай, тизрәк кулыңны куй!.. Әхмәтсафа авыртудан бераз дәшми горды, урыныннан купкан яңак сөяген сак кыймылдатырга тырышып: —Укып чыгарга рөхсәт итегез,—диде. Шелудченко белән Крохичев мәзәк итеп бер-берсенә карашып алдылар. Алар аптырашта иде Шушы изелеп, тапталып беткән адәм, һаман вакыт сузып маташа бит, ә. Ләкин берсенең дә кул күтәреп, янәдән тотакны кыйныйсы килмәде. —Тиз бул, анаңны ..—дип сүгенде Крохичев.—Бер минут вакыт сиңа— карап чыгу өчен Күзләрен кан баскан, керфекләр эренләп ябышып беткәннәр, шулар арасыннан сөзелеп кергән сүрән яктылыкны тотыл калырга тырышып, Әхмәтсафа көчәнеп укый башлады. —Сез советка каршы пантөркичел-милләтче оешмада катнашучы буларак кулга атындыгыз. Үзегезне гаепле дип саныйсызмы? —Гаепләү дәлилләре мине ышандыра, шуңа күрә карышып маташу мәгънәсезлек дип уйлыйм. Татарстанда советка каршы актив эшчәнлек җәелдергән пантөркичелмилләтче оешмада торуым сәбәпле, үземне гаепле саныйм. Тикшерү барышында үземнең һәм миңа билгеле булган башка кешеләрнең советка каршы эшчәнлеге хакында бөтен дөреслекне ихлас сөйләп бирергә булдым. —Сез кайчан һәм кем тарафыннан советка каршы оешмага тартылдыгыз? —Пантөркичел-милләтче оешмага мин Татгосиздатнын баш редакторы Әхмәров тәкъдиме белән 1936 елның башында кердем. Әхмәров белән без ТКУда укыганда ук (1928—1932) дус идек. Бу дуслык сонга табан да дәвам итте. Ул чакта ук. үзара ачыктан-ачык сөйләшкәндә, без милли мәсьәләләрдә фирка сәясәте белән килешмәвебезне әйтә идек. Бу сәясәт милли республикаларның мәнфәгатьләренә җавап бирми, Мәскәү республикалар белән санлашмый, хокукларын кыса, аларга карата колонизаторлык политикасын ачып бара дигән фикергә килдек. Без авыл хуҗалыгын коллективлаштыру мәсьәләсенә дә шик белдердек, бу гамәл тормышчан түгел дип инана идек. Коллективлаштыру ашыгып үткәрелә, крестьян моңа әзер түгел, шунлыктан фирка сәясәте уңышсызлыкка дучар дип санадык. Тулысынча коллективлаштыру нигезендә, сүздә түгел, гамәлдә бөтен төбәкләрдә кулакларга каршы һөҗүмгә күчкәч тә, без Әхмәров белән фирка сәясәтен якламадык, кулакларны туган җирдән сөрүне бөтенләй кирәксез нәрсә дип таптык. Әхмәров белән кабат очрашып, Татгосиздатта бергә эшли башлагач, ачыктан-ачык сөйләшүләрне дәвам иттек, ул әңгәмәләр барышында совет хакимлегенә һәм фиркага карата тагын да ныграк килешмәүчәнлек чагыла иде. Без фиркада демократиянең булмавын, троцкийчыларга һәм уннарга карата дөрес булмаган сәясәт үткәрелә, Троцкий, Бухарин кебек шәхесләр тик торганнан эзәрлекләнә, алар үзләренең идеяләрен яклый алмыйлар, авызлары томалана дип саный идек. Колхозлар төзү барышын анализлап карагач, күмәк хуҗалык ни урыс крестьянына, ни татарга уңайлы түгел, алар анда мәҗбүри тотылалар, аерым хуҗалык нигезендә тормыш алып бару аларга күпкә кулайрак дигән нәтиҗәгә килдек, икенче төрле әйткәндә, шәхси милекчелек позициясендә тордык. Шундый сөйләшүләрнең берсендә, Әхмәров мина Татарстанда совет хакимлегенә каршы көрәшүче пантөркичел-милләтче оешма барлыгын, аңа республиканың күп кенә җаваплы работниклары кергәнлеген әйтеп, мина да бу эшкә кушылырга тәкъдим ясады. Инде советка каршы рухта шактый чарланган кеше буларак, икеләнеп тә тормастан, мин риза булдым. —Әхмәров советка каршы оешмада кемнәр катнашуын әйттеме? —Өч кешенен исемнәрен атады ул. Болар - өлкә комитетының икенче секретаре Галим Мөхәммәтжанов. мина кадәр халык комиссарлары советы рәисе булып эшләгән Кыям Абрамов, элекке финанс халык комиссары Каюм Мәһдиев. Нәкъ менә шушы кешеләр оешма белән җитәкчелек итәләр, диде Әхмәров, бу оешмага элекке "ун” һәм "сул” төркемчеләр тулысынча керәләр, буржуаз милләтчеләр дә тартылдылар, диде ул. Әхмәров мина өлкә комитетының беренче секретаре Лепанын шушы оешма белән бер булып эшләвен, анын да Татарстандагы советка каршы ун-троцкийчы оешмада торуын хәбәр итте. Мин мона бик гаҗәпләндем һәм Әхмәровтан: “Дөресме бу?”—дип кат-кат сорадым Ул бу сүзләрнең хак булуын раслап: "Ун-троцкийчы оешма безнен пантөркичел оешма белән тыгыз элемтәдә торган хәлдә советка каршы эшчәнлек алып бара,”—дип жавап бирде. —Советка каршы оешманың бурычлары хакында Әхмәров сиңа ниләр сөйләде? —Ул мина бу оешманың төп бурычы—совет хакимлеген бәреп төшерү, төзеләчәк буржуаз Туран дәүләтендә капитализмны кабат тергезү икәнлеген әйтте. Әлеге бурычны тормышка ашыру йөзеннән оешмада катнашучыларны тиешле урыннарга хезмәткә урнаштыралар, алар анда корткычлык эшчәнле- ге алып баралар, үзләре белән эшләүчеләрне милләтчелек рухында тәрбиялиләр, шулай ук яна кадрларны табып, оешмага тарту белән шөгыльләнәләр. —Сезгә Әхмәров советка каршы оешманын террорчыл ниятләре турында да әйтте бит Ни өчен бу хакта дәшми үтәсез? —Бу хәлне яшерергә бөтенләй теләмәгән идем. Чыннан да, бу оешманың төп бурычларының берсе—фирка һәм совет хөкүмәте җитәкчеләренә каршы терактлар хәзерләү, аны тормышка ашыру икәнлеген Әхмәров миңа искәрткән иде. Әхмәровнын әйтүенчә, тиешенчә хәзерләнгән һәм уңышлы тормышка ашырылган терактлар бик тә нәтиҗәле була, чөнки аннан соң фирканын сәясәтен тамырдан үзгәртеп, без теләгән юнәлешкә борып җибәрергә мөмкинлек туа, ә инде Сталинны үтерү—совет хакимлегенә каршы восстание күтәреп, аны бөтенләй бәреп төшерү мәсьәләсен хәл итәчәк, дип анлатгы ул. —Әлеге террористик ниятләр гамәли яктан ничегрәк тормышка ашырылдылар сон? —Бу мәсьәлә буенча мина ни дә булса билгеле түгел. —Татгосиздатга корткычлык һәм дошманлык эшчәнлеге алып бару турында Әхмәровтан задание алдыгызмы? —Әйе, алдым. Әхмәров мине оешмага тарту турында Мөхәммәтжанов белән сөйләшкән, Мөхәммәтжанов минем кандидатурамны хуплаган һәм бергәләп, йәки Әхмәров кушуы буенча Татгосиздаттагы корткычлык эшчән- легенә керешеп китәргә тәкъдим итте. —Мөхәммәтжановнын әлеге дошманый тәкъдимен тормышка ашыру юлында нәрсәләр эшләргә өлгердегез? —Ул вакытта ук Рәхмәтуллин Исхак һәм Татгосиздатга эшләүче башка милләтчеләр, берләшеп, марксизм-ленинизм классикларын бозып тәрҗемә итә башлаганнар иде. Ә инде Рәхмәтуллиннын корткычлыгы фаш ителә башлагач, без аны төрлечә яклап азапландык. Марксизм-ленинизм классикларын тәрҗемә итү буенча комиссия оештырылган иде. Элекке вәлидовчы һәм милләтче буларак Рәхмәтуллин кандидатурасы ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан кире кагылды, без бу хәлне партоешмадан яшереп. Рәхмәтуллинны Татгосиздатга эшләтә бирдек. Рәхмәтуллинны кулга алгач, Әхмәров белән икәүләп анын корткычлык эшен дәвам иттек, марксизм-ленинизм классикларын анлы рәвештә бозып татар теленә тәрҗемә иттек. .т,г ^ СЛДа тәР жемадә чыккан Сталинның “Ленинизм мәсьәләләре” китаоының тәрҗемәчесе һәм мөхәррирләренең берсе буларак, мин, корткычлык максатыннан, фикерне һәм мәсьәләнен куелышын контрреволюцион бозуга китергәнен белә торып, юри аерым сүзләрне, хәтта фразаларны төшереп калдырдым. Ә инде Большевик" журналында “Ленинизм мәсьәләләре” китабын татарча тәрҗемә иткәндә махсус ясалган бозулар хакында мәкалә чыккач, мин, 1атгосиздатта фирка сәркәтибе буларак, партҗыелышта аны формаль тикшерүгә юл куйдым, тәнкыйтькә урын калдырмадым, мәсьәләнен сәяси асылын йомшарттым. Мин, Зхмәровнын күрсәтмәсен үтәп, Бурнаш, Мәхмүт Галәү кебек буржуаз милләтче язучыларның чын йөзләрен яшереп калдырырга маташтым, аларны якладым, кычкырып торган милләтчел рухта язган әсәрләрен басып чыгаруга юл куйдым, зур суммада гонорар түләдем. Кон- сультбюро эшен таркаттым, китап басып чыгару планын өздем, Татгос- издатны элеккегә караганда да тирәнрәк упкын ягына өстерәдем. Элегрәк Татгосиздатта басылып чыккан китаплардагы, мәсәлән, Әтнәгулов төзегән дәреслектәге антисоветчыл юнәлештәге бозуларны тәнкыйть итәм дигән булып, мин юлбашчыбыз Сталинга һәм фиркага каршы яла ягу, антисоветчыл пропаганда эше белән шөгыльләндем. —Тикшерү күрсәткәнчә. Сез аңлы рәвештә Татгосиздат аппаратын милләтчел-советка каршы элементлар белән чүпләгәнсез. Бу дөресме? —Дөрес. Ул чакта Татгосиздатка кереп оялаган һәм инде фаш ителүләре котылгысыз булган ата милләтчеләрне туздыруда бераз катнашкан булып, үземнең чын йөземне яшереп калырга тырыштым. Мин— Дәүләгь- яров, алар урынына милләтчел-советка каршы кадрларны эшкә кабул иттем һәм кирәгенчә урнаштырдым. Фаш ителеп кулга алынган “халык дошманы” Шәфигуллин урынына, нәфис әдәбият секторы редакторы сыйфатында Татгосиздатта милләтче Толымбай Шаһиәхмәтовны асрадым. Андыйлар күп иде—Мөхсинов, Галиев, Гыймранов һәм башкалар. Татгосиздатның фирка сәркәтибе вазыйфасын башкарган чакта, культура-идеологик фронтта оялап алган троцкийчы буржуаз-милләтчеләр, башка икейөзле бәндәләр хакында телдән, йәисә язма рәвештә шактый сигналлар алсам да, бернинди чара күрмәдем, аларнын “халык дошманы” икәнен яшереп калдым, корткычлык эшләренә күз йомдым Совет язучылары исеменнән китапларның басылу сыйфатын яхшыртуга, яшь язучыларның китапларын чыгаруга әзерләү өлкәсендә эшне көчәйтүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр керде; Пушкин, Максим Горький әсәрләренең шөкәтсез полиграфик йөзе хакында, бу эш өчен нәшриятта брак җибәрүчеләрне җавапка тарту мәсьәләсендә дә күп тапкырлар кисәтелдем; “Чапаев”, “Цусима” әсәрләрен татарчага дошманый тәрҗемә кылынуын да белә идем, әмма таләп ителгәнчә нинди дә булса чара күрмәдем. —Кызыл Йолдыз районында эшләгәндә, фирка документларын тикшерү башлангач, ВКП(б) Үзәк Комитеты директиваларын сез корткычларча үтәүгә керешкәнсез. Бу хакта бездә мәгълүматлар бар. Моның белән килешәсезме? —ТКУда аспирантура тәмамлагач, мине Кызыл Йолдыз районына эшкә билгеләделәр. Райком секретаре урынбасары булып 1935 елга кадәр эшләдем Фирка документларын тикшергән чакта аңлы рәвештә Үзәк Комитет директиваларын боздым, фирка сафларыннан чит һәм дошман элементларны чыгарып атарга дигән таләпне үтәмичә, андыйларны, райком секретаре Вәлиев белән берлектә, фиркада саклап калдык... “Җавап "лар шушы урында өзелә, “беркетмә” инде тиешенчә тутырылган, кул куясы гына калган иде. Бүлмәдә тынлык урнашты. Тикшерүчеләрнең яңак сөякләре тартышып алды, тотак исә ничек дип сүз башларга белми иде булса кирәк. Каршы килсә, тагын, тагын тукмаячаклар бу жанкыярлар. Кул куйса, күпме ялган монда!.. —Сез минем җавапларны үзгәртеп бетергәнсез бит...— диде тогак әкрен генә. Сугып җибәрүләреннән шүрләп, бөтен тәне җыерылды. Тотакнын сәер кыланмышы Шелудченконың күңеленә хуш килдеме, көлеп җибәрде. Ана Крохичев кушылды. — Вәт. ананны кабер өстенә сатып...—диде Шелудченко, өстәлгә таянып, үзе һаман көлә-көлә башын чайкады.—Безне контрның ни-нәрсә сөйләгәнен сүзгә-сүз теркәп утырырга тиеш дип уйлыйсынмы, бүкән? И хочеться. и колиться. ә? Әйтәсе дә килә, әйтеп тә бетерә алмый, чөнки ул хәшәрәт' Без синең авызыннан келәшә белән каерып алган сүзләр бу. беләсен килсә. Йә әйт. кайсы ялган монда? Нәрсә төшеп калган, нәрсә артык? —Колхозлашу, фиркада демократия турындагы фикерләрне үзем әйттем сезгә. Тик болар бит минем үз фикерләрем, уйлануларым, алар хакында яшермичә әйттем сезгә. Ныклы хуҗалык алып баручы крестьянның корткыч булмавын да исбатларга тырыштым. Язучыларның үчләшү, бер- берсенә яла ягарга һәвәс халык икәнен дә күп мәртәбәләр әйттем. Апар сүзе белән ярты республиканы дошман ясап чыгарга була. Бу сүзләрдә Әхмәровнын. башкаларның ни катнашы бар? Крохичев яраткан алымы белән тотакнын касыгына китереп сукты: —Бавырынны костырам мин синең, артына кыздырган тимер тыгам, карышсан. Тиз бул. кул куй. диләр сиңа, елан! Әхмәтсафа баш чайкады. Шуны гына көтеп торган кебек Шелудченко аны муеныннан эләктереп, югары күтәрде һәм көчсехләнсп беткән гәүдәне җан ярсуы белән идәнгә ыргытты. Типкәләргә тотынды... Бирешмәскә теләсә дә. жан саклау өскә чыкты, бер арада: —Кул куям ..—дигәнрәк аһылдаулы авазлар ычкынды аннан. Тикшерүчеләр инде моның ишегә күнеккәннәр, тизрәк тотакнын кулына янә каләм сондылар. Әхмәтсафага монда язылганнарның әһәмияте бөтенләй юк иде. тикшерүче сузган бер кәгазьгә имза сырлый башлады... Кул куеп бетерүгә. Шелудченко анын кулыннан зәһәр елгырлык белән каләмне тартып алды, үзен урындыктан сугып төшерде. Ул инде үзе генә атлап барырлык хәлдә түгел иде. Ике култыгыннан ике хәрби эләктереп, камерага кертеп ташладылар. Таш идәнгә бәрелеп, Әхмәтсафа аңын җуйды. Күпме яткандыр, белми. Кемдер нидер сөйләнгәләп, уттай янган мангаена юеш чүпрәк куеп маташканда аңына килде, күзләрен ачарга азапланды, әмма шушы теләкне тормышка ашыру өчен генә дә коточкыч газаплы авыртудан яңадан зиһенен җуя язды, башы шаулый, колакларга нәрсәдер тыгылып каткан кебек, керфекләре лакашып ябышкан, ул ынгырашып. кипкән иреннәрен әйләндерергә азапланып, нидер әйткәндәй булды. Теге кеше мәхбүснең теләген чамалап алган төсле, ашыгып аның күз тирәләрен ныклап сөртте, колак тирәләрен чистартты—анда канлы лайла оешкан иде ахры. Кинәт Әхмәтсафаның зиһене яктыра төште, хәтта үзенен таш камерада, идәндә аунавына кадәр чамалый алды. Анын хәтта күзләре йомылмаган да иде бугай, кан оешып, күрүдән мәхрүм булып кына яткан иде булса кирәк. Юеш чүпрәк үзенекен итте—күзе, күпме сукмасыннар, аз-маз хәрәкәтләнә, тирә-юньне күзәтергә итә. Камера караңгы, шулай да югарыга уелган тәрәзәдән тонык яктылык саркыла. .Анын белән булашкан кешенең кыяфәте дә яманнан яман иде - сакал баскан, йөзе җимерелеп беткән, кем икәнен шайтан да танымалы хәлдә түгел, әмма ул хәрәкәтләнә, сөйләшә ала. Өстенә иелә тошкән шыксыз шәүлә бер ерагайган, бер якынайган сыман. Әхмәтсафа калкынмакчы иде, күкрәге чәнчүенә түзә алмыйча, аһылдап, кире идәнгә ауды. Теге кеше, шулай ук. аһылдый-газапланып. идәнгә пәлтә җәйде, пәлтә өстенә тәгәрәтеп диярлек Әхмәтсафаны яткырган булды. —Ничек хәлен, туганкай?—диде теге кеше авызын сәер кыймылдатып.—Ваттылармы. иблисләр? Кем син? Бераз көттереп, жавап ишетелде: ^Үләть>‘РО“ —Ул инде һушына килгән иде. артык сүз ычкындырмаска тырышты 1 егете ^ Ә^ ләгьяров> Китап нәшриятында эшли башлаган Оренбур —Әйе... —Нәшрияттан соң “Кызыл Татарстан"да редактор идең, аннан ишетүемчә. Совнаркомда эшли башлаган идең ич син? Тыштан кергән хәбәрләргә караганда... —Эшләргә туры килде... —Әйе, күк гүреннән сызылып үткән яшен ташы кебек хәзерге кеше. Карыйсың—бар кеше, карыйсың—юк адәм баласы. Ныклы адымнар белән югарыга үрмәләп барган җирдән эләктереп алаларда бавырын, жанын изеп, таш капчыкка ыргыталар. Монда һәркемнең үз хәле хәл. иректә ни барганын чамалап өлгереп булмый. Якташ булып чыктың әле син. болай булгач, мә, бераз су йот.—Теге кеше Әхмәтсафаның башын күгәреп, су йоттырып азапланды Сизелеп тора, аның үзенең дә хәле жинел түгел, ләкин Әхмәтсафага ярдәм итәргә тырышып өтәләнә. Шушы хәл ана көч бирде, ахры, үзен ныграк тотарга омтылыш ясады. Сап кын су эчен яндырып, йөгереп үтте, башы әйләнеп, укшыйсы килде. — Күп яттыммы монда?—диде ул уйларын тәртипкә китерергә тырышып —Мине монда кертеп япканда, син саташа-саташа идәндә ауный идең инде, туганкай. Кайчан кулга алдылар сон сине? —Егерме тугызы иде, кич, монда китерелгәндә бәлки инде утызы булгандыр. Төн иде. Допросган сон. берни хәтерләмим.. —Бүген, ялгышмасам, беренче декабрь иңде Өйлә үткәненә байтактан. Аунагансын аунавын, шулай да, тиз анга килдең әле. Беренче допростан сон икешәр тәүлек анга килмәүчеләр була Яшь кеше шул син, таза организм түзә әле ул. Безгә кыенгарак туры килә. Күп күрде башлар, яшь, шәпле чаклар да үгеп бара. —Кем сон сез?—дип сорады Әхмәтсафа, кызыксынуын жинә алмый. Бу йомшак тавыш ана таныш та, таныш түгел дә кебек. —Усманов булам мин, Дәүләтъяров туган. Онытмадыңмы әле? —Усманов? Шамил абый?—Әхмәтсафанын тавышы өзелде. Аның кулга ачынуын белә иде, бер чак анын язмышы хакында сүз чыккач, Әхмәров, нигәдер ачулангандай итеп: “Күп сөйләшә ул Усманов. артык белдекле кылана, игуна килеп капты”,—дигән иде. Өстәп тә куйды: “Черек күл“ гә эләккән икән кеше, син аны оныт, телеңә алма, башын тыныч булыр!” Шуннан сон Әхмәтсафа бу кеше хакында да, кулга ачынган башка таныш- белешләре турында да телгә алмаска тырыша иде. Әхмәровнын кисәтүен исеннән чыгаруын чыгармады, тик кулга алынудан котыла ачмады менә. —Кул куйдынмы?—диде Усманов нидер сизенгән кебек. —Нәрсәгә?.. —Әй, ходавәндә, ни өчен изделәр сон сине, шул алар сырлаган гаепләү кәгазьләренә диюем. — Усмановнын тавышы кырысрак яңгырады. —Куйдым... бугай. —Бусы начар, судка кадәр бирешмәскә иде дә... Мин тартышам. Кыланып та куялар тагын, әлегә жинә ачганнары юк,—Усмановнын тавышында ныклык чалынды,—Ан бул, без “халык дошман”нары түгел! Алар дошман! Шуны анласан, кем белән эш йөрткәнеңне төшенсәң, жинелерәк була ул. —Ни өчен бу газаплар безгә?—диде Әхмәтсафа ачынып,—Безнен ни гаебебез бар? —Гаепме? Бар анысы. Без революциягә сукырларча ышандык. Без тарихның табигый агышына каршы гамәл кылуда турылан-туры катнаштык, кан, үле гәүдәләр өстендә янача тормыш төзергә маташтык. Бу иң зур ахмаклык булган. Мин моны соңрак аңладым, таш капчыкка эләккәч, уйларга вакыт бар менә. Гомернең кыйналудан калган олеше уйланып кына үтә. Ата-бабаларыбызнын йолаларына токереп. үзебезчә әхлак әвәләдек, сәясәт укмаштырдык, денсез-имансыз кавемгә әйләндек. Шушы хәлдә үзебезне гаепсез итеп, акланып маташу зур хата. Дәүләтъяров. Болар барысы да безнен акыл, безнен йөрәк белән эшләнде. Без үстергән үсентеләр агулы җимеш бирделәр. Аларны без ашамыйча, кем ашасын? Әмма озаклап сөйләшергә-анлашырга форсат булмады, ишек шалтырап ачылды, каты тавыш ишетелде: —Усманов, допроска! — Йә, хуш. якташ. Бу изеп чыгаргач, һушка килгәнче ята торган камера инде Сорау алу алдыннан тотакларны шушында кертеп торалар. Керүеңә, синең кебек аңсыз яткан гәүдәгә тап буласың. Кешенең рухын сындыру өчен ни генә кыланмыйлар инде. Хәрбинең сүгенгән тавышы яңгырады: —Тиз бул! Сөйләшмә, тегендә баргач сайрарсың... Усмановның авыр адымнар белән чыгып китүен Дәүләтъяров шомланып карап калды. Беренче сорау алганнан сон, аны озак чакырмый тордылар тикшерүче янына. Гел бер кешелек камерада ятты. Ара-тирә анын янына тукмап ташланган мәхбүсләрне кертеп ташлыйлар, тегеләр аңнарына килеп, бераз сойләшеп алырга өлгерми, тагын алып чыгып китәләр, шулай көн артыннан көн үтә. Бер тоткыннан ишетте, Шамил Усмановны тикшерүче бүлмәсендә кыйнап үтергәннәр, әмма ул бер кәгазьгә дә кул куймаган икән Моны ишеткәч. Әхмәтсафаның күңелендә Усманов әйткән сүзләр яңгырады: —Судка кадәр түзеп булса... ...Инде "оныттылар"" дисә, юк, һич тә алай түгел икән. Декабрьнең егерме бише көнне кабат сорау алырга чакырдылар. Крохичсв күп сөйләшеп тормады. Сакал-мыек баскан, йөз чалымнары шактый үзгәргән тоткынга җирәнгеч караш ташлап алды да, анын алдына кәгазь китереп салды: — Шушына кул куй, и эшен бетте. Дәүләтъяров күзен кискән ут яктысыннан читкә борылып, язылганнарны укый башлады. Китап нәшриятында эшләүче шактый кешене ”халык дошманы" итеп күрсәтү. Авзал Шамов, Нур Баян, Мирсәй Әмир кебек иректә калган язучыларга яла ягуга нигезләнгән бу кәгазьне, Әхмәтсафа ачу белән Крохичев алдына этәрә төште. — Мин бу кешеләрне яхшы беләм. Алар ничек дошман булсыннар? Кул куюдан баш тартам. Крохичевнын йөзенә кара йөгерде. Шул чак телефон шылтырады. Тикшерүче сикереп торды, аннан нидер исенә төшкәндәй, кире урынына утырды. —Безгә синен кул куюын кирәкми дә, контр Бәхетен, синен белән маташырга вакыт юк, Михайлов чакыра —Ул ишек янында таптанган хәрбигә җикеренде,—Гатинга эндәш, ныклап ярыгыз да бу кабихне, камерага кертеп ташлагыз! XIV Д өрес әйткән Усманов. Кыйналудан калган вакыт уйланып үтә... Өйгә кайтарырлар дигән өмет инде әллә кайчан буш куык сыман сүнде, бетте. Кулга алынучылар ишәя, камераларда урын җитми, дүрт-биш кеше сыяр камерага, кайчак иллешәр кешене кертеп ябалар. Кешеләр кыйналу җәфаларыннан үткәннәр, авыхтарын үлчәп ачалар, бер-берсенә ышанмыйлар, шулай да әгәр бер камерада булып, яки бер "эш”кә бәйләнгәннәр, ничектер очрашып, сүз куеша алсалар, каршы сорау алуда аларга нинди гаеп тагылса, шуна “әйе, шулай” дип җавап биреп, кыйналудан сакланып калалар. Каршы килсәләр, җанкыярлар котырып кыйнап, барыбер үз дигәннәрен эшлиләр. Аны ялгыз камерадан гомуми тотаклар янына кертеп, атна үтмәде, медицина тикшерүе дип аталган нәрсәгә алып киттеләр. Яңа ел алдыннан иде бу Ишекне ачып, табип бүлмәсенә керсә, башын кыек салып, нидер язып утырган табибәне күреп һушсыз калды. Керүчегә күз дә салмый утырган саргылт төс кунган ак халатлы боек йөзле табибә—Заһидә иде... Теге чакларда балкып, янып торган, бер карасаң, беркатлыланып, һәрнәрсәгә гаҗәпләнеп туймаган кызыйга, икенче баксаң, мизгел эчендә үзгәреп, әллә нинди серле гүзәллек биләп алучан аксыл йөзенә үпкәләү галәмәте сирпелеп китүчән туташка һич тә охшамаган иде төрмә хастаханәсендә Әхмәтсафаны битараф каршы алган Заһидә. Йөзенә сары йөгергән. күз төпләре зәңгәрләнеп эчкә баткан, иреннәренә күгәрек кунган. Кайчандыр нур чәчеп торган күзләре уңып беткән төсле, карашы ышанычсыз һәм салкын. Табибә сакчы озатуында килеп кергән базык гәүдәле сакал-мыек баскан тотакның Әхмәтсафа икәнен беренче карашта танып та бетермәде кебек. Ишек янында кисәк тукталып калган мәхбүскә күтәрелеп карамыйча, өстәл янындагы идәнгә ныклап беркетелгән тимер урындыкка күрсәтте: —Утырыгыз... Нинди серле көч тарткандыр, Әхмәтсафа табибәгә якынрак елышасы килде. Моны Заһидә дә сизенде кебек. Алдында яткан кәгазьгә нидер язарга хәзерләнгән җиреннән кисәк тотакка күтәрелеп карады, аннан берни булмагандай, ачык тавыш белән: —Фамилиягез?—диде. —Дәүләгьяров.. —Әхмәтсафаның тавышы калтыранып чыкты. Танымый ахры... Әллә танымаган булып кыланамы? “ Бу—мин бит, Әхмәтсафа, синен яшьлек дустың!”—дип ачыргаланып кычкырып җибәрәсе килә дә бит, ярамый. Төрмә кануннары башка, тәртип икенче. Монда юктан бар ясыйлар, барны юк итәләр. Тотакнын фамилиясен ишеткәч, Заһидәнең сары сарган йөзе тартышып куйды. Әмма сер бирмәде, салкын тавыш белән: —Билгә кадәр чишенегез,—диде. Үзе вак-төяк нәрсәләр салынган калай банкадан нидер эзләгәндәй кылана башлады. Әхмәтсафа авырлык белән генә, аһылдап күлмәк төймәләрен ычкындырды, бераз тын алганнан соң янә чишенүен дәвам итте. Аның нинди тәмуг газапларын татуын аңлап алган Заһидәнен күзенә яшь тыгылды, тик моны беркемгә дә сиздермәскә кирәк иде, ул, шуңа күрә, урыныннан кузгалып түрдән урап килде. Гадәттә, монда китерелгән тотакларны озаклап-төпченеп тикшерү ләрне яратмыйлар НКВД карчыгалары, тотак кыйнаулардан соң имгәнеп аягына баса алмаса гына, төрмә хастаханәсенә илтеп ташлыйлар. Заһидәнең бурычы үз аягы белән килеп кергән тотакның тән температурасын үлчәп маташкан булу, кан басымын тикшерү дә, беркетмәгә эш өчен куллануга яраклы” дигән тамга салу. Бик сирәк очракта гына, тотакка хәле яманнан яман булганда гына, аны лазаретка җибәрергә рөхсәт итә ул үз инициативасы белән, һәм, бу адымы өчен аңа хәрбиләрдән кем алдында булса да җавап тотарга туры килә. 'Эш өчен куллануга яраклы дигән тамга ике төрле юлны күрсәтә, берсе—тотакны алга табан да җәзалый-җәзалый сорау алуны дәвам итүне аңлатса, икенчесе—төрмәгә алып китеп, төрле эшләргә йөртә башларга мөмкин дигән сүз иде. Заһидә Әхмәтсафаның тимгел-тимгел канга каткан, әмма тән җылысы сакланган күлмәген кулыннан алып урындык артына ташлады да, аны бүлмәнең түренәрәк, тәрәзәдән төшкән сүрән яктыга әйдәде, сакчынын табибәнен бу кыланышын артыкка санап, түшәмнән, нидер "эзләп торуыннан файдаланып (сакчының монда беренче генә килүе түгел, бу тотакка караганда ныграк “ватылган”нарын да градусник белән тән температурасын үлчәп кенә җибәрәләр, кая ул ныклап тикшереп тору, киресенчә булса табибларның үзләрен собатажник, корткыч дип, камерага кертеп ябарга күп сорамыйлар, андый хәлләр күп инде. Сакчы аларын да белә, шуна күрә, түземсезләнгән кыяфәттә күзләре белән бүлмәне айкаган булып вакыт үткәрергә тырыша). Заһидә пышылдап өлгерде: —Таныдым.. Эндәшмә Әхмәтсафаның кыйнатудан шешенеп беткән, зәнгәрсу-сарыланып торган тәнен, кумаклар яргатаган. һич тә төзәлергә ашыкмаган беләкләрен күреп, башы әйләнеп китте Аумас өчен, нык кына Әхмәтсафаның беләгенә тотынды, тотак. йөзен чыгып, "аһ” дип куйды. Заһидә. үзен кулга алып, дорфа тавыш белән: —Түз. чебен тимәс, чер итәр нәрсә!—дигән булды. Ясалма, дорфалык астында анын хатен җиңеләйтү өчен ни дә булса кылырга омтылыш ятканын сизгән Әхмәтсафаның күңеле тулып, тамагына төер утырды. Заһидәдән монысын да яшереп булмады Куллары дерелдәвеннән табибәнең дә нинди хисләр өермәсендә катуын анларга була иде. Әхмәтсафа нидер әйтергә җыенган иде. шуны гына көткәндәй. Заһидә иреннәрен нык кысып, анын күхтәренә карап, башын чайкап куйды. “Эндәшмә, барысын да күрәм. аңлыйм, аз гына булса да хәлеңне җиңеләйтү өчен бер-бер чара табарга тырышам Берүк артыгын гына ычкындырып ташлама, мине белмәгән булып кылан,"—дигәнне аңлата иде Заһидәнең бу кисәтүле карашы... —Киенегез,—диде Заһидә. авыр сулап һәм сакчыга әмер биргән төс белән,—Лазаретка озатырга туры килә.—диде. Анын тавышы ныклы, чигенергә урын калмаслык иде —Дәваламыйча булмый. Күкрәк капкачы урыныннан купкан Шуннан сон гына комиссия каравына җибәрергә мөмкин Лазаретка өйләдән сон кертеп яптылар, бер стакан җылымса чәй биргәннәр иде, шуңа хушланып, кичке ашка кадәр йоклап алды, тоткыннар үзара чыш-пыш сөйләшәләр, ара-тирә колакка уникенче декабрьдә үткән сайлаулар, атдагы елда, гыйнвар аенда булачак СССР Югары Советының тәүге сессиясе хакындагы сүзләр чалынып ала. Барысы, шул исәптән Әхмәтсафа да бу вакыйганы ашкынып көтә. Сессия эшендә илдәге хәл ныклап тикшерелер, депутатлар төрмәгә ялгыш килеп эләккән бер гаепсез партия- совет органнарында эшләүче элекке хезмәттәшләрен дә исләренә тошерер- ләр, һич булмаса амнистия игълан ителер, күпләре иреккә чыгар да, иптәш Сталинга, партия, Совет иленә никадәр тугры икәнен эш белән расларга мөмкинлек туар дип өметләнәләр. Партия кая җибәрсә, шунда барырга риза һәммәсе Төрмәдән, НКВД сагы астыннан гына котылсыннар, раслаячаклар әле алар үхтәрен ни-нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен! Әхмәтсафа, үз хәлен уйлап, хәсрәтле көлемсерәп куйды. “Бичаралар, иректә без нәрсәгә яраклы булырбыз икән сон? Ничек газаплаганнарын искә дә атасы килми, бу кадәр ерткычлыкны, вәхшилекне сойләп-анлатып кына бетерерлек түгел. Тәндә исән җир юк, сытылган күкәйлек шешеп, тишелде, бот төбеннән туктаусыз үлек-эрен ага, монда эләккән башка тотак- ларнын хәле тагын да яманрак, амнистия-мазар булып, төрмә капкалары аша үз аякларыбыз белән чыга алсак ярый да... Өмет аз шул. Ярты көн үтте, бер авыру янына бер табибның килеп караганы юк, күрәләтә үлем көтеп яту инде бу. Шулай да күнел түрендә нәрсәгәдер ышану бар, әле рухлары бөтенләй үк сынып бетмәгән үзләренең Әллә бер-берсе алдында шулай кыланалармы’’ Кысан камерада илле-алтмыш кешене кертеп япкач та. телләре ачылып китсә, һәркем үзенен “дошман” булмавын дәлилләп сөйләп казырга тырыша, чөнки беләләр арада ике-өч сатлык бар, камерада кем-нәрсә сөйли, атар түкми-чәчми тиешле урынга җиткереп торалар Монда да шул ук тәртип бугай. Уйлар ихтыярына бирелеп, янына Заһидә килеп утырганын сизми дә катды Аны күргәч, елмайгандай итте. —Шундый хәлләр, Заһидә... Кем уйлаган... Заһидә бу сүзләргә игътибар итмәстән, пышылдап сорау яудырырга тотынды: —Кайчан? Ни өчен? —Айга якын ятам. Эштән алып, китереп яптылар. "Дошман" диләр.. —Өмет бармы соң? Чыгарга дим... —Чыгарга юк. чыдарга дисәң генә инде... Ботен өмет судка кадәр исән калу Совет мәхкәмәсе чын дөресен ачыклар дип уйлыйм. Шамил Усмановнын киңәшен тотам—судка кадәр теге дөньяга китми түзсәм, ачбәггә Бар юаныч шул. Кызык бит. Заһидәнен керфекләре дымланды. —Шамил Усманов дисең инде алайса... —Кара әле. Заһидә, аның турында төрле сүзләр йөри. Исән түгел дә диләр Әхмәтсафа “кыйнап үтерделәр”—димәкче иде, күрше ятакта ятучы тоткынның сәер карашын сизеп, сүзен башкачарак төгәлләде. Башына шаулап кан йөгерде. Таныш, бу кеше аңа бик тә таныш. Минзәләдә чакта юк-бар бәйләнүләре белән теңкәгә тигән Шәмтиев бит, каһәрен.. Әхмәтсафаның йөзе үзгәреп китүен сизгән Заһидә, аптырап калды. —Ни булды, төсең китте?—диде ул куркынган тавыш белән. —Тыңлыйлар, —диде Әхмәтсафа пышылдап, янәшәдә яткан авыруга ым какты —Хуш. сау бул, Заһидә, минем аркада яна күрмә. —Янасы янды инде.—диде Заһидә—Бер җыелышта тормыш авырлыклары аркасында бала төшерүче хатыннарның күбәюе хакында сөйләп ташлаган идем, шул ук төнне төрмәгә китереп яптылар. Мондагы хәлләрне күрдем инде.. Әхмәтсафаның һаман-һаман күрше ятактагы авыруга күз ташлавына түзми. Заһидә ачуланып алды: —Курыкма, аның күп яшәрлеге калмаган... Бөерен эштән чыгарганнар. Көннәре санаулы. —Шулай да саграк бул, Заһидә. Син һаман элеккечә, турыдан ярасын. —Бер гаебем дә юк ич...—Заһидәнен кинәт күзләре кабынып китте.— Беләсеңме. Әхмәтсафа, монда килеп эләгүемне белгәч, Фатыйх Сәгыйтов минем арттан шактый чапкан бит. Башта ишеттем, аннан үзеннән күчтәнәч, хат алдым. Сине йолып алмыйча туктамыйм, дигән. —Әйбәт... Фатыйхны анлавы кыен, көйлерәк кеше булды инде ул. —Шулай да ярдәме тиде, камерада корчангылап ятканчы, төрмә хастаханәсенә җибәрделәр эшкә. Ярым иректә йөргән булам Кара әле, Әхмәтсафа, гаиләңә хәбәр чыгара алганын бармы? Хәлеңне беләләрме? —Юктыр, алдан сөйләшү буенча, хатыным бу тирәгә аяк та басарга тиеш түгел иде. Кинәшемне тота торгандыр, акыллы хатын ул,—диде Әхмәтсафа керфегенә яшь бөртекләре эленүен сизеп, күзләрен кул аркасы белән сыпырып алды. —Ничек инде ” алдан сөйләшү буенча“?! —Нәрсәсен аңламыйсын, рәттән кулга алганда, мине генә читтә калдырмасларын анлый идем, шуна күрә алдан ук әйтәсен әйтеп куйдым... Балалар хакына дидем... —Сәгыйтовка хәбәр бирсәм? —Зинһар өчен аны да безнен эшкә китереп бәйләмә. Сабакташлардан кем дә булса исән-имин калсын. —Бигрәк өметсез сөйләшәсен син. —Өмет әйбәт нәрсә ул, Заһидә, әмма чынбарлык чабудан тотып тора, чынбарлык шулкадәр аяусыз. Ул—өметне мина, мине өметкә бер адым да якын җибәрми. Өмет белән ерактан гына сөйләшәбез. —Оста да инде телгә үзен. Язучы гына буласын калган. —Язучы булсам да, язмыштан качып булмас иде, күбесе монда бит аларнын да. Әйе... Шамил Усманов турында сораган идем. Жавап бирмәдең.. —Ул инде күптән вафат. Декабрь башында ук. —Ничек вафат Кыйнап үтерүләре хакмы? —Башына җиттеләр... Ходай каргышы төшәр микән аларга, Әхмәтсафа? • —Төшүен төшәр дә... Без генә күрмәбез... Заһидә китәргә кузгалды. -Йә, дустым, бирешмә. Әле иртәгә дә керермен. Яшәргә тырыш- дип Әхмәтсафаның агарган чәчләрен сыйпап алды да, башка авыруларга күз салмаска тырышып, рәт араларыннан кыскарак юлны сайлап ишек янына атлады. Төн уртасында янәшәдә нидер мыштырдавын ишетеп Әхмәтсафа уянып китте Сүрән ут яктысында Шәмтиевнен ишек төбендә утырган сакчы ягына табан атлавын күреп алды. Шәмтиев сакчының колагына иелеп нидер әйтте, сакчы башын селкеп, риза икәнлеген аңлатты. Ул да булмады, күрәсең, сакчының хәбәр бирү жае бардыр, ишектән ак халатлы бер кеше кереп. Шәмтиевне ияртеп алып чыгып китте. Шәмтиев тан алдыннан гына кайтып егылды ятагына. Иртән исә, хәле начарланып, ыңгыраша, саташа башлады, кемнедер чакыра, кемнедер куа, Әхмәтсафа түзмәде, сакчыга мөрәжәгать итте: —Авыру янына табиб чакырыгыз әле, хәле мөшкел... Сакчы, авызын чалшайтып, җавап кайтарды: —Төне буе кызлар янында йөрде бит.—Көлгән булды, кисәк авызын жыеп, киңәш иткән тавыш белән әйтеп салды:—Сиңа, контр, аның өчен бик үк өтәләнмәсәң дә була... Кайберәүләрне бүтәкәләре-ниләре белән сатты ул төнлә.—Сакчы күзен чепиләндереп, Әхмәтсафага озак кына карап торды. Әхмәтсафаның аркасына суык үрмәләде. Шәмтиев газапланып жан бирде... Әхмәтсафа көнозын Заһидәне көтсә дә, ак халатлы табибә ул көнне дә, икенче көнне дә күренмәде. Аны, Шәмтиев әләге белән яңадан камерага илтеп тыкканнар иде булса кирәк. Берничә көннән соң аны янәдән медицина комиссиясе тикшерде. Комиссия—дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең сигезенче бүлек башлыгы (үзе медицина комиссиясе җитәкчесе дә иде) һәм бер табиб—ир кеше Дәүләтъяровны “эшкә яраклы” дип тапты. Шуннан соң аны гаепләү карарына кул куярга чакырдылар. Крохичев төксе генә анын алдына карар язылган кәгазьне китереп салды һәм, алдан ук әйтеп куйды: —Сузмыйча гына кул куй. Башны әйләндерергә уйласаң, чамала! Әхмәтсафа укый башлады. Карар Казан шәһәре, 1938 елның 15 гыйнваре Мин, Татарстан республикасы эчке эшләр хшык комиссариаты дәүләт куркынычсы этыгы идарәсенең дүртенче бүлек башлыгы урынбасары өлкән лейтенант Крохичен җинаять кодексының 58-102.1 һәм 58-11 маддәсе буенча гаепләнүче Дәүләгьяров Әхмәтсафаның 23389 санлы тикшерү эшен караганнан сон, таптым: Дәүләгьяров Ә. М. үз алдына совет хакимлеген бәреп төшерүне, ВКП(б) һәм совет хөкүмәте җитәкчелегенә карата террористик актлар булдыруны максат итеп куйган Татарстандагы ун-тронкийчы милләтчел контрреволюцион оешмада катнашкан. Дәүләгьяров шушы советка каршы контрреволюцион оешмада катнашучы буларак, контрреволюцион террористик карашларны хуплаган, шуларны искә алып карар чыгардым Гэепләнгән маддәләргә өстәп, Дәүләтъяровны гаепләү эшенә РСФСР җинаятьләр кодексының 17-58-8, 58-12, 58-7 маддәләрен дә кушарга... Крохичев тотакка күз салып алды да, анын үз каршысында бөкрәя төшеп керфек тә селкетми тынлап торуына кәнагатьләнеп, гадәти бер нәрсә кылгандай, карар хакында прокуратурага хәбәр итү тиешлеге турында укып чыкты. —Тагын кул куярга туры килер...—диде ул ниндидер мөһим җинү яулаган кыяфәттә. Ул тантана итә иде. Әхмәтсафа күңелендә уйнаган өермәне сиздермәскә тырыша иде. Еларга дисә, ул елый алмый, бәгыре таш-тимердәй каткан, җанын талкыган уйларны читкә куарга өйрәнде, карашы төссез һәм салкын иде. Бер генә мизгелгә өстенә шаулап торган кайнар су койган сыман бер халәт кичерде дә. барысы да тынып калды сыман. Каршында торган НКВД кешесе тизләнеш алып каядыр еракка китеп югалды, бүлмәнең диварлары вәч-вәрәмәч тузып, ботарланып ташландылар, өстәл-урындыклар жил себереп киттеме, юкка чыктылар, үзе исә таушалып, ертылып беткән кәчтүненнән шуып кына чыкты да. күккә ашты. Гажәеп рәхәт иде аңа, “Черек күлгә" килеп эләккәннән бирле мондый җиңеллек кичергәне булмады да. Күнелен биләп торган барлык шик-шобһәләр җуелды, дөнья чайкалып зырлап әйләнде дә бөтенесе үз урынына кире кайтты. Ул тимердәй каткан җаныннан ингән салкынга бөрешеп тора, каршысында тантана итүче Крохичев. . Аннан ни таләп ителгәнен исеннән чыгарырга өлгермәгән иде әле. Көтелмәгәнчә, елмаеп, кире сорау бирде; —Кул куярга дисезме9 Моны көтмәгән Крохичев каударланып җавап кайтарды: —Әйе, нит инде... Кул куясын да син—азат. —Ничек азат9 .. —Төрмәгә китәсең.. Азатлык көтмә, контр. Барып чыктың инде. Әхмәтсафа эндәшмәде. Ул язмышының ахырына җитеп килүен белә иде инде, ялын-ялвар, җәлладлардан гомерне озайтып булмаячак, алар хәл иткәннәр, алар—меннәрнен Газраиле бүген. Бетте, барысы да тәмам... Менә шушы чакта күзеннән яшь саркыды. Ул ашыгып өстәл өстендә яткан кәгазьгә кул куйды да йөзен читкә борды һәм тетрәнеп китте: карашы төшкән почмак яктан ерактан-ерактан томан аша аңа Рабига карап тора иде. Йөзендә—аптырау галәмәте, чарасызлык. Арык куллары белән янәшә басып торган үсеп килүче ике улын кысып тоткан да, аңа инәлгән. "Нишләдең син, нишләден?. Кул куя күрмә, анда язылганнар барысы да ялган, бер генә дөрес сүз дә юк, яла ягып башынны бетермәкче булалар. Ә без?..” Бу тавыш фәкать Рабиганыкы гына була ала. Кайдадыр еракта әнә ул өзгәләнә, ялган гаепләүләргә кул куймаска өнди сыман. Аны Рабига йолып калырга итә, малайларны бер кулы белән кочып, икенче кулы белән Әхмәтсафага үрелә. Бар дөнья яктырып китте, йә Хода, тотак булып күргән- кичергәннәре төш кенә икән бит. Гаҗәп, барысы да үз урынында, барысы да элеккечә икән лә! Сакмар өсләп кояш күтәрелә, бакчадагы алмагачлар шау чәчәктә. Агач арасында нидер көйләп әткәсе йөри, әнә, аның тирәсендә яшь балалар пәйда булды. Марат белән Марлес, ахры. Әнисе кай арада кулыннан ычкындырган соң? Тик тормас малайлар, тагын кайларга китеп югалырлар, эзләп табып булмый хәл бетә бит аларны! Су өстендә елык- елык кояш нурлары йөгерешә, каршы яктагы таллар суга кадәр башларын иеп. агымсу белән уйныйлар, үзләре генә белгән серләрен ярсып аккан суга агызып, монаялар кебек Кошлар җырыннан мөкиббән киткән җикән камышлар, шушы өзелмәс көй унаена әкерен генә чайкалып, уйга батып утыралар. Табигать серле сандык бит ул, анын эченә яшерелгән серләрне кем генә ачып, анлап бетерер дисен! ...Күз аллары караңгыланып торган Әхмәтсафаны җилкәсеннән кемдер умырып тотты, нык кына эндәште: —Конперт тәмам. Дәүләгьяров. Сакчы, тотакны камерага атып китегез! Хыялдан арындырып, чынбарлыкка кайтарган тикшерүчегә Әхмәтсафа нидер әйтәсе килеп, авыз ачкан иде, кире уйлап, сүзсез генә ишеккә табан кузгалды.. Соңгы сүз урынына Хөрмәтле укучым, шушы урында нокта куям, әсәр тәмам. ТАССР Эчке эшләр халык комиссары (“халык' дигән сүзне мин монда зур бер әрнү вә хәсрәт хисләре кичереп язам) Василий Михайлов кул куйган 1639 нчы орлер нигезендә кулга алынган Дәүләтьяров Әхмәтсафа Мостафа улына карата РСФСР җинаять кодексынын 17-58-1,58-2, 58-7 статьялары буенча гаепләү “эше" 1937 елнын егерме тугызынчы ноябрендә ачылган һәм тикшерү эшләре беткәнгә санап 1938 елнын унбишенче гыйнварында ябылган 3389 нчы "Дело" башкаларга караганда артык калын булмаса да, анда шактый гыйбрәтле документлар саклана. "Халык дошманы" буларак кулга атынган, заманында Татарстанда ин зур постларның берсен биләгән Әхмәтсафа Дәүләтьяров "эше" буенча тикшерүгә тартылган кешеләр байтак. Аларнын үз-үзләренә, хезмәттәшләренә, хәтта ботенләй белмәгән кешеләргә дә яла яккан, гаепләгән күрсәтмаләрен. мәгълүматларын, шаһитлык кылуларын раслаган дистәләрчә документларын күрсәтә алган булыр идем. Әмма инде "үзгәртеп кору" дип аталган дәвер килеп. НКВД. КГБ архивлары ишекләре ачылгач, матбугатта, минада, сезнен кебек үк, бу темага кагылышлы күп язмалар укырга насыйп булды. Совет режимының бер гаепсез кешеләрдән "террорист"лар. “корткычлар" ясау ысуллары хакында Булат Солтанбәков. .Алексей Литвин. Индус Таһиров. Рәмзи Вәлиев һәм башка хакыйкатьне дөньяга чыгаруда армый-талмый эшләгән фидакарь галимнәребез хезмәтләре аша да беләбез. Мин дә әсәрне язган чакта бу хезмәтләрне жентекләп өйрәндем. Оренбур, Казан архивларында эшләдем, кызыклы истәлекләргә тап булдым, ул чорның вакытлы матбугатын жентекләп тикшердем, тарих төпкелләрен актардым. Минем өчен ин әһәмиятлесе, Әхмәтсафа Дәүләтьяровның олы улы Марат аганың булышлыгы белән Татарстан КГБсы архивында булып. Дәүләтьяров Әхмәтсафа улына кагылышлы "Дело" белән таныштым. Хәтта архив хезмәткәре Ә. Сәгыйтованың ярдәме белән ул чакта “халык дошманы" дип кулга алынганнарны ябып тоткан камераларны да үз күзем белән күрдем. Шул кечкенә камераларда, мичкәдәге балык кебек дыңгычлап тутырылган тотакларны күз алдына китереп, йорәк сулык-сулык тибә, тамакка тоер килеп утыра. Гаепсез көйгә үзләрен гаепләгән кәгазьгә кул куйганнары, башкаларны гаепләп шаһитлык кылганнары өчен гөнаһлымы соң бу тотаклар? Инде я гмыш алар га бер мәртәбә коточкыч гаделсезлек, аяусызлык күрсәткән, без кабат аларны гаепләп, үз өстебезгә гөнаһ алмыйк та, ал ар га карата кабат аяусыз булмыйк НКВДнын жәза конвейерына эләккән һәм барысын да үзләре күргән, кичергән кешеләр генә ни өчен ялган язып тутырылган кәгазьләргә кул куйганын чамалыйдыр. Ходай кичерсен аларны. Ходай хөкем итсен, безнең ул эшкә хакыбыз юктыр. Кул куймыйча, подвалларда кыйналып үлүчеләр дә булган, аңлыйлар сирәк... “Халык дошманнарын" фаш итүдә социалистик ярыш ачып, разнарядка белән, баш исәбен генә тутыру өчен кулга алынып, жәзага тартылуны аңлап та булмый, ул бер нинди мантыйкка да сыймый. Анысы шулай. Ләкин утыз җиденче ел шаукымы бездән еракмы? Утыз җиденче елларның кара болытлары безнең баш өстендә хәзер дә әйләнеп-тулганып йөрмиме? Кем ачык кына “юк" дип жавап бирә ала? Уйласаң, жаннар өшеп куя. Инде билгеле булганча. 1938 елнын гыйнварында СССР Югары Советы сессиясе барган көннәрдә Татарстаннан сайланган Югары Совет депутатлары (Әхмәтсафа Дәүләтьяров урынына Чистай сайлау округыннан милләтләр Советына жир эшләре халык комиссариатыннан Авзалетдинов сайлана) Алемасов белән Михайлов Николай Ежов янында булалар. Ежов хисапны тыңлаганнан сон Татарстанда “халык дошманнарын" фаш итү буенча башкарылган “эиГне хуплый. Тегеләр мактаудан иләсләнеп китеп, “халык дошманнары Татарстанда бихисап, разнарядканы арттыру кирәк дип ялына башлыйлар. Ежов моңа кадәр бирелгән ике-өч мен “халык дошман"ына разнарядканы сигез меңгә кадәр “күтәрергә” рөхсәт бирә. Нормаль акыллы кешеләрме болар? Алар кылган шушы бер гамәл генә дә акылга сыямы? Ашыкмыйк, Мәскәүнен Татарстанга карата алып барган бүгенге сәясәтендә дә акылга сыймас эшләр, гамәлләр юк түгелмени?.. Безнен чорга демократиянең ун канат очы чак кына кагылып үтте кебек Без шуңа биһуш булып, “татарга да көн килде" дип, төш күргән халәттә милләтебезнең биниһая күтәрелешкә ирешәчәген уйлый-уйлый хыял киңлекләрен иңләгән арада, демократия дигәннең канатларын кисеп, татар халкын әле чыгып җитәргә өлгермәгән читлегенә кире кертеп утыртмакчы булып маташа түгелме соң Рәсәй? Дөресен әйткәндә, Рәсәй империясе— ате тагын биш гасыр яшәргә сәләтле, азга да баралмый, таралмый да торган, карчыга тырнагына эләккән башка кавемнәрне ирекле яшәтергә уйлап та карамый торган катыплашкан корылма ул. Тарих күрсәткәнчә, империянең төп халкы саналган кавем анга килеп, өстеннән бу кара чикмәнне алып атмый торып, империянең үзлегеннән тараласын көтәсе юк. Бүгенге көндә төп кавемне яшәгән вәзгыять канәгатьләндерә икән, нигә дип тыпырчынсын, кыршауның шөрепләрен бушатырга азаплансын ди ул?! Бүген икенчел сортлы кавемнәрне ничек телисең шулай “саварга” була, әле аларнын “савылырга рәтләре бар... Бусы сүз уңаеннан гына, сүз бит башка нәрсә турында... . Ежовның урынбасары Фриновский янында булгач, Михайлов үзенең Урынбасары Шелудченкога болай дип хәбәр итә: “Фриновский бу бәндәләргә каршы килми, ахыр чиктә, махсус сессия аша үткәрергә кирәк”. Ягъни беркемне аямаска, тоткыннарга карата НК.ВД хезмәткәрләренең “акылларыннан" көчләреннән килгән барлык җәза ысулларын кулланырга, мөмкин дип тапканның барысын да эшләргә рөхсәт алына. Ни өчен, шәхескә карата бу кадәр ерткычлык? Карьера өчен, түшкә орден тагар өчен, ди. Һәм... тагын. Тагын шул ук сорау—ни өчен бу ерткычлык кирәк булды совет хакимиятенә? Гафу итегез, инде зиһен җитми... Ул чор турында, Сталин, башка җитәкчеләр хакында калын-калын китаплар язган авторлар да газаплана-газаплана шушы сорауга җавап эзлиләр, үзләренчә нәтиҗәләр ясыйлар, ләкин мантыйкка сыешлы җавап кына таба алмыйлар. Табып та булмаячак! Чөнки алеге сәясәт, мондый җинаятьчел хакимият мантыйкка каршы, яшәеш—тормыш агышына, табигатькә каршы иде. 1938 елның унберенче мартында Михайлов Әхмәтсафа Дәүләтьяров эше буенча әвәләнгән “Обвинительное заключение“гә кул куя. Әле сигезенче мартта Баш Хәрби Прокуратура прокуроры икенче ранглы хәрби юрист Вышинский раслаган һәм кем тарафыннан, кайчан язылуы да билгесез (“обвинительное заключение составлен в г.Казани” дип кенә язып куелган һәм март аенда булса кирәк) “гаепләү”дә нәрсәләр язылуын күздән кичерсәң, янә бер мәртәбә биһуш булып торасың. Обвинительное Заключение (по делу 3389) По обвинению Давлетъярова Ахмет-Сафа Мустафовича по ст. Ст. 58-2, 58-7, 58-8 и 58-11 УК РСФСР УГБ НКВД Татарии вскрыта и ликвидировано антипартийная правотроикийская организаиия, активно действующая в блоке с национальной пантюркистской организаиии, под руководством московского право- троцкийского террористического центра. Как установлено следствием, одним из активных участников этого контрреволюционного блока являетея обвиняемый по настоящему делу Давлетьяров А. М . который: а) в 1928-1932 г. во время учебы в ТКУ выеказывал несогласие с политикой партии по национальному вопросу. (л. д. 13 н\о) б) работая в последующее время в Татгосиздате, установил связь с активными участниками ' антисоветской пантюркистской национальной организаиии Ахмеровым (арестован) и им же в 1936 г. был завербован в организацию. _ _ (л. д. 11. 13. 52-53, 56, 55-58) в) в 1936-37 г. работая в Татгосиздате, проводил вредительскую подрывную работу на идеологическом фронте. (л д.15, 16, 24-29, 33-34, 35-38, 39, 41-42, 46-47, 54, 55) г) в 1937 году, являясь переводчиком и соредактором персвода кннги товарнща Сталина и вопросы Ленинизма. изврашал последнюю в контреволюпионном духе (л. д. 15. 46. н\о) д) проводил вербовку новых лиц в антнсоветскую наиианолисти- ческую оргаиизаиию (завербовал Мирзаханова, Файзуллина и Ишеева). (л. д. 30) е) стоял на позициях террора против руководителей ВКП(б) и соввласти и был осведомлен о ведушейся подготовке к совершснию террористических акгов. (л. д. 14 н\о, 59. 60) В своей преступной деятельности внновным себя прнзнал полностью и изобличается показаннямн соучастннков Лепа. Нежметдннова, Байчурина. Рахматуллина, Мухаметзянова, Чукальского, Сафарова. Башки- рова. Абрамова. и прн очной ставки с Мирзахановым. На основании выше изложенного: Давлетъярова Ахмет-Сафа Мусгафовича—1905 г. р . гатарин, гражданин СССР, уроженеи деревни Каргали Сакмарского района. Оренбургской области. сын торговца. образование высшее, служаший, бывший член ВКП(б) с 1925 по 1937—исключен за антисоветщину. до ареста председатель СНК ТАССР обвиняется в том. что а) является одним из активных участников антисоветской правотроикистской нашюнальной террористической организации совершивший I лекабря 1934 года злодейское убийство С. М. Кирова и подготовляющих террористические акты на других руководителей партии и правительство, вел организованную борьбу за вооруженное свержение совегской власти и рсставраиию капигализма: б) проводил вредительскую подрывную рабозу на культурно-идсологическом фронте. в особенности по линии Татгосиздата. то есть в преступ- лениях предусмотренных ст. ст. 58-2, 58-7, 58-8 и 58-11 УК РСФСР Настоящее дело в порядке закона от 1. 12. 1934 г. подлежит рассмотрению в Военной Коллсгии Верховного Суда Союза ССР Обвинительнос заключение составлсн в г. Казани ..Аларны 1938 елнын сигезенче-тугызынчы маенда, язнын ин матур көннәрендә хөкем итәләр. Суд (хөкем яки мәхкәмә дип язасым килми) көтеп ятунын никадәр авыр, ялыктыргыч, рухи җәза икәнен башыннан кичкән кешеләр генә беләдер. Билгеле булганча, бу көнне Казанда “халык дошманнарьГна "зур хөкем" көне үткәрелә. Барлыгы йөз туксан икс кешегә хөкем карары чыгарыла. Алар арасында Лепа, Абрамов. Байчурин, Дәүләтъ- яров кебек республиканың ин зур җитәкчеләре дә, Ләбиб Гыйльми, Галимҗан Мөхәммәтшин, Сөббух Рафиков кебек япь-яшь язучылар да бар. Йөз туксан икенең егерме бере—Мари Республикасыннан. СССР Югары Суды Хәрби Коллегиясенең “Высздная сессия" рәисе корвоенюрист Матулевич, бригвоенюристлар Ждан. Колпаковнын Мари Республикасына барып йөрергә вакытлары "тыгыз" була. Хөкемгә тартылганнарның зур күпчелеге, гаебен таныганы ла, танымаганы да ин югары җәза—атылуга хөкем ителә һәм карар 1934 елнын беренче декабрендә кабул ителгән закон нигезендә кичекмәстән үтәлә барган. Әхмәтсафа Дәүләтьяровнын “эш”ен суд биш минут чамасы “караган”. Совет судында дөреслек тантана итәр, дигән өмет кояшы шушы биш минутта мәңгелеккә сүнеп тә өлгергән... Приговор Именем Союза Советских Социалистических Республик Высздная сессия Военная коллегия Верховного Суда Союз ССВ составе Председатель корвоенюрист тов. Матулевича, членон бригалных военюристов тт. Ждан и Колпакова при секретаре воен. юриста 3-го ранга т. Козлова в закрытом судебном заседание в городе Казан и. 9 мая 1938 г. рассмотрсл дело по обвинении Давлетьярова Ахмет- Сафа Мустафовича, 1 908 г. р. бывшего председателя Совнаркома Тат АССР в преступлениях 58-7, 58-8 и 58-II УК РСФСР Предваритсльным и судебным следствием установлено, что Дав- летьяров А.М., антисоветской пантюркистской национальной организации действуюшего на территории Татарии в блоке с право-троикистской террористической организации в 1936-1937 г. проводил вредительскую работу в Татгосиздате, в 1937 г. являясь переводчиком и соредактором перевода книги тов. Сталина "Вопросы Ленинизма ", извращал последнего в контрреволюционном духе, проводил вербовку новыхлиц в антисоветскую национальную организацию и как участник организации, был осведомлен о ее террористической деятельности против руководителей ВКП(б) и советского правнтельства.. чем совершил преступления предхсмотренных ст. ст. 58-2-7-8 и И УК РСФСР Руководствуясь ст. ст. 319 и 320 УК РСФСР, Военная коллегия Верховного Суда СССР приговорила Давлетьярова Ахмет-Сафа Мустафовича к высшей мере наказания— расстрелу. с конфискаиией лично ему принадлежащего имущества. Приговор окончательный и на основании закона от 1 декабря 1934 г. немедленно приводить в исполнении. Түбәндәге белешмә Әхмәтсафа Дәүләгьяровнын туганнары кулына озак еллар үткәч кенә килеп керә. Аның язмышы хакында уллары егерме елга якын бихәбәр булып яшиләр, әтиләре кайчан да булса алар янына исән-имин кайтып керер дигән өмет сонга кадәр ташламый. Бусы да тарих... Справка Приговор о расстреле Давлетьярова Ахмет-Сафа Мустафовича приве- ден в исполнение в гор. Казан и 9 мая 1938 года. Акт о приведении приговора в исполнение хранится в особом архиве 1-го спецотдела НКВД СССР том N 10, лист 492. Нач. 12 от-я 1 спецотдела НКВД СССР лейтенант гос.без. Кривицко. ...Һәр елнын унтугызынчы октябрендә Казаннын Архангел зиратына киләләр Марат белән Марлес Дәүләтьяровлар. “Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне” дип игълан ителгән көн бу. Зиратта корбаннар истәлегенә таш куелган. Ташка аларнын сөекле әтиләре Дәүләтьяров Әхмәтсафа Мостафа улынын исеме дә уеп язылган... 1905 елда туган 1938 елда җәлладлар тарафыннан гомере киселгән әтиләре белән үткән һәр көнне хәтерләрендә янартырга омтылалар. Алар истәлекләр белән яшиләр. Кызганыч сабый чакта ук әти-әнисез калган Марат белән Марлеснын хәтерләрендә күп нәрсәләр саклана алмаган шул. Сакланганнарынын һәркаисысы изге кадерле, күпме генә хәтерләрдә яңарсалар да аларнын яктылыклары җуелмый, тәэсирләре кимеми. Әти-әни турында бит ул истәлекләр, узләренен нурлы балачаклары турында... Әй гомер, гомер. - Агачларга сары иңгән. Яфраклар әкерен искән жилдә бөтерелә-бөтерелә аяк астына коелалар. Берәү, икәү, өчәү... һай, санап кына бетерерлекмени, жил тарафыннан ирексезләп алып китеп, жир өстенә сибелгән бу яфракларны. Үләннәр сула, яфраклар коела... 1абигать- тәге котылгысыз әйләнешнен көз фасылы өчен гадати халәт бу. Агачларда әлегә коелмый калган яфраклар җилләрне үчекләп, лепер-лепер нидер сөйләшәләр бер тынып калалар, кисәк шаулашып алалар-аларның аз гына, чак кына вакытлары бар бит әле, нигә яшәү рәхәтен татып калмаска ди! Ә аннары таган яз җитәр, агачлар яшеллеккә күмелер, үләннәр күпереп үсеп чыгар. Табигать агышына Ходайдан башка беркем дә үзгәреш кертә алмый шул. Аяныч нәрсә бар: тарих кына кабатлана диләр. Йөрәккә шом сала торган сүзләр бу. Кешеләрнең язмышлары белән кешеләр үзләре “уйнарга” һәвәс Югыйсә бер киткәч кайтмый кеше, мәңгелеккә китеп югала. Мәңгелекнең исә аерым шәхесләр, җан ияләрендә, яфрак-үләннәрдә эше юк. Аның үз табигате, үз холкы, ул кабатланганны яратмый, аның һәр мизгеле үзгә. Киткән кешеләр исәннәрнең генә күңелендә саклана. Кайберләрен көчләп оныттырырга тырышсалар да, кайчан да булса хәтер буйлап кайтып җитәләр, дөньяга аваз салар: бу дөньядан без дә кичеп үттек бит, без дә сезнен кебек үк якты өмет-хыяллар белән яшәдек, тормыш корырга азапландык, безнең дә тарихта эзле буласы килде.. Безне бер генә кеше булса да хәтерлиме дөньяда0 Юкмы? Алайса без тагын-тагын кайтып карарбыз, хәтерләрдә терелгәнче. Безнен кайтасы килә, үз язмышларыбыз турында сезгә сөйлисе килә. Гыйбрәт атсыннар дип, безнен ялгышларны кабатлый күрмәсеннәр дип искәртәсе килә яна чор кешеләрен. Тыңлыйсыгыз килмиме? Вакытыгыз юкмы? Без дә сезнен кебек вакыт җиткерә алмый “тилмерә” идек шул үткәннәр хакында ишетми калырга теләсәк... Без күргән-кичергәннәрдән сабак алырга бик кирәк тә бит, ай-һай, нык ышанып барасыз үзегезнең сукмакларыгыз буйлап Яныгыздан нәүмизләнеп карап калган мәңгелек кануннарга әйләнеп тә карамыйсыз. Ни хәл итмәк кирәк, без дә шулай идек... Марат белән Марлеснын үткәннәрне, әтисе-әнисе белән бергә-бергә яшәгән бәхетле көннәрен бик тә кайтарасылары килә дә, юк шул, моңа адәм баласының кодрәте җитми. Кулларыннан килгән иң бөек эшне—әти- әнисенен хаксыз гаепләнүен исбатлый алдылар алар. Әхмәтсафа Дәүләтъяровнын атып үтерүгә хөкем ителгәнен һәм хөкем карарының 1938 елнын тугызынчы маенда гамәлгә ашырылуын озак еллар үткәч, 1956 елда гына белә алдылар алар. Шушы ук елда аны гаепсез дип, аклыйлар да... Рабига апаның, Марат белән Марлес абыйларның Әхмәтсафа агадан соңгы язмышлары хакында, исән булсак, Ходай көч һәм зиһен бирсә, алда язармын әле дип ният итәм. Ун елга сузылган эзләнүләрем нәтиҗәсе бу әсәр. Язган чакта башымда еш кына каршылыклы фикерләр дә кайнашып алдылар. Аңларлармы мине укучылар? Без тиз онытырга күнектерелгән халык бит. Хәтерсез халык— хәтәр халык, хәтерсез кавем—мескен кавем... “Ул елларны кат-кат искә төшерү ник кирәк?”—дип чәчрәп чыгучылар да булгалап тора. Марат аганын күнелен төшерергә ниятләп, үзен әллә кемгә санап йөрүче кара йөрәкле бер каләм әһеле язучы буларак мондый әсәрләрне җиңеп чыгарга сәләтле булмавым турыңда мәкерле пышылдап киткән. Әсәрне тәмам итеп килгәндә генә шушы ук кара йөрәкле көнчел, үчлекле, хөсет, вак җаннарына “бөеклек" чире эренләп тулышып, сасысы өч чакрымнан бөркелеп торучы бәндәләр котыртуы белән өстемә нахак гаепләр, яла өеп, мине эшемнән, каләмнән аерырга маташып та карадылар. Еракка китәсе түгел, яла ягуга корылган эшләр оештыру ягыннан безнен “озебезнен” михайлов, шелудченколарыбыз бар икән. Бәхеткә, каршылыкларны җинеп чыгарга, әсәрне төгәлләргә көч бирде Ходай. Инануымча, язучы кулы кычытканга түгел, халкыбыз, аерым кешеләр язмышы кичергән гыйбрәтле хәлләр хакында язарга кирәк булганга яза. Бу анын намус эше, бурычы. Бар курыкканым, алдан әйткәнемчә, тарихның кабатланырга сәләтле булуы. Татарга кабатланган тарих югалган дүләтчелеген дә. ирек кояшын да альт килмәс шул инде, бәла-казалар гына өеп китерер кебек. Шуларны истә тотып, тарихтан сабак алыйк, дип язылган әсәр бу Яшьтән инкыйлап өермәсе үзенә ияртеп киткән, шул чор идеяләре белә адарынып, “яна тормыш төзибез, бар халыкны бәхетле тормышка чыгарабыз”—дип янып-ялкынланып йөргән Әхмәтсафа Дәүләтьяров, ин- АН ТАҢ кынлап үзс үк барлыкка китергән репрессия тегермәне ташлары астында калып уала, һәлак була. Мин геройның тормыш юлын сурәтләп чыгу максатын куймадым. Күпме генә язсаң да кешенең тормышын жентекләп тасвирлап бетереп булмый. Кеше күңеле үзе бер дөнья. Дөньяны каләм белән түгел, хәтта акыл белән генә дә индәп чыгып булмас кебек. Максатым бер генә иде—мең еллар дәвамында табигый үсештә үзгәрә барган тормыш-яшәешне. тормышка ашырырдай тоелса да, әмма нигездә хыялый идеяләргә ышанычны җимереп, аның урынына яна эпоха, социализм төзергә, бик күпләрне бәхетле тормышка чыгарам дип адарынып, ашкынып йөргән аерым бер кеше—татар егете язмышы аша мин шул чор- нын каршылыклы якларын, Әхмәтсафа ага белән бергә аралашкан бик күп күренекле шәхесләребез хакында тормышта алар ничек булган, шулай— нәкъ менә истәлекләрдә, архив материалларында теркәлеп калганча, артык бизәми-чукламый язарга жөрьәт иттем. Безнең күренекле шәхесләребез, халкыбызның горурлыгы булган каһарманнарыбыз хакында күп язылган, башкача фикер йөртүне өнәмәгәннәрен яхшы беләм. Шушы шәхесләр, вакыйгалар турында язып кемдер кандидатлык яки докторлык диссертациясе яклаган, кемдер әдәбиятчы исемен күтәргән, кемдер язучы буларак танылу алган. Көнчелек, үчләшү, хөсетлек дигән яман чирләр дә кара сакал кебек, халкыбыз артыннан бер тотам да калмый йөри бит ..Күрә торып утка керү шикеллерәк инде... Шунысы да бар—шәхес тормышы аерым кысаларга гына сыешмый бит ул. Бәлки, уптым-илаһи кире какканчы, әсәрдәге хәлләргә дә игътибарлырак булу кирәктер? Шундый каршылыклы уйлар эчендә ижат газаплары кичереп йөргәндә. кулыма Туфан ага Миннуллиннын “Фаҗига искерми” дигән мәкаләсе килеп керде. Ул болай яза: “...Бәлки, аны искергән тема дип, уйлаучылар булыр. Халык язмышында фаҗига искерми. Үткәннәрне искә төшереп, без киләчәкне кисәтеп куябыз. Киләчәкнең кабәхатләре “сизми калдылар теге елларда кылынган җинаятьләрне” дип уйламасыннар. Сталин кебек вәхши тираннарны акларга тырышучылар да ахмак сүз сөйләп йөрмәсеннәр. Сталин кебекләрнең явызлыгын аклаган кешенен эчендә дә явызлык ятадыр" Шушы юллар миңа таяныч, әсәрне язып төгәлләргә көч бирде дисәм, һич тә арттыру булмас. Әйе, фажига искерми! Бу әсәрем нахак гаепләр тагылып, газиз гомерләре кыелган барлык корбаннарның рухына дога булып ирешсен иде. Амин. 1999—2003 еллар Чаллы—Каргалы—Оренбур—Казан— Чаллы