ХОР СӘНГАТЕНДӘ ӨЛЕШЕ ЗУР
Рәсэй кысаларында булуына карамастан, үзгәртеп кору чорына кадәрле дә татар халкы үз сәнгатен, мәдәниятен үстерә алды. Бу нәүбәттән 50-80 елларнын музыкаль дөньясын алтын чор дип атап була торгандыр, мөгаен Шул заман куйган таләпләргә жавап итеп бик күп төрле яктылыктагы музыка-мәдәният маяклары калкып чыкты һәм бөтен татар рухи дөньясына нур сипте. Алар арасында М Мозаффаров. А. Ключарев, 3 Хәбибуллин. Җ Фәйзи. Р Яхин. Ә. Абдуллин. Ш. Котдусова. М Булатова. Ф Насретдинов. И Шакиров. Ә Афзалова һәм тагын жанга якын бихисап исемнәр бар Шул дисбедә тагын бер исемне әйтмәү гөнаһ булыр Ул-профессиональ хор сәнгатенә нигез ташлары салучылардан берсе, профессор Котдусов Шушы көннәрдә ул үзенең 75 яшен түгәрәкли «Өзелгән өмет» дигән документаль повестьның авторы, сәнгать фәннәре кандидаты Халит Кумысников болай дип яза -Шәфыйка ханым зур диапазонлы, кабатланмас тембрлы, үлемсез жырчы һәм актриса булып хәтеремдә калды Аны репрессия чорларында ясалма рәвештә «кирәкмәс» ясадылар һәм аның вакытсыз үлеме бөтен татар сәнгатенә зур югалту булды Җырчынын улы Җәвид Котдусов әнисенең музыкаль сәләтен, сәнгатькә мәхәббәтен дәвам итеп, хормейстер-дирижер буларак аның ижатын баетып тулыландырды Андый якты йолдызлар дөньяга бик сирәк туалар, агымга каршы барганда, күбесенең нечкә сиземле сазлары иртәрәк өзелүчән була .» Җәвид Котдусовнын гажәеп зур изгелеге-ерак тарихтан килгән Кырым монын борынгы Казан моны белән бәйләп, атааналарынын. бабаларының традициясен дәвам иттереп яна баскычка күтәрүендә. Белүебезчә, Котдусовлар гаиләсен Казан бик коры, хәтта әйтер идем, үтә дә салкын кабул итсә (Шәфыйка Котдусова сугыш башланып бер ай узгач балаларын әбиләре белән үзе янына алып килә), икенче яктан, монысы бәхет елмаюыдыр-аларны алда булачак, бөтен Кырым татарларына киләчәк коточкыч геноцидтан саклап кала. Ундүрт яшеннән Җәвид Кара дингез. Балтыйк флотларында диңгезче булып хезмәт итеп, сугыш ветераны буларак үз характерын авырлыкларга каршы торырлык итеп чыныктыра. Ауропанын ин матур шәһәрләреннән берсе Ригада көнбатыш мәдәнияте белән таныша, шушы як халыкларының гореф-гадәте -жыр бәйрәменен ни икәнен күрә. Консерваториянең Ш курсында укыганда, ул татарнын сәнгать тарихында беренче жыр бәйрәмен башта нефть районнарында, сонрак Казанда үткәрә. Беренче тапкыр үзен чын талантлы башкаручы дирижер һәм оста оештыручы итеп таныта Консерваторияне тәмамлыйсы елны сәләтле бу яшь кешене Татар жыр һәм бию ансамбленен хормейстеры итеп чакыралар. Берничә ел аның сәнгать житәкчесе вазыйфасын башкарырга туры килә ана Ансамбльгә гадәттә авылдан килгән, музыкаль яктан әзерлексез жырчылар кабул ителә. Котдусов тиз арада бу үзешчәннәргә (атнага ике кабат) теория-сольфеджио (ягъни вокаль күнекмә) дәресләрен үткәреп, аларнын профессиональ дәрәжәсен күтәрүгә ирешә Шулардан Таһир Якупов. Нәфисә Васыйлова. Шамил Әхмэтжанов. Миннегөл Әхмәтжанова. Альбина Абзалова. Флера Әгьләмова кебек бик күпләр сәнгать юлыннан китүләре белән рәхмәтледер әлеге остазларына. Гастрольләр вакытындагы ул илебезнен ин зур педагогларыннан дәресләр алып вокалны тирәнтен анлап эш итәргә өйрәнә. Мондый белемне бернинди консерватория дә бирә алмаганын, бары тик жентекләп өйрәнү һәм гамәли эш кенә нәтижә китерәчәген анлап хезмәт дәрьясына чума. Ансамбль белән илебезнен татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә булып, Жэвнд Котдусов җитәкчелегендәге ансамбль аларга татар халык көйләрен һәм композиторларыбыз әсәрләрен ишеттерә Кабатланмас интерпретацияле озын көйләр- эйтик. «Бөдрә тал«. -Зиләйлүк». -Зөлхижэ-. -Гөлжамал-. «Сакмар* көйләре, үзенә генә хас ялкынлы темперамент белән эшләнгән бик күп кыска көйләр радио фондына хәзинә булып кереп калдылар Ул вакытлардагы кайбер ижат шәхесләре вазыйфа хакимлегеннән файдаланып, сәнгатебезгә байтак кына зыян кылдылар Шул чордагы министрлык жыр һәм бию ансамблен таратып, аның урынына хор капелласы ачарга уйлый Җ. Котдусовнын югары профессиональ ижаты нәтиҗәсендә генә ансамбль таркалмыйча сакланып кала Ансамбльнең рухи атмосферасы, А Ключарев. 3 Хәбибуллин. Ф Гаскэров кебек Татар җыр һәм бию ансамбле. 1967 ел. бөек шәхесләр белән ижади дуслык Җ Котдусовка талантлы дирижербашкаручы булып җитлегергә көч өсти 1970 елны Казан дәүләт мәдәният институтының хор-дирижерлык кафедрасына ачылу көненнән мөдир итеп чакырыла Профессиональ коллектив белән эшләү тәҗрибәсе, максатка омтылышы, хезмәт яратуы кыска вакыт эчендә үзешчән хор коллективларына житэкче-дирижерлар әзерләү кафедра тупларга мөмкинлек ача. Беркөнне иртән ана СССРнын халык артисты Натан Рахлин шылтырата -Җавид бу эшне син генә булдыра аласын, бары тик сина гына ышанам»,-дип. чех композиторы И Паленечекның хор өчен -Кеше турында поэма-сын тәкъдим итә Шулай итеп, мәдәният институты хоры белән берлектә Советлар илендә беренче буларак, ике якты талант- Натан Рахлин һәм Җәвид Котдусов дуслыгы, фикерләшлеге нәтиҗәсендә монарчы булмаган, заман рухына тэнгэл килгән, сәнгать эстетикасына аваздаш программа тудырыла Бу дуэтнын ижаты тарихи вакыйга булып кына калмады Ж Котдусов профессиональ оптимизмын-үз эшендә башкару осталыгын оратория, кантата, хор цикллары, поэма, концерт ритмнарын һәм аһэннәрен-зур формалы хор жанрларында тамашачы хозурына тапшырып исбат итте. Ж Котдусовнын концерт программалары барокко, классицизм, романтизм, көнбатыш һәм хәзерге чор музыкасы белән бергә үрелде, ул чорларның бөек талантлары Бах. Бетховен. Гайдн. Моиарт Шуберт Вольф. Вагнер. Верди, Равель. Пуленк. Гершвин, Шостакович. Фалик. Шнитке әсәрләрен яңгыратты Ә татар халык һәм композиторлар жырларын хор белән башкару осталыгын ин югары биеклеккә күтәрде Алар форманы тоеп эш итү. югары зәвыклылык үзенчәлекле интерпретация, кин фикерләү, синтетик жанрлар-оркестр фортепьяно хореография, режиссураны аңлап эш итү белән аерылып торалар 70-80 елларда анын программалары Казан рухи тормышының үзәгендә торды һәм татар күмәк жырлау сәнгатен дөнья профессиональ музыкасы хәзинәсе белән баетты Ж Котдусов яшь педагоглар әзерләүгә, уку процессының методикасына, укыту һәм үзешчән коллективлар өчен репертуар әзерләүгә, укучыларда музыкаль фикерләү дэрэжәсен кинәйтүгә зур әһәмият бирә Аның җитәкчелегендәге хорның Идел-Урал шәһәрләре музыка фестивальләрендә, 80 елларда Мәскәүдә үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать көннәрендә «Россия» концертлар залында. Рәсәй һәм Татарстан композиторлар берлекләре пленумнарында узган иҗат концертлары матбугатта югары бәя казанды Үзгәртеп кору еллары башланып. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә татар музыкасы кафедрасы ачылганда беренче кирпечне Җ Котдусов салды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Ялкын- вокаль ансамбле. -Болгар кызлары- триосы җитәкчесе Заһидә Зәйнуллина болай ди: -Утыз ел күмәк жыр сәнгате өлкәсендә эшләү дәверемдә, бик күпләрнең иҗатына адашырга юл куймыйча, анализлап бәя һәм киңәш биреп дөрес юл күрсәтеп килгән укытучым Җәвид ага Котдусов булуы белән бәхетлемен Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. профессор Җәвид Котдусов бик күп татар хормейстерлары өчен кумир булып калды һәм калачак Әйе. ул-кемгәдер ярарга тырышып йомшаклык, ялагайлык, икейөзлелек күрсәтү белмәгән, таләпчән педагог, җәмәгать эшлеклесе. дирижер-хормейстер Анын иҗат көче тиран мәгънәле репертуар сайлавында гына түгел, ә ижат атмосферасы, энергиясе уты белән башкаларны да кабындыра алуындадыр Шуңа күрәдер дә аның һәр дәресе безнен өчен яналык. олуг бәйрәм кебек була иде Хөрмәтле Җәвид әфәнде гомеренең көзендә бөтен талантын, тазалыгын, яшьлеген биргән илен калдырып туган ягына-Кырымга кайтып китте. Кырым дәүләт индустриаль педагогия институтында музыка факультетын ачып җибәрде Җәвид Абдраһим улы. без-Казан татарлары-Сезне хәтерлибез, иҗатыгыз алдында баш иябез Тарих барысын да үз урынына куяр. Килер вакыт, музыка белгечләре Сезнең тормышнын һәр адымын өйрәнерләр әле. Бу кысан сәясәт куенында рухи дөньяны баетып яшәргә тырышуыгыз һәм шунда үзегез югалмыйча, башкаларны да югалтмыйча көрәшүегезне без чын мәгънәсендә батырлык итеп кабул итәбез, һәм татар музыка тарихына сез милли күмәк җырлау сәнгатенә нигез салучыларның беренчеләреннән булып кереп калырсыз!