Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБЫР ТӨБЕ САРЫ АЛТЫН

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән язучы Разил Вәлиев әңгәмәсе Разил Вәлиев Фәрит әфәнде. Сезне үзебезнен Татарстанда да. Россия төбәкләрендә дә. хәтта чит илләрдә дә шактый яхшы беләләр. Әмма, минемчә, бу әле берьяклырак белү. Чөнки Сез кин жәмәгатьчелеккә күбрәк сәясәтче, дәүләт этлекчесе буларак билгеле. Ә Фәрит Мөхәммәтшин бала чакта нинди булган, үскәч кем булырга хыялланган, ул нинди мохитгә тәрбия алган? Анын бүгенге гаилә хәлләре ничек, аны нинди уй-хыяллар борчый? Менә болары инде күпләргә бигүк билгеле түгелдер. Ә бит халыкның мәшһүр уллары, җитәкчеләре турында күбрәк беләсе килә... Әйдәгез, сүзне гаиләдән башлыйк әле. Сезнен әти-әниләрегез нинди кешеләр иде? Алардан Сезгә нинди сыйфатлар йогып калды икән? Фәрит Мөхәммәтшин: Сарман районынын Иске Кәшер авылында туып үскән әти Бөек Ватан сугышына хәтле үк Әлмәткә укытучы булып килгән. Ул анда 1939 елга кадәр, ягъни, армиягә алынганчы, тулай торакта яшәп, балалар укыта. Хезмәт вакыты бетте генә дигәндә, сугыш башланган. Әти сугышның башыннан ахырына кадәр узып, 1945 елны исән-имин туган ягына кайткан. Минем әтинен гомере ятимлектә узган. Әтигә бер яшь тулганда аның әтисе, ягъни, минем бабай үлеп китә. Әнисе 1943 елны, әти сугышта чакта вафат була. Ул, сугыштан кайткач, әнигә өйләнә һәм без 1947 елны гаиләбез белән Әлмәткә күчеп килгәнбез. Ул вакытта Әлмәт әле шәһәр түгел, гади бер авыл гына була. Әтинен мина сөйләгәне бар: сугыштан кайткан көнне үк аны райкомга чакырып, син белемле кеше, 10 класс бетергәнсең дип, эшкә чакыралар. Менә шуннан инде анын иҗтимагый тормышы башланып китә. Әтинен бер туганы булмаса да, әнинең әти-әнисе, безнең Мирзаян бабай белән. Вәсилә әби исән-саулар иде. Әлмәттә яшәгәндә еш кына аларга барып кунак була идек. Ә инде әти Әлмәтгән Акташ районына күчерелгәч, безне, ТӨБЕ ГА мәктәптә укыган баталарны. җәйге каникулларда шул әбиләргә җибәрәләр иде. Мин үземне үзем белгәннән бирле Акташ районында үстем Дүртенче класска кадәр Рус Акташында укыдым һәм 8-10 классларга кадәр татар телен мәктәптә өйрәнеп, белеп сөйләшкән кеше түгел идем. Әби янына кайткач, ул ачулана- ачулана татарча сөйләшергә өйрәтә, анын өйрәткәннәре Акташка килгәч янадан онытыла бара иде. Шулай итеп, безнен гаилә шактый еллар Акташ районында яшәде. Ул чорда минем ике сеңелем туды. Әлфия Әлмәтгә. Рәйсә Акташта дөньяга килде—гаиләдә без өч бала булдык. Акташ районын 1958 елда бетерделәр. Әти кире Әлмәгкә кайтты Анда ул күп еллар шәһәр партия комитетының оештыру бүлегенә җитәкчелек итте. Безнен алдагы тормыш ннде нефтьчеләргә бәйле булды. 1953 елда Әлмәт шәһәргә әверелде Без шунда яшәдек, укыдык, үстек. Р. В.: Фәрит Хәйруллович, Сез бала чакта ниндирәк малай идегез? Шук мы. шаянмы0 Балачакта һәркем хыяллана бит инде. Сезнен ул чактагы хыялларыгыз чынга аштымы9 Әлмәт заводында токарь булып эшләгән чакларда, кайчан ла булса мин Татарстанның ин зур җитәкчеләренең берсе булырмын, дигән уй башыгызга кереп караганы бар идеме? Ф . М.: Ул чакта каян килсен безгә андый хыяллар? Гап-гади авыл мәктәбендә укып йөргән малай-шалайда кая инде ул ниндидер җитәкчеләр турында хыял—без аларны белеп тә бетерми идек әле. Әмма минем хыялым бар иде. Без Акташта яшәгәндә, авылга майор дәрәҗәсендәге бер гаскәри кайтты. Шундый чибәр кеше, матур итеп киенгән. Аягында хром итекләр. Без сокланып анын артыннан авыл буйлап ияреп йөрдек. "Менә мин армиягә китәрмен дә. укып офииер булырмын"—дип хыялланып йөргән чакларым бар иде Әмма тормыш шартлары үзенекен итте Тора-бара мин язмышымны нефтьчеләр белән бәйләдем Әлмәт тулы нефтьчеләр бит. бөтен җирдә техника. Балачагыбыз шул скважиналарда, буровойларда, зшчеләр арасында үтте. Безне ачуланалар, куалар, ә без һаман шунда уйныйбыз, шунда тартылабыз. Әтинең: "Улым, нефтьче хезмәте авыр булса да. түләве яхшы. Татарстаныбызда нефть бездән сон да кала Сиңа тырышып укырга кирәк. Нефтьче һөнәрен сайласаң, тормышын яхшы булыр”, - дигән сүзләре әле дә колагымда Р . В: Әлмәт якларында әле бүтен дә Сезнен әтиаез Хәйрулла абыйны белмәтән. аны хөрмәт белән искә алмаган кеше юктыр Анын турында "Таләпчән һәм /алса җитәкче, бик тә кешелекле кеше иде".—дип сөйлиләр. Сезнен дәүләт эшлеклесе буларак ныгып һәм өлгереп җитүегездә анын ла өлеше зур булгандыр Хәйрулла абый белән ике арадагы мөнәсәбәтләрегез ниндирәк иде 0 Ул бит гомере буе коммунистик идеалларга табынып яшәгән кеше. Ә безнен буынга ул идеаллардан ваз кичәргә, яна җәмгыять төзергә 1уры килде. Бу мәсьәләдә Сезнен арада каршылыклар килеп чыкканы булмадымы? Сезгә үпкәләре, ләгьвдтары булмадымы'' Мәңгелек проблема—аталар-уллар проблемасы хәзер дә бар бит әле Бу четерекле мәсьәләне Сез ничек хәл иттегез? Ф . М.: Беләсезме, әги исән чагында бу турыда тулысынча ачылып сөйләшү яхшы түгел иде Мин мәсьәләнең әхлакый ягын әйтәм. Инде әти бу дөньядан китте. Хәзер бу хакта сөйләшергә дә мөмкиндер. Әйе. әти гомере буе чын коммунист булды. Мин анын чын коммунистлыгын нәрсәдә күрдем? Анын гаиләгә, тормышка карашы, күршеләргә, кешеләргә. эшенә, хезмәтенә мөнәсәбәте чын мәгънәсендә саф. рыясыз. табигый иде. Ул заман таләпләренә тулысынча ышанып, инанып эшли торган кеше иде. Гомере буе партия органнарында хезмәт итте, әмма беренче секретарьда, икенче секретарь да булмады Әти партия комиссиясе рәисе булды—бу бик тә дәрәҗәле урын, ул чакта анда бюро исеменнән саф. чиста коммунистны, принципиаль кешене генә куялар иде Анын ныклы фикере, иманы, коммунистик рухы картая барганда да үзгәрмәде. Әмма тора-бара ул: "Коммунистик идеология—ул зур идеология, бәлки, анын утопиясе дә күптер". —дип тә әйткәләде. Минем әти коммунистик иделогияне халыкка йөз белән борылган, халыкка хезмәт итә торган идеология дип аңлый иде Янәсе коммунистлар партиясенең җитәкчеләре генә кайдадыр бу идеологияне бозып, тәртипсезлекләр ясап, партия эшләрен начар яктан күрсәтергә мөмкинлек бирделәр Ләкин әти үз хезмәтендә коммунистик рухны, коммунистик идеологияне үзе аңлаган рәвештә тормышка ашыруда нык торган кеше дип әйтәсем килә Минем язмыш көтмәгәндә үзгәреп китте Әлмөт шәһәр Советы башкарма комитетында эшләгән чакта обком секретаре, элек партиянең Татарстан өлкә комитеты, хәзер Дәүләт Советы урнашкан бинага чакырып, Татарстаннын сәүдә министры урынын тәкъдим итте. Дөресен әйткәндә, минем бигүк теләгем юк иде. Чөнки мин бит сәүдәгәр түгел, сату-алу, керем-чыгым мәсьәләләре белән шөгыльләнгәнем юк. Ләкин тормышымда, биографиямдә, хезмәт кенәгәмдә шундый эш теркәлеп калды. Сәүдә министры булып эшләгән елларымны начар яктан искә аласым килми, ул эш мина тормыш тәҗрибәсе бирде, мин күп кенә кешеләр белән аралаштым, үзем өчен яна бер система белән таныштым. Анда да тырыш, эшчән, халыкка хезмәт итә торган кешеләр бик күп икәнен белдем. Менә көннәрдән бер конне КПССнын Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Минтимер Шәрипович Шәймиев, Әлмәткә сессиягә кайтабыз, аңда сәүдә министрлыгына да күп кенә сораулар булырга мөмкин, син дә килерсең әле, дип шалтырата. Барган идем, анда партиянен шәһәр комитеты пленумын да үткәрделәр һәм мине Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлап да куйдылар. Ул чакта инде секретарьлар альтернатив юл белән сайланалар иде. Коммунистлар тоттылар да, ышаныч күрсәтеп, дүрт кандидатурадан мине сайладылар. Шулай итеп, мин Әлмәттә калдым, дөресрәге, туган якка яңадан әйләнеп кайттым Казанда бер ел эшләгән идем. Секретарь булып сайлангач, өч көннән соң төп йортка, әти янына килдем. “Әти. менә шундый хәл булды әле Мине коммунистлар Әлмәтнен беренче секретаре итеп сайладылар”—дим. Әти әйтә: “Хәзер партияне таратучылар күбәя башлады, Горбачевтан башлап,—ди,—Ә син партияне таратырга кайттыңмы, җыярга кайттыңмы?”,—ди. "Юк, әти, мин партияне тарату нияте белән кайтмадым, мин халыкка хезмәт итәргә, районга, Әлмәт шәһәренә файда итү нияте белән кайттым”— дим. Әти әйтә: “Алайса ярый, кая, Маһинур, чәеңне чыгар, улын кайтты”—ди. Чәй янында да мина акыл өйрәтә: "Син беләсенме,—ди,—борчакны кесәдән алып асфальтка сибүе генә жинел, аннан берәмләп тагын кесәгә җыюы авыррак”,—ди. Партиянен көчен җыеп, туплап, матур гына эшләргә кирәк, дигән сүзләре әле дә истә. Ул үзе сугышның башыннан азагына кадәр үткән кеше буларак, Сталинны хөрмәт итә иде. Аның бәләкәй генә телевизоры өстендә Сталин сурәте төшкән тимер кысалы календаре тора иде. Мин әйтәм: “Әти, мин монда хәзер беренче секретарь булып кайттым, бик күп кешене нахакка җәзалаган Сталин рәсемен болай тотуын кеше алдында уңайсыз бит”,—дим. "Юк,—ди әти,—мин аны сугыштан бирле хөрмәт итәм, әгәр ул чакта менә бүгенге Черненколар булса, сугышны җиңеп чыгып булмас иде” Мин аның үз фикерендә шулай нык торуына каршы килмәдем. Р. В.: Фәрит Хәйруллович, читтән караган кешегә Сезнең тормышыгыз гел уңышлардан гына торган кебек тоелса да, гомер юлларында шактый гыйбрәтле хәлләр, көтелмәгән борылышлар да булгандыр Инде үзегез әйтеп киткәнчә, ин элек заводта токарь, аннары Совет армиясендә солдат хезмәте узу, аннан кайткач, комсомол һәм партия шәһәр комитеты инструкторы. Әлмәт шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, партиянен Әлмәт шәһәр комитетының икенче секретаре, аннары беренче секретарь. Әлмәт шәһәр советы башкарма комитеты рәисе, ТАССР сәүдә министры. ТАССР Министрлар Советы рәисе урьшбасары. сонрак Хөкүмәт башлыгы. Татарстан Югары Советы рәисе Ф. М: Минтимер Шәрипович Президент булып сайланганнан сон, 1991 елдан башлап Югары Совет Рәисе, ә аннары өч ел ярым хөкүмәт җитәкчесе... Аннары яңадан монда, Дәүләт Советында Р. В.: Сезнең биографиягезне искә төшерү генә дә тормыш юлыгызның никадәр катлаулы, мәгънәле булуы турында сөйли. Тормыш булгач, төрле эшләрдә эшләгәч, төрле чаклар булгандыр. Менә әле санап киткән шушы эшләрдән Сезнен күңелегезгә ин якыны кайсы иде, кайда эшләгәндә Сез ин зур уңышлар га, ин зур нәтнжәгә ирештем лип уйлыйсыз? Ә кайсы елларны гомерегезнең ин катлаулы һәм авыр чоры лип саныйсыз? Ф. МӘллә яшьрәк чаклар булганга, Әлмәттә эшләгән чорлар, анда яшәгән чаклар бик тә истә Әйтик, шәһәр Советы башкарма комитетында, шул ук Әлмәт шәһәре партия комитетында эшләгәндә, күп кенә нәтижәле эшләр башкарылды кебек тоела үземә Елына 80 мең квадрат метр яна торак йортлар төзеп хатыкка тапшырган еллар... Ул елларда Әлмәттә коммуналь хуҗалык белән бик нык шөгыльләнә идек Жылы житчи. су җитми, тегесе җитми, бусы җитми Авыл хуҗалыгы белән дә күп шөгыльләнергә туры килде Бу мәсьәләдә Әлмәттә үзенчәлекләр күп. Әйтик, яхшы кадрлар нефтьчеләргә, зуррак хезмәт хакы булган эшләргә китә бара. Авылда ныклы, тәҗрибәле җитәкче калмый, күп проблемаларны авылда калган көчләр белән чишәргә туры килә иде Мин тормышымны китапта язылган кебек шома гына үтте дип әйтә алмыйм Әйтик, икенче секретарь булып эшләгән чакта үзем гариза язып, ул эштән китәргә мәжбүр булдым Билгеле булганча, ул чакта Мәскәүдә Муса Жә.лил һәм Тукай юбилейларын үткәргәндә, имеш, безнен делегация аракы эчеп йөргән, дип, Татарстан партия оешмасы җитәкчеләренең үзара ыгы-зыгысы аркасында, өлкә комитет бюросы бик ямьсез бер карар чыгарды Мин, моның белән килешмичә, бюро исеменә гариза яздым Мондый хурлык белән, имеш, мин каядыр тәртип бозып йөргән дигән бәһа белән риза түгел, мине бу эштән чыгарыгыз дидем Шуннан мин "Татнефть" системасында УПТЖ дигән бер идарәгә җитәкче булып киттем Р. В .: Соныннан ул карарның хаксыз булуын рәсми рәвештә расладылар. Сездән гафу үтенделәрме? Ф.М.гЮк. бер кеше дә гафу үтенмәде Ул чакта бюро ничек әйтә, нинди карар кабул итә. шулай эшлиләр иде Өлкә комитет бюросының ул карарын матбугатта бастырып чыгардылар. Делегациянең исемлеге дә басылды. Чынлыкта Мәскәүгә Әлмәттән безнен беренче секретарь Галиев Ринат Гыйма- делисламович барырга тиеш иде, беренче исемлеккә ул теркәлгән иде. Ул үзе бара алмалы да. мина әйтте, син барып кант инде. Фәрит Хәйруллович, соңгы вакытта бик каты эшләдең, сина әзрәк ял да булыр, Мәскәүне дә карап кайтырсың. диде Юбилей делегациясе составына мин шулай эләккән кеше. Мәскәүдән кайтып төшүгә гәзилтә шул әйбер чыккан Минем хатыным Луиза, балалар күрмәсен дип. гәзитне почтадан алып яшереп куйган. Эш бит бер кешенең гафу үтенүендә генә түгел. Менә шунда партия эшеннән, партиянең шәһәр комитеты җитәкчелегеннән киткәч, мин кешенен кешегә карашы үзгәрүен, кемнен кем икәнен бик нык аңладым Кайчандыр сина: '■Исәнмесез'*'’.—дип елмаеп, көлеп, кул биреп, бер алдына, биш артына төшеп йөрүче кешеләр бик күп иде. Ә менә, мин синай- тим. хокуклар кимегәч, мөмкинлекләр азайгач, күп кеше үзенең кем икәнлеген күрсәтте. Минем өчен бик тә яхшы сабак, тормыш сабагы булды бу.. Казанга килеп эшли башлавым исә бик тә кызыклы килеп чыкты. Монын өчен үзебезнен Президентыбыз Минтимер Шәриповичка бик рәхмәтлемен Мин Казаннан Әлмәткә беренче секретарь булып кайткан чакта ул: "Халык, коммунистлар сина ышаныч күрсәтә икән. Фәрит Хәйруллович. син ышанычны аюларга тиеш Әлмәт—зур шәһәр, анда 25 мен коммунист кына бар. Эшлә, син яшь кеше, яхшы һәм нәтиҗәле эшләсәң, янадан Казанда эшләрсең әле”,—дип әйткән иде Минтимер Шәрипович сүзендә торды, елдан артык вакыт үткәч, риза булсан, мин сине Хөкүмәт рәисенең промышленность мәсьәләләре буенча урынбасары итеп тәкъдим итәм. безгә бу эшне белгән кеше кирәк, дип шалтыратты Мин әнә шулай ризалыгымны биреп Казанга килгән кеше Казанда тормышымнын ин авыр еллары туры килгән кебек тоела мина Халкыбызнын дәүләтчелеге өчен парламент көрәше Куп вакытта рәхимсез, аяусыз көрәш Парламент эшен яна гына аякка бастырып, тормышка ашырып йөргән еллар. Ул чакта бит элеккеге парламентның, әйтик. Югары Советнын андый хокуклары бөтенләй юк иле Бөтен нәрсәне, бөтен мәсьәләне Партиянең өлкә комителъг хат иткән. Партия иләгеннән үткән кәгазьләр генә Югары Совет исеменнән халыкка җиткерелгән. Парламентаризмның аякка баскан еллары минем өчен, әитик, хезмәт ягыннан җиңел булмады, ләкин ул чор кешене, җитәкчене рухи яктан, белем ягыннан баета торган еллар булды. Р. В.: Фәрит Хәйруллович, без Сезнең белән беренче мәртәбә халкыбыз өчен бик тә тарихи булган заманда очрашкан, ганышкан идек. Ул Татарстанның дә)ләт суверенитетын кабул иткән вакытлар иде Бу—Татарстан Югары Советының яна заманда беренче чакырылышы һәм без анын депутатлары идек. Беренче сессиягә җыелгач безне секретариатка сайладылар. Хәтерләсәгез, Сез у л секретариатның җитәкчесе идегез. Мине анда Ирек мәйданына тулган халык белән сессия арасында арадашчы итеп билгеләделәр. Мин вакыт-вакыт урамга чыгып сессиядәге хәлләрне аңлатып, аннары мәйдандагы хәлләрне сессиягә кереп сөйли идем Күпләр хәтерлидер, бик тә кызу, кайнар көннәр иде ул. Югары Совет бинасында гаугалы сессия бара, урамда тагын да кайнаррак митинг шаулый Ирек мәйданы халык белән шыгырым тулы. Бездән Татарстанның бәисезлеге турында Декларация кабул итүне таләп итәләр. Ә депутатлар корпусы һаман бер фикергә килә алмый Шау-гөр килеп бәхәсләшә торгач, ниһаять, төн уртасы җиткәндә, сәгать унберләрдә. Декларацияне кабул иттек. Аннан сон без—депутатлар урамга чыктык, халык “ура" кычкырып каршы алды. Ул вакытта безнен күңелләр канатланган, киләчәктә әллә ниләр эшләп булыр кебек иде. Менә инде бу тарихи көннәрдән сон унөч еллап вакыт узды. Ул чактагы өметләребез акланды микән, Фәрит Хәйруллович? Акланса, күпмесе актанды икән?.. Ф. М .: Ул еллар онытыла торган еллар түгел. Ал арны гел истә тотып яшим мин һәм менә ул елларны бүгенге көннәр белән чагыштырам Чыннан да. Советлар Союзы таркалды, Россия Федерациясе үзенен мөстәкыйльлек Декларациясен кабул итте Татарстан да статусын шул ук дәрәҗәгә күтәрде. Ул чакта Сезнен халык белән ничек сөйләшкәннәрегез хәзергедәй исемдә әле минем. Капчык-капчык хатлар, телеграммалар керә иде Дәүләт Советына. Татарстаннан гына түгел, чит илләрдән дә килә иде алар. Барысын да игътибарга атып, кешеләрнен фикерләрен депутатларга җиткерә идек. Чыннан да бик истә кала торган сессия булды ул. Беренчедән, Декларация кабул иткән көнне үк Минтимер Шәрипович чыгыш ясады Без инде Декларацияне кабул иттек, хәзер үз хаткыбызнын. үз республикабызның тормышын үзебез хәл итәргә тиешбез, диде ул. Әйе, без шундый олы, җаваплы адым ясадык. Бу көннәрдән сон узган 13 елда, минемчә, аз эшләнмәде. Татар үзенең татар булуын чынлап таный, үз хаткынын тулы хокуклы вәкиле итеп хис итә башлады, татар теленә карата халык арасында ихтирам артты. Ике татар үзара татарча сөйләшә, татарча аңлаша башлады Ә инде без яна Конституция һәм телләр турында закон кабул иткәч, татар теле дәүләт теле дә булды Беренче сессиябездә хыялланган мәсьәләләрне әкренләп тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Икътисад мәсьәләсендә дә күп эш эшләнде. Бу елларны. Россия Федерациясе, ни эшләгәнен белмичә, буталып йөргән чагында, керемнәрнең күбесе Татарстанда калдырылып, халык өчен кирәк булган шактый биналар, юллар төзелде, газлаштыру эшләрен башкарырга мөмкинлек туды. Андый мөмкинлекләрне файдаланмасак. Татарстан башка субъектлар белән бер рәттә, агымга кушылып агып барса, бу эшләрнең күбесе эшләнмәс иде. Әмма болар белән канәгатьләнеп, тукталып калырга ярамый.Тормыш бер урында тормый. Эшләнгән икән — яхшы, ләкин алда яна бурычлар, эшләнәсе эшләр дә күп. Кызганычка каршы, хәзер аларны тормышка ашыру катлаулырак. Россиянен яна Президенты вертикаль хакимият төзи. Без кабул иткән күп кенә яхшы законнарны судка биреп, Россия законнарына тәңгәл килми дип, юкка чыгаралар. Дөрес, без Татарстан тормышында, татар халкы тормышында, тарихта калырлык байтак эшләр эшләп өлгердек. Тарих бит ул спираль кебек бара диләр. Минемчә, субъектларның мөмкинлекләрен кисү, аларның хоукларын киметү, нигездә, вакытлы күренеш булыр кебек. Бөтен нәрсәне үзәккә генә җыеп, Мәскәү карары белән генә эшләп яши торган ил түгел ул Россия. Бик зур, күпмилләтле ил бит без. Анын үзенчәлекләре күп. Шунын өчен кем эшли апа. кем булдыра ала, ксмнен мөмкинлеге бар—аларга күбрәк хокук биреп, мөмкинлек тудырып, эшләттереп кенә Россияне баетырга мөмкин дигән фикеремдә калам мин Шушы фикерне дәлилләп Мәскәү белән Казан арасында күп Йөрергә туры килә мина Разил Исмәгыйлевич. син беләсең ич. каймакта атнага икешәр, өчәр мәртәбә Мәскәү юлын татыйбыз. Әле дә ярый таптыйбыз дим мин. Үз тәкъдимнәребез белән барабызмы, чакырып алалармы, судка барабызмы— һәркаида үзебезгә файдалы мәсьәләләрне куярга тырышабыз. Бу эштә үзебезнең Президентыбызның өлеше бик зур. Россия Федерациясе бер заман бары тик унитар платформаны гына таный башлады. Бөтен нәрсә шуңа корылган, шуңа әзерләнгән иде. Кайда булган хәл ул танклардан үзенең парламентын аттырып, сәясәтне кору гамәле” Шул вакытта кайсыбер регионнар ләббәйкә әйтеп торганда. Татарстан үз фикерен кистереп әйтте Безнен Президентыбыз Шәймиев тавышын ишетеп, кайбер жзггәкчеләр унитаризмга түгел, ә федерализм дигән, федерация дигән платформага басарга кирәклеген төшенделәр. Россия Президенты В В Путиннын тәүге еллык юлламасында "федерализм" дигән сүз бер генә урында әйтелгән иде. Без аны бик көтеп торган идек. Әле шул бердәнбер сүзне дә югалтырга теләүчеләр бар иде Ләкин без. федерация Советы членнары буларак чыгыш ясап, ул мәсьәләне бик куертып йөрдек. Соңыннан күпләр Россия Федерациясе федерализм, федерация нигезендә генә алга китә ала дигән фикердә калдылар Мин аның шулай булуына нык ышанам һәм ул чыннан да шулай. Р. В.: Фәрит Хәйрулловнч. Сез телләр турындагы закон, татар теленен тернәкләнүе турында әйттегез Декларация кабул иткәндә бу турыда бәхәсләр күп булды. Татар һәм рус телләрен ике дәүләт теле итү турында да фикерләр төрле иде Анда берничә вариант бар иде. Шул исәптән, та гар телен генә дәүләт теле итү турында да Без инде компромисс вариантны кабул иттек—ике телне дә дәүләт теле иттек. Һәм менә соңгы 13 ел монын дөрес булуын ачык күрсәтте. Эшләнгән эшләрнен барысын да санап бетерү мөмкин түгелдер. Мин монда гатар теленен гамәлгә керә баруын күз унымдагы бер кеше тәҗрибәсендә ничек хәл ителүен, бер татар баласының ничек итеп уз асылына таба юл алуын гына абайлыйсым килә Ә ул кеше, ул татар баласы—Сез. Фәрит Хәйрулловнч Татар һәм рус телләрен дәүләт телләре дип игълан иткән чакта, рус мәктәбендә белем алып, тутан телен нпилек-тозлык кына белгән Фәрит әфәнде бүген рәхәтләнеп журналистларга татарча интервьюлар бирә, ин олы мөнбәрләрдән татарча катлаулы-катлаулы чыгышлар ясый, һәм ин мөһиме, үз халкы белән аралашканда анын күнеленә барып җитәрлек ин матур, ин кирәкле сүзләрне таба белә Әгәр сонгы елларда һәр тагар кешесе туган теленә Сездәй мөнәсәбәт күрсәткән булса, безнен милләтебез тагын бер башка үскән булыр иде инде... Без бит әйтәбез, милли республика башлыгы буларак. Президент ике дәүләт телен дә белергә тиеш, дибез. Чөнки халыкнын күнеленә барып җитәр өчен ана туган теленнән дә үтемлерәк корал юк. Әмма туган телне үстерү мәсьәләсе әле бүген дә зур проблема булып кала Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә әче бик күп татарларыбыз яши Республика эчендә дә бу мәсьәләне хәл ителеп беткән дип әйтә алмыйбыз Бу проблеманың чишелешен сез ничегерәк күз алдына китерәсез '’ Татар телен тернәкләндерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк? Ф. М .: Минем сүзне ерактанрак башлыйсым килә. Без ни өчен, компромисска барып, дәүләт теле итеп татар һәм рус телләрен кабул иттек? Вакыт безнен чыннан да дөрес юлдан барганыбызны раслады. Әгәр без бары тик татар телен генә дәүләт теле иттерсәк. Россия Федерациясе белән проблемаларыбыз шактый артыр иде Аннары безнен Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыграгы татарлар булса да, яртысы диярлек руслар бит Татарлар арасыннан да тагар телен белмәүчеләр бик күп әле Шунын өчен икс телне дәүләт теле итеп кабул итү ул күп елларга, киләчәккә йөз тоткан дөрес сәясәт булып чыкты Татар телен кемдер үзе рухи өлгереп, жаны-тәне белән өйрәнә башлый, кемдер анын кирәклеген төшенеп өйрәнергә мәжбүр була. Элегрәк кайбер депутатлар сессияләрне тулысынча татар телендә алып барырга дип мәсьәләне тавышка куялар иде. Депутатлар шундый карар кабул итсәләр, минем сессияне ничек татар телендә алып барырмын дип куркып утырган чакларым да оар иде. Алып бару бер хәл. анда бит әле әңгәмә корырга, ниндидер дәлилле сүзләр табып, җавап бирергә дә кирәк. Башта бу минем өчен бик авыр иде. Шуннан мин, үземчә ныклап уйладым да, үз-үземә, тукта әле. нишләп мин үз туган телемне өйрәнә алмыйм, кеше бит инглиз, немец һәм башка чит телләрне дә өйрәнә, дидем. Мин бит татар, үземнең татар телемне ничек тә өйрәнермен дип. татар газеталарын алып укый башладым. Р • В.: Кычкырып укый идегезме? Ф • М •: Төрле чагы булгандыр инде Байтак кына сүзләрен аңламыйча да укып барганым бар. Укыйм, ләкин аңламыйм. Аннары инде татар язучыла- рының китапларын укый башладым. Дәүләт Советындагы язучыларның бүләк иткән китаплары бар миндә. Рәхмәт. Аларны укып чыктым. Менә шулай акрынлап-акрынлап сөйләшергә, тәҗрибә тупларга тырыштым Әмма мин әле дә үземне татар телен камил беләм дип әйтә алмыйм. Татар теле бик бай, бик матур тел. Аны өйрәнергә дә өйрәнергә, гомер буе өйрәнергә кирәк Шулай да инде бүгенге көндә мин ул яктан бераз баедым, дип исәплим. Татарлар белән, татар белгечләре, галимнәр белән сөйләшә алам, үз фикеремне аларга анлатып җиткерә алам. Милли телне саклау һәм үстерүдәге проблемаларны мин ничек күрәм? Татар халкы Татарстанда гына яшәми, билгеле. Монын бик кызыклы үзенчәлеге дә бар. Әйтик, менә әйтәләр, бөтен җир шарында 11 миллион татар бар икән, элеккеге СССРда 7 миллион. Россия Федерациясендә 5 миллион булса, Татарстанда 2 миллион татар яши. Минемчә, һәр төбәктә тупланып яши торган татарларга аерым игътибар белән карарга кирәк. Бүген кулланыла торган тулы җанлы, әдәби татар телен аларга нинди юллар белән китереп җиткерергә? Татарстанда яшәүчеләргә уңайлырак, монда мөмкинлекләр киңрәк. Татарча сөйләүче радио, телевидение бар. Газета-журналлар да күп чыга. Республикада теләгән кешегә, татар телен өйрәнү, татарча аралашу өчен мөмкинлекләр зуррак. Ләкин безнен Төмән ягында, Түбән Новгородта, Пенза һәм башка яклардагы татарлар өчен тел саклау, бигрәк тә аны үстерү мәсьәләсе авыррак. Шуны искә алып без кыска дулкынлы радио оештырдык. Хәзер анын тапшырулары Россия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яшәгән җирләренә дә барып җитә. Бөтендөнья татар конгрессы аша Татарстаннан читтә яшәүче татарларыбыз белән аралашу елдан-ел арта. Читтәге татар оешмаларының күбесе ярдәмне бары тик Татарстаннан гына сорыйлар. Бездән компакт-дисклар, кассеталар, газеталар, уку-укыту әсбаплары, төрле әдәбият, гастрольләр җибәрегез, дип таләп итәләр. Төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да җитәрлек түгел. Күп җирләрдә татарча укытырга мөмкинлекләр дә тудырмыйлар. Татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачу мәсьәләләре бик катлаулы әле. Безгә төбәкләрдән бик борчулы хәбәрләр килә. Әлбәттә, бу мәсьәләләрдә Россия Федерациясенең, күпмилләтле дәүләт буларак, үзенең милли дәүләт сәясәте булырга тиеш. Әмма үзәкнең бу вазыйфаны үз өстенә аласы килми. Шул сәбәпле бөтен татар халкы, Казан яки Татарстан туган җирләре булмаганнары да, төп Ватаны дип безнен республиканы саный. Шуңа алар үзләренә ярдәм итүне безнен бурыч дип саныйлар, без моны шулай итеп анлыйбыз. Тик безнен мөмкинлекләр җитәрлек түгел шул. Шуна күрә безгә Россия Федерациясе дәүләт органнары алдында Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсен ныграк куярга кирәк. Р. В.: Фәрит Хәйруллович, күптән түгел генә без Россиянен дәүләт милли сәясәте буенча концепциясенә тәкъдимнәр җибәргән идек.. Ф. М.: Тәкъдимнәрне төрле яктан уйлап җибәрдек, анын өчен безгә рәхмәт сүзе килде дә инде. Әйтик, Россия Федерациясенең милли эшләр буенча министры В.Зорин Татарстаннан, гадәттәгечә, фикерле, төпле, нигезле тәкъдимнәр килде, дип язды. Мин аңа әйттем, без язган тәкъдимнәрне искә алып, аларны яна концепциягә кертсәгез без дә сезгә рәхмәтле булыр идек, дидем Р. В.: Һәм ул концепция тормышка да ашса... Ф.М.: Милли телләрне саклау һәм үстерү проблемалары күп илләрдә бар Үзебездә. Татарстанда татар телен саклап калачагыбызга минем бер шигем лә юк бүген Элек куркыбрак йөри идек Гасырлардан-гасырларга, елдан-елга. балалардан-балаларг. татар телен белүчеләр, мәктәпләр саны кими килде Бүген республикада андый куркыныч юк дип әйтәсем килә Нигә дигәндә, татар гаиләсендә туган бал аз ар бернинди мәжбүр итүләрсез дә татар теленә тартыла башладылар Ә менә инде милли татар университетын да ачып җибәрсәк, иншалла. минемчә, бу проблема тагын да киңрәк чишелеш табар Мәктәпләрдә татар телендә укып чыккан яшь кешегә университет системасында укырга мөмкинлек туса, татар теленен дәрәҗәсе, кадере бермә-бер артыр дип ышанам. Р. В .: Фәрит Хәйруллович. Сезнен яхшы, матур сыйфатларыгыз бик күптер инде Мин Сезне күптәннән белгән кеше буларак әйтә алам. Сезнен ин асыл, их яхшы сыйфатларыгызнын берсе - ул да булса һәрбер тотынган эшкә җаваплы караудыр Сез һәрбер эшне зур игътибар һәм төгәллек белән башкарасыз. Бер-бер делегация белән очрашасызмы, яисә ниндидер конференция уткәрәсезме. аларга ныклап хәзерләнәсез. Мин китапханәче буларак та беләм. Сез китаплар соратып, белгечләрнең язмаларын өйрәнеп, тотынган эшне азагына кадәр дөрес итеп башкарып чыгу юлларын эзлисез. Сезнен алда һәрвакыт шундый максат була Минем фараз кылуымча. Сезгә бу сыйфатлар әтиегез Хәйрулла абзыйдан да күчкәндер, аны да шундый төгәл кеше иде дип сөйлиләр. Әмма бик тә җаваплы эшләргә алынган вакытта, үзегез генә сизәрлек дәрәҗәдә булса да, югалыбрак калган чаклар да булгалый торгандыр. Чөнки Сезнен эшегезнең максаты, җаваплылыгы бик зур Менә шундый вакытларда Сез кемнәргә таянасыз, кемнәр белән кинәш-табыш итәсез? Ф. М.:Андый вакытлар да була, әлбәттә. Әйтик, без бик нык үзгәртеп кору заманына эләктек бит Менә әйтәсез бит әле. коммунистик идеология вакытында җитәкчеләр бөтен халыкны Беренче май бәйрәменә, октябрь демонстрациясенә өндәп урамнарга, мәйданнарга чакыралар иде. Бүгенге көндә инде кайбер җитәкчеләр халык урамга чыкмасын иде. халык чыкса нинди мәсьәлә күтәрер икән, дип куркалар. Әмма халык һаман да шул бер халык бит инде, кешеләр дә шул ук. Аларнын фикерен тыңларга кирәк. Алар әйткәннәрнең күбесе синен дә. минем дә йөрәкләрдән үгкән әйбер ул. Андый очракта. Мәскәүдә булсаң да. монда Казанда да. ниндидер үзенә ачык булып бетмәгән проблеманы караганда, беренче иттереп үзеңнең якын, ышанычлы кешеләрең белән киңәшләшәсең Әйтик, хөкүмәттә эшләгәндә безнең бик тә фикерле җитәкчеләр, министрлар бар иде. Алар һаман да бар. Мин үземне бу яктан бәхетле дип саныйм Хәзер Дәүләт Советында комиссия рәисләре белән киңәшләшеп. һәр проблеманы уртага салып, ачыклап аңа уңай чишелешләр эзлибез. Янәшәңдә ышанычлы терәк булу да зур бәхет. Алга таба булган хәрәкәтемдә минем ышанычлы таянычым, үрнәк алырдай кешем—Президентыбыз бар. янәшәмдә исә—ышанычлы хезмәттәшләрем. Кайдадыр катлаулы мәсьәлә белән чыгыш ясарга, ниндидер кискен фикерне җиткерергә туры килсә, мин Президент белән киңәшләшәм. Тукта әле. дип әйтә ул кайчакта Минем әле бер запас уем бар. ди. Бу мәсьәләдә менә мондыйрак адым ясап карыйк. Алла боерса, бу проблеманы да чишәрбез, ди. Шушындый бай тәҗрибәле кеше янында булганга күрә, күп кенә кыен эшләрне курыкмыйча эшләдек бу елларны. Бер-беребезгә ышанып эшләдек. Ул елларда бит сәясәтнең бик кискен чаклары да булды Шул шартларда Декларация кабул иттек, референдум үткәрдек, яңа Конституциябезне гамәлгә керттек. Ә бит республикага гаскәрләр кертергә дә әзер тордылар Ул хәлләр бөтенебезгә дә мәгълүм бит Менә шул чакта янәшәңдә бер-беренә ышанып, бер-беренә таянып эшли торган кешен булмаса. мондый сәясәтне алып барырга мөмкинлек булмас иде. Ана үзеннең генә йөрәген җитмәс иде Бу елларда Президент мина ышангандыр дип уйлыйм, ә мин инде Президентка һәрчак ышанып эшләдем һәм эшлим. Авыр, катлаулы вакытларда да кимемәде бу ышаныч ** * ® • * Бүгенп' көндә. Фәрит Хәйруллович, барыбызның ди башын авыртта,У" ™Р зур проблема бар. Ул да булса Мәскәү-Казан, Казан- .. ....; ' ■ ,өнәсә(>әтләре Аның инде никадәр катлаулы булуын Сезгә дә үз жил- ** ™шр™ ТУРЫ ипләдер. Һәм Сезгә инде Мәскәү-Казан, Казан-Мәскәү I такырайта-такырайта шактый чәч агартырга туры килде. Күпме низаглар туды, күпме тәнгәлләштерүләр булды. Безнең менә дигән законнарыбызны ҮГ ЧЫГаРУ-шрны. прокурор протестларын да баштан кичердек. Шулай казан-Мәскә) арасында йөри-йөри бөтенләй бу мәсьәләдән гарык булып, арып, туеп оарысына да кул селтәргә теләгән чактарыгыз булмыймы1 ’ Ф • М •: Чынлап әйткәндә, була. Аны арудан, эштән туюдан дип әйтмим. АНЫ менә ышанычсызлык туганнан әйтәсен. Барасын, мәсьәлә ап-ачык, һәркемгә билгеле, ниндидер шаккаткыч мәсьәлә дә түгел. Әйтик, менә шул ук Россия Федерациясенең Югары судына барасын. Анда, әһә, Татарстаннан килгәннәр икән, Дәүләт Советы кешесе килгән, бу законны кабул иткән кеше, ә-ә-ә. аларнын менә бу сүхзәре Россия Федерациясе кабул иткән законның бу сүзләренә туры килми, ике сүз аерылып тора, шуның өчен сез үзегез кабул иткән законны безнең законга тәнгәлләштерегез, дип таләп куялар. Бүгенге көннән сезнең законыгыз эшкә ярамый, гамәлдән чыгарыла, диләр. Ул закон яхшымы, әллә яманмы, монарчы ул ничек эшләгән, халыкка ничек хезмәт иткән, күпме яхшылык китергән—аны уйлаучы да юк. Шуннан сон, чыннан да, гайрәтләр чигеп, мина гына кирәкТаторстак Президенты Минтичер Шаймиев белән Гһрла- МвНИ СОН бу, ӘЛЛӘ МИНеМ ментршсересяубтжвбыттч төп чәсьәлаяарехәл итезгәнОа Республика өчен файдалы Һәрвакыт бергә фикерне үткәрергә көчем житми микән, әллә бу мәсьәлә буенча икенче кеше шөгыльләнсен микән, дип нервыларны кузгатып, чирләп кайтасын. Аннары тагын уйлыйсын-уйлыйсын да, дөрес, бу законны миннән дә яхшырак белгән кешеләр дә бардыр, ләкин мин монын өстендә эшләгән бит инде, үзебезнең депутатлар белән бергәләшеп эшләгән, дисең. Мәсьәләләрнең нигезен беләбез, тукта әле, уйлашыйк та. янадан бу эшкә тотыныйк, дигән көннәр аз булмады. Әле бит суд булганчы барасын Түбән Новгородка. Анда кирәкле кешесен табып утырып сөйләшәсең, чәйләрен эчәсен. Аны күндерәсең бу законга, үгетләгән вакытлар да күп була. Ләкин сәясәт—сәясәт инде. Ул синең белән сөйләшкәндә, мин сине аңлыйм ди, ләкин мин Прокурор бит дип. эшне тагын үзенчә борып җибәрә. Прокурор кеше түгел микәнни ул дигән сорау да бирәләр бит мут телделәр. Ул, әлбәттә, үз алдына куелган бурычны үти инде. Элегрәк мондый көннәр аз булмады, ләкин бүгенге көндә ул киеренкелек бераз кимеде инде. Баштан без һәр очракта үз законнарыбызны федераль законнарга туры китереп карадык. Аннары Россия Федерациясенең 22 законына юридик экспертиза ясап, азарнын Россия Конституциясенә каршы килүен дәлилләп чыктык. Менә шушы законнарны Россия Федерациясе Конституциясенә туры китереп үзгәртмичә, безнен законнарны тәңгәлләштерүне таләп итмәгез, дидек. Безнен экспертиза дәлилле, документларга куллар куелган. Мин аны Думага да тапшырдым, Кириенкога да бирдем. Монда безнен фикер ачык—безнен законнарны суд белән. Прокурор белән юкка чыгардыгыз, хәзер инде үз законнарыгызны карагыз. Россия Федерациясе Конституциясен сез үзегез бозасыз, дидек. Без бу мәсьәләне һаман саен күтәрәбез, алар елдан-ел аны онытырга телиләр. Бу атбәттә, беренчедән, бездә ышанычсызлык тудыра, икенчедән, бу сәясәт Россия Федерациясенең субъектларга карашы нинди икәнен ачык күрсәтеп тора Р. В.: Чыннан ла. Фәрит Хәйруллович, халыкта "сәясәт пычрак нәрсә" лигән сүз йөри Бу турыда Сез ничек уйлыйсыз—үзенне менә шушы халык пычрак дигән сәясәткә багыш лап. сәясәт суында коенып чиста калып буламы икән? Ф. М .: Үзен пычранмасан. пычрак йокмый, диләр бездә. Мин ул пычракны нәрсәдә күрәм? Үзен чиста булып, бөтен нәрсәне аклап та, һәр мәсьәлә турында ачыктан-ачык сөйләшү җитмәүдәндер ул. Минемчә, бүгенге сәяси пычраклык, бер үк субъектка ике төрле караудан киләдер Икейөзле караштан. Әйтик, берәү ниндидер әһәмиятле мәсьәлә турында сине ышандырып, очрашканда дәлилләп бу мәсьәләне якларга кул бирешеп чыгып китә дә. аны Думага икенче төрле иттереп тәкъдим итә. аннары Думада депутатлар сезне якламадылар дип сөйләнеп йөри. Сәясәтнең пычраклыгы менә шундадыр инде ул. Яки икенче берәү—Татарстан бу елларны бик күп эшләде, дип. безне мактый. Татарстанда үзгәрешләр күрәбез, үсеш күрәбез, эшләрегез кулай бара. ди. Ләкин менә сезнең бу законнарыгыз Россиянекенә тәнгәл килми. Мин аны якларга тырышам дип Мәскәүдәге кабинетыннан кул биреп чыгарып җибәрә. Ә эштә ул нәкъ шуның киресен эшли Менә бу сәяси пычраклыктыр инде Инде син әйткәнсең икән, кул биргәнсең икән, егетлегеңне күрсәт. Үткәр сөйләшкән фикерләрне, башкар сүз биргән эшләрне. Р. В .: Әмма безнен парламентыбызның, минемчә, халык алдында йөз кызарырлык гамәлләр кылганы юк. Хаталар, ялгышлар булгандыр, бәлки.. Әмма без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштык.. Ф. М .: Без беркайчан да икейөзле булмадык. Һәрбер законны кабул иткәндә депутатлар, республикабыздагы һәр кешене, халкыбызны истә готын тавыш бирделәр Мин аларнын бөтенесе турында да шулай дип әйтер идем Аерым кемдер тарафыннан халыкка начар булсын әле, үземә генә яхшы булсын әле дип законнар кабул итү булмады бездә. Р. В.: Соңгы вакытта безнен парламентны үзгәртеп кору турында шактый гына сүзләр булды. Сезнеңчә ничек, безнен парламентка бүген нәрсә җитми? Ф • М .: Безнен бүгенге парламент бик яхшы эшли торган парламент Ләкин җитми торган җире юктыр дисәм дә, аның җитешмәгән бер ягы шул— анда партия әгъзалары аз. Икенчедән, безнен парламентның төзелеше, структурасы Россия Федерациясе законнарына гуры килми Әйтик, башкарма хакимият, район җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары рәисләренең Дәүләт Советы депутаты булулары Россия Федерациясе законнарына каршы килә. Моның өчен безне судка да бирделәр, табигый ки. Россия законнары нигезендә без судта оттырдык. Шуның өчен безнен киләчәк парламент башкачарак төзеләчәк Б> турыда инде без законнар да кабул иттек Әлбәттә, район һәм шәһәр җитәкчеләре, яна закон буенча, депутат була алмыйлар. Россия Федерациясе законы һәм партияләр турындагы законнар нигезендә, парламентның ярты өлеше партия әгъзалары исемлеге буенча сайланырга тиеш Без кабул игкән яңа законнарда киләчәктә парламентыбызның нинди булачагы ачык итеп күрсәтелгән. Р. В.: Фәрит Хәйруллович, безнен парламентта хатын-кызлар күп түгел Алар 4-5 кенә Мин мона кайчакта аптырап та куям Нишләп аз икән алар9 Югыйсә бит сайлаучылар арасында Татарстанда да. Россиядә дә хатын-кызлар күбрәк Ә шул ук хатын-кызлар, нишләтер, хатын-кызларны депутат итеп сапламыйлар, ир-атларны сайлап куялар. Менә мин шул хакта аптырап аларнын үзләренә дә сорау биргәнем бар Әмма ләкин әле бүгенге көнгә кадәр канәгатьләнерлек җавап таба алганым юк Әллә, Фәрит Хәйруллович, монда бер-бер хәйлә ята микән? Хатын-кыз бит бик хәйләкәр, акыллы зат. Бәлки адар бодай дип уйлыйлардыр: "Менә безнең ил белән, республика белән, Рәсәй вн ириэр идарә итә. Ә тормышта ул ирләр белән без идарә итәбез". Димәк, тиҗәдә барыбер ил белән хатын-кызлар идарә иткән булып чыга. Бәлки, алар шулай уйлый торганнардыр?.. Ф. ММинемчә, алай уйламыйдыр алар. Бөтен илләрдә дә ил белән ир-атлар житәкчелек итмиләр бит. Менә Финляндияне алсак, анда Президент та хатын-кыз. Премьер-министр да хатын-кыз. Ә моңа кадәр әле парламент җитәкчесе дә хатын-кыз иде. Минемчә, бу менталитет мәсьәләсе белән бәйледер. 1омумән, Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да—имеш, ир- егетләр алар җитәкче булырга, ә хатын-кызлар хастаханәдә, укытучылык эшендә эшләргә тиеш. 70 еллык коммунистик режим чорында шулай көйләнгән иде тормыш. Безнең элеккеге Югары Советта хатын-кыз депутатлар күбрәк иде. Ә менә бүгенге Дәүләт Советында 6 кешегә генә калды. Аның да берсен Мәскәүгә, Федерация Советына җибәрдек. 5 хатын-кыз калды. Минемчә, киләчәк сайлауларда бу мәсьәләгә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Үзебезнең сайлаучыларга да мөрәҗәгать итәргә кирәк булыр. Округларда дәрәҗәле хатын-кызлар, юрист буларак бик көчле хатын-кызларыбыз күп бит безнең. Аларны депутат итеп сайласак, әйбәт булыр иде. Минем ничә мәртәбә сынаганым бар—без ир-атлар, егетләр сессия вакытында аерым четерекле мәсьәләләр турында фикер алышканда кызып китеп, бер-беребезгә кылычлар ялтырата башлыйбыз. Шул чакта бер хатын-кыз депутат арага керә дә, туктагыз әле дип, матур гына, җайлап кына ниндидер уртак тел таба. Безгә хәтта менә шуның өчен дә хатын-кыз депутатлар кирәк, дип уйлыйм мин. Р. В.: Парламент парламент инде ул. Депутат эше—һәрчак халыкның күз унында... Әйдәгез, гаилә хәлләренә я надан әйләнеп кайтыйк әле. Халык әйтмешли, кем баш, кем муен булу мәсьәләсе Сезне н гаиләдә ничек хәл ителә? Өйдә кем сайлаучы да, кем депутат Сезнең? Кем кем белән идарә итә, ә кем хуҗалык итә? Сезнең бер улыгыз белән бер кызыгыз бар. Алар нинди һөнәр сайлады? Ф. М.: Безнең гаиләдә бүген кем сайлаучы, кем депутат дигән мәсьәлә алай кискен куелмый. Бәлки, моннан 33 ел элек мин сайлаучы булганмындыр дип уйлыйм—тормыш иптәшем Луизаны сайлап алганмындыр. Бүгенге көндә өйдәге бөтен мәсьәләләрдә ул депутат. Бу өлкәдә аның хокуклары күбрәк. Ләкин тормыштагы бөтен мәсьәләләрне дә диярлек без, парламенттагы кебек, уртак фикер табып хәл итәбез. Аллага шөкер, гаилә ягыннан мин үземне бик тә бәхетле дип саныйм. Луиза үзем өчен акыллы, бик сөйкемле хатын, минем балаларымның әнисе, оныкларымның әбисе, дәү әнисе. Бу яктан без барыбыз да бик бәхетле. Кызым Лилия медицина университетын бетерде. Улым Дамир финанс институтын тәмамлап, инде байтак еллар банк системасында эшли. Элек милли банкта эшли иде, аннары, әти миңа коммерция банкында эшләргә кирәк, өйрәнергә кирәк, дип үзе теләп туган якка, Әлмәткә китте. Анда “Зенит” банкының филиалында эшли Кызым институтны тәмамласа да, һаман укуын дәвам итә. Табиплар гомер буе укыйлар бит алар. Үзләренең гаиләләре бар. Балалары үсә. Иншалла, балаларыбыз биткә кызыллык китермәделәр, киләчәктә дә, Алла боерса, китермәсләр. Нигә дигәндә, гаилә минем өчен, безнең өчен беренче урында тора. Бу гадәт әти-әнидән дә киләдер инде. Нинди гаиләдә нинди тәрбия аласың—шулай буласың, балаларың да, киләчәгең дә шундый була. Бүгенге җәмгыятебездәге гаилә мәсьәләсе мине бик борчый. Гаиләгә игътибар җитми безнен бүгенге көндә. Менә мин аңлап бетерә алмыйм, хәзер янача гражданлык никахы дигән булып гаилә коралар. Нәрсә икән ул, кем алдында кем ничек җаваплы икән? Без гражданлык никахы белән яшибез, диләр. Ул вакытлыча бергә яшәп тору була бит инде. Мондый тормыш гаилә була алмый Кемне үстерәләр алар анда? Янәсе лә вакытлыча торып карыйк әле, торып булса—яшәрбез, торып булмаса аерылышырбыз. Юк, алар аерылышмыйлар, чемоданнарын алып ике якка таралышалар гына. Мине бу мәсьәләләр бик борчый Тормыш дәресләре гаиләдә бирелә. Тәрбия иң элек анадан, атадан килә. ӨЙЛӘ үзенне ничек тотасын, тормышка карашын нинли. балаларымны эшкә ничек өйрәтәсең1 ’ Хатын-кыз. әни булган кешенен бурычы—кыз баланы идән юу. кер юу. кер үтүкләү, тегү, кухня тирәсендә аш-су пешерүгә өйрәтү Кыз баланы тормышка әзерләү. Минемчә, ир баланы тормышка әзерләү исә. әти кешенең бурычы Авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга, көрәкне ничек тотарга, чүкеч белән ничек кадак кагарга. Ул мондый беренче дәресләрне бернинди мәктәптә дә ала алмый. Аны әти белән әни бирергә тиеш. Хәзер бит без барысын да мәктәпкә сылтап калдырабыз Имеш, мәктәп карамый. Мәктәп ул син өйдә биргән дәресләрне ныгытып. белем генә бирергә тиеш, минемчә. Төрле яктан белем бирергә Ә тормышка әзерләү—ул гаилә бурычы Бүгенге яшьләрнең наркоманиягә һәвәслеге, аракы эчеп, сыра күтәреп урам буйлап кычкырынып, тәмәке тартып йөрүләре бик нык борчый мине. Ул бит кемнәрнеңдер баласы, аны бит кемнәрдер тудырган Ата-анасы кая бу баланын, алардан, синен балаңмы бу. синеке булгач нишләп болай тәртипсезләнеп йөри, дип сорыйк әле. Бу баланы дөньяга тудыргансың икән, синен бит ага-ана буларак җәмгыять алдында бурычын бар Ә без бөтенебез, ай-һай-һай. әнә теге күрше кемнең баласы наркоман, монысынын баласы алкоголик дип аһ орудан узмыйбыз. Һәм бөтенебез дә анын кайгы-хәсрәтен уртаклашкан булабыз, сина бик авыр инде дибез Минемчә, хәзер каигы-хәсрәт уртаклашу белән бергә ата-анадан. син нишләп мондый бала үстерден. нигә карамадык, бу бит синен дәүләт алдында, җәмгыять алдында, күрше-күлән алдындагы төп бурычын дип катгый таләп итәргә вакыт җитте Кызганычка каршы, без мондый таләп куймыйбыз, нәтиҗәдә гаиләнен дәрәҗәсе, бәясе төшә бара. Бу борчулы мәсьәләләрне, бүген Татарстаныбызда игътибар үзәгенә алырга кирәк дип уйлыйм мин. Без татарлар элек-электән гаилә ягыннан үрнәк халык идек. Бездә гел олыны олы, кечене кече итеп тәрбияләгән гаиләләр, тәртипле, әхлаклы татар гаиләләре булды. Р. В.: Безнен милләтне гаилә саклап калды да инде Ф. М.: Әйе. чынында безнен милләтне гаилә саклап калды. Ләкин атабабатарыбыз гадәтенә сеңгән әхлакый җаваплылык гаилә ягыннан да, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан да онытыла бара Кешеләрне бик уйландыра торган мәсьәлә бу. Р. В .: Фәрит Хәйруллович, менә Дәүләт Советы сессияләрен телевидениедән дә күрсәтәләр, аны халык театр караган кебек кызыксынып карап бара. Чөнки анда бик мөһим проблемалар, мәсьәләләр хәл ителә. Бик күп гамашачыларнын әйтүе буенча, алар Сезгә шаккатып, сокланып карап торалар Сезнен теләсә кайсы авыр хәлдән оста итеп чыга алуыгыз, һәрбер депутатнын халкын чамалап, һәр хөкүмәт кешесенә кирәкле сүзен таба белүегезне күреп торалар. Минем халыктан ишеткәнем бар: парламент сәясәт театры булса. Фәрит Хәйруллович анын талантлы режиссеры, талантлы дирижеры, дип әйтәләр Монысы парламентта, рәсми даирәдә шулай Ә менә Сез тормышта да шулай мөлаем, итагатьле, һәрбер сүзегезне үлчәп сөйли юрган, һәрбер кешегә кирәкле сүз таба торган затмы? Сез гел шушылай бер кысадан чыкмыйча, тәртипле тенә яшисезме ’ Яшь чагыгызда булса да хет берәр юләрлек кылганыгыз булдымы? Ф.юит Чвхлмчатишн ямяәсе бемн Ф . М.: Нишләп булмасын'” Дөнья булгач барысы да булгандыр инде с мма игәрлек кылганыңны авыз күгәреп кешегә сөйләп йөрү үзе үк тагын бер юләрлек булыр иде. Сабыр төбе—сары алтын, диләр. Сабырлык кирәк. Мине әни сабыр булырга өйрәтте. Улым, сабыр бул, ашыкма, диде. Кешене сүз белән үтереп тә була, терелтеп тә була, диде. Кайтып, әни белән сөйләшеп утырганда өйрәтә иде—улым, сүзеңне, фикереңне ашыгып әйтмә, кеше әйткәнне тынлап бетер, кеше нинди генә сүз әйтсә дә, син башта тынлап бетер дә, аннары үзен уйлап, үзеңә кирәген алырсың. Гаилә, тормыш жянел әйберләр түгел. Анын катлаулы чорлары да булды Мин инде ниндидер, бөтен ягы җиткән, бай гаиләдә үсмәдем Әтинең дә, әнинең дә хезмәт хакы күп булмады. Кием-салымны, мәктәп формасын сакларга өйрәттеләр. Булган һәр әйбернең үз вакыты, үз урыны булырга тиеш, яңасын алганчы әле моны туздырасы бар, дияләр иде. Мондый өйрәтүләре өчен мин әти-әниемә бик зур рәхмәтле. Хәзер үз балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырышабыз. Холкың, гадәтен, үз-үзеңне тотышың гел халык алдында булгач, ул ничектер өйгә дә шул рәвештә кайтадыр инде. Син бит гел кеше күз алдында, Әлмәттә дә, Казанга килгәч тә шулай булды. Син секретарьме. башкарма комитет рәисеме, министрмы—гел кеше күз алдында. Кешенең берсе күрмәсә, берсе күрә, начарлыгын булса, аны әле күбрәк тә күрәләр. Миллион кешелек шәһәрдә яшәсән дә, йөз меңлегендә дә кеше турында кеше белеп тора. Ул үзен ничегрәк тота, кешеләр белән ничек аралаша. Инде мондый дәрәҗәгә җитеп, хөкүмәттә дә, парламентта да эшләгәч, сиңа карата мондый сынау, игътибар тагын да арта. Минем гомерем буе әтиәни сүзеннән чыгасым килмәде. Бүген син шушындый дәрәҗәле урында эшлисең. бу сайлап куелып эшли торган эш. син теләсә кайсы мизгелдә инженер булып китә аласын, үзеннен кайдан чыкканыңны, сине кем шушылай үстергәнне, бүген кем өчен хезмәт иткәнеңне онытырга тиеш түгелсең. Менә мин шуларны һәрвакыт истә тотам. Әле беркөн хатын белән базарга чыккан идек. Ит, мандарин алабыз—ул ала, мин сумкага сала торам. Әлбәттә инде базарга галстуксыз гына, урамча киенеп чыккан идем. Ләкин кеше барыбер таный. Танып сөйләшә башлыйлар. Кем әйтмешли, базарга ник барганыма үкенә башладым. Юк. кемгәдер ачу итеп әйтүем түгел. Базар уртасында эш белән мөрәҗәгать итә башладылар. Бу бит Мөхәммәтшин, тукта әле, улым, менә шундыйшундый хәл, минем адресымны язып ал әле, мине кабул итәрсең дип... Әлеге дә баягы торак-коммуналь реформасы мәсьәләсе буенча эләктереп алдылар. И. кирәкне бирделәр анда мина, ишетмәгәнне ишетеп кайттым. Мин үзем реформаларны кирәкле үзгәрешләр дип саныйм. Әмма аларны сак кына, халыкның ачуын чыгармыйча, халык мәнфәгатьләрен истә тотып тормышка ашырырга кирәк дигән фикер белән кайттым мин базардан Хатын, сина базарга бару кирәк икән, халык белән очрашуның бик үтемле формасы бу, дип көлә. Соравына җавап итеп шуны әйтәсем килә—кеше кайда гына эшләсә дә, ул эштән киткәч, әнә теге юньсез бара, ярый әле вакытында эштән алдылар дип, артыннан төкеренеп калмаслык итеп эшләргә кирәк. Р. В.: Фәрит Хәйруллович, дәүләт хезмәтендә эшләгән кешеләр инде алар хәрбиләр кебек аерым бер тәртип буенча яшиләр дип уйлыйм мин. Дәүләт хезмәте турында законыбыз да бар Дәүләт хезмәтендә эшлисен икән, син инде 2. .к У-. өстәге җитәкчеләр белән аерым бер аралык саклап, сүзенне үлчәп сөйләшергә тиеш Менә бу яктан караганда Сезнен хәлегез шактый катлаулы булырга тиеш Сез парламент җитәкчесе, югары даирә кешесе, ә депутатлар халык фикерен дөньяга үткәрергә, урыннардагы проблемаларны гамәлгә ашырырга тиешле кешеләр Әле безнен Президентыбыз бар. Мәскәүдәге югары даирәләр дә җитәрлек Депутатлар ку йган таләпләр, халык ку йган таләпләрне Сез өстәге җитәкчеләргә дә. Мәскә\ даирәләренә дә түкми-чәчми җиткерергә тиеш Бу нисбәттән каивакьгтга бәхәсләргә дә керергә, ике ут арасында калырга да туры килә юргандыр Үзегезнең фикерегезне дәлилләгән вакытларда кыен буламы, уңышларга ирешеп буламы? ф. М.: Андый очраклар байтак була. Беренчедән, синен инде үзең инанган фикерен бар Икенчедән, сина йокләгән парламент фикере бар. Аны бит тиешле даирәләргә мин җиткерергә тиеш. Ул минем бурыч. Мәскәүдәул яктан җиңелрәк, анда безнең фикерне беләләр инде-Татарстанда барыбер үз фикерләре белән иөриләр. дип кенә уйлыйлар. Мин һәр мәсьәләне дәлилләргә тырышам, очрашканда үз фикеремне тулысынча житкерәм. Ләкин Сез дөрес әйтәсез — Путин белән очрашканда сөйләшү бер дәрәҗәлә, анын администрация җитәкчесе Волошин белән очрашканда икенче төрлерәк, парламентта очрашсаң—өченче төрлерәк була. Республикадагы мәсьәләләрне Президентыбыз белән очрашып уртага салып сөйләшкәндә лә минем фикер кайчакта анын фикере белән туры килеп бетми Нигә дигәндә, мин. депутат буларак, парламент җитәкчесе буларак, депутатлар фикерен дә житкерәм аңа. Мин Президентка аңлатам, депутатлар менә монын белән ризалашмыйлар, бу мәсьәләне бик куерталар, халыктан күп чатлар килә башлады. Минтимер Шәрипович. мәсьәләне яңабаштан карыйк әле. ана кире кайтыйк әле дим Шундый сөйләшүләрдән сон без уртак бер фикергә киләбез Аннары икенче үзенчәлек тә бар Президент инде менә шактый еллар республикада зур дәрәҗәгә ирешеп, халык мәнфәгате өчен нәтиҗәле эшли, халыкта зур хөрмәт казана. Ләкин кайчакта Президентка киңәш бирүчеләрнең кайберләре барыбызны да борчый торган ниндидер зур мәсьәләне ачыктан- ачык куярга курка, уңайсызлана, шикләнебрәк тора Мин үзем һәр проблеманы Президентка аерымачык иттереп җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм Мин әйтерлек сүзне мин әйтмәсәм кем әйтер Президентка, дип уйлыйм. Президент бу мәсьәләдә мине дөрес аклый. Чөнки ул белә—мин биг башкарма органда эшләмим, безнен Парламентка халыктан күп фикерләр килә, борчый торган мәсьәләләр дә байтак Мин аларнын кайберләрең Президент Аппараты җитәкчесенә, ә нн мөһимнәрен Президентка җиткерергә тырышам Очрашканда без шактый гына мәсьәләләрне икәү уртага салып сөйләшәбез. Р. В.: Сонгы елларда республикабызда бик күп эшләр эшләнде. Без инде аларнын кайберләрсн атап га үттек. Зур эшләрнең берсе тузган торакны бетерү программасы булды. Аннары Кама аша күпер салынды. Ул безнен халыкның гасырлар буена хыялланган күпере иде. Кызганыч ки. эшләнгән изге эшләр янында бик ямьсез проблемалар ла калкып чыкты. Эчкечелек, җинаятьчелек, наркомания—бигрәк тә яшьләр арасында искиткеч зур а(1>әткә әверелде. Аннан сон тагын бер зур борчуыбыз бар—ул да булса авыл проблемасы. Бүгенге көндә, без аны күпме генә мактасак та. авылнын нигезе какшый башлады Бигрәк тә рухи нигезе какшау борчый Авылда хәзер пенсионерлар һәм исерек ирләр генә казып бара Рухи яктан нык таркаулык, өметсезлек сизелә бүгенге авылда Әгәр дә без авылны гәмам таркатсак, бу бит миыәтнен тамырына балта белән чабу кебек бу лачак. Безнен язучыларыбыз. галимнәребез, артистларыбыз, җырчы- дарыбызның күбесе, хәтта җитәкчеләребез дә—Президент үзе дә. Премьер- министрыбыз да. күпчелек министрлар да. Дәүләт Советы Рәисе дә—бүгенгесе көндә республикабызны тотып торган кешеләрнең һәммәсе дә диярлек авылдан чыккан кешеләр Бәлки безгә. Фәрит Хәируллович. үзебезнең авылыбызны үстерү, алга җибәрү, ныгыту буенча дәүләт программасы кабул итәргә кирәктер? Ф. М.: Бу бик мөһим, глобаль дәрәҗәдә диярлек мәсьәлә Монын хәзер генә, кискен рәвештә генә чишү юлларын да табып булмас Ләкин минем У тәсем килә* башка субъектларның бу мәсьәләгә карашлары икенчерәк. ҮТЛӘП ВЫЛ хУжалыгы күптән батар мөнәсәбәтенә кереп китте, алар үзләрен- бипкм КаРг,СЫНИ“РДИЛӘРДәүләт бюджеты исәбеннән бернинди ярдәм \-гк1 , Ә * 3 ^ енө мии Самара ягында булып кайттым. "Зур Идел” оешмасынын рышын алып бардым Анда чыгыш ясаучылар әйттеләр, бездә күптән базар нәсәоәте, без авылга ярдәм итмибез, анда фермерлар да бар, эшкәртмәгән җирләр дә күп диделәр. Ә инде азык-төлекне базар мөнәсәбәтендәге авыллар үзләре китереп бирерләр, диләр Мин бу мәсьәләгә башкачарак карыйм, безнен республикада моңа караш икенчерәк. Без бүген авыл хужалыгын тулаем базар — җ и б ә р м ә д е к Без, ниндидер юлларын табып, авылларга ярдәм итәбез. Юллар төзибез, телефоннар кертәбез, техника, комбайннар, тракторлар алып бирү мәсьәләсендә ярдәм кулы сузабыз. Без моны нәкъ менә шул сезнең фикердән чыгып эшлибез. Авылда безнең, татар булсын, рус, чуваш булсын — тел. гореф-гадәтләребез, динебез сакланып калды Шәһәргә килгән кешеләр телен дә югалта башлый, аралаша-аралаша, русчага да, башка телгә дә күчәләр, катнаш гаиләләр коралар. Ә авылда татары да, чувашы да, башка милләте дә тупланып яши Шуның өчен без бүгенге көндә авылга ярдәм итәргә тырышабыз. Мөмкинлектән чыгып, атбәтгә. Киләчәктә бу ярдәм кимергә мөмкин. Нигә дигәндә, федераль үзәккә һаман саен күбрәк налог бирәбез, Татарстандагы мөмкинлекләр кими бара Шуның өчен менә Сез әйткәнчә аерым бер дәүләт программасы төзеп, авылга ярдәм мәсьәләсен хәл итмичә булмас. Мин Сезнең бу фикерегезне хуплыйм. Р. В.: Фәрит Хәйруллович. без бүген күбрәк эш турында гына сөйләшәбез Әйе. безнен дә. Сезнең дә күп вакытыбыз эштә уза. Сәясәтнең ыгы- зыгыларыннан арып-талып, дөнья мәшәкатьләреннән талчыгып өйгә кайткач. Сез югчек яз итәсез? Низәр белән шөгыльләнәсез? Ф.М.:Дөресен генә әйткәндә, ял итәргә вакыт калмый. Моны гадәти бер шаблон җавап дип уйламагыз. Командировкалар бик күп, эштән бик сон кайтабыз. Өйдә булсаң, атнага бер көн—якшәмбе ял итеп була. Аны гаилә белән үткәрергә тырышасын. Мунча керергә балалар, оныклар җыела ул көнне Тәмле ризыклар пешереп, бергәләп ял итәбез. Әйткәнем дә бар бугай инде—мин балык тотарга яратам, балыгы өчен дип түгел, елга буенда, көймәдә утырып ял итү өчен. Уйланып, ниндидер яна фикерләр эзләп утырам саф һавада. Икенче бер мавыгуым—автомобиль. Мин бит Әлмәт төзүчеләр техникумын тәмамлаган кеше—яшьли үк. бәләкәйдән үк техника яраттым. Минем иске бер “Волга”м бар Ел саен шунын нәрсәсендер ясап, янартып, алмаштырып маташам һәм шул арада бер ял итеп тә алам. Киләсе елга ул "Волга"нын бәләкәй генә юбилеен- 40 еллыгын үткәрергә исәп бар. 64 нче елгы машина ул. Луизаның ачуланганы да бар инде—мина әйтмичә запчасть аласын, нигә кирәк ул сина, гомер буе шул иске машинага акча әрәм итәсен, дип. Рульдә үзем йөрим, ул машина мина бик ошый .Аны юуы үзе бер рәхәт. Менә шулайрак ял итәм инде мин Әлбәттә, телевизор карарга да, газета-журналлар, китаплар укырга да тырышам. Аларга вакыт аз кала. Әмма минем эштә газета укымыйча ярамый да. Өйрәнелгән гадәт буенча газеталарны эштә карап аласын да, өйгә каеткач, йоклар алдыннан бер көлтә газетаны укып чыкмыйча йокыга китә алмыйсын. Кайда нәрсә булган, нинди мәсьәләләр караганнар, мәгълүматны журналистлар ничек итеп биргәннәр, кайсы газета үз фикерен укучыга ничегрәк җиткерә, кем кайда чыгыш ясаган һәм башкалар, һәм башкалар. Шунын өчен бу тормышта вакыт җитми дә. Пенсиягә чыккач ял итәрбез дигән уйлар еш килә минем башка. р. В .: Кешелек инде ничә мен еллар буена “Бәхет нәрсә ул?” дигән мәнгелек сорауга җавап эзли. Бу турыда инде язучылар да, шагыйрьләр дә. философлар да күп яздылар, һәркем бу сорауга үзенчә җавап бирә. Чөнки һәркемнең дә үз язмышы, үз бәхете. Сезнеңчә, нәрсә ул бәхет? ф. М.: Бәхетнең нәрсә икәнен бер сүз белән генә әйтеп булмыйдыр, һәрбер көннен үз бәхетле минуты, бәхетле сәгате бардыр Һәр гомернен үзенә генә хас бәхетле көннәре, атналары, айлары бардыр. Матур гаилә корып җибәр- сән дә бәхетле дип саныйсын үзенне Укуларыңны яхшы гына тәмамлап, диплом алган көннәр дә бик бәхетле көннәр Минемчә, инде дөньяга тугансын икән, сннен төп вазифан гаилә корып, халкына хезмәт итеп, балалар үстереп, киләчәк буыннарга белемеңне, тәжрибәнне калдыру Ә инде бүгенге эшләп йөргән көннәреңдә эшен үзен теләгән, яраткан эш булса, ана ашкынып барсаң, арып- талып эшләгәннән сон. ашыгып сине көткән гаиләң янына кайтсаң, шуннан да зуррак бәхет юктыр, инде, минемчә. Р. В.: Димәк ки, Фәрит Хәйруллович, Сез бәхетле кеше булып чыксыз инде. Ф. М .: Әйе. мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Р. В.: Фәрит Хәйруллович, әле дә хәтердә, моннан берничә ел элек. Сезгә 50 яшь тулган көнне юбилей кичәсендә мин бер шигырь укыган идем. Әгәр дә каршы килмәсәгез, бүгенге әңгәмәне шул шигырь белән тәмамлар идем Исеменне мулла дөрес кушкан,— Язмышынны алдан белгәндер: Гарәп сүзе—Фәрит, татарчасы— "Һич тиңдәшсез" була, “Бердәнбер". Әтиен дә бишек көйләгәндер, Әниен дә назлап сөйгәндер Алар өчен син бит—мәнге бала. Алар өчен син бит—Бердәнбер Кара чәчле нефть малаеның Катлам-каглам уе тирәндер. Мен катламлы бу катмарлы жирдә Син сайлаган язмыш—Бердәнбер Бик елыйсы килгән чагында да Елмаясын һәрчак кемгәдер Кеше өчен—мен шатлыгын булса. Үз хәсрәтен яшерен—Бердәнбер Гөнаһыңны эзләп, мен кат күзләп. Көндәшләрен сынап йөргәндер Син келәсен, чөнки син беләссн Дөнья—фани, гомер—Бердәнбер Бу дөньялар һәрчак болай булмас, Тормышлар да әле көйләнер. Берәү китә, берәү килә горыр. Ватан калыр. Ватан—Бердәнбер Ватан белән бергә халык калыр. Ил язмышы меңгә төрләнер Халык өчен син Бердәнбер булсан, Ул да сина газиз, Бердәнбер Еллар узар. Безнен бу көннәрне Тарихчылар мен кат өйрәнер Тарих өчен—олы түрә булсан, Безнен өчен, син бит, Бердәнбер Ф • М.: Шигырен өчен рәхмәт Ул көннән сон биш ел узып киткән. “Еллар узмый, безнен гомер уза",—дип әйтәләрме әле халыкта9