Коръән татар телендә
54—КАМӘР (АЙ) СҮРӘСЕ (Камәр сүрәсе 55 аятьтән тора. Камәр—Ай лигән сүз. Айнын ярылуы турында сөйләгәнгә күрә, сүрәнен исеме шуннан килә. Мәккәдә иңгән.) Бием илләһ и р-рах мән и р-рах и м. 1. Кыямәт көне якынлашты һәм Ай ярылды. (•Мәккә кяферлөре хөзрөти Мөхәммәдиең могҗиза күрсәтүен таләп итте Пәйгамбәребез бармагы белән Айга төртеп күрсәтте һәм Ай урталай ярылып китте дә. янә ү-з хәленә кайтты Ләкин мөшриклөр моны: бу бер сихер генә, диделәр». Хасән Чантай тәфсиреннән ) (Мәүлане Али аңлатмасында берничә юрау бар. Кыямәт көнендәге гарасат вакыты н()а ярьиачак Ай тотылганда, бер яртысы күренеп, икенче яртысы күренми торган чак сурәтләнгән яки. чыннан да. ул заманда Ай тирәсендә ниндидер Галөми үзгәрешләр күренгәндер, дип фаразлана) (Күпчелек китапларда Айның ярылуы турында сөйләнә, әмма Мөүланө Али аңлатмасында берничә юрау бар Кыямәт конеш)әге гарасат вакытында ярылачак Ай турында яки Ай тотылганда бер яртысы күренеп, икенче яртысы күренми торган чак сурәтләнгән яки. чыннан да. ул заманда Ай тирәсендә ниндидер Гиләми үзгәрешләр күренгәндер, дип фаразлана.) 2. Алар могжиза күрсә дә һаман йөз чөерә -Бу борынгыдан килгән бер күз буу—диләр. (3) (Аятьләрне) ялганга чыгардылар һәм үз нәфесләренә буйсындылар Гәрчә һәр эшнен ахыры (нәтиҗәсе) була (4) Хактыр ки. аларга яманлыкларны кисәтер өчен мөһим хәбәрләр килде. (5) Бу- бөек хикмәттер Ләкин йөз чөергәнгә ул кисәтүләр файда бирмәде (6. 7) Шулай булгач. (Рәсүлем) син дә алардан йөз чөер. (Исрафилның) моңа чаклы күрелмәгән, ишетелмәгән нәрсәгә (хәтәр хокемгә) чакыручы тавышы ишетелгәч, алар, мескен карашлары аска төбәлгән килеш, саранча өере кебек, күпләп каберләреннән чыгар. (8) Чакыручыга таба йөгерә башларлар. Кяфер булганнар: —Бу бик тә хәтәр көн.—дип әйтер. 9. Аларга чаклы, башта Нух кавеме инкарьчы булды. Алар илчебезне ялганчыга чыгарды. -Ул женләнгән.-диделәр Һәм алар аны куып жибәрделәр. (10) Ниһаять, ул да Раббыга: -Мин. чыннан да. жинелдем Син мина ярдәм ит инде,—дип дога кылып ялварды (11) Шуннан сон Без Күк капусын ачып, коточкыч каты янгыр яудырдык (12) Аллаһ тәклиренчә жирләге сулар Күк сулары белән кушылып, тоташ агымга әверелде. (13) Нухны такталарны чөйләп ясаган көймәгә утырттык (14) Бу көймә Журнал өчен Р«бит БАТУЛЛА әэерләле Нухка (кяферюр тарафыннан) инкарь ителгәненә күрә бирелде һәм ул Безнең күзәтүебез, сагыбыз астында йөзеп йөрде (15) Хактыр ки. Без моны (көймә вакыйгасын) бер аять (сабак) буларак, (хсыыюшрга) тараттык. Шул турыда уйлап, сабак алган кеше бармы'.’ (16) Юкса. Аллаһ бирәчәк газап белән алар ничәмә-ничә тапкыр куркытылды- кисәтелде. 17. Хактыр ки. Без Коръәнне уйланып, (үгет алыр) аңлар өчен кулайлаштырдык. Бу турыда уйлап бакканыгыз, гыйбадәт алганыгыз бармы? 18. Гад кавеме (р пәйгамбәрләре Һудның хакыйкатен) ялганга чыгарды. Ал арга нинди генә кисәтүләр булмады да. аларга җибәргән җәзам нинди булды! (19) Без бу каһәрле озын көндә алар өстенә дәһшәтле гөрелтеле өермә җибәрдек. (20) Бу хәтәр өермә тамырларыннан куптарып алынган хөрмә агачының ботакларын сындырган кебек, кешеләрне очыртып, һәлак итте. (21) Мин җибәргән җәзаның нинди икәнен күрдегезме кисәтүләремнең нинди икәнен аңладыгызмы? (22) Хактыр ки. Без Коръәнне (үгет а>1ыр) өчен аңлаешлы иттек. Шул хакта уйлап, сабак алган кеше бармы? 23. Сәмуд кавеме дә (Хакыйкатьне) ялганга чыгарды. (24,25) -Без үзебезнең арадан чыккан (гап-гади) бер бәндә артыннан ияреп йөрикме? Ул чагында без. һичшиксез, юлдан язган булырбыз, тилегә саналырбыз—диделәр.— Безнең беребезгә дә инмәстән. (Аллаһ) вәхийны аңа гына иңдердемени? Хәер, ул мактанчык, шыр чыккан ялганчы бит. (26) Кем мактанчык, кем шыр чыккан ялганчы икәнен алар иртәгә белер. 27. (Әй. пәйгамбәрем Салих), чыннан да. Без. сынап карау нияте белән, аларга теге ана дөяне җибәрербез Алар артыннан күзәт һәм сабыр бул. (28) (Дөя белән) кешеләр арасында су тигез итеп бүленгәнлеге турында әйт. (Бер көнне коедан дөя эчәчәк, икенче көнне кеше/әр эчәр, диген.) һәр ике як та үз чиратында суга хуҗа булыр. 29. (Сәмудхалкы дөя белән бер коедан су эчәргә теләмәде ) Алар үз араларыннан бер кешене чакырып китерделәр. Әлеге (бәдбәхет) кеше (хәнҗәре белән дөяне) суйды. («Дөяне суючының исеме Кудар бине Салиф булыр. Яман кеше турында сөйләгәндә гарәпләрдә Кудардан да бәдбәхет. Кудардан кабәхәт кеше, дип сөйләү калган» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 30. Мин җибәргән җәзаларның нинди икәнен күрдегезме, кисәтүләремнең нинди икәнен аңладыгызмы? (31) Без алар өстенә куркыныч гөрелте җибәрдек вә алар хайван абзарындагы аяк астында тапталган коры салам-тирес кебек тетелеп бетте. (32) Хактыр ки. Без Корл>әнне аңлар өчен кулайлаштырдык. Шул турыда уйлап, сабак алган кеше бармы? 33. Лут кавеме дә кисәтүче вәгазьләрне ялганга чыгарды. (34) Без алар өстенә таш яудырдык. Лутның үз гаиләсеннән башкалары (барысы да һәлак булды) (35) Тарафыбыздан әҗер буларак, аларны (Лут гаиләсен) Без сәхәр вакытында коткарып калдык Мена шөкер иткәннәрне Без шулай брәклибез. (36) Хактыр ки. (Лут) алар өстенә киләчәк газап турында әйтте. Ләкин алар бу кисәгү-куркытуларны шиккә тотып, ялганга чыгардылар һәм бәхәс куптардылар. (37) Хактыр ки. алар хәтта (Лут өендәге) кунак егетләрен аулакка чакырдылар. Без аларның күзләрен сукырайттык. —Мена җәзабызны татыгыз, кисәтүләремнең нәтиҗәсен күрегез.-дидек 38. Хактыр ки. иртә таңда аларга һичкайчан төкәнмәячәк газап килде. (39) -Мена газабымны татыгыз, кисәтүләремнең нәтиҗәсен күрегез.-дидек. 40. Хактыр ки. уйланып, аңлар өчен. Без Коръәнне кулайлаштырдык. Шул хакта уйлап бакканыгыз, гыйбрәт алганыгыз бармы? 41. Хактыр ки. Фиргавен токымына да кисәтүләр килде. (42) Алар Безнең аятьләребезнең барысын да ялганга чыгарды. Без дә аларны чиксез кодрәтебез белән газапка тоттык. (43) (Әй. Кураеш) сезнең кяферләрегез борынгы кяферләрдән яхшыракмы? Әллә изге китапларда сезне җәзалардан коткара торган әмер бармы? 44. Юкса, алар: -Без пәйгамбәрләрдән үч алырдай көчле кавем'—дип уйлыйлармы? 45. Озакламый ул өер таркалачак вә алар табаннарын ялтыратып качачак. (Бәдер сугышында кяферләрнең мөселманнардан җиңелеп качуларына ишарә.) 46. Хактыр ки. аларга вәгъдә ителгән газапның вакытькәгате килер. Ул Сәгатьтәге (Кыямәттәге) газап гаять әче. чиксез кайгылы булачак. (47) Шик юк ки. гөнаһкярларнын барысы да юлдан язган тилеләр кебек (48) Ул Көнне алар йөзтүбән килеш, утка атылачак. Аларга: -Җәһәннәмнең орынышын татып карагыз,-дип әйтелер. 49. Шик-шөбһәдә булмагыз. Без һәрнәрсәне үз тәкъдире белән (уз калыбында) яралттык. (50) Безнең әмерләребез күз ачып йомган мизгелдә үтәлә 51. Хактыр ки. Без сезнең кебек (кяфер)ләрне һәлак иттек. Шул хакта уйлап бакканыгыз бармы? (52) Шулар өстенә аларның барча (ярамас) гамәлләре дәфтәрләрдә (53) Кечкенәме ул. зурмы-барысы да (гамәл дәфтәрендә. Лөүхел Мәхфуздә) язылган. 54. Шик юк ки. (тәкъва) мөэминнәр җәннәтләрдә чишмәләр янында. (55) Хак мәҗлесендә кодрәт иясе, мөлкәте чиксез булган Аллаһның янында булыр. 55—РАХМӘН (РАХМАН) СҮРӘСЕ (Рахмән сүрәсе 78 аятьтән тора. Мәккәдә ингән.) Бием илләһ ир-рахмән и р-рах и м. I. Мәрхәмәт иясе Аллаһ (2) Коръәнне өйрәтте. (3) Инсанны Ул яралтты (4) Сөйләшергә өйрәтте. (5) Кояш белән Ай төгәл үлчәп, хисапланганча (Аллаһ тарафыннан билгеләнгән вакыткача, билгеләнгән юлдан) хәрәкәт итә (6) (Күктәге) йолдызлар да. (Җирдәге үләннәр) агачлар да Ана сәждә итә 7. Төгәл үлчәү белән Аллаһ Күкне биек итеп ясады («Аллаһ Күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды» Шәех Ногмани тәфсиреннән.) («Күкне дә Ул югары күтәрде. Бер мизан куйды» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) («Воздвиг Он небо и Весы установил Для измерения довра и зла». Валерия Порохова тәфсиреннән ) («Күкне югары күтәрде вә мизанны (тигезлекне, балансны) Ул куйды» Хәйретдин Караман тәфсиреннән.) (Тәфсирләрдә ике төрле мәгънә ята Беренче мәгънә Аллаһ Күкне биек итеп ясаганнан соң. Күкнең үлчәмен куя Ягъни. Күк төгәл баланста, тигезлектә, төгәл вазифа үти Күктәге җисемнәр дә. фәрештәләр дә Аллаһ әмеренә буйсынып, төгәл вакыт, төгәл билгеләнгән киңлекләрдә, тугымнарда хәрәкәт итә Икенче мәгънә тәфсирләрдә ешрак очрый Аллаһ Күк йөзе астында гаделлек булсын өчен үлчәү, бизмән, мизан куя Гадаыек тә. яманлык та шул бизмәнгә ссиынып үлчәнә. Өченче мәгънә дә бар икән әле алыш- биреш. сәүдә эшләрендә ку.гтнша торган үлчәү Дөрес үлчәгез, киметеп үлчәмәгез, артыгын да үлчәүгә салмагыз, дигән кебек өндәмәләр Коръәндә аз түгел Шул сәбәпле, бу очракта беренче мәгънә алынды Бу мәгънәнең Күк йөзе, галәмнең төзелешенә ныграк кагылышлы икәнен чираттагы аятьләр до раслый кебек.) 8. Сак булыгыз, (галәмдәге) тизлекне (үлчәмне) бозмагыз 9. Үлчәүне гаделлек белән тотыгыз һәм киметеп үлчәмәгез. 10. Аллаһ Җирне барлык җанлылар өчен яралтты. (11) Анда жимешләр. талгәш-тәтгәш хөрмә агачлары. (12) саламлы (иген) орлыклар вә хуш исле үсемлекләр бар. (13) Шулай булгач. Раббының кайсы нигъмәтләрен сез ялганга чыгарыр идегез? 14. Аллаһ адәмне яндырылган чүлмәк кеби зыңгылдап торган (саф) балчыктан ясады. 15. Җеннәрне Ул уттан барлыкка китерде. 16. Шулай булгач. Раббының нигъмәтләреннән кайсысын ялганга чыгарыр идегез? 17. Аллаһ ике көнчыгышның да. ике көнбатышның да Раббысы. («Җәй, кыш фасьшарында Кояшның чыгыш һәм батыш тарафлары үзгәреп тора. Шуңа күрә, ике чыгыш, ике батыш диеп язылган, ягъни Аллаһ бөтен Җир шарының хуҗасы». Али Тургут тәфсиреннән.) 18. Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарыр идегез? 19. Ул (берсе төче, икенчесе тозлы сулы) ике диңгезне кушылмаслык итте. (20) Аларнын арасына (күренмәс) пәрдә корып куйды. Алар кушылмыйча, янәшә ага бирә). (Океанда бер-берләренә кушылмыйча ага торган, берсе төче, икенчесе тозлы агымнар барлыгы океанография фәне тарафыннан соңгы вакытларда гына исбат ителде.) 21. Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгармакчы буласыз? 22. (Диңгезләрнең) икесеннән дә энҗе, мәрҗәннәр чыга. 23. Хәзер инде Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгармакчы буласыз’ (24) Диңгезләр буйлап йөзеп йөрүче биек тау хәтле көймәләр дә Аллаһның кодрәтеннән кила (25) Шулай булгач. Раббыгызның нигъмәтләреннән кайсысын ялганга чыгармакчы буласыз? 26. Җир йөзендәге җанлыларның барысы да юкка чыгачак. (27) Бары тик җиңелү бетмәс кодрәт иясе, олуг Аллаһ кына мәңге калачак. (28) Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип әйтә аласыз? (29) Күкләрдә Җирдә булганнарның барысы ла Аңа ялвара. Аллаһ һәркөн фәгалияттә (бер мизгелгә дә туктамыйча. Ул яңа гамәлләр белән мәшгуль). (30) Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгармакчы буласыз? (31) Әй. адәм. һәй. җен! Озакламый Мин сезне җавапка тартачакмын. (32) Шушы хәлдә дә сез Раббыгызның нигъмәтләренә шик белдерергә җөрьәт итәсезме? (33) һәй. җеннәр вә инсаннар! Күкләр вә Җирнең читләреннән чыгып китәргә кодрәтегез җитсә китегез. Ләкин сез (Агиюһның чиксез) кодрәтЧ; белән генә (Җирнең тарту көченнән ычкынып) китә алырсыз. (34) Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? (35) Өстегезгә дөрләп торган ут ялкыны һәм тончыктыргыч төтен җибәрербез. Сез берберегезне коткара алмассыз, ярдәм дә итә алмассыз. (36) Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? 37. Күк ярылып, кызган тире төсенә керер. (38) шул чагында Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? (39) Менә шул чакта инде җеннәрдән дә кешеләрдән лә гөнаһлары турында сорау алынмас. (40) Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? 41. Гөнаһкярларны тамгаларыннан танырлар, чәчләреннән һәм аякларыннан тотып алырлар. (42) Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыга рырсыз икән9 (43) Менә бу (тәмуг) гөнаһкярларнын ялганга чыгарган жнһәннәме булыр (44) Алар җәһәннәм белән кайнар су арасынла балганып йөрер (45) Хәзер мнде Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? (46) Раббынын хозурында торырга (гөнаһтан) курыкканнар өчен икежәннәтбар. (47) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгармакчы буласыз? (48) Ике жәннәт тә төрле-төрле агачлар белән тулган (49) Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз0(50) Икесендәләикс чишмәагып ята. (51) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгара алырсыз икән? (52) Икесендә дә һәртөрле жнмешләр пар-пар булып үсә (53) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгара алырсыз икән? (54) Мөэминнәрнең барысы да атластан тегелгән ястыкларга таянып, истирахәт кылыр Ике жәннәттә дә җимешләре якын гына үсеп утырыр. (55) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялган дип атарсыз икән? (56) Анда үз иреннән башка ир затка күтәрелеп карарга ояла торган гүзәл хатыннар бар. аларга жен затыннан да. кеше затыннан да берәү дә кагылмаган (57) Шулай булгач, раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырга җөрьәт итәсез0 (58) Әйтерсең лә ул хатыннар якут яки мәрҗән инде. (59) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән9 (60) Игелек кылганның әжере—игелек (61) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз0 (62) Бу ике җәннәттән башка тагын ике җәннәт бар (63) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? (64) Бу җәннәтләр куп-куе яшеллектән генә тора. (65) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән9 (66) Икесендә дә мәңгелек ике чишмәагып ята (67) Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсы з икән? (68) Икесендә дә һәртөрле җиләк-җимеш, хөрмә вә нар агачлары бар (69) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән9 (70) Ул җәннәтнең эчендә холкы матур, йөзе гүзал хатыннар бар. (71) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? (72) Чатырлар эчендә кара күзле хур кыхлары бар. (73) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? (74) Ул кызларга бер генә кеше лә бер генә жен лә кагылып карамаган (75) Шулай булгач. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән9 (76) (Мөэминнәр) яшел ястыклар һәм чиктән тыш матур түшәкләргә ятып истирахәт кылырлар. (77) Шулай булгач. Раббыгызнын кайсы нигъмәтләрен ялганга чыгарырсыз икән? (78) Бөеклек һәм абруй иясе Раббынын исеме олуглардан-олугтыр