Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Хатыннар" әсәреннән өзек

Хатыннарның коллыгы өммәтнең җәһаләтеннән килә Д өньяда иске хәлен үзгәртмәгән вә кадимге бер хәлдә дәвам кылган бездән башка милләт, бәлки, калмагандыр да инде Әтрафым ы злагы мәдәни милләтләрне карасак, без күрәбез; аларда хак белән батыйль (бозык, ялган), хата белән савап һәрвакыт сугышып торадыр—алардагы әфраден өммәтмен сәнаигь вә голүм һәм мәгариф хосусларындагы сугышулары бер вакытта да киселеп торганы юк Фәкать бер безмен генә гыйлем вә мәгарифкә куәт биргәнеме ! юк Бсэнсн халыкларымыз. нәбат үстермәй торган коры чүл шикелле Корьән куша ижтиһадка. без исә ялкаулыкка шул кадәр бирелгәнмез ки, хәтта без фикер йөртүдән дә ирснәмсз. Фәкать яңа вә гайре мәэлүф (өйрәнелмәгән) булганлыктан, һәрбер изге фикерләргә каршы торамыз, ул эшнең сөннәи салихәдән (изге хадисләр) яхуд бу заман мәслихәтләре теләгән бик кирәкле эшләрдән булуын уйлап та карамаймыз. Безнең голяма вә ахуннарымыз, ниһаять ялкау вә гыйлем куәтеннән бөтенләй мәхрүм булдыкларыннан. һәрбер заһир (ачык) хаклыкка батыйль сүз белән каршы торалар, жидаль (кычкырышу, юуга чыгару) вә моназарәдә (бәхәатәшү) мәшәкатьтән яхуд мәгълубняттан (җиңелү) куркалар, аңлау вә тикшерү бәласеннән котылуны һәдәф (максат) итеп тоталар, бәс, авыз тутырып, алар, бу исламда бидгать, диләр, хәрам, диләр Болар игьтикад (инану) вә гыйбадәттә бидгать белән гадәт вә мөгамаләдәбәдъгат арасын аермайлар Мәүледгә шәмнәр яндыруны, каберләргә корбан чалуны дөрес вә саваплы диләр, әхлак вә гадәтемеэдә кәмаләт ин мәтлуб (кирәкле) вә ин мактаулы бер нәрсә иде, аны манигь кылалар, хәрам диләр. Аллаһ безнең бу җир мөселманнарын әллә үзләренә хас гайярь мәнбет (үрчүчән) бер туфрактан яратты микән ки, алар. Нух инсаныннан башлап, бөтен хайваннарга кадәр баш бөгә торган табигать кануннары әхкамыннан (хөкемнәр) хареж калырга теләйләр. Үзләренең өсләренә явып яткан хурлыкларны күрергә дә күзләре юк. Дөнья гыйлемнәрен уку тәзъиг (файдасыз) вакыт, хәрам, диләр. Оятсызлар! Мәсҗедтәге кәндилләр белән намазлыкларның, хәтта гыйбадәт киеме диеп санадыклары мокаддәс чапаннары белән мокаддәс чалмаларының да мөселман эше түгел, кяфер эше булуларын уйлаганнары, исәпләренә китергәннәре юк. Гаҗәеп эш! Нигә мөселманнар болай үзләренең гадәтләре һичбер үзгәрмәс, аларны мохафизә лязим диеп игтикад кылалар микән? Нигә алар бу игтикадка гамәлләрен тәтбикъ кылырга тырышалар, хәлбуки аларнын үзләре дә, гадәтләре дә һәрбер минут саен үзгәреп килә торган галәмнән җәза иделәр? Әллә үзгәрүне хәят вә тәгәддемнен шарты, бер җирдә кагуны үлем вә тәәххернен сәбәбе кыла торып, гүя мөселманнар һәлакәттәге бу сөннәте илаһны үзгәртергә теләйләр. Алар, гадәт дигәнебезнен мәгънәсе бер өммәтнең мәгыйшәт вә мөгамәләсендә заман вә мәканга монасыиб бер юлга керергә истилахи, дигән сүз икәнлеген анламайлар микәнни? Гадәт, заман вә мәканнын үзгәрүе белән һәрвакыт үзгәреп тора торган гакыл инсанның сәмәратыннан (файда) булсын да, үзе бер дә үзгәрмәсен, имеш. Мөмкинмени ул? Әгәр мөмкин булса, нигә сон әтрафе әрздә (җир. территория) таралган мөселманнарның барысының да гадәтләре һәм гаять вә мәгыйшәт тәрикълары (ысул, юл) бер төсле түгел? Судан гарәбе белән Казан татарының тормыш вә гадәтләре башка булуга инкяр кыла торган дөньяда кемнәр генә табылыр микән'' Хәтта бер Голжадагы дөңгән белән таранчиларнын да гадәт вә ысуле мәгыйшәтләре бер төсле түгел бит. Бәдәви казакларының ысуле мәгыйшәтләре нугайларныкына дәһи башка Хәтта баш зоһурыннан (килү, күренү) бу көнгә кадәр иске гадәт вә иске мәгыйшәт юлларын саклап килгән дәньяда бер өммәт тә юк бит. Хәтта үзенең яшь вакытында гакылы истихсан (хуплау, мактау) кылган гадәтләрне картлыгында бер дә үзгәртмәгән бер кеше дә юк бит. Һәрбер өммәтнең һәрбер заманда үзенең халәте гаклиясенә муафикъ гадәт вә әдәпләре һәркемгә мәгълүм булса кирәк Бу әдәп вә гадәтләре Әкълимнең (климат), вәрасәт вә катышуның, ихтирагате (уйлап табу) гыйльмиянен гакайеденә (җитәкчелегенә) һәм мәзһәбе әдәбиянең, низамәте сәясиянен вә болардан башка бик күп нәрсәләрнең тәэсирләре астында, һәрвакыт сизелмәс бер сурәттә үзгәреп торадыр. Гакылы инсан бераз алга таба хәрәкәт иттеме, аңар үзенә монасыйб әдәп вә гадәтләр, мотлака, ияреп киләдер. Шунар күрә Судан гарәбе белән нугайлынын гакыллары арасында ни кадәр ихтилаф булса, гадәтләре арасында да шул кадәр ихтилаф булырга тиеш. Гадәт дигәнемез адәмнең үзе, гаиләсе, ватандашы һәм әбнаи җенесе кереп яткан бер юлдан гыйбарәт. Һәркем үзенең гыйлем вә тәрбия дәрәҗәсенә карап, бер юлны ихтияр итәдер. Шунар күрә вәхши вә җаһил бер өммәт белән мәдәниятлы бер өммәтнең гадәт вә тормышлары бер төсле булырга мөмкин түгел. Димәк ки, һәрбер өммәтнең мәгариф вә мәдәнияттә урыны белән гадәтләре арасында бик нык бер иртәбат (бәйләнеш) бар. Шунар күрә, гыйлем вә мәгарифтә тәрәкъкыи табу нә кадәр кыен булса, иске гадәтләрне үзгәртү дә шул кадәр кыен. Адәм өстендә гадәт солтанаты кебек куәтле бер солтанат юк Һәркем анар уйламаенча, сизмәенчә итәгать кыладыр. Шунар күрә ул башка төрле һәрбер гамәл вә моәссәрләргә (тәэсир итүче) галәбә (жинү. өстенлек итү) кыла, канунны да җиңә, халыкны ислах өчен чыгарылган карарларны фәсадка (бозу) яна корал ясый, хәтта динне дә боза, аны әсасыннан чыгара, танылмас бер хәлгә китерәдер. Фәкать анар галәбә кыла торган бер нәрсә бар гыйлем вә мәгариф белән гакылнын күтәрелүе, нурлануы. Бер милләттә гыйлем вә мәгариф алга киттеме, ул милләтнен чатыннар хакындагы иске нәзәр вә иске гадәтләре дә үзгәрә, атарны хәбсс вә әсарәтгән чыгаралар һәм тәрәкъкый вә мәдәният юлында хәрәкәт иттерәләр Димәк ки. хатыннарның тәрәкь- кыясе милләтнен тәрәкъкыясенә вә тәдәннисе (түбәнәю) анын тәдәннисенә бәйләнгән икән Икенче бер гыйбарә белән әйтсәк, хатыннарның ннһитаты (деградация) белән оммәтнен инһ!ггаты вә тәвәһһошы (кыргыйлык) вә хатыннарны» тәрәкъкыясе белән оммәтнен мәдәният вә тәрәкъкыясе арасында бик нык нртнбат вә телязем бар икән. Югарьша сөйләнде, жәмгыяте бәшәрияләр яна ясалган вакытта хатыннарнын хате колныкыннан бер дә аерырлык түгел иде Рум вә юнан кебек бәгъзе бер милләтләрдә хатын атасынын.сонра иренен, аннан сон үзенең зур баласынын колы иде Рәисе гаилә хатынны сатарга, һәбә (бүләк) кылырга, үтерергә хаклы, вә бу хак анын вафатыннан сон варисларына күчмәктә иде. Исламнан элек гарәпләрдә дә атага кызын үтерү җаиз (рөхсәт ителгән), һәм ирләр хатыннар белән, бер канун белән лә тәгаййедсез (бәйләнгәнлек), вә һичбер чик белән тәһдидсез (чикләү) файдаланырлар иде Бу яман гадәт Африка белән Америкадагы вәхши кабиләләр арасында бу көндә дә бар диләр. Азия халкыннан бәгъзеләре. хатынның мәңге кала торган жаны юк. иренен вафаты соңында хәяткә әһел түгел, диләр, иренен гәүдәсе белән бергә тере көенчә кабергә күмәләр. Хәтта алардан бәгъзеләре. кунакны хөрмәт йөзеннән. ин тәмле тәгамен әкрам (хөрмәтләү) кылган кебек, хатынын да аңар тәкъдим итәдер Мондай хаксыхтыклар, гомуми низам белән идарә кылынмаенча, куәтне канун таныган кабиләләрдә, фәкать гаилә рабитәсе (мөнәсәбәт) белән оешып торган җирләрдә һәм истибдад белән идарә кылына торган мәмләкәтләрдә күренәдер Әмма мәдәнияттә зур дәрәжәгә ирешкән мәмләкәтләрдә алардагы хатыннар инде иске түбәнлекләреннән чыктылар, үзләрен ирләрдән аерган мәсафәтне (ара. дистанция) кайсысы үрмәләп, кайсысы адымлап, кайсысы йөгереп катгь кыйлып (кичү, юл үтү) яталар Бу акрынлык вә шәплекләр, хатыннар мәнсүб булган җәмгыятьнең хәленә вә дәрәжәи мәдәниятенә карап йөридер Бәс ин башта Америка хатыны тора, аннан сон тәртипләре белән инглиз, алман. француз, итальян хатыннары күренәләр, ин сондан өстерәлеп-сүралеп рус хатыны барадыр Инде болар артыннан бу көн безнен Казан хатыннары да түшләре белән шуыша башладылар Болар барысы да истикъляль (бәйсезлек) вә хөрриятнең тиешлеген аңладылар да. шунар ирешер өчен Вәсиләләр (чара. юл. әмәл) эзләй, нжгиһадлар кыйлалар вә, үзләре инсан булгач, хокукы инсанияләрнен барысын да таләп итәләр. Аурупа халкы, һәрбер күркәм эшләрен диннәренә сөяүне яраттыкларыннан, алар хатыннарының тәрәкъкый табуларын да христианлыктан күрәләр, христианлык хатыннарнын хөрриятенә мөсагыйд (мөмкинлек бирүче) диләр Ләкин дөрес бер игътикад түгел, хыял бу Чөнки дине мәсихи (Гайсә пәйгамбәрнең кушаматы) хөррияте нисаны (хатын-кыз) кәфаләт (гарантия) астына алырлык һичбер низам куймады һәм хатыннар хокукын хосусан да, гомумән дә һичбер җирдә бәян итмәде вә бу хосуста халык һидаять (туры юлга керү) табарлык бер нәрсә сөзеп күрсәтмәде һәм үзенә табигьларнын (иярүче. буйсынучы) әхлагында бу жәһәлтән күренерлек һичбер әсәр берекмәде, бәлки үзе ул, аларнын әхлак вә гадәтләренең сурәте белән киенергә мәҗбүр булды. Әгәр будиннен хатыннарнын хокук вә хөрриятләре хакында берәр ярдәме булса иде, Аурупа хатыннары уналты гасыр тоташ дәһшәтле коллык вә хаксыхлыклар астында изелмәсләр иде Затән дин булу җәһәтендә генә һичбер диннен гәвамда тәэсире юк. Әгәр булса иде. мөселман хатыны бу көндә бөтен дөнья хатыннарының башында булыр иде Кануннын да бит канун булу җәһәтеннән генә халык өстендә бер тәэсире дә юк Бәлки анын башында гадәләт белән тәтабыкъ (ярашкан) кыйлучы бер куәт торырга кирәк Шул вакытта гына анын тәэсире, файдасы буладыр Ибтидаи исламда шәригать кануннарын гыйффәт белән тәтабыкъ кыйлучы зур куәтләр бар иде. Шунар күрә ул заман хатыннары, әдәбе исламия даирәсендә бик нык тәрәкъкый тапмышлар иде Сонра бер заман килде, эш башына залим куәтләр утырды Шәригать җиренә кәеф вә сәфаһәт (бозыклык) хөкем сөрә башлады Фарсы гадәтләре бөтен әһле исламга сираять (йогу, таралу) итте, эштән чыгарды Ислам хатыны хәбсс вә гыйлсм- мәгарифтән мәхрүм кыйлынды Ниһаять, төшә-төшә, бу көн күз алдымызда булган бу аяныч хәлләргә төшеп җитте, колнын колы, әсирнсн әсире булып китте. Шәригате исламия, хатыннарнын ирләргә мөсавәтсн (тигезлек) гәкърирдә (урнаштыру) һәм аларнын хөррият вә истикьляльләрен игъланда башка шәригатьләрнең барысына да узмыш иде. Хәлбуки, ул вакытта хатыннар бөтен дөнья милләтләре катында иң түбән бер дәрәҗәдә хисап кыйлынырлар иде Ислам, килде дә, аларга хокук вә ирләрнекеннән ким булмаган кәфаләт бирде, аталары вә ирләре рөхсәтеннән башка ул сатуга, алуга, һибә (бүләк, багышлау) вә васыятькә ихтиярлы кыйлды. Хәлбуки бу мәзиятьләргә (өстенлек, привилегия) рус хатыннары бу көн дә ирешкәннәре юк Күрәсең, ислам хатыннарны шул кадәр хөрмәтли, аларны ирләр белән шул кадәр мөсави кыйладыр. Хәтта ислам, аларга рәфигь (югары, бөек) вә мәрхәмәттә мөбаләга (арггыру) юлына кереп, аларны мәгыйшәть юлларыннан вә йорт белән бала тәрбияләү нәфәкаларыннан (яшәү өчен кирәк булган мал; алимент) могаф итте (бушатты) Хәлбуки бәгьзы бер Аурупа кануннары бу көндә белә, ир белән хатынны важибатта мөсави кыилып. ирне хокук белән мөмтаз (өстенрәк) эшләмәктәдер Шәригате Исламиянең ир белән хатынны хокукта мосави кыйлырга мәйле бик ачык, хәтта талак мәсьәләсендә дә күренеп торадыр. Бәгьзы бер жаһил мөселманнар белән христианнардан бер таифә, эшне бөтенләй киресенчә анлап, талак фәкать ир хакы гына дисәләр дә. хакыйкатьтә алай түгел, бәлки ислам никах вакытында талакнын хатын ихтиярында булуын шарт итүне дорес күрмеш һәм. монысы булмаганда да, хөкем юлы белән аерылырга да мөсагадә (мөмкинлек) әйелмештер. Шәһадәт мәсьәләсенең хатыннарда булган табигый бер косур (җитешсезлек) сәбәпле икәнлеге, әгәр ул косур бу заманда бетмеш исә, аларнын бу мәсьәләдә дә ирләр белән мөсави булып китүләрен югарыда сүләмеш идек. Варис мәсьәләсендә Аурупа хатыннарының бу көнгә кадәр ислам хатыннары дәрәҗәсенә ирешкәннәре юк. Ислам хатыннары яртыны алдыгы хәлдә, мәсәлән, рус хатыннары ундүрттән берне генә алалар. Ислам, әсарәт вә коллык астында изелгән вә үзләре мирас малы булып йөргән хатыннарга хөррият вә хокук биреп кенә кифаяләнмәде, бәлки аларга мирас малыннан да ирләргә тия торган кадәрнен яртысын алып бирде, вә бу кимлекне дә һәм буш кыйлмады, бәлки хатыннарның бар нәфәкасын, йорт вә бала тәрбияләү мәсрафларын ирләр өстенә йөкләтү белән тутырды Әгәр сез. дөньяда ун гаиләдән ин киме тугызы биш йөз сумнан артык мирас куймаганлыгын, вә шул вакыйгада бер хатын вә бер ир бала белән бер кыз бала варис калган фарызда, ир балага тәкърибән өч йөз сум итеп, анын йорт вә җәмәгать мәсарифына тотылуын, әмма кияүдә булган кыз бала насыйбының һичбер җиргә бер тиенлек бирелмәвенең, ихтимал, хәтта сату итепме яки банкага салыпмы, үсүен исәпләп карасаныз. бу мәсьәләдә дә эшнен ирләрнекеннән артык хатыннар файдасына хәл кыйлынганын күрерсез. Әгәр тәгаддеде зәүжәт (күп хатын алу) мәсьәләсенә килсәк, бу мәсьәлә, бер тарафтан, нәсел калдыру, мөселман күбәйтү, вә ислам фәтех кыйлган җирләрдә гадәтчә мөселманнарны өстен кыйлу әсасларына мәбни (нигезләнгән) булса, икенче тарафтан, җаһилиять (мәҗүсилек) заманында гарәпләр һәрвакыт бер кабилә белән икенче кабилә сугышып торырлар, ирләр күп вакытта катил-гамь кыйлынырлар. фәкать хатыннар белән кызларның каннарына кермәсләр иде. Шунар күрә, ул вакытта Гарәбстанда хатыннар саны ирләрнекеннән өч-дүрт өлеш артык иде Әгәр ислам бер иргә бер генә хатын алуны хәлял күрсә, ул вакытта бик күп хатыннар, ирсез калып, сәфаләт эчеңдә йөзәргә мәҗбүр булачаклар иде. Шунар күрә, шәригате исламия. фәкать хатыннар файдасын күзәтәрәк, бердән өстен хатын алуны хәлял кыйлды. Әгәр бу гатлә бу заманда бетмеш исә, ягъни хатыннар саны ирләр саныннан артык түгел исә, галләнен интиһасы белән хөкемнең интиһасы кәвагыйде шәргыядан ниһаять табылмаклыгы. ягъни, бердән артык өстен хатын алунын гадәм (булмау) җәвазы (дөреслек)зарур вә лөзүм булып чыгадыр. Моның өстенә ислам бердән артык хатын алуны шундаен авыр шартларга багламыштыр ки, ул шартларны ригая (саклау, хөрмәт итү) кыйлган адәм ихтиярсыз бер хатын белән кифаяләнергә мәҗбүр буладыр. Димәк ки. ислам, хатыннарның фәкать үз мәнфәгатьләре өчен тәгаддеде зәүжәтне дөрес күрсә дә, аны бетерү юлларын да үзе күрсәтеп, билгеләп куймыштыр. Вә әлхасыйль (озын сүзнен кыскасы), диянәте исламия вазгы (кую, чыгару) кыйлган хөкемнәрдә вә анын һәдәф (максат. мишень) итеп тоткан Мәкъсудларында хатыннарның түбән калуларын сорый торган һичбер нәрсә юк. Билгакес (киресенчә), ислам аларны коллыктан чыгарды, аларга һәйәте ижтимагыя эчендә зур дәрәҗәләр бирде, хәтта аларны хәлифә сайлау эшләренә кадәр катыштырды. Шунар күрә хәзрәте Әбүбәкер хәзрәте Фатыймадан да бәйгать (берәүнең хакимиятен тану, присяга) сорады, хәзрәте Гайшә, хәзрәте Галигә бәйгать бирмәенчә, гәвам гаскәрләренең 11. .к. у., м п башында торды, халифәлек булмаса да, түрәлек итте Ләкин, нә кадәр гәәссоф ки. бу ыспай дингә без мөселманбыз диеп кушылган өммәтләрнең явыз холыклары галиб булды (жннде), һәртөрле милләт, бу садә дингә кергән вакытта, үзләренен вәһем вә гадәтләрен йөкләп керделәр. Чөнки болар мәгърифәт вә мәдәнияттә хөрриятне сөяр. аны. кайда булса да, ихтирам кыйлыр. һәм хатыннарны шәригать лаек күргән урыннарга күтәрер дәрәҗәгә җитмәгәннәр иде Куәтленен зәгыйфьне изүе өстенә корылган хөкүмәт истибдады да бездә бу яман әхлакнын истимрары (дәвамлылык) хосусында зур хезмәтләр күрсәтте. Төрле заманнарда вә төрле мәкамнарда ясалган нә кадәр ислам дәүләтләре бар. шуларнын һичберсендә хаким белән мәхкүмнен хакын чикләгән, мәхкүмнәргә хакимнәрдән шәригать вә низам тәкърнр кыйлган чиктә туктауларын сорарга хак биргән һичбер сәяси низамнар юк иде Шунар күрә ислам хөкүмәтләре һәрвакыт истибдад шәкелен аллылар. Солтан белән игъваны солтани мөжәррәдә белән эш йөрттеләр, кәефләренә теләсә, шуны кыйлдылар, тәнкыйд вә мөшавәрәт (киңәшләшү) ысуллары Корьән вә Сөннәте Рәсүл белән сабит булса да, аларны тәнкыйд кыйлучы да. тәхте моракабәгә алучы да булмады. Бәлки алар ригаяне халык тарафыннан бер тавышсыз вә бер сүзсез идарә кыйлдылар. Дөрес. Корьән Кәрим булсын вә Рәсүл әкрам үзе булсын, зур вә кечек һәрбер мәэмурга гадәләт белән вә золымнан саклану белән әмер кыйлмышлар иде. Ләкин ул Рәсүл әкрамнан сон интихаб вә мөшавәрә ысулы ярты гасыр да дәвам кыйлмады. чикләнмәгән солтә сахиблары мәркәз хәлифәтне гасыйб (талап, көчләп тартып алу) иттеләр, аларнын алдында туктала торган бер хәдд (чик) вә монакашә (тартышу, бәхәс) яхуд моракыя (күзәтү, саклау) кыйла торган бер һәйят түгел, хәтта бер исе дә юк иде Шунар күрә, ничә гасырлардан бирле, кая гына булсын, мөселманнарның эше сүи истигъмальгә (урынсыз, явыз ният белән куллану) очрады, алар истибдад хөкеме астында изелделәр. Хакимнәр явызлыкта, кәефләренә иярүдә вә халык эше белән уйнауда чиктән уздылар, хәтта әгәр без бик азын истисна (чыгарма) кыйлсак, күп вакытта алар диниен үзе белән уйнадылар. Падишаһ мөстәбид (деспот) булдымы, аның әсәре үз тирәсенә генә туктамай. бәлки аннан вәзирләргә, вәзирләрдән хакимнәргә вә хакимнәрдән бөтен әтрафка сираять (йогу, таралу) итәдер Падишаһ үзе разый булсын-булмасын, һәрбер куәтле, көче җиткән зәгыйфькә җәбер кыйлырга тотынадыр. Бәс. золым белән әхлак бозыла, вә куәтле булган ир дә зәгыйфь хатынны хәкарәт кыйлырга вә аны коллык астына алырга керешәдер. Болай уйлаганда, золым астында изелгән кеше гадәләтне сәвәр, вә үзе күп мосыйбәттәр (кайгы, бәхетсезлек) тартканлыктан, рәхим вә шәфкатькә мәйл кыйлыр төсле тоеладыр Ләкин вакыйгада эш бөтенләй тискәрегә. Чөнки мәзлүм өммәтнен һавасы-жирс һичбер фазыйләт сыйфатларын үстерергә салих түгел, бәлки анда явызлык вә яманлык нәбатлары гына үсәдер. Шунар күрә, барымызнын да күз алдымызда, зәнги халыктан йөз сум алса, акалакчы аннан мен сум аладыр, әгәр акалакчыны йөз камчы суксалар, ул, кайтып, йөз кешедән үч аладыр. Шунар һичкем карышмай, бәлки һәркем анын куәтен ихтирам итә, анын камчысына, куркытуына баш бөгә, итагать кыйладыр. Инде шушындай золым вә истибдад табигать булып киткән җирләрдә халикәтеннән зәгыйфь булган хатын да һәрбер төрле золымнарга очрады, хокуклары ир тарафыннан йотылды, һәр төрле хәкарәтне күрде, шәхсияте аяклар астында тапталды, гаилә эчендә, ана булсын, кыз булсын, камил түбәнчелектә калды, анын дәрәҗәсе дә. игътибары да. кабул кыйлына торган райы да юк иде. Ир—ир, бу үзе—хагын булганлыктан, анын Вазыйфасы иргә сукыр итагать иде, хәтта христианлыкта анын шәхесе ир шәхесендә фани саналып, иргә бардымы, фамилиясен дә алыштырмакта—ир фамилиясен койрык итмәктә мәҗбүр кыйлынды Бу гадәт руслардан безнен татарларга да күчте Безнен хөррият-хөррият дигән яшьләремез дә фәнафиулла дәрәҗәсендә фәнафи әл-рус булдыкларыннан, бу яман гадәтне гүя мокаддәс бер шәй кебек итеп кабул иттеләр. Үзләре хатыннарга хөррият диләр. а*ыралар. дөнья селкетәләр, үзләре хатыннарына үз фамилияләрен, килешлеме- түгелме. үз койрыкларын тагалар, аларны, бер дә хаксыз буларак, аталары-каннары нәселеннән аермакчы булалар. Мондаен истибдад мәмләкәтләрендә хатыннар сыя торган жир дүрт дивар арасында гына калды Аларны жәһаләт (наданлык) пәрдәсе каплады Ирләр аларны фәкать үзләренә ләззәт товарлары итеп истикмаль кыйлдылар. теләгән вакытларында алар белән кәефләнәләр, теләгән вакытларында юл уртасына чыгарып ыргытырлар иде Ирләргә гыйлем вә хөррият, аларга коллык вә жәһаләт. Ирләргә гакыл, зыя һәм кинлек, аларга төрмә, караңгылык һәм ахмаклык, ирләргә әмер вә нәһи (тыю), ачарга сукыр итагать. Ирләргә вөҗүдтәге һәрбер шәй. ачар исә ирләр истила (яулап ачу) кыйлган шәйләрдәй берсе, иң сөеклесе һәм иң кадерссзе. Әгәр без Төркесган халкына килсәк, алар арасында хатыннар күргән хурлыкны сүләп бетерергә дә мөмкин түгел. Ир үзенен йортын күп хатыннар белән тутыра, кайсын теләсә, шунысына мәхәббәт игә, шәһвәчсн каза кыйла, ләззәчтән башка бер максаты юк. ислам фарыз кыйлган гадәләт — рәфыг (югары мендерү) вә мөляемәт анын әсасына кереп тә чыкмай. Талак белән куркыта һәм бер сәбәпсез талак та кыйла. Хәтта байлары, кайда бер фәкыйрь чибәр кыз күрдеме, хәзер аны атасыннан сатып ала. никахлана, бер-ике һәфтә кәефләнә дә талак кыйла. Шулай итеп, гомерендә икешәр йөз кыз алып аерган байлар бар. Төркестан халкы тәгамны үзләре генә ашайлар. Аналары, Һәмширәләре, хатыннары хезмәтчеләр белән ашханәдә тәгам кыйлалар. Болар хатыннарының гыйффәтләренә ышанмайлар, аларны хәбес итәләр вә өстләреннән бер сакчы куялар. Әмма үзләре әүлия. Ачарга моракабә (күзәтү)-фәлән юк. Алар һәм мәсьүл (җаваплы) дә түгел. Әдәп—инсаф дисәк, аларда бөтенләй юк. Безнең кызлар мәктәбе Мусабаевларнын16 каршысында ук. Зур-зур кызлар безгә сабакка йөреп яталар, һәр көн ун-унбиш кашгарлы, Мусабаевларнын кибете алдында, Мусабае ачар үзләре дә шунда арада булган хәлдә, чүгәләп утыралар, ыштан баулары асылынган, сабактан чыккан шул кызларны саклайлар, аларны, йотардай булып, күзләйләр. сонра өч- дүрт сәгать, аларнын кайсы төше калку, кайсы төше селкенә, шулардан, авызларыннан селәгәйләрен агыза-агыза. бәхәс кыйлалар Үзләре әкабирдән (дәрәҗәле кешеләр, олылар), имеш Ай, алашалыкка мөстәхикъ хайван азгыннары! Ачар хатыннарын хәбес белән мактаналар. Хатынның кочаклаган нәрсәсе— йә мендәре, йә ире, йә женаза агачы. Аларга хәят гаме юлына керү түгел, хәчгга үзләренә тиешле эшләрне дә эшләргә мөсагадә юк. Аларнын әгьмалда раиләр дә, мәшрәбләрдә (гадәт, холык) фикерләре дә. фәннәрдә зәвыклары да, монафәга (файда) гаммәдә керешләредә, могтәкыйдат (инанучы) диниядә насыйблары да, милли шөгурлары (ан) да вә тәннәренә чын мәхәббәтләре дә, кыскасы, аларнын хайваннан артык бер фазыйләтләре дә юк. Моннан унбиш-егерме ел мокаддәм безнең Казан хатыннары да шушылай, яхуд шунар якын иде. Ләкин сон елларда Русиядә инкыйлаб булып, нугайларның (татарларның) фикерләре күтәрелде, шунын аркасында ирләрнен хатыннар өстендә солтәсе дә бераз йомшарды Кызлар мәктәбе күбәйде. Бер булса да. Троицкида дарелмөгаллимәт тә ачылды. Нугай хатыннары хәзерендә, тышка чыгып, кирәк нәрсәләрен дә алалар, гомуми Мәсирәләргә (күңел ача торган урын) дә баралар, саф һавада тын алалар вә Ачлаһынын һәркем нәзаренә куйган каимәнатын (бар булып торучы) карап рәхәтләнәләр. Дөрес, аларнын бәгьзылары булыр, ихтимал, чит ирләргә карап та ләззәтләнер. Ирләрнен бик күбесе бит, чит хатыннарга карап, ләззәтләнәдер. Аларнын гөнаһасы үзләренә. Алар гөнаһасы өчен мәгьсум вә мәгьсумаларны (гөнаһсыз) хәбес кыйлырга мөмкин түгел. Нугай хатыннарының кайсылары инде хәзерендә ире белән бергә чит мәмләкәтләргә дә сәяхәт кыйладыр. Хәчта ике-өч хатын бер үзләре генә дә сәяхәт кыйлганнары бар Ачарга һич кем бер ифтира (яла ягу) вә бер сүи зан (начар уй) кыйлганы юк. Хәзерендә нугай хатыннарыннан күбесе гаилә хәятында үзләренә тиеш вә лаек урыннарны алдылар инде. Ирләр аларга хөрмәт кыйлалар вә аларнын гыйффәт вә истикамәтләренә (ныклык) кисеп ышаналар. Дөрес, нугай хатыннарының бу үзгәрешләрендә тәнкыйть кыйлачак җирләр юк түгел, бәлки бик күп. Ирләр хөрриятендә дә тәнкыйть кыйлачак җирләр шулай ук бик күп бит. Ләкин тәнкыйтьнең сәбәбе бу хөррият вә бу үзгәрешнең үзендә түгел, бәлки аны чолгап алган әхвальдә, хөррияттә ифрадка китүдә, хатыннардагы тәрбиянең косурында (җитешсезлек) күренәдер. Әгәр аларнын тәрбиясе дин вә кавагыйде әдәб моктәзасы (кирәксенелгән) белән камилләнсә, хөррият тә хәдде мәгьруфында (билгеле бер чигендә) туктаса, ягъни хайван кебек бер хөррият эченә керелмәсә. ул вакытта бу тәнкыйтьләр барысы да җимерелер, өстемездә әдәб вә хәя нурлары сибелер, безгә дә, башка өммәтләрдән артык, ир булсын, хатын булсын, әфрад милләтемезнен барысы белән дә файдаланырга юл ачылыр.