Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Люция Гыйззәтуллинага—50 яшь Люция Әнвәр кызы Гыйззәтуллина (Нәҗмиева) угыз елга якын гомерен китап чыгару эшенә—редакторлык хезмәтенә багышлаган шәхесләрнең берсе. Ул 1953 елнын 3 ноябрендә Әгерҗе районы Кадыбаш авылында туган. 1971 елда Кадыбаш авылы мәктәбендә ун сыйныфны тәмамлаганнан сон, шул ук елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1976 нчы елда университетны тәмамлагач. Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Люция ханым редакцияләгән балалар китапларын кулга аласы гына килеп тора. Алар эчтәлеге, белән дә. тышкы кыяфәте белән дә баланы җәлеп итә, анын күнелен, зиһенен баета. Язучылар берлеге белән берлектә Милли китапханә тарафыннан ел саен уздырыла торган «Ел китабы* конкурсында аның мөхәррирлегендә чыккан китаплар югары бәяләнә, балалар китабы номинациясендә алдынгы урынны алып килә. Люция Гыйззәтуллина. нигездә, балалар әдәбиятын тәрҗемә итә. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган «Рәхмәт сиңа, солдат!* (1984) җыентыгында Борис Полевой. Валентин Овечкин, Николай Паустовский. Константин Симоновның һ б хикәяләре; төрле милләт язучыларынын әсәрләреннән төзелгән «Дуслык аланы» (1987) китабында Олесь Гончар хикәясе, казакъ язучыларынын повестьларын туплаган «Дала гөлләре» (1991) басмасында бер повесть. «Сыбызгы сере» (1996) җыентыгында казакъ халык әкиятләре анын тәрҗемәсендә дөнья күрә. Люииянсн беренче тәрҗемә китабы—танылган балалар язучысы Софья Радзиевскаянын табигать турындагы хикәяләрен туплаган «Урман әкияте» җыентыгы 1988 елда нәшер ителә Шулай ук анын тәрҗемәсендә Николай Сладковнын кече яшьтәге мәктәп балалары өчен җәнлекләр, кош-кортлар, хайваннар дөньясына багышланган «Баллы яңгыр* (1992) китабы, балалар өчен рус халык әкиятләреннән тупланган «Куян күчтәнәче» (1998) китабы. Лев Толстойнын «Хаҗи Морат» (2000) повесте басылып чыга. Язучылар берлеге әгъзасы (1999), *Мәгариф* нәшриятының өлкән редакторы Люння Гыйззәтуллина алга габа да укучыны матур китаплары белән сөендерсен, үзе дә шул ижаттан тәм табып, сөенеп яшәсен дигән теләктә калып, аны күркәм бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез